Логотип Казан Утлары
Роман

СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ

 

Погоннарын салдырган, билен каеш белән бумаган солдат бушлаты, козыреклы фуражка, галифе чалбар һәм кирза итек кигән Габделнур, төзелеш идарәсенә килгәч, бик атлыгып торса да төшкә хәтле эшкә керешә алмады. Баш механик һәм энергетик белән якыннан танышкач, техника куркынычсызлыгы кабинетына юл тотты. Анда сөйләшү шактый озакка сузылды.

Илле яшьләр чамасындагы, күзлекле, озын гәүдәле абзый, мишәр акценты белән (ләкин Габделнурның Кронштадттагы хезмәттәше, Сергач егете Атаулла сөйләменнән йомшаграк), урыс сүзләрен катыштырмаска тырышып, аның белән татарча сөйләште. Баксаң, төзелештәге күп атамаларның татарча исеме бар икән. Егет үзен хәтта бераз унайсыэ хәлдә тойды: кайбер сүзләрнен мәгънәсен аңлый алмыйча торды. Өч ел солдат хезмәте үзен сиздермичә калмый: ул сине туган төбәгеннән, атан-ананнан, мохитеннән генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә телеңнән дә аера икән шул.

Складка кереп, эш киемнәре алды. Ләкин аларны тиз генә кию насыйп булмады. Складтан чыгуга партбюро секретаре—кадрлар бүлеге башлыгы Митрохнн чакырды. Соңрак егет үзе дә кермәкче иде, чөнки учетка басасы бар бит.

Партбюро секретаре озак еллар хәрби хезмәттә булган отставкадагы майор иде. Хәзер ул, билгеле, граждански киемнән: зәңгәр төстәге, күкрәгенең сул ягына дүрт рәт орден планкасы беркетелгән өр-яңа костюмнан, яшькелт күлмәк, куе зәнгәр галстуктан. Аның кайчандыр коңгырт булган чәчләре агарып беткән диярлек: тулы кызгылт йөзле, кызарыбрак торган зур борынлы, калын иренле, авызында ике-өч алтын теше дә күренеп киткәли, кешенен күзенә үтәли туры карап әңгәмә кора.

Ул әүвәл бик тәфсилләп үзе турында сөйләде, аннары энәсеннән җебенә хәтле дигәндәй, кичәге солдатның кайларда, кем булып хезмәт итүе, нинди җәмәгать эшләре башкаруы белән кызыксынды. Чөнки Габделнур беренче мәртәбә килгәндә алар очрашмаганнар иде. Митрохин бу сөйләшүдән бик канәгать калды.

—Сине Алла үзе безгә җибәргән,—диде партбюро секретаре утырган җирдән дәү кулларын угалап, аның бөтен чыраенда сөенү галәмәте чагылды.—Стена газетасына редактор кирәк иде. Бүгеннән үзенне шул эшкә алындым дип исәплә.

Габделнур каршы төшәсе итте. Әмма кистереп түгел, ә җайлап кына:

—Мин әле урнашып та җитмәгән. Хәзерлек курслары. .

—Берсе икенчесенә комачау итмәс,—дип кичәге солдатны шундук хәрбиләрчә тәкәллефсез, кисәк бүлдерде өлкән офицер.—Син шүрләмә, бөтен йөкне сина өяргә җыенмыйм. Бизәүче кеше бар—плакатлар, шигарьлар язу өчен идарәдә рәссам тотабыз, кулы шактый оста, производство-техник, хезмәт хакы һәм план бүлекләрендә институт бетергән инженерлар, икътисадчылар, нормировщиклар эшли. Участок башлыклары, мастер-прораблар да махсус урта йә югары белемле. Бригадирлар арасында да читтән торып укучылар юк түгел. Алар үз эшләрен яхшы беләләр, мәкалә язарлык кына чамалары бар. Булышырлар. Синең эш—оештыру. Комсорг белән очрашмадыңмы әле?

-Юк.

—Таныштырырмын. Ул да узган ел гына армиядән кайткан егет.

Биш йөз кешелек төзелеш идарәсенең яртысын диярлек тәшкил иткән комсомолларның җитәкчесе турында сүз бара иде. Штатта каралмаган булса да, фәкать шул эш белән генә шөгыльләнү өчен бер яшь кеше тоталар.

—Аның белән кулга-кул тотышып эшләрсең,—дип дәвам итте партбюро секретаре. —Синдә гомуми җитәкчелек булыр. Чөнки син бу эшнең рәтен беләсең икән. Әйдә, алын. Эшләп күрсәтик әле. Бөтен трестта дан казанырлык газета булсын. Мин барын да онытма. Нинди генә сорау яки аңлашылмаучылык килеп чыкса да һәрчак туры үземә кер—миңа таяна аласың.

—Ярар,—диде Габделнур килешеп.

Атасы яшендәге кешегә, җитмәсә офицерга, каршы торырлык дәлил дә тапмады, аның сүзен аяк астына салырдай сәбәп тә күрмәде Габделнур. Хәер, беренче көннән үк сүз көрәштереп торырга теләге дә юк иде. Кирәк икән—эшләр, ул—солдат, ул—коммунист.

Митрохинның сүзе бетмәгән икән әле.

—Мин сине һәрчак яклармын. Әйбәт хезмәт иткән солдатлар миндә беркайчан да ким-хур булмады. Шуны исеңдә тот. Хәзер бар, постройкомга кер, фатир чиратына гариза яз. Исемлек караганда сине истә тотармын. Гомер буе ата бурсык кебек ялгыз башын яшәмәссең бит. Өйләнерсең.. Үз куышың булыр... Әһә, тукта, бер генә минут сабыр ит...

Габделнур барында кадрлар бүлегенә утыз биш яшьләр тирәсендәге бер хатын кергән иде. Егет аны таныды, беренче мәртәбә килүендә шуның белән сөйләшкән иде. Ул, солдат егеткә баш кагып, пышылдап кына диярлек исәнләште. Өс киемен салып, Митрохин каршындагы өстәл артына барып утырды һәм, ир-атлар сүзенә катнашмыйча, нидер язарга тотынды.

Кадрлар бүлеге башлыгы әлеге хезмәткәргә дәште:

—Клавдия, баш хисапчыны чакырып кер әле.

—Хәзер.

Хатын чыгып китте дә, озак юанмыйча, әйләнеп тә керде.

—Афанасий Федорович, баш хисапчы кассир белән банкка киткән.

—Ә урынбасары?

—Әйтимме?—дип сорады аяк өсте ишек катында торган хезмәткәр.

—Әйе. Керсен.

Хатын янә чыгып китте һәм озын буйлы, мөлаем генә бер хатын-кызны ияртеп керде. Соңгысы исәнләште, бусагада тукталды. Клавдия үз урынына урнашты.

—Менә нәрсә,—диде кадрлар бүлеге башлыгы әлеге яшь хатынга урын да тәкъдим итмичә, әмер биргәндәй катгый итеп,—бу солдат безгә эшкә урнашты. Үзе әйтмәсә дә беләм: анын ашарына да акчасы юктыр. Егеткә аванс языгыз.

—Миңа энергетик әйткән иде инде. —Тавышы да ягымлы икән баш хисапчы урынбасарының —Төштән соң булыр.

—Бик яхшы алайса.

Габделнур аптырый калды: ни ул үзе, ни энергетик бу турыда тел тибрәтмәгәннәр иде. Аңа хәтта бераз уңайсыз булып кигге. Әле эшкә керешмәгән. Шул ук вакытта аларның бу гамәле күңеленә хуш килде.

Мөлаем хатын, үзенекеләргә сиздерми генә, ят егеткә нахты карашын бүләк итеп, бүлмәдән чыгып китте.

Кадрлар бүлеге башлыгы Митрохин елмаеп:

—Гаделҗанов, постройкомга шагом-марш,—диде дә, сүзне беткәнгә санап, өстәлендәге кәгазьләрен актара башлады.

Габделнур, рәхмәт әйтеп, бүлмәдән чыкты һәм киң баскычтан икенче катка менде. Постройком дигәннәре—профсоюз комитеты—югары каттагы зур гына бер бүлмәне били икән. Тулы гәүдәле, илле-илле биш яшьләр чамасындагы бер хатын аны ачык чырай белән каршылады, урын күрсәтте, хәл-әхвәл сорашты. Егетнең йомышы нидән гыйбарәт икәнен белгәч, әйтеп торып гариза яздырды.

—Чиратка куярбыз, борчылмагыз,—дип ышандырды.

Габделнур, фәлән ел узгач, үзенең шушы кабинетка хуҗа булып, профсоюз эшенен, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетермәстәй вак-төяк мәшәкатенә күмеләчәген, идарәнең ыгы-зыгысына чумасын әле күз алдына түгел, уена да китерми иде.

Аннан, цехка барып, складтан алган эш киемнәрен киеп, баш механик бүлегендә эшләүче электрик, токарь, тимерче, эретеп ябыштыручы һәм башка һөнәр ияләре белән танышты.

—Син электриклыкка кайда укыдың?— дип сорады егетләрнең берсе.

—Таш карьерында эшләгәндә, алты айлык курсларда.

—Без икебез бер тирәдә эшләгәнбез,—дип сүз кыстырды энергетик. — Мин дә армиягә хәтле Әлмәттә эшләгән идем.

Энергетикны беренче күрүдә үк Габделнур аның йөрешенә игътибар итеп:

—Әллә флотта хезмәт иттегезме?—дип сораган иде.

Һәм чыны да шулай булып чыкты: дүрт ел Тын океанны гизгән икән.

Энергетик аңа янә бер кат эшнен нидән гыйбарәт икәнен төшендерде. Мондагы эш Габделнур өчен яңа иде. Армиягә хәтле ул подстанциядә дежур горды, түбән һәм югары вольтлы линияләргә чыбык сузды, карьерда таш кисү комбайннарына, йортлар идарәсендә баракларда яшәүчеләргә электромонтер хезмәте күрсәтте. Ә монда-төзелеш оешмасы, шуна күрә бәләкәй генә бинаны биләп торучы электр цехында вибратор, түбән вольтлы трансформатор, җибәргеч, өзгеч ише нәрсәләр аунап ята. Менә шуларны рәтләргә, яңадан эшкә ярарлык итеп төзәтергә кирәк. Кайчагында участокларда линия дә тартырга туры киләчәк.

