Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

31 март. «Казан утлары»нын Знче санын укып яттым. Журналда проза турында сөйләшү бара 2нче сан А.Гыйләҗев мәкаләсе белән башланган иде. Бу санда Р.Мостафин, Ф.Галимуллин мәкаләләре бирелгән. Татар прозасы союзкүләм югарылыкта түгел дип пошыналар авторлар.

Һәр тәнкыйтьче зур күләмле әсәрләр турында гына сүз алып бара. Ә бәлки хәзер әдәбиятыбыз йөзен билгеләүче булып хикәяләр торадыр. Әмма хикәягә әһәмият бирүче юк. Рус әдәбиятында да шулай бу. Безнең татар әдәбиятында прозаның артта калу сәбәпләрен ачыклый башласаң, иң әүвәл урынсыз мактауны алырга кирәктер. Берәүне актуаль темага язганга мактыйбыз, икенчесен—роман тикле романны «җиңеп чыкканы» өчен, өченчесен—күптән язган кешене тәнкыйтьләү яхшы түгел дип, дүртенчесен әйбәт урында утырганы өчен. Шул мактау тынычлану тудыра. Тынычлану, үз-үзеннән канәгать булу исә бер урында таптануга китерә.

Аннары кыргыз, казакъ яки Дагыстан әдәбиятлары безне узып китте дибез. Безнең мең еллык әдәбиятыбыз була торып, алардан калышабыз, дибез. Әдәбият үсешен җәмгыять үсешеннән аерып карарга ярамый, минемчә. Артта калган халыклар тарихның ниндидер бер баскычында «сикереш» ясыйлар. Бу сикереш әдәбиятта да чагылмый калмый. Хәзерге Африка илләрендә әдәбиятның нык алга китеше мона мисал була. Ә безнен әдәбиятта андый сикерешкә урын юк. Ул—салмак аккан елга кебек.

Әдәбиятыбызның ил күләмендә яңгырый алмавына тагын бер сәбәп: кем әйберләре тәржемә ителә һәм кайчан? Союз тирәсендә йөрүчеләр роман яки повесть язса, татарчада басылып чыкканчы ук тәрҗемәсен эшләтә башлый. Әйбәт әсәр исә тәржемәчесен таба алмый ята. Ә ул көтеп яткан арада теге проблемаларны күтәргән әсәрләрне башка халыкның язучылары язып чыга. Һәм әлеге әсәр актуальлеген җуя. Бик оста язылса да икенчел әсәр итеп кабул ителә.

Тагын бер нәрсә: без кайчандыр авыл турында әйбәт-әйбәт әйберләр яза идек. Тик хәзер авыл турында гына язган кешеләр ничектер икенче категорияле язучылар кебегрәк санала. Производство темасына язарга чакырулар башланды. Ә безнең язучыларыбызнын күбесе авылдан чыккан, канына авыллык сеңгән кешеләр. Алар заводка командировкага барып кына әйбәт роман яза алмыйлар. (Менә яшь буын, бәлки, бу бурычны үти алыр). Шушы сәбәп аркасында язучыларыбыз авылдан аерылдылар, шәһәргә кушылып җитмәделәр.

Тагын шул нәрсә әдәбиятыбызны артта калдыра: безнең бөтен күләмле әсәрләребез производство, зур төзелешләр, шәп колхозлар турында. Әдәбиятның төп фигурасы булырга тиешле Кеше образы бары тик эш процессында гына бераз ачыла. Без аның эчке кичерешләренә, психологик халәтенә бик аз игътибар итәбез. Эчке кичерешләрне зур итеп, фәлсәфи планда биреп, төп конфликтны психологик планда ачу урынына, бер бригаданың икенче бригада белән ярышуына кайтарып калдырабыз һәм шунын нәтиҗәсе буларак дөнья әдәбиятыннан артта барабыз Хэмингуэйның «Диңгездәге кеше»сендә бернинди көрәш тә юк сыман. Анда төп геройның эчке кичерешләре, яшәү өчен көрәше эчтән ургып чыга. Менә шундыйлардан үрнәк алырга иде дә бит. Ләкин безнең идеология аңа корылмаган. Һәм шушы идеологиядән читкә чыга алмыйбыз.

