«Татар энциклопедиясе» битләреннән


МӘҺДИЕВ Мөхәммәт Сөнгат улы (1.12 1930. Арча р-ны Гөберчәк ав.— 112 6 1995. Казан, туган авылында жир- ләнгән. язучы, әдәбият галиме, филол. фән канд. (1964). ТРнын халык язучысы (1993) Руханилар нәселеннән. 1930 еллар башында гаиләсе репрессияләргә дучар була һәм өйләреннән куып чыгарыла Әтисе НКВД лагерьларында һәлак ителә М. Казан педагогия ин-тын тәмамлый (1959) 1954-59 елларда Арча районы урта мәктәпләрендә татар әдәбияты һәм тарих фәннәре укыта. 1960 тан Казан ун-тында. 1963-91 дә татар әдәбияты кафедрасы доценты. М.нен фәнни эзләнүләренең төп юнәлеше—1920 нче еллар башында ижтимагый-мәдәни мохит. 1960 еллар башында ук М вакытлы матбугатта татар халкының иҗади мирасына. 1920 еллар татар әдәбиятының күренекле вәкилләре (Г.Сәгъди. Гали Рәхим. Г.Гали. Г Нигьмәти, Ф Сәйфи-Казанлы) турында җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан тәнкыйди мәкаләләр бастыра. 1967-70 тә «Галия» һәм «Буби» мәдрәсәләре турында, татар мәгърифәтчеләре: бертуган Бубилар, Р.Фәхретдин. 3 Камал и. Г Баруди. Ф Кәрим и турында язып чыга. 1960 нчы елларда М татар укучысына С.Рахманколый исемен «ача» һәм анын хикәяләрен туплап «Мәлиха куаклыгы» (1979) җыентыгын нәшер итә. М. тагын Ф Агиев. Ф.Әмирхан. М.Гафури. Ә Хәсәни һ.б.нын тормыш һәм ижзтлары турында китаплар һәм мәкаләләр. «Халык ижаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе» (1982. автордаш). «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987). «Реализмга таба 20 йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» (1989). «Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъема и пер- вой империапистической войны» (1990) исемле монографияләр авторы да. М үзен «Без—кырык беренче ел балалары» («Казан утлары ж-лы. 1968) дигән беренче повесте белән үк үзенчәлекле иҗади стиле булган язучы итеп танытты Ана нечкә лиризм, юмор, тел бизәкләү чаралары хас. Әсәрләренең төзелеше: сюжет корылышы һәм лейтмотивларның роле үзгә. «Кеше китә—җыры кала» (1979)
повестеның геройлары—авыл кешеләре, вакыйга Бөек Ватан сугышы чорында бара. Тылдагы фидакарь хезмәт һәм яу кыры батырлыклары, кайгы һәм шатлык, хыянәт һәм чыдамлык кебек кыйммәтләрне күрсәтеп, автор әсәр геройларының берсе авызыннан әйттергән төп идеяне алга куя «Туган ил өчен мондый авыр вакытларда йомшаклык күрсәтү ярамый, кеше булып, ир булып калырга кирәк Шул чакта нәсел-нәсәбен, туган җирен, туган авылын да исән-сау булыр». Анын «Фронтовиклар» 1973; русча тәрҗемәдә «Большая земля под крылом». М . 1974) романы. «Каз канатлары* (1975) повесте. «Ут чәчәге» (1980) һәм «Мәнгелек яз* (1982) романнары татар әдәбияты тарихында вакыйга буларак кабул ителде Әдәби тәнкыйть М.не «туган як җырчысы» дип атады, авыл һәм анын кешеләре турында ул шундый җылы һәм аларны яратып яза. аларнын йомшак якларын һәм кимчелекләрен дә читләтеп үтми, кайчак аларны көлке утына да ала. Еллар үтү белән язучының иҗади манерасы да бераз үзгәрә төшә. Юмордан тыш анын әсәрләрендә ачы сатирик штрихлар да күренгәли башлый, лиризм белән бер- рәттән сентиментальлек һәм сагыш, үткәннәрне сагыну хисе көчәя төшә. М. иҗатында «үз» күнел дөньясы гәүдәләнеше булып үткәннәр тора, бу