Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мин, Гыйззәтуллина Наилә Кадыйр кызы, 1954 елдаХәлекәй авылында
туганмын. Бүгенге көндә район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе булып эшлим.
Мәктәптә укыган елларымда ук район гәзитендә шигырьләрем чыгарыла иде.
һөнәрем буенча икътисадчы булсам да, әдәбияттан аерылмадым...

Саваплар җыям

Гөнаһ, савапларым күпме:
Санар чак җитеп килә, Ни бәя —
җыйган-кылганым? Көннәр
җилә дә җилә.
Күз-яшь түгеп рәнҗетердәй
Хәлләр кылмадым бугай, Алган
тәрбиям чигеннән Чыкмый
яшәдем болай.
Бәлки, туры әйтүемә
Рәнҗегәндер кем елап,
Кемнең хаклы булганлыгын
Ачыклап бирде еллар.
Яшьлегем, шәплегем белән
Кызурак идем мин.
Хәзер сүрелдем, тик рәхмәт
Ишетердәйне сөйлим.
Авырны әйтмимен авыр
Булганда да үземә, Саваплар
җыяр чак җитте: Чыктым
гомер көзенә.

Яңгыр тама тәрәзәмә
Тәрәзәмә килеп бәрелделәр

Яңгыр тамчылары тып та
тып, Тәгәрәшеп буй-буй аккан сулар

Ирексездән мине
елатты.
Пыяланың тышкы ягын юа

Изге яңгыр, изге саф
сулар,

Эчке яктан — тозлы күз яшьләрем.
Күңелемдә мең төрле уйлар.
Юк, яңгырга рәнҗеп еламыймын.

Җир сусаган —
ява вакытлы,

Буй-буй аккан сулар юллар булып
Агызалар кебек вакытны.

Шул уйлардан эчем пошып китте,

Күңелем торган
икән тулып та,

Яңгырдан соң балкып кояш чыгар,
Югалырлар булган болытлар,

Мин дә таштым
кушылып яңгырларга,

Таралсын дип моңсу
минутлар.


Сиңа шигырь язам
Шигырь язам дигәч сиңа атап,

Аптырап та калдың
бер мәлгә,

«Ни дип язасың, йә, тагы да ныграк

Сөя
башладыңмы соң әллә?
Язмыйча әйт, үземә генә», — диеп

Көлдең, язганда
мин кичләрен.

Бик беләсең килде күңлемдәге
Ярсып ташкан йөрәк хисләрем.

Җиткерә алсам иде
уйларымның

Әйтәлмәгәннәрен тел белән,

Син
масаеп, берчә горурланып

Кабат-кабат укырың
беләм.

Бәхетлемен шигъри юлларыма

Якты образ
тудырганыңа.
Уйда, яннарымда синең булу

Бәхетемне
тулыландыра.
Телем белән күңлемдәген, иң-иң

Әйтмәгәнен
аңлатыр өчен

Табалмадым тәмле, тәңгәл сүзләр,
Язар өчен ярату хисен.
Элек әйткәннәрем гади кебек,

Эзлим матуррак,
яңасын.
Тик үзеңә генә таман сүзне

Каян гына, каян
табыйм соң?!

Үзем уйлыйм: әйдә, кадерлемә

Сүзләр
эзләп үтсен бу гомер.

Табалсам да язмыйм: янсын
һаман

Йөрәгемдә хисле ут-күмер.

Зөлфия Зиннәт кызы Гыйззетдинова 1961 елны Үч-Әсән авылында укытучы
гаиләсендә дөньяга килә. Шигърият дөньясы аны бәләкәй чагыннан ук үзенә
тартып, ымсындырып тора. Хәзерге вакытта ул — Эстәрлебаш район гәзите
редакциясе хезмәткәре.


Ник боектың әле, улым?
Ник боектың әле, улым?

Башкаеңны тоткан кулың.
Саргайттымы әллә йөрәгеңне

Барыр юлың?
Карашларың томаланган, улым,

Нигә әле кинәт кенә
сулдың?

Сискәндереп сизгер күңелеңне

Бүлендеме әллә
җырың?
Ник боектың әле, улым?
Җаның тапмый җайлы урын.
Тәүге тапкыр кулың тапты

Йөрәк турын...
Ник боектың әле, улым?

Иман кайтыр
Үзем — татар, телем — алтын,

Дустым — башкорт, теле
— якын.

Ничек итеп чит итим соң

Үз илемнең урыс
халкын?!
Гомер буе әби-бабам

Кайгы бүлгән мукшы белән.

«Сезгә,
безгә бер Алла» — дип

Йомыш юллап чуаш килгән.

Ата-анам йортыннан да

Өзелмәгән мосафирлар,

Төрле телдә
сүз сөйләнгән,

Яңгыраган милли җырлар.
Нигә әле бүген килеп

Тел аерып, ил бүләләр?

Шул ил
өчен Җәлилләр бит

Аяк үрә дә үлгәннәр.
Явыз Иван коеп түккән

Татар каны тере әле,

Тукайны
тудырган татар

Илен гөлгә төрер әле.

Өмет яна
күкрәгемдә:

Телем матур, телем батыр,

Телебезне
саклый алсак, Илебезгә иман кайтыр.

Иман кайтыр!


Басыйрова Гөлсинә Гали кызы - укытучы. Иҗат итә, укучыларында да
шигърияткә кызыксыну уята,аларның иҗади сәләтләрен үстерә. «Туган якны
өйрәнүчеләр» түгәрәген алып бара.


