ОНЫТМАГЫЗ МИНЕ!


Яз әле минем турыда роман. Роман булсын, хикәя-микәяләргә сыймыйм мин. Пьеса да була алмыйм, сәхнә дә минем өчен бик бәләкәй. Чын- чынлап әйтәм, дөнья да тар минем өчен. Һәрхәлдә, элегрәк тар булды. Хәзер сыйдырдылар бугай инде.
Минем турыда инде күп яздылар. Мәскәү дә язды, Казан да язды. Мәкалә итеп тә, очерк итеп тә, пьеса итеп тә яздылар. Ләкин анда мин юк идем, минем күләгәм иде ул язмаларда.
Мин сөйләгәннәрне арттырмый да, киметми дә яз. Ышанып ук бетмәсән дә яз. Мактанып җибәрәм икән, аны да теркәп куй, анысы да мин анын. Телемне генә үзгәрт. Чөнки беләм, минем телем роман өчен бармый — ни урысча түгел, ни татарча түгел. Шулай булганына мине гаепләмә: үзара бөтен җитәкчеләр шул телдә сөйләштек, җыелыш, кинәшмә, пленум, утырышлар, үзен беләсен, бары тик урысча гына була иде. Үзеннән өстәп әйт, хәзер дә шулай, диген. Татарча китап укымаганга кырык биш ел бардыр. Тегендә эшләгәндә дә, Казанга кайткач та язучылар үз китапларына автограф язып бирәләр иде, кайберләрен ачып та карамый идем. Юк, язучыларны хөрмәт итмәгәннән түгел, бизелгән татарча китаптан. Татарча газета да укыганымны хәтерләмим. Андый җитәкче татарлар бездә буа буарлык. Нишләтәсен, өйрәтелмәгән. Сине дә мин укымаган килеш, карап кына беләм. Бервакыт син бүләк иткән китапны укырга дип яныма алып яттым. Беренче битен көчкә ерып чыктым. Хәрефләр таныш, сүзләр, җөмләләр ят. Син мине ачуланма инде. Гаебем зур минем сезнен халык алдында. Гаебебез зур. Яз, монысын да яз, барын да яз.
Романнын башы була, уртасы, ахыры була. Мин сөйләгәннәрнен башы-ахыры булмаячак, нәрсә искә төшә, шуны сөйләячәкмен. Кирәк икән, үзен тәртипкә салырсын. Тагын нәрсә? Билгеле инде, исемемне үзгәрт. Үзгәртергә кирәк санасан, бүтәннәрнен дә үз исемнәрен язма. Безне таныганнар безне шайтан дисән дә, фәрештә дисән дә танырлар. Танымаганнарга — барыбер.
Роман шуннан башлана. Көннәрдән бер көнне, алтмыш яшьлек юбилеемнын шаукымы узгач, тормыш үзенен тапталып беткән сукмагына төшәр алдыннан, биш ел элек төзи башлаган, әле һаман да салынып бетмәгән дачабызда япа- ялгыз калып уйланып яттым. Бер сорауга җавап эзләдем. Күпме ул алтмыш яшь, азмы? Чыннан да, күпме ул, азмы? Бер карасан, яшәлмәгән дә кебек, еллар кызган таба өстенә сипкән су шикелле тамчылар булып сикеренгәләгән дә парга очкан. Яшәү әле алда сыман. Тынычлап, кабаланмыйча гына, алдын- артын уйлап, кылган гөнаһлар, эшләгән ялгышларны кабатламыйча гына яшисе бардыр кебек. Тәҗрибә дә бар, бераз гына акылга да утырган, яшәве кызыклырак, мәгънәлерәк булыр сыман. Икенче карасан, алтмыш яшь ул инде пенсионерлар яше. Кешегә бөртекләп кенә биреп, үзенә учлап алырга көйләнгән комсыз дәүләт сина — эшләмәгән адәм баласына — акча бирә икән, димәк, синен эшләмәвен эшләвеннән хәерлерәк. Сине инде тәртә арасыннан чыгарганнар да, юл кырыендагы үләннәрне чемченеп йөрергә иркенгә җибәргәннәр. Дүрт ягын кыйбла. Әмма карт алашага ул кыйблаларның инде кирәге шуның гына кадәрле.
Минем чемченәсем килми. Мин болыннарда иркенләп утлап йөрергә күнеккән. Дөнья яңгыратып кешнисем килә әле минем. Тавышымны мине сагалап йөргән бүреләргә дә, мине сагынып көткән байталларга14 да ишеттерәсем килә. Әйе, мине иң җегәрле чагымда аратага куып керттеләр, авызлыклап абзар стенасына беркетеп куелган боҗрага бәйләп куйдылар. Мин шул килеш тә әле тибендем, тоякларым белән тиресле җирне казыдым. Ниһаять, бәйдән ычкындым, арата эчендә чабып йөргән мәлем. Каным кайный, сикереп чыгачакмын мин ул аратаның киртәләре аша.
Менә юбилеемны зурлап уздырырга рөхсәт иттеләр бит әле. Юбилей кичәсенә иске һәм яңа дуслар җыелды. Мактау сүзләрен жәлләмәделәр. Минем инде аларга әллә ни исем китми. Үз гомеремдә күп ишеттем аларны. Хәер, бу юбилейдагы мактаулар ихласрак. Мин бит хәзер түрә түгел. Иске дуслар үткәннәрне бик искә алмыйча гына сайрадылар, яңалары үзләрен иркенрәк тотып мактадылар — юбиляр алдында оялырлык эш кылганнары әлегә юк иде аларның.
Мин инде боларның барысын да аңладым. Иске дусларымның мактау мәсьәләсендә тыйнаграк булуларын гафу иттем. Әгәр тыйнак кыланмасалар, ачу да чыккан булыр иде, бәлки. Яңаларының мактавына: «Амин, үзегезгә дә шулай булырга язсын», дип теләк теләп утырдым. Кыскасы, юбилей кичәсе нәкъ без күнеккәнчә, мин уйлаганча барды. Плакаттагы Ленин бабай әйтмешли, «Верной дорогой идете, товарищи». Мондый плакатларны бик күп элдерттем мин заманында.
