ГАЛИҖӘНАП ГАТАУЛЛА ХӘЗРӘТ

МЕЛОДРАМА-ЛЕГЕНДА
Катнашалар:
Гатаулла — Уфа, Пермь, Барда төбәкләрендә мәктәп-мәдрәсәләр ачып, шәкертләр укыткан, шәхесләр тәрбияләгән, ятим балаларга хәтле ярдәм кулы сузган легендар шәхес, 35 яшьләрдә.
Андрей — Әнвәр — ятим калган урыс баласы, Гатаулла мөгаллимнең хөрмәт иткән шәкертләреннән берсе.
Коля — Камил — ятим, Андрейның җан дусты, соңыннан ак армиядә офицер.
Зөбәрҗәт — махсус музыка белеме булган чибәр туташ, 20 яшьләрдә.
Галимулла — Гатаулланың хезмәттәше, ярдәмчесе, 50 яшьләрдә.
Иван атакай — Федоровка селосының побы; нәсел чыгышы Тутай морзалардан, 45 яшьләрдә.
Фәттах — консерватив карашлы дин әһеле, 35-40 яшьләрдә.
Гриша — урыс малае, соңыннан кызыл армия солдаты.
Полицейский.
Канбаев — кызыл комиссар, 28 яшьләрдә.
Заһид ә — Зөбәрҗәтнең сеңлесе, 17-18 яшьләрдә.
Луиза — Солтанай мәктәбе директоры.
Рәшит Ягъфәр — язучы.
Ләбиб Лерон — язучы.
Фәнзаман Әтнинский — артист.
1 нче француз — мөгаллим.
2 нче француз — мөгаллим.
Мәктәп балалары, халык, хәрбиләр һ. б .
Рәдиф СӘГЪДИ (1957) - язучы, драматург; «Сынган беләзек», «Яз галәмәте», «Финляндиядә рәхәт ди» кебек драма әсәрләре, берничә китап авторы. Казанда яши. I ПӘРДӘ
I күренеш
Пермь өлкәсенен Барда районы. Солтанай урта мәктәбе. Музыка яңгырый. Казаннан кунакка килгән язучыларны каршы алу мизгелләре. Авыл өйләре күренә.
Рәдиф Сәгъди
Мәктәпкә үк терәлеп зират тора.
Луиза. Исәнмесез-саумысез, кадерле Казан кунаклары! (Бер ир кеше фотога төшереп йөри). Без сезнең белән очрашуга бик шат, рәхим итегез Солтанай мәктәбенә! Кызлар, яле үзебезнең кырларыбызда үскән икмәктән пешерелгән чәкчәктән абыйларыгызны авыз иттерегез!
I кыз. Рәхим итегез, Рәшит абый!
II кыз. Рәхим итегез, Ләбиб абый!
Рәшит . Бик зур рәхмәт, сеңлем!
Ләбиб. Рәхмәт, матурым. Бигрәк нәфис чакка туры килдек. Яз көне ап- ак чәчәктә икән сездә тирәяк.
Луиза. Урман тулы шомырт, миләш бездә. Әллә сезнең Барда якларына беренче генә килүегезме?
Ләбиб . Әйе. Тик беренче килүемдә үк ак чәчәкләр иленә гашыйк та булдым инде!
Рәшит. Бездә кызлар да бик чибәр, алып калмасыннар тагын үзеңне.
Луиза. Шулай-шулай, Рәшит абый. Уйлап та тормыйбыз, мондый пәһлевандай егетне алып та калыр - быз! Ике кызын гына ятим итәсебез килми.
Ләбиб . Менә сиңа! Егет булып кына йөрмәкче идем, ике кызым барлыгын белгәннәр.
Луиза. Әле улыгыз барлыгын да ачыкладык.
Ләбиб. Әстәгъфирулла! Бетте минем егет булып йөргән чаклар!
Рәшит . Борчылма, Ләбиб энекәш, ир кеше алтмышта да егет ул. Әйтик, менә мин!
Ләбиб . Алайса, мин үсмер генә икән әле! (Көлешәләр).
Луиза. Хәзер, хөрмәтле кунаклар, сезнең хөрмәткә кызларыбыз башкаруында «Яшьлегем тугае» дигән җыр яңгырый. Әйдәгез әле, балалар! (Фотограф баянда уйный).
Җыр.
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.
Музыка әкренәя бара.
Луиза. Хәзер, ерактан килгән кадерле кунакларыбызны мәктәбебез белән таныштырыйк! Бүгенге көндә уку йортында 121 бала белем ала. Кызганыч ки, ул сан елдан-ел кими. Тик без төшенкелеккә бирелмибез. Кичләрен төрле түгәрәкләр эшли. Җыр-бию, театр сәнгатен бик яратабыз. Китапханәбез, Аллага шөкер, бик бай. Җыйнак кына музеебыз да бар. Гади генә күргәзмә түгел ул, ле- гендар шәхесебез Гатаулла хәзрәткә багышланган музей!
Ләбиб . Рәшит абый килгәндә сөйләгән иде.
Луиза. Рәшит абый, үзебезнең якныкы булгач, бик еш кайта. Сөйләү бер әйбер, үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка ул!
Рәшит. Кайткан саен сагынып кайтам бит мин сезне!
Луиза. Сагынмыйча соң, мондый гүзәл яклар тагын кайда бар?!
Ләбиб. Мөслимдә!
Луиза. Мөслимдә?
Рәшит. Туган ягы ул аның!
Луиза. Шулаймыни!
Рәшит. Искитмәле җирләр! Ләбиб анда тумаса да, үскән төбәге. Шулай бит, ник дәшмисең?
Ләбиб . Аны сөйләргә түгел, үз күзләрең белән күрергә кирәк!
Луиза. Шулай-шулай, Ләбиб дустым! Әйдәгез, безнен музеебызны да кереп күрик әле! Рәхим итегез! (Мәктәпнең икенче катына күтәреләләр. Музей бүлмәсе). Менә безнен экспонатлар. Гатаулла мулла- нын эш бүлмәсендә торган диваны, кәнәфие, китап шкафы, чәй сервизы. Менә стена сәгате.
Ләбиб. Бу китаплар да шул чорныкымы?
Луиза. Әйе, шәхсән үзенеке! Анын бар мөлкәтен 1918 елда конфисковать иткәннәр. Бик күбесе юкка чыккан, урланган. Без эзләп тапкан хәтлесе генә биредә. Менә Тукай, Дәрдемәнд, Гомәр Хәйям, Пушкин, Лермонтов, Толстой Коръәне! Французларнын тел белеме...
Ләбиб. Әллә французча да өй-рәнгәнме?
Луиза. Өйрәнгән генә түгел, чиста белгән. Шәкертләренә дә өйрәткән.
Ләбиб. Ничек алай?!
Луиза. Шулай. Ул Сорбоннада фәлсәфә бүлегендә укып, алтын медальгә тәмамлаган.
Рәшит. Луиза Солтановна, сәгате турында да сөйләгез әле!
Луиза. Белмим инде, гөнаһысы булмас микән?!
Рәшит. Нишләп гөнаһысы булсын ди! Үзебезнен легендар шәхесебезне сагынып искә алу гына бит!
Луиза. Аллага тапшырдык алайса. Бисмиллахир-рахман-иррахим! Бабабыз гына рәнҗемәсен.
Ләбиб. Вафат булган кеше ничек рәнҗи алсын, ди!
Луиза. Зинһар, андый сүзләр сөйләмәгез!
Рәшит. Луиза ханым дөрес әйтә, монда шаярыр урын түгел.
Ләбиб. Гафу итегез!
Луиза. Менә үзегез күрәсез, эчен дә ачып күрсәтәм. Эчке детальләре сүтеп алынган, тулысынча ватык сәгать ул! Ләкин, йә Ходаем, үзен кичерә күр! Вакыт-вакыт бөтен мәктәпне янгыратып суга ул!
Ләбиб. Шушы сәгать сугамы?!
Луиза. Үткән елны кабинетымда вак-төяк эшләремне караштырып утыра идем, бала-чага шаярта микән әллә диеп, коридорга чыксам, идән юучы Маһинур апа, чүпрәген күкрәгенә кысып, коты очып басып тора. Нәрсә булды, дим. Ул музей ишегенә төртеп күрсәтә. Якынрак килеп тынласак, музей эчендә суга бит ватык сәгатебез! Ачып керсәк, бүлмәдә беркем дә юк!
Ләбиб. Булмас ла!
Луиза. Ант менә! Мина ышан- масагыз, Маһинур апанын үзеннән сорарга була. Ул шул сәер хәлләрдән сон эшен ташлады. Чиратлашып, мәктәп эчен хәзер укучылар үзләре юа!
Ләбиб. Чынлап сөйлисезме сон сез, Луиза Солтановна?
Луиза. Әле ул гына да түгел! Кич белән идән юган балалар Гатаулла хәзрәтнен өрәген дә күргәннәр. Хәерлегә генә була күрсен инде!
Ләбиб. Бәрәкалла, әкият бит бу!
Рәшит. Син тынлап бетер, тынлап!
Луиза. Юк, бүтән берни дә сөйләмим, болай да сулышым кысыла башлады. (Кыз-кыркын тавышы ишетелә).
Рәшит. Әллә берәр хәл булган инде. Чәрелдәшәләр.
Луиза. Әйтеп торам бит, яхшыга түгел бу! Әйдәгез, ни булган икән. (Музей бүлмәсеннән чыгалар. Коридор буйлап ике кыз чабып килә).
I кыз. Анда, Луиза Солтановна, анда Гатаулла бабай өрәге!
Луиза. Кайда?
II кыз. Коридор буйлап, зират ягына таба китте.
Луиза. Менә сез ышанмаган идегез!
Ләбиб. Әйдә, барып карыйк әле!
Луиза. Куркам мин!
Ләбиб. Сәер хәл!
Луиза. Бик сәер шул! Шом бар безнен мәктәптә!
Рәшит. Әйдәгез әле, кызлар, күрсәтегез, кая китте ул? (Коридор буйлап сак кына баралар).
I кыз (туктап кала. Шыпырт кына). Менә шушы як стенага кереп югалды.
Ләбиб . Дөрес хәлме сон бу?
Луиза. Дөрес булмаган кая. Котым очып тора инде шушы мәктәпкә килергә!
Рәшит. Үзе алай-болай зыян итмидер ич?
Луиза. Анысы, Аллага шөкер, зыянсыз!
Рәшит. Мулла чакыртып укытып карамадыгызмы сон?
Луиза. Укытмаган кая, файдасы гына булмады!
Ләбиб . Нишләп алай икән?!
Луиза. Мәктәп салганда... (Шул чак сәгать суга башлый). Юк, юк, сөйли алмыйм. Сулышым кысыла. Әнә ничек стена сәгате суга. Ул бит ватык, тик суга!
Рәшит. Әйдәгез, чыннан да, урамга чыгыйк әле!
Луиза. Ашханәдә чәй эчеп алырбыз, халык белән очрашу вакыты да җитеп килә! Әйдәгез! Уф!!!
Ләбиб . Сез мина Гатаулла мулла турында, үтенеп сорыйм, сөйләгез әле, Луиза ханым!
Луиза. Гатаулла хәзрәт, үзе- безнен авылныкы — Солтанайда туган. Йә Ходаем, шушы кадерле бабабызнын рухы
бер тынычлык тапсын, урыны җәннәтнен түрендә булсын иде!
Ләбиб . Нәшләп нәкъ менә мәктәптә йөри икән сон ул? Бәлкем, шушы диван-шкафларын юксынып киләдер.
Луиза. Юк, юк, анда гына түгел эш! Анын сәбәбе, мина калса, бөтенләй башкада. Әйдәгез, кайта-кайта урамда сөйләрмен!
Музыка. Стена сәгате суга. Бераздан азан тавышы ишетелә. Вакыйга XX гасыр башына күчә.
II күренеш
Моңсу гына көй агыла. Пермь өлкәсенең Барда бистәсе. Музейдагы кәнәфи-диван, китап шкафы, стена сәгате, урындыклар, зур өстәл, өстендә китаплар өеме.
Гата (нидер язып утыра. Сәгать суга). Кичке намазга да вакыт җитеп килә икән. (Ишек шакыйлар). Әйе, керегез!
Галимулла. Гатаулла хәзрәт, анда Федоровка авылыннан Иван атакай килгән.
Гата. Иван атакай?!
Галимулла. Әйе! Тиздән намаз вакыты җитә диеп, әйтеп тә карадым. Бик нык тузына! Почему так та, почеме так, ди. Кяфер!
Гата. Нигә шулай усаллана икән сон ул?
Галимулла. Шул балалар аркасында инде. Бәлкем мина?..
Г а т а. Бернинди бәлкемнәр дә кирәкми. Керсен әйдә!
Галимулла. Анлашылды. Чәй дә кертергәме?
Гата. Әлбәттә, Галимулла туган. (Галимулла китә. Хәзрәт тиз генә көзгегә күз салып ала, түбәтәен төзәткәли).
Галимулла (керәләр). Әйдәгез, әйдәгез, Иван атакай, рәхим итегез! Прошу!
Поп. Извините за грубость, конечно! Гата хазрат, что за безобразие? Узигизнын мадрасаларда без- нен христиан балаларын да көчләп укытып ятасыз икән. Бу ике дин, ике халык арасына, татарлар әйтмешли, чөй кагу түгелме?
Гата. Исәнмесез, Иван атакай?
Поп. Прошу прощение, кызган баштан исәнләшергә дә онытып җибәргәнмен! Здравствуй, Гатаулла хазрат! (Ике куллап күрешәләр).
Гата. Рәхим итеп түрдән узыгыз, Иван Генадьевич! Утырыгыз!
Поп. Утырырсын монда, бөтен Федоровка колак итен чәйни. Нишләп урыс балалары окоянный татарларда белем ала, диләр.
Г а т а. Соравыгыз бик урынлы, Иван Генадьевич! Әйе, дөресен әйтергә кирәк, безнең мәдрәсәләрдә биш урыс, сигез удмурт, тагын берничә мордва, мари малайлары да тәрбияләнә.
Поп. Во-во! Мин бит юкка гына килмәдем!
Гата. Шул балаларны чын күңелдән кайгыртып йөргәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Поп. Кайгыртмассың бар. Син шуны безнең село халкына төшендереп кара! Губернаторга, патшага жалобу написать надо, диләр.
Гата. Сез үзегез, минем урында булсагыз, әйтик, урамда кеше талап, урлашып йәргән татар балаларына ярдәм кулы сузмас идегезме?
Поп. Хем! Айта алмыйм, Гатаулла хазрат! Минем бу турыда уйлап караганым булмады.
Гата. Хәзер күз алдына китерегез! Шул ятим балалар җинаять кылып, йә кеше үтереп төрмәгә эләгәләр, ди. Зинданнан кем булып чыга инде алар? Бозылып кайтачаклар. Тагын җинаять кыла, йә үзен кыйнап үтерәләр.
Поп. Ну, конечно, куркыныч хәл бу! Это понятно!
Гата. Шулай булгач! Безне яраткан көч Аллаһы Тәгалә, сез Бог дисез, бер үк бөек иҗатчы инде, барыбызга да тигез карый.
Поп. Дурус, дурус, бик дурус айтасыз Гатаулла туган! Тик, понимаете, безнең село халкын икенче айбер борчый. Ул балалар үз ирекләре белән сезгә килделәрме икән?! Вот в чем вопрос?
Г а т а. Аны бик җиңел ачыклап була.
Галимулла туган, Андрей белән Коляны чакыртып кертегез әле!
