АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Дүрт Өйле
Дүрт Өйле авылы Чистай районында, район үзәге Чистай шәһәреннән 29 чакрымда, тимер
юл станциясе Нурлаттан 103 чакрым ераклыкта урнашкан.
ДА.Корсаков белешмәсендә (XVIII гасыр) Дүрт Өйле авылы да искә алына. Белешмә
мәгълүматларына караганда, анда 59 йомышлы, 13 керәшен татары, 11 алпавыт крестьян көн
күргән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә авыл Кондралеева-Четыре двора дип бирелгән,
анда татарлар яшәве искәртелгән. К.П.Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Дүрт Өйле тагын
Гадралеево дип тә бирелгән, авылда 171 татар кешесе яшәгән.
Олылар сөйләвенә караганда, башта авыл урынына Кадыйр исемле кеше килеп утырган
һәм шуның өчен ул Кадерәле дип аталган. Аннары тагын 3 хуҗалык килгән һәм авылның исеме
Дүрт Өйле дип йөртелә башлаган.
Олылар сөйләвендә дөреслек булса кирәк, чөнки К.П.Берстель белешмәсендә авыл
Гадралеево дип күрсәтелә.
Авылның оешу вакытлары XVIII гасырның ахырларында булган булса кирәк. Авыл тирә-
юнендәге атамалар бирелеше, кайбер нәселләрнең шәҗәрә тамырлары шулай уйларга нигез
бирә.
Авыл яныннан Бахты суы агып үтә. Аның бассейнында Алтын әби елгасы бар. Бу елга
янында җиләк бик күп булып үсә. Анда барган халык төнгә калмаска тырыша икән, чөнки ул
җирдә көтү көткәндә дә, җир сукалаганда да күзгә кеше ышанмаслык хәлләр күренә, кешеләр
адаша, саташа ди.
Унсигез каенлык атамасын халык онытмый. Унсигез каенлык атамасы шактый сәерсендерә
һәм шомландыра. Кайчандыр, имеш монда унсигез каен-кыз яшәгән, ди. Алар бер-берсен
яратып балаларын карап яшәгәннәр, ди. Бер-берсен яратмаганнар да, дип сөйлиләр, кем белә!?
Хәзер анда унсигез генә түгел, каен күп үсә, үзе бик матур урын. Аның янындагы кырлар да
Унсигез каен дип йөртелә. Бу җирне дә адаштыра, саташтыра диләр. Белмәссең...
Җәмәк
Татарстанның Минзәлә районында Җәмәк (русча Ямаково) авылы һәм Кама Тамагы
районында Җәмәки авылы булган, ләкин ул беткән. Кама Тамагы районының Кече Кариле
авылында Җәмәк чокыры һәм Җәмәк чыгышы исемендәге топонимнар теркәлгән. Авыл
янында соңгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәсе билгеләнгән. Олы Кариле
тирәсендә борынгы һәм соңгы болгар заманаларындагы зират табылган. Шул ук райондагы
Атабай авылында бер кое Җәмәки исемен йөртә. Атабайда борынгы болгар чорларына караган
табылдык әйберләрнең ике зур җыелмасы мәгълүм. «Җәмәк» берәмлеге катнашкан
гидронимнар да байтак. Җәмәк суы Саба районында, ул Олы Мишәгә коя. Балтач районында
ага торган Кугубор елгасының Җәмәкәй дигән кушылдыгы бар, тагын бер Җәмәки суы Кама
Тамагы районында ага. Ул — Зөя суы кушылдыгы. Җәмәк чокыры
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. — Балык Бистәсендәге су, ул Елга дип йөртелгән
инешкә килеп кушыла. Җәмәк күле Агыйдел суы бассейнында урнашкан.
«Җәмәк» атамасы тарихи чыганакларда шактый искә алына.
Минзәлә районындагы Җәмәк авылы оешуын өлкәннәр болай сөйли.
Имеш, кайчандыр елга буена (хәзер Минзәлә елгасы дип атала) ике туган килгән. Берсе
Җәмбәк, икенчесе Кадербәк исемен йөрткән. Җәмбәк тау астына урнашкан һәм шунда авыл
барлыкка килгән, ә икенчесе Кадербәк тау өстенә утырган. Андагы авыл хәзер Кадрәк дип
атала. Кадрәкнең яртысы —керәшен.
Җәмәк авылы бик матур җиргә утырган. Авылны тау уратып алган, чокыр төбендә авыл
урнашкан. Тирә-якта урманнар, әрәмәлек, болын һәм посадкалар бар. Чишмә һәм күлләр дә
сакланган, ләкин аларга игътибар җитми.
