ДИНЕБЕЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

 

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк. Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк. Мәдәният мәйданында урын алыйк,— Егла-тора алга таба атлыйк имди.

Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк. Тырышмактан. тырмашмактан һич бушамыйк; Диңгез якасында торып, без сусамыйк,— Хөрриятнең диңгезләре ташый имди

Габдулла Тукай. 1905 сл

2008 елда Мәскәүдә. Согуд Гарәбстанынын һәм Кытайның Казанда уздырылган мәдәният көннәренә багышланган концертлары булды.

Кытайлар шаккатыргыч бөеклеккә менгәннәр: бүген югары сәнгатьтә аларга тиңнәр бар микән? Аерым башкаручыларның җырлавы. хор. опера, балет, оркестрның симфоник әсәрләре—барысы да искиткеч югары камиллек, дөнья стандартлары дәрәҗәсендә башкарыла. Шул ук вакытта югары сәнгатьләренең нигезендә миллилек сакланган: көнбатышны сукырларча кабатламыйлар. Аларнын милли фольклорны саклаулары, бөтен дөнья халыклары сокланырлык камиллеккә җиткерүләре тан калдыра. Борынгыдан килгән уен коралларын ташламаганнар, киресенчә, башкару осталыкларын, кулланылышын тагын да үстергәннәр. Инде акробатика, цирк сәнгатенә килгәндә, бүген дөньяда аларга җитүче бар микән?

Кытайларның бу чыгышларын караганда үзеңне зур елан алдында сихерләнгән куян итеп тоясын, хәтта куркыныч та булып китә. Шундый ук тойгылар Пекинда узган Олимпия уеннарын караганда туган иде. Бу ил, бу халык үз җирләренә генә риза булырмы. Жир шары белән идарә итәселәре килмәсме?

Гарәпләр фольклор ансамбле концерты һәм туй күлмәкләреннән, үзебезчә атасак, мода театры күрсәтте. Концертка килгәндә, ул унбишләп гарәпнең ике сәгать буе, бер чама ритмда барабан кагу астында, гади генә хәрәкәтләр белән бедуиннар (көтүчеләр) биюен башкаруы булды. Киемнәре бик гади, аякларында оексыз кигән төрле аяк киемнәре—көтү көткән җирләреннән генә алып киткәннәр шикелле.

Мода театры кәләшләрнең туй күлмәкләрен пәрәнҗә япкан кызларга кидертеп күрсәтте. Үз кызларын алып килмәгәннәр, бездәгеләрне яллаганнар. Күлмәкләре искиткеч затлы, матур итеп тегелгән, алтыннар белән чигелгәннәр, берсенә хәтта алты кило алтын киткән диделәр. Гарәпләрнең бөтен сәнгате шулдыр гына дип әйтәсе килми, ләкин министрлары катнашында зурлап күрсәтелгәч, башка шундыйрак уйлар килде. Бу ике илнең мәдәнияте арасында искиткеч зур аерма, диндәшләребез гарәпләр ким дигәндә 10 гасырга артта калган кебек тоелды.

Болай дөнья цивилизациясеннән артта калунын сәбәпләре нәрсәдә сон? Беренче итеп ислам динен атарга булыр иде. чөнки гарәп илләрендә ислам дине идеологиясе өстенлек итә. күбесе шәригать канунары белән яшиләр. Ислам динен
гаепләр идек, күбесенчә мөселманнар яшәгән, бүген югары үсеш алган Төркия. Малайзия. Иран дәүләтләре мисалы бар Бөек ислам тәгълиматы берничә гасыр буе дөнья үсешенә нинди зур өлеш керткән, күпме бөек галимнәр, математиклар, астрономнар, фәлсәфәчеләр, шагыйрьләр, инженерлар, дәүләт, хәрби җитәкчеләрен тудырган. Хәзерге Испания җирлегендә, ул вакыттагы ислам дәүләтенең Кордова университеты Европа халыклары өчен ин зур фән һәм белем алу үзәге булган. Европа «Яңарышы*нын нигезен тәшкил иткән, әлеге кыйтгага цивилизация алып килгән.

Димәк, сәбәп 4-5 гасыр буе дөньянын бөек үсешен тәэмин иткән исламда түгел, ислам тәгълиматының, халыклар цивилизациясенең иҗтимагый фикер үсешеннән артта калуында, ислам дини әһелләренең аны үстерергә теләмәүләрендә Ислам дине шигыйларга, сөнниләргә бүленә, һәр дин әһеле үзенең мәзһәбен булдыра, йөзләгән секталар туа. изге Коръәнне һәрберсе үзенчә аңлатып, төрле тәфсирләр, хәдисләр язалар. Бу гамәлләр ислам динебезнең дошманнары—кара көчләрнең дә «тырышлыгы»ннан башка эшләнми булыр.

Моңа ислам диненең кайбер дәүләтләрдә шәригать кануннары аша идарә итүче дингә әйләнүе дә сәбәпчедер. Халыкны томаналыктан дөнья прогрессы юлына чыгармыйча, аның фани дөньядагы тормышы өчен кайгырмыйча: «Сез— мөселманнар, сезне мәнгелек Алла йортында җәннәт көтә»,—дип яшәтү бик унай шул Коммунистларда халыкны ачлы-туклы яшәтеп, бушка эшләтеп, йөз елга якын коммунизм белән алдадылар бит...

