ИНСТРУКТОР

 

ЭСТРАДА МОНОЛОГЫ

Машина, машина дип теңкәмә тигәч, түзеп булмады, хатынны правага укыттым. Әүвәл укы, мин әйтәм, имтиханнарыңны тапшыра алсаң, машина алып бирермен дидем. Үзем беләм инде, гомергә руль артына утырып йөри алмаячак. Велосипед дип белгәндерме аны!

Аннан соң, таксист булып эшләсәм дә, акча ягы такыр бит әле...

Ничек булгандыр, машина йөртү таныклыгын алды бу тәки, имтиханнарын да «бишле»гә генә бирде. Инструкторы да бик мактаган ди үзен, аякларын озын булгач, тормозга шәп басасың дип тә әйткән ди әле тагын. Кабахәт! Бабник!!!

Вәгьдә сүзе авызыннан бер ычкынгач, котылырмын димә! Халык дошманы, юк ла, хатын дошманы булуыңны көт тә тор. «Халык дошманы» белән «хатын дошманы» икесе бер тамырдан алынган. Хатын дошманы булсаң, димәк, син халык дошманы да!!!

Кыскасы, сыкранып кына булса да, машинага акча җыя башладым. Бу минем, таксист һөнәрен ташлап, автомәктәптә инструктор булып урнашып йөргән вакытлар иде. Хатынның правасына акча түләргә баргач, минем таксист булып эшләгәнне белеп алган директор чат ябышты, әйдә, безгә эшкә, ир-атлар җитми, ир-ат инструкторлар бик кирәк ди бу, акчасын күпме сорыйсың, шулчаклы түлибез. Әле өстәмә рәвештә курсантларның ирләреннән дә бик зур премияләр булачак ди.

Премия дигәч, бик теләп ризалаштым. Мин өйрәтергә тиешле курсантларның исемлеген бирделәр. «Йо, моё!»—һәммәсе дә хатын-кыз! Ичмасам, йөз кешенең берсе ир-ат булсын!

Ярый хуш, эш сәгате җиткәч, автошколага юнәлдем. Ишегалдына килеп керүгә, каршыма ДТ тракторы чаклы бер джип килеп туктады. Аннан такыр башлы, муенына безнең ишегалдындагы Актырнакның сибе хәтле алтын чылбыр аскан бер «бугай» килеп төште дә миңа таба килә башлады. Мин аны берәр кеше үтерүчедер дип уйлаган идем, ә ул, бар көченә тырышып, матур итеп елмаймасынмы!!! Исәнләште һәм аннары документын сузды: «Анаем!!! Бездәге бик зур түрә икән ләбаса!» Кылт итеп искә төште, безнең түрәләрнең һәммәсе дә йә көрәшче, йә боксер бит. Башың әбием лапаска күтәреп йөри торган комган чаклы гына булса булсын, мускулын бар икән, сине әбизәтельне түрә булу язмышы көтә! Әй, нинди авыр һәм ачы язмыш! Чөнки син көне-төне спортзалда мускул үстерергә тиеш буласың! Бар түрә дә шулай итә һәм өстәвенә татар телендә сәлам бирергә, ә инглизчә сөйләшергә үк өйрәнә.. Окей, яраткан халкым минем, дип, атнага бер мәртәбә ТНВдан күренеп аласың да ятасың инде аннары көне-төне спортзалдан чыкмыйча. Җаның теләсә, халыкның шәрә вәкилләре белән аралашырга да бик мөмкин...

Ярый, хуш. Елмаеп килде дә бу, исәнтәшәсе урынга миңа бер «пачка» доллар төртә! Тагын аптырап калдым, как-так, түрә иптәш миңа тик торганда ришвәт бирә сон әле? Кылт итеп янә исемә төште: безнең түрәләрнең исәнләшү-танышу рәвешләре шулай бит хәзер! Кул биреп күрешүләр борынгы заманда калды, учка бер пачка яшел кәгазь төртү—бу дәрәҗәле, интеллигентный исәнләшү дип атала. Ярый, хуш, бик кайнар итеп күрештек. Яңа танышым кулымдагы исемлекне сорап алды да бала башы чаклы имән бармагын бер фамилиягә төртте: «Марина Сибгатуллина! Бу минем хатын булыр! Зинһар, вождениядән провали аны, яме!»

«Пожалысты»,—ди бу. Мин хатынына «бишле» куюны сорар дип көтеп торганда гына—менә сина мә: провали, имеш!!'!

—Беләсеңме, ун, йөз машина алып бирәм мин аңа, тик үзе генә руль артына утырмасын! Тыеп булмый бит. үзем өйрәнәм ди, и баста! Бер яшьлек матур малаебыз бар, зинһар, коткар безне бу бәладән. Ни...мин сина тагын өстим, яме!

Соң... мине аннан соң эштән куачаклар бит дим. Борчылма, анысы алдан сөйләшенгән ди. Без инде унынчы автошкола алыштырабыз. Правиладан инде тугыз тапкыр, вождениедән дә тугыз мәртәбә провал ясаттым. Инде сүз бирештек, сезнен автошколадан да үтә алмаса, бүтән машина руле артына утырам дип авызын да ачмаячак! Аңла, малай җәлке, минем аны ятим үстерәсем килми. Өстәвенә хатынымны да бик яратам ди бу. Арттан кычкырып ук калды, исеңдә тот, кытыктан, шекоткадан бик курка ул! Кыскасы, теләсә нишләт, тик вождениесе генә «икеле» булсын ди

Утырыштык машинага. Инструктор ягында өстәмәгә муфта белән тормоз педале булганлыгын беләсез инде. Җан тыныч, әгәр багана өстенә бара башласа, тормозга гына басасың—вәссәлам!

Машинаны кабызырга ашыкмый бу: әүвәл, көзгегә күз салып, мангай чәчләрен сыпыштыргалап алды. Чибәр каһәрен! Коры кашыкка салып йотарлык. Ире тикмәгә генә борчылмый икән шул! Машинаны кабызды бу, тик кузгалып китәргә ашыкмый, Гали Вәлиевич ди, миңа таба борылып, бу имтиханны мин точно бирә алырмын бит, әйеме, ди

Алла боерсаңны әйт, дим. Инде баядан бирле үземне сүгеп утырам, ник кенә ризалаштым соң бу эшкә! Дөрес, таксист буларак, руль артына утырган хатын-кызны минем дә җенем сөйми. Сыер кебек бит алар, ун дими, сул дими, кая тели, шунда бара да керә. «Тавык!» дип кычкырып каласын инде андый чакларда. Аңлыйлар тагын. Ә менә үз гомеренә «цыплята табака»дан башка тавык күрмәгән шәһәр кызларына «тавык» дип әйтүдән ни мәгънә? Таксист булып йөргәндә янында пассажир барында теләсә ничек кычкырып та утырып булмый бит әле. Клиенттан яхшы түгел. Шуңа күрә андый чакларда күңелне тынычландыру өчен җырлап җибәрә торган идем. Сүзләрен дә, музыкасын да үзем яздым

И, Ходаем,үзен сакла

Рульдәге хатын-кыздан,

Җылы өйләрендә генә

Күкәй салып утырсаң!

Кушымтасы да бар:

Өскә менәсең бит инде:

«Курица» дигән «тавык»!

Сина машина тоттырган

 Атаң йә ирең сарык!!!

Взятка да бирмисең син,

Бар ГАИ синнән гарык!..

Менә... кузгалып китәргәлә маташабыз. Черт иттереп куркынычсызлык каешын да эләктереп куйды бу! Ничек биздерергә соң сине, чибәркәй, машина йөртү теләгеннән? Тәк...Правила номер один: куркынычсызлык каешы берәү генә була ул! Водитель буылып барырга тиеш түгел, дим. Һәм бюстгалтерын артык дигән ишарә ясыйм. Хәзер яңакка чалтырата инде бу, дип, үзем тын алырга куркып утырам. Ләкин юкка...эһ иткәнче кофта эчендәге «куркынычсызлык каешы» да ычкынды. Тиеш икән, димәк, тиеш! Аллага тапшырып, кузгалып киттек. Бара бит бу, малай мин сиңа әйтим, шәп бара. Ничекләр итеп биздерергә соң? Әүвәл Маһира Ивановнаның алымнарын ахыргача сынап карарга булдым. Бәлки, берәрсенең ярдәме тияр. Моторын кайнап чыга бит хәзер! Кофтаңны күтәр тизрәк, моторны суыт, җилләсен дип, икенче кагыйдәгә күчәм, ә үзем һаман яңакны саклыйм. Да, малай... кофтасын да иягенә чаклы күтәреп куйды бит бу, чукынчык! Мин шабыр тиргә баттым, бу юлы, мөгаен, Маринадан түгел, аның әзмәвердәй иреннән куркып бугай... Нишләргә соң? Маһира Ивановнаның «правила»лары тагын калды калуын?...

Чёрт побери!—дип, кычкырып җибәрәм мин шулчак, тәгәрмәчләр җибәрә башлады бит!

Туктыйммы соң дип, аптырап миңа карый Маринушка. Монда туктарга ярамый шул, минәйтәм. Һәм... һәм урта бармакны... кендегенә тәртәм: подкачка колес находу. Правила номер три дип кычкырам үзем, куркуымны җиңәргә тырышып.. Уф! Яңак бу юлы да исән калды. Ә Маринам елмая гына. Аякларыңны көзән җыерганын тоймыйсыңмы дип, юри генә сораган идем, ә ул аптыраганнан, әйе, нәрсәдер бар шикелле, диде дә итәген бот төбенә чаклы күтәреп тә куйды. Тфү! Анасын корт чаккыры! Бу... бу бит мин белгән соңгы «кагыйдә» иде! Бу минем соңгы патроным иде ләбаса!

Машина бара, һаман бара һәм шәп бара нәгъләт...Нишләргә соң? Нишлим, нишлим, соңгы минутымда...Әллә...әллә инде, свечана май... сипте... бугай, чистартып алырга кирәк дип куркытып караргамы?

Марина, минем уйларымны сизгәндәй, моннан ерак түгел генә подружкам яши, үзе курортта, ачкычын миңа калдырып китте, кереп чәй эчеп чыкмыйбызмы соң, иптәш инструктор, димәсенме?? Арыгансыздыр инде... тәгәрмәчкә һава өрдереп,—ди.

Мин ни дип тә авызымны ачарга белми утырган арада кинәт безгә ышкылып диярлек бер «шумахер» узып китте...

Алда барган икенче бер машинаның артына барып та чәнчелде. Мин булып, мин дә бу хәлдән капылт аптырап калып тормозга басарга онытканмын. Авызымны ачып калдым. Ләкин безнең машина, чак кына кырыйга каерып, шып туктап калды, тегеңә бәрелмәде! Өйрәнчегемнең реакциясе бик көчле булып чыкты, бәлане алдан ук чамалап, безнен машинаны, безнең үзебезне зур һәлакәттән коткарып калды. Югыйсә, моның ахыры йә үлем, йә беренче группа инвалидлык белән бетәсе иде!!! Мин, үземнең Болакта чупырдап ятканымны күз алдына китереп, әллә нишләп киттем, көзән җыера башлады. Маринушка бераз чеметкәләгәч кенә аяклар бераз язылды... Ул да булмады, машинасыннан теге «шумахер» атылып чыкты да Марина өстенә килә бит! Син, Курица, нигә мина юл бирмәдең дип, аты-юлы белән сүгенә үзе.

Мин аны якасыннан каптырып алдым. Ты, Петух, общипанный, үзен гаепле бит, дия-дия, селки башладым. Мәлгуньнең авызыннан җен исләре килә, үзен яңа гына аракы мичкәсенә чумдырып алганнар диярсең!

— Марина Сибгатуллина!—дидем мин, янә машинабыз кузгалып киткәч.—Син имтиханны өч «бишлегә» бирдең! Молодчина!—Һәм, кесәдән ире ришвәт итеп биргән долларлар пачкасын чыгарып, аңа суздым—Бу— сиңа премия! Безнең автошколада шулай каралган! Бишенче кагыйдә буенча,—дип, үзем авызымны ерам.

Әлбәттә, мине икенче көнне үк бу эшемнән кудылар һәм яңадан үземнен яраткан эшемә таксист булып урнаштым. Юлда йөргәндә, руль артында хатын-кыз өммәтен күрсәм, тәрәзәдән башымны чыгарып, булдыра алганча елмаям һәм хәерле юл телим. Яна җыр яздым. Сүзләре дә, музыкасы да үземнеке. Менә:

Әй, сез, хатын-кызлар!

Ак чәчәкләр юлыгызга!

Күз тимәсен үзегезгә—

Бар эш килә кулыгыздан!..

ЯРЛЫКАГЫЛ...

САТИРИК ХИКӘЯТ

Мин мәктәп директоры булып эшлим. Әйбәт эшлим. Моңа кадәр безнең мәктәп пачка-пачка грамотасыз укучылар әзерләп чыгарган. Хәзер күз тимәсен: һәр укучының ноктасы үз урынында. Өтерен, хәтта сорау билгесен дә дөрес куя беләләр. Авылның эшкуар-фермерлары документ тутырырга минем укучылар янына йөри. Хәзер бер гектар җирне рәсмиләштерү өчен ДТ тракторы авырлыгында кәгазь-документ тутырырга кирәк ди бит.

Хөкүмәт мәктәбебездәге бердәнбер татар теле укытучысын кыскартты, ә мин, үз чиратымда, ул дәресне алып барырга дип физкультура укытучысын куйдым. Бүген балалар Тукайның «Туган тел» шигыре көенә футбол тибә! Күз алдыгызга киләме? Менә шул катнаш дәрестән кыскача репортаж тынлагыз.

«И туган тел, и матур тел. әткәм-әнкәмнен теле»,—дип башлана бит әле Тукай шигыре. Ике метрлы акселерат укучы, тупны тотып ала да: «Иии-яяя!» дип үкереп, аңа тибеп җибәрә! Шунысын да әйтим: чангы-туп ише нәрсатәрне алырга мәктәпкә күптән акча бирелми, тупны хезмәт дәресендә үзебез әмаглибез. Тишек «Беларусь» камерасыннан, эченә юеш сенаж тутырабыз да! Мондый тупның авырлыгы күз алдыгызга килә торгандыр! Шуннан, әлеге бер потлы туп шапылдап икенче бер уенчынын корсагына килеп бәрелә! «Иии! Хәзер мин синең әнкәң-анаңнын телен! И-иии әткән-атаңның телен!» ди тегесе, авыртуга түзә алмыйча, һәм булган гаярьлеген эшкә җигә Туп, үз чиратында, икенче малайның маңгаена килеп куна. Анысы да, авыртудан сыкранып, беркавым туган телен тешләп тора да: «И анаңны, бишекләре-ниләре белән бергә!» дип. тупка тондыра. Ә туп оча! Һәм шул уңайдан өченче малайның умыртка сөяген чак кына урталай сындырмый! Тегесе авыртудан әби-бабасыннан калган бишек сиртмәсе кебек бөгелеп килә һәм: «И әбиеңнең хикәятләрен, кабер такталары белән бергә!»—дип, Тукай шигырен үзенчә тезеп китә.

Ә мин, мәктәп директоры буларак, бер читтән күзәтеп торам һәм эчемнән генә белгән догаларымны укыйм: «Йа, Ходам! Үзең ярлыкагыл инде бу балаларның әткә-әнкәләрен һәм туп тибеп уйнаган шушы гөнаһсыз сабыйларның үзләрен!— дип пышылдыйм. —Ярлыкагыл, Ходам! Ярлыкагыл инде, зинһар өчен, пожалуйста!»

БЕЗДӘ МЕНӘ ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР...

САТИРИК ХИКӘЯТ

Кая карама, кем белән сөйләшмә—халык телендә оптимизация дә, кыскарту һәм дә демографик фаҗига. Ниемә дип куркалардыр, исләре китеп лаф оралардыр, нигә шулчаклы коты алынгандыр адәм баласының. Боларның һәммәсе дә шәп нәрсә икән бит! Әгәр дә мәгәр төптәнрәк уйлап карасаң. Мисаллар, дәлилләр кирәкме! Пожалысты, мисаллар буа буарлык! Татарчалатып әйткәндә: «море»!

Менә, Алла кушты әле, безнең председатель дә оптимизациягә, ягъни сокрашениегә эләкте. Ул соңгы вакытларда бик масаеп, борынын чөеп йөрде... Элеккеге безнен колхоздан ООО ясагач, нәфесе тагын да улый башлаган иде. Аны, үзеннән дә сорап тормыйча (сораган булсалар, аяк терәп карышкан булыр иде, әлбәттә), районга глава итеп, ягъни хакимият башлыгы итеп куйдылар. Районда шундый буш штат булган икән!.. Һәр авылның үз «главасы» бар бит хәзер. Районныкы чуртыма кирәкмени! Шуңа күрә эскәмиясе дә буш торган.

Бездә шундый хәлләр менә.

Бу кризис дигәннәре кемне генә кем итми дә, кемнәрдән генә нинди һөнәр иясе ясамый. Авылда сарык-сыерларның баш санына оптимизация булгач, көтүчебез Әптери дә сокрашениегә эләккән иде. Чыбыркысы бер атна тирәсе койма башында эленеп торганнан соң...аны...аны колхозның баш бухгалтеры итеп куйдылар. Чөнки ул гына, бары ул гына, үзгәртеп кору башлангач, бер атна эчендә ни рәвешле колхозның 99 баш савым сыеры, 300 баш ана дуңгызының, 200 баш миронос сарыгының кая юкка чыкканлыгын анлата алыр иде, мөгаен. Югарыдан килгән комиссиягә аннан башка тагын кем хисап тотсын ди. Председатель хакимият эскәмиясендә бит.

Умартачы шөпшә Галие белән дә нәкъ шундый хәл булды—аның берьюлы 500 баш умарта оясы оптимизациягә эләгеп, дистәләрчә мең бал корты эшсез калды. Шөпшә Гали дә эшсез. Нәкъ шул вакытта халык санын алу башланды да, Гали абзагызны комиссия председателе итеп куйдылар. Чөнки ул гына, бары тик ул гына белә—авылдагы балаларның кайсысы нинди милләттән икәнен. Мәскәү халык санын арттыру өстендә эшләгез инде, егетләр, дип әмер биргәч, барча түрә шул эш белән шөгыльләнергә кереште. Умарталыкта бер атна эчендә ике ак мунча, сауна һәм өч катлы кунакханә калкып чыкты. Гали мунча ягучы да, анда бердәнбер комендант та иде. Мәскәү әмерен үтәми кара! Демография ул бик әһәмиятле нәрсә ил өчен. Губернаторлар да моны яхшы аңлый, һәм үти дә торгандыр әле. бәлки. Яше авышып, үти алмаганнары, әнә, шундук отставкага китте. Үти алганнары һаман утыра.

Өстәгеләргә карап, ваграк түрәләр дә умарталык мунчасыннан кайтып кермәде, армый-талмый демография үрләренә таба үрмәләделәр. Ни дисән дә, халык санын арттыру бит!

Шуннан соң тирә-як авыллардагы әтисез туган балаларның кайсы милләттән икәнлеген белеп кара син менә! Ә умартачы белә, һәркайсын яхшы хәтерли! Ну, хәтер инде үзендә чукынчыкның!

Бездә шундый хәлләр менә. Колхозның бердәнбер автобус шоферы Спартак абый да эшсез калган иде. Автобусы оптимизациягә, үзе сокрашениегә эләкте. Ул да моннан отты гына. Спартак хәзер авылнын баш тренеры! Ул автобусы белән гомер буе 12 чакрым ераклыктагы мәктәпкә балалар ташыды. ГАИ бу эшне туктатты—ярамый, не положено! Юл тар, янәмәсе. Элек колхоз көтүе сыйган юлга бүген ни булгандыр, бер Алла белә. Спартак шофер хәзер шул юлдан балаларны тәпи-тәпи алып йөри, озатып куя һәм кайтканда ияртеп алып кайта—үзе кар-буран ерып алдан сукмак салып бара.

Син безнең балаларыбызны Казанда узачак Универсиадага әзерлисең бит, рәхмәт яугыры, дип, аңа баш тренер штаты табып бирделәр!.

Бездә менә шундый хәлләр. Авыл мәктәпләренә интернет кергәч, хат ташучы Тимербулат абый да сокрашениегә эләкте. Чөнки кирәге юк бит аның хәзер. Компьютерыңны кабыз да рәхәтләнеп дөньянын үзен теләгән почмагына хат язып җибәр яисә кесә телефоныннан СМС яз! Вәт эшләр рәхәт хәзер! Ә әби-бабайларга пенсияне кем китереп бирә дисезме? Кайгырмагыз, анын да җае табылды—әбиләр җәһәт кенә пенсионный фондның сайтына керәләр дә, күпме кирәк, шулкадәр акчаны йә Казандагы студент оныкларының чутларына күчертәләр, йә кибет исәп-хисап чутына тондыралар. Әгәр дә айлык пенсияләре бетеп китә икән, принтер дигәннәре ярдәмгә килә. Бабайлар рәхәтләнеп акча сугарга керешә. Ялган булса—ялган акча булыр шунда! Аның кибетләрендә дә чын, дөрес тауар юк бит хәзер. Бозыла башлаган тавыкларны хлорга манчып алалар, «буш» ботларыннан уксус исе аңкып тора. Конфет-прәннек ише тәмләткечләр Кытайдан килгән, димәк, алары да чын түгел.

Үзе дә гел кәгазьдән генә эшләнгән колбаса-казылыкка да ялган кәгазь акча ярамаган димени!

Кибетчеләр ни карый дисезме! Кибетчеләр дәшми. Чөнки аларга атна саен мең төрле оешмадан мең дә бер төрле тикшерү килеп тора. Һәм алар, теге ялган акчаларны һәйбәтләп чәй кәгазенә төрәләр дә, ришвәт итеп, тикшерүчеләрнең кесәләренә шудыралар. Тикшерүче ханым-әфәнде ришвәтнең чынлыгын-ялганлыгын урынында шундук тикшерергә керешми бит инде. Ә эш узгач, берни кыла алмыйсын һәм: «Миңа ришвәтне ялган акчалар белән биргәннәр»!—дип, прокурорга да чаба алмый бит инде ул, бичара!

Бездә менә шундый хәлләр. Авылда элеккеге шикелле гөрләп туйлар да узмый инде хәзер. Чөнки өйләнергә теләүче егет-җилән калмады. Өйләнеп, ник мәшәкатьләнсен ди! Әле зур чыгымнар тотып туйлар уздырып алган кәләшен, хатын булгач, ниләр күрсәтә бит! Балалары да туачак әле аның өстәвенә. Аларны тәрбиялисе, үстерәсе, кеше итәсе бар. Ә бу илдә кеше булган кешегә ни рәт бар да, нинди рәхәт тормыш әзерләп куйганнар ди! Әзерләсәләр дә, әзерләгәннәре—кредит кына! Машина кредиты, ипотека кредиты, җир кредиты тагын әллә нинди кредитлар

Нигә ул балаларны тудырып һәм үстереп азапланырга. Интернет бар бит. Ә анда... ә анда миллион төрле әйе, миллион гына микән әле—миллион да бер төрле порносайтлар!.

Редакциядән:

Бу айда язучы Зиннур Хөсниярга 50 яшь тула. Каләмдәшебезне ихлас котыйбыз, аңа яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.

Реклама