Логотип Казан Утлары
Роман

СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ


VI
..Габделнур ияләнде рәхәт тормышка: атнага бер тапкыр Аля янында кунып кайта. Ул бүлмәдәшләреннән үзенен кайда йөрүен яшереп тормады. Кемдер ана кызыгып карады, кем өчендер аның кайда, кем белән кунуы барыбер иде. Тулай торак шундый жир инде: бер яктан караганда, ул сине мөстәкыйльлеккә, кешеләр белән аралаша белүгә, бүтәннәр мәнфәгатен дә санга сугарга, үз-үзеңне яклый белергә, ашарга пешерергә, юарга, кулга энә тотарга (төймә тагар өчен генә булса да), кыскасы, үз көнеңне үзен күрергә өйрәтсә, икенче яктан, син—бер башын: нигә иртә китәсең дип тыкшынучы, ник соң кайттың дип җелегенә төшүче, кая бардын дип сорау алучы, кайда һәм кемнәр белән йөрден дип, сина бәбәген терәп, тикшереп- чокчынып торучы юк.
Монда син ирекле кош: кай тарафка телисен—шул якка очасың, кайсы тал күңеленә хуш килә—шуңа кунасың, көнеңне ничек, кем белән телисең—шул рәвешле үткәрәсең. Шуңа күрә Габделнур артык нечкә тойгыларга бирелмичә, гыйшык-мыйшык уйнамыйча, мәхәббәт учагында дөрләп янмыйча, гамьсез битарафлык белән, салдан аерылган ялгыз бүрәнә кебек, акрын гына тормыш агымында йөзеп бара иде кебек. Аля—ирдән аерылган хатын, бала-чагасы юк, ә фатиры бар, коры куык түгел—киләчәккә гамәлгә ашмастай планнар кормый, өйлән, дип бәйләнми, кайбер пумала башлар кебек, нәрсәгәдер өметләнеп, егет күңелен кайтарырдай юк-бар таләпләр куймый, туктале, бу алтын балыкны эләктереп калыйм, дип җәтмә салмый, кыскасы, бернинди дә дәгъвасы юк, ә килүгә—өстәл әзер, шешәсе дә кукыраеп-сузаеп утыра. Нәрсә кирәк тагы?!
Дөрес, болар берсе дә егет өчен, аңа ярарга тырышыр өчен эшләнми. Аля фәкать үз мәнфәгатен кайгырта, үз рәхәте өчен генә тырыша: егет тиешенчә аны канәгатьләндерсен, иркәләсен-назласын!
Габделнур берчакны, сынап карар өчен генә:
—Күлмәк якасы каралган икән,—диде.
Хатынның реакциясе тиз һәм бик кискен булды, төксе чырае кара янды, кызарып чыкты.
—Мин сиңа прачка түгел!—дип кырт кисте.
Һәм кабат күлмәк түгел, кулъяулык юу турында да сүз булмады.
Икенче юлы исә Габделнур үз сүзен сүз итте. Хатын аны Казанда эшләүче
Дәвамы. Башы узган санда.
бердәнбер чиркәүгә—Бауман урамына алып бармакчы иде.
—Кызык өчен генә, бодай гына карап кайтырбыз,—диде ул.—Минем Сергиево-Посадта булганым бар Монда ничек икән.
—Юк, мина ярамый,—дип бу юлы егет хатыннын булмастайны таләп иткән авызын томалады.
Ә калганы—килем-китемле тормыш—элеккечә матур гына дәвам итте.
Шулай да бервакыт тыныч кына аккан бу чиста елгага болганчык су килеп кушылды—бер мичкә нефть түгелде сыман.
Габделнурнын ваннада чагы. Бу юлы ул душ астында гына түгел, ә ылыс төнәтмәсе порошогы салынган, чыршы-нарат исләре анкып торган яшькелт су тулы ваннада ята иде. Армиягә хәтле ул мондый рәхәтне күрмәде дә күрмәде инде, солдат хезмәтендә дә гомуми мунча—сафка тезелеп барасын, тиз-тиз юынып чыгасын да, әле шуна да сөенеп, жинеләеп, көр күңел белән, бераз тугарылып, казармаңа кайтып китәсен, тулай торакта исә, ванна түгел, душ та юк,—янә шәһәр мунчасы. Кыскасы, мондый «бәхет»кә ул гомерендә тәүге тапкыр ирешкән иде: бөтен гәүдән белән диярлек суга күмелеп ятасын (баш кына өстә), суы жылы-талгын, изрәтә, йокыны китерә, йөрәгеннен талгып типкәнен тоясын. . Егет ята-ята оеп китә язган иде инде, кинәт алгы бүлмәдә кыңгырау чынлады. Ул кисәк кенә күзен ачты, сагая калды.
Аля барып ишек ачты, ахры, ир-ат тавышы ишетелде Ләкин коридордан ары узмады булса кирәк (бәлки атлап та кермәгәндер), бусага аша гына сөйләшкән кебек тоелды.
Егет жәһәт кенә судан күтәрелде, алан-йолан каранды. Сугышырга туры килсә, нидер эләктерергә кирәк иде. Ләкин ванна бүлмәсендә кулга тотардай жайлы нәрсә күренмәде Берәү генә бугай, әйберсез дә бирешмәс Ул жәлт кенә сөлгегә үрелде, сөртенеп, трусигын киеп, ишек янагына колагын куйды, тыңлап тора башлады. Алянын. юк, кермисен, дигән сүхтәрен аермачык ишетте. Ир-ат тагын нидер мыгырданды Бу юлы хатыннын тавышы катырак һәм кырысрак чыкты.
— Бар, яңадан килмә!
Тагын бераз вакыт быдыр-быдыр сөйләшкән аваз ишетелде, аннары ишек ябылды һәм йозакта ачкыч чыртлады. Габделнур трусигын салып атты да, чайпалдырмаска тырышып, тиз генә суга чумды. Аля ишекне ачып, ванна бүлмәсенә күз ташлады.
—Әле син чыкмадыңмыни?
—Хәзер чыгам. Кем иде ул?
—Элекке ирем Һаман бимазалап йөри.
Авыз тутырып, көнчелек корты кимерүе, дип әйтергә ярамаса да, ниндидер көнләшүгә тартым хис туган иде егетнең күңел түрендә. Шуна күрә ул, гадәттәгечә мендәргә аркасын терәп, бра яктысында китап укып утырганда, сорап куйды.
—Иреңне әйтәм, кем соң ул? Кайда яши?
Аля да, үз нәүбәтендә, китаптан аерылып, әкрен генә сөйли башлады. Әлбәттә, ана хатирәләр янарту җиңел түгел, ләкин даими килеп йөрүче сөяркәсе белән ике арада сер калмасын өчен ачыклык кертүне, яшермичә сөйләп бирүне кирәк тапты
—Ирем Казандагы зур бер завод директорының улы. Без—укыганда таныштык, мин. Мәскәү кызы, китапханә институтында укыйм, ә ул Бауман училищесы студенты. Соңгы курста өйләнештек тә, тәмамлагач, Казанга кайттык. Мин китапханәгә эшкә урнаштым, ә ул—әтисе эшләгән заводка инженер булып.
—Училище гына бетергән килешме?
—МВТУ—югары белем бирүче бик дәрәжәле институт, электән калган
РӘФКАТЬ КӘРАМИ
гадәт буенча гына училище дип йөртелә,—диде хатын анлатма биреп.—Әтисе аркасында фатирлы да булдык. Ярты ел әйбәт, тату гына тордык. Аннан иремнең эчә, эштән соңга калып кайта торган гадәтләре барлыкка килде; шунын өстенә үзе үтә дә көнче булып чыкты; бер сәбәпсез мина кул күтәрә башлады. Берчакны, бик каты кыйнагач, милициягә барып әйттем. Ул уйлагандыр инде, өйләнешүгә үк фатирлы, үзе зур түрә малае да булгач, әйтмәс дип. Ә мин бардым Чөнки бөтен тәнем кара янган, күгәргән иде. Белешмә дә юнәттем медиклардан. Аны кулга алдылар... Әти-әнисе килеп үгетләргә тотындылар. Ә мин әйттем: анын белән тормыйм, аерылам.
—Ә үзе нәрсә диде соң?
—Ни дисен? Аерылышмыйк, гафу ит, моннан сон бармак белән дә чиртмәм, ди. Ә мин анын тасма теленә ышанмадым, тукран тәүбәсе. Беренче тапкыр гына түгел бит. Әти-әнисе риза булдылар Мина, төрмәгә генә утыртма, диләр. Мин һаман үземнекен тукыдым: утыртам, квартираны бүләм. Шуннан алар мина, квартира бөтенләе белән үзенә калыр, утыртма гына, дип ялындылар. Мин ризалаштым.
—Ә ул монда пропискададыр бит?
—Юк. Бөтенесен закон нигезендә эшләдем. Квартира—минеке генә.
—Ә балан булмадымы?
—Аллага шөкер, өлгерә алмый калдык. Узмадым...
Бу минутларда Габделнур ике төрле тойгы кичерде: беренчедән, шушы нәфис, назлы гүзәл затның ничек җәберләнүен ишетеп аны жәлләсә, икенчедән, шушы бәләкәй генә хатыннын үз-үзен яклый алырдай көч табуы анарда соклану уятты.
—Ә хәзер нәрсәгә килгән сон?
—Кушылыйк, ди, мин сине яратам, ди. Мин, бер кискән икмәк кире ябышмый, күрәсем дә килми, дидем. Мине теле белән юмакчы була.
—Ярык чүлмәкне камыр белән сыламакчы,—диде егет.
—Ә мин ана ышанмыйм. Менә шул...
Аннары Габделнур сүзне икенчегә борды: үзенен Мәскәүдә командировкада (партиягә кабул иттеләр, димәде) булуын әйтте, гәрчә шәһәрне белмәсә дә, хатынның кай тирәдә яшәгәнлеге белән кызыксынды... Шулай итеп аны ире турындагы ямьсез уйлардан арындырды, үзе дә онытырга теләде.
Ә беркөнне исә Атя анын башына таяк белән суккан кебек итте. Кухняда ашап утыралар иде.
Хатын, ана туры карап:
—Әгәр сине үтереп ташласалар да беркем дә кайда икәненне белми инде,—диде.
Габделнур, бу сүзләргә шаккатып, чәенә тончыга язды, ләкин сиздермәде. Бер-ике секунд әйле-шәйлерәк утыргач, анын башына тапкыр уй килде
һәм ул алдады.
—Нишләп белмәсеннәр? Беләләр, —диде тавышы сүнгәнен хатынга сиздермәс өчен сүзләрен өзек-өзек әйтеп.—Мин бүлмәдәге егетләргә синен телефонынны бирдем.
Хатыннын конгырт кашлары күтәрелеп китте, сәерсенеп карады.
—Нигә?
— Кисәк кенә кирәгем чыкса.— Егеткә тавышының элекке ныклыгы кайтты.—Өйдән телеграмма-фәлән килсә... Минем әти-әни олы яшьтәгеләр бит инде; әбиләр бар әле, дөнья хәлен белеп булмый...
Аля серле генә карап торды, менә сина кирәк булса, янәсе. Аннан әйтте:
—Син—хәйләкәр татар.
Шул көннән башлап егетне шикләнү корты кимерә башлады. Борынгылар әйтмешли, мәхәббәт дулаган җирдә һичшиксез кан коелырга
8
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
тиеш микәнни?
Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, бер кичне, Аля яшәгән подъезд төбендә икәү, Габделнур килгән якка карап, тәмәке тартып торалар иде. Аны күргәч, егетләр папиросларын тиз генә читкә ыргытып, жәһәт кенә подъездга кереп юк булдылар. Габделнур шикләнә калды. Шулай да адымын туктатмады, сөяркәсе янына керү ниятеннән ваз кичмәде.
Тышкы ишектән үрелеп карады: кеше юк. Икенче ишек ябык. Ул аны ачты, ә үзе кермәде. Шул секундта ук нәкъ анын башы турысына сул яктан кисәк кенә йодрыгы йомарланган кул сузылды. Габделнур аны күз ачып йомганчы беләзегеннән эләктереп тә алды һәм, аска тартып, артка каерып та куйды. Ә каршыда торган икенче кеше Габделнурга ташланып өлгергәнче егет кулы каерылган гәүдәне ана таба бөтен көченә этеп тә жибәрде. Сонгысы башы белән иптәшенә килеп бәрелде Габделнур. гәүдәсенең бөтен авырлыгын салып, жан көченә анын артына да китереп типте. Тегеләр идәндә ах-вах килгән арада чыгып та сызды.
Теге бәндәләр өчен генә түгел, үзенә дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бу бәрелеш. Күрәсен. армиядә бераз вакыт бокска һәм самбо көрәшенә йөрүнен файдасы калган—реакциясе тоныкланмаган
Ул Аля яшәгән йорт ягына әйләнеп тә карамады. Чөнки кыска арага йөгерүдә дә әле алай булыр-булмас теләсә кемгә бирешерлек түгел иде Кем булды алар? Нинди максат белән бәйләнделәр? Берсе Алянын ире идеме әллә? Күрәсен, шул булгандыр. Юкса тора салып бәйләнмәсләр иде. Күзәтеп йөргәндер. Хатыны янына кем килгәнен сизеп алгандыр Шулай фараз кылды Габделнур. әмма чын дөресен белә алмады.
Ул кичне сөяркәсе янына кермәде, кабат әйләнеп кайтмады
Һәм шул хәлләрдән соң хатын белән ике арадагы эчкерсезлек, гамьсезлек эреп юкка чыкты, ана булган ихлас карашы үзгәрде. Дөрес, боларны ул тыштан, ягъни, ана карата мөгамәләсендә сиздермәде. Үзенә Аля яшәгән йортның подъездында һөжүм итүләрен дә әйтмәде. Анысы очраклы гына шулай туры килгәндер, хатыннын ана катнашы юк шикелле, һәрхәлдә, сизелми Ул иренен ни эшләп йөргәнен белми дә торгандыр. Ләкин, шикле—шикләнер, иске чикмәнен бөркәнер, дигәндәй, хатынга да ышаныч беткән иде инде. Шуна күрә ул хәзер абай булырга, һәр сүзен кат-кат уйлап, чәчелмичә сөйләргә (хәер, ул элек тә уйламыйча сөйли торган кеше түгел иде), гади генә эшен дә жиде кат үлчәп, бер тапкыр кисәргә—гамәлгә ашырырга тырышты, һәр агуга дару булырга тиеш, дигән принциптан чыгып эш йөртте. «Хатын ни өчен әйтте икән әлеге сәер сүзләрне?—дип баш ватты ул — Болай гынамы? Юкса, ак-караны аермый торган акылсыз баш түгел. Куркытып кую өченме?» Ләкин егет ана бер начарлык та эшләмәде һәм жыенмый да. Әгәр күнеленә ошаган, язмышын бәйләрдәй башка берәүне таба икән, турыдан-туры егетнең үзенә әйтә ала, комачауламас, бәрәнге бакчасындагы эт эчәгесе кебек аягына уралмас. Габделнур буш вәгъдәләр биргәнен дә хәтерләми. Әллә берәр төрле план корып маташамы бу тәкъва хатын? Алай дисән, берчакны үзенен. фатир алыштырып, туган шәһәренә күчәргә жыенуын да сиздерде Шул эшне жайга салу өчен Мәскәүгә барып кайтты. Әти-әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә дә шул хакта барган сүз егет колагына чалынды. Бәлки сынар өчен генә әйткәндер' Ә ник аны сынарга’ Алай булса, шаяртса—әйтми калмас иде. Бәлки иренен күзәтеп йөреп, сагалап торып нидер эшләвеннән шикләнәдер. Андый шиге булса, нигә Габделнур белән уртаклашмаска? Кайсы яктан гына керсә дә бу карурман—табышмакның серенә төшенә алмады. Һәм ул. ан булып тору өчен, тулай торакта моны Иреккә дә сөйләде, шик-шөбһәсен җиткерде
Дусты башта шаркылдап көлде.
РӘФКАТЬ КӘРАМИ
—Кит аннан?! Нәкъ шулай дидеме? Вот зараза... Да, Старый, икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертә, хатын югы ямандыр, әллә кемнәр сөйдертә. Димәк, өйләнергә кирәк һәм... немедленно!
—Китсәнә, юкны лыгырдама.
Ирекнең әле һаман авызы ерык иде.
—Юкса башына җитәрләр.
—Җитми генә торсыннар.
—Алай димә. Картлач, синең «батырның үлеме марҗадан» дигәнне ишеткәнен бармы?
-Юк.
—Алайса—ишет, колагың булмаса тишек. Әйдә, бәхилләшик...
—Кит әле...
—Эшләрең хөрти бит,—диде Ирек көлеп һәм бераздан, уйга калып, җитди тонга күчте.—Ә нидән чыгып әйтелде икән соң ул сүзләр? Менә башваткыч... Нәрсәдер уйлап табарга кирәк.
Куркак егетләр түгел, моны уенга алып, үткәреп җибәрергә, сүзне шул урында тәмам итәргә дә булыр иде. Ләкин болай гына калдыру да ярамас, икенче вакыт авызын үлчәп ачсын, теле ни әйткәнне колагы ишетсен, кем белән бәйләнгәнен белеп торсын. Ипләп кенә акылга утырту зыян итмәс.
Дустының инде уйчанланган йөзенә карап, Габделнур үз фикерен әйтте.
—Әйдә, без болай итик... Атна-ун көн узгач, мин анда чагында син шушы номер белән шалтыратырсың...
...Трубканы гадәтенчә Аля алды.
—Хәерле кич. Габделнурны чакырыгыз әле,—диде ят ир-ат тавышы.
—Хәзер,—Аля, аптырап, залда телевизор карап утырган сөяркәсен дәште,—Сине сорыйлар.
—Кем?—дип сорады егет урыныннан кубып.
—Белмим.
Габделнур алгы бүлмәгә чыкты.
Ирек икән. Һәм ул дусты белән ана телендә җыен юк-барны сөйләшә башлады.
—Дустым, нихәл? Теге нәмәстә янында түгелме?
-Юк.
—«Эш»тән бүлмәдемме?
-Юк.
—Шулай-шулай эшләр, тора-бара нишләр, дигәндәй, син—сорадың, мин— шалтыраттым. Калганың үзең беләсен... күпме... Нык тырыш, әйбәтләп «бөкелә», рәнҗерлек булмасын. Юкса, гөнаһысын кая куярсың? ...Бәхетле кешеләр бар инде, мин әйтәм, безнең кебек казык башында йокламыйсын...
—Аңладым—Хатынның «башы тишек» булмаса да сак кыланды.—Бүген китмәм иңде. Иртәгә иртән барырмын. Хәзергә.
Габделнур трубканы куйды. Кашын җыерып, борчылган кыяфәткә керде, маңгаенда барлы-кжлы җыерчыклар хасил итте, чыраен караңгылатты. (Зерәгә генә техникумда режиссура фәнен үзләштереп, спектакльләр куеп йөрмәделәр бит.) Артист булмаса да аңа гына сәләте җитә иде. Кайчагында трамвайдан төшкәндә тукталышта кеше күп булса, ул, күзенең агын әйләндереп чыгара да, сукыр кеше кыяфәтен китереп, кулы белән, ажгырып-ярсып очсызлы транспортка утырырга талпынучыларның башларын капшый, борыннарына үрелә, чырайларын сыпыра иде. Трамвайга алданрак утырырга чамалаучылар момент юл яралар. Аннан, бераз киткәч, алар иптәш егетләре белән урам яңгыратып көләләр. Хәзер дә ул, йөзен чытыкландырып, залга керде.
Аля зал уртасында басып тора, аны көтә иде.
ю
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
—Кем шалтырата? Нигә?
—Апа чирләгән, кызы вахтерга шалтыраткан, мине эзләткән. Казанда бер апам барын әйткән идем бит.
— Китәсеңмени?
—Белмим инде. Хәзер китсәм...
Ләкин хатыннын инде дәрте кузгалган, төнне әрәм уздырасы, ярты юлда бүленеп каласы килми.
—Бәлки иртәгә барырсын? —диде ул серле йомшак тавыш белән һәм дәрт ташып торган кайнар тәне белән сөяркәсенә сарылды.
—Ярар,—дип «бик авырлык» белән генә ризалашты егет.
Тагын бер ай чамасы «кияүләп* йөргәч, Габделнур бу өйгә эзен суытты Чөнки хатыннын теге сүзләре исенә төшсә, тәне чымырдап китә иде Әлбәттә, ул сонгы вакытта бик сак кыланды. Аля эшләгән китапханә, ул яшәгән йорт тирәсендә шикле кешеләр күренмиме, дип алан-йолан каранды, бусагадан узу белән кием элгеченә, аннары балконга күз төшерә торган булды. Тик үзенә жәбер-жәфа китерердәй нәрсә сизелмәде Ләкин күнеле кайткан иде инде. Элеккеге кебек күрергә атлыгып тору да. янына барасы килү дә, аны күргәч рухлану-дәртләнү дә юк. Бер гайрәт чиккәч, рәхәт булса да бу фатирны онытырга кирәк тапты.
Аннары, Аля да чынлап та фатирын Мәскәүгә алыштырырга йөри иде Чөнки ана кемдер шалтыратты һәм сүз тагын фатир алмашу хакында барды булса кирәк. Ләкин егет моны ишетмәмешкә салышты, сүз кузгатмады, чит кеше эшенә тыгылмады.
VII
Ә аннан соңгы көннәр эш, конторда стена гәзите чыгару, уку кебек мәшәкатьләр белән үз жаена ага торды.
Атна ахырында, эштә, Раил янына дип, электриклар будкасына «Таксист» керде Ләкин анын йомышы Раилдә түгел, ә Габделнурда булган икән Ул, авызындагы саргылт алтын тешләрен күрсәтеп, кин елмаеп, жай гына сүз башлады
— Шеф, сине тагын борчысак ни әйтерсен икән9
Габделнур, ниндидер куркыныч янаганын сизеп, колакларын шомрайткан ат кебек, башын күтәрде, тын калды, сагайды, жавап бирергә, сүз әйтергә ашыкмады «Тагын монысынын да туган көне житә микәнни9*—дип уйлап куйды Ләкин эш башкачарак. йомыш бүтәнчәрәк икән. Сүзгә Раил дә кушылды.
-Бер әйбер алып киләсе иде Бөтен ышаныч синдә. Зур түгел, кесәгә сыярлык кына.
Габделнур сүзләрен, учына йомарлаган үзле балчыкны бармак арасыннан кысып чыгарган кебек, теш арасыннан теләр-теләмәс сыгып чыгарды
—Булдыра алсам...
Теле әйтте, ә үзенен һич тә болар кубызына биергә исәбе юк иле Үт жаргоннары белән әйткәндә, плинтустан түбән төшәргә ярамас дип уйлады Юкса «шестерка*га әйләнүенне көт тә тор
Ләкин шул ук вакытта, каты бәрелеп, хәтерләрен каздырып. араны катлауландырасы килми иде Аннары, бөтен өметләре анарда, күрәсен. андый гозерне үтәрдәй бүтән кеше дә юктыр мөгаен Мастер-прорабларга сүз ката алмыйлар КППдагы солдатлар да үзләре кебек бушлатлы егеттән шикләнмиләр. Зеклар моны да истә тоталар булыр Пирог азып килгәннән сон Раил ана гадәттә төзәтү учреждениеләрендә ясаза торган «ширпотреб— матур бизәкле авторучка бүләк итте Аласы килмәгән иде Габделнурнын. әмма баш тартырга кыймады
11
РӘФКАТЬ КӘРАМ:
—Үзең әйт,—диде Раил чакырылмаган кунакка.
Ул ышанычлы кулдашының бу йомышны да үтәячәген анлап алды.
«Таксист» уч төбе хәтле генә кәгазь кисәге тоттырды Габделнурнын кулына.
—Менә шушы адрес белән барырсың. Укы да ертып ат. Ә монысы— «бабки». Жыеп куй.
Габделнур нәкъ теге әйткәнчә эшләде: адресны укыгач, шиге калмасын өчен, зекнын күз алдында кәгазь кисәген тураклап ташлады, акчаны эчке түш кесәсенә шудырды.
—Ә бу «малява»ны хужага бирерсең,—дип «Таксист» тагын дүрткә бөкләнгән кечкенә кәгазь кисәге сузды —Үзе өйдә булмаса, икенче кабат килермен, диген дә чыгып кит. Вообше-то өйдә булырга тиеш. Килешенгән.
...Тулай торактан чыгып, берничәсе ике, өч-дүрте биш катлы булган йортлар арасыннан беркавым баргач, Габделнур автобуслар йөри торган олы урамга чыкты. Анын өстендә көзге пәлтә, башта ак фуражка, аягында—юка табанлы туфли.
Төнлә кар яуган. Көн салкынча. Берничә таныш кеше очрады, алар белән тегене-моны сөйләшкән арада җиденче номерлы автобус та килеп житте. Ял көне—якшәмбе булса да халык күп иде, көч-хәл белән этелә- кысыла керде.
Габделнур яшәгән микрорайонга Каравай бистәсе терәлеп диярлек тора. Бистә Беломорская урамының сул ягында, ә унда—бушлык, ике тукталыш узгач кына агачлык һәм бәләкәй өйләр—бакчачылык ширкәте күренде.
Үзенә кирәкле Мариупольская тукталышында егет автобустан төшеп калды. Юл аркылы чыкты. Монда бөтен нәрсә авылча: йорт-җир, каралты- кура, мунчалар, капка-коймалар, куак-агачлар. Тик авылдан күпмедер дәрәҗәдә аерылып та торган шикелле, чөнки йортлар барысы да зур, таза, күбесе силикат яки кызыл кирпечтән, калай белән япкан, иске-москы, кыйшайган түбәле өйләр юк. Йорт яңартырга җыенучылар да күренгәли. каршыларында кирпеч, такта өемнәре. Янәшәдә генә завод төзелә башлагач, бистәдә яңа йортлар салу бермә-бер артты, чөнки чая егетләр әйләнеч юллар белән рубероид, цемент, такта, кирпеч ише нәрсәләрне ярты бәясенә китереп кенә тора. Мастер-прорабларның да, бригадирларның да сирәк-мирәк тамак чылатасы килә, ә хәләл хезмәт хакына гаиләне асрарга кирәк.
Урамдагы этләрнең бер-икесе капка төбе саклый, кайберләре биләмгә чыккан; тавыклар, командирлары әтәч күзәтүе астында әллә ни ерак китмичә нидер чүпли, чемченә; сирәк-мирәк бала-чага, ир-ат яки хатын- кыз күзгә чалына.
Бераз баргач, исендә калдырган адреслы йортны эзләп тапты. «Таксист» белеп әйткән: хуҗаның өйдә—ишегалдында чагы туры килде. Ул башта хәрбиләрчә төз гәүдәле, буй-сыны белән көрәшчеләрне хәтерләткән, йөз чалымнары аңа таныш оператив хезмәткәрләргә тартымрак җитди кыяфәтле егеткә шикләнебрәк карады. Сәлам бирүенә теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды Дүрткелле кәгазь кисәген алганда татуировкалы бармаклары дерелдәде. Тик «Таксист»нын кулъязуын таный иде булса кирәк, сүз озайтып тормады, өенә кереп китте. Тиз генә киенеп чыкты, болдырда аны озата чыккан хатынына нидер пышылдады.
Автобуска утырып бер-берсенә сүз катмыйча, Челюскин урамына чаклы бардылар. Андагы баракларның берсенә кереп, почмак бүлмәдәге хуҗаны дәштеләр. Үзара чыш-пыш килгәч, Каравай кешесе, юлдашын калдырып, чыгып та сызды. Яңа хуҗа, егетне ияртеп, транспорт тукталышына юл ачды—Ленинград урамына таба түбән төшеп киттеләр.
12
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН,
Соцгородта. троллейбустан төшүгә, Габделнур Казанда бергә хезмәт иткән Вадим атлы егетне күрде. Хезмәттәше дә таныды.
—О, служак!— дип килеп күреште ул.
—Сәлам,—диде Габделнур да ачык чырай белән.
—Хәлләр ничек?
—Әйбәт. Синең?
—Минем дә яхшы. Ял итәм.
—Ничек? Әле эшләмисеңмени?
—Эш бүре түгел—урманга качмас,—дип көлде энәдән-жептән киенгән, таза гәүдәле, чиртсән кан чыгардай кызыл түгәрәк йөзле Казан егете —Ә нәрсә, өч ел ватанга әжәтне түләгәннән сон бераз ял итәргә дә ярыйдыр. Армиядә ничек әйтә идек әле: эш, син бездән курыкма, без сина тимәбез. Ә син эшлисенме?
—Әйе.
—Кайда?
—Төзелештә. Син кабат заводка керәсеңдер инде, шулай истә калган Безнен шикелле саз ермассың.
Габделнур аның Кремльдәге хәрби часть клубында вербовшик сөйләгәндә, янәшә утырган солдатлар ишетерлек итеп кенә: тапкан юләрләрне, саз ерырга үзен бар. дип әйткән сүзләрен хәтерендә яңартты
—Шулай дип торам,—диде Вадим —Кире уйламасам. Монда бер жинелрәк эш килеп чыгарга тора, әти белешкән, санаторий-профилакторийга завхоз итеп чакыралар. Көне буе станок артында тору булмас.
—Үзен карыйсын инде.
Тагын бераз сөйләшеп торгач, Вадим:
—Син кая юл тоттың?—дип сорады.
— Кереп чыгасы жир бар иде.
Вадим:
—Ярый, хәзергә,—дип кул сузды.
—Сау бул,—диде Габделнур соңгы ике-өч айны бергә хезмәт иткән егеткә чын күңелдән уңышлар теләп.
Вадим, сулга таба карады да, якынлашып килүче такси машинасын туктатып, китеп тә барды.
Троллейбуста да Габделнурны белмәмешкә салышкан адәм, егетләр сөйләшкәндә бөтенләй читкә китеп, арты беләнрәк басып тора иде Янына Габделнур килеп баскач, шикләнебрәк сорап куйды.
— Кем иде ул?
—Армиядә бергә хезмәт иттек.
—Хәзер кайда эшли? Милициядә түгелме?
—Юк. Әле эшкә кермәгән, ял итә.
Кузгалдылар. Юлдашына ияреп барышлый егет уйлап куйды. «Ирек белән без бер кон дә ял итмәдек, кеше бәйрәм иткәндә дә вагон бушаттык. Ә б\ ял итә, арган, имеш Өч ел шахтада күмер чапканмыни?! Шулай инде, шәһәр малае бит, берәүләрнең кадерле баласыдыр, ата-анасы хәлле кешеләрдер Их донжа, өй саен моржа. чыгадыр төтен, без мескеннәрнең ••
Каршыдагы биек йортның ишек алды ягына чыгып, өченче катына күтәрелделәр. Габделнурны яңа хужага тапшырып, тегесе китеп барды Монысы да. артык сүз куертмады, егетне ары таба алып китте Фәкать Ленин урамындагы иске бер коммуналкада. Габделнур *Таксист*тан алган акчаны биргәч кенә, аның кулына бармак башы хәтле генә кәгазь төргәк тоттырдылар. Төргәк днмәсән. хәтере калыр, ләкин ул юан кара жеп белән урап-бәйләп куелган иде. Егетне бирегә алып килүче чыгып киткән иде инде. Бүлмә хуҗасына рәхмәт әйтеп (уймак кадәрле генә ул нәрсә үзенә
13
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
булмаса да), йомышчы, жинел сулап, китеп барды.
Кемнәр алар, нәрсә бирде соңгысы—ул төпченеп тормады—аның вазифаларына керми. Аның бурычы—йомыш үтәү. Ә калганы.. Шулай да ул эченнән генә фикер йөртте: конспирацияләре көчле, болардан Ленин бабай үзе көнләшерлек шәп революционерлар чыгар иде. Беренче кеше фәкать икенчене генә белә, ә калганнарын юк. икенче—сонгысын күрми, өченче—беренче белән очрашмый, дүртенче—беренче һәм икенче белән аралашмый. Кызык система... Алай-болай эләксәләр... Ләкин бу турыда уйлыйсы килмәде егетнең. Ул бит кәгазь эчендә нәрсә ятканын белми. Хәтта ничә сум түләгәннәрен дә. Шулай да бу үз-үзенне алдау, борчулы күнеленне тынычландырырга тырышу гына иде. Чөнки Габделнур үзе дә ниндидер ярамаган эшкә бәйләнде. Биш яшьлек сабый түгел, ак белән караны аера ала, күзе белән күрмәс борын ук анын ниндидер тыелган әйбер икәненә төшенде бит. Димәк, алар кулланачак нәрсә дә, алар кылачак гамәл дә канун кысаларына сыймый торгандыр... Аннары, ул—барысын да таный. Дөрес, анын бу алыш-бирештә дәхеле юк, ул очраклы рәвештә генә мона дучар ителгән кеше. (Егет үзен шулай дип юатты.) Әмма монын ахыры хәерсез бетәргә мөмкин, дигән гасабилы халәт, пошынулы уйлар, аны бимазалап, юл буена озата барды. Малай чактагыча суга таш ыргытсаң, түгәрәк хасил була һәм ул зурая-зурая тарала. Әнә шул бер бәләкәй генә ташнын суга төшүе кирәк... Ә монда, күрәсен, анын беренче тапкыр йомыш үтәве хата булгандыр. «Соңгы тапкыр булсын. Гелән генә сүз тынлап, баш өсте дип тору ярамас, анардан йомышчы малай ясамасыннар,—дип салкын кан белән фикер йөртте.—«Ул» халыкта иман юк. Этне дә бит, жаны чыкканчы этлеген итә, диләр. Әгәр өзлексез бәйләнә, үтенә башласалар, бүтән участокка күчерүләрен сорармын. Теге электрик та бәлки болардан туеп больниска кереп яткандыр әле. Энергетикка хәлне аңлатырмын, мин болардан чистый гарык булдым, диярмен...
VIII
Дүшәмбе көнне, эшкә килгәч, Габделнур төксе чырай күрсәтмәде, кечкенә төргәкне Раилгә бирде. Егетнен башы күккә тиде.
—Рәхмәт, рәхмәт,—диде шатлыктан авызын жыя алмыйча.
Һәм ул, элек тә карусыз егет, кая басканын да тоймыйча, Габделнур ни кушса, шуны йөгерә-йөгерә үтәде.
Төштән сон, бераз югалып торды да, сөмсере коелып, кайтып керде.
—Хана! Анда—шмон!— диде ул һәм кулдашының алар телен-жаргонын бигүк аңлап җиткермәвен сизенеп, шәрехләп бирүне кирәк тапты —Тентү. Бөтен жирне актарганнар. Бер падла аркасында... Итәкләрен жыеп йөрмиләр... Баландадан юньлерәк «хава»—ризык күрсәләр, дөньяларын оныталар.. Габделнур, егетләрне монда дәшсәм, ачуланмассыңмы9
—Килсеннәр,—диде Габделнур иннәрен сикертеп —Ничәү сон алар?
—Өчәү. Үз кешеләр.
—Ярар.
Ризалык алгач, Раил:
—Габделнур, үзенә генә бер сүз әйтимме?—диде.
—Нәрсә?
—Минем корешлар сина ни генә тәкъдим итсә дә, алардан әйбер алма, файдаланма.
—Ә минем уйлаганым да юк.
—Бик дөрес эшлисен. Алардан бәйле булуын бар. А я не хочу чтоб ты «на крючке был». Бу сөйләшү икебезнең арада гына калсын Мин сиңа аны әйтергә тиеш түгел идем.
14
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
—Аңладым.
Аннары Раил әшнәләрен чакырды. «Кунаклар» хуҗаларны көттереп ялыктырмады. Алар берәм-берәм җыелдылар: инде таныш «Таксист», икенчесе—озын буйлы, тар җилкәле, авылчарак кыяфәтле егет, өченчесе— агарган чырайлы, какча гәүдәле, усал карашлы яшь кенә бер нәрсә. Барысы да «кер күтәрә» торган кара киемнән
Әле шушы минутта гына ашыгыч эше булмаганлыктан, хуҗа тышка күз салып керде дә будкада калды.
Башларыннан бүрекләрен, өс киемнәрен салгач, «Таксист* кесәсеннән Габделнурга таныш бәләкәй кәгазь төргәкне чыгарды. Яшь адәм гәзит ертты. Раил, папиросның тәмәкесен изеп, теге улаксыман итеп тоткан гәзиткә бушатты. «Таксист», әлеге дә баягы кәгазь төргәкне сүтеп, гәзит өстенә бераз гына ниндидер яшькелт нәрсә койды. Калганын кире төреп, кесәсенә яшерде. Орчык хәтле «кәҗә сыйрагы»н кадерләп, төкерекли-төкерекли тәмәке төрделәр. Габделнур көлеп куйды. Элек авылда ир-атлар шулай итеп, җилдә яргаланган иреннәре белән ялый-ялый махра төрәләр иде. Раил, шәһәр егете булса да, авыл агайларыннан ким кыланмый: бик пөхтә итеп, ипләп, ашыкмыйча гына, рәтен белеп эш итә. Күрәсен, бу «җаваплы» эшкә беренче мәртәбә генә алынуы түгел. Аннары өлкән иптәшенә сузды.
«Таксист* аны авызына капты, көйрәтеп җибәрде. Ике-өч тапкыр төтен йоткач:
—Мә,—диде.
Раил дә, тулышып торган кызгылт яңакларын эчкә батырып, тирән- тирән итеп өч мәртәбә суырды һәм ач янаклыга тәкъдим итте. Озын торык, моны абайламыйчарак, кулын сузган иде, кечкенә егет ана күзенен агы белән генә карады.
—Ашыкма, үз җеназаңа һәрвакыт өлгерерсең,—диде ул авызын кыйшайтып, мыскыллы елмаеп.—Халык спорты белән шөгыльлән мәкче буласың.
—Нәрсә ул?
—Халявага яшәү.
—Нишләп кеше исәбенә, бушка булсын, мин биг бирдем
Сүз акча турында бара иде, күрәсен.
—Ярар, шаярттым. Барыбер, үбешергә ашыккан шәрә хатын кебек кыланма, өлкәннәрдән алда кулыңны да сузма. Әле монда без—«фартовой егетләр» бар. Не надо «переть буром»!
— Кем өлгер—шул ашый,—дигән булды теге ялагай елмаю белән елмаеп.
Кәтәнә егет, нәкъ тегеләр кебек итенгәч, «кәҗә сыйрагын» дүртенчегә бирде Габделнур шуна игътибар итте: берәү дә өч тапкырдан артык суырмады. Һичкем, миңа арыслан өлеше тия, дип дәгъваламый Аннары, шул рәвешле, тәмәке тагын бер әйләнеш ясады.
— Ништяк!—диде Раил күзләрен йомып
— Клево!—дип раслады кечкенә егет.
Чит кеше йогынтысына җинел бирелүчән озын егет әле тегеләр кебек караклар жаргонында сөйләшә белми икән.
— Шәп!—дию белән канәгатьләнде
«Таксист», үз кеше итеп, Габделнурга:
—Друган, бер генә суырып кара,—диде.
— Юк, мин тәмәке тартмыйм.
—Бу бит—«план».
—«Женатая дура»,—дип сүз кыстырды бәләкәч.
—Анысы нәрсә?—дип сорар булды Габделнур үзенен ни-нәрсә алып килгәнен белер өчен генә.
15
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
—Урта Азия якларында аны бик яраталар,—дип кенә әйтте «Таксист».
—Ярар, үзегез генә рәхәтен күрегез инде,—диде будка хужасы көлеп.—Ә мине, биредә юк, дип уйлагыз.
Габделнур бу алтын тешле адәмнең «балык»—ягъни шома кеше икәнен сизеп алган иде инде, теге ачылып китмәгәч ул да соравын кабатламады.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар: әгәр син аларнын тәмәкесен тарттың, яисә ризыгын каптын икән, икенче юлы үзен сыйларга тиеш буласың. Бу—шулай кабул ителгән һәм аны бозарга беркемнең дә хакы юк. Бозган кешегә—җәза! Монда озак еллар нарда ятучылар яңа килгән яшь-жилбәзәк хулиганнарны, ангырарак беренче тапкыр эләккәннәрне әнә шулай башта сыйлап, ашатып кулга төшерәләр. Әгәр түли алмаса—«натуралата».
Кронштадтта үзбәк егетләре белән хезмәт итсә дә Габделнурнын «план» турында берни дә ишеткәне юк иде. Аларнын мондый нәрсәне авызларына алганын да күргәне булмады, хәер, гомумән тәмәке дә тартмыйлар иде бугай. Бәлки яшь булганнардыр «затлы» нәрсәләрнең тәмен белергә. Егетнен исенә төште: авылда вак салучы бер-ике агай бар иде. Насвай дип йөртәләр иде шикелле тел астына сала торган ул тәмәкене. Мөгаен шул ук гадәти махорка булгандыр инде ул. Гади авыл кешесенә каян тәтесен кыйммәтле «план» ише нәрсәләр?! (Габделнур гашиш, анаша кебек әйберләрнең зеклар жаргонында «план» дип йөртелүен бу участоктан киткәндә дә белмәде.)
Бераздан тегеләрнең дүртесенең дә йөзләре кызарып-бүртенеп чыкты, күзләре түгәрәкләнде, бер-беренә карап, тиктомалдан елмая-көлә—ягъни, кылтыйлана башладылар. Тартынып тору да бетте: бәләкәй гәүдәле, кара курткасын салып, майкачан гына калды. Анын бер кулбашына «Бог не фраер—все простит» дип язылган, ә икенче кулында «Крови нет—менты попили» дигән татуировка.
Буыны сыекланган Раил, артка авыбрак, сул кулы белән төртеп күрсәтеп, тәне язулы егеткә карый.
—Чиграш, ты че в натуре?! А?
Наколкалы да елмая, аның да бөтен саны йомшаган, ул да Раилгә таба бармагы белән төртә.
—Кореш, әйдә японча «чирикать» будем!
—Японнарның гайбәтен сатабыз, диген.
—Япон кызы белән урыс егете танышалар икән. «Сукасимо», ди японка. «Кобель Иван», ди егет.
—Юк, кыз белән түгел, егет белән таныша урыс. Теге әйтә: «Накасико Сукосино». Ә Иванның ачуы килә: «Накоси сам сукин сын»,—ди.
Боларнын кыланышларына карап утыра торгач, Габделнурнын исенә төште: малай чакта, чишмәдән югарырак урында, яр өстендә тилебәрән үсә иде. Өлгергәч, малайлар анын орлыгын учка уып ашыйлар һәм әйле- шәйле йөриләр иде... Олыларның, тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә, дигән сүгенү сүзләре дә хәтерендә. Малайлар ул эшне балалык юләрлеге белән, кызык өчен эшлиләр иде.
Ә болар... Болар исә минутлык ләззәт алыр өчен, кәеф күгәрү өчен, күпмедер вакытка гына булса да мондагы ачы тормышны онытып тору өчен үз-үзләрен мәжбүр итәләр: теләсә нәрсә кабалар, тарталар, эчәләр. Уйлап карасаң, аларнын ни шатлыгы бар сон? Айлар, еллар буена сузылган гел бертөрле ялыктыргыч, кешене изә, сыта торган, бүгенге көн кичәгесеннән берние белән дә аерылмый торган яшәү шартлары. Әйләнә-тирәңдә һаман шул аксыл чырайлы, каш астыннан сөзеп карарга гадәтләнгән ачулы йөзләр, такыр башлар, кара кием; усал «вертухайлар»—контролер һәм надзирательләр; кая барсаң да өстеннән чәнечкеле тимер чыбык сузылган биек койма] каравылда торучы кораллы часовойлар—солдатлар, өстенә ябырылырдай
16
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
булып Һаулап өрүче усал овчаркалар; көненә атгмыш тиенгә генә исәатәнгән. туклыклыгы ташка үлчим булган гел бертөрле затсыз, ярлы ризык—бурда (анысы да җитми), шунын нәтиҗәсе буларак туберкулез һәм башка авырулар (Габделнур кебек тулай торакта яшәүче егетләр гади ашханәләрдә дә бер утырганда бер сумлык ашыйлар.) Һаман шул бер үк кешеләр, усал юморга, төрттереп әйтүгә, чеметтерү-тешләүгә корылган шаярыш-үртәш. авызга алмастай оятсыз сүзләр. Кешенең кешелеген изү. түбәнлеккә төшерү, хәкарәт кылу һәм аны мәсхәрә итү өчен, бу «тормыш»ны белмәгән ир затларнын да (хатын-кызны әйткән дә юк) уена килә алмастай ысуллар куллану.. Туган-тумача, кардәш-ыру. агай-эне дип. якыннарын белән йөреигу юк, кунак-төшемнен ни икәнен оньггу; хатын-кыз итәге күрергә тилмереп узган гомер, ярату, сөю-сөелү кебек изге хисләрдән мәхрүм калган яшьлек еллары... Бүген дә шул, иртәгә дә, берсекөнгә дә... Түзеп кара шуна үкереп еламыйча! Сыгылып төшмичә башынны югары, гәүдәнне төз тотып йөреп кара! Дошманына түгел, дустына да сер бирмәскә тырышып яшәп кара! Блатной җырларда гына бар ул төрмәнен. тоткын булунын романтикасы
Кечкенә егет, Раилгә карап:
—Ә син хәтерлисенме?..—диде.
Шуннан ул үзара булган ниндидер күңелле хәлне сөйли башлады. Аны «Таксист» бүлдерде. Ул да мәлҗерәгән, күзләре пыялаланган
—Казанда бер генә кара такси бар иде. ул да булса—минеке. Их... әле әбекәй, ягъни, теша искә төште. И бу сыйлый мине, и сыйлый, мине ярата икән, дип уйлыйм. Ә баксан, анын рәте бар икән: ул, зараза. кызы өчен тырыша икән, минем гайрәт көчле булсын, кияү кызнын күнелен яхшылап күрсен, дип тырыша икән.
Изелеп төшкән озын егет, урталай бөгелеп, мәхәббәт маҗараларын искә ала.
Әңгәмә шулай дәвам итә, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә «кәеф тоталар* Кисәк кенә кемдер көлеп җибәрә дә дәррәү ана кушылалар. Бәләкәй генә будка эче ашу-гөр килеп тора, чак кына күтәрелеп китми.
Берсе әкрен генә җыр сузды.
Не надо печалиться.
Вся жизнь—впереди.
Вся жизнь—впереди.
Разденься и жди...
Аны бүлдереп, икенчесе такмаклый башлады. Үзе бармаклары белән өстәлгә сугып такт биреп тора.
