Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Күңелле поезд»

 

Берничә еллар элек мин әнә шундый баш астында кечкенә генә хикәя язган идем. Арча—Казан поездыңда баручыларга бер дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәвен, вагоннарга бертуктаусыз сыра, сагыз, туңдырма, төрле ашамлыклар, көнбагыш, хәтта инә ише әйберләрне сатучыларның килеп керүен, аларның шәрран ярып үз тауарларын тәкъдим итүләрен, вагоннарның үзенә күрә бер сәүдә үзәгенә әйләнеп китүен күрсәтеп. Хәл әле дә әлләни үзгәрмәде, сәүдә элеккечә җанлы дәвам итә. Тик көнбагыш сату гына бетерелде бугай. Аллага шөкер дип әйтик, чөнки көнбагышны күп итеп сатып ататар да, вагон идәннәре тиз арада чүплек башына әйләнеп кала иде. Югарыдагы түрәләрнең үткер карашы, ниһаять, вагон идәненә дә төшеп җитте, күрәсең.

Аның каравы поездыбызда яңа гамәлләр барлыкка килде. Хәзер вагоннар, совет чорындагыча итеп әйтсәк, культура-агарту һәм агитация-пропаганда бүлекчәләренә әйләнеп киттеләр. Әйтик, ачылып китә вагон ишеге, килеп керә бер үсмер малай белән кыз. Егетнең кулында гармоника, ә кызныкында ... кечкенә капчык. Басалар ишек катына терәлеп, җибәрәләр дуэт белән җырлап. Беләсезме, хәйран матур җырлыйлар. Кайбер өлкән юлчыларның хәтта күзләренә яшь килә. Тегеләр исә ары таба эшне әлләни озакка да сузмыйлар. Китәләр вагон буйлап, кыз кулындагы капчыкны ачып куя һәм ошбу янчыкка байтак кына акча коела.

Һәм, беләсезме, мин моны, ихлас менә, һич тә саилче балалар өстенә гаеп ташлау йөзеннән әйтмим. Замана авыр, үксез калган балаларда җитәрлек, ә тамак дигәнен ашарга сорый. Үземнең дә мондый саилче балалар янчыгына сәдака салмыйча калганым юк.

Әле беркөн Казан каласыннан кайтып килә идем, яңа күренешкә тап булдым. Килеп керде вагонга ике егет белән дүрт кыз. Болар инде балалар түгел, җиткән егетләр белән кызлар. Барысы да чисталар, күркәмнәр, егетләре кулында баян һәм гитара. Җибәрделәр егетләре уйнап һәм кызлары җырлап, артистларын бер якта торсын! Һәм, шунда ук искәрдем ки, болар ... христиан диненә мәдхия укый торган җырларны башкаралар. Искәрегез, сакалы биленә җиткән поплар түгел, яшь егетләр һәм кызлар. Агитация юнәлешендәге ошбу концерт тәмам булгач, халык алдында башларын иделәр, тыңлаган өчен рәхмәт әйттеләр. Яңа ел теләкләре җиткерделәр. Мин дә, бүтәннәр дә сәдака акчаларыбызны чыгару өчен кесәләребезгә тыгылдык. Ләкин тегеләр үзләренә сузылган кулларны итагатьле итеп кенә кире бордылар һәм ... вагонда утырган барча кешенең алдына үзләренең «Доброе слово» дигән христиан дине газетасын китереп салдылар. Яхшы кәгазьгә, эре шрифтлар белән басылган, төсле итеп, рәсемнәр белән бизәлгән, төрле вәгазьләр белән тулган, егерме битле менә дигән газета! Бушлай, бер тиенсезгә. Әле ишектән чыгып киткәндә дә вагондагыларга изге теләкләрен әйтергә онытмадылар.

Һәм мин моны да кем өстенә булса да гаеп ташлау яисә киная белдерү йөзеннән әйтмим. Вөҗдан иреге заманасы бу, һәркем үз кыйбласын тотарга, үз динен хупларга ирекле.

Тик шунысын әйтми кала алмыйм, шушы хәлдән соң күңелгә бер төер килеп утырды. Ә безнең үз динебезне халык алдында шушылай итеп хуплаучылар, аңа мәдхия укучылар кайда? Вәгазь җырлаучылар, аның турындагы әдәбиятны халыкка бушлай таратучылар?