—Кирәксә, участокта эшләвен дә ихтимал, күңелеңне кин тот,—дип елмайды энергетик.

Һәм егет, бер дә авырсынмыйча, җиң сызганып, эшкә кереште.

II

Хәзерлек курслары университетның үз бинасында түгел, ә Тинчурин урамындагы илле беренче мәктәптә узасы икән. Габделнур, эштән кайтып, кием алыштырды да, аннан-моннан капкалап, автобус тукталышына чыгып йөгерде. Аңа тагын, җиденче-сигезенче ноябрь көннәрне вагон бушатырга баргандагы кебек, әле өч транспортка утырасы иде.

Елга вокзалына ике тукталыш кала ул трамвайдан төште. Каршыда ишек өстенә эре хәрефләр белән «Буревестник» дип язылган кибет. Дөрес икән, дип уйлады, аңа шулай өйрәткәннәр иде.

Уңга таба, бер генә яклы, тыкрык сыманрак тар урамга кереп китте. Бу урамның сул ягында, юлдан йөз адымнар читтәрәк, биек итеп балчык өелгән үр сузыла һәм анда рельслар салынган. Тимер юл вокзалыннан кузгалган поездлар Себер ягына таба шул юлдан китә. Өелмә белән ике арада шәрәләнгән биек каен, өрәңге агачлары үсеп утыра. Хәер, өрәңгеләрдә нәни тәлгәшләр—җиргә иңеп, киләсе язда үсенте чыгарачак орлыклар—әле дә коелып бетмәгән. Ике-өч чыршы да күренә, аларнын ылыслары елның дүрт фасылында да шулай яшеллеген җуймыйча күзне иркәләп торачак. Зур агачлар астында тәбәнәк куаклар җәелеп утыра.

Кинәт сул якта, агачлар арасында, кемнеңдер әрнүле авазы ишетелде.

—Тимәгез миңа!—Күрәсен, анын ялваруы җавапсыз калды, аннары ул тавыш үтенечтән кисәтүгә күчте.—Мин сезне абыйга әйтәм!

Агачлар арасында беркем дә күренми—эчтәрәк булсалар кирәк. Тавышына караганда—бала-чаганыкына охшаган.

«Кемнедер кыерсыталар ахры,—дип уйлады тынгылыгы беткән Габделнур һәм сәгатенә карап алды —Шайтан, болар белән бәйләнсәм, сонга калам инде. Бармасан да яхшы түгел... Ярар, калсам калырмын...»

Егет, сулга борылып, тротуардан олы юлга чыкты. Ике атлап, бер сикерүдә тавыш ишетелгән урынга килеп тә җитте. Ни күрсен: унөч-ундүрт яшьләрдәге ике үсмер өченчене тәпәләп маташа. Тегеләр буйга бу бичарадан озынрак та әле.

—Сез нәрсә, мәйсезләр, үзегездән кечене рәнҗетәсез?! А-ну ычкыныгыз! Сыпыртыгыз хәзер үк!

Ул берсен куртка якасыннан эләктереп читкә алып томырды, икенчесе үзе торып йөгерде һәм алар бер-бер артлы алга элдерттеләр. Танавы канаган малай, лышык-лышык борын тартып, коткаручысына рәхмәт әйтеп юлга таба атлады.

—Син нәрсә мәлҗерәп төштен?—диде Габделнур аның белән янәшә барышлый. —Икенчеләй җебеп торма, кулына нәрсә эләгә, шуның белән тарт үзләренә. Ярар, җылама, туйга хәтле төзәлер.

Малайны фуражкалы башыннан сыйпап, куаклар арасыннан чыкты, алга баруын дәвам итте. Ул аларның ни өчен сугышуларын да сорап тормады. Хәер, кечкенә чакта үзләре чәкәләшмичә тордылармы?! Булмаганны! Бәргәләшеп алалар да тагын дуслашалар, бергә уйныйлар иде. Бер урам малай-шалайлары бит. Бу «калай әтәч»ләр дә шушы тирәдәге йортлардандыр инде. «Дөрес барам микән?—дип уйлады егет.—Теге малайдан сорыйсы калган икән...»

—Миңа илле беренче мәктәп кирәк иде,—дип сорады каршыга очраган бер хатыннан.—Дөрес бараммы?

—Әйе,—диде хатын туктамыйча гына һәм узып китте.

... Беренче дәрес—тарих.

— Шнейдер Семен Моисеевич,—дип иң әүвәл үзе белән таныштырды укытучы.—Археологиядән укытам.

Ул кырыклар тирәсендәге, уртача буйлы, бөдрә чәчле, хәрәкәтчән, мөлаем бер кеше иде. Еш кырынудан ияк-янаклары зәңгәрләнеп тора, озынча калын борынлы, зур тере күзле.

Мәктәп укучылары сыман парта артына утырган егермеләп кешене ул исемлек буенча барлап чыкты. Халык чуар: Габделнур кебек егетләр дә. кичә генә мәктәп бетергән яшь кызлар да. бер-ике бала анасы хатыннар да һәм утызның өстенә чыккан ир затлары да бар иде. Укытучының һәрберсенә әйтер сүзе, үзенчә шаяртуы бар икән. Дәреснең байтак өлеше шуның белән узды.

Габделнур белән танышканда ул:

—Юридик факультет яхшы, әлбәттә.—диде.—Ләкин, минемчә, тарих фәне кызыклырак. Аннары, сез сынауны монда гына, безгә бирәчәксез. Ә юрфакка, әгәр бик теләсәгез, соңыннан, берәр ел укыгач та күчәргә була. Менә мин үзем, мәсәлән, сезнен кебек өч кенә ел хезмәт итмәдем. Мин— запастагы капитан. Илле алтынчы елгы кыскартуга эләккән миллион ике йөз мен хәрбинен берсе. Казанга кайттым да берәр вузга керим дидем. Ә минем документ икәү: аттестат та бар. хәрби училише бетергәнгә диплом да бар. Тоттым да берсен университетка бирдем, икенчесен—авиационныйга.

—Алай ярыймыни?—дип сорады кемдер.

—Ә нигә ярамасын?—диде укытучы иннәрен сикертеп. —Икесенә дә алдылар, көндезгегә. Берсендә староста итеп сайладылар, икенчесендә— профорг. Ике арада йөгереп йөрим шулай лекцияләр тыңлап. Ноябрь аенда вузара ниндидер жыелыш булды. Мин икесеннән дә чакырулы Эләктем ике доцент арасына: берсе—университеттан, икенчесе КАИдан. Сирәк-мирәк сүз катышып, сөйләшеп утырабыз. Болар икесе дә мине үз кеше күреп гәпләшә. Бераздан аптырап калдылар, янәсе, мин кайда укыйм. Бәхәсләшә үк башладылар: берсе әйтә, бу безнең студент, ди. икенчесе каршы төшә, юк. ул—безнеке Менә шулай мин фаш ителдем: деканатка, ректоратка барып җитте. Ультиматум куйдылар: икенең берсен сайла! Тарихны якынрак күрдем. Университет бетердем, археология кабинетын җитәклим

Яшь кенә бер кыз сорау бирде.

—Семен Моисеевич, кем соң ул археолог?

Шнейдер пауза ясады, аннары, нидер исенә төшеп булса кирәк, елмайды.

—Археолог—бик нык соңга калган мародер.

Булачак студентлар көлештеләр.

—Әгәр җитди итеп әйтсәк,—дип дәвам итте укытучы,—археологлар казып чыгарган әйберләргә карап тарихчылар бик күп сорауларга җавап табалар. Әйтик, теге яки бу төбәктә нинди халык һәм кайда яшәгән, тормыш-көнкүрешләре, кием-салымнары ничек булган? Ул чорла нинди корылмалар төзелгән? Кемнәр хакимлек иткән? Табылган өй жиһазларына, хайван сөякләренә, ризык калдыкларына карап, хәтта ни-нәрсә ашап- эчкәннәренә тикле әйтеп бирергә була. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер акыллы баш. Так что, тарих фәне ул патшалар, корольләр биографиясен генә өйрәнми, сугыш вакыйгаларына гына кайтып калмый... Тарих—төрле этаплардан тора, ул-үсештә.

Бүтән фәннәрдә алай кызык, мавыктыргыч булмады. Шулай да Габделнур ахыргача утырды. Чөнки монда бөтенләй икенче, аның өчен яңа лонья ачылып киткәндәй булды: зыялы, тәрбияле, сүзнең тәмен белеп, тыңлаучыга фикере барып җитәрлек итеп аңлатучы мөгаллимнәр, аларны тын да алмыйча, бүлдермичә тынлап утыручы үз тиңнәре... Әйе,әле беренче генә кон булса да, ул ничектер аларны үз итте, алар арасында үзен ата карга итеп тоймады чөнки мөгамәлә дусларча булды, бер-беренә карата теләктәшлек күрсәтелде.

Дәресләр тәмамлангач, ул ашыга-кабалана трамвай туктатышына китте. Тимер юл вокзалында икенчесенә күчеп утырды. Восстание белән Декабристлар урамы чатында бик озак автобус көтте. Ак фуражкасын батырыбрак киде, кулларын бушлат кесәсенә тыкты, юка табанлы туфлиләре белән әрле-бирле йөренде. Автобуста кайтканда күзләре йомыла башлады. Унике тулганда гына тулай торакка кайтып җитте. Аякларын юып, тешләрен чистартып, чәйләп ятканчы тагы ярты сәгать узды. Ә иртән алтыда янә аяк өстендә булырга, эшкә барырга кирәк...

Эштән соң ул тагын хәзерлек курсларына торып йөгерә. Чөнки университетка, Ленин укыган факультетка керү теләге әледән-әле чыгып торган вак-төяк кыенлыклардан, юл газапларыннан, йокы туймаудан, кыскасы, һәрнәрсәдән өстен иде.

Әмма, ни хикмәт, Семен Моисеевич үзенең тарих фәнен яратуын аз-азлап кына тыңлаучыларга да йоктыра башлады шикелле. Дөнья күргән, чит илләрдә (социалистик лагерь дәүләтләре саналса да) хезмәт иткән, һәр нәрсәгә үз фикере булган бу укытучы дәрестә теманы сирәк аңлата.

—Материалны китаптан укырсыз,—ди ул еш кына.