Әйе, заманында. Минем заманда. Ул заманның герое идем мин. Әгәр дә алтмыш яшьлек юбилеем шул заманга туры килгән булса, болай гына мактарлар идеме? Мондый гына кунаклар чакырылыр идеме мәҗлескә. Өстәл башында беренчеләр утырыр иде, котлау сүзен дә Беренче үзе әйтер иде. Тагын бер орден да куярлар иде. Социалистик Хезмәт Герое дигән исемнең дә эләгүе ихтимал иде. Бар иде заманалар. Политбюро членнары белән мунча кергән кеше мин. Аларны ялангач килеш күргән
14 байтал — яшь бия
кеше. Аларның бокалына минераль су, фужерларына затлы шәраб, рюмкаларына әрмән коньягы салган кеше.
Мәскәүдән килеп киткән министрлар, главка начальниклары, үзәк комитетның бүлек мөдирләре күпме. Алар белән мин елмаймыйча да күрешә идем хәтта, син дип сөйләшә идем кайберләре белән. Яраталар иде мине. Сөйкемле сөягем бар иде минем.
Бүтәннәр ничектер, мин үземнең кем икәнлегемне бик яхшы беләм. Дөньяга мин килгәндә — табигать тә бик юмарт булган, миңа бөтен нәрсәне дә өеп биргән. Миңа хәтле инде балалары булса да, әти-әни мине көтеп алганнар.
Язмыш мине ялгышлардан саклады. Тормышта мин бер генә тапкыр ялгыштым. Ләкин ул ялгыш бөтенесен чәлпәрәмә китерде, төзәтә алмаслык ялгыш булды ул. Гел искә төшеп тора ул ялгыш, үкендерә. Әмма инде соң, урманнарга сары яфрак төсе кергән. Юк, аны искә аласы килми әле бүген, калып торсын. Еш кына мин язмышым турында уйланып төрле вариантлар эзлим. Әгәр дә язмыш мине бу юлдан җибәрмичә, икенче юлдан алып китсә, ни булган булыр иде дип уйлыйм. Әйтик, артист булып китсәм? Театрны үлеп яратам бит мин. Бик күп җитәкчеләр театрга йөрми, кайберләре татар театры ишегенең кайсы якка ачылганын да белми картаялар. Мин эшемнең иң тыгыз чакларында да театрга бармыйча калмый идем. Бер генә премьераны да калдырмадым. Минем аркада минем кул астында эшләүчеләр дә театрал булдылар. Ияртеп бара идем мин аларны. Миннән кала театрга еш йөрүчеләрдән Шәймиев кенә иде. Театрга мин спектакльләрнең сюжетын карарга йөрмәдем. Кем кемне ярата, кем кемгә кияүгә чыга, автор нинди проблемалар күтәрә — мина боларнын берсе дә кирәкми. Мине артистның уены кызыксындыра. Төрле кыяфәтләргә, ягъни мәсәлән рольләргә кереп, шуны чыннан да яхшырак, ышандырырлык итеп уйнаулары сокландыра. Аларнын уенына кызыгам, аларча уйнарга өйрәнәм. Әйе, әйе, тормыш тоташ уеннан тора бит ул, яшәүнен спектакль икәнлеген бик шәп беләм мин. Артистнын артистлык сәләте дә бәлки шундадыр — ул бөтен нәрсәгә дә уен итеп карый беләдер. Ангыра сарыклар сыман уенны да чын итеп кабул итмидер. Әйе, әгәр дә мин артист булып китсәм, СССРнын халык артисты булып түшкә лауреат значоклары тагып йөрерлек зат идем.
Бәләкәйдән үк артистлык сәләте бар иде миндә. Хәтерлим, бервакыт бала-чагалар җыелышып урманга бардык. Ничә яшь булды икән мина? Алты-җиде яшьләрдер. Укырга кермәгән идем әле. Ана чаклы мин әни белән керә идем мунчаны. Мин керми идем инде, әни алып керә иде. Мине генә түгел, минем ике энекәшемне дә бергә юындырып чыгара иде ул. Шул юындыруларнын берсендә мин әнинен күкрәкләренә карап:
— Ник бу әйберләр әтидә юк? — дип сораганмын. Шуннан әни мина сабынлы мунчала белән чәпәгән дә, аннан-моннан коендырып куып чыгарган. Шул көннән башлап мунчага абыйлар белән керә идем. Алар белән рәхәт, ичмасам, юындырмыйлар да, ин рәхәте, ләүкәгә сузып салып каен себеркесе белән кычкырта-кычкырта чапмыйлар. Ничек керден, шулай чыгасын мунчадан. Әни бәйләнмәсен дип чәчне генә чылатасын.
Урманга баргач, әнинен күкрәкләре искә төште бит. Югары очнын бездән калмый, безгә тагылып йөргән Нурзидәнен ул әйберләре бар микән дип тикшерергә булдым.
— Күлмәгенне сал әле, — дидем Нурзидәгә. Салмый.
— Бүтән ияртеп йөрмибез, — дигәч, салды. Малайлар белән җыелышып түшеннән теге әйберләрне эзләдек. Табып булмады. Бу эш Нурзидәнен үзенә дә кызык тоелды. Түшен безнен белән бергә карап, андагы ике төрткегә:
— Менә ич, менә ич, — дип күрсәтте.
— Андыйлар бездә дә бар, — дип, үзебезнен төрткеләрне карадык.
— Минеке — зуррак, — дип бәйләнә башлады Нурзидә.
— Юк, безнеке кебек, — дигәч, җылый ук башлады. Без аны биек булып үскән шомырт агачына менеп шомырт тәлгәше өзеп биреп кенә тынычландырдык.
Бу хәл шунын белән беткән дә булыр иде, арабыздан берәү сатлык булып чыкты,
Нурзидәне чишендергәнне әнисенә әйткән. Чишендерүче мин булганга, сатлык малайнын әнисе бу хакта минем әнигә җиткергән. Әни — әтигә. Ә әтинен талканы коры. Эләктереп алды мине.
— Шулай-шулай булдымы? — ди.
Мин дәшмәгәч, бик һәйбәтләп сыйларга керешмәкче иде, мин монын аяклары арасыннан шуып чыктым да урамга сыздым. Әти минем арттан.
Безнен өй каршында юан гына тирәк үсә иде. Мин анын өстәге ботагына хәтле менеп төшкән инде, андагы карга ояларын әллә ничә туздырган. Мәче кебек мендем дә киттем тирәккә. Кирзы итекләре белән әти анда ничек менсен. Минем яланаяк йөреп каешланып беткән табаннар агач башында йөрер өчен генә яратылган.
— Төш! — дип кычкыра әти. Мин анын саен өскәрәк үрмәлим.
— Хәзер мылтыкны алып чыгам да атып төшерәм, — ди әти.
— Төшерә алмыйсын. Атсан, мин үләм. Ә син мине үтермисен, мине яратасын, — дим.
Тирәк янына малайлар җыелды. Көлешәләр. Ә мин алар алдында әтидән курыкмаган булып кыланам. Ботактан ботакка күчеп атынам. Һәм шунда атылып та төштем. Килеп төшүгә нишләгәнемне белми бераз яттым. Үлдем бугай дип уйлыйм. Күземне ачып карасам, үлмәгән икәнмен, өстемә әти иелгән. Үлмәсәм дә, үлгән булу мина бик ошады, тагын күзне йомдым. Исәп — үлгән булып кыланырга, юкса әтидән эләгә. Үлгәнемә үк ышанмаслар дип авыруга сабыштым, имгәнгән кеше тавышы чыгарып ынгырашырга тотындым.
Әти мине күтәреп өйгә алып керде. Үзе:
— Харап иттем, харап иттем баланы, — дип сөйләнеп агач караватка салды. Әни атылып килеп җитте. Сораша. Ничек булганын белгәч, җыларга ук кереште. Бүтәннәр дә җыелды.
Кечкенә абый:
— Юри генә кылана ул, — дип эшне бозмакчы иде дә, мин катырак ынгырашкач, ул да ышанды. Чөнки ышандырып ынгыраштым. Артистлык таланты булган инде.
Тиз генә ат җигеп кайтып мине район больницасына алып киттеләр. Юл буе ынгырашып бардым. Арба сикергәндә катырак ынгыраштым. Әни мине алдына салып юл буе җылап барды. Ә беләсенме, әнинен миннән башка биш баласы бар иде. Менә шуннан әниләрнен кем икәнлеге анлашыла инде. Мин моны мәнге онытмыйм, оныта да алмыйм. Больницада ак кием кигән бер апа мине әйләндереп-әйләндереп карады.
— Бу җирен авыртамы, бу җирен авыртамы? — дип сорашты.
Мин күземне ачып-йомып кына җавап бирдем. Югыйсә мине ничек хәйләкәрләнергә берәү дә өйрәтеп куймаган. Авыру шулай итәргә тиеш дип уйлыйм да эшлим. Шундый да үз уеныма ышанып уйныйм, чынлап авырыймдыр сыман тоела башлады хәтта. Ак киемле апа, доктор булган инде, әлбәттә, күкрәгемә көпшәле әйбер куеп тынлады, шунын белән үк аркамны тынлады да, тагын:
— Кай җирен авырта? — дип сорады.
— Бөтен җирем дә, — дидем.
Тикшерергә дип больницага ятарга алып калдылар. Тикшергәннән сон кайтарып җибәрделәр. Әти килеп алды. Ул килгәндә мин «терелгән» идем инде, әтинен дә ачуы басылган иде.
Бу артистлыгымны мин беркайчан да беркемгә сөйләмәдем. Бүген сина сөйлим, син бөтенесен дә белергә тиеш.
Ә менә безнен урманда нишләгәнне әнисенә сөйләгән теге малайны суктырдым. Ул барыбер үзгәрмәде, үскәч, зур урын биләгәч тә әләкче булып калды.
Нурзидә исемен әйткәнмен икән, сөйләп бетерим инде. Ни галәмәттер, анын күкрәкләрен күрү теләге мине озак еллар буе эзәрлекләде. Мәктәптә бергә укыдык. Бер класста. Мин анын күкрәкләрен карап үстердем диярлек. Беркөнне үзенә дә әйттем:
— Күгәрчен йомыркасы хәтле булган инде, — дим.
— Нәрсә? — ди бу.
— Синен имиләрен, — дим.
Шуннан Нурзидә мина капчыктан теккән букчасы белән сыламасынмы. Букча эчендә чакма ташы булган, баш тишелде. Шул көнне Нурзидәнен әнисе үлде. Ятим калды ул. Әтисе сугышта. Минем әти дә сугышта.
Сугыш елларын сөйләп тормыйм. Аны инде күп яздылар. Бездә дә шул инде. Ачлык, ялангачлык, ятимлек. Мин анын бөтен хәсрәт-кайгыларын белеп бетермим. Бала-чага гына бит әле. Шулай да бик нык ачыкканым хәтердә. Ашарга яраган бөтен үләнне ашадым. Бүген дә ашарга яраклы унбиш төрле үләнне беләм. Түтәлдә түгел, кырда, болында, урманда үскән үләннәрне.
Нурзидә өйләрендә үзе генә калды. Абый-апалары да, эне-сенелләре дә юк иде анын. Туганнары да юк иде шикелле. Аны каядыр җибәрергә уйладылар кебек. Шунда мин:
— Җибәрмәсеннәр, үзебезгә алыйк, — дидем.
— Нишләтик без аны, — диде әни, — үзебез җиде җан. Дүртегез аяксыз һәм күтсез.
Чыннан да шулай инде. Мина да унбер генә яшь. Миннән кечкенәләр өчәү. Алай да мин үземне аяксыз да күтсезгә санамыйм. Атка атланып урак өстендә ындыр табагында чүмәлә тарттырдым, әнидән качып булса да тәмәке тартам. Әйттем әнигә җегетләрчә:
— Җибәрмибез Нурзидәне, мин ана өйләнәм, — дидем. Мондый акыллы фикернен башка килүенә хәзер дә гаҗәпләнәм.
— Нәрсә-ә-ә? — диде әни.
— Әйләнәм. Өйләнгәч, Нурзидәне куып чыгарырга хакыгыз юк, — дидем.
Кече абый белән апа көләргә тотындылар. Аларга әни кушылды. Олы абый саллы гына итеп кайчы белән кыркылган башка чәпәде.