Чумара

Хәзер сагынып сөйләргә калган социализм чорында без барыбыз да тигезлектә яшәдек. Ул заман хәтта зур гына турәләрнен дә тормыш рәвеше гади халыкныкыннан әлләни аерылып тормады. Әйтик, менә безнең Арчада КПСС райкомының беренче секретаре X. 3. Зәйнуллин һәм район Советы башкарма комитеты рәисе Т.Б. Борһанов яшәгән йортлар башка кешеләрнекеннән берни белән дә аерылмый торган гадәти йортлар иде. Үзләре әйбәт, тырыш кешеләр иде, ачы таңнан караңгы кичкә кадәр хезмәттә булдылар.

Әйе, ул чорда барыбыз да азмы-күпме тигезлектә һәм ... хәерчелек чигендә көн иттек. Иң начары һәм үзәккә үткәне—хезмәт хакы бик аз булды. Дөрес, кайбер авыр һөнәр ияләре, әйтик, тирән җир асларында күмер чапкан шахтерлар, ут бөркеп торган мартен мичләре янында тир түккән корыч коючылар, эссе-салкыннарда гидай дала-кырларда нефть чыгаручылар яхшы гына алып эшләделәр. Тик алар ил халкының бик аз олешен генә тәшкил итәләр, ә күпчелек халыкның тормышы һич кенә дә мактарлык түгел иде. Ул чорларда гомер иткәннәр моңы бик белә.

Беләсезме, үзгәртеп корулар башлангач, матбугатта шундый хәбәрләр күренде: безнең ил халкы үзе эшләп чыгарганга нисбәтле хезмәт хакының бик аз өлешен генә алган. Аның күп өлешен Совет хөкүмәте кораллануга, үсеп килгән һәм социалистик бердәмлек илләренә ярдәм итүгә тоткан. Үзебезнең ил халкын михнәттә яшәтү хисабына. Моның кайбер мисалларын мин үз күзем белән күрдем. Магнитогорск комбинаты эшләп чыгарган металл әйберләрнең зур күпчелеге бөтен Ауропага, хәтта Һиндстанга озатыла иде. Иң яхшы сыйфатлылары гына. Аннан килеп, СССР дигән иләмсез дәү илнең төрле халыклары да тигезсезлеккә куелды. Әйтик, Кавказдагы Союздаш Республикаларда халык үзәктәге өлкәләргә караганда шактый иркенлектә, муллыкта яшәде. Үткән гасырнын сиксәненче елларында без карчыгым белән Кавказга, язучыларның Пицунда шәһәрендәге Иҗат йортына бардык. Шунда мондагы халыкның муллыкта, рәхәтлектә, урыс әйтмешли, иркен адымнар белән яшәвенә исебез китте. Иҗат йортындагы грузиннар ашханәдә бирелгән искитмәле ризыклар белән генә дә чикләнмәделәр, алар торган бүлмәләрдәге өстәлләр җиләк-җимешләр, затлы шәраб, казылыклардан сыгылып торды. Мин бер грузин әдибе белән танышып киттем. Ул үзара сөйләшкәндә үзләренең хөкүмәт тарафыннан аерым тәэмин ителүләре белән ачыктан-ачык мактанды, безне, үзәктә яшәгән төрле халыкларны, мескенгә чыгарып куйды. «Сез бичараларны җәллим!»—диде.

Безнең бөек шагыйребез Тукай «Халык зур ул, көчле ул ...» дип тикмәгә генә әйтмәгән. Өстәвенә, халык бик зирәк тә бит ул. Совет хөкүмәтенең төрле чикләүләре, кысулары астында яшәгән халык, бәлки, ачык аңлап бетермәстән, эшләгәненә тиешленең бик азы гына тамганын чамалап алды. Менә шул нисбәттә үткән гасырның 50нче елларында бөтен илдә яңа бер хәрәкәт-чумара хәрәкәте барлыкка килде. Кешеләр эш урыннарында, кайда туры килсә шунда матди байлыкларны, хәтта дәүләт янчыгына керергә тиешле акчаны үзләштерә башладылар. Чумара ул, гәрчә бер үк төрдән булса да, урлау ук түгел. Чөнки ул күпчелек очракларда ачыктан-ачык эшләнә. Аңлаешлы булсын өчен берничә мисал китерәм.