3 апрель. Фәридә исемле 2 курс студенткасы шактый җырлар җырлап китте. Кичә шул ук курстан, бары тик башка группадан Венера Сәләхова һәм Нәкыя исемле кызлар килгәннәр иде. Аларга яңа шигырьләрне укыдым. Венера Сәләховасы— Чүпрәле кызы. Үзе дә шигырьләр яза икән. Берничә шигырен укыды, матур гына тоелды. Бәлки, чынлап язып китәр. Бүген килгән Фәридәнең дә энесе язгалый икән. Фәнис Мөхәммәтҗанов, 10 класс укучысы. «Ялкын»да чыккалаган. Шул малай кызлар эшен бик ярата ди. Сыер да сава. Кайвакыт апасы урынына фермага барып. 16 сыерны савып кайта икән. Әле саву гынамы, сыерларыңны юып йөртмисең дип апасын ачуланып, сыерларын юа ди.

Мартның өченче ун көнлегеннән башлап көннәр җылы тора. Көндезләрен 13-15 градус җылы була. Болай озак бармас әле, суытыр. Май айларының рәте булмас инде быел. Миңа тизрәк җылы кирәк.

6 апрель. 18нче кичке эшче яшьләр мәктәбеннән 8 кеше килде. Бу мәктәп укытучылары 1962-63 елларда, мин больницада ятканда минем янга килеп, урта мәктәп программасын укыттылар. Аттестат бирделәр. Юкса университетта укый алмаган булыр идем. Шул вакыттан бирле кайсы да булса укытучы, берничә укучыны ияртеп, туган көн белән котларга килә. Бигрәк тә Наилә Гарифулловна Гатауллина тырыша инде. Оештыручысы шул. «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын да шул мәктәп укытучыларына багышлап язган идем. Боларның һәрберсенә автограф яздым, «һәркемнең үз сукмагы»на. Нурсөя аларнын килүенә кыстыбый пешергән иде, чәй эчердек, бер шампанский куйдык. Күңелле утырдык.

9    апрель. Кайчагында гел уйламаган кешеләр килеп чыга. Кичә Түбән Камада яшәүче Инсаф дигән кеше үзенең дусты Рашат белән килде. Инсафның ике аягы да тездән өстә юк. Берсен 81нче елны, икенчесен моннан дүрт ай элек кискәннәр Артерияләре кан үткәрми башлаган. Сызлауларга түзәр әмәл юк, ди Диагнозы истә калмаган инде. Сызлап та аякны кисәләр икән. Заводта механик булып эшләгән. Хәзер менә «Бу хәлдә нәрсә эшләргә була?»—дигән сорауга үзенчә җавап эзли. Язучы булып булмасмы икән, ди. Исәбе зурдан тотынырга, повесть язарга. Белмим, белмим Дәфтәренә бер ун битләп әйбер язган. Шул кадәресеннән чыгып эш йөрткәндә, бер дә кулыннан килердәй күренми. Өйдә генә башка берәр эш эшли алыр идең, кулларын таза бит синең, озаклап утырып тора аласын, дигән идем дә, андыйга риза түгел. Сапожник булырга яки сәгать төзәтеп утырырга минем түземлегем дә җитми, теләмим дә, ди. Язучылык эшен итеккә олтан салудан да җиңел дип күз алдына китерәләр. Башка эшләргә бик үгетләп карасам да, күндерә алмадым. Әйдә, язып карасын инде. Бәлки, соңыннан үзе дә анлар ате. «Менә син яза башлагансың бит, башта синеке дә әйбәт булмагандыр»,—ди. Әйбәт булмаса да,кешедә сатәт дигән нәрсәнең бармы-юкмы икәнлеген күрерлек кенә була инде ул. Ни хәзерге әдәбиятны белми. Кайчандыр тәмамлаган 8 класс белем белән генә язучы булып китеп булса икән ул.

Көннәр матур тора. 10-15 градус җылы. Агачлар яфрак ярырга маташалар инде. Болай булса, быел май бәйрәменә яфраклар ярып кына калмаслар, эреләнерләр дә

Бүген Рәйсәдән хат килде. Бигрәк хыялый кыз инде Бәхете булыр микән? Егетен шулкадәр нык ярата. Егете ниндирәк кеше икән? Моның мәхәббәтен аңларлык кешеме? Нишләсәм дә бу мине ярата дип масаеп кына йөрми микән?

10  апрель. Нурсөя бүген бакчага китте. Әле быел беренче баруы. Өйне пыр туздырганнар дип елап кайтыр микән инде. Нервысын бозарга сәбәп табылып тора. Кичә Клара туалетка су агызды. Аны пыр туздырып төште. Гараж түбәсен ябарга плитә китергәннәр иде, 17нче өйнең көнчеләре, кем плитәләре бу, милициягә хәбәр итәргә кирәк дип чабышып йөри башлаган. Берсе өйгә дә керде. Бездә бит шулай, минеке юк икән, аныкы да булмасын. Янәшә йорт каршында әнә 5 гараж тора, берсе дә инвалидныкы түгел. Анда түрәләр тора.

Өйдә үзем генә калгач ниндидер Зөфәр Фәтхетдинов дигән кешенең «Тайна стоит жизни» дигән повестен укыдым. Әлләни түгел.

18нче мәктәп укытучыларына багышлап бер шигырь яздым. Быел кичке яшьләр мәктәпләре ачылуга 40 ел тула икән. Наилә апалар берәр нәрсә яза алмассынмы дип киткәннәр иде. Менә бер нәрсә чыкты инде.

14  апрель. Көннәр суытып җибәрде. Бүген иртән торуга кар яуган иде, көндез боз яуды. 2 градус салкын булды. Агачларның бөреләре ачыла башлагач кына суытып куйды Чаганнарның яфраклары күренә башлаган иде инде. Ярата башлагач кына яры ташлап киткән кеше хисләре кичердем.

11  апрель көнне Нурсөя агачларга дару сиптереп, редискалар чәчеп кайтты. Болай булса, кар астында редискалар «рәхәтләнеп» үсә инде.

Кичә пединституттан студентлар киләбез дип шалтыратканнар иде Шушы гараж түбәсен ябучыларны көтеп, аларга килмәскә куштым. Шулай итеп, ни тегеләре, ни болары килмәде.

Бу көннәрдә бәетләр укып яттым. Кызык кына бәетләр бар икән. Юмористик бәетләр бар дип башыма да китерми идем. Юмористик бәетләрне бәет дип атау дөрес микән әле ул? Бәет бит ул ниндидер фаҗигагә нигезләнеп языла. Ул елау,сыктау белән бәйле. Ә монда «Чәй» бәетләре, «Самавыр» бәетләре һ.б болар просто авторы билгеле булмаган шигырьләр инде.

19  апрель. Көннәрне яңадан җылыта башлады. Хәзер колхозларда борчак чәчә башлаганнар Нурсөя кичә һәм бүген бакчага барды. 18е көнне, ягъни кичә, кишер чәчеп кайтты. Редискалар шыта башлаган ди инде. Быел яз бик иртә килеп маташа Теге кар эреде, «ташлап» киткән кызым кире кайтты. Бакчада җиләкләрне эшкәртеп бетерә инде Нурсөя. Башка елны бу эшләрне май кермичә эшләгән юк иде әле. Кичә мин бер шигырь язып куйдым «Жир кешесе» Әкиятләр укып ятам әле. Бүген төшемдә дә жен-пәриләр белән сугышып йөрдем. Халык әкиятләре әйбәт, ләкин бертөслелек бар. Кайбер вакыйгалар бик күп әкиятләрдә кабатлана. Яңарак әкиятләр язасы килеп китте.

Язга таба бик арыта. Берни белән шөгыльләнәсе килми. Әле шушы көннәрдә З.Абдуллин дигән кешенең «Мин флотта хезмәт итәм» дигән повестен рецензиягә алган идем. Аны укып чыктым. Кайбер яклары белән минем «Җилкәннәр»гә ошап китә, ләкин артык кызыксыз язылган. Телдә бернинди образлылык юк. Журналист икәнлеге әллә каян күренеп тора. Персонажлар бар да бертөсле сөйләшә. Моны бик каты эшлисе бар әле.

18 апрельдә астра чәчтек, өйдәге яшикка. Кайчан шытып чыгарлар икән? Өч атнада гына шыта диләр.

20  апрель. Астралар ике көндә шытып чыктылар. Бүген беренче тапкыр урамда йөреп кердек. Көн җылы, 20 градуслар тирәсе иде.

25  апрель. 23е көнне бакчага бардык. Ирекләр машинасы белән. Көн җылы идее. Битләр кып-кызыл булып янып чыкты. Ике көн урамда яттым. 24е көнне кич кенә кайттык. Нурсөя суган утыртты, бераз бәрәңге. Агачлар ямь-яшел. Миләшләрнең яфраклары бармак башы хәтле инде. Каеннар, таллар, топольләр, чаганнар бар да яфрак ярып бетеп килә. Быелгы кебек иртә язны бер дә хәтерләмим. Бөтен дөнья коп-коры. Хәтта безнең бакча юлы да шылтырап тора. 24 апрельдә кыяр да чәчкәнбез икән әле. Шыттырмыйча гына орлыгын түтәлгә сибеп, өстен пленка белән каплап киттек.

Бүген Нурсөя кер юа. Мин «Казан утлары»н укып яттым. 4нче санын. Проза турында һаман сөйләшү бара.

1-10 май. Быел яз бик иртә килде. 23 апрель көнне Ирекләрнең машинасы белән бардык, бер кич кундык, мичкә якмый гына. 23-24 көне буе урамда яттым. Кызындым. Вакыт-вакыт күлмәкне дә салгаладым.

Икенче мәртәбә 1 майда үзебезнең машина белән килдек. 2 май көнне коеп яңгыр яуды Салкын җил иде. Буксовать итә язып кына чыгып тайдык. Май бәйрәменә тюльпаннар чәчәк ата башлаган иде. Өчесен өйгә дә атып кайттык Быел, гомумән, май бәйрәменә агачлар яфрак ярып бетерде диярлек. Имәннәр генә ачылып җитмәгән иде. Чияләрнең бөре борыннары агарып, чәчәкләре күренеп тора иде. 1 майда кыяр чәчкән идек, шытып чыкканнар да түтәлнең өстен җил ачып, өшегәннәр.

8 май—өченче тапкыр килдек. Кыярларның түтәлен казып ташлап, өр-яңадан чәчтек. Редискалар ашарлык түгел әле.

1 майда суган утырткан идек, борыннары күренә башлаган. 9 майга бәләкәй слива һәм электр баганасы төбендәге чия чәчәк атты. Бүтән чияләр бик ныклап ачылып җитмиләр. 1 майлардан 10 майларга кадәр көннәр салкынча торды 10 көн эчендә агачларда әлләни үзгәреш булмады. 9 май көнне иртәдән кичкә кадәр көчле янгыр яуды. Бүген 10 ысы. Көн чалт аяз. Иртәдән бирле тышта ятам. Төштән сон күлмәкне салып аттым. Тюльпаннар шау чәчәктә. Алмагач та чәчәк атарга маташа. Сиреньнең чәчәге ачылмый әле. Бакчанын бик матур чагы. Яз үзенен чәчәкләре, тәмле исләре белән күнелне күтәреп җибәрә. Һәр яңа көн үзенең матурлыгын, җылысын, яктылыгын салып китә. Кыш көне күнелләр боекканда, җаннар өшегәндә язнын шушы көннәре, кояшның якты нурлары керфекләр арасыннан саркып чыгып, йөзләрне яктырта, тәндәге йоклаган күзәнәкләрне уята. Тиккә генә язларны көтеп алмыйбыз шул. Ел саен язлар килеп бушаган күңелләрне матурлык белән тутырып тормаса. безнен рухларыбыз фәкыйрьләнер иде.

Балтачка кунакка чакырганнар. Бармасак. агачларның чәчәк атканын күрермен инде, Алла бирсә. Аларга барырга уйласак, 12ләрендә китәрбез, пожалуй.Анда берәр атна торылыр әле. Хәзер бакчада чия. слива, тюльпан, незабудка, анютины глазки чәчәкләре бар. Бүген кайтып китәргә дип торабыз. Икене кундык, иртә-кич мичкә ягып кына.

Беренче чыкканда спидометрда 5770 км иде. Җәй буе күпме йөрелер икән. Үземнең 20 апрельдән бирле бер юл да язган юк. Бер повесть, бер «эпопея»га эчке рецензия яздым.

17 май. Берничә көн Балтачта йөреп кайттык. Вәгыйзьнен клубында очрашу ясадык Мәктәптән дә килгәннәр иде. Очрашу бик кызыклы булмады. Беркем сорау бирмәде. Бер укытучы һәм Вәгыйзь минем турында сөйләде, аннары шигырьләр укыдылар. Соңыннан мин берничә шигырьне укыдым.

Балтачның юллары бик начар, эре-эре ташлар калкып ята, эре ташын читләп үтсәң, машинаң чокырга килеп төшә. Кайтканнан бирле мантып булмый әле.