Бер-берсеннән шактый ерак урыннарда очрый торган «җәмәк» атамасы нәрсә аңлата? Ата-
бабаларыбыз бу исемне юкка гына кулланышка алмаган. Бу атама борынгы һәм кызыклы.
Югарыда саналган барлык атамаларның да килеп чыгышы йәмәк-җәмәк этнонимына
мөнәсәбәтле. Йәмәкләр — кимак этнонимының нигезен тәшкил иткән төп кабиләләр. VII
гасырда алар Көнбатыш Төрки кабанлыгы составына кергән һәм Алтай, Иртеш тирәләрендә
күчмә тормыш алып барганнар. XI гасыр галиме М.Кашгари фикере буенча, Иртеш — Ямәк
сахрасындагы бер елга. 656 елда Көнбатыш Төрки каһанлыгы таркалганнан соң, ямәкләр
үзләре бер мөстәкыйль төркем булып аерылып чыга. Кимак федерациясе Югары һәм Урта
Иртеш буйларын, төньяк-көнчыгыш Казакъстан тирәләрен биләгән. М.Кашгари язуына
караганда, төркиләр егерме төп кабиләдән торган. «Румга якын булганнары түбәндәгеләр:
бәҗәнәк, кыпчак, угыз, ямак (ямәк), башкорт, басмыл, кай, ябаку, татар, кыргыз...»
Т.М.Гарипов аларны Идел тирәләренә монгол яуларына кадәр килгән дип уйлый. Урал
тирәләрендә нигезендә «ямәк» сүзе яткан антропонимнар бар. Мәсәлән, XVIII йөздә бер
башкорт тарханының урысча фамилиясе Ямәкев булган, татар сөйләшләрендә йәмәк мае дигән
сүз горчица мәгънәсендә кулланыла. Галимнәр Казан татарларының нигезен Йәмәкләр тәшкил
итә дип саный. «Йәмәк» исеме белән язып алынган елга һәм авыл атамалары бу кабиләләрнең
Казан арты, Кама аръягы, Тау ягы районнарына, гомумән, Татарстан җиренә килеп
урнашуларын күрсәтә.»
Җөлби авыллары
Иске Җөлби авылы Арча районына керә, ул район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 26
чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Кушлавыч авылыннан 3 чакрым ераклыкта урнашкан.
Ә Яңа Җөлби Әтнә районына карый, ул район үзәге Олы Әтнә авылыннан 10 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Җөлби атамасы тарихи чыганакларда шактый урын ала. XVIII гасыр мәгълүматларын
чагылдырган Д.А.Корсаков җыентыгында Иске Җөлби авылында 71 йомышлы татар яшәгән
дип күрсәтелә. Яңа Җөлби (шулай ук Көек, Мәрҗән) дип аталган авылда 130 йомышлы татар
исәпләнгән.
1766 — 1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Иске Җөлби авылы
искә алына. Сәрдә суы ярына утырган бу авылда чукынмаган йомышлы татарлар яшәгән.
Мәчет эшләгән. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, тимерчелек һәм тегермәнчелек белән
шөгыльләнгәннәр. Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Иске Җөлби, Яңа Җөлби,
Комыргуҗа, Олыяз һәм Сасмак авыллары халкы бергә җыелышып Кызыл яр җыены үткәргән.
Ул икенче төрле Җөлби җыены яисә Сасмак җыены дип тә аталган.
Иске Җөлби һәм Яңа Җөлби авыллары Сәрдә суы буена утырганнар. Елга ярлары, әйләнә-
тирә калын урман белән капланган булган. Халык иген игәр өчен басу-кырларны урманнан
чистартып ясаган. Урман байлыгы булган вакытларның истәлеге булып Аю елгасы атамасы
калган. Каенсар күле дә заманасында урман эчендә җәелеп яткан. Кече су елгасы суларын
Краснага илтә. Ул Сәрдә авылы белән ике арада. Күгәрчирмә сулары да Краснага килә. Сулы
елга — Күгәрчирмәнең бер тармагы. Мөхтәр елгасы янында аерым хуҗалык вакытларында
Мөхтәр исемле кешенең җире булган. Мулла, Мөәзин, Солтангол, Корбанай елгалары янында
шул шәхесләрнең җире булган дип уйларга кирәк. Апакай суы да Краснага коя. Атау елгасы
(ярында чишмәсе дә чыга) Краснага кушыла. Краена бассейнында Ташчишмә дип аталган ике
чишмә бар. Сулары таш арасыннан көчле итеп тибеп һәм кайнап чыга. Йомырка болыны
янында Кирәмәт атавы урнашкан.
