Логотип Казан Утлары
Шигърият

(«Ачык мәйданы» циклыннан)

 

Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча Кузгалып китү юк быелгы җәемнән. Башкае киселгән нәселем Агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән.

Җәелгән җиремә—үлемсез агачым, Иелмәс иңнәре биеккә үрелгән.

Яшәргә! Яшәргә! Яшәүләр—кешегә Мең кабат газаплы булса да үлемнән.

Коллыкны яндырып каныбыз дөрләсен, Дөрләсен, сүнмәсен—ант итик, Ватанчы: Йә бозлы йортыма азатлык яуларбыз,

Йә янып бетәрбез—көл булып калганчы!

Илемә багышлап үземне, сүземне Ачлыкта утырам шул газиз нигездә. Яшәүне сөям мин!..

Сөягем белән, Ил,

Иреккә илтүче юлларны тигезлә!