Логотип Казан Утлары
Бәян

КИТЕК КӨЗГЕ

I

Табигатьнең ямь-яшел төскә кереп, көязләнеп утырган көннәре. Егетенең чәчәк бәйләме белән каршы алачагына һич шикләнмәгән яшь кыз Мәскәү самолетыннан төште. Менә ул әйләнеп торган тимер тасмалан спорт чантасын алып, бер читкәрәк китеп, дустының озын, төз гәүдәсен пырдымсызланып эзли башлады. Кайтучыларның бәхетлеләрен якыннары машиналарында җилдереп алып китте, бәгьзеләре әрсез таксистларның татлы сүзенә алданды, кесә Шәрифләре такырраклары автобус тукталышына титаклады. Берничә дәкыйка элек кенә умарта күчедәй гүләп торган алан хәтле каршылау залы бушап калды. Аэропорт хезмәткәрләре арлы-бирле йөренеп, чираттагы рейсны каршыларга әзерләнә башлады. Тик аның танышы гына күренмәде. Үпкә, ачу, гарьләнү тудырган дулкынлануы күзләренә, йөзенә, гәүдәсенә чыккан кыз үз ягына юнәлгән чит караш сизеп, сискәнеп китте. Урамга чыгу ишеге янында аның Алёшасыннан кыскарак буйлы, түгәрәк йөзле, җәйге ак костюм кигән бер ир-егет күптәнге танышы сыман, кызыксынуын яшермичә, ана текәлеп карап тора икән. Нишләп бу абзый оялмыйча мине иләк аша уздыра торгандыр, бигрәк тәрбиясез кешеләр бар инде, дип уйлап, кыз үз-үзенә ул якка карамаска, ни пычагыма кирәк миңа мондый узгынчы дип әмер бирсә дә, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләре хуҗабикәләренен ихтыярына буйсынмас булды. Күрер күзгә егерме биш-утыз яшьләрдә генә тоелса да, киң маңгаен капларга тиешле коңгырт чәчләре шактый мул артка чигенгән, ул да кемнедер көтә күрәсең, кулындагы машина ачкычларын уйнагын борчылуын яшерергә тырышканы сизелә. Көтү залында озын-озак басыл тору икесенең дә көн тәртибендә каралмаган булса да, бичарадан ничара, алар мопкизага, зарыгып көткән кешеләренең капылт килеп чыгуына өметләнеп, бер-берсенә яшерен-орынтын караш ташлап, йөзләренә ваемсызлык төсмере чыгаргандай булып, урында таптанып торалар. Алёша мине каршы алырга бу адәмне җибәрмәдеме икән кебек сагыхты уен Ләйлә кискен рәвештә кире какты, шактый горур, бәйсез басып торуына, өстендәге затлы киеменә караганда бер дә көнлекне, йомышчы малайга охшамаган иде. Егетнең якты нур шикелле үзенә төбәлгән карашында Ләйлә бөтен тән күзәнәкләре белән үзенә таныш булмаган җылылык, мәрхәмәтлелек сирпелешен тойды. Буш залны, диварлар буена тезелгән ясалма күн тышлы диваннарны өйрәнү дә озаккарак китте.

Рейсларны әйтеп торучы туктаган арада урнашкан зыңгылдап торган тынлыкны, язылмаган кануннар буенча, ир-ат заты бозарга тиеш иде. Егет кыз ягына  генә атлый-атлый, тиешле соравын бирде:

—Гафу итегез, кызыксынуым өчен, сезнең каршы алырга тиешле кешегез килеп җитмәдеме әллә?

Үзен кыю, тәвәккәл, бәйләнчекләрне тиз урыннарына утырта алучыга санап йөргән, «сезнең ни эшегез бар миндә, үз юлыгызны белегез», дип сорау бирүченең авызын капларга тиешле кыз, нәкъ шул сорауны зарыгып көткән кешедәй, үзен бөтенләй башкача тотты.

—Шулайрак килеп чыкты шул. Егетем каршыларга тиеш иде дә, күренми. Бик төгәл, тәртипле кеше кебек иде югыйсә.

Борчылуын, ышанычы акланмавын сиздермәскә тырышса да, тавышының дулкыннар сыртыннан элдерткән көймә шикелле тигезсез, калтырабрак чыгуы аның чарасызлыгына дәлил кебек кабул ителде.

—Шулай да булгалый. Иң ышанычлыга санап йөргән якыныңның авыр хәлгә куйганын сизми дә каласың,—диде егет әүвәл гомуми фәлсәфәгә өлеш чыгарганнан соң. Сүзләренә икегә бүлсәң, йөк җиңелрәк күтәрелә дигән мәгънә салып.—Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Кат-кат шалтыратып, каршы алуымны зинһарлап сораган кешем самолеттан төшмәде. Кәефем кырылды, болай да юк вакытымны бар итеп килгән идем,—дип өстәп куйды.

—Кайтырга тиешле кешегез хатыныгыз идеме?—дип, теленең кыюлыгына үзе таң калып, сорап куюын кыз сизми дә калды. «Сиңа барыбер түгелме, хәчтрүш» кебегрәк җавапка лаек булуын аңлаганнан соң бит алмаларының оялудан алсуланып китеп, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыгуны тойды. Дуамал сөаленнән кызның уңайсызлануын тойган егет битараф кешегә мондый сорау бирмиләр, дип кенә уйлап өлгерде.

Асыл затның кызыксынуын урынсызмы, тәрбиясезлекме дип тапкан егет, туры җавап бирүне мәҗбүри санамыйча:

—Иң авыр хәлдән дә чыгу юлы, һәр начарның таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарган кешене, өенә илтеп куя алам,—дип егет, җавап көтеп тормыйча, иелеп кызнын спорт чантасын кулына алды. Кызның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Әмма рәхмәт белән чикләнәсе урынга кыз ачыкламыш сорау бирде.

—Сез һәр нәрсәгә, аеруча кыен хәлләргә философларча, гомумирәк бәя бирәсезме, һәр тискәредән уңай якны эзлисезме?

—Белгечлегең шул булгач, кая барасың инде. Үзеңнән качып котылып булмый, диләр. Һәр каршылыкның чишелеш ноктасын эзләргә туры килә,—дип егет сөйләнә-сөйләнә машинасының ишекләрен ачты. Читтәрәк басып торган кыз тарафына борылып:

—Шәт безгә танышырга да вакыт җиткәндер. Мин Марат абый булам. Мулла кушканы Морад булса да, җиңеллек өчен французчалаштырыбрак әйтәм. Киемнәрегезгә, сумкаларыгызга караганда сезнең исемегез... Хәзер әйтәм. Регина, Эльмира, Эльвира, Карина, Альбина йә Алина кебегрәктер дип фаразлыйм.

—Менә ялгыштыгыз Марат—Морад иптәш. Ләйлә булам мин.—диде кыз машинага якынрак килә-килешкә.

—Дүрт көпчәкле атым искитмәле булмаса да, хуҗасын тыңлый, кирәк жиргә алып бара,—дип Морад алгы ишекне ачып, кызны утырырга чакырды.

—Мин арткы утыргычка утырып йөрергә яратам Мөмкин булса..

—Теләгегез. Рәхим итегез. Кунак теләге хуҗа өчен закун,—ди-ди Морад үз ягының арткы ишеген ачты.

—Мин сезнен кунак статусын алдыммыни инде. Алып кайткан өчен түли дә алам,—диде кыз, ни сөйләгәнен үзе дә бәяләп җиткермичә.

—Акчагыз артык булса бирерсез. Аспирант кешегә анысы да ярап куяр,— диде егет көлә-көлә.

Машиналарны күргәләгән кыз булырга охшый, әле генә танышкан кеше белән янәшә утырып барырга теләмәве дә нәрсәнедер аңлата торгандыр дип уйлап куйды Морад. Атаклы якташыбыз академик-химик Арбузов бервакытта да йөртүчесе янына утырмаган. Сорасалар, элеккеге дворян баласы, «барин кучер белән янәшә утырып йөри алмый» дип жавап бирә торган булган

Машина олы юлга чыккач, Морад эчке якта өскә элеп куелган көзгедән Ләйләнең чагылышына күз төшереп алды. Артык нәфис, гүзәл дип әйтерлек булмаса да, кыз сөйкемле йөзле, билләре эчкә тартылып торган җыйнак гәүдәле иде. Бит тиресенең кыйммәтле бизәнүләргә күнеккәнлеге, өстендәге киемнәренең юлга җайлаштырып сайланганы да. базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләре күренеп торалар. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолетта да бизәнү әмәлен тапкандыр.

Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызнын карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.

Сүзне янәдән егет яңартырга тиеш иде.

—Тагын бер сорау бирим инде, гафу итәрсез. Сез самолеттан төшкәч, егетегезгә шалтыратмадыгызмы? Бәлки, җитди сәбәбе бардыр, әйтик, чирләп киткәндер.

Сорау биргәннән соң: «Синең ни эшең, ни хакын бар, барыбер түгелмени» дип, Морад үзен битәрләп алса да, әйткән сүз очкан кош иде шул. Икенчедән, ул Ләйләне егетенең каршы алмавын эчтән хуплавына, хәтта канәгать булуына игътибар итте Кыз исә әүвәл кечкенә, озынчарак бите өчен зуррак күренгән, ымсындырып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләп, турсайтып алды.

—Минем кемгәдер ялына торган гадәтем юк. Алдан сөйләшенгән иде. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм мин.

Артында ниндидер көч, терәк барын тоеп яши торган горур кыз икән дип нәтиҗә ясау өчен фәлсәфә белгеченә бу баш катырырлык җитди табышмак түгел иде.

— Бер хатасы өчен егетегез сезнен мәрхәмәттән мәхрүм буламыни инде?—дигән соравына егет «хәзер унга борылыгыз, аннан турыга, әнә теге йортны узгач, янәдән уңга китәрбез, килеп җитәрәк тагын әйтермен», дигән җавапны гына ишетте.

Шулай кемгәдер юк-бар. сөйләшүчеләр өчен җитди күренгән сорау-җөмләләр алышу вакытны кыскартты, машинаның Ләйләләрнең өе урнашкан Казан Рублевкасы—атаклы Салмачыга килеп терәлгәнен сизми дә калдылар. Икесенә дә артык тиз кайтып җиткәндәй тоелды Кызый челтәрле биек тимер койма эчендә, яшерен төймә ача торган кара иркен капкалы, кызыл үгез тиресен хәтерләткән кирпечтән төзелгән ике каты күренеп торган затлы сарайда әти-әнисе белән яши икән. Морад, ниһаять, кызның теге вакыттагы соравына да җавап бирүне кирәк дип тапты. Өч дистәсен тутыруга якынлашса да буйдак икән әле ул, кандидатлык диссертациясен яклауга әзерләп йөрмеш, ди. Сабакташы үзәк Дәүләт архивыннан бер документның күчермәсен алып кайтырга тиеш булган икән. Берәүне каршы алмаганнар, икенчесенеке кайтып кемнедер бәхетле итүне мәҗбүри санамаган. Тәкъдир, шул рәвешле, ике яшь йөрәкне аэропорт залында очраштырырга булган.

Ләйлә үзенең заманында ярты ел булса да Ленин бабай укыган белем йорты студенты булуы, бу көннәрдә чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең дөньяда барлыгы турында да хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып кинәт ачылган сандык байлыгына тап булгандай, ашыга-ашыга үзләре турында мәгълүмат алыша башлады. Ләйлә Морадка ачык, шатлана белүчән, күзәтүчән, юморны аңлый торган, хисчән, әмма артык иркә кыз кебек тоелды. Ләйләгә егет тәртәгә утырган, тормышта кыйбласын тапкан, үз-үзен ирония белән бәяли алучы җитди кеше мисле күренде. Саубуллашканда егетнең үзен ифрат тәрбияле тотуы, әрсезләнеп кочакларга ашыкмавы, ярымзыялылар кебек болагайланып, кулын үбәргә алынмавы һәм гади генә итеп ясаган тәкъдиме ошады:

—Ходай Тәгалә үзе оештырган бу очрашуны, кайгыларыбызны уртаклашуны иртәгә кичен берәр кафеда чәй яисә каһвә эчеп билгеләп үтүгә сез ничек карар идегез? Билгеле, каршы алырга тиешле егетегез рөхсәт итсә...

Ул иртәгә тирләп-пешеп чәчәк күтәреп килеп җитәр дип өстәмәкче иде дә, артыграк булыр дип, үзен тыеп кала алды. Болай ук төрттерү дә кирәк булмагандыр.

— Яшь булсам да, үзем дөрес дип тапканча яшәргә яратам. Минем өчен бердәнбер авторитет—әтием Сахип Габбасов. Аэропортка килмәгән егет белән болай да арабызны өзәргә йөри идем. Үзе ярдәм итте. Рәхмәттән башка ни әйтим.

Ачылыргамы икән, юк микән дип уйланыбрак торганнан соң, көлемсерәп өстәп куйды.

—Ул каршы алса, сезнең белән очрашмаган булыр идек. Философлар һәр яңа кеше—ачылмаган дөнья диләр түгелме әле... Иртәгә кадәр. Кичке җиделәрдә капканың бу ягында көтеп торырмын,—дип кулын изәп, тимер капка артына кереп гаип булды.

Өй ишегенә алып барган плитә түшәлгән юлнын ике ягында гөрләп үсеп утырган, салават күпередәй төрле төсле чәчәкләр арасыннан акрын гына атлаганда, янтавына нимес овчаркасы килеп борынын төртте. Томанның башыннан сыйпый-сыйпый кыз әлегәчә көчкә авызлыклап килгән хисләр ташкынына тышка агылып чыгарга ирек бирде. Дөресе, буаны тотып торырлык тәкате калмаган иде. Әүвәл рәнҗүен, гарьләнүен тозлы күз яшьләре белән туйганчы юды. Бераз тынычлангач, кое баганасыдай озын буйлы баскетболисты шалтыраткач әйтәсе сүзләрен, тәсбих төймәләре кебек, бер җепкә тезә башлады. Җөмләләренен бәгырьгә тия торган текәләрен, усалларын, зәһәрләрен, чагыштыруларның көндәлектә кулланылмый торганнарын эченнән кабатлап йөренгәндә, иреннәре әүвәл калтыранып алды, яңаклары эчкә тартылды, соңрак бар хисе бергә укмашып, усал елмаю хасил иттеләр. Кызнын эчке халәте кара болытларның җиһанны коендырыр алдыннан куерып, һаваның куырылып, тынчуланып алу мизгелен хәтерләтә иде.

Шул озын сыйрак Алина гына башына җитте. Баскетбол уеннарына йөри- йөри бер латышка гашыйк булган. Бер мөһим очрашуга кыстый-кыстый Ләйләне дә алып барды. Күнелен тартмаган жиргә аяк атларга да ярамаганын чамаласа да. Ләйлә ризалашты. Уеннан соң, җиңүчеләр кызларны шунда ук урнашкан кафега кичке ашка алып керделәр. Арыш камылы кебек тырпайган каты чәчлесе кич буе Ләйләдән күзен алмыйча карап утырды, соңыннан озатып куярга алынды. Шуннан китте очрашу-күрешүләр, матчлардан соң кафеда чәй-мәй эчүләр. Акрынлап Ләйлә аның озын буена да. ясатма елмаюына да күнекте. Бу аралашуны мәхәббәт дип атап булырлык түгел, Ләйләнең баскетболистка мөнәсәбәте салмак кына, үз җае белән генә агып яткан елга сыман иде. Егет белән бер елга якын очрашу дәвамында аңа кулга өйрәтелгән мал кебек ияләште. Алёшаның икегә аерылып торган иягенә астан өскә карау ошый, егетнең үбешкәндә төркмән көтүчеләре кебек чүмәшә белүе яисә таза кулларына күтәреп алуы, иркә песи баласы кебек аның култык астына кереп ятуы, бер очракка чаклы Ләйләгә кызык, яна тоелды. Тик озаккарак сузылган бу уеннарның уймагы, коймакның төере килеп чыкты шул.