19 май. Узган төн бик көчле яшенле янгыр яуды. Яшене чытырдатып йомган күзләрне ачып керә. Майдагы өченче көчле яңгыр булды бу. Менә бүген тагын яшеннәр яшьнәп йөри. Яңгыр төшкәләп тора. Сәгать икеләр тирәсендә мине өйгә куалап кертте. Явар, пожалуй, йокы да килеп тора. Бу узган төндә Казанда да янгыр көчле яуган. Кайбер урыннарда боз да яуган Алмагачларның чәчәкләре коелып бетеп бара. Кичә генә әле бәрәңгеләр берән-сәрән генә тишелгәннәр иде. бүген барсы да чыгып, тезелешеп торалар. Төнлә яуган җылы көчле янгыр колакларыннан тартып чыгарган диярсең. Тюльпаннар кызык кына икән: кояш чыкса ачылалар, көн болытласа йомылалар. Кызлар да бит күзләренә туры карасаң, оялып башларын читкә бора.

25 май. Бүген төш вакытларында бакчага килдек. Көн матур иде. Бераз кызынып алыйм әле дип күлмәкне салган идем, кояш сүнде, янгыр төшкәли башлады. Сәгать 2 ләр тирәсендә котырып янгыр явып алды. Ярты сәгатьләр чамасы дәвам иткәндер. Бәрәңгеләр колакларыннан су эчендә калдылар. Минут эчендә чакыр-чокыр күл булды. Май аенда дүртенче тапкыр инде көчле яңгыр бу. Болай барса, җәй заказ белән килгән кебек әле: ява да җылытып җибәрә.

Бакчада хәзер редискалар картая, тюльпаннар бетеп килә. Чәчәкләрне өзмәсәң дә шул бер ай икән инде сроклары. Кызлар да юкка гына яшь, матур чакларында кияүгә чыгарга ашкынмыйдыр

1 июнь. Нурсөяләр авылына кайтып килдек. 28 майда авылларында сабантуй булды. Беткәнче карап утырдык. Өч кич кунып кайттык Бүген Казанга кайтып китәбез. Әле Нурсөяләрдән кайтышлый да бакчага кергән идеек.

Монда тирес сала торган чокыр кырыена, үләннәр арасына бер кош оялаган Нурсөя тирес алырга дип чокырга төшеп бара идее, оясындагы күкәйләрен күреп алды. Алты күкәе бар Яшькелт төстә. Чәнчә бармак башы хәтле генә. Утыра торган кош булып чыкты. Тиресне алмадык инде, куркыр дидек Хәзер читтән генә карап китәбез. Әлегә бик тырышып утыра. 30 майда күргән идек. Балаларын ничә көннән чыгарадыр. Кура җиләге чыпчыгы бугай ул. Без аны элек сандугач дип йөргән идек. Гел сандугач төсле сайрый ул. Утырган вакытта сайрамыйлар икән. Бигрәк кеше йөри торган җиргә оялаган инде. Юлдан ярты метр да юк.

6 июнь. Безнең теге кошчык тырышып-тырмашып утыра. Аңа карата бер хикәя сюжеты туган иде. Кайчан язып куярга инде, бакчада һич язу эшләре бармый

Агачлардан иң соңыннан балан чәчәк ата икән. Чәчәк ату белән язып куярга онытканмын. 1 июньнәр тирәсендә бугай. Баланның икенчесе нишләптер үсә алмый утыра.

Әлегә бакчада чәчәкләр юк диярлек. Тюльпаннар коелып бетте. Лилияләр ачылып җитмәде әле. Бер люпин гына чәчәк атып утыра. Аңа иптәшкә гөлҗимеш аткан тагын.

Борчаклар да чәчәк ата башлаганнар. Быел ак сирень чәчәк атты. Ак сирень нишләптер табигый кебек түгел. Башка кешенен күлмәген киеп уенга чыккан кыз кебегрәк.

Бакчадагы чәчәкләрнең исемлеге:

1. Гладиолус. 2. Астра. 3. Флокс 4. Ромашка—бакчаныкы. 5 Гвоздика. 6. Анютины глазки. 7 Незабудка. 8. Лилия. 9.... 10. Тюльпан 11. Сирень (ике төрле). 12. Гөлҗимеш. 13. Кыңгырау. 14. Карлыган. 15. Люпин. 16. Золотой шарик, һәм тагын берничә вак-төяк. Быел георгин булмады. Бәрәнгеләре нишләптер череде. Орлыгын базардан да алып утыртырга була иде дә, бик матур чәчәк, өзеп чыгып теңкәгә тияләр. Былтыр өзеп чыккан ачудан утыртмадык.

Кешегә тамак туйдыру гына җитми шул, матурлык та кирәк.

Бакчадагы агачлар:

1 Алмагач (4 төп). 2. Балан (2 төп). 3. Слива (2 төп). 4. Сирень (2 төп). 5. Чия (7-8 төп). 6. Карлыган (20 тирәсе). 7 Кура җиләге. 8. Миләш—кара һәм кызыл. 9. Усак. 10. Тал. 11 Крыжовник. 12. Гөлҗимеш.

Агачлар булмаса, кошлар кая кунып сайрасын?!

9    июнь. Кошыбызның оясын нәрсәдер туздырган. Әллә кайда читтә бер күкәе төшеп калган. Калган күкәйләре юк. Саесканнар эшедер инде. Кичә җил вакытында үләннәре егылып, оясы күренеп тора башлаган иде. Үләннәрнең башларын бәйләп, оясын күренмәслек итеп куйыйм микән әллә дигән иде Нурсөя, тотынсаң, оясына керергә куркыр дигән идем. Каплатасы калган икән. Балалары чыгарга да күп калмаган иде. Яңадан бу кош безнең бакчага ояламас инде.

10  июнь. Көннәр салкынча. Бүген иртән 4 градус җылы иде. Көн саен иртә дә, кич тә мичкә ягып ятабыз. Кичә дә бераз янгыр явып китте. Мин көне буе Заһид Мәхмүтовнын әйберләрен укып яттым. Бүген шунын кайберләрең төзәткәләп маташам. Газеталарга биргәләп карарга булыр. Бу егеттә, кем әйтмешли, нәрсәдер бар, тик ашыгамы шунда—язганнарының 95 проценты брак.

13 июнь. Безнең өй кыегында чәперчек дигән кош бала чыгарган, шифер астында. Мин ята торган почмакта гына.

Бу язманы язып ятканда котырып яңгыр ява башлады. Туктаусыз ике сәгатьләп койгандыр. Өй кырыендагы мичкәләрне тутырып куйды. Тагын бер-ике көн үтмичә машина белән чыгуны уйлыйсы да юк. Безнен советский асфальт шундый балчыктан түшәлә инде. Авылга кайтсаң да шул. Бер елны авылга керүгә машинаның ишеге ачылмаслык булып пычракка чумдык. Нурсөя босоножкидан идее. Утырабыз аптырап. Ярый инде озак утырырга туры килмәде. Бер трактор өйгә хәтле өстерәп кайтарып куйды.

21  июнь. Бу көндәлекнең күп өлеше бакчада языла. Шуңа күрә бакча турыңда күп сөйләнә. Гомумән, без болай гына табигатькә чыкмыйбыз. Аккош күле янында туктарга мөмкин түгел. Анда бер квадрат метрга өч кеше. Урман эчендә бөркү. Аннары үзен күз карасыдай кадерләп үстергән һәр чәчәк кадерле, һәр җиләк тәмле.

Һәр барганда батып ятмабызмы икән дип кайгырып барабыз. Кайтканда тагын шул кайгы. Безнен партиябез язучылар турында шундый «кайгырта» мускуллары ныгысын дип кирпеч заводының карьерыннан өчәр сутый җир бирде. Аны җир дип атавы да кыен, дөресе—чокыр бу. Шул чокырга ком, торф, тирес китертәбез. Якын-тирәдә асфальт салучылар булса, ком китертү җиңел түгел. Шоферлар КамАЗ белән ташып кына тора. Акчанны гына түлә. Аларга бу икеләтә файда ком асфальтка салынган дип хөкүмәттән акча ала. Менә шуна безнең асфальтлар бик тиз чокырланып бетә. Кемгә ташы, кемгә комы, ә кемгәдер әзер асфальты ук илтеп аударыла.

Узган атнада өч көн бик каты температурить иттем. 39 га җитте, артып та китте бугай әле бер-ике сырга. Гараж янына чыгып алкашларнын эшен карап утырган идем, шунда жил өргән, ахры. Көн кызу иде юкса, 27ләр булгандыр. Үләм бугай дип үземә бер бәет тә яза башлап куйдым.

Быел июнь аена бик төшенеп җитеп булмый: кинәт суыта, кинәт җылыта.

26  июнь. Бүген Казаннан килдек. Көн суык. Төннәрен 2-7ләр Көндез дә 10-12 ләрдән бик артмый. Яңгырлар. Беркөн без кайтып киткәч боз яуган. Кайбер агач ботакларын, чәчәкләрне сындырган. Салкын булгач җиләкләр һаман өлгерә алмый. Туйганчы ашарлык җиләк юк әле. Берән-сәрән карлыганнар, кура җиләкләре, чияләр ашаштырабыз. Быел бөтен нәрсә берьюлы өлгерер, ахры.

Килү белән мичкә яктык. Өйдә 12 градус иде. Казанда Сабан туе. Бар халык шунда агыла, ә без ишәккә төягәндәй машинаның сыртына такта-токта төяп килдек. Ягарга. Җил бик көчле. Агачларны сындырып бетерә инде. Кинәт-кинәт исеп куя, тәгәрәп китәрсең.

27  июнь. Узган төндә бик көчле яңгыр яуды. Иртән тору белән мичкә ягып җибәрдек. Июнь аен ягып кына җылытабыз. Бүген «Базарда» дигән бер шигырь яздым. Дөнья күрүен күрмәс, шулай да фикере күңелне борчып тормасын Кичә телевизордан Ә.Гаффарның «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән комедиясен карадык. Минзәлә театры куйды. Бигрәк пүчтәк нәрсә. Аннан элек шул ук театрнын «Яратуың чынмы?»сын караган идек. Р Кәрами әсәре. Тоже пүчтәк идее.

28  июнь. Төнлә көчле яңгыр яуды. Янгыр яумый калган көн сирәк. Көндезләрен салкын. 16-17 градуслар тора. Бераз тышка чыгып ятам да, өшеп керәм. Йә булмаса яңгыр куалап кертә.

Кичә телевизордан Минзәлә театрының «Соңгы төн»спектаклен карадык. И.Юзеев әсәре. Әсәре болай акыллы гына язылса да, ниндидер салкынлык. Дулкынландырмый. Шагыйрь образының жинеп чыгачагын алдан ук белеп торасың. Алда нәрсә булыр микән дигән кызыксыну юк. Артистлары да Г.Камал театры артистларыннан нык калышалар. Беркөн Ульяновск драма театры Гогольнең «Женитьба»сын куйган иде. Үзешчәннәр кебек кенә уйныйлар. Гогольнең бу әсәре шулай ук пүчтәктер дип уйламаган идем. «Ревизор»ы белән чагыштырсаң—жир белән күк арасы. Икесен ике кеше язган диярсең. «Үле җаннар»ны сәхнәләштерсәң, анда нинди генә типлар юк. Сәхнә өчен һәр персонажның үз теле, үз холык-фигыле булырга тиеш. Прозада бу бик беленми.

«Иностранная литература» журналын укып ятам. Ирвин Шоуның «Ниший вор»ын ике санда укыдым. Ахыры киләсе санда. Бик күп нәрсәләрне кабат-кабат яза икән бу язучы. «Богач. Бедняк» романының күп кенә вакыйгаларын монда да кабатлый. Геройлары шул ук.

29  июнь. Көне буе яңгыр яуды. Иртән Нурсөя тирес чокырын күмәргә дип ике машина җир китерткән иде. Шуларны чокырга көрәп төшергәнне дә көтмәде. Ярый әле Зәет абый Мәҗитов ярдәмгә килде. Нурсөянең берүзенә бик авырга килә иде Зәет абый, гомумән, ярдәмчел кеше инде. Без керә алмый торганда мине дә еш кына күтәреп кертә, йә машинаны этешә идее. Бүтәннәр Нурсөянең күтәргәнен күреп «Ай, мескен, авырдыр инде»,—дип калсалар калалар, күтәрешмиләр. Кешеләрнең кызганулары күп очракта тыштан, ягъни телдән генә була, үзенә кагыла башласа, кызгану дигәннәре онытыла.

Зәет абый мине университетта да укытты. Монда тагын мине укыткан укытучылар бар. Мөхәммәт Мәһдиев. Ул минем күрше дә Каршы якта Вахит Хакоазар

Язучылардан Мөсәгыйт Хәбибуллин, Әхәт Гаффар, Габделхәй Сабитов, Җәүдәт Дәрзаман, Рәшит Әхмәтҗанов, Мидхәт Миншин, Шамил Маннапов, Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова, Әхмәт Рәшитов, Рәзил Валиев. Разил безнең килеп туктаганны күрсә, мине машинадан күтәреп алып, раскладушкага яткырып китә иде. Тагын Рөстәм Фәйзуллин, Әмир Мәхмүтовлар бар иде. Тора-бара рәтлерәк урын табучылар безнең урынны ташлап качтылар.

