ӘТНӘБИ

 

Лиза, аякларын авыр сөйрәп, икенче катка күтәрелде. Кулындагы швабрасы, юеш чүпрәкләре белән «чәп-чеп» килеп, баскыч басмаларын санап, аңа иярде

И-и, бар иде вакытлар! Мондый баскычлардан Лиза атлап та. йөгереп тә түгел, очып кына үтә иде! Очып кына... Каршы килүчеләр, анын белән очрашкач, үз-үзләрен белештермичә, каерылып артыннан карап калырлар иде... Үтте, үтте шул ул көннәр...

Коридордагы көзгегә күзе төшкәч, үз шәүләсен күреп тәннәре чымырдап китте.

Әстәгьфирулла! Улмы соң бу? Кайчандыр спорт чалбары вазифасын үтәгән, тезләре чыгып асылынган чүпрәк сәләмәсе белән юыла-юыла, нинди төстә булуы күптән онытылган футболка аламасы кигән, үкчәләре ашалып, икесе ике якка авышыбрак торган түфлиле бу хатын ана бик чит һәм ... чиркангыч булып тоелды.

Хатын, ярсып, башындагы төссез яулыгын сыпырып төшерде Озын авыр толым, иреккә чыгуына шатлангандай, буй булып сузылып төште. Тормыш бәсләреннән бүгенгә кадәр сакланып калган бу кара толым—Лизаның бердәнбер горурлыгы иде. Элеккеге Лизадан әле һаман «бәс сармаган» шул толым гына калды инде.

И-и, матур да иде сон Лиза! Ул сәхнәгә чыгып биегәндә күпме кеше, әсәренеп, сулыш та алмыйча аңа төбәлер иде. Чибәр түгел иде Лиза, матур иде! Матур иде! Жырларда җырлангандай, кашы да—«каләм», күзе дә «чем кара» түгел иде анын. Кара кашлары, шактый мул булып, бер- берсенә тоташып үскәннәр иде. Күзенен төсе дә бер караганда—яшел, бер караганда—зәңгәр, ә кайчагында соргылт булып тоела иде

...Ходай яратканын сынар диләр. Ай-яй, сынады да сон тормыш Лизаны' Алтмыш биш яшең тулганда швабра өстерәп кеше артыннан җыештырып йор инде! Бу эш табылуга сөенә-сөенә, җитмәсә. Сөенмәссең! Картаеп

Гүзәл ӘДҺӘМ (Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова) язучы. филология фзннзре кандидаты <Наласа авылы көе» дигән бәяннәр һә.ч хикәяләр китабы авторы. Алабугада яши
килгәндә күзенә карап торучы унҗиде яшьлек оныгын булса!

Лиза, Нуриясен искә төшереп, елмаеп куйды. Нурия... Нур иясе... Кыз быел мәктәпне бетереп институтка керергә хыяллана иде. Юк, институтка түгел! Сәнгать академиясенә! Факультеты да... Нинди әле? Тагын исеннән чыкты ләбаса. Ә-ә-ә... «Декоративно-прикладной»!

Улы Айдарны хулиганнар чәнчеп үтергәндә, оныгы Нуриягә әле ике генә яшь иде. Килене озак көенмәде, бер урыс белән тормышын бәйләде. Әй үртәлде дә соң Лиза оныгының Нуриядән «Нюрка»га әйләнүен күргәч! Күп тә үтмәде, шәһәр төзелешенә Рязаньнан килгән урыс үз якларына җыена башлады. Лиза аларның аяк астына егылып ялварды:

—Калдырыгыз Нуриямне! Минем аннан башка беркемем дә юк! Зинһар, аермагыз мине Нуриядән!

Урыс шундук ризалашты. Кулына ике яшьлек баласын тоткан, корсагы шактый түгәрәкләнеп килгән (тагын берне көтәләр!) хатынын көйләргә дә булышты хәтта.

Дөрес, тегесе башта елады. Аннары, вакытлыча гына, Нурияне калдырырга риза булды. Баштарак ике-өч айга бер хатлары килеп торса да, яши-яши алары да сирәгәйде. «Вакытлыча» калдырылган Нурия, шулай итеп, Ли зада бөтенләйгә торып калды. Кызнын унбиш яше тулгач төшкән фотосы салынган конвертның, «адресат выбыл» дип кире әйләнеп кайтуына да елдан артык вакыт узды инде...

...Лиза, яна гына җыештырып чыгарган аудиториясенә карап, канәгать елмайды.

—«Кетер булды»...

Чынлап та, бүлмә ялт итеп тора иде.

—«Кетер итеп» юып чыгардым,—дип кабатлады ул тагын үз-үзенә.

«Кетер итеп» Бу сүзне ярата иде Лиза.

Нәфисә карчык сүзе.. Анын Лиза сүзенә әверелүенә дә күпме вакыт үткән! Күпме сон? На, Раббем, кырык елдан артык! Ул чакта Нәфисә карчыкка да алтмыш биш яшь иде. Лиза яше! Лизанын хәзерге яше!

Әтнәдән бөтенләйгә күченеп киткәч тә Лиза Нәфисә карчыкны гел сагынып яшәде. Берәр эш башкарырга җыенса, «Нәфисә апай нишләр иде икән?»—дип күңелдән генә аның белән киңәшләште.

Нәфисә апай... Күни Нәфисәсе!

Беренче тапкыр анын белән очрашканда Лизага унсигез яшь кенә иде.

Унсигез яшь! Кемгә—ничек, ә Лизанын ин авыр, четерекле чаклары иде.

... Лиза әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Сугыш башланган елны татар авылына шәфкать туташы булып эшкә килгән анын әнисе. Чуаш кызы Анна... Күп тә үтмәгән, дөньяга Лиза аваз салган. Анна кызын бик яраткан диләр Медпунктның бер бүлмәсендә яшәгән алар. Лизанын туган йорты да, беренче нигезе дә—шул медпункт булган. Кызчыкка ике яшь тулгач, Аннаны сугышка алганнар.

