Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛГА—ГАСЫР ТИРӘНЛЕКЛӘРЕНӘ!»


ФАЯЗ ХУҖИНГА 60 ЯШЬ
Фаяз Хуҗин республикабызда гына түгел, Рәсәйдә. чит илләрдә дә яхшы билгеле шәхес Аны олы галим, археолог, тарихчы буларак беләләр. Юбилее уңаеннан аның белән әңгәмә корырга хәзерләнеп йөргәндә башыма бер фикер килде Фаяз Хуҗин турында болай да аз язылмады инде, татар телевидениесе дә чит итми—гел күрсәтеп торалар үзен, китаплары, фәнни мәкаләләре һәм ачышлары аша күпләргә мәгълүм, ни өчен әле галимне башка яктан, мәсәлән, гади кеше (бәлки, артык гади дә түгелдер) буларак күрсәтмәскә? Гомумән, кем ул. нинди кеше ул Зәй районының Карман авылында туып-үскән Фаяз Хуҗин? Тарих төпкелләрендә казынучы археолог бүгенге көн һәм киләчәк турында ничек фикер йөртә?
—Тарих белән кызыксынуым 5нче сыйныфта укыганда ук башланды, мона укытучым Мөнәздәһә апа Кәримова «гаепле- 1812 елгы Ватан сугышында җиңүебезнең 150 еллык юбилеена ул 7нче сыйныф укучылары белән тарих кичәсе үткәрде. Ни өчендер, төп чыгышны миңа. 5нче сыйныф баласына тапшырды Ул биргән материалларны укып чыктым, ятладым. Чыгышым аңа ошады, матур сөйләдең, диде. Аннан соң тарих түгәрәгенә язылырга киңәш итте һәм миңа авылыбыз тарихын язарга кушты. Бу эшне дә. Әхмәтхуҗа бабамнан, авыл картларыннан сораштыра-сораштыра. яхшы гына башкарып чыктым кебек. Мөнәздәһә апа. күрәсез, беренче укытучым була.
Югары сыйныфларда укыганда тарих дәресләрен Фәхразый абый Ситдыйков алып барды. Ул үз фәненә бирелгән чын тарихчы иде. Киләчәктә тарих укытучысы буласы килүемне иң беренче итеп ана әйткәч, бик сөенде, мина өстәмә укырга дип берничә китабын биреп торды. Институтка укырга кергәч, хәтерлим, сөендерим әле дип башта сыйныф җитәкчем Фәгыйлә апа янына, аннан сон Фәхразый абыйга чаптым.
Әмма минем тарихчы булып китүемдә Ирек Таһир улы Уразаев хәлиткеч рольне уйнамады микән? Ул параллель сыйныфта укыта иде. сирәк булса да кайбер дәресләрен тынларга туры килде. Гаҗәеп киң эрудицияле, бигрәк тә хәзерге заман тарихын тирән белүче, кыяфәте белән Маяковскийга охшаган чибәр, акыллы бер укытучы иде. Укучыларның кумиры инде менә. Ирек абыйнын бөтендөнья колониаль системасы һәм анын таркалуына багышланган дәресен һаман да оныта алмыйм әле. Гомерем буе ана охшарга тырышып яшәдем. Мине якын итте, институтта укыганда да. Казанга килсә, хәлләремне белешеп китә иде Хәзер дә без анын белән дуслар.
164
Институтта уку чорыннан ук атаклы профессор Альфред Халиков остазыгыз, кинәшчегез булган...
— Без аның белән гел бергә булдык Бер кабинетта эшләп утыра илек, жәен айлар буе экспедициядә йөрдек. Баласы кебек якын күрде мине һәрхәлдә, мин шулай сизә идем Гадилеге белән алдырта иде ул Беренче чиратта, әлбәттә, бөтен барлыгын, гомерен яраткан фәненә багышлаган олы галим иде Вакчыл булмады, кешедән көнләшмәде, хезмәттәшләре арасында абруе гаять зур иде. Бик күп һәм нәтижәле эшләде. Арабыздан бик иртә китте шул. 65 яше генә тулган иде әле Альфред Хәсән улының хезмәтләре хәзер дә безнен өчен юл күрсәткеч булып тора. Анын күп санлы шәкертләре рәтендә йөрү минем өчен бик зур дәрәҗә Исеменә тап төшермәскә тырышам. Без, археологлар, анын истәлеген кадерләп саклыйбыз.