Кыз узган гомере турында уйга чумып, ялагайланып койрыгын болгап торган Томанның маңгаена тырнакларын катырак батырды бугай, эт чинап җибәрүгә Ләйлә дә айнып киткәндәй булды. Әле генә көмеш нурларының салкыны белән коендырып торган ай да җылылык иңдереп алгандай тоелды. Яшәү барыбер иң кызык шөгыльләрнең берсе икән. Морадны искә төшерү айны да ямьләндереп җибәрде бугай. Шул арада тавышка әтисе йөгереп чыкты.

—Ләйләм кайткан икән. Ник бер хәбәрен булсын. Каршы алырга машина җибәргән булыр идем,—дип сөйләнә-сөйләнә, кызын эчкә уздырды. Өстендәге җиңел кызыл курткасы белән Ләйлә авыр уйларын салып ташлагандай булды. Артык борчылуны яратмаган башы бер кичтә өелгән хәлләрдән талчыккан булса да. әтисенә, шул арада икенче каттан төшкән әнисенә соңгы яңалыкны әйтми түзә алмады.

—Шатланыгыз. Бик әйбәт татар егете белән таныштым. Аэропорттан өйгә ул алып кайтты.

Чуар пижамасын киеп алган әтисе, гадәтенчә, озаклап сөйләшүгә әзерләнеп диванга барып чүмәште.

—Ә, тегең... каршы алмадымы?—Кыз, күзен дә йоммыйча, әтисенең күңеленә хуш килердәй җавап бирде.

—Мин аңа үзем килмәскә куштым. Әти каршы ала дидем

— Кызык,—диде әтисе.—Сине алып кайткан егет ничек туры килде?

—Аның да көткән кешесе самолетта булмады,—дип котылды ялганын тоттыра язган Ләйлә.—Иртәгә сөйләшербез, арыдым, йокым килә,—дип кызга үз бүлмәсенә кереп китү иң хәерлесе иде.

Әтисенең төпченергә, нәсел-нәсәбе турында сораштырырга, елганың төбенә төшәргә, киңәшен кызганмыйча бушка бирергә яратканын белгәнгә күрә Ләйләнең кичерешләре белән бергә-бер каласы килде. Кызынын иң яшерен серләре турында хәбәрдар әнисе кызын матдерәмә кара күзләре белән иркәләп, монсу гына карап алды да, төнге кефир әзерләргә аш-су бүлмәсенә юл тотты. Ләйләнең күңеле тыныч була алмавын ана җаны тирәнтен сиземли иде. Татар егете белән танышуы яхшы, ахыры хәерле булсын. Тик колга баскетболистның кылган этлеген ул ничек кабул итәр, мужиклар кебек бәйләнчек, үч саклаучан булып чыкса, тату гаилә турында хыялланырга гына кала.

Кызының төзәтеп булмаслык бәлагә тарганын маңгаендагы җыерчыкларының тирәнәюеннән, моңсулык иңгән күз карашыннан, йөрүенең авыраеп китүеннән аңа җиденче тоемы белән сизде. Харап булган кызым, монысы да апасы кебек бәхетсез булыр микәнни дигән ачы фикер миен тырнап узды. Ләйлә әүвәл сөйләмәскә тырышса да, әнисенең басымына түзә алмыйча, гасабиланып урынында таптанды да, йөрәген буып торган хисләр ташкынын тыя алмыйча, кычкырып елап җибәреп, әнисенең иңбашына башын куйды...

Җир шарында йөзәр, әллә ничә меңәр кат кабатланган һәм тагын да булачак гадәти хәл килеп чыккан. Ләйләнең шампан шәрабына мөкиббән китүен яхшы белгән, хатын-кыз мәсьәләсендә тәҗрибәле баскетболист, сиздермичә генә чәркәгә аракы кушып эчерткән. Үтә күренмәле эчемлек Ләйләнең башына киткән. Җитмәсә кош мамыгыдай җиңел кызны күтәреп бүлмә буйлап зыр-зыр әйләндереп тәмам миңгерәүләтеп, чистый хәлен алып, йомшак ятакка илтеп салган. Яклаучысыз, чарасыз калган кызны Алёша шашып-шашып үбәргә, көчле куллар өлгергән алма кебек тулышкан күкрәкләр аша әллә кайларга кереп киткәч, кызның бөтен тәне-җаны тыпырчына башлаган. Мондый хәлнең кияүгә чыкканнан соң гына булырга тиешлеген ата-анасыннан, сугыш ветераны бабасыннан кат-кат ишеткән кыз «ярамый, ярамый» дип карышкандай булып караса да, егетне этеп җибәрергә әллә көче җитми, әллә ихтыяры шартлап сына. Иң аянычы: үзенең дә тыелган оҗмах алмасын татып карарга теләге тудымы шунда, соңыннан үзе дә өздереп әйтә алмады. Хәзер үкенүдән ни файда. Әтисе сизмәсә дә, аңа кешедән бернәрсәне дә яшереп булмый шул. Ләйлә әнисенә, үзендә дә кинәт дуамал дәрт кабынуны гына танымыйча, барысын бәйнә-бәйнә бәян итеп бирде. Белеме буенча медицина туташы Халидә ханым кызын бүлдермичә, ишкәнсең икән дигән сыман ачы лимон капкан кешедәй чыраен сытып тынлап бетергәч, «аның сиңа өйләнергә нияте бармы», дигән соравына, «миңа кияүгә чык» дип әйткәне, «үземнең миңа өйлән дип бәйләнгәнем булмады», дигән, бу хәлдә мөмкин булган иң тулы җавапны ала.

—Балага гына уза күрмә! Хәзер егетләр кызның инсафлы булуыннан бигрәк, ата-анасының матди хәленә, биләгән урынына игътибар итәләр. Ирен беренчең булса, аны кулга алуы, үз кубызыңа биетүе ансатрак була анысы. Нинди кеше насыйп булыр инде, кызым үзенә. Апаң Регинаның да тормышы шулайрак килеп чыкты. Әүвәл әтиең киявебез Рәхимнең салгалавын өнәмичә, «кызым, яшь чагында ташла син бу алкашны», дип тенкәсенә тиде. Балалары булмауны да аңардан күрде. Врачларга алып барып, тикшертеп, «Рәхимнең балалары булмаячак» дигән кәгазь дә алып кайтты. Гиппократ антына тугрылыклы, намуслы врачларны көндез шәм яндырып эзләсәң дә табуы кыен. Кемнең дәрәҗәсе бар, кайсы күбрәк түли, теләсә нинди диагнозны куеп бирәләр. Шуңар да типсә тимер өзәрлек ирләр, җигеп сабан сөрерлек таза хатыннар оялмыйча инвалидлык книжкәләрен селкеп йөриләр. Апаңның элеккеге ире өйләнгән, рәхәтләнеп ике бала үстереп ята, диләр. Атаңа шул хакта сөйләгән идем, сул як борын тишеген генә кабартты да, «кызым чибәр, бай, үзенә тиңен тапмый калмас әле», «яше уза бит, бала табарга соңарып бара» дигәч, «юк белән башымны катырма», дип бүлмәсенә кереп бикләнде. Хатасын тану юк.

Халидә ханым кызынын иңнәреннән тотып, күзләренә карап, өстәп куйды:

—Кызым, спортсменыңны кылган явызлыгы өчен каһәрләсәң дә, каршы алырга бармаганы өчен рәхмәт әйтергә тиешсендер. Ул килсә, татар егетен очратмас идең. Бик итагатьле, зыялы адәм, дисен. Өлкәнрәк булуы да яхшы. Әтиеңнең тормыш алып бару өчен ирләр олырак, тәҗрибәлерәк булса әйбәтрәк дип гел такылдап торган көне.

Юлда арганлыкка сылтап әтисенең сораштыруларыннан җиңел генә котылса да, үзеңнән качу мөмкин түгел икән. Ләйлә җәһәт кенә бүлмәсенә кереп бикләнсә дә, җанына тынычлык килмәде, тәнен кая куярга белмичә мендәрен әйләндерә-тугландыра, таң атканчы чәбәләнде. Морад белән танышу китергән талгын шатлыкны үкенеч, сөенечне үткен тырнакларын әллә кайларга батырган хәсрәт сөреме алыштырды. Утлы кайгы йөрәге буйлап үтеп канлы эз калдырып үткәндәй тоелды.

II

Ләйлә черки сыткан җиңеллек белән очрашуга вәгъдә биргәч. Морад юл буена көтелмәгән танышулары, кыска вакытта туган ниндидер эчке якынлыклары турында уйланып кайтты. Нәрсә булды соң әле бу? Очраклылыкмы, әллә язмыш уенымы? Гаиләләр тарихы күрсәткәнчә, кешеләр икенче яртыларын шулай көтмәгәндә очратып, гомерлеккә яр, иң якын затлар булып калалар, холыклары тәңгәлләшсә, бәхеткә тарып яшиләр, ә инде уртак тел таба, мал бүлешә алмасалар. дошманлашып аерылалар. Икенче яртыларын таба алмыйча интеккәннәре дә буа буарлык. Гасырлар дәвамында гаилә коруга ярдәм иткән ярәшү, баш кодалар институты да телевизор каналында кемгәдер акча эшләү өчен генә хезмәт итә бугай. Үзен Ләйлә дип таныштырган кызга ышанырга буламы? Кызлар күңеле—кызган казан, учакка утын өстәп тормасаң, тиз суына диләр бит. Икенче яктан утызын вакларга әзерләнеп йөргән Морад буйдак тормышыннан бик канәгать, мөстәкыйльлеген бик югары бәяләүче зат иде. Гаилә тормышы аны беркадәр куркыта да. Мәктәптә, бигрәк тә югары уку йортында бергә белем эстәгән таныш-белешләренең, дус-ишләренең, никах укытып, рәсми язылышып яшәгәннәрнен дә шактые бераз торып карауга, мәхәббәт агачының суы кибә башлауга, нарасыйлары хакы белән дә санашмыйча, тәртәләрен төрле якларга боралар, дәрьядагы караблар кебек таралышалар. Статистика дигән ата ялганчы мәгълүмат бирмәсә дә, югары белемлеләр, шәһәрдә яшәүчеләр арасында аерылышу очраклары күбрәк тә бугай. Чүп чиләген кем чыгарырга, баланы бакчадан кем алырга, тәрәзәне ачарга ярыймы кебек вак-төяк бәхәсләр олырак җәнҗалларга күчкәч, мәхәббәтне нәфрәт пәрәвезе күмә. Эчкечелеккә сабышмаса, дөнья, мал-туар мәшәкате белән мәшгуль авыл кешесенең хатыны белән «аңлашып» утырырга вакыты да калмый бугай.

Әлбәттә, әле бер тапкыр аралашу гына бернигә дә мәҗбүр итми Ана да ирекле, азат тормышы белән саубуллашып, гаилә исемле кара урманга кереп китәргә туры килер микәнни9 Аны үхтәренә өйләндерергә, муенына камыт кидерергә тырышып караулар булмады түгел. Тик берсе дә Ләйлә кебек күнел кыңгырауларын уята, зиһенен чуалта алмаган иде Икенче көнне Морад машинасы белән кара капка янына килеп туктауга, аннан иптәш кызы белән Ләйлә дә килеп чыкты Куе болыт төсле кара, күпертелгән чәчле, өзелеп төшәргә әзер өлгергән карлыгандай күхпе. озын муенлы, нечкә билле икән дусты. Буе Ләйләдән озынрак, кыска кара итәге аякларының төзлеге белән сокланырга тулы мөмкинлек бирә Мондый чибәрләрнең иргә баш бирмичә, мөгез куярга маһирлыклары, ахыр чиктә, ялгыз калулары Морадка мәгълүм иде. Андый гүзәл затлар тирәсендә сырпаланып, ымсынып йөрүчеләр күп булса да. чәчләрен гомерлеккә бәйләргә ашкынып торучылары санаулы була.

Ләйлә Морадка мөрәҗәгать итеп, рөхсәт сорагандай тавыш белән

—Дустым Айсылу килеп чыккан иде хәл белергә. Безнең белән аралашасы килә.

Ләйлә күрешергә үзе кулын сузгач, егет аның йомшак учын үзенекендә, мәгънә салып, озаграк җибәрмичә торды. Айсылу белән башларын иеп кенә исәнләштеләр. Нинди максат белән ахирәтен ияртергә булды икән Ләйлә? Үзенә караганда матуррак шәриктәшенә кармак салып, аның артыннан сөйрәлә башламасмы дип сынау өченме, әллә, киресенчә, егетләр сайлауда тәҗрибәле дустыннан зәвыгына бәя алу өчен дәшкәнме? Уен зурдан баргандай тоелды аспирантка. Машина янына килгәндә дә, ишекләрне ачып утыртканда да Морад яшертен-орынтын гына Айсылуны өйрәнүен дәвам итте. Кыз тышкы гүзәллекнең сихри чигендә тора. Рәсемдәге сынны ныграк өйрәнгән саен элек игътибар ителмәгән яклары ачыла барган кебек, аңа гел карап торасы килә. Күзләрне камаштырырлык гүзәл Айсылу көндәлек мәшәкатьле тормыш өчен яратылмаган, чын татар кызы шундый да була ала дип күрсәтү өчен җәннәттән иңгән асыл кош кебек иде. Кояш нурлары шактый мул кунган аяклары белән гөнаһлы җирдән атлаганда, чиләкләре су белән тулы көянтәне иңендә калтыратып баргандай, билләре Шәрекъ биюен искә төшереп, уйнаклап тора. Морад котырынып алырга әзер нәфесен авызлыклау әмәлен тапты. Бу гүзәл сында Ләйләгә хас мөлаемлелек, ихласи елмая белү, ягъни ир-ат халкын үзенә карата торган самими җылылык җитенкерәми. Әгәр аңа күк галиҗәнапләре белән идарә итүчедән, «икесеннән күңелеңә ошаганын сайлап ал, Алла колы», дигән әмер килсә, ул һич икеләнмичә Ләйлә тарафына борылыр, кочагына аны алыр иде.

Учын кулында тоткан мәлдә Ләйләне игътибар беләнрәк өйрәнә алды. Кыз аэропортта чибәррәк, өлкәнрәк, усалрак күренгән иде. Гәүдәсен җыеп куйган кыска күлмәк кигәч, бала-чага булган да куйган. Урынында тыныч кына басып тора алмавын әйтми дә инде. Аяклары «төнге күбәләкләрнеке» шикелле колактан үсеп чыкмасалар да, нечкә биленең табигый дәвамы булып ир-ат кулын сыйпарга котыртып кына торалар кебек. Зәңгәр күзләре елмаеп, бит урталары көлгән саен эчкәрәк батып, назлы чокырчыклар хасил итәләр. Биек, ачык маңгае белемнең үзенә җиңел бирелүенә ишарә ясап тора. Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер, дип юкка гына сайрамыйлардыр гашыйклар.

Ике гүзәл затны тугызлы «Жигули»енә утыртып, Морад машина куярга җайлы урын табып, кызларны төрек кафесына алып керде. Айсылуның матурлыгын төрек кардәшләр дә «чок гүзәл» дип, телләрен шартлатып бәяләделәр. Морадка аның ягына бернинди максатсыз, хиссез булса да күзен тондырмас өчен, су салу, салфетка бирү кебек мәҗбүри булмаган шөгыльләр табарга туры килде. Тиздән Айсылу «иптәшләр, гафу-гафу, минем барасы җирем бар, сезнең белән дөньямны онытып утырам» дип. озатып куюдан баш тартып. Ләйлә күрмәгәндә Морадның җилкәсенә орынып, кәс-кәс атлап чыгып та китте.

Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртү мөһимдер. Айсылу белән тагын берничә тапкыр уртак мәҗлестә булырга туры килде егеткә. Яшьләрнең туй мәҗлесендә дә түрдә утырды чибәр кыз. Аннан соң ул юкка чыкты. Байтак вакыт узганнан сон гына Ләйлә мондый җөмлә ычкындырды:

—Айсылу сиңа гашыйк булган икән теге чакта. Интернет аша танышып, Австралиядә яшәүче татар егетенә кияүгә чыкты. Иремне яратмавымны тормыш муллыгы, табигать матурлыгы тулыландыра дигән бер хаты гына килде.

... Ләйлә белән Морад ул кичне кафеда икәү генә калгач, рәхәтләнеп, җәелеп, үзләрен таныштырган вакыйганы көлешеп искә төшереп утырдылар. Һәр кечтеки деталь, машина көзгесендә күзләрнең очрашып алуы, икесенә дә оят булып китү алар өчен ифрат мөһим тоелды.

