Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙДАМАН

Тәүфикъ Әйдинең тууына 70 ел

Һәр гасыр үз шәхесләрен тудыра. Гасырлар чигенә генә сыймаганнар милләт горурлыгына әверелә. Ни кызганыч, үзе исән чагында телдән төшмәгәннәрнен бакыйлыкка күчкәч үк онытылганнары, исемнәре идеология чикләреннән дә уза алмаганнары байтак. Шулай ук вакыт уза барган саен иҗатына игътибар көчәйгәннәр дә бар. Шундыйларның берсе— Тәүфикъ Әйди.

...60нчы еллар урталарында, җәйләрен, аркасына биштәр тулы газета-журналлар төяп, Чуаш, Мордовия, Мари якларында велосипедка утырып сәяхәтләр кылып йөргән, шундагы татарлар белән очрашып, аларны телебезне саклап калырга өндәгән. 70-80нче елларда СССР төбәкләрендәге татарларны барлаган, таркала башлаган империянең «тимер пәрдәләре» күтәрелүгә беренчеләрдән булып чит илдәге милләттәшләр язмышы белән кызыксынган Т.Әйди әле кайчан гына юк эш белән шөгыльләнгән совет кешеләренең берсе санала иде. Әдип белән Черек күл буендагы оешма кызыксына, милли азатлык өчен көрәшне ике дистә елга алдан башлаган Т.Әйдинең бу эшчәнлеген төрлечә тыярга тырышалар. Хакимиятнең күп гасырлар дәвамында сыналган алымы да читтә калмый—әдип авыр тормыш шартларында иҗат итәргә мәҗбүр ителә: үзгәртеп кору елларына кадәр газета-журнал редакцияләре аның милли рухлы мәкаләләрен бик еш кире бора, ул матбугаттан ерак торган өлкәләрдә эшли, фатирсызлыктан интегә (1996 елда гына бирелә). Әмма Т.Әйди бу кисәтүләрдән сабак алмый. Тагын да үҗәтләнеп эшкә керешә. Күпләр әдәби журналларда да фәлән центнер ашлык суктыру, фәлән тонна сөт савып алу турында күләмле очерклар язып мәш килгәндә, редакцияләргә татар теленең куркыныч астында булуы, татар мәктәпләренең ябылуы хакында чан суккан мәкаләләрен китерә. Әлбәттә, баш мөхәррирләр аны «дөрес» язарга өйрәтәләр, «киңәш»ләрен бирәләр. Кайберәүләр аның милләт, тел өчен шулкадәр «тавыш кубаруын» аңлап җиткерми. Кемгә кирәк ди ул бетеп барган татар теле, янәсе Т.Әйди ялкынланып шундыйларга каршы көрәшә башлый: чикләнгән, яшеренгән тарихи чыганакларга юл эзли, каләм тибрәткән яшь иҗатчылар исемлеген төзи (ул 800 йөзләп яшь каләм иясен барлый. Шулай итеп ул татар халкының, төгәлрәге, әдәбиятының киләчәге өметле булуын мисаллар ярдәмендә исбатларга тырыша), Эстония, Болгария, Молдова, Румыниядә булып, андагы милли вәзгыять белән таныша, бу илләрдәге азчылык халыкларның (әйтик, гагаузларның) хәлен өйрәнә, аларны безнеке белән чагыштыра, романнары өчен азык туплый. Туксанынчы еллардагы үзгәрешләр күпләрдә милли хисне, хәтерне уяткач, Т.Әйди әсәрләренә дә игътибар бермә-бер көчәйде. Димәк, ул киләчәккә карап эш иткән. Бүген, милли богаулар тагын да тартып кысылган бер вакытта, ул әсәрләргә мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта.

Еш кына әдипләребезнен рәсми биографияләренә күз салгач (хәзер бигрәк тә!): «И-и, бер дә авырлык күрмәгән бит ул: фәлән елда шунда укыган, тегендә эшләгән, фәлән елда монда хезмәт куйган»,—дип берьяклы фикер йөртүчеләр бар. Ә шул даталар арасында никадәр вакыйгалар, авырлыклар, кичерешләр яшеренгән! Тәүфикъ Әйдинең исә шул рәсми тәрҗемәи хәле дә шактый ук чуар һәм катлаулы булып кычкырып тора. Аның сәяхәтче әдип, киң карашлы публицист, бай мәгълүматлы һәм оста телле сәяхәтнамә-юлъязмалар остасы булуын әнә шул биография дә берникадәр раслый.

Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатура районы Туголеевский Бор поселогында сезонлы эшче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апае районы Түбән Балтай (1941—51; 1955—57), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951—53) авылларында уза. Татарстанда—татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, 1962 елда Казанга килеп, төзелештә—ташчы, милиция бүлегендә—бригадир, «Оргсинтез» берләшмәсендә—слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә—укытучы, Татарстан халык иҗат йортында—методист, газета-журнал редакцияләрендә—әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1983—1985 елларда ул Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1985-1997 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәрриренең урынбасары, 1998-2001 елларда «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директоры булып эшли... Никадәр борылышлар! Т.Әйди язучылык эшенә урау юллар аша килә һәм соңгы көннәренәчә үзен иҗатка багышлый. Вакытсыз үлем арабыздан алып китмәсә, Т.Әйди татар әдәбиятын тагын да яңа темалар белән баетыр, милли изүгә, гаделсезлеккә каршы атлаучыларның алгы сафында булыр иде. Мөгаен, гаделсезлек хөкем сөргән системага каршы көрәшеп яшәү аның җелеген суыргандыр, кыйммәтле вакытын тартып алгандыр. Шуңа да карамастан, ул үзеннән соң бай иҗат мирасы калдырды. Алар «Сайланма әсәрләр»дә унбер том (!) булып дөнья күрделәр. Әлбәттә, язучының талант кимәле сан белән билгеләнми. Т.Әйди әсәрләре исә сыйфат югарылыгын саклап язылган. Моңа инану өчен әдипнең иҗат мирасына мөрәҗәгать итик.

I

Тәүфикъ Әйди әдәби иҗат белән алтмышынчы елларда шөгыльләнә башлый. 1967 елда «Яшь Ленинчы»да һәм «Ялкын»да аның балалар өчен язылган беренче хикәяләре дөнья күрә. Шуннан бирле татар вакытлы матбугатында әсәрләре, китап нәшриятында—китаплары басыла тора. Т.Әйди иҗатының төп юнәлешен, алдарак искәртелгәнчә, төрле кыйтгаларга сибелеп яшәгән татар милләтенең киләчәк язмышы, татарның Татарстанда һәм Рәсәй төбәкләрендә, хәтта бик еракларда яшәүче күренекле шәхесләре, чит илләрдәге татар диаспорасы. халкыбызның тарихи туганлыгы тәшкил итә. Әдипнен зур күләмле романнары—«Елан угы» белән «Иблискә ришвәт» тә чит җирләрдәге татарлар язмышына багышлана.

Безнең әдәбиятыбыз татар мөһаҗирләре тормышын чагылдырган әсәрләргә бай түгел. Иң күренекле әсәрләр дип Мәхмүт Галәүнең 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының фетнә күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышланган «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романын, Ибраһим Салаховның татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясын атый алабыз. Тәүфикъ Әйди әсәрләре дә әнә шулар белән янәшә аталырга лаеклы 1920нче елларда Урта Азиядә барган фаҗигале вакыйгаларның безнен татар әдәбиятында тулы килеш чагылыш тапканы юк иде әле. «Елан угы» аларны колачлап, татар әдәбиятын яңа тема белән баетты. Т.Әйди ул якларда булгалаган, анда яшәүче халыкларның теленнән, йолаларыннан азмы-күпме мәгълүматлы кеше.

Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар», дигән атаклы җөмлә белән башланып китә дә, фабула җебе шуңа бәйле рәвештә сүтелә. «Елан угы»ның төбендә дә шул ук алым ята. Алдынгы карашлы, һәр яктан килгән, унай герой комиссар Шиһабетдиновны чит бүлмәдә үле килеш табалар, шуннан тикшерүләр, төрле төркемнәр арасындагы көрәш һәм атышлар башланып китә.

 «Елан угы» 1982-89 еллар аралыгында языла. Бу вакытта әле җәмгыятьтә коммунистлар идеологиясе хөкем сөрә. Шунлыктан язучы да, сәнгатьчә фикерләүдәге торгынлыктан арынмыйча, Бохара әмирлеген битәрләү юлына баса. Ягъни үз милләтенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән бохаралылар түгел, ә ничәмә дистә еллар үзенең эчке тәртипләре белән яшәп яткан илгә бәреп кергән чакырылмаган кораллы көчләр—инкыйлабчылар уңай герой буларак тасвирлана. Чекага Үзәктән җибәрелгән революция пәһлеваны хәрби комиссар Баһаветдин Шиһабетдинов, теркәү бүлеге башлыгы Фарукҗан Байкучатов аек акыллы, ифрат намуслы, Ленин фиркасе эшенә бирелгән кешеләр. Аларда әхлакый үкенү дигән нәрсәнен эзе дә юк, киресенчә, чит мәмләкәтләр эшенә тыкшынып, Мәскәү хакимияте юлын уздыралар. Илдәге тәртипне вата-жимерә үз властен урнаштырган Чеканың терәге—ярлы-ябага Иргәш, көтүче Амантай, чәйханәдә хезмәт күрсәтүче нәселсез кыз... Бу эшләргә шул якларда туып-үскән татар егетләре Рахманкол, Симиниев, Әминевләр Рәсәйдән ингән бәхетне кабул итә алмыйлар, алар иҗтимагый аннары артта калган кешеләр буларак сурәтләнә.

Әлбәттә, алдынгы карашлы, чит илләрне күп инләгән, язмаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, большевиклар сәясәтен күралмаган Т. Әйди бу кимчелеген үзе дә тойган. Тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин шуларны күз уңында тотып, болай дип яза: «Т. Әйди романында Урта Азия фаҗигасендә катнашкан татарларны яңачарак сурәтләү, аларның җирле халыкларның омтылышын аңларга, төрки халыкларны бүлгәләүгә алып килгән төеннәрне үзәккә алырга мөмкинлек бар иде. Ул—файдаланылмаган».Бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә кайбер кимчелекләре булуга карамастан, «Елан угы» романында Бохара төбәгендә яшәүче татарларыбыз тормышы, аларның җирле халык белән бәйләнеше җанлы тасвирланган.

Икенче Бөтендөнья сугышында дистә меңләгән татар хәрбиләре дошманга әсир төшә. Германиядә барлыкка китерелгән Татар комитеты шулардан Идел-Урал легионы оештыра, аны Советларга каршы әзерли.

Нинди жир ул Ватан? Сатлыклар кемнәр? Татар хәрбиләре ни өчен легионга керә? Әсирләрнең алман хәрбиләре белән бәйләнешләре нинди була—әнә шушы сорауларга җавап эзләгән «Иблискә ришвәт» романы 1995-1996 елларда иҗат ителә. Роман Германиягә әсир төшкән татарларның тормышын һәм язмышын үз эченә ала. Укымышлы, совет хакимиятен күралмаган әсир татарларны берләштерүче сыйфатлар уртак: алар барысы да үз юлларын сайлый алмый икеләнә. Кайсы империянең җиңүе татар милләте өчен отышлырак? Ничек исән калырга? Ялчы хезмәтендә булган Хәлимәләр, Саматлар өчен әсирлек вакытлы күренеш. Алар мөмкинлек тууга моннан качып, туган илләренә кайтачаклар. Көнчыгыш министрлыгында хезмәт иткән, укыган, гыйлемле Янгураз һәм Шәмсирләр киләчәкләрен Германия белән бәйләп карыйлар. Алар СССР яшәгәндә татар милләтенен киләчәге юклыгына төшенәләр, үзләре әйткәнчә, «иблисләр» идарә иткән империягә кире кайтсалар, гомерләренең төрмәдә төкәнәчәген дә бик яхшы аңлыйлар. Вакыйгалар геройларның максатка ирешү, исән калуга омтылышлары белән үрелеп үсә бара Төп каһарман Янгуразны гына алыйк. Ул берьюлы ике алман кызының башын әйләндерә. Җитәкче даирәләр белән элемтәсе булган Софи исемле хатын да, яшь алман кызы Рина да ана исән калу, киләчәктә чит илдә ныгу, канат җәю өчен кирәк. Әсирлектәге Хәлимәне дә ул күз уныннан ычкындырмый. Иң соңгы чиктә Сталин исемле иблис идарә иткән илгә кайтырга туры килә икән, коммунистлар идеологиясенә тугры кыз аны коткарырга тиеш. Автор бик оста алымнар белән эш итә. Ул милләтче, татар халкының киләчәге өчен борчылган, укымышлы, үткән тарихыбыздан хәбәрдар, СССРга яшәүгә караганда Германияне өстен күргән һәм монда яшәп кенә татар милләтенә ярдәм итеп була дип фикер йөрткән Янгуразның һәр адымын хуплый кебек. Шул ук вакытта ул туган илен өзелеп сөйгән, нинди генә авыр шартларда да шунда яшәүне бар нәрсәдән артык күргән, үз милләте - татарлар турында сөйләшүгә караганда, интернациональ дуслыкны өстен күргән Хәлимәнең хисләрен дә аңлый. Совет гаскәрләре Германия чигенә якыная барган саен роман геройларының хис- кичерешләре, кыйблалары үзгәрә башлый. Баштан ук үз сүзендә нык торган Янгураз, Шәмсир кебекләр кыйблаларына тугры кала. Самат, Рәмзи ишеләр кисәк үзгәрә, милләт сүзен кулланудан тыела, үзләрен аяп калу өчен алман ягына чыккан татар әсирләренә каршы фетнә оештыра башлыйлар. Саматның Янгуразга һөҗүме шуңа дәлил. Совет гаскәрләре Германиягә бәреп кергәч, Хәлимәләр, Саматлар атарга кушыла. Аларны исә анда газиз ватаннары түгел. Сталин төрмәләре көтә Алман гаскәрләре чигенә барган саен, житәкчеләренен сәясәте дә тәгаен ачыклана. Аларга үз башлары гына кадерле, татар әсирләренә булган хөрмәт вакытлы гына күренеш, сугыш аларның җиңүе белән тәмамланса, татарларның язмышы төгәл билгеле түгел. Аларның да алманнарга кол булуы бик ихтимал. Шәмсирнең Янгуразга әйткән сүзләрендә үз дәүләте булмаган милләтләргә кайда да бер кояш икәнлегенә ачыну сизелә. «Өметләребез акланмады сыман, туганкай. Бердән, без итәгенә ябышырга тырышкан җан да Иблис бугай. Икенчедән, безнең өчен аеруча күңелсезе—бу Иблис беренче Иблистән көчсезрәккә охшый», - ди ул. Шулай да татар милләте күтәреләчәк әле. Моның өчен Янгуразлар бар. Ул икенче бер иблискә ришвәт бирә башлаган икән, әлбәттә, тагын бер иблис идарә иткән илтә кире кайтмаячак. Димәк, ана лагерьны какшату көрәшен дәвам итәргә язмыш үзе куша. Рухны изеп тора торган бер генә көч тә мәңгелек түгел. Вакыт укмашканны тарката, сибелгәнне җыя, тарих сәхнәсенә яңа күренешләрне, яна каһарманнарны күтәрә. Т. Әйдинең «Иблискә ришвәт» романы Бөек Ватан сугышына милли күзлектән чыгып бәя бирү, шул чордагы татар әсирләре тормышын тасвирлау ягыннан үзенчәлекле.

«Божра» кыйссасында авторның милициядә эшләү чоры чагылыш тапкан, Ф. Мусин билгеләвенчә, әсәр «саф» детективка якын тора. Ул «Тасманур» заводыннан бер тонна көмеш урлаучыларны эзләп тотуны тасвирлый. Игътибарын тулысынча диярлек шушы җинаятьне тикшерүгә юнәлтеп, автор бу эшнен шактый катлаулы төс алуын, аңа тотынган геройлардан бик күп эзләнү, уйлану, криминалистик осталык соравын күрсәтә. Әйтергә кирәк, әсәрдә җинаятьләрне ачу эшенә романтик караш белән полемикага керү сизелә. «Кайберәүләр уйлаганча, җинаятьчене тотар өчен ах-ух килеп, машинадан машинага утырып куа бару, җәрәхәтләнгәнче көрәшү генә җитми. Андый маҗаралар бөтенләй булмаска да мөмкин», - диелә анда. Шушындый фикердән чыгып, автор ялтыравык маҗаралыктан качарга тырыша җинаятьне ачуның прозаик ягына күбрәк игътибар итә кебек. Караклар төркеме белән каршылыкка кергән өлкән тикшерүче Айбулат Байчурин үзе дә аздан гына аларның корбаны булмый кала. Нәҗибә Габдуллина, Жәмил Гайнуллинны һәм Айбулат Байчуринны берләштергән ясалма мәхәббәт өчпочмагы төенләнештән чишелешкә кадәр озата килә. Нәҗибәнең асылда Жәмилләр белән бер караклар төркеменнән булуы һәм тикшерү эшләрен ялган эзгә төшерү өчен үзенә күптәннән гашыйк Айбулат белән мәхәббәт уенын башкаруы әсәрне маҗаралы итә.

Күп жанрларда иҗат иткән әдип кайбер әсәрләрен тәмамларга өлгермәде. Аның яртылаш язылган хезмәтләренең берсе—моңарчы беркайда да басылмаган «Ак җилкән» әсәре. Анда 20—30—50 нче елларда системалы рәвештә юк ителгән милли интеллигенция һәм алардан соң килгән «югалган буын» язмышы, һәм дә «курпы» булып калыккан яшь милли хәрәкәт хәлләре тасвирлана. Т. Әйдинең бу әсәре дә, һичшиксез, татар әдәбиятын яңа тема белән баеткан булыр иде...

II

Шулай да Т.Әйдине халыкка романнары, күп санлы хикәяләре түгел, сәяхәтнамә- юлъязмалары танытты. Күп йөргән күпне күрә, күпне ишетә, күпне белә. Гомеренең шактый өлеше сәяхәтләрдә узган Т.Әйди чын мәгънәсендә кин белемле шәхескә әверелде, аның әсәрләрен яратып укучылар да бу юлъязма-сәяхәтнамәләрдән күп мәгълүмат аллы. Нәрсә мәҗбүр иткән соң Тәүфикъ Әйдине ерак җирләргә, илләргә чыгып китәргә? Җавабы мәгълүм татар язмышы, татар тормышы кызыксындыра анны.

Татар язма традициясендә бу жанрның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Аның җанлануы, үсеш кичерүе исә XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасырның башына туры килә. Шиһабеддин Мәржани («Рихләте Мәржани»), Заһир Бигиев  («Мауәраэннәһергә сәяхәт»), Фатих Кәрими («Аурупа сәяхәтнамәсе», «Кырым(г)а сәяхәт» һәм «Истанбул мәктүбләре»), Садрый Максуди («Англиягә сәяхәт») һәм башкалар юлъязма-сәяхәтнамәләре ярдәмендә татар җәмәгатьчелеген яна җирләр, яна мәдәниятләр белән таныштыралар. Совет хакимияте елларында сүнеп калуга дучар ителгән бу жанр 80нче еллар ахырында тагын җанлана, тернәкләнә башлады. Шулар арасында тирән эчтәлекле, күләмле һәм мәгънәле, мәсьәләне өйрәнеп- белеп язылуы белән Тәүфикъ Әйди әсәрләре аерым бер урын алып тора. Аның юлъязма-сәяхәтнамәләре дөньяга сибелеп яшәгән төрки халыкларның һәммәсен дә колачлый диярлек. Ул әсәрләрдә тарих та, бүгенге иҗтимагый тормыш та бердәй чагылыш тапкан. Үткән белән бүгенгене бәйләп, Т.Әйди нәтиҗәләр ясый һәм төрки халыкларның киләчәген дә күзалларга тырыша. Иң мөһиме: Т.Әйди кайсы илдә генә булмасын, кайсы милләтне тасвирламасын, аның әсәрләрендә үзәккә татар язмышы куела. Ул татарның төрки халыклар тормышындагы урынын билгеләргә омтыла, тугандаш милләтләрнең уртаклыгын һәм үзгәлеген эзли. Т.Әйди юлъязма- сәяхәтнамәләренә хас үзенчәлек: ул өйрәнә торган илләргә, төбәкләргә кабат-кабат сәяхәткә чыга, янадан-яңа мәгълүматлар туплый, тагын да мөһиме, шушы эзләнүләре барышында тугандаш милләтләр арасындагы багланышларны ныгыта. Бу юлъязма- сәяхәтнамәләрнең географиясе гаять бай «Йөртә безне язмышлар» китабындагы беренче әсәр 1990—91 елларда Германиядәге Ной-Үлм, Мюнхен шәһәрләрендә булып, шундагы милләттәшләрнең кайберләре белән очрашуларны, әнгәмә һәм бәхәсләрне, шул иллә үзе күргән гыйбрәтләрне тасвирлауга багышланган. Т.Әйди күргән-белгәнен, ишеткәнен ничек бар шулай кәгазьгә төшерми. Тарихи һәм башка чыганакларга мөрәҗәгать итеп, әсәрләрен мәгълүматлар белән баета.

Эстония сәяхәтенә багышланган «Кечкенә дә төш кенә» әсәре 1976-1994 еллар арасында Эстония якларына берничә мәртәбә барып кайту, сәфәрләр арасында төрле белешмәләрне, эстон әдәбияты үрнәкләрен ныклап өйрәнү һәм, иң мөһиме, шул халыкның кайбер вәкилләре белән якыннан танышуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Т.Әйди 1 миллион чамасы булган эстон халкынын казанышларын бик теләп тасвирлый. Аларның язучылары, әдәбияттагы уңышлары белән таныштыра. Чагыштырмача аз санлы милләтнең курыкмыйча һәм бердәм рәвештә мөстәкыйльлек юлына аяк басуына соклана.

«Идел тамагында» Әстерхан якларындагы милләттәшләребезнен борынгы һәм бүгенге хәлләренә багышланган һәм 1976—1991 еллар дәвамындагы сәфәрләр нәтиҗәсендә язылган. Т.Әйди юлъязма-сәяхәтнамәләрен чит илләрдә һәм элекке СССР илләрендә,  Россия төбәкләрендә гомер итүче тугандаш халыкларга, милләттәшләребезгә багышлануы ягыннан да төркемләп булыр иде. Бу әсәре бер илнең бүтән төбәгендә яшәгән татарларның тормышын чагылдыруы белән актуаль.

«Аһ, туган каумем газиз!» дип Дәрдемәнд шигыреннән алынган өзек белән аталган китапта Көнбатыш Кытайда, Шәркый Төркестанда, Үзбәкстанда, Себердә һәм Идел-Урал буйларында яшәүче татарлар хакындагы язмалар урын алган. Әлеге китаптагы әсәрләргә мәгълүматларның бай булуы, тарихи фактларнын күплеге хас. Бу аңлашыла да: сәяхәт кылган җирләрнең тарихыннан, иҗтимагый тормышыннан хәбәрдар булмый торып тулы канлы әсәр язу мөмкин түгел.

«Оҗмах утравы» дип исемләнгән китап 1984—1994 еллар арасында Болгария, Молдова, Румыния һәм Кыбрыс-Кипр утравына ясаган сәяхәтләре, шул якларда күргән-белгәннәре шактый тәфсилле һәм кызыклы итеп тасвирланган. Болгариядә төрки халыкларның җәберләнүе, Румыниядә Дабруҗа төбәгендә көн күргән төрек- татар кешеләренең эзәрлекләнүе, гаепләнүе, телләренең, диннәренең кысылуы, Молдовадагы гагаузларның изелүе, үз ирекләре өчен көрәшкә күтәрелүе сурәтләнә. Безнең татар халкы өчен дә бик таныш вакыйгалар түгелме бу? Т.Әйди әнә шул халыклар тормышыннан мисаллар китереп, суверенлык дәрте белән яңа башлаган милләттәшләрен булачак авырлыкларга алдан ук әзерләгән.

«Кардәшләр кочагында, томы тулысы белән 1992—1993 һәм 1999 елларда Төркиягә оештырылган сәфәрләр вакытында туган тәэсирләргә багышланган. Сәфәрләрнең кабатлануы, очрашуларның шактый булуы. Төркия дәүләтенең, төрек халкының тарихына зур игътибар бирелүе китапны мәгълүматлы да, укылышлы да иткән. Татар халкының киләчәктәге үсешен Т.Әйди төрки халыклар белән дуслыкта күрә. Тарихтан беләбез: алдагы гасырларда да бу идея милләт өчен янып йөрүчеләрнең күбесенә хас булган. Димәк, без бүген дә телебезне, динебезне саклап калу юлында кардәшләребез белән бергә булырга тиешбез.

Т.Әйди юлъязма-сәяхәтнамәләрен галим Миркасыйм Госманов югары бәяли. «Тәүфикъ Әйдинен бу хезмәтләре белән бездә моңарчы татарлыкка карата хөкем сөргән тар карашны, ягъни милли даирәне бары республика кысалары белән чикләүгә—махсус юнәлтелгән идеологик киртәләрне җимерү эшенә саллы өлеш кертелә»,—ди ул.

Т.Әйди юлъязма-сәяхәтнамәләре чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге тугандаш халыклар, милләттәшләребез тормышын өйрәнү, аларнын мәдәни казанышларын җиткезү ягыннан гына түгел, төрки халыклар арасында багланышларны арттыруда да зур әһәмияткә ия.

Милләт өчен янып-көеп яшәүчегә матбугат үзе бер мәйдан ул. Тәүфикъ Әйди дә һәр мөмкинлектән файдаланырга тырыша, матбугатта үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә, фикер-борчулары белән уртаклаша. Алар соңрак «Безгә ни булды?» һәм «Тылсымлы көч» китапларында тупланып дөнья күрде. Әдип очерк, документаль публицистика жанрында аеруча күп эшли. Халкыбызның күренекле галимнәре һәм сәнгать эшлеклеләре—СССРның халык артистлары Ришат Абдуллин, Мәрзия Даутова, Галия Измайлова, рәссамнар Фәйзрахман Әминев, Чыңгыз Әхмәрев, Әхмәт Кытаев, композитор Латыйф Хәмиди, галимнәр Шәүкәт Ибраһимов, Шәрфыйка Шәрәф һәм башкалар турындагы очерклары ((Бу язмалар 1984 елда «Кайда да кадерле» җыентыгында да басылып чыктылар) иҗат диапазонының киңлеген күрсәтә.

Тәүфикъ Әйди исеме «Казан утлары» журналы өчен бигрәк тә кадерле. Бу редакциядә ул 12 ел эшләде. Т.Әйди журналның зәвыгын күтәрү, аны яңа рубрикалар белән баету өчен күп көчен куйды. «Татар халкы: төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә», «Чит илләрдәге милләттәшләребез иҗаты» кебек рубрикаларны ул тәкъдим итте. «Казан утлары» да ана үз әсәрләрен бастыру мөмкинлеге бирде, нәкъ менә безнең журналыбызда ул кин катлам укучыларга танылды

1 майда Тәүфикъ Әйдигә 70 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, гомере буе дөнья йөген тарткан ир-атларның дилбегәне яшьләргә тапшырып, тәҗрибә уртаклаша, киңәшләрен бирә торган хөрмәтле чагын үзе күрә алмады. Ә аның ялкынлы чыгышлары, фикерле язмалары, тәэсирле әсәрләре бүген татар халкына бик тансык! Тәүфикъ Әйдинең: «Берләшик әле, егетләр, күтәрелик!» дигән сүзләре әле дә булса күпләрнең колагында чынлап тора. Бүген, атаклы Казан университетында татар факультетының язмышы хәл ителгәндә, татар мәктәпләре бер-бер артлы ябылганда, татар матбугаты бик авыр көннәр кичергәндә, әдәбиятка, сәнгатькә игътибар кимегән бер заманда таянып булырдай, милләт язмышы өчен көрәшкә күтәрелердәй шәхесләрнең—милли әйдаманнарнын һаман да сирәгәя баруы күңелгә пошаман сала. Т.Әйди исә, һичшиксез, шундый әйдаманнарыбызнын берсе идее.