— 1972 елда Казан дәүләт педагогика инс- титутын тәмамлаганнан соң Сез бит әле бераз туган якларыгызда—Кадер мәктәбендә укытып алгансыз. Ул чорлар хәтерегездә сакланамы?
—Ничек инде сакланмасын, яшь чаклар— юләр чаклар, тормыш мәшәкатьләренең ни икәнен белмәгән иң күңелле вакытлар бит ул. Укытучылар коллективы дисеңме, укучы- ларымы—һәрберсен сагынам, оныта алмыйм.
Кайберләре белән озак еллар хатлар алышып тордык. Мөмкинлек булганда кайтып та килгә- лим, телефоннан да аралашып торабыз Безнең мәктәптә Шәйхулла Шәяхмәт улы Шәяхмәтов,
Мөнәздәһә Газиз кызы Гомәрова. Зөлфирә Шәйхетдин кызы Борһанова, Михаил Иванович
Никитин кебек талантлы педагоглар эшләде. Концертлар, спектакльләр куеп йөрдек. «Шонкар»да (Ә. Атнабаев әсәре) мин төп рольне башкарган идем хәтта Ул якларга тагын бер кайтып килергә йөрим әле
— 1974 елдан башлап. Сез—Казанда. Әле аспирантура да үтмичә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлагансыз. Хыялыгыз тормышка ашты, димәк?
— Шулай булды шул. Күрәсең, Биләрдәге казу эшләре вакытында Альфред абый мине сынаган булгандыр, бу егеттән археолог чыгачак дип уйлагандыр Әйе, хыялым тормышка ашты кебек Әмма мәктәптән, балпар шау-шуыннан аерылу бик авыр булды мина. Урамда иргән мәктәпкә ашыгучы кызыл галстуклы пионерларны күрсәм, күземнән яшьләр чыга иде Күнектем тагын. Экспедициядә дә шул ук яшьләр—күбесенчә студентлар эшли. Янәшәмдә—фән дөньясында инде танылып өлгергән археологлар. Кабинетлар борынгы табылдыклар белән тулган—бөтенләй икенче дөньяга эләктем! Аллага шөкер, бүген дә шул дөньяда кайнашам һәм ул яктан үземне бик бәхетле саныйм.
—Үзегегә бәя биреп карагыз әле: хезмәтләрегез татар халкынын урта гасырлар чорына караган тарихына нинди яңалыклар өстәде?
—Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Менә уйлап карагыз егерме ел мин, Альфред Хәсән улы җитәкләгән экспедициянең җитәкче урынбасары буларак. Биләрдә эшләдем, аннан сон ун ел «Казан кремле» археологик экспедициясенә җитәкчелек иттем. Калган вакытымда Суварда. Жүкәтауда. борынгы Чаллыда казу эшләре үткәрдем Алабугадагы тикшеренүләр дә миннән башка гына булмады Нәтиҗәсе фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр. төрле конференцияләрдә, конгрессларда ясалган чыгышлар белән генә төгәлләнмәде Биләр шәһәрлеге дәүләт карамагындагы музей-тыюлык итеп расланды. Казаннын һәм Алабуганың 1000 еллык юбилейлары билгеләп үтелде, һәм иң әһөмиятлесе—халкыбыз тарихының
165
әлеге кыйммәтле ядкәрләре бүгенге көндә халыкара туристлык үзәгенә әйләнеп баралар. Икенчерәк төрле әйтсәк, археология табыш китерә башлады. Фән ачышларсыз була алмый. Биләрдә мин, мәсәлән, борынгы кирмән диварларын тикшердем, болгар археологиясендә әлегә бердәнбер булган, унынчы гасырда корылган юрта эзләрен таптым. Казан кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Казан ханнары күмелгән төрбә (мавзолей) хәрабәләрен казыдым һ.б. Болары һәркемгә аңлашыла торгандыр дип уйлыйм.