—Ә син, Морад, күзләремә чумдың.

—Синең күзләрен миңа төбенә зәңгәр күк йөзе төшеп утырган серле кое күк тоелды.

—Ләйлә матурым, мәхәббәт ул җан белән тәннең бердәмлеген табу билгесе, язгы суларның иңрәп ташуларына, күк күкрәүләренә, яшеннәргә тиң бөек хис, олы бүләк, тетрәндергеч халәт. Аны саклый, кадерли белергә кирәк. Ул зиһен белән аңлап бетерә алмаслык илаһи көч. күктән иңгән бәхет,—дип кызны сәрхушләндергәнче сайрады.

Күрәсең, еш-еш, утлы сулаудан, Морад теленнән төшкән матур сүзләрдән Ләйләнең каптырма сәдәпләрдән торган йон күлмәгенең өске өлеше чишелеп китә. Кыз берни уйламыйча:

—Морад, сәдәпләрем ычкынды, каптырырга булышмассыңмы?.— ди. Сәдәп төймәләү капчык ташу яисә эссе көндә печән чабу түгел ич, бу шөгыльгә егет бик теләп алына. Мәгәр күлмәкнең өске өлешен каптырырга гына вәкаләтле куллар күкрәкнең тигез кырда калкып чыгып, тырпаеп торган биеклегендә тукталып калалар. Өлгергән алманы кыскан куллар төймә каптыру турындагы вазифаларын онытып җибәргән мизгелдә Морадның бөтен тәне буйлап ток җибәрделәрмени, үзе әйтмешли, бала-чага кебек теше тешкә шакылдап бәрелгәнче калтырана башлый. Аякларын урында тыпырдатуына караганда сәдәпләрне заманча «каптыру» кыз күңеленә дә хуш килә. Ашыктырмый, көйсезләнми. Морадка аның тавышы ерактан, мәңгелектән килгәндәй тоела

—Абзыкай, әй, абзыкай, мин сездән күлмәк төймәләрен каптырырга сораган идем, сез аларны чишеп барасыз түгелме?

Ләйләнең тавышы да тамагына юкә балы утырган кешенеке кебек карлыгыбрак, дөресе, күкрәктән, егетнең кулы тирәсеннән чыккандай тоела. Икесенә дә отыры рәхәт иде. Кызык инде, нибары ике ай элек дөньяда яшәүләреннән дә хәбәрдар булмаган кешеләр иңнәрен иңнәргә терәп, янәшә атлап киләләр дә, туктап, беренче күргәндәй, озак итеп бер- берсенә, мишәрен әйтмешли, багып торалар. Ике арада сузылган наз җебе, күрешмичә торганда да, йөрәкләренә яшәү дәрте биреп тора.

—Китап укыганда да синең йөзен күз алдымда: ачык битенең сул ягында хәрефләр бии, ун ягында син елмаеп басып торасын, Морад. Аэропорт залындагы кебек.

Шул мизгелдә кызның күзләрендә шаян ут чаткылары бии Тик Морад кызның катлаулы эчке халәтен аңлап бетерми. Кирәге дә юк. Алар бер-берсен күптәннән белгәннәр, тик очрашу сәгате генә кичектерелә килгән. Моннан соң Алла юк, булса да, вак-төяк, артык шәхси хәлләргә юнәлеш биреп торырга җитешми дип кара!

Бөтен барлыгын онытып, кызышып сөешкән мизгелләрдә дә Ләйләнең күзләреннән моңсулык сөремен юып төшерә алмаган ике сәбәп бар иде. Аң төпкелен туктаусыз тырнап, борчып торган серне Морадка да чишеп
булмый шул. Киләчәкләре өчен нәкъ ана белдермәү хәерле. Һәрхәлдә, туй узганчы. Берсе—баскетболистны
ң дәгъваларыннан котылу, китергән зарарын сиздермәү, үзеннән биздерү булса, икенчесе—яраткан әтисенең төпченүеннән, әхлакый киңәшләреннән файдалы гына арыну иде. Алёша Мәскәүдән кайтып төшкәннең икенче көнендә үк шалтыратып, «мин бик ашыгыч рәвештә башка шәһәргә китәргә мәжбүр булдым, кесә телефонымны өйдә онытып киткәнмен, зинһар, гафу ит, сине югалту куркынычы янагач, төн йокыларым качты, мәхәббәтемнең Урал тауларына тиң олылыгын аңладым, бүген безнең уенны карарга килегез, соңыннан иң бәһале ресторанга алып барырга да риза», дип сөйгәнен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аның поезды тукталышны узып киткән иде. Күңелен башка ялкын биләгән кыз, спортчының гомуми сүзләрен колагы яныннан уздырып, дәгъвачыга бернинди өмет калдырмыйча, кискен җавап төшерде.

—Яратуың чын булса, мин аңа шикләнәм, Алёша, миңа бүтән шалтыратма. Үтенеп сорыйм. Үзенә кирәген талап, минем киләчәк турында уйламыйча алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буена күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!

Тыелган алманы тәмләгән баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып каралы. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы мисле каты торуын күргәч, соңгы чараны—коткыны эшкә җикте.

—Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Анын хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур, диләр. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә сезнең нәселне таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.

Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын тиз япты.

—Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде.

Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп:

—Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз.

III

Морадның үзенә житди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын акылыннан бигрәк, хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең сораулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.

—Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.

Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының кулын учына алып:

—Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.

Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, тан атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.

—Юкка хафаланасын, әти, һәр нәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме?—диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.

—Ничек инде сезнен язмышыгыз, киләчәгегез өчен без борчылмыйча яшик ди. Баланны бөтен өметеңне баглап үстер дә, аның иртәгесе көне турында уйлама, имеш. Бигрәк тә кыз баладан аерылу авыр икән. Кадерлеңне бөтенләй белмәгән, чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, ояңнан чыгарып җибәр әле. Хәлемнән килсә, үзегез риза булсагыз, газизләремне гел янымда гына тотар идем дә. балалар тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар шул,—дип Сахип әфәнде ихластан көрсенеп алды. Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуштан Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды.

—Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.

—Нинди?

—Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш

—Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр Урамда калдырмам. Безнен янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез. әниеңне килен итеп төшергән хрущевкабызны да саклап тотам.

—Гомер агышы шуңа җайланган инде,—диде Ләйлә җитдиләнеп. —Ата күңеле балада, бала күңеле далада дип юкка гына әйтмәгәннәрдер,—дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне исенә төшереп.

Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызынын шаяртуын да кабул итмәде.

—Бу тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыннан чыгарып ташла,— дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып, йөренеп алды.

Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай дип уйлап куйды атасының холкын яхшы белгән Ләйлә, һәм ялгышмады.

—Кызым, тормыш юлында нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтен күнел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра? Сахип галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде,—Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала—димәк аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый

Сахип әфәнде яраткан мәүзугына кереп киткәч, туганлык мөнәсәбәтләре турында туйганчы, озаклап фәлсәфә сатты. Ләйлә әүвәл аны кызыксынган булып, мәктәптән икеле алып кайткан укучы бала кебек бирелеп тыңлады. Күңеленә кызыклы бер фикер килгәч, урындыгында боргалана, бит очларына чокырчыклар чыгарып, елмая ук башлады Билгеле нәрсәләр хакында шулай озак һәм эчпошыргыч итеп сөйләүчене кая тыңлаганы бар соң аның? Шуны исенә төшерү күнел Шәрифләрен күгәреп җибәрде. Бөек Толстой каләменнән төшкән Каренин шулай нотык тотарга, акыл сатарга, өйрәтергә яраткан ич «Анна Каренина» романын укыган иде. күптән түгел фильмын да карады, күрәсең, уңышсыз мәхәббәте белән беррәтән Анна карт иренен вәгазьләреннән туеп поезд астына сикергәндер. Каренин ролен уйнаучы артистның фамилиясен хәтерләмәсә дә. артык тигез, төссез сөйләве белән аның нәкъ әтисенә охшап торганын тәгаен хәтерли. Аның нотыкчыны бүлдереп, янәдән уйнаклап, шаяртып аласы килде. Ләйлә.марилар биюендәге шикелле, аякларын урында тыпырдатып алды да:

—Уртак бала кан йөрешен үзгәртеп, кешеләрне якынлаштырмыймы? Мәхәббәт вакыт узгач сүнсә дә, рухи якынлык, уртак мәшәкатьләр, зәвык, ахыр чиктә, истәлекләр кала бит.

Кызының үзен бүлдерүен, сүзләрен җитди кабул итмәвен Сахипның диванда боргаланып утыруыннан, күзләрен каплый язырдай салыныбрак төшкән аксыл кашларының калтыранып алуыннан сизде тыңлаучы. Әти кеше баланың аң төпкелендә яткан борылышларны да тоеп ала шул. Сахип та сүз елгасын башкага борып җибәрү кирәклеген сизде.

—Шатланып бетә алмыйм, Ләйләм.

—Нигә диик инде, әтием?

—Балаларым икесе дә кыз булды.

—Анын ни аермасы бар? Ир бала да бала, кызы да бала.

—Юк шул. Кызлар, бердән, ягымлы, иркә булып үсәләр, үзләрен тудырып, үстергән, канат куйган якыннарын—әти-әниләрен ташламыйлар. Ә егетләрне хатыннары алып китә дә, вәссәлам, бигрәк тә тормышы җайлы буразнага төшсә, аларга ата-ана да, әби-бабай да кирәкми. Җүнсезләре пенсия алган көнне «хәл белергә» килеп җитәләр.

Сөйләшүнең яңарак юнәлешен иярләгән Сахип аталар белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында рус, татар әдәбиятларыннан мисаллар китерә-китерә кызын тәмам алҗытты.

Ләйләнең пырдымсызланып, сәгатенә карап-карап алуы буенча каядыр ашыгуын сизеп Сахип (яшьләр акыллы фикерләрне, акыл сату дип ялгыш бәяләп, өлкәннәрне тыңларга яратмыйлар шул), төп фикерен кызынын колагына иңдереп калырга ашыкты.

—Егетен сиңа тәкъдим ясадымы соң әле?

—Үзем, миңа өйлән, дип әйтермен яме,—диде Ләйлә иреннәрен сузып.

Кызының ирониясен кабул итмәгән ата кеше:

—Гадәттә кушылу, гаилә кору турындагы фикер әүвәл ирләрдән чыга. Хатын-кыз әле бераз уйланыбрак торырга, бу сүзне күптән көтеп яшәгәнен сиздермәскә тиеш.

—Мин аңа әтинең тиз арада кияүле буласы килә, сузма дип әйтермен.

—Мин синең белән олы башым белән киләчәк тормышың, язмышың турында сүз алып барам. Гел уенга борып утырасын. Тормыш ул театр дип раслаучылар булса да, сәхнәдә озак яшәп булмый. Спектакль беткәч, артистлар да өйләренә таралыша.

Кызым минем, сиңа бик зур үтенечем бар: син безнең борынгы, ерактан, ханнар заманыннан килгән Габбасов фамилиябезне сакларга тиешсен. Аның юл башында атаклы муллалар, зыялылар торган. Ул безнең горурлыгыбыз, рухи мирасыбыз. Улыбыз булмагач, нәсел дәвамчысы буларак син каласын. Үзең беләсең, минем энекәшнең хатыны башка милләт кешесе. Аның балалары сонрак фамилиябезне үзгәртеп, бозып бетерәчәкләр. Котдус Кутузовка, Әклим Климовка, Нуретдин Нардинга әйләнгән шикелле аны да берәр Габисовка яисә Абисовскийга үзгәртәчәкләр. Апаң Регина мине тыңламыйча, иренең фамилиясенә күчте, ә гаилә бәхете булмады.

Апасының ире белән аерылышуында әтисенең өлешен яхшы белгән, өстәвенә үҗәтлеге дә берничә кешегә җитәрлек Ләйлә мондый тәкъдим белән килешергә ашыкмады.

—Габбасова булып калып кына мин бәхетле булырмынмы? Гаиләмне сакларга ярдәм итәрме?

Сахип Миндрахманович мәсьәләгә киңрәк карашы белән кызының шиген, шөбһәсен таратырга булды.

—Үзең күреп торасың, шул фамилия белән мин нинди уңышларга ирештем. Әүвәл нәсел фамилиягә хезмәт итә. Соныннан ул барчасына югарыга үрмәләргә булыша. Син университетнынң иң престижный факультетын тәмамлап киләсең. Укырга кергәндә берничә балын җитмәсә дә. фамилиябез артында торган кешеләрнең абруе мәсьәләне уңай якка хәл итте дә куйды.

Ләйләнең әгәр дә энең олы түрәләрнең күзенә чалынып, тугрылыклы хезмәте белән өскә күтәрелә алмаса, сине үз артыннан сөйрәп бармаса, һаман да техникумда информатика укытып, вак-төяк сәүдә белән шөгыльләнеп көнеңне күрер идең дип ярып салырга теле кычытса да, кызыл рубинлы алка, мәрәкә ширкәтеннән бизәнү әйберләре алу өчен акча сорыйсы исенә төшкәч, үзгәрәк четерекле сөаль бирү белән чикләнергә булды.

—Ни өчен әнием үз фамилиясендә калмады? Теләмәдеме, әллә синең тәти фамилияңә кызыктымы?

Туры жавап бирәсе урынга, Миндрахман улы Сахип пакосны киңрәк алдырырга булды.

—Әниең чибәр, чая ханым. Мишәрләргә хас гадәтләрнең күбесен үзенә сеңдергән. Тоткан җиреннән өзмичә жибәрмәс. Менә мине дә бик тиз ЗАГСка алып китте, мин аңгы-минге йөргән арала апаңны, сине табып, үзенә гомерлеккә әсирлеккә төшерде. Тик үзенә әйтә күрмә: әниең чабаталы нәсел баласы. Аның кыз фамилиясе Гыйздуллина иде. Хикмәт озынлыкта, авыр ямьсезлектә генә дә түгел. Аның туры бабасы Гыйздулла исемле була. Яңа ясалган, тарихы кичә генә башланган фамилиянең кай җиренә ябышып ятасың. Борынгы фамилияләрен саклап калу өчен бик күп буын бабаларын зур көч куйганнар, көрәшкәннәр дип уйлыйм. Басып алучыларга нәсел җебен югалткан манкортларны буйсындырып тоту җиңелрәк булгандыр

Ләйләгә дә фамилияләре борынгы, серле һәм күп мәгънәле тоела. Баш бирмәс б хәрефләренең янәшә килүе, а ның эчке рифма ясавы үзе ни тора. Татар теле дәресләрендә Әлфия апасы сингармонизм кануннарын аңларга тикмәгә генә өйрәтмәгәндер. Тик бу гамәлне тормышка ашыруда урыстан исә дә, үзебезнеке булып киткән ну кисәкчәсе тырпаеп, эчне пошырып тора. Бу хакта Морад белән ничек сүзне башларга? Ул укыган кеше, бәлки, ваклашып та тормас, үзенә кара дип фикерен тәгаенләп әйтмәве дә бар. Яһүдиләрдә генә бит ул нәсел башында аналар тора диләр Ә татар-төркиләрдә хатынның ир фамилиясенә күчүе бәхәс тудырмый торган хакыйкать санала.

Кичә Ләйлә зәнгәр экраннан кинчә битеннән, бәрәнге борыныннан, чем-кара күзләреннән, эре сөякле гәүдәсеннән кыпчак нәселеннән икәнлеге күренеп торган Фәрдәния Газиз кызы Нигьмәтуллинаның, рус егетенә кияүгә чыгып, Иванова фамилиясен алуы турында горурланып сөзмәвен тыңлап, милләтгәше өчен оялып утырган иде. Бәс, шулай булгач, ни өчен Ләйлә иренең фамилиясенә күчмәскә тиеш. Дөрес, Морад үзенең фамилиясен яратып бетерми. Сәлимуллин имеш.Тел төртелерлек авазы да юк. Артың белән бозлавыктан шуып барган кебек кенә. Бәлки, булачак ирем үзе безнең фамилияне алыр. Габбасовлар булып, кулга-кул тотынышып Муса Җәлил һәйкәле яныннан узсак, ничек күңелле булыр иде Юк, ошбу тәкъдимне әйтергә кыюлыгым табылса да, Морад риза булмас, үз тәкәбберлеге үзенә җиткән. Мәскәүдә яисә башка рус шәһәрендә кунакханәгә урнашканда, фамилиямне дорес яздыра алмыйча интеккәнем шактый булды дип көлә-көлә сөйләгәне хәтердә. Саломуллин дип язалар, йә икенче л ны төшереп калдыралар. Төрки дөньяда Сәлим кин таранган исем, төрекләрнең атаклы солтаны Сәлим исемен йөрткән. Ул да, абзаң шикелле үк. алдынгы карашлы булган, яраткан хатынын менә болай күтәреп алып, беләгеңдә үчти-үчти иттереп йөрткән дип язганнар бер югалган китапта дия-дия тәмләп теленә салынганы хәтердә. Морадның Ләйләне кулына күтәреп алып, баскетболист шикелле үк булдыра алмаса да, шактый әйләндерүе күңелдә.