Галимулла. Яхшы, Гатаулла хәзрәт! (Өстәл әзерләп йөргән Галимулла чыгып китә).
Поп. Без бит село белән шуннан шикләнәбез, бәлкем сез аларны на-сильственно мусульманлыкка кертеп ятасыздыр. Теге ничек әле, обрезание ясатасыздыр?!
Гата. Сөннәткә утырту үзләреннән тора. Ходай Тәгалә үзе шаһит... Без аларга белем генә бирәбез. Ислам фәне, исәп-хисап, астрономия, тарих кебек фәннәр белән бер рәттән француз телен дә өйрәнәләр.
Поп. Француз телен дә?!
Гата. Әйе, мөхтәрәм Иван атакай! Инде мөселманлыкка керү-кер- мәү, сөннәтле булу-булмау аларның шәхси эше. Без биредә шәхесләр әзерлибез!
Поп. Похвально, похвально, Гатаулла хазрат! Шулай да үзләрен күреп суйляшеп карыйк әле!
Гата. Әлбәттә! Хәзер килеп җитәрләр. Сез, Иван Генадьевич, юл килгән кеше. Берәр чынаяк чәй комачау итмәс!
Поп. Рахмат.
Гата (пыялаларга чәй сала, чәкчәкне кисә, бал савытын ача). Әйдәгез, әйдә Иван туган, чәкчәкләп чәй эчик әле! Ул арада малайлар да килеп җитәрләр.
Поп. Да, да, да! Бер күрәсе иде үзлярин.
Гата. Иван атакай, чәегез суына бит!
Поп. Юк, юк! Бик зур рахмат! Безнең урус халкы әйтмешли: «Чаен гына күргәнем бар». (Авыр сулап куя).
Гата. Бәлкем сезгә...
Поп (канатланып китә). Әлля бармы?
Гата. Сезнең хөрмәткә табарбыз как-нибудь. (Көлә).
Поп . Подожди-ка, подожди, дорогой! У вас же это «харам» считается.
Г а т а (көлә). Шулай Иван атакай! Әгәр дә мин хәмер эчсәм, нинди үрнәк булырмын икән? Чәй — кымыз!
Поп. Молодец, Гатаулла туган. (Авыр сулап куя) Уф!!! Ярыймы үзем белән алып килгәнен?
Гата. Тик хәлегезне аңлап кына, Иван Генадьевич.
Поп (коньяк чыгара). Может со мной үзегез дә.
Гата. Мин бит беләсең ич инде, чыннан да эчмим, Иван Генадье- вич.
Поп. Ну инде... Французлар килгәндә дә кулланмыйсызмы?!
Гата. Бары тик чәй, кофе, кымыз гына!
Поп. Молодец! Үзем дә күптән кулланган юк иде. Кичә боярин Митрофанны озаттык бит! Помин- касы бик нык булды!
Гата. Ишеттем, ишеттем. Бик таза кеше иде бит. Нидән?
Поп. Нидән булсын инде?! Рус чәеннән. Бавыры таркалып, саргаеп үлде. Урыны җаннатта булгырый!
Гата. Әйбәт сәүдәгәр иде.
Поп. Әле ул мина туган тиешле дә. Ярый, Митрофаннын изге рухы өчен! (Эчә).
Гата. Менә пәрәмәчләреннән авыз итегез! Казылык та бар! Хотя сез рус халкы ат ите ашамыйсыз бугай!
Поп. Ничек ашамаган! Шап, затлы ризык!
Гата . Шулай, Иван атакай, сезнен әче су сәламәтлекне җимерә инде ул. Боярин Митрофан да бит, типсә тимер өзәрдәй ир иде. Аракы - ны җинә алмадымы?
Поп. Үзем дә бик яхшы анлыйм. Ташлап булмый шул, туган! «Бог даст, не помрем еще» диярга гына кала инде.
Гата. Авыл халкы ни уйлар, сез бит дин әһеле, атакайлары?
Поп. Наоборот, Гатаулла! Эчмә- сам, үз итми, санга сукмый, безне диячаклар. Син безнен халыкнын психологиясен белеп бетермисен шул! Кеше туса да халык белән, кеше үлсә дә халык белән... бергә чумырабыз.
Гата. Анладым. Тагын теләгегез бармы?
Поп. Тагын берне и все. Бог нам судья, Гатаулла туган! (Эчә). Сез Казан мадрасасен бетергән идегезме, или Уфанымы?
Гата. Оренбургта укыдым мин. Соныннан Франциядә Сарбонна университетын тәмамладым.
Поп. Вот оно что! Вот как! Үзенне күптән белә идем, дөнья күргән кеше икәнлегенне, молодец Гатаулла.
Гата. Үзем белгән хәтлесен генә шәкертләргә дә өйрәтәм.
Поп. Бир әле бишне! Рахмат сый-хурматына, друг мой! Ну үзен дә бер Федоровкага әйләнеп чык әле! Мунча кереп бер рахатланып сөйләшеп утырырбыз. Мамык кебек йомшак себерке белән чабынырбыз. Кирәк дисән, чәчбикәләрне дә табарбыз.
Гата. Рәхмәт, Иван дустым, килермен. Тик син әйткән тузган чәчләр генә кирәкмәс, яме.
Поп. Как скажешь, Гатаулла, так и будет. Шулай дөресрәк тә булыр. Минем үзенә генә ачасы килган серем да бар.
Гата. Кемнен генә юк икән инде андый серләре?
Поп. Минекенә җитә торган серляр түгел алар. Кайчагында шундый төшләр күрәм. Белсән, исен- акылын китярлек.
Гата. Сер булмаса, сөйләрсез.
Поп. Только между нами, Гата.
Гата. Әлбәттә!
Поп. Вот слушай. (Шыпыртка күчә). Имеш, мин гаскәрем белән каядыр чабучы татар морзасы икән. Урман-сулар кичәбез. Тирә-юнь гел сазлык, баткаклык. Мине үзенә суыра, икән. Карчыгым Варвара әйтә: «Эченә җеннәр оялаган, саташып татарча кычкырасын», — ди.
Гата. Татарча! Ничек алай?
Поп. Вот в том то и дело! Хатын да нык аптыраган инде шуна. Минем бит әле татарчам да ипи белән коньяклык кына.
Гата. Кызык!
Поп. Мин белям анын сабябен, Гатаулла туган, белям!
Гата. Нидән шулай диеп уйлыйсыз?
П о п. Менә бая сина айта башлаган серем шул инде минем. Я только тебе доверяю, хазрат. Только тебе.
Г а т а. Ышанычыгызны аклармын, Иван Генадьевич.
Поп. Белясезме, Гатаулла хаз- рат... Мин бит... (Ишек шакыйлар). Кемдер керә, соныннан!
Гата. Хорошо. Әйе, керегез! (Мәзингә ияреп, ике үсмер керә).
Николай. Әссәламәгаләйкум!
Андрей. Әссәламәгаләйкум!
Гата. Вәгаләйкүмәссәлам! Бирегә узыгыз, балалар, утырыгыз!
Поп (бик җентекләп карап чыга). Йә, братцы, хәлләр ничек?
Андрей. Бик айбат. Укыталар, ашаталар.
Поп. Нигә селога кайтмыйсыз? Сез бит рус малайлары.
Николай. Безгә монда яхши.
Поп. Ничек инде алай, яхшы?! Сезне кучляп ислам диненә кер- тәлярмы? Говорите, не бойтесь! Иван атакаегыз сезне беркемнән дә рәнҗеттермәячәк! Ник дәшмисез? Почему?
Николай. Сездән аракы исе килә. Минем әнием эчеп юлдан язды, әтием дуңгыз урлап төрмәгә эләкте. Ике сеңлем ач-ялангач.
Поп. Ике сеңлең дә монастырьда!
Андрей. Эчкән кешеләрне мин дә ненавижу! Ненавижу!
Гата. Андрей, танычлан, улым. Үзегез теләмәсәгез, сезне беркем дә көчләп алып китә алмый.
Коля . Мин беркая да бар - мыйм.
Андрей. Мин дә. Иван атакай, кайтып китегез!
Поп. Кара син бу шайтан малайларга. Бәлкем, сезне суннатка утыртканнардыр?
Коля. Юк, утыртмадылар.
Поп. Не верю! Яле, брюки снимите!
Андрей. Не будем. Үзеңнекен кара.
Гата. Коля, алай ямьсез сөйләшмә олы кеше белән.
Коля. Нәрсә соң ул безнең галәмәтләрне тикшерә!
Андрей. Олы кеше булгач, үзенекен карасын!
Г а т а. Барыбер итагатьле булырга кирәк. Иван атакай сезнең өчен борчылып йөри бит.
П о п. Мине үзебезнең селодан халык җибәрде. «Татарлар урус балаларын кучляп тоталар икән, бар, алып кайт», диеп юлладылар.
Андрей. Мин селога кайтмыйм. Укуны да мәдрәсәдә бетерәм. Соңыннан поеду в Казань, там закончу мадрасу имени Марджани. Бәлки әле Парижда да укырмын.
Поп. Синме Парижда?! Дай Бог!
Андрей. Татарча өйрәндем бит әле. Гарәпчә дә чамалыйм. Вот увидите, французча да беләчәкмен.
Коля. Мин дә!
Поп. Нарся диляр әле, булырга язсын!
Гата. Нигә исегез китә?! Егетләрдә тырышлык зур. Дөнья әдәбияты тарихы
белән дә кызыксыналар.
П о п. Дай Бог!
Гата. Гаҗәпләнергә кирәкми, атакай. Андрей кайбер фәннәрне татар малайларыннан да яхшырак үзләштерә. Коляга килгәндә, ул исәп-хисап дәресләрен ярата. Вакыт җитәр, менә дигән сәүдәгәр килеп чыгар әле үзеннән. (Каяндыр кычкырган тавыш ишетелә).
Гриша тавышы. Помогите, помогите!
Поп. Туктагыз әле, тукта. Анда кемдер кычкыра. Помогите, ди.
Гриша (атылып керә). Где Иван атакай? Иван атакай, коткар мине, забери меня отсюда! Забери меня! (Тезләнә).
Поп. Говори, сынок, что случилось?
Гриша. Атакаем, алар мине кыйныйлар. Издеваться итәләр. Я домой в Федоровку хочу. Прошу вас, заберите меня.
Поп. Йә, что скажете, Гатаулла хазрат?
Гата. Үзем дә аптыраган әле.
Гриша. Если не заберете, сам убегу.
Поп. Сине кыйнап ислам диненә кертялярмы?
Гриша. Юк! Миңа иртә-кич тынычлык юк.
Гата. Гриша улым, кемнәр рәнҗетте соң сине?
Гриша. Если скажу, мне еще хуже будет.
Поп. Не бойся пока я здесь.
Гриша. А вы меня заберете?
Поп. Если правду скажешь, заберу!
Гриша. Менә бу предатели, своих бьют!
Гата. Андрей белән Колямы?
Гриша. Да, это они сволочи. Батюшка, забери меня. Не хочу я здесь учиться. Я их ненавижу. Я их когда-нибудь сам убью.
Поп. За что ты своих братьев убьешь?
Гриша. За все.
Гата. Андрей, Коля, нәрсә булды?
Андрей. Гафу итегез. Гатаулла хазрат! Аны тукмамыйча мөмкин түгел.
Гата. Сездән ике яшькә кечерәк бит ул.
Андрей. Жулик ул!
Гриша. Ты сам жулик.
Коля. Бермәлне безгә татар малайлары кырын карый башладылар. Дус булып йөргәннәре дә читләште.
Андрей . Сәбәбен дә әйт - миләр.
Коля. Соныннан ачыкланды, әлбәттә. Шәкертләрнен әйберләре югала башлаган. Гриша да үзен бик сәер тота. Караватыннан сирәк тора. Эше төшеп урамга чыкса да, букчасын калдырмый. Без аны күзәтә башладык.
П о п. А что дальше?
Андрей. Төнлә юрганы астында нәрсәдер мәтәштерә. Тартып ачсам, билле прәннек сыпыртып ята. Оказывается, Батталнын биш тиенен урлаган да, шуна лавкадан тәм-томнар алып, төнлә генә тыгынып ята икән.
Гриша. Врут они, врут. Не крал я!
Поп. Шуннан?
Коля. Безнен тавышка бүтән шәкертләр дә уянды. Лампа кабызып, урын-җирен тикшереп карасак, бөтен югалган әйберләр килеп чыкты.
Андрей. Габделәхәтнен пәкесе, Мөнирнен тәсбигы, Хәлимнен уенчык аты Гриша букчасында иде.
Гриша (елый). Вы сволочи!
Предатели. Я вас ненавижу. Ненавижу. Вы не русские. Атакай, җаным, алып кит мине биредән.
Поп. Ну атан кылый Петрга ошасан да, ошарсын икән, гаденыш! Ул да бурлыкта йөреп каторгага олакты. Инде хәзер син җитлегеп киләсен, күз көеге! Бар, җыен, монда бөтен рус халкын мыскылга калдырып ятма!
Гриша. Яхшы, яхшы, атакай! Их, вы, из-за вас все! Вы не русские!
Гата. Галимулла хәзрәт, сез бу хәлне белдегезме?
Галимулла. Әйе.
Гата. Нишләп мина хәбәр итмәдегез?
Галимулла. Беренчедән, сезне борчыйсым килмәде, икенчедән, калганын мин үзем җайладым.
Гата. Ничек җайлагансыздыр, анысын белмим. Баланы кыйнаганнар бит әле.
Коля. Без аны бер генә мәртәбә. Галимулла хәзрәт анлаткач, бүтән чәпәләмәдек.
Гриша. Если бы Галимулла хазрат, они бы меня точно изуродовали бы.
Гата. Эшне җайлаганын өчен рәхмәт. Ләкин икенче юлы мина хәбәр итүенне сорыйм.
Галимулла. Анладым, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Хәзер Гришаны кайтарып җибәргәнгә протокол тутыр. Иван атакай кулын куеп үз өстенә алсын.
Галимулла. Яхшы.
Гата. Сез балалар икенче юлы гауга чыгарып йөрмәгез, килеп минем белән кинәшегез. Сез бит булачак белем ияләре.
Андрей. Яхшы.
Коля. Гафу итегез.
Гата. Хәзер барыгыз, дәресләрегезне карагыз!
Коля. Гатаулла хазрат. Мин сыбызгы ясарга өйрәндем, тиздән курай да эшләп карыйм. Бусы сезгә бүләгем булсын. (Сызгырып ала да, бирә).
Гата. Рәхмәт. Булдыргансың.
Коля. Курай ясасаммы, Миңнулла кебек көйләр чыгарачакмын.
Гата. Уйнарга өйрәнәсең киләме?
Коля. Бик килә.
Гата (шкафтан курай ала). Менә бүләгем булсын. Өйрән.
Коля. Рәхмәт, Гатаулла хазрат.
Гата. Бәхетле бул, Коля олан.
Гриша. Я с ними не пойду. Они меня...
Гата. Андрей, Коля, барыгыз.
Коля. (Кураен сызгыртып Гришаны котыртып ала). Дуй, давай дуй! Урлашсаң, сине Федоровкада да дөмбәслиләр.
Поп. Ну Гришенок, чертенок, селога кайткач урлашмассыңмы? Кәҗә маеңны чыгарам мин синең.
Гриша . Урлашмыйм, ур - лашмыйм, Иван атакай, клянусь!
Поп. Чиркәүдә утын ватарсың, су ташырсың, эшләп ашарсың. Айда җыен, адам актыгы.
Гриша. Яхшы, атакай. (Йөгерә).
Гата. Бу балага төпле тәрбия кирәк. Үзегез күрәсез, начар гадәткә өйрәнгән.
