Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОН-ТАШ—ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВНЫҢ СОҢГЫ СЫЕНЫР УРЫНЫ

 

Чыңгыз Айтматов... Илдә әдәбиятка, китап укуга игътибар никадәр генә ки­месә дә, бу исем һаман да телдән төшми. Бу аңлашыла да, чөнки язучының иҗаты әле кайчан гына 360 миллион халык яшәгән мәмләкәтнең берничә буынына дөньяга үз карашларын булдырырга ярдәм итте. Бүген дә аның китаплары элекке СССР җирләрендә яшәгән миллионлаган укучыларының киштәләрендә саклана. Әлеге исем дөньякүләм билгеле. Советлар иле үзенең мәдәни казанышларын таныта белә иде. Бөтенхалык мәхәббәтен яуласа да,Чыңгыз Айтматовны туган илендә—Кыргызстанда, Казакъстанда һәм Татарстан­да аеруча олылыйлар иде. Нигә? Кыргызстанда ни өчен хөрмәтләүләре болай да аңлашыла. Ә менә Казакъстан турында аңлатып үтәргә кирәк, чөнки Айтма­тов иҗатының чишмә башы еракта. XX гасыр уртасында калды. Казакъстан язучы тормышында әһәмиятле роль уйный. Бу хакта бик азлар гына белә. Беренче хикәяләреннән башлап, яшь язучыны казакъларның бөек романчысы, фәлсәфәчесе, дөньяга казакъларның тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен ачкан «Абай юлы» исемле атаклы эпопея авторы Мохтар Әүэзов үз канаты астына ала. Сүз уңаен­нан, үткән гасырның 50нче елларында романның татарчага бик шәп. сүзгә-сүз тәржемәсе бар иде.

Мохтар Әүэзовның иҗаты дөньяга казакларны ачкан М.А.Шолохов иҗаты белән янәшә куярлык. СССР Язучылар берлегендә ифрат зур абруйга ия булган Мохтар Әүэзов Чыңгыз Айтматовны әдәбиятка беренче адымнарыннан ук хуплап тора. Ул яшь язучының башкалардан аерылып торган талантын тәүге каләм тибрәтүеннән үк аныклый. Айтматовның тормышында авыр еллар да була, бары тик Казакъстанда, Мохтар Омархан улының ярдәме белән генә ул тиешенчә һәм бары тик иҗат белән генә шөгыльләнеп яши ала.

Чынгыз Айтматов татарларга һәм Татарстанга әһәмиятле сәбәпләр белән якын. Китап укучы һәр татар «Чыңгыз Айтматов» дип әйткәндә аны үзенеке һәм кан кардәше итеп исәпли. Һәркем аның әнисе татар булганлыгын белә. Әнисенең кайсы авылдан икәнлеге дә билгеле. Аллага шөкер, әнисе ягыннан туганнары да бүген исән-саулар. Чынгыз Айтматовның әнисе Татарстан белән беркайчан да элемтәне өзмәде. Казанга да еш килде һәм балалары кечкенә вакыттан ук алар күңелендә үзенең туган ягына мәхәббәт тәрбияләде. Чыңгыз шуна да 60 нчы еллардан башлап Казанга еш кунакка килде һәм аның тормышындагы соңгы сәфәре дә нәкъ менә татар мәркәзенә булды.

70 нче еллар башында, бик күпләр кебек үк, мин дә беренче хикәяләремне Чыңгыз Айтматовка җибәрдем һәм аннан хуплаулар һәм кинәшләр алдым. 70 нче еллар ахырында, «Мәскәү» кунакханәсендә аны беренче тапкыр якыннан күрдем. Мине аның белән Мостай Кәрим таныштырды Айтматов 80нче елларда Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Давыд Күгелтинов һәм Мостай Кәримнәрне берләштергән «кодрәтле төркем» дә торды. Алар арасыннан ин беренче булып Кайсын Кулиев китте. Иң соңгысы—Чыңгыз Айтматов.

Мәгълүм ки, язучының әтисе Торекул Айтматов 1938 елда атып үтерелә. Танылган язучы, депутат, илче булганнан сон, Чыңгыз Айтматов гел әтисенен җирләнгән урыны турындагы мәгълүматны эзләде, әмма таба алмады. Хакимият һәрвакытта да үз җинаятьләренең эзен яшерә белде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең юллары билгесез, кайчак иң куркыныч серләр дә ачыла.

1992 елда, инде Кыргызстанның бәйсезлеге игълан ителгәч, тауда урнашкан авылларның берсендә өлкән яшьтәге хатын дөнья куя. Ул үлеме алдыннан үзен гомер буе газаплаган серне кызына ача.

Әлеге авыл Чон-Таш таулары эчендә урнашкан. Көз көне гөлҗимеш җыйган үсмер кыз адаша һәм авылдан еракка китеп, таныш булмаган тирән тарлавыкка килеп чыга. Шушы бәхетсез көндә тарлавыкка түбәсе ябулы машина килеп туктый. Анда күзләре бәйләнгән һәм куллары богаулы унбиш кеше була. Анарны ашыгыч рәвештә бер-бер артлы атып үтергәннәрен һәм мәетләрне ташлар белән каплап киткәннәрен кыз гөлҗимешнең тыгыз куаклыклары аркылы күреп тора. Тарлавык буйлап өенә кайтып барганда кыз тагын егермеләп шулай җирләнгән урынны очрата. Ул әлеге кешеләрнең кем булганлыгына шундук төшенә. Бу вакытта кыз бишенче класста укый һәм инде күп мәртәбәләр халык дошманнары турында ишеткән булла. Кызны курку шулкадәр биләп алган була ки, ул күргәннәре хакында әти-әнисенә дә, укытучыларына да бер сүз әйтми, шулай итеп коточкыч яшерен серне гомер буе саклап яши. Башкалада судья булып эшләгән кызы, әлбәттә, бу эшне фаш итә. Ул күрсәткән урыннан йөзләгән яшереп җирләнгән каберлекләрне табалар. Күпчелегенең кем булуларын ачыклый алалар. Анда украиналылар, казакълар, урыс кореялылары, кыргызлар, немецлар, үзбәкләр була. Шулар арасыннан Торекул Айтматовны да таныйлар. Репрессия корбаннарын яшереп җирләгән урында мемориал торгызыла. Тугандашлар каберенең гранит плитәләренә барлык җирләнүчеләрнең исемнәре уеп языла. Чынгыз Айтматов әтисе җирләнгән үрынны белүгә, туганнарына һәм балаларына үзен әтисенә якын урында җирләүне васыять итә.

Әлеге рәсемдә сез язучы каберендәге тыйнак таш һәйкәлне күрәсез. Әйтүләренчә, тиздән анда зур һәйкәл булачак. Янәшәдә—репрессия корбаннары мемориалы.

Бүген, бердәм ил җимерелгәннән соң, йөрәкләребезгә иң якын кешеләребезнен каберен яд итү лә җиңел генә түгел-чик буйлары, таможня, кыйммәтчелек, мөһим проблемалар. Шуңа да мин барыбызның да яраткан язучысы булган Чынгыз Айтматовның иң соңгы сыеныр урыны турында сөйләүне һәм аны күрсәтүне бурычым дип санадым.