Аллаһы Тәгалә искиткеч камил дөньяны, унай. гүзәл табигатьле Жир шарын яраткан. Кешеләргә яшәү мәгънәсен аңлатырга пәйгамбәрләр, алар аша Коръән кебек аң-белем чыганакларын иңдергән Мен ярым еллар элек, сонгысы итеп Мөхәммәд пәйгамбәр аша. Изге Коръәнне иңдергән. Киләчәктә кешелек үз алгарышын үзе тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткәнлектән, ул сонгысы була. Кешеләрнең үсеш, аң-белемнәре югарылыгы, табигатьтәге урыны һәм башка изге тәгълиматларның асылына таянып. Коръән цивилизация үсеше куйган барлык сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирә

Ләкин гамәлдә кешелек дөньясының күп өлеше бу изге тәгълиматларның асылыннан тайпыла. Яһүдиләр Муса пәйгамбәр аша иңдерелгән изге Тора—Тәүратны Аллаһынын сайлап алынган милләте, дөнья халыклары белән идарә итәргә хокукын исбатлый торган тәгълиматка әйләндерергә тырыша

Гайсә пәйгамбәр аша иңдерелгән изге Евангелие—Инҗилнең дә асылыннан ерагаюлары шиксез. Христиан дине, бигрәк тә православие алтынга күмелде Моны без Мәскәүдәге дини бәйрәмнәрдә йөзләгән кешенең миллионлаган сумлык алтыннан торган затлы киемнәреннән, алтынга күмелгән храмнардан күрәбез. Россия империясен милитар омтылышларга өндәп, башка халыкларның илләрен яулап алып юк итүгә керткән өлешләрен белгәч, аларнын Аллалары кая микән, әллә аны алтын һәм чиксез властька омтылуга алышканнармы дип уйлый башлыйсың. Православие динендәге илләрнең дөнья үсешеннән байтак артта калуы, илдәге әхлакның бик түбән булуы яшәеш диңгезендә җилкәнсез калган көймәне хәтерләтә.

Изге Ислам диненә килгәндә дә шул ук хәлне күзәтәбез-ул хак динебезнең, җәмгыятьнең үсеш «җилкәне* булу вазифасын үтәми. Халкыбызның бөек затлары булган Утыз Имәни, Курсави. Зыятдин Камали. Әхмәтһади Максуди. Муса һәм Заһир Бигиевлар. Мәрҗани. Риза Фәхреддиннәр ислам дөньясын, ислам тәгълиматын, гарәп телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнгән, аңзаган шәхесләр булганнар. Үзләренең бөек хезмәтләрендә Ислам динебезнең асылы, ин якты, ин мәрхәмәтле, җәмгыятьнең алгарышын, үзе яраткан адәм балаларына фани дөньяларында Аллаһы Тәгалә рухына туры килердәй, чиста, матур, бәхетле тормыш тәэмин итә алганын исбатлыйлар Аның өчен шәригать кануннарының нигезендә Коръән, хәдисләр, кайчандыр бер килешенгән аңлатулар, чагыштырулар белән беррәтгән. иҗтимагый тормыш чынбарлыгы, тарихи вакыйга сынаулары, тәҗрибәсе дә ятарга тиешлеген төшендерәләр. Ул заманнардагы мөселман дөньясының искиткеч аргга калуына, ислам тәгълиматының дөньяви алгарыштан тайпылуына
каршы чыгалар, суфыйчылыкны киң таратып, халкыбызны алгарышка уяткан жәдитчелекнен нигезен салалар.

Болай да мен еллап үсеш алмаган шәригать кануннарына таянып, баш ватмыйча яшәп идарә итүче «мүкләнгән» дин әһелләре белән көрәшеп күтәрелә башлаган 20нче гасыр башы «Татар янарышы- революциядән сон бөтенләй өзелә, большевиклар үз тәгълиматларын кертәләр, бөек затларыбызны, аларнын хезмәтләрен юк итәләр. Уйнашчы әби патшаның ислам белән көрәшмәскә, анын белән власть куйган кешеләр аша идарә итәргә кирәк дигән сәясәтен истә тотып җитәкчелек итә башлыйлар, динне тар гына кысаларда яшәргә мәҗбүр итәләр. Мина калса, ул кысалар бүген дә саклана шикелле.

Ике-өч ел элек Малайзия дәүләтенең ул чактагы премьер-министры Мөхәммәт әфәнденең бөтендөнья мөселман конгрессында сөйләгән, кайбер «дөнья хуҗалары» арасында зур тавыш куптарган чыгышын укыганым бар. Ул анда җаны көеп. 1.3 миллиард мөселман өммәтенең таркау, артта калулары аркасында башкаларның басып торуы, көрәш юлында алгарышны түгел, үзләренә күрсәтелгән гаделсезлеккә каршы террор юлын гына сайлавын ачынып сөйләде. Бүгенге дин әһелләренең еллар буе «мәчетләргә электр уты кертү шәригать канунына туры киләме» ише буш бәхәсләр белән шөгыльләнүе, изге Коръәннең асылына түгел, хәрефенә табынып, мөселман өммәтен дистә гасыр элеккеге гарәпләр тинендә тотарга җыенуларын гаепләде.

Горурлыгыбыз булган мөселман өммәтенең дөньяда артуында, хак дин буларак ислам тәгълиматының кешеләргә «Алгарыш» кыйбласына әверелүеннән бигрәк, артта калган ярлы халыкларның югары артымы белән бәйләнгәнен онытмаска кирәк

Бүгенге заманда Ислам дине. Ислам дөньясы зур сынаулар алдында тора. Аны кыргыйлыкта, наданлыкта, террорчылыкта гаепләү сәясәте бара, «кара көчләр» үзләренең бөтен байлыкларын, чиксез мәгълүмат тарату мөмкинлекләрен файдаланалар һәм бүген дөнья халыклары арасында күпмедер фикердәшләрен дә табалар.

Дөньяның биш миллиардлап халкынын бүген бер миллиарды «алтын миллиард» санала. Алар дөньяны талап, үтереп, изеп, агулап үзләренә «җирдәге оҗмах» ясаганнар. Адәм балаларының тагын бер миллиарды бүген туйганчы ашый да, су эчә дә алмый—ачлыктан, ялангачлыктан шешенә, үлә. кара тормыш кичерә. Калган халыклар ничек кирәк шулай яраклашып, тормышын очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр.

Жир-анабыздагы шушындый гаделсезлеккә, алласызлыкка, ялганга корылган системага каршы бердәнбер көч булып бүген Ислам дине. Ислам тәгълиматы, алга киткән Ислам дәүләтләре генә тора ала. Шуна да «кара көчләр» бөтен агуларын аларга юнәлтәләр.

Кайбер мисалларны китерәсем килә. Беренчесе—шәригать кануннарына, хәләлгә таянган ислам финанс системасы. Халыкларны талауга, алдауга көйләнгән, «кара көчләр» уйлап чыгарган, миллионнарны бер мизгелдә талаган көнбатыш финанс системасының соңгы кризисы ислам финанс системасына зыян китерә алмады! Шуна да бүген ислам банкларын ачарга теләүчеләр бихисап.

Икенче мисал—Бангладештан Нобель премиясе лауреаты Мөхәммәт Юнысның яна банк—кредит системасын булдыруы. Ул үзенең аз гына акчасы хисабына авылдашларына берничә долларлап кредит өләшә. Алар ул акчага йә берничә тавык, яки эш коралы сатып алып, азмы-күпме акча эшли башлыйлар, аларнын өметсез тормышында ниндидер хәрәкәт башлана, күңелләре үсә. әкренләп аякка басалар. Шул гамәл аша миллионлаган Бангладеш халкы бүген төпле икътисад коруга иреште, чөнки бу гамәлнең асылында изге Ислам кануннары ята. Ул банкларны америкалылар да бик кулай тапканнар.

Өченче мисал—төрекләрнең илаһи заты, бүгенге дөньяның ин атаклы философы Фәтхулла Гүлән. Ул үзенең гамәлләре белән изге Ислам диненең асылы булган бөек гуманизмны, кешелекне алгарышка этәрү бурычларын тормышка ашыра, мөселман өммәтенә якты караш тудыра. Дөньянын күп илләрендә, хәтта алдынгы көнбатышта.

Америкада да ачылган, искиткеч югары нәтиҗәләр белән эшли торган менгә якын төрек линеиларынын фәлсәфи нигезен булдырган дөньякүләм бөек шәхес. Тик без генә аларны саклый алмадык, «без булдырмадык».

Минем уйлавымча, татар-төрки халыкларның шәригать кануннарында гарәпләрдән аермалылык булмыйча кала алмый. Әлбәттә, алар ислам дине нигезендә булырга тиеш Безнен бабаларыбыз мең еллар буе Тәнрегә табынганнар—тәнре динендә булганнар, ә ул күп дин галимнәре аңлатмасында мәҗүсилек түгел, кешелек тарихында беренче бер аллалык дине булып тора. Тәнрегә табынып бабаларыбыз дистәләп бөек дәүләтләр төзегәннәр. Евроазия киңлекләренә һун-төрки цивилизациясен, мәҗүси европалыларга бер Аллага табынуны алып килгәннәр. Заманында безнен бабаларыбыз ин якты, чиста, халыклар тормышынын ихтыяҗларына җавап биргән хак дин Исламны кабул иткәннәр. Тик меңнәрчә ел табынган, халыкларның яшәү рухына, рухи «матрицага» кергән тәңречелектән бөтенләе белән баш тартып, күбесенчә гарәпләр рухындагы ислам тәгълиматына гына күчү дөрес үк булды микән9

Минемчә, бүгенге көндә хак ислам тәгълиматының асылына таянып, аны үстерү максатында, татар-төрки мөселманнары биш мәсьәләне үзләренең тарихи хәтерләре нигезендә хәл итәргә тиешләр.

Беренчесе—тәнре диненең нигезендә булган әби-бабаларын рухы алдында җаваплылык, аларны рәнҗетерлек гамәлләрдән сакланып яшәү, алар алдында үзеңнең тормышын, кылган яхшы эшләрен белән мактанасы килү теләге, кылган начар эшләрең өчен оялу, алар рухыннан гафу үтенү—моннан да зур тәрбияви гамәл бармы? Бигрәк тә кешеләрнен фани дөньядан киткәч әти-әнисе, әби-бабалары. туганнары, гомер кичергән замандашлары белән күрешәчәкләрен. алар алдында да җавап тотарга туры киләчәген белү бүгенге яшәешне чистартмас идеме?

Бүген инде фән дә бөек галәм мәгълүмат кыры барлыгын нигездә таный Мин шул кырда кешеләрнен рухын тәшкил иткән җаннары саклануына, аларнын бер- берсе белән аралашу, исәннәрнең гамәлләрен күзәтүенә, лаеклы очракта аларнын үз рәхмәтләреннән ташламауларына ышанам.

Икенчесе—Аллаһы Тәгалә яраткан искиткеч гүзәл табигатьле җир-суга, һәр халыкның үз тормышларында бәхетле тормыш кичерү өчен бүләк ителгән туган туфрагына изге хөрмәт Юкка гына безнен борынгы бабаларыбыз ерак юлга чыкканда кесәләрендә һәрвакыт төркиләрнең изге туган җир кисәге булган дала әремен йөртмәгәннәр, анын туган җиргә алып кайту көченә ышанганнар Моны мәҗүсилек дип атау белән килешеп булмый. Минемчә, без Тәңречелекнең бер нигезе булган бу изге төшенчәне бөек Ислам тәгълиматына каршы куярга да. югалтырга да тиеш түгелбез. Бүген фәнгә, һәр сулыкнын, урманның, агач-куакларнын. җан ияләренең, барлык тереклекнең үзенең нурланышы, тибрәнеше барлыгы билгеле. Кешеләрнен табигать белән гармониядә, изге мөнәсәбәттә булуы, аларнын яшәешен, саклануын тәэмин иткән.

Тәңречелекнең бүгенге дәвамчысы утрау-дәүләт булган Япониядә синтоизм исеме астында сакланып калган. Синтоизм бүгенге көндә дөньяда ин экологик дин дип санала, японнар ин бәхетле картлыкка ия булган халык, бездәгегә караганда 20ләп елга озаграк яшиләр Нинди олы икътисади алгарышка ирешкән ил булуы белән бергә, үзләренең туган җирләренә, өлкәннәргә искиткеч карашлары белән дә аерылып торалар

Аллаһыбызнын яратып булдырган җир йөзен саклау безнен аның алдындагы азы бурычыбыз Шуңа ла жир-суларыбызнын. табигатебезнең, тереклек дөньясының бүгенге аяныч хәле, аны саклау, яңарту—хак динебез, дин әһелләренең, барлык мөселманнарның яклавында торырга тиеш дип уйлыйм

Чаллыдагы Әлфәс хәзрәт белән бер әнгәмә вакытында. Канадага безнен җәнлекләр циркы баргач, тимер читлекләре кечкенә булган өчен, аларга чыгыш ясарга рөхсәт бирмичә, читлекләрен тиешенчә зурайтырга мәҗбүр иткәннәрен. Скандинавия илләрендә, коллар хезмәтен кулланганга очсызрак булган Боливия кофесына байкот игълан ителүен сокланып сөйләгәч, анын. Исламның асылы шул инде, дигәне хәтеремдә

Өченчесе—бүгенге ислам тәгълиматында милләтләргә, аларнын саклануына, үсүенә булган битарафлык сизелә. Минемчә, беренче урынга милләтләр түгел, мөселман өммәте куела. Шуна да дин әһелләренең бүгенге милли проблемалардан бик ерак торганлыгы күренә Казаныбызның 40 мәчетендә кәсеп күрүче бОлап мулланың, меңләгән шәкертләребезнен. дәүләтебез, динебез җимерелүне искә ала. шәһит бабаларыбыз рухына дога кыла торган «Хәтер» көнендә, дөньяви пәйгамбәребез—изге Тукаебызны искә алу бәйрәмендә катнашмаулары, аларнын фикер кимәле, тарихи, фәлсәфи, мәдәни үсешләренең түбәнлеген күрсәтә. Ә бит 90нчы еллар күтәрелеше заманында безнең дин әһелләребез халык белән бергә иде. милләт, динебез күтәрелеше өчен бергә көрәштеләр.

Шунысы аңлашылмый, бер-ике буыннан сон. татар телен, мәдәниятен белүче калмаса. аларнын вәгазьләрен кем тынлар? Урысчага күчәрләрме? Мөселман өммәтен киңәйтүгә генә омтылу, шул ук «Пролетарии всех стран соединяйтесь»ны хәтерләтмиме?

Бүген авыл саен бишәр мәчет ачсаң да. күркәм Кол Шәриф мемориаль-музеен төзесәң дә куркыныч түгел, төзе генә, ә менә милли мәктәп, төрек-татар лицее тотарга, милли университет төзергә—«не сметь». Бу хәлләр дә динебезнең милләт проблемаларыннан ераклыгын, югары даирәләребезнен максатына туры килгәнлеген күрсәтә.

Дүртенчесе—дәүләт, барлык хокук мәсьәләләрен аңлатучы мөселман сөннәтенең дә нигезенә күбрәк гарәп халыкларының тәҗрибәсе салынган. Нигә бүген көнбатыш илләрдә халыклары өчен хөррият, алгарыш китергән, гражданлык җәмгыяте, демократия төзергә мөмкинлек биргән кануннарны, халкыбызның үсеш югарылыгын истә тотып, үзебезгә яраклаштыра алмыйбыз9

Бишенчесе—Изге Коръәнне, пәйгамбәребезнең хәдисләрен, мөселман сөннәтен, күбесе гарәпләрнең гореф-гадәтләренә нигезләнгән шәригать кануннарын аңлатудагы, кешеләргә җиткерүдәге гафу ителмәслек торгынлык Ничә йөз еллар буе. асылын, эчтәлеген дөрес аңлыйсы-анлатасы урында, бер китаптан икенчесенә күчереп язу белән шөгыльләнәләр. Шуларның кайберләрең китермичә кала алмыйм.

«Ярым уяу. ярым йокы хәлендәге Адәм галәйһис-сәламнең сул як кабыргасын алып.анардан Хәүваны бар иттеләр» Йөз ел элек бөек шәхесебез Муса Бигиев үзенең «Озын көннәрдә ураза» язмасында Коръәннең унлап аяте нигезендә моның дөрес түгеллеген. Хәүва анабызны, хатын-кызларны кимсетә. Коръәннең асылына каршы килә торган шөгыль, дип язган. Хәүва белән Адәмнең бер пар булып яратылуын исбат итә. Пәйгамбәребезнең шундый хәдисен китерә. Хатынының буйсынмавына зарланып ярдәм сорап кергән бер күршесенә: «Хатын-кызлар алар кабыргадан (кабыргадай кәкре итеп) яратылганнар, аның башыннан, ин кәкре җиреннән, шуңа күрә аларны төзәтергә азапланмагыз, сындырырсыз. Булганча кабул итсәгез ялгышмассыз, кешеләр белән шәфкатьле булыгыз»,—ди. Күргәнегезчә, нәзек, нәфис, катлаулы конфигурацияле кабырга сөяге белән чагыштыру гына бар. Тик һаман да иске аңлатманы сөйли, яза бирәләр.

«Язмыштан узмыш юк» психологиясен сеңдерү, кешеләрнең «винтик» кенә булуларына, алардан берни дә тормаганлыгы, алар өчен язмышлары инде күптән язылган булуы, кешеләрнең битарафлыгына, эшләгән тискәре гамәлләрен язмыш белән генә аңлатуга китерә. Бу тәгълимат та шул кешеләрне буйсындырып тоту өчен, фани дөньяда алгарышка, бәхеткә омтылучы затларнын рухи иреген йөгәнләр өчен эшләнмиме?

Бүген дә хезмәт ияләренең өстен катлауга, хакимият ияләренә каршы көрәшүләре гөнаһ дип саналуы, явызлык эшләгәннәрнең бары тик Аллаһы Тәгалә каршында гына җаваплылыгы. хәзрәтләребезнен һәр вәгазьләрендә җитәкчеләргә буйсынырга тиешлегебезне тәкрарлау Изге Коръәннең асылына туры килә микән? Ә бит Аллаһыбыз кешеләрне рухи ирекле итеп яраткан, үзе алдында гына тезләнергә, аңа гына табынырга кушкан, изге Коръән китабы шуннан башлана. Сәясәтче Гейдар Жамал бу үгет-нәсыйхәтгә. халык үзе сайлаган, кабул иткән, анын өчен игелекле гамәлләр кылучы, алгарышка алып баручы милләт лидерлары булган җитәкчеләргә генә буйсыну турында әйтелүен күрсәтә.

Гыйбадәт төшенчәсенә дә бер төрле мәгънә бирергә кирәктер Һаман да китаптан китапка гыйбадәтне Ислам тәгълиматында каралган биш вакыт намаз, ураза тоту, мөмкинлек булганда хаж кылу һәм Аллаһы Тәгаләгә табынуның башка гамәлләре белән генә чикләү дөрес булырмы? Бүген дә дин әһелләренең кешеләрнең тормыш гамәлләрен шулар аша гына бәяләүгә омтылышы сизелә. Минемчә, бу мөселманнарга тиешле булган гамәлләр, кешеләрне изге Ислам диненен асылына китерү, кешеләрне изгелекләр кылып яшәүгә этәрү өчен каралган.

Шуның мисалы итеп 3-4 ел элек бер абзыйның газетада чыккан язмасын искә аласы килә. Анда ул үзенең ничек Ислам кушканча яшәве, бөтен шартларын үтәве белән горурланып яза. Анын өчен шатланабыз әлбәттә, тик анын бөек милләттәшләребез, бигрәк тә Рудольф Нуриев турында әйтелгән пычрак сүзләрен кабул итеп булмый. Ул анда югары сәнгатьне, балет сәнгатен күрмәгән, аңламаган башы белән. Р. Нуриевның дөнья сәнгатенә, тамашачыларына чиксез зур рухи байлык биргәнен, милләтебезнең данын күтәрүдә керткән өлешен белмичә, үзенен хөкемен чыгара, аны тәмугка билгели. Күз алдына китерү дә авыр—Фонтейн белән Нуриевны бер балет спектакленнән сон, ялгышмасам. бер сәгатькә якын. 76 мәртәбә бис белән чакырып алкышлыйлар, бу Гиннес китабына ин бөек казаныш булып кергән, Адәм затының нинди камиллеккә, югарылыкка менә алуын күрсәткән, кешеләрне барлыкка китерүче Аллаһы Тәгаләгә изге хезмәт.

Андый, башына түбәтәй киеп, яулык бәйләп алган, өч дога ятлаган «хөкемдарлар» күп очрыйлар. Берәүләре ожмахка билет кына сатмый, икенчеләре исә каргый- каргый тәмугка «җибәрә»—Аллаһы эшенә кысылырга күп сорамыйлар, гөнаһтан да курыкмыйлар.

Азмы хәзер дин тирәсендә кәсеп ясаучылар?! Кайбер дин әһелләре хәтта кәсепчеләрне хәтерләтә. Олы кайгылар белән эшләре төшеп, дорфалыкка, кеше гозеренә игьтибарсызлыкка тап булганнар азмы бүген? Үзебезне, халкы нинди, мулласы да шундый, дип кенә тынычландырсак инде.

Ике олы яшьтәге әби бар иде. Икесе дә бик укымышлы, догаларны. Коръәнне яхшы белүчеләр, гомерләре буе биш вакыт намаз укыганнар, үзләре белгәннән бирле ураза тотканнар, инде алар мәрхүмәләр, иншалла, урыннары ожмахта булыр.

Тик алар икесе ике төрле иде. Берсе кырысрак, шаярган балаларны да «бисмилласыз ясалганнар» дип сүгүчән. җырлау, уен-көлке дә ярамый, каргарга да мөмкин иде. Ә икенчесе сәнгатьне дә аңлаучы, яратучы, кешенең хәленә керә белүче, гайбәтсез, ярдәмчел, ачык күңелле, бик сабыр иде. Мәрхүмәне озатканда да авыл халкы эч серләребезне ана гына сөйли идек, якын киңәшчебездән башка нишләрбез инде дип елады.

Минемчә, төрле авырлыкларга, изелүгә түземлегебез артык чиксез булса да. безгә бүген кешеләргә, аларнын гамәлләренә бәя биргәндә сабырлык җитми. Киресенчә булуы хәерлерәк, иманлырак булыр иде минемчә.

Кешеләрне тыеп торган гөнаһ төшенчәсенә килгәндә, фани дөньяда яшәгәндә без анын тулы мәгънәсен, җитдилеген анлап бетермибез. Байтак язмышларны күргәнлектән, күп кешеләр үзләренең кылган гөнаһлары өчен җирдәге тормышларында ук җәзаларын алалар дип уйлыйм

Тәңречелекнең дәвамы булган синтоизмда гөнаһ урынында оят төшенчәсе дә кулланыла. Анда гына түгел, башка байтак халыкларда, бигрәк тә протестантизм таралган илләрдә, оят төшенчәсенең универсал, бик тә үтемле, тормышчан булуы билгеле. Мәсәлән, хәерче булу оят, чөнки алардан ни Аллага, ни муллага, ни халыкка. Шул ук вакытта хәерче халык арасында бай булу, байлыгың белән мактану, купшылану оят Надан, шапшак булу, үзеннен тарихынны. мәдәниятеңне, бөек кешеләреңне, нәселеңне белмәү, милли телеңне, анын сәнгатен белмәү оят. динеңне санга сукмау оят.

Безнең халыкка да гөнаһ төшенчәсе белән бергә оятны кертү файдалы булыр иде: халыктан оят. кешеләрдән оят. күршеләрдән оят. авылдашлардан оят, әти-әнидән. туганнардан, балалардан, хатыннан, дуслардан, танышлардан.
укытучылардан оят. хәзрәттән оят һ.б, һ.б. Шушы оят хисе Амстердамның мэрын эшкә велосипед белән йөртә, дөньянын иң бай саналган Америка миллиардеры 1956 елда төзелгән зур булмаган йортта яши. гади киенә, гади туклана, бу анын саранлыгы түгел, яшәеше шулай. Табышының күп өлешен хәйрия фондларына сарыф итә.

Бездәге халыкның күзенә кереп торган, нәфрәтен уяткан, ике-өч кеше яши торган -хоромнар». вагон чаклы машиналар һәм башка байлыклар, шыксыз, байлыкка күмелгән кабинетлар, офислар тотуны гөнаһ төшенчәсе белән бәяләү авыр, аларның күбесе мәчетләр салганнарын да искә алыйк. Моны тик оятсызлык белән генә анлатып, оятсызлык өчен генә гаепләнүе мөмкин.

Шулай итеп. Оят факторы кешеләр аңында тиешле урынын алса, үзен-үзе көйли, үзен-үзе төзекләндерә, үзен-үзе савыктырып яши торган җәмгыять була. Аллаһы Тәгаләбездән, пәйгамбәрләр җибәрүдән туктап, кешеләргә үзләренең җәмгыятьләрендә үзләренең үсешләрен, матур, бәхетле, тигез тормышларын үзләре тәэмин итү бурычы куелган бит.

