«Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

МАННАПОВ Шамил Мәгыйзь улы (1.1 1938, Әлки р-ны Татар Мулла ав. туа), язучы, ТРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1992) Казан ун-тын тәмамлагач (1965) «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» г-талары редакцияләрендә хәбәрче булып эшли (1977-86). 1986-89 да Татарстан кит. нәшриятында, 1989 дан— «Казан утлары» ж-лының проза бүлегендә мөхәррир вазифаларын башкара. М. татар поэзиясенә 1960 еллар башында солдат хезмәтенә багышланган, студентлар тор­мышын, яшьләр проблемаларын күтәргән шигырь һәм поэмалары белән килеп керә Ул «Яшьтәшләрем» (1967), «Хәят көндәлеге» (1970), «Тамырлар» (1972), «Тугрылык алиһәсе» (1976), «Кайту» (1981, русчага тәржемәдә «Возврашение» М, 1982), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) «Тормыш сиратлары» (2008) исемле шигъри җыентыклар һәм «Әти урманы» (1979), «Ачы какы» (1992), «Мәңгелек елмаю» (2001) дигән хикәя җыентыклары авторы М. үзенең әсәрләрендә тормыш- яшәешне замандашларының уй-киче- решләре аша чагылдырырга тырыша, алар лирик-публицистик яңгырашлы, оптимистик рухлы. Матбугатта әдәби- тәнкыйть мәкаләләре еш кына басылып килә. Җыр тестлары авторы.

Әсәр. Тормыш сиратлары. К.. 2008

Әд.: Баянов Ә. Даһилык дәгъвала­мыйча гына // Казан утлары 1997 №12; Вәли М Янган саен өмет яңара // Мирас. 1998 №1

Г.М. Габделхакова.

МАНСУР (Мансуров) Зыя Мансур улы (17.12.1916, хәзерге Башкортостан Респ-касы Дүртөйле р-ны Җитембәк ав. —11.11.1965, Казан), шагыйрь.1937 елдан Дүртөйле р-нының «Ярыш» г-тасы редакциясендә корректор 1946 дан Дүрт­өйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, 1948 дән Илеш районы Мәдә­ният йортының директоры булып эшли. 1949 дан Казанда яши: Татарстан радио- комитетында әдәби тапшырулар мөхәр­рире (1952-53), «Чаян» ж-лында әдәби хезмәткәр (1953-55) «Язгы ташкыннар» (1950), «Ак розалар» (1963), «Этаплар ки­табы» (1966), «Үрләргә күңелем гашыйк» (1968) исемле шигъри җыентыклар авторы. Шигырьләренә тәэсирлелек, халыкчан гадилек һәм нечкә лиризм хас. Шагыйрь туган як табигатен, аның кешеләренең күңел дөньясын, яшьлеккә мәхәббәт романтикасын яратып тасвир­лый. Юмор-сатира М ижатының көчле якларыннан берсе. Сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итеп, ул карьерист, бюрократ, исерекләр кебек типларны тәнкыйтьли. «Омтылу» (1951), «Озынколак баласы Елак-Мылак» (1958) кебек поэма-әкиятләре балалар өчен язылган. Рецензияләр, әдәби-тәнкыйть һәм әдәбият белеменә караган мәкаләләре «Шигъри осталык турында» (1965) җыентыгына тупланган Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәр : Сайланма шигырьләр К . 1959; Сайланма әсәрләр. К.. 1972. Лейсан—весенний дождь. М., 1972.

Әд.: Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т.2.

