КӨЗГЕ ХИКӘЯ

Доктор Хөсәен Әкрамов пар атта бара: күз алдында очсыз—кырыйсыз бушап калган кырлар җәелеп ята, көзге ачы җил дулкын—дулкын сары болытларны күк буенча куалый иде. Ара—тирә агачлыклар фраклары саргая башлаган агачлар, башларын селкеп, җилгә сыгылалар, гүяки салкын җилдән иман сорыйлар иде. Саргайган, урылган басулар, янгырдан каралган такыр басулар, ямь—яшел уҗым басулары берсе артлы берсе докторнын күз алдыннан үтә. Ләкин бу бертөсле эчпошыргыч картиналар анын күнеленә тәэсир итми, чөнки ул инде күптән яшьлек заманын уздырган, дөньяга тойгы аркылы карауны оныткан шул. Хәтта киресенчә, бу күнелсез манзара, шушылай суыктан бөрешеп, буш кырлар буенча атта бару анар хозур тоела; печән салган трантаста бара—бара ул талгып йокымсырап та ала иде. Доктор Хөсәеннен университет бетергәненә инде унбиш елдан артык узган, гомуми Европа сугышынын фәлякәтләре (афәтләре — Д.З.), икенче Русия ихтилялынын (фетнәсе — Д.З.), коточкыч нәтиҗәләре анын башында тарихи бер хатирә шикелле генә булып калганнар иде. Ул үзенен гомерендә яшьлек вакытынын пессимизмы да, бөек хыялларны, ул хыялларнын җимерелүен дә башыннан уздырган, кызу йөрәк белән иҗтимагый эшләргә дә катнашкан, әллә ничә мәртәбә дөньядан, тормыштан туеп, әллә ничә кабат үзендә булып үткән бөек рух күтәренкелекләрен дә гомеренен арт ягында калдырган иде. Хәзер ул дөньяда гакылга таянып кына, садә генә торырга өйрәнгән, дулкынлы, давыллы кайнар хисләр артык анын рухын биләмиләр; ул үзенен тормыш тәҗрибәсе белән дөньядагы әхвалнен инсаннар теләве буенча гына үзгәрмичә, үзенен акрын агышы белән бик акыртын гына үзгәрә барганын белгәнгә, һәрвакыт ашкынуга, кызу канлылык белән төрле әмәлләргә иман итеп, шуларны булдыру юлында фидакарьлекләр күрсәтергә хәзер булган яшьләргә һәм яшь табигатьле адәмнәргә бертөрле картлыкка махсус тынычлык белән, өстән генә, тәнкыйть күзлеге аркылы гына карарга үзен күнектергән иде. Шул тормыш аны тәмам канәгатьләндермәсә дә, артык авыр да тоелмый иде. Анын тормышы да заманнар агышы шикелле тын һәм акрын агышы белән ага иде ки, анын кырык биш яше, чал керә башлаган сакалы шул тормышы белән гармония ясыйлар иде.
Анын хәзер бара торган җирләре башкорт иленен кырлары иде. Ул доктор булганнан бирле Русиянен төрле тарафларында чайкалган, һичбер җирдә озак вакытка карар табып төпләнә алмаган, үзенә тыныч бер оя ясый алмаган, тормыш аны ирекле—ирексез күбрәк күчмәлек хәлендә яшәргә мәҗбүр итә иде. Ул инде шул тормышка өйрәнеп тә беткән, хәтта шул бер яктан бер якка күчеп йөреп, тора торган урынны янадан—янага үзгәртү анын рухына сенгән, табигатенә урынлашкан булганга, ул шул бәдәви күчмә тормышнын тәменә бирелеп киткән; сәяхәт, яна
Й
тәэссорат анын җанына тынычлык бирә, арганлыгына дару була иде.
Хәзер ул Башкортстаннын бер өяз мәхәллә идарәсе тарафыннан чакырылган, шунда барышы иде. Мәхәллә идарәсенен рәисе Рөстәмбәк Исламгалиев бу вакытта үзенен утары «Акбүз ат»та булганга, тимер юл белән өяз каласына килеп төшкәннән сон, элек анын белән күрешеп сөйләшү лязем (тиеш — Д.З.) табылганга, ат яллап туп—туры шунда киткән иде. «Акбүз ат» тимер юлыннан 30-40 чакрым эчтәрәк булганга, ул көн яктысында инде барып җитә алмады.