Укытучы хатирәләре
Чал чәчеңнең бөртекләрен саный-саный,
Кул чукларың җыерчыклы йөзләреңне буйлый-буйлый,
Яшьлегеңдә үткәннәрне уйлый-уйлый,

Бик текемләп,
фотосурәт битләреннән
Күз нурларың кемне эзли?!...
Кулда алсу чәчәк гөлләмәсе..
Тирә-ягым укучылар белән тулы
Мин уртада - йөзем нурлы..
Ә... бу бит минем чыгарылыш сыйныф булды..
Монысы менә бик күптәннән мәртәбәле галим инде ..........
Сүз җәүһәрен эзли-эзли үргә менде..
Һәм... Беренче партада утырганы Инсаф алда!
Летчик хәзер, зәңгәр күкне иңләп оча корыч атта.
Кара, кара, һич үзгәрмәс Нурсиләме?!
Мәктәптә дә менә шулай нур сибә ул.
Нурлар кала, укытучы, изге хезмәт көчеңнән дә
Эзләр булып, якты нурлы хәтирәдәй,
Уйлар кала, буыннарны бәйли алган җепләр кебек...

Мин, Арсланов Гаян Минәхмәт улы, 1938 елны Тәтер-Арслан авылында
дөньяга килгәнмен. Шушында урта мәктәп тәмамлап, Магнитогорскида тау
училищесындаукыдым, Донбасс шахталарында күмер казыдым. Башкортстан
авыл хуҗалыгы институтында белем алып, 1966елны Эстәрлебашрайонының
«Правда» колхозына баш зоотехник булып эшкә кайттым, «Башптицепром»
трестында өлкән зоотехник, Башкортстан кошчылык фабрикасында һәм
«Башнефть»нең авыл хуҗалыгы бүлегендә баш зоотехник булдым.


Котлыйм сине, Казан!
Күңелемдә шигырь туган иде Сине,

Казан, тәү кат күргәч тә.

Тапшырылмый калды әлегәчә

Китми калды хатка
төргәч тә.
Вакыт микән җитенкерәмәде,

Очрашу көттемме тагы да?
Гашыйкларча исәрләнеп, күңел

Һаман булса сине
сагына.
Кабан күлең төшләремә керә,

Кырлай якларына
укталам. Тарихыңны укып,

Сөембикәң Язмышына килеп
тукталам.
Музеена керсәм, Сәйдәшеңнең

Үзен күргән төсле
буламын. Кулымдагы тере чәчәкләрне

Тукай каберенә
куямын.
Әхмәт Ерикәй, Җәүдәт Фәйзи белән

Утырдым мин
берчак табында.
Күпме мәгълүмат бирде алар

Татар язмышлары
хакында.
Державинны татар диде алар,

Суворов та безнең
милләттән. «Өлкән туган» ник аяусыз безне
Чукындырган икән, нилектән?
Һәр гасырда мәшһүрләрең булган...
Ульяновны Ленин иткәнсең.
Җетедән дә җете талантларны

Киң дөньяга күпме
сипкәнсең.
Шигыремне кемнәр укыр икән,

Яздым аны Тукай
телендә.
Гореф-гадәтләрем нәкъ сезнеңчә,

Яшәсәм дә башкорт
илендә.
Өметләрем чынга ашар әле,

Гомер булса, булса исәнлек.
Милләт намусына тап төшермәм,

Ихтыяр көче
миндә җитәрлек.
Котлыйм сине, данлы Казанымны,

Меңъеллыгың
белән, мең кабат Тугры калып татар язмышына,
Яшь бөркетләр тудыр, куй канат!

Башкортстан
Башкортстан, минем

Башкортстан — Күп милләтле, шаян җырлы ул.

Бөркет оя кора
тауларына —

Диңгезгә тиң иген кырлы ул.
Куенында ниләр ятмый аның,

Байлыгының
белмим исәбен.

Калачларын күкрәгемә терәп,
Дусны сыйлар өчен кисәмен.
Балларының тәме тел очында,

Җанга шифа
кымызы — уртласаң.

Сый-хөрмәтле булыр
авызларың,

Һәр милләтен аның хупласаң.
Әй, күңелем, шаян күбәләктәй

Талпынасың —
дәртле чакларың.

Башкортстан, гүзәл
Башкортстан,

Сагындыра Туган якларым.

Мәҗит
К ә р и м о в

1933 елны Турмай авылында туганмын. Эстәрлебаш татар урта мәктәбен,
соңыннан Хәрби диңгез флоты өчен авиация техниклары әзерли торган

училищены тәмамладым. Хезмәтемне Төньяк флотта башладым. Армия
сафында башкарган соңгы вазифам — ПВО системасына караган үзәк
базаларның берсендә бүлек башлыгы.