Бераздан Раил, уйга талып, моңсу җыр көйләде. Тавышы ярыйсы гына иде егетнен: җыр сүзләренә тәнгәл килә торган, монлы аваз
Эх судьба, моя судьба,
Ты как кошка черная
Габделнурга аларнын кыланышларын күзәтү кызык булса да. колагы һәрчак сак. ишек ягына таба борылган иде. Тагын бераз тынлап утырганнан соң ул кузгалды. Чөнки будка эче зәп-зәңгәр бу.шы, кем әйтмешли, хет балта элеп куй «Кәҗә сыйрагы» отыры кыскара барган саен тегеләр тирәнрәк итеп суыралар да төтенен, башларын күтәреп, акрын гына борын тишекләреннән чыгаралар, үпкәләренә агу гына сеңеп кала. Раил бая ук бу якның ишеген ачып куйса да төтен таралып бетә алмый иде Габделнурнын күңеле болгана башлады, башы тубал булды. Ләкин ул моны сәбәп итмәде
17
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
Сәгатенә карап алды да:
—Мин чыгып керим әле, кеше-кара килеп, бәлагә тарымыйк тагы,—диде.
Озын егет аңа:
—Син, фраер, бар, шухерда тор!—дип ямьсез итеп эндәште һәм урынлы- урынсыз әйтеп куйды.—Кем безгә иярми, ул—безгә каршы. Төрмәдә утырмаган кеше—кешемени ул, ул чын тормышны белми...
Габделнур кисәк борылды, Раил моны шундук күреп алды һәм ике арада кабына язган низаг утына дөрләп китәргә ирек бирмәде.
—Син, «дурогон», «прикуси болтало»!—диде ул акаеп озын торыкка.—«Базар фильтруй»! Син нәрсә, кишка, ырылдыйсын? Утыр шунда почмакта һәм ике тишегенә мышна! Иначе сам будешь стоять на атасе! Кем аркасында мондый рәхәткә тиенгәнеңне онытма! Юкса мин синен «кабагынны сытармын»!
Ни гажәп, Раилдән бер башка озын егет шым булды. Чөнки «Таксист* та ана күзенен агы белән ачулы карашын төбәгән иде.
Ә какча егет, сикереп тә торды һәм:
—Оборзел? Умри!—диде дә, күз ачып йомганчы тегенен яңагына чалтыратып та алды.
—Үзебезнекеләрне кыйна—читләр курыксын,—диде «Таксист» көлеп.— Нәрсә, алдыңмы кирәгеңне. Мә, «чинарик»ны кесәнә салып куй.
—Бир.
«Таксист» озын егеткә тәмәке төпчеген бирде.
—Мы тебя «пригрели», рәхмәт әйт.
«Шул гына җитмәгән иде,—дип уйлады Габделнур кашларын җыерып.— Бүтәннәр дә түбәли инде бу егет сәләмәсен. Борынгыларның, эт өере берекмәс, дигәннәре хак икән. Хәзер чәкәләшү башлана... Бу «кодла» белән бәйләнсәң...»
Берәү булса, кечкенә зекны тәпәләп атар иде. Ләкин гауга шул төштә тукталды. Күрәсең, эш буйда гына түгел иде.
Теге колгасар, түбәнчелек белән елмаерга тырышып:
—Китте хәзер халык: вак, бүксәле, б...лы,—диде блатной булырга тырышып —Чыраена төкерсән, сугыша башлый.
Ә үзе бәләкәй егеткә ачуланмады, каршы сугар өчен бармагын да кыймылдатмады. Башта Габделнур аны авыр табигатьле, сабыр адәм, дип уйлаган иде. Ләкин, төче елмаеп, тегеләргә ярарга тырышуын, дәү этләр алдында койрык болгаган өйалды асты көчеге кебек ялагайлануын күреп тору—косасын китерде. «Шул гәүдәсе белән... Теге орык-торыкка сдача бирмәде, хет бер кәррә ипи шүрлегенә менеп төшмәде, и бичара»,—дип уйлады ул үз-үзен түбәнсеткән мәми авызга рәнҗеп
Раил кулдашына:
—Все путем,—диде —Син үпкәләмә инде, гафу ит. Ил каһарманнар көтә, ә...
—Ярар,—дип кул гына селтәде Габделнур.
—Сезгә гел мач килеп тора, тагын «мохнатая кража» белән эләккән берәүне китергәннәр,—диде «Таксист», күрәсең ул үзе вакланмый, боларга катышмый, андый нәрсәләрдән өстен, ерак тора иде.
—Әйе. лафа,—дип анын белән килешкәндәй итте бәләкәй егет һәм ачы елмаеп өстәде,—Суга батып үлгән кешегә җай чыккан кебек.
Габделнур сүзнен кем турында барганын аңлады, болар жаргоныннан әзме- күпме хәбәрдар, берничәсен отып та калган иде инде. Алар телендә «мохнатая кража»—хатын-кыз көчләүче дигәнне аңлата, андыйларны монда «төшерәләр». Ә болар—бәләкәй егет—«гоп-стоп» белән эләккән, ягъни, кеше талап йөргән, Раил—«шипач»—кесә карагы, озын егет—«очраклы пассажир» жинел статья белән беренче мәртәбә хөкемгә тартылган. Биредә фатир басучылар да бар.
18
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
участокта эшләүче бригадада олы яшьтәге бер адәм «медвежатник»—сейф ачучы. Хәер, алар арасында кемнәр генә юк! Алар сүз эзләп тә кесәгә кермиләр, хәйләгә дә оста, башларын да эшләтә беләләр. Кичә Раил узган ел булган бер хәлне сөйләде. Авылда кибет басып төрмәгә кергән берәүгә анасы зарланып хат яза: «Улым, бәрәңге бакчасын ничек казырмын инде син булмагач...» Бу зинданнан хат жибәрә: «Әнкәй, мин кайтканчы берүк бакчага кул тидермә, кибеттән чәлдергән бөтен акчаны да, әйберләрне дә шунда күмеп калдырдым» Жавап хаты озак көттерми: «Улым, милиция трактор белән килеп, бакчаны кат-кат актарып китте, әйберләреңне генә тапмадылар...» Улы янә хат юллый: «Әнкәй, бакчаңны сөрдереп бирдем, бәрәңгесен алуны үзен кара инде » Зеклар гәп корудан—корыны бушка әйләндерүдән туктатмаганнар иде ате Боларнын «тормыш фәлсәфәсе»н, дөресрәге, сафсатасын тыңлыйсы килмичә, будка хуҗасы урамга, саф һавага чыгып китте. Чөнки күнеле болгана иде. Озакламый «кунаклар» да берәм-берәм таралыштылар
IX
Габделнур апрель башында ук кирәкле кәгазьләрне хәстәрли башлады. Ә алар шактый күп булып чыкты. Идарә башлыгы белән баш механик һәм профсоюз комитеты рәисе кул куйган характеристика-тәкъдимнән тыш, әле тагын партия оешмасыннан да аерым кәгазь таләп ителә икән Алар шелтәсез эшләгән тырыш электромонтерны берсүзсез фәкать унай яктан гына тасвирладылар. Тәрҗемәи хәлен үзе язды, хезмәт кенәгәсеннән өземтәне кадрлар бүлегеннән алды. Поликлиникадан медицина карточкасын юнәтүдә дә кыенлык тумады—сәламәтлеге яхшы иде. Хәтта йортлар идарәсеннән дә белешмә кирәк булып чыкты
—Уф,—диде ул, Иреккә зарланып, авыр эш эшләп талчыккан кешедәй — Армиядә бу кадәр күп кәгазь җыйдыртмаганнар иде
—Чагыштырдың тагын Гражданкада волокита күп инде.
Узган елгы абынудан сон, кабат бер елны жилгә очырмас өчен, ул «аяк астына карабрак йөри» башлады—көн-төн диярлек китап кимерде Тулай торакта бүлмәдәшләре, күзгә күренеп ябыккан Габделнурны: —Коры сөяккә калды егет,—дип жәллиләр иде.
Үзе, китабына кадалган хәлдә, баш күтәрми генә.
—Кая инде,—дигән була.
—Ие шул, бер дә бирешмәгән әле,—дип аны яклагандай итә Ирек һәм. көлә-көлә кабыргасына төртеп, өсти —Коры сөяк—тач май
.. Шушы арада аларнын тормыш-көнкүрешендә яналык булып атлы Габделнурлар Жилплошадка бистәсеннән Коллективная урамына күчтеләр Восстание һәм Кызыл Байрак урамнарындагы ирләр тулай торакларында урын житмәгәнлектән, (яшьләр күп. һаман өстәлеп тора) шул тирәдәге урамда яна төзелгән биш катлы эре панельле йортнын бер подъездын вакытлыча тулай торак итәргә булганнар икән Моны Габделнурга партия оешмасы секретаре Митрохин әйтте һәм үзе үк. тиешле кешеләр белән сөйләшеп, егеткә анда күчәргә булышты
—Син читтән торып уку бүлегенә керәсен бит?
—Әйе, Афанасий Федорович
— Барыбер университетка якынрак булуын хәерле. Ярты ел саен сессия сынау-зачетлар, контроль эшләр, семинарлар, китапханәдә казынырга кирәк Минем малай да эшләп укыды
Бишенче каттагы өч бүлмәле фатирнын бер кечерәк бүлмәсенә Ирек белән икесе кереп утырдылар. Габделнур Митрохинга дусты хакында да әйткән иде; милиция бүлегеннән дә кәгазь юнәттеләр
Егерме сигезенче май көнне иртән Габделнур университетка китте
19
РЯЧ.КАТЬ КЭРЛМИ
Беренче имтихан рус теле һәм әдәбиятыннан язма эш иде.
—Ни жон. ни каурый! —дип көлеп калды Ирек юри татарчалап.
—Жен-пәриләр янына олаксын!—дип жавап кайтарды дусты читкә төкереп.
Кич очраштылар.
—Эшләр ничек?—дип сорады дежурдан кайткан Ирек өс киемнәрен салганчы ук.
—Ярыйсы.
—Ерып чыктын алайса. Изложение яздыгызмы?
—Әйе.—диде Габделнур һәм Ирек бил каешын, портупеяларын, калын табанлы, гармун кунычлы күн итекләрен салган арада сөйләп бирде —Сугыш темасына багышланган «Энекәш белән икәү» дигән язма эш. Афанасий Живин атлы бер солдатнын дустын нимес снайперы атып үтерә. Шуннан сон бу карачкы ясый да таяк белән окоптан кеше башы күрсәтә, чак кына өскә күтәрә. Снайпер бәрә моңа. Ә Живинга шул гына кирәк тә—чамалый фрицнын каян атканын... Шулай итеп бик күп фашистны чүки...
—Икенче имтихан телдәнме?—дип сорады Ирек кулына сабын-сөлге тотып чыгып барышлый.
—Әйе.
Габделнур анысын дүрткә бирде, иншага да «яхшы» билгесе куйганнар икән. Егетнен эченә жылы керде. Янә китапка капланды. Һәм СССР тарихыннан хәтта бишле эләктерде. Шнейдер янында тагын бер ир-ат укытучы бар иде. Ул да, баш катыргыч сораулар биреп, әллә ни азапламады, егеткә каныкмады.
—Хәзерлек курсларына бик теләп йөрде,—дип Семен Моисеевич яклады.—Кичәге солдат бит, тәртипле егет. Белеме дә җитәрлек.
Шулай итеп, өченче август көнне белдерүләр тактасына эленгән приказда Гаделжанов дигән фамилия дә бар иде. Куанычы эченә сыймады егетнен. Ул үзе өчен бик кадерле булган әлеге боерыкның номерына тикле хәтерендә калдырды: йөз дә унынчы. Үз күзләренә үзе ышанмагандай, игълан тактасына янә бер карады, анын яныннан китәсе килмәде. Димәк, ул—студент! Узган ел керергә омтылган юрфак булмаса да, барыбер—университет студенты! Ниһаять, хыялы тормышка ашты. Иренмичә укы гына, сынатма!
Аннан инде башланды: юнәлеш бирү сессиясе, контроль эшләр, сынау-зачетларга әзерләнү. Фәннәре дә бихисап: борынгы, СССР, КПСС тарихлары, этнография (монысы колак ишетмәгән нәрсә иде), өч тел: борынгы рус, немец һәм латин. «Тарихларын китаптан укырсың инде, ә менә телләрен ничек өйрәнәсе?—дип хафага төште яшь студент.—Бу бүлектә укуы авыр булачак икән. Хәер, берсендә дә җиңел түгелдер инде. Юкка гынамы, энә белән кое казу, дигәннәр».
Башына төшсә, башмакчы буласын, диюләре дөрес икән. Тәки тырышырга, жаен табарга туры килде. Үзенә генә ышанычы аз, ерып чыгу ихтималы икеле, шунлыктан ул. деканаттан рөхсәт алып, кичкеләр белән йөри башлады. Ә нигә йөрмәскә? Өендә елап утырган бала-чагасы, нигә сон кайтасын, дип әрләүче, колак итен ашаучы хатыны юк! Ин мөһиме: укуы гына барсын.
X
Кичке бүлектәгеләр аны, чит көтүгә эләккән ят бәрән дип, кыерсытмадылар, ә киресенчә, беренче көннән үк, аралашучан, дары иснәп кайткан эшче егетне үз иттеләр. Чөнки монда да күбесе дөнья күргән кешеләр—гаиләле ир-атлар һәм хатын-кызлар иде. Хәер, араларында узган ел яки быел гына урта мәктәп бетереп парта арасыннан чыкканнар да бар. Менә шул яшь- жилкенчәкләрнен берсе—студент кыз Габделнур өчен аерата якын дуска әверелде.
20
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
Аудиториягә кергәч. Габделнур алан-йолан каранды да. буш урын күреп (бер кыз ялгызы гына икән), шунда таба атлады.
—Мөмкинме?
—Рәхим итегез.
Егет чак утырып өлгерде—уртача буйлы, затлы костюм кигән күзлекле укытучы хатын килеп керде. Пиджагы билен кысып тора, итәге техтәрен каплаган; ана утыз-утыз биш яшьләр биреп булыр иде. Ул өстәл артына утыруга занятие дә башланды.
Габделнур анын «Гутен абенд» дигән кичке исәнләшү сүзен генә аңлап өлгерде, ә калганына зиһене житмәде. Көлеп куйды Кронштадтта ГДР эсминцы матрослары белән якыннан аралаша алмадылар шул. Хәзер кирәге чыккан булыр иде. Мунча юлындагы гәпләшү фәкать икешәр фразадан гына торды: безнекеләр «Гитлер капут!» дип «тәбрикләделәр», ә тегеләр «Руссиш швайн!» дип «зурлап» жавап кайтардылар. Дипломатлар теле белән әйткәндә, эчкерсез, дусларча әнгәмә шунын белән вәссатам Габделнурның немец телен белү-анлавы монын белән генә бетмәгән икән әле. Германиядә хезмәт иткән абыйсы урамда кызлар очраса: «Бас заген зи?» дип тегеләрне аптырата иде. Ягъни, нәрсә дип әйтәсез? Кыхзар. сукыр тавыкка бар да бодай дигән шикелле, анламасалар да шырык-шырык көләләр. Гатуф абыйсы тагы немецча җибәрә: «Вас лахен зи?» Ягъни, нигә көлүләрен беләсе килә. Кыхтарга тагын кызык. Койма ярыгында бармак күргәч көлгәнне, ниндидер ят телдәге сүзләрдән көләләр дә көләләр инде алар. Немец телен яхшы белүчеләр авылда да бар: әсирлектә оч ел жәфа чиккән жизнәсе. (Галләм абзыйның уртанчы сенлесе Миннафа түтинен ире.) Бераз «төшерсә*, ул тозлап-борычлап фашистларны үз телләрендә искә ала иде. Ә монда, занятиедә... «Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә...» дигән шәкертләрдәй. Габделнур бер сәгать чит кеше капкасы төбендә аптырап торган миңгерәү сарык шикелле авыз ачып мөгаллимәгә карап утырды.