Сентябрьнен башы, төннәр карангы иде. Кич булу белән җил туктап, күк аязды. Карангы күктә хисапсыз йолдызлар кара хәтфә өстенә сибелгән җәүһәрләр шикелле яналар, көзгечә артык куәтле ялтырыйлар, газамәтле (бөек — Д.З.), мәһабәт, тантаналы бер манзара тәшкил итәләр иде. Бу манзара доктор Хөсәеннен карт күнелен дә сихерләде, саф, салкын һава анын йокысын качырды, шушы мәһабәт тынлык, меннәрчә йолдызларнын салкын яктылыгы тәэсире астында анын җанына сонгы заманнарда анар бик сирәк килә торган шигъри халәте рухия инде.
Ямщик, зур гәүдәле типтәр, анар таба әйләнеп:
— Әнә, морза, «Акбүз ат»ка җитәбез, — диде. Алда утлар ялтырап күренә иде. Доктор, ут кабызып, сәгатен карады. Сәгать тугыз иде. Ямщик атларны куды. Кынгыраулар җитезрәк шалтырый башлады. Бераздан атлар ике ягына зур каен агачлары тезелгән туры юлга керделәр. Төннен карангылыгында каеннар агарып күренәләр иде. Берьюлы берничә эт өргән аваз ишетелде. Бер катлы зур гына агач өй алдына килеп туктадылар. Берничә эт аларны бик гайрәтләнеп өреп каршыладылар. Өйнен ишеге ачылды. Өйдән йөгереп чыккан бөдрә йонлы ак эт тә, ачы тавыш белән лән-лән итеп, баскыч башыннан өрә башлады. Анын артыннан чыккан калын тавышлы ир кеше этләргә ачуланып кычкырды. Алар теләр—теләмәс кенә тавышларын баса төштеләр. Докторнын арбадан төшеп бераз аптырабрак торганын күргәч, ул:
— Рәхим итегез! Алар тешләмиләр — курыкмагыз!— диде. Кунак үзенен исемен—фамилиясен атап күреште. Хуҗа көләч йөз белән анын кулын кысып:
— А, беләм, беләм! Очень приятно! Рәхим итегез! Исламгалиев, — диде.
Өйгә керделәр. Өйнен җылылыгы, пөхтә һәм җыйнаклыгы белән бәрабәр җиһазынын садә, ләкин кибари (горур, аристократик — Д.З.)булуы, анын өстенә, тагы өстәл өстендә самовар утыруы, түшәмдәге лампанын яктылыгы докторнын күнеленә ифрат ягымлы тоелды; ул үзен көн буе кызу чүлдә барып та, салкынча, күләгәле хөрмә урманына килеп кергән гарәп шикелле хис итте. Исламгалиев докторга йомшак диванга утырырга тәкъдим итә-итә бик күптәнге танышына әйткән төсле:
— Бик аз гына яманлап йөрисез икән, Хөсәен әфәнде: без әле менә яна гына чәй эчеп бетерергә торадыр идек. Андый вакытта безнен Галия шулай дип әйтә. Минем хатын бит сезнен якныкы. Сез дә, ишетүем дөрес булса, Казан кешесе бугай? — диде.
— Әйе.. .Юк.. .Мин укуын Казанда укыдым. Ләкин минем хәзер ватаным юк. Мин кайда туры килсә, шунда торам. Русиядә минем булмаган төшем бик аздыр... Сез, Рөстәмбәк әфәнде, зинһар инде мине гафу итегез: сезне болай төнлә килеп борчыдык. Болай сонга каласымны белсәм, иртәгә килгән булыр идем. Минем йомышым, үзегезгә мәгълүм, бик кечкенә генә..