ГАРИП МӘХМҮТ
ХИКӘЯ
Ниһаять, Киев!
Без, Хәрби диңгез авиациясе техник училищесына китеп баручы утыздан артык
курсантлыкка кандидат яшь егет, әлеге тукталышны зур түземсезлек белән көтеп
алдык. Сон, ни генә димә, Киев Киев инде ул — рус шәһәрләренең анасы — шәһәрдә
йөреп, тарих дәресләреннән, әдәби әсәрләрдән билгеле җирләрдә булып, аларны үз
күзебез белән күреп, кулларыбыз белән капшап карарга иде исәбебез, әмма алай
булып чыкмады: без бара торган училище урнашкан Новгород — Волынский шәһәре
аша китә торган поезд сәгать ярымнан кузгала икән, һәм юл буе корган планнар
үзеннән-үзе юкка чыкты. Берни дә эшли алмыйсың: билетларны компостировать
иттек тә...
Әйе, азрак вакыт бар иде әле, һәм вокзал тирәсен булса да караштырып керергә
булдык.
Киевта безне аптырашта калдырганы вокзалда аяксыз да кулсыз гарип- горабаның
күплеге булды. Чынлап та, бихисап иде алар — барысы да гамәлдә урта яшьләрдәге
ир-ат, әмма юк-юк та араларында хатын-кызлар да күренгәли — поезд көтү залының
бер почмагын тоташы белән алар басып алган. Мескеннәрне озата баручылар да
шунда ук. Күренеп тора, соңгылары әлеге халыкның һәрвакыт үзләренең күз алдында
булуын тели, алай гынамы соң, үз теләкләренең һичшиксез үтәлүен зур уяулык һәм
зирәклек белән күзәтә.
Бәдрәф тә әлеге халык белән тулы иде, әйе, күпчелек инвалидлар. Каршымда гына
шуларның берсе, утыз белән кырык арасындагы әзмәвердәй иркәй миңа арты белән
баскан да, кече йомышын үтәп маташа, ә янында...
Әйе, аптырап киттем — хатын-кыз. Башта аңламадым әле, теге лилипут
хатыннарның берсе микән дип торам — буйга кып-кыска, аннан гына күзләрем дүрт
булды: әлеге апа аяксыз иде — тезләреннән чак кына астанрак киселгән ике аягына
да ниндидер калын күн капчыкка охшаш әйбер кигән, җитмәсә уң күзе кара чүпрәк
белән капланган.
— Ипләп, Мәхмүт, ипләп, китер, каптырам, — диде хатынкай безнең күрше авыл
мишәрләренә генә хас йомшак тавыш белән. Әйе, саф татарча эндәште ул, әмма аңа
һич тә аптырамадым — кайда гына юк ул безнең халык, татар белән дөнья тулы. Шул
мәлне иркәй эшен бетереп безгә табан борылды һәм мин коелдым да төштем,
күзләрем янә дүрт булды: абзыйнын ике кулы да терсәктән өстә киселгән, ул кулсыз
иде. Әйе, ике кулы да юк... «Мәхмүт, — диде бит әлеге хатын, — Мәхмүт...»
Шунда ук яшьтәшем Вилнен атасы, әле булса авылдашларым гел алама яктан искә
алган Мәхмүт абзый искә килеп төште. Ул да безнен әтиләр кебек сугыштан
кайтмады, хәбәрсез югалды. Малайлары нәкъ безнен сыман эт типкесендә үсте,
әниләре исә, Мәхмүт абзыйнын хатыны була инде, сугыш беткәч икесен дә балалар
йортына тапшырды да, Эстәрлетамак иркәенә кияүгә чыкты. Кече малае кайдадыр,
анысынын язмышын белмим. Вилне исә җидене бетергәч тә ФЗОга җибәрделәр.
Балалар йортындагыларнын бик азына гына тәти иде бит ул мәлне белем алуны дәвам
итү бәхете, аларнын сәләтлеләренә генә сигезгә барырга рөхсәт иттеләр. Ә Вил...
Беләм мин аны, дүрт классны бергә бетердек — укуга да, эшкә дә ялкау иде. Ут
күршеләре Нәҗми бабай анын турында: «Тач атасы, суйган да каплаган, шулкадәр
охшамаса...» — дип кенә җибәрә иде.
Әйе, бу абзый, таныдым мин аны, чынлап та — Мәхмүт Губкин иде. Губкин дип
ни. Анысы кушаматы була инде. Абзыкайнын чын фамилиясе Латыйпов иде.
Безнен авыл артык зур түгел: көнчыгыштан көнбатышка табан беткәнче чакрым
ярымга сузылган бердәнбер, кин генә урам буйлап ике яклап тезелгән, күбесенен
башы салам белән ябылган эреле-ваклы өйләр. Йортлар иркен, алар аерым
хуҗалыкнын барлык хаҗәтләрен тулысынча канәгатьләндерерлек итеп төзелгән —
биредә мал абзары, келәт, бәрәнге базы гына түгел, арба-чана, «карандас»-«фурман»,
сука-сабан һәм башка авыл хуҗалыгы инвентарен, тормыш кирәк-яракларынын
барысын да куеп була — урын җитәрлек. Бик күпләренен түрендә дүрт-биш баштан
да ким булмаган кышлау умарталары утырган җиләк-җимеш бакчалары да бар. Әйе,
салам абзар-кура, өй кыекларын ябу өчен ин кулай, ин арзан, кин кулланыла торган
материал, әмма авылда сирәк кенә калай түбәле өйләр дә очрый. Ихаталарнын
күпчелеге читәннән, таш коймалар да бар, тик бөтенләй ихатасыз утырган өйләр дә
юк түгел. Алай гынамы сон... Мәсәлән, ире тәүге герман сугышыннан кайта алмый,
кайдадыр ятып калган Гайнижиһан әбиләрнен бәдрәфләре дә юк: өйдән ерак түгел
генә утырган, ата-бабадан калган таш чиннек һәм вәссәлам! Ин кызганычы шул:
андыйлар бер ул гына түгел.
Ә авылыбыз матур, барыбер матур, каршыдагы Тимер тау башыннан караганда
