ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...

 

Николай Сергеевич сугыш ветеранының үзенеке белән килешмәгән фикерен, һәрвакыттагыча, әдәп белән тынлап торды да, кешелек тарихының яңадан борылыш чорына килеп җитүен расларга кереште.

Гайнан абый, әңгәмә белән гадәттән тыш кызыксынуын күрсәтергә теләп, маңгаен җыерып куйды, ә үзе күз кырые белән Пичуганы күзәтте. Һәм шунда аның да ничек итеп уйнавын күрде: үзе Йолдызчыны тыңлаган һәм сүзләрен хуплаган да кебек, шул ук вакытта, сизелеп тора, мие белән башка нәрсә турында уйлый. Хәер, ни турында уйлавы ачык инде. Күзен алалмаган нәрсә турында уйлый. Саквояж тынгылык бирми аңа. Имән язу өстәле астындагы кыйммәтле открыткалар белән тулы сары саквояж. Жбаннан намуслы фронтовикның караклык белән шөгыльләнүдән баш тартуы турында белеп алган да, менә хәзер, бу коллекцияне ничек итеп кулга төшерергә соң, дип борчыла, баш вата. Коңгыз! Ә сүзләре ничек түгәрәк булып агып чыга! Әйтерсең алар земснарядтан коелган шома, түгәрәк ташлар. Анын авызыннан сибелеп кенә тора. Ни әйтәсең, чыннан да интеллигент, профессор малае! Ә үзенең күзе һаман шунда—имән өстәл астында.

Пичуга, халык китапханәсендәге кебек, үзенә фәнни-популяр китап сайлап алганнан соң китәргә җыенгач, Гайнан абый да урыныннан күтәрелде.

—Эшләр, эшләр...

Һәм кухняга чыккач, «эшлекле» портфеле артыннан тиз генә үз бүлмәсенә кереп китте.

Пичуганы исә, очраклы гына сыман, ишегалдында куып җитте.

—Сиңа кайсы якка?—дип сорады ул ваемсыз гына.—Бригантинагамы? —Юк,—дип аннан да ваемсызрак итеп җавап кайтарды Пичугин. —Менә миңа да—юк. Димәк, юлдашлар.

Икәү өченче кеше яныннан чыккач, гадәттә бу икәү шушы өченче турында сөйләшә. Гайнан абый белән Пичугин да моннан искәрмә түгел иде.

—Яши ир-ат булыр-булмас нәрсәләр арасында,—дип сөйләнде Гайнан абый, учында аксыл вак акча уйнатып,—мескенгә үз бүлмәсендә аяк басар урын да юк, ә чүплеккә бер фантик кисәген дә ташламый. Бер газеталары гына күпме аның! Эверестлар, Джомолунглар. Мәктәпкә макулатурага илтеп бирсән, пионер дружинасы шундук беренче урынны алыр иде. Юк, череп, чүп-чарга әйләндереп бетермичә бөтен иске-москысын үзендә тотачак.

—Алай димәгез, Гайнан Фазлыгаллямович,—диде Пичуга. —Бу Эверестлар арасында, беләсезме, күпме кызыклы нәрсәләр бар?

—Нәрсә булырга мөмкин инде анда?

—Сезнең инде унтугызынчы гасыр башында ук басылып чыккан беренче Казан газетасын күргәнегез бармы? Юк? Ә «Мурзилка»ны? Безнең пионерлар өчен булган комсомол органын түгел, ә революциягә кадәргесен? Һәм ул журналдагы Носовка хәтле бик күптән яшәгән Знайканы, Незнайканы? Менә минем дә күргәнем юк иде, ә менә бүген анда күрдем, һәм Николай патша вакытында чыккан «Огонек», «Вокруг света»ларны да.

—Бәхәсләшмим, аның иске-москысы арасында кыйммәтле нәрсәләр дә житәрлектер. Һәм барысы да аяк астында диярлек бит. Менә бу монеталар тагын. —Гайнан абый учындагы ялтыравыклы акчаны чөеп жибәрде дә тотып алды һәм учын язды.—Екатерина бер тәнкәлеге, чист-а-а көмеш. Идәндә ята. Ал да кесәңә сал. А-ля, ма-фо. Алып тордым әле менә вакытлыча гына.

Гайнан абый үзенең караклыгын ачып салырга да оялмады. Чөнки инде аңа Пичуганың күп сөйләнүче. Киләле аша цирк склады мөдиренең удар сыер ите фронты турында белүе, шуңа күрә Жбан аркылы, оятсыз рәвештә Жбанның үз пистолеты өчен открыткалы саквояжны таләп итүе дә ачык иде. Хәйләкәр дә инде бу егет. Ләкин бу хөрмәтле стратег беренче карашка, бәлки, шулай булып күренгән Гайнан Субаевнын чынында андый ук ангыра түгеллеген белеп бетерми әле. Юк, кешеләрнең акыл сәләтләре мәктәп билгеләре һәм медальләре белән бәяләнми шул. Шулай ук тышкы кыяфәтен һәм үз-үзеңне тотышын белән дә билгеләнми ул. Ә тормыш белән билгеләнә ул, тормыш белән! Тормыш—соңгы инстанциядәге имтихан алучы да һәм хөкем чыгаручы судья да. Менә бит, уч төбендә яткан шушы акча шикелле ачык. Үзе сары саквояжга ия булырга тели, ә үзе алда нәрсә буласын белмичә фикер йөртә. Аз белемле склад мөдиренә акыл өйрәтә һәм аны открыткалы саквояжны алып чыгарга ничек мәҗбүр итәргә кирәклеген чамаламый һәвәслек, һәвәслек... Нинди генә җинаятьләр ясалмады аның байрагы астында. Әй, бу коллекционерлар! Нигездә нәрсә җыярга һәм җинаятькә нәрсә өчен барырга? Акча туплау өченме яисә открыткалар өченме—аерма юк бит. Миллионерлар да—чынында шул ук коллекционерлар инде атар.

—Карарга рөхсәт итегез,—дип Пичуга акчага үрелде —Искиткеч!—Ул аны учында үлчәп карады —Унсигезенче гасыр. Нинди зур! Ә мин нигәдер аның иске акчаларын күрмәдем.

—Әллә никадәр алар анда!—дип елмаеп куйды Гайнан абый. —Өстәл өстендә дә яталар, өстәл астында да ауныйлар. Төштеме, югалды диген. Әгәр синең өендә бер тиенлек акчаң идәнгә төште икән, димәк, ул чагында синеке дип әйтеп булмый инде аны. Менә шулай. А-ля, ма-фо Ул Пичуга кулыннан акчаны кире алды да кесәсенә салды.—Сүз җаенда гына әйтүем, анда, өстәл астында, теге саквояж да тузан җыеп ята бирә.

— Нинди теге саквояж?—дип, аңламаган шикелле. Пичуга иңнәрен сикертеп куйды һәм кинәт йөзе агарынып китте. Бу нәрсә Гайнан абыйның ябышкак карашыннан читтә кала алмады. Ул, үзенең оппоненты физиономиясенә ясалган мизгел эчендәге беренче реакциясенә карап, пистолетның чын хуҗасына карата булган фаразына ачыклык кертергә теләгән иде бит. Гайнан абый Анатолий Жбановның пистолетны мичтән табуы турындагы сүзләренең дөреслегенә ышанды. Нинди дә булса әйбернең хуҗасы да һәм шул ук вакытта кемнеңдер колы булу да бик мөмкин нәрсә.

—Сары,—дип бик теләп аңлатты Гайнан абый,—сары саквояж. Шуның аркасында мин Толя белән килешә алмаган теге саквояж.

—Мин менә шушында яшим,—диде инде йөзе гадәти төс алган, ләкин биек, матур маңгае җыерылган Пичуга. Әйтерсең Гайнан абый аңа үзе тарафыннан зарыгып көтелгән саквояж турында түгел, ә аның яшәү урыны турында әйтте. Алар ике катлы бүрәнә йорт баскычы төбендә туктап калдылар.—Миңа керәбезме?

—Бик теләп,—дип җавап кайтарды Гайнан абый,—таныш булмаган җиргә аяк басарга яратам мин.

Ләкин алар өсте ярым түгәрәк итеп эшләнгән тәрәзәле иске бүрәнә өйнен баскычына аяк басмады, ә бер-берсенә бер катлы берничә фәкыйрь өй сыенган ишегалды аша үттеләр дә ин кырыйдагы, иң-ин мәсхәрәле алачыкка килеп керделәр. Исе аңкып торган керосинкалар куелган гомуми кухняны үтеп, кысан коридорга килеп чыктылар. Пичуга шунда, караңгыда күренмәгән ишекне ачарга теләп, ачкычлары белән чылтырады. Ниһаять, ишек биреште һәм алар көтелмәгән бик җайлы, стеналары «Советский экран» һәм тагын чит ил хәрефле башка журналлардан алынган елмаюлы кинойолдызлар рәсемнәре белән ябыштырылган бүлмәгә килеп керделәр.

—Ычкындырган... Ж-жбан-Жбанович, кабахәт!—дип нәфрәт белән әйтеп куйды шунда Пичуга.—Беркемгә дә ышанырга ярамый. Утырыгыз! Чәйме сезгә, әллә какаомы?

—Аракы яхшырак булыр, мөгаен.

—Аракы юк...—дип югалып калды Пичуга.

—Нинди ир сон син ул чагында?!—дип көрсенеп куйды да, Гайнан абый портфелен ачты һәм аннан ике бармагы белән ярты литрлы «Московский» шешәсен тартып чыгарды.—Танышлыкны чәй белән юмыйлар аны!

—Танышлыкны?

—Әйе, әйе, чын танышлыкны,—Гайнан абый шешәнең авызындагы бөкесен ачты.—Кая, савыт бир!

Эчеп җибәрделәр дә, артыннан кабымлык каптылар. Гайнан абый Жбан белән кирәкле юнәлештә барган сөйләшү турында әйтеп бирде.

—Сиңа сылтады ул. Янәсе, пистолетның хужасы син.

—Мин пистолет хуҗасымы?!—дип гаҗәпкә калды Пичугин.

—Юкка борчылма да син!

—Кара син аны, ә! Корал яшереп саклау турында эш тегеп куярлар да, булыр аннары «борчылма».

Гайнан абый рюмкаларга икенче мәртәбә салды.

—Тынычлан, Сашенька. Сиңа һаман аңлашылмыймыни сон: мин бит сина бары тик яхшылык белән генә... Ир-ат ир-ат янына килгән шикелле. Ә безнен синен белән эшлекле сөйләшү урынына, хатыннар арасындагы сыман, ниндидер аңлашылмаучылык, сагаю, шикләнү, иснәнү. Әгәр дә сина каршы ни дә булса эшләргә теләсәм, мин сиңа килер идеммени? Син минем бар нәрсәдән дә хәбәрдар икәнемне яхшы беләсен. Мин дә сине яхшы беләм һәм аңлыйм да. Гомумән алганда, син үзеннен Алмалыда гына түгел, ә бөтен Идел буенда ук булмаса да, менә шушы шәһәрдә бик тә билгеле, бай һәм күркәм коллекция булдыруны максат итеп куйган изге операциян хакында белүче кешеләр тирәлеген киңәйтергә теләмисең. Ләкин нишләмәк кирәк, бу турыда мин дә хәбәрдар инде. Килешәбезме? Син миңа, элеккеге фронтовикка, яшьлегем истәлеге булган—пистолетны, ә мин сиңа-Жбанга тиешле илле сум белән саквояжны. Үзебезнең тынычлык хакына, безнен үзара килешүебез турында ул такылдыкка белгертергә кирәкмәс, минемчә. Имеш, син дә открыткаларны алмагансың, минем дә бу эшкә бернинди катнашым юк. Ул чагында Жбан да ут белән уйнаудан читләштерелә, шунын өстенә әле ана кыска теле өчен туңдырмалык түгәрәк кенә сумнар да эләгә.

Монда үзенә—Раинька белән гомуми булган бу бүлмәгә, әле Сашаның башка беркемне дә алып кергәне юк иде. Хәтта анын ничек яшәп ятуын үз әнисенең дә күргәне юк. Бер мәртәбә бабасы уңайлы сылтау белән (иске адреска юлланган хатын алып килде) аның яшәгән урынына үтәргә тырышып караган иде дә, ләкин Саша аны очраклы рәвештә ишегалдында очратты. Һәм, рәхмәт әйтеп, хатын алып калды, ә әдәп белән өйләренә чакырмады.

Гайнан абый аның өйләнгән тормышында әле беренче генә кунак иде.

Ике рюмкадан сон кунак үзенең күршесе Николай Сергеевич Новиков турында сүз башлады.

—Шикле шәхес безнең Йолдызчы, һаман нәрсәдер яза да яза. Эшенә атнасына бер генә мәртәбә барып килә...

—Гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда,—диде аңа Пичугин.—Галим кеше бит ул. Аларның эшләре шундый.

—Сугышта да булмаган, бар намуслы совет галимнәре репрессия тәгәрмәче астында шытырдаганда, утыз җиденче елны да бернинди зыянсыз сикереп үткән. Мин дә дөбердәдем бит анда. Кырык бишенчедә Ирләр — дембельгә, аларны чәчәкләр белән каршыладылар, алар—каһарманнар, коткаручылар, ә мин—Себертә, каторгага. Мин шулай төкереп пычратылган килеш көнчыгышка, Урал артына берүзем генә тыкырдадым дип беләсеңме? Тулы эшелон иде анда!

—Тоткыннар эшелоны—куркыныч нәрсә, качып бетүләре бар. Аннары азмыни тагын нәрсә булырга мөмкин. Бу—конвой күзлегеннән караганда.

—  Ышанмыйсыңмыни? Димәк, мин тел бистәсе?

—Тел бистәсе түгел, Гайнан Фазлыгалләмович, тик ялгышырга мөмкин идегез, ул вакытта япон фронтына бик зур күчерүләр булды бит.

—Мин кая барганымны белмәдем димени?

—Сез—әйе, тик бөтен эшелон ничек иңде?..

—Әй, яшьләр, яшьләр! Барыгыз да акыллы булып беттегез. Шундый укымышлылар, сугыш турында фронтовикларның үзләреннән дә күбрәк, барысы турында да шаһитлардан да артык беләсез. Хәер, кем белә аны, мөгаен, шулай дөрестер дә бу. Кая, бир әле — Гайнан абый, бик сак кына, ашъяулыкка тамчы да тамызмыйча, рюмкаларны тагын тутырды.—Зур акыл ияләре, хакыйкать—шәрабтә, диләр. Алле—ап-пп!

Рюмкадагы нәрсә былт-былт иткән тавыш чыгарды да, фронтовикның иренең дә чылатмыйча, көрәк сыман кин галстук астындагы «җир астына» төшеп юк булды.

—  Гомумән алганда, мин эчмим,—дип елмайды Пичугин, хәзерге атказанган цирк эшлеклесе һәм үткәндә гаепсездән зыян күргән бу фронтовик-майорның осталыгын күзәтеп.

—И-их!—дип каршы килгән сыман тамак кырып куйды Гайнан абый.

—Ә эчкән чакта, —дип дәвам итте Пичугин үз фикерен,—ике рюмкадан артык түгел

—И-их!

—  Ләкин сезнен белән—Пичугин рюмкасын күтәрде дә, авызын чәй эчкәндәге кебек чапылдатып, аны бушатып куйды. Карале! Безнең тозлаган кыяр бар бит, ә без ипи иснәп утырабыз!

Өстәлдә ипидән башка әле консервалар, яңа помидор, пешкән бәрәңге, сельдь балыгы, тагын нәрсәләрдер өелгән иде. Ләкин Пичугин, назлы хуҗабикә сыман, мескенгә салышты.

Гайнан абыйга тозлаган кыяр ошады һәм ул:

—Саша, ә син шундый итек щеткасы булган Жбанны ничек кулга ияләштерә алдың?—дип сорады.

—Мин? Жбаннымы?

—Син, Саша, син, мин аның синең авызына гына карап торганын күрәм бит.

—Сизгәнем юк, алай да кызык бу.

—Алай да сизмәдең, димәк?—дип сораганда чиктән тыш төбәлүдән Гайнан абыйның күзләре пыяла сыман булып калды.

—Йә, сиздем, сиздем, әлбәттә. Әгәр эш алайга китсә, миңа, Аллага гыйбадәт тотучылар иконага баккан шикелле, бөтен малай-шалайлар да бәбәкләрен териләр.—Пичуга карашын шешәгә төшерде, чөнки Гайнан абыйның таркау, төрле якка юнәлгән күзләренә каравы уңайсыз иде. Болай бер күзенә карыйсын, ә синен арттан әкрен генә икенчесе күзәтә шикелле.

Гайнан абый шешәне кулына алды да рюмкаларны кырыена тикле, мөлдерәмә итеп тутырып куйды.

—Бәлки, ул шулайдыр да, барысы да сиңа иконага табынган шикелле кебектер дә... Ләкин үзләренең шәхси әйберләреннән файдалану өчен аларның барысы да синең рөхсәтеңә мохтаж түгел бит.

—Аңламадым.

—Әллә пистолет «вальтер» Жбановныкы түгел, ә шулай да синекеме?— дип Гайнан абый катып калган күзләре белән янадан Пичугага карап тора башлады. Тегесе исә шунда, чәнчә бармагын тырпайтып, ике бармагы белән рюмкасын күтәрде.

—Гайнан Фазлыгалләмович, сезгә ул пистолетның кемнеке икәнен шулай бик белергә кирәкмени соң? Сезне аннан битәр безнең Жбан белән үзара багланышыбыз борчыймыни? Әллә сезнең белән без бөтенләй әһәмияте булмаган икенче дәрәҗәдәге нәрсәләрдән башка гына килешә алмыйбызмы? Минем аңлавымча, без инде асылда сүз барган мәсьәлә буенча килештек тә бугай? Без бит ангыра кешеләр түгел. Мин сезгә нәрсә кирәген беләм, ә сез минем ни белән кызыксынуымны беләсез. Мин сезгә Жбандагы һәм аныкы булган нәрсәне бик ансат кына эшләп бирә алам, ә сез, аңлавымча, миңа—үзегезнең галим күршегез өстәле астында аунап яткан әйберне Кызык, тегесе дә, монысы да аларнын хуҗаларына, сезнең белән безгә кирәк шикелле үк кирәк түгел, Гайнан Фазлыгалләмович. Саквояждагы открыткалар бер дә кирәкмәскә менә инде ярты гасыр диярлек тузан җыеп яталар, ә «вальтер» булдыксыз малай кулында бәлагә генә алып килергә мөмкин. Ярар, ул бүген каргаларга ата ди. Ә иртәгә? Аннан соң ул пистолетка бөтен законлы хокукларыгыз бар, сезнең өчен ул югалган истәлекле, изге әйберне, реликвияне кайтару бит.

—Менә бу ир-атлар сөйләшүе!—дип җанланып китте Гайнан абый.

Алар эчеп җибәрде.

Пичуга эчүне күрә алмый иде, чөнки мондый агу аның яшь, чыныктырылган организмына да, аның тәртипле акылына да кирәк түгел. Әмма шул ук тәртипле акылы бу юлы йомшаклык күрсәтте. Янәсе, эш өчен берничә грамм нәрсәне генә эчәргә мөмкин. Ә берничә рюмкадан соң инде организмы да каршылык күрсәтми башлады. Ачы, күңел болгандыргыч исле эчемлек җиңел китә башлады, тормозлар йомшарды, ә кунак икенче шешәне чыгаргач, кемдер әйтмешли, үзенең дә газга басасы килде. Кунак исә үзенең сизгерлеге һәм акылы буенча сирәк әңгәмәче булып чыкты. Ә шактый ук исергән Пичуганы «газ» инде бөтен тизлектә алып китте. Ул мактана башлады, моңарчы беркайчан да һәм бернинди компаниядә дә эшләмәгәнне, үзе язган берничә шигырен дә укып алды, шкафтан футбол тубын чыгарып, өстәл янында ук искиткеч бер яңа финт ясап күрсәтте, аннары соңгы вакытларда ия булган уникаль, бик тә сирәк открыткалар теркәлгән калын альбомын алып килде.

—Кара, күз сал бу нәрсәләргә,—диде Пичуга, яңа союзнигының иненнән дусларча кочып һәм анын белән «син»гә күчеп. Ул үзенең байлыгын күрсәтер өчен альбомы битләрен үзе ачып-ачып торды. Аннары тагын берничә альбом алып килде.

—А-ля-мафо, мадера-фигус-краба!—дип тантаналы рәвештә кычкырып куйды Гайнан абый, сүрәнләнгән карашын диванга, урындыкларга, идәнгә җәеп салынган һәм ачылган уннарча альбомнар буенча йөртеп. —Искиткеч! Шигырьләрне дә син үзең яздыңмы?!

—Билгеле, үзем.

Пичугин бутала-бутала тагын шигырьләрен укырга тотынды.

Азакта түзә алмады һәм бер мәртәбә ул ничек кече йомышы белән мәктәп ишегалды артындагы авышып беткән, биге тотмый торган сасы бәдрәфкә килеп кергәч, анда бөгелеп онанизм белән гөнаһланып маташучы Жбанга юлыгуы турында сөйләп бирде.

Пичуга, йөзен җыерып, моны хәтта сурәтләп тә күрсәтте.

Гайнан абый шаркылдап көлеп җибәрде.

—Менә нинди кармак җебендә тотып торасын икән син ул китны!—диде ул.

—Ха, нинди кит булсын ди ул! Килька ул, кит түгел

Сөйләшеп, көлешеп бетерергә туры килмәде, эштән арып-талып, нервыланып хуҗабикә кайтып керде. Һәм Пичуга, бик төшенеп җитмичә, үзенең гаиләле тормышында беренче тиргәшен кабул итте. Ул хатынын үзенең яңа дусты, ышанычлы, искиткеч кеше, сугыш ветераны, культура хезмәткәре белән таныштырырга теләде. Ахырында гап-гади интеллигентлыкка чакырып-өндәп карады. Ләкин боларның бернинди нәтиҗәсе күренмәде. Ул кайтып кергәнче Пичуга бер-ике сүз белән сөйкемле, киң күңелле дип тасвирлаган Раинькасы, үз-үзен белештермичә, ул беренче исерек ирен өйдән шундый ук икенче исереккә тап булу өчен куып чыгармавы турында кычкырынды.

— Нинди интеллигентлык турында бытылдыйсың син?—дип акырды ул иренә. —Үзенә көзгедән кара да аннары үзеңнең культуралы дустыннын тирләп чыккан йөзенә күз төшер. Анда барысы да язылган.

Иртән Пичуга табынның ни белән тәмамлануын начар хәтерли идее. Хатыны Раинька Гайнан Фазлыгалләмович кайтып киткәнче кайтып кердеме, әллә ул аларнын икесен бергә туры китердеме икән? Әгәр туры китергән булса, алар өчәүләп ни турында сөйләшкәннәр! Бер чынаяк чәй эчкәннән соң ул коса башлады. Ул көнне институтка да һәм кичен күнекмәгә дә бара алмады.

—Үләм, Раинька,—дип пышылдады ул, юынтык су тасын кочаклап.

—Азрак эчәргә кирәк,—дип жавап кайтарды аңа Раинькасы

УНЫНЧЫ БҮЛЕК

Шугалакта

Дөньяда Яңа ел бәйрәменнән дә күңеллерәк һәм яктырак бәйрәм булмаса да, инде күнегелгән календарьдан соңгы битен ертып алуы барыбер кызганыч. Инде син бу елны кыска гына тормышын әйләнешендәге кайыдыр көнен яисә датасын раслауны таләп иткән бернинди графаларга да кертә алмыйсың. 1961 ел минем хәтеремдә шундый юк-бар нәрсә булып калды да, Симметрик, түгәрәк цифрны сурәтләүче таяк, тугызлы, алтылы һәм тагын бер таякны кирегә әйләндерсәң дә, алар барыбер шул ук цифр—таяк, тугызлы, алтылы һәм тагын бер таяк булып кала бирәләр. Хәтерлим, бу чын, ясалма булмаган гармонияне ахырындагы ниндидер чит икеле белән бозуы кызганыч иде.

Ләкин елның соңгы көне яңа елның беренче көне белән алышына.

Бетмәс-төкәнмәс икенче уку чирегенең соңгы көннәре көтеп алган кышкы каникуллар белән алышына. Уку елы—каникул вакытының күнелсез тәнәфесе, диләр.

Ул яңа елның кышы суык һәм карга юмарт килде. Көннәр буена югалырга идее. Уйсулыкта, шуып төшәргә иде чаңгы белән тын кысылырлык тау битләреннән, коштай очарга иде трамплиннардан, юк шул, кышка таба без кинәт кенә балигъ булдык.

