Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МОҢНАРЫБЫЗ ИЛЧЕСЕ


ТАТАР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНӘ 75 ЕЛ
«Халык җырлары - бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр», - дип әйтүе белән Тукай мең тапкыр хаклы. Әнә шул мирасны югары дәрәҗәдә затлы, зәвыклы итеп башкаручы, саклап килүче Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә.
1937 елда Филармония кысаларында барлыкка килеп, озак та үтми аерым оешма булып яши башлаган ансамбль милли сәнгатебезгә хезмәт итүне үзенең бурычы итеп куя.
Билгеле, әлеге җаваплы, мәртәбәле эшне оештыруда үз эшенә чын күңелдән бирелгән осталар да сорала. Талантлы музыкантлар Зөләйхә Әхмәтова, Александр Ключарев - ансамбльгә нигез салучылар булып саналырга хаклы.
Моңарчы көй-җырларыбыз, биюләрнең аерым башкарылып килүен генә күреп- ишетеп белгән тамашачыга күмәкләшеп бию, ике яки берничә тавышка җырлау, төрле уен коралларында берьюлы уйнау, халкыбызның гореф-гадәтләрен яктырткан сәхнә күренешләре яңалык була. Халык арасыннан талантларны ансамбльгә тарту максатыннан сайлап алу смотрлары да оештырыла. Композиторлар М. Мозаффаров, З. Хәбибуллин, М. Латыйпов, Г. Шаһиев хор өчен дә, бию өчен дә яңа әсәрләр иҗат итәләр. Ансамбльнең солисты, талантлы җырчы Разия Тимерханова башкаруында озын көйләр, чиста, яңгырап торган тавышлы Галия Гафиятуллина, бай тембрлы күкрәк тавышы белән җырлаучы Сөләйман Йосыпов... Талантларны таный белүче кем генә сагынмый икән аларның моңнарын!
Ватан сугышы башлану - зур планнар белән яшәгән, үсеп килүче ансамбльнең яшәешенә дә үзгәрешләр кертә, артистлар бригадаларга бүленеп тылда, фронтта эшли башлыйлар.
1944 елда ансамбльгә Фәйзи Гаскәров килү зур табыш була. Халык тормышын якыннан белгән талантлы сәнгатькяр эчтәлекле биюләр куюы белән ансамбльгә яңалык кертә, яңа рух өсти. Аның куелышындагы «Шома бас», «Тыйнаклык», «Җизнәкәй» (Г. Гафиятуллина белән С.Йосыповның җыр дуэты да) ансамбльнең төп бизәкләре булып тора. Хореография буенча икенче талантлы шәхес Гай Таһировның исеме дә ансамбль тарихына кереп калган. Татар опера һәм балет театрында балетмейстр булып эшләү белән бергә әлеге оста җыр һәм бию ансамблендә дә биюләр куя.
Олуг талант ияләре, оста оештыручы, татар сәнгатенең үсеше өчен чын мәгънәсендә янып-көеп яшәгән ансамбльнең сәнгать җитәкчеләре З. Әхмәтова, А.Ключарев, Җ. Фәйзи, Җ. Айдаров, Ә. Абдуллин, Җ.Котдусов һәм башка сәнгатькярләр Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблен чын мәгънәсендә профессиональ югарылыкка күтәреп, үзебездә генә түгел чит өлкәләрдә дә таныта алуга ирешәләр.
Башлангыч чорында ике-өч гармунчы булса, тора-бара ансамбль эчендә милли уен коралларыннан торган тулы бер оркестр эшли башлый.
Гореф-гадәтләребезне, фольклорны, сәнгатьне тирәнтен өйрәнү, репертуарны тагын да баетуда фольклорчы галим Нәкый Исәнбәт, милли киемнәребезнең кабатланмас матурлыгын сурәтләүдә сынчы-рәссам Бакый Урманченың, көй-моң- нарыбызның үзенчәлеген ача алуда музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның да өлеше зур.