Лизанын икенче нигезе «детдом» булды. Татар авылындагы шул ятим балалар йортында Лиза унсигезен тутырды. Сугышырга, тырнашырга, үзен якларга өйрәнде.

Берлин өчен барган сугышлардан Анна әйләнеп кайтмаган. Аның гәүдәсе белән бергә «әти» дигән кеше турындагы серне дә җир үз куенына алган. Документта гына «әтисе» графасындагы «Лазарь» исеме, сергә уралып, бүгенгә кадәр яши бирә. Кем идең син, Лазарь? Татармы? Русмы? Әллә чуашмы?

 

ЭТНЭБИ

«Лиза Лазаревна» дип дәшәләр иде ана.

Беренче тапкыр шулай олылап директорлары Фәния апа атады. Атады да, кулына паспорты белән аттестатын тоттырды

Сина унсигез яшь, Лиза Лазаревна! Тормыш юлынны хәзер үзен сайлыйсын,—диде.

Аннан, кинәт йомшарып, Лизаны кочаклап алды.

—Бәлки, калырсың, Лиза? Кечкенәләр группасына няня кирәк. Соңрак тәрбияче итеп урнаштырырбыз

  • Юк!—диде Лиза, катгый итеп.—Фестивальгә генә барып кайтам да,—укырга китәм... Мәскәүгә.

Казандагы фестивальдә Лизаны кат-кат сәхнәгә чыгардылар Зал гөр килде. Әле «Әпипә»гә, әле «Калинка», «Лезгинка», «Краковяк*ка тыпырдады кыз. Битләралсуланды, аяклар ут янды, йөрәге, күкрәген бәреп чыгардай булып, дөп-дөп килде

Баянчы егет Азатка әнә шул фестивальдә гашыйк булды ул. Җитәкләшеп Бауман урамында йөрделәр. Идел буена төштеләр... Лиза шунда үз гомерендә беренче тапкыр туңдырма ашады. . Беренче тапкыр үбеште Ул бик бәхетле иде...

Ике атнадан кыз көтмәгәндә Казан вокзалында Азатны тагын очратты. Егетне күрүенә шатланып, үкси-үкси күз яшен түкте ул.

Башкала институтында Лизаны сайлап алу турында ук төшереп калдырганнар иде. Әти-әнисен югалту ачысын хәтерләмәгән кызга моннан да зур кайгы булуы момкинме соң?

—Сөрт яшьләреңне!—диде Азат кыю гына —Киттек!

-Кая?

  • Кая булсын? Әтнәгә! Мин анда музыка укытам Сина да эш табылыр...

Азат бер кулы белән Лизаның кыршылып беткән чемоданына тотынды, икенчесе белән кызны житәкләп тә алды.

Мәктәп директоры Лизаны сәхнәдә күреп белә икән. Җәй уртасы булуга карамастан, кызны эшкә алды.

  • Пока Каенсарда пионер лагеренда эшли торырсың, сентябрьдә—күз күрер,—диде ул.

Сентябрьдә алар Азат белән бергә тора башладылар Авыл Советына барып язылышып кайттылар да—вәссәлам!

«Мәктәп квартирасы» дип аталган йорт «детдом кызы»на оҗмах булып тоелды.

—Йомышың төшсә, Нәфисә апайга кер! Ул бик ярдәмчел хатын «Күни»ләр нәселеннән...—диде директор, ачкычларны тапшырганда

Йомыш шунда ук төште. Тамак ягын кайгырта башлагач, тоз юклыгы билгеле булды.

Лиза «Күни»ләргә юнәлде...

Иң элек тәрәз төбендә ут янып утырган кып-кызыл яраннарга игътибар итте ул. «Мин дә шундый гөлләр үстерермен!»—дигән уй сызылып китте аңында.

Өр-яңа ук булмаса да, шактый төзек тоелган йорт-җир гаҗәп күркәм һәм килешле күренә.

Детдом гадәте буенча баскычтан очып кына үтмәкче иде. кисәк туктап калды. Ышкып юа-юа ак сөяк төсенә кергән шоп-шома баскыч такталарына, түфлиләрен салган булса да, бармак очларына гына басып үтте ул

Җыйнак кына веранда аша салкынча чоланга узып, өй ишеген ачып җибәрде. Күзе кояшка чагылып берни күрмәс булды.

«Сөбханалла!»

 

Бу сүзне Лиза үз гомерендә беренче тапкыр әнә шунда кулланды бугай.

Зур-зур тәрәзәләргә эленгән ап-ак челтәр пәрдәләре, караватта кукраеп утырган ап-ак мендәрләре, тиешле урынына бик белеп урнаштырылган шкаф-диваннары белән йорт эче нурга коенган иде. Исем-кушаматлар тырнап язылган, чуарланып беткән детдом мичен күреп гадәтләнгән Лизаны шундый да ап-ак мич булу мөмкинлеге гаҗәпкә калдырды.

Мич артында кыштырдаган тавыш ишетелде.

—Кеше бармы әллә?

Лиза, тавыш иясенен күренүен көтеп, тынып калды.

Ак чаршау салмак кына ачылды да, аннан, ак оекбашлары белән йомшак кына басып, йорт хуҗасы күренде.

Ап-ак яулыгын дүртпочмаклап таратып бәйләгән карчык үзе дә ак йөзле иде. Мангай сырларының тирәнлеге язмышының бик шома булмавын дәлилләп торса, колакларындагы зур боҗраны хәтерләткән алтын алкалары кайчандыр бай һәм бәхетле булган тормышның шаһите иде.

Лиза аны шул күрүдән үк яратты.