— Юк, юк, Алла сакласын! Сез ни сөйлисез! Килгән кунакка һәрвакыт без шат. Көндезме, төнләме — барыбер килүчегә безнен ишек ачык. Гаеб (көтелмәгән — Д.З.) кунак ходай кунагы диләр бит. Сез извиняться итүләрегезне куеп торыгыз; юл килеп тунгансыздыр, мин самоварны янарттырыйм әле, сезнен ямщикны да туйдырсыннар. — дип сөйләнә— сөйләнә Рөстәмбәк әфәнде ишектән чыгып китте. Икенче бүлмәдән анын «Галия, кара әле!» дигән тавышы ишетелде.
Бу кунакчыллык дингезендә Хөсәен әфәнде тәмам эреде. Акрын—акрын үзен үз өендә күк хис итә башлады. Рөстәмбәк Исламгалиев шул заманда Русиядә байтак очрый торган җирсез җир хуҗаларыннан иде. Ягъни анын егерме-утыз дисәтинә генә җире бар. Җиргә байлык ягыннан ул тирә- юньдәге авыл халкыннан күп аерылмый
иде. Ләкин ул үзенен иптәшләре — «җирсез алпавытлар» шикелле фәкыйрьлеккә, зәбунлыкка (зәгыйфьлеккә, начарлыкка — Д.З.) төшмәгән; искедән гөрләп торган утарында да тормыш сүнмәгән, башка бик күп утарлар шикелле, ул фәнагә (юкка чыгуга — Д.З.) йөз тотмаган иде. Чөнки, бәхетенә каршы, Исламгалиевләр байлыгы электән үк җирдә генә булып килмәгәнгә, җирләрнен алынуы анын матди тормышына аз тәэсир иткән иде.
Исламгалиев мирза иде, һәм бик иске, мәшһүр мирзалар нәселеннән иде. Ул бөтен гомерен җәмәгать хезмәтенә сарыф иткән, демократлык идеяләренен тормышка татбикъ (яраклы — Д.З.) кылынуына. гомере буе хезмәт итеп уздырган «демократ-мирза» иде. Ләкин анын чын мирза икәнлеген йөзенә бер мәртәбә карагач та белергә мөмкин; сакал—мыегын кырган йөзендә ниндидер хәбаслык-аристократлык беленеп тора, йөзенен нәфис һәм нечкә сызыклары үзләреннән-үзләре «Менә мин аксөяк. Минем каным гади кешеләр канына башка!» дип әйтеп тора иде. Морзаларнын йөзләрендә әллә нинди хосусый мирзалык галәмәтенен булуы, аларнын йөзләре белән башка халык арасында, хосусан Казан татарлары арасында, бам—башка бер тип булып аерылып торулары электән үк анын дикъкатен җәлеп итә иде. Рөстәмбәк мирза да шул типта булганга, Хөсәен әфәнденен фикере берничә минутка шушы мәсьәләгә тукталды. Анын фикеренчә, борынгы болгарларны һәм башка төрек ыругларын Азиядән татарлар килеп истиля кылгач (басып алгач— Д.З.), алар җинүчеләр сыйфаты белән хакимнәр сыйныфын тәшкил иткәннәр; аристократлар: ханнар, бәкләр, мирзалар сыйныфы шул монгол-татарлардан булган; алар җинелгән мәхкүм (хөкем ителгән, яулап алынган — Д.З.) халыкларны үзләреннән түбән хисаплаганга, алар белән никах аркылы да бик аз катышканнар; шунлыктан, аларнын төсләрендә монгол кыяфәте артыграк сакланган; нәселдән—нәселгә байлыкта—рәхәттә яшәү аларнын табигатен нәзекләштергән шикелле, йөзләренә дә беркадәр нечкәлек биргән; хәвас сыйныфын тәшкил иткәнгә, мәдәният башка сыйныфларга караганда электән үк алар арасында артыграк таралган булган; шулай итеп «зыялылык» аларнын канына сенеп, нәселдән— нәселгә күчә-күчә зыялылык сыйфаты төсләренә үк кергән; шул рәвешчә, хәзерге «мирза» тибы килеп чыккан иде.