Гадәттә ул халыкара һәм ил эчендәге хәлләрне бәян итә, кемнең кем булуына карап тормый, әйтәсе сүзен әйтмичә калмый. Хәзерге җитәкчеләргә дә, элеккегеләренә дә шактый эләгә. Бигрәк тә октябрь аенда бөтен постларыннан азат ителгән Хрущев турында сүз күп була иде. Офицерлар арасында (бәлки бөтен халык хөрмәт иткән, дип әйтү дөрескәрәк туры килер) популярлык казанган маршал Жуковны илле җиденче елда саклану министрыннан төшерүне дә Шнейдер хупламаган, күрәсең Беркөнне ул, Хрущевны ярыйсы гына талкыгач, беркемнән дә шикләнеп тормыйча, аның турында мәзәк тә сөйләп алды. Ул чорда әрмән радиосына кагылышлы анекдотлар бик модада иде. Ләкин монысы Шнейдернең университеттагы хезмәте белән бәйләнгән булып чыкты.

—Әрмән радиосына сорау килә,—дип башлады ул сүзен.—«Нишләп бу арада сезнең радио дәшми?» Әрмән радиосы җавап бирә: «Студиядә бер генә хезмәткәр калды, ягъни мин генә. Ә калганнар Донбасска китте. Алар анда археологик казыну эшләре алып баралар, Хрущев эшләгән шахтаны эзлиләр... Һич таба гына алмыйлар...»

Габделнурның әле дә хәтерендә: пеләш башлы җитәкче абзый кирәксә- кирәкмәсә дә үзенең яшь чагында дуңгызлар көтүе һәм шахтада эшләве белән мактанырга ярата иде бит...

Әмма Шнейдернең тыңлаучыларны тарихка якынайтуының сәбәбе тирәндәрәк ята иде. Ул тарихи вакыйгаларны, фактларны, шул чор геройларының яшәешен бик тирәнтен анализлый белә, аларны тормыш белән бәйли, бүгенге сәясәткә китереп тоташтыра. Һәм, ни гаҗәп, әллә кайчангы, инде гасырлар катламы астында калган хәлләр дә әле шушы елларда гына булып үткән сыман җанланалар, син үзеңне аларнын шаһиты кебек хис итәсең. Шуннан үзеннән-үзе башын җәһәтрәк эшли, миеңнең фикерләү куәте арткандай була, дөньяга «аек» күз белән карый башлыйсын, теге яки бу вакыйганың нилектән килеп чыгуын аңларга тырышасың, еш кына үзлегеннән аларның асылына да төшенәсең, шул дәвер геройларының яшәешен анализлыйсың, чорлар арасындагы охшашлыкны чагыштырып карыйсың.

Хәзерлек курсларыннан йөгерә-чаба кайткан бер кичне Ирек сорап куйды.

— Габделнур, син нишләп музыка яисә сәнгать училищесына кермәдең?

Ул дусты кайтуга чәй кайнаткан, өстәл янында кырлы стаканнардан шуны чөмереп утыралар иде.

—Нигә алай дисен?—дип сорауга сорау белән җавап кайтарды сул кулына печенье алган бүлмәдәше.

—Баянда уйныйсын, рәсем ясарга да һәвәслеген булган...

—Син моны уйлап әйтәсеңме, әллә уйнапмы? Минем күнелгә коткы салыр өчен...

—Нишләп инде,—диде. Ирек үпкәләгән сыман. —Тора-бара күренекле музыкант, бәлки композитор ук булып китәр идең, яки атаклы рәссам. Ә мин кешеләргә аның белән кайчандыр бергә солдат шулпасы эчтем, общагада яшәдем, дип мактанырыем.

—Кит әле моннан, тумаган балага исем кушып маташма.

Иң гаҗәбе, Ирекнең сөйләү тонында да, күз карашында да көлү яисә мыскыллауга тартым галәмәт юк, фәкать дусты өчен горурлану гына сизелә иде. Чөнки ул бу җәһәтгән үзендә беркайчан да андый нәрсәләргә күңелендә теләк тоймады. Шуңа күрә дусты өчен ул фәкать сөенер генә иде. Моның шулай икәненә инанган Габделнур, бераз вакыт кулындагы кайнар чәйле стаканга карап торгач, башын күтәрде.

—Юк, дускай, андый җирләргә үрелергә мин үз чамамны беләм. Кайберәүләр кичке якта үзенен күләгәсен күрә дә, карале, мин нинди баһадир икән бит, дип үз-үзенә соклана. Ә чынлыкта... Мин андый юк-бар шапырынулардан ерак торам. Син әйткән нәрсәләр өчен чыкылдап торган сәләт кирәк!

Ирекнең бирешәсе килмәде.

—Бәрәч, берәү дә мөгезле булып тумый, дәрт итсәң, калганын укый- укый булдырасың инде анысын.

—Бер акыллы баш әйткән: «Талант—ул безне беркем дә өйрәтмәгән нәрсәне булдыра алу».

—Белмим тагы... «Биючене хурламагыз, бии-бии остара», дип җырлый идек без яшь чагында кичке уеннарда.

—Дөресен генә әйткәндә, минем ул турыда уйлаганым юк иде.

—Уйла, дус, уйла.

—Мин техникумда укыганда безгә бит баян дәресе керде, нота белән уйныйбыз. Кемдер ярты елда икееллык программаны эһ тә итми үзләштерә, ә кемгәдер хроматик гамма, арпеджио яисә «Каз канаты»н өйрәнү дә әҗәл белән бар. Чөнки аңа табигать тарафыннан оеткы салынмаган

—Син шәп уйныйсың бит.

—Юк, синең өчен генә—шәп. Мин хәзер нотаны да юньләп белмим инде. Өч ел армия, аңа хәтле ике ел төрле җирләрдә эшләү Әгәр техникумнан соң ук булса... Ләкин без билгеләнү буенча эшкә җибәрелдек. Аннары, ул вакытта синен кебек акыл бирүче дә булмагандыр. Юк инде, буш хыяллар белән яшәгәнче, бер ниятләгәч, тырыша-тырмаша булса да университетка керергә кирәк. Мин шулай карар кылдым.

—Үзенә кара... —диде Ирек дустын дөрес аңлап. Алар, табынны җыештырып, ятарга әзерләнделәр.

III

Ипек гади авыл малае буларак, тормышны катлауландырырга яратмый буген ашарына бармы-тамагык тук, киемең бармы-өстен бөтен, ятар урының бармы—татлы итеп йокла, йөргән кызын бар икән дөньяңны онытмыйча гына сөй...

Кремельдән чыккач, ул туп-туры апаларына килде. Җизнәсе белән утырып бер яртыны «бөкләде., кичен кино карап кайтты. Икенче көнне иртән трестка юнәлде. Аны балта остасы итеп алдылар.

Җиденче һәм сигезенче ноябрь көннәрне бергәләп вагон бушатканнан соң алар Габделнур белән көндезләрен сирәк очраша башладылар. Кайчагында эшкә бергә китәләр, ләкин завод проходное турысында юллары аерыла. Кичен Габделнур укырга ашыкканда Ирек тулай торакта кала һәм егетләр белән бергә кызыл почмакта телевизор карый, сирәк-мирәк кинога, концертларга (барак шикелле озын, беркатлы бинаны Мәдәният йорты итеп әмәлләгәннәр иде) кергәли, ял көннәрендә апаларына бара.

Һәм менә шушы гамьсез тормышына тиздән үзгәреш кертелергә тиеш дип табылды. Беркөнне, апаларында чакта, укырга керәчәге барын искәртеп, җизнәсе, аңа киңәш бирде.

—Юрфакта укырга теләсәң, син милициягә эшкә кер.

Һәм җизнәсе, тормыш тәҗрибәсе дә баерак, яшькә дә өлкәнрәк кеше буларак, киләчәк перспективаны да күзаллап, моның ни өчен кирәген тәфсилләп аңлатты.

Балта-чүкеч тотарга кулы ятып торса да, бу эштә күп нәрсәгә өйрәнү мөмкинлеге булса да, яңа хезмәт баскычының иң түбән аратасыннан башларга туры киләчәген яхшы аңлаган хәлдә, егет олы кеше сүзенә колак салырга булды. Күп тә үтмәде, ул, төзелешне ташлап, яңадан биленә каеш буды. Ләкин яшәү рәвеше үзгәрсә дә тору урынын алыштырмады: милиция идарәсенең үз тулай торагы юк икән.

...Ә Габделнурның яшәешендә әллә ни үзгәреш юк. Һаман шул бер көйгә салынган тормыш агымы: эш, уку, тулай торак, эш, уку... Хәер, дөньяда кыз-кыркын, хатын-кыз дигән асыл затлар да бар икән бит әле. Ансыз—дөнья сансыз, дигәндәй, алардан башка да күңелсез.

Беркөнне ул, университет укытучылары сөйләгән белән генә канәгатьләнергә теләмичә, китапханәгә юл тотты. Ләкин Мәдәният йортындагы трест китапханәсе бик ярлы булып чыкты, аңа кирәкле китаплар юк иде. Ул, шимбә көнне, эштән сон шәһәрдәге китапханәләрнең берсенә сугылды.

Урам чатындагы биш катлы кирпеч йортның аскы этажын биләгән зур китапханә якты, бөтен шартын китереп, пөхтә итеп җиһазланган: киштәләр рәт-рәт тезелеп киткән, өстәлләрдә гәзит-журналлар укучыларын көтеп тилмерә, дивар буяуларына тартымрак итеп сайланган тәрәзә пәрдәләре урам якны каплап, аз булса да андагы тавышны йота; бер почмакта зур агач кисмәктә үсеп утыручы пальма, кыш башы булуга карамастан, яшеллеген югалтмаган буй-буй яфраклары белән керүчеләрне сәламли шикелле. Китапханәче ике кыз да, кергән бер кешегә ачык йөз күрсәтеп, аларның гозерләрен үтәргә әзер икәнлекләрен белдереп, һәммәсенең күзенә карап каршы алалар.

Габделнур кафедра янына килүгә, өстәл артында утырган кыз, урыныннан калкынып, торып басты.

—Исәнмесез,—диде ул үзе башлап.

Егеткә аның сәламен алудан башка чара калмады.

—Исәнмесез.

—Тыңлыйм сезне.