Хәтерендә әнисе образын тудырырга тырышып, аны күз алдына китерергә омтылган чакта, томан аша пәйда булган серле шәүләнең әлегә кадәр йөзе- бите шәйләнгәне юк иде Шул билгесезлек, унсигез ел буе, кызның күңелен нәүмизләп, җанын сыкратып, күзен ачыттырып килде.

Лизага кинәт рәхәт һәм жинел булып китте.

—Сез минем әниемә охшагансыз...—дип сулкылдады ул.

—Әниләр бар да шулай инде, бер-берсенә охшыйлар,—диде карчык. Лизанын «әни» сүзен беренче тапкыр әйтүен Нәфисә карчык ул чакта белми иде әле.

Очарга өйрәнгәндә кош баласы башта үз оясы тирәсендә генә әйләнә диләр. Канатларын җилпеп читкәрәк талпынса да, оясын күздән югалтудан курка. Тик серле дөнья нәни кошны һаман ераккарак чакыра. Таныш түгел хәят, ымсындырып, үзенә әйди. Канатлары талып, хәлдән тайгач кына сабый кош үз оясын эзли башлый. Уңга карый, сулга борыла... Тик ни кызганыч! Тирә-якта—чит дөнья, чит хәят...

Лиза шул сабый кош халәтендә унсигезен тутырды. Туган оясы булмаудан бу «кош»нын бәгыре телгәләнә, күнеле сыкрый иде.

«Күни»ләр гаиләсе ярым-ялгыз Лизаны үзенә сыендырды...

—Бу дөньяга алты кыз бала тудырдым,—дип кабатларга ярата иде Нәфисә карчык.

Бераз торгач, исемнәрен санап китә:

—Рәүшәниям... (Өлкән кызы Раушанияне ул, назлап, шулай атый иде).

—Надия белән Нуриям... (Бу исемнәрне атаганда, керфекләре арасыннан сытылып чыккан сынар күз яше җыерчыклар арасына кереп югала. Йогышлы чир афәте бу ике кызны, сабый чакта ук, үз куенына алган).

—Кадриям... Иң кадерле йөрәк ярам...

—Лүтсия белән Бинирам... (Люция һәм Венера исемнәрен шулай татарчалаштырып әйтә иде ул).

—Ялгыз башым дүрт кыз үстердем! Укыттым! Өчесе—укытучы, ә Бинирам—бырач!—ди ул, горурланып.

Дөрес, Венеранын врач ук түгел, ә фельдшер-акушер гына булуын Лиза

белә иде. Хастаханәдә эшләүче ак халатлы бу «фәрештәне» «бырач түгел!» дип әйтергә авылда кемнен теле барсын ди!

Лиза (Нәфисә карчыкча әйтсәк,—«Илизау») акрынлап бу гаиләгә шул кадәр ияләште ки, андагы тәртип-гадәтләрнен сиздермичә генә үзенә дә сенә баруын тоеп гажәпкә кала иде хәтта...

—Тормышны «кетер итеп» яшәргә кирәк...

Бу сүзне карчык еш кабатлый иде.

«Кетер итеп»...

Өен—«кетер булсын», өс-башын—«кетер булсын», эшләгән эшен— «кетер булсын»! Бу кагыйдә гаиләнең язылмаган канунына әверелгән. Нәфисә карчыкнын дүртпочмаклап япкан ак яулыгы—«Күни»ләр нәселе кагыйдәләренең дөньяви һәм гамәли чагылышы булып хәтердә уелып калган.

Карчык гел «кетер» яулык кына япты шул...

Алар нәселенә кагылышлы күңелсез хәлләрне дә Лиза күреп һәм сизеп килде. «Өендәге хәлне күршеңнән сора» дип юкка гына әйтмиләр лә.

Өлкән кызының утыз яшендә яман чиргә юлыгып, өч сабыена ятимлек куркынычы янавын, карчыкны тагын да бөрештереп, җыерчыкларын тагын да тирәнәйтүен күрше-тирә күрми-сизми дисенме?

Язылмаган кануннарның икенчесе: «Күңелсез хәлеңне, чиреңне сөйләп кешене ялыктырма! Авызың тулы кан булса да—читләр каршында төкермә!»

Кичен, морҗадан сыек кына төтен күтәрелеп, кызган майның тәмле исе тарала икән, димәк, карчык иртәгә, кызының хәлен белергә. Арчага җыена дигән сүз.

Тирә-күрше, көтү озатып, «биш минутлык иртәнге гайбәт»не башлаганда. «Күни»ләр капкасы тавышсыз гына ачылып, анда Нәфисә карчык пәйда була. «Кетер» яулыгы өстеннән ак затлы ефәк челтәр шәлен ябынган. Шәл читеннән зур алтын алкасы боҗраланып ялтырап тора. Эре бизәкле кара озын күлмәге, ак шәл чуклары белән уралып, арык кына ыспай гәүдәне шактый тулыландырып, ямьләндереп җибәргән. Баскан саен «шыгыр- шыгыр» җырлап торган затлы читеге карчыктагы алиһәләр рухын бәян итә кебек...

«Биш минутлык иртәнге гайбәт» «шып» туктый. Хатыннар яхшы белә: «Күни» Нәфисәсе үзе дә гайбәт сатмас, сатучыларны да җене сөймәс

—Рәүшәнияңә бездән дә сәлам әйт, Нәфисә апай.

—Рәхмәт, шулай итәрмен, Алла боерса...—Карчык, төз атлап, Арча автобусына ашыга...

... Хатирәләр, хатирәләр...

Соңгы көннәрдә Нәфисә карчык Лизанын хәтеренә килә дә төшә, килә дә төшә. Институт бинасындагы һәр бүлмәне, һәр коридорны юып чыгаргач. Нәфисә апайча, «кетер иттем» дип шатланып куя ул.

