Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ

 

Билгеле булганча, узган гасырның Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташлар буыны шигьрияткә килгән алтмышынчы - җитмешенче еллары гомуми татар поэзиясе, бигрәк тә бу яшь шагыйрьләр өчен ж.инел чор булмады. Аларның «күбесе тынгысыз эпәнүләрдә изаланды, яна юназеш эзләде»1. Гәрәй Рәхимнең лирик герое да гармониягә омтылды Әмма шагыйрь күнеле дөнья гармониясенең тыныч, камил түгеллеген тоя—ана тормыштан күп һәм зур офыклар кирәк иде: мизгелләр, сәгатьләр, көннәр генә җитми, ул тулы бер гомер турында, алай гына да түгел, халыкнын олы гомере турында уйланды Бу буын шагыйрьләре «үз иҗатларын өстәмә ачы торма кебек ачы сүзләрен ыргытып— публицистик турылыкка һәм зур йогынты көченә ия булган дәртле, кайнар шигырьләре белән башлаганнар.»-' Ләкин озакламый халык күңелендәге тарихи оптимизм хисләре тора-бара алданганлык, аптырау, күңел кайту хисләре белән алышынды, чарны акрынлап айнылты. Акрынлап «айну, күнел кайту, үз-үзенә. халык юлыккан икеле-микеле халгә тәнкыйди һәм хәтта ироник мөнәсәбәт»1 ныгый башлады Ягъни еш кына рухи эзләнүләр, ижади үсеш логикасы шагыйрьне күнел әрнеткеч нәтиҗәләргә лә китереп чыгарды Әллә заман шагыйрьгә караганда тизрәк тә үзгәрәме'1 Ничек кенә булмасын, шагыйрь иҗатында конкрет тарихи чор кешесенең тирә-юньгә, үз-үзенә һәм башкаларга булган мөнәсәбәте төрле төсмерләр белән сурәтләнә башлады

Янарыш. үзгәреш Күптән көтелгән, күпне көткән үзгәреш Халыкта җанлану, аның дөньяны аңлавы да күз алдында үзгәрде сыман Шагыйрь дә төпле һәм үткер фикерен яшерми, кыска һәм кискен хөкемнән дә тартынмый инде Ксшенен асылы—яшәү мәгънәсе дә һаман шул ук: намус, хаклык, хакыйкать тойгысы Өмете дә—бәхетле булу.

Егерменче гасырның 80нче еллар ахырында татар әдәбиятында шигъри публицистика, иҗгимагый-сәяси сүз әдәбн-нәфис сүзне кысрыклап, азгы планга чыкты Шагыйрьләрнең бер өлеше лирик булудан бигрәк, сәясәтчегә әйләнә башладылар Мондый шагыйрьләр, гадәттә, сөнгесе агуга манчылган янгыравык купшы, ярым әдәби-ярым сәяси шигырьләр язалар Юк. шигъриятнең милли аңны тәрбияләүдәге, үстерүдәге ролен һич тә киметеп әйтәсе килми, киресенчә, шигърият ул халыкның рухи көзгесе булырга тиеш

Ләкин кайбер мөтәшагыйрьләрнен әдәбият хәзинәләрен кысрыклап, терсәк белән төрткәләп алгы рәтләргә, трибуналарга һөнәрче-кәсепчеләрнең үрмәләвең күрә торып эндәшми калыргамы'1 Һәм моңа каршы ничек көрәшергә"1 Бу чорда Г Рәхимнәр буыны әнә шулар турында уйлады

Без хәзер бөтен Рәсәй белән бергә капитализмга күчү чорын кичерәбез Ләкин без цивилизацияле илләрдәге кебек күркәм йөзле капитализмга түгел, ә кыргый капитализмга күчәбез кебек Торгын! ык чорындагы партия функционерлары ми ' Зөлкарнаен Ф Кеше.асылын кем? - Казан Татарстан китап нәшрияты.  урыннарын алыштырса да, властьны үзләрендә саклап калдылар. Аларнын күбесе бүген дә хакимияттә. Алар тирәсендәгеләр, властька таянып, дәүләт милкен үзләштереп калырга ашыгалар, ил байлыгына кул сузалар, халыкны кычкыртып талыйлар. Яшәү рәвеше үткән елларга караганда күпкә түбәнәйде. Бу күренешләр шагыйрьләрне борчымадымы? Борчыды, бүген дә. һичшиксез, борчый Көндәлек мәсьәләләр Г Рәхим, Р.Фәйзуллин Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгьләмов, Зөлфәт, Р Миңнуллин, Ә Рәшитов. Р Вәлиев, М.Галиев, М Мирза, Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Р.Зәйдулла, З.Мансуров, Г.Морат, ЛЛерон. И.Гыйләҗев. И Гарипова. Л Шәех һәм алардан сон әдәбиятка килгән берничә яшь шагыйрьләр ижатында теге яки бу рәвештә чагылыш тапты һәм таба килә. Ничек атарга мондый шигырьләрне? Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме—шигырьнең укучы күнеленә ясаган тәэсир көчендә.

Әйе, үзгәреш дип аталган ул еллар Гәрәй Рәхимнең замандашлары булган шагыйрьләр күңелендә хәл итә алмаслык каршылыклы фикерләр уялты.

Дөньянын рәхимсез яклары турында исә Г. Рәхим иҗатының башында ук борчулы шигырьләр язды. Укучы шул чакта ук инде лирик герой күңелендә тормышның ваемсыз якларына карата нәфрәт хисе тагы да кинәя, көчәя баруын сизә башлаган иде.

Әйтик, шагыйрьнең 90 нчы елларда ижат ителгән бик актуаль яңгырашлы «Бәйге* шигыре. Дөньядагы ыгы-зыгыларга сәяси яктан караш ташлый герой:

Бәйге бара илнең мәйданында. Көрәш шундый кырыс, дуамал— Ил тәхете өнен якалаша Бюрократ белән неформал Ә игенне бөгелеп иген игә. Чаң-ноң тимер чүки тимерне.

Шагыйрь төне буе шигырь яза. Яңа кендек кисә кендекне Алар бар да мең ел элеккедәй Тели булыр рәтле хезмәт, ял Ил тәхете өнен нәйнәшәләр Бюрократ белән неформал

Менә бу «шәп-шәрә чынбарлык» шагыйрьне борчулы уйларга сабыштыра. Ул империя коллыгыннан котылу юлларын эзли, демократиянең тышкы төсләренә дә алданмый, чөнки аның җисеменнән иске, юылмаган ис килә.

Кешенең үз-үзенә булган ваемсыз битарафлыгы турында шагыйрь ижатыньщ беренче чорында ук борчулы шигырьләр язган иде инде. Соңгырак әсәрләрендә бу тагын да ачыграк сизелә төшә:

Сәламәтлек, тамак, ял хакында

Үз хакында тәмам онытып.

Бүген кирәк булган бөтен эшне

Эизли алса кеше.

ут йотып

Г Рәхим үзенең ул чорда язылган «Заман» шигырендә дә бу дөньяга карата канәгатьсезлек хисләрен белдерә. Лирик герой инде мондый комсызлыкларга түзә алмый, сабырлыгы бетеп, бу турыда шәрран салып әйтергә мәҗбүр:

Әхлаге киткән заман.

Тәртибе беткән заман

Яңасын төземәсә дә.

Искесен сүткән заман.

Йөрүләрен исенә дә азмый. Әйтерсең ул һин ут йотмады— Канәгатьлек белән әйтеп куя «Бүгенге көн юкка чыкмады...»

Замана алга китә алмый интегә, үткәннәрдә генә казынып ята. «Чуалчык, нурсыз заман»нын тыйнаксызлыгы чиктән ашкан. Ул хәтта:

Үтә кызыл төсюрне дә Уңдыра торган заман «Бөек»ләрнең яңагына Тондыра торган заман

Ах, бу бит заманнын да заманы. Г.Рәхимнен каләм осталыгы бер шигыреннән икенчесенә үсеп кенә бара. Шагыйрь капма-каршы мәгънәле сүзләрне янәшә куеп контрастлык атмосферасы тудыра. Бу—шигырьнең тәэсир көчен тагын да арттырып җибәрә. «Заман* сүзе рәлиф булып килгәнлектән шигырьнен интонацион яңгырашы көчәйгәннән-көчәя.

Лирик герой астыртын гына безгә, укучыга да ишарә ясый, элек үк чагылган сарказм кыллары хәзер дә яңгырый. Ул безне дә «заман»нын чирләвендә гаеплидер кебек.

Ә ил бөлү заманы.

Шуны белү заманы Шуны белеп, шуны күреп Шуннан көлү заманы

Күңел ачыклыгы, хисләрнең самимилеге, һәр сүзендә тетрәп-сулап торган ихласлык, дөреслек укучыны әсир итә, уйга сала Җирдәге гаделсезлек, кемнеңдер илләр данын егып, канын сыгып кичүе, көтелгән үзгәреш-яналыктарнын якты өметләрне анлавы өчен шагыйрь үзен дә, безне дә гаепле саный

Г.Рәхим публицистикасына фәлсәфи яңгыраш хас. Ул барысын да әйтеп бетерми, укучыга уйланырга, үзенчә нәтиҗә ясарга урын калдыра. Укучы анын өчен элеккечә иптәш кенә түгел, ул—галәмдәш тә, кардәш тә, җанлаш та

Хәер, Г.Рәхимнең соңгы еллар ижаты тик публицистик поэзиядән генә тора дисәк, бу зур хата булыр иде. Шагыйрь тирән фәлсәфәгә дә, нечкә хисле лирикага да мөрәҗәгать итте

Ул соңгы еллар шигъриятендә дә шул элекке, башлангыч иҗатыннан алып агым-агым булып кабатланып килгән Вакыт, Кеше, Табигать, Заман, Милләт кебек мәңгелек образлар, категорияләр белән эш итсә дә, бу төшенчәләр инде анарда хәзер тагын да ныграк кинәя яисә бөтенләй башка төсмерләр ала. Шушыларга соңгы елларда тагын берничә образ өстәлде. Бу—Картлык, Гаделсезлек. Ялгыхтык Шагыйрь иҗатында элек үзе кылган гамәлләрне янача тикшереп, үзенә-үзе хөкем чыгару белән мәшгуль. Лирик герой инде үзенең дөньяны үзгәртә алуына ышанмый Кеше—үзе табигать баласы Ничек инде ул үз анасын үзгәртә алсын.

Гәрәй Рәхим Тарих, Заман, Вакыт, Мәңгелек кебек төшенчәләрнең тирән мәгънәсенә, фәлсәфи эчтәлегенә үтеп керергә омтыла

Бер яктан, вакыт агышы, табигатьтәге фасыллар кеше күңелендә хис-тойгы алышынуын, ашкынуны, психологик күчешне, рухи дөньяны чагылдыруга буйсына Икенчедән. Вакыт—кеше гомеренең даими юлдашы, әмма биологик закончалыкларга буйсынмый торган, үзагышлы мәңгелек объектив чыңлык буларак ачыла

Хәзер инде Вакыт күбрәк кешенен бу дөньяда кылган гамәлләренә бәя биреп торучы хөкемдар Вазыйфасын үти:

Гзмернең тагы бер езын Иләмсез тарих кочты 365 яфрагым Өзелеп җилго очты

Гамер-хөкемдар апарның Ничөсен бирер җилго '

Ә ничәсен минем беюн Җибәрер теге илгә?'

Вакыт—иләмсез жәллад Лирик герой күңелендә туган сорау-мәсьәләләрне тик ул гына чишә ала-

Вакыт фәлсәфәсендәге фаҗигалек төсмере шагыйрь иҗатында шактый урын ала. Бу поэзия өчен яна күренеш түгел, әлбәттә, тәнкыйть билгеләвенчә, шигърияттә бу сыйфат 70 нчы елларда ук көчәеп китә

«Бүгенге шигырьнен төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, албәттә. кыен,—ди Н Юзиев -Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була ул заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: анын аһәне һәм структурасы янара. төрлеләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәлекләре көчәя лирик башлангыч тирәнәя»4

Лирика—поэзиянең ин сизгер һәм өлгер төре Бу жанрнын тематикасы кинәю, эчтәлеге һәм сәнгатьчә мөмкинлекләре тирәнәю—әдәбият үсешенен үзенчәлекле бер билгесе. Хәзерге лирика үзәгендә торган шәхес киеренке физик һәм акыл хезмәте белән яши. Анын рухи дөньясы бай һәм төрле. Анын йөрәге ил, җир шары, галәм борчуларын, табигать язмышын, тарихны һәм киләчәкне, замандашының гадәти шатлык-кайгысын, аерылышу-кавышу монын, мәхәббәтен үзенә сыйдыра, йөрәге аркылы үткәрә.

«Әйдә»—Г. Рәхимнең 90 нчы елларда язылган шигырьләрнең берсе. Шигырь патетик рухта язылган. Исеменнән үк күренеп торганча, нәрсәгәдер өндәү, чакыру икәнлеген аңлыйбыз. Лирик герой безне хыял дингезенә. Галәм киңлекләренә чакыра:

Әйдә, киттек!

Менә алтын чана.

Көмеш чаптар җиктем.

Кил утыр!

Җиз дилбегә кагып.

Җиз кыңгырау тагып

Көмеш чаптар куккә юыртыр.

Бу—бушка гына хыялланып, янып йөрү түгел. Шагыйрь хыялнын тормышка ашу мөмкинлеге турында сөйли. Ул яңалыкка, сафлыкка чакыра:

Әле син күрмәгән.

Галәм дә белмәгән

Яңа дөнья көтә бит анда.

Г.Рәхим сүзләрдән бормалы-сыгылмалы ребуслар төземи. Анын шигырьләре элеккеге кебек үк гади булып калалар. Тик бу гади шигырьләрдә күпме ассоциатив экспрессивлык, һушларны алырдай сүзләр дә юк. Әмма шигырь тәэсир итә. Бу «көч» нәрсәдә икән?

Шигырьне укыган вакытта нәрсәләрнеңдер нурлануын, ялтыравын күрәбез, чыңлавын ишетәбез. Мондый ассоциативлыкны метафора һәм эпитетлар тудыра: «алтын чана», «көмеш чаптар», «жиз дилбегә». Монда Г Рәхим шигъриятенә хас бер үзенчәлекле образлы сурәтләү алымын күреп була. Шагыйрь кеше йөрәген, «күңелен» Галәмгә тинли. Галәмнен иге-чиге булмаган кебек күнелнен дә офыкларын күреп булмый. Юкка гына яхшы кешеләр турында «киң күнелле» дип әйтмиләр шул.

Лирик геройнын күнеле хөр. киң, ул әллә күпме жан иясен сыйдыра ала үз дөньясына.

Шигырьдә тагын бер кызыклы метафора бар:

Айга күзең кысып.

Кояш аша узып

Гяләм тыкрыкларын үт әле.—

дип чакыра шагыйрь. Нинди була икән ул «Галәм тыкрыклары», әллә күнел «тыкрыклары» микән бу?! Менә монда абстрактлыктан конкретлыкка күчеш бара. Әйтерсең лә «галәм»нен урамнары, тыкрыклары, һәрберсенең үз исеме бар.

«Кәефе нинди чагы булмасын, Гәрәй Рәхим борчу-гамьнәрен иңеннән кагып төшереп, бусага артында калдырып керә белә. Нинди даирәгә килеп кушыла ул—редакцияме, «көфер почмагы»мы, мәҗлесме—кайда гына булмасын, уенчак дилбегәне үз кулына алыр да       сөйләсә—батырып сөйләр, жырласа—өздереп

җырлар, көлсә—рәхәт чигеп көләр Таралу-хушлашу мизгелендә, аны якыннан белмәгәннәр: «Кара инде, бу Гәрәйнең бер генә борчуы да юк икән»,—дип калырлар. Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең «пары» суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә»5.

Шагыйрьне исә бусага артында зарыгып көткән гамь-борчулар култыклап ала.

Ни өчендер лирик геройны үзенә тартып торган якларнын берсе—ялгызлык Әгәр дә элеккеге шигырьләрендә Г. Рәхим шушы ялгызлык мотивы турында күбрәк язса, хәзер исә тыныч «аулак почмакларны» ярата. Бу күчеш, яисә, бәйләнеш, албәттә. шагыйрьнен үз тормышына, күнеленә бәйле. Ул узган гасырнын яртысыннан күбрәген яшәгән кеше буларак, гомернең ачы да. татлы да минутларын үз җилкәсендә татып карарга өлгерде: балачактагы сугыш еллары, ачлык, төрле ялганлыклар, беренче мәхәббәт, дуслар, үпкә белән авыру, катлаулы операция, тормышка янәдән кайту

Баштагы шигырьләрендә ялгызлык мотивы лирик героинын бу дөньяда япа- ялгызлыгын күрсәтә, кайгыларны уртаклашыр дуслар ла юк:

Шушы озын кышкы төннәрдә мин.

Ялгыз ныгып кухня ягына.

Зур бураннар эчендәге өйне.

Ялгыз әниемне сагынам

Чордашлар, каләмдәшләр, көндәшләр, аркалашлар арасында үткен сүз кисеше, елгыр фикер бәйгесенә тин гәп-бәхәсле, кайнар әңгәмәле табыннардан сон күнеленә савылып моңсулык инә. шау-кайтавазлары тынган җанында тик бер үзен генә тойган сулкылдау-әрнү таралган упкын хасыйл була. Мондый чакларда болгавыр, кырыс Казанны ташлап китә дә шагыйрь туган төбәгенә—«Шөгер» белән »йөгер»не рифмалаштырган якларына, садә балачагы узган нигезенә кайтып, аулак урынга чыга да . рәхәтләнеп бер түгелә

Елыймын мин ялгыз рәхәтлектән.

