Логотип Казан Утлары
Публицистика

Альберт Хәсәновка 75 яшь


Язучы Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә
Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал
авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен
тәмамлап, берникадәр вакыт шул төбәктәге Кече Салабаш авылы
мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп ала. 1956—1961
елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм
әдәбияты бүлегендә укый. Институтны тәмамлагач, 1961-1969
елларда Лениногорск шәһәрендә әүвәл төбәк газетасы «Ильич
васыятьләре» редакциясендә — әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр
телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге
редакторы булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта аның туган
як табигатенә һәм төбәк кешеләренә багышланган беренче хикәяләре,
очерк язмалары басыла башлый, 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм
җәнлекләр турындагы хикәяләре тупланган «Озын аяк» һәм «Таң йолдызы» исемле ике китабы
дөнья күрә.
Яшь каләм тибрәтүченең иҗади кызыксынуларын эшчеләр тормышына якынайтуны күздә
тотып, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Альберт Хәсәновны 1969 елның
гыйнварында «Татбурнефть» трестының вышкалар монтажлау конторына производство
бүлеге инженеры итеп күчерәләр. Соңга таба ул анда (1976 елга кадәр) партком секретаре
булып эшли, нефтьчеләр тормышын якыннан торып өйрәнә, алдынгы хезмәт коллективлары,
төрле милләт вәкилләре белән аралаша, алар турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды»
кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк
җыентыкларын бастырып чыгара.
1976-1986 елларда А.Хәсәнов Лениногорскидагы «Радиоприбор» заводында гражданнар
оборонасы бүлеген җитәкли, аннары биш ел әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнеп, 1990
елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге
буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.
Ул — ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп
юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага — табигатьне саклауга багышланган.
А.Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет»
дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була, 1995 елдан «Татарстан
Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
А.Хәсәнов — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Каләмдәшебез Альберт Хәсәновны олы юбилее белән тәбрик итәбез, саулык- сәламәтлек,
күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары телибез.