Бу хатирәләр нигә шулай гел бимазалый аны9 Югыйсә күрешмәгәнгә кырык еллап үтеп киткән! Кырык ел! Йа, Раббем! Кырык көн диярсең!

Барысы да хәтердә... Нәфисә карчыкның ачуланган чагы да исендә

... Лиза, модага ияреп, чәчен кистереп, бөдрәләтеп кайткан иде Көзгедәге сурәтенә карап, үзенә сокланып өнсез калды. Бигрәкләр дә килешә иде аңа бөдрә чәч! ,

Туп-туры «Күни»ләргә чапты. Нәфисә апай күреп шаккатсын әле.

Карчык бер сүз генә әйтте:

—Чүриле марҗасы булгансың..

—Матур бит, Нәфисә апай...

—Тиле... Хатын-кызнын бөтен күрке чәчендә... Толымны кисү бәхетеңне кисү белән бер ул!

—И—и—и, Нәфисә апай...

—И-ләмә! Кара минем кызларга!

Лиза белә: «Күни» кызлары озын чәчләрен өеп, бик матурлап йөртә иде.

Карчык ап-ак яулыгын башыннан сыпырып төшерде:

—Минем чәчне күрәсеңме?

Карчыкның юкарып, коелып бетә язган чәчләре арасыннан алсуланып баш тиресе күренеп тора. Көмеш чулпылы тасмага кушып үрелгән нечкә генә кыска ике толымы, зәгыйфь үлән сабагыдай, арык җилкәсенә салынган.

—Татар хатыны толымлы булып гүргә керә. .

Лизаның үз гомерендә беренче тапкыр «Күни» Нәфисәсе белән әрепләшәсе килеп китте:

—Ә мин—татар түгел бит! Чуаш та, мари да түгел! Мин—советский!

—«Әстәгъфирулла» диген, балам... Син—татар! Синең ирең—татар! «Бисмилла»ңны әйт. Бу дөньяда бисмиллалы эшнең генә—кадере, бисмиллалы тормышның гына яме булыр...

Үртәшәсе килү теләге һаман үсә барды:

—Ә синең кызларын? Алар дүртесе дә коммунист бит! Менә алар «бисмилла» әйтәме соң?

Карчык дәшмәде. Акрын гына борылып, сак кына мич артына керде. ...Лизага шулчак бик авыр булып китте.

Бугазына тыгылган төенне авырттырып йотып җибәргәндә, ике «юл», битне юешләп, түбән сузылды. «Рәнҗеттем, рәнҗеттем бит карчыкны,—дип сыкрады ул.—Әниемдәй якын кешемне рәнҗеттем...»

Лиза белә: мич артындагы ак чаршау белән бүленгән почмакта Нәфисә карчыкның Лизага моңарчы таныш булмаган үз серле дөньясы бар. Кыз, ак чаршауны бармак очлары белән генә эләктереп, шул серле почмакка күз атты.

Ярым караңгыда күзгә ташланган беренче әйбер—бизәкләп эшләнгән шәмаил булды (анын шулай дип аталуын Лиза шактый еллар үткәч кенә белде). Янәшәдәге шүрлектә читләре теткәләнеп беткән иске китаплар тезелгән. Шүрлек читендә эленеп торган тәсбихка (бу атама белән дә ул сонрак танышты) Лиза сәерсенеп һәм ятсынып карады. Иң гаҗәбе: идәндәге намазлык өстендә утыручы (ул жәймәнен шулай дип аталганын белмичә күпме еллар үткән!) «Күни» Нәфисәсе. Карчыкның пышылдап әйткән сүзләре, Лизаның колагын назлап, аңына барып иреште.

—Иа, Раббем, үз нәселен, ата-анасын белмәгән бу баланың гөнаһларын гафу кыл. Габдулла кызы Илизанын туачак баласына да, үзенә дә иман нуры иңдер! Амин!

Лиза, аяк очларына басып, шыпырт кына өйдән чыкты. Шәфәкъ нурына төренгән кичке һаваны комсызланып сулады.

Тиздән ана булачагын ул әле белми иде...

—Малай булмаса—роддомнан да барып алмыйм!—дип кырт кисте Азат, хатыны авырлы икәнне белгәч.

Лизаның әле генә изге серне пышылдаган иреннәре дерелдәде, күзләрен яшь пәрдәсе каплады. «Нәрсә ди бит! Нәрсә ди! Ходаем, әле яралып кына килгән җан турында, үз сабыен турында шулай дияргә ярыймы!? Ничек җир йотмый аны?!»

Нәфисә карчыкның алдына башын салып, үкси-үкси елады Лиза. Азаттагы шушы миһербансызлыкка каршы көрәштәш иптәш булуына өметләнеп, башын күтәреп ана карады.

«Ходаем! Әллә көлеп тора инде? Елмаюдан мангай җыерчыклары да языла төшкән бит!»

Карчык кытыршы учлары белән Лизанын чәченнән сыйпатты

Илизау, балам, тыңла әле, бер хикәят сөйлим үзенә.

***

Нәфисә карчыкның беренче хатирәсе.

.. Кырыгынчы ел Алтынчы авырымны күтәргән чагым Төн...Чаршау артында без икәү

Мөхәммәтҗан шыпырт кына колагыма пышылдый:

  • Нәфисәү, монысы точно малай булачак!
  • Белмим шул, Мөхәммәтҗан... Мин үзем дә алты кызнын берсе бит Ә син—алты бажайнын өлкәне... Беләсен лә...

—Алтыны бәхетле сан диләр... Бер егет кирәк бит инде мина да! Фермадагы бөтен хатын көлә үземнән... Апылый да көлә.

  • Шулардан көлдереп торасынмы?