Минем фәнни концепцияләргә килгәндә исә. алары менә болай: Биләр—Болгар, ягъни X—XI гасырлардагы беренче башкала проблемалары, урта гасыр шәһәрләренең барлыкка килү вакытын аныклау методологиясе, элгәреге болгарларның утрак тормышка күчү процессы, татар халкының (һәм чуашларның) этногенезында Идел Болгарстаны һәм Алтын Урданын урыны һ.б.лар—хәзерге көнгә кадәр бик тә бәхәсле мәсьәләләр булып тора. Бу проблемаларның һәрберсенә минем үз карашым бар. әмма каршы якнын фикерләре белән дә исәпләшмичә ярамый. Яна табылган материаллар кайчак иске карашларны үзгәртеп тә куялар. Кыю фикерләр һәрвакыт тәнкыйтьләнә инде ул. Моннан куркырга ярамый. Кайсы галимнең концепциясе дөресрәк—бусын киләчәк күрсәтер. Тыйнаксызлык дип бәяләмәгез, минем үземә шулай тоела—хезмәтләремнең бер өлеше булса да киләчәктә барыбер үз урынын табачак.
—Мәгълүм булганча, узган ел Болгарда һәм Зөя шәһәр-утравында «Яңарыш» программасы буенча реставрация һәм төзелеш эшләре башланып китте. Бу эшләрдә археологлар да катнаша, әлбәттә. Болгардагысы әле аңлашыла. Зөя утравында сакланып калган һәм Иван Грозный. православие дине белән бәйле борынгы архитектура корылмаларын торгызуга исә ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Бу мәсьәләләргә сез ничек карыйсыз?
—Бик унай карыйм. Мине бигрәк тә Зөя шәһәр-утравында башланып киткән эшләр куандыра. Мәсьәләгә төрле яклап, колачлырак карарга кирәк. Биредә бит уникаль архитектура истәлекләре тупланган. Аларны күрәләтә җимерү—урысныкымы ул, татарныкымы—бу очракта әһәмиятле түгел.—җинаять. Төзүчеләр белән бергә биредә археологлар да эшли. Кызыклы гына ачышларыбыз бар. Мәсәлән, моңа кадәр Свияжскины урыслар төзи башлаган дип уйлыйлар иде. Безнең археологлар исә Казан ханлыгы чорына караган катламнар таптылар, бу тирәләрдә хәтта инде монголларга кадәр үк болгарлар яшәгән авыл урыннары булган. Бу ачышлар бит татар тарихына яңа төсмерләр өсти Иң мөһиме—менә шул ачышларны дөрес, гадел тикшереп, анализлап, яңалыкларны халыкка җиткерү.
Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Безне ин борчыганы—реставрация -төзү эшләрен тизрәк төгәлләү сылтавы белән Зөя шәһәр-утравынын да. Болгарның да кыйммәтле борынгы культура катламнарын җимертү. Төзүчеләр артыннан (дөресрәге, алдыннан) без өлгерә алмыйбыз, ашык-пошык эшләргә мәҗбүрбез. Теге яки бу корылманы кайда урнаштыру мәсьәләсен тикшергәндә дә, башка проектларны караганда да археологлар белән артык киңәшләшеп тормыйлар. Экспертлар комиссиясенә, мәсәлән. Болгар археологик экспедициясенең җитәкчесен кертергә дә кирәк тапмаганнар. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының гыйльми советы утырышы да үткәрелмәде Түрәләрнең «сами с усам и» позициясе безне бик нык гаҗәпләндерә.
—Фаяз абый, әнә шундый берьяклы, бары тик матди якны гына күз унында тотучыларга тарихи үткәнебезнен мөһимлеген төшендерү җәһәтеннән ныграк эшләргә кирәк түгел микән? Соңгы елларда сезнен шундый рухтагы язмаларыгызны еш кына газета-журнал битләреннән укыйбыз, чыгышларыгызны телевизор экраннарыннан, радиодан күрәбез, тыңлыйбыз...
—Бу эшкә мин чыннан да бик җитди карыйм. Төптәнрәк уйласаң, популяр мәкаләләр язу галим кешенең эше түгел. Нишлисең, язучы юк. Фән яңалыкларын халыкка җиткереп барырга бик кирәк! Телевидениедән чыгыш ясардай галимнәребез дә бар—тел белмиләр. Максатымны бик изге дип саныйм—һәр татар үзенең тарихын.
166
ФАЯЗ ХУЖИНГЛ 60 яшь
ерак бабаларынын тормышын белергә һәм алар белән горурланырга тиеш. Кешедә үз тарихы белән горурлану хисе булмаса, халкынын киләчәгенә өмет юк.
— Мәктәп укучылары өчен дәреслекләр, студентлар өчен уку әсбаплары, методик кулланмалар язуны да шул ук фәнне популярлаштыру өлкәсенә кертеп карарга ярыйдыр?
