Логотип Казан Утлары
Комедия

БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?..


САТИРИК КОМЕДИЯ
Катнашалар:
Гарипов Сәйфи Мингалим ул ы-химия укытучысы Руфия —Сәйфинең хатыны, культура сараенда китапханәче булып эшли Әбүзәр Шактыев —район гәжитенен мөхәррире Әхмәдиев Фоат Абзалович -районнын администрация башлыгы Гөлч ирә—районнын ин чибәр кызы, мисс-район, Әхмәдиевнын секретаре Мутиева Нурия Ш ә м с ие в н а-РОНО (районнын мәгариф бүлеге) җитәкчесе
Ханнанов Вил Нилович —прокурор
Бакеев Вәдүт Юнусович-баш врач
Мусин Мөхтәр Әхәтович —военком
Казан кешесе
Мәскәү кешесе
Курьер
Пожарник
Ак халатлы кеше
Район чиновниклары
Корреспондент кыз, телевидениегә төшерү группасы Снайпер һ. б., һ. б.
Вакыйга Татарстанның бер районында бара
05
ЗӨЛФӘТ хәким
Район хакимияте башлыгының кабинеты. Әхмәдиев өстәлендәге гәжитне кат- кат укып карый
Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә!
Гөлчирә керә.
Гөлчирә Тыңлыйм, Фоат Абза- лович!
Әхмәдиев Син район гәжитенен баш мөхәррирен чакырдыңмы?
Гөлчирә. Әбүзәр Шактыевнымы? Чакырдым. Сез әйтү белән үк.
Әхмәдиев. Нишләп килми сон инде ул? Бар, тагын шалтырат, хәзер үк килсен.
Гөлчирә Ярар, Фоат Абзалович.
Гөлчирә чыгып китә.
Әхмәдиев (телефон кнопкасына баса). Алло! Нурия Шәмсиевна! Исән- нәрмесез. Бүгенге район гәжитен укыдыгызмы9 Җитешә алмадыгызмы әле? Сез, РОНО җитәкчесе, барысыннан да алданрак укырга тиеш гәҗитләрне. Мина килеп китегез. Көтәм.
(Икенче кнопкага баса.) Алло! Районның баш табибы Бакеев нихәлләрдә? Район гәжитен укыйсынмы, юкмы? Вакыт юкмы? Алай икән. Мина килеп китәргә вакыт табарсыңмы9 Ярый, көтәм.
(Өченче кнопкага баса.) Алло! Здра- вия желаю, товариш военком Мусин! Син гәҗит укымыйсын инде. Хатынын укый?. Хатынын укыган белән генә дөньядан артта калмагаең. Мина килеп киталмассын микән. Хәзер үк.
(Дүртенче кнопкага баса.) Алло! Прокурор Ханнанов әфәнде, исәнмесез. Сез бүген район гәҗитен укыдыгызмы9 Ничек инде юк?! Районның прокуроры ин беренчеләрдән булып укырга тиеш түгелмени ул гәҗитне? Ничек инде укырлык гәҗит түгел?! Менә бүгенге сан укырлык. Мина килеп китегез әле. яме. Көтәм.
Әбүзәр Шактыев керә.
Әбүзәр (кыюсыз гына) Исәнмесез!
Әхмәдиев Исәнме. Кил, утыр.
(Әбүзәр Әхмәдиевтан күзен алмыйча әкрен генә урындыкка килеп утыра.) Син, Әбүзәр, «Бармы ришвәткә дәва?..* дигән мәкаләнне чыгарыр алдыннан берәр акыллы кеше белән киңәштеңме?
Әбүзәр (калтыравыклы тавыш белән). Юк... Сенсация бит.
Әхмәдиев (кырыс). Сенсация булгач, бигрәк тә, минем рөхсәттән башка моны чыгарырга ярамый иде. Район башлыгы буларак, райондагы сенсацияләрне ин беренче нәүбәттә мин белергә тиеш! Халык түгел! (Гәжитне кулына ала.) Химия укытучысы коррупциягә каршы дару уйлап чыгарганмы?
Әбүзәр. Әйе. Бер таблетканы капкач, ярты сәгатьтән сон кешедә взятка алу теләге юкка чыга икән.
Әхмәдиев Кем ул, нинди укытучы ул?
Әбүзәр ГариповСәйфи Мингалим улы. Химия укытучысы. Редакциягә үзе шалтыратты
Әхмәдиев Бәлки, ул шарлатандыр. Кем, кайда һәм ничек тикшергән соң ул чыгарган препаратны?
Әбүзәр Ваннасын рәтләргә килгән сантехник су эчәсе килә дигәч, ул анын суына шул даруны салган. Эшен тәмамлагач, сантехник тиешле хакын гына алган, өстәмә акча да, аракы да сорамаган. Үзенен хатынына да эчерткән, хатыны хәзер акча дауламый икән. Кыскасы, нәфсене кайтара торган дару уйлап тапкан ул химик.
Әхмәдиев (тагын гәжиткә күз сала, укый). «Районыбызда ришвәтчелек хөкем сөрә... Әмма тиздән взятка алулар бетәчәк, коррупциянең тамыры корыячак», дигәнсең. (Башын калкыта, усал итеп Әбүзәргә карап тора.) Төтенен бик югары күтәрелә түгелме?!
Әбүзәр (маңгаендагы тирне пин- жәк жине белән сөртеп ала). Үзегез бит коррупциягә каршы көрәш турында гел сөйлисез.
Әхмәдиев Аны башкачарак та язып була иде. Безнең район коррупциягә баткан дигән фикер алга сөрелә түгелме?
Әбүзәр. Мин, киресенчә, безнен район иң беренче булып ришвәтчелеккә
96
БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
каршы дару уйлап тапты дип мактанырга теләдем.
Әхмәдиев Адресы нинди ул химикның?
Ш а кт ы е в. Менделеев урамы, 14нче йорт
Әхмәдиев (язып ала). Менделеев урамы, 14нче йорт. Гарипов
Ш а к т ы е в. Сәйфи Мингалим улы.
Әхмәдиев (яза). Сәйфи Мингалим улы.
Мутиева керә.
Нурия (авызын ерып елмая). Исәнмесез!
Әхмәдиев. Узыгыз әйдә, Нурия Шәмсиевна. Син, Шактыев, бар, үзеңдә бул. Редакцияңнән беркая чыкма, кичекмәстән бу мәкаләгә опровержение язарга туры килер, мөгаен.
Әбүзәр вак-вак адымнар белән атлап чыгып китә.
Әхмәдиев Бер мәкалә чыккан гәжиттә. (Өстәлдәге гәжиткә төртеп күрсәтә.)
Мутиева (йөзеннән елмаю югала). Мин аны сез шалтырату белән үк укып чыктым.
Әхмәдиев. Йә, алайса тизрәк фикереңне әйт.
Мутиева. Мин ни дип әйтергә дә белмим (Үпкәле тавыш белән.) Бу мәкалә аркасында мине чакыруыгыз сәер. РОНОны һәм мине төп ришвәтчеләр дип санаган шикелле килеп чыга.
Әхмәдиев (торып кабинеты буйлап атлый). Гарипов Сәйфи Мингалим улы, химия укытучысы, сезнен система кешесе. Ул чынлап та шундый дару уйлап чыгара алды микән?
Мутиева. Шәхсән үзем мин мона ышанмыйм. Андый начар укытучы зур ачышлар ясарга сәләтле түгел дип саныйм.
Әхмәдиев Ничек сез, РОНО җитәкчесе, үзегезнең укытучыгыз хакында начар укытучы дигән фикердә? Сездә начар педагоглар бармыни?
Мутиева. Ул инде безнеке түгел. Без аны мәктәптән куып чыгардык.
Әхмәдиев Ул мәктәптә эшләмимени?
Мутиева Юк. Директор белән
тыныша алмады. Гел конфликт та конфликт Барысы да гаепле, ул гына чиста, ул гына гадел...
Әхмәдиев. Ул бит инде препаратын кулланып караган, нәтижәләре дә бар ди.
Мутиева (паузадан сон). Әй, белмим инде...
Әхмәдиев (Мутиева каршысына килеп). Бәлки, аны мәктәптән куарга ашыккансыздыр, бәлки, калдырырга кирәк булгандыр?
Мутиева Директор белән даими рәвештә талашучы укытучыны ничек мәктәптә калдырасын инде. .
Әхмәдиев РОНО системасындагы кеше бит ул барыбер. Мәктәптән куылса да, сезнен кеше ул. Химия укытучысы нәфсене корыта торган дару ясаган! Ничек уйлыйсын, без ничек кабул итәргә тиеш бу вакыйганы?
Мутиева. Анын үзе белән сөй-ләтмәдегезме әле?
Әхмәдиев Юк
Мутиева Үзе белән сөйләшергә кирәк. Нинди дару икәнен, составын тикшертү зарур. Чынмы-юкмы—ачыклау мәслихәт Чынлап та андый препарат ясалса, ул даруны кайда, ничек, кемгә эчертергә. .
Әхмәдиев (урынына барып утыра). Ансы инде алга таба хәл ителер. Ярый. Нурия Шәмсиевна, элемтәдә торыйк, тиз арада тагын кирәк булырсыз, мөгаен
Мутиева чыраен ясатма елмаю белән •бизәп• чыгып китә.
Әхмәдиев (кычкыра) Гөлчирә!
Гөлчирә керә.
Гөлчирә Тынлыйм. Фоат Абза- лович.
Әхмәдиев Срочно минем машинаны Менделеев урамы. 14нче йортка җибәр Гарипов Сәйфи Мингалимович- ны районнын хакимият башлыгы көтеп утыра дип әйтегез.
Гөлчирә. Анладым.
Гөлчирә чыгып китә. Бакеев керә
Бакеев (якын туганына эндәшкәндәй жылы гавыш белән) Исәнмесез. Фоа г Абзалович.
97
4. >к. у • м
ЗӨЛФӘТ хәким
Әхмәдие в- Сәлам. Утыр, Вәдүт Юнусович, утыр. Сәламәтлек ничек?
Бакеев (өстәл янындагы урынлыкка утыра). Ярыйсы болай. (Караңгыланып.) Бил генә бераз борчып тора.
Әхмәдиев (коры гына). Мин сина, районнын баш врачына, район халкының сәламәтлеге ничек дигән мәгънәдә сорау бирдем.
Бакеев (шат тавыш белән). Халыкның сәламәтлеге аның беркайчан да начар булмады, Фоат Абзалович. Халык ул чыдам.
Әхмәдиев. Ярар. Бу темага башка вакытта сөйләшербез. Вәдүт Юнусович, бүгенге район гәҗитендә бер мәкалә чыкты.
Бакеев. Сез шалтыраткач, шундук укып чыктым, Фоат Абзалович.
Әхмәдиев. Ничек тәэсир итте?
Бакеев (үтә житди кыяфәт белән). Аптырашта калдым. Аннары сез мина шалтыратып чакыргач, бөтенләй кәефем кырылды. Коррупция медицинада гынамыни?
Әхмәдиев (графиннан су салып эчә). Мина киңәш кирәк. Гарипов Сәйфи Мингалим улы исемле химия укытучысының психотерапевтка, невропатологка мөрәҗәгать иткәне юкмы, хәтерләмисеңме?
Бакеев (беравык уйланып утырганнан сон). Ул кешенең баш белән мөрәҗәгать иткәне юк... әлегә. Ул даруны, кичекмәстән, анардан үрнәк өчен бер-икене алырга кирәк.
Әхмәдиев. Мин анын белән үзем очрашачакмын. Син әзер тор—аны бәлки берәр санаторийга җибәрергә кирәктер, йә психик чалышлыгы турында справка кирәк булыр.
Бакеев (шөбһәле тавыш белән). Аны районнан беркая да чыгармаска кирәк, менә шул минем беренче киңәшем.
Әхмәдиев. Мин дә шулай уйлыйм. Россиядә коррупцияне җингән бердәнбер район булсак—тарихка кереп калачакбыз. Барлык чиновникларыбызга шул даруны каптырабыз да...
Бакеев (кискен). Мин үземнен врачларыма андый дару каптыруга каршы Чөнки атар шул дару тәэсирендә пациентлардан вак-төяк взятка атмый башласалар, хезмәт хакына гына яши атмаячаклар.
Әхмәдиев (бармак янап). Ә-ә-ә, димәк, син баш врач буларак, бүлнистәге ришвәтчелеккә каршы түгел?
Бакеев Дөньяга мин аек акыл белән карыйм Без ул даруны ашап хезмәт хакына гына яши алырбызмы сон?
Әхмәдиев Нечкәлекләрен соңрак уйларбыз. Элемтәдә торыйк, Вәдүт Юнусович.
Бакеев. Ул даруны кулга тотып, тикшереп, анализ ясап карарга кирәк.
Әхмәдиев Тикшерербез, тикшерербез.
Бакеев борчулы кыяфәт белән чыгып китә. Мусин керә.
Мусин (шат күңелле). Здравия желаю!
Әхмәдиев Исәнмесез, иптәш полковник. Утырыгыз.
Мусин (килеп урындыкка утыра). Сез шалтыраткач мин мәкаләне укып чыктым.
Әхмәдиев. Фикерегез нинди?
Мусин (бер дә исе китмичә). Мин, военком, при чем монда? Мине чакыруыгыз аңлашылмый. Взятканы военкоматта гына алалармыни!
Әхмәдиев МөхтәрӘхәтович, мин сезне генә түгел, күп кешене чакырдым. Сезнен бик кирәк булып чыгуыгыз бар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшергә кирәк, барыбер шунсыз булмый.
Мусин. Аны монда гына көрәшеп. Ил бик зур бит. Мәкаләдә ул химикнын бер улы бар дип язылган. Хәзерге вакытта ул армиядә хезмәт итә—Уральский военный округта. Малаеңны армиягә алабыз дип куркытып булмый инде аны. (Уйга кала.)
Әхмәдиев Ул химикны әлегә район үзәгеннән беркая да чыгарырга ярамый. Военкоматтан анын үзенә повестка җибәреп, ике ай беркая китмичә өйдә генә булырга кушарга мөмкинме?
Му с и н . Әлбәттә, мөмкин. Чакыртам да, переподготовкага җибәрәчәкбез, бер ай эчендә беркая да китмә, дип боерам.
Әхмәдиев. Бу вакытлыча, анын даруын тикшергәнче, үзенең максатларын белгәнчегә кадәр.
Мусин. Аңлыйм инде, аңлыйм.
Әхмәдиев Бу арада үзегездә буласызмы?
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ данд?
М у с и н . Алай тегендә-монда барасым юк бугай.
Әхмәдие в Элемтәдә торыйк
Мусин. Ярый.
Мусин чыгып китә. Ханнанов керә
Ханнанов (таш чырайлы, бернинди хис сизелми). Районнын прокуроры ник кирәк булды?
Әхмәдие в Утыр әле. Вил Нило- вич. Менә бу мәкаләне укып чык әле тиз генә. (Гәжитне суза.)
Ханнанов. Мин аны сез шалтыратканнан сон алдым да монда килгәндә машинада укыдым.
Әхмәдиев (сагаеп). Ошадымы сон мәкалә?
Ханнанов (салкын тавыш белән). Мәкаләдә бернинди криминал да күренми. Мине чакыруыгызны аңламыйм. Мина һәм прокуратура хезмәткәрләренә ашатмакчы буласызмы әллә ул даруны9
Әхмәдиев (аптырабрак) Синен шаяруыңмы бу9
Ханнанов Мин шаярмыйм Хокук саклау органнарын, прокуратураларны сүгү, ришвәтлектә гаепләү модада бит хәзер.
Әхмәдиев. Мин сине киңәшләшергә чакырдым. Минем үземне нык куркытты әле бу мәкалә.
Ханнанов (күзләрен челәйтеп). Нишләп икән?
Әхмәдиев (өстәлдә яткан каптан сигарет алып каба, кесәсеннән зажигалка алып кабыза, сигаретын тирән итеп суыра). Башымда уйлар өере кайный, болай сүз белән генә дә аңлатырлык түгел Ул химикны күзәтү астына алырга кирәк. Повестка белән следовательгә чакырт, сәбәбен шул мәкаләгә бәйләсәк дә ярый. Сина хәзер чиновниклар бик ачулы, по- кушение булмагае дип куркыт Милиция нәчәлниге белән сөйләш тә, сакларга дигән булып бер-ике сержантны анын йорты янына дежурга куярга кирәк
Ханнанов Аңладым. Фоат Абза- лович. Законсыз рәвештә дару ясаганы өчен аны җавапка тартыйк Даруларын конфисковать итәргә кирәк.
Әхмәдиев Ашыкмыйк әле. Әлбәттә, анализ өчен бер-икесен кулга төшерү кирәк Саклык белән генә эш итик Мин аның үзе белән очрашып сөйләшәм ате башта.
Ханнанов Гәжитнен редакторын...
Әхмәдиев (прокурорның сүзен бүлеп) Анын белән нишләргә икәнне алга таба үзем хәл итәрмен. Элемтәдә торыйк.
Ханнанов Ярар!
Ханнанов чыгып китә Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Фоат Абзалович. Гари- пов монда.
Әхмәдиев (кашларын жыерып уйланып тора) Кем сон ул?
Гөлчирә Машинагызны шуны алып килергә җибәрдегез бит
Әхмәдиев (исенә төшереп). Ә-ә-ә, теге химик. (Гасабиланып) Керсен тизрәк. чакыр тизрәк! Нәрсә катып торасын! Тизрәк керт аны монда!
Гөлчирә йөгереп чыгып китә. Сәйфи керә.
Сәйфи Исәнмесез.
Әхмәдиев (сигаретын кат савытында сыта). Исәнмесез, исәнмесез, Сәйфи Мингалимович (Өстәтеартыннан чыгып Сәйфинен каршысына килә, ягымлырак елмаерга тырышып кул биреп күрешә.) Мин сезне башкачарак күзаллаган идем Сез бик матаем кеше икәнсез Узыгыз, утырыгыз. (Кычкырып ) Гөлчирә'
Гөлчирә керә.
Әхмәдиев Бер чәйгүн чәй яса. Өрек, кара җимеш, бал. йөзем, чәкчәк.
Г&тчирә тыз-быз килеп, керә-чыга чәй әзерләп йөри Сәйфи урындыкка утыргач. Әхмәдиев үзенен урынына түгел. анын каршысына утыра
Сәйфи (көлемсерәп). Бигрәк кызык килеп чыкты Мин сезгә приемга керә алмыйча ике ел йөрдем. Ә бүген, көтмәгәндә, үзегезнен машинагыз мине монда алып килде Мин башта ышанмадым. .
Әхмәдиев (урыныннан кузгала, күп төрте шешәтәр юрган шкафны барып ача) Н индиен телисез—ак аракы, коньяк, виски, ром9
ЗӨЛФӘТ хәким
Сәйфи. Рәхмәт. Мин андый каты эчемлекләр эчмим.
Әхмәдиев Ярар, чәй эчик алайса. (Янә Сәйфинең каршысына утыра. Чәй йотып куя Елмаеп Сәйфине күзәтә.)
Сәйфи. Инде күптән приемга язылган идем, шуңа чакырдыгызмы?.. Әллә?..
Әхмәдиев. Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз?
Сәйфи. Хакимият башлыгы машинасын җибәреп үзе чакыргач ниләр уйларга да белмим.
Әхмәдиев (житдиләнеп). Миңа приемга эләгә алмау ул табигый хәл инде. Эшләр бик тыгыз бит. Бүген дә мин Казанга барырга тиеш идем. Район гәҗитендә сезнең ачышыгыз турында укыгач, барлык эшләремне читкә куйдым да, Казанга шалтыратып гафу үтендем һәм кичекмәстән сезнең белән очрашырга булдым.
Сәйфи Мин үзем дә Казанга барырга җыенып йөри идем.
Әхмәдиев (куркып). Ник?
Сәйфи. Эшләрем бар Казанда. (Чәй эчә.)
Әхмәдиев. Казанга берәр көнне бергә барырбыз, минем машинада. Әлегә без сезнең белән монда булырга тиеш. Без башта сез уйлап чыгарган дару мәсьәләсен монда үзебездә хәл итәргә тиеш.
Сәйфи (гаҗәпләнеп). Аның нәрсәсен хәл итәсең? Ул даруны кичекмәстән ил күләмендә куллана башларга кирәк
Әхмәдиев. Башта үзебездә генә кулланып карыйк
Сәйфи (катгый итеп). Юк, Казанга барам! Аннан Мәскәүгә китәм!
Әхмәдиев (чак кына ишетелерлек итеп). Сине Казанда дөрес аңламаулары ихтимал. Мәскәүдә бөтенләй жүләр дип психушкага салачаклар үзеңне.
Сәйфи (аптырап). Ник мине психушкага салсыннар? Коррупциягә каршы көрәшне инде кайчаннан бирле игълан итеп киләләр түгелме?
Әхмәдиев (ясалма ягымлылык белән). Әй бигрәкләр дә сабый күңелле икән үзегез дә. Күренеп тора—сез табигать баласы, кешеләр дөньясын анлап бетермисез икән. (Сәйфинең чынаягына чәйгүннән чәй өсти.) Мин сезнең өчен хәзер бик борчылам. Уголовный эш башламагайлары үзегезгә.
Сәйфи (Әхмәдиевкә карап тора). Ни өчен?.
Әхмәдиев. Президент коррупциягә каршы көрәш игълан итте итүен, әмма көрәшне дарулар, препаратлар ярдәмендә алып бару мәслихәт дип анын әйткәне юк. Комсызлыкка каршы дару уйлап чыгаруыгызны хокук саклау органнары ничек бәяләрләр икән?
Сәйфи (тыныч). Сез минем өчен борчылмагыз. Бу илдә мин гомерем буе куркып, борчылып яшәдем Гаделсезлекне җиңүгә өлеш кертә алмавым да минем җанымны гомер буе ашады.
Әхмәдиев (алга таба иеленкерәп). Нинди дару ясадын соң син, ничек составын уйлап таптын, нинди матдәләрдән тора ул? Бәлки, кеше организмына зарарлы нәрсәдер ул?
Сәйфи. Препаратымның составын патент алганчыга кадәр сер итеп тотачакмын. (Горур тавыш белән.) Шәп дару ясадым мин Бер төймә препаратны йоткач, тәкъдим ителгән взяткадан кешенең күңеле болгана. Взятканы алса косарга тотына. Ике төймә эчсә яшисе килми башлый.
Әхмәдиев (түрдәге урынына барып утыра). Куркам! Сез, мөгаен, монда кире кайтмассыз. Сезне хәтта Казаннан Мәскәүгә дә җибәрмәсләр. Сез коррупциянең масштабын анлап бетермисез. Минем сезгә тәкъдимем бар—үзебездә генә, тып-тын гына кулланыйк. Район масштабында гына взяточникларны җиңсәк тә зур эш була бит Районыбызда ришвәтчелекнең тамырын корыттык дип мактана алачакбыз. (Пауза.) Сезнең нинди проблемаларыгыз бар?
Сәйфи (иңнәрен сикертеп). Нинди проблемалар дип..
Әхмәдиев (тагын Сәйфинең каршысына килеп утыра). Эшегездә восстановить итәбез... Мәктәп директоры итеп куярбыз... Коттедж салып бирербез.. Ял йортына җибәрербез... Чит илгә сәяхәт оештырырбыз... (Ишек ягына карап пышылдый.) Бик шәп кызларыбыз бар...
Сәйфи. Мина бернәрсә дә кирәкми. (Көлемсери.) Мине, шундый даруны уйлап чыгарган кешене, сатып алырга мөмкин дип уйлыйсызмы?
Әхмәдиев (артка каерылып). Ул даруны син үзең дә ашадыңмыни инде?
100
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?- ____________
Сәйфи (кузгала). Ярый, киттем мин
Әхмәдиев Юк, юк. ашыкмагыз. Утырыгыз әле. Мин аннары машина бирермен, кая телисез шунда илтеп куярбыз. Мина берничә дару бирә алмассыз микән?
Сәйфи (урынына утыра). Шәхсән үзегез өченме?
Әхмәдиев Минем үземә кирәкми Мин взятка алмыйм бит.
Сәйфи (көлә). Ничек инде—барлык чиновникларыгыз ала. ә сез берүзегез генә алмыйсыз?
Әхмәдиев. Сәйфи Мингалимович, һәрбер кешене ришвәтчелектә гаепләргә хакыгыз юк. (Басынкы тавыш белән.) Күрсәтегез әле, төсе нинди ул препа- ратнын.
Сәйфи. Үзем белән алмадым
Әхмәдиев. Ышанычлы урында саклыйсызмы ул даруларны9
Сәйфи. Әлбәттә
Әхмәдиев (шомлы тавыш белән). Өйдә саклыйсызмы?
Сәйфи. Борчылмагыз, ышанычлы урында.
Әхмәдиев. Без монда барыбыз да ул даруны ашасак, башка районнарда барыбер ришвәтчелек шул килеш калачак Без бит аерым ил түгел, без бит бер илнен аерым бер районы гына
Сәйфи Шуна күрә бит мин ил күләменә чыгарга телим Ин элек Татарстан Президентына барам
Әхмәдиев Ике Президент бит хәзер бездә. Кайсысына барасын?
Сәйфи Россия Президентына
барырмын.
Әхмәдиев Россиядә дә икәү бит хәзер президент.
Сәйфи. Башта Миннехановка барам. Аннары Медведевка
Әхмәдиев (күнел тыйгысызлыгын яшерә алмый) Юк. ашыкмыйк! Куркам! Районыбыз өчен куркам! Монын өчен безне хупламаячаклар (Торып әрле-бирле йөри башлый.) Сез влач вертикатенен нечкәлекләрен аңламыйсыз. Сезнен аркала бөтен районга тап төшәчәк. Сезнен даруыгыз аркасында барыбызны да гаепләячәкләр, каргаячаклар.
Сәйфи (кузгала) Кайгырмагыз, гаепли калсалар, бөтен гаепне үз өсте мә алырмын (Ишек катына таба юнәлә.)
Әхмәдиев (Сәйфигә ияреп бара) Кайчан юлга кузгалырга уйлыйсыз9
Сәйфи Иртәгә
Сәйфи чыгып китә.
Әхмәдиев (түрдәге креслосына барып утыра, кычкыра) Гөлчирә!
Гөлчирә йөгереп керә.
Гөлчирә Әү, Фоат Абзалович9
Әхмәдиев (тагы да катырак кычкыра). Гөлчирә!!!
Гөлчирә (котсыз калып). Тын- лыйм. Фоат Абзалович9
Әхмәдиев (бер ноктага текәлгән килеш) Совещание!'! Жый барысын да!!!
Гөлчирә йөгереп чыгып китә.
2
Сәйфинен йорт-жире Ишегалды, бакча Бакча црендә зур агач Әле яна гына тан аткан Сәйфи юлга әзерләнгән. Хатыны Руфия аны озатырга чыккан
Руфия (монсу). Бәлки, шушы атнада кайтып та җитәрсең.
Сәйфи (үзен тотышында күтәренкелек сизелә). Бу атнада кайтып булмас, мөгаен. Казаннан Мәскәүгә үк китәргә туры килер, ахрысы.
Руфия Бигрәк озакка китәсен икән.
Сәйфи. Улыбыздан хат килсә, мин кайтмыйча жавап язмый тор.
Руфия. Ярар
Капкадан ишегалдына Курьер йөгереп керә
Курьер Хәерле иртә'
Сәйфи (шомланып) Хәерле иртә Курьер Сез каядыр җыендыгыз
бугай9
Сәйфи Казанга (Руфия Курьерга куркып карап юра)
Курьер Сәфәрегезне кичектерергә туры килер Сезгә повестка бар Сез
101
ЗӨЛФӘТ хәким
следователь Мукшиевка барырга тиеш, 16нчы кабинет. (Сәйфигә повестка тоттыра.)
Сәйфи (әле Курьерга, әле повесткага карап). Мин Казанга барырга җыендым, аннан Мәскәүгә юл тотарга исәбем бар.
Курьер (кырт кисеп). Иртәгә сәгать унбердә сез следователь Мукшиев бүлмәсендә булырга тиеш!
Сәйфи (аптырап). Мин иртәгә инде Казанда булам.
Курьер Повестканы инкарь иткән өчен кулга алынуыгыз ихтимал.
Курьер чыгып китә.
Руфия (котсыз калып). Ник чакыралар икән?
Сәйфи Ник икәнен аңламый- сынмыни? Минем Казанга баруымны теләмиләр. (Повестканы бөкләп чалбар кесәсенә тыга.)
Руфия (йөзе яктыра). Болай булгач, бармыйсын инде Казанга.
Сәйфи (каушавын жинеп). Юк. юк, бернигә дә карамый барам. Повесткам буенча син бар следовательгә.
Руфия. Нәрсә дим мин аңа, ничек сөйләшермен?
Сәйфи Берни белмим дип, башыңны жүләргә сал да утыр.
Руфия. Берни белмәгән килеш сле-дователь янына ник килден, дисә?
Капкадан Пожарник формасы кигән кеше керә.
Пожарник. Мин янгын куркы-нычсызлыгы инспекторы. Иртәгә өйдә булыгыз, йортыгызны, каралты-кура- гызны тикшерәчәкбез.
Руфия. Безнең нәрсәбезне тикшерәсез?
Пожарник. Янгын куркынычсызлыгы линиясе буенча.
Сәйфи (ачулы тавыш белән). Бездә янгын чыгарырдай сыекчалар юк, электр чыбыклары төзек...
Пожарник (ишегалдына, карал - ты-курага күз йөгертә). Иртәгә өйдә бу-лыгыз. Тикшерү комиссиясе киләчәк.
Пожарник чыгып китә.
Сәйфи (җикереп). Барыбер барам
Казанга!
Руфия (тыныч кына). Сина хәзер өйдә булырга кирәк.
Сәйфи Алар юри, мин чыгып китмәсен өчен, тикшергән булып кыланачаклар. Безнең закон бозганыбыз юк. каралты-ку- рабыз да тәртиптә. (Кузгала.) Мин киттем. Син курыкма. Тагын берәрсе килсә, прокурорга барам дип үзләренә яна. (Хатьшын кочаклап битеннән үбә.) Курыкма.
Сәйфи капкадан чыгып китәм дигәндә генә кулына саквояж тотып ак халатлы һәм ап-ак чырайлы кеше керә.
Ак халатлы кеше. Исәнмесез. Гарипов Сәйфи Мингали улымы?
Сәйфи. Әйе.
Ак халатлы кеше. Прививка ясамадылармы әле?
Сәйфи Нинди прививка?
Ак халатлы кеше. Ишетмәде- гезмени, карантин игълан ителде. Поселоктан берничә көн чыгарга ярамый, прививка ясыйбыз.
Руфия. Нинди карантин? Ишетмәдек!
Ак халатлы кеше (саквояжын ачып). Бик куркыныч грипп килде безнең тарафларга.
Руфия (кыюланып). Ул птичий грипплар, свиной грипплар китеп барды бит инде, бетте бит инде алар.
Ак халатлы кеше. Тагылакур- кынычрагы килде. «Козлиный грипп» дип атала. Сез, ханым, борчылмагыз, хатын-кызга йокмый ул. Ир кешеләргә генә кадыйбыз.
Сәйфи (кыза башлый). Ә башкаларга кададыгызмы сон әле? Күршем Габделбәргә кададыгызмы?
Ак халатлы к е ш е . Ул ничәнче елгы?
Сәйфи Илле җиденче елгы, миннән ике яшькә кечерәк.
Ак халатлы кеше. Әлеге дә баягы грипп илле бишенче елгаларны гына парализовать итә. Илле бишенче елгаларга гына кадыйбыз. Күтегезне әзерләгез.
Сәйфи (усал тавыш белән). Бернинди укол да кадатмыйм!
Капкадан Әбүзәр керә.
Әбүзәр (тартынып кына). Саумы- сез!
102
БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
Сәйфи. Әбүзәр, син ничәнче елгы?
Әбүзәр Без бит синен белән бер елгы.
Сәйфи. Әбүзәргә кадыйсызмы сон?
Ак халатлы кеше. Сез район гәжитенен баш мөхәррире бит әле?
Әбүзәр. Әйе.
Ак халатлы кеше. Илле бишенче елнын кайсы аенда тудыгыз?
Ә б ү з ә р. 21 нче апрельдә. (Елмаеп.) Гитлер 20 нче апрельдә, Ленин 22нчедә. мин 21есендә. Хе-хе-хе, мин гел шулай шаярам.
Ак халатлы кеше (Сәйфигә). Сез кайсы айда тудыгыз9
Сәйфи. Августта.
Ак халатлы кеше Без менә нәкъ илле бишенче елнын августында туган кешеләргә укол ясарга фәрман алдык.
Сәйфи (кычкырып диярлек). Әбүзәр, илленче елнын августында туганнарны гына парализовать итә торган козлиный грипп дигән чирнен барлыгына ышанасынмы син?
Әбүзәр (югалып кала). Дөньяда ни булмас. (Ак халатлы кешене беләгеннән тота.) Туктагыз әле. прививка ясамый торыгыз.
Ак халатлы кеше. Ул бит карантинны бозып районнан чыгып китмәкче була.
Әбүзәр Юк. юк, китми. Безнең монда кичектермәслек эшебез бар Беркая да китми. Сез башка вакытта килегез. Мин район гәҗитенең баш мөхәррире, миңа ышаныгыз, ул беркая да китми, уколыгызны кадамый торыгыз ана Бик кирәк булса, иртәгә килерсез
Ак халатлы кеше беравык Әбүзәргә, аннары Сәйфигә карап тора да чыгып китә.
Сәйфи (ишегалды буйлап йөренә) Мине өйдән чыгармас өчен агтә ниләр уйлап табалар.
Әбүзәр (Сәйфигә ияреп йөри) Опровержение языйк. Сәйфи' Бетерәләр башны Улымны военкоматка чакырдылар Армиягә алып китәчәкләр Үзен беләсен. малайны армиядән алып калыр өчен ким дигәндә йөз мен сум акча төртергә кирәк, ә минем андый акчам юк.
Сәйфи. Шул военкоматларда акча сорамасыннар өчен дару уйлап таптым бит инде мин.
Әбүзәр Юк. юк. юк. андый даруны военкомнар эчәргә тиеш түгел! (Мескенләнеп ) Минем улымнын сәламәтлеге начар.
Сәйфи Алайса, ник куркасын9
ӘбүзәрАны хәзер чирле килеш армиягә алачаклар—мина ачу итеп Языйк опровержение!
Сәйфи Менә шундый илдә, шушындый кешеләр белән яшибез инде без.
Әбүзәр (еламсырап) «Земсльный комитет*тан килеп йорт-жиремне үлчәделәр. Ун як күршеләргә икс метр, сул як күршеләргә өч метр кергәнсен. диделәр Гаражыңны сүтәргә, сараеңны күчерергә туры киләчәк дип куркыттылар Имештер, хәзер җирне спутниктан фотога төшереп үлчиләр (Ялварып.) Языйк опровержение. Сәйфи!
Сәйфи (Әбүзәргә җирәнеп карап тора) Беркайчан ришвәтчелекне жинеп булмаячак монда.
3
Хакимият башлыгы кабинеты Әмямиев кәгазьләр актарып утыра Мзлисва керә, йөзендә шатлык балкый.
Мутиева Фоат Абзалович! Гәҗиттә опровержение чыкты!
Әхмәдиев (чәнчүле тавыш белән) Нурия Шәмсиевна, бәгърем, гәҗит укый башладыгызмы?
Мутиева (үпкәләп) Ник алай дисез. (Килеп өстәл янына утыра ) РОНО җитәкчесе гәжит укырга тиеш Коррупциягә каршы уйлап чыгарылган дарунын
ялган икәнен, теге химикнын шарлатан икәнен ачыклаган мәкаләне укыгач, сез дә сөенгәнсездер дип уйлаган илем
Әхмәдиен Бу опровержениене басым ясап, көчләп чыгарттык без Мин хәзер шуны укып сөенеп утырырга тиешме9
Мутиева Фоат Абзалович. мин ул химикнын кем икәнен, нинди кеше
103
ЗӨЛФӘТ хәким
икәнен яхшы беләм.
Әхмәдиев (тавышын күтәреп). Ташлагыз, Нурия Шәмсиевна! Сәйфи эшләгән мәктәпнең директоры—сезнен туганыгыз. Сәйфи мәктәптәге тәртипсез- лекләргә каршы еш кына баш күтәргән, шуна күрә директор белән тыныша алмаган. Ата-аналардан акча җыюга каршы да чыгыш ясаган ул. Ул бит сезне судка биреп, сезгә каршы көрәшеп йөрмәгән Ул бит глобаль рәвештә уйлап ниндидер химик препарат уйлап чыгарган
Мутиева (кәефе кырыла). Ата- аналардан акча жыймасак. без мәктәптә ремонт та ясый алмас идек. Без, акылдан язып, әллә нинди глобаль нәрсәләр турында уйлап утыра атмыйбыз... Сез бит әле бөтен нечкәлекләрен белеп бетермисез... Баш врач Бакеев Вәдүт Юнусович- нын хатынының энесен мәктәпкә эшкә урнаштырырга кирәк иде. Ул да химия укытучысы.
Әхмәдиев Сәйфидән дә яхшырак укытучымы?
Мутиева. Фоат Абзалович, без сезнен белән яшь чактан ук якын кешеләр, шуңа күрә, рөхсәт итегез, ачыктан-ачык сөйләшергә. (Кайнарланып.) Барлык справкаларны, больничныйларны барыбыз да Вәдүт Юнусович аша ясыйбыз—без, бу районның чиновниклары, һәммәбез аңа мөрәҗәгать итәбез. Улларыбызны армиягә җибәрмәс өчен дә башта Вәдүт Юнусовичка барырга туры килә...
Әхмәдиев. Тынычланыгыз әле, зинһар. Мин анлыйм, сез шәхсән бу вакыйгада үзегезнең гаебегезне таныйсыз, ләкин берни эшли алмыйсыз. Барыгыз, ял итегез. Тынычланыгыз, борчылмагыз, бу эшне озакка сузмабыз. Монда сезнен гаебегез алай бигүк зур түгел.
Мутиева караңгыланып чыгып китә. Мусин керә.
Му син (көр тавьпп белән). Здравия желаю! (Килеп урынлыкка утыра.)
Әхмәдиев. Мөхтәр Әхәтович, әйтегез әле, безнең районда теге яки бу чиновник үзенен улын армиягә җибәрмәс өчен иң элек бүлнискә барып үзенә кирәкле справкалар ясатамы?
Мусин (гаҗәпләнеп). Сез бу турыда белми идегезмени?
Әхмәдиев (авыр сулап). Белә идем
Әмма элек мина ачыктан-ачык бу турыда әйткәннәре юк иде.
Мус и н . Медицина заключениесен- нән башка без беркемне дә армиядән коткара алмыйбыз.
Әхмәдиев (военкомга шаккатып карап тора). Сез шул кадәре тыныч кына бу турыда миңа сөйләп утырасыз. (Гаса- биланып.) Бу бит җинаять! Яшьләр армиядә хезмәт итәргә тиеш! Илне кемдер сакларга тиеш! Армия булырга тиеш!
Мусин (тыныч). Сез дөрес сүзләр сөйлисез. Мин дә шулай дип уйлыйм. Ләкин чынбарлыктан кая китәсең? Мәсәлән, беркөнне милициядән берәү килде дә, улын армиядән алып калуыбызны үтенде. Ә мин нишләргә тиеш0 Мин әйтәм: «не годен» дигән заключение кирәк, ә аны безнен районда баш врач хәл итә.
Әхмәдиев Ник сон син ул милиция вәкилен күтенә тибеп чыгарып җибәрмәдең?
Мусин (елмаеп). Гафу итегез, әйтәм инде ул сезнен хатыныгызның абыйсы.
Әхмәдиев (чыраен сытып). Әй, бу дөнья!
Мусин (шатлык белән). Гәжитгәге опровержениегә мин бик сөендем. Бу эш зурга киткән очракта башлар харап булыр иде.
Әхмәдиев Нишләп харап булыр иде башлар?..
Мусин Чыннан да ул даруны күпләп чыгарып, аны барлык чиновникларга эчертергә тотынсалар, нәрсәләр булып бетәр иде—х... его знает!
Бакеев Вәдүт Юнусович керә.
Бакеев (ягымлы). Исәнмесез, Фоат Абзалович! (Тиз генә өстәл янына килеп утыра.)
Әхмәдиев Исәнме. (Күкрәген угалап куя.) Вәдүт Юнусович, торымнан- торымга күкрәкне каты иттереп кыса. Нәрсәдән икән ул?
Бакеев Төрле сәбәп булырга мөмкин. Бәлки, стенокардиядер. Әйдәгез, тикшерелегез—кардиограмма ясыйк, анализларыгызны карыйк.
Әхмәдиев. Әлегә вакыт юк. Теге химик белән баш катты.
Бакеев Опровержение булды бит инде.
104
БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
Әхмәдиев. Булса ни... Ә химик исән-сау! Даруын да кулга төшерә алганыбыз юк. Инде ике тапкыр тентеделәр—табалмадылар. Нык яшергән!
Бакеев. Опровержение булгач, нигә тентеп торырга?
Әхмәдиев (газаплы тавыш белән). Опровержениене мәжбүри рәвештә яздырдык бит без! (Пауза) Коррупциягә каршы көрәшне кайчан башларбыз соң? Бәлки, бу химикның препараты ришвәтчелекне бетерергә бердәнбер шанс булгандыр.
Бакеев Мин ышанмыйм андый дару барлыгына. Булган сурәттә дә аны табып юк итәргә кирәк Ришвәтчелек дип... Рәхмәт йөзеннән бирелгән бүләкләрне ришвәт дип атап булмый инде. Кемдер бүләк урынына акчалата ала, ансы да җинаять дип саналырга тиеш түгел. Мин врачларыма бүләк яки акча алмагыз дип әйтә алмыйм Ә зуррак масштабта алганда, без яши торган системаны сез үзегез мина караганда да яхшырак аңлыйсыз. (Мусинга.) Яше- рен-батырын түгел, гафу итегез. Мусин әфәнде, сезнең наркоман малаегызны төрмәгә утыртмыйлар, чөнки прокурорның малаен армиядән коткарып киләсез. Шулай бит инде? Мин прокурор малаена ялган заключение бирми булдыра алмыйм, чөнки бүлнисебезне. поликлиникабызны күпме комиссияләрдән. тикшерүләрдән саклап килә ул. Бу бәйләнешләрдә, бу багланышларда акчасыз, ришвәтсез нишләмәк кирәк! Ничек инде бер-беренә ярдәм итмисен'” Ә сез ниндидер пүчтәк ришвәтләр өчен кайгырып утырасыз. Сез. Мусин әфәнде, мина ачуланмагыз, мисалга сезне телгә алганым өчен Без сезнен белән чит-ят кешеләр түгел...