Мең дә тугыз йөз алтмыш икенче яңа елның гыйнварына безнең Бермуд өчпочмагындагы (Шәех—Юлия—мин) беренче һәм шуна күрә бик тә урынлы булган мәхәббәт фронтындагы хәлләр, төрле кайнашу- бөтерелүләрдән туктап, үзеннән-үзе басыла төште. Минем конкурентлык сәләтем нигезсез булып чыкты. Шуннан соң, валлаһи, иңнәремнән таш төшкән шикелле тоелды. Менә ул мәхәббәтнең эгоистлык асылы: сине сөймиләр икән, шулай булгач, син дә аларга: «Хуш, сау булыгыз!» Ләкин мин һич тә артык, өченче кеше булып йөрмәдем. Киресенчә, безнең дуслык ныгыды. Һәм ике яктан да тигез булып ныгыды. Алар ягыннан миңа карата да, минем яктан аларга—минем сабыр, үзара яратышкан дусларым Юлия һәм Шәехкә карата да. Кайчак минем кирелек белән алар арасыннан читтәрәк булырга тырышуыма да карамастан (гашыйкларга ялгыз калырга да кирәк бит!), алар мине үзләре белән һәр жиргә алып йөрделәр. Кышкы каникул көннәрендә М.Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркына шугалакка алып бардылар. Миңа анда ошады һәм инде соңыннан, алар катокка җыенса, мин дә алардан калмаска тырыштым.

Ул елларда Үзәк парк шугалагы кичке шәһәрнең йөрәге иде. Анда халык төркем-төркем булып агылды. Алар арасында бар җиргә дә өлгерә торган бала-чага да, спорт башлыгы кигән ак чәчле пенсионерлар да һәм, хәзер әйткәнчә, утыздан узганнар, дип йөртелә торганнарның барысы да, әлбәттә, ул чактагы безнең алтын яшьтәшләр дә бар иде.

Парк шугалагында һәм аның тирәсендә бигрәк тә каникул вакытында бик бәйрәмчә була. Бөтен яктан ялтырап торган боз мәйданы тирәли чыршылар, төрле төстәге утлар гирляндасы, кызылайган йөзле кар бабайлар Репродуктордан ул чакта бик тә модада булган җырлар янгырый: «Де-смо-мо-до-града...» Аңлашылмый. Ләкин дулкынландыргыч (бу сүзне шәхсән үзем яратмыйм, ләкин монда нигәдер кулланасым килде). Һәм, һичшиксез—мәхәббәт турында. Шәех белән Юлия, кулга-кул тотынышып, мәйдан көзгесен «канад» һәм «фигурка» тимераяк йөхтәре белән кисәләр, чуар киемле шуа белмәгәннәрне узып-узып китәләр. Ә алар, минем дусларым, шуа беләләр иде. Шәех ничек миннән яхшырак шуарга өйрәнгән соң әле?! Без аның белән һәрвакыт. Уйсулыкта бергә югала идек бит. «Багдад Шәехе» кызарып чыккан, күкрәге шыр ачык, муены озындыр үзенен. Юлиягә нидер әйтә, ә тегесе бәхетле елмая... Гомумән, бу мизгелдә алар икесе дә бәхетле иде. Ул яңа елга аларның беренче мәхәббәт күләгәсендәге аралашулары бөтенләй ачыкланып бетте. Аларның үзләре өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә. Гыйнварның беренче көннәрендә Шәехкә уналты яшь тулды һәм ул тагын миннән бер яшькә олы булып калды. Юлия туган көнендә аңа үзенең акварелен —кышкы иске шәһәр урамнары сурәтләнгән пейзажын бүләк итте. Әлбәттә инде, безнең Аям алыныкы иде ул урам. Сыкылар сарылган агачларның ботаклары арасыннан ярым кирпеч, ярым бүрәнәдән салынган, нык капкалы өй күренә, ә аның түбәсендәге кызыл торбасыннан ак багана булып чыккан төтен салкын күкне терәп тора сыман, терраса һәм иске койма артындагы сарай өстеннән күгәрчен кетәгенең авыш лавасы күккә ашкан. Менә шундый пейзаж. Картинаның һавадай җиңел, андагы сурәткә биктә ятышып торган рамасы— гади уемнар белән бизәлгән усак борыстан. Аны Кыям абый ясаган. Бабасы белән оныкасы ул рәсемне Шәехкә, аны үзләренә нәкъ үзенең туган көнендә, кайчандыр Кыям абый сүз кузгаткан «Балтика» радиоалгычын төзәтергә кирәк, дигән хәйлә белән чакырып, өйләрендә тапшырдылар. Ул көнне Семён Васильевич та өйдә юк—эштә, шулай ук Роза апа да каядыр чыгып киткән иде. Ә Шәех аларга үзенең «ассистенты», ягъни минем белән килде. Һәм шунда без беренче мәртәбә ачыктан-ачык шәраб белән сыйландык. Кыям абый безгә берәр рюмка татлы, Мәскәү кремленең рубин якут йолдызы төсендәге «Абхазия нектары»н салып бирде. Уналты яшь. Шул мизгелдә безгә гомер һич тә бүләк, очраклы нәрсә түгел, ә законлы закончалык, якты һәм мәнгелек объектив чынбарлык булып тоелды. Ул мәнгелек хәтта безнең аркаларыбыз артында да сизелә кебек иде, чөнки, ни әйтсән дә, уналты яшь! Ләкин атай да алда әле ул күпме иде!! Безгә Юлия белән Кыям абыйда яхшы иде. Шәех белән безнен әле монарчы бер генә бәйрәмне дә, бер генә Яңа елны да, бер генә туган көнне дә үзебез теләгәнчә, бар нәрсәне дә күрә торган әти-әниләр күзеннән башка гына үткәргәнебез юк иде. Ул көнне «Балтика»ны төзәтергә вакыт булмады. Икенче мәртәбә махсус керергә вәгъдә бирдек. Шәех кышкы пейзажны Николай Сергеевич стенасына элеп куйды. Чөнки үзләрендә, стеналары һәрвакыт даими рәвештә үги әтисенең махмырлы күзләре белән айкалган өйләрендә, эләргә теләмәде. Кичен Шакировларга ниндидер туганнары, ниндидер кунаклар килде. Шәех исәнлеге өчен эчтеләр, аның әнисе өчен, ә аннан соң хөрмәтле Гайнан Фазлыгалләм улы өчен... Тик бер рюмка да чын әтисе хакына эчелмәде, әйтерсен ул дөньяда бетештәй булмаган да. Икенче көнне Гайнан абый, башы авыртуы сәбәпле, эшкә чыга алмады. Иртән үк Шәехкә бәйләнде. Янәсе, синең саулыгын өчен артыграк эчелгән, шешә артыннан йөгер, үзенең бер дә көче юк, имеш. Шәех ике төрле аңлашылмаслык итеп карышты, хәтта каты итеп кундыру өчен иңен куйды һәм аннары, артыннан ишекне каты ябып, урамга ук чыгып китте. «Түбәтәйле, киселеп бетмәгән татар баласы, кер, кабахәт!»—дип үги әтисе анын артыннан чыкты. Ләкин Шәех аның бу мыскыллы сүзләренә борылып та карамады. Кичке алтылар тирәсендә ул миңа сарайдан безнен эчке телефон буенча: «Әйдә шугалакка»,—дип шалтыратты.

Мин туңган кулларымдагы кайнар пирожки белән басып торам.

—Юлия, Шәех, озак әйләнәсезме әле тагын? Пирожкиларны ашап бетерәм бит мин,—дип кычкырам мин аларга.

Алар шундук шуып килеп җиттеләр. Сулышлары тыгылган, йөхтәре кызарган. Мин аларга ливер эчле пирожкиларны сузам һәм буфеттагы ыгы- зыгы турында сөйләнеп алам. Алар мине дә, пирожкины да мактыйлар, бик тәмләп чәйниләр, көлешәләр. Нигәдер барлык гашыйклар да көләргә яратучан булалар бугай.

Зур әйләнә буенча шуабыз. Әле тагын уннарча кечкенә әйләнәләр бар, аларда жирле виртуозлар искиткеч осталыкларын күрсәтәләр, «штат» киемле хоккейчылар юана, кәкре аяклы кыю дилетантлар кайнаша, үз юлларындагы бар нәрсәне һәм барысын да себереп, турбореактив үкерүе белән ун-унбиш кеше бергә тотышкан «кытай стеналары» узып китә.

Без кулга-кул тотынышып, ашыкмыйча гына шуабыз: Юлия—уртада, зур әйләнә буенча ун якта—Шәех. Суык безнен яңакларыбызны чеметә, ә аякларны инде күптәннән сизмибез дә. Кырыйдагыларны, безне—минем белән Шәехне узып китүчеләр дә, артта калучылар да, егылучылар да һаман этәләр, төртәләр. Ешрак Шәехкә эләгә, ләкин ул тимераякта дагалы ат шикелле, юкка гына куркынычрак ягыбызда тормый ул.

Әлбәттә, Жбан белән Киләле дә ялт итеп килеп чыкты. Алар артыннан— кавалерист (кәкре аяклы дип укы) Титя. Алар гомуми хәрәкәткә каршы, кыеклап, безне тимераяклары астыннан чыккан боз валчыклары белән коендырып, борын төбеннән ук ыжгырып китәләр. Элегрәк булса, кагылып үтәргә, аяктан егарга да тырышкан булырлар иде, ләкин кайсыдыр вакьгттан бирле Юлия белән Шәехкә бәйләнү алар өчен кызык булмый башлады. Әллә Шәех күз алдында тәнгә кинәт һәм шактый саллы гына ныгып калды, әллә үзләре тирәсендәгеләр белән һич тә кызыксынмаган бу пар үз чиратларында үзләренә карата да кызыксыну уятмый идеме. Ә бәлки алар Юлиянең үткен теленнән шикләнә башлаганнардыр? Яисә аның соңгы вакытта усалланып киткән абыйсыннанмы? Барысы да булырга мөмкин. Йә әйтегез әле, кемнең, шул урында, күп халыклы мәйдан уртасында үзенә дә бәхете белән култыклашып йөрүе мөмкин булганда, читләр бәхетенә карыйсы килсен? Кемнең үзенең мәхәббәт фронтында банкротлыкка чыгуы турында үз-үзенә артык мәртәбә хәтерләтәсе килсен? Юлиягә карата бик зур кызыксыну күрсәткән һәм хурлыклы рәвештә берничә мәртәбә кире кагылган Жбангамы әллә? Юк, Юлияне куркытып яныннан сызгырып үтеп китте, үзен, чиктән тыш житез лихач икәнен күрсәтте дә дуслары белән юкка чыкты. Тагын буфетка китмәдеме икән? Буфетта пирожкига чиратта торганда, дөресрәге, минем янга чиратсыз кысылганда, ул малай-шалай нигәдер «Калач» дип йөрткән Гайнан абый белән дуслыгы һәм аның аны бушлай циркка алып баруы турында мактанып алды. «Фартовый ир,—дип пышылдады ул минем колакка.—Читлекләрдәге титрларны күрсәтте, өйрәтүчеләр белән таныштырды. Беләсеңме, шул өйрәтүчеләрнең берсенең билендә—барабан белән револьвер!» Мин нинди барабан икәнен анладым, алай да: «Ә барабаны нәрсәгә? Кагаргамы?»—дип сорап куйган булдым. Жбан минем юри чәнчеп алуымны аңламады, ярсулы тавыш белән аңлатып бирде: «Револьвер барабаны белән, аңгыра баш. Калач әйтә, ана да пушка тиеш, ди». Гәрчә «аңгыра баш» өчен, револьверлар барабансыз булмый, дип жавап бирә алсам да, дәшмәдем. Шунда Жбан: «Ишетәсеңме, сезнең рәттәге сарайларның дүртенче ишеге. Йолдызчы утынлыгымы?»—дип сорады. «Сиңа нигә ул?»—дидем мин аның соравына каршы сорау белән. «Болай гына»,—дип каушап калды кинәт Жбан. Мин, акыллы баш, ул чагында моңа һич тә әһәмият бирмичә: «Әйе, дүртенче»,—дидем.

Шудык, шундый озак шудык, чак кына аякларыбызны өшетмәдек. Чишенү бүлмәсендә утырабыз. Шәех Юлиянең аякларын уа, борчылып аларны үзенең курткасының күкрәк өлешенә тыга. Юлия исә яшь аша көлә. Мин бертөрле генә тавыш белән буфеттагы сугышка охшаш ыгы-зыгы турында сөйләп бетерәм һәм анда Жбан белән булган сөйләшү хакында да әйтеп бирәм. Титрлар турында да, револьвер турында да искә алам Ә менә утын сарае турында әйтергә онытам.

Төнгә каршы суык гайкаларын тагын да катырак бора төшә. Салкын ай һәм чәнечкеле йолдызлар астында зур-зур көртләр белән тулган шәһәр урамы буенча йөгерәбез. Шәех, быел сигезенче класстан соң элемтә техникумына керәм, ди.

—Анда аларның гомуми тораклары да бар. Стипендия дә алачакмын...

Беренче урында аның, әлбәттә, гомуми торак. Ул инде сигезьеллыктан соң өендә яшәмәячәге турында беренче генә мәртәбә әйтми. Без Юлия белән каршы килеп карадык. Үз почмагын үз почмагын инде ул, янәсе.

—Хәзер Алмалыда минем үз почмагым юк,—диде ул төрпә генә. —Жәй буе сарайда булган идем, инде аны да басып алдылар. Ит кибетенә әйләндерделәр.

Кышын Шакировлар фатирындагы һава шартлау куркынычы булу чигенә тикле җитте. Шәех һәм үги әтисе, сүз белән бәрелешләрен санамаганда, бер-берсе белән сөйләшмәделәр дә. Шәех инде яна елга кадәрле үк берничә мәртәбә үги әтисендә Николай Сергеевичныкы булган көмеш акчалар, төрле борынгы вак-төяк бизәнү әйберләре күреп алды һәм аның караклыгын кешеләргә әйтәм дип куркытып, аларны кире хуҗасына кайтаруын таләп итте. Ләкин тегесе тешләрен генә ыржайтты һәм ул әйберләрне ул түгел, ә анан алган дип җавап бирде.

—Менә кара, бу бизәнү әйбере минем кесәдә түгел, ә синең әниең кәржинендә иде —диде ул, аңа шуны күрсәтеп.

—Берни дә раслый алмассың,—диде аңа Шәех.— Оятыннан шәһәрдән чыгып качсаң да.

—Ә син аны берәр аулак урында кыс та финкан белән кытыкла,—дип тәкъдим иттем мин дустыма, уенын-чынын бергә кушып.

—Ярамый,—диде Шәех, җитди итеп. —Минем финка корал да, куркыта торган әйбер дә түгел, ә эш инструменты.

Йөгерәбез, чәнечкеле чатнама суык һава сулыйбыз, йомшак пар итеп тын чыгарабыз. Юлия техникум турындагы хәбәрне эшкәртеп, аннан:

—Ә аннары Мәскәү физика-техник институты белән ничек була соң инде?—дип сорап куйды.

—Аларның берсе икенчесенә комачауламый,—дип җавап бирде Шәех.

—Нәкъ профиль буенча,—дидем мин, абруйлы итеп.

—Ә күгәрченнәр кетәге белән нәрсә була?

Шәех бу сорауны көтмәгән иде, ахрысы.

—Ә күгәрченнәр кетәге?—дип тагын кабатлады Юлия.

Шәех аяк астындагы боз кисәгенә тибеп куйды. Ул исә, чылтырап, юл буенча очты да, шактый алда кар көртенә кереп чумды. Юлиянең бу соэгы соравына җавабы юк иде аның.

Кар өемнәре өстеннән безнең ярым кирпеч, ярым бүрәнә булган йортыбыз калкып чыкты. Бөтен тәрәзәләрдә дә утлар яна. Анда суык төрле рәсемнәр төшереп бетергән пыялалар артында, җылы, мичләр гүелди, табалар чыжылдый

Ә монда, урамда, ачы суык. Тик ишегалдында күрше Милочканын гына:

—Мурка, Мурка!—дигән тавышы ишетелә

Аерылышасыбыз килми.

—Кереп җылыныйк,—диде Шәех. Ул Юлиягә үзе күтәреп кайткан тимераягын бирми тора, аны озатып куярга да жыенмый иде бугай Юлиягә дә, миңа да ачык: ул безне үзенә түгел, ә Николай Сергеевичка алып кермәкче.

—Соң инде,—диде нишләргә дә белмәгән Юлия.

—Мич янында чәй эчәрбез, —дидем мин, дустымны яклап. —Сездә мич юк бит, батареяләр, торбалар гына.

Ахырда Юлия биреште.

Өйалдының шыгырдавыклы баскычы буенча өскә таба күтәреләбез дә, уз ишекләребезне калдырып, Николай Сергеевичныкын шакыйбыз.

—Мөмкинме?

Һәм, казлар сыман тезелешеп, кухня караңгылыгыннан яктыга, җылыга, тоткарсыз сыеныр урынга керәбез. Николай Сергеевич урындыгыннан сикереп тора, авторучка тоткан кулын, салют биргәндәй, югары күтәреп куя:

—У-у, менә алар, тимераякта йөгерүчеләр! Урамда утыз чамасы бугай. Өшемәдегезме? Чишенегез тизрәк һәм—мич янына! Инде мин монда борчылып беттем, ә сез һаман юк та юк.

Без аның сөенүенә шатланабыз, ләкин уңайсызланып та калабыз. Чөнки бүлмәсендә үзе генә түгел икән ул. Язу өстәле янындагы кәнәфидә утырган профессор Семён Васильевич Пичугин, кулындагы китабын читкә куеп, күзлеге өстендәге кашларын югары күтәрде.

Йолдызлар яңгыры

Кайчак миңа Шәех ул мин үземдер шикелле тоела. Һич тә булмаса, ул минем үземнең аерылгысыз өлешем. Кайбер вакытта мин физик рәвештә икегә— Шәехкә һәм үземә аерылам сыман, ләкин еш кына мин аның белән бер зат булып береккән кебек. Без бергә булган ул вакыттан бирле инде бик күп сулар акты, тик мин, олыгая барган саен, аның белән безнең куш булып берегүебезне көчлерәк сизенәм. Еллар үткән саен һаман, һаман, дуслык—ул аралашуның үзе түгел, ниндидер матди нәрсә дә түгел, акча җыеп бергә алган шәраб тә түгел, бергә тарткан хезмәт арканы да түгел, буйсынучыга начальниктан яисә киресенчә—начальникка буйсынучыдан килгән файда да түгел, ә боларның барысыннан да зуррак, шундый, ничектер рух дип әйтеп була торган нәрсә икәненә инана барам. Синең дустын һәрвакыт—синдә, ә син—анда. Мәхәббәт, әйе, янәшә булуны таләп итә. Дуслык—юк. Ул тән эгоизмыннан күпкә югарырак. Шуңа күрә дә ир-ат белән хатын-кыз арасындагы чын дуслык рухы белән сугарылмаган мәхәббәт ахыргы чиктә җимерелүгә дучар була. Уйлап карагыз, ни өчен, мәсәлән, хатын-кыз турында «тормыш иптәше» диләр, ә «сөяркә» сүзе үзенең беренчел мәгънәсен югалтты? Ә борынгы заманда «сөяркә» сүзе сөекле дигән мәгънәне аңлаткан булган бит.

Ул кичтә Шәех Юлияне озак озатты. Алар кызның әтисен подъездда көтеп алырга теләгәннәр иде. Юлия әтисе өчен борчылды, чөнки ул берүзе, төнлә... Аны тәрәзәдән күреп алырга да аерылышырга иде исәпләре. Юлия—өенә, Шәех исә, аның әтисе белән аймылыш булу өчен, бер катка өскәрәк күтәрелеп торырга...

Көз көне гаиләдә килеп чыккан орыш-талаштан һәм әтисенең йөрәк өянәгеннән соң Юлия аңа карата үзгәреп калды. Ул безгә ничектер: «Кешене рәнҗетү, аннары аннан беркайчан да гафу итүен, кичерүен сорый яисә сорарга өлгерә алмавыңны, шулай итеп, аның алдындагы гаебеңне төзәтә алмавыңны төшенү куркыныч нәрсә»,—дигән иде. Әтисе янына хастаханәгә ул һәркөн чапты. Һәм теге курку хисе гел аның белән бергә булды. Ул элек һич тә кичермәгән хисләр кичерә, әнисе, бабасы, абыйсы өчен курка, элек курыккан һәм яратмаган әтисе өчен дә борчыла башлады.

Семён Васильевич соңарды.

Шуңа күрә Шәех белән Юлия дә бер-берсе янында тоткарландылар. Алар, кайнар батарея янында җылына-җылына һәм тәрәзә артындагы кар дисәң кар булмаган ниндидер җисемсез ялтыравыклы җинел тузанга карап соклана-соклана үбештеләр. Күк айлы да, йолдызлы да иде.

Әтисе кайтып килмиме икән дип карарга урамга чыктылар. Каты кардан мәктәпкә кадәр атладылар, аннары, туңып, тагын кире кайнар батарея янына ашыктылар.

Әле күптән генәме беренче үбешүләр, кыюсыз гына аңлашулар, әле күптән генәме киләчәкләре салават күпередәй матур һәм чәчәкләргә күмелгән кебек тоела иде. Ләкин тормыш бер дә проблемасыз гына булмый шул. Хәер, бәлки, бераз вакыт булып та ала торгандыр, тик озакка түгел. Шәех моны танырга теләми иде. «Проблемалар юк,—дип ул инде ничәнче тапкыр үзе мәсьәләсендә, үзе турында Юлияне ышандырырга һәм тынычландырырга тырыша идее. —Өйдән китү зур бәламени! Башым—урынында, иңемдә, аяк- кулларым исән-сау, югалмам».—«Син мине гажәпкә калдырасың»,—дип Юлия инде ничәнче мәртәбә аның ваемсыз булуына, үз-үзенә чамадан тыш ышанучанлыгына гаҗәпләнә. Ләкин шул кичкә, үгетләү рәвешендәге булышуы өстенә, Юлиянең башында практик фикер дә барлыкка килде.

—Шәех, минем бер үтенечемне үтәргә сүз бир,—диде Юлия, үбешүдән читләшеп.

—Тыелган алым кулланасың,—дип көлемсерәп куйды Шәех.

Ләкин алым инде кулланылган иде, һәм Шәех, сүлпән генә карышканнан соң, бирелергә мәҗбүр булды:

—Бирәм... Валлаһи,—диде.              

Юлия чыгып торган аксыл, юеш чәчләрен ак, дымлы калфагы астына кыстырып куйды да, кулларын аның иңнәренә салды.

—  Мин бабам белән киңәшкән идем., инде бу турыда иң элек кайсыбызның сүз башлавын да хәтерләмим... Хәер, монысы алай мөһим дә түгел, кыскасы, без сиңа яшәргә безгә күчеп килергә тәкъдим итәбез. Хәзергә...—Шунда кыз учы белән Шәехнең авызын каплады. —Хәзергә сиңа техникумда яисә башка җирдә гомуми торак бирә алмаслар. Бездә яшәп торырсың. Мин сиңа үземнең бүлмәмне бирәм. Үзем әнинекенә күчеп торам.

—Син ни сөйлисең?!—дип Шәех, ниһаять, битен Юлия бармакларыннан азат итеп.—Мин? Сезгә? Кем сыйфатында? Асрау булыпмы?

—Сез өчәүләп бер бүлмәдә яшисез бит, Шәех,—дип тиз-тиз сөйләп китте Юлия, ә без дүртәү—биштә! Бу гаделмени? Әнә Сашаның бүлмәсе бөтенләй буш тора. Ләкин мин сиңа үземнекен тәкъдим итәм. Дуслар сыйфатында тәкъдим итәм, курыкма, —дуслар!— кәләш буларак түгел

Шәех, башын артка ташлап, шаркылдап көлеп җибәрде

—  Мин сезнең ул зур өегезгә рәхәтләнеп нәкъ менә кияү сыйфатында килеп керер идем. Ә болай нәрсә—башкода да түгел, туган да. фатирдаш та түгел. Синең абыена фатирыгызда урын җитмәде, ә миңа җитәргә тиешме?

—Тукта, син Саша белән килеп чыккан хәлнен асылын беләсең бит. Ул бүленергә теләде, әти мона каршы, монда минем дә, әнинең дә, бабамның да бернинди катнашы да юк.

—Ә мине куып чыгара башлаганда барыгызның да катнашы булырмы?

Әллә Семён Васильевичның катнашы булмасмы? Фатирыгыз бит, дөресен генә әйткәндә, аңа бирелгән, профессорга. Ә сез хәл итәсез.

—Министр булса да, бер кешегә андый фатир бирелми.

—Сезнең биш бүлмәле,—дип төгәллек кертте Шәех.

—Берсе үзебез ясаган аның,—диде Юлия, тәрәзәгә таба борылып, һәм инде ваемсыз гына дәвам итте. —Фатир безнең барыбызга да, шул исәптән, сугыш ветераны, инвалидка да, шул исәптән, миңа да бирелгән ул.

—Ачуланма, Юлия, мин теләмәгән идем,—дип Шәех аны кочып алды да карашын тәрәзәгә, аның артындагы әле һаман явып торган кар дисәң кар булмаган ниндидер җисемсез ялтыравыклы җиңел тузанга юнәлтте. Күршеләр үзара килешкән шикелле, аларның ялгызлыгын бозмадылар, гадәттәгечә, анда-монда кереп-чыгып йөренмичә, үз фатирларында тыныч кына утыра бирделәр.

—Мин дә теләмәгән идем...—дип пышылдады Юлия. —Яхшы булсын дигән идем.—Тынып калдылар.—Ә алай да син биргән сүзендә тормадың.

—Нинди сүздә?

—Минем үтенечемне үтәргә дигән.

—Йә, Юлия, килештек бит инде,—дип ялынды Шәех .—Ярар, рәхмәт сиңа. Ләкин син мине дә аңла. Минем урында син үзең нишләр идең?

—Минме? Мин килешкән булыр идем, чемоданымны жыяр идем дә Һәм: «Исәнмесез! Кабул итегез!» Ләкин мине беркем беркая да чакырмый.

—Килер вакыт—чакырырмын. Әгәр берәрсе алданрак чакырмаса,—дип Шәех кашларын җыерып куйды.— Беләсеңме, Юлия, минем дә бер үтенечем бар сиңа. Үтәргә вәгъдә бир.

—Бирәм,—дип Юлия, кызыксынып, Шәехкә таба борылды.

—Әгәр миннән туйсаң, шундук әйт, ярыймы? Шундук... мин сиңа бер минутка да авыр йөк, мәшәкать булмасын өчен.

—Вәгъдә бирәм,—диде Юлия.—Ләкин син дә вәгъдә бир, әгәр мин сине туйдырсам, син дә шул сәгатьтә үк...

Араларны ачыклауны ишегалдында пәйда булган кара, бөкшәйгән, тайгак бозлы кар катлавы өстеннән курка-курка гына атлаган Семён Васильевич фигурасы өзде.

Юлия белән Шәех, алдан уйлап куйганча төрле якка чабып китмәделәр, ә аның каршысына бергә килеп чыктылар.

Ул бездән сәгать уникенчедә китте. Моңарчы гомерендә үзенен бусагасыннан ары беркемне дә озатмаган Николай Сергеевич кадерле кунак артыннан иярде һәм аны мәктәпкә тикле озатып куйды, ә аннан профессор өе кул сузымында гына инде. Мин аларның чыгып киткәннәрен ишетеп тордым. Кухняда, өйалдыңда алар үзләренең әле сөйләшеп бетермәгән сүзләрен дәвам иттеләр. Хәзерге шикелле хәтерлим, ул без шугалактан Николай Сергеевичка кергәнче башланган, ә без чыгып киткәч дәвам ителгән булган.

—Җитәр үткәннәрне искә төшерү,—диде Николай Сергеевич. Ул һәрвакыт каты итеп сөйләшә иде.

—Мин синең алда, Николай, бөтен күңелемне, гаебемне ачып салдым.— Профессорның тавышы акрынрак, ләкин нык иде. Анда бер үк вакытта озын, йокысыз төннәр буе уйланулар ачысы да, күнелен җәберләп торган ниндидер авыр йөктән котылу татлылыгы да һәм шуннан соң килгән аныклык та бар иде.

—Семён —дип сүз кыстырырга тырышып карады Николай Сергеевич, ләкин булдыра алмады.

—Торып тор әле, Николай, торып тор... Минем тормышымның кайбер битләрен яңадан язу мөмкинлеге өчен никадәр күп нәрсә бирәсемне белсән икән. Нинди хаталар җибәрелгән ул битләрдә, күпме ялгышлар! Ничек кырыс бу язмыш үзенең кире кайтмаслыгы белән!

—Семён...

—Торып тор әле, Николай, торып тор...

Алар, шулай сүз көрәштерә-көрәштерә, картларча әкрен генә безнен гел җырлап-шыгырдап торган өйалды баскычы буенча аска таба атладылар. Аннары бозланган болдырдан төштеләр, ишегалдының тактадан җәелгән бозлы юлыннан шыгыр-шыгыр килеп урамга юнәлделәр.

Мин кече йомышым белән бүлмәдән чыктым. Николай Сергеевичнын ябып бетерелмәгән ишегеннән кухня идәненә авыш ут яктысы төшеп тора. «Тагын бүлмәсен бикләмичә калдырган»,—дип уйлап алдым мин. Бер мәртәбә шулай әти-әни дә минем арт сабагымны укыткан иде. Ул чакта фатир (фатир түгел, әлбәттә, ә бүлмә) ишеген бикләмичә калдырганмын, ә алар кайтканнарда бөтен өске киемнәрне яшереп куйганнар. Мин мәктәптән кайтып керсәм, әти: «Безне басканнар» ди. Мин—шкафка, ә ул—буш. Бары тик кичкә генә, миңа мораль укып туйгач, бөтенләй куркытып бетергәч кенә, яшерелгән әйберләрне кире урыннарына чыгардылар. Алар хаклы иде—ишеккә йозак бикләр өчен куела ич. Ләкин менә инде күпме еллар узды, ә минем гаепле башымнан узган ул чактагы тантаналы алдау, үзара күз кысышу һәм чукраклар өчен булган кул хәрәкәтләре белән тәрбияләп кыланулар өчен рәнҗү хисе шушы көнгә тикле күңелгә сенеп калды.

Мин йомышымны үтәп килгәндә, инде Николай Сергеевичның ишеге ябылган, хәтта ныгытып ябылган иде. Мин моңа әһәмият бирмәдем, ләкин шунда мине кухня түрендәге ниндидер кыштырдау тавышы сагайта төште. Мин: «Кем бар анда?»—дип сорадым. Берәү дә җавап бирмәде Шунда кухняның безнең яктагы утын яндырдым. Ләкин безнең лампочканың көче Шакировлар юынгычына тикле генә җитә, ә арырак, чыгып-кереп йөри торган төп ишеккә табарак, тагын кап-карангы. Йокларга ятар алдыннан мин үземнең борчулы шикләремне язу өстәле янында химик формулалар белән чуарланып беткән кәгазь диңгезе өстендә бирелеп эшләп утырган абый белән уртаклаштым. Әти-әни шкаф артында йоклыйлар иде. Абый миңа игътибар белән карап куйды, янәсе, шаяртмыйммы, аннары, бармакларын шартлатып алды да (яшьлектән үк шундый гадәте бар иде анын), әкрен генә торып, кинәт тигр шикелле, омтылышлы ике йомшак сикерү белән кухняга ташланды. Мин—аның артыннан. Абый берсе артыннан бер-бер артлы өч утсүндергечне дә кабызып, безнең дүрт гаиләгә булган гомуми кухняны карап чыкты, Николай Сергеевичка да карады «Беркем дә юк, Сергеич кайда йөри икән соң?»—дип гаҗәпләнде. Аннары төрле иске-москы белән тулган «парад подъезды» ишегендәге асылмалы авыр йозакны тотып карады һәм уртача көч белән минем маңгайга эчкерсез генә бер гапкыр чиертеп алды. Йокларга вакытында ятарга кирәк, шулчак күз алдына төрле нәрсә килмәс, янәсе.

Шәех белән Николай Сергеевич бергә кайттылар. Ләкин инде мин башка урын-җирдән тормадым.

Абый, аларның тавышларын ишетеп, лампа астыннан:

—Безнең галим күршебез коммунизмда яши— ишеген дә бикләми, ә үзенең әллә нәрсәләре бар,—дип куйды.

Һәм башы белән үз эшенә чумды. Анда нәрсәдер сызды-бозды да, ул битне йомарлап, идәнгә ташлады, үз алдына яна бит кәгазь алып салды.

ӨЧЕНЧЕ КИСӘК

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Авыру түшәге янында

Язга таба Кыям абый авырып китте Бөтен гәүдәсен ниндидер көчсезлек басып алды, башы әйләнде, күкрәгендә йарәге иә суыкта тунган куян койрыгы сыман калтыранды, йә, бөтенләй туктаган шикелле, тынсыз калды Ничек кенә чыдарга тырышмасын, ана урын өстенә ятарга гуры килде һәм, инде моннан сок ул тора алмас, үләр, анын көчләре март аендагы кар кебек эри бара, дип белдерде.

Ул елны март бнк елгыр булып кнлде. Алмалы, ул көннәрдә мина география дәресендә сүрән генә җавап бирергә туры килгән ярсулык йөз тармаклы Яннзы елгасы шикелле, каршы торып булмаслык язгы сулар белән хәрәкәткә килде. Мин, әлбәттә, тәрәзә артындагы язга карап йөздем һәм һичшиксез «икеле, эләктердем». Аның, инде шактый карт булган, аяклары белән көчкә атлап йөргән безнең ул география укытучысынын исемен дә хәтерлим әле: Валентина Оттовна. Ул, кәефе китеп, күңелсезләнеп, ә бәлки үзенең элеккеге укучыларына һәм үзенең кире кайтмаслык булып үтеп киткән еллары өчен үкенептер, миңа: «Ә синең абыең географияне яхшы белә иде...»— диде. «Ул аны хәзер дә белә»,— дип җавап бирдем мин. Һәм тәрәзә янында Шәех белән янәшә булган урыныма килеп утырдым. Без аның белән бер партада утыра идек. Дәресләрдән дә бергә качып киткәләдек. Географиядән соң без бүген Кыям абый янына барырга җыенган идек.

Безнен йөнтәс баш чүмечебезне яңадан җылы кояш җылыта һәм малайлар, туктаусыз чәрелдәүләре белән тирә-якны яңгыратып, яңадан урам буенча үзләренең кәгазь кораблары артыннан йөгерешә. Дәрес чамадан тыш озакка сузылгандай тоелды безгә. Дүшәмбе...

Авыру янында тәүлек буе диярлек аның кызы—Роза апа утыра. Аннары аны Юлия алыштыра.

Кинәт Юлия үзендә гадәттән тыш авыру янында утыручы-караучы няня сәләте барлыгын сизде. Тик бәла шунда гына, ул татарча начар аңлый иде. Кыям абый исә, көче бетә барудан бик тә зәгыйфьлеккә калып һәм кайчак аңын югалтып, туган телендә, анда да чак кына ишетелерлек итеп, мыгырдана-мыгырдана ята. Юлия аның: «Эчәсем килә», «аны бир», «моны китер»—дигәннәрен генә аңлый иде әле, ләкин бабасы үзенең күңеле түрендәге ниндидер яшерен уй-фикерләре белән бүлешә, җиңел булмаган үз тормышының кайбер мизгелләрен хәтерли башласа, оныкасы үзен бик тә унайсыз сизә. Ул үзенең аны акламавы белән авыручыга өстәмә газап китергәнен яхшы төшенә һәм шунын аркасында тагын да күбрәк гасабилана иде.

Шулай бер тапкыр, бабасының авырган вакытында төссезләнеп, уңып калган күз бәбәкләре янадан каралып калгач һәм мәгънәле игътибар белән ялтырап куйгач, Юлия аның салкын, бетәшеп калган кулын үзенең җылы учларына алды да, аны угалап, әйтерсең бабасы суыктан кергән дә, ул анын кан тамырларында туктап калган канын тарата алган кебек:

—Дәү әти, терелгәч, мине ничек тә татарча сөйләшергә өйрәтерсең әле, — диде.—Килештекме?

—Яхшы,—дип жавап бирде бабасы,—мондый үтенеч өчен тереләм, әлбәттә.—Ул хәтта елмаеп куйды, ләкин күзләре, алардагы өмет тудырган җанлануга карамастан, хәрәкәтсез калды.

Авыру бабасы янына оныгы Саша ике мәртәбә килде. Александр аннан хәле турында сорашты, ә тегесе, көчсезлеге белән көрәшә-көрәшә, оныгыннан анын гаилә тормышы хакында белергә тырышты. Кыям абый борын астында матур йөнтәс мыек йөрткән оныгы Александрның ярым- йорты җавапларыннан, ярым-йорты баш кагуларыннан аның Раинькасы белән аралары ул үзе күрсәтергә тырышканча бик үк яхшы түгеллеген чамалап алды. Саша сораулардан читкә китәргә, аларга туры җаваптан читләшергә, сүзне башкага борырга, хәтта шаяруга әйләндереп калдырырга тырышты. Алай да ахырда, икенче килүендә, теленнән шайтан тарткан шикелле, ул, берниен дә яшермичә диярлек, бабасына барысын да чыгарып салды.

—Туйдырдым мин аңа. Әнә шулай туп-туры: «Туйдырдың, сөрхәнтәй, миңа синең белән кызык түгел, күңелсез,—ди. Хатын-кыз буйсынырга ярата, куркырга ярата, көчне ярата, ә син нәрсә?»—ди. Ягъни мин булам инде..

—Кыйна алайса син аны, шуннан соң куркыр ул.

—Мин сиңа житди итеп, ә син!..

—Мин дә житди. Кирәк бит, ә-ә? Мәхәббәт ул—коллык, ә?

—Бәлки, юләрлеге бетәр дә акылга утырыр, аңлар? Ярата иде бит...

—Кычыткан сабагында мәк чәчәк атмый, улым,—диде Кыям абый һәм, терсәгенә таянып, урыныннан күтәрелә төште. —Кире кайт! Хатын-кызга барысын да эшләргә рөхсәт итәргә мөмкин, тик һич тә үзеңне кимсеттерергә ярамый.

—Яратам мин аны, менә эш нәрсәдә,—диде Пичуга әкрен генә, бармаклары белән үзенең аксыл мыегын нервыланып сыпыра-сыпыра — Ансыз хет элмәккә кер.

—Бу сүзләренне авызыннан җил алсын!—дип Кыям абый кинәт кенә көрсенеп куйды.

Сизә иде картның күңеле оныгының мәхәббәт фронтындагы эшләре бик яхшы булмаганын, сизә иде. Әлбәттә, ничек була инде бу?! Саша бу Раинькасы белән инде күпме бергә тора, ә ул хатынның бер тапкыр да үзенә чакырганы да юк, үзенең дә күренгәне юк! Нишләп оныгы бабасы янына берүзе, ансыз гына килә? Яраткан кешенә карата нинди мөнәсәбәт бу? Аның әти-әнисенә карата нинди мөнәсәбәт? Сораулар күп, ә җавап бер генә... Һәм бу җавап аңа асылда Саша сөйләвеннән соң тәмам ачыкланып калды. Оныгы бу хатын кулында уенчык кына булган. Яңа, матур, үзенә тартып торган уенчык. Менә хәзер уйнап туйган да ташлаган.

—Ә футбол белән ничек?

—Ташладым...

—Ә уку?

—Стипендиясез генә...

Кыям абый башын мендәргә төшерде дә күзләрен йомды. Аңа кабат начар булып китте. Ул Сашаның үзе яныннан ничек китүен дә белми калды.

Аның янына беркайчан беркемгә дә бармаган-йөрмәгән Николай Сергеевич та килеп китте. Галим авыручының урын-җире янында утырды һәм аның диагнозы әлегә тикле ачык билгеле булмаганга бик нык кайгырды.

—Нинди билгесез, танылмаган авыру соң инде бу?!—дип гажәпләнде ул.—Ә табиблар нәрсә ди? Нишләп җитди тикшерү үтү өчен стационарга салмыйлар икән?

—Өйдә үлүен яхшырак,—дип җавап бирде Кыям абый.

Николай Сергеевич кулларын җәеп җибәрде дә башын иненә сыендыра төште.

—Ай-яй, нинди начар кәеф! Ярамый алай, ярамый! Сезнең белән безнең, Кыям Әхмәтович, җирдә кул тимәгән күпме эшләребез бар әле! Ә үлем... Үлем ул—иң зур гаделсезлек, һәм безгә аңа ирек кую килешми. Хәзер үзеңне ничек хис итәсең?

Сау-сәламәт һәм күңеле көр чакта «Тормышын ничек. Эшләрең ничек» ише мондый сорауларга Кыям абый гадәттә: «Коточкыч» дип ьавап бирә һәм аннары: «...яхшы!» дип, яисә: «Көч юк... бу бәхеткә түзеп торырга!» дип өстәп куя торган иде.

Әмма алтмыш икенче елнын мартында аныж хәле шаярырлык түгел.

—Начар, начар,—дип жавап бирде ул Николай Сергеевичка. —Туктаусыз күжел болгана, берни дә ашый алмыйм, бөтенләй аппетит юк.

—Лимон ашап карагыз, мин монда килограмм чамасы алып килгән идем.       

—Рәхмәт рәхмәт, ләкин булышмый шул ул, —һәм кинәт:—Мин сезнеж «Яшьлек эликсиры»н укып чыктым. Озын гомерле булып яшәве коточкыч икән, коточкыч, Ходай күрсәтмәсе-е-ен!—диде.

—Эш шунда, безнен барыбызга да озак яшәргә кирәк, ул чагында коточкыч булмас.

Шәех белән без Кыям абый янына еш барып йөрдек, һәм бервакытта да аныж яныннан тизрәк ычкыну уе белән килмәдек. Бер тапкыр, кояшлы март көннәренең берсендә, география дәресеннән соң, аның янында бик тә озак утырдык. Аңа теге «Балтика»ны төзәтеп бирдек, бергә-бергә радиотыңлаучылар соравы буенча бирелгән концертны тыңладык. Роза апа өйдә юк иде—даруханәгә һәм кибетләргә дип чыгып киткән. Хуҗабикә урынына Юлия калган иде.

Авыручы үзен «коточкыч яхшы» сизә иде, хәтта урын-җиреннән урындыкка да төшеп утырды. Ул елларда бик модада булган буй-буй сызыклы пижамада, таралмаган, укмашып беткән, төпләре агарып торган (димәк, күптән буятмаган) чәчләренә караганда, ул башка кемгә булса да, бары тик оригиналь жанр артистына, бары тик рәссамга һәм, инде әйтеп тә торасы юк—Доваторның кавалерия корпусы сугышчысына һич кенә дә охшамаган иде. Ләкин без аның тышкы кыяфәтенә демонстратив рәвештә бер дә игътибар итмәдек. Шәех радиоалгыч янында утыра. Инде аны төзәтсә дә, аннан аерыла алмый, нидер боргалый, әйләндергәли. Мин—Юлиянең хужалык эшләре буенча урынбасары. Безнең төп максат—сүз арасында, эш барышында әкрен-әкрен генә өйдәге атмосфераны тормышчан рух белән баету, авыручыны сүрән уйлардан арындыру.

Тәрәзә төбендә чәй розасы гөлләре чәчәк атып утыра. «Балтика»дан әкрен генә курай моңы агыла. Тәрәзә артында калай кәрниздәге күк канатлы күгәрченнәрнең тыпырдау тавышлары ишетелә, алар күкрәктән чыккан тавыш белән гөрләшәләр. Аларның тавышлары бу минутларда бигрәк тә ачык ишетелә иде.

Юлия аларга челтәрле пәрдә аша карап:

—Алай да болар ирекле кошлар, ә синекеләр, Шәех, матур булсалар да—тоткыннар,—диде.

—Нишләп тоткыннар булсын?—дип каршы килде аңа Шәех.—Мин аларны гел чыгарам бит, алар үзләре кайтып керә.

—Әзер азыкка.

—Ул әзер азыкны башта әзерләргә кирәк бит әле аны,—дип тавыш бирде Кыям абый.—Моннан берничә ел элек син мәче баласы алып кайттын, ә аны ашатырга, астындагы комын алыштырырга миңа туры килде.—Ул шунда үзен көзгедә күреп алды да, чәчләрен төзәткәләп куйды.—Ә син аларны кышын да чыгарасыңмы, Шәех?

—Әлбәттә, Кыям абый, күгәрченнәр очмыйча торса, бик тиз арада тавыкларга әйләнә—тазаралар. Һәр көн очырам мин аларны.

Кыям абыйның карашы почмактагы өстәл-верстак янында ятим сыман боегып торган чеканкага төште. Анда эш кайсы төштә өзелгән, шул килеш тора бирә иде. Без дә карашларыбызны аның күп хезмәте кергән бу эшкә таба юнәлттек. Калае икенче, Шәех биргән түгел. Анысы бозылган, караламага киткән. Инде картинасы да башка. Алмалы, Кремльле туган шәһәр, елгалар, күлләр, каналлардан, бөтен җир шарыннан башка хәзер күгәрченнәр һәм алар кетәге өстендә—Аккош, Аҗдаһа, Җидегән йолдыз, Арыслан йолдызлыклары, аларга исә, күгәрченнәр өере очышын дәвам иткән сыман, күп мачталы фантастик кораблар омтылган. Монда да Николай Сергеевич йогынтысы. Ләкин без бу турыда авыз да ачмадык.

—Тәмамлап бетерә алмам бугай,—дип көрсенде Кыям абый.

—Ә миңа ул тәмамланган шикелле тоела,—диде Шәех, чеканка янына килеп.

—Юк, өлгерә алмам инде,—дип кабатлады рәссам.

Без бер-беребезгә карашып алдык: «Ул тагын...»

Кыям абый радиоалгычка үрелде дә аны сүндереп куйды.

— Шәех, туганым, зинһар «Кара урман»ны жырла әле!—диде ул кинәт.

Моны ул татарча, кулын, үтенгән шикелле, күкрәгенә куеп әйтте.

Мин, аның үз әтисенең кышкы урмандагы һәлакәте турындагы хикәятен искә төшереп: «Сез бу жырны тынлый алмыйсыз бит»,—дип әйтергә теләдем, ләкин телемне тешләдем, әйтмәдем.

Кыям абый Шәехтән, бу җырны беләсеңме, дип сорамады, ә җырлавын үтенде. Ул ярты сәгать кенә элек радиоалгычны төзәтеп маташканда яшь дустының борын астыннан гына бу җырны көйләгәнен ишетте. Мантыйк гади, көен белә икән, сүзләрен дә белергә тиеш. Җырны үзе өчен белә икән, башкалар өчен дә белергә тиеш.

Шәех кыстатырга яратмый. Йә шундук кискен рәвештә баш тарта, йә шул ук сәгатьтә үтенечне үтәргә керешә. Эшне аннарыга калдыру бөтенләй анын гадәтендә түгел иде. Калдырган чакта эш иксез-чиксез вакытка чаклы сузыла торган була.

Ләкин җыр—эш түгел. Җыр өчен бугаз төене комачауламый. Җыр күңел  өчен—форточка. Минем дус бу сүз-такмазаларны кайчандыр—әле әнисе кияүгә чыкканчы ук—үзенең җитез, булдыклы гармуны мехларын тарта-тарта кабатларга ярата иде. Әле ул тагын еш кына: «Кем күнелле җырлый, шул күңелле яши»,—дип тә әйтә иде.

«Кара урман»—сузып җырлый торган җыр, шомлы җыр. Шәех йөткереп куйды да, булдыра алганча тавышын түбән-түбән итеп, җырлап җибәрде:

—Ка-ра ур-р-ман...

Ул җырның бер куплетын да җырлап бетермәде, шунда ишек ачылып китте дә, артсыз туфлие белән паркет буенча кыштыр-кыштыр килеп, бүлмәгә яңаклары кызарып-янып торган (әле генә урамнан) Семён Васильевич йөгереп килеп керде.

—Шулды-булдыны җырлыйсызмы?!—дип гаҗәпләнде ул.

Әйтерсең әле генә җыр яңгырамаган да иде.

Кабер тынлыгы урнашты.

Аны Кыям абый бозды. Ул мәҗүсиләргә, потка табынучыларга, Алланың әмерен җиткерүче пәйгамбәр Мөхәммәт тавышы белән әкрен, ләкин аңлаешлы һәм тәэсирле итеп, әле минем монарчы беркайчан да ишеткәнем булмаганча, әйтеп салды:

—Үземнең соңгы көннәрем белән ант итәм, безнең бу кабиләдәш юлдан язган...—Аннары рус сүхшрен татарча белән катнаштырып, пышылдап диярлек, дәвам итте:—Турылыклы юлдан. Юлдан язган һәм адашкан. Аңа ничек тә ягып җибәрү өчен таш һәм кешеләр хезмәт итә торган утта янарга язмасын иде. И-и, Аллам, юлдан тайпылу ничек җиңел дә соң!

Семён Васильевичның кызарган йөзеннән кыюлык шундук юкка чыкты. Һәрвакыт ихтирамлы һәм йомшак каенатасының бернәрсәгә дә охшамаган чыгышы аны хәйран калдырды. Профессор бер-ике секунд бохты су белән коендырылган шикелле басып торды.

