Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Зиязетдинов Рәфис Минегали улы 1952 елның Кече Бузат авылында туган.
1978 елны БДУның тарих факультетын тәмамлап, туган районында завуч,
мәктәп директоры булып эшли. 1980 елдан хәзерге көнгә кадәр Башкорт дәүләт
аграр университетында: ассистент, өлкән укытучы, доцент, тарих һәм
мәдәният белеме кафедрасы мөдире, мәгълүмат технологияләре һәм идарә итү
факультеты деканы.
Тарих фәннәре докторы. 150ләп фәнни хезмәт авторы.


Казаным
Туган җирем булмаса да:
«Казаным!» — дип сөйлимен.
Сиңа булган сөюемне

Җырга салып көйлимен.
Кушымта:
Казаныма мин барамын
Хаҗларга барган кебек!
Әнисенең кочагына
Йөгергән бала кебек.
Йөзе дә — Син, йөзеге дә
Гүзәл татар җиренең!
Ае да — Син, Кояшы да
Горур татар иленең!
Күп гасырлык тарихың бар —
Бабамнарның мирасы!
Шәһәрләрнең шәһәре син —
Бар татарның кыйбласы!
Сөембикә манараңнан
Яңгырый моңлы азан...
Тагын мең ел яшә, Казан!
Мәңгегә яшә, Казан!!!


Казаннарга барам әле
Татар өчен изге төбәк

Казан диеп атала.

Еракларда яшәсәм дә,

Күңел аңа уктала.
Кушымта:
Горурлыгым да син, Казан,
Терәгем дә син, Казан.

Исемең үк сафландыра,

Әйтерсең лә ул азан.
Казаннарга барыйм әле
Җаннарым сихәтләнсен.
Күреп халкымның мирасын,
Йөрәгем ләззәтләнсен.
Бирешмәдең, Казанкаем
Укларга, сөңгеләргә.
Җирләреңне күмәр идем
Чәчкәләргә, гөлләргә.


Эстәрлебаш якларыXVIII
Җирнең асыл ноктасы
Эстәрлебаш исемле.
Шул якларга ашкындыра —
Әллә соң син тылсымлы?
Кушымта:
Урманнарыңда чияләр
Килче, килче, дияләр.
Син кабызган гыйшык утын
Әллә инде беләләр?
Кайтыйм әле, күрим әле
Эстәрлебаш якларын.
Күңелемнән җуйыйм әле
Сагыну газапларын.
Туган ягым әни кебек
Изге дә, кадерле дә.
Мәхәббәтем шуңа көчле,
Сүнми дә, сүрелми дә.


Укыйбыз сиңа дога
Фән Вәлиәхмәтовка
Сандугачларга тиңләрлек
Моңнар иясе бит син.
Халкымның иҗат күгендә
Йолдыз булып балкыйсың.
Төрки илләрендә син үз,
Татар телле булганга.
Уфа-Казан якыная
Фәннәребез булганга.
Өздер әле тальяныңда
Һәйкәлгә тиң җырларны.
Халкым сусаган көйләргә
Күмдер әле җиһанны.
Моң ургылган йөрәгеңнән
Җырлар чишмәдәй ага.
Гомер теләп, саулык теләп
Укыйбыз сиңа дога.


Мин, Ибраһимова Фәнирә Габделхәй кызы, 1956 елда Тәтер-Арслан авылында
туганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, БДУның филология факультетында белем
алдым. Юнәлтмә белән Благоваррайонына килеп, озак еллар шунда укытучы булып
эшләдем.
Европада татар җыры
Мәңгелек җәй илен сискәндереп,
Гүзәл бер сер булып дөньяга,
Татар гына җырлар, татар гына сөйләр,
Татар гына көйләр моң ага.
Тальян сыздыруын чит аһәңнең
Алыштыра алмас йөз, меңе.
Исең китәр: бер уч кассетага

Сыеп беткән татар күңеле.
Сайлап кына көйгә сүз тезелгән,
Һәр тибешен тоеп йөрәкнең.
Шулай язган: күңелләрне айкар

Җыры-моңы булган милләт мин.
Татар җырлый үзәкләрне өзеп,
Татар җырлый җанны эретеп,
Татар җырлый биетерлек итеп
Кыйтгаларның барын бер итеп.
Гибралтардан «Сарман буйкайлары»н
Ялгыз ай да тыңлый үрелеп.
Без китәрбез. Татар җырын сагынып
Кипарислар елар түгелеп.