Поп. Үземнең тирәдә йөртеп өйрәтеп карармын инде аны. Нәселдән аларда угрылык чире.
Г а т а. Укып белем дә алса...
Поп. Үзеннән тора. Ана бит Андрей белән Коля ничек тырышып белем алалар дисең. Коранны да үзляштерялярме?
Гата. Коръәнне ашыктырырга ярамый. Аңлап сеңдерүләре кирәк.
Поп. Точно. Библияне дә шулай. Да! Күпме малайны татарчукка айляндырып бетергәнчең икән. Молодец.
Гата. Наполеон нәрсә дигән?
Поп. Нәрсә дигән соң?
Гата. Поскреби любого русского, там найдешь татарина, дигән. Малайлар да әллә кая китмәделәр, үзләренең кан-кардәшләре янында гына.
Поп. Бик дөрес сөйлисең. Минем дә бит бая айта башлаган серем шул тирадарак. Хәзер, бер генә минут. (Коньяк шешәсен ала). Мөм- кинме?
Г а т а. Үзеңә кара.
Поп . Рахмат (күтәреп эчә). Минем дә бит предкаларым татарлар булган. Чукынган Тутай кнәз нәселеннән мин. Бабамның бабасы Ильяс атлы булган.
Гата. Чынлапмы?!
Поп. Вот Богом, Аллахом клянусь! Шуңа күрә килеп чык, яшереп кенә саклаган нәсел китабымны күр- сятам. Карчыгым Варвара да белми бу турыда.
Гата. Әйбәт булыр иде.
Поп. Нәсел чыгышыгыз Казан ханлыгыннан, Кайбыч тубагеннән диелгән анда. Бирегә бабам җир күп итеп бирелгәч, күчеп кенә килгән. Вот так брат.
Гата. Нинди язмыш. Син затлы нәселдән икән бит, Иван туган. Ул китапны, әлбәттә, килеп күрәчәкмен.
Поп. Чын сүзме?
Гата. Ант менә. Киләм.
Поп. Анда гел по арабски. Укып, таржыма ясарсың алы!
Гата. Рәхәтләнеп, Тутай углы.
Поп. Җан тартмаса да, кан тарта икән бит, брат. Син Тутай углы дигәч, шундый рахат булып китте. Ярый, кузгалыйм але мин.
Гата . Рәхмәт, килеп хәл белүеңә.
Поп. Малайлар мәсьәләсендә борчылма. Укысыннар, үзләренә ошый икән. Бер җирләре дә киселмәгән дә, тәртипләре дә яхшырак диеп халыкка үзем аңлатырмын.
Гата . Ышанырлармы икән соң?
Поп . Ышанмасалар, үзляре килеп малайларның галәмәтләрен карап китсенняр. Миңа күргән хат- лиси дә бик җитте.
Гата. Исән-сау йөр, Тутай морза оныгы.
Поп. Спасибо, мой дорогой! (Кочаклашалар). Их, күңелем тулды, китим әле мин биредән. (Күз яшьләрен сөртеп чыгып китә).
Гата. Шәп кеше. Шундыйлары күбрәк булсын иде. Эчкерсез, мәрхәмәтле. Анлый белә торган адәм! Хәерле юл сина, Тутай туган! Галимулла хәзрәт!
Галимулла. Әйе.
Гата. Иртәгә юлга чыгу ничегрәк инде?
Галимулла. Сезне Чернушка тимер юлына, ике ат җигеп, Галимҗан озатачак. Төн куну Фа- зылҗан хәзрәтләр авылы — Чыр- шылыда.
Гата. Минем белән барасы шәкертләрне җылырак киендер. Юл озын, көннәр суык хәзер. Аллага тапшырдык, Галимулла туган, унышлы сәфәр булуын теләп, әйдәгез бер дога. (Укый). Бисмиллаһир- рахманир-рахим. Әл-хәмдү лилләһи раббил-гааләмин. Әррахмәәнир-ра- хим. Мәәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Сыраталь-ләзиинә әкгантә галәйһим үәләддаааллиин. Әмин. Йә раббым, догамны кабул ит!
Галимулла. Юлга дүрт күмәч, ит, чәй, казылык, пәрәмәчләр төенләттем. Җитәргә тиеш.
Гата. Рәхмәт. Әгәр дә Уфада, заманча мәктәп-мәдрәсәләр ача алсакмы! Безнен уку йортларыннан чыккан шәкертләр татар милләтен дөньяга танытырга тиешләр. Ул шулай булачак та, тырышырга гына кирәк. Татарнын Европа югарылыгындагы мәктәпләре, театрлары, профессиональ артистлары булырга тиеш!
Г алимулла. Амин, шулай гына була күрсен, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Хәзер кичке намазга, Галимулла дустым. Иртән юлга чыгасым да бар. Ял итеп алырга да кирәк.
Галимулла. Иван атакай бик үпкәләп китмәдеме?
Гата. Шәп кеше ул. Кайвакытта мин анын татар булмавына үпкәләп тә куям.
Галимулла. Чынлап сөйлисезме сон сез?!
Г а т а. Әлбәттә. Син мина хәерле юл телә, Галимулла кардәш.
Галимулла . Ак юл сина, хәзрәт.
Музыка.
III күренеш
Музыка. Уфа. Рус драма театрының залы. Шактый гына татар алдынгылары җыелган.
Урамда тавыш. Әфәнделәр, ханымнар! Шәкертләр һәм мөгаллимнәр! Бүген рус драма театры сәхнәсендә Казан артистлары чыгыш ясый. Концерт бик күнелле булачак. Килегез, күрегез, рәхәтләнеп ял итегез. Уфада бер генә тапкыр Казан артистлары !
Тавыш ерагая. Тарантас тавышлары, ат кешнәшкән, кешеләр шаулашкан авазлар яңгырый.
Тавыш: (яңадан якыная). Сәхнәдә Казан артистлары. Танылган сүз остасы, җырчы, музыкант Фәнзаман Әтнинский, җырчы сандугачыбыз Зөбәрҗәт Талгинскаялар. Рәхим итегез! (Пәрдә ачыла. Сәхнәдә
Фәнзаман әфәнде).
Фәнзаман. Хөрмәтле милләттәшләр, концертыбызны дәвам итәбез. Хәзер халкыбызнын мәхәббәтен казанган җырчы, музыкант Зөбәрҗәт Талгинская «Зөләйха» җырын башкарачак. Курайда мин үзем — Фәнзаман Әтнинский.
Музыка башлана, Зөбәрҗәт скрипкада уйнап җыр башкара.
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә,
Айга менеп, түбән карап, Сине күрәсем килә.
Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә,
Күзем төшсә, күңлем төшми, Синнән башка бүтәнгә.
Фәттах (акырып - бакырып полиция белән килеп керә). Яле, туктатыгыз әле бу мөртәт эшегезне! Туктатыгыз! Уфа каласы уртасында кяфер эшләр кылып ятарга ирек бирмәбез! (Бар да аптырап кала).
Фәнзаман. Киемнәрегезгә караганда хәзрәткә охшагансыз. Ни булса да аңлатыгыз әле, хөрмәтлем!
Фәттах. Булырмын мин сиңа хөрмәтлең! Халыкны аздырып ятасыз, зиначылар, җитте! Куып төшерегез кара йөзләрне! Полицай, нәрсә карап торасың?
Полицай . Бу тамашаның җитәкчесе кем?
Фәнзаман. Мин оештырдым.
Полицай. Шәһәр җитәкчеләренең рөхсәте бармы?
Фәнзаман. Әлбәттә, полицай әфәнде. Менә ул!
П о л и ц а й. Монда барысы да шәһәр җитәкчеләренең рөхсәте белән бит, Фәттах хәзрәт. Сез миңа өелешеп зина кылып яталар дип ялганладыгыз.
Фәттах. Авыз күтәреп, өрән салып улап яту халыкны аздыру, рухи зина түгелме? Җәмәгать, таралышыгыз! Гөнаһ җыймагыз күңелегезгә. Ходайның ачы каһәре төшмәсен үзегезгә!
I кеше . Без акча түләп кердек! Карап бетерәчәкбез! Хакыгыз юк!
II кеше . Башка халыкларга яраган, нишләп әле безгә хәрәм?! Дин үзенә, сәнгать үзенә бер тәрбия!
Фәттах . Җәмәгать, үзеңнең чыраеңны, тәнеңне күрсәтеп, халык каршында боргалану, үзе зур гөнаһ инде, кяферләр кыланмышы. Халык аздыру, бозыклык юлына кертү түгелме бу эшегез?!
Фәнзаман. Без халкыбызның карашын киңәйтәбез. Йомылып яшәүдән чыгарырга тырышабыз.
Фәттах. Сез алып барган эш — хәрәм эш. Таралыгыз, җәмәгать! Иманыгызга килегез! (Кешеләрне сөйрәп торгызмакчы булып рәт араларында йөри). Син? Син нишләп утырасың, Әһлиулла мөәзин? Әстәгъфирулла! Шәкертләр дә монда. Муеныгыз астына килгереләре.
I кеше. Үз каргышың үзеңә төшсен, Фәттах ишан!
Фәттах . Тукта, тукта! Син Әсрар мулла кызы Өммегөлсем түгелме соң? Мөхәммәт купец малае Мозаффар! Коткы бу! Сез шайтан фәлсәфәсенә бирелгәнсез! Тор, бар өеңә кайт, Мозаффар. (Якасыннан сөйри). Тор дим, муеның астыңа килгере!
Мозаффар. Алыгыз кулыгызны! Хакыгыз юк. (Кешеләр арасыннан Гатаулла күтәрелә, Фәттах мулланың кулларын каерып алып, буш урындыкка утырта).
Гата. Җитте, кеше көлдермә, Фәттах. Халык ул һәрвакытта яктылыкка омтылган. Нәрсә, татар халкының башкаларныкы кебек мәдәниятен, сәнгатен үстерергә хакы юкмы?!
Фәттах. Без бит мөселман өм-мәтеннән.
Г а т а. Мөселман өммәтеннән булган төрекләр, гарәпләр, фарсылар ни өчен төрле уен коралларында уйныйлар, җыр-биюдә осталыкларын арттыралар. Бернинди зиначылык та юк ниятләрендә.
Фәттах. Мөмкин хәл түгел бу.
Гата. Мин ул илләрдә йөреп кайттым. Күрдем.
Фәттах. Сез үзегез кем буласыз соң әле, мелла кем?
Гата. Танымыйсызмы, Фәттах белемдәш. Оренбург мәдрәсәсен искә төшерегез?..
Фәттах. Гатаулла! Әллә сез дә шушы кяферләргә иярдегезме?
Гата. Мин монда татар алдын- гыларынннан гайре бер генә кяфер дә күрмим. Үземә килгәндә, дөрес, ара ерак булса да, үзебезнең халык җәүһәрләрен күрергә, моңлы көйләребезне тыңларга диеп, Пермь якларыннан ук юл үттем.
Фәттах. Син дә алар белән, димәк?
Гата. Казан артистларын күрү бәхете көн дә тәтеми ул, Фәттахетдин.
Фәттах. Сез ни сөйлисез? Акылыгызга килегез, Гатаулла хәзрәт?
Гата. Ни өчен әле, җәмәгать, безнен халкыбыз Европа, Азия, Россия кебек үзенен концерт залларын ачмаска тиеш. Үзебезнен Моцарт- лар, Бетховеннар, Шаляпиннар кая? (Халык аның сүзен хуплап күтәреп ала. «Булырга тиеш! Егерменче гасыр башында яшибез! Балетыбыз да, театрыбыз да, концерт
залларыбыз да юк»).
Фәттах. Коткыга бирелмәгез, мөселман кардәшләр. Әле сез беләсезме сон бу кешенен кемлеген?
Гата. Әйе, әйтегез кемлегемне, үзем дә белмим әле.
Фәттах. Бу җәмәгать кяфер балаларын җыеп, Коръән укытып ятучы, зур гөнаһ җыючы Барда мулласы Гатаулла хәзрәт.
Гата. Әйе, туганнар! Мин, милләте кем булуына карамастан, ятим балалар җинаять кылып йөрмәсеннәр дип тәрбиягә алам, иман юлына бастырырга тырышам. Алар ислам дине буенча гына түгел, дөньяви фәннәрдән дә белем эстиләр. Французча да өйрәнәләр. Тиздән Париж- нын үзеннән дә мөгаллимнәр килеп тел буенча дәресләр бирәчәкләр.
Фәттах. Мөселман татар баласына нәрсәгә кирәк ул француз теле?
Г а т а . Аралашу, сәүдә өчен, илнен икътисадын күтәрү өчен дә кирәк. Шунсыз алга китеш юк. Чит милләт вәкилләренен ислам динендә белем алырга теләкләре бар икән, киләчәктә алар да рәхим итсеннәр, тәрбия кылачакбыз. Хәзер, рөхсәт итегез, үземнен шәкертләрем башкаруында «Сак белән Сок» мөнәҗәтен тынлап карыйк.
Фәттах. Мөнәҗәткә мин үзем дә каршы түгел.
Гата. Менә монысы чын ирләр сүзе. Утырыгыз бирегә, Фәттах туган.
Фәнзаман . Рәхим итегез, егетләр.
Андрей белән Коля чыгып утыра. Музыка башлана.
Сак - Сок бәете.
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, Сак белән Сокның бәетен ишетәсе. Әнкәй орышты тимер ук өчен, Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.
Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан, Әнкәй каргады безне ачудан.
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без, Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без. Су буйларында бала үрдәкләр, Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.
Кояш чыкканда кан тула күзгә, Кыямәт көнсез кавышу юк безгә. Кара карлыгач, сары сандугач, Әнкәй елама, үзең каргагач.
Халык (җыр беткәч). Афәрин, шәкертләр. Булдырдыгыз! Искиткеч! Афәрин! Сөбханалла!
Фәттах. Менә монысы үзебезчә ичмасам, менә монысы ихлас.
Гата. Инде Фәттах хәзрәткә дә җырымыз ошаган икән, әйдәгез әле, егетләр, «Якты дөньяны күреп туй-мадым» мөнәҗәтен дә җиткерегез.
Егетләр җырлый.
Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн күчәрмен.
Әҗәлем җитәр, тыннарым бетәр, Ясин укырга вакытлар җитәр.
Укый алмамын, бетәр сулышым, Артымнан калсын дога укучым.
Караңгы гүрдә калыр бу башым, Ак фәрештәләр булсын юлдашым.
Мөшкел хәл икән җанны бирүе, Авыр хәл икән гүргә керүе.
Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз. Кире кайталмасам, ашыктырмагыз.
Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз,
Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.
Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактыр безгә ястыклар.
Каберләремне киңрәк казыгыз.
Ак таш утыртып исемем языгыз.
Халык. Гомерегез озын булсын, балакайлар.
Фәттах. Менә ул ничек, илаһы- дан булгач, ничек күңелләргә үтеп керә, уйландыра.
Гата. Рәхмәт сезгә, балалар. Бу ике мөнәҗәтне башкаручылар рус өммәтеннән булган Андрей белән Николай. Әйдәгез, кул чабып олуг рәхмәтебезне белдерик. (Кул чабалар).
Фәттах. Булмас ла!
Гата. Яле, балалар, Фәттах туганны русча сәламләгез әле!
Андрей. Ой мороз, мороз, не мороз меня.
Коля. Не мороз меня, моего коня.
Фәттах (халык көлә-көлә кул чаба). Булмас ла?!
Гата. Дөресе шулай, Фәттах туган.
Ислам дине кануннарын хөрмәт итүләре, өйрәнүләре белән безне зурлыйлар.