—Түбәнчелек белән гафу итүегезне сорыйм,—диде ул, ниһаять, исенә килеп. — Мин җырчыны да, жырны да, аның милли мөнәсәбәт ягын да хурларга теләмәгән идем. Җыр, кайсы телдә генә җырланмасын, ул халыкларны якынайта. Ләкин, ышанам, сез, бу кыргый яңалыкны ишеткәч, минем зур булмаган һәм ирексездән килеп чыккан әдәпсезлегемне кичерерсез. Николай Сергеевичны талаганнар!

Ничек т-талаганнар?—дип калтыранып куйды Кыям абый.

—Ничек икәнен мин күз атдыма да китерә алмыйм, бары тик сизенәм генә, ләкин талаучыларның ниләр урлаганын әйтеп бирә алам. Көмеш акчалар коллекциясен, открыткалары сакланган саквояжын һәм утын сараеннан борынгы иконаларын алып чыкканнар...

—Шулай берьюлы акчаларын да, открыткаларын да, иконаларын да?! Һөжүм иткәннәрмени? Аңламыйм,—диде Кыям абый, урындыгыннан авыр гына күтәрелә төшеп.—Тиешенчә аңлатып бирегез!

—Тиешенчә... Николай үзе дә белми,—дип тагын да бөкрәя төште Семён Васильевич. —Монеталары белән открыткалары югалуын кичә кичен белгән. Ә бүген иртән утынга дип чыкса, утынлык ишегенең йозагы ватык ди. Иконалар салынган әрҗә, ди ул, күренә торган урында иде. Яшермәгән булган ул аны, әрҗәне. Менә ул да тү-тү! Сәер кеше бит ул, читкәрәк алып куеп, иске-москы белән каплаган булса иде. Юк. Монысы гына аз, хәтта бу турыда милициягә дә җиткермәгән, юләр! Бер генә тамчы да үзгәрмәгән ул. Әһә. Мин әле хәзер генә—аннан. Ә сез нәрсә, дуслар, беренче генә ишетүегезмени?—дип профессор карашын Шәех белән безгә күчерде.

—Беренче мәртәбә,—дип, бу яңалыкка Кыям абыйдан ким аптырамаган без баш селкеп куйдык. Бер көн элек без бөтен кичне Хәниф абыйда, аның өч аяклы корыч юргасын дагаларга булышып, анын сараен үзгәртеп корган гаражында үткәргән идек. Иртән иртүк тагын Хәниф абыйга, тагын гайка ачкычлары һәм шөрепборгычлар белән аның чыгышы ягыннан немецныкы булган сугышчан дусты янында маташтык. Алар техникасында барысы да—алды-артка бит. Ләкин биктә ышанычлы машина үзе, бер генә буынга түгел, гасырларга чыдарлык итеп ясалган. Шулкадәр маташтык, чак кына мәктәпкә сонга калмадык. Мәктәптән соң менә Кыям абый янына килдек.

—Ярар, мин хәзер милициягә шалтыратам,—дип Семён Васильевич салмак адымнар белән бүлмәдән чыгып китте. Чыгышлый әллә безгә, әллә үзенә, әллә күңелендәге уен кычкырып әйтеп:—Талаучылар Николай Сергеевичка чит кешеләр түгел, кереп-чыгып йөрүчеләр булырга тиеш,— диде.

—Утын сараена барасыңмы хәзер?—дип сорады аннан Юлия. Семён Васильевич кызының бу соравын колагы кырыеннан гына үткәрде. Аның аягыннан туфлие төшә, ул аны аягы белән эләктерә, иелеп тормыйча гына төзәтеп куя һәм борылып карамыйча гына:

— Юлечка, миңа кер әле, минем сиңа әйтәсе берничә сүзем бар,— диде.

—Хәзер үкме?

—Юк, кунакларны озаткач.

Профессор үзе артыннан ишекне тавышсыз гына һәм тыгыз итеп ябып куйды.

Кыям абый «каһәр суккан жуликлар», «искелек калдыклары», «үтерелеп бетмәгән элементлар» адресларына тиргәү сүзләре яудырды. Нервлы ярсыну ана көч бирә, ул бер почмактан икенчесенә таба йөренә, борылганда аны читкә таба каерып куя, ләкин ул, куллары белән мебельгә тотынып, аягында торып кала иде. Юлия аның артыннан борчылып күзәтеп тора. Шәех белән без кырын-кырын гына—ишеккә таба... һәм саубуллаша башладык.

Сиңа бу турыда авыз ачарга иртә әле

Картлык көнендә профессор Пичугин яңа тормыш башларга уйлады. Хәер, хәзерге заман үлчәүләре буенча бу нинди картлык булсын ди? Аңа алтмыш та юк иде ич әле.

Семён Васильевич, үзенең кайчандыр ирекле-ирексез рәвештә ясаган барлык гөнаһларын йолу өчен, калган көннәрен чиста, турылыклы һәм гадел яшәп бетерергә уйлады. Ә булдымы соң алар—гөнаһлар? Профессор, табигый хәл. Ходайга ышанмый иде, ләкин Библияне хөрмәт итә һәм Соломонның гыйбрәтле хикәяләреннән, сүз җае килгәндә, мондый бер нәрсәне хәтерләп калган иде... Янәсе, кешенең барлык юл-сукмаклары да үзенең күз алдында чиста. Менә ничек! Ләкин тәнре төшеп калганнардан түгел бит, ул жднны үлчи, дип өсти Соломон. Ә Семён Васильевичның җаны күп вакытлар буена—инде берничә дистә еллар гына да түгел— тынычсыз, эч пошыргыч, ниндидер авырлыктан ул аның үз урынында түгел сыман тоела иде. «Гөнаһлар, гөнаһлар җыелды,—диде профессор сонгы вакытларда үз- үзенә,—таш булып җанны әнә шулар аска тарта». Ул «тарта» диде, ә гадәттә әйтергә күнегелгәнчә, «басып тора» димәде, чөнки ул үзенең җанын бишеккә охшаш итеп, эченә известь, кабырчык һәм тагын шунын ише башка нәрсәләр белән чолганып-ябышып каткан таш эләккән җәтмәгә охшаш итеп күз алдына китерә иде. Имеш, әнә шундый таш аның җанын аска тарта. Һәм, калган тормышында барлык судноларда әйләнмәсен һәм һәлак булмасын өчен, ничек булса да шул таштан котылырга кирәк иде. Һәм менә ул, үзен озак вакытлар уйларга салып аптыратып бетергән бу адымынын дөреслегенә шикләнеп йөри торгач, ниһаять, бар булган шикләрен читкә алып ташлады да, үзенен фикеренчә, юк, ышануынча, аның хәлен әле бу дөньяда ук җиңеләйтә ала торган бердәнбер кеше янына китте.

Ә тегесе исә үзенең дустының бернинди гөнаһлылыгы турында да белми иде. Әллә шулай кыланды гынамы? Юк, Николай икейөзлеләнә белми иде, ул аның килүенә шатланды. Аңа беркайчан да бернинди явызлык эшләмәде, үч тотмады ул. Шул исәптән, Таня Родимиева өчен дә. Ярым чаларган чәчле Николай танды, әйе, ул Родимцеваны яратты. Яратты, ләкин ул бер секундка да гаилә тормышына, мәхәббәт хакына үз-үзен корбан итүгә әзер икәнен тоймады, җенси дәртлелек катнашмаган саф, платоник хисләрне физиологик хисләргә алыштыруны, идеяләр, фән һәм шигърият дөньясын гадәти көнкүреш дөньясына алмаштыруны күз алдына да китермәде. Ләкин аның бу сүзләре Семён Васильевичны канәгатьләндермәде һәм шуңа күрә ул аның алдында җанын әйләндереп салды, аңа үзе университет идарәсе әгъзасы булып торган чагында, вузның бик сәләтле студентларының берсе булган студент Новиковны «аз өлгерешлелек» өчен университеттан куганда һәм, куып, озак еллар буе үзенен законлы хокукында торгызмыйча яман атын саткан чакта үзенең куркаклык күрсәтүе хакында сөйләп бирде.

—Ләкин мине кире торгызмыйча аптыратып йөрткән вакытта син университетта юк идең бит инде, —диде Новиков, профессор Семен Васильевич алдында студент Семённы яклап.

—Аның каравы куып чыгарганда бар идем. Һәм тавышка куйганда битараф булып калдым. Таня белән сез мин идарә утырышын авыру сәбәпле калдырган, дип уйладыгыз, ә мин анда булдым, катнаштым бит. Ректорның шәхси үтенече буенча килдем һәм шунда синең язмышына битараф булып калдым...

—Күпчелеккә кушылып, «кире торгызмаска» дип тавыш бирмәгәнсең бит, һәм аннары, Семён, синен тавыш берни үзгәртә дә алмый идее. Тарутин булып ул, университепа нинди абруйлы шәхес, Покровский тагын, Яковлевлар да булдыра алмады. Анда, мин шулай күзалдыма китерәм, кеше акылына да, мантыйкка да буйсынмый торган ниндидер иблис көчләре катнаштырылган иде. Шуңа күрә үзеңне-үзең син гаепле булмаган нәрсәдә гаепләп газаплама. Мин бит үзем кайчандыр кайдадыр синең алда берәр җәнҗал сәбәпчесе булдым, ахрысы, дип уйлап йөрдем. Ленинградтан минем хатларыма да җавап бирмәдең, аннан кайткач кермәдең дә.

Ләкин Семён Васильевич аклануга мохтаҗ түгел, аның җаны гафу итүгә сусаган, гөнаһларын кичерүне сорап айкала иде. Һәм аларның әңгәмәләре бер-бер артлы һаман шул баштагы ноктасына әйләнеп кайта торды.

Өйдән чыгып Бригантинага якынлашып килгәндә дә алар икесе дә бер үк нәрсәне, һәр икесе дә үзенекен сөйләүне дәвам иттеләр.

Күп елларга сузылган аерылып торуларын тудырган сәбәпләр турындагы фикерләре уртак бер гомуми ваклаучыга китерелмәүгә карамастан, Семен Васильевич күңелендә барыбер бөек чистарыну сизде, һәм ул бу чисталыкны үзенен соңгы көннәренә тикле сакларга уйлады. Изге гамьсезлектә түгел, ә якыннары өчен яхшылык эшләп сакларга булды. Беренчедән, дустының «Пушкин—декабрист» дигән кулъязмасы белән яхшылап танышырга кирәк дип санады. Әгәр ул фәнни кыйммәткә ия икән, аны бастырып чыгарырга булышырга: икенчедән, Родимцева (ул башка кияүгә чыкмады) янына барып, дуслыкны яңадан торгызу, аерылмас өчлек дуслыгын реставрацияләү, ягъни кире кайтару өчен, аны Николай янына алып килергә иде: өченчедән, Николайның барлык кулъязмаларын—фәнни эшләрен, романнарын, повестьларын, шигырьләрен карап чыгарга һәм бастыру өчен сайлап алырга: дүртенчедән, бишенчедән... Хәер, зур тынычлыкны саклау планының пунктлары бик күп иде әле.

«Яңа тормыш» системасында гаиләдәге, эштәге үзара бәйләнешләрне яхшы якка үзгәртү дә каралган иде Профессор, институт директоры, депутат, ир, әти, кияү, күрше, шәһәрдә яшәүче, җитмәсә, каената да бугай бит әле. ул моннан соң кешеләр, үзенең әйләнә-тирәсендәгеләр турында риясыз кайгырту, әдәпле, игътибарлы мөнәсәбәттә булу хисе белән янарга тиеш. Хәтта үзенең шәхси мәнфәгатьләренә зыян килерлек булса да,  шәхси симпатия һәм антипатияләренә, кәефләренә һәм үз-үзенен хәл-әхвәлләренә каршы килсә дә.

Яңа тормышның башы өметле иде. Бар гыйнвар, февраль һәм менә инде март Семён Васильевич Иисус Христосныкы рәвешендә һәм аныкына охшашлы тормыш алып бара иде. Ул үз кабинетыннан «халыкка» чыкты, бик игътибар белән, көнкүреш проблемаларын да кертеп, үз гаиләсендәге хәлләр белән кызыксынды, кызының мәктәптәге өлгерешенә игътибар итә башлады. Аннары Саша белән очрашу, аның белән тигез һәм үзара хөрмәтләшү платформасында сөйләшүне билгеләп куйды. Раиньканы күрәсе килү теләге барын белдерде. Берничә мәртәбә хәтта эштән кайтышлый өйгә азык-төлек йөге— казылык, хәлвә, макароннар белән авырайган хәлдә кайтып керде. Кыскасы, яна тормыш зур хисап буенча тәгәри башлады. Инде аңа ул моңа, мондый тормышка түзәр, алга таба да, айдан-айга, елдан- елга да шулай дәвам итәр шикелле тоелган иде. Әлбәттә, бик җиңел түгел иде бу рәвешле тормыш. Бер мәртәбә һәм гомерлек дип сайлаган туры һәм кырыну пәкесе сыман үткен булган хакыйкатьтә тотынып калу өчен һәр көн, һәр минутта тупланганлык таләп ителә, һәрдаим үз-үзеңә караштырып алу һәм үз-үзеңне тыңлап карау, даими ачык, юк, ачылган булу һәм шул ук вакытта күңеленнен чип-чиста, бернинди тапсызлыгы зарури иде. Башкача берничек тә мөмкин түгел.

Ул яңа тормышы яхшы гына бара башлаган вакытында әнә шулай уйлады. Ә унышсызлыкка дучар булгач исә. үзенә икенче төрле әйтте. Ул чакта ул үзенә: «Үз табигатенә-холкыңа үзең йөгән кидерә алмыйсын!»—диде.

Бу хәл мартның соңгы атнасында булды. Николайны талаулары турында белгәч һәм бу турыда алдан кайбер нәтиҗәләр ясап алгач, милициягә шалтырату өчен ул өенә йөгереп кайтты да, өстеннән пальтосын салып атты, аягына өй туфлиен киеп алды һәм менә шунда каенатасы бүлмәсеннән тыныч кына агылучы Шәех улавы ишетелде. Җырлыйлармы? Монда шундый эш, ә алар җырлап утырамы? Бу турыда белә торып, кемдер менә шулай җырлый аламы? Ә анда әле бу турыда белмәүләре турында өлкән Пичугин күз алдына да китерә алмаган иде. Шәех Николайның янәшә күршесе, хәтта дусы шикелле иде дә бит әле, җитмәсә.

Семён Васильевич кабинетын үзенен авыр адымнары белән үлчи- үлчи авыру каенатасы янына җыелган төркем өстенә үзенен малайларча ташлануын тәнкыйть күзлеге белән башыннан кичерде. Чәпчеп китте бит, каһәр, ике айлык әхлаклы кеше, икенче подъездның Иисус Христосы шундый бер мизгелдә сабын куыгы шикелле шартлады да куйды!

Ишек шакып, Юлия килеп керде.

—Син миңа  нәрсәдер әйтмәкче, әллә кушмакчы идеңме, әти?—диде ул.

—Әһә, кызым. Утыр,—дип Семён Васильевич аңа язу өстәле янындагы урындыкка күрсәтте, үзе кәнәфигә урнашты. —Синең белән сөйләшергә телим. Элек мин сезнең тәрбия эшенә тыкшынмадым. Синең белән дә, Саа белән әниең һәм бабан шөгыльләнде. Мин исә, шулай әйтергә яраса, гаилә белән гомуми идарә эшен алып бардым.. Шулай әйтергә яраса, безнең гаилә бригантинасы белән.. Ә син беләсеңме, безнең өйне дә бригантина дип йөртәләр икән бит?

—Беләм.

—Әйе, монысы сүз арасында гына. Менә нәрсә... Син ник алай карыйсың?

—Ничек?—дип Юлия инбашларын җыерып куйды.

—Шикләнеп.

—Юк, игътибар белән, әти.

Семён Васильевич кызына карап алды да вакытның ничек шулай тиз агышы турында уйлап куйды. Күптән генәмени әле аны, шушы елак кызны, төргән килеш балалар тудыру йортыннан алып кайтканнар һәм ул анын бостон чалбарын юешләгән иде? Ә менә хәзер ул анын алдында утыра һәм син аңа ничек якын килергә, ничек сүз башлап җибәрергә икәнен дә белмисең...

—Менә шулай... Минем әниең һәм бабаннын тәрбия сферасындагы эшчәнлегенә катнашмавымның, ягъни, шулай әйтергә яраса, ышанычымның нәтиҗәсе нинди булды соң? Ә нәтиҗәсе гади, ул күренеп тора һәм. игътибар белән анализлаганда, гаҗәп тә түгел. Саша, мине—гаиләне туендыручыны хурлап, мыскыл итеп, ишекне каты ябып, өйдән ниндидер Рая янына чыгып китте... Ә ул хатын аңа әнисе урынына ярый, дип сөйлиләр, һәм мин, ягъни аның каенатасы, алар менә инде ярты ел бергә яшәсәләр дә, аны, ул хатынны, бер тапкыр да күргәнем юк. Син мине аңларга тиеш. Юлия, менә шулай итеп мин сине дә югалтырга теләмим. Мин әдәп буенча моңарчы сезнең мөнәсәбәтләргә катнашмый килдем, әмма бу Шәех, Юлия, миндә артык ышаныч тудырмый. Әнисе ишегалды себерүче, әтисе. Аны мин барлыгы ике мәртәбә генә очраттым һәм ул икесендә дә исерек иде Хәзер—менә сиңа мә!—юаш, һәркем өчен дә бөтен яктан ачык булган Николай Сергеевичны таладылар. Ә Шәех—Николай Сергеевичның бик якын дусты. Ул үзен шулай дип атый, ә менә шушындый вакытта күңелле генә итеп җырлар җырлап утыра. Бу хәл сиңа, йомшак кына итеп әйткәндә, сәер тоелмыймы?—Семён Васильевич, җавап көтеп, бераз тынып торды Җавап булмады. —Нигә дәшмисең? —Семён Васильевич үзендә һич тә Христосныкы булмаган ярсу барлыкка килүен сизде

—Тоелмый,—дип җавап кайтарды, ниһаять, Юлия сабыр гына.

 Ул шунда әтисен: «Шәехнең әнисе ишегалды себерүче булып эшләми инде, Гайнан Фазлыгалләмович Шәехнең әтисе түгел, ә үги әтисе «Кара урман» исә бер дә күңелле җыр түгел һәм ул һич тә кунак теләге буенча җырланмады», дип төзәтергә теләгән иде. Ләкин аннары, бик әһәмияте булмаган мондый... Ә әтисенең йөрәге авыру...

— Минем талауда кемнән дә булса шикләнерлек турыдан-туры бернинди нигезем дә юк,—дип дәвам итте Семён Васильевич.—Ләкин шунысы ачык: Николай Сергеевич фатирында аны яхшы белгән һәм аның бүлмәсендә гамьсез күршесенең ишеген бикләмичә чыгып китүен саклап торырга мөмкинлеге булган субъект үзе теләгәнчә йөргән. Бар Николай Сергеевичның гамьсезлек гадәтендә жинел акыллылык, бар. Ул, күрегез аны, Космос Коммунистик Цивилизацияләр Союзына ышана, хәтта боларның барысын да зур хәреф белән яза. Ә үзе әле коммунизмның җирдә дә юк икәнен онытып җибәрә. Ә бит аның хәрбиеннән башкасы булмаган да һәм юк та! Әйтик, хәрби коммунизм. Менә бит, Совет власте таңында бу ике сүз берләште. Ике сүз, аларның берсен иптәш Новиков түзеп тора алмый, ә икенчесен балалар беркатлыгы белән илаһилаштыра.— Семён Васильевич бераз хәл алды да, уйланып, кабатлап куйды:—Космос Коммунистик Цивилизация Союзы —Һәм үз фикерен дәвам итте: — Ярар, безнең Сен-Симонны анын идеясе һәм хыяллары өчен гаепләмик, ә тирә- якка караныйк һәм әкиятне чынлыкка әйләндерү өчен барган көрәштә безгә тагын кемнең комачаулавын ачыклыйк.—Шушы сүзләреннән соң профессор үзендә ярсулыкның кимеп калуын сизде, йөрәге гадәти, элеккеге сау-сәламәт режимда эшли башлады. Ул кәнәфиеннән торды да артында яз хакимлек иткән тәрәзә янына килде, егетләрчә хәрәкәт белән аркасыннан бөкшәюен алып ташлагандай булды.—Юлия, минем сүзләремә аңлы карашта бул һәм аларны яшьлеккә хас һавалык белән юкка чыгарырга ашыкма. Кызыксын әле син, бәлки, Шәех яисә Ренат ул вак акчаларны яки открыткаларны карарга, кемгәдер күрсәтергә дип вакытлыча гына алып торганнардыр? Болай гына, аны-моны уйламыйча гына. Бәлки, бу гомумән, талау да түгелдер ... Һәм монда борчылырлык урын да юктыр. Әһә, Юлия?

—Яхшы,—диде Юлия тыныч кына. —Ләкин мин Шәех белән Ренат, Николай Сергеевичның дуслары булып саналып, анын дуслыгына лаеклылар, дип әйтергә телим, әти. Чит әйберне, хәтта кыска гына вакытка да, сораусыз алу алар кагыйдәсендә түгел.

—Аларның кагыйдәләре бармыни?

—Бар, әти. Алар намуслы кешеләр. Һәм мин аларның берсен—кемне икәнен син беләсең—яратам да.

—Нинди мәгънәдә?

—Туры мәгънәдә: я-ра-та-ам...

Семён Васильевич кызының әдәпсез һәм оялмыйча ачыктан-ачык белдерүеннән тончыгып калгандай булды.

—Сиңа бу турыда авыз ачарга иртә әле. Иртә! Мин аңлыйм: дуслык мөнәсәбәтләрен саклау бер нәрсә. Ә болай—яратам, имеш. Минем шикләрем турындагы сүзләрдән соң телең ничек әйләнә шулай дияргә! Билгеле, мин синең аның белән, ничек әйтелә әле ул сездә... йөрүеңне беләм. Бу турыда бөтен тирә-юнь гайбәт сата. Шунң күрә катнашам да мин. Миңа синең язмышың барыбер түгел бит, аңла шуны! Мин синен дә абыен батырлыгын кабатлавыңны теләмим. Анын өчен үстермәдем мин сезне. Һәрхәлдә Шәех белән Рая өчен түгел—аның фамилиясен белмим. Менә кая килеп чыктык, яши торгач!—дип Семён Васильевич, аппаратны чак кына идәнгә төшереп җибәрмичә, телефон трубкасын эләктереп алды да саннар җыйды. —Милицияме? Петр Изотыч? Дубов, синме?

Мина китәргә ярыймы, әти?—дип сорады Юлия.

—Бар, бар. Һәм яхшылап уйла.

—Мин открыткалары белән саквояжны кем чәлдергәнен беләм. Акчаларны да, иконаларны да,—диде Шәех, без анын белән Пичугиннардан, дөресрәге, авыручы Кыям абый яныннан чыккач —Гайнан абый ул Бу анын эше. Һичшиксез.

—Син аны күралмыйсың, шуңа күрә генә...

—Юк, Ренат, минем анда инде элек тә берничә көмеш акча күргәнем булды. Һәм аны, дәшми калмаячакмын, дип кисәтеп тә куйдым. Ләкин ул... Син аны белмисең, аны беркем дә белми, ул шундый тирес конгызы, шундый конгыз. Аны коры кул белән генә алып булмый. Һәм ул, хәшәрәт, шунын белән файдалана, күзгә карап мыскыл итә, әшәкелек эшли, урлый, эчә һәм көлә бирә. Күрәсеңме, ул шул акчаларны Николай Сергеевичка кире кайтарып бирү түгел, әнә тагын нәрсә эшләп ташлаган. Төкереп бирә ул минем кисәтүләргә. Әй, ничек котырынды аның аппетиты, әй, ничек котырынды.

Юл уңаенда без Коля Титенконы очраттык. Ул яңалык җиткерде: Алик Насыйбуллин «Очкын» осталар командасында күнегүләр үтә башлаган, аның каравы Сашка Пичугин футболны бөтенләй ташлаган икән.

—Ә бит класслы футболчы чыгарга мөмкин иде аннан,—диде Титенко. — Хатын-кыз аркасында башын югалтты!

Титенко тагын бераз вакыт телен кашыган булыр иде дә, ләкин без аның шатлык һәм күңелсезлекләрен уртаклашмадык.

—Сау бул, Коля, без ашыгабыз,—дидек тә китеп бардык

Беренче чара итеп, алай да, хәлне ачыклау, эшнең ничек торганын, коллекциясе югалуын кайчан һәм ничек белүе, соңгы вакытта аңа бездән башка кемнәр кергәнен ачыклау өчен, Шәехне Николай Сергеевич янына керергә күндердем. Килешеп өлгермәдек, тыкрыктан безнең янга тилергән сыман Киләле килеп чыкты.

—Жбанны милициягә алып киттеләр!—диде ул.

—Ни өчен?

—Сорочка базарында ниндидер иконалар аткарган ди.

—Барысы да ачык.