МАНСУРОВ Зиннур Мөҗип улы (15.7.1949. Мамадыш р-ны Түбән Ушмы ав. туа), шагыйрь. ТРнын атказ. сәнгать эшлеклесе (1994) 1972 елда Казан ун-тын тәмамлый 1974-83 тә «Социалистик Татарстан» г-тасы хәбәрчесе. 1983-86 да «Казан утлары» ж-лы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1986-90 да ТАССР телевидениесе һәм радиотапшырулары дәүләт к-тында баш редактор, 1990-95 тә ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, 1995тән «Мәдәни җомга» г-тасының баш мөхәррире «Кул бирәм» дип аталган беренче шигырь җыентыгы 1979 елда басылып чыга. М.ның поэзиясе хисләренен ихласлыгы, тормыш-яшәешне фәлсәфи мәгънәдә аңлатуы белән ае­рылып тора. Намуска, мәхәббәткә тугры калу турында, публицистик яңгырашлы, көндәлек тормыш вәзгыятенә караган шигырьләре «Йөз суы» (1983), «Тыся- челистник» (М , 1983), «Ваем» (1988), «Душииы белый запах»(1991), «Яшәү үзәне» (1998), «Күжел сәфәре» (1999), «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (2003) җы­ентыкларын тәшкил итә. «Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) дигән публицистик мәкаләләр җыентыклары төрле буын шагыйрьләре иҗатына, әдәбият, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, иҗтимагый-сәяси тор­мышның четерекле темаларын яктыртуга багышланган. Аның күп кенә шигырьлә­ре рус. инглиз, төрек, казах телләренә тәрҗемә ителгән. ТРның Мактау грамо­тасы белән бүләкләнгән (1999). Г. Тукай исем Дәүләт бүләге лауреаты (2009).

Әд.: Галиуллин Т Яшәү мәгънәсе // Гомер учагы. К., 1991; Гаташ Р. Сәфәр­ләргә чыксан белерсең // Казан утлары. 2000. №4; Гафиятуллина Н Хәтер сызла­нуы // Казан утлары. 2004. №1.

Г.М.Габделхакова

МАНСУРОВ Фәнил Хәбибулла улы (3.12.1931, хәзерге Башкортостан Респ- касы Чакмагыш район үзәге—30.5.1995, Уфа шәһ ). язучы Казан пед. ин-тын тәмамлагач (1957) Башкортостанның Бүздәк район г-тасында бүлек мөдире (1957-60). Чакмагыш р-нының Катмаш- баш сигезьеллык мәктәбендә укытучы (1960-63), «Агыйдел» (Уфа) ж-лында әдәби хезмәткәр (1963-67) булып эшли. 1968 елдан Казанда: Татарстан кит. нәшр дә мөхәррир (1968-71). «Социалистик Та­тарстан» г-тасы хәбәрчесе (1972-76). 1983 тән кабат Уфада: «Өмет» г-тасы редакция­сендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире (1991-94) «Юл башы» исемле беренче повесте 1961 елда «Агыйдел» ж-лында басыла. Давыллы революция вакыйгала­рын һәм Бөек Ватан сугышы елларын, сугыштан соңгы авыл тормышын сурәт­ләгән повесть һәм хикәяләре «Хәерле юл» (1969), «Яктытауда бүз тургайлар» (1973), «Ак буран» (1977), «Юл чатында көмеш әрем» (1978) «Агыйделкәй алкын» (1991) җыентыкларына тупланган. «Айгалаш кыйссасы» повесте гражданнар сугышы елларында шагыйрь Шамун Фидаиның тормыш юлына багышланган. Гомеренең соңгы елларында иҗат иткән «Солтан Кирамәт» романы (1993) тоталитар җәмгыять шартларында фаҗигале шәхес язмышы турында сөйли.

Әд : Тимергалина Р. Башкортостан язусылары. Өфө. 1968.

МАЯКОВСКИЙ Владимир Владими­рович (7.7 Грузия, Багладиа —14 4 1930, Мәскәү), шагыйрь, драматург. «Штанлы болыт» («Облако в штанах», 1915), «Вла­димир Ильич Ленин» (1924), «Яхшы!» («Хорошо!», 1927). «Бөтен тавышка» («Во весь голос»,1930) һ б поэмалар, «Кандала» («Клоп», 1928), «Мунча» («Баня», 1929) һ.б. пьесалар, шигырьләр авторы. Казанда өч тапкыр булла. Беренче килүендә 1914 нең февралендә Дворяннар җыены залында үзенең матурлыкны ни­чек аңлавы турында лекция укый. Икенче килүендә 1927 елның гыйнварында Ка­зан ун-тында лекция б-н чыгыш ясый, «Владимир Ильич Ленин» поэмасыннан өзекләр укый. Алган тәэсирләрен «Яңа туган башкалалар» («Рожденные столицы», 1927) мәкаләсендә чагылдыра: Казан һ.б. шәһәрләр «... революция нәтиҗәсендә башкалалар булып киткән шәһәрләр үсәләр, төзеләләр һәм, иң мөһиме, иреккә ирешкән илнең мөскәкыйль мәдәнияте б-н сулыйлар» дип яза. «Союз шәһәрлә­ре буйлап» («По городам Союза», 1927) шигыренең «Университет—Казанның горурлыгы» дигән фразасы канатлы сүз булып китә. 1928 елның башында М. кабат Казанга килеп китә. 20 гыйнварда «Колосс» к-т-рынла язучының яңа, эш­челәр аудиториясе алдындагы җаваплылыгы турында лекция б-н чыгыш ясый. 21 ндә Казан ун-тынын актлар залында «Владимир Ильич Ленин» поэмасыннан өзекләр укый, 23 ндә «Бик яхшы!» по­эмасын, әдәбият турында доклад укый. «Казанское подворье» кунакханәсендә җирле шагыйрьләр б-н очраша. Бу очра­шуда өч тапкыр—чуаш, татар һәм мари телләрендә М.ның «Сул марш» шигыре яңгырый (1927 дә Г.Кутуй тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә). Бу очракны М. «Казань» (1928) шигырендә искә ала: «Килеп керә татар: / Мин татарча / «Сул марш»ны / укыйм / сезгә» ди», 1923 тә Казан сәхнәләрендә аның «Мистерия Буфф» пьесасы, «150000000» поэмасы буенча инсценировка, 1967 дә «Мунча» пьесасы куела.

Әс.: Сочинения: В 2 т М.. 1987.

Әд.: Лавут П.И Маяковский едет по Союзу М.. 1969; Бушканец Е Г Маяков­ский в Казани // Литературный Татарс­тан. К„ 1950.

Л. Е. Бушканец

МӘДХИЯ (гарәп, мактау, ода), шәрекъ поэзиясе жанры; тантаналы мөһим ва­кыйгалар яки күренекле кешеләрнең эш-гамәлләрен данлау йөзеннән язылган лирик шигырь. М.ның башы борынгы чорлардан килә. Аңа объектны идеаллаш­тыру. гиперболизация. күтәренке рух. купшы стиль хас. М.нең күбесе шигъри (бәит. дүртьюллыклар), сирәк—кушма (проза һәм шигырь) формасында, ә кай­берләре—рифмалы проза б-н (Кадыйр- Галибәкнең «Тәгърифе Борис»ы—«Бо­рисны (Годуновны) мактау») язылган. Эчтәлеге һәм формасы б-н касыйдә һәм мәрсиягә якын тора.

М. татар әдәбиятында киң таралган жанр: Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мөхәм­мәдьярның «Нуры содур» әсәрләренең багышлаулары, Хөсәен бине Локманның «Мәдхе Мөхәммәтҗан», Гати Чокрыйнын «Мәдхе Казан», Р.Фәйзуллинның «Төнге мәдхия» исемле шигырьләре мисал булып тора.

Әд.: Миннегулов Х.Й. Сәйф Саран: Тормышы һәм ижаты. К.. 1976; Әдәбият белеме сүзлеге. К , 1990. „

Х.Й. Миннегулов.

МӘГАРРИ Әбүл-Галә (973, хәзерге Сүрия, Мәгаррәт ән-Нөмәнш ,—1057 яки 1058, шунда ук), гарәп шагыйре һәм фикер иясе. Тумыштан сукыр. Белемне атасыннан, Багдад һәм Хәләб дин бел­гечләреннән ала. Фәнни трактатлар, фәлсәфи-гуманистик эчтәлекле шигырьләр, тезмә әсәрләр авторы. Танылган шигьри җыентыклар арасында «Рисаләт әл-гофран» («Гафу итү хакында юллама»), «Сикт әз-зәнд»(«Чакма таш очкыны», Каһирә, 1869), «Әл-лөзумийят-лөзум мә лә ялзам» («Мәҗбүриятлек», Каһирә, 1891 яки 1892). Аның пантеистик, материалистик һәм атеистик күзаллаулары үрелеп бар­ган дөньяга карашының каршылыклары иҗатында чагылган. Шагыйрь яшәү һәм үлем, адәм баласы һәм Аллаһ, яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалар хакында уйлана. Гуманист буларак, аңлау-төшенү нигезен тәшкил иткән кеше акылына дан җырлый, ләкин шул ук вакытта хакыйкатьне танып булмый дип саный. Социаль гаделсезлекне тәнкыйть­ли, ә үзе аны яшәү рәвешенә Аллаһ тара­фыннан салынган хакыйкать дип саный һәрбер дингә карата түземле карашка өнди, руханиларның кимчелекләрен, юк-барга ышануны, абруйлы кешегә мөкиббән китүне тәнкыйтьли. Югары әхлаклы кеше буларак, яшәү мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә күрә, һәр эштә чаманы белү һәм тыелуга чакыра. Чәчмә әсәрләренә фикер һәм хис сафлыгы хас. «Мәҗбүриятлек» әсәрендә үзен гуманист, социаль гаделсезлекне тәнкыйтьләүче буларак таныта. Теле катлаулы, ләкин ш.у вакытта камил, аерым очракларда сүз уйнатып ала. М нең иҗаты гарәп, фарсы һәм төрки, ш.и. татар, әдәбиятларына (Хисам Кәтиб, Сәйф Сарай, Ш.Зәки, Дәрдемәнд, Н Думави) зур йогынты ясый. 20 йөз башында шагыйрь идеялә­ре аеруча популяр булып китә. Аның турында Р.Фәхретдин, Н.Думавилар яза, әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителә.