Әтисенең җавап көткәне кызның келт итеп исенә төште.

—Әти, мин фамилиябезне сакларга тырышып карармын Бу мәсьәләгә Морадның мөнәсәбәте ничек булыр бит әле. Нәсел тамгасын саклыйм дип иремне югалтуга бармаячакмын.

Сахип Миндрахмановичның ачыклыйсы, күңелен бимазалап торган сөальләре бетмәгән икән әле.

—Әти-әниләре кем диик инде булачак киявебезнең. Кайларда яшиләр?

—Кайсыдыр район үзәгендә көн итәләр, икесе дә мәктәп укытучылары, белүемчә.

— Шкраблар дисеңме? Совет чорында аларны шулай дип кенә йөртәләр иде. Школьные работники була инде. Укытучы минем өчен буш моралистның синонимы. Ул аңардан торган, нәрсәнедер булдыра, хәл итә алган кешедәй күп сөйли, сорамасан да киңәшен бирә. Кыскасы, буш куык...

Тырнаклары алсу төскә буялган кулын җавапка әзер укучы кебек өскә күтәреп, Ләйлә янәдән атасын бүлдерергә җөрьәт итте.

—Иптәш Габбасов, беренчедән, үзегез дә хезмәт юлыгызны мәктәптә булмаса да, укытучы буларак башладыгыз, икенчедән, иң әдәпле, тәртипле балалар укытучылар гаиләсендә тәрбияләнәләр, дип сөйләгәнен хәтердә.

Сахип әфәнде кызының аңлатмасын колак яныннан гына уздырып, үз дугасын бөгүне дәвам итте.

—Синен нинди нәселдә туып-үскән былбыл баласы, бик кадерле кыз икәнеңне беләме соң егетең?

Ләйлә тавышына мыскыллау төсмере чыгарып:

—Безнен кул җитмәслек бөеклек, галилек, илаһилек, кызының кул тидерергә ярамаслык дәрәҗәдә иркә, асыл зат булуы турында Морадның үзенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсең. Бик беләсең килсә, ярты елдан артык очрашып йөрү вакытында нәрсә турында гына сөйләшмәдек, тик сезнен кем булуыгыз, фатирларыгыз турында бер генә тапкыр булса да. юри генә дә кызыксынмады. Барысын да аңлау өчен аңа безнең йортны күрү дә җиткәндер.Ул сезнең банктагы акчаларыгызга өйләнергә җыенмый. Аңа мин генә кирәк. Таләпләре зур түгел, тик ул горур, мөстәкыйль егет. Җаны тиз рәнҗүчән, бәллүр савыт кебек диләрме әле.

Сахип Миндрахманович кызын бөтенләй аңламас булды. Каян иңгән аңа шундый усаллык, бөтен изгелегебезне сызып ташлап, булачак ирен хәзер үк бездән өстен куеп маташа түгелме? Шулай да бик онытылып китмәсен, ана тормыш асылын, кемнең кем икәнен аңлата башларга вакыттыр.

—Кызым, ирен буйлы, чибәр, укыган булса да, аның матди хәле, хезмәт урыны буенча синнән түбәнрәк дәрәҗәдә торуы лазем (төрекләргә кара май сатып баеп алган әтисе кан кардәшләренең сүзләрен кыстырып җибәрергә ярата иде), шундый гаиләләр ныграк була.

Әтисенең үзләрен мактауда, нәселләрен күтәреп куюда чама хисен югалтуын яхшы белгән Ләйлә «әйе, дөрес сөйлисең», дип башын селкеп, үз уйларына чумып, оеп утыра бирде. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сахип әфәнде сүз җиленен борылышын үзгәртеп Ләйләне тормышчанрак сораулар белән китереп кысарга булды. Йөзенә, бөтен гәүдәсенә бик борчылучан кеше кәсафәтен чыгарып; кызыктыргыч җим ташларга булды.

—Кызым, киләчәктә мәшһүр рус язучы исемен йөрткән урамдагы фатирыбызда пропискасыз гына яшәрсез. Син бездә язылган килеш калырсың 18
ул үзендә Туй бүләгемне
ң берсе, иң мөһиме, сәяхәтләр оештыру ширкәте булыр. Хуҗасы булып үзем калам, син җитәкче—башкаручы, ирен урынбасарын вазифаларын үтәр. Хәерче аспирантка анысы да зур бүләк инде, аңласа.

Ләйлә атасына төртмәле караш ташлап, кабартма иреннәрен бөрештерде. —Синең вәгъдәләреңне күнелен булсын дип игътибар белән тыңладым Минем тормыш иптәшемнән икенче чүпрәк Габделбәр үрергә җыенуыңны аңламыйм да, гафу итә дә алмыйм. Минем Морад турында сөйләгәннәремне җитдигә алмадың бугай. Ул—тәкәббер түгел, әмма горур кеше. Ачка үлсә дә, вокзалда яшәсә дә беркайчан кемнеңдер үкчәсен яламаячак. Аны мыскыллап, таптап яшәү турындагы хыялыңны корыт!

Кызы файдасына гел дөрес сөйләвенә шикләнмәгән Сахил абзыйны Ләйләнең ихластан очынып әйткән сүзләре дә, йөзен каралткан канәгатьсезлеге дә туктата алмады. Яшь әле, берни аңламый, рәхмәтен сонрак, авызы пешкәч әйтер.

—Фикеремә ачыклык керткәч, бу карарымның дөреслеген аңларсың. Сүз булачак киявебезне кимсетү турында бармый. Сез эшләячәк агентлык нигездә Алжир, Швейцария, Канада, Квебеке кебек француз телле илләр. Франциянең үзе белән эш йөртә. Аңлавымча, аспирантың Наполеон телен ни билмис. Без аңа бу карарыбызны, беләсеңме кайчан... нотыкчы хәйләкәр итеп сул күзен кысып алды... туйдан соң, дөмбер вакытында, башы авырткан мәлдә генә әйтербез. Француз теле курсларына йөреп алгач, сине исполнительный директор итеп куярбыз дип шомартырбыз. Вәгъдә бирү урман кисү түгел.

Әтисенең сүзләре бер колагыннан кереп, икенчесеннән шарлавыктан аккан судай чыга торды. Ул Морадның начальнигы булырга тиеш, ди түгелме Кызык. Арсланга хуҗа итеп безнең Томанны куйган шикелле. Ләйләсен бу көннәрдә нәрсә борчыганны белсә, атасы сафсата базарында көнбагыш сатып утырмас иде. Кызының җанын агач корты кебек билгесезлек тырнап утыруын, иренә иң зур бүләге, күчтәнәче булырдай шифасын саклый алмаганын белсә, башкачарак сайрар. Толстой Каренины кебек эчпошырып тыңкышланып, баш катырып утырмас иде кадерле әтисе.

Утыз яшенә тикле муенына камыт кидертмәгән Морад күпне күргәндер, ятак тормышы серләреннән дә хәбәрдардыр. Әгәренки, ул ата көнчеләр кебек тавыш чыгарып, бергә яшәмәс борын аерылышырга бирсә, нинди тишеккә кереп качарсың. Әтинең байлыгы, безгә бирәсе иске фатиры гына коткарып кала алмас шул.

—Әдәбият дөньяның барышы белән мәхәббәт идарә итә дип раслый Ишетүемчә. Иван Грозный Казанга һөҗүм белән килгәндә, төрек солтаны татарларга ярдәмгә җыенгач, яраткан хатыны—хохлушка Оксана, аны үгетләп, сорап, ялынып ярдәмгә җибәрмәгән. Мәхәббәт син әйткән кан кардәшлек теориясеннән өстен булып чыга түгелме?

Миндрахман улын ышанычыннан чигерә торган көч юк иде буган

—XXI гасыр, кызым, мәхәббәт, бурыч, намус, әхлак дип балавыз сыгып утыра торганга охшамый. Исәп-хисап, хәрәмләү, алдау, шомарту, акча, байлык заманасы килә. Яңа гасыр бер төрле сөйләп икенче төрле эшләүчеләр кулына күчеп бара. Мәхәббәт дигәнен, инглиз галимнәре раславынча, биш елдан дилбегәсен йомшарта, иртәнге томан кебек эри. Кешеләрне бер-берсе белән бәйләп тотардай нәрсә кала. Кланнарны, төркемнәрне тудыручы кан кардәшлеге төп көч булып алга чыга. Хәзерге көндә, нанәм кияүгә чыгарга уйласаң, як-ягына каранып, төрле ягын уйлап хәл итәргә, солдат портянкасы юып яшәү көненә калмаска тиешсең.

Әтисенең озынга киткән нотыгыннан туя башлаган кызы, пырдымсызланып:

—Морадны күздә тотсаң, Морад хәрби түгел, ул—аспирант.

Фикерен артык берьяклы аңлау белән ризалашмавын сиздереп, Сахип Миндрахманович аскы иренен тешләп алды. Шул алымын эшендә ярдәмчеләренә шелтә белдерәсе килгәндә уңышлы куллана иде.

—Аспирантның тишек оегы солдат портянкасыннан күпкә аерылмый торгандыр дип уйлыйм.

Шунда ук, бүләк өләшкәндәй, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Бусы— аппарат уеннарында оста түрәләрнең яраткан алымы иде.

Әтисен бүлдереп, чыгып китү турындагы хыялын сизенгәндәй, күктән ялынып сораганны җирдән бирде, шул мизгелдә Ләйләнең кесә телефоны шалтырады.

Морад булуына бер кәррә дә шикләнмәгән Ләйлә, күрше бүлмәгә йөгереп чыгып, телефон төймәсенә басты. Мәгәр шалтыратучы каһәр суккан мунча пәрие, телеграф баганасы баскетболист булып чыкты. Көтмәгәндә эләккән тәмле пирог белән сыйлануын дәвам иттерәсе килүне яшерми.

—Сөекле Ләйләм, бик сагындым үзеңне. Зинһарлап сорыйм, соңгы тапкыр булса да очрашып алыйк инде. Һәркөнне сине төшемдә күрәм, уянып китсәм, Ләйләм янымда юк.

Йа Ходам, ни өчен мине шулай үткәнем эзәрлекли икән, заманында үзен биергә чакыргач, йөзен чөеп, баш тарткан Артур дигән кыланчыгы һич уйламаганда урамда очраткач, карале, син ничек матураеп, тулыланып (элек шыр сөяк идең диюе булгандыр), чын мадонна булып киткәнсең, әйдә бер күрешик дип бәйләнде. Шәриктәшләре аның өйләнеп, хәзер хатыны белән аерылышып йөрүе турында җиткергәннәр иде. Анысыннан «теге вакытта кочакланышып биегәнебез әле дә үткән елгы яшенле янгыр кебек хәтердә, сөеклең янына кайт», дип котылган кебек булган иде. Тик анысына гомуми сүзләр белән ләтчә саткан арада телефон номерын бирүе соңрак өстәмә мәшәкать тудырды. Менә бу чучкасы тагын дип уфтануга, әтисе өйрәткән сүзләр келт итеп исенә төште.

—Мине яраткан булсаң, зинһар элеккеге мәхәббәтебез хакына артык борчыма. Кияүгә чыгам дип хәзерге рус телендә, аңларлык итеп әйттем, ләбаса. Яшьлек чәчәгемне өзеп, болай да онытыла алмаслык явызлык кылдың инде.

IV

Сахипҗанының кызы белән сөйләшүен, яшәргә өйрәтүен ачык ишектән тыңлап торса да, мондый бәхәсләрне мәгънәсез вакыт уздыруга, кирәген тормыш үзе әйтеп тора дип санаган Халидә ханым Ләйләнең кесә телефонын тотып башка бүлмәгә чыгуын күрүгә, үзенен кичектермәслек санаган тәкъдиме белән сүз алды.

—Карале, атасы, бер кырые китек, син яраткан көзгене теге вакытта өске катка меңгереп куярга кушкан идем. Әллә төзәтергә илтеп бирикме дип киңәшмәкче идем.

— Кызыбызның киләчәге ачыкланган, шул хакта кызып-кызып сөйләшкән вакытта китек көзгең белән эчпошырып йөрисең. Хатын- кыз важный мәсьәлә белән вак-төякне аера белми шул. Фәлсәфи караш җитенкерәми. Кстати, көзгене ватып зур хата эшләгәнсез. Кайсыгызның кулы кычыткандыр. Аның пыяласы ифрат калын, аны чүкеч йә балта белән махсус ватып кына булырлык иде.

Кызының нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә атылып килеп керүен күрми калган Халидә:

—Ләйлә аны ялгыш ватып төшерде.

Шунда ук Ләйләнең биредә икәнлеген шәйләп, сүзен борыбрак җибәрергә тырышты. Ифрат җайсыз килеп чыкты.

—Ул болай да чатнаган, кителеп төшәргә генә тора иде,—дигән ачыкламышы, гөнаһ кылган кешенең урынсыз аклануы кебек кенә яңгырады. Китек көзге турында сүз куерту әзер камырга чүпрә өстәгән кебек булды. Әйтерсең лә, Ләйләнең өстенә чиләге белән салкын су койдылар, тигез, матур тешләре бер-берсенә бәрелеп, бөтен тәнен бизгәк тоткандай калтырата башлады.

Тагын шул китек көзге—аның бәхетсезлегенең мәңгелек юлдашы. Көзгене ватуга алып килгән вакыйга яман төш шикелле, хәтер күзәнәкләрен уятып, болай да һәрдаим борчып тора. Ләйлә үзен-үзе белештермичә диярлек:

— Һаман китек көзге. Башка сөйләшер нәрсәгез юкмы әллә,—дип я шелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды да, иң ышанычлы дусты Томан янына йөгереп чыгып китте.

Әти-әнисе бер-берсенә карашып тораташтай катып калдылар. Халидә белгәнен сөйләүне кирәк тапмыйча, аш-су бүлмәсенә юнәлде. Шул чорда башыннан узган, яшьлеге белән күпертеп бәяләгән вакыйга, кино кадрлары кебек, Ләйләнең күз алдына килеп басты.

Кем өчендер әһәмиятсез күренгән бу хәл Ләйләнең үзенә һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә карашын үзгәртте дә куйды. Бу көннән соң күпме кызыклы, аянычлы, маҗаралы хәлләр яшь кызның башыннан узды. Ә тегесе... Киләчәк тормышына күрәзәлек иткәндәй, һаман зиһенен борчып тора. Урта мәктәпне тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәсендә булды бу хурлыклы, бөтен халәтен баштан аякка әйләндереп куйган вакыйга. Барысы да олуг бәйрәмнәренә иң затлы киемнәрен, күбесе әти-әниләре әле генә юнәткән яңаларын киеп, яна чапкан печән исе килеп торган битләренә иңнек-кершәнне кызганмыйча яккан, хушбуйны мул итеп сипкән кызлар, гыйнвар кары кебек ак күлмәкләрен галстуклар белән бизәп куйган арсландай егетләр очлы башлы түфлиләре белән бик эре генә ялтыравык паркетта сикерә-чүгәли бииләр. Һавада шатлык, өмет, киләчәккә ышаныч рухы—барысы бергә укмашкан. Бәйрәмне алып баручы хатын-кызлар вальсы игълан итүгә дөнья бизәкләре башкалар минекен чакырырга өлгермәсен дигәндәй, күзләре төшеп, беришесе якын итеп, яратышып йөргәннәре бер почмактарак төркем булып, беришесе утырып, күбесе басып торган егетләр ягына ашыктылар. Диңгез дулкыннары кебек бер күтәрелеп, бер төшеп һаваны ерып барган күкрәкләр арасында Ләйлә Габбасова да бар иде. Күптәннән читтән күз атып, ошатып йөргән күрше сыйныфта укучы Артурны биюгә чакырып, үзенә мөнәсәбәтен ачыклау иде нияте. Кара костюм, ак күлмәк кигән,  әтәч койрыгы кебек чуар галстук таккан озын буйлы, үзен югары бәяләве, тәкәбберлеге алсу чыраена язылган егетнең каршына килеп басып, жыинак гәүдәсен алгарак иеп, Ләйлә үзенен теләген белдерде. Теге жүнсезе, банкир томшыгы үз каршысына килеп баскан гүзәл затны күрүгә сикереп торып, чакыручының кулын атып, биючеләргәкушылдыдипуйласагыз,бикныкалгышасыз Кызгакүзкырые белән карап, сул аягы өстенә атландырып куйган унын селкетмичә лә. -я вальс не танцую и не люблю» жөмләсен генә нечкә иреннәре арасыннан кысып чыгарды. Һәм вәссәлам. Анын уенча, отыры эффектчы килеп чыкты, Ләйләнең гомер агышына утлы күсәк белән тондыргандай сабак булды егетнең бу кыланышы.

Сүзләрнең әйтелеш рәвешеннән, яңгырашыннан Ләйлә йөрәге, тән күзәнәкләре белән «мин сине яратмыйм» дигән мәгънә чыгарды. Беренче мәхәббәте булырга тиешле егет аны боз базына ташлады, кешелеклеген аяк астына салып таптады Үзенә сиздермичә генә артыннан күзәтеп, башкалар белән сөйләшеп торганда күзләре талганчы карап, төшләрендә саташып, сөйләшеп, җиңелчә генә сөеп яшәгән кешесе, идеалы аны ничек мыскыл итте. Хурлыгы, гарьлеге ни тора. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт яныннан узып барганда Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Шуңа нигезләнеп ул миңа битараф түгел бугай, ачыклыйсы, аңлашасы булыр дип Ләйлә беренче адымны ясарга җөрьәт итте. Артурның иреннәрен көлемсерәгәндәй җәюе мыскыллау, нинди ике аяклы бөҗәк буталып йөри минем тирәмдә диюе булган икән. Ул ахмак шуны да аңламаган.

Сыйныфташларының берәрсе аның мәсхәрәгә юлыгуын күреп калган булса эш харап, җир тишегенә качып та котылып кала алмассың. Ул үзеннән өстәп, «Ләйлә Габбасова Артурны ялынып, ялварып биергә чакырды, тегесе «мин сине яратмыйм, син минем зәвыкта түгел, артык мине борчымавыңны сорыйм», дип күзенә карап мыскыллады диебрәк хәбәр таратып, сөйләп иөриячәк. «Бу серне сиңа гына чишәм, башка берәүгә дә әйтә күрмә» җөмләсе Ләйләнең үзенә килеп җиткәнче, өстәлеп, болганып, беришесен шатландырып телдән-телгә күчеп йөриячәк. Ярый әле урта мәктәпне тәмамлаучыларның иң соңгы кичәсендә булды Ләйләгә мәңгелек сабак биргән бу хәл. Әти-әнисе мактаганга, туган апасы Регина «син гүзәл, бар жирен урынында, бал-майсыз кабып йотарлык», дип авыз суларын корытып сайраганга ышанып, үзен чибәрләр рәтенә кертеп бик нык ялгышкан булып чыкты. Ул бүгенгә чаклы тормыштан аерылган хыялый дөньяда яшәгән икән. Өлгергәнлек аттестаты бирелгән көндә иң төгәл, дөрес бәясен алды.Үзенең ямьсез, шыксыз үрдәк бәбкәсе икәнлеген ниһаять бер кеше аңлатып бирде.

Башка бер кичәдә Артурның бик нәзакәтле итеп вальста әйләнүен күргән Ләйлә берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, хәтта күзәтеп йөргән укытучылары белән дә саубуллашмыйча, залдан җәядән ычкынган ук кебек атылып чыгып китеп, өйләренә ничек, нәрсә белән кайтып җитүен дә хәтерләми. «Я вальс не танцую» җөмләсе төрле мәгънәви эчтәлек, аһәң белән җан канатларын көйдереп, колагын зыңгылдатып торды. Йортта каршысына томырылып килеп чыккан Томанның дусларча койрык болгавына да игътибар итмичә, өйгә килеп керүгә киемнәр элгече янына кадаклап куелган көзге каршында торган артлы урындыкка лып итеп утырып, үз чагылышына кадалды. Көзгедән почык борынлы, кыска буйлы, көнбагыш чәчәге кебек сары чәчле, сытык чырайлы, күзләре туңдырылган балыкныкы шикелле тонган бер ят кызчык Ләйләне шул кирәк сиңа дип үртәп тора. Челтәрле көмеш боҗра белән каймалап алынган, каршысында сәгатьләр буе утырып ыспайланырга, бизәнергә яраткан пыяладан тискәре дулкын килеп торгандай тоелды үзен-үзе күралмаган кызга. Көзге аны юри шулай томсыз итеп мыскыллап күрсәтә түгелме? Үзе-үзен белештермичә диярлек, аягындагы нечкә, озын үкчәле түфлиен алып, бар көчен, бөтен үчен, гарьлеген салып, көзгенең өске өлешенә китереп тә тондырды. Сугуны көтеп кенә торгандай, көзгенең уң як кырые кителеп төште. Ләйлә аңына килеп күтәрелеп караса, аннан инде ямьсезлеге җитмәгән, колаксыз кыз аны үчекләп торгандай тоелды.

Пыяла ватылган тавышны ишеткән әнисе Халидә йөгереп килеп җитте

—Ләйләм, нәрсә булды?

—Көзгенең бер чите убылып төште. Көзге ватылу бәхетсезлеккә, диләр бит.

—Анысына исен китмәсен. Әтиең аны урнаштырганда ук аз гына чатнаган иде ул,—дип алдашты Халидә, кызның эчке сызлануын күреп.

Әнисе килеп башыннан сыйпагач, Ләйлә елап җибәрде.

—Әни мин шыксыз, бәхетсез кыз.

—Кем әйтте аны. кызым. Син бик ягымлы, мөлаем бала. Минем кызыма «син ямьсез» дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс.

—Менә берәүнең теле бик шәп әйләнде шул. Янагыма китереп тондырган булса, җиңелрәк кичерер идем. Ә ул ничек мыскыл итте.

—Кем ул сине шулай рәнҗетте?

—Барыбер түгелмени? Әти-әнигә үз баласыннан матур бала юк. Керпе дә үз баласын йомшагым дип иркәли дигәнеңне оныттыңмы әллә? Ә миңа ошатып йөргән, беренче мәхәббәтем булырга тиешле кешем шуны өздереп, бәбәгемә карап әйтте.

—Кызларга «син ямьсез» дип әйтергә теле әйләнгән егет кеше түгел инде ул.

Әнисе кызын рәнҗеткән адәмне хурлык тактасына кадаклап куярлык усал сүз таба алмагач, кулын гына селкеде. Сүзне башкага күчерергә теләп:

—Бу көзге коттеджга күчкәч алган беренче җиһазыбыз иде Аны әтиең һәр иртән шуннан синең төз, матур аякларыңны күрәсем килә, дип алды. Тарихи көзгебез әрәм булган! Әнисенең ихласи сүзләре Ләйләгә җитә калды

Сиңа көзге жәл. Ә минем—фаҗига. Беренче мәхәббәтем үз урыныма төртеп күрсәтте. Өлгергәнлек аттестатын алгач, эшкә керермен дә тагын да зуррак көзге сатып алып бирермен. Әти белән икәүләп матур аякларыңны карап утырырсыз.

—Син нәрсә сөйлисен, Ләйлә. Бу хәтле явызлык каян килгән сиңа. Кемгә охшагансың икән син!

Берегезгә дә охшамаганмын. Изге Мәрьям баласы Гайса кебек жилдән яралмаганмын. Төз, озын аякларыңны миннән кызгангансың Сыйракларым, чәчләрем, тән, бит төсләрем тач әтинеке инде. Күзләрем генә—әбинеке.

—Телең нәстә туглаганны аңлыйсынмы син, кызым. Син—мәхәббәт җимешебез. Хәзер синең кебек җыйнак гәүдәле, аксыл чәчле, малаем кызлар модада. Ялтыравык чибәрләрне бәхет әйләнеп уза. Аларны каен җиләге кебек өзеп кенә кабалар, кәндигә дә жыеп тормыйлар Үзенә тиңенне табуында һич шигем юк. Бу синең әле мәхәббәт тегел, тәти уенчыкка кызыгуын гына. Сине рәнҗеткән Артур көнләшерлек итеп яшәргә тиешсен Бәлки, ул егет чыннан да вальсны бии белми, яратмый торгандыр. Хәзерге яшьләрнең күбесе зыр-зыр әйләнергә иренә.

—Минем аның вальс биегәнен күргәнем бар.

—Бәлки ботинкасы аягын кыскандыр, галстугы җайсыз бәйләнгәндер. Тормышта төрлесе була. Син аның сүзләренә әллә нинди мәгънәләр салып, үзеңне бимазалап йөрисен,—дип аңа кызын тынычландырганчы сөйләнде. Ана белән кыз беренче тапкыр олыларча сөйләшүдән арып, диванга утырып, икесе дә елап җибәрделәр. Кыз әнисенең тезенә башын куеп. Халидә Ләйләнең чәчләрен бармаклары белән сыйпый-сыйпый бусы да өлгереп җитте, олы бала—олы проблема дип уйланып утырды

Әни кеше тизрәк аңына килеп, пешеп яткан ашын карап килде.

—Кызым, мин—ямьсез, китек көзге бәхетсезлек билгесе дип кабатлап йөрсәң, нурлы йөзенә дә кара болыт төсе иңәр,бәхет кошын да кулыннан очып чыгар. Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер, дип җырлый иделәр без яшь чакта. Мин, кызым, башка нәрсәдән куркам.

—Ватык көзгедән дә куркыныч нәрсә бармени дөньяда,—диде Ләйлә, үзендә шаяртуга коч табып.

—Әтиеңнең начар гадәте сиңа сеңә күрмәсен.

—Акчасын кысып калдырамы?

—Юк ла,—дип кулын селтәде әнисе.

—Синең өстән йөриме, сөяркәсе бармы?

—Анысына да түзеп булыр иде. Һич югында рәхәтләнеп себеркесенең чәченнән өстерәп йөреп кайтыр идең.

—Тилмертмә! Әйт! Яшь булсам да, ир-атның ике иң зур кимчелеген таптым бугай,—диде кыз, йөзенә тантаналы, җиңүчел кыяфәт чыгарып. Янәдән кызының тигез шома маңгаена куна башлаган җыерчыкларның тирәнәеп китүенә игътибар итте аңа кеше.

—Көнчелек,—диде Халидә ханым, тавышын күтәрмичә генә. — Сорауларыңны бирмичә, күзләреңне тондырмыйча гына тыңла. Алдан ук кисәтәм, сүз син уйлаган җенси көнчелек турында бармый. Буыннан- буынга күчә килгән бу торыш ике яклы үткен пычак кебек. Бер ягы бик файдалы, бәрәкәтле, үтемле. Анысы тормышны алып барырга ярдәм итә,—чак кына син ваткан дип ычкындырмады, кызынын әле һаман дымы кипмәгән күзләрен кызганып, үзен тыеп кала алды—теге... көзгене кунакка барган җиребездән Рәис абыйларыңда күреп. Казанның кермәгән кибетен, айкамаган базарын калдырмыйча, нәкъ алардагы кебекнең игезәген эзләп тапты. Күрше прокурорның йортында су бассейны барын белгәч, үзебездә ясатты. Рәсми дәрәҗәгә омтылганда, бизнеста мин башкалардан калышмаска тиеш, мин талантлы дип үзен ышандырып, шактый унышка иреште. Иншалла, өстебез бөтен, тамагыбыз тук.

—Бусы пычакның файдалы ягы дисәк, ә икенче ягы?..

—Анысы белән кулны кисәргә, кешегә җәрәхәт ясарга мөмкин. Бусы аңлатуы да кыен көнчелек. Аның төбендә якыннарын артык ярату ята.

—Бу җитешсезлек буламы инде, әнием?

—Менә сиңа, анда тәртипле генә йөрмәсәң. Ял йортына сөйрәлчегеңне ияртеп китәсеңдер әле. Берәр нәрсә сизсәм, кара аны малай. Йодрыкны күрсәтеп кенә калмам.

Зур бер коллективны эһ тә итмичә, буйсындырып тоткан Сахип әфәнде югалып кала. Аңына килеп:

—Син нәрсә Халидәкәем, беркемгә алыштырмаслык мәңгелек ярым син минем,—дип мыгырданып кына котыла.

Бу вакыйганың шаһите Ләйлә теге вакытта сыер дуласа аттан уздыра дип кенә уйласа, хәзер утсыз төтен чыкмый, әнинең чыгырыннан чыгуының сәбәбе булгандыр дигән нәтиҗәгә килә.

VI

Сахип Миндрахман улы киявенә үгет-нәсихәтне кызы аркылы җиткерергә тырыша. Тик кызы ирен шәхси йөртүчесе итеп мыскыллаулары фаш ителгәч, гел Морадны яклап чыга торган булды.

Кызым, игътибар иттеңме икән, ирен тәмәке тарта, кисәт, ул бик зарарлы. Өйдә дә тартса, минем фатирны сасытачак, ярыкларга тулган төтен үпкәләргә күчәчәк,—дип Морадны тәнкыйтьләвенә Ләйлә бик тиз җавап бирә:

—Морад җитлеккән ир. Нәрсә эшләргә, ничек яшәргә икәнен үзе белә. Ул бик затлы папирос кына тарта. Аңа вак-төяк киңәшләрен белән бәйләнүеңне ташла.

Ләйләсе тулысы белән ире ягына авышкандай тоелгач, Сахип әфәнде башка гаилә әгъзаларын Морадка каршы әзерләү әмәлен эзли башлады. Кеше уйлап та өлгерми, аны гамәлгә ашыру юллары шунда ук табыла.

Кичке чәйне көтеп, китап шүрлегенең тузаннарын сөртергә әзерләнеп йөргәндә, Сахил бер мәҗмуганы кулына алып, авторның фамилиясен дә карап тормыйча, ваемсыз гына битләрне актара башлый. Шунда шигырь булып җитмәгән, прозага дәгъва итә алмаслык бер куплетка юлыгып, кычкырып көлеп җибәрә. Сенлесе Әсма белән аш-су бүлмәсендә маташкан җиңел сөякле Халидәсе ире янына йөгереп чыга.

—Нәрсә булды, Сахипҗан? Үзеңне Шүрәле кытыклады дияр идем, янында беркем күренми.

—Карале әнисе, бер китапта безнең кияүне мактап язганнар. Шуңа тап булдым әле.

Иренең ирониясен аңламаган беркатлы Халидә:

—Язарлар да, яхшы кеше бит. Әти-әнисе аны кызыбыз бәхетенә үстергәннәр,—дип киявен мактарга керешә.

Мә, укы. Юк, үзем таныштырам. Син җиренә җиткереп укый алмассың.

—Тынла! Әсма, син дә чык.

Сәхнә таләпләреннән шактый ерак торса да, үзенең текстка мөнәсәбәтен белдереп, туктый-туктый, илһамланып укый Миндрахман абый малае.

Егет яшь тә түгел, карт та түгел,

боек та түгел, шат та түгел,

биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, 

чирле дә түгел, сәламәт тә түгел.

Сахип, күзлеген салып, канәгатьлеген яшерүне кирәк тапмыйча, өнсез калып басып торган тыңлаучылар ягына борыла.

— Йә, ничек. Безнең кияүгә тач ябышып тора. Акча түләп яздырсаң да шундый төгәллек белән бәя бирә алмаслар иде.

Нәрсә, кем турында сүз баруын аңламаган. Әсма риясыз күзләрен апасы ягына борып сүзсез сорау бирә: ничек инде ул кеше берүк вакытта озын да, кыска да, чирле дә, сәламәт тә була алсын ди.