Мусин. Дөрес, дөрес Шуна күрә чын күңелдән котлыйм сезне гәҗиттә чыккан опровержение белән!
Әхмәдиев Сөенерлек бернәрсә лә юк әле Ни гаҗәп: барыгыз да гәҗиттә чыккан онровержениегә куанасыз!
Мусин. Ана гади халык та куана Гади кеше дә адым саен кемгә дә булса акча төртә.
Бакеев Улыгызның хәле бу арада ничек сон?
Мусин (йөзе караңгылана) Ярый, ярый Рәхмәт инде сезгә
Бакеев. Карагыз аны. упкын өстен
дәге кыя кырында йөри улыгыз
Мусин (тирән сулап куя). Заманы шундый аньгн. Илнен астын өскә китерделәр дә..
Әхмәдиев (сигареткабыза). Ә сез үзегез читтә идегезме илнен асты өскә килгәндә?
Мусин (паузадан сон) Мин күптән түгел астына сия торган бер чатанны армиягә җибәрдем. Призывниклар житми Кем гаепле? Военкоматмы'’ Беләсезме, улларын армиягә җибәрмәс өчен күпме кеше тырыша'1 Военкоматны гаепләргә генә торалар Ин беренче чиратта зур чиновниклар йөри малайларын армиядән коткарып. Илгә хезмәт итү почетлы дип санамагач, ул чи-новникларның патриотизмына ышанасыз- мы"1 Жаваплы урыннарда утыручылар илгә шундый мөнәсәбәттә булгач, атарла ватан хисе булмагач, бу ил нишләсен?! Ничек ришвәтчелек чәчәк атмасын'”
Бакеев Сонгы вакытта зур чиновниклар гына түгел, аз гына мөмкинлеге булган кешеләр дә улларын армиягә бирмәү артыннан йөриләр Ин ярлы, ин мескен кешеләрнен генә уллары бара армиягә.
Әхмәдиев Акчасы булмаган, блаты булмаган мескен кешеләрнен генә малайларын армиягә алгач, анын армиясе лә мескен инде
Бакеев Сезгә, иптәш господин Әхмәдиев. сөйләве рәхәт, сезнен малаегыз юк. сезнен—ике кыз.
Ханнанов керә.
Әхмәдиев Ну. нәрсә анда'1 Ханнанов (килеп утыра) Тапма дык бернинди препарат та
Бакеев Юктыр ул Юри әйткән дер
Ханнанов. Следователь янына бармаган Барлык тикшерүчеләрне, комиссияләрне инкарь иткән, берсенә дә взятка тәкъдим итмәгән
Әхмәдиев Димәк, ул үзе уйлап чыгарган даруларны эчкән
Бакеев Юк ла. ышанмыйм Үзе шундый кире, принципиаль кешедер Була бит шундый халәт кайвакыт—кем әйтмешли, ике дөнжа бер моржа Химик та шул халәттәдер
Мусин (тешен кысып) Переподго- товкага армиягә жибәрәм мин аны Әхмәдиев Ә син. Ханнанов.
105
ЗӨЛФӘТ хәким
гәҗиттә чыккан опровержениедән сон химикны мәҗбүри рәвештә милициягәме, прокуратурагамы алып бара аласынмы? Эш ачарга кирәктер бит.
Ханнанов Бик сәер кеше булып чыкты ул. Беләсезме ул нишләгән?
Әхмәдиев. Нишләгән?
Ханнанов. Протест йөзеннән бакчаларындагы зур агач башына менеп киткән. (Барысы да көләләр.)
Әхмәдиев Аны агач башыннан төшерү генә милициянең хәленнән киләдер әле.
Ханнанов. Ул үзе белән бау алган, элмәк ясаган. Берәрсе менә башласа.
асылынам дип куркыта.
М ус и н . Асылынсын!
Әхмәдиев (авызыннан бер бүрек төтен чыгарып). Юк, юк, алай ярамый Җайлап-майлап кына, әйбәтлек белән кирәк... Йорты сак астындамы?
Ханнанов. Үзегезнең куркыныч- сызлыгыгыз өчен дигән булып, йортын, йорт тирәсен сак астына куйдык. Беркая да кача алмаячак.
Мусин Тамагы ачкач үзе төшәр
әле.
Бакеев (көрсенеп). Бу яшәештән агач башына менеп кенә качып булса икән ул!
4
Сәйфиләр пужумы. Агачның ин югары юан ботагында Сәйфи утыра. Руфия килә, кулына пакет тоткан.
Руфия (сагышлы тавыш белән). Ник куптардың мондый ыгы-зыгыны? Хәзер башынны ашыйлар бит.
Сәйфи (кырыс) Бар әле, кит, шыңшып торма монда!
Руфия Мин сиңа ашарга алып килдем.
Сәйфи Нәрсә анда?
Руфия. Ике йомырка, бер шешә сөт, ипи.
Сәйфи бауны төшерә. Руфия ашам-лыклар салынган пакетны бауга эләктерә. Сәйфи бауны тартып пакетны күтәрә. Машина килеп туктаган тавыш ишетелә.
Руфия (сискәнеп). Кемдер килә.
Ишегалдына Әхмәдиев керә. Руфия анын каршысына таба атлый.
Әхмәдиев (мөлаем кыяфәт белән) Исәнмесез.
Руфия (каушанкырап) Исәнмесез.
Әхмәдиев Хәлләрегез ничек?
Руфия. Хәлләрне үзегез беләсез бит инде.
Әхмәдиев. Сез культура сараенда китапханәче булып эшлисез, шулаймы9
Руфия. Әйе. Теге директорны куганнан соң, вакытлыча директор вазифасын да башкарам.
Әхмәдиев. Аны ник кудылар
әле?
Руфия. Бик каты эчте ул. Уен коралларын, инвентарьны сатып эчте. Бер караганда кызганыч аны, ә икенче караганда. Саксофонны бер литр усад- ский аракыга сатып инде! Шул хәтле зур инструментны...
Әхмәдиев Телисезме, мин сезне бөтенләйгә директор итеп урнаштырам.
Руфия. Юк. юк. кирәкми! Рәхмәт! Яшьләр бик әшәке, мин аларны тыя алмаячакмын.
Әхмәдиев. Тыярбыз. Яшьләрне генә тыя алырлык көч юкмыни бездә?
Руфия. Бина бик иске—әле теге төше, әле бу төше ишелеп, кителеп тора.
Әхмәдиев Ремонт ясарбыз.
Руфия Китапханәгә дә ярдәм итсәгез иде. Яна китаплар кирәк, киштәләрне яңартасы бар.
Әхмәдиев. Казанга шалтыратып китап нәшриятлары белән сөйләшермен Ике йөз өр-яна китап кайтартырмын.
Руфия (куанып). Чын әйтәсезме?
Әхмәдиев Мин алдый торган кеше түгел. Ни Мин дә сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Руфия ханым.
Руфия. Ничек ярдәм итә алам икән мин мондый зур кешегә?
Әхмәдиев (әкрен генә). Ирегез чынлап та нәфсене бетерә торган дару
106
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ ДЭВА7
уйлап таптымы?
Руфия. Үзе әйтүенчә, шулай.
Әхмәдиев Ничә штук ясаганын белмисезме?
Руфия Белмим.
Әхмәдиев. Кайда яшергәнен дә белмисездер инде?
Руфия. Әйтмәде.
Әхмәдиев Ул даруны сезнен чәегезгә салган булган, имеш Аны да сизмәдегезме?
Руфия (гаҗәпләнеп). Сизмәдем Кем әйтте сезгә минем чәемә андый дару салганын?
Әхмәдиев. Гәжит редакторы әйткән иде. Ярар. (Сынаулы караш белән ) Бәлки, шул дару тәэсирендә генә директор вазифасыннан баш тартасыздыр?
Руфия (пошаманга калып). Белмим Минем башым каткан.
Әхмәдиев. Ике йөз китапны шушы көннәрдә алып кайтырлар.
Руфия (шатланып) Рәхмәт яусын!
Әхмәдиев Шунын өчен иренне агачтан төшәргә күндер.
Руфия (агач төбенә йөгереп бара) Сәйфи! Фоат Абзалович китапханәгә ике йөз өр-яңа китап кайтарттырам диде Төш инде, төш! Шундый шатлык бар чагында утырма анда! (Тиз генә агач яныннан китә.)
Әхмәдиев (агач янына килә) Нихәл, Сәйфи Мингалимович'
Сәйфи (агач башыннан). Аллага шөкер! Үзегез ни хәлдә?
Әхмәдиев Ярыйсы Нервыны гына бераз какшаггын бу арада. (Шат күңелле булырга тырышып.) Син ясаган дару слабыйрак булып чыккан бугай
СәйфиНик алай дисез, сезнен бит ул даруны кабып караганыгыз юк
Әхмәдиев. Хатынын ике йөз китап бәрабәренә сине агачтан төшәргә өнди түгелме? Син бит ана ул даруны яшертен генә эчерткән булгансын. Әллә хатын- кызга тәэсир итмиме препаратын ’
Сәйфи Хатыныма берничә көн элек салган идем мин ул даруны Аны көн саен берәр төймә эчеп торырга кирәк бит. Шунда гына эффект буда
Әхмәдиев (үтә җитди кыяфәт белән) Аңлашылды Мин үзем дә ришвәтчелекне бетерер идем, тамырын корытыр идем мин анын Әмма мин теләп кенә, син теләп кенә, әгәренки башкалар теләмәсә—ни мәгънә0! Барыбыз да
берьюлы теләсәк кенә жинеп булачак коррупцияне.
Сәйфи. Шуна күрә ясадым да мин ул даруны.
Әхмәдиев (паузадан сон). Аны көненә бер тапкыр эчәргә кирәкме0 Сәйфи Әйе. Иртәнге якта. Әхмәдиев Ашаганнан сонмы, ашаганчымы?
Сәйфи. Ашаганда.
Әхмәдиев - Син анда хәзер ашап утырасын Каптынмы ул даруыңны0 Сәйфи. Иртүк каптым.
Әхмәдиев Син үзенне намус-ды кеше дип санагач, нигә ул даруынны эчәсең?
Сәйфи. Сез мине сатып алмасын өчен, алай-болай взятка биреп дару серен ачтырмасыннар өчен
Әхмәдиев. Димәк, хәзер синен белән сөйләшүдән мәгънә юк Алайса сау булып торыгыз! Егылып төшә күрмәгез!
Руфия. Сау булыгыз.
Әхмәдиев китә Руфия агач төбенә йөгереп килә.
Руфия (канатланып). Сәйфи! Ике йөз яна китап кайтачак! Төш! Влач белән болай конфликтка керергә ярамый Сәйфи Яна китаплар кайтса, аны монда укучы бармы сон? Син. Руфия, безнен халыкнын бер аерым конкрет мисалы—юк кына нәрсәгә алданасын, пүчтәк кенә нәрсәгә сатыласын
Руфия (сөмсере коела) Күпме бергә гомер кичергән хатынына андый нәрсаләр сөйләп утырма инде Син чынлап та мина даруынны салган иленме0 Сәйфи (елмаеп) Курыкма, бер-дәнбер сөекле хатыныма начар нәрсә салмам мин.
Руфия (ягымлы итеп). Кичкә нәрсә пешерим?
Сәйфи Дучмак.
Руфия өйгә кереп китә Әбүзәр китә, як-ягына карана, башын күтәрел агачларны күзәтә.
Сәйфи (кинәт өстән эндәшә) һәй!
Әбүзәр (сискәнеп китә һәм. ниһаять. Сәйфине к)реп ала) Сәйфи' Сәйфи Нишләп йөрисен0
107
ЗӨЛФӘТ хәким
Әбүзәр (моңсу тавыш белән). Сәйфи, ник мендең син агачка?
Сәйфи. Минем башка чарам юк иде. Протестны фәкать шулай гына белдерә алам. Мине беркая чыгармыйлар. Мин тоткын хәлендә. Шуңа күрә мендем.
Әбүзәр. Агачка менеп кенә котыла алмыйсың.
Сәйфи. Ә син—ихтыярсыз бөҗәк. Мине яклап үзең Казанга барасы яки хәбәр итәсе урынга, опровержение яздың.
Әбүзәр. Ә бит минем ул даруны күргәнем дә юк әле.
Сәйфи. Күргәнен булмагач, нишләп башта сенсация, фәлән-фәсмәтән дип минем препаратым турында мәкалә язган идең?
Әбүзәр. Кем белгән аның болай килеп чыгасын. Мәкалә чыгу белән үк редакциягә шалтырата башладылар—чиновниклар да, гади кешеләр дә. Гади халык сине дә, мине дә каргады. Мин опровержение язмый булдыра алмадым инде.
Сәйфи (җикереп). Бар, күземә күренмә! Үзеңне журналист дип йөргән буласын! Мескен!
Әбүзәр (урамда ишетелгән тавышларга колак салып). Әнә монда да халык килә башлады.
Бакча рәшәткәсен сикереп чыгып кача. Чиновниклар делегациясе килә. Эзли торгач, Сәйфинең кайсы ботакта утырганын абайлыйлар.
М у т и е в а (яман усал тавыш белән). Агачка менеп качтынмы? Ха-ха! Опро-вержение булды инде! Син—шарлатан! Сине әле хөкемгә тартачаклар!
Сәйфи (исе китми). Хөкемгә тартсалар да, дару уйлап табылган бит инде. Мин аны теләсә кайчан ясый алам.
М у т и е в а (таләпчән тавыш белән). Төшеп барыбыз алдында гафу үтен!
Сәйфи. Синең ише ришвәтчеләр алдында гафу үтенешле булса мин бу дөньяда яшәмим дә.
Ханнанов (вәкарьле кыяфәт белән). Син үзеңне үзең агач башына куып менгергән кеше. Сиңа бит закон алдында жавап бирергә туры киләчәк.
Сәйфи Минем закон бозганым юк.
Ханнанов. Син наркотиклы препарат ясап безнең барыбызның да башын бутарга маташтың.