Ачу килде. Мәче шикелле абый өстенә сикердем. Аерып ала алмыйлар. Мина каты эләкте ул көнне, анын каруы абыйнын да муены тырналган, ияге тешләнгән иде. Мин үземә сукканнарын беркайчан да гафу итмәдем. Үзем башлап кешегә сукканым булмады, әгәр дә инде мина суксалар, миннән көчле дип тормадым, үҗәтләнеп сугыштым. Әти белән әнигә генә, үзләреннән шактый эләксә дә, кул күтәрмәдем...
Бер генә тапкыр мин мине кыйнаганда дәшмәдем. Салып таптадылар, дәшмәдем. Менә хәзер уйлыйм, дөрес эшләдемме икән, дим. Дөрестер, мөгаен. Ярый, анысы калып торсын.
Нурзидәгә өйләнеп өлгермәдем, авылдагы бер ялгыз карчык аны үзенә алды.
Сигезенче класста укыганда Нурзидәне кочакладым. Үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин ул чакта күрше урыс авылында урысча укый идем. Сугыштан кайткан әти:
— Татарча укып ындыр артына да чыгып булмый. Фронтта мин барысын да белдем, — дип мине — дүртенчене бетергән малайны, өченче класска күрше авыл мәктәбенә илтеп бирде.
Үзебезнен мәктәптә гел «отлично»га укый идем, тегендә баргач та тиз куып тоттым урыс малайларын. Алтынчыда урыс теленнән класста ике укучынын гына «бишле» иде. Берсе — мин, икенчесе — чуаш малае Федя. Гармунда «Барыня»ларны уйнап марҗа кызларын биетә идем. Укый-укый шуны да белдем: марҗа кызларынын кочаклаганга әлләни исләре китми икән. Татар кызлары гына кул белән ялгыш кагылсан да чырылдаган-пырылдаган булалар.
Шул гадәт буенчадыр инде, авыл урамында Нурзидәне очраттым да, кочакладым. Күптән, бер атналап инде күргән юк, сагынылган — тоттым да кочаклап алдым.
— Нишлисен, җүләр, — дип ычкынырга маташа. Мин җибәрмим. Җибәрә дә алмыйм. Юка күлмәк аша түгәрәкләнеп беленеп торган күкрәкләре минем түшемә кысылып тора. Минем өстә дә бит җинсез күлмәк кенә.
Торабыз урам уртасында кочаклашып. Нурзидә инде тыпырчынмый. Зәп-зәнгәр
күзләрен тутырып минем күзләремә караган да тик тора. Әнә шул тик торуы белән куркытты бу мине, ычкындырдым. Нәм бер ахмаклык әйтеп ташладым:
— Имиләрен үскән инде, — дидем.
Нурзидә:
— Дурак, — диде дә, йөгерде.
Шул көннән башлап мин Нурзидәдән оялып йөрдем. Бу оялу мина байтак вакытка җитте. Үзем анын турында уйласам да, төшләремдә аны күрсәм дә янына бармадым. Нурзидәне бер егет озата башлаганын ишеткәч кенә, төнлә Нурзидәләр өенә киттем. Монда инде мина уналты яшьләр булгандыр.
Капка төбендәге эскәмиядә икәү утыралар. Яннарына барып утырдым. Бер сүз дәшми утырам. Тегеләр дә дәшмиләр. Утырабыз өчәү. Шуннан түзмәдем, әйттем егеткә:
— Мин килгәнне күрмисенме әллә? — дидем.
— Күрәм, — ди теге.
— Күрсән, — мин әйтәм, — нигә кайтып китмисен? Иди отсюдова.
Теге ыкы-мыкы килгән булды да, торып китте бит әй. Үзе миннән ике- өч яшьләргә өлкәнрәк. Белмим, әллә минем үземнән курыкты, ни әйтсән дә «читтән» — күрше авылдан кайткан, урысча сүзләр кушып сөйләшүче егет кисәге, әллә инде абыйларым барлыгы өркетте, абыйлы малай һәрчак батыр була бит ул.
Егет торып киткәч, Нурзидә дә кузгалды.
— Ә син кая барасын? — дидем.
— Өйгә керәм, — ди.
— Керми тор, — дим.
— Нигә мина приказ бирәсен, кем булдын ул кадәрле, — ди Нурзидә.
— Нигә, — мин әйтәм, — мин барында әллә кемнәрдән озаттырасын?
— Синен мина ни хакын бар?
— Может, мин сине яратамдыр.
— Нәрсә-ә-ә?
— Тозлаган кыяр кәбестә. Я же тебя люблю.
— Урысча белгәнен белән мактанма.
— Мин мактанмыйм. Әгәр дә тагын берәрсеннән озаттырсан...
— Нишләтерсен?
— Нишләтергә белермен.
— Куркытма.
— Мин сине куркытмыйм. Ну озаткан егетләреннен иманын укытачакмын.
— Хулиганланып кайткан да... Үзен әллә кемгә куеп... Кит, мин керәм. Әби көтә, вакытында кайт, диде.
— Нигә кайтмадын сон? Нигә утырасын монда?
— Мин керергә җыенган идем инде.
— Җыенган идем, җыенган идем... Кочаклашкан идегез бит.
— Минме? Нәрсә сөйлисен син, ә. Күрәләтә ялганлый берәү.
— Кочаклашмасагыз, кочаклашырга уйлаган идегез.
— Безме? Кит, җүләр. Синнән башка мине берәүнен дә кочаклаганы юк.
Шунда гына мин акылыма килеп сискәнеп куйдым. Олыгаеп киттем дип әйтимме. Нурзидәгә юкка бәйләнәм түгелме сон? Чыннан да, ни хакым бар аны битәрләргә? Анын ни гаебе бар. Гафу үтенергә дә матур гына сөйләшә башларга кирәк тә бит, юк, әтәчлек комачаулый.
— Валлаһимы? — дим Нурзидәгә.
— Менә кызык икән. Нигә дип карганыйм ди. Үзе елга бер күренеп киткән була да.
Монда инде мин ни әйтергә белмәгәннән тиз генә әкият уйлап чыгардым.
— Мин бит сине сыныйм, — дидем.
— Нәрсә дип сыныйсын мине?
— Әгәр мине армиягә алып китсәләр, мин анда моряк булсам, дүрт ел буе көтә алырсын микән дип.
— Кызык икән. Без бит синен белән йөрмибез.
— Ничек йөрмибез? Мин сине яратам ич.
— Каян белим яратканынны. Әйтмәгәч.
— Менә әйттем ич инде.
