Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр
Н. Җинанов көе
Җир йөзе яшәрә, шатлана май,

Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яз килгәч, яшәрәм гөл сыман мин,

Күңелем яз ямен ярата.
Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга:
«Без дуслар!» — дип,

Хуш исле кулъяулык болгыйлар.
Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка;
Күк күзләр һаман да, һаман да бит,
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.
Елмая кәккүкле, тургайлы яз,

Күк күзләр дә, бәлки, елмаер;

Ай кебек бер генә елмайса да,

Язларның гомере озаер...
Ай кебек бер генә елмайса да,

Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер илемнең киң,

Гаҗәеп ягымлы җирләре.
1952


Юллар
Л.Айтуганов көе
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,

Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин.

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин.
Алларымда якты йолдыз төсле,

Мавыктыргыч утлар яналар.
Юллар, юллар, борма-борма юллар

Шул утларга таба баралар.
Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен

Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын...
Тибрәндереп якты уйларымны,

Җәйрәп ята данлы, киң илем.
Юллар, юллар алга таба дәшә,

Бармый калыр хәлем юк минем.
1960


Җырланмаган әле безнең җыр
Р. Яхин көе
Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарыңнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,

Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,

Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,

Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,

Җырланмаган әле безнең җыр.
1960


Яшьлегемә кире кайтыр идем
И.Якупов көе
Нинди ямьле безнең үзәннәр,

Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;

Ал чәчәкләр, яшел үләннәр

Яшьлегемне хәтерләтәләр.
«Яшьлегем!» — дип өзлеп җырлар идем,
Өзлеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгреп кайтыр идем,

Кире кайта торган юл булса.
Яшьлегемнең узып китүен
Кошлар китүенә тиңлим мин;
Киткән кошлар кайта яз килгәч,
Кайтыр микән яшьлек, белмим мин.
«Яшьлегем!» — дип өзлеп җырлар идем,
Өзлеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгреп кайтыр идем, Кире кайта
торган юл булса.
1967


Мостафа Ногман (1912 -
1976)
Оныта алмыйм
Р.Яхин көе.
Күзләремне тутырып карап калам
Син ерактан үтеп киткәндә,
Оныта алмыйм, бәгърем, оныта алмыйм,
Күңелем төшми синнән бүтәнгә.
Сезнең яктан искән җилләр белән
Килер сыман миңа бер хәбәр,
Бергә булган чакның минутларын
Ник сагынам икән бу кадәр?!
Таң алдыннан моңлы кошлар сайрый
Гөлбакчада яшел тирәктә,
Син дә минем сагыну җырым булып

Сакланырсың мәңге йөрәктә.
1951


Күзләрем тик сине эзлиләр
Р.Яхин көе.
Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә.
Син сөйгән сиреньнәр,
Син күргән сиреньнәр —
Күңелемә иң якын бер нәрсә.
Җырларың тыңласам,
Син барны уйласам,
Күңелемне сүрелмәс моң сара.
Канатлар кайрылган,
Юлыбыз айрылган,—
Без бергә булырга юк чара.
Мин җырлап юанам,
Гөлләргә күз салам,
Гөлләр дә:—Юксынма, түз,—диләр.
Сызылып таң атканда,
Ал шәфәкъ батканда
Күзләрем тик сине эзлиләр.
1967


Әниләр
Р.Яхин көе.
Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы -
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,

Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары,
Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр, Мәрхәмәтле безнең әниләр...
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

Тормыш юлларыбыз күгендә,

Иң кадерле бер кешебез булып

Сакланасыз күңел түрендә,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр.
1968


Киек казлар китә
Р.Яхин көе.
Киек казлар китә җылы якка,
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без — якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.
Кушымта: Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә,
Тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дуслыгыбыз югалмас.
Кушымта.
Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр,
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.
Кушымта.
1974