Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ИҖАТ

ӘНӘС ХӘСӘНОВ ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Әнәс Хәсәнов иҗатын күптән күзәтеп киләм. Инде менә мәкалә язарга ниятләп, аның
язганнарын бер урынга җыеп карагач, бу иҗатның саллылыгын, күп тармакларны үз эченә
алган булуын, оригинальлеген күрдем. Әйе, зурлар һәм балалар өчен шигъри һәм проза
әсәрләре, драмалары белән Ә.Хәсәнов матур әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул күренекле
язучыбыз Рафаэль Мостафин белән берлектә җөмһүриятебезнең беренче президенты
М.Ш.Шәймиевнең күпъяклы һәм бәрәкәтле эшчәнлеге хакында хезмәт язды, аңа багышланган
альбом төзеде, «Мин кешеләрне яратам» исемле документаль фильм, башка төрле язмалар
бирде.
Ә.Хәсәновның башка тармаклардагы эшчәнлеге дә игътибарга һәм тиешенчә бәяләнүгә
лаек. Күпсанлы телетапшырулар, радио һәм телевидение спектакльләре өчен язган
сценарийлары, тәнкыйди һәм публицистик эчтәлекле мәкаләләре, әдәби тәрҗемәләре
каләменең күпъяклы булуын һәм көчен раслый. Ул күпсанлы телевизион спектакльләр
авторы да («Тылсымлы яулык», «Шулай да була», «Көтелмәгән очрашу», «Судан табылган
хат», «Урман әкияте», «Сер тотмас үрдәк» һ.б.). Аның «Тылсымлы телевизор күрсәтә» исеме
астында даими күрсәтелеп килгән күп серияле телевизион тапшырулары заманында
тамашачыларда зур кызыксыну уята иде. Тәрҗемәче буларак та Ә.Хәсәнов актив һәм
нәтиҗәле эшли: Ж.Вернның «Унбиш яшьлек капитан», В.Воскобойниковның «Иртәнге чаң
авазы», В.Обручевның «Санников җире» кебек романнары, М.Зощенко, А.Мифтахетдинов,
М.Новоселов, П.Гаврилов, А. Ефремовларның повесть һәм хикәяләре һ.б. белән укучылар аның
ярдәме белән ана телебездә таныша алды. Данлыклы якташы Абдулла Алишның иҗатын
пропагандалау буенча да Ә.Хәсәнов көч куя. Аерым алганда, балалар язучысының «Якты күл
буе» исемле повестен кереш сүз белән бастырып чыгара. Туган ил өчен башын салган батыр
якташына «Вөҗданым — корыч калкан», «Әдипне сагыну», «Алиш авазы» кебек шигырьләрен
багышлый. Соңгы елларда ул «Татарстан тотрыклы үсештә» исемле ун томлыкның төзүчесе
һәм җаваплы редакторы буларак күләмле эш алып барды. Татарстанның «Хәтер китабы»
томнарын әзерләп, бастырып чыгаруда баш редактор урынбасары буларак җитди өлеш кертә.
Эшчәнлеге киң планлы, мәдәниятебезнең төрле өлкәләренә керткән өлеше саллы булган
Әнәс Хәсәновның матур әдәбиятта ирешкән уңышлары, иҗат үзенчәлекләре нидән гыйбарәт
булуын өйрәнгәндә, иң әүвәл, аның жанрлар ягыннан төрлелегенә игътибар итәсең. Аеруча
балалар өчен язган әсәрләре арасында табигатьнең серләрен гади, балалар теле белән ачкан
хикәяләр һәм парчалар, курчак театры өчен яисә телевизион спектакль дип тәгаенләнгән
сәхнә әсәрләре, поэма һәм шаян шигырьләр, әкиятләр булуы күзгә ташлана.