—Нәрсә ачык? Әйдә Хәниф абыйга керик әле, ул безнең дус бит, булышсын. Жбан бурычлы булып калмас,—диде Киләле.

—Барысы да ачык,—дип кабатлады Шәех.—Менә, димәк, утынлыкка кем кергән. Киттек, Ренат!

—Сез нәс-стә, егетләр? Ә Жбан белән ничек’

—Синең Жбаның—сарык ул... —Шәех тагын нәрсәдер өстәргә теләгән иде, ләкин тиз генә кирәкле сүзләрен таба алмыйча, кулын селтәп куйды да без китеп бардык.    

—Их сез, тавыклар,—дигән сүзләр очты безнен арттан. —Сезне Жбан аз тукмаклаган икән әле!

Шәех борылып карады, ләкин Китәле үкчәсен «майлаган» иде инде. Ничек тиз килеп чыкса, шулай юк та булды.

Без Николай Сергеевичны күрүен күрдек, ләкин аның белән сөйләшә алмадык. Ул ишегалдында иде. Йортыбызның бар кешесе оер булып ишегалдына җыелган. Хәтта кешеләр белән аралашмаучы Милочка да шунда. Кулына мәчесен дә тоткан. Бары тик Рәшидә апа гына юк, ул узган атнада авылга киткән иде.

Ачык капка янында, тротуарга менеп, зәңгәр-кызыл милиция «бобигы» тора. —Соң, менә бит ул, дип күрсәтте Гайнан абый Шәехкә, хром итекләре белән аяк очыннан үкчәсенә күчә-күчә шыгырдап. Ул ике милиционер белән пальтосыз, пинжәктән генә янәшә басып тора иде. Кунаклар да өске киемсез.

—Шакиров Шәехме син?—дип ачыклады Шәехтән ки; җилкәле, мундиры белән береккән шикелле тыгыз гәүдәле капитан.—Киттек әйдә.

Дустым шунда Гайнан абыйга карап алды, аннары карашын яннарына авыр кобуралар тагылган, аныкы шикелле үк итекләр кигән җәмәгать тәртибен, гражданнарның социалистик куркынычсызлыгын һәм шәхси милкен саклаучылар вәкилләренә юнәлтте. Ләкин капитанның итекләре чамасыз, хәтта гаҗәеп зурлар һәм инде тәмам искереп беткәннәр. Алар— капитан белән Гайнан абый, сүрәнләнеп, катып калган йөз белән аларга үтәргә туры килгән зур, авыр юллар турында сөйләшеп торалар иде. Гайнан абыйның хром итекләре ялтырап тора.

Шәех ваемсыз гына иңнәрен җыерып куйды да конвой алдыннан машинага таба атлады. Мин аның үзгәрмәс кискенлеген беләм, ул хәвеф- хәтәр яисә файда турында—кечкенәме алар, яисә зурмы—фаразларга яратмый. Ләкин минем аны менә болай ваемсыз рәвештә беркайчан да күргәнем юк иде бугай әле. Ә монда—ниндидер салкын ваемсызлык, ис китмәүчелек. Эссе дә түгел аңа, суык та. Әйтерсең, яхшы дуслары озатуында җәмәгать транспортына утырырга бара.

—Иптәшләр, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыкты!—дип халык арасыннан «бобик»ка таба Николай Сергеевич якынлашты/ —Мин шалтыратмадым, милициягә хәбәр итмәдем, мин беркемнән дә шикләнмим. Нишләп зыян күрүченең фикерен искә алмыйсыз? Бу нинди башбаштаклык?! Без кайсы вакытта яшибез?

—Борчылмагыз, Николай Сергеевич!—дип борылып карады Шәех, машинага кергәндә.—Барысы да үз урынына басар.—Һәм күзе белән ялтыравыклы хром итекләр белән зөбәрҗәт төсендәге галифены эзләп табып, әйтеп куйды:—Очрашканга кадәр, әтикәй!

—Оревуар, улым,—диде йомшак тавьпи белән Гайнан абый, аңа кулын селтәп. Читтән караганда, кайгыртучан әти кеше үзенең сөекле малаен пионерлагерьга озата, дип уйларга мөмкин иде. Юк, яше буенча, ниндидер спорт лагерена озата иде кебек. Әгәр дә монда опер«бобик» булмаса, әлбәттә.

Машина кузгалып кына китте, шулчак Юлия йөгереп килеп җитте.

Машина артыннан буылдыргыч газ исе генә калды. Без—Николай Сергеевич, Юлия, мин—сирень куагы янындагы эрегән кар астыннан чыккан ишегалдындагы эскәмияле өстәл янына үттек. Кешеләр таралышты. Хәер, без аларга текәлеп карамадык та, чөнки аларда эшебез юк иде. Гайнан абый, безнен янга килергә җай эзләп ишегалды буенча әйләнде-бөтерелде, төтенләде-тартты, ләкин нишләптер килергә үк кыймады, аннары әкрен генә юк булды.

Бу безнең иң кыска очрашуыбыз, иң кыска, яшен тизлегендәге сөйләшүебез булды булуын. Николай Сергеевич тирәсенә җыелган безнен төркем кайчан шулай тиз очып таралыр иде? Хәер, тулы мәгънәдә төркем дигәне дә юк иде аның. Чөнки монда Шәех юк иде. Киләчәктә ул да булсын өчен ашкынып эш итәргә кирәк. Юлия белән без туп-туры, юл аша, Хәниф абый өенә таба атладык. Николай Сергеевич, мөнәсәбәтләрен ачыкларга, үзара аңлашырга, соңгы көннәрдәге бөтен бу хаосны ниндидер бер логик җепкә тезәргә, дип, Семён Васильевичка китте. Әмма Семён Васильевич өйдә юк иде. Кыям абый аны көтеп торырга кыстаган иде дә, тик утырып торырга анын вакыты булмады. Николай Сергеевич туп-туры профессорның эшенә китте, ләкин аны анда да туры китерә алмады. Ә телефон белән ул гомерендә дә файдаланмады дияргә була.

Милициягә килү белән капитанны ашыгыч рәвештә каялыр чакырып алдылар. Шуңа күрә ул, бүлеккә дә кермичә һәм киенеп тә тормыйча, шул ук машинада китеп тә барды. Шәехне тимер белән тышланган ишек артындагы тәрәзәсез, түшәмендә кечкенә генә мунча лампочкасы янып торган бүлмәгә алып керделәр. Соңыннан аңлашылганча, тиешле ишек артына түгел, чөнки анысында «җинаятьтә катнашучы» Анатолий Жбанов утыра икән. Ләкин ялгыштан беркайда да хали түгелләр—һәр җирдә дә кешеләр эшли бит...

Йодрыклары белән башын терәп утырган Жбанов ачылып киткән ишеккә игътибар итмәде. Аннан башка ике катлы сәкеләрдә тагын икәү урнашкан. Аларның берсе икенче «кат»та тәмле итеп гырылдый, икенчесе аста. Жбан каршында, тырышып тырнагын кимерә иде.

—Ә-ә,син —диде ул, Шәехнең төртүенә җавап итеп. —Нинди җилләр белән син монда?

—Менә сине чит утынлыкка нинди җилләр китереп кертте? Хәер, нәрсә инде Барысы да синең стильдә. Йозакны утын пүләне белән ватып ташлагансың ... Синең моны ничек эшләгәнеңне күргәнем бар Аннары иконаларны култык астына һәм Сорочкага! Әйе-е Шундый борынгы иконаларны туп-туры базарга, халык арасына алып бару уе. мөгаен, синең башка гына килергә мөмкиндер. Ә открыткалар белән саквояж кайда? Көмеш акчалар?

—Ташла,—дип турайды Жбан,—син мида башкалар эшен ябыштырып маташма!

Шәех саквояж белән акчаларның Жбанов эше түгел икәнен үзе дә аңлый иде. Ләкин Киләле белән сөйләшкәннән соң, беренче булып башка килгән, бердәнбер талаучы— Гайнан абый, дигән фикер расланмагач. Шәех күңелендә шик дисәң шик түгел, ә шулардан башка сөйкемле үги әтисен стенага терәп булмаган төгәл мәгълүматларга зарурлык туды. Жбан ул, гәрчә барысын булмаса да, күп нәрсәне белергә тиеш Чөнки ул Йолдызчының, элеккеге «сәүдәгәр»нең сизелеп торган «иксез-чиксез байлыгы» тирәсендә бөтерелүче, ә майлы калҗа күргәч, авызларыннан селәгәй чыгарып һәм яланып кына канәгатьләнеп калмый торган өердәгеләрнен берсе бит.

—Әгәр син түгел икәнсең, саквояжны кем чәлдерде соң ул вакытта?—дип сораштырды Шәех, янәшәсендә тырнагын кимереп утыручының алар сөйләшүенә игътибар итүенә исе китмичә. Шәех Жбаннан сорау алса да, аның эчкерсезлегенә бик ышанмады, алай да аннан Гайнан абыйга карата барлыкка килгән шикне аз гына булса да раслый, ахырында читләтеп булса да сиздерә торган вак-төякне тартып чыгару мөмкинлегенә ышана иде. Үги әтисе чамадан тыш ап-ачык һәм оятсыз рәвештә кылана. Ничек инде, анын өчен табигый булган уяулыкның күләгәсен дә сакламыйча төрле кыңгыр эшләрен, турыдан-туры алдашу-урлашуларын раслаучы, исбат итүче әйберләтә дәлилләр белән шулай ачыктан-ачык мактанырга, элеккеге кара эшләре турында сөйләп йөрергә мөмкин? Ул. әлбәттә, сөйләнүен ачыктан- ачык сөйләнеп йөри. Ләкин шаһитлар булмаганда. Андый сүзләр шулай ук шаһитларсыз, аның авызыннан күралмаган үги малае янында гына түгел, тагын кемнәрдер алдында да чыгарга тиеш иде бит. Мәҗбүри рәвештә һәм иң беренче чиратта ул якынча гына булса да үзенә охшаш һәм котылгысыз рәвештә бергә эчеп утырган кеше алдында ачылырга тиеш иде. Ә монда Жбан да соңгы кандидатура түгел.                                                _

Жбан классташының үз өстенә ташлануыннан сүлпән генә кул селтәп утырды-утырды да, кинәт кенә аның эчендә моңарчы күздә тотмаган, күңелендә каралмаган нәрсәдер сынган шикелле булды. Башта ул аны киткән шикелле, хәтта бөтенләй икенче даладан сыман тоелды. Кинәт Пичугага, анын сүзләре буенча, химикка, юынтык су сибәргә тотынды. Янәсе, ул үзенең якыны артында химия белән бик җитез шөгыльләнә. Һәм төкерә ул хәзер ана үзенен чиркәү манарасыннан. Тигез жнрдә түмгәк табылган! Ул аннан, очсыз шантажчыдан, кишерем дә курыкмый.

—Күрербез, нәрсә авыррак—минем йодрыкмы яисә анын шакшы телеме! Күр син аны, эләктергән, имеш, фраер, әйтерсең моның белән астыртын гына үзе шөгыльләнмәгән!

—Нәрсә белән?—дип сорады аның үз-үзенә нык раслау белән агылган сәер тиргәвеннән аптырап калган Шәех.—Ни сөйләвең?

—Ни сөйләвең, ни сөйләвең. Менә шул!—дип Жбан үзенен култыкса баганачыгына охшаш кыска аякларына торып басты һәм, тавышын әкренәйтә төшеп, ләкин ачык итеп теш арасыннан сыгып чыгарды:—Ә шул: саквояж—Пичугада.

—Пичугада?

—Ес ай ду, сары саквояж сэр Пичугада. Бу аның, профессор малаеның хәйләле эше. Ә бөтен күркәне миңа аударырга булганнар. Тапканнар юләрне. Ниндидер сарай кисәге аркасында... Мин болай гына, гомуми шау-шу астында гына... Ә менә ничек килеп чыкты...

Ниһаять, күренмәс радиосхема чылбыры тоташты: Пичуга—открыткалар коллекцияләүче—открыткалар белән саквояж—аларны Николай Сергеевичтан алыштырырга, сатып алырга, теләсә нинди юл белән кулга төшерергә омтылу... Схема төгәл ачык, инде хәзер штепсельне розеткага тыгарга да мөмкин.

Жбан идәнгә какырып куйды да аны ботинкасы белән ышкып алды.

—Әй, туйдырды мине бу Пичугалар! Берсе, кызлары, утырып җаныма бушанды, икенчесе минем җанымнан бау ишәргә алынды. Майлы кәҗә тоягы сезгә! Жбан сезгә тумран агачы түгел, аның да үз горурлыгы бар.

Шәех аны тыңлады да, тыңламады да. Ул Николай Сергеевичның урланган милкенең ничек бүленүе турында уйланды. Берәүгә—иконалар, икенчесенә—акчалар, өченчесенә—саквояж. Ләкин аны Пичуга ничек алган икән соң? Бу турыда ул, ярсулы сафсата сатуын бүлдереп, Жбаннан туп-туры сорады да.

—Син нәкъ прокурор шикелле,—диде ана Анатолий Жбанов, ачу ялкынын сүрелдерә төшеп.

—Әгәр шулай булса икән, —дип көрсенде Шәех.

—Юри утыртылган үрдәк түгел, димәкче буласынмы?

—Мин дә сак астында, синең шикелле үк,—диде Шәех һәм: «Тик ни өчен икәнен генә белмим»,—дип өстәмәкче иде дә, ләкин тыелып калды.

Жбан, үзенең сары-яшел күзләрен кыса төшеп, лампаның тонык яктысында классташына ниндидер шик белән төбәлебрәк карап торды да, бармагы белән икенче катның тактасына төртеп шундый итеп, хәтта гырылдаучы гырылдавыннан туктап калды, ә тырнагын кимерүче бармагын авызыннан алды, бөтен камераны яңгыратып:

—Ул чагында, Багдад шәехе, синең урынын менә монда,—дип көлеп җибәрде.

УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Сишәмбе—авыр көн

Сишәмбе көнне Гайнан Субаев эштән гадәттәгедән иртәрәк, төшке ашка кадәр үк ерткычларча ачулы килеш кайтып керде. Беренчедән, аның теше— сул ягындагы өске казык теше сызларга тотынды. Икенчедән, сулга  җибәрергә дип әзерләп куйган итен тигр ашаган иде

Бу вакыйга цирк буфетында иртәнге ашны ашап алгач килеп чыкты. Склад мөдире үзенең каптеркасына сыернын сум итен алып кына килде, кинәт шунда черегән һәм бераз какшаган тешеннән башына ток суккан шикелле китереп бәрде, бик каты сызлый башлады. Каһәр суккан баллы кофе! Ул диванга ауды, аякларын бөкләде дә ничектер сизмичә йоклап та китте. Үзен кемнеңдер иснәвен тоюыннан уянып китте. Шунда Гайнан үзенең беркайчан да алдамый торган алтынчы тоемы белән ниндидер яман нәрсә булганын сизеп алды, ләкин сикереп тормады, ә бары тик бер. куркыныч килгән якка каравы җайлырак булган сул күзен генә бераз ача төште һәм шунда коты алынды. Танавы белән аның тезенә «Мыеклылар, буй-буйлылар— уссурийныкылар» аттракционыннан «Матыш» исемле иң зур тигр төртелә иде. Ничек килеп чыккан ул читлектән, ишеге тышка ачыла торган, бикле шикелле дә булган каптеркага ничек китеп кергән? Склад мөдире шунда хәтта сулыш алудан туктап катлы, ул үлде, тигр өчен ул бөтен күзәнәкләре белән үле иде. Йөрәге дә катып калды, тамырларында кан йөрүе дә туктады бугай. Уссурий кунагы үлгән кеше итеннән авыз итәргә теләмәде һәм, борылып, бүлмә буенча йөреп китте. Тагарактагы сыер ите яңа гына ит комбинатыннан алып кайтылган иде. Ерткыч ырылдады, авызын чапылдатты... Гайнан абый астыннан тизәк исе килүен сизде һәм бу көтелмәгән хәл куркуына яңа көч өстәде. Бәлки, кинәт аңа тигр игътибар итәр? Тигр, анын уйларын сизенгән сыман, аңа якынрак килде дә, борынын югары күгәреп иснәнеп алды, аннары канәгатьсехтек белән ырылдауга охшаш ниндидер аваз чыгарды. Шуннан соң инде Гайнан аның ничек чыгып китүен дә, үзенен ничек ашык-пошык кына юынып алганнан соң ниндидер нервылы кызулык белән каядыр чыгып чабуын да хәтерләми калды.

Колхоз базары янында гына исенә килде ул Шунда мичкәле сыра алып эчте, бераз тынычлана төште, аннары тартып җибәрде. Инде бүгенге көнгә әзерләп куелган куркыныч хәлләр бетте дип уйларга да мөмкин иде. Ләкин шул вакытта кинәт, җир астыннан калыккан шикелле, алдына алар—озын буйлы, нык гәүдәле, куян тиресеннән тегелгән колакчын бүреген баш чүмеченә таба җибәргән малае белән Марийка килеп басты. Монда ике фикер булырга да мөмкин түгел иде: нәкъ үзе, чәченә тикле үзенеке һәм күзләре дә шулай ук икесе ике якка караган... Бер мизгелгә Гайнан абыйга ул үз-үзе белән, тик бик яшь, үсмер, еракта калган сугышка кадәрге чагы белән очрашкан шикелле тоелды. «Әллә курыкканга күзгә күренәме соң бу?—дип уйлап алды ул күңеленнән.—Эчмәдем дә бит кичә, йокы алдыннан җибәргән бер стаканны санамаганда».

Юк, Гайнан абыйның күзенә генә күренми иде.

Картайган, ямьсезләнгән Марийка анын пальтосы жиненнән эләктереп алды да шатлыгыннан:

—Ваня, кадерлем, исәнме!—дип кычкырып җибәрде

Ничек рәхимсез бу вакыт кешеләргә! Ул. әле хәзер дә мәһабәг. күренекле ир-ат, ул, Гайнан Фазлыгалләм улы Субаев, кайчандыр менә шушы бөкрәеп беткән, кыяфәте буенча мәнгелек карчык белән чыннан ла дуслашкан булган микәнни? Аның өстендә аны беренче тапкыр очраткан чагындагы шул ук озын җиңле сырма, ул да чит кеше иңеннән төшкән кебек асылынып тора. Юк. шул ук түгел, әлбәттә, ләкин ул минутта аңа шул ук сыман тоелды, хәтта өске, бик еш төймәләнә-чишелә торган төймәсенә тикле элеккечә соңгы җебендә көчкә эләгеп тора. Башынла укмашып-киезләнеп беткән, көяләр тишкән һәм вакытлар кырган шәл. Нихәтле күптән булды болар! Шундый күптән, хәтта хәзер ул дөрескә дә охшамый сыман иде инде.

Гайнан җиңел, табигый хәрәкәт белән генә үзенең кулын алырга тырышкан иде, ләкин Марийка аның драп пальтосының җиңенә каерып алып булмаслык итеп ябышкан иде.

—Бу синең әтиең бит, улым,—дип елады ул,—менә шатлык!

—Сез нәрсә, гражданка, акылдан яздыгызмы әллә?—дип телгә килде Гайнан абый. —Нинди Ваня булыйм ди мин сезгә? Мин—Гайнан Фазлыгалләмович Субаев, паспортымны күрсәтә алам.

—Беләм, беләм, паспортыңны да күрсәтә алганыңны...—дип ярсулы тәтелдәвен дәвам итте Марийка. —Малаеңа күз сал, Ваня,—дип һаман бирешергә теләмәде хатын.—Карап үстердем бит, саклап калдым мин аны...

Әтисе итеп танытмакчы булган таныш түгел ир-ат җиңеннән әнисе кулын малае каезлап алды.

—Булды, әни, җитте, өйгә киттек,—диде ул.

Әйе, күренеп тора: аныкы, аларның малае. Ләкин циркның склад мөдире, элеккеге фронтовик, ә тыл күсесе булмаган Субаев сугышның ңкызган чагында тирән тылда әфтәрләгән токымының муенына асылына алмый иде бит инде! Азмыни алар аның Рәсәй-анакай буенча! Сугышта дошманнарны кыйнамады, аның каравы Ватанның баш исәбен арттырды. Бу бер үк нәрсә түгелмени?

Ә Марийка берничек тә бирешергә теләмәде. Ул улы кулларында тыпырчынды, ычкынды, ә малае гафу үтенде:

—Гафу итегез, иптәш, әни авыру, ул үз-үзен белештерми, ялгыша, ул сугышта хәбәрсез югалган ире дип белгән кеше бер сез генә түгел,—диде

Гайнан абый каракүлдән тегелгән кепкасының козырегын күзенә табарак төшерде дә, йөз сиксән градуска борылып, сүзсез генә китеп барды. Малае аны танымады. Гәрчә бер мәртәбә күргәне булмаса да, менә ул аны таныды. Ләкин кайчандыр ул үзе дә шундый иде, ә менә малае анын кебек карт түгел шул. Шуңа күрә танымады да. Күзе үткенрәк булса, танырга да мөмкин иде.

Улы кулларыңда котырынган хатынның соңгы сүзләре, яшь охшашының исеме дә Иван булуы турында иде. Мескен Марийка баласы әтисенең чын исемен дә белми иде.

Гайнан абый, яшергән урыныннан пистолетын алырга да теләмичә, өендә сызлаган теше белән икәүдән-икәү генә калып утыра бирде. Кап-кара, авыр «вальтер» гадәттә аны төрле хәлләрдә дә тынычландыра, уйнаклаган нервыларының теләсә нинди тирбәлеш амплитудасын да юкка чыгара торган иде. Тик теш сызлавын түгел шул.

Гайнан абый бу пистолетны көзен үк кулга төшергән иде, гаугалы өстәл янында утырганнан соң ук, Пичуганың дус хатыны вакытсыз кайтып кереп кунакны бернинди артык дипломатиясез куып чыгарды. Ә хуҗаның—хәер, нинди хуҗа булсын ди ул? Чүпрәк!—ул чакта бушка килгән аракыдан инде теле дә әйләнмәде. Ләкин шуңа карамастан, сүзендә торды. Берничә көннән сон Гайнан абый кадерле «вальтер»ны кулына алган иде инде.

Ярты ел эчендә ул пистолетка күнекте, аңа ышанычлы һәм үзенә тугры дусты кебек ияләште. Шунын өстенә (монысы да бик әһәмиятле) телсезгә, ләкин кирәк чакта сүзен берәгәйле, бер генә мәртәбә һәм мәңгелек итеп әйтергә мөмкин булган телсез дустына...

Өендә беркем дә булмаган чакларда Гайнан абый бикләнә дә, үлек камин авызы өстендәге яшерен урыныннан пистолетын тартып чыгара. Карап туймаслык шул уенчыгын сүтә, чистарта, майлый, яңадан җыя, обоймадагы көзгедәй ялтырап беткән сигез патронны бер-бер артлы берәмтекләп барлап, бәрхет белән ашыкмыйча гына тагын бер кат сөртеп чыга.

Ә аның өчен ул бирергә тиешле сары саквояж белән эш сузыла килде Аны урларга һаман ничектер җае чыкмады. Йә язу өстәле астында тузан җыеп яткан ул әйбернең хуҗасы бүлмәсен калдырып чыкмады, йә чыкса да, бернинди сәбәпсез аның ишеген бикләп куйды. Ә кечкенә йозак кисәге белән маташасы килмәде. Әлбәттә, маташырга кирәкми дә, гади генә әйткәндә, керәсе, аласы һәм ялгыш кына эләктереп чыгасы гына иде. Андый мөмкинлек, һичшиксез, туарга тиеш иде. һәм андый мөмкинлек ике ай элек, гыйнвар башында барлыкка килде дә. Бер тапкыр Йолдызчы, кичен соң гына һәм өстенә яхшы киенеп, үзенең бүлмәсеннән кунагы профессор Пичугинны озатырга чыкты. Ашыгуыннан ишеген бикләмичә, хәтта бераз ачык та калдырды. Вакыт сон, күршеләр йоклый һәм, бүлмәгә кереп, кирәк нәрсәне алып чыгу авыр эш түгел иде. Гайнан абый саквояж буш килеш калганчы, открыткалары белән бергә юкка чыкса яхшырак булыр дип уйлады. Кулына, Новиковның бик начар янып китә торган мичен дөрләтеп җибәрер өчен дигән булып (менә нинди кайгыртучан кеше ул Гайнан Фазлыгалләм улы!), коп-коры агач кисәкләре яткан капчыгын тотып кергәннән соң, ул тиз генә шул капчыгына кирәк нәрсәне атып сатган гына иде, көтмәгәндә аны берочтан тагын нәрсә дә булса эләктерү теләге биләп алды. Буфетның шыгырдавыклы ишеген ачса, агачтан уеп-сырлап эшләнгән күләмле генә шкатулка күзенә чалынды. Кызыксынудан янып, Гайнан абый аның капкачын ачып карады һәм аны сиземләве алдамады. Шкатулка бүлемнәре патша һәм хатын-кыз императорларның профильләре төшерелгән көмеш акчалар белән тулы иде. Аларга карап хозурланырга вакыты юк иде, әлбәттә. Шуңа күрә чыңлаган көмеш акчаларны шул ук капчыгына бушатты да тиз генә чыгып китте. Ниһаять кирәкле эш эшләнде! Инде үзенең юынгычы янына килеп җиткән иде, кинәт үз бүлмәләреннән кухня караңгылыгына таба күршеләре, кече Әһлиуллиннын атлавы күренде. Ана бу кечкенә малай нәрсәнедер сизенгән сыман тоелды, шуна күрә сагаеп калды. Ләкин шунда теге малай, иске өй туфлясе белән кыштырдап, тагын хәрәкәткә килеп, үз ишекләрен ачты да, шуның артында юк булды. Гайнан шакшы су тасына төкереп куйды һәм хатыны гырлап йоклап яткан бүлмә ишекләренә төртте. Үги малае кайдадыр йөри иде. Ә ул өйдә булса, капчыкны өйалдына, йә булмаса сарайга алып чыгарга туры килгән булыр иде, ә бу инде өенә кайтып килүче Йолдызчы яисә үги малае белән очрашу куркынычы белән яный. Ә болай карават астына куйдың да эшен бетте. Һәм иртәнге якты танга тикле тыныч кына ят та йокла.