Б а к е е в Теге син даруыңны эчерткән сантехникның анализларын алдылар—ка-нында наркотик матдәләр табылды.
Сәйфи. Ышанмыйм. Минем препаратта наркотик матдәләр кулланылмады.
М у с и н (хәрбиләрчә боерып). Син агачтан төшәргә тиеш!
Сәйфи (үҗәтләнеп). Юк! Мине эзәрлекләүдән туктасагыз гына, мина районнан чыгып китәргә мөмкинлек бирсәгез генә төшәчәкмен.
М у с и н . Сиңа военкоматка повестка бар—переподготовкага җибәрәбез (Ярдәмчеләренә.) Барыгыз, менеп алып төшегез әле шуны!
Берничә яшь кеше агачка менмәкче
булалар.
Сәйфи (алар менә башлау белән үк баунын элмәген башына кия һәм кычкыра). Асылынам!
Б а к е е в (куркып). Әй, менмәгез, ки-рәкми! Чынлап та асылынуы ихтимал.
Тавышларны ишетеп Руфия йөгереп
чыга.
Руфия (ачыргаланып кычкыра) Китегез! Менмәгез! Ике дә уйлап тормый, асылына!
Барысы да агачтан читкәрәк тайпы-лалар.
5
Әхмәдиев кабинеты. Төрле вазифалардагы чиновниклар киңәшмәгә җыелганнар.
Ә х м әд и е в Аның янына менү мөм- жение булды бит. Хәзер хатынын ныгы- кин түгел, шундук асылына башлый. тып эшкәртеп, иренә каршы котыртырга Ханнанов. Асылынсын! Опровер- кирәк.
108
ВЛРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә!
Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Әү. Фоат Абзалович.
Әхмәдиев Сәйфинен хатынын алырга машина җибәрдеңме?
Гөлчирә. Әйе
Әхмәдиев Килү белән монда керсен
Гөлчирә. Ярар (Чыгып китә.)
Әбүзәр Анын асылынуын теләргә ярамый Сез укымагансыздыр әле (Портфеленнән ике гәжитала.) Казанда ике гәҗиттә чыккан—« Учитель химии придумал чудо-лекарство против взя- точничества*.—диелгән. Коррупциягә каршы көрәшкәне өчен асып куйганнар дип уйлаулары бар. (Барысы да өнсез калалар.)
Мусин (шаккатып). Инде Казанда беләләр икән!
Әбүзәр. Ник, сез республика гәҗитләрен укымыйсызмыни?
Бакеев (ачу белән). Нинди гәҗит' Монда күт кашырга ара юк.
Курка-курка гына Руфия керә.
Руфия. Исәнмесез.
Әхмәдиев. Исәнмесез, Руфия ханым. Узыгыз, утырыгыз. Сезнен ирегез бик принципиаль шәхес, компромиссларга бармый торган кеше, шуна күрә анын белән сөйләшүе безгә гаять авыр. Зинһар өчен, ирегезне җиргә төшәргә күндерегез! Һәм безнен белән, шулай ук хокук саклау органнары белән дә. хезмәттәшлек итсәгез бик рәхмәтле булыр идек
Руфия (өстәл янындагы буш урындыкның кырыена гына утырып) Мин ни әйтергә дә белмим инде
Ханнанов. Ясаган дарулары кайда икәнен әйтегез ичмаса
Руфия Билләһи, белмим'
Ханнанов. Ул аларны кайда ясады соң? Лабораториясе кайда?
Руфия Белмим. Мина әйткәне булмады.
Мутиева Ничек инде сез. анын хатыны, берни белмисез?
Руфия Берни белмим түгел! (Күзләрендә усаллык чагыла ) Мин бик күп нәрсәне беләм! (Калтырана башлый ) Минем ирем яхшы педагог икәнне дә
беләм. мәктәптән аны ник куганыгызны да беләм, мәктәптә калыр өчен аннан күпме акча сораганыгызны да беләм' (Мутиевага нәфрәт белән карап тора.) Сезнен кем икәнегезне дә беләм! (Ярсып.) Казаннан килгән инспектор белән ресторанда утырганнан сон кунакханәгә менеп йоклаганыгызны да беләм! (Етап җибәрә.)
Мутиева (сикереп тора) Ялган' Мин сезне судка бирәм!
Әхмәдиев (торып Руфия янына килә). Тынычланыгыз, тынычланыгыз. (Графиннан стаканга су сатып Руфиягә бирә. Руфия тончыга-тончыга эчә. Кул ишарәсе белән Мутиевага утырырга куша. Мутиева урынына утыра.)
Гөлчирә керә.
Гөлчирә Фоат Абзалович. Казаннан корреспондент белән төшерү группасы килде.
Әхмәдиев Нинди группа?
Гөлчирә. Казаннан, «Эфир» те- лекомпаниясеннән. «Город* программасыннан
Әхмәдиев (каушыИ) Бетте баш! Барыгыз да тизрәк чыгып китегез! Гөлчирә! Корреспондент үзе генә керсен!
Барысы да ашыга-ашыга чыгып китәләр Корреспондент кыз керә
Корреспондент (сагыз чәйнн- чәйни). Исәнмесез
Әхмәдиев (ясатма елмаю белән) Исәнмесез.
Корреспондент Сездә Сәйфи исемле химия укытучысы взяточничес- твога каршы дару уйлап тапкан һәм агач башына менеп киткән Без анын турында материал эшләп эфирдан бирмәкче идек Сәйфине камерага төшерер!ә рөхсәт итмәделәр. Сез анда сакчылар куйгансыз икән
Әхмәдиев. Әйе. сакчылар куйдык Коррупциягә каршы көрәш игытан иткән кешене сакламыйча булмый
Корреспондент Нишләп агач башына менгән сон ул?
Әхмәдиев Сон. андый галантлы кешеләр, галимнәр чудагырак булалар бит инде алар.
Корреспондент Мин анын белән интервью эшләргә телим
109
ЗӨЛФӘТ хәким
Әхмәдиев.Әулүзе янына беркемне дә менгерми, асылынам дип куркыта.
Корреспондент. Аның янына менмичә генә дә сөйләшеп була бит.
Әхмәдиев (ык-мык килеп). Ни. Әйе шул... Ярар. (Кычкыра.) Гөлчирә!
Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Әйе, Фоат Абзалович.
Әхмәдиев. Гөлчирә, кунакларны ашатыгыз-эчертегез.
Корреспондент- Рәхмәт. Без
юлда туктап ашадык.
Әхмәдиев И, юлда ашау инде ул... Татарстан халкының ашказаны, бавыры, үт куыгы Чаллы трассасындагы тукталышта тамак ялгап эштән чыкты. Әнә безнен баш врач Бакеев не даст соврать Гөлчирә, әйбәтләп сыйла кунакларны Аннары микроавтобус аларны Сәйфиләр йорты янына алып килсен (Гөлчирәнен колагына пышылдый ) Озаккарак тоткарларга тырыш боларны.
Әхмәдиев йөгереп чыгып китә.
6
Сәйфиләр ишегалды. Сәйфи кунаклаган агач төбенә Әхмәдиев килә.
Әхмәдиев Сәйфи Мингалимович! Әйдә, әйбәтләп тыныч кына сөйләшик әле.
Сәйфи. Мине кысрыклаудан туктасагыз гына сөйләшәчәкмен
Әхмәдиев Сине кысрыклаучы юк ла.
Сәйфи. Мине районнан чыгармыйсыз. Мин протест белдерәм!
Әхмәдиев Районнан чыксак, нәрсәгә дучар буласынны күз алдына китерүе дә кыен. Синең ул даруыңны системага каршы баш күтәрү дип кабул итәчәкләр, шуны аңламыйсыңмыни, укымышлы башын белән?!
Сәйфи. Сез минем өчен кайгырмагыз. Хәер, сез үзегез өчен борчыласыз.
Әхмәдиев. Әйдә, шартларыңны куй Нинди таләпләрен бар? Мина, гла- вага, гозерләрен бардыр?
Сәйфи Райондагы яшәешне үзгәртик.
Әхмәдиев. Кулдан килгәнчә, булдыра алганча үзгәрешләр ясарбыз Сине мәктәп директоры итеп куярбыз, бәлки РОНО белән җитәкчелек итәрсең. Хатыныңның китапханәсенә мен китап кайтартырмын, икегезнең дә хезмәт хакы зур булыр.
Сәйфи. Сез шәхси мәнфәгатьләрем өчен тырышам дип уйлыйсызмыни?
Әхмәдиев. Ә нәрсә өчен тагын?
Сәйфи. Ә поселок? Ә район? Ә халык?
Әхмәдиев Иртәгә үк халык таләпләрен үти башлаячакбыз. Кайнар линия ясыйбыз, контрольдә тотар
быз. Минем бер үтенечем бар—анда «Эфир»дан, «Город» программасыннан төшерү группасы килгән Авызынны чамалап ач инде, яме. Безнен мондагы хәлләрне Казанда белмәсеннәр иде
Төшерү группасы килә.
Корреспондент. Исәнмесез!
Сәйфи (Корреспондентка күренер өчен кычкыра). Исәнмесез!
Корреспондент (Сәйфине күреп ала). Без Казаннан, «Эфир» телекомпа- ниясеннән.
Сәйфи. Бик әйбәт. Тыңлыйм сезне.
Корреспондент. Сез химия укытучысы...
Сәйфи. Идем. Кыскарттылар.
Корреспондент. Сез ришвәтчелеккә каршы дару уйлап тапкансыз икән.
Сәйфи. Әйе. Иртән бер төймә дару капканнан сон, кешенең «Время» прог-раммасына хәтле взятка аласы килми. Должностьларда утыручы барлык чи-новникларга эчертсәк, илдә коррупция бетәчәк.
Әхмәдиев (кыбырсып). Ләкин аны әле кин чыгарылышка куярга кирәкмидер.
Корреспондент. Ә ул даруны ничек барлык чиновникларга эчертү мөмкин булыр икән?
Әхмәдиев Мин дә шулай дим— берсенә даруны эчертеп, икенчесе эчми калса? Кемгәдер эчерткән арада, инде
110
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
эчкәненен организмыннан дару шаукымы чыгып бетсә?
Корреспондент. Ничек ул даруны менләгән-менләгән кешегә берьюлы эчертмәк кирәк, бәлки, үзегез әйтерсез?
Сәйфи Үзәк водоснабжениегә са-лачакбыз. Һәр фатирга краннан су белән киләчәк ул препарат Бөтен халык эчсен ул даруны.
Корреспондент (көлә). Взятка алучылар «Олероли» эчә бит, краннан түгел! Агачтан жиргә төшәргә вакыт сезгә.
Сәйфи. Сез ришвәтчелеккә каршы көрәштә катнашырга телисезме0
Корреспондент. Теләмәсәк, без монда килер идекмени?
Сәйфи Алайса, мине «Эфир»дан күрсәтегез. Мине районнан чыгармыйлар, кысрыклыйлар, җавапка тартырга уйлыйлар. Фәкать комсызлыкны бетерә торган дару уйлап чыгарганым өчен генә.
Корреспондент. Озак утырачаксызмы агач башында?
Сәйфи. Сез мине телевизордан күрсәтеп, халыкка, дәүләт җитәкчеләренә минем турында сөйләсәгез һәм дә сезнең ярдәм белән мине эзәрлекләүдән туктасалар, мин агачтан жиргә төшәчәкмен.
Корреспондент. Гафу итегез, ә хаҗәтләрегезне сез ничек башкарасыз?
Сәйфи. Төнлә, кеше күрмәгәндә. Кече хажәтне болай гына Ә зурысын башкарырга хатыным чиләк менгерә, аннары чиләкне бау белән төшерәм, хатын илтеп түгә.
Корреспондент. Ә юыну?
Сәйфи Юыну шулай ук чиләк ярдәмендә. Хатын чиләккә су тутыра, мин аны бау белән тартып алам, шушында коенам.
Корреспондент. Гафу итегез, суны да шул ук бер чиләктә, ягъни хажәт башкарган чиләктә бирәме0
Сәйфи. Нишләп алай булсын инде! Сезнең башка сорауларыгыз юкмыни0 Нишләп сез, «Эфир» каналы, коррупциягә каршы көрәш турында сөйләшәсе урынга, һәрвакыт пычрак, тузга язмаган сораулар белән халык башын катырасыз?!
Корреспондент (кызып китә) Сезнең ни хакыгыз бар безнен телеканал турында андый фикер әйтергә?!
Сәйфи. Китегез! Минем печ итәсем
килә!
Барысы ла читкә тайпылалар, аннары бакчаның ерак почмагына китәләр
Әхмәдиев (Корреспонлентка яла-гайланып). Үпкәләмәгез, зинһар Акылга зәгыйфь кешегә үпкатәргә ярамый.
Корреспондент (Сәйфигәямьсез итеп карый). Фу. дурак какой-то!
Әхмәдиев (Корреспонлент ишетерлек кенә итеп). Дурак ул, лурак! Тиле булмаса стенага башы белән бәрелергә маташмас иде ул. Сезгә минем үтенечем бар: анын турында бөтенләй сөйләмәгез телевизордан, дурак икәнен дә әйтмәгез, бөтенләй күрсәтмәгез. Акылдан язган кешеләр дөньяда бихисап, аларга игътибар итәргә кирәкми.
Корреспондент. Хам! Нәрсә дип утыра бит Эфир турында нәрсә ди. наха-а-ал! Аны мыскыл итеп, жүләр дип күрсәтик мәллә?
Әхмәдиев Юк. юк! Минемчә, бөтенләй күрсәтергә ярамый Андый тилене күрсәтсәң, әбизәтелне аны яклаучылар табылачак, коррупциягә каршы көрәшүчене агач башына куып менгергәннәр. диючеләр булачак
Корреспондент. Әйе шул.
Әхмәдиев (Корреспондентны читкәрәк алып китә) Сезнен эш тә бик авыр инде Гел юлда, хезмәт хакыгыз да аздыр инде
Корреспондент Шулайрак
шул.
Әхмәдиев Мин сезгә бераз матди ярдәм күрсәтә алам Спонсор буларак инде
Корреспондент Безгә бер яхшы камера кирәк иде (Тошеруче тоткан камерага ымлап ) Менә бит нинди иске камера белән йөрибез.
Әхмәдиев (кычкыра) Әбүзәр!