Минем бер танышым, колхоз тракторчысы, шул үзе чумаралап җыйган бүрәнәләрдән менә дигән, алты почмаклы йорт салып куйды. Ничек эшли алды ул моны? Шактый ансат кына! Кыш көне алар Мари урманнарыннан колхоз фермасы салырга бүрәнә ташыдылар. Тагып кайта бу чылбырлы тракторына биш бүрәнә. Аны авыл башындагы колхоз утарына менгереп куйганчы өенә чәй эчәргә кереп чыга. Һәм шунда теге биш бүрәнәнен берсе, иң матуры ишегалдындагы кар астына шуып кереп китә. Утарга дүрт бүрәнә менә. Моны барысы да, күршеләр дә белә, хәтта колхоз рәисе үзе дә чамалый. Тик беркем бер сүз әйтми, тиешле органнарга барып чакмый. Бар халык хөкүмәткә каршы пассив оппозициядә торды ул чагында. Шундый ук гади генә ысул белән шәхси хуҗалыкларга саламы, печәне, төзелеш материаллары кайта торды. Ферма хатыннарының, төзелешләрдә эшләүчеләрнең дә кичләрен эштән кайтканда куллары бар бит әле!.. Мин моның өчен кемне дә булса җавапка тартканнарын, төрмәгә утыртканнарын хәтерләмим. Урысча әйтсәк, круговая порука иде ул елларда.

Ул заманда автотранспорт предприятиеләре һәм колхоз шоферлары да чумараны көрәп алдылар. Авыл халкы сөтен-маен. бәйләгән шәлен сатарга Казан каласына йөреп тора, әмма автобуслар юк. Станцияләргә ашлык ташыган шоферлар капчыклар өстенә кешеләрне дистәләп утырталар. Әлбәттә, бушлай түгел, монын ныклы таксасы бар. Ул елларда чумара акчасына йортлар салынды, җинел машиналар сатып алынды, бәйрәмнәр үткәрелде, хәтта туйлар да ясалды.

Авыл җирендә, шәһәрләрдә, бөтен илдә киң таралган гамәл иде бу. Хәтерлим ки, бервакыт «Чаян» журналында рәсем чыкты. Бер сыер, аның янында өч адәм басып тора. Сыер авызын зур ачып җырлый:

Директор, мастер, лаборант

 Шахыр-махыр ясыйлар.

Хәләл сөтемне хәрәмләп,

Чумаралап ашыйлар.

Ул заман колхоздагы вак-төяк түрәләр арасында мондый җыр йөрде:

Колхоз диңгез, без корабль—

Рәхәтләнеп йөзәбез...

Нәкъ шул елларда, яшьлегемдә мин Уралның Магнитогорск шәһәрендә, тимер юлда эшләдем. Көз көне безне Оренбург өлкәсе совхозларына, урып-җыюда ярдәм итәргә җибәрәләр иде. Мондагы гарәбәдәй бодай басуларының иге-чиге юк! Без исә совхозның ындыр табагында эшлибез, ашлык чистартабыз. Без төн куна торган йортның хужабикәсе кулларга кечкенә капчыклар тоттыра. Өйгә кайтканда буш кул кайтмас, шул капчыкларга бодай тутырып кайту өчен. Бер атна вакыт үтми, хужабикәнең келәтләре, барча савытлары ашлык белән тула. Аннары инде без аны лапаска, җиргә сала башлыйбыз. Без ташыган пүчтәк ул әле, әнә шоферлар! Алар инде ашлыкны машина әрҗәсенә салып кайталар, сораган кешегә йөге-йөге белән арзанга гына сатып җибәрәләр. Чөнки мондагы ашлыкның исәбе-чуты юк. Мондый хәлгә, дәүләтнекен чумаралауга шундагы җаваплы кешеләр, бригадирлар, амбар мөдирләре дә әллә ни игътибар бирми.

Боларын әйтәбез әле, мин чумара дигән бәрәкәтле гамәлнең хәтта авиациягә үтеп керүенә дә шаһит булдым. Кайттым шулай Уралдан үзебезнең Казанга, очкычка утырып кына. Ул заман билет бәясе бер башка 15 сум иде. Казанда йомышымны йомышлап аэропортка йөгердем. Ә анда Магнитогорскига кайта торган рейска билетлар беткән. Ни хәл итим, кассада бераз тавышланып алдым да, бастым бер читкә барып. Шунда очучы киемендәге бер адәм бармагы белән генә мине үз янына дәште.

—Билетлык акчан бардыр?—дип пышылдый.

