Логотип Казан Утлары
Публицистика

Табигать үзе шәбрәк белә

 

Күзеңне ачыбрак йөрсәң, кайчагында сәер күренешләргә юлыгасың. Ун ел элек, юан, куе яшел яфраклары коела да башламаган зирек ботагының агымга каршы хәрәкәтенә шаккатып карап тордым. Бу могҗизаның ничек тәмамланасын күрәсем килде, шыпырт кына яр буйлап атлый башладым. Ерак бармаячагымны белә идем, чөнки «сәяхәтче ботак»ның юлында су өстенә ауган агач кәүсәсе күренә иде. Шулай да шактый озак атларга туры килде, «үзлегеннән йөзүче» агач агымга каршы акрын барды. Кәүсәгә килеп терәлгәч, ни хикмәт, агымга аркылы юнәлештә кәүсәне буйлап, ярга якынлашты, һәм, ниһаять... ботак астыннан зур кондыз, су асты көймәсеннән җибәрелгән ракета шикелле, киртләч ярга ыргылып күтәрелде. Яңа буа корырга җыеналар икән бу җан ияләре!

Ә кайбер очракларда сәер күренешләргә юлыгыр өчен әллә кая йөрүнең кирәге дә юк. Быел яз көнне иртән торып ишегалдына чыксам, ни күрим: яңа төзелә башлаган янкорма түбәсе кыегыннан боз сөңгеләренең эреләре, вертикаль белән барысы да бер чама зурлыктагы почмак хасил итеп, көнчыгыштан көнбатышка авышып катканнар. Ә ваклары вертикаль юнәлештән алләни тайпылмаганнар. Тиз генә фотоаппаратны атып чыктым. Югыйсә, кояш нурлары җылыта башласа, сөңгеләр коелып та төшәрләр идее.

Өйдәгеләрем бу күренешкә алләни гаҗәпләнмәде. Киресенчә, аларны минем шул фоторәсемне еш каравым гаҗәпләндерә «һии, исең киткән шуңа! Түбә кыегыннан тамчы тамган чакта җил көчле булган, шуңа күрә тамарга өлгермәгән су тамчылары, җил этәреше нәтиҗәсендә, уңнан сулга тайпылыбрак, сөңге очында катып кала барганнар. Тапкансың уйланыр нәрсә!» Ике вектор суммасының нәтиҗәсен алар шулай популяр телдә җиңел генә аңлатып бирделәр. Әмма иң кызыгы анысы түгел бит әле. Шулай зур почмак тәшкил иткән юнәлештә боз сөңгеләре катып калсын өчен җилнең шактый көчле, ә һава температурасының нульдән шактый түбән булуы шарт. Ярый, мондый шартлар булсын да ди. Әмма боз сөңгеләрен «үстерү» өчен аларнын башлангыч нокталарына җилле дә, салкын да һавада тиз генә туңып катмыйча «сөңге» очына тиклем агып төшәрлек җылы су агымы булырга тиеш ләбаса! Янкорма әле төзелә генә башлады, аның эчендә идәне-түшәме дә, бернинди җылылык чыганаклары да юк. Кыскасы, үткән елның көзендә башланып, көн салкынаю белән киләсе яз көннәрендә дәвам итәргә дип «консервация»дә калган кечкенә генә бер төзелеш инде.

Менә шундый хикмәтле боз сөңгеләренең ничек пәйда булганын авторыгыз үзенчә айлата алды. Әмма бу аңлатманы укучыларыма ачып салсам, алар арасында шактыеның, «чәйнәп каптырылгын нәрсә тәмле булмый» дип, үпкәләве дә ихтимал бит әле. Шуңа күрә, аңлый укучыларны баш эшләтү, уйлану һәм фикерләү ләззәтеннән мәхрүм итмәс өчен, язмама әлеге фотоны «ябыштырып», сүземне тәмамларга булдым. Язмамның исеме итеп үткән гасырның җитмешенче елларында америкалы галим Барри Коммонер тарафыннан ачыкланган дүрт экология канунынын берсен сайладым.