Быел төрле җирдә боз ява. Әзәрбайҗанда яуган бозның кайберләре 300 гр, Грузиядә яуганнары 250 гр булды дип, телевизор каз күкәе чаклы бозлар күрсәтте.

30  июнь. Менә июнь аен да тәмамлап куйдык. Иртән бераз яңгыр явып узган иде, төшкә таба җылытты. Күлмәкчән ятарлык булды.

Кичә кич утырырга Кояш килгән иде. Зары күп мескеннең. Башта берәү журналның җаваплы секретарьлыгыннан алдыруга ирешкән. Хәзер учет карточкасына язып строгий выговор биргәннәр. Ничәдер сум партия взносы түләнмәгән булган. Анда минем кебек взносы түләнмәгән кешеләр күп иде, башкаларга бер сүз юк. ди, миңа гына каныгалар, ди.

2 июль. Көндәлеккә табигать турында күп языла сыман. Ләкин еллар буе урамга да чыгып карамаган кеше өчен яңгыры, кояшы, суыгы—бар да әһәмиятле.

Бүген Әхмәт Рәшитов сөенечле хәбәр алып китте: «Ялкын»да чыккан бер хикәям беренче урынны алган. «Бүректәге бүре баласы». Девиз белән бирелгән булгач, аны журналда эшләүче егетләр минеке икәнлекне белми йөриләр. Хәйдәр Гайнетдинов: «Бездә бер әйбәт хикәя бар, Мөхәммәт Мәһдиевныкыдыр ул»,—дип йөри иде. Премиясе дә әйбәт кенә: «Волга» халыкара лагерена путевка һәм 100 сум акча.

Әхмәт чыгып китеп күп тә үтмәде, Эльмира Шәрифуллина килде. Ул да шул хикәя белән котлады, аннары бераздан Габделхәй Сабитов килеп шул турыда әйтте. Шатлыкның да тәпие озын икән, бакчага да бик тиз килеп җитте.

13 июль. Тәрҗемә итәргә дип ике хикәя алып килгән илем, кайчан тотынырга булыр. Җәй көне бик эшләп булмый шул. Тышта ятасы бар. Кызу көнне мәлҗерәтә, суык көнне ирендерә, кулларны юрган астыннан чыгарасы килми. Кыскасы, эшлисе килмәсә, сәбәбен табып була.

15  июль. Кояшлы иртә. Җылы. Хәзер урамга чыгып ятам. Нурсөя соңгы карлыганнарны җыя башлады. Бакчаның бөтен җимешләрен сатсан, 200 сумнар тирәсе акча эшләп була икән. Бигрәк пүчтәк. Ярый әле сатасы юк. 4 ай баш калкытмый эшләгән эшен 200 сум табыш бирсен инде. Хәер, ансы да табыш түгел әле аның. Күпме тирес сатып аласың, взносын түлисең, өен 40-50 сумга страховать итәсең, җәй буе ничә сумлык бензин яндырасың. Әгәр расходларын исәпләсәң, үзеңнең хезмәтеңнән башка да 500ләр чыгып китәдер.

Мин бәләкәй чакта әнигә ияреп Октябрьскийда катык сатып йөргән чакта: «Их, дөньяда бер нәрсә дә сатасы булмасын иде, бөтен нәрсәне сатып кына алсан иде»,—дия идем. Теләгем кабул булды. Хәзер артык нәрсәне дә саттырмыйм. Бакчасы юк кешеләргә бушлай бирәбез. Ичмасам, рәхмәте була. Кешеләрнең күзенә карап: «Алса ярар иде»,—дип тилмереп торудан да кыен нәрсә юк иде минем өчен. Бәләкәй чакта ландыш чәчкәсе сатып бер чалбар алган идем. Бу минем фабрика теккән беренче чалбарым булгандыр. Безгә мәктәп тә шундый тәрбия биргән: әйбер сату хурлык, базарга чыгу—оят. Хәзер балаларны андый рухта тәрбияләмиләр. Үзеннән артканны сату бер дә оят нәрсә түгел диләр.

16  июль. Иртәгә, ягъни 17 июльдә, минем егылган көн. Үзенә күрә юбилей. 25 еллык. Адәм башы чыдаса да чыдый икән.

Дәвамы киләсе саннарда