Авылда Чирмеш чишмәсе һәм Чирмеш зираты билгеле. Мичкә бите дигән тау урман
арасында урнашкан булган. Анда, имеш, марилар торган һәм алар мичкә ясаганнар, аны Әтнә
базарына илтеп сатканнар. Аксакаллар сөйләвенә караганда, авылда чирмеш нәселләре, ягъни
мариларның ислам кабул иткән аерым кешеләре яшәп калган. Халык аларның бабалары мари
булганлыгын хәтерли әле.
Җөри
Теләче районында борынгылыкка китә торган атамаларның берсе Җөри дип әйтсәк, һич тә
ялгыш булмас. Иске Җөри, Яңа Җөри, Алан Җөри авыллары Иске Җөри җирле үзидарә
советына карый.
Атама күп кенә тарихи чыганакларда, аерым алганда, Казан губернасының теркәү
кенәгәләрендә, авыл атамалары исемлекләрендә искә алына. Тарихи Җөри юлы өстендәге
Җөри авылы Казан ханлыгы чоры документларында да очрый. Казан өязенең теркәү
кенәгәсендә (1602 — 1603) Җөри авылында йомышлы татарлар һәм ясаклы чювашлар
(сыйнфый термин) яшәве күрсәтелә. Иске Җөри авылы зиратында Н.И.Воробьев һәм Һарун
Йосыпов XVI йөзнең беренче яртысына караган кабер ташы билгелиләр. Бу ташны археологлар
да күрсәтеп үтә.
Авыл янындагы шәһәрлекнең урлары Мишә суына килеп тоташкан булган. 1955 елда
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институты оештырган экспедиция әгъзалары
бу хәрабәләрне һәм урларны таба алмый. Күрәсең, алар инде җир белән тигезләнгән булгандыр.
Җөри авылларын И.А.Износков болай сурәтли. Кече Шия суы буена утырган Җөри
авылында 269 ир-ат һәм 297 хатын-кыз яшәгән. Авылны Иске Җөри авылыннан күчеп
утыручылар нигезләгән.
Алан-Җөри, Казаклар, Мурза авылы Мишә суы буена утырган. Анда ислам дине тотучы 16
ир-ат һәм 17 хатын-кыз яши.
Яңа Җөри, Кара-Тау, Карачтау авылы Мишә суы буенда. Авылда 112 ир-ат һәм 96 хатын-
кыз исәпләнә. Иске Җөри шулай ук Мишә ярына урнашкан. Анда 278 ир-ат һәм 278 хатын-кыз
көн иткән. Авыл янында, Мишә суы ярында шәһәрлек бар. Монда элек Җөри шәһәре булган.
Тарихи Җөри юлын да искә төшереп китү урынлы булыр. 1898 елгы белешмәдә күрсәтелгәнчә,
Алан-Җөри (Казалар), Иске Җөри, Яңа Җөри авылларында татарлар яшәгән.
Иске Җөри, Яңа Җөри, Урта Саба, Сатыш, Орымширмә, Караширмә, Зур Тиләҗе,
Баландыш, Урта Мишә, Елыш, Югары Шытсу, Түбән Шытсу, Чәбки Саба, Бигәнәй, Казаклар
һәм Теләче авыллары халкы июнь урталарында Мамалай җыены үткәргән (Н.Борһанова).
Авыл аксакаллары хәтерендә калган риваятьләргә караганда, Иске Җөригә XVI йөздә нигез
салынган. Монда иң беренче булып килгән кеше Җөрихан исемле булган. Ләкин ул биредән
күчеп киткән дип сөйлиләр. Монда аның кызы үлеп кала. Бу кабер әле дә булса саклана икән.
Авыл атамалары, күрәсең, тарихи Җөри юлы белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән.
Кече Җөри авылын икенче төрле Карачтау, ә Алан Җөрине Бәләкәй Казаклар, Морзалар,
Тукмак Җөри дип тә йөртәләр.
Бай тавы. Элек бу тау Николай тавы дип йөртелгән. Николай бик бай кеше булган, атлары,
сыерлары, сарыклары һәм этләре күп булган. Аның ишегалды уртасында чишмә дә агып
торган. Йортлары белән янәшә тауда тирән базы булган. Ул баз әле хәзер дә бар икән. Бу кеше
пыяла заводы хуҗасы булган. Бай тавы дип атау, димәк, шуннан калган.
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама