Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Зур Болгаер һәм Кече Болгаер
Зур Болгаер һәм Кече Болгаер авыллары Апас районына керә. Зур Болгаердан район
үзәге Апаска 26 чакрым, ул үзе җирле үзидарә Советы үзәге. Кече Болгаер исә Апастан 23
чакрымда, җирле үзидарә Советы исәпләнгән Зур Болгаердан 3 чакрым ераклыкта
утырган. Болгаер атамасы Казан ханлыгы чоры чыганакларында Болгар Кривой-
Болгаер дип күрсәтелә. 1565-67 елларга караган мәгълүматны туплаган Зөя өязенең
теркәү кенәгәсендә дә авыл исеме нәкъ шулай бирелгән. XVIII йөзгә караган
мәгълүматларны без Д.А.Корсаков чыганагыннан табабыз. Зур Болгаерда XVIII йөздә
ясаклы татарлар саны 174, керәшен татарлары 15 булган. Кече Болгаер авылында ясак
түли торган татарлар 58, керәшен татарлары 15 саналган. XIX йөз чыганагы буенча
(А.Артемьев), Шаһиян суы буена урнашкан Зур Болгаер авылындагы 154 хуҗалыкта 475
ир-ат һәм 301 хатын-кыз көн иткән, авылда бер мәчет булган. К.П.Берстель китабында
күрсәтелгәнчә, Олы Болгаер авылында барлыгы 1335, Кече Болгаерда 789 татар кешесе
яшәгән.
Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда, Болгаер, Бәки һәм башка
авыллар халкы бергәләшеп Чабыр җыены үткәргән. Чабыр бик олы һәм билгеле бәйрәм
булган. Анда Сембер, Самара, Нижгар якларыннан да кунакка килгәннәр. Ике Болгаер
халкы да бик гади һәм кунакчыл булган. Кайберәүләр килгән кунакларын әйбәтләп
сыйлап җибәрү өчен уҗымнарына кадәр сатканнар.
Заманында Зур Болгаер һәм Кече Болгаер авыллары халкы да чукындыру
сәясәтеннән зур зыян күргән, халыкның бер өлеше көчләп христиан диненә күчерелгән.
Авылларда ташланган керәшен зираты урыннары бар, ләкин керәшеннәр калмаган, алар
күптән яңадан үз диннәренә кайтканнар.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Зур һәм Кече Болгаер авылларына Болгар
ханлыгыннан ике агай-эне килеп урнашкан. Олысы Инеш яисә Шаһиян суы ярына,
икенчесе Иске йорт дип атала торган урынга утырган. Ләкин, су җитмәү сәбәпле, халык
авылның хәзерге урынына күчкән.
Зур Болгаер белән Кече Болгаер авыллары арасында Даулы тигезлеге бар. Бу
урындагы җир өчен ике авыл—Зур Болгаер һәм Кече Болгаер халкы сугышканнар, хәтта
Зур Болгаерның өч кешесе үтерелгән дип сөйлиләр. Ике авыл яныннан да Инеш яисә
Шаһиян суы ага.
* * *
Кече Болгаер авылы урамнарыннан һәм басу-кырлардан күңелле тавышлар чыгарып
шифалы сулы Карлыганлык чишмәсе, ташларга бәрелә-бәрелә Шалтыравык чишмәсе,
Нәҗип, Хәбир, Нади, Зәбир һәм Челтер кизләүләре һ.б. агып ята. Челтер чишмәсе ермак
буйлап ага. Башлангычын ул Алан чишмәләреннән ала. Бу чишмә
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
турында бер риваять тә йөри. Имештер, кыш көне чишмә янындагы ташны ваткач, аның
астыннан бер көтү елан чыга. Алар качып беткәннәр, ә урыннары кап-кара булып калган,
ди.
Авыл янында урманнар да күп. Әтрәч борылышындагы Биектау урманында элек
боланнар очраган. Янәшәдә генә Куак урман, Куаклык урман, Карамалык урманнары бар.
Кече Болгаерның кайбер гаиләләре чукындырылган. Ләкин алар барысы да кире
исламга кайтканнар.