Иренең дөньясын онытып «шигырь» укуыннан югалып калган Халидә, Әсманы чыгарып җибәргәч, аның терекөмеш кебек хәрәкәтчән табигате өчен озын-озак паузадан соң, телгә килә.

—Кешедән көләргә яратасың инде, Сахип. Син бөтен кешене үзенчә яшәргә, синенчә уйларга өйрәтмәкче, үз кубызына биетмәкче буласын. Син бит дөньяда берәү генә...

—Аңламадым. Нинди мәгънәдә берәү генә? Яхшы чуттамы, начармы?

Халидә сүзләренә аңлатма бирүне кирәк тапты.

—Син кияү Морадтан көлүенне, аңа каныгуыңны ташла. Аның миңа ошамаган яклары булса да, ул горур, үз бәясен белеп яши торган кеше. Бер чиктән икенчесенә сикерә торган җилбәзәк тегел. Мин сезгә Морад күпме түләсәгез дә, шофер йә хезмәтче булып йөри торган адәм тегел дип сразы әйттем. Сүземне тыңламадыгыз. Аңа яхшы эш тәкъдим итмәгәч, барысын үзе хәл итте, хәзер бизнеста синең дәрәҗәгә күтәрелеп бара.

Сахип хатынының акыл өйрәтүен кабул итмәвен, ризалашмавын сиздереп, борын тишекләрен кабартып, авызын турсайтып, бүлмә буйлап йөренеп алды.

—Син хатын, ориентирыңны югалтып барасың түгелме? Мине яшәргә өйрәтергә керештең. Абзаң нинди зур коллектив белән уңышлы җитәкчелек иткәнне оныттың бугай.

Кыпчак каны дәрт, дәрман биреп, кыздырып торган Халидәне борчыган фикерен, бәясен әйтүдән туктатып калдырырлык коч юк иде кебек

—Син Сахипҗан үпкәләмә, күңеленә авыр алма. Чит-ят кешеләрне кимсетеп, башкалардан гел начарлык эзләвен аркасында туган көненә әтиеңне карап торучы хатынын чакырмыйча, икесен дә рәнҗеттең. Бар кунаклар парлы-парлы килеп, кәеф-сафа корганда әтиен моңаеп утырды. Әниеңнең фани дөньядан иртәрәк китүендә Хәерниса апаның ни гаебе бар? Әтиегезне хәленнән килгәнчә тәрбияләп яши. Өсте-башы чиста, тамагы тук, ир-атка тагын нәрсә кирәк. Сезгә атагызның хаҗәте юк. Чакырсагыз да сезнең сазлыкка аяк та басмаячак.

Тәнкыйтьне кабул итмәгән Сахип. сүз елгасын әлеге дә баягы акча ягына борып җибәрергә ниятли

—Әтинең хәрби пенсиясенә кызыгып килгәндер әле Хәерниса апаң. Халидә үзен берьяклы аңлаганга үрсәләнеп:

 

—Сахип бәгърем, син нишләп кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, рухи якынлыкны байлыкка, акчага кызыгуга гына кайтарып калдырасың Халык юкка гына ач тамагым, тыныч колагым дип әйтми торгандыр. Өлкәннәр арасында эчке уртаклыкның, хәтта мәхәббәтнең булуын күз алдына да китерә алмыйсың. Сез әтиегезне җылы канаты астына алган мәрхәмәтле апага рәхмәт әйтеп яшәргә тиешсез. Ул үзе сугыш ветераны, инвалид булса да өч малай үстереп, барыгызны да укыткан, тәрбия биргән. Сезнең холкыгызны яхшы белгәнгә, мөстәкыйльлеген югалтасы килми.

—Әнисе, үзенә дә җитәр-җитмәс акылын көчләп тагарга маташучылар болай да җиткән—дип Сахип, кул сырты белән муенын сыдырып алды.— Син дә моралист булып киләсең. Әллә картаясың инде, хатын.

—Син минем фикеремне аяк астына салып таптарга мөмкин. Бер сүз кузгалгач, күңеленә авыр алсаң да, әйтеп бетерим инде. Ирең эчә, ялкау дип өлкән кызыбызны гел котыртып, араларын бозып, гаиләләрен таркатуга шактый өлеш керттең. Нәтиҗәдә кызыбыз өебездән үк чыгып китте, элеккеге хәләл җефете калдырган фатирда яши. Икенче яртысын һаман таба алмый. Кияүне төрлечә түбәнәйтергә тырышып, араларына тыкшынуыңны куймасаң, Ләйләнең дә бәхете көзге пыяласы шикелле уалып төшәчәк.

—Яшәсеннәр. Мин каршы түгел. Бөтен тырышканым, карьерам, байлыгым кызыбыз өчен.

Сахипны почмакка китереп кыскан Халидәнең әле туктарга исәбе юк иде.

—Ни өчен дип инде Ләйләне фамилиясен сакларга мәҗбүр иттең. Киләчәкләре турында уйлаган ир белән хатын, балалары уртак фамилиядә йөрергә тиеш. Бик күптәнге, зыялы фамилия имеш, әнә югары дәрәҗәгә ирешкән, нәселләре йомшак креслода утырганда Табеев, Батыев, Репеев фамилияләре күңелдә шом уята иде. Хәзер алардан нәрсә калды. Пшык. Габбасов фамилиясе борынгы дигән булып кына, эшләмәсәң, тир түкмәсәң,  берәү дә китереп бирми. Казына башласаң, әлләни күптәнге дә түгелдер әле фамилиягез. Еникеев, Апанаев, Максудов кебек борынгы китапларда очрамый шул фамилиягез, аның шөһрәте энеңнән, синнән, кара алтын табучы туганыгыздан гына башлана торгандыр дип уйлыйм. Исемен матур кемнәр кушкан дип кемнен хезмәт хакын арттырганнары, бушлай машина биргәннәре бар. Кияүгә каршы алып барган мәкереңнең ахыры ни белән бетәр, соңыннан терсәкне тешләп булмый, абзыкаем. Кызларыбызны, бигрәк тә Ләйләне акча белән боздың. Без аны яшь әле дип гел уч төбендә генә биетеп, гаилә тормышына, кирәк чакта иргә буйсына, тынлый, кичерә белергә өйрәтмәгәнбез.

Сахип Халидә ханымның соңгы җөмләсенә үз бәясен бирергә ашыкты. Батып баручы саламга ябышкандай, сүз дилбегәсен үз кулына алуга омтылуы уныш алып килмәде.

—Тыныч кына ашап-эчеп утырганда бәйдән ычкынгандай йодрыгыңны минем бит тирәсендә уйнатуын Ләйләгә гаилә тәрбиясе бирүгә керәме?

Халидә теге вакытта көтмәгәндә ярсып китүе өчен кызарып алса да. сәбәбе исенә төшкәч, җилкәләрен күтәребрәк куеп. Сахип файдасына булмаган аңлатмасын чыгарып салды.

—Мина шул көнне дусларың Чаллы якларындагы сөйрәлчеген турында тулы мәгълүмат бирделәр. Һаваны йодрык белән айкау гына аз булды әле. Башкачарак чаралар күрәсе булыр.

Халидәнең соңгы җөмләсен тышкы ишекнең шыгырдавы өзмәсә, сөйләшү-аңлашу тирәнгәрәк китәргә дә мөмкин иде. Мунчаның әзер булуы турында хәбәре белән Габделбәр килеп керде.

VII

Тормыш сәхнәсендә һәркайсыбызның үз урыны булган шикелле, Габделбәр исемле Алла колының да язмышлар уенында беркем белән дә алыштыргысыз кимәле бар иде. Каһарманнарыбызның киләчәге күпмедер күләмдә Габбасовлар коттеджының бер читендә вакытлыча яшәү урыны тапкан Габделбәргә да бәйле булып чыкты. Ни өченме?

Габделбәрнең холкын ятимлек гарасаты һәм тирәлек калыплаштыра.
Рәсми әтисе билгесез. ЗАГСта гына Мөбарәк улы дип язылган бала әнисен дә хәтерләми. Аңа өч яшь тулганда сәер авырудан әнисе дә фани дөньяны, бердәнбер газиз улын ташлап китә. Малайны Казан янындагы район үзәгендә үз йорты белән яшәүче, әнисенен абыйсы Тажи асрамага алып китә. Җитешмәүнең, кагылу-сугылуның ни-нәрсә икәнен инәсеннән җебенә тиклем татый малай. Кул астына керә башлауга: «Габди. утын яр. су алып кер. чоланны юып чыгар, бәрәнге әрче, чиләкне түк» кебек мәҗбүри үтәлергә тиешле бертөсле эшләрдән косасы килер дәрәҗәдә гарык булса да, әрекмән колак абыйсы аны тормышка, көчле белән бәйләнмәскә, каршы әйтмәскә, баш өсте дип ризалашып, үтәми калу юлын эшләргә хәйләгә, хәрәмләшергә өйрәтте. Барысы да илләм кирәк булып чыкты тормышта. Эчке чыжымы аңа тотылмас өчен сөйләшкәндә әмер бирүченең күзенә туры карамаска «киңәшен» бирә. Дөнья матурлыгын бәяләү өчен маңгай астына уелган чокырчыклар хуҗаларын сатып җибәрергә дә күп сорамыйлар икән. Күзеннән кешенең ни уйлаганын, әңгәмәдәшенә мөнәсәбәтен, хәтта менәзен—характерын да белеп була, диләр. Кирәксә-кирәкмәсә дә эш кушарга, кулын ходка җибәрергә маһир абыйсы, үзеннән өстәп сөйләргә яраткан җиңгәсе уена төшенмәсеннәр дип. сөйләшкәндә күзен яшерергә, яисә читкә карап торырга өйрәнә Әрекмән яфрак абыйсы:

—Дуңгыз малай, ник минем белән сөйләшкәндә читкә карыйсын, күзләреңне яшерәсең,—соравына:

—Печән бушатканда чүп кергәние,—дигән җавап ала.

Абыйсы «күзгә карап сөйләш» дип бер әйтә, ике кисәтә, канга батырганчы кыйнап та карый, мәгәр файдасын күрмәгәч, чүп җыярга маһир күзләр хуҗасына бәйләнмәс була.

Габделбәрнең иң сөймәгәне мәктәп, дәрес әзерләүне таләп иткән укытучы, җүнләп өйрәтә белмәгән дәреслекләр булып чыга. Ул физикадан йә химиядән мәсьәлә чишү урынына бер әрдәнә утын ярырга риза булып яшәде. Табигать сәләтен кысып кына тамызу өстенә тырышлыгын да кызганган икән. Министр буласы юк. түрәләргә дә хезмәтчеләр кирәк дип. тугыз сыйныфны этеп-төртеп тәмамлаткач, абыйсы аны уку белән артык борчымас була. Бер класста икешәр ел утырган Габделбәрнең солдатка каралу яше дә килеп җитә.

Алдаша, хәрәмләшә белүе, куштанлыгы армиядә хезмәт итү чорында бик тә ярап куя. Сержант аны ярдәмчесе, күзәтүчесе итеп гел үз янында йөртә. Солдатлар Габделбәрне кыйнап та. ашатып та карыйлар, әмма ул сержантка барысы өстеннән әләкләвен дәвам итә Армия срогын тутырып кайтып, берничә атна ял итүгә, әрекмән колак абыйсы көтелмәгәнрәк белдерү ясый.

—Энем, үзем исән чакта сине башлы-күзле ясап калдырырга ниятләдем әле.

Өйләнү хыялы ике ятып бер төшенә дә кермәгән Габделбәр югалып кала. Уйламаган тәкъдим. Шатланырга да. кайгырырга да белми.

— Мин бераз ял итеп, эшкә урнашып, кешеләр белән аралашып, күңелемә ошаганрак кызны очратып, сонрак гаилә корырмын дип планлаштырган идем.

Абыйсының җавабы кискен һәм катгый була.

—Юкка башыңны ватма. Синең өчен уйларга мин бар. Тәк вот. Минем муенда утыру срогы узды. Үз балаларымны укытып бетерәсем бар. Сине бик әйбәт, хәлле, тәртипле гаиләгә урнаштырам. Мин аңа өй салыштым. Шунда хатынының сеңлесе безгә аш-су әзерләп йөрде. Өй хуҗасы белән синең турында сөйләшенгән. Акыл белән яшәсәң, күзләренә туры карамыйча, иренмичә хезмәт итсәң, авызың балда-майда булыр.

Габделбәр абыйсыннан «мине өйләндерергә уйлаган кызыгыз матурмы, эшчәнме, әти-әнисе бармы», дип сорарга өлгермәде, абыйсы нотыгын дәвам итте.

—Әти-әнисе авылда яшиләр. Абыйсының теленә, үзенә кирәккәндә, шайтан төкергән диярсең.—Кызның йөзе шикәр төсле ак. күзе—чакма, куллары—каз муены. Кияүдәге апасы янында шәһәрдә яши.

—Минем кебек туганнарының хезмәтчесеме,—дип абыйсына төрттереп алуы тегенәргә тузынырга, нәгьрәләр орырга, эчендә җыелган бар күбекләрен чыгарып ташларга сәбәп була. Үксез бала асрасаң авызын борынын кан булыры да, көт рәхмәт, алырсың нәгъләте дә. берсе дә калмый. Габделбәре дә солдатта үҗәтлеккә, үзенә тиешле ботканы сугышып булса да алырга өйрәнгән иде шул.

—Дөньяда мәхәббәт, яратышып, һич югында йөреп өйләнү дигән нәрсә дә бар диләр бит әле.

—Болар барысы да йомшак авызлар, селәгәен агызып йөрүче буш бугазлар, ялкаулар уйлап чыгарган нәмәстәкәйләр. Гаилә кору, балалар үстереп, нәселне дәвам иттерү килде-китте хистән өстен. Мәхәббәт дигән әкәм-төкәмнең нигезендә теләк кенә ята. Ә теләкне хатын-кызның мул күкрәге, бүселеп торган арты, балага узганчы билләрен сыгылдырып - бөгелдереп йөри белүе тудыра. Шунда шалт итеп мәхәббәт күтәрелә. Синен булачак хатынында боларның барысы да артыгы белән, үзе ягымлы, эш сөючән, дип кызны янәдән Габделбәрне арытканчы мактарга керешә.

Өлешемә тигән көмешемдер, урамга чыгып кыз эзлимме, тапсам да аны кая алып кайтыйм, нәрсә ашатыйм, туй чыгымнарын кем күтәрер кебек уйлар да керә мөстәкыйль карар кабул итүне яратмаган егет башына. Көчленеке замана икәнлекне ул армиядә бигрәк тә яхшы төшенә. Бәдрәф юучылар, бәрәңге чистартучылар арасында ул генерал дими, хәтта майор баласын да күрмәде. Иртәме-соңмы һәркем үз гаиләсендә яшәргә, хезмәтчеләр нәселеннән булса да дәвамчысын калдырырга тиеш. Куркактан куркак, колдан кол гына туасын чамалый иде ул. Абыйсы да ятимнән туйгандыр. Үзе исән-имин чакта аны урнаштырып калдырырга тырышуын да аңлап була.

Көзен оешкан гаиләләр бәхетле була дип абыйсы аны Габбасовларга агачлар яфракларын кызыл, сары, тагын әллә нинди төсләргә буяган чорда үз машинасына утыртып алып китте. Җил исү уңаена яфракларның күз яше сыман җиргә төшүләрен тәрәзәдән күзәтеп баруы күнелле икән. Үзенең мул уңышлары, сары сагышлары, моңлы иңрәүләре белән көз килә. Ул фани дөньяга тулы хуҗа. Абыйсының танышлары кырмызы кирпечтән салынган, әйләнә-тирәсе биек калай койма белән әйләндереп алынган авыл клубы хәтле өйдә яшиләр икән. Йортта салкын белән тартышып утырган көзге чәчәкләр, тышкы ишекне үтүгә бик җайлы киемнәр элгече, шунда ук куелган гәҗит-журналлар өстәле, бигрәк тә ике зур бәллүр люстра эленеп торган, таба төбе кебек шома паркет идәнле бүлмә—абыйсының агач өеннән, солдат барагыннан башканы күрмәгән Габделбәрне таң калдырды. Яшиләр бит кешеләр дип уйларга да өлгермәде, күзләре җиләк- җимеш, яшелчә, кыздырылган тавык, туралган тел. колбаса, чикләвекләр, ак күмәчкә ягылган кызыл уылдыклар, тагын ул белмәгән нигъмәтләр белән тулган әгьла өстәлгә төште. Абыйсын шулай хөрмәт итәләрме, әллә кыздан котыласылары киләме, анысы соңрак ачыкланыр, тизрәк ашарга утыртсыннар иде.

