Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЙТЕЛӘ СҮЗЛӘР, ӘЙТЕЛӘ

 

Соң да түгел, түгел иртә дә?

 Вакыты да түгел...

Тик өзелерлек булып

 Тартыла күңел.

Күңел—тартылган кыл,

Ул кыл тимер кебек каты,

Кылыч кебек үткен...

Бер ишекне шакы,

Меңне шакы. Табылырмы

 Сине аңлаучылар?..

Сәләтеңне, белемеңне,

Талантыңны санлаучылар?..

Юк. Мин ышанмыйм.

Өметемне кисәм аркылы.

 Өметнең дә бар бит,

Бар кылы...

Соңгы кылы—соңгы ышанычым

 Бу дөньяның һәр адәменә.

Көтә-көтә, чираттагы шәмем

 Сеңеп бетте еллар шәмдәленә.

Соң да түгел, түгел иртә дә,

Вакыты да түгел...

Күпме теләнә аласың,

Әйт, әй күңел?!

Аңлыйм, синдә юк бит

 Бер тамчы да кер һәм начарлык...

Күңелләрдә бөреләнә гайрәт

 Ишекләрне тибеп ачарлык!..

***

Бу телефон мәңге шалтырар инде,

Еллар үтәр, һава алмашыр.

Кемдер анда, үткәннәрен эзләп,

 Хатирәләрендә адашыр.

Блокнотын алыр кулларына

Һәм җыяр ул шушы номерны.

(Киләчәкне ялгый вакыт җебе,

Ә үткәннәр барыбер кадерле!)

Телефонны, белмим, кемдер алыр,

Таныш тавыш, әллә ят тавыш.

Күңелләрне биләр якты бәхет,

Әллә җанны басар ят сагыш?..

Бәлкем, телефонны беркем алмас,

Җавап килмәс ерак тарафтан.

Узган мизгелләрне вакыт җиле

Бер мизгелдә куып тараткан.

Бу телефон мәңге шалтырар инде,

Еллар үтәр, һава алмашыр.

Блокнотын алып кулларына,

Үткәннәрдә кемдер адашыр...

***

И Ходаем, мәңге бакый

Иман бир Син.

Күңелләрдә ышаныч һәм

Иман йөрсен.

Яшәешне тиңләп була

Гөлчәчәккә...

Шул ышаныч алып барсын

Киләчәккә.

Яманлыкка каршы көчне

Иман бирсен.

Иман белән бергә җанга

 Шәфкать иңсен.

Кешеләрнең күңелләре

Якты булсын.

Авызлары һәм телләре

Татлы булсын.

Күзләрендә очкын булсын

Иман нуры.

Һәрберсенең юлы булсын

Дөрес, туры.

Йөрәкләрдә һәрчак йөрсен

Изге хисләр.

Бу дөньяда хөкем сөрсен

 Якты төсләр...

И Ходаем, терәк булл

 Син һәммәсенә,

Фанилекнең һәрбер мохтаҗ

 Бәндәсенә!

Яшәешне тиңләп була

Бер мизгелгә.

Калдырма Син колларыңны

 Эзсез көлгә.

Без беләбез ялган һәм чын

 Аермасын.

Иман белән ышанычтан

Аерма Син!

***

Исәнме, кояшым, исәнме!

Бик күптән көтәбез, чыкмыйсың.

Ай буе болытлар артында

Йоклыйсың ахры син, йоклыйсың.

Халыкка син кирәк, бик кирәк,

Кояшсыз көннәрдә боегам.

Гел болыт эчендә яшәүдән

Җәмгыять, кешелек оеган.

Күкләргә карасаң—сорылык

Җаннарны суыра үзенә...

Кояшлы киләчәк каршына

Сыгылмый бар гына, түз генә...

«Исәнме, кояшым, исәнме!»—

 Диярмен. Син бары чык кына.

Күземдә өметтән яралган,

Җаныма таралган чык кына...

 

Әйтелә сүзләр, әйтелә...

Әйтелә сүзләр, әйтелә

Кайчак дуламыйча да.

Үзләре телгә киләләр

 Кайчак уйламыйча да.

Бу сүзләр туры һәм дөрес,

Кырыс та, аяусыз да.

Дошманнарны бәреп ега

Чирүсез дә, яусыз да.

Дусларны да үпкәләтә,

Хәтта сөйгән ярны да.

Туры сүзләр туры бәрә

Иң оста татарны да.

Туры әйткән туганына

 Ярамаган диләр дә...

Нишләтәсең, шагыйрь җаны

Ауный алмый идәндә.

ӘЙТЕЛӘ СҮЗЛӘР, ӘЙТЕЛӘ

Әйтелә шул, ни хәл итим,

 Авыр суламыйча да.

Авыздан чыгып китәләр

 Кайчак уйламыйча да.

***

Кызыл куртка кигән бер кыз,

Кызыл шарф бәйләгән.—

Кызыл машинасы белән

Бүген шәһәр әйләнә.

Ул сөйгәнен эзли микән?

Әллә болай гынамы

Машинасына утырып,

Кич шәһәргә чыгамы?..

Тыз-быз чаба машиналар,

Кызыллары күренә...

Гүя кызыл карлар ява

Кызның күңел түренә...

Явар да шул, сөйгәнеңне

Машинада эзләсәң.

Тирә-юньне караланган

Тәрәзәңнән күзләсәң...

Кызыл куртка кигән бер кыз,

Кызыл шарф бәйләгән...—

Чү! Кызыбыз җәяү генә

Бүген шәһәр әйләнә...

Электрон почта да төпсез түгел

Редакциягә әсәрләр, мәкалаләрнең фәкать машинкада басылган яки компьютердан чыккан кулъязмалары гына кабул ителә. Бер биттә 30 юл (компьютер текстында да!), бер юлда (сүз араларын да исәпләп) 60 тамга булырга тиеш. Кәгазьнең бер ягы буш кала. Машинка текстының беренче нөсхәсе генә кабул ителә. Компьютер текстының дискеты да булу кулай.

Хатлар исә, җиңел танылырлык итеп, кулдан да язылырга мөмкин.

Редакциянең электрон адресына фәкать кечкенә күләмдәге язмалар (хатлар, документлар, фикерләр һ.б.) гына кабул ителә

Электрон адреска күләме 5 билән арткан язмалар җибәрелгән очракта, почта аша аның оригиналын (кәгазьгә басылган вариантын) алгач кына әсәр кабул ителгән санала.