Доктор Хөсәен бу фикерләрне башыннан кичерергә өлгермәде, асрау кыз кереп, самоварны янартырга алып чыкты; икенчесе чәй янын рәтләргә тотынды. Ул ара да булмады, хатынын, кызын ияртеп мирза үзе дә кире әйләнеп керде. Ул аларны доктор белән таныштырды. Хатыны утыз биш яшьләр чамасында, кыска гына буйлы, тулы гына хатын иде. Төсенә караганда, карт күренми, ләкин косметика истигъмаль иткәне (куланганы — Д.З.) сизелеп тора иде. Хөсәен әфәнде, бу хатынны күрүгә, әллә нәрсә исенә төшкән шикелле булды. Бу йөзне, бу саргылт чәчне, бу зәнгәр дә түгел, соры да түгел күзне кайчандыр, бик күптән күргән төсле тоелды. Анын тавышы докторнын күнелендә артык шөбһә калдырмады: анын күз хатирәсе бик артык куәтле булмаса да, колак хатирәсе яхшы булганга, бер ишеткән тавышны ул һич онытмый иде. Шуларга әллә кайдан сикереп чыгып «Галия» дигән исем дә катышты. Ә, әйе... Ул бу исемне күптән түгел генә мирза авызыннан ишеткән иде. Аннан сон, анын «минем хатын бит сезнен якныкы» дигән җөмләсе йөдәтеп, башында әйләнергә тотынды. Доктор әфәнде «Әйе, әйе, шөбһә юк, бу шул. Бу Галия — шул Галия» дип уйлады.
Бу докторнын яшьлек хатирәләренен ин ахмакларыннан берсе иде. Күптәнге, онытылып беткән елларнын авырлыгы, тәэссоратынын күплеге һәм чуарлыгы астында күмелеп калган бер хатирә, студентлык заманынын хатирәсе иде. Казан тирәсендәге дачаларнын берсендә дөньяда булган романнарнын ин ахмагы, булып узган тормышта уйнала торган гыйшкый комедияләрнен гакылга сыймаслыгы уйналган иде. Галия исемле төссез генә, ямьсез генә, гади генә бер татар кызы моны, студент Хөсәенне, тәдриҗи сурәттә (акрынлап, үсеп барган — Д.З.) үзенен гыйшкы белән йөдәткән, мәхәббәте тәмам матлаб булган (омтылышка әйләнгән — Д.З.), ләкин Галиянен мәхәббәте кызуланган саен, монын анар каршы салкынлыгы арта барганга, ахирел әмер (ахыр чиктә — Д.З.) мөнәсәбәт студент Хөсәеннен бу шыр тиле кыздан
ин хурлыклы рәвештә качуы белән тәмам булган иде. Бу «роман»нын тырнак тирләткеч тәфсыйләтен (ваклыкларын — Д.З.), хосусан (аеруча —Д.З.) үзенен бер кызнын мәхәббәтеннән котылыр өчен хур, хәкыйрь (хурланылган, кадерсез —Д.З.) сурәттә дачадан качып китүен башыннан кичергәндә, дөньяда күпне күргән, картая башлаган доктор Хөсәен унсигез яшьлек яшь егет шикелле кызарды. Галиянен моны танымаганлыгы күренеп тора; доктор өчен исә бу бик зур шатлык иде. Ул акрын—акрын бу кызыклы халәткә ияләшеп, «Галия ханым» белән сүзгә дә кереште. Чынлап әйткәндә, студент Хөсәен белән хәзерге таушалган чал сакаллы доктор арасында никадәр аерма булса, элекке җүләр, җилбәзәк татар кызы Галия белән вәкарьле, үзен бик кибаранә (горур — Д.З.) тота белә торган, җитеп килгән балалар анасы булган мирза хатыны «Галия ханым» арасында аерма аннан да зуррак иде.
Доктор Хөсәен чәй янында утырган хәлдә, сухарига манып кыздырган тәмле чеби жаркоен ашый-ашый, тәкъдирнен кешеләр белән бәгъзән (кайчак — Д.З.) ничек шаяруы, дөньянын кайбер адәмнәрне ни рәвештә танымаслык хәлгә китереп үзгәртүе хакында уйлый, хәтта вакыт-вакыт каршында утырган симез, вәкарьле хатыннын «теге» Галия булуына ышанмый да башлый, ләкин хакыйкать күз алдында - ышанмаска мөмкин түгел иде.