Дүрт почмаклы өстәл өстен иңләп алганнан соң, Габделбәр түр ягында утырган, халатынамы, күлмәгенәме өлгергән кызыл җиләкләр төшерелгән, киемнәренә сыеша алмыйча тырпаеп торган мул күкрәкле кызны күреп
алды. Ул да кунакка килгән кеше кебек, урыныннан чак кына күтәрелеп, өлеш тарелкаларын, чәнечке-пычакларны урнаштыру белән мәшгуль. Өлкәнрәк ханым кебек икенче бүлмәдән ризык ташымый Җилкәсенә сыланып торган коңгырт чәч, түгәрәк бит, ризыкны эләктереп алу өчен әзерләнеп куелгандай алгарак чыгып торган тулы иреннәр, үрелгәндә күренеп алган сыгылмалы билләр Габделбәрнең күнеленә хуш килде. Мин бу туташка әүвәл гашыйк булырга, аннан соң өйләнергә тиеш булам бит инде. Һәрхәлдә, шул тулы түшле кыз минем гомерлек юлдашым, таянычым булыр дип фаразлана. Әгәр аңа ошамасам нишләргә? Хәер, алары башларны уртак түшәккә салгач килә торгандыр. Әрекмән колак абыйсы юлда килгәндә шулай дип аңлатты. Тын тартырга да өлгермәделәр, кулларын бер-берсенә ышкый-ышкый хуҗа да бүлмәгә килеп керде.

—Белми дә торам, кадерле кунаклар, булачак кодалар өемдә утыра икән. Халидәсе дә алданрак кисәтмәде. Йәле, карчык, бардан Шотландиянең үзеннән үк килгән эчемлекне алып кил әле.

Элеккеге нигъмәтләр янына рюмкалар, виски, шампан шәрабе дигәннәре өстәлде.

Түргә, үзен Әсма дип таныштырган кыз янына утыртылган. Габделбәр беренче мәлдә үзен ашка төшкән таракан кебек, бик киеренке тотты. Теле, әйтерсең лә, аңкауга ябышкан, тиешле сүзләрне дә укмаштырып чыгара алмый Шулай да егет гомерендә бик сирәк күргән, беришесе бөтенләй яңа ризыклардан баш тарта алмады. Рөхсәт булуга Габделбәр атна буе ач торган кешедәй өстәлдәге төрледән-төрле тәмле азык-төлекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. Әйтерсең лә, барысын тиз генә капкаламаса кемдер кире алып китәргә кулын сузган. Әсма егетнең әле уылдыкка, әле сёмга, форель балыкларына, төрле чикләвекләргә ташлануына көлемсерәп тә, аның хәлен аңлап та күзәтеп торды. Бер-ике чәркә шәрабны тәгаенләп куйгач, мәҗлес үз җаен алды, өлкәннәр гаилә бәхете, аның киләчәге, ярдәмнәреннән ташламаулары турында сүз куерткан арада Габделбәр песи баласы кебек йомшак, җылы нәрсәнең янтавына орынганын сизде Әсма кулын кая куярга белми интегә икән. Габделбәр аны киң учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын бөтен тәненә таралып, җиңелчә калтырауга күчте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын Әсманың итәгенә елыштырды, төртеп җибәрү урынына кызның кулын тирәнгәрәк төрткәндәй хәрәкәте күңеленә аеруча хуш килде. Өстәл артындагы юк-бар, чытыкта яшьләрнең киләчәге, язмышлары турында сөйләшүләрне төш күргән шикелле генә кабул итеп утырдылар. Абыйсы вәгъдә иткән мәхәббәте тугланып ятканда, Габделбәр өчен өстәл артындагы сөйләшүләрнең бер әһәмияте юк иде Абыйсы нәрсә турында хәл кылганнарын соңыннан аңлатты. Яшьләр өйләнешкәч, Габбасовлар коттеджында торачаклар икән. Бүлмәмәләре элек гараж дип уйланылса да, җылы кертелгән, аерым ишеге бар, ди. Шуның өчен аларга йорт эшләрен үз җилкәләренә алу болын хәтле бакчаны карап, бассейнның суын алыштырып, мунчаны ягып, этне ашатып тopy вазифалары йөкләнә икән. Әсма көненә өч тапкыр аш әзерләү белән шөгыльләнергә, Габделбәр хуҗаларының гиперермаркетында тауарларны кабул итеп, килеш-китешне барлап, Сахипның сүзеннән чыкмый торган күзәтүчесе, ярдәмчесе функцияләрен өстенә алырга тиеш була, ди.

Тәүге мәҗлес күп нәрсәне үз урынына куйды. Яшьләрнең ризалыгын сораучы да булмады. Әсма кунакларны озатырга чыкмады, өстәл артыннан аз гына күтәрелеп, кулларын изәп кенә саубуллашты. Никах вакытында да мулла бабайның әйткәннәрен кабатлап, кыз өстәл янында гына утырды. Язылышкан вакытта да, туй күлмәге идәнгә төшеп тору сәбәпле, Габделбәр кызның абыйсы бармакларын шартлата-шартлата мактаган тулы челтәрле
аякларын күз нурында коендыра алмады.

Туйның икенче көнендә өстенә кыска халат киеп чәй әзерләп йөргән Әсмасы аңа, бодай сугып кайткан көзге тук каз кебек, як-якка авышкалап йөргәндәй тоелды. Сул як җилкәсе атлаган саен аскарак төшеп ала. Ятагыннан күтәрелергә иренеп яткан бәхетле Габделбәр сорап куйды:

—Хатыным, әллә кичә аягыңны авырттырдыңмы, аксабрак атлагандай... Туйда биемәдең дә кебек.

Ир хатыны булу морадына ирешкән Әсма сүз гадәти нәрсә турында баргандай гына итеп:

Юк, авырттырмадым, минем тумыштан сул аягым кыскарак. Сиңа әйтмәделәрмени ?

Габделбәр йөзе белән мендәргә капланып, шактый дәшми торганнан соң, бөтен үкенечен салып, ыңгырашып куйды:

—Йа, Ходам. Ятим баланы монда да алдадылар.

Бәйләнчек әтәчтән качкан тавык кызыгырлык тизлек белән Әсма күрше бүлмәдән кечкенә түгәрәк көзге алып чыкты.

—Габделбәр, яле үзеңне көзгедән кара. Минем йөземне, мамыктай тәнемне исенә төшер. Әти мин яралган көннәрдә эчеп-тузып йөргән. Балаларыбыз сау-сәламәт булып, безнең кебек хезмәтчеләр дәрәҗәсендә калмасыннар дисәң, шайтан суыннан ераграк торырга тиешсеэ.

Әсма үзе дә аягыннан оялып яшьләр белән аралашмыйча, ана дигән бер гарибе килеп чыкмый калмас әле дигән якты өмет белән яши. Казанга апасы янына күчеп килүенең төп сәбәбе дә шул була. Кеше күп яши торган калада үзенә тиңе, чиләгенә күрә капкачы табылмый калмас әле. Ире аның өчен Алладан соң икенче олы зат булачак. Аш-суга осталыгы бар, туган авылларында да телән казан тирәсендә булды. Механизаторларны, мал караучыларны, колхоз кунакларын сыйлады. Кеше көен көйли, тун йөрәкләрне дә сүзе, җылы карашы белән эретә белә. Тоемы көчле. Ике бармак киңлегендәге маңгайлы, бәрәңге борынлы, тун бияләй кебек шапылдап торган иренле булса да. көрәк хәтле куллы, дугадай алга чыгып торган күкрәкле, бүрәнә сорап торган таза җилкәле Габделбәр янына килеп утыруга, «бу минеке, моны ычкындырмаска» дип. күңеленә беркетеп куйды.

—Мин сине, Габделбәр бәгърем, ишектән килеп керүгә ошаттым, янәшәмә килеп утыргач, гашыйк булдым. Синнән салкын көнне көтеп алган җылы җил шикелле ягымлылык килеп тора. Без бик тату, яратышып яшәрбез. Тупырдап торган балалар үстерербез. Мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам,—дип сөйләнә-сөйләнә Габделбәрнең дуамалланырга әзер җан канатларын урыннарына утыртты.

Абыйсы Таҗига «ник Әсманың кимчелеген алдан әйтмәдең» дигән үпкәсенә җавап урынына, «кызлыгын саклаган идеме соң», дигән сорауга гына лаек булды.

Мондый борылышны көтмәгән Габделбәрнең ак борыны кызыл бәрәңге төсенә керде. Гомерендә сирәк була торган киеренкелек белән үткән төн маҗараларын исенә төшереп, канәгать елмаеп:

—Шулайрак иде кебек. Авырттырасың, ашыкма дигән булды. Мин бит хатын-кыз белән беренче тапкыр.

—Соңгысы булмасын. Аксаклыгы турында нәрсә әйтим. Сиңа кыз да булсын, буаз да булсын. Бәлки, сиңа чибәркәйне Париждан йә Варшавадан алдырырга кирәк булгандыр? Яшәргә урын бирделәр, акыл белән киңәшкәләсәң, эш урынын төшемле. Ятакта аякның кыскалыгы, озынлыгы беленми. Абыена көненә өч тапкыр булса да, рәхмәт әйтеп, яшәвеңне бел.

Әсма белән алдан килешеп куйганнар диярсен:

—Хатыныңның аксаклыгы бәгыренә тигәндә, үзенне көзгедән караштыр Соңгы сүзем: сиңа кире юл юк. Безгә күчтәнәчләреңне төйнәп кунакка килгәләргә генә рөхсәт бар.

Таҗи машинасының зәңгәр төтенен калдырып китеп тә барды. Хәзер Габделбәр абыйсы урынына калган яна хуҗасы Сахип Миндрахман улына хезмәт итәргә тиеш була. Кибеттә эшли башлагач, тормышы тәмам җайланып китеп, кесәсенә акча керә башлады. Беренче балалары туганчы дип, Сахип абыйларыннан фатиха алып, Төркиягә ялга да барып кайттылар.

Хуҗа кеше Габделбәрне сынау барышында алдына куелган бурычларны катлауландыра торды. Ул шул ук олы кибет белән җитәкчелек иткән Халидәсенең кемнәр белән аралашуы, туганнарыннан кайсыларының кереп-чыгып йөрүе, акчаны кая туздыруы һәм бигрәк тә, олы кызынын шәхси тормышы килеп чыкмагач, кечесенең гаиләсен саклау нияте белән, кияве Морадның кемнәргә сәлам бирүе, дөнья бизәкләре белән кызыксынуы, ягъни сөяркәсен (хәлле ир-атның сөяркә тотмавына ышанмый иде) ачыклау бурычы куелды. Габделбәргә шымчылык бик ошады дип әйтү дөрес булмас иде. Мәгәр өстәмә һөнәр буларак ул ифрат төшемле икән Шулай булмаса дөньясын шпионнар басмас иде. Берәүләрен фаш итеп торсалар, икенчеләре акча алганда тотылса, өченчеләре шул көнне үк эшкә керешә. Урын бердаим да буш тормый. Һәр яңа хәбәрнең Габделбәрнең кесәсен калынайтуы хак. Башка вакытта ифрат кысмыр Сахип абыйсы хатыны, кияве турында кызыклы яңалык алып килсә, акча янчыгын киң итеп ача торган булды. Айзизә тугач кына Халидә гел оныгы белән чәбәләнде. Күзәтү үзәгендә берише кибет, офис хезмәткәрләреннән башка. Морад кына калды. Дөрес, ул баҗасын башбирмәс холкы, бөтен кешене тигез күрүе өчен хөрмәт итә Тик хөрмәтне май урынына ипигә ягып булмый шул. Бер көнне Сахип абыйсы аңа ифрат авыр, әмма уңышлы чыкса бик төшемле бурыч йөкләде. Әйтергәме икән, әйтмәскәме икән дип, маңгай сырларын йөнтәс кулы белән угалый-угалый уйланып торгандай булды да, сүзен Габделбәрнең салпы ягына үткән елгы саламны кыстырудан башлап җибәрде

—Энем, син минем иң ышанычлы ярдәмчем, намуслы дустым. Иң тирән серләремне сиңа гына ышанып тапшыра алам. Кайвакыт икебез бер кеше булып китәбез кебек.

«Берәүнең дә күпертеп мактау сүзләренә ышанма» дип, миенә сеңдерә килгән Әсмасы, бу хакта сөйләгәч, җизнәсенең сүзләрен шик астына алды.

—Кемгәдер берәр этлек кылырга җыена торгандыр әле. Арзанга сатылма. Бала караватын куярга да урын җитми. Үз фатирыбыз да булырга тиештер, өе барның гына көе бар,—дип иренә юнәлеш ноктасын тоттырды

—Морад артыннан ныклабрак күзәтәсе иде. Башка хатыннар белән чуала торган гадәте юкмы икән? Утыз яшенә чаклы өйләнмәгән ирнең таныш хатын-кызлары арасында сөяркәсе дә булу ихтималы бар. Үзе фирма хуҗасы булып алгач, артыгын кылана башлады, сәнәктән көрәк булган укытучы баласы. Чиста суга чыгарыйк әле үзен. Габделбәр хуҗасының күзенә карамыйча гына:

—Сез әйткәннең барысын да эшләрмен, безнең фатир мәсьәләсен дә ничектер хәл итәсе иде бит.

Әсмасы вак-төяк акчасы кирәкми, анысын үзендә табарсың, квартираны шарт итеп куй дигән иде

—Морадны хатын-кыз белән тотсаң, анысын да эшләрмен,—дип өзде Сахип абыйсы сүзне.

Шул кичне сөенечле хәбәре белән Сахип абыйсы янына керде.

— Эләктердем мин теге тәти егетне. Боргаланырлык бер хуты калмады.

—Йә, сөйлә тизрәк, көттермә!

—Өсләренә бастым дисәң дә була. Морадны беркемгә, хәтта хатынына да рульне бирми торган машинасында фирмасының бухгалтеры, ак чәчле матур хатын ду китереп йөри. Очраша торган йортларын да беләм. Киявен алданрак килеп хатынны квартирада көтеп торды бугай.

—Син машинаның номерын бутамадыңмы?

—Юк, юк. Менә язып та алдым. Мин аның зәңгәр джибын йөз машина арасыннан таныйм.

—Ярый, рәхмәт. Күзәтүеңне дәвам ит,—дип, мөнәсәбәтен тышка чыгармыйча, кабинетына кереп китте.

Сахип Миндрахман улы чит илдә командировкадагы кызын ач кеше мичтә пешеп яткан бәлеш көткәндәй, зар-интизар булып каршы алды.

Юлдан кайткан кешенең хәл-әхвәле, чит илдән алып кайткан яңалыклары турында да белешеп тормыйча, Ләйлә шул хәбәр турында хыялланып кайткандай, үз янына диванга тартып утырткач:

—Кызым, миңа ышанмыйчарак йөрдең, ничә тапкыр Морад сиңа хыянәт итә. дип кисәттем. Исеңдә китмәде. Хәзер ана боргаланырга урын калмады. Үзенең бухгалтеры, син белгән Мария белән бутала икән. Алма кебек кызымны кемгә алыштырган бит. Явочный квартиралары да мәгълүм.

Бу хәбәрне Ләйлә бик авыр кабул итте. Йөзе әүвәл агарынды, соңыннан
өлгергән помидор кебек кызыл төскә керде. Битләрен матур доллары белән каплап, сорарга көч тапты

—Синен Морадны яратмаганыңны беләм. Аны пычратырлык дәлилләрен бармы?

—Бар, җитәрлек Менә шул Мария дигән сөйрәлчеге көннәр буена иреңнең машинасында йөри. Мин Морадның кемгәдер үз машинасын биргәнен хәтерләмим. Ул аны синнән бүтәнрәк яратып, беркемне якын кигерми торганын,—дип Сахип җиңүче кыяфәтен сиздермәскә тырышып, кызын сүз белән дөмбәсләвең дәвам итте.