Сәнгать - һәрдаим эзләнү, яңалыкка омтылу сорый торган өлкә. Илдә барган үзгәрешләр сәнгатьтә дә чагылмыйча кала алмый. Яңа талантлар үсеп чыга. Кемдер
китә, кемдер килә... 1970 елда хормейстер, 1978 елда сәнгать җитәкчесе итеп Лима
Кустабаева билгеләнү ансамбльнең эшчәнлеген үзгәртеп җибәрә. «Вакытында әйтелгән
сүз - иң кадерле сүз» икәнлеген истә тотып Л. Кустабаева әле ансамбль репертуарында
яңалык булган, милли һәм дини тематиканы яктырткан «Сабан туй», «Төрки дөнья»,
«Корбан бәйрәме», «Сәйдәшем», «Рамазан» һ.б. әсәрләре белән тамашачы мәхәббәтен
яулый, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә чит илләргә гастрольләргә чыгулар яңартылып
җибәрелә. Италия, Мальта һәм Африканың күп кенә илләрендә булу, милли
моңнарыбызны, сәнгатебезне тагын да еракларда яңгыратуга ирештерә.
Ансамбль үзенең 75 ел эшләү дәверендә күп кенә югары исемнәргә ия була. Алар
арасында Туниста уздырылган Халыкара Карфаген, Франциядәге 43 нче интернациональ
фестивальдә лауреат булу да, Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнү дә бар. Иң зур
дәрәҗә, әлбәттә, Республиканың Г. Тукай премиясе бирелү.
Бәйрәм уңае белән Татарстанның халык артистлары - ансамбльнең сәнгать җитәкчесе
Айрат Хәмитов, хор җитәкчесе (киңәшчесе) Венера Гәрәева, бию коллективы җитәкчесе
Раилә Гарипова, оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин белән сөйләшеп алырга булдык.
— 75 ел — аз гомер түгел. Бу вакыт эчендә милли сәнгатькә караш төрлечә
булды. Тик шулай да җыр нәм бию ансамбле халык мәхәббәтен яулый, югары
дәрәҗәгә ирешә алды. Бигрәк тә «Аулак өй», «Сабантуй», «Гармун-гармун», «Казан
турында риваять», «Корбан бәйрәме» кебек тамашаларны халык үз итте.
Айрат Хәмитов: Әйе, алар безнең «Алтын фонд»ка кергән
хезмәтләребез. Без бит аларны да яңартып торабыз. Яңа юнәлеш
салып, яңа төсмерләр белән баетып. Бәйрәм уңаеннан, «Җиде энҗе
бөртеге» исемле этно-шоу әзерләдек. Техник яктан югары бизәлешле,
заманча программа килеп чыкты.
— Исеме ягыннан чыгып карасак, күп мәгънәне үз эченә
ала кебек...
Айрат Хәмитов: Монда кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә, ата-
анага мәхәббәт, туган илгә хөрмәт, егет белән кыз мәхәббәте, һөнәр
сайлау, гыйлемгә ирешү — һәммәсе дә яктыртыла.
— Безнең халык талантларга бай. Музыка көллияте, сәнгать академиясе,
консерватория дә әзерли аларны. Сайлап алу турлары оештырасызмы, әллә үзләре
сездә эшләргә теләк белдереп киләләрме?
Венера Гәрәева: 90 нчы елларда ансамбльдә буыннар алышыну
вакыты җитте. Башлап җырлаучылар олыгая башлаган иде. Ансамбль
алдына бурыч куелды — ансамбльне яшәртергә. Шушы максат белән
Казан музыка көллиятендә татар бүлеге ачылды, татар фольклорын,
татар җырларын өйрәтү өчен укытучы итеп чакырылдым. Көллиятне
тәмамлаган Зоя Борисова, Дамир Имамиев, Фәрит Гафиятуллин,
Чулпан Сәмигуллина, Рамил Миңнегалиев бүгенге көндә ансамбльнең
төп солистлары. Татар җыр бүлегенең программасы ансамбль
репертуары булганлыктан, безгә эшкә килгәндә алар инде бөтен
репертуарны белеп киләләр, озак еллар эшләгән җырчылар белән
рәттән сәхнәгә чыгалар. Хәзерге вакытта ансамбльнең сиксән
проценты музыка көллиятен тәмамлаучылар. Шулай ук
консерватория, сәнгать академиясен тәмамлаучыларны да алабыз.
Рәшит Мостафин: Шәхсән үзем Казанда уздырыла торган төрле конкурсларда да булырга
яратам. Жюрида булмаганда да шыпырт кына арткы рәтләргә кереп сайлап, күзәтеп утырам.
— Рәшит ага, сезнең оркестр татар халык җыр нәм бию ансамбленеке
саналса
да, гел милли уен коралларыннан гына да тормый кебек, монда гобой, тромбон,
флейта да бар.