—Әлбәттә инде!—мин әйтәм.

—Алайса, син шушында торып тор. Бераздан мин очу мәйданына үтәрмен. Шунда сак кына мина иярерсең,—ди бу.

Шулай иттек тә. Мин ул адәмгә ияреп очу мәйданына чыктым, без очкыч янына килдек, буш салонга кердек, ул мине очучылар кабинасына кертеп, бер урынга утыртты.

—Кара аны, мондагы бер әйбергә дә кагыласы түгел. Юкса бездән башка гына һавага күтәрелеп китүең, аннары җиргә төшә алмыйча, шунда торып калуын да бар!—диде ул һәм мине ялгызымны калдырып чыгып та китте.

Утырам шулай. Кабинадагы хисапсыз күп приборларга, пружиналар өстендә биеп торган әллә ниткән әйберләргә карап. Менә бер заман очкыч калтырана башлады. Чамалап алдым, салонга пассажирлар тула... Күп тә үтмәде, кабинага өч очучы килеп керде. Тегесен-монысын боргаладылар да, һавага менеп тә киттек. Шунда теге танышым әйтте:

—Син монда безгә комачаулап кына утырасын, чык салонга!

Анда чыксам, ниткән урын булмаган ди! Бик җайлысы, түгәрәк тәрәзә янындагысына утырдым! Магнитогорскига кайтып җиткәч, әйттем тегеләргә.

—Йа Аллам, чумара дигән нәрсә сездә, һавада да бар икән!—дидем.

—Нишләп булмасын ди, без рыжыйлар мәллә? Менә хәзер син биргән акчага ресторанга кереп утырабыз. Ярый бит ул!—диделәр.

Әйтәм бит, чумара дигән хикмәтле гамәл ул заман бөтен илгә таралган, халык хужалыгынын барлык тармакларына үтеп кергән иде. Менә бернинди ят кеше утырмаган, чит йөк төялмәгән паровозда чумара ясап буламы? Була икән шул. Безнен егетләр тапты монын җаен. Әйтик, керәләр буш вагоннар тагып шәһәрдәге бөтен дөньясына атаклы металлургия комбинатына. Шунда тендердагы күмер астына төргәге белән калай шудыралар. Ә ул калайны инде Агаповка дигән станциядә сатып алучылар көтеп тора!

Сорау туа: шактый кырын гамәлне ил җитәкчелеге белдеме икән? Бер дә белми калмагандыр, әмма ләкин моңа каршы бернинди чикләүләр, тәгаен һәм кырыс чаралар күрелмәде. Бәлкем, картаеп беткән, күпне күргән түрәләр шундый юл белән генә булса да халык үзенә тиешлесенең бер өлешен алсын дип хәл иткәннәрдер? Ахыргы чиктә алар да кеше, шул халыкның вәкилләре бит. Моңа шактый саллы ишарә дә булды. Менә тарихи факт. Ул заман ил белән идарә иткән Леонид Ильич Брежнев үзенен бер чыгышында мондый сүзләр әйтте:

—Хәзерге яшьләр тормыштан зарланалар. Яши белмиләр алар. Менә без студент чагында мондый хәлдән чыгунын юлын таба идек. Төшәбез пристаньга баржа бушатырга. Ун капчыкны складка салабыз, унберенчесен үзебез генә белгән җиргә... Азрак яши дә белергә кирәк аны!

Мин чыгышның сүзгә-сүз шулай булуына дәгъва кылмыйм. Әмма ил житәкчесе шушы фикерне әйтте! Ни дигән сүз була инде бу? Ил җитәкчесенең чумарага фатиха бирүе түгелме?!

Хәзерге заманда чумара дигән гамәл юк инде ул. Аңа ихтыяҗ да, мөмкинлек тә бетте. Илдә капитализм, бар мал-мөлкәт шәхси кулларда. Ә шәхси милекне чумаралап кара син!

Әмма изге урын буш булмый дигәндәй, чумарага алмаш бар ул. Ришвәт! Ул шул ук чумараның бер төре, урлап алу түгел бит. Ришвәтнең дә башлангычы иҗтимагый күренеш, асылда хезмәт хакы түбән булу, адәм баласының эшләгәненә нисбәттә тиешлесен ала алмавы. Ә тиешлесен тулысынча алу беркайчан да булмаячак. Чөнки дәүләтне, хөкүмәтне, чиновниклар армиясен яшәтәсе бар.