Мирза һәм Галия Хөсәенне бертуктаусыз кыстыйлар иде. Алар өстәл янында дүртәү иделәр: мирза, Галия, кызлары һәм Хөсәен. Галия кызына:
—Гәүһәр, тоз савытын алып бир әле, — диде. Хөсәен Гәүһәргә дикъкать беләнрәк карады. Ундүрт-унбиш яшьлек каратутлы Гәүһәр гаҗәеп сөйкемле кыз иде. Бераз монгол кыяфәтлерәк булса да, озынча йөзенен нәзек сызыклары, нәфислеге, хосусән күз карашы анар әллә нинди аерым матурлык вә мөлаемлык бирәләр иде. Доктор аны гүзәл япон кызына охшатты. Чынлап та, бу яшүсмер кыз бер-бер даһи япон рәссамынын картинасыннан сикереп төшкән төсле тоела иде.
Берсе ун, берсе сигез яшьләр чамасында ике ир бала кереп, ата-аналарын үбеп чыгып киттеләр. Галия аларга:
— Ятасызмы, балалар? Ятыгыз, ят; бик вакыт, — диде.
Хөсәен әфәнде сүзсез генә утырган Гәүһәргә карый, «нинди сөйкемле кыз бу Гәүһәр» дип уйлый иде.
Чәй эчелеп бетте. Галия дә кунак белән күрешеп чыгып китте. Рөстәмбәк әфәнде докторны үзенен язу бүлмәсенә алып кереп, икесе дә йомшак креслоларга утырдылар. Мирза кунагына сигара тәкъдим итеп, үзенен аны махсус Германиядән китерткәнлеген сөйләрде. Төтен эченә күмелгән хәлдә, ул доктордан:
— Сез сон әле, Хөсәен әфәнде, семьягызны кайда калдырдыгыз? — дип сорады. Доктор:
— Минем семьям юк, Рөстәмбәк әфәнде, мин япа-ялгыз кеше, — дип җавап бирде.
— Ә, алай икән.... Мин сезне җәмәгатьле кешедер дип белгән идем, — диде мирза.
Алар сүзне җитди якка борып, эш турысында сөйләргә тотындылар. Сәгать беренче китте. Алар һаман әле сөйләшәләр иде.
Икенче көнне иртә белән доктор китәргә әзерләнде. Өй алдына атлар килгәннәр, хуҗалар да бөтен гаиләләре белән моны озатырга террасага чыкканнар иде. Көн җилсез, кояшлы, көзгечә ифрат якты, күктә нәкъ яз көнендәге төсле өер-өер ак болытлар йөзә иде. Салкын, хуш исле шәраб шикелле көзге һава докторнын борынын кытыклап, күкрәкләрен рәхәтләндереп җибәрде.
Доктор мирза белән бик самими рәвештә саубуллаштылар. Йорт хуҗасы аннан үзендә ешрак кунак булуын үтенде.
— Бер дә тартынмыйча, үз йортыгызга килгән кебек итеп килегез! — диде. Доктор тәшәккер итте.
«Ә, әлбәттә, ул киләчәк! Килмиме сон! Яна ватанында шундый кунакчыл бер йорт һәм шундый сөйкемле танышлары булуы анын өчен зур ганимәт (уныш, бәхет —
Д.З.), әлбәттә»
Менә атлар кузгалды. Кынгырау шалтырады. Этләр өрергә тотынды. Арттан Рөстәмбәк мирзанын:
— Трезор, Лохмач, назад! Я вас!.. — дигән тавышы ишетелеп калды.
Юлнын ике ягындагы карт каенннар кояш яктысында үзләренен аклыклары белән күзләрне чагылдыра, җир өстен каплаган алтын төсле яфраклар ат аягы астында кыштырдыйлар иде. Доктор Хөсәен атта бара- бара «япон гүзәле» Гәүһәр турысында уйлады; эченнән үз-үзенә: «Әгәр дә бу кыз бер биш кенә яшь зур булса, һәм мин дә аз дигәндә ун яшь яшьрәк булсам, шиксез мин анар гашыйк булган булыр идем», — ди иде.
Хикәяне басмага Д.ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.

Реклама