— Әйткәч белдем инде.
— Син мине яратасынмы?
Нурзидә эндәшмәде. Башын әз генә борып мина карады.
— Ник дәшмисен? — дидем.
— Нәрсә дип әйтим сон?
— Яратам, диген.
— Яратам инде, алайса.
Үз гомеремдә «Яратам» дигән сүзне беренче ишетүем иде бу. Сонрак күп тапкырлар ишеттем мин аны. Урысча «люблю» дигәннәре шактый булды. Чуашчалап «юратам» дигәннәре дә табылды. Татарча әйткәннәренен санын да белеп бетермәслек. Бәлки, яратам дип ихластан әйткәннәрдер барысы да, ләкин чынлап әйтүче Нурзидә булгандыр. Мина шулай тоела. Гомер иткән хатынымнан мин «яратам»ны ишеткәнем булмады шикелле, әмма яратмады дип әйтә алмыйм. Яратмаса, минем кыланганнарыма түзеп тора алмаган булыр иде. Мине сүзсез генә яратты бугай ул. Тукта, нигә әле яратты дим, әле дә ярата. Хәер, хәзер бу яшьтә андый сүзләр әйтеп сөйләшү килешмидер дә. Мин, мәсәлән, бүгенге хәлемдә, «әле дә янымда Фәридәм бар» дип куанам. Ул бүген минем бердәнбер терәгем.
Нурзидә турында сөйли идем бит әле. Без анын белән мин Казанга укырга киткәнче очраштык. Әгәр дә бүген миннән беренче мәхәббәт нәрсә ул дип сорасалар, Нурзидә белән минем мәхәббәтем дияр идем. Әйе, беренче мәхәббәт ул дәвамы булмаган, ин кызыклы җирендә тасмасы өзелгән кино, йә битләре ертылып алынган китаптыр. Ниләр турында гына сөйләшмәдек без. Үбешеп рәхәтләндек кенә. Нурзидә үбешә белми иде, билгеле. Мин марҗа кызлары белән үбешү мәктәбен «бишле»гә тәмамлап килә идем. Үбешүдән башка һөнәрләрне дә үзләштерә башлаган идем. Классташ кызларнын берсе ул эшкә мине үзе өйрәтте. Бик серле нәрсә кебек тоелган иде ул һөнәр, берние дә юк икәнен анладым да, кызыгы калмады. Ләкин мин Нурзидәгә белгәнем күрсәтергә үрелмәдем. Ышанасызмы, берсендә мин аны биленә хәтле өске ягын чишендердем дә. Беренче тапкыр урманда анын күкрәкләрен караган урында иде ул. Мин бик үтенгәч, «җүләр, борылып тор» диде дә... Кире борылганда ул шәрә күкрәкләрен учлары эченә яшереп басып тора иде. Үзе мина караган да, елмая. Нәм шунын белән шул. Кагылмадым. Кагылсам да Нурзидә бәлки сүз әйтмәгән булыр иде.
Мин Казанга укырга киттем һәм без бүтән очрашмадык. Нигә? Белмим. Гаеп миндәдер. Кешедә сагына белү хисе бар. Миндә ул хис булмаган, ахрысы. Казанга киттем дә оныттым. Авылны да, бергә үскән малайларны да, хәтта әти-әнине дә, хәтта Нурзидәне дә. Казан, студентлар тормышы мине үз эченә бөтереп алды да, җибәрмәде. Хат язунын ни икәнен белми идем. Нурзидә дә язмады. Аерылышканда сүзләр бирешкән идек бугай. Онытылды. Минем хәтерсезлегемне Нурзидә авыр кичергән булып чыкты. Мин моны соныннан гына белдем. Инде олыгайгач, әби белән бабай яшенә җиткәч, авылда очраштык. Мин Казаннан, ул Ташкент ягыннан кайткан. Аны күргәч авызымны ерып килә идем, читкә тайпылды.
— Нигә качасын, Нурзидә, танымадынмы? — дим.
— Таныдым шул. Кочаклап алырсын дип курыктым, — ди. — Хәзер бит инде син зур кеше булгансын, урамда кочаклашып тору килешмәс, — ди.
— Хәер, теге чакта да син үзенне әллә кемгә куя иден. Миннән яратам дип әйттерден дә, качтын, — ди. — Очрашканда да күрми китә иден. Ә минем йөрәгем ут булып яна. Үзем синен янына барырга уйладым, батырлыгым җитмәде. Уналты яшьлек кыз
язмышы белән уйнадын, — ди.
— Мина да бит уналты гына иде, Нурзидә. Гафу ит инде, — дим.
— Гафу итми нишлисен. Мин бит ятим кыз идем. Әбекәй какмаса да, үземне кешеләрдән ким саный идем. Түздем инде.
Озак сөйләшеп тордык урамда. Мине сагынган. Хат язарга да җыенган, адресымны белмәгән. Яныма килергә уйлаган, кайда торганымны сорар өчен әни янына барган.
— Кызым, оныт син аны, — дигән әни, — әллә нинди җилбәзәгрәк ул безнен, оныткандыр ул сине, — дигән. — Хатын-кыз чәченә бәйләп куеп булмыйдыр аны, әтисе дә шундый, — дигән. — Бер нәрсәгә күңелен бирсә, җиренә җиткермичә туктамый. Укып зур кеше булам диде, булачак та. Син барыбер анын артыннан ияреп өлгерә алмаячаксын, — дигән.
Ул арада авылга Ташкенттан бер егет өйләнергә дип кайткан икән. Шуна Нурзидәне күрсәткәннәр. Ошаткан егет. Киткән анын белән Нурзидә. Әбисе дә үгетләгән, калма, калхуз тирәсендә минем иза чиккәнем дә бик җиткән, дигән. Әниеннен башына да калхуз җитте. Язгы ташуда симәнә ташыганда салкын тидерде, дигән.
Урманда булган вакыйгаларны искә алып көлештек. Анын да исендә икән:
— Син генә күз тидерден күкрәкләремә. Үткән ел берсен кисеп алдылар,
— диде Нурзидә...
Әй-е-е... Шулай... Шундый икән бу дөнья дигән әкәмәт. Артистлыктан башлап кая барып җиттек, ә. Үземә дә рәхәт булды әле Нурзидәне искә алу. Мина беренче тапкыр яратам дип чынлап әйткән кыз бит ул...