Борынгы кунак
Ышанмаган, әйдә, ышанмасын,

Ышанганнар, тыңлап карагыз.
Безгә кунак булып килгән, имеш,

Борынгы бер ерак бабабыз.
Әйткән, имеш, сезне күрер өчен

Сайладым, дип, юлның авырын.

Бик күрәсем килде сезнең чорның

Техник могҗизалар авылын.
Үзе болай буйчан, бик таза ди,
Затлы тиреләргә төренгән.
Безнең халык аның тирәсендә
Үтә фәкыйрь булып күренгән.
Могҗизалар эзләп күп йөрсә дә,

Очратмаган һаман кирәген.
Аптыраудан кинәт катып калган,

Күреп гади бакча көрәген.
— Бу бит минем көрәк.

Ул соң әллә Сезнең музейларда торамы?
Киләчәге аңа җавап биргән:

Бу, дип, безнең төп эш коралы.
Балта күреп, бабай гаҗәпләнгән,

Тырма күреп авыр сулаган.
Чалгы, китмән күргәч, башын кашып,

Озак кына нидер уйлаган.
Сизми калган хәтта тораташтай

Юл өстендә кинәт туктавын,

Күреп алгач авыл хатынының

Дүртаяклап басу утавын.
Әйткән, имеш, авыр ыңгырашып:
— Ник гасырлар үттем алданып?

Шушымени сезнең космик үсеш?

Шушымени сезнең «алдалык»?
Сезнең чорда күргән «техника»ны

Үзем ясап эшкә җиктем мин.

Үз коралым түгел, сезнең эшне

Күрер өчен сәфәр чыктым мин...
Юатканнар. Бераз тынычланган

Кешелекнең ерак бабае.
Шунда салмак кына тамак кырып

Сүз алган ди авыл агае:
— И борынгы бабай, матди яктан

Нульгә тигез икән
арабыз.
Яшәү өчен син дә көрәшкәнсең,

Җан асрыйк дип без дә
чабабыз.
Минем сиңа бик шәп тәкъдимем бар:

Килгәч, үтеп күпме
дәверне,

Әллә, тәвәккәлләп, үзең генә

Шефка аласыңмы
авылны?

Татар теленә
Сиңа мәдхияләр җырламадым,

Зурламадым сине
табында.
Мин беркайчан кулга сүзлек тотып

Өйрәнмәдем сине
танырга.
Табигатем мине туганда ук

Синең кызың итеп яраткан.
Өлешемә тигән көмешем син,

Анам белән тигез яратам.
Ә анага булган мәхәббәт ул

Һәрбер күзәнәктә, тамырда.
Яшәешең шуннан тора икән,

Ник дөньяга сөрән
салырга?
Кайсы телдә яшәү җайлырак дип

Мин бервакыт план
кормадым. Беркайчан да

«Фая» булмадым мин.
Беркайчан да «мама» булмадым.
Бу дөньяда тәүге сулышымнан

Язмышым һәм моңым
син минем.
Балигъ булгач, гомерлеккә сайлап

Алган хезмәтем дә
син минем.
Башка телләрне, юк, түбәнсетмим,

Безнең якта андый
гадәт юк.
Бар телне дә бик өйрәнер идем,

Тик өйрәнеп булмый —
сәләт юк.
Мин беркайчан зур сүзлекләр тотып,

Өйрәнмәдем сине
танырга.

Мин туганда татар булып тудым,

Татар каны
минем тамырда.