язучы һәм анын геройлары өчен генә түгел, ә халык өчен дә көч. терәк булып тора. «Торналар төшкән җирдә» (1983) һәм «Бәхилләшү» (1990) повестьларында үткәннәр мотивына инвариант булып мәнгелек кыйммәтләр тора, атарга кешеләрнең бу дөньядан мәңгегә китү, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, көнкүреш детальләренең юкка чыга бару мотивлары туры килә. 1980 еллардагы актуаль сәяси һәм ижтимагый-көнкүреш проблемаларны чагылдырган «Борчулы өч көн» исемле бердәнбер пьесасы 1983 тә Татар драма һәм комедия сәхнәсендә куела. Чит илләргә сәяхәте тәэсирендә дөнья күргән «Жир йөзендә алты кыйтга» (1992) әсәре юлъязма жанрында язылган; чит ил тормышын үзенеке белән капма-каршы куеп әдип үз халкының рухи кыйммәтләрен чагыштырып күрсәтә Гомеренен сонгы елларында М «Ачы тәҗрибә» (1993) исемле мемуарлар язу
Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә
154
белән мәшгуль булды, ләкин беренче китабын гына бастырып өлгерде Анын әсәрләре күп тапкырлар кабат басылып чыктылар, берничәсе рус теленә тәржемә ителде. 1990 елда М.кә «Бәхилләшү» һәм «Торналар төшкән жирдә» повестьлары өчен Г Тукай исем ТР Дәүләт премиясе бирелде 2000 дә Гөберчәк авылында язучынын музеи-иорты ачылды
Әсәр Сайланма әсәрләр: 5 томда. К. 2009
Әд.: Мөхәммәдиев Р Гадиләр, гадәтләр // Якутлар табыладыр вакьгг белән К . 1983; Миннуллин Ф Яшыекне сагыну // Балта явызлар кулында. К . 1994. М.Мәһдиев язучы турында замандашлары К . 2004
Д. Ф- Заһидуллина. Р Ә Мостафин
МЕЛОДРАМА (грек. те1о5—жыр һәм Фата—хәрәкәт), 1) драматургия жанры; үткен интригалы, гадәттән тыш эмоциональ. яхшылык һәм явызлык кискен каршы куелган пьеса. Анда катнашучылар искитәрлек язмышлар, гадәттән тыш көчле хисләр б-н аерылып торалар, чынга охшамаган катлаулы ситуацияләргә тап булалар. Язмышның күптөрле шаяруларына карамыйча, уңай геройлар һәрвакыт җиңүгә ирешәләр. М.да музыка кин кулланыла (тора-бара анын роле күзгә күренерлек булып кими). Франциядә 1790 нчы еллар ахырында. Россиядә 1820 нче еллар ахырында барлыкка килә. Татар дра-матургиясендә М жанрына беренчеләрлән булып М Фәйзи мөрәҗәгать итә. Анын •Кызганыч» романтик М.сында гашыйк булган геройлар гадәттән тыш хәлләргә юлыгалар Алар жан-тән б-н бер-берссн яраталар, милләткә хезмәт итү теләге б-н яшиләр Мәхәббәт хисенең тирәнлеге, трагик коллизияләр, табигатьнең сәерлеге. сагышлы жыр-музыка тамашачыга көчле эмоциональ тәэсир итүгә юна иелгән М.Фәйзинең «Тәкъдирнең шаяруы» (1913). «Асылъяр* (1920). «Адашкан күңел» (1923). К.Тинчуриннын «Зәңгәр шәл* (1926) һ.б пьесалары М жанрына карый 1960-80 елларда М жанрынын җанлануы X.Вахит. Ш.Хосәенов. Т Миннуллин. И.Юзеев һ.б иҗатларында күзәтелә 20 йөз азагы—21 йөз башы татар драматургиясендә Р.Сәгъди («Сынган беләзек». 1997), И Мәхмүдова («Син минем бер- генәм», 1997). Т.Миңнуллин («Эзләдем, бәгърем, сине*, 2001) һ.б актив эшли 2) Катнашучыларның сөйләме (диалог һәм монолог) б-н кушылып бара торган музыкаль-драматик сәхнә әсәре Европада кин таралыш 18-19 йөз башында па. Татар драматургиясендә беренче музыкаль пьеса—М Фәйзинең «Галиябану»ы (1917). Тора-бара андый әсәрләр музыкаль драмага карый башлыйлар (К Тинчуриннын •Кандыр буе*. 1932 һ.б.)