Ә.Хәсәновның «Әнис алмалар» һәм «Якты йолдызлар» дип исемләнгән повестьларының
геройлары — яшүсмерләр. Аларның балалык еллары, беренче мәхәббәт хисләре, аңлашу-
яратышулары бик тә табигый сурәтләнә. Яшьлеккә хас булган оялчанлык-тыйнаклык, хисләр
сафлыгы, киләчәккә оптимистик омтылыш бу буынның тормышын яхшы белгән, үзе
кичергән художник каләме белән тасвирлана. Бигрәк тә сугыштан соңгы авыр еллардагы
яшьләр язмышы отышлы детальләр ярдәмендә күз алдына бастырыла. Язучы үз геройлары
язмышын борып җибәрә торган бер вакыйганы таба һәм аңа яшьләрнең калган
тормышындагы вакыйга-хәлләрне тыгыз итеп бәйли белә. «Әнис алмалар» повестенда бу —
Әнисә исемле кызның сөйгәнен Казанга укырга озаткач, кайтып барганда урман эчендә
көчләнүе вакыйгасы. Әлеге вәхшилек әсәр геройларын берсеннән-берсе авыррак,
үкенечлерәк хәлләргә дучар итә, яңа сынаулар алдына куя. «Якын йолдызлар» повестенда
әсәрдәге үзәк геройларның берсе Әнвәрнең, очучы булу теләге белән Казанга килеп, хәрби
мәктәпкә имтихан тоту вакытында үкенечле хәлгә юлыгуы конфликт башлангычы булып
тора. Бер Казан егете аннан ул булып күз буенча комиссиягә кереп чыгуын үтенә. Ләкин
намуслы Әнвәр алдашуга бармый, тегенең әнисе белән бергә килеп ялваруларына, акча
вәгъдә итүләренә дә карамый, баш тарта. Моның өчен шәһәр егете бандит иптәшләреннән
аны бик нык кыйната, алган җәрәхәтләреннән Әнвәр үлә. Менә шунда инде аның сөйгәне
Гүзәлиянең саф мәхәббәте сынала. Кызның эчке кичерешләрен, кайгы-өметсезлекләрен
автор бик җентекләп һәм ышандыргыч итеп тасвирлап бирә.
Нинди генә аянычлы, драматик, хәтта фаҗигале хәлләр тасвирланса да, Ә.Хәсәновның
проза әсәрләре оптимистик рухта тәмамлана. Язучы яшәүнең бөек кануны яхшылык,
мәрхәмәтлелек, яктылык икәненә ышана һәм укучысын да шул фикергә алып килә. Сүз барган
ике повестьта да шулай. «Әнис алмалар» әсәрендә күп кенә кайгы-хәсрәтләр күргән Әнис һәм
Әнисә мәхәббәтләренә тугрылык саклап көрәшүләре нәтиҗәсендә бергә кавыша, алар
арасына кара таракан булып төшкән, кызны мәсхәрәләгән Идмас язмыш тарафыннан
җәзалана. «Якын йолдызлар» повестенда тирән рухи газаплар кичергән, яшәүнең мәгънәсен
җуя башлаган Гүзәлия алдында өмет кабына: Әнвәрнең ерак туганының улына, һәлак булган
сөеклесен нык хәтерләткән егеткә карата кызның җәрәхәтле күңелендә сөю хисе яңадан көч
ала башлый.
Яшьлеккә, яшьләр проблемаларына тугрылык Ә.Хәсәнов хикәяләренә дә хас. Яшүсмерлек
чорын чагылдырган «Чәчәкләр көзен дә бөреләнә», «Кызлар озатырга өйрәтимме?»,
«Ышаныгыз ак каеннар», «Безнең урам батыры» кебек хикәяләрдә алар лейтмотив булып
бара. Персонажларын сафлык, мәрхәмәтлелек, инсафлылык белән бизәлгән геройлар төсендә
алып, бу яктан өлкәннәр тормышын үрнәк итеп куйган «Соңарган бүләк», «Нәгыйм—Нәгыймә
имәне», «Гөнаһ шомлыгы» шикелле хикәяләр күңелне тормышчанлыклары белән җәлеп итә.
Болар арасында фикеренең мөһимлеге һәм ачыклыгы, композицион төзелешенең
оригинальлеге белән авторның «Сабыр төбе — сары сагыш» исемле хикәясе аерылып тора.
Сугыш афәтләре аны сөеклесеннән мәхрүм иткән, гомере буе беренче мәхәббәтенә тугрылык
саклап яшәгән, аңа булган олы хисен башкаларга, бигрәк тә яшьләргә күчерә белгән Сабира
карчыкның үзенчәлекле язмышы, рухи бөеклеге һәм тирән хис-тойгылары оста сәнгатькяр
каләме белән сурәтләнгән.