—Юк ла инде. . Болай гына әйтүем... Мин аларнын утыз улларын Рәүшәниямнен бит очындагы бер бөртек сипкеленә дә алмаштырмыйм

...Бинирам кырык бердә туды. Тагын кыз булганын белгәч, түшәмгә карап шактый яттым. Мөхәммәтҗанның нәүмиз күзләре мина бага кебек.

Шул чакта күңелемнән генә ант иттем: «Малай булганчы табачакмын! Мөхәммәтҗанга бер малайны барыбер табачакмын, Алла боерса!»

Сабыйларны имезергә китерделәр. Бүлмәдәшем Зәйтүнә бишенче улын имезә. Ә минем кызым имчәкне кабарга теләми, теле белән этә дә чыгара, этә дә чыгара...

—Күр инде, Нәфисә, бу галәмәтне! Мина—бишенче ул, ә сина алтынчы кызын бирде Ходай.

Мин дәшмим.

—Синең улны—мина, ә минем кызны, ялгышып, сина биргән.

Мин дәшмим.

Шык-шык-шык... Шык-шык-шык...

Нинди тавыш дип тәрәзәдән карасам, Мөхәммәтҗанның тулган айдай балкыган йөзен күреп, каушап калдым.

—Нә-фи-сәү, Нә-фи-сәү... Улымны күрсәт'

Эсселе-суыклы булып киттем.

•Ул? Нинди ул»?

—Апылый әйткәч, йөрәгем ярыла дип торам! Шатлыктан кеше үлә микән, Нәфисәү? Йә, күрсәт инде «Күни» нәселен!

Мөхәммәтҗанга текәлеп өнсез калдым! Карале бу Апылыйны' Ничек явыз шаярткан!

Иремнең озын какча йөзе, бераз гына кәкрерәк борыны, кояшта янган кара-кучкылт бите, хәтта авызындагы чите кителгән теше дә шатлыктан елмая кебек.

  • Мөхәммәтҗан, малай түгел шул... Кыз туды

Әле генә балкыган йөзе кисәк сүнде, кашы җыерылды

—Барыбер. Күрсәт...

Мөхәммәтҗан тәрәз аша сабыемның йөзенә текәлде

—Мөхәммәтҗан, Зәйтүнә бишенче малаен тапты. Кыз дип хыялланган булган... Бәлки...

Жыерылган кашлар дуга кебек бөгелде, күзләр—ут чәчте, йодрыклар— төенләнде... Ярый әле ике арада пыяла бар!

—Кешенеке алтын булса да, үз бугым кадерлерәк!

Шыгырдатып тәрәзәне ачты. «Юаштан юан чыгар» дигәндәй, мин куркудан җыерылып килдем.

Ягымлы, назлы тавыш белән сүзен дәвам итте:

—Нәфисәү, монысы бигрәкләр дә чибәр булган. Алтыны—бәхетле сан диләр. Дөрес икән Бусы сина... Бәбәй бүләге...

Мин, бер Мөхәммәтҗанның ераклаша барган какча гәүдәсенә, бер тәрәзә төбендә яткан боҗралы зур алтын алкага карап, үзалдыма пышылдадым:

— Малай булганчы табачакмын! Мөхәммәтҗанга бер малайны барыбер табып бирермен!

... Бер атнадан сугыш башланды...

. Лиза әле дә бик яхшы хәтерли. Нәфисә карчыкның төпчек кызы Венера Әтнәдә бер чибәр иде! Ходай аннан матурлыкны бер дә кызганмаган. Кыйгач каш, коңгырт күз, килешле борын һәм ияк, чиядәй ирен... Алсу бит уртасына кечкенә генә мин төртергә дә онытмаган хәтта. Озын һәм купшы чәче—нур өстенә нур диярсең. . Матур йөртә иде Венера чәчен: әле күкрәгенә үреп сала, әле оста чәчтарашлар кебек әллә ниләр кыландырып өеп куя...

Шулай да ин сокландырганы—Венераның бәрхеттәй тавышы булгандыр. Башын бераз гына артка ташлап, колакны иркәләгән бәрхет тавышы белән көлеп тә җибәрсә! Мөгаен, оҗмах фәрештәләре дә Венера кебек чибәр түгелдер...

Хәтерли Лиза, нишләп хәтерләмәсен? «Күни»ләр өе каршындагы куш өянке йөрәкләре телгәләнгән күп гашыйкларга шаһит Әллә кыз артык сайландымы, әллә артык горур булды инде. Очрашырга өметләнеп килгән егетләр, ярты төнгә кадәр көтеп тә кыз күренмәгәч, төн караңгылыгына кереп югалалар иде.

Лиза үзе бәрхет тавышлы бу гүзәлгә сокланып та, кызыгып та карады. Айратны тапканда ул нечкә билле бу чибәрнең гаҗәеп оста «кендек әбисе» булуын күреп шаккатты.

Соклану һәм кызыгуга ихтирам дигән тагын бер хис килеп өстәлде...

Жәйге матур көннәрнең берсе иде. Улы Айратның йокысын саклап, ишек алдында китап укып утыра иде Лиза.

—Апа, бәби янына керим әле...

Башын күтәрсә, койма артында биш-алты яшьләрендәге нәни кыз басып тора.

Лиза, капканы ачып, кызчыкны эчкә үткәрде.

—Кер, әйдә, кер...

Нәни кыз сак кына коляскага кагылды, йоклаган сабыйга елмаеп карап торды.

—Синен энен-сенелен бармы?—дип сүз башлады Лиза.

—Мин—үзем сенел! Төпчек...

—Бәбәйләрегез юк икән... Күңелсездер инде...

—Булмаса ни... Минем апам, абыем бар!

Лиза нәни кызны үчекләүдән туктады. Кем кызы икән бу? Моңарчы күргәне юк иде.

—Кемнәрнеке син? Кунакка килдеңме?