Фәттах. Ата-аналары каршы түгелме соң?
Гата. Кызганыч ки, әти-әнилә- ре юк инде аларның. Бик зур рәхмәт сезгә. Икегез дә менә дигән җегет- ләр.
Андрей. Татар җегетләре.
Гата. Әлбәттә, сез чын татар җегетләре. Менә шушы чигүле түбәтәйләр бүләгем булсын.
Коля. Гатаулла хәзрәт, мөмкин- ме мин Коръән Кәримнән бер өзек сөйләп күрсәтсәм.
Гата. Фәттах туган, сез каршы түгелме?
Фәттах. Андый иманлы эшкә ничек каршы булыйм ди инде.
Гата. Рәхим ит, Коля.
Коля (кунут догасы). Аллаһүмә иннә нәстәгынүкү үә настәгъфирукә үә йүэминү бикә үә нәтәвәккәлү галәйкә үә нүсни гәләйкәлхайра нәшкүрүкә үә лә нәкфүрүкә үә нәхләгу үә нәтрукү мәй-йөфҗүрүк. Аллаһүммә иййәкә нәгъбүдү үә ләкә нүсалли үә нәсҗүдү үә иләйкә нәсга үә нәхфидү нәрңү рахмәтәкә үә нәхшә гәзәәбәкә иннә гәззәбәкә бил- күффәри мүлхикъ.
Фәттах. Бәрәкалла, бәрәкалла. Бу балаларның кайсы җире урыс соң?
Гата. Рәхмәт, Коля.
Фәттах. Могҗизадыр бу. Менә бит ничек, Ходай Тәгаләнең кодрәте киң булгач. Афәрин, наныйларым! Бик саваплы эш кылдыгыз. Кунут догасын ничек укыды!
Гата. Фәттах ишан, сез бит үзегез дә, Ходайның биргәненә шөкер, Оренбургта укыгында бик үткен, бик җор телле шәкерт идегез.
Фәттах. Ул чагында бәлки шулай булганмындыр да бит, мелла кем Гатаулла. Дөнья мәшәкатьләре бер китереп баса икән ул!
Гата. Менә шул дөнья мәшәкатьләрен онытып тору өчен, бөтенләй акылдан шашмас өчен тыңлап карыйк әле без бая өзелгән җырыбызны.
Фәттах. Алланың биргәненә шөкер, акылдан шашканым юк әле.
Гата. Әйдәгез, шулай да Зөбәрҗәт былбылыбызны тыңлап карыйк. Ошамаса, кайтып китәрсез.
Фәттах. Иртәгә бөтен Уфа минем гайбәтемне чәйнәячәк бит. Аллам сакласын! (Тора).
Гата. Киресенчә, халык алдында ихтирамыгыз гына күбәячәк. Үзең генә түгел, мин дә бар бит әле биредә.
Фәттах. Шулай дисеңме? Тик берне генә тыңлыйм да, соңыннан китәрмен инде... (Утыра).
Фәнзаман (елмаеп). Хәзер концертыбызны дәвам итәбез! Сезнең каршыгызда сайрар сандугачыбыз Зөбәрҗәт туташ Талгинская! (Кул чабалар).
Зөбәрҗәт . Халкыбызның яраткан җырларыннан берсе «Зиләйлүк». (Җыр яңгырый).
Фәттах. Бәрәкалла-машал- ла! Җәннәт кошчыгыдыр бу! (Күз яшьләрен сөртә). Бала чагымда әнкәй җырлый иде бит аны. Искиткеч моң!
Гата. Халык күңеле киң, тирән бит ул дигән Габдулла Тукай.
П о лиц ай. Мин мондый гүзәл тамашаны гомеремдә дә күргәнем юк иде. Рәхмәт сезгә, Гатаулла әфәнде. Сез генә ул, Фәттах абзый, куарга, таратырга кирәк, анда яп-ялангач хатын-кызлар арт саннарын күрсәтеп бииләр, соңыннан зина кылалар дип коткы таратасыз.
Фәттах. Минем бит үземә дә шулай дип аңлаттылар.
П о лиц ай. Ул Зөбәрҗәт дигән кызның тавышыннан гына түгел, күз карашыннан да иман нуры агыла.
Фәттах. Белмәдем бит!
Фәнзаман. Хөрмәтле концерт караучылар, кызганыч, безнең театр җитәкчеләре белән килешенгән вакытыбыз чыкты. Төнлә аларның үзләренең ниндидер кичәләре баш-ланачак. Гафу итегез!
Гата. Мөмкин булса, бер генә сүз җиткерим әле. Хөрмәтле милләттәшләр, туганнар! Без әле Габдулла Тукай шигырьләрен дә, халкыбыз биюләрен дә карый алмадык. Мондый затлы бәйрәм көн саен булмый. Моннан ерак түгел ашханә бар. Хуҗасы белән көндез сөйләшеп куйган идем. Шунда барып тәмләп чәй эчә-эчә концертның дәвамын карыйсыгыз киләме? Бар чыгымнарны да
үз өстемә алам.
Халык. Барабыз, барабыз! Шундый концертны карамаска!
П олицай. Миңа да барсам ярыймы?
Гата. Әлбәттә, кем, әфәнде.
П о л и ц а й. Бакир мин.
Гата. Бергәләшеп карыйк, Бакир әфәнде. (Полицай китә).
Фәттах (икеләнеп тора). Ярый, Гатаулла сабакташ, мин әкрен генә тәпилим инде.
Гата. Ашыкмагыз әле, Фәттах! Сезнең белән киңәшәсе сүзләрем дә бар иде. Минем бит Уфага килүем тиктомалга түгел. Биредә мәктәп- мәдрәсәләр ачып, балаларга төрле яклап белем бирергә ният.
Фәттах. Бик изге эш белән йөрисең икән, Гатаулла туган. Бик афәрин. Ишетеп белә идем, бу кадәресен үк көтмәгән идем.
Гата. Бик саваплы, бик җаваплы эш, Фәттах туган. Тик минем бер үземә генә кыенга туры киләчәк. Бергәләшеп башласак!
Фәттах. Чынлап әйтәсезме соң?
Гата. Уйнап сөйләшергә вакытым аз минем, Фәттахулла. Уфада ике кибетем, бер чәйханәм бар. Алардан кергән табышны мәктәп- мәдрәсәләр ачарга тотачакмын.
Фәттах. Аннан кергән керем генә җитәр дисеңме?
Гата. Җитеп бетмәс, әлбәттә. Пермьда, Бардада, Чернушкадагы сәүдә нокталарым да үз өлешләрен кертерләр.
Фәттах. Алай булгач, Ходайның «Амин» дигән сәгатенә туры килсен, барып чыгар дип уйлыйм ниятең.
Гата. Өстәвенә алтын прииска- сында бер бик якын дустым эшли, мәчет салганда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Фәттах. Иншалла, Гатаулла туган, бик хуплыйм бу эшеңне!
Гата. Инде, сүземне түгәрәкләп синнән шуны гына сорыйм. Шушы дин йортларыбызның имам хатыйбы бул әле.
Фәттах. Минме?! Бәрәкалла, бәрәкалла! Көчем җитеп бетәр микән соң?
Г а т а. Әрсезлегең, кирәк хәтле усаллыгың да бар, җитәр көчең!
Фәттах. Аллага тапшырып эшләп карарга була ул, Гатаулла дустым.
Гата. Хәерле сәгатьтә, Фәттах туган. Син хәзер ашханәгә барып чәй, хәлвә, шикәр, гөбәдияләргә заказ бирә тор. Ничә кеше килгәнен барла. Нәрберсенә пылаудан да өлеш чыгар. Мин артистлар белән килермен инде.
Фәттах. Яхшы, Гатаулла хәзрәт. (Китә).
Гата. Нинди моңлы тавыш, нинди нурлы күзләр бу Зөбәрҗәт туташта. Ул чәч толымнары, сихри елмаюлары! Кем бәхетенә тугансың икән мәркәзебез Казаннын гүзәле, Зөбәрҗәт туташ ?! (Ике чемодан күтәргән Фәнзаман чыга).
Фәнзаман. Зөбәрҗәт туташ дисезме? Хәзер чыга ул. Әнә үзе дә.
Зөбәрҗәт. Мин әзер, әфәнделәр!
Г а т а. Бик яхшы.
Фәнзаман. Ярый әле сез булдыгыз. Югыйсә, теге Фәттах дигәннәре әллә нәрсә эшләп бетергән булыр иде.
Гата. Борчылмагыз. Андый гына хәлләр булгалый ул татар дөньясында. Үз илен, үз патшаларыннын булмавы да комачау ясый. Тик иманым камил, тагын бер егерме-утыз елдан татарымызнын театрлары, профессиональ артистлары да үсеп чыгачак. Без ачкан мәктәп-мәдрәсәләр үз эшен эшли. Тиздән Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Габдулла Кариев салган сукмактан яшьләребез атлап китәчәк.
Зөбәрҗәт. Шулай гына була күрсен инде, Гатаулла әфәнде.
Гата. Булыр, Алла боерса. Дин җанны тәрбия кылса, сәнгать рухыбызны тагы да баетыр! Сезгә аерым рәхмәтебезне җиткерәм! Сихерләндем җыр-моннарыгыз белән. Рәхмәт сезгә! (Букет суза). Аннан тагын бер бүләгем, истәлегем бар иде... менә бу затлы беләзекләрне Уфада гына коялар.
Зөбәрҗәт. Әй, җанкисәгем, шунын хәтле кыйммәтле бүләк ал- масан! Якыннарыгыз ни әйтер!
Гата. Якыннарым сүз әйтмәс. сөйгән ярым да юк минем. Беркем дә рәнҗемәс... Чын күнелдән...
Зөбәрҗәт. Гафу итегез... Минем дә кем бүләк итте дип бәйләнерлек кешем юк!
Гата. Мин бүген... (Фәнзаман белән
карашып алалар. Ул эшне аңлап читкә кагыла). Мин бүген шунын хәтле бәхетле, Зөбәрҗәт туташ, чөнки сезне очраттым. Әгәр дә сезнен нурлы йөзегезне, матур тавышыгызны күрәсем килеп, бер тапкыр Казанга барып чыксам?
Зөбәрҗәт. Нигә бер генә тапкыр? Мин сезгә Болак, Кабан күле, Кремль буйларын күрсәтермен.
Г а т а. Ихластан әйтәсезме?
Зөбәрҗәт. Мин сезне көтәчәкмен!
Г а т а. Рәхмәт, сайрар сандугач!
Зөбәрҗәт. Үзегезгә бик рәх- мәтлемен. (Күзләрен сөртә).
Гата . Нишләп җылыйсын, Зөбәрҗәт туташ?
Зөбәрҗәт. Нинди татлы сүзләр... Мина сезнен кебек җан җылыткыч сүзләрне беркем дә әйткәне юк иде.
Г а т а. Мин ул сүзләрне гомерем буе сезгә генә әйтер идем! Фәнзаман әфәнде!
Фәнзаман. Әйе.
Гата. Сезгә кечкенә генә үтенечем бар.
Фәнзаман. Игътибар белән тынлыйм, Гатаулла әфәнде.
Гата. Тиздән сез шәһри Казанга кайтып китәсез. Әгәр Габдулла әфәндегә дәваланырга 20 сум акчаны сезнен аша тапшырсам?
Фәнзаман. Андый изге әманәтне тапшыруым белән бик бәхетле булачакмын.
Г а т а. Аннан... Зинһар... Зөбәрҗәт туташ, безне гафу итегез. (Читкәрәк алып китә). Менә сезнен үзегезгә 10 сум гонорар. Зөбәрҗәткә, үзенә затлы кием-салым алырсыз. Юл йөргәндә яхшырак номерларга ур- наштырырсын.
Фәнзаман. Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтим икән сон шушы ярдәмегез өчен, Гатаулла туган.
Гата . Ин мөһиме, исән-сау йөрегез!
Фәнзаман. Бу бик зур сумма бит. Калганына бер яхшы тальян гармун юнәтсәм, гаеп итмәссезме?
Гата. Киресенчә, чиксез шат бу-лачакмын. Сез бит халыкта хезмәттә. Истәлегем, бүләгем булсын.
Фәнзаман. Сезгә Ходай Тәгалә мене белән кайтарсын!
Гата. Шулай булсын! Әйдәгез, Зөбәрҗәт туташ! Сез, Фәнзаман әфәнде, бер чемоданыгызны мина бирегез.
Фәнзаман . Рәхмәт. (Бирә. Полицай керә, борчулы).
П олицай . Хөрмәтле әфән- деләр! Кәефегезне төшерәсем килми дә, җиткермичә дә булмый!
Гата. Ни булды?
Полицай. Бүген төнлә Казанда Габдулла әфәнде Тукаев вафат булган.
Г а т а . Авыр туфрагы җинел, урыны җәннәтнен түрендә булсын. (Тезләнеп дога укый).
Зөбәрҗәт. Бу хәл мөмкин түгел!
Гата. Ни кызганыч, исән килеш күреп кенә дә калып булмады бит. Белгән булсам...
Фәнзаман. Халкыбыз өчен зур югалту! Татарнын шигъри моны китте. («Әллүки»не җырлый башлый, аңа башкалар да кушыла).
Ишеттем мин кичә берәү җырлый, Чын безнеңчә, матур милли көй. Башка килә уйлар төрле-төрле, Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Әллүки-бәллүки,
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Гата. Әйдәгез, туганнар, ашханәгә. Габдуллабыз рухына төне буе дога кылып чыгарбыз. Шигырьләре аша искә алырбыз.
Фәнзаман. Гатаулла әфәнде, Тукайга дигән акчалар. (Суза).
Гата. Син, Фәнзаман әфәнде, ул акчаларга Тукай, Дәрдемәнд, Утыз Имәни һәм башка язучыларнын китапларын сатып ал да, Россиянен төрле төбәкләрендә йөрисез, халыкка бүләк итеп тарат, зинһар!
Фәнзаман. Сез нинди изге, бөек кеше, Гатаулла әфәнде.
Гата. Мин Тукаебыз янында бер нур гына. Ул халкыбызнын кояшы иде. Нинди зур мирас калдырып китте. Рәхмәт ана. Татарларыбыз укысыннар, белсеннәр аны!
Зөбәрҗәт. Гатаулла абый, җан-кисәгем, инде Тукаебызсыз нишләрбез?! (Кычкырып елап җибәрә).
Гата. Аны гомеребез буе сагынып яшәрбез, Зөбәрҗәт туташ! Нык бул! Мин сезнен белән Казанга китәрмен, ахры.
Музыка. Күренеш тәмам.
IV күренеш
Гатаулла хәзрәтнең эш бүлмәсе. Тукай, Пушкин рәсемнәре эленгән. Зөбәрҗәт тузан сөртеп, гөлләргә су сибеп йөри. Үзе герман көен көйли.
Зөбәрҗәт.
Без авылны чыккан чакта,
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.
Бу сугышы бетеп җитмәде, икенче афәте башланды. Кайчан булса да бер тынычлык килерме икән бу илгә?! Йә Ходаем, үзен генә саклый күр инде.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз
Сау булыгыз, туганнар.
З а һ и д ә (керә). Әссәламәгаләй- күм, Зөбәрҗәт апам.
Зөбәрҗәт. Вәгаләйкүмәссәлам, наныем. Ярты көн буена кайларда йөрден инде, тамак ялгарга да кайтмыйча?
З а һ и д ә. Андрей Бардым елгаларын күрсәтте. Табигать белән хозурландык. (Кулындагы чәчәкләрен исни).
Зөбәрҗәт. Казанга, әти-әниләр янына бик монсуланып кайтып китәсен түгелме сон, матурым?