Рәшит Мостафин: Нишләп татарныкы булмасын алар, бераз
онытыла гына төшкәннәр. Без бит татар халык көйләрен генә
уйнамыйбыз. Алар бер-берсенә ярдәм итә, көйгә яңгыраш бирер өчен
кирәк. Ә кем әйтә скрипка татарныкы түгел дип? Гомер-гомергә татар
скрипкада уйнаган. Мандолина кертеп карадык, кабул итеп
бетермәделәр. Ә Татарстан гимны? Аны уйнаганда нинди генә уен
кораллары кулланылмый. Татарстан гимнын Англиядә беренче булып
без башкардык. Мәскәүгә кайткач, «тиешле җиргә» чакыртып
сүктеләр, Рәсәй гимнын уйнарга кирәк иде, диделәр.
Венера Гәрәева: Франциядә фестиваль тәмамланганда һәрбер
илнең байрагын күтәрергә кирәк иде. Рәсәй байрагын күтәрергә диләр.
Юк, без Татарстанныкын күтәрәбез, — ди Рәшит.
— Күтәрдегезме?
Рәшит Мостафин: Рәхәтләнеп, һич икеләнмичә. Сәнгать тә сәясәт бит ул, формасы гына
бүтән. Туган як, Ватан турындагы җырлар, «Идегәй» дастанын хәтерләсәк тә, моның шулай
икәнен аңлыйбыз.
— Бию кую өчен фикер ничек туа? Инде бит 75 ел буе фольклор да аз
өйрәнелмәгәндер. Сәхнәгә чабата да менде, аны да зурладык, читек-кәвешләрнең дә
ниндиен генә күрмәдек?
Раилә Гарипова: Ьаман да халык традицияләренә таянабыз.
«Чабата биюе»н чабата киеп бию дип кенә аңларга кирәкми. Нәр
якның үз гореф-гадәтләре, җыр-бию хәрәкәтләре. Әйтик, Саба ягы
белән Сарман, Питрәч керәшен йолалары белән Зәйнеке гел бертөсле
түгел. Барасың, өйрәнәсең, чагыштырасың. Ә менә «Чыштыр» биюе
ул шәһәр фольклоры. Сәнгать белгечләре аны татар биюендә яңа сүз
дип атадылар. «Гармун-гармун»ны, Александр Ключарев
эшкәртүендәге вокаль-хореографик куелышны, көйгә
яраклаштырдык.
— Әйе, ул искиткеч әсәр. Ансамбльнең төп бизәкләреннән
тагын берсе — күз явын алырлык костюмнары. Алар да бит
әле һәрдаим яңартылып, куелышка туры китерелеп тегелә.
Күп чыгымнар да тотыладыр?
Айрат Хәмитов: Иң проблемалы урын — костюмнар инде. Гел эзләнү, яңалык сорый.
Кабатлану булырга тиеш түгел. Бу эштә югары зәвык, затлылык таләп ителә. Ансамбль сәхнәгә
чыгып баскач тамашачы «ах» итәрлек, үзенең татар булуы белән горурланырлык булырга
тиеш. Бездә вак-төяк юк. Без бит татарның йөзен билгеләүчеләр. Рәссамнар белән дә эшлибез,
эзләнәбез.
—Ансамбльгә эшкә урнашу авырмы?
Айрат Хәмитов: Авыр. Китү тагын да авыррак.
— Шулайдыр. Ләкин бит йөрәк һаман унсигездәге кебек тоелса да, җиденче
дистәне тутырганда гел җырлап-биеп йөреп булмаска да мөмкин бит әле. Үзегезгә
алмаш әзерлисезме? Шигырь белән әйтсәк: «Акыллы ир бер карарга тиеш, кемнәр
бара диеп, безнең арттан». Хор белән җитәкчелек итәргә дә, оркестрга да читтән
китерү, бәлки, бик үк дөрес тә булмыйдыр. Үзегездә үскән, тәрбияләнгән
традицияләрне дәвам итә алырлыклар бармы?
Венера Гәрәева: Әлбәттә бар. Юкса кырык-илле ел буе нишләп кенә йөргән булабыз соң?
Тик ул алыштыру әзерлек белән булырга тиеш. Үзең хорда җырлап басып тору бер хәл —
җитәкчелек итү, дирижерлык итү икенче мәсьәлә. Шәхсән мин дирижер таякчыкларын Нияз
Гәрәев исемле егетебезгә тапшырдым инде, аның киңәшчесе вазифасын башкарам.