Гайнан абый иртән иртүк капчыгын, элеккеге парадный баскыч янына алып килеп, иске-москы арасына яшерде. Алай да тыелып калырга түземлеге җитмәде, товарны сатып алучы коллекционерларга күрсәтер өчен дип. берничә көмеш акчаны кесәсенә салды. Аларны, шундук чүпрәккә төреп, җөе сүтелгән кесәсенең төбе аша пальтосы итәгенә төшереп җибәрде. Үги малаеның күзеннән ерактарак ятсын, янәсе. Инде ул малай болай да элегрәк очраклы рәвештә генә алган бишләп акча өчен дә милициягә җиткерү белән янады.

Менә хәзер шунда ук үзе килеп эләкте А-ля-мафо! Якынына чокыр казыма, үзен барып төшәрсең! Менә шулай була ул!

Ул, кулы белән черек теше аркасында сызлаган яңагын тотып, йортта һәм үзендә ниләр барын белергә теләп колак салып утыра бирде. Аек, көннең кискен борылышлары һәм теш сызлавы азапламаган эчке танышы аңа шунда, берничә акчаны һәм бер-ике открытканы, һичшиксез, милициягә илтеп бирергә кирәк, дип искәртте. Янәсе, менә шулай, шулай, үги малайның өстәленнән очраклы рәвештә генә табып аллым. Аннан соң утырталар да утырталар инде ул елан баласын!

Ләкин авыртуы тәмам тенкәсенә тиде, аның аек акылы сыегаеп калды. Гайнан абый бүлмәләренең бер почмагыннан икенчесенә йөренергә тотынды. Аны бары тик өске казналыгының сул өлешендәге сызлау гына җәберли идеме соң?

Тып-тын гына йөргән мескен, зарарсыз Йолдызчы күгәреп-саргаеп беткән открыткалар салынган ниндидер иске, әллә кайчангы саквояж өчен шундый тавыш күтәрер дип кем уйлаган? Бүгенме, иртәгәме, тентү ясарга дип, милиция дә килеп җитәргә мөмкин бит, болай булгач. Бу исә бернинди яхшылык та вәгъдә итми иде. Беренче чиратта документларны тикшерә башларлар... Һичшиксез, гомуми парад баскычының да астын өскә әйләндерәчәкләр инде, әлбәттә. Һәм сарайда центнер чамасы суытылган итне табып алу да берни тормый аларга. Нигәдер каминдагы пистолет өчен генә тыныч иде Гайнан абый. Ул утынлык турында, иконалар турында, үзе инициатива күрсәткән, хәзер КПЗда утыручы Жбан хакында да милициягә зыян күрүче үзе түгел, ә профессор Пичугин шалтыратуын белми иде.

Көмешләрне чәлдерергә кирәкмәс иде, мөгаен, беркая да китмәс иде әле алар. Бөтенесен берьюлы алырга теләде шул. Фраерларны, гадәттә, комсызлык харап итә, комсызлык! Аннан соң ул бу юлы стратегик ялгыш та җибәрде. Йолдызчынын дөнья рәхәтеннән ваз кичкәнлек филантропиясенә, анын Толстойныкы шикелле җавапсызлыгына ышанды, ә баксаң...

Үзенең теш сызлавы аша Гайнан абый нәкъ төш вакытына Пичуга белән күрешү турында сөйләшенгәнен исенә төшерде. Ерак Уйсулыкта, күлгә борылган җирдә, ниһаять, ул открыткаларны яңа хуҗасына бирергә тиеш иде. Сузды ул бу эшне, шактый озакка сузды... Башта вакыты булмады, ә соңыннан: «Ә нигә бирергә?»—дип уйлап куйды. Аларны икенче бер коллекционерга да сатып җибәрергә мөмкин иде ләбаса! Бу очракта да Пичуга тын да чыгармаячак. Ләкин ахырында үзенең намусын чиста килеш калдырырга булды. Әмма берничә мәртәбә анын белән килешенгән очрашуларның берничәсенә тагын бармады. Йә бу вакытта кичектергесез бүтән эшләр килеп чыкты, йә онытып җибәрде, бүгенге шикелле, хәтереннән чыкты. Хәер, бүген онытырга да мөмкин иде, чөнки үтереп теше сызлый. Бу—нигезле сәбәп. Ләкин гаҗәеп рәвештә килеп чыккан көтелмәгән, әлегә кая алып барасы да билгеле булмаган хәлләр анын артыннан этәрә иде, һәм менә ул открыткаларны һәм акчалар белән тулы ике кечкенә күн янчыкны үзенен шактый әйбер сыешлы склад мөдире портфеленә салды да, шулай ук Шәехнең саперлар көрәген куенына тыгып, Уйсулыкка юнәлде. (Зур сары саквояжны ул кыш ахырында ук бер эквилибристка сатып җибәрде һәм теге аны ил буенча гастрольләргә алып китте. Бар, табып кара аны хәзер!)

Ул сөйләшенгән урынга ярты сәгать алдан килде һәм, вакытлыча саклау өчен, күн янчыкларның икесен дә кар өеменә күмеп куйды. Ходайга шөкер, коры елгада кар җәйгә кадәр эреп бетмичә тора дияргә була. Күмеп куйганнан соң бераз тынычланып калды һәм Пичуганы көтә башлады.

Исеме генә яз быел: ул бер урында катып калды сыман. Пичуга күренмәде. Теше тагын да ныграк сызларга тотынды. Гайнан абый тагын бераз урынында таптанды-таптанды да, кечкенә капчыклары янәшәсенә, кардан ясалган саклык кассасына портфелен дә күмеп куйды.

Өенә кайтып барышлый башына бер яхшы уй килде. Кар сберкасса гына түгел, менә дигән суыткыч та лабаса! Анда сыер ите дә саклана алыр иде бит.

Ит чабарга һәм егерме килограмм чамасы ит салынган биштәр белән биш мәртәбә марш-ыргылыш ясарга сәгать ярымнан чак кына артыграк вакыт китте. Төп-төгәл ундүрт сәгатьтә арыганлыктан тәне ниндидер бер рәхәтлек белән сулкылдаган шат күңелле Гайнан абый, болдыр култыксасына таянып, тартып җибәрде. Ишегалдында бер кеше дә юк. Бары тик Милочканын ике мәчесе генә күгәрченнәр кетәге астында йөриләр. «Менә җибәрергә иде аларны шунда кертеп!»—дип уйлап алды ул һәм үзенен малайлар уеннан үзе үк көлеп куйды. Ә нәрсә, әгәр башка шундый хулиганнарча уй килә икән, димәк, җаны исән әле аның. Ул тирән итеп үзенең яраткан «казбегын» суырып куйды һәм шунда кинәт тешенен сызлавыннан туктавын да сизми калды. Барысы да дөрес, авырту ул башланганда гына бик сизелүчән була.

Йортта элеккечә үк тын иде. Кешеләр кем кайда—кайсы эштә, кайсы ялда, кемдер, һм-м, төрмәдә.

Кухнядан үтеп барышлый Гайнан абый галим ишегендәге йозакның юклыгына игътибар итте. Димәк, Йолдызчы өйдә. Көр күнел белән анын ишеген шакыды, чөнки аның кем белән булса да эчен бушатасы килә иде.

Анда серләр, монда серләр

Юлия белән без Хәниф абыйны фәкать икенче көнне генә туры китердек. Без аңа ярдәм сорап килгән көнне ул мотоциклы өчен кирәк булган аракатлам (прокладка) алыр өчен Дәрвишләр бистәсендәге дустына барган булган икән.

Шул ук көнне кич белән әтисе белән Юлия арасында җитди сөйләшү булды. Әтисе кичергән йөрәк тотуыннан соң Юлиянең үзен гипслаган шикелле катырып куярга теләгән мәрхәмәтлелек, түземлек, барысын да кичерә белү хисләре бер селтәнүдә җимерелде дә төште һәм читкә алып ташланды. Кыз аңа, бернинди кереш сүзсез, бер дә читләтеп- нитеп тормыйча, Шәехнең аның яласы буенча тоткарлануы, аның тирә- ягында һаман законсыз эшләр эшләнүе, аның—әтисенең, үрмәкүч кебек, танышлык-белешлек пәрәвезе белән чолганып алынуы турында йөзенә бәреп әйтте. Шуңа күрә, янәсе, ул да абыйсы белән килешә шуннан соң нинди әти булсын ди ул аларга!? Янәсе, ул үз сүзләрен башка кире алмаячак һәм моннан ярты ел элек булган шикелле үкенмәячәк, моннан сон ул аңа тик паспорт буенча гына әти булып калачак.

—Шәех намуслы, ачык кеше һәм кабахәтлеккә сәләтле түгел. Мин хакыйкатьне табачакмын, аны чыгарырлар. Һәм аның белән без бу каһәр суккан шәһәрдән китәчәкбез, еракка китәчәкбез һәм—гомергә!

Кыз төн буе йоклый алмады. Аның өчен моннан да озынрак һәм интектергеч төннен булганы юк иде бугай әле.

Мин дә таңны көчкә генә көтеп алдым.

Әле март төненен каралыгы да бетеп җитмәгән, әле урам фонарьлары һаман яна бирә һәм шул караңгылыктан әле яңа гына дымлы аксыл март томаны күтәрелеп килә иде, ә Юлия белән без, тимерчыбыкка асып куелган агач тоткалы бик борынгы звонокны тарткалавыбыз ни белән бетәр икән дип көтә-көтә, Хәниф абый ишеге төбендә басып тора идек инде.

Бу юлы безгә бәхет тәтеде, Хәниф абый өйдә булып чыкты

Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә без ни булганын ана сөйләп бирдек. Ул дәшмичә генә тыңлап торды. Аннары сүзсез генә аягына итекләрен, аннары кизүгә чыкканда гел кия торган курткасын киеп алды да, каешларын кысып эләктергәннән сон, безне ишегалдына алып чыкты. Бер минуттан анын ике цилиндрлы машинасы инде безне йокылы урамнын иртәнге бозлы юлыннан Шәехне коткарырга җилдертә идее.

Юлия белән без милиция бүлегенә кермәдек, мотоцикл янында калдык. Хәниф абый Хәкимов атакага берүзе генә кереп китте. Аның өчен моның ни торганын без ул чакта белми идек әле. Шәех өчен көрәшкә ул үзенең явыз дошманы—җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, бүлекнең тәҗрибәле хезмәткәре, закон саклау һәм ил куркынычсызлыгынын кыргый үгезе— зубры саналган капитан Дубов Пётр Изотовичка каршы чыккан икән. Әмма үзенең рухи сыйфатлары ягыннан башлык аңлашылмый торган ир- ат булып күренә. Кайчак бөтен барлыгы белән солдафон—тупас гаскәри ул, кайчак ачык, эчкерсез кеше шикелле. Опер булып, мөгаен. Феликс Дзержинский вакытыннан бирле эшләгән, диярлек, кайчак кеше сөймәс, карангы чырайлы, ә кайчак итекләрен дә салып тормыйча, туп-туры җанына үтә торган зат... Ул—майор йолдызы, күктәге Җидегән Йолдыз шикелле үк, беркайчан да ирешә алмаслык булып тоелган мәңгелек капитаннар һәм иңде гаилә тормышы куркынычы күптәннән янамый торган буйдаклар токымыннан. Хәниф абый белән анын мөнәсәбәте бик тә ачык иде: капитан өлкән лейтенантны иске агач төбе үзендә үсеп килүче яшь үсентене күрә алмаган кебек күралмый. Турысын әйтик, Хәниф абый— хезмәтендә эше бик тә артык уңучан, бигрәк тә уңышка ирешүчән кеше. Һәм бу нәрсәләр эчке тәртип буенча бөтен участок милиционерлары да буйсынган бер җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгын гына ярсытмый иде. Хәер, әйтегез әле, сезгә йә медаль тапшыралар, йә сез министр кулыннан исемле сәгать аласыз икән, йә сезнен турыда газетада язалар, йә радиодан сөйлиләр икән, кайсы коллективта сезне кулларында күтәреп йөртерләр? Хәниф абыйны да эшендә сәнәктән көрәк булган кеше, сикергәк, дип саныйлар. Дөресен әйткәндә, ул чынында да шулай иде. Ул. автобустан атылып чыгып, батучы карчык артыннан суга сикерә, ул... Хәер, мин инде анын акыллы штатскийлар массасы арасыннан гына түгел, ә җәмгыять тарафыннан куркыныч һәм батырлыкка махсус чакырылган, моның өчен алдан әзерләнгән, өйрәтелгән, коралландырылган кешеләр арасыннан да өстен чыгуы, аерылып торуы турында кыскача сөйләп киткән идем. Ә капитан Дубов исә үзенең органнардагы ярты гасырлык диярлек хезмәте өчен, чамадан тыш тырышуына карамастан, кулына песнәктән башка берни дә тота алмады, һәм яшь буйсынучысының тыелгысыз даны аның эчен пошыра, чөнки ул үзенең аңына, әнисенең сөте белән, орган хезмәткәре эше хакына күзгә ташланмый торган, хәтта кайдадыр бернинди үзенчәлексез шәхес булырга тиеш, дигән мәсләкне сеңдергән. Янәсе, чекист—кино йолдызы түгел, ана ялтырарга-җемелдәргә, алга чыгарга кирәкми, ул бөтен көчен биреп, намус белән ышанычлы рәвештә дәүләткә хезмәт итәргә тиеш. Ә өйләнгәннәргә, имеш, бөтен көчен эшкә бирү дигән нәрсә кайдан килсен? Гаилә аталарында? Һаман ничек булса да хезмәттән өйләренә чыгып сызу ягын гына карыйлар, янәсе. Шул ук Хәкимовның ике яшь баласы бар һәм менә-менә тагын берсе көтелә. Гади генә әйткәндә, яшь әле ул, шуңа күрә дә уйлап та тормыйча чаба да, гаиләсе турында, анын бердәнбер туендыручы икәне турында да уйламыйча, курыкмыйча чаба. Ярар, еллар үтә-үтә уйланыр, акылга утырыр әле.. Юк, дәүләт үзенен ышанычлы органнарыннан, моны үзенең гаилә мәшәкатьләреннән азат, дуслар белән бәйләнеше булмаган тормышы белән ул, капитан Дубов, тулысы белән раслаганча, үз-үзеннән бөтенләй ваз кичүне таләп итә. Ләкин дәүләт хезмәте шундый нәрсә... Ул кайчак синең күнелеңә ятышып бетмәгән, хуш килмәгән нәрсәләр үтәргә дә мәҗбүр итә. Мәсәлән, син кул астындагы кешене күралмыйсың ди, тик шул ук вакытта аңа үз кулларын белән мактау кәгазе тапшырырга да, аның погонын яңа йолдызлар белән алтынларга да тиешсең. Һәрвакытта да, теләсә нинди җитәкчелек кулы астында да хәрбиләштерелгән үз хезмәтен дәүләт организмының җаваплы органнарында бөтен авырлыкларны һәм кыенлыкларны чыдамлы итеп башкарган һәм үзенә буйсынучылардан да шуны ук—аскетлык, тыйнаклыкны таләп иткән капитан Дубов Хәнифнең халыкка килүен—гади кешеләр арасындагы абруен авыр һәм начар кичерде, моңа көч-хәл белән генә түзде. Ләкин түзде, чөнки капитан тәртипле офицер иде. Әмма һәр түземнең дә чиге була: бу сикергәк, бу каһарман Алмалыдан булган, караклыкта тотылган үсмер Шакировны чыгаруны таләп итте. Янәсе, аны кулга алырлык бернинди дә дәлил юк, моңа прокурор да рөхсәт бирмәгән һәм, район бүлегендә яшәп килгән тәртип буенча, участок милиционеры, ягъни ул, анын кызуканлылык белән белдерүенчә, Алмалыдагы барлык малайларны да биш бармагы шикелле белгән Хәкимов тә бу эшне хупламаган. Әрсез, авызында анасынын сөте дә кипмәгән нәрсә! Борын-борыннан бирле җинаятьчел, ә кайбер чорларда районның, әгәр шәһәрнеке үк булмаса әле, сәяси бәла-казасы да булып килгән Алмалы өчен кем гарантия бирә ала?! Ләкин яшь әрсез бодай дөрес сукалый үзе: профессор Пичугин шалтыратуын искә алмаганда, үсмерне кулга алырлык нигез юк иде шул. Хәкимов бу шалтырату турында кайдан белгән, чөнки профессор ана кизү торучы милиционер аша түгел, ә турыдан-туры шалтыраткан иде бит! Һәм капитан Дубов үз-үзен тыеп кала алмады, үти торган вазифасы һәм чины буенча үзеннән кече булган хезмәткәренә кычкырынды. «Яшь әле син, салага, кемне өйрәтергә телисен! Менә пенсиягә киткәч, минем кәнәфигә утырырсың да, шул чакта».

Хәкимов аны:

—Соң, күптән вакыт инде. Белмим, нигә утырасыздыр,—дип бүлдерде.

Капитан шундук тирләп чыккан муенын кулъяулык белән сөртеп алды да үзгәргән, башлыкларча түгел, ә хәтта ничектер эчкерсез итеп:

—Их, туганкай, син мижа яшь чагымда эләккән булсан икән!—диде.

—Ул сезнең булмады да бит

—Кем?

—Яшь чагыгыз.

—Ни өчен?

—Чөнки сез һәрвакыт үзгәрешсез—яшь чакта да, олыгая төшкәч тә.

—Аңламадым.

—Ә нәрсә аңларга, сез, иптәш капитан, безнең кер юу урынындагы үтүк шикелле. Мәңгелек һәм бер дә үзгәрми торган кеше сез!

—Белмим, мин кер юа торган урыннар буенча йөрмим. Ә үтүкләр, синең исеңә төшерәм, даими рәвештә үзгәреп тордылар. Мин әле үз вакытында анын күмерлесен дә кулландым.

—Ләкин аларның басу, үтүкләү максаты үзгәрмәде.

—Кая анда! Элек кенә басты-үтүкләде алар, ә хәзер бары тик сыпыралар гына. Йә, ярар соң, костюм искергән, җыерчыкланган икән басарга да туры килер.

Капитанга, үзенең тормышында әле беренче генә тапкыр файдаланган образлар белән фикерләве ошады, ул үтүкләр, аларның гомумдәүләт көнкүрешендә, һичшиксез, мөһимлеге турындагы сүзен дәвам итәргә дип авызын ачмакчы гына иде, ләкин Хәкимов, сөйләшүне башлангычына кайтарып, аны яңадан бүлдерде. Капитан икенче мәртәбә бик каты ачулана алмады, әкренләп эченә җыелган пары да чыгып бете. Аннан соң, уйлап карасаң, нәрсә аркасында сон әле бу әрепләшү ?

Хәкимов исә бу әрепләшүнең нәрсә аркасында икәнен яхшы белә иде. Ул, Әмәт станциясе янындагы көзге урман янында бандитлар өере белән бәрелешкә барган сыман, аның шәхси кабинетында үзенен башлыгына таба «атлады». Ул үзе өчен тырышмый иде ич. Шуңа күрәдер, мөгаен, арыган тәртип сагы үгезе-зубры ваемсыз гына биртелде. Ни әйтсен дә, бу җиңүчегә орден тапшыру да, кечкенә генә кысан өйдә яшәп ятучы Хәкимов инде кайчаннан бирле боз өстенә чыгарып ташлаган балык шикелле сорап аптыраткан фатирга ордер бирү дә түгел ләбаса. Харап булган, бераз хәленә керү—малайны шәһәрдән беркая да чыгып китмәү турындагы язу бәрабәренә һәм аның, өлкән лейтенант Хәкимовнын шәхси җаваплылыгы астында чыгарудан дөнья җимерелмәс.

Без Шәехне, шатланышып, милиция баскычы төбендә каршы алдык, кочаклаштык һәм өйгә кайтып киттек. Хәниф абый эшендә калды.

Мин һәм Юлия тантана иттек, ә безнең дус сәер рәвештә уйчан иде, теләмичә генә сөйләште. Авызында гел «әйе» дә «юк» иде, җитмәсә, азат булуына сөенмәгән сыман, һаман чыраен сытты.

Алмалыга килеп чыккач, Шәех Юлиягә, аңа аның абыйсын күрергә кирәклеге турында әйтте.

—Нигә кирәк ул сиңа?—дип кызыксынды кыз.

—Кирәк.

—Өлгерерсең әле аңа, башта безгә керәбез, сине бабам күрергә тели.

—Нигә?—дип сорады үз чиратында Шәех.

—Кирәк,—дип җавап бирде Юлия.—Син аңа бик, бик ашыгыч кирәк. — Һәм шаяртып алды:—Без бит сиңа чыгару билетын да шуның өчен генә яздырдык.

Кыям абый үзенең яшь дустының милициядә кунганын белми иде. Гадәттә авыру кешене тискәре тәэсирләрдән төрлечә саклыйлар. Бер көн элек кич белән ул, гәрчә аны әле көндез генә күргән булса да, үзенә Шәехне чакыруларын сорады. Авыручының теләге—янында утыручы өчен закон. Ләкин Шәех артыннан җибәрелгән Юлия, әйләнеп кайткач, аның өйдә юклыгын әйтте. «Бәлки, кая булса да киткәндер, бүген безнен каникуллар башланды бит»,—диде ул.—«Кая киткән?—дип борчылып куйды авыручы. — Ул китүе турында берни дә әйтмәгән иде». Һәм оныкасын иртәгә иртүк аның артыннан тагын барып килүен сорады. Юлия икенче көнне караңгы таңнан ук тагын аның янына китте, ә төштән ары соң гына әйләнеп кайтты. Аның каравы үтенечен үтәп, Шәех белән бергә!

Әмма алардан алда бабасы янына оныгы килгән иде.

Саша фатирларына моннан кәләшенә (хатынына, бергә яшәүчесенә— хәзер аның ничек дип йөртелүенең әһәмияте юк бугай) алып киткән бөтен әйберләре белән кайтып керде. Чемоданнар, кечкенә чемоданчыклар, спорт сумкалары ишек катында Монблан тавы кадәр җыелды. Ул бу йортны, безгә элек Юлия белән бабасы әйткәнчә, үзе белән берни дә алмыйча гына ташлап чыгып китмәгән икән бит!

Әнисе улын сугыштан яисә данлы космик очыштан әйләнеп кайткан каһарман шикелле каршы алды. Әтисе өйдә юк иде.

Бабасы аны урыныннан тормыйча гына сәламләде:

—Картина «Юлдан язган оныкның әйләнеп кайтуы» дип атала,—диде ул, көлемсерәп.

—Әйе,—дип килеште оныгы,—аз-аз гына ялгыш җибәрдем.

—Андый нәрсә һәркем белән дә булгалый инде ул.—дип гадәттәгедән катырак көлеп куйды анын әнисе һәм тизрәк гадәти көндәгедәй аермалырак булган берәр тәмлерәк нәрсә әзерләп алу өчен кухняга ашыкты.

Бабасы оныгы белән алай озак сөйләшеп тормады. Нигә һаман бер нәрсәне чәйнәргә дә чәйнәргә! Барысы да шушылай булып бетәргә тиеш иде. Икесе дә—өлкәне дә, яше дә, ярты ел эчендә ялыкканнар. Берсе—көтеп, кайгырып, борчылып, икенчесе—гомере буенча кулга-кул тотышып яшәргә уйлаган кешесе белән көрәшеп.