Заһид ә . Сезнен белән аерылышу кәефемне төшерә. Биредәге табигатьне, сез кадерлеләремне са- гыныплар тилмерермен инде мин.
Зөбәрҗәт . Шулай булгач, ашыкма, яшә безнен белән рәхәтләнеп. Андрейнын да үзенне җибәрәсе килми.
З а һ и д ә. Апаем, бәгърем, инде минем синнән яшерен серем юк.
Анын мина булган мөнәсәбәтеннән куркам да инде мин.
Зөбәрҗәт . Сина анын мөнәсәбәте начармы?
З а һ и д ә. Киресенчә! Ул китмәвемне үтенә!
Зөбәрҗәт. Шулай булгач! Әти- әнигә хат язып хәбәр бирербез дә, син булганда мина да җинел. Өй эшләренә дә булышасын.
З а һ и д ә. Китәргә кирәк мина, Зөбәрҗәт апам, ике ут арасында мин.
Зөбәрҗәт. Ничек ике ут арасында?
З а һ и д ә. Апа, дөресен сөйләсәм, гаеп итмәссезме? Андрей миннән кайтып китмәвемне тезләнеп сорады. Синсез мина тормыш юк, ди. Күзләреннән яшьләре коелды. Нишлим сон, апам?
Зөбәрҗәт. Шулай булгач!
З а һ и д ә . Куркам мин, апам, берәр ялгышлык эшләп ташлармын дип куркам.
Зөбәрҗәт. Юкны сөйләмә әле, Заһидә сенлем. Нинди ялгышлык эшлисен ди, акылын да, белемен дә җитәрлек.
Заһид ә. Мона белем дә, акыл да ярдәм итми икән шул! Ниндидер дулкыннар бөтереп ала да, үземне җылы томанга эләккәндәй тоям, котылмакчы булам, көчем җитми.
Зөбәрҗәт. Әй бәләкәчем минем, гашыйк булгансын бит син! (Кочаклап ала).
З а һ и д ә. Беттем мин апа!
Зөбәрҗәт. Нишләп алай дисен, аппагым?
Заһидә . Андрей бит бүтән милләт кешесе. Әткәй-әнкәй, аннан Гатаулла җизнәм ни дияр? Туган- тумача ни уйлар?
Зөбәрҗәт. Әйтүчеләр булыр анысы. Тик шуны онытма: Андрей инде күптән ислам дине кабул итте. Исеме дә Әнвәр анын, җизнәннен ин яраткан, үз иткән шәкертләреннән берсе.
З а һ и д ә. Әнвәр дигән исем алгач, нишләп алайса Андрей дисез?
Зөбәрҗәт. Аны тудырган, ана исем биргән әти-әнисенә хөрмәт йөзеннән.
З а һ и д ә. Мина үзен Әнвәр дип атаганымны тели.
Зөбәрҗәт. Эш исемдә түгел, сенлем, җисемдә. Бик унган, бик булган егет ул. Төс-бите дә Аллага шөкер. Менә җизнән кайтсын да, анын белән дә кинәшербез.
З а һ и д ә. Апа җаным, зинһар ана әйтә күрмә! Оятымнан үләм бит.
Зөбәрҗәт. Борчылма, Заһидә. Хәзрәт Пермьнән кайтсын да, ни булса да хәл кылырбыз.
Заһидә. Әнвәр үзе дә Гатаулла җизнинен кайтуын урамда көтеп калды.
Зөбәрҗәт. Бигрәк тә яхшы. Егет кеше
бит, сүзне дә үзе башласын. Казанга кайтып китәргә дә ашыкма, күрмисенмени, дөньянын асты өскә килгән чагы!
Заһидә. Ярый әле апам җиз- нәм белән сез бар. Сез булмасагыз, нишләп беткән булыр идем! (Күз яшьләрен сөртә).
Зөбәрҗәт. Матурым минем, оныттынмы инде, мин Гатаулла хәзрәткә кияүгә чыга башлагач, «ничек инде үзеннән егерме яшькә олырак кешегә гашыйк булырга мөмкин» дип аптыраткан иден.
Заһидә. Кичер мине, апам, булды шул андый хәл.
Зөбәрҗәт. Шуна күрә мәхәббәт ул яшькә дә, картка да карамый, исемгә дә карамый. Эләктереп ала да, үзенне сагыш утларына сала. Әйдә, Ходай Тәгаләдән барысы да игелекле булуын сорыйк. (Дога укый).
«Бисмилләһир рахмәәнир-рахим! Әлхәмдү лилләһи рабил гәләмин. Әр- рахманирахим. Мәлики йәүмиддин, иийкә нәгъбу дү вә иийкәнәстәгыйм. Иһдинәс - сыйраталә мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзинә әнгамтә галәйһим гайрил мәгъдууби галәйһим вәләдда- аллиин». Аллага тапшырдык, Заһидә сенлем.
Заһидә. Аллага тапшырдык, апам. (Тояк тавышлары. Тр-р! дигән авазлар). Гатаулла хәзрәт түгел микән? (Тәрәзә янына бара).
Зөбәрҗәт. Үзе, Гатаулла җиз- нән! Галимулла абый, сез кая?
Галимулла . (Керә). Әйе, Зөбәрҗәт абыстай.
Зөбәрҗәт. Галимулла абый, хәзрәт кайтып җитте. Чәйне ашханәдә эчәрбез. Әзерләшергә үзем дә булышырмын.
Галимулла. Яхшы, Зөбәрҗәт абыстай. (Китә).
З а һ и д ә. Әбәү, апай, алар минем тәрәзәдән карап торуымны күрделәр, керәләр, апам. Әллә мина йокы бүлмәсенә кереп качаргамы?
Зөбәрҗәт. Юк, юк, сенлем, алай килешмәс. Әле бит янында мин дә бар. Тынычлан. Шыпырт, керәләр.
Гата (керә. Чемодан күтәргән Андрей аның артыннан күренә). Әссәламегаләйкүм, кадерлеләрем!
Зөбәрҗәт. Вәгаләйкүмәссәлам, хәзрәт!
Гата. Нихәл, Зөбәрҗәтем! (Битеннән үбеп ала).
Зөбәрҗәт. Бусын да! (Икенче битен куя).
З а һ и д ә. Нихәл, җизнәй!
Гата. Аллага шөкер, Заһидә сенлем. Әйдәгез, олы юлдан сон бер дога. (Укый). Менә шулай, ялгыз башына, бик күнелсез булмадымы сон?
Зөбәрҗәт. Әллә ни кыен булмады, әтисе. Серләшергә сенлем янымда. Балалар гына «әти кайчан кайта» дип сагыныштылар.
Гата. Үзем дә бик юксындым үзләрен. Йоклыйлармы?
Зөбәрҗәт. Әйе. Әти кайткач, уятырсын диделәр.
Гата. Җанкисәкләрем! Йә, Андрей, синен хәлләр ничек?
Андрей. Аллага шөкер, Гатаулла абый, үзегезнен юллар ундымы сон?
Гатаулла. Төрле хәлләр булды инде. Ярый әле үзем белән Иван атакайны алганмын...
Андрей. Иван атакайны?!
Гата. Әйе. Карагрухчылар без- нен бистәдә бернинди дә мәчет салмыйсыз дип халыкны күтәрделәр.
Андрей. Кабахәтлек бит бу!
Гата. Шуннан Иван атакай уртага чыкты да: «Ходай бәндәләре, акылыгызга килегез! Сез бит гөнаһ җыясыз! Уфа, Казан, Оренбург кебек татар шәһәрләрендә йөзләгән чиркәү салынган. Шулай ук рус дәүләтен саклап батырларча сугышкан татарларга хөрмәт йөзеннән хәтта Мәскәү белән Питерда да мәчетләр төзергә рөхсәт ителгән» диеп тегеләргә анлатты.
Андрей. Молодец, Иван атакай!
Гата. Гаҗәеп шәхес! Шуннан берсе «шул җиткән аларга, Казаннарына кайтып салсыннар» дип кычкыра. Иван атакай тегене үз янына тартып чыгарды да «монда әле без килгәнче татарлар яшәгән, иген иккән, урман кискән. Сонын- нан дошман килсә, ингә-ин куеп илне саклаган, кан койган. Инде ин якын терәгебез, ышанычлы татарларыбызга мәчет салдырырга каршы чыгабызмы? Алайса, безне миллионлап кырган
немецлар килеп чиркәү салсыннар! Акылыгызга килегез, диннәр төрле булса да, Ходай Тәгалә бер генә, анын һәм минем каргышымнан куркыгыз» диеп кычкырды. Ул да түгел, фронттан кайткан солдатлар күтәреп алды. Шунын белән эш хәл ителде.
Зөбәрҗәт. Әстәгъфирулла, ничек шулай курыкмыйча йөрисен?!
Андрей. Ант итеп әйтәм, әгәр дә Иван аткайны күрсәм, рәхмәт йөзеннән бер кочаклап үбәр идем.
Гата. Заслужил ул аны, бик кыю кеше.
Зөбәрҗәт. Гатаулла хәзрәт, юлдан кайтканнан бирле чәй дә эчкәнегез юк. Тамагын кипкәндер.
Гата. Эчәбез аны, кадерлем! Ин мөһиме, эш барып чыкты. Мәчет урыны бик матур. Якында гына урман, җыйнак кына күле дә бар. Син, Заһидә балдызым, нишләп күнелсез әле? Әти-әниенне, Казанны сагын- гансындыр инде.
Заһидә. Әйе, Гатаулла җизни. Сездән дә аерылуы бик авыр.
Гата. Минем үземнен дә сине кайтарып җибәрәсем килми. Аннан мин генә микән?!
Андрей. Мин дә, хәзрәт.
Гата. Әгәр дә, Заһидә сенлем, чыннан да Әнвәрне сөясен икән, үзенне дә аны да көйдермә!
Заһидә. Ләкин бит...
Гата. Әнвәр — үзебезнен чын татар егете инде. Мәдрәсәдә алган белеме белән дә күпләрне шаккатырды. Сарбоннага китәргә йөргәндә генә, дөньялары болганып китте бит әле!
Андрей. Заһидә, үтенеп сорыйм, ташлап китмә безне! Өстәвенә сугышы бетеп җитмәде, чуалышлары башланды.
Заһидә. Әткәй-әнкәй бар бит әле. Алар ни дияр?!
Гата. Әби-бабай да фатихаларын бирерләр Әнвәр кебек егеткә. Үзем дә, апан да риза бәхил. Әнвәр мина бер туган энем кебек.
Андрей . Рәхмәт, Гатаулла абый.
Заһидә. Ничек яшәрбез сон без?!
Гата. Укытырсын. Музыка белеме бирерсен шәкертләргә.
Андрей. Тору мәсьәләсен мин инде хәл иттем. Фатир таптым, кыйммәт тә сорамыйлар. Мәдрәсәгә дә якын.
Гата. Әнвәр энем, син беркайчан да алдашмадын. Ни кушсам, җиренә җиткереп үтәден. Сине мин фатирда яшәтәмме инде?! Иртәгә үк Барданын бер матур җирендә сина йорт сала башлыйбыз!
Андрей. Йорт?! Безгәме, Гатаулла хәзрәт?
Г а т а. Әлбәттә! Иртәгә үк ур-манчылыкка барып, Уразбаевны күр. Йорт һәм мунча бурасыннар. Акчасын Галимулла мөәзиннән алырсын.
Андрей . Рәхмәт, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Ләкин шуны да белеп тор, дөньялар тынычлану белән Парижга китәсен. Укырга кирәк! Укырга!
Андрей. Минем өчен ин мөһиме, яраткан кешем белән гаилә кору.
Г а т а. Гаилә корасыз икән, бергә китәсез! Миннән сезгә, балалар, хәер-фатиха.
Зөбәрҗәт . Миннән дә, сенлем.
Гата. Бәхетле булыгыз, кадер- леләрем. Әйдәгез, шунын өчен бер дога. Әлхәмдү лиллаһи күлли хәлин фә-иннәһү мүхәүүилүл-әхүәл, раб- бәнә әәтинә фид-дунйә хәсәнәтән үә филәәхирати хәсәнәтән үә кыйнә газәәбәнәәр. Бирахмәтикә йә әрхәм- нәррахимин.
Зөбәрҗәт. Иманлы гомер кичерегез, сенлем!
Заһидә. Рәхмәт апам. Тик әнкәйләр?!
Зөбәрҗәт. Аларга мин үзем анлатырмын. Әнвәр энем, матур итеп яшәгез. Заһидә сенлем шуна бик лаек.
Андрей. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, Зөбәрҗәт апам.
Зөбәрҗәт (күз яшьләрен сөртә, икесен дә үбеп чыга). Бәхетле булыгыз!
Галимулла (керә). Гатаулла хәзрәт, анда Иван атакай.
Гата. Керсен, әлбәттә, (Галимулла чыга, атакай керә). Здравствуй, дорогой Иван Генадьевич!
Поп. Ассалямагалейкум, Гатаулла дустым! Исанмысыз, кызлар! Салям, Андрей авылдаш!
Андрей (хатын-кызлар башларын иеп исәнләшәләр). Аллага шөкер, Иван атакай, карендәшем!
Поп. Гатаулла туган, мин кайтып киткач, килеп байлянеп йөрүчеләр табылмадымы?
Гата. Киресенчә, әле килеп чәй эчеп китегез дип, чакыручылар булды.
Поп. Болай, безнен рус халкы гади ул, кунакчыл да. Ну барыбер котыртып торучылары табыла. Халык тиз ышанучан.
Г а т а. Менә сез килгәнче әле, Андрей рәхмәт йөзеннән сезне бер...
Поп. Сыйламакчы булдымы?
Андрей (якын килә дә, кочаклап үбә). Рәхмәт сезгә!
Поп. Ты что, ты что делаешь? Неужели, мин хатын-кызга ошаган?
Андрей (көлә). Әйткән сүз — аткан ук, Иван атакай! (Хатын- кызлар да рәхәтләнеп шыркылдыйлар).
Поп. Вот ты даешь! Шундый чибәр Заһидә туташ булганда, самогон исе килеп торган Иван атакайны упмәсян?!
Гата. Сүз — иман, диләр бездә.
Андрей. Рәхмәт сезгә, Иван атакай. Ходай Тәгалә сәламәтлеге- гездән аермасын!
Поп. Рәхмәт, улым. (Кочаклашалар). Үзебезнеке бит! Настоящий парень! (Күзен сөртә). Рус малай!
Гата. Үзегезнеке дә, безнеке дә!
Поп. Иманы, намусы булган кеше ярдәм итәргә тиеш! Шуна күрәдер инде, мин үземне рус халкым арасында да, татарларым арасында да бахитле хис итәм.
Гата. Мәнге шулай булсын! Тагын бер шатлыгыбыз бар бит әле, Иван дустым! Андрей белән Заһидә кавышырга вәгъдә бирделәр.
Поп. Боже мой! Нинди шатлык, искиткеч хабар бит бу! Маман Наталья, җан кисәгем, исән булса, шатлыгыннан биер иде. Бахытлы булыгыз, детки мои. Туйга чакырырсыз, Варвара түтиегезне ияртеп точно киләм. Бу хабарны ул да белсәме, шатлыгыннан үрле-кырлы сикерячак.
Гата. Урын ин түрдән булачак!
Поп. Шап булачак! Туктале, тукта, оят булса да сорыйм әле. А то, теге вакытта... Синен хәзер суннатын бармы сон?
Андрей. Иван атакай, сез мине унайсыз хәлгә куясыз!