Бөек Ватан сугышына авылдан 186 кеше китә. Сугыш кырында 79 кеше ятып кала.
Исән калган ветераннар һәм сугыш елларында эшләгән өлкәннәрне авылда бик
хөрмәтлиләр. Гомумән, Кече Болгаерда өлкәннәргә хөрмәт зур.
Болгаер атамасының кайдан килеп чыгуы турында ике фикер әйтергә була.
Беренчедән, аны болгар этнонимы белән бәйләргә мөмкин. Икенчедән, әлеге авылга
нигез салган кешенең Әбелхәер исемле булуы да бик ихтимал. Авыл тарихына
кагылышлы документлар күбрәк туплангач, атаманың килеп чыгышы, һичшиксез,
ачыкланыр.
Идрәс-Тинки
Идрәс-Тинки авылы Апас районында, район үзәге Апастан 8 чакрымда, Каратун
тимер юл станциясеннән—20, Тәтеш пристаненнан 28 чакрым ераклыкта урнашкан,
А.Артемьев җыентыгында күрсәтелгәнчә, авылның 61 хуҗалыгында 176 ир-ат һәм
154 хатын-кыз булып, авылда бер мәчет эшләгән. К.П.Берстель мәгълүматларына
караганда, авылда барлыгы 593 татар кешесе гомер кичергән.
Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда, Идрәс-Тинки авылы халкы июнь
башларында, күршедәге Әнәле, Иске Йомралы, Каратай һәм Дүртөйле авыллары халкы
белән бергәләшеп, Шыкма исемле җыен үткәргән.
Аксакаллар сөйләве буенча, авылга XVI йөзнең 50нче елларында Идрәс (икенчеләре
Тинкә баба, ди) исемле кеше нигез салган.
Авыл нигезләнгән вакытларда бу тирәдә кара урман булган. Ышна-басулар урман
төпләгән кешеләрнең исемнәре белән аталган.
Авылның көнчыгыш ягыннан Баба-Тау сыртлары күтәрелеп китә. Ә көнбатыш
ягыннан үзенең йөзьяшәр имәннәре, мәһабәт наратлары, зифа буйлы каеннары,
бөрлегәне, җиләкле аланнары белән урман үзенә чакырып тора. Баба-Тау сыртлары
яныннан кояш нурларында җылынып, салмак кына Үләмә елгасы агып ята.
Авылда күлләр дә бар. Ишбулат бабай, Габдулла (кызганыч, ул хәзер кипкән),
Гилмуч, Бетле, Шәм күлләре авыл табигатен ямьләп торалар,
Авыл уртасында бер урын Мулла бакчасы дип атала. Элек ул мулланың яшелчә
бакчасы булган. Җәй көне бу урынга яшьләр кичке уенга җыела. Авылның түбән очында
халыкка күп игелек күрсәткән Керәнлек басулары сузыла. Керән күп үскәнгә халык аны
шулай атаган. Ул ямь-яшел болынлык, җәен аннан авыл халкы мул итеп печән җыеп ала.
Авылда халык телендә Ком базы дип аталган чокыр бар. Элек- электән авыл халкы
моннан үз кирәгенә ком, балчык алып файдаланган.
Авылның өч урамында күптәнге өч кое бар. Ләкин халык алар суыннан файдаланмый
инде. Авылның югары очында бер кизләү чыга. Хәзер авыл көннән- көн үсә, матурая, яңа
йортлар калкып чыга, яшь гаиләләр арта. Авыл уртасында мәчет салынган, мәдрәсә
ачылган. Алтын куллы, тырыш, тирә-юньдәгеләргә карата игелекле кешеләр яши Идрәс-
Тинки авылында.
Иске Әнәле
Иске Әнәле Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 2 чакрымда, Каратун
тимер юл станциясеннән—12, Тәтеш пристаненнән 33 чакрым ераклыкта урнашкан
Әнәле—борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Археологлар Иске Әнәле
авылы янында борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле шәһәрлек билгеләгәннәр.
К.П.Берстель җыентыгында күрсәтелгәнчә, Иске Әнәле авылында 162
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
1359 татар кешесе яшәгән.
Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда, Энәле авылы халкы күршедәге
Иске Йомралы, Идрәс Тинки, Дүртөйле, Карабай авыллары халкы белән бергәләшеп
июнь башында Шыкма исемле җыенны бәйрәм иткән.
Олылар сөйләвенә караганда, элек бу авыл ике чакрым түбәндәрәк, хәзер Ур
әйләнәсе дип йөртелгән җирдә утырган булган. Бу ур казылып ясалган 1-1,5 метр
биеклектәге өемнән гыйбарәт. Ур әйләнәсе янында Энәле 200 еллар чамасы яшәгән.
Авыл атамасы шул торак пунктны беренче башлап оештыручы һәм нигезләүче Йәнейле
исеме белән йөртелгән. Авыл кечерәк Инеш янында урнашкан булган. Бу урын елга-
суларга бай булмаганга күрә һәм тагын ниндидер сәбәпләр аркасында, соңыннан халык
хәзерге урынына күченгән. Бу яңа җир мул су чыганакларына һәм урманнарга бай һәм
бәрәкәтле урын була. Элекке урыннан яңа урынга күчеп беткәннән соң авыл Иске
Йенәйле исемен ала. Тора-бара авыл исеме Иске Энәле дип йөртелә башлый. Гасырлар
узу белән авыл зурая, үсә һәм ныгый. 1800 елларга авылда 300дән артык хуҗалык була.
Авыл үскән саен чәчүлек җирләргә мохтаҗлык арта бара. 1895 елларда Иске Энәле халкы
күршедәге Дүртөйле кешеләре белән берләшеп авылдан 5 чакрым ераклыкта Шәм күле
ышнасы җирен ачалар. Иске Энәле авылында байларның күп булуы һәм җирне бүлеп
бирүче землемерны сатып алулары, ягъни ришвәт бирүләре нәтиҗәсендә, бергә ачылган
103 гектар чамасы Ышна җиренең 25 гектары гына Дүртөйле авылы кешеләренә бирелә,
78 гектары Иске Энәле авылы милке итеп беркетелә. Бу гаделсезлек ике авыл кешеләре
арасында зур низаг китереп чыгара һәм ул 1930 елларга кадәр дәвам итә. Үсеп җиткән
икмәккә ут төртү, Тәтеш пристаненә икмәк ташый торган йөкчеләргә һөҗүм итүләр еш
булып торган. 1930 елларда күмәк хуҗалыклар оештырыла башлагач, бу 103 гектар җир
Калинин исемендәге колхозга (Татар Черкене) бирелә.
Шәм күленә хәзер камыш үскән, ул бетү алдында.
Энәле авылы халкы нигездә икмәк үстерү һәм терлек асраучылык белән
шөгыльләнә. Авылда 15 тегермән эшләгән. Шулардан 3 җил тегермәне, май сыгу, ярма
яру, йон теттерү һәм калганнары он тарту өчен су тегермәннәре була. Тегермәннәрдән
күрше авыл кешеләре дә файдаланган. Авылда тегермәннәрдән тыш 2 мир келәте (уңыш
начар булган елларда ярлыларга икмәк белән ярдәм итү фонды сакланган), 1
җәмәгатьчелек кибете, 4 байлар кибете, мәчет һәм 9 тегермән буасы була. 1913-14
елларда бетон стеналы кизләү, бетон стеналы кер юу буасы ясала һәм авылдан читтәрәк
күл казыла.
Авылда 10га якын бай яши. 1930-32 елларда 7 бай хуҗалыкның байлыгы тартып
алына һәм гаиләләре Себергә җибәрелә.
Иске Энәле авылында 1930 елда «Яңа ил» исемле күмәк хуҗалык (колхоз) оеша.
Заманында авыл халкының бер өлеше чукындырылган. Андагы керәки нәселен
керәшеннәр дип йөртәләр. Зиратлары да аерым булган.
Элек Энәле шактый зур авыл булган. Энәле авылыннан 4 гаилә аерылып китеп,
Дүртөйлене нигезләгәннәр.
Дәвамы киләсе саннарда.