—Бик авыр һәм кирәкле эш бу. Укытучылар күрә—профессиям дәреслекләрнең эчтәлегендә дә чагыла Рәсемнәрдә археологик табылдыкларны, борынгы архитектура корылмаларын, төрле реконструкцияләрне күбрәк бирәм. Текстнын теле балалар өчен жинел аңлаешлы булсын дип тырышам Әлегә кадәр тәнкыйть сүзләре ишеткәнем булмады. Шунысы гына бик борчый: мәктәптә татар тарихын укытырга сәгатьләр юк хәзер. Бердәм дәүләт имтиханнарында Россия тарихы гына булгач, Татарстан тарихын укытып та тормыйлар. Бу бигрәк тә рус мәктәпләрендә шулай. Киләчәктә мондый хәл бетәр дип өметләнәм
—Фаяз абый, һич көтмәгәндә үзегезнен туган дип әйтерлек институтыгыздан китеп, Татар дәүләт гуманитар-педагогнка университетында эшли башлавыгыз гаҗәпләндерде...
—Педагогика университеты да туган йортым кебек якын Мин бит заманында шунда укыдым, дөрес, ул вакытта институт статусында иде әле ул. Монда элегрәк тә студентларга лекцияләр укый илем Аннан сон, мин бит ни әйтсән дә педагог, һәрвакыт укучылар, мәктәп укытучылары арасында кайнашам Педуниверситетнын тарих факультетында эшләүче укытучыларның да күбесен белә идем Проблемалар килеп чыга, әлбәттә. Эш күбәйде, кафедра мөдире итеп сайлангач, бигрәк тә Фәннән аерылмадым, Аллага шөкер. Тарих институтында да эшләвемне дәвам итәм
— Педагогика университетын, югары белем бирү системасын камилләштерү максатыннан чыгыптыр инде, Казан федераль университетына куштылар. Дәүләтнен бу адымын хуплыйсызмы?
—Юк. Төрле яктан уйлап карадым—һич тә хуплый алмыйм 135 еллык тарихы булган атаклы педагогика университетын юкка чыгару—ахмаклык Мин моны үзебезнең милли белем бирү системасын таркатуда чираттагы адым дип саныйм. Мине бигрәк тә Казан дәүләт университетында кайчандыр академик Миркасыйм Госманов башлангычы белән ачылган һәм унышлы гына эшләп килгән татар тарихы һәм филологиясе факультетының таркалуы борчый Факультет деканы Искәндәр Гыйләжевнын протестын анлыйм һәм хуплыйм
—Сезгә алмашка кемнәр килә, Фаяз абый? Остазларының эшен дәвам итэрдәйләре бармы араларында?
— Шәкертләрем күп, Аллага шөкер Дистәләгән, йөзләгән студентлар да минем шәкертләрем бит Ә инде яшь галимнәр тәрбияләүгә килсәк, эш болайрак тора Археологияне без «элитный» фән дибез Безнен профессия кешеләре күп түгел. Тарих институтында минем унлап шәкертем бар Шуларнын бишесе—тарих фәннәре кандидатлары, икесе диссертацияләрен төгәлләп киләләр, калганнары яшь әле, аспирантурага узган ел гына керделәр Минем өчен шунысы куанычлы, шәкертләрем хәзер үзләре инде әйдәп баручы археологлар. Айрат Ситдыйков—хәзер хәтта минем җитәкчем дә. Тарих институтының Археологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Казан Федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире, Альберт Нигамаев—доцент, Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультеты деканы Икесе дә докторлык диссертациясе язалар Наил Нәбиуллин—минем Жүкәтаудагы тикшеренүләремне дәвам итүче археолог Нурулла Гариф—язучы, аны барыгыз да беләсез инде. Казан ханлыгы тарихы буенча унышлы гына эшләп килә. Әле узган ел гына диссертациясен яклаган Ренат Вәлиев—ин яраткан шәкертем (араларында ин яше, чөнки), бик булдыклы, перспективалы егет Зөфәр Шакировтан күпне өмет итәм, искиткеч тырыш, бөтен эшкә шуны кушалар,
167
әллә никадәр экспедицияләрдә эшләп алды инде. Күрәсез, барысы да татар егетләре, өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрделәр. Бер-берсе белән бик дуслар, туганнар кебек яшиләр. Кыскасы, бу өлкәдә горурланырлыгым бар.