Сабый чаклар хатирәсеннән Каралтылар белән бергә елыйм.

Үксеп-үксеп азыйм һәм көләм Үзем уйлыйм ярый әле ди.мен.

Еракта мин шәһәр, дуслардан Мескен хисләр, диеп, юкса, азар Көләр иде минем елаудан

Күрәбез, ялгызлык мотивы якты да. авыр да үткәннәрне сагыну белән үрелеп китә. Монда ул юаныч, күнелгә тынычлык таба

Миңа монда җайлы сезнең белән.

Карт авызым монда, үз күгем Бер ялгызым гына, яшеренеп Бер елармын, ахры, мин бүген

Гәрәй Рәхим үзенен хөсетсез күңелен бу шигырендә тагын да ачарак төшә

Шунда мине әнкәй табып аза —Таң ата,—ди—кереп ят. улым Көлә-көлә сөеп юата ул Утыз яшьлек карт бер сабыен Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим Шәһәрдәге дуслар турында —Алар, әнкәй, шундый әйбәтләр.—дим — Кечесе дә.—димен. зуры да

Менә бит ул: туган нигез, әнкә нигезе аны пичекләр юатты, шәһәр корымын тәненнән лә. Жаныннан ла кагып «илерде Хәзер инде ул беркемгә рәнжеми һәммәсен дә үзе кебек якты, күләгәсез итеп күүгәсс к ул тагын матур итеп алданырга әзер килә Ул тагын Казанга ашкына.

Бәхетсезлегемдә бәхет күреп Яши торган мәхлук мин җирдә.

Үз теләге белән кергән ялгызлык халәтен шагыйрь «аулак» дигән серле мәгънәгә төрелгән сүз белән билгели башлый:

Ни өнендер мин гомерем буе Аулак почмакларны яраттым Аулак урамнарда,

Урманнарда

Аулак хисләремә җан аттым

Бу шигырьдә «аулак» сүзе лирик герой күнеленен тыныч, салмак, аулак тормышка омтылуын күрсәтә. Әмма бу сүзнен мәгънәсе күпкә киңрәк.

Аулак өннәр кызыктыра мине.

Күңелләрнең аулак почмагы,—

дигән юлларда «аулак»—«серле», «сихри» дигән мәгънәләрдә килә.

Гәрчә, шагыйрь кабатланмаучанлык, индивидуальлек ягында:

Мин шигырьдә яклыйм Аулак фикер.

Аулак сурәт.

Аулак ямь тәмен

Шагыйрь примитивизмга каршы чыга. Менә Г.Рәхим үзе бу турыда нәрсә язды: «Безнең әле бүгенге көнгә кадәр примитивизмга каршы җитди һәм төпле итеп көрәшә алганыбыз юк. Примитивизм бездә шагыйрьнең кимчелеге, таланты җитмәү генә итеп карала. Минемчә, примитивизм ниндидер җитешсезлек кенә түгел, ә безнең бик зур идеологик дошманыбыз итеп каралырга тиеш. Ни өчен? Чөнки примитив шигырьләр чынбарлыкны, кешеләрне чагылдырганда дөреслеккә каршы киләләр. Ә бу инде чын мәгънәсендәге сәнгати сукырлык. Менә ни өчен примитивизмга ниндидер икенчел дәрәҗәдәге җитешсезлек итеп кенә түгел, ә идея, сәнгать дошманы итеп карарга һәм ана каршы бик җитди итеп көрәшергә кирәк».

Һәр талант иясе һәрвакыт новатор, һич югында, тынгысыз янаны эзләүче. Бәлки ул һәр очракта да яналык алып килүче дә түгелдер, әмма серле шигърият дөньясында үз юлын эзләүче актив шәхес булырга тиешлеге бәхәссез»" Шагыйрь бер сүз аша әллә күпме образлар тудыра. Менә шул ук «Аулак» шигырендә «аулак» сүзе «кабатланмас мәңгелек» образы буларак та килә. Үз-үзенә мөрәҗәгать итеп лирик герой зур үтенечен белдерә:

Гомеркәем, мине ташлама син—

(Бу минем аулак бер табыну...)

Озын гомер сирәк бәхет бит ул,

Ул—аулакта йолдыз кабыну!

Шигърият гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия. Гади сөйләм теле әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала.

Гәрәй Рәхим шигъриятенең төп критерие—миллилек хисе. Бу хис еллар узган саен артканнан-арта гына бара. 90 нчы еллардагы шигырьләрендәге миллилек, татар сурәте конкрет булган хәлләрдән языла.

Халык язмышы, анын киләчәге турында уйланулар, табигатьнең ярлылануы, авылларның юкка чыга баруы кебек фажигаләр шагыйрьләр игътибарыннан читтә калмады. Г. Рәхим дә үз халкы турында байтак шигырьләр язды. Бу шигырьләрдә шагыйрь борынгы ата-бабаларыбызга. аларнын гореф-гадәтләренә, туган жиргә мәдхия укый. Туган халкы белән соклану, хозурлану хисе биләп алган шагыйрьне:

Пугачларга әйткән бәетләрнең

Җыр-моңнары татлы

Батыр да син, эшчән, киң күңелле.

Бөек татар халкы

«Болгар бабаларга ачык хат» дигән шигыренә кереш итеп шагыйрь: «Бу шигырь 1996 елнын 23 гыйнвар төнендә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге жирдә ялгызым төн үткәрдем»,—дип куйган

Сез—Болгар бабалары.

Без—Болгар балалары.

Без бит тарих чылбырында Боҗралар гына бары

Лирик геройның хисләре ата-бабалар намусына, алар исеменә, аларнын уй- хыялларына. буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән гореф-гадәтләренә, тугрылыкка барып тоташа:

Изге Болгар изгелеге Иманыбыз күгендә Сез табынган Тәңребезне Олылыйбыз бүген дә.

Шагыйрь халык моңына, халык жырына якын, ә җанындагы Иман яктысы анын шигырьләренә күчә. Гәрәй Рәхим керәшен туганнарына сокланып туя алмый. Үз карендәшләренен күңеле саф. тыйнак, рухы таза, «һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй»

Әй. керәшен, карендәшем минем.

Халкымның бер асыл бизәге Синең кәйне бер тыңлаганнарның Гомерлеккә өзелә үзәге

Г.Рәхимнен шигырьләрен укыгач, рух уяна, жанын Ил һәм Халык язмышына кушылып тетрәнә. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә ялганга төрелгән гамәлләребезгә бәя бирә Әйе. шагыйрь без яши торган жирдә яши. без сулый торган һаваны сулый, ләкин анын кыйбласы үзенчәлекле Ул. алдында торган кысаларны ватып, көрәшкә ташланган.

Шагыйрьнең «Самоед» исемле шигырен алып карыйк Шигырь азагында Гәрәй Рәхим искәрмә дә бирә: «Самоед—үзен-үзе ашаучы»

Шигырьнең башында «Татарыма каш җыерып әйтелгән сүз».-дип белдерә ул Татар халкының үз-үзенә булган битарафлыгы, үз-үзен изгәнлеге гыныч калдыра алмый шагыйрьне:

Татарым син. тарым син. Кендек бавым, ярым син «Югым» түгел. «Барымя син. Борынгы болгарым син

Күргәнебезчә, шагыйрь антитезислар куллана: «Югым»—«Барым». Оксиморон булып килгән юллар: «Татарым син, тарым син»

Шагыйрь якын итеп, үз итеп эндәшә һәм кинәт кенә кире мәгънәле сүз «тарым

син» ди.

Г Рәхим—юмор кешесе. Шаянлык—анын калканы. «Үзеннән дә көлә белү—аның саклану чарасы түгелме?! Кайчакларда ул еламас өчен көләдер шикелле

Татарның империя тоткан дәһшәтле чаклары хәтерендә сүнеп бетмәгән әле, юк-юк та бер канында уйнаклап ала, бу анын әче телендә, кинаяле әйтемнәрендә чагыла.

Шагыйрь тавышының кылларыңда сарказм, ирония сизелеп китә. Монсыз булдыра алмый ул.

Чын татарның шәм яктысы Төшми Татарстанга.

Аның каравы балкый ул Төрле-төрле «...стан»да.

«Шәм яктысы»—бөек Тукаебыздан килгән атаклы метафора. Г. Рәхим татар халкының яхшы кешеләре «татар илендә* үзләренә урын таба алмавы турында сызланып сөйли.

Шагыйрьне телебезнең юкка чыга баруы да борчуга сала:

...Казан булып Казаныбыз Күптән Казань каласы

Телен оныта татар.

Үзен оныта татар .

Бу хәл әдәбиятның язмышына турыдан-туры бәйле. Ә үз телен, үз әдәбиятын белмәгән милләт ул инде бетүгә хөкем ителгән дигән сүз. Шунда шагыйрь аянычлы, әмма чынбарлыкны раслаучы нәтижә ясап куя:

Татарның башын ашаучы Бердәнбер халык—татар

Болай уз башыңны ашау Заманы үтәр... үтәр Иа. Хода! Татарның аты «Самоед» булып китәр . .

«Кеше башлы гыйфрит» шигырен шагыйрь соңгы чорда язды. Кешеләрнең, милләттәшләрнең бер-берсенә комсыз булуы лирик геройның күңелен әрнетә. Шагыйрь үз халкының бәхетсезлеге турында йөрәге әрнүдән түзәр әмәле калмагач, туры бәреп әйтә. Хәзер мондый халыкны ул «кеше башлы гыйфрит» ди. Бу сүз артык усал, явыз, рәхимсез кешеләргә карата әйтелә.

Мин күзеңә карап чынын әйтәм.

Егерменче гасыр, гафу ит—

Синдә генә, синдә пайда булды Кеше башлы гыйфрит

Г.Рәхим шигъриятендә, күрүебезчә, аеруча мөһим урынны халкыбызның фаҗигале, гыйбрәтле язмышы алып тора.

Чыннан да, Мәржанине, Тукайны тудырган халык хәзер денсез-имансыз буын үстереп ята. Кем гаепле моңа?

Уз кулыбыз белән рәсемнәрен Мәйданнарда йөрдек күтәреп. Трибуналарга алып мендек (Аһ. таймыйсы булган түнтәреп') Безнең үзебезгә бик охшаган—

Бер үк камырдан без. тәндә бер ит Арабызда йөри—чор тудырган Кеше баймы гыйфрит

Кыйбласын югалткан халык үзенең гореф-гадәтләренә төкереп кенә карый башлый Әнә без дә шулай. Яшәешне көйләп торучы ин изге төшенчәләр урынын бушлык, әдәпсезлек, денсезлек, әхлаксызлык биләп ала.

Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халык башыннан үткән авыр язмыш төрле яссылыкта ачыла Халык, туган тел, яна буын язмышына булган сат кын битарафлык диварын, шигырьләре белән эретеп, ярсып утка тота шагыйрь

Гомумән, шагыйрь ижатында халык язмышы, анын тарихы, бүгенгесе, киләчәге хакында кайгырту-уйланулар әсәрләрнең төп эчтәлеген барлыкка китерә

«Хәзер көчләрне туплау, күзаллауны төрле бәйләрдән азат итү чоры килде. Үзен ирекле сизгән, тар киртәләр белән чикләнмәгән шигърият кенә кешеләргә янатык һәм аралашу шатлыгы алып килә ала»*.

Шигърият күчештән, дәвамлылыктан башка үсә алмый Анын ачышлары вакытка баш бирми, төсен жуймый, сәнгатьчә яңгырашын югалтмый, җаны терекөмешләрдәй, бер дәвердән икенчесенә күчә килә. Бүгенге шигърият үткәннен карынында ярала. Шунар да хәзерге поэзиянең элгәрләрдән кайтышрак булырга хакы юк. Ин олы бизмән булып, татар милли интеллектының югары казанышы- Тукай ижаты тора.

Поэзияне жанрлык ноктасыннан килеп бәяләүдә дә, Тукайны һәркем үз ягына «тарта». Ул поэма остасы, фәлсәфи лирика тарафдары, һөжү сәнгатен зур югарылыкка күтәргән сатирик, журналист, балалар шагыйре Кыскасы, Тукайнын олы һәм ифрат бай лирикасыннан һәркем үзенә, рухына якынны сайлап ала «Метафорага, шартлы алымнарга, зиһен ташкынын чагылдыруга өстенлек биргән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р Мингалим, Р.Гаташлар буыны да. ярсып, чәпчеп алганнан сон, Тукай янына килә, мәнгелекнен серләрен шуннан эзли, шуннан таба*1' Тукайнын олы мәгънәсендәге миллилеге, халыкның фажигасен аңлавы һәм татар кавеменең мөстәкыйльлеге турындагы хыяллары янарып, янартып кору, хөррияткә омтылыш чорында Гәрәй Рәхим өчен олы таяныч булды.

Тукай традицияләре шагыйрь ижатынын яна чорында да үзенә бер көч. яна дәрт белән үсеп китте. Тормышка һәм кешегә нисбәттән фәлсәфи карашы, шәхсснсн рухи дөньясын ачу юлында мөмкинлекләре чикләнмәгән агым поэзиянең олы

юлына алып чыкты.

«Сиксәненче-гуксанынчы елларда янәдән «классик юнәлеш» яна көч белән үсеп китте, заман агышын йөрәк хисе белән иңләргә омтылыш үзе бер агым булып үстерелде. Халык телснен матурлыгын, самимилегсн, сафлыгын сакларга омтылу белән бәйле бу юнәлеш табигать образларына еш мөрәжәгать итүдә, ритмик жыйнаклыкта, сурәтлелек сулышының кинәюенлә күренә» "

Лирик геройның уй-хисләр дулкыны гражданлык мотивына кушылып китә. Чыннан да, туган җир һәм Ватанга мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә лә

Туган җир Ил. Кеше. Туган табигать. Мон Болар бер яссылыктагы төшенчәләр Алар барысы бергә замандашыбыэнын-лирик геройнын рухи дөньясының эчтәлеген тәшкил итә дә инде. Шигърият, әлбәттә, туган йорттан, туган жирдән башлана Шагыйрь дөньяга, кешеләргә гашыйк Шушы хис анын бар халәтен билгели лә Гәрәй Рәхим шигырьләрендә халыкнын язмышы, үткәне, бүгенге экололик бә ы казалар, үзгәртен-жимереп корулар чорындагы хәле, киләчәк язмышы турында +тирән борчулар белән берләшеп китә.

Ата-баба нигезенә, аларнын йөзәр еллар буена ныгып килгән традицияләренә, ин яхшы гореф-гадәтләренә, күркәм эшләренә тугрылыклымы без, шуны дәвам итеп, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыра алабызмы—шагыйрьне шулар уйландыра, борчый.

Туксанынчы елларның башында язылган «Иске, изге » шигыре әнә шундый аһән белән янгырый. Лирик герой кешеләрнең ата-бабаларыбыз калдырган мирасны онытып баруларына жан ачысы белән сыкрый, сызлана:

...Хәзер гармун тавышына Шаккатмый инде кем дә.

Бар каланы дер селкетеп Биттманнар үкерә.

Халык электән үк килгән үзенен «изге» музыка коралын, тальян гармунны оныта башлаган. Бу хәл лирик геройны битараф калдыра алмый. Нәрсә булган бу халыкка? Әллә шушы микән инде упкынга тәгәрәү? Кешеләр күнеленен тараюы турында шагыйрь әрнү катыш сөйли. Тик нишләргә?! Япа-ялгызың гына нәрсә эшләп була, әгәр дә халык бердәм түгел икән?

Тик нишлим соң?

Мөмкин түгел Үзгәртергә бу җанны—

Бер ялгызым сыздырам мин Көмеш телле тальянны..

Иске, изге тальянны...

Монга, җырга булган саф мәхәббәт шагыйрь ижатынын асылы. Бу мәхәббәт соңгы елларда ныклап көчәеп китә. Лирик герой «үзәк өздергеч» көйгә булган мөнәсәбәте барлык бөек татар халкы исеменнән әйтелә:

Сыйгандыр аңа туган халкымның Иң асыл моңы, дәвере, чоры.

Күңелгә якын таныш җыр бит бу—

Үзәк өздергеч Вафирә җыры “

Бу җырда лирик герой үз халкынын матур киләчәген, теләкләрнең тормышка ашуын, традицияләрнең янаруын күрә.

Шагыйрь өчен милләт темасы һәрчак актуаль булып торды Иң шатлыклысы шул: ижатынын кайсы гына чорын алма, шагыйрьнең татар халкынын язмышына, аның тарихына, шатлык-фажигаләренә карашы үзгәрмәде дә. гел үзенчә кала бирде. Лирик герой үзен туган халкыннан аерып карый алмый. Ләкин ул—ясалма «милләтчеләрнең» купшы вәгъдә-чакыруларына аек карый.

Лирик герой электән үк «шигырь»гә карата үз мөнәсәбәтен белдереп килде. Әйткәнебезчә, Гәрәй Рәхим шигырьнен «мескен, өтек» булуын өнәп бетермәде, шул ук вакытта бу сферада ул үзенә юаныч һәм тынычлык эзли.

Бер караганда, шигырь сугыш вә үлем, нәсел калдыру, иген игү, тамак ялгау кебек кеше өчен ин ихтыяҗ нәрсә түгел кебек. Адәм баласы анардан башка да яши ала төсле. Әмма бу—ялгыш караш. Чөнки теләсә нинди халыкның телен, моңын, холкын, фигылен шигъри сүз саклый, үстерә, күтәрә.

Тыныч бәхет сузып, зур дәрәҗә Көтә мине кайчак.

Бер шигырең өчен барсын ташлап.

Тагын сиңа качам

" Г Рәхимнең атаклы татар җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган шигыреннән.

128

ИЛ МӘШӘКАТЕ. ХАЛЫК МОНЫ

Еллар узу белән дә шигърияткә карата мәдхиясе суретми шагыйрьнең Ә киресенчә, тугрылыгы, ышанычы арта гына. .Китап, шигырендә ™рЬнен Ә

УI төсен таоа. калыбын таба Ныгый, шомара, әйтерсең чуер. Чуерташ кебек бик тә табигый Кәгазь-каләмсез язылган шигырь.

—дип белдерә.

Г Рәхим үз күнелен «шигырьтә, «китап*ка тиңли. Күпләр бу дөньяда «шигырь-гә каршы чыга. Әмма «кәгазь-каләмсез язылган шигырь.гә берсе дә кул тилерә алмый Чөнки бу шигырь геройның күңелендә

Кемдер шигырьгә кул селтәмәкче Янәсе «Кемгә кирәк ул шыер "» Ялангач йодрык булып ор аңа. Кәгазь-каләмсез язылган шигырь Утырмыйм да мин өстәл артына. Әйдә, көнләшеп кашыңны җыер Мин үзем китап—

күңелем тулы

Кәгазь-каләмсез язылган шигырь

Шагыйрь үзенең яшәү максатын, олы омтылышларын шигырьнең «үлмәс җаны» белән бәйли.

«Җилтотар» шигырендә лирик герой дөньяны, тормышны матурларга омтылу теләге белән янып яши Бик үзенчәлекле образ булып Жил тора Әйе. күп әдипләр Җил образын төрле ситуацияләрдә кулландылар. Г.Рәхим шигъриятендә ул өр-яна мәгънә, янгыраш ала:

Бу җилне кул белән тотып була— Шундый назлы хәтта көзләрен.

Бу җил белән мин битемне юам— Яшәреп үк китә йөзләрем

Жил—әдипнең ижат жимеше, аның әсәрләре

Мин бу җилне җыям зур тубалга.

Учлап-учлап сибәм дөньяга Дөнья йөзе чистарынып кала—

Мине сөеп яңа көн бага

Гадел шигърият илһамны туган халкына мәхәббәттән ала. Бу хисне гадиләштерергә ярамый. Туып-үскән илеңне, милләтеңне ярату—анын өчен һәр көн сулаган һава, һәр көн татыган су кебек. Лирик герой кайбер замандашларының томанлыкка кереп адашкан анын яктылыкка алып чыгарга тели Шуңа да ул әйтә:

Җил куучы бер җилкуар түгел.

Бер җилтотар булдым мин бүген Җилдәй җитез зиһен, хыял белән Җилгәрергә исәп ил күген.

Кешелекне дөреслек юлына бастыру теләге белән шагыйрь ижат юлыныи башыннан ук тир тамызып, тырышып эшләде һәм эшли Бу—анын төп ижат максаты да бугай.

Лирик геройны биләп алган хисләрнең берсе—кешелек, дуслары, сөйгәне, бар б.

б. .к у,, м 7

129

МИЛӘҮШӘ ШЭЯХМӘТОВА

Галәм алдындагы жаваплылык хисе. Бу тойгы шагыйрьне әйдәп баручы хисләрнең берсе. Бу үтә жаваплылык тойгысы бүген дә лирик геройнын күнелен биләп тора.

Шагыйрьнең лирик герое мактанырга яратмый Үзенең кайчакта артык тупас, кайчакта усал һәм комсыз булуы өчен гафу үтенә. Монын сәбәбе дә бар:

Бүреләрне җиңем бит мин. бары Бүре законнарын өйрәнеп

Хәзер лирик герой үзенең кырыслыгы өчен гафу үтенә. Әлеге вакытта элеккегедәй үк каты булып булмый.

Элек мин дә. әйтсәм, каты әйттем.

Хәзер каты әйтмим—базалмыйм.

Элек алар сымак каты яздым.

Хәзер каты язмыйм., язалмыйм...

Ә нәрсә булган сон геройнын күңеленә? Менә нәрсә дип жавап бирә ул:

Хәзер күңел нечкә, кылдан нечкә...

Микроскопик нечкә—юк чама.

Күнел күпне кичергән, йөрәк тә хәзер элеккеге кебек түгел, анын түзәр әмәле калмаган.

Шагыйрь сурәтләвендә тормышның катлаулылыгы, киеренкелеге, хәвефлеге, заманны драматик итеп тою чорның үзеннән килә, әлбәттә. Мондый шигырьләр мәгънә үсеше нинди дә булса нәтижәгә килеп төгәлләнә. Шигърият ясалмалылыкны, коры риториканы үз итми. Ул кешенен жанын нәкъ булган хәлендә күрсәтә. Шагыйрьнең лирикасын укып, без аны шәхес буларак та күзаллыйбыз.

Тормышыбызның рухи һавасы бик нык кызган, киеренке чагы. Дөньяның бу халәте, әлбәттә, лирик геройнын да һәм һәр аңлы кешенен дә күңеленә эз сала, тойгыларына киеренкелек, хәвеф көтү төсмере өсти. Шуна да Г.Рәхнм шигъриятендә фәлсәфи лирика көчәя. «Жор фикернең фәлсәфәгә тоташуы гажәп түгел. Лирикага гадәттә фәлсәфә хас. Фәлсәфә һәм сәнгать. Аларны бер-берсеннән аеру чиген Аера калсак, фәлсәфә үз хәлендә исән генә торса торыр, ләкин сәнгать юкка чыгар иде»12,—ди күренекле әдибебез Әхсән Баянов.

Билгеле булганча, халыкнын тарихи юлы өзлексез, тарих белән бүгенге көн һәм киләчәк тыгыз бәйләнгәннәр. Шушы идея Г.Рәхим ижатынын фәлсәфи нигезен тәшкил итә дә. Ләкин рационализмга гына таянган әсәр хисле-кичерешле лирика табигатен алыштыра алмый. «Мин тойгыларга күбрәк ышанам»13,—ди Ә.Баянов. Танылган, талантлы шагыйрь белми әйтмидер. Димәк, шигырьдә образ үсеше белән фикер хәрәкәте тәңгәл килгәндә генә поэтик бөтенлеккә, камиллеккә ирешеп була. Чын шагыйрьнең ижаты туган җиргә булган мәхәббәт хисеннән башланырга тиештер дә. Ә бу хис шагыйрьне шагыйрь иткән критерий булып тора.

Г.Рәхимнең лирик герое ялганлыкны, икейөзлелекне беркайчан да үзенә кабул итмәде, жене сөймәде (чөнки Гәрәй Рәхим үзе туры сүзле кеше). Дөреслекне эзләү юлында төрле киртәләр үтә ул. Ә кайда сон чынлык?

Киндереңдә Ил һәм Тарих,

Көмеш чулпы чыңнары.

Монда көйнең язганы юк,

Монда көйнең чыннары.

—ди ул Татарстанның халык рәссамы Илдар Зариповка багышланган «Татар

12 Баянов Ә. Заман сурәтләре Лирик язмалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985

13 Шунда ук.

130

ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОНЫ

мадонналары» шигырендә Әнә кайда икән ул! Бары Ил, Тарих. Кешелек хәрәкәте генә ялган түгел икән.

«Үткәнге—бүгенге—киләчәк» чылбыры шагыйрь иҗатының үзәк мотиатарыннан берсе булып торды. Шагыйрьнен сонгы еллардагы шигъриятендә бу мотив тагы да ныклы тамырларын җәеп җибәрде Халыкнын үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында лирик герой һәрдаим уйлана, борчыла

Г.Рәхим шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеге торган саен киңәя Шундый үзенчәлекне абайлый башлыйсын: анын лирик герое, әйтерсен лә, Вакыт дигән сфераны тулаем иңләп йөри ала. Менә шагыйрьнен шул ук «Татар мадонналары, шигыреннән:

Киндереңдә татарымның Кайгы, шатлык, моңнары

Лирик геройның күнеле бүгенге Вакытта гына туктап калмаган, ул үткәннәргә дә кереп китә. Халыкнын үткәне белән геройнын бүгенгесе тыгыз бәйләнгән Геройның кин күнеле бөтен татар халкынын Тарихта калган, «кайгы, шатлык.дары белән үрелеп китә.

Г.Рәхим кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен, «жан диалектикасын» лиризм аша ачарга, шигъриятебезнен эстетик офыгын киңәйтергә омтылуы, кешене олылау рухы белән чордашларына бик якын тора. Ләкин аны башкалардан аерып торучы сыйфат—ул анын лирик героедыр, мөгаен Чөнки Г Рәхимнен лирик герое көчле, нык ихтыярлы шәхес. Ул тормышның якты киләчәге өчен көрәшә Аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә көн итешнең төрле күренешләренә үтеп керергә юл ача: сурәтләнгән вакыйгаларга, эчке дөнья чагылышларына үзенең мөнәсәбәтен ачык һәм төгәл итеп рәсемләп бирү мөмкинлекләрен арттыра

Билгеле, чын шагыйрь бөтен кешелекне дулкынландырган проблемалар белән янып яши, уйлана. Ләкин ул, барыннан да элек, үз халкынын улы. Шулай итеп, шагыйрь йөрәге ике көч—хис һәм акыл көрәше мәйданына әйләнә Шуна да Г Рәхим ижат иткән шигъри рәсемдә бер яктан, объектив чынбарлык чагылса, икенчедән, авторның рухи халәте, анын кичерешләре, эмоциясе ачык гәүдәләнә

Яна чорга, ижтимагый-сәяси, икътисади һәм фәлсәфи, эстетик фикерләүдәге үзгәрешләр чорына зур өметләр баглаган шагыйрь күңелендәге каршылыклы уй- кичерешләр тагын да тирәнәя, калкурак төс ала. Бу исә анын шигъриятендә дә алда күреп үткән үзгәрешләр өчен нигез була.

Сонгы елларда әдипнен шигърияте яна поэтик обрахларга, нәкыш-сурәтләргә баеды. Лирикасында яна мотивлар барлыкка килде Ижат итү процессында шагыйрьнен төп лирик герое Кеше булып калды Дөрес, ул да шактый зур үзгәрешләр кичерде, фәлсәфәсе, тормышка мөнәсәбәте үзгәрде Чынлап та, лирик герой эволюция чорын үтә. Анарда яна хис-тойгылар туа. булганнары тагын да тирәнәя төшә: җаваплылык, тугрылык, миллилек, мәхәббәт, үткәннәрне сагыну, сабырлык хисләре

Шагыйрьнен индивидуаль стиле, ана гына хас кабатланмас үз сыйфатлары сонгы дәвердә зур мөмкинлекләрен алды Шагыйрь бер урында таптанып торучылардан түгел. Г.Рәхим бүген дә эзләнүләр белән мәшгуль Ул һаман тормышта үз урынын, шигъриятендә яна идеаллар эзли Анын тынгысыз шигъри жаны Ил мәшәкатктәренә. Халык моңына кушылып китә.

Нәкъ менә шуңа күрә дә Гәрәй Рәхим шигърияте бүгенге көндә дә шактый кор яңгырый Шагыйрь беркайчан да өметсспеккэ бирелмме Изм бирелми Ул киләчәккә ышаныч белән карый-шушы юлда ул тир тугеп тынгысыз иждз игә

Шагыйрь Гәрәй Рәхим чын сәнгатьчел әсәрләре белән киләчәктә дә замандашын куандырыр дияргә нигез бар