Күрәсең, анын шикелле «ангыра бәрән*нәрнен аудиториядә шактый булуын сизенгәндер—икенче сәгатьтә укытучы рус теленә күчте.
—Ана жинел, ул ике телне дә су урынына эчә.—диде Габделнур янындагы кыз. гәрчә үзе укытучы әйткәннәрне яхшы ук төшенә иде бугай
Мөгаллимә үзе немец кавеменнән, зыялы гаиләдән икән: атасы республикада билгеле рәссам, әнисе танылган музыкант. Кыз әүвәл консерватория тәмамлаган, бер-ике ел филармониядә эшләп алган, авыргач, сәхнәдә чыгыш ясарга ярамагач, чит телләр факультетында укыган.
Моны Габделнурга янында утырган кыз пышылдап кына әйтте. Егет ана бер-ике мәртәбә күз сирпеп тә алды. Ул кыска чәчле, бер тотамы кыйгачлап маңгаена төшеп тора, ләкин биек маңгаеның өчтән бер өлешен генә каплый. Соргылт чәче астыннан колак очлары һәм аларга тагылган алтын алкалары күренеп тора Чәче төсендәге күзләре артык зур түгел, әмма бик тере, жанына керердәй булып үтәли карыйлар Озын керфекле күзләрен сирәк йома, монысы—ихтыяр көче зур булу билгесе Дугайланып килгән кашлары калынча. Тулы күкрәкле кызнын өстәлдә яткан куллары ап-ак. озын бармакларының тырнаклары җитү түгел, әмма лакланган- буялган—аларга бертөрле нәфислек бирә. Кызнын үзеннән затлы хушбуй исе бөркелә иде.
Занятиеләр беткәч Габделнур аны күрми дә калды—соргылт чәч тиз арада каядыр юкка чыкты. Икенче көнне Энже (кызнын исеме шулай икән) аны үзе чакырып алды: әллә янә буш урын булган, әллә махсус алып калган—монысы егет өчен караңгы иде Хәер, ул бу турыда артык баш ватмады—бөтен дикъкате занятиеләргә тупланган Бәләкәй чакта малайлар
21
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
урамда такмаклыйлар иде: «...Кызлар кайгысы юк әле, ашарга бетеп бара». Шунын шикелле, бөтен күнелен укуга салган егетнен әле бу тирәдә кызлар куарга исәбе дә юк иде. Дөресен генә әйткәндә, бу чибәр кызнын: «Алдыр алъяпкычлары, гөлдер алъяпкычлары, юк дисән дә бардыр әле күңел юаткычлары», дигән җырдагыча егете дә юк түгелдер.
Шул рәвешле ике атна узды, әмма...
Бүген Энҗе. Габделнурны беренче тапкыр күргәндәй, аңа текәлеп карады һәм кырыс кыяфәтле, буй-сыны килешле егет хакында, ярыйсы гына икән бит, дип фикер йөртте. Ул аның кыска кара чәчле һәм куе кара кашлы булуына да, яңак сөякләре чыгынкырак ябык йөзенең чиста икәненә дә, иягенең урталай аерылып торгандай булуына да, зәнгәр күзләренең беркатлы кешеләрнеке сыман юашрак каравына да игътибар итте. Дөрес, киеме энә-җептән түгел, ләкин бар булганы юылган-үтүкләнгән, галстугы да кыйшаеп тормый, армиядән калган пөхтәлек тә сизелә.
Һәм үзеннән-үзе шулай туры килде: алар университеттан бергә чыктылар, җәяүләп Ленин урамы буйлап Кремльнең ап-ак Спасс башнясына карап киттеләр, Кави Нәҗми урамы чатына җиткәч сулга борылдылар... Андый чакта аяк та атлый тора, сүзе дә табыла тора...
Троллейбуста һәрвакытгагыча кеше күп—тыгын, шуна күрә Габделнур каршына баскан Энҗе бөтен гәүдәсе белән ана сыланып, беләгенә ябышып кайтты. Ул башын борганда йомшак соргылт чәчләре егетнең яңагына тиеп-тиеп китә, колак яфрагын кытыклый иде.
—Сез кайсы тирәдә торасыз?
—Чистопольский тукталышында төшәм.
—Анда йортлар юк бит.
—Ник булмасын?
—Мин зур, биек йортлар, дип әйтмәкче идем.
—Ә миңа үз йортымда яшәргә ярамыймыни?
Чыннан да, ник ярамасын—бик ярый, билгеле. Ләкин барыбер Габделнурга Энҗе кебек бик модный киенгән, баш-аягы белән шәһәрнеке икәне әллә каян күренеп торган кызның гап-гади авыл өендә (ә ул тирәдә нәкъ шундый йортлар гына бит) яшәве бераз сәеррәк тоелды. Ул бит төзелештә буяучы, бетончы, подсобница булып эшләргә язмыш тарафыннан мәҗбүр ителгән авыл кызларының берсе түгел...
Озын буйлы, таза тәнле, ләкин аны симез дип әйтеп булмый, шулай да берәр бала тапкан хатыннарныкыдай тулышып торган гәүдәсенә бик килешле затлы көзге пальто, тыгыз балтырлы озын, төз аякларына кыска кунычлы матур сапожки кигән Энҗенең менә хәзер, бераздан, авылча салынган һәм җиһазланган өйгә кайтып керүен егет күз алдына китерә алмады.
Янә үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: егет троллейбустан Энҗе белән бергә төште һәм янәшә атлап китте. Кыз, озатма, мина тагылма, дип сүз куертмады, аны каршы алучы егет-җилән дә күренмәде.
—Курыкмыйсыңмы?—дип сорады Энҗе тукталыштан берничә адым киткәч һәм, башын кынгыр салып, сынаулы караш ташлады.
Егет:
—Нәрсәдән?—ди сорауга сорау белән җавап кайтарды.
—Безнен тирә егетләреннән.
—Алар шулай куркынычмыни?
—Кем белә...
Габделнур сөйләшүне уенга борды, «еламсырап»:
— «Апа», мине үзегезнең оч малайларыннан якларсың инде, кыйнаттырмассың, яме,—диде.
22
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
Энжегә юмор ошады, кычкырып көлеп җибәрде, егетне култыклап алды.
—Ярар, «энекәш». Мөмкинчә тырышырбыз.
Берникадәр юл үткәч, Габделнур туктап, арггка борылды һәм, заманында чиркәү булган, ә хәзер «Октябрь» кинотеатрына әверелгән зур кызгылт бинага—сулга таба төртеп күрсәтте.
—Әнә тегеләр килә.
Үз уйларына чумган Энже анышмыйча калды, ахры, житди тонга күчеп сорады.
—Кемнәр?
—Койрыклы җеннәр!
Бу юлы икесе дә көлделәр, аннары гәпләшә-гәпләшә ары юлландылар. Сөйләшкәндә Энҗенең тавышы әллә каян йөрәк түреннән чыккан кебек—тонык, саңгыраурак сыман, ләкин тупас түгел, мөнәжәт әйткәндәй көйле-матур чыга. Ул тавыш ничектер монотонно, кешене үзенә жәлеп итә торган, хәтта ки, әгәр шулай әйтергә яраса—моңлы тавыш.
Габделнурнын бу тирәне транспортта узып барышлый ерактан гына күргәне бар иде. Ләкин хәзерге кебек, алма бакчалары, таза өйләр, төзек ихаталар тезелеп киткән урамы буйлап узганы юк иде әле. Егеткә таныш Каравайны хәтерләтә иде бу Савиново бистәсе, тик яше өлкәнрәк булса кирәк—иске йортлар күп
—Тулай торакта яшәве читенме?—дип сорады Энже
—Бер өйрәнгәч әллә ни түгел. Мин авылдан ундүрт яшьтән чыгып киттем... Армия дә шул ук тулай торак инде, режимы гына катырак
—Ә мин яши алмас идем.
—Башыңа төшсә—башмакчы будырсын.
Шуннан кыз үз фикерен әйтер булды.
—Минем уйлавымча, бер күчкә өелеп яшәү—дөрес түгел. Табигатьне генә алыйк. Агач ботаклары ни өчен тарала, өскә таба үрли, ян-якка омтыла? Чөнки яшәү өчен шартлар кирәк: туклану, яктылык, бер-беренә комачау итмәү... Кешеләр дә тарау яшәргә, һәркемнең үз йорты булырга тиеш. Ә тулай торак нәрсә? Ул—табигатькә каршы килү.
«Сина сөйләве җинел», димәкче иде дә, Габделнур дәшмәде, тагын ни әйтер икән бу иркә шәһәр кызы дигәндәй, Энҗене тынлап карарга булды Ә кыз дәвам игге.
— Мин аңлыйм: төзелеш, авылдан килүчеләр күп, аларны каядыр урнаштырырга кирәк, фатирлар юк. Үзең укып беләсең: совет чорынын башлангычында гомумән абсурд, мәгънәсез фикерләр булган, янәсе, кешеләр күмәк йортта, бер юрган астында яшәргә, гомуми ир һәм хатын, бала-чага...
Габделнур түзмәде, үз фикерен кыстырды.
— Монысын арттырып җибәргәннәр инде Алай булмый Кыргый җанварлар да аерым-аерым оя кора Дөрес, төркем-төркем булып жан асраучылар бар, кешеләр дә кабилә-кабилә булып көн күрә
Егет моны бигрәк тә кызнын уй сөрешен анлар өчен әйтте. Ләкин Энже аңа тел төбен белгертмәде, ә җайлап кына бу темадан читләште Ул китап күп укый икән, әле хәзер өстәлендә Джон Голсуорсинын «Форсайтлар турында сага» романы икән Кыз опералар ярата булып чыкты Джакомо Пуччининын «Чио-Чио-Сан», «Турандот», «Тоска» операларыннан Калаф, Каварадосси, Чио-Чио-Сан арияләрен санап үтте, рус композиторларының исемнәрен атап, аларнын әсәрләреннән дә мисаллар китереп сөйләде Әлбәттә, болар Габделнур өчен билгеле нәрсәләр түгел иде Шунлыктан ул кызны тыңлап кына барды. Һәм гарьләнү хисен тоеп, анын ни өчен бу
23
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
темага кагылуы хакында баш ватты. «Чыннан да сәнгатьнең ул жанрын яратамы, әллә мине сынар өчен генәме?» Кыз шушы араларда Муса Жәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле», «Миссисипи чәчәге». «Севастополь вальсы» спектакльләрен караган икән.
—«Качкын»га бармадым, аны бер күргән идем инде,—диде ул.—Ә менә «Аккош күле»н тагын бер рәхәтләнеп карадым.
Бу өлкәдә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел икәнен исбатлау өчен, Габделнур. бергә хезмәт иткән Мәскәү егетеннән ишеткән, итальян композиторы Россинига кагылышлы мәзәк сөйләп ташлады.
—«Бер таныш байнын җәзалау кораллары тупланган зур коллекциясе бар»,—ди икән моңа күршесе. «Ә анын фортепьяносы бармы?»—дип сораган Россини. «Юк»,—дип җаваплаган күршесе. «Димәк, аңа бала чакта музыка укытмаганнар»,—дип әйткән ди Россини.
Энҗе көлеп куйды.
—Желегенә төшкәннәр икән мескеннең.
Татарча сөйләшкәндә Энҗе кайчак сүз таба алмыйча интегә, күңелендә туган уен тиз генә әйтеп бирә алмыйча аптырый, гаҗизләнә, чөнки ул аны урысчадан татарчага тәрҗемә итәргә мәҗбүр була. Кыз җәфалана, әмма вата-җимерә булса да ана телендә әйтергә омтыла. Андый чакта ул колакка ятышсызрак сүзләр дә ычкындыргалый, Маяковский шикелле яна сүзләр уйлап чыгара. Мисал өчен, гәүдәләндерә сүзе анынча гәүләндерә була, кыз, шуның аркасында, дип әйтә белми, ул аркада, ди, Советлар Союзы күләмендә диясе урынга, ул Советлар Союзының күләмендә дип әйтә, фәлән галим фәлән ачылыш ясады, ди...
Өтегрәк телле шәһәр кызы белән янәшә атласа да гел үз авылы урамыннан кайткан шикелле тоелды егеткә, аерма тик шунда: юлга асфальт җәелгән дә өйләргә газ кергән. Һәм ул ничектер кимсенү, рәнҗү тойгысы кичерде. «Илленче еллардан бирле нефть чыга, тирә-юньне яктыртып, кирәкмәгәнгә басу җылытып көне-төне газ яна, ә халык утын ягып чиләнә,—дип уйлады ул туган авылы халкын жәлләп.—Утын әзерләргә урманы булса иде ичмаса...»
Урам яктан өч тәрәзәле, юан нарат бүрәнәдән салынган биек йорт каршында туктадылар. Ике тәрәзәдә ут яна, гөлләр күренә, челтәрле пәрдәләр корылган. Өч баганалы биек урыс капка ихата эчен күрсәтми каплап тора, ә менә өй каршындагы койма араландырып рәшәткәдән коелган, тәбәнәк. Яшьләр килеп туктауга ук бәләкәй капка ачылды һәм өстенә бишмәт кигән, башына яулык бәйләгән бер хатын-кыз пәйда булды. Күрәсең, ул кызын көтеп торган ана кеше булса кирәк.
—Тагын кем белән торасын?
Энҗе теләр-теләмәс кенә җавап бирде.
—Курсташ озата килде, борчылма. Хәзер керәм.
Бүтән бер сүз дә әйтмичә хатын капканы эчтән япты, ләкин биге шакылдаганы ишетелмәде.
Кыз егеткә озатып куюы өчен рәхмәт әйтте, Габделнур аңа тыныч йокы теләде. Берсенен дә озаклап торырга исәбе юк иде.
Кайта-кайтышка егет кызның әнисе сүзләрен хәтерендә янартты. «Тагын кем белән...» Димәк, еш алыштыра булып чыга. «Хәер, мина дисә, ник көн саен бүтән берәү озатмый...»
Ләкин бүтән берәү түгел, ә Габделнур үзе Энҗене озата башлады. Бер мәртәбә өйләренә дә керде. Анысы, шул тирәдәге йортларның берсендә янгын чыга язып, Габделнурнын шырпы белән шаярган дүрт-биш яшьлек малайны коткарганнан соң булды.
Өй эчендә ут күреп алган кибет каравылчысы, акрын гына гәпләшеп
24
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
кайтып килүче пар каршына ашыга-кабалана килде.
—Энҗе, яхшылабрак карагыз әле. кызым. Раузанын өендә ут бар түгелме?
Чыннан да, абзый күрсәткән өйнең карангы тәрәзәләрендә сыек кына ут шәүләсе уйнаклый иде
Габделнур озын-озак уйлап тормады.
—Бабай, бир кожаныңны! Өйдә кемнәр булырга мөмкин?
—Анда бәләкәй малае белән ялгыз хатын гына тора,—диде озын гәүдәле, түгәрәк сакаллы карт кожан төймәләрен ычкындырып.
Егет тиз генә анын башлыклы брезент кожанын киде дә атылып ихатага керде. Өйалды ишеге тыштан таяк белән терәтелгән иде Габделнур. караңгы булса да, өй ишеген дә тиз генә таба алды. Бәхеткә, идән уртасында палас кына яна иде. Кожанын салып, башта утны кыерлады, аннары бөтенләй томалады. Ул арада каяндыр бала елаган аваз ишетелде. Егет ишек катындагы выключательне тапты Карават астыннан аягы күренеп торган баланы сөйрәп чыгарды... Эш зурга китмәде... (Соныннан ачыкланды: анасы, баласын яткызып, йомыш белән шул тирәдәге иптәш хатынына киткән булган. Бала йокламаган, торып, шырпы кабызган.)