Ислам дине тәгълиматын халыкка җиткергәндә һаман да шул 14 гасыр элеккеге мисаллар китерелә. Мәсәлән, оҗмах турында—анда сине хур кызлары көтеп торганы, искиткеч матур җиләк-жимешле бакчалар, саф, салкын сулы чишмәләр—болар барысы да. гомеренә хатын-кыз заты күрә алмыйча, үзләренең хуҗаларының гаремнарына кызыгып яшәгән, туйганчы ашарына булмаган, салкын чишмә суына тилмергән гарәп бедуиннары—көтүчеләре өчен мәңгелек хыял булгандыр, аларны мөселманлыкка китерүдә унай шарт булгандыр. Ләкин 21нче гасырда һаман шуларны сөйләү дөрес булырмы9 Бигрәк тә хур кызлары турында. Бу бит ир белән хатын кыз арасындагы мөнәсәбәтне хайваннар түбәнлегенә төшерә. Нигә соң оҗмахта сез яраткан хатыннарыгыз, ирләрегез, сөйгән ярларыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз белән бергә булырга тиеш түгел? Бу очракта ул изге динебезнең асылына туры килер иде.

Тәмуг мәсьәләсендә дә дөрес итеп аңлыйсы, аңлатасы әйберләр бар. Мәңгелек тәмугта яндырылуны акыл иясе, дин галиме булган Муса Бигиев үзенен төпле хезмәтләрендә ачык итеп күрсәткән. Бер мизгел генә фани дөньяда яшәгәндә кылган гөнаһлары өчен кешеләрне мәңгелек тәмуг утында яндыруны чиксез мәрхәмәтле Аллаһыбызнын. Исламның асылына туры килми дип исбат итә ул. Тагын бер ягы бар— бик көчле физик тәэсир булганда—олы имгәнүләр, янгыннан яки башка бик көчле эчке авырудан, кешенең тереклеген мөмкин кадәр саклау өчен каралган шок—анын югалтып, баш миенең, гармональ системасының эшчәнлеген саклап калу механизмы бар. Мин моны табиб буларак та, үлеп бетә язган кеше буларак та ышандырып әйтә алам. Юкка гына -Мин сезгә үзегез күтәрә алмаслык авырлык бирмәм- диелмәгән изге Коръәндә Тик фани дөньяда кешеләргә бирелгән искиткеч гуманлы чыдамаслык авыртудан саклау механизмы алар мәңгелеккә күчкәч тә сакланмасын, ди.

Ә менә ачы җан ярасыннан тилмерүгә андый механизм каралмаган «Тән ярасына түзеп була, җан ярасына түзеп булмый» дип юкка гына әйтелми бит Кылган гамәлләрен өчен үкенү, оялу, гарьләнү тойгысы кайчак кешенең гомере буена бара, кешеләр ул авыр тойгыларын олы яхшылыклар эшләп кенә җиңеләйтә алалар. Бәлкем, тәмуг ул утта яну түгел, ә җирдә яшәү чорында кешенең ярлыкагыл ителмәгән олы гөнаһлары өчен җаннары өзгәләнүдер?

Мәчетләребездә якты бәйрәмебез Корбан гаете намаз-вәгазьләрендә, ел саен корбан чалуның зарурлыгын аңлатканда, Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһыбыздан сорап алган баласы җиде яшкә җиткәч, төшендә Аллаһ тарафыннан шул баласын корбан итеп чалырга боерылуы. баласының бик риза булуы, үзенен кинәшләрен бирүе, чалырга җыенганда анын урынына җәннәттән зур бер тәкә пәйда булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләнә. Бу мисал 14 гасыр элеккеге чор өчен алай кыргый да тоелмагандыр, корбан чалу, хәтта кешеләрне дә. гадәти күренеш булган. Минемчә, бу гамәл метофора—Аллаһыбызга чиксез тугрылыкны күрсәтү алымы гына. Малаемнын аптыраганнан бирелгән соравына шулай дип җавап бирәм.

Корбан чалуга килгәндә, тагын бер мәсьәләне күтәрмичә кала алмыйм. Минемчә.
корбан чалуны мәҗүсилеккә якын булган Аллаһы өчен корбан чалу түгел, Аллаһыбыз мәгъкуль күргән, анын рәхмәтенә ирешү өчен булган хәйрия гамәле итеп карау Исламның асылына турырак килер иде.

Мәчетләребез янында корбанга бәрәннәр сатуны оештыру әйбәт гамәл, мөмкинлегеңә карап сайлап алып та була, бәяләре дә уңай, шул ук вакытта кайбер затлар чагыштыру булмаганда 10 килолы бәкәйләренә биш мең сорарга да тарсынмыйлар, корбан бәйрәменнән зур файда эшләү ятын карыйлар

Күңелдә ризасызлык тудырганы—мәчет янында корбанны чалу, эшкәртү урынының көйләнмәвендә. Күрсәң, сарык көтүенә бүреләр кергән сымак, агач араларында, сарай артларында берьюлы дистәләгән кеше корбан чала, кем ничек урын таба, шуна асып эшкәртә. Юкка гына анда гаеп эзләп бер көтү журналистлар йөрми, соңыннан безне кыргыйлыкта гаепләргә тырышалар. Ә бит ул урынны чистартып, чалу өчен бер палатка куеп, эшкәртү өчен элгечләр белән арата кую зур чыгымнар да сорамый. Фатирларда яшәүчеләр өчен дә бик уңайлы гамәл булыр иде.

Халкыбызның гореф-гадәтләренә килгәндә, шул ук гарәпләр тәҗрибәсенә таяну саклана. Күптән түгел бер абзыйның, кыш көне хатынымны җирләдем, күмгәндә мәетенең астына камыш салырга авылның мулласы рөхсәт итмәде, хатыным мина бик салкын дип төшемә керә дип өзгәләнеп язган соравына, бик «укымышлы» хәзрәт, гарәпләрдә андый гадәт юк дип җавап биргән иде. Тик ул укымышлы гарәпләрнең мәетне эссе комга салганнарын, ә бездәге салкын кышларда бозлана башлаган коры җиргә салынганын искә алмый. Камыш бит алтын белән чиккән берәр ятак түгел, Аллаһыбыз яраткан табигый үлән. Гарәпләрдә ком белән тәһарәт алу да каралган, бәлкем, безгә дә комга күчәргәдер?

Ураза тотуга багышланган ТНВдагы тапшыруда да, бер яшь ананың, «бала Имезгәндә ураза тоту тиешме дип соравына, бер хәзрәтнең ык-мык килеп, тота алсагыз тотыгыз, алай мәҗбүри түгел» дигән җавабы да бик сәер тоелды. Ул ничек итеп 17шәр сәгать буе ашамаган-эчмәгән анага бала имезергә кушадыр. Ананың соравы артыңда «без яшь чакта бала да имездек, урак та урдык, «ничу» уразаны калдырырга» дип торучы усал биеме, биатасымы тору мөмкинлеген оныта.

Әниемнең сугыш вакытында, итәк тулы балалар белән калып, ачлы-туклы челләдә урак урганда ураза тотулары, башлары әйләнеп егылырга җиткәч, чишмәгә төшеп кипкән авызларын чайкаулары, ул вакытта йотылгандыр инде дип кайгыруы хәтеремдә. Тормыш итү өчен тиешле булган авыр эшләр башкарганда ураза тотуның мәҗбүри булмавын аларга аңлатмаганнар. Бер яктан, колхоз эшенә чыгып норманны үтәмәсән Гулаг торган, икенче яктан, салкын келәттә чәй эчеп ятучы муллалар.

Мин бу мисалларда дин әһелләребезнең Аллаһыбызнын кин мәрхәмәтен бөртекләп кенә өләшү теләген, урысчалап әйтсәк, «не пушать»ны гына күрәм

Бездә, кешенең кайчан үлүенә карамастан, муллалар кушуы буенча иртән үк җирләү гадәте бар, күп очракта хәтта якыннары кайтканны да көтмиләр. Сугыш кырларыңда һәлак булганнарны, гарәпләрнең мәетне эссе чүлдә тиз генә күмүләре анлашыла, мин алар турында түгел.

Чаллыда эшләгәндә Түбән Кама сусаклагычы булачак урыннарда зиратлар күчерү белән шөгыльләнгән бер кешенең сөйләвен ишеткәнем бар. Анын сөйләвенчә, татар зиратларында алар мәет сөякләренең борылып ятуларына, хәтта башларының икенче якта булуларына тап булганнар, димәк ул кешеләр тере килеш күмелгән булганнар. Чыннан да кайбер очракларда кешенең үлеп беткән булуын белү җиңел түгел. Чакырылган табиблар да. фельдшерлар да ялгышырга мөмкин, аны тикшерү җиһазлары белән генә анык билгеләргә мөмкин Шуны да истә тотып патологоанатомнар (үлгәннән сон ярып тикшерүче табиблар) мәет суынып бетмичә, бер тәүлектән дә иртә мәеткә тимиләр. Ә без тан алдыннан вафат булганны да төшкә чаклы илтеп күмәбез, мәшәкатен киметәбез. Мин бу очракта христианнарда кабул ителгән, мәетне оч төн өйдә кундырып, кешечә анын белән саубулашу гадәтен күбрәк хуплыйм.

Инде күмгәннән сон чардуган, истәлек ташы кую турында да һәрвакыт бәхәсләр
туа. Бер мулланын кеше үлгәч ул сезнеке түгел. Алла кулына күчә, шуна күрә гади агач чардуганнар гына булырга тиеш, бернинди ташлар да ярамый, китап кушмый дигәнен ишеткәнем бар. Ата улны, ана кызны белмәгән, манкортлык кин таралган заманда, үлгәннәребезнен истәлегенә мондый карашны аңлап булмый. Әби- бабаларынын рухларына олы хөрмәт, хәтер сакламаган гаиләләрдә чын йөрәктән Аллаһыбызга табына башлауларына бик ышанасы килми. Минемчә ХӘТЕРНЕ фарыз булган изге гамәлгә тиңләргә кирәктер.

Еш кына күркәм гомер иткән, балаларына зур дәүләт калдырып киткән кешенен өч тиенлек чардуганын, куйган истәлек ташыннан балаларының игелексезлеген күрәсең, шул Хәтерләренә карап, нәселләренең киләчәкләрен, үзләрен нәрсә көткәнен күз алдына китереп була.

Шулай ук. мөфти-хәзрәтләребез бик теләп телевидениедә, фоторәсемнәргә төшкән заманда. Коръән укырга җыенган бүлмәдә бөтен әти-әни, әби-бабаларнын, сугышта һәлак булганнарның рухына дога кылганда, аларнын фоторәсемнәрен алдыру яки каплау, зираттагы кабер ташларына рәсемнәр куюны тыярга тырышу да—шул «мәчеткә электр лампасы куярга ярамый»ны хәтерләтмиме? Ул истәлекләр исәннәр өчен кирәк. Авылыбызның, үзем озак еллар эшләгән Кукмаранын зиратында йөрергә яратам. Рәсемнәрен күреп үзләре белән очрашкандай буласын, аларга карап яхшылыкларын искә аласын, гаебеңне тойсаң, гафу үтенәсең, бәхиллек сорыйсын, рухларына дога кыласың. Зират бит ул үткән тормышыңны барлау, анын мәгънәсен аңларга тырышу урыны.

Бүгенге милләтебезнең бәлаләре булган таркаулык, хәтерсезлек, хокуксызлык шуның күрсәткече. Балаларыбызга милли белем бирә алмау, дәүләтебезне югалтканда шәһит киткәннәргә һаман да хәтер истәлеге куя алмау. Болгарыбызның тарихи җирендә кешеләрнең ханнар мәчетенә терәп дигәндәй дуңгызлар асравы, изге Тукаебыз яшәгән «Болгар» номерларын җимерүебез, халкыбызның эчкечелек, тәртипсезлек, фахишәлек юлына басуы, динебездә, яшьләребез арасында төрле секталарга таралу, радикаль төркемнәр оешу һәм башка күңелсез гамәлләр дин әһелләренең, дини тәгълиматның бүгенге көн сорауларына җавап бирә алмавында. Болар барысы да милләтебезне түбәнчелеккә төшергән «җилкәнсез» калунын нәтиҗәсе. Аны күтәрү өчен изге Исламыбызның асылына кайту кирәк, ул чагында инде мәчетләребез дә бүгенгедәй буш тормас иде.