Мин—«Күни» кызы! Әтнәбигә килдем

Лиза пырхылдап көлеп жибәрде. «Күни кызы» диме? Димәк. Нәфисә апайнын Раушаниясенең төпчеге инде...

Нигә «Күни кызы» дисен? «Күни»кушамат бит ул!

—«Күни» кушаматмы...? Булса ни... Кушамат—начар була... Ә «Күни».. «Күни»—ул яхшы кушамат!

Нәни кыз зәңгәр күзләрен тутырып Лизага каралы.

— Мин—«Күни» кызы!—дип кабатлады ул, башын горур чөеп. ...Кызчыкның «Әтнәби!», «Әтнәби!» дигән яңгыравыкчы тавышы жәй буе ишетелеп торды ул елны.

Жинү бәйрәмнәренең берсен Лиза яхшы хәтерли. Тәрәзәдән тышны күзләп тора иде. Урам буйлап кайтып килгән ак яулыклы Нәфисә карчык әллә ничек, бөрешеп кенә, күләгәдәй үз ишек алдына узды.

Бер-бер хәл булганмы әллә?

Лиза, шомланып, ашыга-кабалана «Күни»ләргә юнәлде.

Нәфисә карчык бик уңайсыз итеп, башын иеп, бөкрәеп утыра иде Тагын да кечерәеп, бөрешеп калган.

—Нәфисә апай, ни булды?

Карчык елый иде. Тимердәй нык Нәфисә дә елый белә икән!

Лиза карчыкның үзенә таба сузылган учына күз салды. «25 лет Победы в Великой Отечественной войне» дигән сүзләр язылган саргылт медальга төбәлеп, Нәфисә карчык телгә килде.

Нәфисә карчыкның икенче хатирәсе

...Без—Хәерниса белән Баһаветдиннең уңган-булган алты кызы идек. Мин, Нәфисәбану,—иң өлкәне..

Миннән соң—Кәшифәбану, Зәйнәпбану, Камиләбану, Мәймүнәбану, Фәйрүзәбану туган...

Сугыш алтыбызны да тол итте... Мин—дүрт кызым белән, ә биш сеңелем—берәр бала белән ялгыз торып калды.

«Жинү көнне Баһаветдин карт күз яшьләре белән кычкырып елаган диләр. Алты киявемне алды, Гитлер явыз! Алты кызымны тол ясады, нәләт!—дигән ди.

Бу сүзләрне Әтнәдә күпләр сөйләде.

—Әти, ялгышма! Мөхәммәтҗан—хәбәрсез югалган... Ул кайта бит,—дип, каршы төштем үзенә...

Кайтмавы булды, ахры. .

«Малай табып бирәм!» дигән вәгъдәмне үти алмыйча калдым.

Сугышка киткәндә каерылып-каерылып артына карады Мөхәммәтхан.

—Нәфисәү, кызларны укыт, укытучы булсыннар,—диде

Рәүшәниямне чакырып алып, колагына нидер пышылдады Серләре килешә иде үзләренең! Нәрсә пышылдаганын, күпме сорасам да, Рәүшәниям әйтмәде. Соныннан, сугыш беткәч кенә, билгеле булды серләре

—Әни, мин башка фамилиягә күчәм,—диде Рәүшәния

-Ни сөйлисен? Нинди фамилия?-дип, аптырап, күзенә төбәлдем

—Теге чакта әти: «Сугыштан кайтмасам, «Мөхәммәтжанова» фамилиясен ал. кызым,»—дип пышылдады колагыма

Ах, вәгъдәмне үти алмадым шул!

Кияүгә чыкса да, «Мөхәммәтжанова» фамилиясен йөртте Рәүшәниям
Кияү дә каршы килмәде, аңлады кызымны...

Бигрәк ярата иде Рәүшәниям әтисен! Серләре бик килешә иде аларның...

. Ин авыры—кырык бишнең августында булды...

..Ишек алдында Бинирамның «Әти кайтты! Әти кайтты!» дигән тавышын ишетеп, тәрәзәгә атылдым. Карасам, Бинирам, бер солдатны чытырдатып кочаклаган да, «Әти!»,»Әти!» дип кычкыруын белә.

...Тик солдат кына... Мөхәммәтхан түгел иде шул. Шәрифулла исемле икән. Мөхәммәтхан утырган машинага ничек бомба төшүен үз күзе белән күргән.. Шуны сөйләде. Ул чакта мин аңа тамчы да ышанмадым. Ә Рәүшәниям—ышанган... Шәрифулланы озаткач, әтисенең серен чиште мина... Фамилиясен «Мөхәммәтханова» дип үзгәртте...

. Илизау, Мөхәммәтханның кайтмавы хак булды, ахры... Вәгъдәмдә тора алмадым шул...

... Сары медальгә корыч Нәфисәнең күз яше тамды.

***

«Күни»ләр нәселенең тагын бер язылмаган кануны «Тиккә вакыт уздырма! Кулың эш белсен!»

Бу йортта «кич утыру» гадәткә кергән. Бергә-бергә шәл бәйлиләр, хырлашып та алалар.. Венераның бәрхет шаян тавышы барысын да шаккатыра:

...«Эй, моряк!

Ты слишком долго плавал,

Я тебя успела позабыть!»...

Кинодан кайткан саен нәкъ артистлар кебек кыландырып хырлый иде ул!

Нәфисә карчык, кызларының уңганлыгына, кулларының хитезлегенә соклана-соклана, оныкларына бияләй бәйли.

Лизага бишинә тотарга да ул өйрәтте. Йон язу, эрләү, кату серләре белән дә таныштырды . Улы Айратка бәйләгән иң беренче ап-ак нәни оекбаш әле дә күз алдында Лизанын. Бармак очлары кызарып чиләнеп, канап чыккан иде.

—Батыр ярасыз булмас!—дип көлде карчык.