Ә.Хәсәновның шигъри иҗаты берничә поэманы, өч йөзгә якын шигырьне һәм дистәләгән
җыр текстларын үз эченә ала. Аларның төп кыйммәтен рухи яшәешнең асылын фәлсәфи
фикерләр ярдәмендә ачу һәм сурәтләү тәшкил итә. Ә.Хәсәнов шигъриятенә каләмдәшләре —
танылган язучылар Н.Хисамов, Ә.Рәшит, З.Хөснияр, язучыдан алган интервьюсында
Ф.Хәкимова югары бәя бирделәр. Шигъри иҗатының максаты нидән гыйбарәт булуын
Ә.Хәсәнов җыйнак кына итеп болай дип белдерә: «...шигырьләрем, җырларым — алар барысы
да сөю-ярату, кайгыру- әрнү, шатлану-җилкенү, соклану-гаҗәпләнү, нәфрәтләнү-җирәнү
нәтиҗәсендә күңелем тирбәнүләрдән туды. Йөрәгемнән саркып чыккан хисләр, бәлкем,
башкалар йөрәгендә дә кайтаваз табар, яратырга, нәфрәтләнергә, сокланырга, матурлык
алдында баш ияргә өндәр. Шулай булса, кеше дөньяви ваклыклардан югары күтәрелер, азмы-
күпме аның рухи офыгы киңәер, тормыш-көнкүреше яктырыбрак китәр, яшәешнең гүзәл
яклары ачыла төшәр...». Әлеге фикер шигъри юлларда болай яңгырый:
Рухи чисталык — канатым,
Җилкәнем — әхлак нуры.
Ирлек бирә миңа хөрлек, Барыр юлым хак, туры.
(« Уфтанмыйм»)
Әнәс Хәсәнов шигъриятендә Туган илебезгә («Ватан дип әйтү өчен», «Казаным») һәм туган
җиребезгә («Авылыма мәдхия», «Безнең бәхет», «Көзге моң»), җәмгыятебез төзелешенә («Ник
шулай Рәсәйдә?», «Заман гаеплеме?», «Ник түзәбез?», «Татарга бил нәрсәгә», «Замана») һәм
кешеләрнең үзара мөнәсәбәтенә («Хәкыйкать», «Үз мәнфәгате», «Акыл кергәч», «Кызык бу
дөнья»), нәрсәгә һәм кемгә хезмәт итүебезгә («Татарым», «Синнән сорыйм, Ходам», «Хаким
зары») биргән үткен, еш кына фәлсәфи эчтәлекле бәяләр урын алган. Тормыш һәм яшәеш
турында, хезмәткә һәм кешеләргә лаеклы мөнәсәбәт хакында, ата-анага, балаларга, киләчәк
буын вәкилләренә карашның асыл мәгънәсе буенча уй- фикерләрен шагыйрь җыйнак, күп
очракта дүртюллылыкларга җитди эчтәлек салып формалаштыра.
Шигырьләрдә кешенең рухи дөньясындагы чайпалулар тасвирланамы, табигать
күренешләре сурәтләнәме — һәр очракта да халыкның үз баласын изге җан иткән гореф-
гадәтен, алардагы гүзәл сыйфатларны күрәсең. Кешедәге вөҗдан сафлыгының нигезе кайда,
дигән сорауга авторның җавабы ачык:
Шәфкатьле бул, дип язылган Коръәндә,
Шуны биклә күңелеңә, и бәндә!
Миһербансыз була калса күңелең,
Онытма син, кеше — кеше түгелен.
(«Күңелеңә биклә»),
Шагыйрь күңеле җәмгыятебезнең көндәлек тормышында очраган рәхимсезлектән көенә:
Чечня... Беслан, Урус-Мартан... Ерактан
шома гына уза болар колактан.
Ә бу җирдә күпме кан-яшь түгелде, ерткычлыкка күнегәбез түгелме?
(«Күнегәбез түгелме?»),
Шагыйрь үз-үзенә, үзендәге менәз-холык үзенчәлекләренә дә сабырлык, вөҗдан сафлыгы,
хезмәт сөю сыйфатлары ноктасыннан торып объектив бәя бирә белә («Үзем турында»). Башка
шигырьләрендә дә кешенең характерына хас булырга тиешле эшчәнлек, сабырлык,
миһербанлылык, саф күңел, намуслылык кебек сыйфатларга табына.