Киләчәк нинди гамәлләр күрсәтер тагын. Алланың үзенә тапшырдык.

Ачлык терсәге

Инде сиксәнемә җитсәм дә, мин Бөек Ватан сугышы беткән көнне ачык хәтерлим. 1945 елның 9 мае ялт иткән кояшлы, йомшак кына җилле, шулкадәр ямьле иртә иде. Авылның колхоз эшенә ярамаган бар халкы, әби-бабайлар, малай-кызлар бәрәнге бакчаларын китмәнләргә чыккан. Шунда авыл өстендә хат ташучы Гайсәнең дулкынланган тавышы яңгырады.

—Авылдашлар, шатланыгыз! Сугыш беткән! Сугыш туктаган!

Ул заманда авылда телефон юк, илдәге барча яңалыкларны авыл халкына хат ташучы җиткерә. Бу хәбәрне ишетүгә кешеләр көрәкләрен җиргә атып бәрделәр, китте шатлыктан ни эшләргә белмичә сикерүләр, кычкырулар, биюләр, кочаклашулар. Бу якты көн алып килгән олы куанычтан бөтен авыл гөрләп торды.

Әйе, сугыш бетте һәм, беләсезме, авыл халкы тормышына бер тамчы да җиңеллек килмәде. Юкса бу көнне халык зарыгып көтә, ул көн ниндидер җиңеллекләр алып килер дип өметләнә, кешеләр. «Менә сугыш бетсен, аннары тормышлар да гел бүгәнчә булыр дип сөйләшәләр иде. Рәтләнмәде тормыш. Хөкүмәт китереп салган һәм рәхимсез түләткән кырык төрле салымнар кимемәде, заем акчаларын да элеккечә үк халыкны елатып, тартып алдылар. Шул ук ачлык, хезмәт көненә ашлыкны граммлап бирү, бер телем ипигә зар булып яшәү, җәй буе алабута, ат кузгалагы белән туенып торулар дәвам итте. Законнар шул ук имансыз калды, басудан җыеп алган берничә башак өчен, әвеннән кесәгә салып төшкән бер уч ашлык өчен элеккечә өтермәнгә яптылар.

Ни гаҗәп, сугыштан соңгы елларда ул ачлык дигән афәт аеруча көчәеп китте. Ашыйсы килү—дөньядагы ин көчле теләкләрнен берсе. Ачлык дигән аяусыз хөкемдар болай алганда инсафлы, әдәпле кешеләрне дә авылда моңарчы күрелмәгән бик ямьсез гамәлләр ясарга этәрде. Китте чит кешеләрнең бакчасындагы әле өлгереп кенә килгән бәрәңгеләрне йолкып алулар, базга төшеп сөт-каймакларны эчеп бетерүләр, тавык-казларны урлап чалулар һәм тагын шундый хәерсезлекләр. Алай да, мин хәзер уйлыйм ки, ул чорда безнең Дусым авылы халкы үзенен намусын җуеп бетермәгән әле. Мондый кырын хатләр бездә булмады диярлек. Ә менә күрше авыллардан байтак ишетелгәләде.

Менә шуларнын берсе.

Жәйнең бер көнендә әти мине, ул чагында инде унике-унөч яшьлек үсмерне, күршедәге бер авылга җибәрде. Кулыма бер тәпән бал тоттырып. Мин бу балны шул авылда торган безгә туган тиешле апайларда атлан майга алмаштырып кайтырга тиеш идем. Ярый, бардым, алмаштырдым, кайтырга чыктым. Авылны чыгып үргә түбән төшеп барганда күрәм, каршыма таякка таянган бер аксак адәм килә. Әллә нинди бик таушалган, гел кара киемле, йөзен-битен сакал-мыек баскан бер бәндә. Шунда һич көтмәгән, уйламаган хат булды. Гамьсез генә үтеп барганда ошбу адәм кинәт мина ыргылды, кулымдагы тастымалга төрелгән майга ябышты. Мин ике куллап тотындым, тастымалны бирмәскә черәштем. Шунда ул куеныннан озын пычагын тартып чыгарды.

—Үтерәм! Суям!—дип янады.

Мин, ачлы-туклы үсмер, бу талаучыга каршы нишли алам. Ычкынып китте кулымнан тастымал. Теге шунда ук майны комсызланып ашый-ашый юл читендәге арышлар арасына кереп китте. Әле авыл ерак түгел иде, мин сөрән салдым:

—Таладылар! Маемны тартып алдылар.

Бу хәлне болындагы көтүчеләр күреп торган икән. Алар:

—Артыннан бар. Артыннан калма!—дип кычкырдылар. Мин исә пычаклы кеше артыннан арыш арасына керергә курыктым. Кычкыра-елый теге авылга киттем. Минем тавышка кешеләр чыктылар, кулларына сәнәк- көрәкләр тотып. Арышлар арасыннан бераз баралар да, сәнәкләрен алга ыргыталар. Теге талаучы курыксын, килеп чыксын дип.

Ахырда аны тотып алдылар. Ул шул ук авылнын сугышта яраланып, аксаклап кайткан, бик авыр тормыштагы бер кеше булып чыкты. Исемен әйтеп тормыйм. Без тотып алганда инде эш узган, ул минем майны ялмап куйган иде. Шунда теге апай да, бүтән кешеләр дә әйттеләр:

—Энем, сез моны милициягә җәвит итеп тормагыз инде. Болай начар кеше дә түгел ул үзе. Күрәсең, үзе яралы сугышчы, тормышлары авыр...—диделәр.

Өйгә кайткач, әти бу хәлгә ышанмый торды. Аннары уйга калды һәм бу җинаять турында ул да беркая да хәбәр итмәде. Юкса аның сүзе үтә, ул атаклы укытучы иде.

Мин бу кешене тагын бер очраттым әле. Кеше дип әйтәм, чөнки мин инде дөньяны азмы-күпме күргән егет, ачлыкның ни икәнен үз җилкәмдә татыган, аның адәм баласын нәрсәләргә этәрә алганын бик белә идем. Әтнә саклык кассасында инспектор булып эшләгән чагым иде. Казанга барырга кирәк булды. Ул заман автобуслар юк, туры килгән атлы чанага утырып Коркачык стансасына йөри идек.

Чыгып киттем Әтнәдән бер атлы чанага утырып. Йөкче үзе алдарак утыра, без шундагы бер кеше белән сөйләшеп барабыз.

—Ә безнең авылда булганын бармы синең?—дип сорады бу сүз арасында һәм теге мин таланып кайткан авылның исемен атады.

—Бар, ниткән булмаган!—дидем мин һәм, үзем дә сизмәстән, теге вакыйганы сөйләп ташладым. Бу кеше көлә башлады, ә түрдә утырган олаучы өстендәге кожанына төренеп, бөтенләй бөрешеп калгандай булды. Бактын исә, ул нәкъ мине рәнҗеткән кеше икән.

Күңелемнән теге вакыттан калган рәнҗүләрем, ачуларым ташып чыкты Тегене чана түреннән тартып алып унлап-суллап яңаклыйсым килде. Мин хәзер яшь, ярыйсы гына егет, моны рәхәтләнеп эшли ала идем. Ләкин тиз арада суындым, киресен уйладым. Уйлап баксаң без бит икебез дә шул чорның, илдәге имансызлыкларнын очлаеп чыккан бер терсәге—ачлык корбаннары. Житмәсә, ул агай бик-бик оялды, кат-кат гафу үтенде.

Коркачык стансасына килеп төшкәч, мин аңа юл хакы өчен тиешле акчасын да түләдем. Табигатем йомшак, кешеләргә ачу саклый торган гадәтем юк.

Хәсән! Сабан туе кайчан?

Безнең Дусым авылында түбәч очта Кыска Сабир абзыйлар яшәде. Чыннан да тәбәнәк буйлы Сабир абзый һәм аның күгәрчен тиклем генә карчыгы Кәшифә апай икесе дә бик эшчән, хасиятле кешеләр, җыйнак кына йортлары янында бик куе итеп чия куаклары үстерделәр. Ә менә олы уллары Хәсән абый, үзләреннән аермалы буларак, озын буйлы, таза, көчле-куәтле егет иде. Ул югары очта колхозга такта яра, кайбер көннәрдә соңга калып төшә, яхшы гына салып та алган була. Югары очтан як-якка чайкалып, лап-лоп атлап төшә, без малай-шалайлар аңа иярәбез,үчеклибез.

Хәсән! Сабан туе кайчан?

Бүген түгел, иртәгә,

Хәсән менгән киртәгә.

Киртә бавы чишелгән,

Хәсән башы тишелгән!