Инде биредә үзенең кирәге югын аңлап. Габделнур, кыз белән саубуллашып, китеп бармакчы иде. Энже аны ай-ваена карамыйча өйләренә дәште, юындырды. Кызнын әбисе егетнең пешкән кулына ниндидер маи сөртте. Шунда Габделнур йорт хуҗалары белән дә танышты. Энже аны хәтта куна калырга да кыстады, ләкин егет риза булмады Бу хәл аларны тагын да якынайтты, кыз каршында ул бермә-бер үсеп китте. Шул четерекле минутларда каушап калмаган куркусыз егет кызның якыннарына да ошады.
Габделнур да эш кешеләре булган бу гади семьяны үзенчә якын күрде. Энженен әтисе шәһәр яны маршрутында Иорүче автобуста эшли икән, әнисе—билет сата, кызлары да шул ук автохуҗалыкта—диспетчер
...Радио тавышына уянып киткән Габделнур күхтәрен ачты һәм күрде: сул як дивар алсу-шәмәхә төскә кергән, анда тәрәзә рамнарының һәм пыялага ябыштырылган чәчәкнең күләгәләре бар; бераздан дивардагы алсу-шәмәхә төс әкрен генә юкка чыкты, утыны янып беткән учак кебек сүнде.
Егет, торып, тәрәзә каршына килде. Башнялары белән Кремль аермачык беленеп гора. Торбалардан күтәрелгән төтен алсу-кызыл төскә манылган, ике сажин чамасы өскә күтәрелгән кояш бераздан болытлар арасына керде. Шулай да анын нурлары бөтен офыкны яктырта. Казансу елгасының теге ягында, калкулыкта, бик биек булып кукраеп утыручы радио мачтасы нәкъ кояш турысында һәм ул урталай киселгән кебек күренә
Габделнур яшәгән йорттан ерак түгел тезелешкән кечкенә сарай түбәләре бүген ап-ак, кар яуган кебек, чөнки кырау төшкән; сазлыкта җыелган сулар каткан булса кирәк.
Савиново бистәсе бүген ничектер матурланып киткән—ак түбәле өйләр күбәйгән, югыйсә күбесе кызылга буялган калай түбәле иде. агачлары саргая башлаган, ә бу тирәдәгеләр инде күптән сап-сары. яфраклары да коелган.
«Энже ни хәлдә икән? Торды микән? Әллә иркәләнеп ятамы җылы йомшак мамык юрган астында?» Анын өстендә Габделнурныкы кебек юка казна одеялы түгелдер. Ничәмә-ничә еллар инде егет шул юка одеалларны ябынып ята: Алабугада укыды—тулай торак. Әлмәтгә эшләде—тулай торак, оч ел армия һәм Казан Нигәдер ямансу булып китте егеткә Уйламасан— рәхәт. Юкка гына: «Исәпләсәм—исем китә, исәпләмимен генә . * дип әйтмиләрдер инде. Әйе. артык уй, исәп итү—үзеңә зыянга тына
Егет, үзе гадәттәгечә физзарядка ясый, ә карашы шәмәхәсыман булып күренгән мәдәният һәм ял паркы тирәсенә, еракка күчә Анда саргылт
РӘФКАТЬ КЭРЛМИ
яисә түмгәк-түмгәк сыман урыннар күп. Әллә каян читтән агылучы авыр болытлар әкрен генә шәһәр өстенә ишеләләр.
Якында кар бөртекләре хасил булды: сирәк-мирәк очкан күбәләкләр кебек уйнакладылар, тәрәзә турысыннан үткәләделәр, ахырда бөтендәй югалдылар. Аларны каргалар, чәүкәләр алыштырды.
...Якшәмбедә, көндез, Энҗе белән «Октябрь» кинотеатрында «Яшәгән ди бер кыз» фильмын карап чыккач, егет аны тулай торакка чакырды. (Ирек дежурствога киткән иде.) Кызны үзенеке итү өмете дә юк түгел иде Һәм ул ялгышмады: бик җиңел генә, бернинди каршылыксыз теләгенә дә иреште.
...Габделнур кызны коча, үбә башлагач, Энҗенен тутырган тавык кебек таза, тиресе калынайган тәне тәмам мәлҗерәп төште—хәлсезләнде, үзе егеткә сарылды, суырып-суырып үбәргә тотынды һәм йомык күзләрен ачмыйча гына пышылдады.
—Ишегеңне биклә инде...
...Кичен янә шул ук кинотеатрда «Оклахома» дигән картина карадылар. Егет кызны өенә хәтле озатып куйды. Энҗенең аны тиз генә җибәрәсе килмәде: озаклап-озаклап назлады, иреннәрен кабартканчы кат-кат үпте...
XI
Габделнур участок почмагындагы электр баганасы янына килде Аның бер кулында «тимер тырнак»лар, икенчесендә, картон кәгазь эчендә, бала башы хәтле, биш йөз ваттлы зур лампочка, билендә—чылбырлы кин брезент каеш. Ул ашыкмыйча гына резин итек өстеннән «тимер тырнак»лар киде, аларнын каешларын яхшылап эләктерде. Багана төбенә якын ук килеп, чылбыр белән аны уратып алды да карабинлы очын каешнын ун ягындагы боҗрага кигертте. Багана төбендәге лампочканы сул кулына тотты. Ун аягын чак кына күтәреп, «тимер тырнак»ны агачка батырды. Шулай ипләп кенә, аякларын алыштыра-алыштыра багана башына менде. Прожектор турына җиткәч (ә ул сузылган алюмин чыбыклардан астарак иде), ун кулын баганадан ычкындырды, гәүдәсен арткарак авыштырды, әйләнә-тирәгә күз салды.
КПП янындагы зур капкадан үзбушаткыч машина кереп килә, икенчесе кран янындагы тимер әрҗәләргә бетон бушата. Башнялы кран, бер әрҗәне күтәреп, фундамент турысында түбәнрәк төшерүгә, ике зек, чүкеч белән шак-шок бәреп, әрҗәне ача һәм тактадан корылган опалубка эчендәге тимер арматуралар арасына чажлап бетон коела. Ул да булмый, кара киемле ир- атлар бетон тыгызлаучы вибраторларны эшкә җигә: бөтен тирә-якка үзенә бер көйле тавыш чыгарып гөжләгән аваз тарала.
Габделнур, багана башына менсә, һәрчак аны ниндидер аңлатып бирә алмаслык эчке бер халәт—горурлык хисе диикме, биләп ала, күңелендә шатлык тойгысы барлыкка килә. Чөнки бу процесста, гомумән, участоктагы бөтен эшләрдә аның да өлеше бар кебек тоела: ул аларны электр энергиясе белән тәэмин итә, төрле механизмнарның һәрвакыт сафта төзек булып, өзлексез эшләвен оештыра, һәрчак күзәтеп тора. Бүген дә әлеге хис уянды, куллары күнегелгән эшне башкарган хәлдә колагы участок шау-шуының гадәтләнгән тавышын тыңлады.
Ул, прожекторның пыяла ишеген ачып, янып чыккан зур лампочканы борып алды да анын урынына патронга янаны беркетте. Иске лампочканы картон эченә тыгып, сул кулына тотты. Артка каерылыбрак прожекторның түгәрәк капкачын ябарга дип үрелгән генә иде, кинәт якында гына гөрселдәтеп туптан аткандай каты шартлау тавышы ишетелде. Шул мизгелдә үк анардан йөз-йөз илле метр чамасы ераклыктагы фенол-ацетон цехлары
26
С6ЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
өстендә куе кара төтен пәйда булды. Авылда, яшен сугып йә бала-чага шырпы белән шаярудан янып киткән өй, мунча, каралты-куралардан мондый төтен чыкмый. Моны армиядә үзләре сүндергән сарайлар өстендәге төтен белән дә чагыштырып булмый. Габделнур Әлмәт якларында эшләгәндә, скважина янындагы нефть багларына ут капкач кына шундый куркыныч күренеш хасил була иде. Бу да нәкъ шулай: кара-кучкыллы төтен әкияти аждаһа авызыннан бөркелгән шикелле ургылып-ургылып өскә күтәрелә башлады.
Габделнур, тиз генә прожектор капкачын ябып, ашыга-кабалана түбән төште, каешынын багананы чалдырып алган чылбырын ычкындырды, «тимер тырнак»ларын салды.
Ул арада завод идарәсе ягыннан янгын сүндерү машинасының ачы сиренасы тынлыкны ярды. Һәм тавыш, отыры көчәя барып, болайга таба якыная башлады. Үкерә-үкерә килгән машина авазы да аермачык ишетелә иде.
Участок та җанланды: будкасыннан прораб атылып чыккан, ана таба ашыга-ашыга мастер килә, бер корпус нигезенә бетон коючы зеклар бригадасы эштән туктап катып калган, КППдагы солдатларнын берсе зона эченә кергән һәм алан-йолан карана.
Габделнур «тимер тырнак»ларын чөйгә элеп маташканда бетончылар яныннан Раил кайтып керде.
—Нәрсә булган анда?—дип сорады ул кызгылт йөзенә чыккан борчуын яшерә алмыйча.
—Фенол цехы шартлады, ахры,—диде Габделнур һәм, каешын да ычкындырып, кадакка элеп куйды —Мин карап кайтыйм әле.
—Мин монда булырмын.
—Ярар.
Габделнур проходнойдан чыкты. Кизү торучы сержант белән икенче солдат ишек төбендә таптаналар, ләкин кызыксынулары көчле булса да постларын ташлап китә алмыйлар. Шуна күрә сержант Габделнурга үз итеп дәште.
—«Картлач», син белеп кайт инде.
Аның бераз аптырап калуы да сизелә. Чөнки мондый очракнын әлегәчә булганы юк, ә анын кул астында нихәтле кеше.
Асфальт юлдан берничә кеше унга таба йөгерә, сул якта сирена улатып жан-фәрманга чабып килүче тагын ике кызыл машина күренде, ә икесе инде цех тирәсенә килеп туктаган, урнашкан һәм ак брезент робалы, яшел каскалы, противогаз кигән сүндерүчеләр үз эшләренә керешкәннәр.
Габделнур тротуардан тиз-тиз атлап бара башлады Янгын сүндерү машиналары артыннан кызыл хачлы ашыгыч ярдәм машинасы чинап-улап ажгырып узып китте. Ә цехлар өстендә кара төтен әллә кая биеккә ургыла, торган саен биниһая югарырак күтәрелә... Бер карасаң, гүя кап-кара болыт кисәге цехнын биек корылмалары өстенә ишелеп төшкән дә, астан үрләгән куе кызыл ялкын аны актарып-таратып җибәрә сыман Икенче карасан, ул кара болытны көчле куллардагы озын таяклар болгатып, күтәреп чөеп җибәргәндәй тоела. Жанны өшетә торган бу гарасатның дәһшәте бөтен тирә- якка тарала, кешеләр күңеленә шом сала. Вакыты белән кызгылт ялкын телләре бер-беренә комачау итеп бәргәләнүче алагаем зур кара «туплар» арасында искәрмәстән күренеп-күренеп китә, уйнаклый, тоташы белән куе кан төсенә кереп, отыры өскә үрли.
Завод идарәсеннән кай арада килеп җиткән ыспай киемле, галстуклы агайлар—инженер-техник хезмәткәрләр цех тирәсенә беркемне дә якын җибәрмәделәр. Ул арада кызыл хачлы машина, бәлагә дучар булганнарны алып, кире китеп тә барды.
Килгән кешеләр, ачык авыз—карап торучылар бер-беренә сорау бирә
РӘФКАТЬ КӘРАМИ
—Үлүчеләр юкмы? Нәрсә булган?
Ләкин анык кына җавап ала алмыйлар, чөнки төгәл белүче юк. Белгәннәре—ләм-мим, авызына су капкан.
Габделнур янәшәдә генә ике хатынның сөйләшүен тынлап торды.
—Аппаратчы Әлфияне алып киттеләр,—диде берсе яшьле күзләрен сөртеп.
—Исәнме сон?
—Исәнен исән...
—И бичара! Балалары ятим кала күрмәсен инде... Фәрит тә авыр хәлдә... Теге слесарь егет...
Алар янында торган бер ир:
—Әле узган елнын маенда гына жүнләп эшкә тотындык, продукция чыгара башладык,—диде үзалдына әйткәндәй —Инде икенче тапкыр шартлый. Теге юлы болай әшәке шартламаганые.
Габделнур колагына янә теге хатыннарның үзара әңгәмәсе чалынды.
—Әйткәннәр иде аны, куркыныч та, сәламәтлеккә дә зыянлы, дип...
— Бездә бит кияүгә чыкмаган кызларны, әле бәби тапмаган яшь киленнәрне эшкә дә алмыйлар.
-Нигә?
—Тиеш түгел. Зарарлы.
—Үзең дә бүтән цехка күчмисенме соң?
—Юк. Минем ике бала бар бит инде.
—Булса да...
—Монда пенсиягә иртәрәк китеп була, акчасы да әйбәт төшә. Ходай язмаган эш булмас, ди торган иде безнең әби, күрәчәген булмасын...
Шулай да, сораштыра-тынлаштыра торгач, Габделнур тәгаен белде: цехта реактор шартлаган, ике кеше җәрәхәтләнгән, үлүчеләр юк.
Химия заводының ни-нәрсә икәнен, анда эшчеләрне һәрдаим хәвеф сагалап торганын егет беренче мәртәбә шунда аңлады. Цехлар яныннан узганда газ исеннән борын җыерырга мәҗбүр булу гына әле, кем әйтмешли, пүчтәк икән. Һәм. алга китеп булса да әйтик, төзелештә эшләү дәверендә Габделнурга мондый хәтәр хәлләрне берничә мәртәбә ишетергә дә, күрергә дә туры килде. Ин аянычы шул: кайвакыт анда эшләүчеләрнең яшь гомерләре дә өзелә иде.
Чыбыксыз телефон фаразлары буенча, завод тулы куәтенә эшли башлагач, җил уңаена агылган газ исе бөтен Жилплошадканы һәм Каравай бистәсен тутырачак икән әле. Ләкин хәзергә бу турыда әллә ни сүз куертмыйлар, фәкать ике арадагы буш мәйданга агач утырту белән генә шөгыльләнәләр, үзенә күрә барьер ясыйлар, яшел зона булдыралар.
Янгын сүндерүчеләр эшләрен тиз тотты: ярты сәгать тә узмагандыр, цех өстенә кара сөрем күтәрелмәс булды.
Ни гаҗәп, цехтагы шартлау турында шау-шу купмады. Шәһәрдә сүз булмады. Кыскасы, яман хәбәр читкә таралмады. «Нәкъ хәрбиләрдәге кебек»,—дип уйлап куйды Габделнур. Чөнки армиядә һәм флотта булган хәвефле хәлләр дә гади, ягъни, граждански халыкка барып ирешми, фәкать частьләрдә һәм корабльләрдә теге яки бу вакыйга уңаеннан министрнын ябык приказы гына укыла иде.
Хәер, шәһәр кешеләренең күпчелеге төзелештә эшләүче контингент хакында да бихәбәр иде.
Төзү идарәсенең дивар гәзите мөхәррире буларак та, гомумән, ил-көн тормышы белән кызыксынучан кеше буларак та Габделнур трестның күптиражлы гәзитләрен (алар ике телдә—татарча һәм русча чыга иде) даими караштырып бара иде. Ни анда, ни җөмһүрият, ни союз матбугатында—
28
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
беркайда да комсомолнын Бөтенсоюз удар төзелеше булган заводны коруда катнашкан тоткыннар турында да игълан ителмәде. Барча гәзит-журналлар, радио-телевидение көн-төн комсомол-яшьләрне, коммунистларны, остаз- тәрбияче хезмәт алдынгыларын гына мактап күккә чөйде.