Кемнәргәдер көферлек булып тоелачак бер фикеремне әйтмичә калдыра алмыйм Мин бүген шәһәрләребездә чат саен, авылларыбызда икенче, өченче мәчетләр, мәдрәсәләр ачуны безнен иң зур казанышыбыз дип санамыйм. Болай да 6-7 бабай йөргән мәчет янына тагын 3-4 бабай йөриячәкне төзү кирәк микән? Беренчедән, алар күбрәк аерым дин әһелләренә «эш урыннары» булдыруга гына каралган, икенчедән укытулар оештырылса да. гарәп телендә догалар ятлаудан узмыйлар, хакимиятләрнең халыкны шул тар киртәләр эчендә тоту сәясәтенә генә хезмәт итәләр дип уйлыйм.

Туган телләрен, милләтләрен онытканнарның ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләгә, иманга килүләренә мин ышанмыйм. Шуннан чыгып халкыбыз, шулай ук дин әһелләре алдында да телебезне, милләтебезне саклау, аны үстерү мәсьәләләре торырга тиеш Монын өчен мәчет санын арттыру түгел, халкыбызның булган матди мөмкинлекләрен җыйнап, төрекләр тәҗрибәсендә һәр район үзәгендә, шәһәрләрдә Россия укыту системасындагы мәктәпләр каршында, бары тик хәйрия акчасына яшәүче бушлай интернат-тулай тораклар оештыру кирәк. Шулай ук аерым урта, югары белем алучы студентлар өчен дә. Ул тулай торакларда чын татар мохите булырга тиеш—татар телен укыту, татар югары мәдәниятендә тәрбияләү. Ислам дине нигемәрен бирү һәм халкыбызның бөек дин галимнәре Муса Бигиев һәм башкаларның тәгълиматларын өйрәнү дәресләре булдыру зарур Чөнки урыс илендә безгә үзебезнең мәгариф системасын булдырырга мөмкинлек бирмәячәкләре күренеп тора, монын ачык мисалы булып милли телебездә укытуның буылуы, татар-төрек лицейларының бетерелүе, милли университет булдыру идеясен фикнияга әйләндерелеп калдырылуы тора. Инде мәктәпләрдә укыту процессына йогынтыбызны югалтканбыз икән, укучыларның дәрестән сонгы вакытларын

алгарышка юнәлтелгән милләт балалары итеп тәрбияләү мөмкинлеген сакларга тиешбез. Моңа, йөз еллар буе татарны саклап калган, үстергән, бер тиен урыс патшасыннан акча алмыйча, кече һәм олы мәдрәсәләр тоткан халкыбыз мисалы тора. Безгә дә. булмаячак иманны дәүләттән көтеп ятмыйча, шул юл турында уйларга вакыттыр.

P.S. Минем озаккарак сузылган уйлануларымны дөрес аңламыйча, көферлектә гаепләп мәңгелек тәмугка билгеләүчеләрдә булыр. Беренчедән, ислам шәригатендә ижтиһат—үзенчә фикер йөртү, уйлану төшенчәсен беркем дә юкка чыгармаган. Икенчедән, горурлыгым булган бер гамәлемне язып китәсем килә. Тукай районынын 1997 елда ачылган яна хастаханәсендә мәчет һәм чиркәү бүлмәләре ясадык, аларны бик зәвыклы итеп, бөтен дин канунарына туры китереп, талантлы яшь художник, ул вакытта әле студент—Булат Фаил улы Ибраһимов башкарды. Андый гамәлләр юк кына түгел, алар турында уйларга да курыккан заман иде әле. Бүген ул түрәләребез мәчетләр ача, рәхмәт аларга. Мина ике олы каршылыкны жинәргә туры килде. Берсе—Чаллы атакаеның чиркәү бүлмәсендә «службалар» уздыру, анда үхтәренен кибетләрен булдырырга рөхсәт бирмәгән өчен нык ачулануын. Икенчесе—үзебезнең министрның эштән куу белән янап, аларны яптыруны таләп итүе. Чиновникның «как бы чего не вышло»сын, үзенең кәнәфиен югалтудан калтырап торганын аңлыйм. «Әллә 37нче елга кайттыкмы, мин эшләгәндә алар эшләячәк, мин аларга кул күтәрергә бирмәячәкмен, алардан файдадан башка беркемгә дә зыян юк. бик телисез икән, мине эштән алыгыз»,— дип. каты сөйләшергә туры килде.

Аллаһы йортлары-бүлмәләрен ачу ул безнең үсеш юнәлешенә салынган иде. Беренчесе. Кешеләрнең яшәү рәвешләрендәге начар күренешләр белән бәйләнгән сәламәтлеге какшавы Авыру вакыт—кешенең Аллаһыбызга ин якын торган, уйланырга, офтанырга, үкенергә теләге туган чагы. Күңеле нечкәргән чагында шул изге яктылыклы бүлмәләргә кереп, үзенә Аллаһыбыздан кылган начар гамәлләрен Кичерүне, аңардан исән-сау калуда ярдәм соравы, христианнарның шәмнәр куюы, кешенең иманга килүендә бик зур адым булып тора.

Икенчесе—дәваланучылар арасында, үзебезнең хезмәткәрләр—табиблар, шәфкать туташлары арасында намазга басучылар булуы, аларнын почмакларга качып-посып намаз укырга мәжбүр ителүе иде. Өченчесе—хастаханәбездә Аллаһы йортлары булу, хезмәткәрләрнең рухын чистарту, аларны иманлырак итү, күрсәтелгән медицина ярдәмен изгелек эшләүгә тиңләүгә өндәү, икенчерәк мәгънә бирү, шунын аша авыруларга карашны тәрбияләү иде. Олы дини бәйрәм көннәрендә авыруларны коймак белән сыйлау, мөхтәрәм Әлфәс хәзрәтнең догаларын, вәгазьләрен ишеттерү безнең хастаханәнең дәрәжәсен күтәрә иле. авыручылардан олы рәхмәтләр ишетә идек. Безнең ул гамәлләрне Ходай Тәгаләбез кабул итсен.

Реклама