Гата. Барысы да тәртиптә, Иван дустым. Яшьләрне оялтасыз бит. Ярый, кызлар, барыгыз ашханәгә төшә торыгыз, тиздән без дә күренербез.
Зөбәрҗәт. Яхшы, Гатаулла хәзрәт. (Китәләр).
Поп. Син әле нишләп авызынны салындырдын?
Андрей. Сез мине Заһидә туташ алдында оятка калдырдыгыз.
Поп. Шаярттым гына бит, Андрей улым. Заһидә сенлем дә акыллы, юк-барга үпкәлямәс.
Андрей. Күрсәтимме сон сөннәтле галәмәтемне?! (Көлә).
П о п. Юк, кирәкмәс, ышанам!
Гата. Иван атакай, сине Андрей үз итә. Әйдәгез, дусларым, төшеп тәмле коймак белән чәй эчик әле.
Поп. Ты, Андрей сынок, не волнуйся! Я тебя как родного люблю. На свадьбе, Алла боерса, мы с женой тетей Варварой со стороны твоих родителей будем. Только мина, Гатаулла туган, берәр кеше күрмәс җиргә самогон әзерляп куй. Хәтта Варвара жена да күрерлек булмасын. Өйдә колак ите ашаган да бик җиткян!
Гата. Самогонын әйтә алмыйм. Әмма дә ләкин, сезгә дигән, затлы француз коньягы саклана!
Поп. Рахмат сезгә, чукынган Тутай оныгын үз иткән өчен, большое спасибо. Яратам мин сезнен икегезне дә.
Гата. Мин дә, Иван, сине үз туганымдай якын итәм.
Андрей. Мин дә, Иван атакай.
Поп (килеп һәрберсен кочып чыга). Рахмат бик зур, рахмат сезгә.
Г а т а . Иван туган, килгәндә йөзегез бик борчулы иде. Берәр хәл булмагандыр ич?
Поп. Сизгәнсен икән, Гатаулла! Хатын-кызлар янында не хотел об этом! Тревожные вести идут от Петрограда. Минем побым көчкә әй- лянеп кайтты. Керенскийны Кышкы сарайдан бәреп төшергәннәр. Чуалышлар хәзер Россиянен үзәгенә тарала башлаган, ди.
Г а т а. Шулайрак буласын сиземләгән идем мин анын. Бер кирәкмәгән сугышлар, патша даирәләре- нен болай да бөлгенлеккә төшкән, ачлы-туклы халык җилкәсендә типтереп яшәүләре шушы хәлгә китереп җиткерде дә!
Поп. Ул гына түгел, Гатаулла туган. Кайбер төбәкләрдә, халык күтәрелешеп,
бояр-алпавытларнын мал-мулкатләрен талап, үзләрен кыйнап үтерә башлаганнар. Хатын- кызларны кучләү очраклары да бар, ди.
Г а т а. Фетнәнен ин куркыныч ягы шушы инде анын. Бирегә укытырга дип килүче француз мөгаллимнәре дә юкка чыкты бит.
Поп. Димәк, каядыр шушы ташкынга эләккән алар, Андрей улым, после женитьбы тебе надо уехать за границу. С такой головой тебе не место здесь.
Гата. Дөрес әйтәсез, Иван атакай. Аннан Коля да юнкерлар мәктәбен тәмамлап кайтырга тиеш иде. Чуалышлар тоткарлагандыр аны да!
Поп. Гатаулла, озат син аны чит илгә. Хотя бы они по человечески жили. Кеше булсын, дальше укысын! Акча мәсьәләсендә по возможности и сам помогу.
Гата. Рәхмәт, атакай! Изге Иван туган!
Поп. Минме изге?! Эчәм, гулять итәм! Одни грехи! Одни грехи! Ну барыбер рахмат, Гатаулла!
Гата. Сез бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше.
П о п. Син ул изге кеше, Гатаулла. Йөзләгән ятимнәрне укыттын, аякка бастырдын. Халемнән килсә, синен сурәтенне чиркәүнен түренә, изгеляр рәтенә элдерер идем мин.
Гата (көлә). Мин анын хәтле - сенә лаек түгел әле, Иван Гена- дьевич! (Ишек шакыйлар, Заһидә керә).
Заһидә. Гатаулла җизни, Иван атакай, Андрей әфәнде, апай сезне кичке ашка чакырды. Рәхим итегез.
Гата. Рәхмәт, Заһидә. Хәзер төшәбез! Әйдәгез, хөрмәтлем Иван Генадьевич!
Поп. Как там татары говорять: «Аштан большой булмас» что ли.
Гата. Аштан олы булып булмас!
П о п. Шап айтылган. С удоволь-ствием!
Гата белән Иван чыгалар. Андрей ашыкмый.
Заһидә. Сез нишләп төшмисез, Андрей әфәнде?
Андрей . Заһидә, сез диеп, зинһар, читләтмәгез мине!
Заһидә. Мина унайсыз бит, Андрей әфәнде!
Андрей. Алайса, Әнвәр генә диегез!
Заһидә. Яхшы, Әнвәр әфәнде! Әйдәгез, өлкәннәр янына төшик, әллә ни уйламасыннар.
Андрей . Уйламаслар. Алар безне шунын хәтле үз итәләр. Хәтта Иван атакай да.
Заһидә. Шундый кызык кеше ул! (Көлеп җибәрә, аңа Андрей да кушыла).
Андрей. Искитмәле кеше! Өй-ләнешкәч, чит илгә китегез, акчалата үзем дә булышырмын, ди.
Заһидә. Куркам мин әллә кая китәргә. Телләрен дә белмим.
Андрей .Үзем өйрәтермен, За- һидәкәй.
Заһидә. Заһидәкәй! Ничек матур итеп әйттегез!
Андрей. Мин аны тагын да затлырак итеп әйтә алам.
Заһидә. Анысы ничек була инде?
Андрей. За-һи-дә-кә-ем!
Заһидә. Сез мине чын күнелдән яратасызмы сон, Әнвәр... әфәнде?
Андрей. Беренче күрүдә үк, үзем дә анлап бетермәслек тойгылар кичердем. Көндезләрен уйларымда да сез, кич ятсам төшләремдә дә сез, Заһидәкәем!
Заһидә. Сәер. Сез дә бит минем төшләремә керәсез.
Андрей. Чынлапмы Заһидәм?!
Заһидә. Әйе! (Куллары белән йөзен каплый).
Андрей (килә, кочып ала). Син минем мәнгелек ярым, мәнге- лек мәхәббәтем, чын, саф беренче мәхәббәтем! (Үбәргә үрелә).
Заһид ә . Юк, кирәкми! Мин оялам! (Йөгереп чыгып китә).
Андрей. Заһидәм! Мин шундый бәхетле бүген! Коля гына каядыр йөри, хәзер ул, кече офицер булгандыр инде. Их, анын белән дә бер күрешәсе, шатлыкларны уртаклашасы иде.
Музыка.
II ПӘРДӘ V күренеш
Гатаулла хәзрәт йорты. Каты итеп ишекне шакыйлар. Йокы бүлмәсеннән хәзрәт чыга.
Гата . Галимулла, Галимулла дим. Кем икән ул анда?
Галимулла (керә). Ишекне ачарга да куркам инде. Көндез качканнары туйдырып бетерде, инде төнлә дә шакый башладылар.
Гата. Сора әле, кем икән?
Галимулла. Әй, кем ул анда? Ярты төн уртасында йөрмәсән!
Фәттах тавышы . Мин әле бу, Фәттах мулла! Гатаулла хәзрәтне күрәсе иде.
Гата. Фәттах ишан ахры бу!
Галимулла. Нишләтим?
Гата. Төн уртасында урамда тотмабыз бит! Мин хәзер өстемә генә эләм!
Галимулла. Яхшы, хәзрәт. (Китә).
Гата (кәнәфидән чапанын кия, түбәтәен элә). Төн уртасында Фәттах ишаннын ишек дөбердәтүе юкка түгел! Яхшыга гына була күрсен инде. Әнә бит көне-төне пушкадан аталар.
Галимулла (керә, аңа йончылган Фәттах ияргән). Керегез, кер!
Фәттах. Ахырзаман бу, ахырза- ман, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Ни булды, Фәттах туган?
Фәттах. Булмаган кая, Гатаулла җаным! Эшче-крестьян гаскәрләре дигән башкисәрләр килеп бистәбезне, безнен кибет-лавкаларыбызны таладылар. 7 атыбызны тартып алдылар. Каршы төшеп караган идем, үземне типкәләп ыргыттылар. Олы кызым Гаҗиләмне исерек солдатлар бик аздан гына харап итмәделәр. Ярый әле араларында миндә шәкерт булган Гарафетдин килеп чыгып коткарды. Безгә ат биреп качып китәргә дә ул булышты. Тәмуг анда, тәмуг. (Елый).
Гата. Тынычланыгыз, Фәттах туган, ин мөһиме исән-сау котыла алгансыз.
Фәттах. Гомер буе җыйган мал-мөлкәтне ике-өч сәгать эчендә юкка чыгардылар. Беттек без, беттек. (Елый).
Гата. Башын исән булсын, мал табыла ул!
Фәттах. Анысы шулай инде, Аллага шөкер, үзебез өстебездә нәрсәбез бар, шул килеш көчкә ычкындык. Ни галәмәт бу, Гатаулла хәзрәт?
Гата. Рәсәйнен гасырлар буе җыйган имансызлыгы менә кайчан тишелеп чыкты.
Фәттах. Качарга кирәк, качарга. Тайгага, Себергә, хәтта Кытайга. Бик куркыныч афәт килә! (Пушкалар тавышы). Әнә, ишетәсезме? Бүген- иртәгә биредә булачаклар. Беттек без, беттек! Йә ачтан кырылабыз, йә алар тотып үтерәчәкләр.
Гата. Кытайга хәтле качып китеп булмас. Мин шәкертләремне дә ташлый алмыйм. Болай итәргә кирәк. Сез, Фәтхулла хәзрәт, минем туган авылым Солтанайга китә торыгыз.
Фәттах. Анда килеп җитмәсләр дисезме?
Гата. Беренчедән, олы юлдан шактый читтә ул. Әлегә шунда әткәй-әнкәй нигезендә торырсыз. Азык-төлекне Галимулла мәзин кибеттән яздырып бирер. Калган мал-мөлкәтне дә, этләргә талатканчы, мохтаҗларга өләшеп бетерербез. Ходай Тәгалә ташламас, мал табыла ул.
Фәттах. Ташлый гына күрмәсен, Гатаулла хәзрәт. Югыйсә, эшләр коточкыч. Эшләр харап!
Гата. Нәрбер эшнен иртәме- сонмы ахыры була. Озакка гына сузылмасын иде. Галимулла хәзрәт! (Галимулла керә).
Галимулла. Әйе, хәзрәт.
Гата. Хәзер үк складтан Фәтта- хулла хәзрәт гаиләсенә ике капчык он, ике капчык шикәр, 10 кап чәй, 5 кило тоз, 10 литр сыек май, 5 кило казылык, өч капчык ярма бир. Солтанайга әткәй-әнкәй йортына илтеп урнаштырсыннар. Ачкычы күрше Хәерниса апайларда. Бусы шулай. Керосин да җитәрлек бир.
Галимулла. Яхшы, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Аннан үзенә дә онын, шикәрен,
чәй-маен — барсын да ал. Начар көннәр килсә, запасын булыр.
Галимулла. Алланын рәхмәте яусын, Гатаулла туганым. Йөзе, мене белән кире кайтарсын.
Гата. Амин шулай булсын. Тагын шуны да үтә: унике балалы Низаметдин абыйларга, сугыштан имгәнеп кайткан Минлеәхәт солдатка, Таһирга, Мөнәҗиргә, багучы- өшкерүче Бибиәсма әбигә бүген үк, хәзер үк ризык өләш. Кием-салым бир. (Пушка аткан тавышлар).
Галимулла. Әстәгъфирулла!
Гата . Кибет-складларга бар малны таратып бетерергә вазыйм. Тагын бер тапкыр исемлекне үзен барла!
Галимулла. Теге бурлак Хәтмулла картка да бирсәк?
Г а т а. Мохтаҗларнын барысына да өлеш чыгар. Калганы синен намуста. (Читкәрәк алып китә). Аннан калган мал-мөлкәтне, чүпрәк-чапрак тукымаларны бүген тан атканчы Байгыш урманына малайларын белән умарталык тирәсенә илтеп күм. Бер генә чит кеше дә белергә тиеш түгел.
Галимулла. Анладым, хәзрәт.
Гата. Аллага тапшырдык, җәмәгать.
Галимулла. Әйдәгез, Фәттах ишан, кузгалыйк.
Фәттах. Дөнья хәлен белеп булмый, бәхил булыгыз, Гатаулла хәзрәт.
Гата. Әле без яшәячәкбез, җин сызганып шәкертләребезгә белем дә бирәчәкбез, Фәттах туган.
Фәттах. Йә, Ходаем, үзен генә саклый күр инде безнен газиз башларны. (Китәләр).
Андрей (атылып керә). Гатаулла хәзрәт, французлар табылды. Куедада качып ятканнар.
Гата. Хәзер кая сон алар?
Андрей. Сезгә керергә көтеп торалар.
Гата. Керсеннәр! Әнвәр энем, Зөбәрҗәт апан белән Заһидәне дә уят, инде бу тавышка үзләре үк тормаган булсалар. Тиз генә аш-су әзерләсеннәр.
Андрей. Баш өсте, Гатаулла абый. (Китә).
Гата. Башнын өсте аска да килергә мөмкин әле монда. (Французлар керә, начар киемнәрдән).
I француз. Кэс ки се пас иси?! У сом ну? Сетэн врэ анфэр!
Что здесь твориться?! Что! Куда мы попали? Это же сущий ад!
Гата. Экскюзе муа силь ву пле! Се таривэ ком са. Бонжур ме шэр коллег. Извините, пожалуйста! Так получилось. Здравствуйте, мои дорогие коллеги.
II француз. Бонжур. Ву заве пробабллман Гатаулла хазрат Бикта- шев, нес па? Здравствуйте. Вы, наверное, Гатаулла хазрат Бикташев, да?
Гата. Се врэ.
Правильно думаете.
I француз. Жорж Симони.
Гата. Аншанте.
Очень приятно.
II француз. Жан Француа!
Гата. Аншантэ! Ву зэт про- бабллман фатиге сюр ля рут.
Очень приятно! С дороги вы, наверное, очень устали.
I француз. Ну сом фатиге! Он ну за эте воле дан зэн трэн. А ля стасьлн Чернушка а пэнь кл ле сертэн руж ну зэ тюе ком ле зеспилн франсэ. Пюи эн серэн пэйзан авэк эн шеф до клян ну за при дан со кон напэль виляж Куюду а мон ави.
Устали! Нас в поезде ограбили. На станции Чернушка красные какие-то чуть не расстреляли как французских шпионов. Потом какой-то крестьянин с атаманом повез нас в Куюду, так по-моему называется.
II француз. Лю нюи кан ну сом арете пур дормир дан лл фуэн иль а при ту но вэтман э а кяше дан ля форэ ну лессан прэско ню.
Ночью, когда остановились спать на сене, забрал всю нашу одежду и скрылся в лесу, оставив нас почти голыми.
I француз. Пюи ну заривам анфэн а ля виляж, Усы. Ля, ле рези- дан ну зон эде ком иль пувэ.
Потом добрались до деревни Усы. Там местные жители чем могли, помогли.
II француз. Си ну завон сю куа ну затандро, ну но сорон па эн па ор до Франс.
Если бы знали, что нас ждет, ни шагу бы из Франции.