—Фаяз абый, шәкертләрегезнен тормыш коруларына да шулкадәр сеенәсез. Чын галимнәр ниндирәк тормыш алып бара икән—профессор, тарих фәннәре докторы Хужин гаиләсе белән дә таныштырыгыз инде?
—Хатыным Гөлнур—Чистай кызы, озак еллар укытучы булып эшләде, башлангыч сыйныфларда укытты. Бик яраттылар үзен, коллективта да. укучылар һәм ата-аналар арасында да абруе зур булды. Хәзер пенсиядә инде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөри. Кызым Айшә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлады Архитектор-дизайнер белгечлеге алып чыкты. Хәзер шул профессиясе буенча эшли. Кияүдә түгел әле. Матур гына яшәп ятабыз. Гаиләмнән уңдым, күз генә тимәсен Археолог кеше өчен бу бик мөһим, ни өчен дигәндә, мин бит җәйләрне гел өйдән читтә, экспедицияләрдә үткәрәм. бакчада яшелчә үстереп ята алмыйм. Мине аңлыйлар. Үзем ярыйсы ук көйсез кеше: эшләп утырганда сүз катмасыннар, өстәлемдәге кәгазьләрне урыныннан күчереп куймасыннар, өй эшләре белән артык мәшәкатьләмәсеннәр.. Галим кешенең акчасы да инде анын. кешегә әйтергә оялырсың, билләһи. Соңгы елларда гына бераз юньгә керә башладык. Авыр чаклар да күп булды—түздек. Менә шундый хатыным, аннан да әйбәтрәк кызым булмаса. белмим, бу кадәр дәрәҗәләргә ирешә алган булыр идем микән. Укышларымның яртысы—аларныкы, һич арттырып әйтмим.
—Фаяз абый, сез, әлбәттә, күбрәк борынгы тарихыбыз белән мәшгуль. Археологны бүгенге сәясәт кызыксындырамы? Татар халкынын киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?
—Сәясәткә һич тә кагылмас идем, ләкин ул үзе мина кагыла, дип язган иде Әмирхан Еники бер мәкаләсендә. Әйе. сәясәттән качып булмый. Телевизорын да караштырам (күбрәк «Россия» программасын), газеталар да укыйм («Новая газета». «Аргументы и факты» ишеләрен. татар газеталары «тешсез», түрәләрне мактаудан уза алмыйлар), кайчак мәгълүматларны интернетган да алам. Бүгенге вәзгыять мине бик тә хафаландыра, тынычлыгымны җуйдыра. 1991 елгы революциядән соң олигархлар хакимияте барлыкка килде, дәүләт халыктан бөтенләй йөз чөерде, киләчәккә өметебез кимегәннән-кими бара. Жәмгыятебездә әхлаксызлык хөкем сөрә: бөтен җирдә алдау, талау, урлашу, икейөзлелек. Өстәвенә эшсезлек, хәерчелек. Моны барыбыз да белеп-күреп торабыз. Аңлашыла ки, мондый илнең киләчәге юк Фән. мәгърифәт, мәдәният кебек өлкәләрне өстенлекле рәвештә үстермәсәк, бетәчәкбез. Ә моңа ышаныч аз.
Беренче президентыбыз әйбәт иде. гел мактап тордык үзен—ул мона, чыннан да. лаек иде. Бер кавым «суверен» дәүләттә дә яшәп алдык хәтта. Әмма без, Мәскәү белән артык көрәшеп тормыйча гына, күп авырлыклар белән яулап алынган суверенитетыбыздан үз теләгебез белән диярлек баш тарттык, колхозларыбызны таратып, җирләрен инвесторларга өләштек, авылларыбызны һәлакәт алдына китереп бастырдык Без «сайлаган» депутатлар Конституциябезне җиңел генә үзгәртеп бетерделәр Тукай торган тарихи кунакханәне җимереп ташлаганда да. Матбугат йортыннан журналистларны, язучыларны куып чыгарганда да. Иске Татар бистәсен хәрабәләргә әйләндереп ташлаганда да. . телсез булдык. Бу галәмәтләр өчен президентыбызны вакытында тәнкыйтьли алмадык, курыктык. Халык бит хәзер күп нәрсәгә битараф, анын үз кайгысы кайгы.