Кызның түгәрәк йөзе генә түгел, коңгырт-кара чәчләре дә елмая кебек иде. Аның кыйгач кашлары беленер-беленмәс кенә сикереп куйды сыман. Ул, тигез булып тезелеп киткән ап-ак тешләрен күрсәтеп, эчкерсез бер елмаю белән карап тора.

—Китаплар кирәк иде,—диде Габделнур бу мөлаем кызга сокланып.

—Нинди?

Гәрчә кыз-кыркын күргән кеше булса да, бу кадәр игътибар һәм аның теләген үтәргә әзер торуы егетне каушатыбрак җибәрде. Ул ирексездән оялды, тик күзләре кыздан аерыла алмый, калын иреннәре үзеннән-үзе елмая иде.

—Көтәм,—диде кыз.

Аның да карашы кафедра аша Габделнурның буй-сынына, киеменә төште. Егет гәүдәгә уртачадан чак кына калкурак, киң җилкәле, галстугы чүт кенә бер кырыйгарак авышкан, кара төстәге көзге пальтосы бик үк яңа түгел, аксыл фуражкасын маңгаена ук төшереп кигән. Энәдән-җептән булмаган киеме әллә ни ипле утырмаса да, үзе хатын-кыз күзе төшмәслек түгел.

Бераздан, Габделнур, зиһенен җыеп, фуражкасын салып кулына тотты, чәчен сыпырып куйды, үзенә кирәкле китаплар исемлеге язылган кәгазьне кесәсеннән чыгарды, кызга бирде.

—Мин хәзерлек курсларында укыйм.

Китапханәче, киштәләрдән караштырып, әрле-бирле йөреп, китапларның булганнарын өстәленә куйды. Егетнең паспортын сорап аллы да формуляр тутыра башлады. Габделнур анын нәзек-нәфис кул-бармакларына. башын иеп язганда бераз таралып киткән күпертмә коңгырт чәчләренә карап торды, йон кофта эченнән кигән зәңгәр блузкасының изүенә һәм аннан да эчкәрәк күз ташлады, буена күрә чамасын белеп кенә үскән түгәрәк «шалканнар»ын әрсез күзе белән капшады.

Кыз моны тоемлады, ахры, башын күтәреп карады. Әмма изүен томаламады. Аннары кабат язуын дәвам итте. Паспортын биреп, формулярга кул куйдырганнан соң калкынып, китапларны егетнен кулына тоттырды. Гадәттә ул аларны кафедрага куя иде, бүген ниндидер көч аны башкача эшләргә мәҗбүр итте.

—Сезгә, әледән-әле килеп, кайтару вакытын озайтырга туры килер

—Ярар, шулай итәрмен,—диде Габделнур һәм елмайды. —Китсәм буламы?

—Ихтыярыгыз,—диде китапханәче һәм хезмәттәшенә карап алды.

Анысы, үз эше белән мәшгуль булса да, колагы—сак, күзе—очлы, елмаеп куйды.

—Утырыгыз, кумыйбыз,—диде ул буш өстәлләрнең берсенә ымлап.

—Рәхмәт, икенче юлы керермен,—диде Габделнур һәм,  фуражкасын киеп, саубуллашып, чыгып китте.

Урамда салкынча, дөньясын акка манып вак кына кар сибәли башлаган, тыз-быз машиналар узгалый, тротуардан җәяүлеләр атлый, урам аркылы сузылган трослардагы электр фонарьларыннан, югарылан, юлга якты төшә. Тирә-юньдәге өйләрнен күпләгән тәрәзәләрендә дә төрле төстәге утлар яна. Гажәеп кич, сихри мизгел!

Ишек кырыендагы элмә тактадан егет китапханәнең эш көн-сәгатьләрен укып күңеленә сеңдерде һәм, иртәгә килү нияте белән, кадерле китапларын куенына кыстырып, автобус тукталышына таба юнәлде.

...Габделнур китапханәче кызны урамда гына көтеп тормакчы иде, ләкин ул уеннан кире кайтты. «Малай-шалай түгел лә инде урамда күшегеп басып торырга,—дип үз-үзен гайрәтләндерде. —Бәлки аның йөргән егете дә бардыр әле».

Ул килеп кергәч, китапханәчеләр аптырабрак калдылар: залда кеше юк, алар инде пальтоларын иннәренә сала башлаганнар иде.

Шулай да, егетне таныгач, кичә аңа китап биргәннең йөзе балкып ук китмәсә дә, елмаю галәмәте чагылды.

—  Исәнмесез,—диде ул Габделнурның сәламенә каршы һәм сәгатенә карап алды. —Без ябарга җыена идек...

—  Юк, юк, мин узып барышлый гына.

Урамда ул баскычтан читгәрәк туктап калды. Кызлар, утларны сүндереп, болдырга чыктылар, ишекне бикләделәр һәм. саубуллашып, икесе ике якка атладылар. Габделнур маршрутны дөрес сайлаган булып чыкты күнеленә хуш килгән китапханәче аңа таба якынлаша иде

—Мин сезне озатмакчы идем, —диде Габделнур үгезне мөгезеннән эләктерергә чамалап.—Юкса, исемегезне дә белмим. Кичә сез минем бөтен биографияне карап чыксагыз да...

—Кая инде паспортта биография булсын!—диде кыз күңелле шаяртып һәм егет белән янәшә атлап китте.

Аның кыюлыгы, үзен иркен тотуы кызны ярыйсы ук җәлеп итте.

—Беренче көнне шул җиткән инде,—диде Габделнур көлеп. —Исем-фамилия, туган ел, кайда яшәвем һәм өйләнмәгән булуым—азмыни?

—Ә мин соңгысын карамадым.

—Карточкага анысы язылмыймыни?

—Юк. Хәзер үзегез телдән генә әйттегез.—Кыз бераз пауза ясады.—Әгәр алдамаган булсагыз.

—Мин әле генә армиядән кайттым. Анда әти-әни ялган сөйләшмәскә кушты шул,—дип юрамалый көрсенгән булды егет.

—Ничек—әти-әни? Алар сез хезмәт иткән частьтә булмагандыр ла...— диде кыз аптырап һәм көлеп җибәрде.—Сез «маминкин сынок»мы әллә? Әти-әниегез армиядә дә җитәкләп йөрттеме?

—Командир—әти, замполит—әни...

—Ә-ә, менә ничек?!

—Шулай да, тома ятим булуың яхшырак, дип әйтә идек без.

—Аларны яратмадыгызмыни?

—Арада төрлесе булды инде. Өч елда шактый күрдек. Мин сезгә кем дип әйтим соң? Мулла кем дип кушкан?

Бернинди акцентсыз, саф урыс телендә сөйләшүеннән егет анын марҗа кызы икәнен сизсә дә, төс-кыяфәтенә карап, бигүк ышанып җитми иде. Чәче сары түгел, күзләре дә коңгырт-кара, җыйнак гәүдәгә килешле генә тәбәнәк буй, кием-салымы бик пөхтә.

—Миңа мулла түгел, поп кушкан,—диде кыз һәм тыйнак кына көлеп куйды.

—Хәзерге заманда поплар да, муллалар да юк инде. Булса да алар кушмый исемне. Юри генә әйттем.

Кыз сүз көрәштереп тормады, серле карашы белән егеткә исемен әйтте.

—Алевтина. Аля дип кенә эндәшсәгез дә була.

Габделнурның эченә җылы керде. Кәефе күтәренке булгач, ана юлда очраган кешеләр дә бик ягымлы булып күренделәр, сирәк-мирәк үтүче машиналардан да газ, бензин исе бөркелми сыман, як-ягына юкә агачлары утыртылган урам да кинәеп киткәндәй, бүтән чакта шыксызрак тоелган шәһәр йортларыннан да таш, кирпеч салкыны бәреп тормый, алардан да ниндидер җылымса агым таралгандай. Гүя күңел түрен бөтен нәрсәгә якынлык тойгысы, һәр тарафка бетмәс-төкәнмәс рәхим-шәфкать хисе биләп алган, анда бары тик кайнар дулкыннар гына чайкала һәм тышка бәреп чыгарга ашкына кебек. Теле дә тик тормый, авызыннан энҗе үк чәчмәсә дә такылдавын белә.

Чатка җиткәч:

—Кинога кереп чыкмыйбызмы?—дип сорады Габделнур урамнын сул ягына таба ымлап.

Анда, почмак йортта, «Костер» кинотеатры урнашкан иде.

—Юк, бүген арыдым. Бүтән вакытта. Яме?

—Ярар. Хатын-кызның теләге—безнең өчен закон,—диде егет күптән ятлаган сүз тезмәләрен янә бер кабатлап.

—О-о!—дип сокланып һәм гаҗәпләнеп кенә куйды кыз.

Декабристлар урамы аша чыгып, югарыга таба менүләрен дәвам иттеләр. Ике катлы мәктәп каршындагы бюстка—биек маңгайлы, җитү чәчле, калын мыеклы мәшһүр әдипкә—егет эчтән генә сәлам биреп китте. Ленин банкы тукталышына житәрәк, чатта, Восстание урамы аша чыктылар һәм уртасында югары вольтлы электр линиясе мачталары кукраеп утырган урамнан киттеләр. Шәһәр уртасында мондый күренешкә тап булу—сәер иде. Егет бу мачталарны, ал арга сузылган беләк юанлыгы чыбыкларны басуда, ялан кырда, урман эчендә яки шәһәр читендә күрергә гадәтләнгән. Урамнын сул ягы агачлык—күбесе яшь наратлар. Хәер, яшьләр акрын гына атлаган тротуар уртасында да бер нарат үсеп утыра икән. Күрәсен. янәшәдә йорт салганда мәрхәмәтле төзүчеләр кисмичә калдырганнардыр. Егет, узып барышлый гына, учы белән анын кәүсәсен сыйпап үтте.

—Бу урам бик матур, —диде кыз.

—Әйе,—дип килеште егет.

—Биредә иртә язда ук сандугачлар сайрый башлый

Аннары шырпы каплары кебек барчасы бертөрле, шакмаклы эре панельле йортлардан гыйбарәт булган Шамил Усманов урамына килеп чыктылар һәм унга борылдылар. Восстание урамындагы төрлесе төрлечә салынган матур, бизәкле биналардан соң бу тирә өйләре шыксызрак тоелды. Ләкин ул уйлаганын әйтмәде, тегене-моны сөйләшкәләп барды.

—Мин шушында торам,—диде кыз эре панельле биш катлы иортнын ишек алды ягына кергәч.—Хушыгыз.

Габделнур яшь-җилкенчәк кебек сагызланмады, тагын бераз торыйк, дип ялынмады, фәлән-фәсмәтән, дип бәйләнмәде. Беренче очрашу, әле кайтасы да, иртәгә иртүк торып эшкә барасы, кичен укуга чабасы да бар.

—Сау булыгыз,—дип баш иде һәм кызнын подъезд ишеген ачып кереп киткәнен карап калды.

Өченче тапкыр озатуында Аля аны оенә чакырды. Ул бөтен унайлыклары булган бер бүлмәле фатирда яши икән. Габделнур, бусаганы атлап кергәч, туфлиен салып, ишек катына куйды, пальтосын һәм фуражкасын кием элгеченә урнаштырды.

Ишекне бикләп, анын янында торган Аля:

—Мә, аягына ки,—дип җылы чүәкләр бирде. —Бар. бүлмәгә кер

Ул үзе чишенгән арада егет, кыяр-кыймас кына коридордан үтеп, кыз күрсәткән бүлмәгә узды.

—Утыр, нишләп басып торасың?

Үз артында Аляның тавышын ишетеп, егет борылып карады.

—Бу.. Син шушында яшисеңме?

—Әйе.

—Әти-әниеңнәр беләнме?

—Юк. Үзем генә.

Габделнур теленә килгән беренче сүзне әйтте.

—Күпме түләп торасың?

Ләкин шундук монын мәгънәсез сорау һәм җайсызрак чыкканын аклады. Ләкин әйтәсе сүз әйтелгән иде инде. Ә Аля аны үзенчә аңлады, ахры.

—ЖКО күпме кушса, шулай.

Ул сервант өстенә кагылып узды, өстәлдәге чәчәкле вазаны кузгатып алды шифоньерның болай да ябык ишеген этеп куйды. Бүлмәдә һар нарсә үз урынында, тәртип, похталек; зәвыклы хатын-кыз кулының барча җиһазны дирбияләп тотуы сизелә. Кечерәк кенә шкафтагы китаплар да һәрберсе уз рәтен, дәрәҗәсен белеп, сафка баскан гаскәриләр кебек, тигез булып тезелеп торалар. Монда рус классикасы да, егет армиядә чакта укыштырган чит ил азучыларының китаплары-дөнья әдәбияты җәүһәрләре ла бар. Ләкин ул белмаган-ишетмәгәннәре дә байтак идее. Аларның берсен генә дә урыныннан кузгатырга ярамас кебек Ләкин Аля,исеп барган аккош кебек узып барышлый гына берсен эләктереп, егет кулына тоттырды. Ул әле исен җыя алмыйча басып тора иде.

—Бу синең үз фатирынмыни?

—Билгеле. Ә син кеше почмагында тора дип уйладыңмы?

—Кыз кешенең... Шундый фатиры бар...

—Ә кем әйтте сиңа мине кыз дип? Мин—ирдән аерылган хатын.

Һәм Аля Габделнурга сынап, коңгырт-кара күзләрен кыса төшеп карады. Янына килеп, кисәк кенә муенына сарылды, үрелеп кайнар иреннәре белән суырып үпте. Бераз анына килә башлаган егет, аны биленнән эләктермәкче булды.

Хатын, ике кулын аның күкрәгенә куеп:

—Ашыкма,—диде һәм, җәһәт кенә борылып, читкә тайпылды.

Ул түрдәге тумбочка өстендә кукраеп утырган бәләкәй форматлы «Рекорд» телевизорын кабызды да, кунагына креслода урын күрсәтеп, чыгып китте.

Габделнурның әле Казанда Мәһрүсә апаларыннан бүтән кешедә булганы юк иде. Шуңа күрә ирексездән бу фатирны аларныкы белән чагыштырды. Тегендә ике кешегә кысан бер бүлмә, өч гаиләгә гомуми коридор, кухня һәм душ... Ә монда... «Яшиләр кешеләр»,—дип куйды. Шулай да бу минутларда ямьсез, караңгы уйларга чумасы килмәде... Ул гаҗәпләнде, сокланды, тел шартлатты. Бу бәхеткә һаман ышанып җитмичә, әле экранга бакты, әле бүлмә эчен айкады. Малай чакта, егетләрдән ишетеп: «Кызлар күрсәм—кызамын, ун кулымны сузамын, кыз дигәнем хатын булса, кырын карап узамын»,—дип такмаклыйлар иде. Шуны исенә төшереп, елмайды. Ләкин бүген алай җырлыйсы һәм бу өйне ташлап чыгасы, калдырып китәсе килмәде. Чөнки Аля кайбер кызларга биргесез сылу хатын, бала-чагасы да күренми. Аннары, әлеге җырны өйләнәсе егетләр чыгаргандыр...

Бераздан аны Аля дәште.

—Бар, ваннада кулыңны юып, кухняга кер.

Әмере үтәлгәч, ул кунакны ипи-тоз, тәм-том куелган аш өстәле артына утыртты, газ плитәсе өстендәге табадан бизәкле тәлинкәләргә сөттә генә пешкән йомырка тәбәсе салып китерде, «Мир» суыткычыннан бер шешә чыгарды; серванттан өстәлгә күчкән бокаллар баядан бирле зарыгып көтеп утыралар иде инде.

Өч ел солдат казармасында яшәп, солдат ашханәсендә тукланып, хәзер тулай торак шартларына җайлашкан егет өчен биредә барысы да гайре табигый шикелле иде. Чисталык, пөхтәлек, зәвык. Һәр җиһаз ни өчендер хезмәт итә, һәр хәрәкәт исәпләнгән, шунлыктан аңа сүзләрне дә чамалап кына теш арасыннан чыгарырга туры килә иде.

—Мә, ач,—диде Аля озын муенлы, саргылт, ят этикеткалы шәраб шешәсен аңа биреп.

Егет, шешәне сул кулына тотып, учының учы белән төбенә сукты.

Аны сынап карап утырган Аля гөнаһсыз елмайды. Ачуы килми, фәкать егетнең һәр кыланышы кызыксыну гына уята.

—Ул бит затлы шәраб. Мә борау.

Габделнур бокалларны тутырды. Хуҗабикә дә берсен кулына алды.

—Нәрсә өчен эчәбез? Танышу хөрмәтенәме?

—Юк, синең исәнлеккә! Шундый чибәр хатын өчен эчмәү—зур гөнаһ булыр иде.

Әлбәттә, аракы булса, солдат гадәте белән Габделнур аны бер йотуда каплап куйган булыр иде. Ләкин монда уртлап чөмереп тә булмый, ул инде кая килеп керүен, нинди асыл кошка тап булуын, үзенең дә нинди «читлеюжә килеп капканын андый башлады. Бу өйдә тормыш бөтенләй башка: коридорда телефон, диварда затлы келәм, идәнгә җәелгәнен дә палас дип әйтергә тел бармый, сервант тулы савыт-саба, китап шкафынын киштәләре авыр томнардан сыгылып тора; хатынның өстендә ефәк халат... Монда авыл гыйбады икәнеңне онытмыйча, хәл кадәренчә тәрбияле һәм мәдәниятле кеше икәнеңне сиздерсән дә бик таманга туры киләчәк. Чөнки бу хатын куып чыгарырга да күп сорамас. Бүгенге көнгә кадәр Габделнурның юлында очраган хатын-кызлардан Аля һәрьяклап бер башка өстен булса кирәк, үз-үзен тотышы да аермалы—егет белән бик иркен сөйләшә, өйдә кем хуҗа икәненә дә басым ясый.

Алар, дегустаторлар кебек, кертләп-кертләп кенә, тел очында тәмен татып кына эчтеләр, Аля конфет капты, Габделнур тәбәгә үрелде.

«Олы телдән үтмәде, кече телгә җитмәде,—дип өстәлдәге озын муенга карап алды егет. —Күз кызыктырып утыра». Ләкин Аля кабат тәкъдим итмәде, сорарга үзенен кыюлыгы җитмәде. Хәер, әллә ни исе дә китмәде, чөнки андый «юк-бар нәрсә»ләргә нәфесе өйрәнмәгән, ашказаны гадәтләнмәгән иде.

Өстәл яныннан кузгалгач, хатын егетне кабат бүлмәгә алып кереп утыртты, үзе кыштыр-мыштыр йөренде: телевизор кабызды, ваннага су агызды, савыт-саба юды.

Шактый вакыт юк булып торганнан соң, ул кабарынкы юеш чәчләрен чәчәкле зур сөлге белән сөртә-сөртә залга чыкты.

—Бар, душка кереп чык,—диде —Бөтен әйбер шунда.

—Мин әле...

Ләкин Аля аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, күлмәк җиңеннән чеметеп кенә тотып тартты.

—Бар. Өстеңә халат киярсең.

Егеткә буйсынудан гайре чара калмады.

Ул душ кергән арада Аля диван-караватнын аркасын төшергән—урын җәйгән иде инде. Габделнур менә бәхет дип юрарга да өлгермәде, хатын дивардагы, диван турысындагы браны яндырып, түшәмдәге дүрт чатлы зур люстраны сүндерде. Егет, кыюланып, кетердәп торган урын-җиргә кереп чумды. Ләкин әле иртәрәк булып чыкты. Аля, шкафтан юка гына бер китап алып, диван янына килде.

—Ашыкма —Ул Габделнурның башы янындагы икенче мендәрне алып, егеткә команда бирде.—Тор.

һәм бра астынарак, ут яктысы төшәрлек итеп, диварга мендәрен куйды да шуңа аркасын терәп утырды. Егетне үз янына дәште.

—Син Омар Хаямны яратасыңмы?

«Хәрби хезмәттәге кеше, белмим, булдыра алмыйм дигән сүзләрне лексиконыннан сызып ташларга тиеш, ул беркайчан да. беркайда да югалып калырга тиеш түгел», дип әйтә торган иде аларның утны-суны кичкән рота старшинасы.

—Әлбәттә,—диде кичәге солдат тиз генә, күзен дә йоммыйча шыттырып, ә үзе тегенең кемлеген хәтерли алмый азапланды.

Сүз Аляның кулындагы китап яки аның авторы хакында булса кирәк иде. Ләкин Казаннан шактый ерак, район үзәгеннән дә фәлән чакрымдагы татар авылында туып-үскән егет «Омар Хаям»ның кем икәнен тәгаен генә каян белсен?! Авылда китапханә бар иде барын, ләкин малайларның укыганнары күбрәк сугыш турында: алар разведчиклар, «Яшь гвардия» каһарманнары белән саташалар, кон туса «сугышалар», шәмәйле уйныйлар Үсә төшкәч, техникумда да ниндидер «Хаям» турында сөйләүче булмады Дөрес, урыс теле укытучысы (тумышы белән Ленинград кешесе) бик гыйлем иясе, тәҗрибәле мөгаллим иде. Ләкин ул урыс әдәбиятын гына укытты. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы исә үзе ана телендә ярым-йорты гына сөйләшә иде, чөнки олы яшьтәге ул апа тормышын башка милләт кешесе белән бәйләгән Көнчыг ышның бөек шагыйре турында мәгълүматы булмагандыр. Ә үзен белмәгәнне бүтәннәргә ничек әйтәсен дә, ничек җиткерәсең?! Кыскасы, егерме ике яшенә җитеп, Габделнурның фарсы- тажик шагыйре, галим, математик, астроном 1040—1123 елларда яшәгән Гомәр Хәйәм турында ишеткәне юк иде әле.

—Аның кабере Иранның Нишапур шәһәрендә,—диде Аля уйчан гына.— Бер барып күрәсе иде шул җирләре! Ул минем иң яраткан шагыйрем!

—Шагыйрьләр күп бит...

—Әлбәттә: Фирдәүси, Сәгъди, Хафиз... Ләкин Омар Хаям... Менә тыңла:

От стрел, что мечет смерть, не найти щита:

И с нищим, и с царем она равно крута.

Чтоб с наслажденьем жить, живи для наслаждения,

Все прочее—поверь!—одна лишь суета...

—Шигырьләре матур,—диде Габделнур аны тыңлагач.

Шактый озак шигырь тыңлатып, егетнең башын тинтерәткәч кенә Аля утны сүндерде һәм алар урыннан күчеп мендәрләрне баягы хәленә китерделәр.

Габделнурның инде чыдар әмәле калмаган иде, ул шундук халатын салып атты да «эшкә» керешмәкче булды.

—Азрак иркәлә инде,—диде Аля бик үк үпкәләмичә генә.—Мин бит хатын-кыз, назлы сүзләр әйт...

Яшь кенә булса да, тәҗрибәсе шактый сизелә: ул үзен дә ким-хур иттермәде, егетне дә сабый баланы иркәләгәндәй назлады... Икесе дә оҗмахнын җиденче катында кебек булдылар...

IV

Цехта бераз вакыт эшләгәч, Габделнурны баш механикка дәштеләр. Конторның беренче катында урнашкан, артык зур булмаган бүлмәдә энергетик та бар иде.

—Әйдә, Гаделҗанов,—диде өстәл артында утырган тулы гәүдәле, симез битле баш механик ягымлы гына һәм урындыкка ымлады,—Ничек, ияләшеп буламы?

—Әйе.

Аннары баш механик энергетикка карады.

—Ничек ул?

—Әйбәт егет күренә,—диде энергетик елмаеп.—Эчеп килгәне юк.

—Килгәч тә эчмиме? Бездән башка эчәргә өйрәнмәсен

Эчендәге тышында—үзенең шулай тапкыр шаяртуыннан бик канәгать иде бүлмә хуҗасы: авызы җәелде, болай да кызгылт йөзе тагы да кызара төште. Юан муены галстуксыз гына кигән күлмәк якасына сыймый башлады. Кыскасы, анын кин күнелле кеше икәне әллә каян күренеп тора иде. Җитди төс алып, иелә төшеп, ул Габделнурга туры карады.

—Беренче участоктагы электрик авырып больницага кергән.—Ул ярым борылды.—Аның нәрсә соң?

Бу сорау энергетикка юнәлде.

—Язва. Ашказанында. Икенче тапкыр ята инде.

—Салуын туктатмыймы?

—Юк шул.

—Да-а-а. Менә шул электрик урынына сине җибәрәбез, Гаделҗанов. Каршы түгелме?

Габделнур, яңарак кына хәрби хезмәттән кайткан кеше буларак, каршы төшәргә уйламады да. Ул әле эшендә кемнәр беләндер пәрмә-пәр талашырлык хәлгә җитмәгән, чәкәләшер дәрәҗәгә килерлек бозылмаган иде. Хезмәт баскычы буенча үзеннән өстен торган кешеләр аның өчен старшина яки офицерга тиң, ә аларга солдат каршы әйтергә түгел, әмерләрен генә үтәргә күнеккән. Әгәр энергетик белән икесе, кинәш-табыш итеп, хәл кылганнар икән, димәк, карышып-әрепләшеп торунын да мәгънәсе юк. Дөрес, ул бер-ике мәртәбә төзү идарәсенен участокларында булды, анда резин итексез йөрмәле түгел, ә цехта аяк асты коры иде. Моннан тулай торакка да якын, хәзерлек курсларына барып житү дә уңайрак

—Ярар,—диде дә егет бүтән сүз озайтып тормады.

—Сагиров, син ана участокны күрсәт,—диде баш механик һәм, яртылаш агарган җитү чәчле башын селкеп, торып, үзенен итләч, бармак сыртларына кадәр төк үскән дәү кулы белән Габделнурның кулын кысты.— Уңыш телим.

Юка тәнле, ябык чырайлы, кечкенә гәүдәле Сәгыйров карап торуга баш механикның яртысы хәтле генә иде. Ләкин эшчеләр арасында анын абруе бермә-бер артык. Ул үз эшен һәрчак җиренә җиткереп башкара, чөнки дүрт ел флотта хезмәт итү аны шуңа өйрәткән, күнектергән. Хәрби хезмәткә алынганчы техникум тәмамлаган, корабльдә дә электр хужалыгы өчен җаваплы булган. Кыскасы, үз-үзен тотышы ипле, белемле, тәҗрибәле останы цехта һәркем хөрмәт итә иде. Урамга чыккач, цехка барышлый, ул җай белән генә Габделнур барасы участокның кайда, нидән гыйбарәт икәнен төшендерде.

—Синең әле анда булганың юк,—диде ул тыныч агышлы йомшак тавышы белән.—Анда зеклар эшли, мастер-прораблар гына безнекеләр, аңлашыла инде, электрик та безнеке. Тегеләр арасында ярдәмчесе бар. так что сина авыр булмас. Ул зек толковый гына егет. Ләкин син алар белән сак эш ит, алдынны-артынны карап йөр, конфликтка кермә...

...Участок инде эшли башлаган, продукция бирүче химия заводы эчендә иде. Пропуск белән проходной аша үтеп керделәр. Тирә-юньгә газ исе аңкытып торган озын-озын цехлар яныннан киттеләр; сасысы борыннарны ярып керә. Ләкин монда чиста, тәртип, асфальт юл һәм сукмаклар салынган, агачлар һәм куаклар утыртылган; кая карама матур- матур, зәвык белән эшләнгән плакатлар, зур-зур хәрефләр белән язылган шигарьләр эленгән; әледән-әле ак яисә зәңгәр халат, комбинезон кигән лаборанткалар, операторлар, слесарьлар, эшчеләр, галстуклы хезмәткәрләр дә очрый; әйләнә-тирәдә ниләрдер өзлексез чожлый, пар чыга, гүләгән авазлар, эшләп утыручы механизм—машина тавышлары ишетелә.

Завод эчендәге, Габделнур эшләячәк төзелеш мәйданы биек койма белән әйләндереп алынган, анын өстеннән өч рәт чәнечкеле тимерчыбык тарттырылган. Солдатлар кизү торуны КППдан эчкә уздылар.

Электриклар будкасы озын вагоннан гыйбарәт булып, ул ике өлештән тора: берсендә электриклар утыра, икенчесе—чолан-склад хезмәтен үти һәм анда кирәк-ярак саклана.

Будка эчендә бер егеткә тап булдылар. Ул кара киемле—киже-мамык тукымадан тегелгән куртка һәм чалбардан, аягында тупас кирза итек, яланбаш, чәчсез, кызгылт йөзле. Ул торып басты, буе—уртача. Куртка эченнән кара майкасы гына күренә, күлмәге юк

Сәгыйров анын белән кул биреп исәнләште

— Менә сезгә яңа электрик алып килдем,—диде ул ак тешләрен күрсәтеп.

—Рәхмәт,—диде егет һәм Габделнурга кул сузды —Раил.

Габделнур да, үз исемен әйтеп, аның кулын кысты. Егетнең кулы гәүдәсенә бигүк ятышып бетми сыман—йомшак идее.

—Бер табышмак әйтимме?—диде Раил, яңа электрикка текәп, сынап карап.

—Әйт,—дип иннәрен сикертте кичәге солдат. «Бу нинди галәмәт тагын», дигән сыман чак кына башы кыегайды, аскы ирене дә кыймылдап куйды.

Җанвар да, кош та түгел, ә үзе оча һәм сүгенә Нәрсә ул?

—Белмим,—диде Габделнур шундук, теләр-теләмәс кенә.

Чөнки егетнең бу сүзләре монда урынсыз дип саный иде. «Сүз югында— сүз булсын: ата казыгыз күкәй саламы?» дигән сыманрак тоелды. Ләкин йөзенә төксе кыяфәт чыгармады. Эчтән генә: «Болар халкы шулай баш катырырга, инициативаны үз кулына алырга ярата инде»,—дип куйды.

—Соң, безнең турыда бит инде!—диде Раил җанланып.—Электрик багана башыннан егылып төшә.

—Авызыңнан жҗил алсын!—диде Габделнур кисәк кенә.—Уеныгыз уен түгел... дигән шикелле.

—Ну юмор сездә!—диде энергетик та, аннан үзе дә шаян тонга күчте.— Йөгергән кеше генә егыла.

—Шуышып йөргән—егылмый,—дип җавапсыз калмады зек.

Сәгыйров:

—Бу сезнеңчә «прикол» яисә «проверка на вшивость» дип атала инде? Әйеме?—дип сорады.

—Шул чама,—диде Раил, үз мәзәгеннән үзенең күңеле булып.—Сезнең өчен генә. Ә бездә ул тупасрак...

Өчесе дә көлештеләр.

—Син нәрсә, кояш белән конкурировать итмәкче буласыңмы әллә?—диде энергетик коры гына, ләкин үзенен йөзеннән елмаю китмәгән иде әле.

—Анламадым, начальник,—диде Раил аптырап.

—Прожектор яңа бит.

—Хәзер сүндерәм.

Һәм зекның кикриге бераз шиңде шикелле. Урамга чыкканда ул башына ясалма мех белән әмәлләнгән карасу төстәге колакчынлы бүрек, өстенә сырган телогрейка киде. Анысы да кара.

Аннары энергетик, егетләрнең икесен дә ияртеп, прорабскига сугылды, Габделнурны мастер белән таныштырды, участокны әйләнеп чыкты, хужалыкны күрсәтте, эш кушты. Монда, япон окисы дип аталган комплекста, берничә корпус икән, электр жиһазлары да байтак, тиз арада эшлисе эшләр дә шактый икән.

Габделнурга:

—Участок башлыгы белән прораб килгәч, үзең кереп күрешеп чыгарсың,—дип энергетик китеп барды.

Егетләр будкага керде. Раил бик сүзчән кеше булып чыкты. Ул Казанныкы икән, Киров урамында яши. (Ул, яшәдем, дими.) Әнисе һәм энесе бар. Икенче мәртәбә утыра икән инде.

—Әле үзен яшь кенә,—диде Габделнур артык сорау бирмәскә тырышып.

Чөнки бу халык белән әлегә хәтле якыннан аралашырга туры килмәсә дә, шөкер, аларга эше төшмәсә дә, аз-маз чамасын тарта иде. Армиядә, каравыл ротасында, утырып чыккан бер егет бар иде, шунын тел төбеннән аңлады: бу халык күп сораштырганны өнәми.

—Бер киткәч, китә икән ул,—диде Раил, гәптәшенә беркадәр ачылып, җитди генә.—Хәзер мин иректәге тормыштан бизгән инде. Монда—«академия»дә үз мохитен: син барысын да таныйсың, сине дә беләләр. Монда да яшәргә була.

Габделнур чак кына сүгенеп җибәрмәде, бу егеткә: «Кан эчәр өчен ярыкта да яшәргә риза булган кандала түгел бит син!—дип әйтмәкче иде, ярый вакытында тыелып кала алды.—Сабыр бул!—диде ул үз-үзенә.—Синең ни эшен бар аңарда?!»

Раил әле баягы фәлсәфәсен тәмам итмәгән иде.

—...Тик кануннар башкачарак. «Ышанма! Курыкма! Сорама!» Монда бер кешегә дә ышанырга ярамый. Бер «бугор» «академик» әйтмешли, кешегә түгел, тешеңә дә ышанма: ачуы килсә, телеңне тешләр...

Аннары зек ипләп кенә Габделнурны сөйләштерде, урап-урап сораштырды Аны бөтен нәрсә кызыксындыра иде: кем ул, каян килгән, кемнәре бар. кайда һәм нинди частьта хезмәт иткән... Ләкин, бер-ике сорау биргәч. Раил яңа кулдашының кемлеген аңлады булса кирәк һәм беренче минутлардагы шикле карашы үзгәрде. Чегән кебек үк күрәзәче булмасалар да, зонага эләккәннәрнең күбесе кешене, рентген аппараты кебек, үтәли күрергә өйрәнә. Чөнки монда һәр минутын күзәтү астында, төнлә карурманда нинди дә булса ерткыч хайван өстенә ташлануыннан шикләнгән кебек—һәрвакыт янәшәңдәге кешеләрдән нинди дә булса этлек тә көтәргә мөмкин; биредә тамак хакына, хәтта бер йотым чәй өчен дә күп яхшылыклар да, җитәрлек кадәр әшәкелек тә эшләнә; кемнән нинди файда күрергә мөмкин икәнлеген дә бик тиз тәгаенлиләр. Кыскасы, ике-өч көн эшләгәч, Раил үзе дә, анын янына кергаләп йөрүче әшнәләре дә яна электрикка үз итеп карый башладылар, елан йоткан кеше түгеллегенә инандылар.

Бу егеттән аларга бернинди дә куркыныч янамый идее. Ник дигәндә, ул але генә армиядән кайткан, күп сөйләшми, артыгын сорашмый, аларнын тормышы белән кызыксынмый, кирәкмәгәнгә тыкшынмый. Ул фәкать үз эшен төгал башкаруны гына белә. Буш вакытында гәзиткә яисә китапка каплана. Үзе авыл малае булса да шәһәр тормышын да татып караган, өч ел дары иснәгән, димәк, утны-суны кичкән, куркак түгел. Кыскасы, төпле егет күренә.

Ләкин биредә эшләү кичәге солдатның үзеннән дә һәрчак уяу булуны таләп итә, аларны якын җибәрмәскә, алар белән алыш-биреш итмәскә кирәген искәртә иде. Чөнки бу—зона. КППда—кораллы солдатлар. Участок башлыгы, прораб-мастерлар да бу хакта кат-кат кисәтелгән иде

V

Шулай да Габделнур Раилнең гозерен үтәмичә булдыра алмады. Бергә эшләгәч, төрле хәлләр булуы ихтимал; егет электрик һөнәрен ярыйсы гына белә, аңа ышанып участокны калдырып китәргә дә туры килгәләр. Шуңа күрә баш тарта алмады. Раил, гадәтенчә, гәптәшенең күзенә туры карап, йомышын әйтте.

—Иртәгә минем туган кон. Ну, үзең беләсен, билгеләп үтәсе килә. Монда нәрсә—чифир инде. Юнәтә алсам, бәлки берәр ярты «зинзибср»—самогон табармын. Ә менә әнинең мине үзенчә сыйлыйсы килә: ул ел саен туган көнгә пирог пешерә. Алып килсәң, әйбәт булыр иде.

Әлбәттә, бу—фәкать үтенеч. Аны үтәсәң була, үтәмәсәң дә ярый. Ләкин монда Раил генә түгел бит. Ана хакы бар. Улы әле бер тиенлек файда китермәсә дә, барыбер ул ана бала, йөрәк парәсе. Бәлки, бу срогын тутырып чыккач, игә килер, дип тә өметләнәдер. Һәр ананың үз баласын ил-кон алдында юньле итеп күрәсе килә, бер ана да баласына начарлык теләми, ана, улы нинди генә тайгак юлда йөрсә дә, берәр заман такыр юлга чыгарына. акыл утыртуына өметен өзми. Бер ана да баласына начарлык теләми. Нинди генә кыңгыр эше булса да, ана өчен ул барыбер газизе булып кала. Аю да аппагым, керпе дә йомшагым дип әйткән ди бит. Габделнурның башыннан йөгереп узган шундый уйлар ана, риза бул, дия иде.

«Бу халык белән ара әйбәт булу да ярап куяр», —дип уйлады Габделнур. Үзенең электр белән эш игүен дә, кайчагында бу егеткә гомерен ышанып тапшырырга туры киләчәген дә исендә тотты. Бер-беренә ышаныч—алар һөнәренең иң мөһим ягы. Аннары килеп, күпчелек вакыт рубильникны ычкындырып, плакат кына элеп киткән чаклар була. Аны сиңа үче булган яки син кырын караган бер мәхлугы тоташтырып та китә ала бит! Эзлә син аннан гаеплене! Бигрәк тә болар арасыннан... Кайсыдыр төзелештә бер мастерны котлованга төртеп төшергәннәр дә өстенә бетон койганнар, дип сөйлиләр, ә икенче бер җирдә прорабны кирпеч стенага томалаганнар, имеш... Бәлки, хактыр, алардан барысын да көтәргә була...

—Адресыңны бир,—диде ул.

—Юк, мин аны сиңа телдән генә әйтәм.

—Ярар.

Әнисе белән энесенең исемен, урамны, йорт һәм фатир саннарын, хәтта ничәнче катта икәнен дә әйтте Раил. Аннан ул, ничектер ачылып китеп, үзе турында сөйләп ташлады.

—Безнең йорт колхоз базарыннан ерак түгел,—диде ул уйчанланып, күрәсең, әнисе исенә төшкәндер.—Үзең беләсең, шау-шулы урын. Малай- шалайга, без пацаннарга күп кирәкме?.. Әти юк, әни иртәдән кичкә кадәр эштә. Ә без базар тирәсендә. Җиләк-җимеш чәлдерүдән башланды... Ул тирәдә халык «лопатнигын»—бумажнигын да җыеп йөри белми бит, безне кызыктырып.. «Писать ширму»—кесә кисәргә өйрәндек, шулай итеп, «карманка» үзенә алып кереп китте... Иртә утырсаң—иртәрәк чыгарсың, дигән сүзләрне кечкенәдән ишетә үстек... Менә утырдык та шулай иртә... Ә аннан... тагын «дом родной»—колония...

Ул, кисәк айнып киткәндәй, уйларыннан арынды һәм:

—Адресны онытмадыңмы?—дип сорады.

—Миндә кызлар хәтере түгел.

Раилнең йөзе бердән яктырып китте.

—Син тартынып торма. Әгәр каядыр кирәк булса, алданрак кит, соңга калып килсәң дә ярый. Мин сине уңайсыз хәлдә калдырмам. Вәгъдә—иман.

—Карарбыз.

Икенче көнне, төшке аш алдыннан, электриклар будкасына Раил бер кеше белән керде. Уртача буйлы, кара киемле ул адәм Габделнурга кулын сузып исәнләште.

—Сәлам.—Аннары тәкәллефсез генә сүз башлады.—Так, болай, значит, син завод проходноен чыккач, пожарка янына киләсең. Беләсеңме? Әйе, уң якта. Анда бер такси торыр. Номеры... Мин «Таксист»тан, диярсең. Калганын ул үзе белә. Сине китереп тә куяр.

—Анладым.

—Ә нигә акча турында бер сүз дә әйтмисең? Сорамыйсың?

—Анысын үзегез сөйләшкәнсездер.

—Башлы.

Машина ике янтыгы да аклы-каралы шакмаклы, кара түгәрәк эчендә ак «Т» хәрефле такси, Киров урамындагы ике катлы кирпеч йортларның берсе янында туктады. Габделнур каерып ачып куелган капкадан ишегалдына—йортның эчке ягына керде. Өрәңге агачлары үсеп утырса да бик үк чиста булмаган ихатада тимер торбалар кагылган, аларга сузылган бауларда кемнәрнеңдер юган керләре кибә. Арырак, иске-москы такталардан әмәлләнгән өстәл тирәли өч ир-ат утыра. Өстәлдә башланган бер аракы шешәсе, кырлы стакан, ачылган консерва банкысы һәм ипи телемнәре күренә. Бигүк аек түгелләр, ахры, сүгенү сүзләре катнаштырып, кычкырып- кычкырып сөйләшәләр, домино сөякләре белән өстәлгә шапылдатып бәрәләр. Анда тезелгән сөякләр сикереп-сикереп куя. Ир-атлар күзенә карап, ризык өмет итеп, өстәлдән читтәрәк бер ач эт арт аякларына утырып тора. Урамдагы бәдрәфтән чалбар төймәләрен каптыра-каптыра бер сәрхуш чыгып килә.

—Әйдә тизрәк!—дип кычкырды аңа өстәл янындагыларнын берсе.— Синең йөреш.

Габделнур туп-туры беренче подъездга керде. Текә агач баскычтан икенче катка күтәрелде Ун якта бәләкәй чаналар күренә, таяклары белән чаңгылар сөяп куелган, бүтән вак-төяк, чүп-чар, иске-москы күзгә ташлана. Сулда ишеге ачык озын, тар коридор; ишек төпләрендә аяк киемнәре, очсызлы яки кулдан суккан бәләкәй генә палас кисәкләре; уртада ыштансыз бер бала арты белән идәндә шуышып йөри иде, аннары мүкәләүгә күчте. Каяндыр аш исе килә, ниндидер авыр, торгын, тынчу һава борыннарны яра. Егет, эчкә үтеп, үзенә кирәкле ишекне шакыды.

Ак яулык бәйләгән, яшел күлмәк кигән олы яшьтәге, тулы гәүдәле бер хатын ишек ачты.

—Исәнмесез. Апа, мин—Раилдән.

—Исәнмесез. Керегез, утырыгыз,—диде хуҗа хатын якты йөз белән.— Улым ни хәлдә?

—Әйбәт кенә, апа, сау-таза.

—Утырыгыз инде. Чәй эчәсезме?—диде апа өтәләнеп.

—Рәхмәт. Утырып та тормыйм, машина көтә.

—Барыбер утырыгыз инде.

Апа артсыз урындыкны ишек катынарак китереп куйды. Егет чөмәште.

Чагыштырмача яшь булса да, ундүрте тулгач та ата-ана канаты астыннан чыгып киткәнлектән һәм аларнын улларын ничек сагынуларын, зарыгып көтүләрен яхшы белгәнлектән. Габделнур бу баланың хәлен аңлый иле. Билгеле, улыннан хәбәр китергән бу егетне аның үз янында озаграк тоткарлыйсы, улы турында сораштырасы киләдер. Ябылуда булса да улы сау-таза икән. Моны әйткән өчен дә күнеленнән рәхмәт укыйдыр. Менә пешергән ризыгын да авыз иттерәчәк. Әмма ул кабат сүз куертмады. Үз гаебеңнең ни икәнен балан үскәч белерсең, диюе булгандыр, күрәсең, дәшмәде.

Габделнур бүлмәгә күз салды. Ул тар, коридордан чак кына кинрәк. урам якка караган зур, биек тәрәзәле. Сул як диварда мендәрләре кабартып, яхшылап жыештырып куелган тимер карават, анын баш-башларын никельле йомры шарлар бизи, каршы якта диван, ишек катында саргылт төстәге иске кием шкафы, түрдә өстәл, анда зур «Звезда» радиоалгычы, тегү машинасы, үтүк. Ак төстәге тәрәзә пәрдәләре чиста, гомумән, кечкенә булуына карамастан, апаның өе тәртиптә. Ул үзе дә, бүлмәсе кебек, гади генә киемнән булса да бик пөхтә. Яулык читеннән аксыл чәчләре күренеп тора, җыерчыклы йөзе нужа йөген күп тартканын искәртә.

Габделнур бүлмәне күздән кичергән арада апа өстәл янына барды да, өстендәге ак кәгазен читкә куеп, зур пирогны урталай кисте, башта кыштырдавык ак кәгазьгә, аннары шадра ак сөлгегә төреп, инде торып баскан егетнен кулына сүзсез генә тоттырды.

Төргәкне сак кына кулына алганда Габделнурның карашы апанын күзләре белән очрашты. Мөлдерәмә яшь. мон. хәсрәт белән тулы идее. Ананың күзләре Гүя ул: «Үземнән туган балага кемгә барыйм дәвага», дия идее. Кайгылы башы беленер-беленмәс кенә селкенә, елап җибәрмәс өчен үзен көчкә тыеп торуы аермачык сизелә—иреннәре, ияге дерелди. Егеткә хәтта уңайсыз булып китте, аның да күнеле тулды.

—Апа, сау булыгыз.

—Исән йөр, улым.

Ана башка сүз әйтә алмады. Габделнурны коридорга чаклы да озата чыкмады. Егет моңа үпкәләмәде. «И хәсрәтле Ана! Пешергән ризыгыңны өстәленә куеп, туган көнендә сөекле улыңны каршына утыртып, кыстый- кыстыи ашата-сыйлый алмаган. Анадан да бәхетсезрәк кеше бар микән?!»

Тиз генә баскычтан төшеп, ишегалдына күз дә салмыйча урамга чыгып, машинага сүзсез генә кереп утырды да, Габделнур шоферга:

—Киттек,—диде.

Кызу йөрергә гадәтләнгән такси машинасы, тәгәрмәчләрен чыелдатып, урам уртасында зәһәр генә борылды да килгән юлы белән кире китте.

Габделнур икенче катның тәрәзәләренә күз ташлап өлгерде. Берсендә ак яулык почмагы белән авыз читен каплаган бәхетсез. Ананың хәсрәтле йөзе күренеп калды.

Урам бетте, Кремль чатындагы бөкре күпергә килеп керделәр, ә Габделнур сүз әйтә алмый. «Төрмәгә малай үстереп биргәннең атасын бергә ябарга иде,—дип уйлады егет.—Ләкин ул юк. Бөтен авырлык Анага».

Җиңел тормышка өйрәнгәннәр яисә кесәсе калыннар йөрештерә торган «Парус» рестораны көзге суда тирбәлә сыман, шәрәләнгән шыксыз агачлар, жилдә чайкала, ерактагы Ослан тавы түбәсенә орынып диярлек бирегә таба авыр каралҗым болытлар агыла. Унда Казансу елгасы җәйрәп ята. Аның суы Ленинград тирәсендәге Кара елгаларның караңгы төсен хәтерләтә... Шулай да бераздан, дамбаны үткәч, ул шофер белән тегене-моны сөйләште, үзенә җиңел булып китте, әллә ни күтәрелмәсә дә баягы кәеф кырылуы басыла төште.

Башта урамнар буйлап, аннан шәһәр читенә үк чыгып, шактый бардылар. Алда химзаводнын биек торбалары, колонналары, күпсанлы озын-озын биләмәләре пәйда булды. Янгын сүндерү часте янында туктагач, Габделнур пирогны саклык белән генә кулына алып, җайлап кына бушлат эченә, корсагы турына бәйләп-беркетеп куйды, шоферга рәхмәт әйтеп, үз юлы белән китте. Хәвеф-хәтәрсез ике проходнойны (бигрәк тә соңгысы шүрләтә иде) үтеп, үзләренең будкасына кергәч, ул җиңел сулап куйды.

Аны дүрт күз белән (дөресрәге, сигез күз белән) Раил, «Таксист» һәм аңа таныш булмаган тагын ике зек көтеп тора иде. Кара киемле адәмнәрнең барысының да авызы ерылды. Бушлат эченнән чыккан күчтәнәчне Раил кулына алды. Бер генә секундка күзләрен йомып, йөзе турысына күгәреп, тәмәке тартканда эчкә суырган кебек итенде. Аннары пирогны сырган телогрейка эченә яшерде.

—Егет икәнсен!—диде канәгатьлеге йөзенә чыккан «Таксист».—Молодец!

—Кем тәвәккәлләми—шампан эчми!—дигән булды кара киемлеләрнең өченчесе төче елмаеп.

Һәм алар берәм-берәм будкадан тышка агылдылар.

Иң ахырдан чыгып баручы Раил:

—Рәхмәт,—диде.—Әйдә безнең белән.

Ләкин Габделнур катгый рәвештә баш тартты. Ни дисәң дә бу бәндәләрдән ераграк торуын хәерлерәк иде. Ләкин ул уйлаганын әйтмәде.

—Минем әле рубильник ялгыйсым бар.

—Ә мин аны эшләдем инде.

—Барыбер, юк. Үзегез иркенләп утырыгыз. Рәхмәт.

—Үзенә рәхмәт,—диде Раил чын күңелдән, чөнки ул бик разый иде.

Берүзе генә калгач, Габделнурны кабат нидер борчыган шикелле тоелды. Кылт итеп исенә төште: бу егет анасы турында берни дә сорашмады бит. Әйе шул. Ана фәкать ул пешергән пирог кына кирәк булган икән. Анда да, әнием җибәргән бит моны, дип, кадерләп, тәмләп ашар өчен түгел, бары әшнәләре алдында үзен күрсәтер өчен, абруен арттырыр өчен. Әйе, андыйлар монда авторитетта, баш булып алар йөри. Монда өстенлек—көчтә һәм блат булуда, нидер майтара, кулга төшерә алуда. Монда нечкә хисләргә, мескенлеккә урын юк. Әгәр андый булсаң, хәзер сытып-изеп китәләр, башыңа атланалар, ишек катыңдагы параша янына утырталар. Шуңа күрә һәрдаим үзеңнең булдыклылыгыңны, өстенлегеңне ни белән булса да исбат итеп торырга кирәк. Монда күрешүгә иректән ата- ана, кардәш-ыру, дуслар, туган-тумача килү—бер-ике көн тәмле ашау, алар китергән передачаны әшнәләрең белән бүлешү, уртаклашу өчен. Хәтта газиз анаң җибәргән туган көн пирогы да синең кемлегеңне дәлилләү өчен генә кирәк. Кырыс кагыйдәләр, язылмаган каты кануннар «иле» бу.

Дәвамы киләсе саннарда