—Кем күргән аларны бергә, шаһитын бармы?—дип кенә сорый алды Ләйлә.

—Габделбәр очраклы рәвештә тоткан үзләрен Узып барам, таныш джип ди. Тавыш биреп туктатмакчы идем, руль артында башка кеше. Имәнеп киттем Күзәтеп барып, кереп киткән өйләре янында уңайсызланып озак басып тордым, ди. Үзе кая икән соң әле?

—Халидә. Габделбәр бүлмәләрендәме икән, чакыр әле.

Һәрвакыт өй эшләре йә оныгы белән мәшгуль Халидә керә-керешкә юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә.

—Хәзер чакырам, аны өске катка син яраткан китек көзгене тагын бер кат ябыштырып кара әле дип менгереп җибәргән идем Аптырап беттем инде. Беркая да төзәтергә алмыйлар. Нинди унган Габделбәр дә төрле- төрле җилем белән ябыштырып карыйм, ябышкан төсле була да. янәдән кителеп төшә, ди.

Ләйлә, елап арып туктаган бала кебек, әллә нинди инәлүле, үкенечле тавыш белән кычкырып җибәрде.

—Тагын шул ватык көзге. Минем бәхетсезлегем тамгасы Көтмәгәндә күктән иңгән бәхет, кадерен белмәсәң, башкалар белән бүлешсәң, көзге кебек уала да төшә икән. Әти, син сорамаганны эшләп, минем гаилә тормышыма тыкшынып, максатына ирештең. Котлыйм!

Күңеленә үрләгән икеләнүен, шиген җиңеп, сөекле әтисе көткән сүзне йөрәгеннән кысып чыгарды.

— Мин дә Морадны киселгән икмәк кебек тормышымнан кире ябышмаслык итеп чыгарып ташлыйм.

Чалшайган авызы, яшьле күзләре белән болай ук кабул итүне көтмәгән атасы ягына борылып, әмер биргәндәй каты итеп:

—Син бар нәрсәне булдырасың. Дусларын ашамы, акчаң ярдәмендәме тиз генә аерылышуны оештыр.—диде Ләйлә, һәлакәт юлына соңгы адымын ясаганын аңыштырып та бетмичә. Шуны әйтте дә, олы яшьтәге апалар кебек, авыр атлап бүлмәдән чыгып китте.

Үзен якын итеп кабул итмәвен, гади йөртүче булып кызы янында гына буталып йөрисе килмичә, ширкәт хужасы дәрәәсенә күтәрелүен хупламавын сизенсә дә, Морад бабасының мәкер юлына басуын көтмәгән иле Баласы тугач, аны үстерергә булышучылар кирәк дигән сылтау белән Ләйлә үзе дә әти-әнисе ягын каера башлады Командировкадан кайтканда, Айзизәкәемне сагындым дигән булып әүвәл аларда туктый, берничә көннән соң гына шәһәр үзәгендә затлы фатир сатып алган ире янына килә. Морад болай гаилә саклап булмый, син әүвәл төп йортына, минем янга төшеп, аннан соң теләсәң икәү, мине ияртергә кирәк тапмасаң, үзен генә әтиләреңнең хәлен белергә барырсың дип үгетләп, үзе кирәк санаганча аңлатырга тырышты, кат-кат үгетләп каралы Файдасы тимәде. Айзизәгә анда күбрәк ошый, монда кайтасы килми дигән сылтау белән, үзе мәгъкуль күргәнчә, яшәвен дәвам итте. Күрәсен. атасының аңлатулары, вәгъдәсе, үгет-нәсихәте үтемлерәк булгандыр.

Беркөнне Морад ямьсез төш күреп, куркып уянып китте. Имеш, ул Ләйләне очраткан аэропортның көтү залыннан каядыр очып китәргә җыенып йөри. Билетларны күрсәтеп, тиешле тамгаларны салдыргач, чыгу ишегенә якынлашканда, түбә ишелеп төшмәсенме! Морад кулындагы тәгәрмәчле чемоданын ташлап читкә сикерергә өлгерә. Кинәт уянып киткәч, нәрсәгә ым булды инде мондый куркыныч төш. кызыбыз гына сау-сәламәт булсын дип. озак уйланып ята. Төшнең мәгънәсе тиз бүртеп чыкты. Ләйлә араларын өзү юнәлешендә җитди карар кабул иткән икән.

Яраткан хатыныңың аерылышуга гариза бирүе турында үтәлү кәгазе килеп төшкәч, берни аңламыйча, әйләндереп-тугландырып кат-кат укыды. Аңлагач, әйтерсең лә, җанына кара кисәү тыктылар. Һавасы да аның халәтен аңлагандай, чыраен сыта. Эчпошыргыч, вак яңгыр ява. Канны мәлҗерәтә, йокыны китерә торган тымызык яңгыр. Ә тегесенең кешеләр фаҗигасендә кайгысы юк. түбә калаенда табигать көен башкара да. тәрәзә пыялаларыннан җылый-җылый кечтеки елгачыклар булып агып төшә.

Морадның башында уйлар тилерә, җанын кая куярга белми? Шулай тилеләрчә яратышып башланган тормыш кемнеңдер теләге белән җимерелергә тиешме? Аның рухын кемдер сындырырга тели, яшәешенә аяк чала.

Аерылышуны оештыручы кешенен кем икәнен сизенсә дә. Ләйләнең шулай бик тиз коткыга бирелүенә ышанасы килмәде. Хатынын телефоннан эзләп табып, аңлатуны үтенүгә «хыянәтне гафу итә алмыйм, ялган белән мәхәббәтне саклап булмый», дигән җавап кына алды. Тавышы салкын тимергә кагылгандай тәэсир калдырды Морадта.

Айзизәнең киләчәге өчен булса да гаиләбезне саклап калыйк дип үгетләүгә дә каршы якта теләктәшлек тапмагач, Морад та эчтән сыкранып, уфтанып, арты белән суга чумган аптыраган үрдәк кебек, мәхкәмәнең беренче утырышын инкарь итсә дә. икенчесенә килеп, ризалыгын бирергә булды. Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар дип юкка гына әйтмиләр икән. Мәхәббәт җимеше—ява яшь гаилә шулай тиктомалдан яшәүдән туктый. Мәхкәмә залына керер алдыннан гына, ишек төбендә Морад Ләйләгә берничә сорау бирергә өлгерә.

—Ләйлә, яратуын шулай тиз уздымени? Беренче сынауны да үтә алмадык. Аерылышу, кызыбызны ятим итү турындагы карарын үзеңнекеме, чын- чынлап уйладыңмы?

—Мин хыянәтне күтәрә алмыйм дип әйттем бит инде,—кыска җавабына «мин олырагын да кичердем» дип өстәмәкче булган иде дә, үзе кылган үкенмәс, теләсәң ни кыйлан дигән мәгънәдә, кулын гына селкеде. Әлбәттә, Морадның фатирын, машинасын, ширкәтеннән башка бөтен мөлкәтен урталай бүләргә дигән карар чыгарып, суд гаиләне таркатуга ризалык бирде Рөстәм Айтуганов калдырган кибетләрне бүлә алмадылар. Хәйләкәр «бөдрә чәч» бер урында «вакытлыча» дигән сүзне кыстырган. Шул байлыгын коткарып калды.

Шул рәвешле, Сахип әфәнде теләгенә иреште: кабул итмәгән киявен хур итеп, кызы белән оныгын үз янына кайтарды. Җиңүенең өченче көнендә үк йөрәк парәләрен Франциянең атаклы курорты Вишарага ялга алып китте. Бәһале. затлы санаторий, дингез суы Ләйләне дә бераз суытты. Гаилә көймәләренең комга терәлүен тәкъдирдә шулай язылгандыр, китек көзге шул хакта күптәннән искәртте, илдә яшәүче хатын-кызның яртысы балаларын ялгыз үстерә, минем бит әле үземне, оныкларын мәҗүсиләрчә яраткан әти-әнием бар дип. үзен юатырга тырышса да, тынычлык килмәде. Морадка битараф түгеллеген, аның ифрат зыялы, итагатьле кеше булуын очрашулар, яратышулар үткәндә калгач кына бөтен барлыгы-җаны, тәне
белән аңлады. Вакытлыча юатырга хатыннары янына ашыгучы ирләре табылыр. Кыланчык Артурның да очрашасы килә, баскетболист та һаман яратуы турында такылдый. Шулай да ирсез хатын—йөгәнсез ат дәрәҗәсенә төшәсе килми Ләйләнен.

Ялдан кайтканнан соң, эчке чакыруына, җан тартуына буйсыныпмы, машинасын бер көнне Морад ширкәте ягына борды Нәриман урамы тарафында бер йомышы да юк иде. Автомобильләр кую өчен махсус эшләнгән мәйданчыкта янәшә диярлек үк куелган ике зәңгәрсу джипны күргәч, күзләренә ышанмыйча, тагын да якынрак килеп, тормозга басты, кукраеп утырган машиналарны игътибар белән карагач, төсләре, маркалары, зурлыклары арасындагы аерманың шактый булуын ачты. Иң гаҗәбе: икесенең дә артында берүк 438 саны эленеп тора. Тик хәрефләре генә үзгә. Берсе—В, икенчесе— М белән башланганны күргәч, ахмак Габделбәрнең һәлакәткә алып килгән хатасын аңлады. Машиналарның маркасын танымаган, серияләренең төрле булуын исәпкә алмаган. Шуны аңлагач, күзен кара болыт каплагандай, йөрәге урыныннан күтәрелеп бугазын томалагандай, утлы үкенеч бөтен тәнен яндырып алгандай булды.

Уеннан уймак чыгу буламы бу, әллә язмыш шаяртуымы? Габделбәргә ышанган әтисенә рәнү йөрәгендә төер булып укмашты.

Иреннән аерылгач, апасының ни өчен коттедждагы оҗмах тормышны ташлап китүенең серен Ләйлә аңлый башлады кебек. Әтиләренең кызларын шәхси милек кебегрәк бәяләвендә мөстәкыйль тормышларына урын каралмаган икән.

Кем гаепле соң аның фаҗигасендә? Әлбәттә, үзе, Морад белән очрашып, күзгә-күз карашып аңлашу, һич югында әнисе кебек борын төбендә йодрык уйнату урынына дуамалланып, әтисе судка язып биргән гаризага кул куеп, нинди төзәтеп булмаслык хата эшләгәнен Ләйлә хәзер генә бөтен тирәнлеге белән аңлады. Үзенең халәтендәге үзгәрешкә дә игътибар итте. Кирәксә- кирәкмәсә тозлы суларын агызырга әзер күзләреннән яшь чыкмый, ә күңеле елый да елый.

Ләйләнең машинадан төшеп, Морад янына йөгереп кереп, сөешеп йөргән чактагы кебек, кешеләргә дә игътибар итмичә, муенына ташланасы, ахмаклыгы өчен гафу үтенәсе килде. Мәгәр ул Мораднын ана ышанмыйча мәкер аркасында гына гаилә таркатуын, олы мәхәббәтләрен аяк астына салып таптауларын гафу итмәсен белә. Кызын ташламас, әмма Ләйлә ягына әйләнеп карамас.

Барасы юлыннан кире әйләнеп кайтып, өйләрендә чәй эчеп утырган әтисенә ике бертөсле машиналарны бутау, аермаларын ачыклый белмәү аркасында гына гаиләнең таркалуы, гомергә төзәтелмәслек хата ясалуы турында кызының кызып-кызып бәян итүен Сахил Миндрахман улы чәйле касәсен өстәлгә куеп, тыныч кына тыңлаганнан соң, ике нәтиҗә ясады.

— Кызым, хәзер дөресен әйтим инде. Ирең сиңа лаек түгел иде. Кадереңне белеп, бәяләп яшәмәде. Бу хәл булмаса, башкасы килеп чыгар иде. Шыпырт кына безнең ширкәттә эшләп йөрисе урынга, үзенең хуҗа буласы килде. Әлеге очракта дивана Габделбәр гаепле. Ана үз башынны биреп торып булмый ич.

Ләйлә әтисенә гомердә булмаганча усал итеп, үтәли сөзеп караганнан соң:                                 

—Хезмәтчеңнең әйтүенә караганда, синең кушуын буенча Габделбәр күптәннән шымчылык итеп йөргән икән. Төп гаеп синдә. Морад миңа лаек түгел дисең. Минем кебек асыл затка, хур кызына тиң торырдай кешен бармы соң? Дәүләт сере булмаса, ул кайсы илнең принцы, һич югында миллиардер баласы, генерал улыдыр инде. Аны белән кайчан таныштырасың, юкса
яшьлегем заяга узып бара. Хәер, апаның гаиләсен алданрак тараттың, әүвәл аңа кияү тап, аннан соң минем турында кайгыртырсың,— дип, бар җыелган ачуын әтисенең ябылыргамы, ачылыргамы белмичә чепиләнеп торган күзләренә карап чыгарды да, җавап көтеп тормыйча, үз бүлмәсенә кереп китте.

Сахип әфәнде башбирмәс киявен төп башына утырту белән канәгать булса да, кызының аерылышуны шул чаклы авыр кичерүен күз алдына да китерә алмый иде. Габделбәр фатир турында сүз каткач, хужаның талканы коры булды, бар гаепне аңа сылап калдырды.

— Нинди квартир турында сүз булырга мөмкин. Синең дивана шымчылыгың аркасында кызымның гаиләсе таркалды. Эштә дә, башкасын эзләп тапканчы, вакытлыча гына калдырып торам. Миен черегән күзле бүкән.

Кызын тынычландыру, ата-ана мәхәббәтенең бар нәрсәдән өстенлеген, аның арка терәге нык булуны аңлату нияте белән кызынын бүлмәсенә сугылса, бөтен әйбернең асты өскә китерелгән тамашага тап булды Ләйләнең һәрвакыт тәртиптә тотылган, һәрнәрсәнең үз урыны булган бүлмәсе карт буйдак яһүд фатирына охшап калган иде. Кызы ашыга-ашыга, ничек эләкте шулай Айзизәнең уенчыкларын, үзенең киемнәрен көпчәкле зур чемоданга тутырып ята иде.

—Ләйлә, моны ничек аңларга? Кая барырга җыенасың?

Хатын шөгылен калдырып, акрын гына күтәрелеп, өстенә өелгән йөкне алып ташлагандай, аркасын турайтып:

—Сиңа нәрсә булганны аңлатып торыргамени? Балага мондый мәхәббәт буламени? Мине яраткан иремнән аердың, гаиләмне изеп-таптап ташладың. Әйдә, тантана ит, син җиңүче. Кызымны да шундый язмыш көтмәсен дип, сездән аерым яшәргә, үзем менә хәзер генә аңлаганча тәрбияләргә булдым. Апам янына күчәм. Бәлки, соңрак Морад та гафу итәр. Сезнең янда калсам, ул минем якка әйләнеп тә карамаячак. Ул бит безнең фаҗиганең кем караламасы буенча эшләнгәнен бик яхшы белә. Морад бик акыллы, сизгер кеше.

Йөгереп чыккан әнисенең аһ-ваһына, чәбәләнүенә, әтисенең балтасын суга төшергән кешедәй югалып, өнсез калуына игътибар итмичә, бер кулына кызын, икенчесенә тәгәрмәчле чемоданын тотып, алдан чакыртып куйган таксига чыгып утырды. Күптән түгел гөрләп, тирә-юньгә шатлык бөркеп торган кызыл кирпечтән салынган өй машина артыннан моңаеп, йокымсырап карап калды. Үлем тынычлыгын җанландыруга җыенгандай көзге яңгыр сибәли башлады. Яраткан апасының үзен ташлап китүен аңлапмы, туган йортына килгән фаҗигане күңеле белән сизепме, кара капканы эчтән тырный-тырный Томан шыншырга кереште.

Сахип Миндрахманович үзен бик тиз кулга алып, әүвәл Томанга кычкыргач, тантаналы җыелышны япканда кулланылган тавыш белән әйтеп куйды:

—Син артык борчылма, карчык. Кызыбыз нервларын тынычландыруга, мунча кереп, бассейнда коенасы килүгә әйләнеп кайтыр. Габбасовлар тәрбиясен алган кеше ич ул.

2010 ел