Каяндыр Әбүзәр килеп чыга
Әхмәдиев Район гәҗитенең сиксән еллыгына бүләк ителгән камераны, эт сигәнче монда алып килен, менә бу «Эфир» группасына тапшыр
Әбүзәр (к)хзәрен акайтып) Ник°
Әхмәдиев Сина нигә ул° Ә багарга ул бик кирәк.
Әбүзәр шәлперәеп китеп бара
111
ЗӘЛФЭТ хәким
Корреспондент. Сезгә тагын бер үтенечем бар. Минем энем медицина академиясен тәмамлады, лечебный факультетны. Направление буенча ул сезнең поселок хастаханәсенә эшкә килде. Ана монда берәр ничек ярдәм итсәгез иде.
Әхмәдиев (кычкыра). Бакеев!
Каяндыр Бакеев килеп чыга.
Бакеев. Тыңлыйм, Фоат Абзало- вич.
Әхмәдиев. Энегезнеңисем-фами- лиясе ничек?
Бакеев. Бакеев Гәрәй... Сез аны беләсез бит, баш ветврач булып эшли.
Әхмәдиев Синекен сорамыйм мин. (Корреспондентка.) Исем-фами- лиясе ничек энегезнен?
Корреспондент. Шуруев Паф- нутий Лютикович.
Әхмәдиев (Бакеевка). Андый кеше эшлиме синдә?
Бакеев. Әйе, эшли, терапевт булып.
Әхмәдиев Менә бу хөрмәтле журналист кызнын энесе икән ул. Аңа жил-янгыр тигезмә, яме.
Бакеев (Корреспондентка елмаеп). Бик сәләтле, уйлый белүче, акыллы табиб сезнен энегез. Мин аны шушы арада терапия бүлегенең җитәкчесе итеп куячакмын.
Корреспондент. Рәхмәт сезгә.
Әхмәдиев. Ә хәзер, әйдәгез, миңа киттек.
Бакеев (Корреспондент ишетмәслек итеп). Шул хәтле надан анын энесе. Акча түләп укыган кешедән нинди табиб чыксын.
Әхмәдиев (пышылдап). Тс-с-с, әлегә ярдәм иткән булырсың да, аннары теләсә нишләтерсең үзен. (Барысы да ишетелерлек итеп.) Әйдәгез, миңа киттек!
Барысы да китәләр.
7
Шул ук күренеш. Күпмедер вакыт үткән. Сәйфи янына Руфия килә.
Руфия (хәлсез). Сәйфи, мин арыдым.
Сәйфи (битараф). Ятып тор.
Руфия (ялына). Төш агачтан. Синең таләпләреңнең күбесен үтәделәр бит Инде культура сараенда ремонт ясадылар. Китапханәгә китаплар кайтартылды. Хезмәт хакым хәзер унике мен. Унике мең, аңлыйсынмы? Өч мең ала идем бит. Төш! Күрсәт препаратларыңны. Бөтен дөньяга каршы көрәшмәкче буласыңмыни соң син?
Сәйфи. Син нишләп миңа, үз иреңә теләктәшлек белдерәсе урынга, мине көрәшемнән баш тартырга өндисен?!
Руфия. Ахыры фаҗигале тәмамланмагае. Инде урамыбызда юлны төзекләндерделәр.
Сәйфи. Безнен барыбер машинабыз юк.
Руфия. Мәктәпләрне ремонтларга РОНОга акча күчергәннәр
Сәйфи. Ул акчаның яртысын барыбер урлап бетерәчәкләр.
Руфия. Мин шуна тагы да ныграк борчыла башладым—бүген иртән «Эхо Москвы»дан синең турыда әйттеләр. Инде Мәскәүдә дә беләләр хәзер синең хакта.
Сәйфи (сөенә). Бик яхшы.
Руфия (еламсырап). Куркам!
Әхмәдиев, анын ярдәмчеләре килеп җитәләр.
Әхмәдиев (ярдәмчеләренә). Без шул бер химикны агачтан төшерә алмыйбыз. Влач бармы бездә, юкмы? Инде Мәскәүдә беләләр! Әле аларга мәгълүмат имеш-мимешләр формасында гына барып җиткән. Путин белән Медведев кызыксына башласалар, нишләрбез?
Ханнанов Алар үзләре коррупциягә каршы көрәш игълан иттеләр. Шуна күрә безгә моны ничек тә агачтан төшерергә кирәк тә, ничек тә булса юмалап игә китерергә кирәк.
Әхмәдиев. Нишләп сон монарчы һаман җаен таба алмыйсыз?! (Кычкырып.) Кая подъемник9
112
БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
Шул арада төзүчеләр һәм малярлар куллана торган подъсмникны китерәләр.
Әхмәдиев (Сәйфигә эндәшә). Сәйфи Мингалимович! Рас инде үзен төшәргә теләмисен икән, рөхсәт ит. мин үзем синен янына менәм. Беркемгә ишеттермичә генә әнгәмә корып алыйк әле синен белән.
Сәйфи (кыланып) Минем приеч- ный көн түгел!
М у с и н . Үзегезне түбәнсетеп менеп йөрмәгез инде, Фоат Абзалович.
Әхмәдиев (бармагын өскә күтәреп). Без үзебез халыкка таба барырга тиешбез
Подъемник Әхмәдиевне өскә күтәрә. Сәйфи белән тигезләшкәч. Әхмәдиевне тагын чак кына югарырак күтәрәләр
Әхмәдиев РОНОда кадрлар арасында үзгәрешләр ясадык. Син эшләгән мәктәп директорын кудык. Сине мәктәп директоры итеп куябыз. РОНО белән җитәкчелек итә алсан, РОНО башлыгы итеп куярмын.
Сәйфи (көлемсерәп). Ришвәтчелеккә каршы дару уйлап чыгарган кешене сатып алмакчы буласызмы?
Әхмәдиев Ил күләмендә ришвәтчелеккә каршы көрәшү мөмкин түгел, шуны аңламыйсынмыни? Инде синен ала карга сыман агач ботагында уты- руынны Мәскәүдә беләләр
Сәйфи. Бик яхшы.
Әхмәдиев Яхшыдырмы, юкмы— әле билгеле түгел. Снайпер җибәрмәгәйләре Бирдаруынны. үзем эчәм. калганнарын ин зур чиновникларга өләшәм
Сәйфи Бирмим
Әхмәдиев. Нишләп мине дошман итәсең сон син? Сине тынычландырыр өчен, агачтан төшерер өчен, препаратларыңны тикшереп карар өчен районда нинди төзелешләр башладык, күпме эшләр эшләдек! Район үзәген танырлык түгел. Син монда агач башында утырганга гына күрмисен
Сәйфи Акча урлау, ришвәтчелек, кода-кодагыйлык—болары да беттеме9
Әхмәдиев Ничек бетсен ул! Взят- касыз булмый Без бит аерым стакандагы су түгел. Без зур бер бассейндагы болганчык су! Россиянен бер башыннан
икенче башына барыр өчен лә ничә көн кирәк бит Ничек ришвәтчелекне бетереп булсын ди!
Сәйфи. Мин Мәскәүгә барырга тиеш.
Әхмәдиев. Ә мин кире кайтмассын дип куркам Башынны харап итәрләр дә. бәддогасы мина булыр. «Нишләп кор-рупциягә каршы дару тапкан кеше юкка чыкты?!»—дип миннән сораячаклар Син минем белән бергәлектә хәрәкәт итәргә тиеш хәзер. Төш җиргә!
Сәйфи (катгый итеп) Төшмим!
Әхмәдиев (аска карап кычкыра) Төшерегез мине!
Әхмәдиевне подъемник белән төшерәләр.
Б а к е е в (башын калкытып Сәйфигә акыра) Нинди кеше сон син9!
Сәйфи (көлә) Туктагыз әле1 Нишләп сез шул хәтле ыгы-зыгы куптардыгыз9! Минем бит сезне ришвәтчелектә гаепләгәнем юк әле Безнен район коррупциягә батты дигәнем булмады Мин бит дару ясадым дип кенә әйттем Сез бит үзегезне үзегез рисвай иттегез Мин бит хәтта монда кулланырга тәкъдим итмәдем препаратларымны Мин бит Казанга, аннан Мәскәүгә барырга гына җыенган идем. Ник бодай котсыз калдыгыз сон сез?
Ханианов Бәлки, синен даруын да юктыр9
Сәйфи Бар! Әле мин яна төрлесен чыгарачакмын Акчага аллергия ясый торганын Мәсәлән, акчаны күргәч, яки кулга алгач, бөтен тәнен кутырлана, лихорадка башлана, авызыннан күбек килә, астыңа сиясен...
Бакеев (кул селти) Монын белән сөйләшеп булмый
Әхмәдиев (йодрыкларын төйнәп өскә карап ала) Киттек'
Барысы да китәләр. Карангы төшә
Сәхнә яктырганда агач төбенә халык жыела Барысы да Сәйфине тиргәргә
тотыналар
—Нигә син дөньяның астын өскә китерәсең?
- Берүк кулланма ул даруны, ташла бетер, юк ит'
— Малайларыбыз үсеп житеп килә
113
ЗӨЛФӘТ хәким
Армия яшенә җиткәч, военкоматта взят- ка бирә алмасак нишләрбез?
—Болай булса, сине уголовниклар үтерәчәкләр. Прокурорлар синен дару аркасында ришвәт алмый башласалар братвага бик читен булачак.
—Адым саен акча төртсәң генә ке-шеләрчә яшәп була!
— ГИБДД взятка алмый башласа барыбыз да машина йөртү правасыннан колак кагачакбыз бит!
—Синең даруны куллансалар, ба-лаларыбызны укырга да кертә алмый җәфаланачакбыз!
—«Регистрационная палата»да, «зе- мельный комитет»та, БТИларда. налог инспекциясендә, машинаны учетка куйганда чират торып шунда егылып үләчәкбез бит!
—Взятка бирми ничек яшәмәк кирәк?!
—Акча төртмәсән, врач та юньләп карамый бит!
—Син бөтен илгә каршы барып ниш- ләмәкче буласын!
—Харап итәләр сине!
—Җиргә төш, сволочь!
Сәйфи. Мин сезне әнә шул акча төртүдән, взятка бирүдән, чиратлардан азат итәр өчен дару уйлап чыгардым. Монын өчен сездә мина карата нәфрәт уяныр дип уйламаган идем.
—Ничек азат итеп булсын! Бөтен тормышыбыз шуңа корылган!
—Төш!
Сәйфи. Төшмим! Куркам мин сездән.
—Хәзер үзебез йолкып төшерәбез!
—Асылынам дип куркыткан була! Асылынсын!
Халык кызганнан-кыза бара.
—Агачны кисеп аударырга кирәк!
—Снайпер кирәк монда!
Бакча читендә маска кигән кара киемле кеше күренә. Кулында снайпер винтовкасы. Ул иелә-иелә читтән күзәтеп йөри.
—Без монда юк чакта атып төшерсеннәр.
—Бензопила алып киләбез дигәннәр иде бит.
Иске «Дружба-4» бензопычкысы
тотып берәү пәйда була. Стартер тросын тартып кабыза. Инде агачны кисәм дигәндә генә Ханнанов, милиционерларны ияртеп, килеп чьпга.
Ханнанов (кычкыра). Стоп! Минем рөхсәттән башка кыймылдамагыз да!
Снайпер кача.
Ханнанов (халыкка). Самосуд ясарга ярамый. Анын турында хәбәр бөтен илгә таралды. Казаннан бер вәкаләтле кеше килде. Таралыгыз! Кирәк булса, сезне үзебез җыярбыз. Таралыгыз, таралыгыз! Әнә Казан кешесе килеп тә җитте.
Халык тарала. Казан кешесе, Әхмәди- ев, тагын берничә кеше киләләр.
Казан кешесе Кайда ул?
Ханнанов (агач ботагына күрсәтеп). Әнә ул.
Казан кешесе (Сәйфигә). Исәнмесез!
Сәйфи (аска карап). Исәнмесез! Сез кем буласыз?
Казан кешесе. Мине Казаннан монда сезнең белән бәйле вакыйганы ачыкларга дип җибәрделәр. Район үзәге бик нык үзгәргән. Төзелешләр, чистарыну эшләре дәвам итә. Моны сез коррупциягә каршы уйлап чыгарган дару ярдәме дип аңларгамы?
Сәйфи. Моны район җитәкчеләреннән сорагыз. Мине Мәскәүгә җибәрмәделәр. Агачтан төшсәм, мине бүген үк Мәскәүгә озатырга ярдәм итәрсезме?
Казан кешесе. Юк, сезгә башта Татарстанның врачлары карамагында реа-билитация үтәргә кирәк, аннары берәр санаторийда ял иттерү мәслихәт.
Сәйфи. Мин беркемгә дә ышанмыйм. Мина шушында вертолет китерегез, мине Мәскәүгә озатыгыз.
Казан кешесе. Мөмкин түгел. Мәскәү тирәсендә урманнар яна, анда бу арада вертолет түгел, каргалар да очмый. Ясаган препаратлар үзегез беләнме?
Сәйфи. Әйтмим! Гафу итегез, печ итәр вакытым җитте. Агач астында тормавыгызны үтенәм.
Барысы да тиз генә читкә китәләр.
114
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
Казан кешесе (ачуланып). Нүжә- ли берничек тә җайга китереп булмый моны? Нүжәли анын бу дөньяда кызыккан бернәрсәсе дә юк? Нүжәли сатып алу мөмкин түгел моны?
Әхмәдиев Миллион сумны да алмады. Район үзәген яңартканга сөенеп тик утыра. Ясаган даруы белән бөтен Россиядә тәртип урнаштырам дип хыяллана.
Казан кешесе. Сатылмый торган кеше юк бу дөньяда, сөйләшә белмисездер.
Әхмәдиев. Инде әллә ниләр тәкъдим итеп каралык. Ясаган препаратларын үзе эчеп утыра бугай ул анда.
Казан кешесе (Әхмәдиевкә) Даруын үзегезнен кабып караганыгыз булмадымы?
Әхмәдиев Юк. Бирми бит. Бер таблетка капкач, взяткадан косасы килә ди.
Казан кешесе. Шуннан сон взятка тәкъдим итсәләр гел косасы килә диме?
Әхмәдиев. Көн саен берне эчәргә кирәк ди.
Казан кешесе. Даруының берсен булса да кулга төшерә алмадыгызмы- ни?