Бүлмәне, сәхнәне прожектор утлары яктырткан шикелле, кояш нурлары кискәләде һәм аларда, бернинди гаилә драмаларына карамастан, җиңелчә бүлмә тузаны бәйрәмчә йөзә иде. Кухнядан нәрсәдер пешергән-кыздырган тәмле исләр килә башлады. Сашаның инде күптән әнә шундый исләр килеп торган ризыклар белән сыйланганы юк иде. Ул бабасына карап елмайды да үз бүлмәсенә кереп китте. Бабасы эченнән генә. «Яшьлек хаталары ничек тиз төзәлә!»—дип уйлап алды да авыр керфекләрен йомды.

Көн инде төштән сонга авышты, ә Юлия белән Шәех һаман күренмәде.

Алар ул көтмәгәндә йоклап киткәч кайтып керделәр. Кыям абый күзләрен ачты да, әйтерсең бер дә йокламаган, көтеп армаган сыман, Шәехтән. —Ничек соң каникулда, яхшымы?—дип сорады.

—Яхшы,—дип җавап бирде Шәех, берни дә булмаган шикелле. —Теләсә нинди кыштан соң яз килә,—диде сырхау, тәрәзәдәге алтынланган зәңгәрлеккә күз салып.

—Дөрес,—дип килеште аның белән Шәех, аңлый алмыйча. Кыям абый аны «бик-бик ашыгыч» шушы әңгәмәгә—яз һәм каникуллар турында сөйләшү өчен чакырдымы икәнни?

—Саша кайтты,— диде бераз дәшми торганнан сон Кыям абый. —Ничек? Бөтенләйгәме?

—Бөтенләйгә.

—Кайда соң ул?

—Үзендә.

Шәех тик хәзер генә Юлиянең янында булмавына игътибар итте. —Мин хәзер, Кыям абый, ярыймы?—дип Шәех ишеккә таба атлады.— Миңа бер генә минутка Саша кирәк иде.

—Бер-бер нәрсә булмагандыр бит? —Һич юк, хәзер мин.

—Тик озак торма син анда, Шәех, минем дә синең өчен бик кирәкле яңалыгым бар.

Кыям абый тагын күзләрен йомды, чөнки арып өлгергән иде.

Юлия абыйсында утыра иде. Аларның тавышлары бераз ачык калган ишектән, кухнядан килгән бик тәмле ис кебек үк, бик ачык ишетелеп тора. Алар абыйлы-сенелле гадәттә озак күрешми торган туганнар арасында була торган гап-гади, мәҗбүри булмаган әңгәмә алып баралар.

—Яңа тормыш башлыйм,—диде Пичуга. Бу аның соңгы сүзләре идее. Шәех шакыды да бүлмәгә килеп керде.

— Юлия, син абыең  белән безне бер-ике минутка гына калдыра алмассыңмы?—диде ул.

—Мөмкин,—дип гаҗәпләнде Юлия һәм чыгып китте. —Бәлки, алай да башта исәнләшербез?—диде Пичуга, бармакларын көймә сыман ясап, күрешер өчен кулын сузды. Шәех артык җәелеп китәргә җыенмый иде, аның аңа, кабахәткә, бер генә соравы бар. Ләкин шунда нәрсәдер, ирләрчә күрешү өчен, Шәехнең учын язарга мәжбүр итте Пичуганың кыяфәтендә аңлатып та булмаслык ниндидер сизелмәс үзгәреш бар кебек иде. Аңа хас булган ялтыравык, купшылык юкка чыккан, аның картина шикелле йөзендәге балкыш сүнгән. Ябыккан, төссезләнгән, зәңгәр күзләрендә—каушап калу галәмәте Шәех, ачуын баса төшеп. —Бер сорау сиңа: открыткаты саквояж синдәме? — дип сорады Пичуга, Шәех көткәнчә, аның бу соравына бер дә гаҗәпләнмәде, талчыккан тавыш белән:

—Юк, миндә түгел,—дип жавап бирде. —Ә миңа, синдә, диделәр.

—Кем әйтте аны?

—Монысы мөһим түгел.

—Юк шул, миндә түгел.

—Ул чагында кемдә сон?

—Әй, син, Ходаем!—дип, Пичуга сузып көрсенеп куйды.

—Кемдә?—дип катгый итеп кабатлады Шәех.

—СинеҢ үги әтиеңдә.

—Дөресме бу?

—Дөрес.

—Ничек алай?!

—Монысы икенче сорау инде —диде Пичуга. Шунда аныҢ күзләрендә элеккеге салкын утлар кабынды. Шәех нервыланып тыңлаусыз маңгай чәчен яткырырга тырышты, ләкин ул, кулын алу белән, яңадан тырпая торды.

—Барысы да ачык.

—Ачык булгач, нигә сорашып маташасың соң?

—Синнән раслатырга теләгән идем.

—Нәкъ миннән?

—Нәкъ менә синнән. —ШәехнеҢ күкрәгендә, бугазы астында моңарчы таныш булмаган, сизелмәгән ачуның чәнчүле йомгагы барлыкка килде һәм ул, тончыгып, бүлмәдән йөгереп чыгып китте, стенадагы портретлар, шарлавыклар, тавислар яныннан ишек катына, чыгу юлына таба ашыкты. Ләкин шунда аны кинәт кенә аңында кабынып киткән ут-ялкын туктатты. Ул монда Пичуга өчен түгел бит!.. Хәер, Пичуга да кирәк иде...

Кыям абый кабартып куйган мендәрләрдә ярым утырып тора. Ул буй- буйлы пижамадан, янәшәсендә ачылмаган яҢа газеталар өеме ята.

—Утыр,—диде ул ана, урындыкка күрсәтеп.—Мин менә нәрсә әйтергә телим...

Шунда Юлия килеп керде.

—Хәзер пироглар әзер була,—диде ул.

—Юлия Кызым, безгә Шәех белән сөйләшергә кирәк,—диде Кыям абый, гафу үтенгән сыман тавыш белән.

—Нәрсә соң инде бу, тегендә серләр, монда серләр!—дип иреннәрен турсайтты кыз. Алай да чыгып китәргә мәҗбүр булды.

—Мин сиңа менә нәрсә әйтергә телим. Хәтерлисеңме, мин синең үги әтиеңне кайда күргәнемне берничек тә исемә төшерә алмаган идем.

—Хәтерлим.

—Менә, искә төшердем мин аны.

—Кайда?

—  Военкоматта, кырык дүртенчедә. Шул чакта ул мине, часовойны, башыма сугып.

Шәех әкрен генә урыныннан күтәрелде.

—Утыр, утыр...

—Ялгышмыйсызмы соң?

—  Юк, ялгышмыйм. Бу типны онытырга—әйе, мөмкин, ләкин хәтерләп ялгышырга—юк. Мин шундук хәрби комиссариатка, милициягә шалтыратмакчы идем дә, аннары башта сиңа әйтергә, бергә кинәшергә кирәктер, дип уйладым...

—Шалтыратмагыз, мин үзем.

—Син нишләмәкче буласын? Ә-ә?

—Барам...

—  Кая’ Ана? Аһ, ничек вакытсыз авырып киттем мин, ничек вакытсыз!

—Авыру беркайчан да вакытлы булмый.

—Ашыкма, Шәех, монда бик сак кирәк. Мин дә синнән башка берәр карарга килгән булыр идем дә, ләкин ул синең... Ул синең әниеннең ире бит

—Андый ирләрне...

—Ул чагында мин сиңа кинәш итәм: бер дә тоткарланмыйча Хәниф Хәкимовка бар әле син! Ул төпле, акыллы кеше һәм.барыбызга караганда да, иң дөрес юлны тапса да ул табар. Хәниф синен турыда бик яхшы фикердә. Син таныштырганнан соң, күп мәртәбәләр сөйләшеп утырдык без анын белән. Бик тә, бик тә нигезле-төпле кеше. Йә бергә миңа керегез. Ләкин кара аны, Гайнан кебекләр сизгер һәм мәкерле була, чак кына берәр нәрсә сизсә дә, аны бернинди эт тә эзләп таба алмас...

—Шулай эшләрмен, Кыям абый, тик сез борчылмагыз гына, сезгә дулкынланырга ярамый,—дип Шәех өлкән иптәшенең күкрәгенә куелган кечкенә һәм салкын кулларына кагылып алды,—Киттем, эшне сузарга ярамый. Ә сез, сорыйм, хәзергә беркемгә берни дә әйтмәгез!

Дөньяда бер генә ышанычлы җан калды.

—Сез өйдәмени?!—Авыр «сишәмбе хезмәте»ннән соң Николай Сергеевич янына кергән Гайнан абый йөзенә гаҗәпләнү билгесе сытып чыгарды. —Аһ, әйе, сез бары тик дүшәмбе көннәрендә генә эшлисез.

—  Нишләп?!—дип гаҗәпләнеп сорады Николай Сергеевич үзенең «биеклеге»ннән. Ул, гадәттәгечә, яткан килеш нәрсәдер яза иде.— Мин көн саен һәм һәр кич саен эшлим. Менә бит. хәзерге вакытта да эшләп утырам. Иртәгәге конференциягә докладымны тәмамларга тырышам, тик начар килеп чыга әле, фикеремне туплый алмыйм. Ә сез нигә эштә түгел?

—Теш сызлап китте, шайтан алгыры. Әй, гомер, гомеркәй. Гел газаплар гына анда! Анысы да ничек бит әле: бүген бар син, ә иртәгәсен—кем белгән... киттен-бардын...—Гайнан абый кәнәфигә килеп чумды, тавышлы гына итеп борынын сеңгереп алды да, никтер кулъяулыгын әйләндергәләп карап, чираттагы афоризмнарының берсен әйтте. —Гомер ул —кичерә күр. Алла-бисмилла!—чынбарлыкны тизәккә әйләндереп чыгаручы иттурагыч.

—Юк,—хәтергә,—диде Николай Сергеевич, аның белән килешмичә,— хәтергә һәм тарихка —Ул кушеткага утырды. —Шәехне ни өчен кулга алдылар икән?

—Кулга алмадылар, ә тоткарладылар. Аерма зур монда.

—Минемчә, бернинди аерма да юк. Йә, ни өчен?

—Сезне таладылар бугай бит, Николай Сергеевич, сезне... Әллә мин ялгышаммы?

—Ләкин аның монда ни катнашы бар?

—Бар, бар... Сез милициягә үзегез хәбәр иттегез бит.

—  Минем бернинди милициягә беркайчан һәм беркем турында да хәбәр иткәнем юк. Һәм шушы ачу китергеч хәлдән соң мин кичә шунда булдым.

—Һәм шуннан?—дип Гайнан абый тагын борынын сеңгереп алды

—  Шуннан шул, анда миңа беркем дә аңлаешлы җавап бирә алмады. Әле берсе юк, әле икенчесе, начальникка үтә торган түгел. Башта көтәргә куштылар, аннары ничек булса да башка көнне килүемне сорадылар Мин, обкомга шикаять белән барам, дидем

—Шуннан нәрсә?—дип Гайнан абый кулъяулыгын кесәсенә салды.

—Бүген бардым да. Туп-туры беренче секретарь янына кереп, шәһәребездә нинди хәлләр булып торганын сөйләп бирергә уйлаган идем дә, ләкин кертмәделәр...

—Беренчегәме?

—Гомумән... Обкомга кертмәделәр. Анда аларның кораллы милиция тора. Һәм п-партия б-билетын күрсәтергә кирәк икән. Ә ул минем юк, мин п-партиясез. Ризасызлык белдерергә тырышкан идем дә, тик тыңларга да теләмәделәр, хәтта каядыр җибәрәбез дип янадылар да әле. Берни дә аңламыйм. Менә докладымны тәмамлыйм да обсерватория директоры белән сөйләшеп карыйм, ул йогынтылы кеше. Ләкин доклад, һичшиксез, әзер булырга тиеш, шунсыз обсерваториягә барып булмый.

—Борчылмагыз, Николай Сергеевич, борчылудан кандагы гемоглобин җимерелә. Мөһиме—тынычлык. Менә мин тыныч бит.

—Кызыксынырга рөхсәт итегез: ә сез нигә тыныч? Нишләп сез барып барысын да ачыклап кайтмыйсыз? Сез әти кеше ич, сезгә анда барын да аңлатырга тиешләр.

—Әтисе түгел, ә үги әтисе,—диде Гайнан абый, кәнәфидән күтәрелә төшеп. Бу әңгәмә аның күнеленә ятмаган юнәлеш ала башлады һәм аны икенчегә борырга кирәк иде.—Әнисе кайтсын— ачыклар. Хәер, нәрсәсен ачыклыйсың иңде аның, анда...—ул баш бармагы белән тәрәзәгә таба төртеп алды,—анда кемне һәм ни өчен икәнен беләләр... Гаеплеме—а-ля-мафо!—ал үзеңә тиешлене! Димәк, үзен шулай итеп күрсәтергә теләгәнчә үк фәрештә түгел ул безнең хөрмәтле Шәехкәй.

—Сез ни сөйлисез?!—дип Николай Сергеевич ачу белән урыныннан торып басты һәм оппонентына өстән аска таба, мангай астыннан, ияген күкрәгеннән алмыйча текәлеп карады. Гәрчә бөкшәйсә дә, ул буе белән аннан барыбер озын иде.—Шәех намуслы үсмер. Ул аны гаепләгән нәрсәне эшли торган кеше түгел. Монда коточкыч ялгыш килеп чыккан. Ләкин хакыйкать бүгенме, иртәгәме, барыбер өстен чыгачак. Хакыйкать ахыр чиктә барыбер өскә чыга бит ул.

Гайнан абый йөзен җыерып куйды.

«Түзәр хәл юк, нинди кеше соң бу?! Хакыйкать, гаделлек, имеш!.. Ике- өч пуля белән миен чәчрәтеп чыгарасы нәрсә».

Тагын теше сызлый башлады.

—М-м-м!— дип ул яңагын тотты.—Нәрсәдер эшләргә кирәк бу теш белән. Киттем мин... Оревуар!

Гайнан Субаев үзен көчле шәхес дип саный иде. Шуңа күрә, беренчедән, сызлаган тешләрен ул үзе суыра. Менә шул сишәмбе көнне дә—алтмыш икенче ел мартының сонгы сишәмбесендә ул, авызын ачып, көзге янына килеп утырды да, Шәех өстәленнән алган каргаборын белән казык тешен суырып та чыгарды. Әлбәттә, бу эш алдыннан, авыртуны сиздермәс дару сыйфатында, йөз илле грамм аракы эчеп җибәргән иде.

Әмма кәефен китүне, күнеленнен әлегә билгесез ниндидер начарлыкны сизенүен үзеңнән тешен шикелле генә суырып алып булмый шул. Аның кәефе Уйсулыкта соңгы пот ит белән аны Магаданның кунакчыл курортларына лаеклы ялга җибәрү өчен артыгы белән җиткән әйберләтә дәлилләрне юкка чыгарып кайтканнан соң бераз яктырып киткән шикелле иде. Ләкин Йолдызчы белән булган сөйләшүдән соң ул үзенен кабыргалары астында эче поша башлавын сизде. «Хәтта бу аңгыра да тавыш бирә башлады,—дип уйлап алды үзен күңелсезлек һәм билгесезлекләр эзәрлекләгән Гайнан абый. — Миннән үз миңлегем хәтта шулай коралланмаган күз белән дә күренеп-сизелеп тора микәнни соң?! Уф, арыдым мин! Якташларыңның һәр икенчесе синен кислородыңны ябып куярга әзер икән, ник дөмекми шунда бу борынгы әби-бабаларым җире! Трамвайлар йөреп торганда таярга кирәк моннан, кыякларга».

Качып китү уе Гайнан абыйнын Сократныкы кебек маңгаенда кичә генә тумады. Беренче хәвефле сигнал үги малаенын дусты, инвалид, элеккеге фокусчы яңа танышы Мөхәммәтшинның уңайлы-җайлы гына, алма ботакларының көзге җилдә тәрәзәгә бәргәләп алуларын тыңлый- тыңлый. Йолдызчыда төрле фәлсәфи темаларга сөйләшеп утырганда тыныч, чылтырап чыккан сүзләре булды. Яңа танышы ул чакта, сүзләренә басым ясап: «Ә-ә мин сезне кайдадыр күрдем»,—дигән иде бит. Гәрчә Гайнан абый аның үзен кайда күрүе мөмкин икәнлеген исенә төшерә алмаса да, тәшвиш орлыгы күңеленә төшеп калды. Аннары—тагын бер күнелселтек: җитмәсә, аңа үги малае да каныкты. Башка берәр малай-шалай булса, шундый әтиле булуына шатланыр, гаиләләренең сөенече һәм чәчәк атуы хакына һәр нәрсәдә, һәр эштә булышыр, ярдәм күрсәтергә тырышыр иде. Юк бит, юк! Рәхмәт әйтәсе урында, сатам, дип тора бит әле, ерткыч баласы. Җитмәсә тагын, бу Марийка килеп чыкты! Сау-сәламәт икән һәм кайдадыр базар янындарак яши бугай. Бәлки, инде сыраханә янындагы спектакль өчен кая булса да җиткерергә дә өлгергәндер? Өстәвенә Пичуга тагын менә тимер сыман нык итеп килешкән урынга килмәде. Дөньяда бер генә ышанычлы җан калды—«вальтер».

Гайнан абый каминдагы яшерен урыннан төенчекне алды да, төргән чүпрәген сүтеп, тонык кына ялтыраган пистолетны сөеп, сыпырып куйды. Ләкин җанына ул теләгән тынычлык инмәде. Шунда ул шешәсендә калган йөз грамм аракысын эчеп бетерде. Тик чынбарлыкны аракы да үзгәртә алмады, һәм Гайнан абый гадәттән тыш сәләткә ия булган акылы белән соңгы мәртәбә катгый итеп: «Китәргә кирәк, кичекмичә, хәзер үк!—дигән нәтиҗә чыгарып куйды. — Хәзергә билгеле түгел, ул үги малайның милициядә утыруы ни белән бетәр. Аның гаебен раслый торган дәлиле итеп көмеш акчаларны аңа ташлый алмадым, ә инде ул анда белгәненең барысын да чыгарып салгандыр. Монда, халык әйтмешли, әллә була, әллә юк, әллә болай, әллә тегеләй дип шикләнерлек урын калмады инде, монда барысы да ачык...»

Гайнан абый пистолетының магазинын шартлатып урынына кертеп куйды да, аны үзенең озын итәкле драп пальтосының зур кесәсенә салды. «Юкса тәмам назланып беттен син монда! Әлбәттә, җылы, якты һәм чебеннәр дә ашамый. Йокы баскан чебеннәр күк буш кул белән менә шундыйларны алалар да инде. Аллага шөкер, дары исен иснәгән бар. Беләбез!..»

Мә сиңа-а!..

Хәниф абый өйдә юк иде Шәех аның гаражына үтте, ә ул анда да юк. Әле кайтмаган. Нишләргә? Милициягә барып үги әтисе турында хәбәр итәргәме? Янадан шунда, үзен дә җинаятьче хәлендә тоткан җиргәме? Әллә ноль-ике буенча шалтыратыргамы икән? Ләкин шул кадәр үк ашыгыч та түгел бит, Гайнан абый хәзерге вакытта беркемне дә үтермәгән, чәнчемәгән. Аннары боларның барысын да телефоннан ничек анлатып бирәсең ди?Аптыраш: койрыгыңны кысып менә шушылай, тәмам җиңүгә ирешкәнче Хәниф абыйны көтеп утырырга каламы?

Кемгәдер уйланып торырга да мөмкин булыр иде, тик Шәехкә түгел. Әгәр болар балык тотуга яисә күгәрченнәр кетәгенә кагылышлы булмаса, ул бик еш кына үз адымнарын инде эш эшләнгәннән сон гына анлый төшә иде. Үги әтисенең инде эштән кайткан булуы турында уйлаган булганмы ул? Бик мөмкин. Тик үги әтисе: «Базага киттем—дигән язу калдырып, бик еш кына эшеннән вакыты җитмичә дә ычкына, кайчакларда эшенә бөтенләй барып та тормый иде бит. Ләкин мин ышанам. Гайнан абый өйдә булмаса. Шәех туп-туры аның эшенә, базага, ит комбинатына, тагын әллә кайларга киткән булыр иде.

Үги малае бүлмәләренең бусагасын атлап кергәч, инде «очып китәргә» карар кылган, моңа әзер булган Гайнан абый, авыртудан йөзен җыера-җыера арпа боткасы ашап утыра иде. Боткасы куе булып чыккан, ә чәйни алмый. Үги малаен чәйнәлеп бетмәгән боткасын йоту кебек җаваплы мизгелдә күреп алгач, ул чак кына тыгылмый калды.

—Син кайдан?!—дип гаҗәпләнде ул.

Әле әйтеп тә бетермәде, үз соравының әдәпсез икәнен аңлап, шундук елмаеп куйган булды.

—Җибәрделәрмени?

Шәех җавап бирмәде. Өстеннән курткасын да салып тормыйча, ул, өстәлгә арты белән торган урындыкны иярләп, кулларын аныж артында кушырды да, алдында ул түгел, ә кинәт кенә Алмалыда яңадан терелгән Гитлер торган шикелле кыяфәт белән, үги әтисенең йөзенә текәлде.

Гайнан абый кулындагы арыш ипиенен йомшагын әвәләргә кереште..

—Нигә күзеңне терәдең? Җибәрделәрмени, дип сорыйм түгелме? Ачыкладылармы?—Һәм тагын йомшак итеп елмаеп алды.—Ә менә мин тешемне суырдым.—Ул, бармагы белән иренен каерып, авызын ачып күрсәтте.—Менә хәзер ашый алмыйм. Йөгереп кенә шешәгә барып кайт әле, һич тә түзеп булырлык түгел. Уртны актарып бетердем, хәзер менә тешне алганнан да көчлерәк авырта.

—Саквояжны бир!—дип әйтеп салды Шәех, үги әтисе белән беренче мәртәбә «син»гә күчеп.

—Нинди саквояж?—дип ихлас күңелдән гаҗәпләнгән булды Гайнан абый.

—Николай Сергеевичныкын, открыткалар белән.

—Түбәң кыйшайдымы әллә синең?

—Әлегә юк. Кайтар яхшы чакта, аннары соң булыр.

Гайнан абыйның йөзеннән ясалма гамьсезлек шундук юкка чыкты. Битендәге күп санлы кан тамырчыклары кинәт тулышты һәм ул яңагыннан алып бугаз төененә тикле куе кызыл чөгендер төсенә керде.

—Ми-ин ниндидер иске саквояжны, урлаганмы?

—Саквояжны гына түгел, көмешләрне дә.

—Мин?

—Син.

— Аһ, син, кисеп тә киселеп бетмәгән татар баласы!—Гайнан абый әкрен һәм рәхимсез кыяфәт белән өстәл янындагы утырган җиреннән торып басты.

Шәех тә урыныннан торды һәм кинәт үги әтисеннән биек булып калды.

—Әйе, татар мин! Моның белән горурланам! Кайберәүләр шикелле, кардәш-ыругларын хәтерләмәүче сарык түгел мин. Кайберәүләр шикелле, милләтемне дә, ватанымны да сатмадым.—Шәех, гәрчә бу җиңел булмасада, дезертирның артык ярсудан бер-берсеннән тагын да ераккарак йөгерешкән күзләренә туп-туры карады. —Ә син—дезертир һәм сатлыкҗан. Башыннан алып табан астыңа тикле сатлыкҗан син! Һәм безнең җирдә сиңа урын юк монда...

—Димәк, минем урыным җир астында?

—Ә монысын инде синең өчен башкалар билгеләр, борчылма.

—Бетерергә кирәк сине,—дип көрсенде Гайнан абый фаҗигале рәвештә, әле куркытуы гынамы, әллә чынын әйтүеме икәнен үзе дә аңлап бетермичә. Тагын нәрсәдер өстәмәкче иде дә, шунда аны:

—Сине кирәк ул күптән бетерергә,-дип Шәех бүлдерде. — Каһарман табылган, хәрби майор! Кырык дүртенче елда часовойны шапылдаткан да дисбаттан качкан...

—Кайдан?

—Хәрби комиссариаттан. Төнлә туган телендә юкә чөе кагып, якташыннын башына таш белән органсын да Нәм безнен хөрмәтле дезертирыбыз бүгенге көндә рәхәт тормышта яши бирә, көче җиткәнчә үз әйләнәсендәге һәр нәрсәне умыра, сатып эчә . А-ля-мафо! Җиңеп кара аны! Кая анда?! Сугыш вакытында да йөгәнли алмаганнар, ә хәзер, инде сугыш ветераны булып алгач

—Ә-ә, әнә син нәрсә турында!—дип Гайнан абый өстәл яныннан аңа таба атлады.—Менәтерә син кем турында... Ә мин бит синең фокусчыннын миңа кайда очраганын искә төшерә алмадым. Димәк, аның башына тондырган мин ул чакта!.. Кызганыч, бик кызганыч, берочтан бөтенләй юк итәсе калган аны! Ә мин, нишләп соң әле бу бәндә мине һәрчак гашыйкларча күзли, дип баш ватам. Ачыкланды, ачыкланды. —Ул өстәл яныннан аңа таба тагын бер адым ясады, кизәнде.

Ләкин колак төбенә кундыруларга ияләнгән Шәех аның йодрыгы астына иңен куйды һәм аннары, аны өстәл янына кайтарырлык итеп, әкрен генә этеп җибәрде.

—Ә-ә, каршы торырга да өйрәндеңмени әле син?!—диде Гайнан абый, аннары кулына өстәлдән чәнечкене эләктереп алды. Һәм үзенең чиркәүләрдә җырларга яраклы бас тавышына һич тә охшамаган гаҗәеп нечкә тавыш белән: —Ике сугуда сигез тишек ясыйм мин сиңа хәзер!—дип үкереп җибәрде. Һәм көтмәгәндә буш сул кулы белән Шәехнең иягенә китереп сукты. Сугуы шулкадәр каты иде, хәтта Шәех кулларын канат шикелле җилпеп, арты белән ишекләренә килеп бәрелде дә, ачылып киткән шул ишектән кухняга очып чыкты. Анда банкалар, тас, чиләкләр куелган киштәгә килеп сыланды, ә аларның тавышлары бөтен өйгә яңгырады

—Туйдырдыгыз, туй-дыр-ды-гыз, — дип ысылдады Гайнан абый, драп пальтосын кия-кия һәм тиз генә рюкзагын эләктереп. —Һәр түземлелекнең дә чиге була. Харэ-э! Бу фокусчылар. Йолдызчылар, шәехләрнең барысыннан да гарык мин. —Ул кухняда кулларын як-якка ташлаган килеш юлга аркылы яткан Шәех аша атлап чыкты да, шунда багана шикелле катып калды. Аңа таба, авыр, чәчләре тузгыган башын түбән иеп, бизон шикелле—озын гомерле булыр!—Йолдызчы килә иде. Тормыш сыман кыска гына мизгел эчендә Гайнан абый кинәт галим күршесендә, акылга саирак әкиятче-хыялыйда моңарчы туры карап та сизмәгән-күрмәгән нәрсәләр— озын буен да, зур, көчле кулларын да, һәм кыргый тәвәккәллек белән тулган күзләрен дә күреп алды. Ул бу юлы анда мескен кыяфәтле интеллигент кисәген түгел, ә ир-атны, нык, имән тамырлы, юкә таяк атта катыргыдан ясалган кылыч белән җиңеп тә, читләтеп үтеп тә, коры кул белән алып та булмаслык ир-атны күрде. Гайнан куркуга төште, чөнки капкын инде ничә тапкырлар ябыла, ә көче элеккечә дә, элеккеге дә түгел, һәм вакыты да ул чактагы түгел, һәм инде аның бу капкыннан котыла алмавы да бик мөмкин бит. «Әгәр хәзер ычкына алмыйм икән,—дип уйланды ул,—ул чагында бетте, барысы да җәһәннәмгә очты дигән сүз». Һәм ул кесәсеннән «вальтер»ын чыгарды.

Күнекмәгән кулы калтырадымы, ләкин беренче пуля читтән, бары тик Николай Сергеевичның чәчләре чүмәләсен генә сызып үггс һәм инде аның артында, тик бераз өстәрәк, аннан агач тузаны чыгарып, ишек башына кереп юк булды.

Бу вакытта Шәех Гайнан абыйнын бер инендә асылынып торган рюкзагына ябышты, качкынны үзенә таба борды һәм теге, нокаутка җибәрелгән үсмергә шулай тиз җан керүенә тан калып, ике мәртәбә туп- туры атып, аны мәңгелеккә егып салды.

Укчы берсеннән котылып өлгермәде, инде аның драп пальтосы кайтармасыннан икенчесе тарта башлады, ул, ниндидер анлаешсыз сүзләр мыгырдый-мыгырдый тартты, авыр хәрәкәтләр белән һәм мәгънәсез рәвештә йолкыды да йолкыды. Андый очракларда галим интеллигенциясенең аек акылы кая китә икән?

—Мә сиңа-а!..

Гайнан абый аңа биле турысыннан атты. Эләктермичә калу мөмкин түгел иде.

Ул урамга килеп чыкканда, без өчәү—Хәниф абый, Юлия, мин каршы яктагы Хәниф абыйлар ишегалдыннан йөгереп чыгып килә идек.

Шәехнең үги атасының кем булуы турында Юлиягә, ул аларның Шәех белән нинди астыртын һәм шикле серләре турында төпченә башлагач, бабасы сөйләп биргән. «Бу нинди пышылдашу икән? Шуннан соң кунак нигә саубуллашмыйча һәм акайган күзләре белән качып китә?»—дип баш ваткан кыз ул чакта. Гәрчә Кыям абый, моннан берничә минут кына элек Шәехнең дезертир турында башка беркемгә бер сүз дә әйтмәскә кирәк, дигән сүзе белән килешкән булса да, серне кыскача гына оныкасына да сөйләп биргән иде.

Тынычсызланган Юлия миңа мәктәп янында очраклы рәвештә генә килеп бәрелде. Шәехне милициядән каршы алганнан соң мин нигәдер шунда кагылган идем. Без шул ук юл белән, Шәех шикелле үк, башта Хәниф абыйга чабып киттек. Ләкин, Шәехтән аермалы буларак, бу юлы язмыш безгә елмайды: безнең киң күңелле гений, безнең әкияти коткаручы могҗизаи таягыбыз өйдә булып чыкты. Хезмәтеннән әле менә хәзер генә, анда да бер генә минутка—капкалып алырга гына кайтып кергән булган. Ул хәтта үзенең бер генә төймәсен дә чишмәгән, бер генә каешын да ычкындырмаган халәтендә баскан килеш кенә, литрлы банкадагы сөт белән француз күмәчен зур-зур итеп тешләп ашап утыра иде.

—Хәниф абый, тизрәк!—дип ташландык без аңа.

Һәм менә без инде урамда.

Әгәр дә Хәниф абый янына Юлия берүзе генә кереп, ә мин туп-туры үзебезнең өйгә, дусларымны коткарырга дип ташланган булсам, моннан ни килеп чыгар иде икән? Коткарган булыр идемме икән мин аларны? Өлгергән булыр идемме? Әллә үзем дә алар белән бергә шунда ятып калыр идемме? Кем белә! Ул чакта бәла алай шомлы-дәһшәтле, чын һәм шундый якында гына шикелле тоелмаган иде. Ул чакта башымда бернинди вариантлар да юк иде. Без Юлия белән бердәнбер салынган сукмактан һәм, безгә күренгәнчә, һичшиксез, иң дөрес юлдан—беркайчан да кире какмый һәм «ВМ\Ү» двигателе шикелле туктаусыз эшли торган Хәниф абый Хәкимов янына йөгерә идек.

Һәм менә без өчәүләп язгы гөрләвекләр аккан, кояш нурлары белән тулган урамда. Көннең көндезге дүртенче сәгате бара, ә чылтыраулы һәм ялтыраулы көн караңгылыкка һәм бозларга бирешергә җыенмый да иде әле.

Гайнан абыйны без беренче булып күреп алдык. Ишегалды түреннән. Ул да безне күрде. Башын иңнәренә батырган, ул башта бер якка ташланды, аннары икенче якка һәм ахырда Алмалы буенча, күмер өеме аркылы, мәктәпкә таба ыргылды. Килешеп тә тормыйча, Хәниф абый белән мин аның артыннан йөгердек, ә Юлия әле генә дезертир чабып чыккан җиргә ашыкты.

Яшенә карамастан, элеккеге «хәрби майор» бик җитез атылды. Менә дигән спринтер дип белерсен. Драп пальтосы астыннан су тамчылары гына чәчрәп кала. Бер мәртәбә дә аягы таймыйча, мәктәпкә барып җитте, елт итеп хуҗалык капкасы артына кереп югалды, ишегалдын, гаражларны, сарайларны үтте, аннары артында киңлек, ирек, үзенә бертөрле шәһәр эчендәге шәһәр чите булган Уйсулык башланган койма аша сикереп чыкты. Ходай аякларына түземлек бирсен! Ләкин нәкъ менә шунда, әледән-әле тар сукмактан тирән юеш, көпшәк карга таеп төшә-төшә чаба торгач, «ветеран» көчен югалта, егыла башлады. Үзе егыла, үзе ата. Безгә таба дүрт тапкыр атты. Ә Хәниф абый аңа—ике мәртәбә. Берсен һавага. Ә Гайнан «вальтер»ыннан чыккан дүртенче фашист пулясы баш өстебездән бик якын ук сызгырып узгач (ул анын соңгысы икәнен без белмәдек, әлбәттә). Хәниф абый, туктап, һәм бу юлы, таяну өчен үзенен «макаров»ы астына терсәген куеп, туп-туры атып җибәрде. Кара драп ерганакның ап-ак кары фонында бик яхшы күренеп тора иде. Гайнан тагын тайган шикелле булды да. кар өеменә утырды һәм инде башка аннан күтәрелмәде

Пуля аның аягына, тез бөгелә торган җирдән бераз өскәрәк, кыскасы, ботына эләккән иде. Ялтырап торган хром итектән, җилбәзәй драп пальтодан булган склад мөдире кымшанмыйча утыра һәм үзенең жылы каны белән салкын, берни дә сизмәгән, үзендә файдасызга тунып яткан итләр күмелгән кар көртен һәм тагын кайбер нәрсәне ашлый иде.

Алар дуслары игән чакта яшиләр яисә

Эпилог урынына

Тагын яз килде. Тагын май. Әйтерсең кояш астында юкәләрдә ябышкак яфраклар беренче мәртәбә генә ярыла, әйтерсең мин аларның тешне камаштыргыч, авызны бөрештергеч, дулкынландыргыч исләрен беренче тапкыр гына исним.

Элеккеге урамда басып торам. Күпме еллар үтте, күпме язлар килде, күпме язлар узып китте! Безнең йорт урынында беренче катында зур, тоташ тәрәзәдән торган азык-төлек кибете булган тугыз катлы йорт басып тора. Аның бертуктаусыз ачылган-ябылган пыяла ишеге кояш нурларында ялт-йолт итеп куя. Халык керә, чыга, көлә, сөйләшә, чыраен сыта, дәшми, йөткерә Икенче тормыш, икенче кешеләр, икенче вакыт. Аннан инде безнең еракта, зәнгәр офыклар артында калган ул елларны хәтерләтерлек хәтта бер коры үлән сабагы да таба алмыйсың. Йортны да. күгәрченнәр кетәген дә, алма бакчасын да тимербетон һәм пыяладан торган шушы мәгърур тау басып киткән. Гомумән алганда, болай матур корылма һәм, әлбәттә, кемнәрнеңдер туган оясы да.

Кешеләр үзләренең үлемнәреннән соң да яши бирәләр. Алар дуслары исән чакта яшиләр. Хәер, нишләп бары тик дуслары гына!.Чөнки сүз, билгеле инде, балалары булмаган Шәех Шакиров белән Николай Сергеевич хакында. Берсе әле гаилә учагын корырга өлгермәде, икенчесе соңга калды..

Шәех дезертир белән булган бәрелештән соң бер көн үткәч, анына килә алмыйча, хастаханәдә үлде. Аны безнең татар зиратында әтисе белән янәшә җирләделәр. Аны соңгы юлга, берәүдән, ин яраткан кешесе Юлиядән башка, бөтен Алмалы озатты. Юлия хастаханәдә, Шәех белән Николай Сергеевич яткан шул ук хастаханәдә ята идее. Аларның барысын да анда Алмалыдан аңнарын җуйган хәлдә ике «ашыгыч ярдәм» машинасында бер рейс белән алып килделәр. Юлия канга баткан Шәех белән Николай Сергеевичны беренче булып күргән иде. Башта Николай Сергеевичны, ә аннары мич артындагы киштәләр астында, ватылган, чәчелгән савыт-сабалар арасында яткан Шәехне. Һәм шунда анын йорәге түзә алмый, андагы ниндидер клапан рәхимсез (әллә, киресенчә, рәхимле) рәвештә ябыла һәм ул. Юлия үзенең дуслары янәшәсенә егыла. Клиникада табиблар аның әтисенә, өмет бөтенләй юк, диләр. Ләкин кеше күкрәгендәге мотор искиткеч җайланма. Табигатьнең сукыр көчләре тарафыннан барлыкка килгән ул җайланма, кайчак кинәт, бернинди абруйлы фикерләр белән дә исәпләшмичә, аларга каршы баш күтәрә һәм үз-үзен дәвалый башлый. Шуннан соң бер дә бер матур көндә бетүгә дучар булган кеше кинәт күтәрелә дә үз аягы белән өенә кайтып китә. Юлия белән дә шундый хәл килеп чыкты, тик ул өенә кайтып китмәде, гади генә әйткәндә, хастаханәдән... качып китте.

Ә Николай Сергеевич тагын ярты ел яшәде әле. Пуля аның эченә эләккән иде. Биш сәгатькә якын сузылган катлаулы операция, табиблар әйтүенчә, уңышлы үтә үтүен, һәм, чыннан да, инде бер атнадан ул шактый җиңел сөйләшә, бераз авырлык белән булса да укый, блокнотында ниндидер тамга- билгеләр ясый һәм янына килүче кешеләрне кабул итә ала иде. Шәехнең үлеме турында ана әйтмәдек. Бары тик: «Шәех тә яралы, ләкин ул башка хастаханәдә ята һәм аның да эшләре терелү ягына таба бара», — дидек. Җиңел ышанучан Николай Сергеевич моңа, һичшиксез, ышанды, әлбәттә. Ул бөтен яктылыкка һәм яхшылыкка һәрвакыт һәм бик теләп, җаны-тәне белән ышана иде. Әйтергә кирәк, без дә оста алдадык шул аны.

Николай Сергеевич янына килүчеләрне санап бетерерлек тә түгел иде. Һәм башкалар арасында теге, ничәмә-ничә еллар буе мин күз алдымда йөрткән, мине тынычсызлап килгән, мин аның турында үзем күп мәртәбәләр, ләкин һәрвакыт ничектер әйтеп бетермичә, һәрвакыт ничектер ярым-ярты сүзләрдән өзек-өзек кенә ишетеп килгән серле Татьяна Георгиевна Родимиева да бар иде. Ул хастаханәдә мин кизү торганда пәйда булды. Кечкенә, ябык, суырылган йөзле өлкән яшьтәге хатын-кыз иде ул. Мин аны коридорда каршы алып, палатага озатып куйдым.

Чал сакаллы картта Николай Сергеевичны танып алгач, ул. але генә суыктан килеп кергән шикелле, ниндидер яшьлек алсулыгы белән кабынып китте һәм кинәт мин аның башта миңа төссез, бернинди хас билгеләре булмаган кебек тоелган йөзендә зәңгәр күзләренең үткен карашын сизеп алдым.

Мин аларны палатада ялгызларын гына калдырдым, яннарына сирәк- мирәк кенә, авыру янында утыручы буларак кайбер вазифаларымны үтәр өчен генә кереп чыккаладым.

Алар озак сөйләште. Бөтен күрешүләре барышында ул Николай Сергеевичнын әллә нинди карасу-көрән даруга буялган зур кулын үзенең кечкенә генә, ак кулында тотып утырды. Әйтерсең ул ниндидер күптәнге ялгышлары өчен гафу үтенә, әйтерсең озак еллардан соң шул рәвешле аны да, үзенең ялгызлыгын да җылыта һәм әйтерсең ул бу кулны инде беркаичан-беркайчан да җибәрмәс сыман тоела иде. Ул минем алда аны Николай Сергеевич дип атарга тырышып сөйләште, ләкин юк-юк та. анын авызыннан миңа таныш булмаган һәм аның үзенә бик якын булган «Николай» сүзе ычкынгалый торды.

—Бүген, Николай, ике бәйрәм,—диде ул сүз арасында.

—Ниндиләр?

—Изге хәбәр атнасы һәм бәрмәнчек якшәмбесе.

— Бүтенме? Юк ла, бу иске стиль белән генә бүген ул,—дип елмайды Николай Сергеевич, операциядән соң беренче генә тапкыр бугай.

Аһ,—диде хатын-кыз күңелсез генә,—мин бу иске-яңа вакытларда буталудан кайчан туктармын икән соң!?

Шул ук көнне Татьяна Георгиевна үзен авыр хәлдәге сырхау янында кизү торучылар исемлегенә язып куйды һәм үзенең «Николай»ы янында һәм хастаханәдә дә. өендә дә һәм аннары тагын кабат хастаханәдә дә ахыргача булды.

Николай Сергеевич сентябрьдә үлде. Операциядән соң бер ай үткәч, өзлегә башлады. Күрше галимебез якынлашып килгән үлеме белән тигез булмаган көрәштә әкрен һәм газапланып сүнә барды. Тормыш юлына кинәт кенә Татьяна Георгиевнаның кабат килеп чыгуыннан соң, үзенең шәхесенә һәм үзенең гомеренә, галәм һәм галактикалар җыелмасындагы бу гадәттән тыш мизгел һәм гадәттән тыш микроскопик рәвештә генә булган ялкынлы дәрт һәм теләкләр очкынына яшьтән үк ваемсыз һәм аек акыл белән караган Николай Сергеевичның һич тә үләсе килми иде. Үләренә бер атна кала ул беркатлылык белән мина үзенен телен чыгарып күрсәтте һәм: «Телем кызыл, анда бернинди кунык та юк, аппетитым да яхшы»,— диде Әйе, әйе, дидем мин аңа, сезнең организм бирешергә теләми дә. Соңгы көннәрдә дә аппетиты яхшы иде аның.

Николай Сергеевич Шәех исән, аның дусты «Васильево» шифаханәсендә дәваланып ята дигән уй белән үлеп китте. Бу шәһәрдән кырык минутлык кына юл, дип, без аңа аннан—янәсе, Шәехтән, көн саен диярлек күп сүзле «сәламнәр» алып кайта идек. Николай Сергеевич аларга ышана иде. Әллә безгә шулай булып күренде генәме икән?

Аны гасыр яшендәге имән күләгәсе астына, обсерватория янында җирләделәр. Моны искә төшерергә кирәкме икән? Кирәктер, шәт, минем үзем өчен генә булса да кирәктер. Ләкин бу чыннан да шулай булды, һәм бу, бераз хорафат рухындарак янгыраса да, сонгы көннәрдә аның бик тә яшисе килүен тагын бер кат раслый торган, актыгында азга гына булса да тормышка дәртле рәвештә тотынып калырга, әле бу гөнаһлы дөньяда яшәргә теләвен раслый торган нәрсә булды. Һәм мин, озак икеләнүләрдән соң, бу эпизодны да үземнең шәхси хатирәләр почмагыннан чыгарырга уйладым. Оятыбызга, ә бәлки бу язмышның үзедер, без Николай Сергеевичның гәүдәсе салынган, җирләргә әзерләнгән табутын кабер өстендә тотып тора алмадык һәм ул... баш очы белән аска барып төште. Һәм Николай Сергеевич шунда, тере шикелле, хәтта бу гаделсез тоткынлыктан котылырга теләгәндәй, кулларын селтәп җибәрде, кинәт кенә ачылып киткән капкыннан бил тинентен килеп чыкты һәм катып калды. Без аны яңадан табутына ничек керткәнбез—акылдан язарга мөмкин.

Гомер—вакытлы күренеш. Ләкин бу вакытлылык вакыт буенча озаккарак сузылсын иде. Нәрсә инде кешегә ниндидер илле—туксан яшь гомер! Әмма безнен әйләнәдәгесе дә һәм эчке дөньябыз да чагыштырмача гына. Кичә китеп барган таулар ягы озак гомерлесенә дә һәм Идел буенда яшәүче бер көнлек күбәләккә дә аларнын үткәне дә, хәзергесе дә, киләчәге дә—барыбер һәм әһәмиятсез. Ләкин бит безгә, безгә, исәннәргә-юк, барыбер түгел Исәннәр өчен үлем—иң зур мәгънәсезлек. Ә уналты яшьтәге үлем. Моңа хәтта исем дә табып булмый.

Ике пуля Шәехне үзенең яшь, сау-таза көчләре белән үлемгә каршы тора алырлык кечкенә генә мөмкинлегеннән дә мәхрүм итте. Николай Сергеевич көрәште, ләкин инде аның яшь һәм сау булмаган организмы берничә грамм кургашның бер ноктага тупланган көченнән күпкә зәгыйфьрәк булып чыкты. Аның каравы үзенең тиздән үләчәге турында алдан ук әйтеп куйган һәм аны тыныч кына көтеп яткан Кыям абый ничектер акрын гына, үзеннән-үзе аякка басты.

Үземнең туган шәһәремдә булган чакларда, мин аңа кермичә калмыйм. Минем аның хәленең ничеклеге турында биргән беренче соравыма ул һәрвакыт бер төрле җавап бирә, ул Николай Сергеевичның «Яшьлек эликсиры»н искә ала һәм, аның әдәби герое шикелле, вакытында үлмәү хакында куркуын белдерә.

Кыям абый бик картайды, ләкин башын югары тота һәм анда бер генә ак чәч тә күрсәтми торган актерлык гадәтен һич тә ташламады.

Аның бүлмәсендә һаман шул ук бердәнбер картина—Юлиянең «Казансу» пейзажы. Һәм тагын (стенада түгел, ә бүлмә почмагында)—«Тынычлыкның ак күгәрченнәре» чеканкасы, аның күптәнге, Шәех тә, Николай Сергеевич та төрле әзерлек чорында күргән, безнең барыбызга да бик ошаган һәм бик өметләнеп көткән художество конкурсында беренче турга да үтмәгән, ягъни беренчел сайлап алудан ук узмаган эше.

Безнең очрашулар ул кулында. Дөнья Читеннән (бар андый мыс Сахалинда) Юлиянең аңа адреслап җибәргән хатларын тотып утырганда бигрәк тә җанлы үтә. Юлия менә ничә еллар инде анда үзен геофизикага корбан итеп яши бирә.

Күңелгә рәхәтлек иңдерә торган андый күркәм көннәрдә Кыям абый чәй пешергеч чәйнек өстендә бигрәк тә зур тырышлык белән «сихерчелек» итә, ә мин кычкырып оныкасы аңа зур, басма хәрефләр белән диярлек язган хатларын укыйм. Юлия бабасының күзләре начар күрүен, газеталарны лупа ярдәмендә укуын белә, аннан соң бабасы русчаны һәрвакыт начар аңлады, ә татарчага Юлия үзе шулай да өйрәнә алмады.

Аның Мәскәүдә яшәүче һәм анда зур фәнни вазифа биләүче оныгы Александр сирәк яза һәм хатларын берьюлы өйдәгеләрнен барысына да бергә адреслый.

Семён Васильевич пенсиядә. Күптән түгел генә Пушкин турында яңа китап чыгарды. Ул анда, бу өлкә һөнәриләренен газета рецензияләрендә әйтелүенчә, шагыйрьнең декабристлар жәмгыятенен үтә дә яшерен әгъзасы булуы турындагы гипотезаны бик кыю тәкъдим итә һәм аны бик мавыктыргыч итеп раслый. Дуслары үлеменнән һәм шушы тарихи-әдәби басмадан соң Кыям абый белән кияве арасындагы мөнәсәбәтләр нульгә тикле төште диярлек. Хәер, алар беркайчан да аннан югары күтәрелмәде дә бугай.

Тагын кем? Хәниф абый... Ул милициядә озак тормады, чөнки башлыклары белән килешә алмады, Камага яна төзелешкә китеп барды. Анда аңа, класслы автослесарьга, фатир вәгъдә иттеләр. Ә капитан Дубов элеккечә капитан һәм элеккечә тәртип сагы постында тора.

Кыям абый хуш ис килеп торган чәйне касәләргә сала һәм искәрмәгәндә генә: «Алай да бик иртә китте алар...»—дип көрсенеп куя. Мин аннан: «Кемнәр?»— дип сорамыйм. Башта, аңа безнең салмак һәм һәрвакыттагы әңгәмәбезне һәм безнең дусларыбыз, аның алар хакында ялгызлыкта туган яңа фикерләре турындагы сүзебезне дәвам итәргә мөмкинлек биреп, гомумән берни дә дәшмим. Әнә шулай сүзсез басып торганда еш кына күккә күтәрелеп карыйбыз. Ә анда, һаваларда—ак күгәрчен... Ни өчендер безгә алар Шәех күгәрченнәре кебек тоела...

Кешеләр үлгәннән сон да яшиләр. Алар дуслары һәм сөеклеләре яшәгәндә яши бирә. Шәех белән Николай Сергеевичның исә тегеләре дә, болары да бар иде.

Әхәт САФИУЛЛИН тәрҗемәсе

 

 

Реклама