Бер уйласан, монда әллә ни искитмәле нәрсә дә юк. Төзелештә менләгән кеше эшли. Ә зеклар—бер-ике бригада гына. Анда да алар, стройбат солдатлары кебек, кара, авыр эшләрне генә башкаралар. Корпус, эстакада, жиһаз нигезләренә бетон кою—ул әле эшнен башы гына. Аннары килеп, моның өчен әллә ни һөнәри осталык та соралмый, технологик проиессны карап-тикшереп тору өчен мастер-прораблар куелган. Булачак цехларны күтәрү, ишек-тәрәзәләр кую, буяу-сылау, канализация үткәрү һәм башка бик күп эшләрне тәҗрибәле, чын профессионаллар башкара. Ә җылылык бирү, электр һәм башка җиһазларны монтажлаудан гыйбарәт катлаулы операцияләрне, билгеле, теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар, анын өчен шәһәрдә субподрядчы трестлар, махсус идарәләр бар. Хәтта илнен бүтән калаларыннан да килеп эшлиләр Шунын өчен ул Бөтенсоюз төзелеше дип атала да. Чит илләрдән кайтарылган җиһазларны урнаштырып көйләүдә әле шул мәмләкәтләрнең инженерлары һәм белгечләре дә катнаша.
...Бу участокка Габделнур вакытлыча гына дип килгән иде. әмма ул ел ярымга сузылды һәм. ниһаять, егет бүген янадан электр цехына әйләнеп кайтырга тиеш булды. Бирегә энергетик икенче кешене алып килде.
Моннан киткәнче Габделнур, Раил белән икәүдән-икәү генә калып, күзгә-күз карашып сөйләшеп алырга ниятләде. «Авызга сукмас әле, минем әйтүем дөрес булсын. Калганы—үз эше»,—дип фикер йөртте.
— Бер сүз әйтсәм ачуланмыйсынмы?—диде ул инде будкадан чыгып, КППга таба берничә адым атлагач һәм туктап калды.
—Юк. Әйт.
— Раил, без синең белән бер чама, яшьтәшләр диярлек, акыл сата димә, яме. Теге вакыт сезгә баргач, әниеңне жәлләдем, үземне каты бәгырьле кеше дип санасам да, күңелем тулып, юньләп саубуллаша да алмадым. Таксида ярты юлны дәшми кайттым... Уйлап кара: син әле яшь, тормышымны яңабаштан башларга, семья корырга кирәк. . Акылга утырырга вакыт җитмәде микән? Энең бар. Аны да уйла. Ана әти кирәк. Ә ул юк. Димәк, син аңа абый гына түгел, ата урынына да калган кеше. Шулай булырга тиеш. Ул да синен юлдан китсә, анагызны вакытсыз гүргә тыгасыз бит. Ачуланма, үпкәләмә. Әгәр минем каршыда бер юньсез кеше булса, мин авыз чайкап тормас та идем. Ә син. . мин моны әйтмичә китә алмадым. Мондагы тормыш.. Әлбәттә, син югала торган малай түгел. Ләкин бу тормышны син миннән яхшырак беләсең: юньлегә алып бармый, ахыры хәерле бетми Каракны тудырган ана кабереннән кычкырыр, диләр. Ананның рәнжеше төшүдән курык һичьюгы. Үпкәләмә дә, күнеленә дә авыр алма минем болай әйтүне...
-Юк
— Кемнеңдер кайтырга, торырга урыны юк—аңа кайда да бер Монда әле көн саен ашататар, ятарга урын бирәләр, мунчасы дигәндәй.. Ләкин синен өең бар. Өендә әниен, энен—сине дүрт күз белән көтәләр.
— Не дави на психику!
—А что ты хотел?! Гафу ит. әлбәттә, бу—минем эшем түгел. Мин сиңа— кем? Син дә миңа шулай ук. Ләкин безне тугыз ай карыныңта йөрткән, интегеп тапкан, төннәрен керфек какмый баккан Аназарыбыз бар! Минем дә. синең дә.. Менә мин өч ел армиядә булдым, отпускыга кайта атмадым. Әнинен ничек тилмергәнен беләм. Ул чишмәгә суга баргаңта минем «әни1» дип кычкырган тавышымны ишетә торган булган. Синеке дә шулайдыр
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
Гафу ит, билгеле.
—Рәхмәт яхшы сүзенә.
—Ачуланма.
—Уйлап карармын.
—Син акылсыз егет түгел, кулыңда һөнәрең дә бар,—диде дә Габделнур, Раилнен йомшак, нәзек бармакларына күз ташлап, житди сөйләшүне берникадәр йомшартып җибәрде.—Мин тегесен әйтмим, әйбәт электрик икәненне истә тотып әйтәм. Сау бул.
—Хәзергә.
XII
Үзенең чатнама суыклары, ишелеп-ишелеп яуган карлары белән кайчагында тәненне өшетеп, кайчагында җанына җылы өреп кыш та узып китте. Уку туктап тормаган кебек Энҗе белән ике арадагы мөнәсәбәт тә дәвам итте Алар еш очрашалар, ләкин икәүдән-икәү генә калу—сирәк эләгә. Андый минутлар икесе өчен дә бәхет-сәгадәткә, ләззәт-назга әверелә иде. Жылы, көләч йөзле кояшлы, бакча-скверларда тәүге мәртәбә аваз салган сандугач тавышлары, боз өстенә калкып чыккан сулары белән яз да җитте. Көннәр җылынган саен яшьләрнең өмет-сөенечләре дә арта торды. Алар театрларда спектакльләр карарга гына түгел, паркта ял итәргә дә вакыт табалар иде. Ә анда—үзенә бер дөнья: таганнар, «очкыч»та яки карусельдә әйләнүләр, алагаем зур күзәтү тәгәрмәченә утырып биектән шәһәрне тамаша кылу, кешене әллә нинди рәвешләрдә күрсәтүче төрледән-төрле көзгеләргә карап көлүләр... Шунда ук биек койма белән әйләндереп алынган түгәрәк танцы мәйданчыгы.. Әмма беренче курсны унышлы төгәлләү сөенече— барыннан да өстен иде.
Бүгенге көнне дә Габделнур Энҗе белән үткәрергә булды. Атар, «Кольцо»да троллейбустан төшкәч, кая барыйк дип фикер алышканнан сон, Кабан күленә таба юл алдылар.
Бетоннан коелган тәбәнәк барьерга егет башта газета салды, анын өстенә кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып җәйде, юри аңа кат-кат өреп тә алды. Моны Энҗе күрде, билгеле, һәм, күнеле булып, гадәтенчә суктырып әйтте.
—Өрмәгән җиргә дә утыртмам дисен инде.
—Тәртибенә карарбыз.
—Үзен әйтмешли, тәртип—биш, уку—икеле.
Каршыда җәелеп яткан кин күлнен теге ягында яннарында бакчалары булган бер катлы агач һәм ике катлы таш йортлар күзгә чалына. Хәер, бу иске йортлар арасында аскы өлеше кирпечтән, ә өсте бүрәнәдән булганнары да бар. Аларнын бүрәнәләре каралган—йөз ел торалардыр, мөгаен. Кайбер йортлар такта белән тышланган һәм яшелгә, зәңгәргә буялган, аларнын тәрәзә йөзләре бизәкле—кунакчыллык билгесе булып әллә каян балкып торалар.
Унда, халык телендә «Электростанция» дип йөртелгән шактый биек кызыл бина. Ә арырак. Болак буйлап, ике-өч катлы иске таш йортлар тезелеп киткән Хәрби хезмәтенең сонгы ике ай ярымын Казанда узган Габделнурга берсе яхшы таныш—аларны, сафка тезеп, мунчага алып баралар иде.
Каршыдагы өйләр уртасында, эчтәрәк, кыйблага караган алтын айлы мәчетнен юан, тәбәнәк ак манарасы калкып күренә: ул солдатларга күз- колак булыр өчен махсус пьедесталга бастырып куелган сержант кебегрәк булып тоелды.
Егет шул уен кызга да әйтте. Энҗе көлеп җибәрде.
зо
севп ТУЙМАС ЧАКЛАРЫН
Син әле һаман армияннән аерыла алмыйсын.
—Өч ел муштровать итсеннәр әле...
—Ул Казанда эшли торган бердәнбер мәчет, минем бабай үлгәнче шунда жомгага йөрде.
Еракта беренче ТЭЦнын биек юан торбаларыннан чыккан карасу төтен өскә күтәрелә. Аннары Габделнур сул яктагы өч катлы, сыек зәнгәргә буялган озын бинага төртеп күрсәтте.
—Теге йорт яңарак ахрысы?
—Юк, иске. Ул җиңел промышленность техникумы. Анда Октябрь революциясенә кадәр инородецлар семинариясе булган, аннары жинел промышленность техникумы ачылган, берзаман Совнархоз урнашкан, кабат элекке хәленә кайткан—студентларга белем бирү урынына әверелгән. Мин шунда кермәкче идем, аннары кире уйладым, урта мәктәпне бетердем.
Алга китеп булса да шуны әйтик: Габделнурга бу техникумда укучы бер студент кыз белән дә танышу бәхете тәтеде.
Әлеге бинадан арырак кызыл кирпечтән төзелгән иске корылмалар шәйләнә. Энҗе аларнын элек заманда Александровлар, Крестовниковлар биләмәләренең бер өлеше икәнен, анда стеарин, шәм, сабын, машина майлары, олеин кислотасы, глицерин, купорос мае, гудрон эшләп чыгаруларын әйтте
—Хәзер сабын, кер юу порошоклары чыга,—диде ул.
—Гөлҗиһан сабыны дигәнен ишеткәнем бар иде
—Алар күп төрле булган, хәзер дә шулай.
—Син боларны каян беләсен?
—Әни башта Вахитов химкомбинатында эшләде, аннары гына әти янына кондуктор булып күчте.
—Алафузов фабрикасы да шундамы?
—Юк. Анысы—Бишбалтада, Киров районында.
—Син зерә генә тарих бүлегенә кермәгәнсең икән, экскурсовод булып эшләрлеген бар.
—Безнен ише авыл Гыйбадларын агарта аласын, дип әйтүенме?
—Ярар, ул кадәр эчкә кермик. Замнем для ясности.
Кояш сабын күбеге сыман күпереп торган сирәк болытлар арасыннан бер чыгып, бер югалып торса да көне җылы. Әнә аны тагын бер болыт каплаган һәм кояш нурлары ана килеп бәрелгәннәр дә, ялтыравык су тамчылары кебек, төрле якка таралганнар. Габделнурга алар кичен прожектордан сибелүче нурларны да хәтерләтте. Егетнен аркасын кояш кыздыра иде, күлмәген салмакчы булды, ләкин читенсенде Әмма бераздан түзмәде—салып куйды.
Алдагы зур күл өстендә сирәк-мирәк акчарлаклар оча, яр буенда бака ефәге һәм яшел үсентеләр, шуна ахрысы, су үзе дә яшькелт булып күренә. Егет тирә-ягына каранып:
— Монда көймә станцияләре күп икән,—диде.
Энҗе аңлатып бирүне кирәк тапты.
—Әнә теге яктагысы, каршыдагысы. ДОСААФныкы, унда, пыяла кафедан бирерәк, күпер тирәсендәгесе «Динамо* спорт җәмгыятенеке, бу якта, сулда, тагын берәү—«Спартак*ныкы.
—Син боларны каян беләсен?
— Мин ике ел байдаркада йөздем, аннары сон ташладым
Энҗе Габделнурга дөресен әйтмәде. Чынында исә йөргән егете академик ишү спорты белән шөгыльләнгәндә кыз анын янына килгатәп йөри иде Шуна күрә ул бу тирәләрдә еш булырга ярата—хисләрен янарта Бу як ярда, сулда, көймәләр станциясе. Ишеге ачык зур сарай каршында, тактадан
31
РӘФКАТЬ КӘРАМ1
ясалган кин басма өстендә, берничә спортчы мәш килә—көймәләрен күнегүләргә хәстәрли. Бирерәк бер хатын кер чайкый, янында баласы— кечкенәсе су коена. Алардан ерак түгел резин итекле абзый озын саплы кечкенә ятьмә күтәреп килә: балык каптырырга җим эзли булса кирәк— кармагы юк.
Су уртасында, байдаркага майкачан гына утырган бер кыз, ике калаклы ишкәге белән, ходка җибәрелгән насос кебек, әле унга, әле сулга
селтәнә.
—Монын ишкәге безнен авылда ипи сала торган агач көрәккә охшаган,— диде Габделнур әкрен генә ишеп килүчегә күрсәтеп.—Ләкин бер аермасы бары: сабы бер генә, ә калагы—икәү, таякнын ике башында да.
Тар, озын көймәдә ике егет киерелеп-киерелеп ишәләр—шәп йөзәләр. Кин, баш башы озынча каноэда да икәү—сул аяклары белән көймә төбенә тезләнгәннәр дә бер ритм белән алдырыпмы алдыралар.
Якында бала-чага су коена, кайберләре машина тәгәрмәче камерасына, коткару түгәрәгенә ятып йөзәләр.
—Әни, тегендә стиратъ итәргә яхшы таш бар,—диде яр буенда йөгереп йөргән бер сабый.
—Ярар, кызым,—диде керләр салынган калай тас күтәргән анасы.
Алда, аргы якта, борын-борыннан татар халкы укмашып яшәгән, анын каймагы—зыялылары, күп малга ия байлары-сәүдәгәрләре, урта хәлле һөнәрчеләре, завод-фабрика цехларында чиләнеп нужа чигүчеләре туып-үскән, көн күргән булса, артта исә, бу як ярда, асфальт тротуары, аллеялары, өзлексез кошлар сайраган куаклары һәм биек агачлары белән, сирәк кенә узган машина гөрелтесенә күмелеп Суконный бистәсе ята. Бистә Петр Беренче заманында оеша, чөнки патшага армия һәм флотны киендерергә кирәк була. Бистә белән Шаляпин, Пугачев, Пушкин исемнәре бәйле. Сонгысы «Горлов кабагы»на да сугылып чыккан булса кирәк. Шул тирәдәге кызыл пәрдәле йортларга кереп чыгуы турында мәгълүмат юк. Ә менә Гришка Распутин анда булган, күрәсең, чөнки бер «кыз»ны урам буйлап куып йөргән, диләр. Кайсыдыр мәжлестә урта яшьләрдәге бер абзыйдан ишеткән жыр егетнең хәтерендә янарды: «Ай җаный, вай җаный, Суконныйга бар, җаный, Суконныйга барсан, җаный, марҗа кочсан да ярый». Күрәсен, элек анда күпчелек урыслар яшәгәндер. Боз өстендә ике як кара-каршы килеп кул сугышлары оештырган... Ә хәзер инде кайда кем күпме яшәгәнен аермачык белерлек түгел—буталып беткән. Чөнки «Спартак» фабрикасыннан ерак түгел баракларда Габделнурларнын ерак туганнары яши, Мәһрүсә апасы да Жданов урамында.
Энҗенен тонык, саңгыраурак тавышы егет колагына килеп ирешә. Ул шәһәрне биш бармагы кебек белә икән. Һәр сүзе Габделнур өчен янадан- яна мәгълүмат...
Кайчак җил исеп китә дә балык һәм саз исе борынга килеп бәрелә, өзлексез балык чиртә, уйный.
Габделнурның күптәннән болай иркенләп ял иткәне, хозурланып шәһәр караганы юк иде бугай. Шуңа күрә ул колагы белән Энҗене тыңласа, күз карашы белән тирә-юньне барлады.