1907 дә Казанда М.Бигиевнең искәрмәче тәрҗемәсендә «Әл-лозумийят»е басыла.

1908 дә «Әдәбият гарәбия илә гыйльме исламия» исемле китабында М.Бигиев М.нең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бастыра.

Әсәр.: Әл-лозумийят: 2 кис. К., 1907; Стихотворения. М . 1971.

Әд.: Широян С.Г Великий арабский поэт и мыслитель Абу-ль-Аля аль-Маар- ри М . 1957. Шидфар Б.Я Абу-ль-Аля аль-Маарри М . 1985; Фәхретдин Р Әбүл-Галя әл-Мәгаррн Оренбург, 1908 X. И Миннегулов.

МӘҖИТОВ Зәет Мәҗит улы (25.8.1927, Минзәлә кантоны Иске Айман а.—13.5.2000, Казан), шагыйрь, әдәбият галиме, филол фәннәр кандидаты (1955), ТАССР ның атказ мәдәният хезмәткәре (1987). 1951 дә Казан ун-тын тәмамлый. 1954-57 дә «Совет Татарстаны» г-та ре­дакциясендә, 1957-89 да Казан ун-тында укыта. Ф.Кәрим тормышын һәм иҗатын өйрәнә. Хезмәтләре Бөек Ватан сугышы поэзиясенә карый «Таңгы җыр» (1953), «Чәчәк бирәм сиңа» (1959), «Ярсу Ык» (1967), «Күңел җыры» (1972), «Рәхмәт яусын» (19/7), «Теләк» (1984), «Кер бак­чама» (1999) исемле шигьри җыентыклар авторы. М. лирикасына үзенә бер төрле аһәң, моң хас. Аның лирик герое—бар булганга үзенең җаваплылыгын сизеп яшәүче ватанпәрвәр. М. татар поэзия­сенең лиро-эпик жанр формаларының үсешенә сизелерлек йогынты ясады, үзен сәнгати пейзаж остасы итеп танытты.

 Әсәр.: Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. К . 1963, Заман сулышын тоеп Бүгенге әдәбият турында. К , 1967 (соавт ). Татар поэзиясе Бөек Ватан сугышы елларында. К . 1989 Әд : Гаташ Р Ир җанында ни булмас! // Казан утлары. 1997 № 8. Харрасова Р Ф Заит Мазитович Мазитов (1927- 2000). К . 2010.

Р. Ф. Харрасова.

МӘҖЛИСИ (15 йөз ахыры—16 йөз башы), төрки шагыйрь, татар арасында киң таралган 4 мен шигъри юлдан торган «Кыйсса-и Сәйфелмөлек» мәхәббәт дас­таны авторы. Сюжеты «Мең дә бер кичә» җыентыгының шул исемдәге әкиятенә барып тоташа. Беренче тапкыр 1807 дә Казанда басыла, соңыннан да күп мәр­тәбә нәшер ителә. М. дастанына нигез­ләнеп татар шагыйре Баһави («Бүз егет»), казакъ шагыйре Йосыфбәк Шәйхелислам (« Кыйссаи Сәйфел мөлек - Бәдигыльжа – мал». 1876) әсәрләрен язалар

Әд : Татар әдәбияты тарихы. К . 1984 1 том.

 

 

Реклама