Гата. Жл мэкскюз опрэ до ву пур ту во суфранс. Маллразман лл терорисм кон напэль ля рэволюсьлн а комансе дан нотр пэи.
Перед вами за все ваши страдания извиняюсь. К сожалению, в стране начался террор, которого называют революцией.
I француз. Җо сюи дезоле, ну по пувон плю ресте иси.
Извините, мы не можем больше здесь оставаться.
II француз. Это ты виноват, Жорж! Вот тебе романтика! Вот тебе бескрайние просторы!
I француз. У жо савэ, кэс ки се пас иси?!
Откуда я знал, что здесь твориться?!
II француз (пушкалар, мылтыклар ата) Ля катастроф! Иль ну фо ну совэ ан куран!
Нам уехать надо, месьл, пока живы, здоровы. (Пушкалар, мылтыклар ата). Вот видите, убьют нас, без всякой проверки! Какое здесь обучение детей! Катастрофа! Бежать надо, бежать!
Гата. Но ву зэнкиете па, жо вэ ву зедэ ко жо по. Җо вэ курир тут во депанс. Җо вэ ву зедэ до рантрэ а ля мэзон.
Не волнуйтесь, я вам помогу, чем смогу. Все ваши расходы прикрою. Өегезгә кайтып китәргә булышачакмын.
I француз. Уи, уи, уи! А ля мэ- зон, иль ну фо рантрэ а ля мэзон.
Да, да, да! Домой нам надо.
II француз. Силь пу пле, ну рэтурнэ!
Пожалуйста, верните нас!
I француз. Э ву, Гатаулла хаз- рат, ву завэ оси безуэн дэшапэ. Иле трэ данжеро до рэстэ иси.
Вам, Гатаулла хазрат, тоже надо убежать. Здесь оставаться очень опасно.
Гатаулла. Җо вудрэ партир авэк ву авэк плезир. Җо ровэррэ ля бэль арщитэктюр паризьен, ле бэль фам паризъен, ле марше авэк ле мэрвэй дю монд!
Я бы с удовольствием уехал бы с вами. Еще раз увидел бы красивую Парижскую архитектуру, прекрасных парижанок, базары чудесами со всего света!
II француз. До куа эстиль ля кэстьлн? Ву парле парфэтоман лл франсе!
Тогда в чем вопрос? У вас с французским языком прекрасно ! Поехали.
Гата. Җо сюи нэ иси, мжэ гран- ди иси э ма мор сөтрув анкор иси.
Не могу я бросить своих татар, учеников. Здесь у меня Родина! Здесь и похоронят. Монда тудым, монда үстем, мондадыр минем әҗәл.
I француз. (Ату тавышлары ишетелә). Иль сон дэҗа прош!
Когда все утихомириться, обратно бы вернулись. (Ату тавышлары ишетелә). Они уже рядом!
II француз. Иль фо кяше!
Спрятаться надо!
Гата. Җантан. Мэ җө нө пө па дө манфюир. Җө круа анкор ан бонтэ э саҗесс де җан. Иль я боку дө җан конпэтан парми ле большевик ком Ленин, Плеханов.
Слышу. Но убежать не смогу. Все равно я еще на мудрость, на доброту людей верю. Среди большевиков грамотных людей много, Ленин, Плеханов.
I француз. Пуркуа донк он мэ та сак, он фрап э он масскрө?
Почему тогда грабят, бьют, убивают?
Гата. Иси илья ле масс попю- лер энконтролябл... Сө сон ө ки фэ дэбридөман.
Здесь что-то не управляемые массы... Вот они и беспредельничают. (Ату тавышлары якыная).
Андрей (Заһидә белән керәләр). Гатаулла хәзрәт, большевиклар гаскәре Бардага бәреп кергәннәр! Нишлибез?
Заһидә (йөкле икәнлеге сизелә). Җизни абый, нәрсә сон бу?!
Гата. Андрей, сез әле яшь! Менә французлар белән Парижга качыгыз! Дөньялар рәткә кергәч, үзем хәбәр итәрмен.
Андрей. Шундый чакта сезне калдырып ничек китим?!
Гата. Туасы балагыз хакына. (Мылтык аталар, кешеләр сүгенешә).
Заһидә. Йә Ходаем, кыямәт көнедер бу!
Галимулла (керә). Анда кызыллар! Хәсәнбай йорты дөрләп яна! Тиздән биредә булачаклар!
Г а т а. Галимулла, хәзер үк пар ат җигеп, кунакларны, Әнвәр белән Заһидәне урманга качыр. Җай чыгу белән чит илгә китәрләр!
Галимулла. Ничек озатыйм, Гатаулла хәзрәт, урам тулы качаклар?
Гата (барып шкафтан револьвер ала). Әйдәгез, үзем дә озатышам, җыеныгыз.
I француз. Аллн, аллн!
Идем, идем! (Шулчак мылтык аткан тавышлар астында, чатанлап Коля килеп керә. Хәрби киемнән).
Коля. Гатаулла хәзрәт, мине яра-ладылар! Мине... Андрей... (Егыла).
Андрей. Камил дустым! (Коля- га иелә). Ул анын югалткан!
Гата. Җө ву зан при! Вөнэ зиси!
Сез, зинһар, әнә теге бүлмәгә кереп торыгыз. Пожалуйста! Вот сюда!
II француз. Кэль өрөр! Аллн Жан Франсуа
Ужас. Пойдем, Жан Француа.
Гата. Вөнэ зиси. Экскюзэ ну силь ву пле!
Вот сюда. Простите нас! (Французлар бүлмәгә кереп китәләр).
Андрей. Коля, дустым минем, бу мин Әнвәр, Андрей.
Гата. Тиз бул, Зөбәрҗәт абыс- таенны чакыр!
Заһидә. Үзем, Гатаулла җизни! (Йөгерә).
Андрей. Ярасын бәйлисе иде!
Гата. Сулышы бармы?
Андрей. Әйе.
Гата. Әйдә, култыклап йокы бүл-мәсенә кертеп салыйк әле. (Икәүләп күтәрәләр, Коля ыңгыраша -ыңгыра - ша көчкә атлый). Хәзер, хәзер, Коля улым, яранны да бәйләрбез. (Кереп китәләр).
Зөбәрҗәт (комган белән ләгән тоткан, җилкәсендә сөлге). Әй, Алла, әй Алла, Коля бәбкәчем, бала гына бит әле син. Нәрсәгә кирәк булды инде сина хәрби булу?! (Кереп китә. Атышлар якында гына. Шомлы музыка башлана. Кемнәрдер акырыша. Сүгенү тавышлары).
Андрей (чыга, артыннан Зөбәрҗәт күренә). Утны кысыйк, бирегә бәреп кермәсеннәр. (Лампаны кыса да, тәрәзә янына килә. Шул ак мылтык атыла, тәрәзә пыялалары коела).
Зөбәрҗәт. Кит аннан тәрәзә төбеннән!
Гата (башын тыгып). Андрей, шкафтан коньякны алып кер әле, эчсә, авыртуы бераз басылмасмы?!
Андрей. Хәзер. (Барып шешәне ала да, Гата хәзрәткә бирә).
Гата. Ярасын бәйләдем. Анына килде. Мин хәзер. (Кереп китә).
Андрей (сак кына тәрәзә поч-магыннан күзәтә). Аста ниндидер хәрбиләр йөгерешә.
Зөбәрҗәт. Кит аннан, кит. Торма тәрәзә төбендә.
Тавыш. Каядыр шушы тирәгә кереп качты. Мин ул падланы барыбер табам! Беләм мин анын оясын!
Заһид ә (коты очып килеп керә). Әнвәр җаным, нишлибез?!
Андрей . Курыкма, җаным, курыкма, мин синен янында бит! (Кочып ала).
Музыка. Ут сүнеп ала, кабына.
***
Тавыш (дорфа итеп ишек шакыйлар, тибәләр). Ачыгыз, югыйсә, ватып керәбез, ачыгыз буржуа!
З а һ и д ә. Әнвәр бәгърем!
Андрей. Борчылма, җанкисәгем, тынычлан, сина борчылырга ярамый!
Тавыш (тагын да ныграк тибәләр). Ачыгыз, Гатаулла хәзрәт, ачыгыз, югыйсә, җимереп керәбез! Открывайте!
Гата (чыга). Кемнәр анда?
Андрей . Белмим. Ишеккә тибәләр.
Гата (кычкыра). Барыбер җимереп керәчәкләр, Галимулла, ач ишекне!
Гриша тавышы. Кая яшердегез, мин ул ублюдокны барыбер табам! Где он?
Хәрби тавышы. Өскә меник! Син Танбаев биредә кал!
Гриша. (Килеп керә). Кая ул? О кого я вижу! Андрей земляк та монда икән! Нинди очрашу, ә нинди очрашу. Кара әле ничек фраерларча киенгән. Алкаш Андриан малае дип һич белмәссен! Смотри-ка!
Андрей. Син минем туганнарыма тел тидермә! (Каршы атлап куя).
Хәрби (наган белән яный). Ну, ну, ну! Стоять! Син әтәчләнмә! Анладынмы? Гафу итегез, Гатаулла хәзрәт!
Гриша. Алар бит мине.
Хәрби. Отставить, красноармеец Григорий Мегайлов! Безгә, Гатаулла хәзрәт, самодержавие калдыгы юнкер Николай Варламов кына кирәк! Без анын яралы килеш сездә качып ятканын беләбез!
Гата. Беләсез?!
Хәрби. Гатаулла хәзрәт, мин сезне кеше буларак бик хөрмәт итәм! Әле сезнен мәдрәсәдә ике ел белем алган шәкерт тә мин.
Гата. Таныдым. Исхак байнын келәтенә ут төртеп төрмәгә эләк- тен.
Хәрби. Дөрес, Гатаулла агай. Әтиемне кол урынына эшләтеп, бер тиен дә бирмичә өеннән куып чыгарган кравосос ул.
Гата. Син Канбаев акыллы гына малай иден, әйбәт тә укыдын.
Хәрби. Булды андый хәл. Ләкин мин буржуйларга, халык җилкәсендә типтереп яшәүчеләргә нәфрәт белән үстем. Әткәй белән әнкәй көне-төне бил бөксәләр дә, ат алырга гына да хәлләреннән килмәде. Хәзер ул империализм калдыкларыннан үч алырга вакыт җитте. Кая ул бур- жуйларнын ялчысы Николай Варламов?
Гата. Әшир углан! Ул нык яралы. Кагылмагыз ана, терелсен! Ходай Тәгаләдән куркыгыз!
Гриша. Юк ул синен Тәгалән! Сказка это все!
Хәрби. Гриша, теленә салынма, бүлмәләрне тикшер!
Гриша. Хәзер без аны буржуа ялчысын табабыз. Никуда не денет- ся! (Французлар бүлмәсенә кереп китә). А ну-ка кто такие, на выход! Давай, давай!
I француз. Господин военный, мы французы, учителя из Парижа!
Хәрби. Нәрсә ди ул?
Гата. Алар безнең балаларга белем бирергә килгән француз укытучылары, кагылмагыз аларга, болай да котлары очкан.
Хәрби. Шундый вакытта буталып йөрмәсәләр.
II француз. Мы домой хотим, господин офицер.
Гата. Без өйгә кайтырга телибез диләр.
Хәрби. Килгәнче кайту турында ныграк уйларга иде сезгә.
Гата. Аларнын ниятләре изгелектә иде. Нишлисен, унайсызрак чакка туры килделәр.
Хәрби. Разберемься. Штабта кемнәр икәнлеген ачыкларбыз да.
Гата. Әшир улым, бер гаепсез кешеләрне, безнен илнен кунакларын, зинһар, рәнҗетмәгез!
Хәрби. Гатаулла абый, менә сез яралы дошманны качырып ятасыз. Ул беләсезме ничә кызыл армеецнын башына жцтте? Инде хәзер сезнең сүзегезгә ничек ышанып йөрим. Бәлкем алар хәрби советниклар, шпионнардыр?!
Гата. Нинди шпионнар булсын алар!
Хәрби. Ачыкларбыз. Гриша теге бүлмәне дә тикшер. Тик сак бул, коралы булып зыян салмасын!
Гриша. Яхшы, иптәш комиссар. (Ишеккә атлый. Андрей каршысына чыга).
Андрей. Кагылма, ублюдок, югыйсә...
З а һ и д ә. Андрей, кит, ж,аным!
Андрей. Мин сезгә яралы кешене алып китәргә ирек бирмәм!
Хәрби. Әй син, башын ике түгелдер ич! Яхшы чакты югал! Югыйсә, революция дошманы диеп...
Андрей. Сез бит адәм балалары. Нигә кирәк тагын бер ерткычлык?!
Гриша. Товарищ командир, можно я этого предателя шлепну. Расчитаюсь с ним!
Хәрби. Ашыкма! Кагыл, юләрләнмә!
З а һ и д ә. Әнвәр дим. Җанкисәгем, кит аннан. (Барып кочып ала).
Хәрби. Гатаулла хәзрәт, бәлкем сезне тынлар.
Гата. Әнвәр, кагылыгыз, сезгә әле яшәргә кирәк. Тынла мине!
Андрей. Ул минем авылдашым, дустым!
Хәрби. Гриша! (Ымлый).
Гриша. Обоих что ли?
Хәрби. Юл бирмәсәләр, икесен дә!
Гата. Акылына кил, Әшир энекәш. (Ишек ачылып китә. Коля көчкә чыга).
Коля. Менә ул мин!
Гриша. Эләктенме, гад?! Мин сина әйттем бит, убью когда-нибудь диеп.
Коля. Син бит хатын-кызларны, бала-чагаларны гына талый аласын! Иртәме-сонмы большевиклар үзләре үк сине йә атып үтерәчәк, йә төрмәгә утыртачаклар!
Гриша. Сина ул төрмә, сине үтерәчәкләр. Подлюга.
Коля. Кулын шакшы синен, үзен куркак!
Гриша. Ох ты, халуй буржуйский! (Килә дә приклад белән эченә суга). На получай!
Гата. Туктатыгыз бу хәлне!
Хәрби. Сез, Николай Варламов, эшче-крестьян гаскәрләренә каршы сугышканыгыз өчен кулга алынасыз. Хәрби трибунал сезгә решение чыгарачак.
Коля. Төкерәм мин сезнен пар-тиягезгә. Төкерәм трибуналыгызга! (Андрей ярдәме белән аягына баса. Бер урындыкны эләктереп ала да, Гришага таба атлый). Төкерәм мин сина!
Гриша. Ах, подлец, ты еще так! (Артка чигенә дә, атып җибәрә). На получай, предатель!
Хәрби. Син нишлисен, дивана баш?! Үтерден бит!
Гриша. Шул кирәк ана, буржуа калдыгына!
Андрей. Кабахәт!
Гриша. Якын килмә, сине дә үтерәм! Барыгызны да!
З а һ и д ә . Зөбәрҗәт апам, аны үтерделәр бит.
Зөбәрҗәт . Коля, балакаем минем!
Гата (иелә). Улым, Коля! Улым!
Коля (күзләренача). Гатаулла... Гатаулла хәзрәт! Мине... үзен... дога белән җирлә ! Андрей, Зөбәрҗәт апам, мин сезне яратам... (Үлә).
Зөбәрҗәт. Балакаем минем!
Заһид ә. Вәхшиләр, тәмуг ияләре! Ни өчен, ни өчен?!
Хәрби. Их, дубина, дубина, ул бит мина тере килеш кирәк иде.
I француз. Ля Сент Мари, эдэ ну дө
ну зашапэ диси!
Светая Мария, помоги нам от этого вырваться!