Кулына бер тапкыр инә тотсаң, шәл бәйләргә дә өйрәнеп була икән! Уртасын бәйләүләре хиңел булса да, читендәге бизәкләре зур осталык сорый.

«Күни» кызлары исә, инәләрен «чек-чек» бәреп, әллә нинди бизәкләрдән шәл читенә матур сурәтләр тезә.

—Әни, син яраткан «чит»не бәйлим,—ди «бәрхет тавыш» Венера...

Нәфисә карчыкның өченче хатирәсе

Болын-басу эшен бик ярата идем яшь чагымда. Жәйге печән өсләрен мәңге онытасым юк! Алдан, «тугызлы» чалгы белән, Мөхәммәтхан бара. Анын артыннан, «бишле» чалгы белән, мин... «Бишле» чалгы ин кечкенәсе... Кайчакта үртәлеп тә куям: «Бала-чага кебек, «бишле» чалгы белән...»—дим, киреләнеп.

—Син үзен дә бөтерчек кадәр генә... Унхиде яшьлек кызлар кебек— ыспай,—ди Мөхәммәтхан, мине юатып.

Хатын-кызны кадерли белә иде ул. Үзе—сабый бала кебек хыялый тагын. «Ак тәлинкә сары май»ны (ромашка) зәңгәр чәчәкләр белән аралаштырып, тәкыя үрә дә, сиздермичә генә килеп башыма киертә.

Мин ачуланам:

— Кит, жүнсез, кеше көләр... Кырыкка җиткәндә... Кина түгел лә бу!—дим.

—Бәхеттән көләләр ди мени, юләр...

... Нәфисә карчык җыерчыклы куллары белән шәл читен иркәли.

—Бусы мин бәйләгән көлтәләрнең арыш башаклары... Бусы—без чапкан болындагы зәңгәр чәчәк... Ә бусы—...

... Ах, бу хәтер дигәннәре! Лиза, күпме генә тырышса да. шәл читендәге бизәкләрне исенә төшерә алмады.

Онытылган... Онытылган бит!

Шул чәчәкнең исемен белсә, бизәген дә хәтерләр иде кебек.

«Нинди чәчәк соң? Нинди бизәк?»

Күпме шәлләр бәйләп сатты Лиза. Аннан күрмәкче Нуриясе дә кул эшенә өйрәнде. Сәнгать академиясендә укырга хыяллануы да тегү-чигүне яратканнан. Оныгына дип бәйли башлаган шәле, Лизанын хәтерсезлеге аркасында, ярты юлда туктап калды. Йә, нинди чәчәк соң? Нинди бизәк онытылган?

И-и-и, ул Әтнә яклары... «Күни» Нәфисәсенең җыерчыклы ак йөзе Искә килә дә төшә, килә дә төшә. .

...« Бәрхет тавыш» Венера да, бөдрә чәчле кара егеткә кияүгә чыгып, күрше авылга китеп барды. Бәхете бар икән кызнын.Эше Әтнә больницасында гына, әнисе өендә еш кунак була. Ниткән кунак?! Жинен сызгана да, «ә!» дигәнче бөтен дөньяны «кетер итеп» чыгара. Тукта, тукта! Нәни кызын ияртеп килеп, атна буе куна кала башлады түгелме соң? Әллә...? *Күни»ләр сер бирмәс, авыз тулы кан булса да, төкерүчеләр түгел!

... Азат эчкәли башлаган чак иде. Көн саен исереп кайта Кайбер төннәрне кайдадыр кунып та кала.

Түзде, түзде дә Лиза, әйберләрен җыйнаштыра башлады. Кама буенда яңа шәһәр төзелешен ишетеп белә иде.

—Китәм! Күпме түзәргә була? Китәм!

Нәфисә апай ни дияр?

Карчыкның алдына башын салып, үкси-үкси елап эчен бушатасы, кызгандырасы килде аның.

Баскычларын очып кына үтмәкче иде, верандадагы тавышларны ишетеп туктап калды. Карчыкның иң кадерле кызы—йөрәк парәсе—елый

—Түзәр хәлем калмады, әни! Тагын «ычкынды». Өч көн буе айнымый Чәй эчәргә чынаяк та калмады өйдә... Телевизор пыяласы да «чәлпәрәмә» килде... Тәрәзәләрне дә ватып бетерде.

Лиза белә: кадерле кызның ире кулыннан гөлләр тама. Белмәгән эше. булдырмаган кәсебе юк. Тик нишлисен? «Ычкына» торган гадәте бар...Ах. шул аракыны уйлап чыгарган явызны!

Кадерле горур кыз—мактаулы укытучы—кара янган эзләрне әллә ниләр сөртеп яшерергә тырыша. Авыл халкыннан яшерерсең, бар!

Әнә бүген тагын күз яшьләрен түгә:

—Әни, синең яныңа кайтыйм инде.. Ризалыгыңны бир. Бәлки, ана да сабак булыр...

—Уйлама да!

—Әни, мин беләм бит... Венера инде атна буе синдә ята. Әйтмәгәч тә Аңа ярый... Ә мина?

 

—Син—малай анасы! Шуны онытма: әтисе янында үскән малай гына ир-егет булып җитешә! Малайларга хатын-кыз тәрбиясе генә җитми!

Кадерле кыз баскычтан төшкәндә Лиза верандага сыенып качып калды. «Күни» кызы капкага таба атлады. Башы иелгән, муены да кыскарып, ин башлары салынып төшкән. Менә ул капка келәсенә тотынды... Туктады... Купшы чәчле башын югары чөеп, инбашларын сикертеп куйды. Зифа гәүдәсе—грекларнын таш сыннары кебек Капканы ачты...

—Галимулла абзый, хәлләрен ничек?—дип, яңгыравыклы көр тавыш белән күрше картка сәлам биреп узды.

Лиза өйгә кереп тормады. Сиздермичә генә чыгып китү ягын карады.