Моңа каршы Хәсән абый җенләнә, тиргәнә, безне эләктереп алмак була. Тик кая инде аңа безне тоту? Ул заман авылда аракы эчүчеләр бик сирәк әле. Сабир абзый улының ошбу гадәтен бер дә яратмый, аны капкалары төбендә кулына чыбыркы тотып каршылый. Капкадан кергәндә сырт буена берне төшереп тә ала.

Ә үзләре болай ару гына яшәделәр. Хәсән абый өйләнде, балалары да булды, хатыны белән икәүләп колхозда тырышып кына эшләделәр, югары очта йорт торгызып башка чыгарга җыеналар икән дигән хәбәрләр дә йөрде. Гаиләсе булгач, Хәсән абый салып йөрүләрне дә чикләде. Тормышлар жай гына гел алга бара иде. Шулай матур гына яшәп торганда сәт сукты, сугыш башланып китте.

Хәсән абыйны авылдан иң беренчеләрдән итеп озаттык. Без, кайчандыр аны үртәп йөргән малайлар, аның белән елый-елый саубуллаштык. Хәер, ул вакытта әле беркем дә сугыш шулкадәр озак барыр, авылдагы ир-атларның күбесе һәлак булыр дип уйламады. Китүчеләр үзләре дә:

—Без ул фашистларны хәзер бөгәрләп үз тишекләренә тыгабыз! Безне урак өстенә көтегез!—дип киттеләр.

Шул китүдән Хәсән абый эзсез югалды. Сугыш кырыннан аның бер хаты да килмәде бугай, тик берничә айдан «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килде.

Еллар үтте, инде сугыш та күптән бетте. Хәсән абыйның хатыны белән (инде мәрхүмә, исемен онытканмын) улы Гайсә үзләренә яна йорт салып чыктылар. Гайсә башта колхозда эшләде, тырыш егет, оста шахматчы да иде, клубта үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар жинеп чыкты. Аннары Казанга китеп барды. Инде сугыш яралары да төзәлеп, хәбәрсез югалганнарның табыласына да өметләр өзелеп килә иде.

Шунда, үткән гасырның сиксәненче еллары башында, безнең Дусым авыл Советына бер сәер хат килеп төшә. Әллә кайдагы ерак Бельгиядән! Латин хәрефләре белән язылган бу хатны миңа укыттылар. Хат язучы үзенең Дусым авылы кешесе Сабиров Хәсән икәнен, сугышта немецларга әсир төшүен, сугыш беткәч Бельгиядә яшәп калуын бәян итә. Ул анда әйбәт кенә яшәп ята икән. Авылда үзенең гаиләсе калуын әйтә, әгәренки исән булсалар, үзенә хат язуларын үтенә. Туган илне, гаиләсен, авылны бик сагынуын, бик тә күрәсе килүен дә әйтә.

Хат алышу башланды. Хәсән абый Бельгиядән гаиләсенә посылкалар да җибәрде, һәм шунда бик ямьсез күренеш, безнен илдә посылкаларны ачып караулары, шунда крохоборлар утырганы ачыкланды. Бер хатында Хәсән абый элекке посылкасында нәрсәләр салганын әйтеп исемлеген җибәрә. Монда тикшереп карасалар, салынган әйберләрнең яртысы гына калган икән!

Аннары Хәсән абыйның туган илгә кайтасы, авылны, сабан туйларын бик тә күрәсе килде. Ул гаиләсенең югары органнарга мөрәҗәгать итүен үтенде. Инде туган илдә торып калырга рөхсәт итмәсәләр, бер күреп кенә китәр идем, дип ялварды. Гаиләсе аны кайтарту артыннан бик йөреп карады Юк, булмады. Хакимияттә утырган имансызлар тәки рөхсәт итмәделәр. Хәзерге заман булсамы! Уйлыйм ки, Хәсән абый үзе дә авылга кайтыр, гаиләсе дә гомерендә бер генә тапкыр булса да чит илгә бара алыр иде. Юк шул инде Хәсән абый анда туган илне бер күрергә тилмереп вафат булды. Хатыны белән улы Гайсә дә мәрхүмнәр инде. Урыннары оҗмахта булсын.