Әхмәдиев Анын белән сөйләшеп тә булмый бит
Казан кешесе (Сәйфигә). Мина. Казаннан килгән вәкилгә, берәр төймә дару бирмәссезме икән?
Әхмәдиев. Юк, башта Россия Президенты белән очрашам, аннары даруны ин зур галимнәр комиссиясенә тапшырам
Казан кешесе (Әхмәдиевкә) Моны Мәскәүгә җибәрергә ярамый Әхмәдиев. Шуна блокировать иттек бит без аны.
Казан кешесе Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп җиткәнче монын белән бу кәнитилне бетерергә кирәк.
Әхмәдиев Нишлик сон? Инде күпме түбәнсендек. Анын кушуы буенча район үзәген ялтыраттык, юллар салдык. Базардагы бәяләрне халык өчен төшердек. Убытокка батып беттек Тагын ничек ярарга сон бу химикка? Үзем атып төшерердәй булам инде мин аны
Казан кешесе. Тынычлан, тынычлан Мин сина шуны тәкъдим итәм Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп җиткәнче. анын бу иске йортын сүтеп, дүрт катлы коттедж сатып куярга кирәк! Срочно' Ишегалдына затлы машина китереп куярга кирәк! Үзен компрометироватъ итәр өчен. Инспекция килгәч, күрсен—нинди шартларда яшәп ята. Шантаж белән таләп итте дибез. Кичектермичә эшләргә кирәк моны. Коттеджы тирәсендә проституткалар чуалсын Гел музыка акырып торсын Кешеләр алдында да яман атын чыгарырга, уңайсыз хәлдә калдырырга кирәк Хатыны ничек?
Әхмәдиев Сонгы вакытта хатыны да туйды анын бу сәерлегеннән Хатынын авызлыкладык инде без анын Казан кешесе Хатынына күп итеп акча бирегез, янында бай. затлы ирләр бөтерелсен Боларнын барысын да мәскәүләр килеп җиткәнче эшләргә кирәк Без бу химикны йөгәнләргә тиеш һәм дә анын таланты, дарулары безнен мәнфәгатьләргә хезмәт итәргә тиеш!
8
Шактый вакыт узган. Сәйфинен иске йорты кырыена дүрт катты коттедж салынган Коттедж каршында тулы приютмы затлы «ашина юра Бакча, йорт-җир тирәсе европача баетылган, фонтан бәреп тора, экзотик үсенлектор күренә Хатыны супертркегган кайтып керә Аны таныр,ык тугет-кнеме. чәче. үэ-үзен ТОТЫШЫ затлыланган.
Руфия (пакетларын кучәреп агач янына килә) Супермаркегган сина тәм- ле-тәмле әйберләр алып кайттым Сәйфи (өстән) Үзен аша!
Суфия Киреләнмә инде Безгә язмыш шундый мөмкинлек бирде, без үзебез мондый коттедж сала алмас идек
Мондый ризыкларны кайчан ашар идек әле! Улыбызнын армиядән кайтуына нинди зур бүләк булачак бу! Төш агачтан. Сәйфи'
Сәйфи Сине сатып аллылар Син шушындый зур ришвәт алып, мина хыянәт итген Мин баш тартам бу кот
115
ЗӘЛФӘТ хаким
тедждан, бу машинадан, син алган акчадан! Мин хәтта синнән дә баш тартырга мәжбүр. Күпме яшәп, синен асылыңны монарчы аңламаганмын икән.
Руфия. Сина беркем бернинди начарлык эшләргә жыенмый. Сина шушындый зур бүләк ясадылар! Ә бу препаратын белән гомерең кайда ничек тәмамланыр—билгесез. Төш җиргә! Рәхмәт әйт тә, кабул ит шушы күктән яуган бүләкләрне.
Сәйфи. Бу коттеджны, машинаны, тәкъдим ителгән должностьны, сина бирелгән акчаны, бүләкләрне кабул иткән өчен барыбер җавап тотарга тиеш булачакмын. Бушлай бернәрсә дә бирелми!
Руфия. Бушлай түгел бит. Шушы бүләкләр бәрабәренә даруыңның серен ачарга тиеш буласың, ясалганнарын Әхмәдиевкә тапшырырсың.
Сәйфи. Ә бәлки миндә ул дару юктыр, бәлки, мин алдаганмындыр, бәлки, мин андый препаратны ясама - ганмындыр!
Руфия. Алай булса, бигрәк тә яхшы. Шулай дип халык алдында әйтерсең дә, вәссәләм. Бу коттеджны кире алмаячаклар бит инде.
Сәйфи. Ә-ә-ә юу-у-ук. Син китап күп укысаң да, акылга сай кеше иден. хәзер инде бөтенләй түбәнгә тәгәрәп барасын.
Руфия (кызып). Минем түземлегемнең дә чиге бар! Кайчаннан бирле киеренкелектә тотасын, ә хәзер инде мине мыскыл итә башладың! Мин бит
чын-чынлап үпкәли дә алам!
Сәйфи Нинди үпкәләү—әнә дүрт катлы коттеджда яшәп ятасын хәзер. Миңа үпкәләп нишләмәкче буласың тагын?
Руфия. Минме? Мин бүген «ноч- ной клуб»ка барам!
Руфия тыр-тыр атлап коттеджга ке-реп китә. Әбүзәр килә, исерек.
Әбүзәр (елый). Сәйфи! Бетерделәр мине. Бөтенләй эшсез калдым. Хатын китте, улым минем белән сөйләшми, кызым каргый.
Сәйфи. Мин сиңа берничек тә ярдәм италмыйм.
Әбүзәр. Минем бердәнбер чарам калды—синең янына менү.
Сәйфи. Кирәкми, кирәкми, монда сиңа урын юк!
Әбүзәр агачка менеп карый, булдыра алмый, егылып төшә. Шундук агач төбендә ятып йокыга тала.
Карангы төшә. Руфия киенеп-яса- нып, биек үкчәле туфли киеп, төнге клубка чыгып китә.
Бераздан, кыска итәкле юбкадан, күкрәкләренең яртысы күренерлек итеп тегелгән блузкадан Гөлчирә пәйда була. Эротик музыка яңгырый. Гөлчирә акрын музыка астында ярымшәрә калып, фонарь баганасына бот араларын ышкый- ышкый стриптиз бии. Әбүзәр уяна да күзләрен акайтып ана карап утыра.
9
Шул ук күренеш. Бакча читеңдә район җитәкчеләре, нәрсә булып бетәр икән дип, куркып торалар. Барысы да галстуклы, арада хәрби киемлеләр бар, милиция формасы кигәннәре күренә Уртада район мәчетенең Имамы тора—гарәп иленнән кайтарткан затлы киемнән, чалмасын зур итеп урап куйган.
Ханнанов Кем киләсен төгәл әйтмәделәрмени?
Әхмәдиев. Юк. Мәскәүдән шал-тыраттылар. Президент аппаратыннан берәү сөйләште. Безнең кеше сезгә килеп җитәчәк, диде.
М у с и н . Ник куркабыз сон без?!
Әхмәдиев. Курыкканыбызны белгерттек шул инде.
М у т и е в а . Аны кайдадыр башка жирдә каршы алырга тиештер бит без,
һичьюгы сезнен бина янында.
Әхмәдиев. Юк. «Будьте там, под деревом,—диделәр.—Прямо туда прибу- дут»,—диделәр.
Бакеев. «Будьте под деревом...»— бигрәк куркыныч яңгырый.
Машина килеп туктый. Мәскәү кешесе килә Барысы да тезелеп басалар. Әхмәдиев Мәскәү кешесенә таба атлый.
116
БАРМЫ РИШВӘТКӘ ДЭВА7
Әхмәдиев Район җитәкчесе Әх- мәдиев Фоат Абзалович.
Мәскәү кешесе (кул биреп күрешә) Дуев Риф Әбульмәмәтович МЧС башлыгы Шойгунын агач башына менүчеләрне төшерү эшләре буенча урынбасары. (Куен кесәсеннән алып таныклыгын күрсәтә.)
Дуев барысы белән дә күрешеп чыга, һәрберсе күрешкәндә үзләренең фамилиясен һәм должностен әйтә:
—Начальник милиции Тукмаков. —Прокурор Ханнанов —Янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Шарабанов.
—Военком Мусин —Налог инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Свистодувка
Мәскәү кешесе. Ә җитәкче үзе кайда?
Әхмәдиев Ул узган атнада асылынып үлде.
Мәскәү кешесе. Ник? Әхмәдиев. Шушы химик аркасында дип уйлыйбыз. Кайчаннан бирле районда нервозлы халәт бит.
—«Земельный комитет* җитәкчесе Штеккель
—РОНО җитәкчесе Мутиева.
—Баш врач Бакеев.
—Горгаз начальнигы Козявкин —Электросеть башлыгы Амперов —ГИБДД начальнигы Козлов —Санэпедимстанция начальнигы Маргулис.
—Роспотребнадзор җитәкчесе Баһа- утдинов.
—Үзәк базар директоры Ширяева. —Район суды рәисе Фуфлов —Районның криминаль авторитеты «Шнырь»
Мәскәү кешесе Мине Россия Президенты үзе җибәрде. Ни өчен Шойгу урынбасарын җибәргәннәрен аңлыйсыздыр—моңда чрезвычайная ситуация, татарча әйткәндә, гадәттән тыш хәл. кеше агач башында, тегесе-монсы Аннары, мин бит үзем Мәскәү гатары Татарлар янына татарны җибәрми кемне җибәрсеннәр инде Әхмәдиев (ялагайланып) Без бик шат.
Мәскәү кешесе урә катып басып торучы чиновниклар каршында кинәт усал
кыяфәткә керә.
Мәскәү кешесе Ну. нәрсә, җәмәгать! Доигрались-” Хәзер районыгыз турында бөтен ил белә Коррупциягә кереп баттыгызмы?
Әхмәдиев (үзен көчкә кулга алып) Гафу итегез, коррупция безнен районда башкалардагыннан артыграк түгел.
Мәскәү кешесе. Коррупциягә каршы көрәш игълан иткән кешене агачка куып менгергәнсез. Андый кешеләрне йә нахакка төрмәгә утырталар, йә берәр җирдә үтереп ташлыйлар, йә куркыталар. йә үзен сатып алалар—кызганычка каршы, ил буенча төрле хәлләр бар Ә менә агач ботагына атланып көрәшеп утыручы сездә генә!
Әхмәдиев Без куып менгермәдек аны агач башына.
Имам Хөрмәтле Мәскәү кешесе, районыбызнын җитәкчеләре. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, район үзәгебезне, юлларыбызны төзекләндерде Яна мәчет салдык, әлһәмделилла
Мәскәү кешесе Сез теге моннан биш ел элек «Фольксваген* машинагыз белән пошины бәрдереп үтергән Имаммы?
Имам Юк. юк. әстәгьфирулла. мин түгел ул Ул Казандагы хәзрәт иле Мин үзем үсмер вакытта мотоцикл белән бер әбинен кәжәсен бәрдергән идем, андый гөнаһым бар—гомерем буена шуна үкенеп. тәүбә итеп яшим Дингә дә шул кәҗә аркасында кереп киттем мин.
Мәскәү кешесе Поселогыгызны төзекләндерергә шул химик агач башына менгәч тотынгансыз бит сез. Коррупциягә кереп батмасагыз. сез химиктан куркыр идегезмени-’ Менә бу коттедж кемнеке?
Ханнанов Шул химикиыкы Хатынына шәхси милек итеп билгеләнгән.
Мәскәү кешесе Теге машина кемнеке?
Ханнанов Машина да аныкы
Пауза. Мәскәү кешесе аптырабрак кала.
Бакеев Акылга зәгыйфьрәк кеше бугай инде ул дигәнрәк шигебез бар
Ру фия чыга.
117
ЗӨЛФӘТ хәким
Мәскәү кешесе. Ә теге хатын?
Әхмәдиев. Ул хатын да аныкы Руфия исемле.
Мәскәү кешесе (Руфиягә). Исәнмесез.
Руфия (йөгереп килә). Исәнмесез.
Мәскәү кешесе (авызын кыйшайтып). Шикарно живете!
Руфия (куанычлы тавыш белән). Рәхмәт яусын район җитәкчеләренә!
Мәскәү кешесе. Ә ирегез ришвәтчелеккә каршы көрәш игълан иткән...
Руфия. Ул акылга килер дип ышанам.
Мәскәү кешесе. Ул акыллы түгелмени?
Руфия. Соң инде, шушындый бай-лыклардан баш тарткач.
Мәскәү кешесе . Баш тартамы?
Руфия. Әйе.
Мәскәү кешесе Чыннан да жүләрдер ул—шундый бүләкләрдән баш тарткач.
Барысы да. Жүләр ул, җүләр. жүләр!
Мәскәү кешесе.Ә хәзер химикның үзе белән танышыр вакыт. Кайда ул? Кайсы агач башында? (Башын калкытып агачларны күзәтә.)
Руфия. Әнә ул. (Агач башында утыручы иренә ишарәли.)
Барысы да Сәйфи утырган агачка таба баралар. Агач төбендә бер исерек йоклый, янында берничә буш шәшә ята. Мәскәү кешесе әле өскә, әле аска карый.
Мәскәү к е ш е с е. Кайсысы химик соң монын?
Барысы да. Өстәгесе, өстәгесе.
Мәскәү кешесе . Ә монсы кем?
Әхмәдиев. Монсы Әбүзәр, район гәҗитенең элеккеге редакторы.
Мәскәү кешесе. Хәзер монда күчтемени?
Руфия. Ирем ясаган препарат турында мәкалә язган кеше ул
Мәскәү кешесе. Минем анын белән сөйләшәсем килә.
Руфия (Әбүзәрне жилтерәтеп). Әбүзәр, синең белән сөйләшергә телиләр.
Әбүзәр (күзен ачмыйча гына). Кем?
Мәскәү к е ш е с е . Мин антикор- рупция комиссиясенең әгъзасы.
Әбүзәр (җайлабрак ята). Миңа димәгәе Коррупциягә каршы көрәшеп шушы көнгә калдым инде мин. Эшсез калдым, мыскыл иттеләр.
Мәскәү ке шесе. Мин Мәскәүдән килдем.
Әбүзәр (борын төбенә мыгырдый). Ә мин үзем Әгерҗедән. Кировка китәсем калган.. Жүләр булдым мин... (Тагын йокыга тала.)