«Бу дөньяда берәүнен дә сандыгы буш түгел»,—диләр. Нәфисә карчыкның тагын бер ярасы—Лүтсиясе булды. Матурлыгы белән аерылып тормаса да, бар җире дә килешле иде кызның. Үзе тыйнак, акыллы. Нәфисәнең үзенә охшап—туры сүзле. Кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Тик кыз утызын да, кырыгын да тутырды... Кияүгә чыгарга һаман ашыкмады. Чоланда шкаф өстендәге пар мендәрләр, горур кукраеп, туй кыңгырауларының чылтыравын юкка гына көттеләр...

Кер дә кунмаган ап-ак мендәрләр әле һаман да шунда утыралар кебек тоела Лизага.

Лиза эшен тәмамлап килә инде Коридорның теге башында гына юылмаган бер бүлмәсе калды. Ишек төбенә студентлар өелгән. Имтихан бара. Тәрәз төбенә тезелешеп утырган кызлар, Лиза килгәнне күреп, китапларыннан башларын күтәреп, кымшанышып куйдылар.

—Утырыгыз, утыр...Укуыгызны белегез...

Курчак кебек бер матуры дивар буена чүгәләгән. Кыска блузка белән чалбар арасындагы тәне, нәфис биле—шәп-шәрә. Арт йомрыларына кадәр беленеп, күренеп тора хәтта.

«Әстәгъфирулла! Нуриясе мондый кием кимәсен тагын! Кисәтергә кирәк»,—дигән уй сызылып үтте башыннан.

«Матур курчак» телгә килде:

—Ин проблемный укытучы—шушы доцент. Ни имтиханда күчертми, ни взятка да алмый, ичмасам...

Лиза колагын торгызды.

—Йомшак җирен барыбер таптым үзенең. Бик таләпчән кыланса да, кешене кызгана икән... «Әни онкологиядә ята, шуны сакладым»,—дип бер-ике бөртек күз яшемне чыгарган идем...

—Алдашып, «өчле»ңне алдың бит инде! Комачаулама әле сөйләнеп,— дип, тәрәзә төбендәгеләр анын сүзен бүлде.

Матур кыз турайды: «Ну, пока!»—дип, кыланчык елмаеп, коридор буйлап китеп барды.

—Йөри шунда сөйләнеп,—диде икенчесе, аны өнәмичә. —Бөтен укытучы да шушы доцент кебек булсын иде әле! Лекциясен дә менә дигән итеп укый, темасын да ялт итеп аңлата... Бер сорауны да җавапсыз калдырмый.

—Шуна күрә анын дәресенә бар студент та бердәм йөри...

Аудитория ишегеннән берәү чыгып: «Дүртле!»—дип сөенеп пышыппапы. Башкалар аны сырып алды.

Лиза ишек ярыгыннан эчкә күз салды.

«Син мине күрмисен дә, ә мин синең турыда күпме белеп өлгердем!—дип уйлады ул.—Купшы чәчләрен матур итеп өеп куйган... Муены да шактый
текә... Затлы костюмы инбаш-аркаларын матур күрсәтә... Йөзе нинти икән? Күрәсе иде!»

Пиза кинәт үз өстенә күз салды.

«И-и-и, бигрәк инде... Нинди матур эш халаты карангы бүлмәдә шкаф тартмасында ята югыйсә...»

Лиза, «ялт» борылып, кинәт китеп барды. Ун минут та үтмәгәндер, коридордагы көзгегә күз салып узды. Кара толымын баш түбәсенә өеп куйган, зәңгәр эш халаты кигән ыспай хатынны күргәч, канәгать елмайды.

Коридор бушап калган. Лиза, чиләк-чүпрәкләрен алып, бүлмәгә керде.

Доцент хатынны ул бер күрүдә үк ошатты.

Менә син нинди икәнсең! Иллегә якынлашып киләдер... Талчыкканлыгы йөзенә чыкса да, зәңгәр күзләре бик нурлы күренә.

—Юа башласам ярыймы?

—Ярый, ярый... Хәзер, әйберләремне генә жыям да, иркенләп җыештырырсыз...

Бәрхет тавыш колакны иркәләде.

Доцент хатын, урындык аркасына элгән мамык шәлен алып, иңбашына салды да, китапларын кулына алды.

—Ах!..

Лиза сыгылып төште.

—Нәрсә булды? Авырыйсызмы әллә?

—Әтнә шәле...—дип ыңгырашты Лиза.

—Әйе, Әтнә шәле!

Монысы—Нәфисә апай бәйләгән көлтәләрнең арыш башаклары Бусы—болындагы зәңгәр чәчәк... Ә бусы ?

Исенә төште бит Лизаның, исенә төште! «Мөхәммәтхан үргән тәкыя бизәге!»

—Сез... Әтнәдәнме?

—Түгел... Әнием шуннан... Анда минем туганнарым яши... иде... Шәлне дә алар бәйләде. . Соңгы бүләк..

—Сез—кем?

Доцент хатын башын югары чөеп, купшы чәчләрен төзәтеп куйды. Кинәт кенә бер ун яшькә яшәргәндәй тоелды. Зәңгәр күзләре балкып китте Зифа гәүдәсе—грекларның таш сынын хәтерләтә

—Мин—«Күни» кызы!—диде ул горур гына.

... Лиза, инәләрен «чек-чек» бәреп, Нуриясенә шәл бәйли. Күхтәре көлә, иреннәре елмая... Горур башын кара толымы бизәп тора.

Бүлмәгә, ишелеп, ачык тәрәзәдән балаларның чыр-чуы килеп керде Шәһәр шау-шуына кушылган бу эчкерсез авахтар арасында зәңгәр күзле нәни кызның «Әтнәби!», «Әтнәби!» дигән тавышы да янгырап-янгырап киткәндәй тоела...

Реклама