Милләтебез өчен көрәштә яңа президенттан да артыгын өмет итеп булмастыр, ахрысы. Бездә халыкка кирәге булмаган зур спортка артык игътибар юнәлтелә. Дөрес, икътисад үсә диләр, әмма аннан безгә ни файда—халык моны сизми, тормыш хәлләре әлегә һаман начарлана гына бара.
Мине бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге хәлләр борчый. Бүгенге реформалар дөньяда ин камил дип табылган белем бирү системасының нигезенә балта чаба. БДИ һәм компьютерлар белән артык мавыгу мәктәп балаларының аңын томалый, 168
ФАЯЗ ХУҖИНГА 60 Я1Пк
сәламәтлеген какшата, мөстәкыйль фикерләү сәләтен киметә. Хөкүмәт үзенә коллар әзерли Болар—бик куркыныч нәрсәләр. Югары уку йортларына әзерлексез абитуриентлар килә, налан «белгечләр» тәрбияләп чыгарабыз, аларнын бик азы гына үз профессиясе буенча эшкә урнаша
Халкыбызнын киләчәгеме? Милли мәсьәләләрдә бүгенге сәясәт дәвам итсә, татарлар руслар арасында бик тиз эреп юкка чыгачаклар Хәлебез бик мөшкел. Татар моны бетмәсә, әле Сабантуйлар үткәреп торганда, сәләтле яшьләребез булганда халкыбыз югалмас дип үз-үзебезне тынычландырып торудан туктарга кирәк. Ачыгыз күзегезне, карагыз хакыйкатьнен йөзенә—телебез югала, татар мәктәпләре бетүгә йөз тота. Мәгариф министры, БДИны уңышлы тапшыру өчен фәннәрне мәктәптә, югары сыйныфларда русча укытырга кирәк, ли Фажига түгелмени бу?! Ничек көрәшергә9 Нәтижәсе булырмы? Шикләнәм Шулай да татар зыялыларына, бәйсез мәгълүмат чараларына өмет итәм әле бераз Бәлки, яшьләр арасыннан яна милли лидерыбыз да килеп чыгар? Безгә Фәндәс Сафиуллин кебек депутатлар кирәк...
—Өметсезлеккә бирелмик әле, Фаяз абый! Әңгәмәбез ахырында, әйдәгез, сезнең киләчәк ниятләрегез турында сөйләшеп алыйк.
—Беләсез инде, 2005 елга кадәр мин ин зур экспедицияләрдә эшләдем, археологик казу эшләренә җитәкчелек иттем Казан кремленнән сон, табигый ки, янадан Биләргә әйләнеп кайтырга теләдем. Тик казу эшләренә, совет чорындагы кебек, бюджеттан акча каралмаган, студентлар яши торган база җимерелеп юкка чыккан Биләр бит ул тегенди-мондый гына объект түгел. Болгар иленен башкаласы! Әле никадәр юньләп тикшерелмәгән һәм бәхәсле мәсьәләләре бар анын! Болгардан кала икенче халыкара туристлык үзәге булырга тиеш анда! Шуны аңлап бетермиләр. Кыскасы. Биләрдә эшләр туктатылды Бу каланы янадан күтәрәсе иде Шуны эшли алсам, калганына үкенмәс идем, шәт. М Ш Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фондына өметем зур. Ишетүемчә, үзе дә Биләрне торгызырга тели икән.
Ниятләрем мулдан, әлбәттә. Яна китаплар, фәнни мәкаләләр язу, төрле конференцияләрдә докладлар бедән катнашу, аспирантлар белән җитәкчелек итү Казан кремле материалларын фәнни әйләнешкә кертеп бетерәсе бар. Карачай- Черкесиягә, Кырымга борынгы болгар истәлекләрен өйрәнергә чакыралар. Алтай якларына барып кайтырга, тарихыбызның тагын да борынгырак катламнарын ачарга хыялланам. Алга—гасыр тирәнлекләренә! Бераз сәеррәк яңгырый торган бу сүзләрне үземнең тормыш девизым дип саныйм.
—Әңгәмәбезне менә шул оптимистик нотада тәмамлыйк та инде, Фаяз абый. Эчкерсез җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эштән тәм табып яшәргә язсын, алдыгызда тагын да кызыклырак ачышлар көтеп торсын! «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм укучылары исеменнән олы юбилеегыз белән чын күңеллән котлыйм!
Әңгәмәдәш— Рөстәм ГАЛ И УЛ Л И Н