, Татар совет театры Очерклар К.
1975; Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. К . 1980; Нурудлин И XX башы татар әдәбияты К.. 1982
Ә. М Закиржанов.
МЕЛУЗНИКОВ Анатолий Алексан-дрович (2.4.1909, хәзерге Иванов өлкәсенең Кинешма ш —5.11.1958. Казан), язучы 1932 дән Казанда яши 1933 тән «Красная Татария* («Кызыл Татария*) г-тасы редакциясендә. 1947 дән башка г-таларда. «Чаян» ж-лында эшли Балалар өчен язылган «Без шулай яшибез* («Так мы живем». 1952). «Полкан белән Васька* («Полкан и Васька». 1952). «Кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр хакында» («Про птиц. животных и зверей*. 1959) исемле шигъри җыентыклар. «Өч әкият* («Три сказки». 1957). «Мәсәлләр һәм фельетоннар* («Басни и фельетоны». 1958) исемле китаплар авторы Рус теленә К Нәҗми. Г Кутуй. Ә.Исхак. С.Баттал. Б Рәхмәт. Ж Тәржеманов. З.Нури. Н Арсланов һ б шигырьләрен тәржемә итә Бөек Ватан сугышында катнаша.
Әд.: Гиниятуллина А Пиеатели Со- ветского Татарстана Бнобиблиоф справ К.. 1970
МЕЛЬНИКОВ (Мельников-Печср- ский) Павел Иванович (псевл . Андрей Печерский) (25.10 1818. Түбән Новгород ш —1.11 1883. Түбән Новгород губер- ниясе. Ляхово а ). язучы 1837 дә Казан ун-тын тәмамлый 1839 дан Түбән Новто- родта яши. раскол тарихын өйрәнә 1841 дә Мәгариф министрлыгы (С -Петербург) каршындагы Архсографик комиссиясе- нең мөхбир әгъзасы исемен па 1845-50 елларда «Нижегородские губернские ведомости* г-тасында эшли 1847 дән Түбән Новгород генерал-губернатор каршындагы махсус вазифалар йөкләнгән чиновник. 1850 дән Эчке эшләр министр- лыгында эшли Раскольникларның скитларын кансызлык б-н җимерүчесе булып таныла. 1866 ла отставкага чыга. «Северная пчела* ж-лында эшли. «Мос ковские ведомости» г-тасында. «Русский вестник» ж-лында языша Тарихи хсзмәт- ләр. тарихи-этнографик очерклар хикәя ләр авторы Төп хезмәте—«Урманнарда* («В лесах») һәм «Тауларда» (*На горах*) (1871-74. 1875-81 елларда «Русский вес- тник» ж-лында басыла) дилогиясендә 19 йөз уртасы Идел арты һәм Тау ягы тор- мышы. кәсепләр, сгарообряд сәүдәгәрләр көнкүреше, жирле халыкнын гореф гадәтләре, раскольниклар скитлары һәм
яшерен секталар турында яза Әс Собр соч В 8 т. М
1976
МЕМУАРЛАР (франи тетозгсч-ис тәлекләр). авторга замандаш булган
155
үткән вакыйгалар һәм билгеле шәхесләр турындагы истәлекләргә нигезләнеп язылган документаль әдәбиятның бер төре. М.ны түбәндәге үзенчәлекләр аерып тора: фактларга таяну (фактографичность) (ав- торнын үзе күргән-белгән реаль шәхесләр һәм вакыйгалар турында язуы), материалның ретроспективлыгы (еш очракта үткән вакыйгалар турында языла, авторнын тормышы һәм ижатына нәтиҗә ясала). Татар әдәбиятында М. ның барлыкка килүе 20 йөз башына карый. Беренче М. итеп Р.