Март кояшы ике катлы тәрәзә аша үтеп кереп Сәрбиҗамалнын янбашын җылытты. Сәрбиҗамал тәрәзәгә яны белән утырып өч айлык Рәсимен имезә. Рәсим комсызланып суыра имине. Ана мона шатлана. Димәк, анын нарасые сәламәт, таза булып үсәчәк, үзенә дигәнен ала беләчәк. Өч бала анасы бала имезүнен рәхәтлеген тоя, шул рәхәтлекне ул җырга күчерә.
Телеграм баганасы
Олы юлга маяк ул.
Сагынасыңмы дип сорыйлар.
Сагынмаган кая ул.
Җырнын сүзләре бүтәннәргә ишетелми. Күнеленнән генә көйгә сала аларны Сәрбиҗамал. Көй исә әллә кайдан янгыраган сыман тынлыкны бозмыйча өй эченә тарала. Өстәл янында детектор радиоалгычны җайлап маташучы Касыйм да ишетә аны. Кулындагы Рәсим дә ишетә бугай. Әнә ул имүдән туктап калды. Сәрбиҗамал ни булды икән, әллә йоклап киттеме дип улына караса, тегесенен күзләре һәм авызы шыр ачык. Ирен читләреннән сөт тышка агып чыккан. Ана көйләвеннән туктап имиен баласынын авызыннан алырга теләгән иде, Рәсим ими башын тешсез уртлары белән эләктереп өлгерде һәм тагын үҗәтләнеп имәргә тотынды. Ана тагын рәхәтлек дөньясына чумды, тагын көйләргә кереште. Көйли башлауга ук Рәсим янә имүеннән туктады. Әнисе көйләүдән туктауга янә имәргә тотынды. Сәрбиҗамалга бу кызык тоелды — ул бер көйләп, бер туктап Рәсим белән уйнап алды да, иренә эндәште:
— Карале син моны, нишли?
— Нишли? — диде Касыйм.
— Кил әле, кара.
Улларының нишләгәнен Сәрбиҗамал иренә күрсәтте.
— Вәт машинник, — диде Касыйм, — колакка сак булачак. Җырчы йә дә гармунчы булыр. Туктале, — дип, ул түрдә — киштәдәге өстенә чиккән сөлге каплап куелган гармунын алды.
— Яле, нишләр икән.
Касыйм Сәрбиҗамал янәшәсенә утырып гармун бармакчаларына басты. Бала сискәнеп куйгандай булды. Башын боргалагандай итеп көйнең кай яктан ишетелгәнен чамаларга тырышты. Касыйм уйнаудан туктауга авызы белән әнисенең имиен эзләргә тотынды. Ата белән ана көлештеләр. Төрле әкәмәт уйлап чыгарырга маһир Касыйм:
— Әйдәле, болай эшләп карыйк, — дип озын «Уел» көен уйный башлады.
— Нишли? — дип сорады хатыныннан.
— Тыңлый бу.
— Ничек тыңлый?
— Кара, олы кешеләр кебек бу, атасы. Күзләре моңсуланган сыман. Ике каш арасында җыерчык та килеп чыкты сыман.
— Ә хәзер? — Касыйм кинәт кенә дәртле бию көенә күчте. — Нишли?
— И, Алла, — дип көлде Сәрбиҗамал. — Елмая бит бу. Сикергәндәй дә итә. Хәерлегә генә булсын.
Тора-бара бу уен болай да шау-шулы өйгә ямь өстәде. Уенга Рәсимнең абыйлары Рәшит белән Рашат та кушылдылар. Әтиләре бию көен уйнаганда энеләрнең нәни тәпиләрен биләүдән чыгарып «биеттеләр». Андый чакта өй эче гөр килеп торды.
— Ярый, булды, күз тидерерсең, — дип кенә Сәрбиҗамал уенны туктата иде.
Әтиләренә ияреп Рәсимнең абыйлары аңа «машинник» кушаматы тактылар.
«Машинник»ның ни аңлатканын белүче авыл кешеләре Касыймны битәрләп тә карадылар:
— Машинник — кеше алдаучы дигән сүз бит, — диделәр.
— Булсын, — диде Касыйм. — Кеше алдар өчен дә үткенлек кирәк, — диде. — Җебегән булып үсмәсен. Миңа да бабай машинник дия иде, кеше алдап гомер итмәдем, — диде.
Гармун белән уен уйнау бушка китмәде, дүрт яшендә Рәсим инеш тавындагы чирәмлектә авыл кызларын-егетләрен тальянда уйнап биетә иде инде.
Танылган, хәтта күренекле музыкант та чыгасы иде миннән. Бәлки, композитор да булган булыр идем. Бүгенге «йолдызлар» язган шылдыр- былдырны мин хәзер дә яза алам. Миңа бер композитор: «Сездә абсолют ишетү сәләте, Рәсим Касыймович», — дигән иде. Бәлки, ул обком секретаренә ялагайланыбрак әйткәндер, ләкин мин үземдә тавышларның сихри моңын тоярлык сәләт барлыгын сизәм. Гармунның теләсә кайсын кулыма алып, теләсә нинди көйне бер ишетүдә отып, уйный башлыйм. Уйнаганда йөрәк үрле-кырлы сикерә, очып китәргә теләп җилкенә. Үзем дә сизмичә гармунга кушылып җырлыйм. Йә сикереп торып биергә тотынам. Укымаган, әзерлексез килеш симфонияләрне йотлыгып тыңлыйм, аңлап тыңлыйм.
Бервакыт төзелешне карарга СССР Министрлар Советы председателе Косыгин килде. Хәтерлисездер, аның кыяфәте җитди иде. Сирәк елмая, көлә белми. Коры кеше. Анекдот-мәзәкне яратмый. Көне буе карап йөрде бу төзелешне. Сораулар бирде. Күрсәтмәләр бирде. Аның уң ягында Беренче булса, сул ягында мин йөри идем.
Кич белән, гадәттәгечә, унлап кеше өчен генә мәҗлес сыман кичке аш оештырдык. Андый зур кунак килгәндә без мәҗлескә җырчылар, музыкантлар чакыра, идек. Жырчылар инде, билгеле, чибәр кызлар. Тавышын тыңлап, үзенә сокланып утырырлык чибәрләр күп бит безнең. Әзрәк тамак чылатып алгач, күңел урыска әйләнә бит, марҗа сорый башлый. Нечкә билләрен боргалап, күпертелгән колак мендәре чаклы артларын уйнаткалап кызлар пәйда булгач, тикшерергә килгән түрәнең дә күңеле йомшый, әйтәсе кисәтү сүзләрен дә онытып тора. Мәскәүдән килгән кунак булса, аңа урысча җырлыйсың, ара-тирә экзотика өчен татарның такмакларын да кыстырасың. Татарның озын, сагышлы, моңлы көйләренә Мәскәүнең колагы чыдамый, ачуын гына китерә.
Хөрмәтле Алексей Николаевичның нечкә билле җырчыларга әлләни исе китмәгәнлеген без белә идек. Имеш-мимешләргә караганда, ул Зыкинадан башка җырчыны танымый икән, санга сукмый икән. Шуңа күрә без дә җырчылар чакырмадык. Мылдыр-мылдыр сөйләшеп кенә ашап-эчтек.
Әмма дә ашап туйгач корсакны сыпырып, кикереп йокларга ятарга без авыл мужиклары түгел. Ашаган тәнгә сеңгәнче нидер эшләргә кирәк, ничектер Алексей Николаевичның күңелен күрергә кирәк. Нишләргә? Ярый әле Косыгин үзе коткарды. Бер почмактагы бәләкәй өстәл өстендәге тальянны күрде дә:
— Моңарда кайсыгыз уйный? — дип сорады.
Минем гармун иде ул. Кунак йортында махсус тора. Кайвакыт эч пошканда киләм дә, ярты сәгатьләп уйнап китәм. Жан тынычлана. Кунаклар килгәндә осталыкны да күрсәтеп алам. Кыскасы, ул һәрвакыт шунда тора. Килеп кочаклаганны сабыр гына көткән күндәм кыз-хатын кебек.
Кирәк бит, җитди кыяфәтле коры, кырыс Косыгин шуны күреп өлгергән.
— Мин уйнагандай итәм, Алексей Николаевич, — дидем.
— Күрсәт осталыгыңны, — диде Косыгин.
Косыгинны озатып йөрүче Казаннан килгән үзебезнең Беренчегә карадым.
— Давай, сиптер, — диде ул.
Мин урысча көй уйный башлаган идем, Косыгин:
— Үзегезнекен уйна, — диде.
Башта каушабрак, аннан онытылып тотындым уйнарга. «Баламишкин»нан «Олы юлның тузаны»на барып җиттем. Кызып китеп, үзем яраткан «Телеграм баганасы»н җырладым да:
Телеграм баганасы
Олы юлга маяк ул: Сагынасыңмы дип сорыйлар, Сагынмаган кая ул!
Косыгин бүлдермәде, туктатмады. Йокымсыраган формада башын аска иеп утырды да, мин туктагач, Беренчегә әйтте:
— Менә дигән талантны горком секретаре ясап әрәм иткәнсең, — диде.
Аның бу сүзен ике төрле аңларга мөмкин иде. Беренчесе — чыннан да минем уенымны бәяләү, икенчесе — секретарь буларак эшемне тәнкыйтьләү. Беренчесе дөресрәк булгандыр. Чөнки ул миңа «гармонист» дигән кушамат такты. Мин Мәскәүгә баргач, комбинатта эшләрнең барышы белән аны таныштырырга янына керә идем. Шунысын да әйтим, ул һәрвакыт кабул итте, беркайчан да борып җибәрмәде. Нәм һәрчак саран гына елмаеп:
— Исәнме, гармонист, — дип кулын биреп күрешә иде.
Әйе, гармун... Ул мине арыганда дәртләндерүче дә, кайгырганда юатучы да. Музыканы артык яратуым аркасында төрле гайбәтләр дә таралды. 118
Җырчыларны үзебезнең шәһәргә чакырып төзүчеләргә җырлата идем. Төннәрен шуларны кунак өендә сыйлап, рәхәтләнеп җырларын тыңлый идем. Соңыннан Бикбаев үз шәһәрендә притон оештырды дип обкомга донос яздылар. Шулай түгеллеген белсәләр дә, мине пычратырга җитә калды. Әйтерсең лә мин кыз-хатын кочаклар өчен аулаграк урын таба алмыйм.
Минем гармун яратуымны белгәч, 50 яшьлек юбилеема саратский гармун бүләк иткәннәр иде. Бүләкнең бүтәне булса, бәлки, алмаган да булыр идем, гармуннан ничек баш тартасың. Соңыннан шуны взятка алды дип гаепләргә маташтылар... Ахмаклар! Беләләр бит алар — без беребез дә әүлия түгел идек — алдык бүләкләрне. Кечкенәсен дә, зурысын да алдык, хәзер дә алалар. Әмма гармуны берәр язучының автографлы китабын яки художникның рәсемен кем взяткага саный. Кайберләрен, бигрәк тә китапларны эчен ачып карамыйча ук чүп ящигына ыргыта идек. Шкафка куелганнарны елга бер чистартып, макулатурага төяп китәләр иде. Арада синекеләр булган булса, гафу ит. Аңа без генә түгел, сез үзегез дә гаепле инде. Нигә татарча укый белмәүче түрәгә татар китабы бүләк итәргә.
Әнә ул сез бүләк иткән саратский гармун. Мин аңарда уйнарга өйрәнмәдем. Тальян минем стихиям. Аның гадилеге мине гашыйк итә. Авыл кызы кебек ул. Наив та, тиз ышанучан, бизәнмәсә дә матур, сафлыгы йөзендә балкып тора. Сипкеленә хәтле сөйкемле аның. Элек мин аңа игътибар итмәгәнмен. Хәзер аерманы күрәм. Хәер, авыл кызлары да инде бүген, шәһәр кызларыннан калышмаска тырышып, табигый матурлыкларын югалталар. Аларның да саф түгеллеге йөзләренә чыккан. Яшерен-батырын түгел, берәр зур түрә булып авылга барып төшсәң, мунча яктырып арка юарга кызлар китерергә кушсаң... Кирәкми, кыз-хатын хакында начар сүз әйтәсем килми. Чөнки мин аларны нинди булуларына карамый яратам. Шулай да бер хәлне сөйлим әле үзеңә. Яшь чакта булган хәл инде ул. Обком комсомолда чакта. Бер район үзәгенә барырга туры килде. Ничек каршылаганнары билгеле. Мәҗлес. Мунча белән тәмамланган сый. Әйтмәсәң дә аңлап торалар кунакка ни кирәген. Керсәм, алгы бүлмәдә бер кыз утыра. Чәчен бер толымга үргән дә күкрәкләре уртасына сузып салган, юка гына ситсы күлмәктән. Тезләре өстенә куйган учлары белән туктаусыз итәген сыпыра, кап-кара күзләрен шар ачып миңа карап тора. Бик яшь күренә. Унҗиде-унсигезләр тирәсендә. Мин инде ул чакта кыз- хатынны төрле рәвештә күргән кеше, әллә нинди фәлсәфәләргә бирелми генә ирләр эшләргә тиешле гамәлләрне кылам. Ләкин беркайчан да кыз- хатын теләгеннән башка мин аңа кагылмыйм. Кыз-хатынның күзенә бер карау белән аның ни теләгәнен аңларга өйрәнелгән. Әлеге кызның күзенә карау белән үк аның куркытып китерелгәнен аңлап алдым.
Янына утырдым. Сизеп торам, тәне моның тартына, гәүдәсе читкәрәк тартыла. Үзеннән моның ниндидер ислемайга кушылып сөт исе килә.
— Кайда эшлисең? — дип сорыйм.
— Фермада, — ди.
— Ә монда нишләп утырасың? — дим.
Кояшта янып алсуланган йөзе агарды моның.
— Куштылар, — ди.
— Кем кушты?
— Председатель.
— Нишләргә куштылар?
— Синең аркаңны ышкырга куштылар.
— Нигә чишенмисең соң, алайса? — дим.
Бөрешеп утырган кызый куырылып килде.
— Чишенергә кирәкмени? — ди. Иреннәре дерелди.
— Мунчада чишенәләр, — дим.
Бу селкенмичә, җыларга җитешеп утыра. Калтыранган кулларын угалый.
Мин мона сораулар биреп газапламаска булдым.
— Бар, кайтып кит, — дидем. Шулай да кочаклап алып бер үптем үзен. Битеннән генә. Бигрәк чибәр иде шул. Кызый чыгып чапты.
Председательне чакырып алып бирдем кирәген. Урысчалап-татарчалап әллә ничә катлы итеп сүгендем. Ул чакта безнен арада сүгенү модада иде. Хәтта бюро утырышында аты-юлы белән сүгенеп сөйләшәләр иде.
— Мина райком секретаре әйтте, — дигән була председатель.
— Әйтсә, беткәнмени ажгырып торган хатыннар, — дим. — Кемне китерден син мина?! Хәзер үзенне чишендереп педераст ясыйм, сволочь, — дим.
Ярый, монын музыкага кагылышы юк. Сүз унаеннан гына. Телисенме, мин сина үзем яраткан җырны тальянда уйнап күрсәтәм.
Рәсим тальянын кулына алды. Ашыкмыйча гына күрекне җыеп торган каеш тасманы тартмасы борып куелган бәләкәй шөрептән ычкындырды. Гармун өстенә ябылган тастымал белән бармакчаларны сөртте. Гармун каешын терсәгенә киеп уйныйсы көен искә төшерергә теләгәндәй уйланып торды да, уйнарга кереште. Уйнаганы — «Телеграм баганасы», мин инде беләм: кулына гармун алуга ул башлап шул көйне уйный. Көй эченә кереп китеп уйный. Нигә шул көйне сайлаганын үзе дә белми бугай ул. Сораганым булды:
— Әнидән калган, — дия иде...
Рәхмәт, Туфан абый!
«Берәү миннән үзе турында роман яздырырга теләде, яза алмамдыр инде», — соңгы кат очрашканда шулай дигән иде Туфан абый. Дача өйләрендәге язу өстәлендә калган бу өзелгән кыска текстта чын образ ҺӘМ чып-чын тормыш - ул кайбер зур-зур романнарны ормыш! «Рәсим Касыймович»ны танымаганнарга Туфан абыйның бездә ел башында чыккан (1-3 саннар) «Үзгәрү»енең «Шәхес» дигән бүлеген укырга киңәш итәм (№3)...
Бөтен гомерен колачлаган «Үзгәрү»не ул тиздән китәсен тоеп язгандыр, күрәсең. Шунда ук: «Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм», дисә дә. Шөкер, «Үзгәрү»не инде басылып ятканда да ул теләгән бөтен өстәмәләрне дә кертеп чыгара алдык без... Аннан, 26 апрельдә, шигырь бәйрәмендә яныма килеп, «Фәүзия Бәйрәмова турында мәкалә яздым, сездә бирәсе килә, чыгарырсыз микән?» - диде. Ләкин китереп җиткерә алмады шул. «Сәхнә» журналы аша эзләп табасы булды. Шунда җыйдырткан ул аны, аннары укып төзәттергән. Бер сүзен дә үзгәртмичә бастырдык.
Кичә (12 октябрь бу) Тинчурин театрында Туфан абыйның «Төш»ен күреп тетрәнеп кайттым.
Таланты ташып ук тормаган яшь актерның дөньядан шушы Туфан Миңнуллин булып китүе могҗиза түгелме соң ул? Камал театрыннан үчләшеп сөргәне өчен Рәшидә Җиһаншинага рәхмәт әйтергә кирәк түгел микән әле?
Туфан абыйны халкыбыз өчен азрак эшләүдә гаепләүчеләр дә бар. Эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп өлгердекме соң? Фәрештә түгел (йә, кайсыбыз фәрештә?), талантлы ҺӘМ игелекле адәм баласы гына иде абзабыз. Арабызга хәтта фәрештә иңсә дә, канат асларын иснәп, каурыйларын санап аны шайтанга чыгаручылар табылыр иде бездә. Минемчә, гомерен тулаем татар бәхете өчен көрәшкә багышлаган олуг зат берәү генә ул: Гаяз Исхакый. Шул бердәнберебезне дә олылыйбыз-кадерлибезме соң? Аның көрәш сәхифәләрен беләбезме, китапларын булса да укып чыктыкмы?
Рәхмәт сиңа, Туфан абый. Урының җәннәттә булсын.
Р.ЮНЫС

Реклама