Руфия. Монын белән хәзер сөйләшүдән мәгънә юк.
Мәскәү кешесе (өскә карап). Сәйфи Мингалимович, исәнмесез!
Сәйфи. Исәнмесез!
Мәскәү кешесе Бәлки, төшәрсең?
Сәйфи Төшмим!
Мәскәү кешесе Ничек инде төшмисен? Мине махсус Мәскәүдән җибәрделәр. Медведев та, Путин да синең хакта хәбәрдарлар. Мин сине Россиянең башкаласына алып барырга тиеш.
Сәйфи Мин куркам, мине Мәскәүдә кулга алачаклар. Миңа бөтенесе шулай ди.
Мәскәү кешесе . Курыкма. Нишләп сине кулга алсыннар! Үзем алып барам сине Мәскәүгә, үзем китереп куярмын.
Сәйфи. Мин ышанмыйм сезгә! Мин беркемгә дә ышанмыйм!
Мәскәү кешесе. Синең янына Медведев белән Путин үзләре килә алмыйлар бит инде. Илдә корылык, быел карабодай алтын бәясе торачак. Хәтта Шойгу да үзе килә алмый. Ил буйлап күпме урман яна. Бер Шойгуга күпме пожар!
Сәйфи Мина аларнын гарантиясе кирәк—йә язма рәвештә, йә мина беркем дә тимәячәген телеэфирдан әйтсеннәр.
Мәскәү ке шесе . Синен белән сөйләшүе авыр икән (Кинәт усаллана.) Менә нәрсә, син коррупциягә каршы көрәшәм дигән булып, взятка алгансың—бик зур размерда—коттедж, машина, акча, кызлар. Хатынын балда- майда йөзә...
Сәйфи Мин сорамадым бит...
Мәскәү кешесе Сорамасан да, комачауламагансың бит. Ришвәт
118
ВАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
алунын бер формасы шул—бирүләренә каршы килмәү Коттедж сала башлагач ник төшмәден агачтан—төзүчеләргә ник каршы тормадын9
Сәйфи. Мина салырга сорамадым ул коттеджны.
Мәскәү кешесе. Хатыныңа хосусый милек итеп оформить иткәннәр бит.
Сәйфи Мин аерам хатынны—кот- теджы-ние белән' Мин баш тарттым барысыннан да! Хәзер хатынымнан да баш тартам! Аңладыгызмы9
Руфия (ачынып) Ни сөйлисен син. Сәйфи?! Ояг!
Сәйфи. Сина оят булырга тиеш!
Мәскәү кешесе (Әхмәдиевка) Взяточничествога каршы препарат таптым дип әйткән кешене ничек агач башына менгердегез сез?
Ә х м әд и е в Ул үзе менеп китте.
Мәскәү кешесе. Ярый әле сезнен тирәдә урман юк. Мәнге тотып булмас иде. Нинди ысуллар белән аны төшерергә маташтыгыз?
Ханнанов Кулланмаган ысул калмады.
Мәскәү кешесе Минем тәкъдимем шул. йоклата торган дарулы пуля белән күтенә атарга кирәк. Хайваннарны атып йоклата торган транквилизатор белән. Аста зур брезент жәеп тотып торырга кирәк.
Бакеев (шомраеп). Ялгыш үтерсәк?
Мәскәү кешесе. Андый пуля белән генә коррупциягә каршы препарат тапкан химикны үтерү мөмкин түгел. Хатынын алып китегез.
Бакеев (Руфия янына килә). Ты-нычланыгыз. Руфия ханым Әйдәгез, өегезгә керик, мин сезгә тынычландыра торган дару бирәм
Бакеев Руфияне коттеджга алып кереп
китә. Мәскәү кешесе кемнәргәдер кул болгый. Бакчанын бер ягыннан ку лына винтовкага охшаган корал тотып берәү пәйда була. Әхмәдиев үзенен яраннарына читкә китәргә куша. Винтовкалы кеше Сәйфи күрми торган яктан килеп анын күтенә ата Сәйфинең «Ай'» дип кычкырып куйганы ишетелә Шундук бакчанын икенче ягыннан ак халат кигән алты санитар кин берзент жәеп агач төбенә килеп басалар Сәйфи әкренләп малжерәя башлый, күзләре йомыла, башы бер якка салына, авыр һәм тирән итеп сулый башлый Бераздан ул жәелгән брезентка егылып төшә. Аны тиз генә күтәреп алып китәләр Коттедждан Бакеев чыга.
Бакеев. Тәртипме9
Барысы да китәләр. Әбүзәр уяна.
Әбүзәр. Сәйфи туган' Ышанма берсенә дә! Төшмә агачтан! Мин үзем дә хәзер синең янына менәм. рөхсәт итсәң кәнишне Сәйфи! Син кайда9 Сәйфи!
Руфия чыга.
Әбүзәр Руфия! Сәйфи юк!
Руфия (агач тирәти әйләнеп чыккач, кычкыра) Аһ' Харап иттеләр иремне!
Әбүзәр Мин анын урынын алырга тиеш' Мин анын изге эшен дәвам итәм!
Әбүзәр агачка үрмәләп менмәкче була, ләкин булдыра алмый, егылып төшә Руфия кычкыра-кычкыра бакча буйлап йөгереп йөри дә юкка чыга
Әбүзәр (кычкырып) Дело Сәйфи не пропадет' Я протестую' Мин хәзер анын урынына агачка менәм' Ну бирәм кирәгегезне!!'
10
Ру фия элеккеге гади киеменнән иске йортлары каршындагы эскәмиядә утыра Кайгыга баткан Мутиева кнла. кулына чачак ба/шмегогкан Чачәы, агач гебена куя. беркавым башын аска иеп басып тора. Аннары Руфия янына бара
Мутиева Исәнмесез.
Руфия (чак кына иреннәрен кын
мылдатып) Исән.
М у т и е в а Хәбәр-хәтере юкмы0 Руфия Юк
Мутиева Мин сезнен белән
ЗӨЛФӘТ хәким
киңәшләшергә килдем. Сәйфи Минга- лимовичнын бронза бюстын ясатырга ниятебез бар. Глава белән сөйләшенде инде, һәйкәлгә әле иртәрәктер...
Руфия. Ник, Сәйфи исән түгелдер дип уйлыйсызмыни?
Мутиева. Дөнья хәлен белеп булмый...
Руфия (еламсырап). Сез харап иттегез аны.
Мутиева. Алай түгел. Ул һәрвакыт көче житмәс нәрсәләргә каршы көрәшергә маташты. Зур шәхес иде, әлбәттә...
Руфия. Ничек инде «иде»? Сез бербер хәбәр ишеттегезме әллә?
Мутиева. Кайчаннан бирле бер мәгълүмат та юк бит. (Паузадан сон.) Сезне мәктәпләргә укучылар белән очрашырга чакыргаларбыз.
Руфия. Ник?
Мутиева Сәйфи Мингалимович турында сөйләргә. Нинди кеше иде ул, нәрсә ярата иде. гаилә тормышында нинди үзенчәлекләре бар иде—балаларга, үсеп килүче буыннарга кызык бит.
Руфия (усал тавыш белән). Барыгыз әле, чыгып китегез! Эшегез беткәнмени?
Мутиева (капка янына җиткәч борыла). Харап иттегез дигән була.. Иренен сәерлеге аркасында состояние ясады да үзенә.
Руфия (җан ачысы белән). Чыгып китегез! Күземә күренмәгез бүтән!
Мутиева чыгып китә. Руфия битен куллары белән каплап елый. Чиновниклар берәм-берәм керәләр, һәрберсенең кулында чәчәк бәйләме. Берничә венок та бар. Чәчәкләрне, венокларны бер-бер артлы агач төбенә китереп куялар һәм чыгып китәләр. Агач төбендә чәчәкләр өеме барльпска килә.
Музыка.
Руфия агач төбенә килеп чәчәкләргә карап тора, аннары бакча буйлап атлый.
Шул вакытны Сәйфи кайтып керә. Тыныч Йөзендә моңсу елмаю Тып-тын гына хатыньт күзәтеп карап тора Руфия анын күз карашын җилкәсе белән тоеп кинәт борыла.
Руфия. Сәйфи!
Сәйфи. Руфия!
Бер-берсенә таба ыргылалар. Ко-чаклашалар.
Руфия. Исән!
Сәйфи. Үзем дә шаккатам!
Руфия Инде әллә ниләр уйлап ут йотып яттым.
Сәйфи (хатынын җентекләп күзәтә). Ябыккансың
Руфия. Син киткәннән бирле юньләп йоклаганым юк, тамагыма ризык керми.
Сәйфи. Сонгы вакытта супермар- кетка йөри башлаган идең бит.
Руфия. Сине котыртып агачтан төшерер өчен генә кыланып йөрдем бит мин. Мина андый ризык кирәкми, миңа бу коттеджның кирәге юк. мина берни кирәкми, мина син кирәк, Сәйфи!
Сәйфи. Син бу коттеджда яшәми-сенмени?
Руфия Юк, синең белән өйләнешкәннән бирле яшәгән шушы иске йортыбыз минем өчен иң кадерлесе.
Сәйфи. Их, Руфия! Мин бит инде сине югалтканмындыр дип уйлаган идем. Сонгы вакытта төнге клубларга, рестораннарга йөри башлагач.
Руфия. Мине чынлап та «ночной клубларга», рестораннарга йөрде дип уйладыңмыни? Мин бит сине агачтан төшерер өчен генә нервында уйнап шулай дип әйтә идем.
Сәйфи (хатынын кочаклап үбә) Их, Руфия, жаным. бәгърем!
Руфия. Улыбыздан кичә генә хат килде.
Сәйфи. Хәзер укырбыз. Белсән иде сине ничек сагынганымны!
Руфия. Минем сине ничек сагынганымны белсәң иде син!
Алар тагын кочаклашалар Бу вакыпа Әхмәдиев атылып килеп керә. Анын да кулында чәчәк бәйләме.
Әхмәдиев. Сәйфи Мингалимович! Синең кайтканынны күреп хәбәр иттеләр дә, сине күрергә ашыктым. (Агач төбендәге чәчәкләр өеменә күз ташлый, үзенең кулындагы чәчәк бәйләмен Руфиягә тоттыра.) Бу сезгә.
Руфия (чәчәкләрне ала). Рәхмәт!
Әхмәдиев (Сәйфигә). Хәлен ничек? Исән-саумы?
Сәйфи. Күргәнегезчә. (Кул биреп
НАРМЫ РИШВӘТКӘ ДӘВА?
күрешәләр )
Әхмәдиев Ничекләр, нәрсәләр булып бегте анда? Нишләттеләр? Кай- ларда булды н9
Сәйфи (монсу елмаеп). Мәскәүдә.
Әхмәдиев Препаратыннын язмышы ничек хәл ителде?
Сәйфи (гел елмаебрак, тыныч кына сөйләшә) Мин ясаган даруны кабул итмәделәр Аны Мәскәүдәге чиновникларның ризыкларына яшертен генә салып карадылар. Минем даруны капкан чиновниклар, киресенчә, взятка- ны күбрәк ала башлаганнар. Бу очраклы хәлдер, әлбәттә. Әмма шулай да даруымның составын зур галимнәр комиссиясе тикшерде Взятка тәкъдим ителгәч, дару тәэсирендә чиновникның косасы килү дөрес түгел, диделәр. Взяткага каршы препаратның көче юк. фәкать косасыны гына китерә торган дару бу, диделәр. Омтылышын хупларлык, әмма даруыннын кирәге юк. диделәр
Әхмәдиев Нишләп сон син тыныч һәм елмаясын9 (Бер-ике адым артка чигеп.) Ышанмыйм! Куркыныч кеше син! Ришвәтчелеккә кизәнгән килеш, Мәскәүдән исән-сау кайтгын
Сәйфи (көлә). Сез үзегездән үзегез куркып яшисез. Чөнки алдауга, урлауга, ришвәтчелеккә кереп баткансыз!
Руфия (Әхмәдиевкә). Бу коттеджны, машинаны нишләтергә уйлысыз?9
Әхмәдиев Сезгә бит инде ул. Коттедж сиңа хосусый милек итеп билгеләнгән, машина да синен исемгә язылган.
Руфия Кирәк түгел алар безгә
Әхмәдиев. Тыныч кына яшәп ятыгыз инде шушында. Һаман киреләнеп утырмагыз. Сәйфи Мингалимович, зинһар, бүтән мондый кәнитил куптарма! Мәктәп директоры булып урнашасынмы9
Сәйфи Юк, үземнең элекке уры
ныма—химия укытучысы булып керәм Руфия Мин дә культура сараенын директоры булып түгел, гади китапханәче булып эшләячәкмен.
Әхмәдиев (кул селти) Үзегезгә карагыз
Сәйфи. Минем башыма бер идея килде.
Әхмәдиев (сискәнеп). Тагын яна препарат ясарга түгелдер бит?
Сәйфи (көлә) Юу-у-ук. Бу коттеджны китапханә итик. Руфия шушында яна китапханә оештырсын
Руфия (шатланып). Чыннан да! Әхмәдиев Шулай булсын. Сәйфи Әбүзәрнең хәле ничек9 Әхмәдиев Белмим Сәйфи. Аны район гәҗитенә баш мөхәррир итеп кире куегыз инде, яме Әхмәдиев. Эчүдән туктаса, восста- новить итәрбез.
Сәйфи. Ә ришвәтчелеккә каршы көрәшәчәкбезме сон9
Әхмәдиев (үтә җитди кыяфәт белән) Әлбәттә! Әмма дә ләкин анын көрәш ысулын табарга кирәк Син ял ит башта, һаман көрәш турында уйлап утырма, ин элек хәл ал. Ярый, киттем мин. Сау булып торыгыз!
Әхмәдиев чыгып китә.
Руфия (очып китәрдәй булып) Ничек башына килде бу уй—коттеджны китапханә итәргә! Йортыбыз кырында гына шундый шәп китапханә булачак!
Сәйфи Алдан ук шуны әйтәсем килә коттелжнын дүртенче катында лаборатория төзим
Руфия (сагаеп) Нинди лаборатория9
Сәйфи Мин барыбер ришвәтчелеккә каршы дару уйлап табарга тиеш Взятка алган кешене шундук паралич суктыра торган дару ясаячакмын'
Тәмам