Раилә Гарипова: Дөрестән дә шулай, кеше уйнаган көйгә бию җиңел ул. Ә менә «үз
кубызыңа биетү» күпкә катлаулырак. Монда тәҗрибә дә, югары зәвык, үзеңә дә, артистларга
карата таләпчәнлек тә, йомшаклык-нәзакәтлелек тә сорала.
—Алай да күңелне борчып торган бер сорауны бирмичә кала алмыйм. Нишләптер
элекке еллардагыча Сөләйман Йосыпов, Танир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Ания
Туишева, Нәфисә Василова, Лена Бичарина кебек ансамбльдә чарланган, халык
арасында танылган җырчыларыбыз, Әнсәрия Кретова, Халисә Шәрәпова, Равил
Габдрахманов, Фердинанд Гыймадиев, Ләйсән Хәмитова, Айрат Хәмитов кебек
аерылып торган аерым биючеләребез күренми? Сәбәбе концертларыгызның Казанда
аз булганга халык аларны белмиме яисә фанатик рәвештә милли җыр-биюгә бирелгән
яшьләр юкмы?
Венера Гәрәева: Ансамбльнең һәр җырчысы-биючесе диярлек, оркестр үзе генә дә аерым
концерт бирә алырлык профессиональләр. Акча заманы бит. Концерт залларын алыр өчен генә
дә күпме түлисе.
—Алайса ни сәбәпле милләтебезнең йөзек кашы булган, Татарстанны бөтен
дөнья буенча танытып йөргән, инде 75 ел буе халыкка хезмәт иткән, югары
дәрәҗәләргә ирешкән җыр нәм бию ансамбленең бүгенге көндә дә аерым концерт
залы юк соң? Шушы ук талантларыбыз анда аерым концертлар куеп, хәтта
ансамбльнең үзенә дә күпмедер керем дә кертә алыр иде бит?
Айрат Хәмитов: Төрле биналарны тәкъдим итеп карадылар, безгә бит зур сәхнәле заллар
кирәк. Өстәвенә яртышар елга гастрольгә чыгып киткән чакларыбыз да бар. Казанда елга ике
генә концерт куябыз.
— Азрак түгелме бу? Ничектер үзегез гастрольгә килгән сымаграк.
Концертларыгызның аз булуы тамашачыны югалтуга китермәсме? Язучының
каләме —укучыга, сәхнә — тамашачыга юнәлгән бит. Бүген милли сәнгатебезне
яктырткан тамаша залларында күпчелек өлкән нәм урта буын тамашачысы. Әле
бит киләчәк тә бар. «Гарри Потер»ларны укып, «Дом-2»ларны карап,
«Макдоналдс»ларга йөреп үскән буында милли моңнарыбыз белән кызыксыну ни
дәрәҗәдә булыр икән — шунысы да уйландыра...
Айрат Хәмитов: Ул хакта без дә уйланабыз, заман ритмын тоеп яшибез. Безнең беркайчан
да, чит илләрдә дә, үзебездә дә яртылаш буш залларга концерт куйганыбыз юк. Ансамбль үз
дәрәҗәсен киләчәктә дә югалтмас дип ышанабыз. Төрле кичәләргә дә еш чакырылып торабыз.
— Әйе, милләтебезнең йөзек кашы булган Татар халык җыр нәм бию ансамбле
катнашу ул кичәләрнең дәрәҗәсен күтәрә, эчке мәгънәсен арттыра. Безнең
журналның юбилей кичәләрендә дә катнашып милли әдәбият нәм сәнгатьнең тәрбия
чарасы, тормышта әнәмиятле урын алып торуына инандырып, тамашачыны
сөендерәсез. Рәхмәт сезгә.
Айрат Хәмитов: Күңелдә булган милли хис — кайда яшәсәң дә, ничә яшьтә дә
югалмыйдыр ул. Омскида бер татар әбисенең сәхнәгә менеп, ансамбль алдына тезләнеп: «Мин
татар булуым белән горурланам», — дип әйтүеннән күпләребезнең күзләренә яшь килде.
— Әйе, Татар халык җыр нәм бию ансамбле — милли моңнарыбыз аша
кыйтгаларны, чорларны-буыннарны тоташтыручы илче дә! Киләчәктә дә ил күрке
булып яшәргә насыйп булсын!
Әңгәмәдәш Гөлзадә БӘЙРӘМОВА