Ә ГАСАБИ УЙЛАР БӨТЕРЕП АЛА...

 

Тәсбих тартам

Төрек дустым дисбе бүләк итте

Шәһри Болгарында Иделнең.

«Безнең ара шуның сыман тыгыз,

Таралмаслык булсын», дидеме?

 

Таза җепкә ишен-ишкә тезгән.

Төймәләре—хөрмә төшеннән.

Кулга алган саен ирексездән

Үткәннәрне искә төшерәм.

 

Тәсбих тартам...

Ә гасаби уйлар

Бөтереп ала, һич тә җибәрми;

Күзаллыйм да кардәш халыкларны,

Барлап чыгам илләр... җирләрне.

 

Бер, ике... ун... Үзбәк... бусы казакъ...

Төймә саен—үзбаш дәүләт, ил...

Без генә юк шушы гаиләдә,

 Һәркайсына юкса без дә тиң.

 

Читкә чәчелгәнбез гарасатта,

Өзелгән дә тарих чылбыры.

Югалмаган татар гасырларда,

Булгач иман, теле, моң-җыры...

 

Төрек дустым! Безнең арадашлык

Җитәр дә бит озак елларга,

Өзелеп төшкән боҗраны менә

 Шул чылбырга ничек ялгарга!?

Ярлыкау

(2010 елның җәй челләсе)

Бар җиһанны эссе табасында

Кыздыра күк тәмуг утлары;

 Гаҗизлектән аңгырайган авыл

Яңгыр көтүдән дә туктады.

Тузан өсләп тамчы чык төшмәгән,

Кузлы көлдәй кайнар туфракка

Чак-чак басып, ындыр артлап кына

Бер ир кайтты.

Узды зиратка...

Ул икән ич яшьли нигез ташлап

Сукбайлыкка киткән Мөбарәк;

Ялгыз үлгән ана каберендә

 Үксегән ди, ятып, тәгәрәп.

Мәрхүмәнең юлдан язган улын

 Ярлыкавы әллә идеме:

Саран гына сибәләгән яңгыр

 Изге җанның керсез, сабыр

 Күз яшьләре булып түгелде...

 

Карлыгачлар бала очыра

Тын кичләрдә ак түшләре белән

Агачларның орынып очына,

Яшь алмашның көчен сыный-сыный,

Карлыгачлар бала очыра.

 

Капка буйлап картлар утырганнар:

 «Кара, болар ничек очына!»

Канат читен күл суына манчып

 Карлыгачлар бала очыра.

 

Җәй бит әле, ник соң олы-кара

Уйчанлана, нидән борчыла?

Эшләре юк әмма кешеләрдә,

Карлыгачлар бала очыра.

 

Кошлар күзәткәндә уфтаналар:

Җиттек менә гомер очына...

Ерак юлга җыенырга вакыт,

 Карлыгачлар бала очыра.

 

Ымсындыргыч бу җиһанда тагы

Их, яшәргә иде... очарга...

Әмма инде күңел юашланган

 Карлыгачлар бала очыра.
 

Җәйге манзара

Бытбылдыклы арыш арасыннан

Боргаланган басу юллары...

 Аккаеннар белән каймаланган.

Ал болытлы офык буйлары...

 

Илаһи шул манзараны мәңге

 Күңелемдә йөртсәм гаҗәпме?!

Төшләремдә, имеш, аералмыйм:

Туган җиремме бу? Җәннәтме?

Сабантуй

Сабан туен күрдем бер шәһәрнең,

Парк уртасында—мәйданы.

...Мәҗлес кызгач, агач башларыннан

 Бер шом узды сыман. Аннары

 Кабат-кабат чаң кактылар—набат!—

Ярылырлык итеп күк йөзе!

Тилгән күргән тавык-чебимени,

Өскә карап куйды күбесе.

Аңлаттылар: күрше аланлыкта

Чиркәү тора икән ләбаса;

Гыйфриттәй ярсып тимер кагып,

Бәйрәм ямен кайчак шул баса.

Яшь-җилкенчәк моңа күнеп беткән,

Картлар гына моңсу, уйчаннар...

Алар белә: күпме гасыр инде

 Матәм көенә суга ул чаңнар.

Ә бүгенгә күрше төбәктәге

Сабан туе үтте гөр килеп;

Тик күңелдә калды ул нигәдер

Кемдер бозган моңлы җыр кебек...

Ялгызлык

Көзге авыл. Шомлы караңгылык;

Тормыш күчкән инде шаулы шәһәрләргә.

 Ялгыз йортта юанычка тик бер шөгыль:

Онытылганны кабат-кабат хәтерләргә.

 

Тәрәз аша төшә караш буш бакчага;

 Табигатьнең кышны көтеп оеган мәле.

Ак яулыклы шәүлә тора кебек анда—

Ә бу фәкать чалмабашның тирбәлүе.

 

Нидер тоеп кинәт чәнчи, сызлый йөрәк—

Кемдер үксеп йөри мәллә өй тирәли?

 ...Чагыла да пыялада чит-ят күзләр,

Карыйдыр күк сиңа рәнҗеп, әрни-әрни.

***

( Этюд)

Кояш нурында якты күл

Күзләрне камаштыра.

Тынычлыгын яр тирәли

 Камышлар саклап тора.

 

Йокымсыраган гүзәл күк,

 Күл өсте уйчан, җитди;

Алкын суларын айкарга

Җилләр дә җөрьәт итми.

 

Чү, бер кошчык очкан көйгә

 Канат очын тидерде дә,

Ярга дулкын йөгерде—

Кытыгы килде ак күлнең,

Елмайды гүя, көлде.

 

Реклама