ТУРГАЙ ҖАНЫ, ТУКАЙ МОҢЫ БЕЗДӘ

 

Күк йөзеннән бер кош җырын суза,

ул кош әллә курай тапканмы?

Тургаймы ул, әллә тургай булып

Тукаебыз җаны  кайтканмы?

 

Тукай гомере чордаш гасырларга,

Тукай җаны моңдаш кошларга.

Ул кош бүген әнә. нәкъ Тукайча,

«И, туган тел» диеп сызлана.

 

Күк йөзеннән бер кош моңын суза,

исе китеп тора талларның.

Шул моңнардан мәхрүм кала күрмә,

тәрәзәңне ач син, татарым!

***

Уян, татар, уян инде,

 уянырга вакыт җитте.

Уянырлык вакыт җитмәгәндер,

уянырлык вакыт үткәндер.

Татарымның бу йокысы өчен

кимсетелгән телем үртәлер.

 

Баян моңы сеңгән өянкеләр

һәлакәтне тоеп ярсырлар.

«Уян, Татар, уян инде»,—диеп

 җилкапкаңны шакый гасырлар...

 

Бүректәге бүре баласын да

карый диләр сагынып урманын,

урманнарга кереп улар чаклар—

ник, Татарым, бүре булмадың?

***

Чит илләр—чит түгел, чит түгел,

(кичерсен үз туган җиребез),

анда да шул кояш, шул ук ай

 һәркемгә елмая бертигез.

 

Анда да шул кавем. Адәмнең,

Хәүваның кызлары, уллары.

Сурәткә төшердем диңгезен—

 ул минем Моңыма охшаулы.

 

Диңгезнең итәге тау да тау,

шул таулар шикелле горурлык

 бар бит ул минем дә халкымда—

 мең илнең тавына торырлык.

 

Ничек соң чит диим мәчетен?

 Йолдызлы ай кунган манара...

Шул азан, нәкъ шул ук догалар

 нур булып җиһанга тарала.

 

Чит диләр чит илне, чит диләр,

 Чит түгел икән бит берсе дә.

Чит түгел, бары тик читендер—

үз илен сагынган кешегә.

***

Кеше җаны әллә чынлап

 яралганмы коштан:

 бер күмеләм диңгезләргә,

бер күкләргә очам.

 

Тургай нәселеннән микән

 әллә безнең җаннар?

Кагыл гына кылларына—

күкрәп моңнар тамар.

 

Кояш нуры алсу шәфәкъ

чиккәч офыкларга,

кошлар канатлары белән

 кагылыр болытларга.

 

Тәмуглардан очып төшкән

 яшен күкне телер...

Коштан булган җаным кабат

кошка әверелер.

***

Ник карадың борылып артка таба

 алда шәфәкъ көтеп торганда?

Мин озата килгән идем сине

 кача-кача. Нигә?

Сорама...

Көннәрдән дә олы минутларың

үткәннәрдә калган—күрдеңме?

Үткәннәргә баккан карашыңнан

 көлтә-көлтә нурлар түгелде.

 

Мин бит әле сиңа кайчан гына...

 (Хәтерлә син Кояш чагымны!)

Хәтерләдең—ләкин танымадың,

күрмәдең шул—күзең чагылды.

 

Ник карадың борылып үткәннәргә

 качып киткән тоткын шикелле?

...Эзләреңне күптән күмгән идем,

бүген шуннан гөлләр тишелде.

Ник карадың?..

***

Йә, хуш инде—

байый кояшым,

төн капласа якты йолдызыңны

сагышларны минем тоярсың.

Хуш инде, хуш—

 үтәр кыенлык.

Сагышланып басып торганчы син

нурларымда кал бер коенып.

Яңа таңнар атар,

көннәр туар,

көннәр белән туар хыяллар;

хәтер сукмагына чирәм үсәр,

яфракларын таллар коярлар.

 Охшаш булмас ләкин

 таңнар—таңга,

җаннар—җанга,

башкачарак шаулар тупыллар.

Башкалыкны беркем сизмәс,

бары

әрнеп-әрнеп йөрәк сулкылдар.

 

Реклама