Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЛЕМСЕЗ ДАН ҖИҢЕЛ БИРЕЛМИ

Туган җир
И туган тел, и матур тел.
Габдулла Тукай

И туган җир, и матур җир,

Кендек каным тамган җир.

Ата-анам гомер иткән,

Бабамнардан калган җир!

Суларында коендырган,

Туендырган җайлы җир.

Иген уңган, җәнлек тулган,

Кара һәм ак майлы җир.

Татар җанлы вә иманлы

Оныкларга калыр җир.

...Бөтен гөнаһларым белән

Куенына алыр җир!


Нишләмәк кирәк
«Так неуважительно, как в Казани,

к творческим людям не относятся нигде».
Фуат Мансуров

Урын кысынкымы, күңел тармы,
Нәрсәдән бу җүнсез гадәтләр?
Зыялылар әллә артык күпме,
Тирәндәрәк микән сәбәпләр?
Җитәкчеләр аңлап бетермиме?
Дөресрәктер монсы, күрәсең.
Үз шәүләсеннән үзе куркып
Яши бездә татар түрәсе.
Дәүләтенә хуҗа халык кына
Талантларны сөйгән, күтәргән.
Ә коллар бит, гладиаторларча,

Берсен-берсе кыйнап үтергән.


Үрнәкнең дә үрнәге
Ышанмыйча тордым башта,
Шатлык эчкә сыймады:
Төрекләрнең Ил башлыгы

«Туган тел»не сөйләде.
Үзебезчә, чын татарча!
Күзләр генә тимәсен,
Бездә шундый түрәләрне
Килеп китте күрәсем...


Төштә дә эзәрлеклиләр
Әллә нинди кара төшләр керә,

Җәфаланам куркып уянып.
Салкын тиргә батып, борсаланып
Таңга кадәр ятам уйланып.
Нәрсә соң бу? Кемнәр бимазалый?
Күп сөйләнгән өчен җәзамы?
Җирдә чактук әллә башланамы
Тәмуг-җәһәннәмнең газабы.
Гөнаһлар күп, ансын кабул итәм,
Ә нигә дип телне кисәләр?
Бирешмәс, дип, әллә уйлыйлармы

Якты чакта, көндез килсәләр?!


Ике юл
«Барлык юллар да Римгә илтә».
Борынгыдан килгән әйтәм.

Дөнья башкаласы булган шул ул,
Кулай урын байлык тупларга,

Җан җылысы табар өчен бездә

Шигъри юллар илтә Тукайга!


***
«Харап булам ташлап китсәң»,—дигәч,
Күз яшеңне сөрттем, юаттым.
Исән калдың бит, әй. Мин дә яшим!
Мәхәббәтне генә югалттык...


Шул гына каламы?
Акыл җыйдым бик күп гыйлем эстәп,
Ә үзем соң нәрсә калдырам?
...Алганнарың китә үзең белән,
Биргәнеңнән кала... чардуган..

.
Кулыңда ни, авызыңда шулмы?
(Рәсәйчә хосусыйлаштыру)
Беришләре чумды девонгача,

Кемдер—завод басып алды.
Галим-голәмәләр, мөгаллимнәр

Кәгазь-каләм тотып калды.


Алар акыллыракмы?
Көзлар җитеп, көннәр салкынаеп

Җай калмагач нектар җыярга,
Бал кортлары җылы умартадан

Сорыкортны куып чыгара.
Табигатьнең кырыс хөкеме шул:

Файдаң булса гына хакың бар!

Бездә генә сәрхуш ирен асрап

Иза чигә бик күп ханымнар...


Илең киң булса да
Дәүләтсезлек яман нәрсә,

Хакимнәргә кирәгең юк.
Аквариум балыгыдай:
Үзең суда, ирегең юк.


Ришвәт димәсәләр
Элек дәүләт-хөкүмәткә

Шагыйрьләр кирәк иде.
Шуңа каләм иясенә
Кадер дә күбрәк тиде.
Комсыз кавем өскә чыгып,
Бетергәч илне талап,
Очын-очка ялгый алмый
Интегә хәзер талант.
Керемнәрен санаганда
Укырлар бәлки күреп:
Шигырьләрне карыйкмы әллә,

Акчага язып биреп?


Көндәш тә юк ичмасам...
Авылларның шагыйрьләре

Шәһәргә күчеп киткән.
...Беткән саланы язарга
Мин үзем дә бик җиткән...


Йоклап йөргәч
Бозау чаклы этем төнлә белән

Чылбырыннан качкан ычкынып,

—Әбрик, Әбрик, кая олактың,—дип,

Урам буйлап йөрдем кычкырып.
Күңелемнән әрнеп бәхилләштем:

Кайтмас инде, дусны югалттым. —

Әллә кая китмәс, кайгырма,—дип,

Оныгымны алдап юаттым.
Таң алдыннан чынлап кайтты бит бу,

Ачыкканмы, арган-талганмы;
Карышмыйча ятып көтеп торды

Муенына мунчак салганны.

Ирек шартларында яшәү өчен

Әзерлекле булу кирәктер.
...Мөстәкыйльлек даулап йөргән еллар

Үзебезне шуңа өйрәтте.


Бәйрәм ашы—кара-каршы
Әүвәл дөнья миңа ошамады,

Үзгәртергә йөрдем тырышып.

Ул борынгы, минем яшь вакытым,

Яшәп булсын ничек тынышып.

Бүген инде аңа мин ошамыйм,

Үзгәртергә ныклап ябышты:

Чәч юкара, караш тоныклана...

Үчле икән, белми ялгыштым.