Әнә яр буенда ак яулыклы, кызгылт-соры чуар күлмәкле бер әби аяк киемен—чүәген салып моңаеп утыра. Анын янына сумка тоткан ахирәте килеп туктады һәм алар гәпләшә башладылар. Алардан бирерәк бер кечкенә бала велосипедта йөри. Габделнур өчен ике заман бергә килеп кушылгандай булды: әнә Энҗе үзенен бабасы, анын моннан ерак түгел урнашкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укуы, халкыбызның мәшһүр улларын күреп белүе, озак еллар мәктәптә мөгаллимлек итүе хакында сөйли. Теге ике
32
СӨЕП ТУЙМЛС ЧАКЛАРЫҢ
карчык та анын бабасына чордаш түгел микән? Һәм менә замана «аты»на атланган сабый. Ул инде икенче чор кешесе булып үсәчәк. Хәлбуки. Энже үзе дә, бабасы һәм әбисе белән үссә дә, замананын шаукымына ияргән шәһәр кызы: әле кияүгә чыкмаган—ир-ат куенынын бөтен кайнарлыгын, тәмен татыган, моның өчен вөҗдан газабы кичергәне дә сизелми. Дөрес, бәлки беренче төнен балавыз сыгып та алгандыр, әмма бу анасы сүгүдән шүрләп кенә булгандыр шикелле.
Габделнурга бу үткен, елгыр кыз кайчагында гел чын дөресен генә сөилидер сыман тоела, ә кайчагында эчкерсезлекнең, кем әйтмешли, әчмүхәсе дә калмый—күзенә карап ялганлый һәм... ышандырырлык итеп. Бу—үзара мөнәсәбәткә кагыла. Ләкин ни генә булмасын, кыз—күп укыган, зиһенле. Анын янында егет үзенен белеме аз булуын, мәдәният-сәнгать мәсьәләләрендә генә түгел, халкының тарихын да бөтенләй белмәвен тоя иде. Кемнәр без? Борынгы бабаларыбыз кемнәр булган? Аларны түгел, хәтта узган һәм бу гасыр башында яшәгән бөек шәхесләрне дә белмәвен шәйләде егет. Хәер, боларын Энже дә белмидер, ләкин ул барыбер егет алдында үзен өстенрәк итеп, иркенрәк тота. Бу—Габделнур-солдат кунакка кайткач мунчада бер кич уздырган гыпытыу кызы Наташа түгел, колагына «токмач» элдертми. Әмма егет хәзер аңа шултиклем ияләште—ташлап китә алмый
Торналар кебек тезелешеп өч көймә бара. Күл өстендә вак дулкыннар тәгәрәшә, теге як ярда яшел таллар тирәсендәрәк. балыкчылар кармак сала, ачык урында ак башлыклы балалар су коена Хәер, андый сабыйлар бу якта да бар—төркемнәре белән килгән бакча базалары—шаулашалар, яр буенда уйнап мәш киләләр.
Күзлекле апалары:
—Әгәр дә тынлаучан булсагыз, ярга якын киләбез,—диде
Балалар, тигезле-тигезсез авазлар чыгарып, дәррәү кычкырдылар.
—Тыңлыйбыз! Тыңлыйбыз!
Асфальтта әлсерәп утырган чыпчык аларнын тавышыннан куркып очып китте. Тәрбияче кызнын борчылуы аңлашыла: бу бик сихри һәм серле, ваемсызлыкны гафу итми торган үзенчәлекле борынгы күл. (Габделнур бая искә алган туганнарының бер малайлары суга батып үлгән иде.)
Тирә-юнен, күлне, шәһәрне күзләсә дә егет монда кем белән килүен, янында кем утыруын онытмый иде. Ул ана әледән-әле яннан күз ташлый, сүз ката. Энже дә егетнен игътибарлы булуына җавапсыз калмый, ана карап елмая, яратуын сиздерергә тырыша.
Энже кечкенә сумкасын аксыл-соры итәге өстенә куйган, соргылт чәчләрен әкрен искән жил тарый, зәнгәр кофтасының изүе ачыла төшкән, эсседән тулы йөзе кызарган, көмеш йөзекле сул кулы тезендә ята. биек үкчәле туфли кигән аяклары яшел чирәмгә тиеп тора. Шәһәр уртасы булса да, табигать кочагында утыру икесе өчен дә рәхәт иде
Алар янына өч-дүрт яшьләрдәге ике малай килеп урнашты берсе әзер кармагын кизәнеп суга да салды; кечкенәрәгенең муенында алтын чылбырга асылган алтын тәре, беләгендә уенчык сәгать, ул вак таш алып, суга ата башлады.
Ак дулкыннары белән күл уртасын икегә аерып катер узып китте. Егет белән кызның сүзләре күпме генә сөйләшсәләр бетәрлек түгел иле. Тормыш, яшәү рәвеше, уку. эш, чираттагы ял—барысы да телгә алынды
—Әйдә безгә,—диде Габделнур шактый вакыт утыргач
— Ирек өйдәдер бит?
Егет сәгатенә карап алды.
-Ул апаларына барасы иде, киткәндер инде.
Энже я тындырып тормады, башын кыңгыр сатып, очкынланып янган
зз
РӘФКАТЬКЭРАМИ
соргылт күзләрен Габделнурның елмаюлы йөзенә төбәп, егетнен ана таба сузылган зур кулына дымлы учын салды.
Габделнур, кияргә дип, бетон барьерга пөхтәләп бөкләп куйган күлмәгенә үрелгән генә иде, кинәт машина тәгәрмәче камераларына ятып йөзүче бала-чага арасында шау-шу купты. Кайсыдыр йөрәк өзгеч тавыш белән сөрән салды.
— Коля бата! Коткарыгыз!
Габделнур белән Энже тавыш килгән якка борылдылар. Чыннан да бер малай (камерасыннан егылып төшкән, күрәсең) су эчендә бата-чума быкырдый иде.
Егет сикереп торды, жәлт кенә чалбарын салып ташлады, барган унай- га түфлиләрен чөеп атты һәм суга сикерде. Колач салып йөзеп барды да (ярый әле ярдан ерак китмәгәннәр) нәни куллары белән суны чәбәкләүче, чапыр-чопыр тыпырчынучы, су эчәргә өлгергән авызын югары күтәреп үкереп елаучы малайны ун кулы белән эләктереп тә алды.
—Аркага атлан! Муенны кысма!..
Яр буена йөзеп чыккач, малайны бүксәсе беләк үзенең сул тезенә салды, башын аска илерде.
—Кос!—дип әмер бирде.
Малайның авызыннан шактый гына су чыкты...
XIII
Милициядә эшләү Ирек өчен зур сынау булды. Монда физик көч тә, рухи ныклык та кирәк, һәрчак киемеңне һәм үзеңне үрнәк тәртиптә тоту да сорала, хәтта ин катгый рәвештә таләп ителә. Әлбәттә, өч ел солдат каешы буып йөргән егет өчен болары чит нәрсә түгел, өйрәнелгән. Авыл малае да буларак Ирек ару-талуны белми эшләде: суык дип тормады, буран дип карышмады, янгыр дип сыкранмады, кирәк чакта, иптәшләрен алыштырып, тәүлек буена да постын ташламады, кыскасы, хезмәтен җиренә җиткереп башкарды. Анын эше, дөресрәге, хезмәт вазифасы шуңардан гыйбарәт: урамда йөреп патрульлек итү, тәртип саклау. Монда ул шәһәр тормышының гади күзгә чалынмаган, күпчелек гражданнарның игътибарыннан читтә кала биргән бик күп тискәре якларының да шаһиты була иде, болар—караклык, эчкечелек, сугышу һәм башка шунын ише яман нәрсәләр, тәртипсезлекләр. Гелән генә начар кешеләр белән аралашу, еш кына шундыйларга тап булу, бозык юлга басканнарга юлыгу—холык-фигыленә дә тискәре йогынты ясый башлады: ул хәзер һәр узган-барганга шикләнеп, сынап карый торганга әйләнде. Андый вакытларда яшь милиционер тормышның матур яклары турында уйларга тырыша, үрнәк тәртипле кешеләр күбрәк бит, әнә минем белән дежурга чыккан дружиначылар завод-фабрикаларда, төзелешләрдә эшлиләр, мәктәпләрдә балалар укыталар, хастаханәләрдә авыруларны дәвалыйлар, техникум-вузларда укыйлар, җәмгыятькә зыян салырдай бернинди начарлык кылмыйлар, дип уйлый. Ямьсез уй-фикерләрен үз тирәсеннән ераккарак куып җибәрергә тырыша.
Хезмәттә бер хәл, аңлашыла анысы, ләкин ул хәзер кайда гына булмасын, үз-үзендә җаваплылык хисе тоеп яшәргә, урамдамы, транспорттамы, кино-театр яки ял паркы ише җәмәгать урынындамы, үзе яшәгән тулай торактамы, кыскасы, һәркайда, хәтта формасын кимәгән чакта да шаһит булган һәр тәртип бозуга үзенен мөнәсәбәтен белдерергә, күз йомып китмәскә, вакытында чарасын күрергә тиеш, ана мөрәҗәгать иткән гражданнарның үтенечен кире какмаска бурычлы.
Монын шулай һәм фәкать шулай булырга тиешлегенә дусты Габделнур да төшенде. Ә бит армиядә чакта бу аларга кагылмый, гражданский
34
СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
халык тормышы өчен алар җавап бирми иде (гадәттән тыш хәлләрне искә алмаганда)
Бервакыт тулай торакка ниндидер исерекбаш керә. Вахтерны санламыйча, зчкә үтмәкче була. Бәләкәй генә карчык—вахтер апа моны тоткарлый. Ә теге үзенекен итмәкче.
Нәкъ шул вакытта Ирек белән Габделнур каяндыр кайтып киләләр иде.
Вахтер апа, аларны күрү белән:
Егетләр, менә моны тыегыз әле,—дип озын буйлы, таза гына сазмыш адәмгә күрсәтте.—Кермәкче була. Әйтәм, әйтәм, һич тыңламый. Чыгып китми.
Ирек формадан түгел иде. Әдәпле генә итеп сорау бирде.
—Син монда торасыңмы?
-Юк.
— Кем янына килден?
Теге ык-мык итте. Вахтер сүзгә катышты.
—Биредә беркеме дә юк анын.
Габделнур әлегә бер сүз дә дәшмичә читгәрәк тора бирде
Ирек, бу юлы тавышын күтәрә төшеп:
—Алайса нәрсәгә керден?—дип сорады.
Теге телгә килде.
—Кызлар янына.
— Нәрсә? Монда бит кызлар тормый. Бар, чык.
Үзеннән шактый тәбәнәк гәүдәле егетне санга сугарга исәбе юк иде. ахрысы, үзсүзле сәрхуш бәндәнсн.
—Синен миндә ни эшең бар?—диде ул дорфа гына.
— Мин—милиция хезмәткәре. Тагын кабатлыйм: бар. чык. Яхшы чакта ычкын!
Ирекнең кискен, катгый рәвештә әйтелгән соңгы сүзләре колгасар адәмгә ошамады, күрәсен. Ул, өстән аска карап, калын кашларын җыерып һөҗүмгә үк күчте.
—Ах син, мусор несчастный, әле син минем өстән командовать итмәкчеме?
—Нәрсә?!—диде дә Ирек күз ачып йомганчы тегенен бер кулын артка каерып та куйды —Габделнур, әйдә бу шакшыны чыгарып томырабыз.
Дусты, чакырганны көтеп тормыйча, җәһәт кенә алар янына килеп җиткән иде инде, ә, дигәнче тегенен икенче кулын эләктерде Һәм алар, сәрхушнын башын тезенә хәтле идереп. тышкы ишеккә таба алып киттеләр
—Җибәрегез!
—Нигә акырасын, фәлән нәрсәңне көзән җыерамы әллә?—диде Ирек ачу белән.
—Авырта!
Ләкин анын ай-ваена, кычкыруына игътибар итеп тормадылар, биек, авыр ишекне башы белән ачтырып, асфальтка чыгарып аттылар
— Бар. йөгер! Юкса, хәзер машина чакырам,—диде Ирек ярсуын көчкә басып.
Исерек, җирдән торып, артына борылып карарга да онытып. Ибраһимов проспектына таба элдертте.
Егетләр бүлмәләренә үткәндә вахтер әби азарга рәхмәт әйтеп казды
Әлбәттә, шунын ише хәлләргә бер генә юлыкмагандыр Ирек Шуңа да карамастан, ул хезмәтен яратты Аннары, теләгенә дә иреште-юрфакка читтән торып укырга керде. Шунын өстенә, кызлар белән очрашырга да вакыт таба иде
2.*
35
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
Ул Габделнурга Совет районындагы ашханәләрнең берсендә эшләүче пешекче кыз белән танышканын әйтте.
Дусты, армия хәлләрен исенә төшереп, төрттереп алды.
—Повар белән дуслык—сәламәтлек нигезе.
—А как же!—дигән булды Ирек, юк корсагын кабартырга тырышып, учы белән шапылдатып суккалап.—Бик кызыксаң, сина да табам. Иптәш кызы бар. Пирожкины бик тәмле пешерә. Әле йөри торганын янга калыр. Берсе—кешелеккә, берсе—эшлеккә.
—Ярар инде, без үзебез эшләп ашарбыз,—дигән булды Габделнур сер бирмәскә тырышып —Ладно уж, мы уж, так уж, сами как-нибудь!
Рәхәтләнеп көлештеләр.
Чынлыкта, дуслар эшләренең көйле баруына, бер-берсенен уңышларына
бик шат иделәр.
Икенче көнне Габделнур Мәһрүсә апасынын хәлен белеп кайтасы итте. Колхоз базарына сугылып, өрек һәм күрәгә алды. Акча түләп, китеп барганда гына кемдер аны исеме белән дәште.
—Габделнур!
Борылып караса—япон окисындагы зонада анын кулдашы булып эшләгән егет.
—Раил?! Сәлам.
Күрештеләр. Габделнур игътибар итте: элекке зекнын кул кысуы ирләрчә көчле, учы кытыршы, сөялле иде. «Ни булган мона?—дип аптырады Габделнур —«Шипач»нын кулы йомшак, бармаклары сизгер булырга тиеш бит».
—Нинди жилләр ташлады?—дип сорады егет, гадәттәгечә инициативаны кулына алып, үзе сүз башлап.
—Менә, апага бераз күчтәнәч алдым. Ә син?
—Мин дә жимешкә чыктым. Иртәгә әнинен туган көне.
—Сәлам әйт.—диде Габделнур, —әгәр мине онытмаган булса.
—Юк. ул сине еш искә ала. Мина үрнәк итеп куя.
—Сөйләмә инде юкны.
—Чын әгәр. Кстати. мин дә сине искә төшерәм. Теге сөйләшүдән сон башта бераз үпкәләгән дә идем. Аннары, уйлый торгач, үзен беләсен. анда вакыт күп. синен хаклы булуына инандым... Бер генә тапкыр яшибез бит дөньясында Минем эш урыны янәшә генә, үткән-сүткәндә кереп чык.
—Кайда?
—Эталон заводында. Базар артында, Киров урамында.
—Өеннән ерак түгел икән.
—Әйе. Чын әйтәм.
—Чифир белән сыйларсыңмы?—диде Габделнур ихлас елмаеп.
Раил дә көлде.
—Дуслар хакына табарбыз башкасын. Хәзер иректә бит... Мине сорасан, чакырырлар.
—Нинди эштә?
—Электрик. Так что, сиңа рәхмәт.
Тагын бераз сөйләшеп торгач, аерылыштылар.
—Әниенә сәлам әйтергә онытма!..
—Ярар.
Үзеннән бигрәк. Раилнең анасы өчен сөенде Габделнур. Димәк, картлык көнендә өмете, терәге бар.
Ахыры киләсе санда