II француз. Гатаулла хазрат, кэски сө пасөра авэк ну?
Гатаулла хазрат, что с нами будет?
Гата. Французларга кагылмагыз! Аларнын бернинди дә гаепләре юк!
Хәрби. Менә анысын ачыкларга кирәк әле, Гатаулла хәзрәт. Зинһар, минем белән тычканлы-мәчеле уйнамагыз!
Г а т а. Галимулла!
Галимулла Әйе.
Гата. Кәфенлекләр әзерләгез! Анлавымча, сез мине алып китәргә телисез?
Хәрби. Бик дөрес уйлыйсыз, Гатаулла абый!
Андрей. Ни өчен аны алып китәсез?
Хәрби. Хәрби җинаятьчене качырып яткырганы өчен!
Зөбәрҗәт. Калдырыгыз, калдырыгыз аны! Ул бит анын шәкерте иде!
Хәрби. Ул гына да түгел! Сез бездән яшереп, Байгыш урманына мал-мөлкәтегезне күмгәнсез икән.
Гата. Байгыш урманында?
Хәрби. Туган авылын Солтанайга кемне озаттын! Аннан безне этләр диеп атагансын!
Г а т а. Солтанайга?! Этләр диеп?! (Күзләре белән Галимулланы эзләп таба. Теге артка чигенә-чигенә барып, креслога килеп утыра).
Галимулла. Мин... Мин бит...
Гата. Синмени инде ул минем белән бер савыттан ашаган бәндә?!
Галимулла. Алар бит завод- фабрикаларны эшчегә, җирләрне крестьяннарга бүлеп бирәбез, дөньяда җәннәт төзиячәкбез, диләр.
Г а т а. Мин бит сине үз туганымдай күреп, өемдә асрадым, бәдбәхет!
Галимулла. Алары өчен рәхмәт, рәхмәт, хәзрәт. Үзегез әйтә торган идегез бит: «Бу илдәге комсыз, карун байлар, түрәләр халыкка өлеш чыгара белсәләр, бик күпкә бәхетлерәк яшәр идек без» дия иден. Дөрес түгелме?
Гата. Синен кебек доносчылар, вак җанлы бәндәләр күп булганда, азгын кешеләр кимемәячәк бу илдә. Шушы
револьвер белән атып кына үтерер идем дә, кулымны пычратасым килми. (Тери).
Хәрби . Туктагыз, Гатаулла хәзрәт! Пычратмагыз кулыгызны. Сез бит халык өчен изге кеше!
Гата. Чөнки мин халкымны яраттым. (Револьверны хәрбигә суза). Алар да мине үз иттеләр. Мин аларга тугры калачакмын, Әшир малае.
Хәрби. Менә монсын дөрес эшлисен, Гатаулла абый!
Гата. Николай угланнын рухына бер дога кылыйм да...
Хәрби . Яхшы, Гатаулла хәзрәт.
Гата (тезләнә, укый). Бисмил- лаһир рахманир рахим! Зөбәрҗәт, елама, ин яхшысы, балаларга күз- колак бул!
Зөбәрҗәт. Гатаулла, җибәрмим! Җибәрмим беркая да! (Кочаклашалар).
Гата. Ходай Тәгалә ташламаса, бәлкем әле барысы да җайланыр!
Зөбәрҗәт. Гатаулла!
З а һ и д ә. Калдырыгыз аны!
Гата. Без ничек бәхетле яшәгәнбез икән... Әнвәр, Заһидә сеңлем, китегез сез бу илдән. Синең белем алуга булган тырышлыгың, талантың юкка чыгарга тиеш түгел!
Андрей. Сезне ташлап шундый чакта, мөгаллимем, ничек китим? (Кочаклашалар).
Заһидә. Апаем, җанкисәгем! Шулай итеп без ятим калабызмыни?!
Зөбәрҗәт. Йә, Ходаем, ярдәмеңнән ташлама. Гатаулла бәгъремә озын гомер, исәнлек-саулык бир! Без гел хәер-фатихада торырбыз.
Гата. Бәхил булыгыз!
Хәрби. Сез, Франциядән килгән бәндәләр! Әгәр дә гаебегез булмаса, илегезгә әйләнеп кайта алырсыз. Тиздән бөтен дөньяда революция уты кабыначак. Сезнең изелгән халкыгыз да буржуазиягезне океанга илтеп батырачак.
I француз. Ну навоң па бэзуэң дө тэль бонөр!
Не надо нам такое счастье!
Хәрби. Куркасызмы?
II француз. Ллроп нө пур- ра аңдюрэ сөт барбари. Сэтэң врэ аңфэр!
Мондый вәхшилекне Европа күтәрә алмаячак. Тәмуг бит бу!
Хәрби. Халык җилкәсен кимереп яшәгәннәргә, әлбәттә, тәмуг. В.И.Ленин күрсәткән якты идеаллар өчен көрәштә, мин үземнең гомеремне дә кызганмаячакмын!
Гата. Ышанам. Сез көчле шәхес! Тик сезнең кебекләр дә вәхшигә әйләнсә?!
Хәрби. Бу мәсьәләдә сез хаклы, хәзрәт. Шактый гына хаталар җибәрелде. Ләкин без барыбер хокуклы, якты дәүләт төзиячәкбез. Моңа иманым камил. Тик көрәш корбаннарсыз булмый. Хуш иттек!
Гриша. Әйдәгез, Гатаулла хаз- рат! Сез дә буржуа калдыклары!
I француз. Лессэ партир!
Җибәрегез безне! Отпустите нас.
Хәрби. Борчылмагыз, мөгаллимнәр икәнсез, җибәрербез.
II француз. Ну сом аң нэфэ ле прфэссөр!
Без чыннан да мөгаллимнәр!
Хәрби. Разберемся! Атлагыз!
Гриша. Теге предательне дә алабызмы?
Хәрби. Кушканны гына үтә син.
Гриша. Есть. Әйдәгез, әйдә. (Андрейга) А тебя я все равно достану. (Китәләр).
Зөбәрҗәт (елый). Гатаулла җанкисәгем!
Заһидә. Җизни абый! (Елый).
Андрей. Галимулла мөәзин!
Галимулла. Менә бит ничек, әй! Алып киттеләр бит, әй!
Андрей. Хәзер үк изге Гатаулла өеннән чыгып китүегезне сорыйм!
Г алимулла. Мин бит бөтен го-меремне... халкыма хезмәткә бирдем. Сез кем соң?!
Зөбәрҗәт. Ул минем якын туганым, энем!
Галимулла. Зөбәрҗәт ханым, мин дә бит...
Зөбәрҗәт. Сау булыгыз! Сез саф кешене саттыгыз!
Галимулла. Ул булса, мине кичерер иде!
Андрей. Ул, бәлкем, кичерер иде. Тик без сезне гафу итә алмыйбыз!
Галимулла. Сез, ул түгел шул! Хушыгыз! (Китә).
Заһидә. Апам җаным, без сине
беркайчан да ташламабыз! Җизни дә, менә күрерсең, исән-сау әйләнеп кайтыр. Көн саен Ходайдан дога кылып шуны сорарбыз.
Зөбәрҗәт. Рәхмәт, җаным!
Андрей (керә). Сез, Зөбәрҗәт апам, Заһидә белән аскы бүлмәгә төшеп ятып торыгыз. Мин Николай янында дога укып чыгармын!
Зөбәрҗәт . Әй, үскәнем, бәләкәчем, Камил энем. (Якын килә, гәүдәсен сыйпый). Бәхил бул, безгә рәнҗеп китмә!
Заһидә. Апа, әйдә, чыгыйк инде. Биредә мин үземне бик начар хис итәм.
Андрей. Барыгыз, бар, аска төшегез! Үтенеп сорыйм!
Заһидә (ишек шакыйлар). Анда кемдер килгән. Ни булды икән?
Зөбәрҗәт. Йә, Ходаем, бусы кем инде тагын?! Әнвәр наныем, бар карап мен инде.
Андрей. Яхшы, Зөбәрҗәт апа.
З а һ и д ә. Мин дә синен белән.
Андрей. Юк, юк, Заһидә, биредә генә көтеп тор! Мин хәзер! Әнә үзе менеп килә.
Поп (керә). Ишегегез ачык, кердем инде. Что твориться там, что твориться!
Андрей. Әйдәгез, Иван Генадь- евич!
Поп. Гатаулла хазрат өйдә юк что ли? (Идәндә яткан гәүдәне күреп). Әллә чирләп киттеме?
Андрей. Юк, ул Коля-Камил ята!
Поп. Ни булган ана?
Андрей. Аны үтерделәр!
Поп. Ничек үтерделәр?
Андрей. Гриша мылтыктан атып үтерде. Гриша Мегайлов!
Поп. Гриша... Шул адәм актыгы... Колянымы?! Шундый егетне харап иттеме?! Пусть он будет проклят!
Андрей. Большевик ул хәзер!
Поп. Большевиклар аны тиздән үзләре үк... Нинди егетне бит, нинди пареньне... Муены сынгыры! (Килә, япманы ача, үбә). Их, сынок, сынок, шулай япь-яшь килеш үлеп ят инде. Кирәк бит!
Андрей. Гатаулла хәзрәтне кулга алдылар.
П о п. За что?
Андрей. Ак офицер Николайны качырып яткырган өчен, имеш.
Поп. Иван. Әле бит анын белән иртән генә күрешкән идек. Когда?
Андрей. Күптән түгел.
Зөбәрҗәт. Иван Генадьевич, безгә нишләргә сон? Монда Коля үлеп ята, Гатаулланы алып киттеләр.
(Күз яшьләрен сөртә).
Поп. Иван. Монда разьве можно нишләргә сон диеп утырырга. Халыкны күтәрергә, өндәргә кирәк!
Андрей. Әлбәттә шулай, Иван атакай. Мин үзем халыкка чыгам. Ул бит барысына да ярдәм итеп яшәде. Юкка гына халык аны зурлап, изге Гатаулла диеп атамады.
Поп. Иван. Алайса, мин село- га кайтам, барысын да җыеп алып киләм!
Зөбәрҗәт. Аллага тапшырдык, хөрмәтле атакай. Без мәдрәсә шәкерт-ләрен мәйданга чакырырбыз.
Поп. Иван. Так и сделаешь! Үзәк мәйданда җыен урыны! Бог с нами, туганнар. Төштән сон Николайны да халык белән бергә җирләрбез.
Андрей. Аллага тапшырдык!
Поп. Иван. Боже мой, что творится, что творится?! (Китә).
Андрей (Зөбәрҗәт белән Заһидә чыгалар). Хәтерлисенме, Коля, без синен белән Андрианнар бакчасын басарга кергән идек. Күбенгәнче яшь алма ашап, шартлар дәрәҗәгә җиттек. Аннан су коенганда, син чумдын да, юкка чыктын. Мин җылый-җылый авылга ярдәм сорап йөгердем. Син камышлар арасында гына качып яткансын икән. Мин барысын да хәтерлим. Ярый әле вакытында, урлашып йөргәндә, Гатаулла хәзрәткә тап булдык. Без синен рухына дога кылып яшәрбез. Урынын җәннәтнен түрендә булсын, дустым. (Музыка. Андрейның дога укыган тавышы). Иннә лиллаһи үә иннә иләйһи рааҗигун. Аллаһүмә ин кәнә һәзәлмәййитү мүхсиннән фә- зие фи ихсәниһи үә ин кәнә мүсилэн фәтәнә үәз ганһ. Йә Рабби, әгәр дә бу мәет изге кешеләрдән булса, изгелеген арттыр, әгәр дә гөнаһлы кешеләрдән булса, гөнаһларын гафу ит!
VI күренеш
Луиза ханым, Ләбиб, Рәшит.
Ләбиб . Ни белән бетә сон инде бу язмыш?
Луиза. Шуннан русы да, татары да, удмурты да күтәрелә. Гатаулла хәзрәтне чыгаруларын таләп итәләр.
Ләбиб. Чыгаралармы сон?
Луиза. Үлемгә хөкем ителгән хәзрәтне чуалышлардан куркып азат итәләр.
Ләбиб . Көчле шәхес булган үзе дә.
Луиза. Изге шәхес!
Ләбиб. Әнвәр белән Заһидәнен язмышлары ничек?
Луиза. Алар мен бәлаләр белән Россиядән чыгып качалар. Сонрак Гатаулла хәзрәтне сагынып, үзләренә чакырып яталар. Ләкин безнен бабабыз туган җиренә тугры кала. Ыгы- зыгыларда сәламәтлеге какшаган була, 28 нче елда каты авырудан сон вафат була. Зөбәрҗәт абыстай тагын 15 ел яши әле. Нәселләре Төркиядә дәвам итә.
Ләбиб. Анын өрәге ни өчен тынычлык таба алмый сон?
Луиза. Җавап бирүе бик авыр мина!
Рәшит. Интектермә инде Ләбибне, Луиза сенлем, кайткач, бабабызга багышлап, берәр әсәр язар.
Луиза. Ходай Тәгалә үзе кичерсен инде. Бабабызга карата зур гөнаһ кылына. Менә шушы тирәдә анын кабере була. Халыкнын бирегә юлы өзелми, үзенә күрә бер изге урынга әйләнә. Тегендәрәк берничә кабер ташлары исән әле. Әнә күрәсезме?!
Ләбиб. Әйе! Гатулла хәзрәтнеке сакланганмы сон?
Луиза. Бөтен бәла дә шунда шул! Халыкны бирегә йөрүдән биздерү өчен, мәктәп салабыз диеп, зират мәйданына да керәләр. Ташын аударып бина салалар.
Ләбиб. Менә ничек икән ул!
Рәшит. Менә шундый хәлләр, Ләбиб туган. Адәм баласына бу илдә үлгәч тә тынычлык юк.
Ләбиб. Халык шул чакта нишләп янадан күтәрелми сон?
Рәшит. Ул чакта халык гасыр башындагы кебек бердәм булмый инде. Сталин режимында рухы сындырылган, күпме затлы адәмнәре үтерелгән!
Луиза. Менә шулай.
Ләбиб. Их, Рәшит абый, шундый шәхесләребез күбрәк булсын иде...
Рәшит. Булсын иде дә...
Ләбиб. Луиза ханым, Гатаулла хәзрәтнен берәр рәсеме, фотосы сакланмаганмы?
Луиза. Бер гаилә фотосы бар. Аны да туганнан туганнары гына табып китерделәр. Менә ул! (Сәхнәгә төп геройлар чыгып баса. Зөбәрҗәт скрипкада, Заһидә фортепьянода, Камил-Коля курайда, Әнвәр-Андрей гармун белән).
Ләбиб. Аллага шөкер, үзләрен күрәм!
Луиза. Менә скрипка тотканы Зөбәрҗәт абыстай, фортепьяно артында Заһидә ханым, курайлысы Камил, гармунлысы Әнвәр әфәнде, уртада Гатаулла хәзрәт үзе!
Ләбиб. Нинди күркәм затлар! Әйтерсен, мин аларнын уйнаганнарын, хәтта Гатаулла хәзрәтнен өздереп җырлаганына хәтле ишетәм!
Рәшит. Мин дә тоям аларнын барлыгын!
Ләбиб. Чү, Рәшит абый, минем колагымда да ул мон чынлый. Мин ишетәм ул көйне. «Тәфтиләү» ул! (Музыка башлана, уйнаучылар хәрәкәткә киләләр).
Гатаулла. (Җырлый).
И, мөкатдәс, моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы.
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да җиһанга, ят яраткан раббысы.
Җыр көчәя. Барысы да кушыла. Әкренәя. Азан тавышы.
Тәмам.

Реклама