АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Каенлык

Каенлык авылы Буа районында, район үзәге Буа шәһәреннән 16 чакрымда, җирле үзидарә советы Күл Черкене авылыннан 5 чакрым ераклыкта, Татарстаннын көньяк-көнбатыш тарафында урнашкан.

Тарихи белешмәдә авыл ул (1359 ел мәгълүматлары буенча) Кайнык дип искә алына. Кырлангы суы ярына утырган бу авылнын 109 йортында 349 ир-ат һәм 296 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән.

Авыл оешу турында авыл аксакаллары бодай дип сөйли.

Мәмәтхужа дигән авылда яши торган өч кешенең үгезләре югала. Үгезләрен эзли-эзли, алар шушы урынга кадәр килеп җитәләр. Үгезләрен табаларда, киртәләр кисеп карда ясап, үгезләрен калдырып кайтып китәләр. Аннары авылдашлары белән кинәшкәч, бу матур урынга килеп утыралар Үгезләр читкә китмәсен өчен ясалган карда каен агачыннан булганга, халык телендә Кайнык киртәсе—Кайынлык киртәсе дип аталган топоним сакланып калган Каен күп үскәнгә авыл да Каенлык исеме алган. Бераз соңрак халык авыл оешкан беренче урынны калдырып, ярты чакрым җиргә, тау астына күчеп утырган. Авылның беренче нигезләнгән урыны халык телендә Иске йорт яки Кайнык киртәсе (Каенлык киртәсе) исеме алган Иске йорт урыны Урман тавы башында.

Хәзерге вакытта авыл бер яктан катнаш урман, ә икенче яктан нарат урманы белән әйләндереп алынган. Авыл кырыеннан Зөя елгасы ага. Ул Иделгә килеп кушыла. Авыл Инеше Зөягә ялгана.

Авылны нигезләүче бабайлар табигатьнең бик матур урынын сайлаганнар Анын янында елга-инешләр, күлләр, сазлыклар, ышна-басулар, тау-калкулыклар, печәнлек һ.б. күп.

Кибәч

Кибәч авылы Питрәч районында, район үзәге Питрәч авылыннан 54, Казаннан 66 чакрымда урнашкан.

Кибәч атамасы тарихи белешмәләрдә шактый искә алына.

XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә туплаган белешмәдә (Д.А.Корсаков) күрсәтелгәнчә, Кибәче авылында 122 керәшен татары көн иткән.

Авылга ни өчен Кибәч дигән исем куйганнар9 Олылар бу турыда бодай сөйли. Авылнын Түбән очында сазлык (күл) булган һәм ул бик озак вакытлар бер дә кипмәгән. Ә бер вакыт кешеләр анын кимегәннән-кими баруын сизә. Бу күл янына килгәч кибә ич. кибә ич дия торган булганнар. Шуннан сон авылга Кибәч исеме кушылган, сазлык

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.
та кибеп беткән. Билгеле, бу халык этимологиясенә нигепәнгән фараз гына.

Авылнын урта бер җирендә тирән елга бар Ул Югары очтан Түбән очка таба юнәлгән Аны Бала елгасы дип йөртәләр. Кайчандыр, бик көчле язгы ташу вакытында көчле агым бер баланы агызып алып китә, аны беркем дә коткарып кала алмый. Хәзер бу елга тагын ла тирәнәйгән. Авыл кырыенда тагын Захар, Аю, Кызлау. Әтрәч елгалары ага. Захар елгасында, кайчандыр, Захар исемле кеше баткан һәм елганы анын исеме белән атаганнар. Авыл кырыенда гына чишмә бар. Аны Кыр чишмәсе дип атыйлар.

Авылның тирә-ягында калын урманнар. Сәрдә. Әби, Кәҗүнни. Нарат. Кормаш урманнары. Әби урманы атамасын җирле халык бодай анлата. Урманга әби алпавыт хужа булган. Ул усал карчык булып, һәрдаим атка атланып йөргән, бер генә кешене дә урманга рөхсәтсез кертмәгән

Авыл зур түгел, хуҗалыклар саны 160тан артмый. Халыкның күпчелеге—карт- карчыклар. Авыл йортлары чәчелеп утырган, таркаулык күзгә бәрелә.