Киләчәккә бер караш

Менә, китерәләр дә әйтәләр, тарих үлчәмнәре белән алып караганда бер кеше озынлыгындагы дәвер берни түгел ул, диләр. Без исә бу фикергә каршы чыгабыз. Алып карасаң, тарих өчен чыннан да күз ачып йомарлык кына шушы вакыт эчендә кешелек җәмгыятендә гаять зур үзгәрешләр булып өлгерә. Хәтта ки глобаль үзгәрешләр, һәм фәнни-техник тәрәккыят өлкәсендә, һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр ягыннан.

Менә хәзер мин, шәхсән, сиксән яшемә атлап киләм. Шуннан чыгып вакыт берәмлеген сиксән ел дип алыйк, һәм шушы берәмлектә булган үзгәрешләргә күз салыйк.

Кереп китик фәнни-техник юнәлешкә. Минем гомер башында, ягъни үз-үземне белә башлаганда көндәлек тормыштагы хәзерге техник казанышларның берсе дә юк иде. Берсе генә дә! Күз алдына китерегез: өйдә электр уты да, радио, телефон, суыткыч—берсе дә юк. Өй утын яисә салам ягып җылытыла, керосин лампалары белән яктыртыла. Автомобиль авылга күп булса елына бер тапкыр, анда да райком кешеләре утырып кына килә. Авылның яше-карты урам буйлап шул машина артыннан йөгерә.

Минем, ягъни бер кеше гомере дәвамында тормыш-көнкүрештәге үзгәрешләр зур гына түгел, глобаль булды. Үзегез күреп торасыз ич: электр энергиясе, радио, телефон, урам тулы машиналар, өйдә суыткычлар, телевизор, газ, компьютер, интернет, төрле сайтлар, кесәдәге телефон. Ошбу могҗизаларны санап бетерерлекме!? Шул дәвердә кешелек атомны таркатты, аны үзенә эшкә җикте, Айга менеп аягын салындырып утырды, нанотехнологияләргә, тереклекне клонлаштыруга барып җитте. Нинди кодрәтле машиналар, очкычлар ясалды, һәм болар барысы да шул бер вакыт берәмлегендә!

Хәзер инде алыйк сәяси якны. Минем гомер дәвамында берничә сугыш- бәрелешләр, бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы булды. Күкрәп алга барган социализм тирән кризиска килеп керде һәм... шул кризистан чыга алмыйча тиз арада җан тәслим кылды. Мин ихлас күңелемнән ышанган, сырхаулап китүен уема да китермәгән, дөньяда иң кодрәтле һәм йогынтылы саналган Коммунистлар партиясе гаҗәеп җиңеллек белән, берничә көн эчендә таралып китте! Шул партия түрәсенең әмере белән! Бу хәл дөньяда иң зур һәм кодрәтле СССР дигән дәүләтнең таркалуына китерде. Һич башка сыймаслык, глобаль үзгәрешләр ләбаса бу.

Хәзер инде посып кына булса да киләчәккә күз салып карыйк. Кешелек дөньясы ул шундый, ирешкәннәре белән һич кенә дә разый торып калмый. Галимнәр киләчәктә тәрәккыятнен тагын да гигант адымнар белән буласын вәгъдә итәләр. Алыйк фәнни-техник үсеш фаразларын. Монда инде без, билгеле ки, үзебездән берни дә әйтә алмыйбыз, рәсми фараэлауларга таянабыз.Аларның да иң зурларына гына тукталыйк. Әйтик, әлләни ерак та булмаган киләчәктә авыл хуҗалыгының да, сәнәгатьнең дә кирәге калмаячак. Әйе! Чөнки теләсә нинди предмет яисә материалның молекуляр дубликаты торгызылачак. Гади итеп әйткәндә, урамдагы пычрактан азык-төлек, кием-салым, асылташлар, машиналар ясап булачак. Ул заман кеше сәнгать, мәгариф, спорт һәм күңел ачу белән мәшгуль булыр дип көтелә. ДНК структурасы буенча динозаврлар клонлаштырылачак, кечкенә динозаврлар каравыл этләрен алыштырачак. БМО атом-төш коралын юкка чыгару турында карар кабул итәчәк. Кешеләр кызыл йөзле күршебез Марс планетасы өстенә төшәчәк. Ясалма интеллект кешене куып тотачак. Тагын нинди хикмәтләр булыр, анысын чамалавы да кыен.

Сәяси үзгәрешләрнең исә нинди буласын әйтергә дә кыенсыналар. Мона алынган гакыл ияләре күренми әле.