Ә.Хәсәнов шигъриятендә кайберәүләрдәге рухсызлык, мәрхәмәтсезлек, ерткычлык,
намуссызлык, куштанлык, коллыкка бирелү, мәгънәсез яраклаша белү кебек сыйфатлардан
көлгән, аларны чыбыркылаган тезмә юллар да байтак. Кимчелекләрне сатирик үткенлек
белән тасвирлаган «Шүрәленең Казанда күргәннәре» исемле поэма, «Килде, килде халыкка
влач», «Безнең тормыш зур театр» дигән шигырьләр, тормышыбыздагы шаянлыкны,
җорлыкны кызыклы итеп сурәтләгән «Кодалардан бик уңдым», «Тәүбә», «Ашыкма әле
картлык», «Маркет ачтым» кебек әсәрләр бу иҗатның офыкларын киңәйтә.
Бу шигърияттә халыкчан рухы, күңел җылылыгы мул бөркелеп торуы белән «Минем
сандугачларым» исемле поэма аерылып тора. Асылда диалоглардан гыйбарәт булган, ике
күрше — Мортаза белән Хәллә — арасындагы, аларның хатыннары белән сөйләшүләрендә,
картларның үткәннәрен искә алуларында тулы бер буынның тарихи юлы күз алдына
бастырыла. Автор яратып һәм сокланып «минем сандугачларым» дип атаган өлкән буын
вәкилләренең истәлекләрендә бик тирәнгә китеп зарланмыйча, офтанмыйча гына бәян
ителгән бу юл зур вакыйгалардан, сугыш михнәтләреннән, хаксызга рәнҗетелүләрдән,
ачлык-ялангачлык михнәтләреннән тора. Тыйнак кына, гореф-гадәт чикләреннән чыкмый
гына сурәтләнгән ир-хатын арасындагы интим мөнәсәбәтләрнең ярым шаяру рухында
бирелүе вакыйгаларны җанландыра, бөтен поэмага яктылык бөрки. Әгәр дә әсәр шуның
белән генә тәмамланса, өлкән буын үткән тарихи юл, гәрчә бик җанлы, халыкчан шигъри тел
белән сөйләнгән булса да, гадәти искә алулардан ары уза алмас иде. Шагыйрьнең төп фикере,
олы нәтиҗәсе поэманың соңгы, «Кем бәхетле?» исемле бүлегендә әйтелә. Бу сорауны
картларга яшьләр бирә. Мортазаның да, Хәлләнең дә җаваплары бер-берсен тулыландыра.
Бәхет дигән төшенчәнең бик киң, тирән мәгънәле булуы, кешелекнең яшәешендәге
шәфкатьлелек, тәүфыйк-миһербанлык, гаделлек, хезмәт сөю, намуслылык, татулык,
мәнфәгатле булу кебек сыйфатларны үз эченә сыйдыруы турында автор нәтиҗә ясый.
Автор драматургиядә дә көчен сынап карады, уңышлы сынады. «Әти диясем килә...»
мелодрамасына ул телевизион һәм радиоспектакльләр өчен сценарийлар язып килә.
Драматургияне яхшы белгән ике белгеч — Юныс Сафиуллин һәм Рәүф Игъламов пьесага уңай
бәя бирәләр. Әдәбиятта, шул җөмләдән сәхнә әдәбиятында да ятим калган балалар язмышы
турында аз язылмады. Бигрәк тә баланың сыңар канатлы ана кулындагы авыр көнкүрешен,
яисә анасы ташлап калдырган балаларның ачы язмышын сурәтләгән әсәрләр... Бу җәһәттән
Ә.Хәсәнов материалны икенче яссылыкта ала, сюжет сызыгын, ситуацияләрне ата белән бала
арасындагы мөнәсәбәт нигезендә оештыра. Баланың ачы язмышында ана гына түгел, ә ата да
(беренче чираттадыр әле!) гаепле. Урам коткысына бирелә язган Рәдифәнең кыю адым ясавы,
әтисен эзләп табуы, үсә һәм шәхес буларак җитлегә баруы әсәрдә ышандырырлык итеп
тасвирлана.
Татарстан Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның А.Алиш, журналистларның Х.Ямашев
исемендәге премияләре лауреаты, Дуслык ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» һ.б.
медальләр кавалеры Әнәс Хәсәнов бүген дә актив иҗатта. Бу талантлы каләм иясенең әле
тагын да укучылар күңелен баетырлык, рухын күтәрерлек хезмәтләр һәм әсәрләр иҗат итүен
телибез.