Фәхретдиннен «Асар»ен атап була. Сәяхәтнамә жанрында язылган әсәрләрдә М. элементларын күзәтеп була, мәс., Р Фәхретдиннең <■ Исмәгыйль сәяхәте», 3 Бигиевнен «Мавәраэннәһердә сәяхәт», Ф Кәриминең «И стан бул мәктүбләре». 1930 нчы елларда Г.Камал «Минем пер- сональный пенсионер булуым тарихы» һәм «Яза башлавым тарихы» әсәрләрен яза. Татар мемуаристикасынын чәчәк аткан чоры сугыштан соңгы елларга туры килә: М.Әмирнең «Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы», Ф.Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Р Ишморатның «Сайрасын тургайлар», «Гомер сукмаклары», А.Расихнын «Яшьлек эзләрем». X Мөжәйнең «Сугыш язмалары» һ.б. Фактларның төгәллеге һәм дөреслеге буенча М. документлар һәм фәнни язмалардан калыша, ләкин субъективлык элементлары һәм фактларның тулы булмавы авторнын көчле индивидуаль «мин»е, сүз остасының тасвирланган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте б-н компенсацияләнә. Моңа мисал булып Ә.Еникиның «Соңгы китабы» тора. Аерым очракларда М.ны автобиографик романнан яки повестьтан аеруы авыр була. Ләкин М.ның чикләре никадәр тонык булса да. аны жанр буларак авторнын нияте буенча билгеләп була. Мәс . М.Мәһдиевнен «Без—кырык
беренче ел балалары» китабын М га никадәр якын булса да, аны автобиографик повесть дип санарга кирәк, чөнки автор өчен иң мөһиме—үз тормышын хикәяләү түгел, гәрчә үз буынының күмәк портретын ижат итү Автобиографик повестьлар рәтенә ш.у. Г.Бәшировнын «Туган ягым—яшел бишек» әсәрен кертергә була. М. матур әдәбият, публицистика һәм фәнни әдәбият киселешендә тора. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте эшлек- леләре (Г.Тукай. М.Жәлил, Һ.Такташ, С.Сәйдәшев һ.б.) турындагы күп төрле истәлекләр барыннан да элек аларда китерелгән фактларның яңалыгы һәм әһә-мияте б-н аерылып торалар, шуңа күрә андый китаплар фәнни-публицистик әдәбиятка карый. М. жанрында күп кенә бүгенге көн авторлары да яза (Ш.Галиев, Б Камалов, Ә Галиев, Ш Маннапов. Р.Батулла һ.б.).
Әд.: Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1958.
Р.Ә.Мостафин
«МЕҢ ДӘ БЕР КӨН», маҗаралы хикәятләр җыентыгы; урта гасыр фарсы әдәбияты истәлеге. Төзелеше б-н «Мен дә бер кичә»не хәтерләтә: «кысалы» композиция, төрле дәрәҗәдәге хикәяләрне каймалап алган, кермә хикәяләр. Ике җыентыкта да берүк геройлар катнаша, берүк яки охшаш геройлар кулланылган, тәңгәл сәнгати чаралар файдаланылган Ләкин, аңа карамастан, «Мең дә бер көн» мөстәкыйль идея-эстетик әһәмияткә ия Мәсәлән, «Кылаф берлә Диләрә», «Кы- лаф берлә Турандук», «Малик» хикәяләре татарчага Казанда XX йөзнен 1 нче чирегендә Ш.Рәхмәтуллин тарафыннан тәрҗемә ителәләр.
Әд.: Миннегулов X. Татарская литера- тура и восточная классика. К., 1993.
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама