КАРАК ҺӘМ АШКАЗАНЫ

 

Авыл өстеннән вертолет очып үтте. Коелары кипкән, чишмәләре корыган, әйләнә-тирәсен шайтан таягы басып алган авылның дүрт почмагында дөнья көтеп яткан дүрт ятимә карчык, намаздан соң дога кылырга дип. барысы берьюлы кулларын күтәрде.

Вертолет тикмәгә генә очмый ул! Аларнын җирләреннән файдаланган Инвестор Өлкәннәр көне уңаеннан быел да берәр банка куертылган сөт һәм дә берәр шешә көнбагыш мае янына «Принцесса Нури» чәен куеп җибәрми калмас Күктән генә исән-имин төшә күрсен.. Ул-бу булудан Алла сакласын үзләрен! Әнә бит кон саен радиодан мәтәлгән самолетлар турында сөйләп кенә торалар...

Инвестор вәкарь белән генә вертолет тәрәзәсеннән бинокль аша кишер басуына карады. «Эшлиләр, димәк...» дип куйды ул үз—үзенә сөйләнгәндәй.

Анда, махсус киемнәр кигән сакчылар һәм берничә милиционер иске сырмалы бер агай артыннан кыр уртасындагы автобус янына куелган үлчәүгә табан атлый, ә агайның тишекле сеткасыннан эп-эре дүрт кишер күренеп тора иде.

—Дөрес үлчәмисең,—дип карышты Мансур.—Каян килсен монда бер кила! Дүрт кишер дип яз ылутчы... Йә тугыз йөз илле грамм диген.. Ул кишер басуының үзле балчыгы үз итеп, яратып ябышкан фуфайкасын кагып-кагып алды. Башлары калҗайган сазлы күн итекләрен бер-берсенә бәргәләде. Өшегәндәй җилкәләрен җыерып-җыерып куйды.

—Син инде, туган, бабаңны тамак кырырга өйрәтмә. Бу эштә сакал агарган минем,—диде ярым горурлык катыш, үлчәү янында торучы шома
битле агай. Ул ике бармак арасына
кыстырган тәмәкесенең утын күккә төбәгән көенчә ручкасына үрелде, үзе кыңгыр салган эшләпәсе астыннан күз чите белән генә Мансурга карап мыскыллы елмайды.

—Тәк-тәк, бер кила дип язабыз без моны... Ә сине карак дип язабыз.. Тәк-тәк...

Ул тишекле сетканың бер җебенә саннар язылган келәймәне беркетте дә каракка кире тоттырды, аннан автобуска табан ымлады.

—Бар, кереп утыр. Документын тутырырбыз. Соңрак кул куярсың...

Мансурның йөрәге жу итте. Битендәге төкләренә ут капты диярсең, һәммәсе чемер-чемер килә—ана чынлап та уңайсыз һәм оят иде. Үз гомеренә энә дә урламаган зат һич көтмәгәндә угры дигән дан күтәреп, калтыранган аякларын буйсындыра алмыйча, бурлар белән шыплап тулган автобус баскычыннан менеп бара менә... Карашлары белән ул автобус эчен айкады: ни хикмәт—караклар һәммәсе тыныч иде. Тәрәзә пыяласына таба авышкан башларны күргәч, күңел дулкыннары бераз басылгандай булды. Ара-тирә гырлаган тавышлар ишетелә, автобус идәнендә пычрак сеткалар, яртылаш тулы капчыклар аунап ята иде...

Ир елмаеп куйды. «Кишерләрен түгел, үзләрен күтәреп чыгып качсаң да исләре китмәстер, мөгаен,—дип уйлады Пошмаслар күп лә бу дөньяда!»

—Болар барсы да кишер урлаганмы суң, братан?—диде Мансур шоферга моңсу караш ташлап.

—Караклар тыныч була ул. Борчылма, әйдә... Урлашучылар күп бүген... Море Океан —диде тегесе рульгә таянган көе генә башын яртылаш ир ягына борып Мансур тамак кырды.

«Нишләп урлашыйм ди мин? Карак имеш Инвестор минем җиргә дә кишер чәчә ич. Пайга дүрт кишер генә тиядер әле,—дип аңлатырга тырышмакчы булган иде дә тукталып калды —Нинди пай ди инде? Гомергә бер дә түләгәннәре юк ич аны... Берәр закуны бардыр күрәсең... Эшләгән өчен дә түләмиләр әле менә. Былтыр кишер җыешкан өчен дә һаман бер тиен алмаган.. Бу дүрт кишерне шуның өчен дип исәпләсәләр дә ярыйдыр югыйсә...»

Ирнең уйлары гүя хәерчелек сазлыгына батты. Бу мәлдә үзенең урлашкан булуына ул һич кенә дә ышана алмый, ә хак уйлар гына уйлаганга җанына шулкадәр дә рәхәт иде. Инде дулкынлануы да басыла төште кебек...

—Арылган,—диде Мансур сүзне икенче юнәлешкә борып.

Шофер дәшмәде. Радионы кабызып җибәрде.

Анда кемдер «Шалт Мөхәммәтҗан»ны җырлый иде:

«Мөхәммәтҗан уңган кеше, Гөрләп кенә бара эше...»

Яшьлеге исенә төшеп китте Бар иде лә җырлар! Урлашырга ярамый дип өйрәттеләр шул аны Әбисе белән бабасы дин кушмый диделәр Мәктәпкә кергәч, пионеры, комсомолы рөхсәт итмәде. Ышанды Мансур Ышанылган да яшәлгән инде . «Хәзер инвесторлар ирек бирми. Безнең бабайлар гасырлар буена эшкәрткән бит бу җирләрне! Шуны җир күрмәгән инвесторлар алып бетерсен әле»,—дип ярсыды ул ачуын басарга тырышып Кинәт умарта күтче сарып алгандай бөтен тәне кычыта башлады. Кычытуны һәм нәфрәтен җиңәрлек башка берни булмаганга, үзе дә сизмәстән аяк астына үрелде. Бер кишерне сеткасыннан алып сүзсез генә мырлый- мырлый чалбар балагына ышкыды да шартлатып тешләде. Радио җыр сипте.

«Кай ара акча жыйган бит. Дача салдырып куйган бит, Шалт, Мөхәммәтхан >

«Уңган кеше...» дип мыгырданды ул шытыр-шытыр кишерен чәйнәп.

Бу сәер заманда жыр шактый искергән булып күренде.

Шофер да шулай уйлады бугай—каналны күчерде.

«Н. шәһәрендә кала башлыгы миллиардлаган доллар акча үзләштерүдә гаепләнә», дип сөйләп китте радиодагы ягымлы тавыш

—Урлыйлар, ә, братан,—диде Мансур шофернын аркасына төбәлеп. Үзе тагын сеткасына үрелде.

—Аның кадәрне ничек урлап булсын? «Үзләштерәләр» ди бит радио. Аның берәр аермасы бардыр инде —диде тегесе төксе генә

—Бардыр, бардыр,—дип кабатлады Мансур —Әмма да ләкин без төзегән социализмны пыран-заран китерәләр бит... Безгә бер тиенен дә бирмиләр бит, братан...

  • Йорт төзегән балтаны өйгә керткәннәрен кая күргәнен бар синен? Сарайга гына чыгарып ыргыталар шул аны, туганкаем

Мансурның җен ачуы чыкты. Шул ачудан ул өченче кишерне учына гына сөрткәләп авыз эчендә әйләндерә-әйләндерә, һаман ач ашказанына озатты. Радио исә берөзлексез теге зур башлыкнын чит ил банкларына күчергән миллионнарын санады. «Нигә кирәк инде шуның кадәр Комсызлар! Гужлар!»—дип сүкте ир аларны эченнән генә

Радио теге түрәнен йомшак кәнәфиен дә, йортын да дәүләткә тартып алу ихтималы барлыгын хәбәр иткәч, Мансурның эченә җылы йөгерде «Гаделлек үлмәгән шулай да»,—дип сөйләнде дүртенче кишерен чалбарының бот турысына озаклап ышкый-ышкый. Ул инде үзенең ни сәбәпле автобуста утыруын да оныткан иде.

—Туя белмиләр, братан, ә?—диде ир янә шофернын кин җилкәләренә төбәлеп.

—Тавык кына ул бөртек чүпләп тә туя,—дип җаваплады тегесе. Каракларга карата шофер нигәдер үтә дә битараф иде. Мансурның ара-тирә сүз кушкалап алуыннан да арып китте бугай:

—Нарат сагызы булдың инде, тәмам,—дип өстәде.

—Карале, братан,—диде Мансур,—шофернын сонгы җөмләсенә игътибар итмәстән,—аны утыртканнармы соң9

—Кемне?

—Каракны дим.

-Кая?

—Өтермәнгә инде, автобуска түгел..

—Акчалы кешене кем утыртсын9—диде тегесе бик хәбәрдар кешедәй.

—Ә ник сөйләп торалар алайса9.

—Син кишер урламасын өчен,—диде дә шофер башын артка ташлап көлеп җибәрде. Ихахайлап көлүдән башкалар да уянды Кайсыдыр киерелде, кемдер кайда икәнлеген аңларга тырышып тәрәзәгә төбәлде. Кишер турында сүз чыккач, Мансур аяк астына иелде. Анда балчыкка каткан буш сетка гына аунап ята иде Ир аптырап китте. Ашап бетергәнме соң әллә ул дүрт кишерне дә? Инде хәзер нишләтерләр9 Ир буш сетканы кат-кат селеккәләп карады да йомарлап чалбар кесәсенә тыкты.

  • Карале, туган,—диде автобус шоферы —Братан да братан дип сөйләшәсен. Каян өйрәндең син ул сүзне9 Берәр нәрсә урлаган идеи мәллә соң9 Утырып чыктың мәллә моңарчы да?

Төрмә турында сүз кузгалгач, Мансур куырылып куйды. Бик әкрен тавыш белән:

—Күрше карчыгына шәһәрдән оныгы кайтып йөри. Ул шулай сөйләшә,— дип җаваплады.

Ул арада каракларны каядыр, шәһәрдәге милиция бүлегенә алып барасыларын хәбәр иттеләр һәм автобус кузгалып та китте.

—Өтермән имеш,—дип куйды ир сул як күкрәген угалап. Әйтерсең анын йөрәген тимер баулар белән бәйләгәннәр дә ул шулардан арынырга тырышып азаплана иде:

—Ходай кешене ирекле итеп яраткан. Ирекле итәргә теләмәсә, аны ана карыныннан ук чыгармас иде... Әйе...—дип үз-үзенә сөйләнде ул.

Алар шәһәргә бик тиз барып җиттеләр. Чит илдә автобусларны да ясый беләләр инде, асфальтка чыккач, җилдәй очты гына тимер арба. Менә алар әллә нинди затлы йортның түбәсе генә диярлек күренеп торган биек таш койма янына килеп туктадылар. Ул арада милиционерлар, каравылчылар, мизанчылар машиналарыннан сикерешеп төштеләр дә баягы үлчәүне койма ягындагы асфальтка китереп куйдылар. Йокылы-уяулы кешеләрне тулы янчыкларын күтәртеп берәм-берәм чакыра тордылар... Чират Мансурга да җитте.

—Кишерең кая?—дип сорады аннан үлчәү янында торучы агай.

-Юк

—Ничек юк?

—Юк инде... Әллә сун ашап бетердем микән мин аны... Озак тоттыгыз бит Үтереп тамак ачты да... Әз иде бит ул, братан...

Үлчәү янында кәгазь тутыручы тәртип сакчылары каракны акларга җыенмыйлар иде.

—Бирермен мин сина братаныңны... Бу мөгаен шәһәргә бушлай килер өчен кереп утыргандыр,—диде берсе —Милицияне алдамакчы була бит ә...

—Беренчедән—алдашкан өчен, икенчедән—кеше милкеннән бушлай, сораусыз файдаланган өчен, өченчедән—дәүләт органнарын санга сукмаган өчен штраф салырга кирәк,—диде юанрагы һәм башкаларга тутырылган кәгазьләр өстенә өр-янасын тартып чыгарды да нидер яза башлады. Иң ахырдан исем-фамилиясен, адресын да теркәделәр. Аннан Мансурдан кул куйдырып, пичәтле квитанцияне кулына тоттырып автобустан төшереп җибәрделәр.

Мансур инвесторлар яшәгән шәһәр урамында як-ягына каранып шактый озак басып торды. Басып торуының сәбәбе шул: инде караңгы төшеп килә, ә кесәсендә өенә тиз арада кайтып җитәр өчен акчасы юк иде. Хәер, анын гомумән акчасы юк иде. Шунлыктан беркемнән берни өмет итмичә, җәяүләп тәпиләргә булды ул. Тап-такыр кыр юлыннан атлады да атлады. Йөгерерлек хәле калмаган иде. Вакыт-вакыт борыны юешләнде. Тукталып, кулъяулыгын алмакчы булып кесәсенә тыгылды... һәм тартып чыгаргач аптырап китте. Теге сетка ич бу! Сеткага караклыкка дәлил—санлы келәймә ябыштырылган иде. «Их, дәлиле кесәдә генә булган бит! Бу кадәр штраф чәпәмәсләр иде бит дүрт кишер өчен»,—дип уйлап ир кырны янгыратып бер сүгенеп алды. Аннан сазлы буш сетканы кишер басуына атып бәрде дә юлын дәвам итте. Ә ашказаны һаман сулкылдап- сулкылдап көчен-жегәрен суырды. Авылга ул ачыгып, тан атканда гына кайтып керде.

Байларнын, инвесторларның хәлен аңлады Мансур: барысына да ашказаны гаепле икән—чөнки кичтән эп-эре дүрт кишер ашап та тамагы бер генә тамчы да туймаган иде...

Реклама