Авылдан бер чакрымнар ераклыкта керәшен зираты бар. Зиратның тирә-ягы тотып алынган. Елга ике тапкыр (яз һәм көз көннәрендә) халык зиратка бара. Анда барыр алдыннан һәр кеше мичкә яга. төрле тәмле әйберләр пешерә. Шул ризыкның бер өлешен табакка тутырып, махсус ашъяулыкка төреп зиратка алып баралар, һәр кеше туганынын кабере янында ризык чәчеп-түгеп аны искә ала. Баштарак барып кабер өсләрен чистарталар, себерәләр. Зиратка барыр алдыннан мунча ягып керәләр, чөнки зиратка ак һәм пакь килеш бару зарур.

Киекле

Киекле авылы Нурлат районында, район үзәге Нурлат шәһәреннән 16 чакрымда, Чистайдан 102 чакрым ераклыкта урнашкан.

Киекле атамасы байтак тарихи белешмәләрдә искә алына.

XVIII йөз мәгълүматлары теркәлгән тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Бормәт авылында (Киекле авылы икенче төрле Бормәт дип тә йөртелә) 176 ясаклы татар яшәгән 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә билгеләнгәнчә. Олы Чирмешән суы ярына утырган Бормәт (Киекле) авылындагы 198 хуҗалыкта 591 ир-ат һәм 593 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән.

Олылар авыл оешуны болай сөйлиләр. Элек бу урыннарда беркем дә яшәмәгән һәм монда кара урман үскән. Казанның аргы ягындагы Тау иле авылыннан Бормәт, Корман һәм Богдан исемле өч кеше бу урынга килеп, урнашырга урын карый башлыйлар. Богдан чуаш була, ул таудан сон бераз баргач, тигез урынны сайлап йорт төзи, авыл нигезли. Бу авыл исеме Богдан бабай хөрмәтенә Богдашкино дип йөртелә. Бормәт бабай таудан бераз баргач елга буенда тигез урынны ошата һәм Бурмәт авылына нигез сала. Корман бабай Корманай авылын оештыра

Хәзер авыл Киекле дип йөртелә Бормәт исеме урысча вариантта Бурметьево рәвешендә кулланыла.

Ни өчен Киекле дип? Олылар әйтүенә караганда, бу тирәләрдәге урманнарда төрле-төрле киекләр күп яшәгән, шуна нисбәтле рәвештә авыл Киекле дип йөртелә башлаган.

Авылдан якын гына Зур Чирмешән елгасы агып үтә. Анда элек 6 ташны әйләндерә торган зур су тегермәне эшләгән.

Авыл тирәсендә күлләр шактый. Чишмәләрдән исә мондый исемдәгеләрен искә алып китәргә мөмкин: Тарлау чишмәсе. Салкын чишмә. Бу сонгы чишмә изге дип санала, аны карап һәм тәрбияләп торалар. Кешеләр чишмә янына килеп изге теләкләрен телиләр, янына сөлге, су эчәр өчен савыт куялар. Яна өйләнешкән парлар туй көнендә чишмә янына баралар. Бу чишмә һәркемгә якын һәм үз

Авыл янында сакланып калган урман Тигәнәш урманы дип йөртелә Анда һәр елны сабантуй үткәрәләр. Урман бик матур, анда җиләк күп була. каен, шомырт, усак, имән агачлары үсә. Урманга халык шомыртка йөри

Шушы әрәмә уртасында Аккош күле җәелеп яткан, анын янында аккошлар бала чыгарганнар. Кызганыч, бу күл хәзер корыган. Исеме генә, истәлек буларак, халык хәтерендә сакланган.

Авыл шактый зур. Хуҗалыклар саны 250-300 гә якын.

Авыл урамнарын халык Югары оч, Түбән оч, Бозаулык дип йөртә. Авылның ике очында да хәзер мәчет бар.

Авылда өч зират бар: Түбән оч зираты. Югары оч зираты һәм Иске зират. Өч зират та олылар тарафыннан каралып һәм тәрбияләнеп торыла. Печәннәрен вакытында чабып алалар, тирә-юньнәре ныгытылган һәм рәшәткә белән әйләндерелгән. Авыл халкының әби-баба алдында намусы чиста

Мамадыш-Әкил

Мамадыш-Әкил авылы Зеленодол районында, район үзәге Зеленодол шәһәреннән 47 чакрым ераклыкта, Кубня тимер юл станциясеннән 15, Козловка пристаненнан 42 чакрым ераклыкта урнашкан.

Мамадыш-Әкил атамасы тарихи чыганакларда һәм белешмәләрдә шактый еш очрый.

Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән исемлектә составына Мамадыш атамасы кергән авыллар Маматыш Пять дип теркәлгән. 1565-67 еллар мәгълүматларын туплап биргән Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә авыл Маматыш Пять дип тә, Мамадыш-Әкил атамасы белән дә беркетелеп калган. А.Артемьев тарафыннан бастырып чыгарылган тарихи белешмәдә (1859 ел) күрсәтелгәнчә, Гәбенә суы ярына урнашкан Мамадыш-Әкил (җәя эчендә бирелгән икенче төрле атамасы Замостная) авылындагы 108 хуҗалыкта 325 ир-ат һәм 313 хатын-кыз гомер кичергән, гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. Июнь уртасында Мамадыш-Әкил авылы халкы күршедәге Татар Танае, Карашәм, Татар Әҗәле һәм Кызыл Яр авыллары белән Кала алу уены җыены үткәргән.

Тарихи белешмәләрдән, халык хәтерендә сакланган хатирәләрдән күренгәнчә, авыл халкы чукындыру сәясәте вакытында христиан диненә күндерелгән булган. Керәшен зираты урыны хәзер сөрелгән, бетерелгән булуга карамастан, халык аны хәтерендә саклый. Вакытлар үтү белән, чукындырылган халык исламга кире кайткан Тау ягында атамалары составында «Мамадыш» сүзе булган авыллар турында Каюм Насыйри болай яза:

«Мамадыш авылы—моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар—бер кешенең балаларыннан таралгандыр. Ягъни, биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсен Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде—Мамадыш диләр. Янә Салтыган авылы бардыр, аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар: хәзер дә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр, Багаево- Мамадыш диләр аны. Янә Арсланово дигән рус авылы бар, хәзер дә аны Мамадыш- Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр...»

Мамадыш-Әкил авылы Татарстанның Чуаш республикасы белән чиктәш урынында—табигатьнең бик матур җиренә урнашкан.

Авыл яныннан ага торган Гәбенә суын буып, зур плотина ясаганнар. Плотина тирәсе гүзәл, әрәмәләр үсә, янында зур болын. Мамадыш-Әкилдән Татар Танаена бара торган юл кырыенда чишмә бар. Ул чишмә йорты эченнән килеп чыга, су эчәргә теләгән кеше янына куелган чүмеч белән алып су эчә.

Инде элек авылда булган шактый мәзәк хәлгә тукталыйк. Бу вакыйганы Татар Танае олылары сөйләде.

Мамадышта берәүнең ата-анасы кунакка китә. Яшьләр өйдә аулак өй ясарга булалар. Бер чирек аракы да хәзерләп куялар. Болар матур гына итеп аулак өй ясап утырганда, хуҗалар яратмаган, аракы эчәргә хирыс кеше килеп керә. Хуҗалар аракы бетте диләр, ә үзләре калган хәмерне табакка салып, баскан каз янына яшереп куялар. Каз су дип белеп аракыны эчә дә исереп егыла. Хуҗалар күп уйлап тормыйча, әрәм булмасын дип казнын мамыгын йолкыйлар да, үзен тиреслеккә ыргыталар. Бераздан каз айный һәм кыйгак, кыйгак дип кычкырып кайтып керә. Бу хәлне бөтен авыл белә.

Дәвамы киләсе саннарда

Реклама