уч төбендәге кебек күренеп тора, ике яклап урам буйлап үскән агачлар арасында
утыра ул. Ә Латыйп карт тыкрыгындагы карт карама үзенә бертөрле ямь биреп тора.
Юан ул, ифрат юан. Без, түбән оч малайлары, үзебез үлчәп караганыбыз бар: аны
кочаклар өчен биш малай кирәк. Бераз бушрак була, әмма күп түгел. Ә дүртебезнен
генә колачы җитми.
Мәхмүт абзыйнын дөньясын һич кенә дә түм-түгәрәк, бөтен яктан да
килешкәннәр рәтенә куярлык түгел иде: читәннән үргән ихата, каралты-кура —
барысы да салам башлы. Ә урам капкасы бөтенләй юк — шулай калган минем хәтердә
Мәхмүт абзый Губкиннын йорты. Анысы дөрес, авылда һәммәсе дә син теләгәнчә
генә бармый, беренчедән, мохтаҗлык зур — әле тегесе кирәк, әле монысы җитешми,
берсен рәтләсән, икенчесе кыйшая башлый. Йорт хуҗасы нәрсәнедер бастырып
куярга өлгерми, якында гына нидер авып төшә. Аннан сон тагын шунысы да бар бит
әле — колхоз. Хәзер авылда беркем дә үзенә үзе хуҗа түгел, материаль ягы да
чамалы...
Тирә-якта урман күп ул күплеккә, анда йөзәр ел утырган агачлар бихисап, өчәр
гасыр яшәгән имәннәр очрый. Әмма... Хөкүмәтнеке бит ул, каравылчылар — яман
усаллар...
Мин белеп бетермим инде, өлкәннәр сөйли: Латыйповлар нәселләре белән
иренчәк, үшән, гомумән, эшкә йомшак булганнар. Эшләргә көрсенеп, ашарга
юксынып көн иткәннәр, җирләрен, хәзергәчә әйтсәк, күршеләренә арендага
биргәннәр дә, үзләре урак күтәреп, «баяр» игенен урырга йөргәннәр. Әмма яна
властьны бик хуплап, кушкуллап, яратып каршы алган алар. Егерменче елны авыл
буйлап өй борынча тентү ясап, халыкнын кышкылыкка дигән игенен генә түгел,
чәчүлеккә дигәнен дә кырып-себереп талап йөргәннәр. Питердән килгән бәндәләрнен
беренче ярдәмчесе Мәхмүт Губкиннын атасы Хәҗекәй Латыйпов булган. Халык,
халык сөйли, ә ул бит инде булмаганны сөйләми. Чынлап та шул чама булган —
егерме беренче елгы, авыл халкынын яртысын теге дөньяга озаткан ачлыкнын нигез
ташын салучыларнын берсе ул булган.
«Алма агачыннан ерак төшми», — дигән борынгылар. Тормыш исбатлаган хак сүз
— Губкин да атасыннан ерак китмәгән. Мин бик белеп бетермим инде, картәнием
мәрхүмә сөйли торган иде. Имеш, авыл байларын пыран- заран китереп, талап
йөргәннәр арасында күптән үсеп буй җиткергән, гаилә корган кече Латыйпов та
буталып маташкан. Бүген колхоз «кәнсәләре» урнашкан өйнен хуҗасы Рәхим
Гәрәйне сөргенгә сөргәннәр. Ә гаиләсен, бер әйбер дә бирмичә, Иглин ягына,
«Красный ключ» дигән төбәккә озатканнар, мөлкәтен исә шул тирәдә чуалган җыен
әтрәк-әләм, бушбугаз үзара бүлешкән. Губкинга да тигән, аны да онытмаганнар,
сарык түшкәләре генә дә биш-алты данә эләккән ана.
Безнен әти колхозга бик сон, ин азаккыларнын берсе булып керде. Үз дөньясы
белән яшисе килде анын. Ел да чирәм ачты, тары чәчте, әмма барыбер ул дигәнчә
барып чыкмады — быел сөргән җирен икенче елга бирмиләр иде... Ә «налог» дигән
әйбернен чуты юк иде.
Бүгенгедәй хәтеремдә... Белмим, әти җыйган унышын хөкүмәткә тапшырып
бетергәндерме, күрше-күлән колхозчыларнын берсенә кертеп яшергәнме, әйтә
алмыйм, әмма араларында Губкин белән анын сынары, югары оч Тимербай да булган,
авылнын ин алдынгы, ин актив кешеләреннән торган комиссия килгәндә безнен
буралар буш булып, анда җилләр исеп тора иде. Ин нык кычкырганы Тимербай, ин
әшәке сүгенгәне Губкин булды. Өнәми иде авыл халкы, Тимербайны да, Губкинны
да яратмады, хәтта бала- чагаларны да әллә нинди әкияттәге җен-пәри белән түгел,
әлеге ике мәлгунь белән куркыталар иде. Киреләнеп, көйсезләнеп маташкан
кечкенәләргә: «Әнә Тимербай килә», — дисәләр, шым булалар иде бахыркайлар, ә
инде ул чакны «Губкин» сүзен ишетсәләр, бөтенләй сәке астына кереп качарга
әзерләр иде.
Алай да Губкиннын бер килешкән ягы бар иде: анын кебек оста, монлы һәм дәртле
итеп гармун уйнаган кеше авылда гына түгел, бөтен районда да булмагандыр. Чынлап
менә: җәй көне кич белән капка төбенә чыгып утыра да, тальянкасын тартып җибәрә,
малай. Юк, без, үсеп килгән бала-чага гына түгел, мөгаен, галәм үзе, әйләнә-тирә,
ялан-болын, хәтта бакчадагы: «Аллага шөкер, көз үтте, эссе бетте, тын алулары
җинеләйде» дип шатланган шомырт-чияләр, урамда үскән сылу каен кызлары, акация
агачларына кадәр дөньяларын онытып аны тынлаганнардыр, ә инде дәртләре
эчләренә сыймый тышка бәреп чыккан яшь-җилкенчәк турында сөйләп торасы да юк
— Мәхмүт абыйларынын гармун күтәреп урамга чыгуы була, аны әлеге егетләр, яна
чабата кигән чибәр кызлар уратып та ала.
Әле генә үзәкләргә үтеп керер, бөтен күрше-күләннен ушын алырдай «Җирән
кашка», «Таштугай» көйләрен сыздырган Губкин, билгеле, яшьләр теләген кире кага
алмый, бию көенә күчә: «Бас, кызым, Әпипә, син басмасан, мин басам...» Анын
тирәсендә әлеге үзләренчә-барынча киенеп-ясанып алган, матурлыклары белән хур
кызларыннан калышмаган кызлар, типсә тимер өзәрлек, ялкын кебек җитез, учына
алып кысса, комнан су чыгара торган егетләр бөтерелә башлый. Аннан сонмы? Аннан
сон — сугыш... Хәзер ул егетләрнен күбесе юк инде — кайтса, шул уннан бере генә
әйләнеп кайта алгандыр. Аларнын да күбесе яралы, кемдер чатан калса, кемнендер
кулы чулак. Алар гынамы сон? Кызлар... Теге кич саен дөньяга сыймый тыпыр-
тыпыр биегән хур кызларын да озаттылар фронтка. Юк, барсын да түгел, кайберләрен
генә алдылар. Әмма ул мескеннәрнен дә байтагы кайта алмады — кемнәрдер хәбәрсез
югалса, кемнәрдер кичләрен уенга чыга торган Энекәй тугайларыннан еракта ятып
калды.
Әйе, сугыш беткәч, Мәхмүт Латыйпов хакында «хәбәрсез югалды» дигән язу
килде. Юк икән, югалмаган Губкин абзый, менә, әллә кем түгел, үзе минем алда
басып тора, чынлап та ул, яшьтәшем Вилнен әтисе.
Мин, билгеле, ана таба атладым һәм исәнләшергә кул сузып: «Исәнме, Губкин
абзый», — дип ычкындыра яздым, чак-чак тыелып калдым.
Анын белән элек тә шул чама исәнләшкәнем бар иде инде. Мәнге онытасым юк:
искә төшкән саен колагым авырта башлый.
Мәхмүт абзыйны үзе булмаганда исеме белән атаучы юк иде: Губкин да Губкин.
Билләһи, шулай! Без балаларны олыларны ихтирам итәргә, алар белән беренче булып
исәнләшергә өйрәтәләр иде ул чакта. Балачак балачак бит инде... Юк, укырга
төшмәгән идем әле ул мәлне — урамда каршыга килгән күрше абый белән башлап
исәнләштем. Авыл җирендә «сез-без» юк инде, барсы да бер-берсенә «син»дип
эндәшә, мин дә шулай: «Исәнме, Губкин абзый», — дидем, ә абзый исә мине
эләктереп алды да, колагымны борырга тотынды. Урамда булды бу хәл — ул
боргалый, мин кычкырам, колак бит ул нык авырта, түзәр әмәл юк, ә күршебез
сүгенүен белә: «Күрсәтермен мин сина Губкинны», — дип җикеренә, җитмәсә, әти
белән әнигә тел тидерә: «Бала үстергәннәр, тәрбия бирә белмәгәннәр», — ди. Әл дә
каршы як Мәрфуга әби килеп чыкты, аралап алды. Куркып тормады тегеннән:
«Бигрәк оятсыз икәнсен, Мәхмүт улым, — диде, — бала белән бала булмасан».
Әйе, бу юлы анын белән кул бирешеп күрешеп булмый...
— Бәтәч, Мәхмүт абзый! Сез бит бу, исәнмесез?
Татарчалап инде, татарчалап. Таныды мине, каршыда кем басып торганына тиз
төшенде.
— Кара әле, улым, син Әнвәр малае Зөфәр бит! Әй... Ходайнын рәхмәте! Вәт, әй,
әзмәвердәй егет булган.
Чынлап та шулай ди, билләһи, шулай — Ходайны исенә төшерә, кайчандыр
утызынчы еллар уртасында чатан Нәкый белән парлашып авылыбыз мәчетенен
манарасын кисеп йөргән бәндә димәссен үзен.
Абзыкай исә дәвам итә, очрашу шатлыгы йөзенә чыккан, үзе сөйли, һаман тәмле
телләнә:
— Тфү, тфү, күз тимәсен, Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын үзенне, сугыш
гарасатын күрергә язмасын.
Киттек инде шуннан сөйләшеп, теге патшалар җәяү йөри торган җирдән чыгып
поезд көтү залынын бер почмагына, башка гарип-горабалардан читкәрәк барып
утырдык. Татарча сөйләшәбез, күбрәк Губкин сөйли, кайчак ана Фәүзия апа кушыла.
— Минем хәлләр шулайга әйләнеп китте, улым. Менә бит, хәтта сине кочаклап,
чәченнән, арканнан сыйпап сөя дә алмыйм. Кырык икенче елдан бирле шулай
җәфаланам. Фәүзия апаңа рәхмәт, — Мәхмүт абзый күзе белән безнең янда утырган
әлеге аяксыз хатынга күрсәтте, — ул бу дөньяда минем бердәнбер таянычым.
Таянычым гына түгел, куанычым. Икебез бер көндә, бер җирдә, бер сәгатьтә шундый
хәлдә калдык...
Шулай икән шул, Фәүзия апа санитарка булган, Мәхмүт абзыйның яраларын
бәйләгән дә, икенче кеше янына ашыккан, аннан өченчегә... Әмма шул акланда үзе дә
аяксыз калган.
— Ярый, Зөфәр улым, без — без инде ул, безгә хәзер беркем дә, берничек тә
ярдәм итә алмый, сөйлә, авылда ниләр бар? Сугыштан кемнәр исән- сау әйләнеп
кайтты? Әле ни хәлләр булып ята? — Билгеле, тәүге сорау балалары, хатыны турында
булды. Сөйләдем барын да, түкми-чәчми җиткердем абзыйга.
— Исән-имин кайтучылар өлкән яшьтәгеләр, әлеге шул тылда, обоз- кухня
тирәсендә чуалганнар гына. Алар барсы да баеп кайтты сугыштан
— ат арбасына чак-чак сыя иде аларның ганимәт-яу маллары. Ә колхоз рәисе
Фәттаховның исә кып-кызыл төскә буялган ике тәгәрмәчле матае да бар иде —
ялтырап, күз явын алып тора, андый нәрсә ул мәлне бөтен районда юк иде. Олы бер
штабта ашнакчы булган Фәттахов зур командирларның тамагын туйдырган. Ә
калганнар? Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз дигәндәй, җыен гарип-гораба — инвалидлар,
ә герман сугышы беткәнче көнчыгышта утырган якташлар исән-сау кайтты, японга
каршы сугыш корбаннары арасында безнең авылдашлар булмады — анысы хак, кем
әйтмешли, Ходай саклаган. Авыл хәлләреме? Анысы билгеле инде: авылның дөньясы
— кәкре-бөкре мөрҗәсе, халыкның күпчелеге ач-ялангач яшәде...
Мин сөйләдем, Губкин абзый йотлыгып тыңлады. Ә нәрсә сөйләргә? Шул инде
— әлеге дә баягы карт шайтанның таягы, кара сыер аягы — начар, бик начар иде авыл
тормышы, начар яшәде гади колхозчылар, ә аталары, гәзитләрдә язылганча, канлы
сугышларда Туган ил өчен башын салган яугирләрнең гаиләләренә, аларның ярты
ятим сабыйларына икеләтә авыр булды.
Губкин абзый олы малаена Вил исемен Ленин бабай хөрмәтенә кушкан
— Владимир Ильич Ленин. Әмма аның Виле дә нәкъ безнең кебек нужаны күп
ашады, әнисе аны ташлап кияүгә киткәч, безгә караганда да авыррак булгандыр әле
аңа...
Мәхмүт абзыйга мин дә сораулар бирдем. Шул инде — гадәти сораулар: кайда,
кайчан, ничек? Яшермәде, мескен, барсын да ачыктан- ачык сөйләде: пленда булган
ул, әсирлеккә яралы көенә эләккән. Әллә бәхетләренә, әллә бәхетсезлекләренә каршы
румыннар кул астына эләккәннәр, шуңа күрә ул да, Фәүзия апа да исән калганнар,
югыйсә германнар җирдә аунап яткан, ярдәмгә мохтаҗ сугышчылар белән бик
тәкәллефләнеп тормаганнар — тотканнар да сүзне автомат иптәшкә бирә торган
булганнар.
Соңыннан, үзебезнекеләр әсирлектән азат иткәч, Киевтан утыз-кырык чакрым
гына бер аулак җирдә урнашкан гарипләр йортында очрашкан бу икәү.
— Башта чыдарлык иде, — диде алар икесе бер авыздан. — Тирә- якта урман,
эргәдә генә инеш агып ята. Тимер юл да ерак түгел, якында гына станция. Кулыннан
килгәннәр анда еш булды, ә инде электричка вагоннарына менә алган сукыр-букыр,
аксак-туксаклар исә үзләренең яшәү урыннарыннан еракка ук китеп, күрә алганы
дөнья карап, күрә алмаган дөм сукырлар — үзләрен күрсәтеп, теләнеп-хәер сорашып
йөрделәр. Булды, булды, андыйлар да күп иде. Ләкин безнең халыкның алай йөрүе,
әдәпсез кылануы кемгәдер ошамады. Сон, шулкадәр инвалидның совет шәһәрләре
урамнарын пычратып йөрүе кемгә ошасын. Өстәгеләр әллә кайда түгел, Мәскәүне,
халыкка күренеп торган совет чынбарлыгын әлеге мәхлуклардан тазартырга
булганнар. Безнен халык арасында шундыйрак сүз йөри.
— Шулай, туганкаем, — монысы инде Фәүзия апа, — хәзер безне яна җиргә,
имеш, бөтен яктан да килешкән, яшәү өчен барлык шартлар да булдырылган приютка
күчерәләр. Тик шунысы — ул, безнен ишеләр өчен махсус төзелгән оҗмах, бер күл
эчендә утрауда дип сөйлиләр.
Анын сүзен янә Мәхмүт абзый куәтләде.
— Чынлап та шулай, Зөфәр улым, бездән котылырга тырышалар — ату аларны.
Ату, ничу кайда эләксә шунда дөнья пычратып йөрергә! Шулай, майт якасын, бәхетле
совет халкынын күнеленә тап төшереп буталмасыннар аяк астында. Шундыйрак
безнен эшләр, тора-бара нишләр, безне куып йөрткән ачы язмыш кайдан һәм кайчан
килеп тагын тешләр. Өтөрмә дип, алай ук булмас та, бәлки, әмма анда безне көткән
нәрсә һич оҗмах түгел. Ярый, хәерлегә булсын инде, хәерлегә, тәкъдирдә хикмәт,
тәкъдирдә, ләүхелмәхфүздә шулай язылгандыр...
Шул арада ыспай гына киенгән бер абый микрофон аша команда бирде:
— На посадку!
Әлеге Аллаһ каргаган, язмыш тарафыннан җәберләнгәннәр командасы бердәм
хәрәкәткә килде, барсы да перронга чыгу ягына юл тотты. Үзләре йөри алмаганнар
— коляскада, сукырларны күзлеләр җитәкләгән.
Мәхмүт абзый да хушлашырга ашыкты:
— Ярый, улым, исән бул. Берүк безнен көнгә калырга язмасын. Аллаһыдан шуны
сора, үзеннен генә түгел, балаларыннын балаларына безнен көнгә төшәргә язмасын.
Үтенечем шул: авылга кайтып: «Мәхмүт мөртәтне күрдем, фәлән-төгән», — дип
сөйләнеп йөрмә. Мин бөтен кардәш-ыру, агай-эне өчен генә түгел, мине белгән
таныш-белешләр өчен дә хәбәрсез югалган кеше. Шулай да, кара әле, Зөфәр...
Ул, сүзен әйтеп бетермәстән, әлеге аяксыз хатынга борылды: «Фәүзия, нит әле,
минем орденны сүтеп алып, бу егеткә бир әле, төсем итеп саклар. Чур, түлке, ни,
Зөфәр, барсы да сөйләшкәнчә — мин биргәнне беркемгә дә әйтмисен, бу дөнья өчен
мин юк, хәбәрсез югалган бер бәндә».
— Кит әле, Мәхмүт абзый! Мина нигә ул кеше ордены? Үзен тагып йөре, «Кызыл
Йолдыз»ны бит күзен матур, буен зифа булган өчен генә бирмиләр...
— Ал, ал, Зөфәр туган, мина анын бер кирәге дә юк, ал, әйттем бит инде,
истәлегем булыр...


Лилия
Сабитова

1964 елны Хәлекәй авылында туганмын. Башкорт дәүләт университетының
филология факультетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым.
1990 елдан Эстәрлебаш башлангыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен
укытам.
Назламадың мине, быелгы яз...
Ашыгамын...
Әллә күрмәдем дә
Агачларның яфрак ярганын.
Бу язда мин башка язлар кебек
Бозларны да озата алмадым.
Бу язда мин һич тә исермәдем
Яшел яфракларның исенә.
Сокланмадым матур чәчәкләргә,

Сискәнмәдем сөю хисеннән.
Күрмәгәндәй булдым каеннарны.
Нигә күңелем шулай ваемсыз?
Әллә үзем, әллә тормыш шундый:
Көннәр үтә, ләкин — җыр-моңсыз.
Нигә тетрәтмәдең йөрәгемне,
Күңелемә нигә кермәдең?
Гүзәл язым, ә бит килгәнсең дә,

Нигә инде мине күрмәдең?
Күзем текәп бары киләчәккә,
Имеш, килер бәхтем ягына,

Ашыкканмын, үткәнмен мин
шулай

Күз дә салмый бәхет языма.


* * *
Сиңа һаман барып җитәлгән юк

(Поездларны күпме озаттым).
Сөюемне йөрәгемә җыеп,

«Кайтыр!» диеп күңел юаттым.
Мәхәббәтнең олы тылсымын мин
Ераклыклар аша татыдым.
Ерактасың, әмма йөрәктәсең:
Син — кадерлем, син — иң якыным.


Рәис
Байгилдин

Мин Елембәт авылында дөньяга килгәнмен. 1965 елда урта мәктәп
тәмамладым. БДУнын филология факультетында укып йөргәндә шигырь язу
белән мавыгып киттем. Әлеге көндә Эстәрлебашта гомер итәм.


Татар кызына
Сәхнәләрдә күрсәм татар кызын,

Биегәнен милли
киемдә,

Йөгреп менеп, кызның пары булып,

Әй, биисем
килә минем дә.
Нинди гүзәлсең син, татар кызы,

Кисәң әгәр милли
киемең.
Тыйнаклык һәм сөйкемлелек синдә,

Аккош йөзүләре —
йөрүең.
Нинди генә егет гашыйк булмас,

Син йөрергә чыксаң,
аппагым, Озын итеп үреп толымнарың,

Башкаеңа киеп
калфагың.
И, замана! Сәхнәләрдә генә
Калды бары милли матурлык.
Милли кием киеп йөрер өчен

Кирәк инде хәзер
батырлык.
Хәзер инде кызлар гүзәллекне,

Күрсәтәләр шәрә
ботларда.
Мини итәк, ачык түшле кофта,

Чалбар кисә — ертык
артларда.
Аңласаңчы, сылу татар кызы,
Тиз биздерә мондый «матурлык».
Милли кием ки дә, чык урамга,

Күрсәт, кызым, күрсәт
батырлык!


Гаяз
Үлә е в

Гаяз Фәрвәж улы Үләев 1940 елны Эстәрлетамак педагогия институтын
тәмамлый. Эстәрлебаш районы, Эстәрлетамак шәһәре мәктәпләрендә төрле
педагогик вазифалар башкара.
Язмыш микән иркәләде...
Язмыш микән иркәләде —
Шактый сәер яшәлде: Акыл
яшьләй иртәләде; Картайгач,
дәрт яшәрде...
Тел төбендә мәңге саклыйм
Балтырган ашы тәмен.
Тик нигәдер тансыкламыйм —
Чымырдап китә тәнем!
Дубленка киеп утырган —
«Жигули» йөртә бабай.
Балачактан карап тора... Киндер
ыштанлы малай...
Кечкенәмен — төпчек кенә,
(Көчкә җирдән күренәм!)
Өметем зур киләчәккә —
Бөеклеккә үреләм!
Кайчак үзем баласыман —
Бераз масаю тоям:
Хатын меңнәр арасыннан
Мине ич сайлап куйган!
Ышанам, ул башкаларны
Әле дә теләмәстер.
«Ошамый», — дип, балалар да «Яшь
әти» эзләмәстер!
Мин — нәкъ ямьсез тышлы китап,
Башта күз дә салмыйлар.
Ике битем укысалар,
Күзне ала алмыйлар.
Йончысам да, картаймадым,
Тик алга барам әле.
Заман начар дип зарланмыйм, Яңа
юл ярам әле!
Шигърият юлында йөрим —
Шигырь моңында эрим...
Ходай Тәгалә татарын
Бигрәк тә яраткан бит!
Бар дөньяга ямь булсын дип
Җир буйлап тараткан бит!
Ай кызы
Татар җирдә генә
түгел, Җиһанда да бар
икән! Айның көянтә-
чиләкле Кызы да...
татар икән!
Арыдым... арганнардан
Арыдым... арганнардан,
Тумый картайганнардан. Ир
уртасына җитеп тә, Бәлигъ
булмаганнардан.
Арыдым... зар-елаулардан,
Булдыксыз булулардан.
Атай тапканны таратып,
Ыштансыз калулардан.
Арыдым шапрынулардан,
Данга табынулардан.
Алга карап, артка барып
Ялган куанулардан.
Оялам... оялмаулардан,
Уяна алмаулардан.
Яныр-янмас пыскып ятып,
Кабына алмаулардан.
Арыйм... кешегә баз казып
Арый алмаганнардан.
Күрше уңышына көеп,
Күмергә калганнардан!..
Әйдүк, көткәйнек
Әйдүк, әйдүк! — дип татарча Әти
кодага дәшә.
«Йәй үк көткәйнек!» — тип, әсәй,
Кунак менән һөйләшә.
Татар әти, башкорт әни «Алып
кайтканнар» мине.
Кем булырга тейеш һуң мин —
Аңлаталһындар ине!
Туганмым башкорт илендә, Мин
— башкорт татарымын. Өйләндем
мишәр кызына — Кем булыр
балаларым!?
«Башлы татар!» — дип шаярта
Беренче улым — Касыйм.
«Я не татар!» — дип шапырта
Кече оныгым — Максим...

Хәлимә
Назарова

Хәлимә Мәҗит кызы Назарова Тәтер-Арслан авылында туа. 1953 елны
мәктәпне тәмамлап, шушында ук немец телен укыта башлый. Читтән торып
Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Эстәрлебашта 1959
елдан бирле яши. Беренче урта мәктәптә, аннары 107нче авыл профессиональ-
техникучилищесында лаборант булып эшли.
Аулак өй
Аулак өйдә яшьләр кич утыра, Шәл
бәйлиләр, мамык эрлиләр. Сәке
уртасында чепи лампа, Тирәсендә
кызлар җырлыйлар.
Өлгер кулларына күз иярми, Күз
артыннан күзләр тезәләр. Әче
хәсрәтләрен эчкә йотып Бөтен
авырлыкка түзәләр.
Аулак өйдә бары ике егет: Берсе
кулсыз, берсе аяксыз. Аяксызы
гармун алып килгән, Йөри алмаса
да таяксыз.
Ут эченнән алар шулай кайткан,
Шинельләрдә дары исләре,
Яралары әрнеп сызласа да,
Сүрелмәгән йөрәк хисләре.
Сыңар куллы егет аяксызга:
— Уйна, — диде, — дәртле
көйләрне, — Утырмагыз боек, биеп
калыйк, Дер селкетеп шомлы
өйләрне.
Үзе биеп китте оча-куна, Берчә
чүгеп, берчә калкынып, Ул
кызларны биергә чакырды,
Тыпырдатып басып, талпынып.
Гармун уйный дәртле бию көен,
Күпме биеп аяк талмады.
Җылы хисләр тулды күңелләргә,
Кайгыларга урын калмады.
Менә шулай, ул чак аулак өйләр
Җырлатты да безне, уйнатты.
Яшәү көче биреп йөрәкләргә, Өмет
чаткылары уятты!