Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

***
Нефтькә хак арта:
Байлар арта
Җир астында нефть барында!
Нефть түгел,
Тамак фәлсәфәсе
Җир өстендә халык зарында...
...Нефтькә хак кими:
Байлар кими
(Шулай булыр кризис үтмичә...) -
Эх...
Җир өстендә хәерчелек бетмәс,
Җир астында нефть бетмичә...
«Жигули» автомобиле
Хурламыйлар да аны, Зурламыйлар да аны...
...Урламыйлар да аны!


***
Патшаларга күзләр терәп,

Сабаклар ала халык...
Һәм,
Күкләргә өмет баглап,
Чиркәүләр төзи халык,

Мәчетләр сала халык...
***
- Армиягә барудан ник
Баш тарталар?..
— Кем белсен...
Кемнәрнең — әллә кайларда -
Кемнәр өчендер сугышып! -
Башлар саласы килсен...


***
Тирләп-пешеп,
«Яңа тормыш»
Төзибез: искитәрлек»!
.... Сталин терелеп кайтса,
Аңа да эш җитәрлек!


***
Чит илләрдә — яшәү башка!
...Башлагач, әйтеп үтәм:
Халык кайда да халык ул,
Патшалар гына — бүтән...