Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНҺАҖ МАҖАРАЛАРЫ

 

Минһаҗ абзый тагын каядыр китеп югалды. Җомабикә җиңгидән сораган идек:

—Ишетмәдегезмени, бизнес булды бит ул,—диде.

—Ничек?

—Каян белим ничек икәнен. Казанга чакырып алдылар. Министр үзе бугай. Кайтышлый өйгә генә кагылып китте. «Эзләмә, мин әллә кайда түгел, бизнес булып эшләп алырга китәм. Эшләр көйләнгәч, кайтып алырмын, диде. Вәлиәхмәтләр, Садретдиннар сораса, әйт, эзләмәсеннәр, кирәк булса үзем чакырып алырмын», диде.

Без нишләргә дип баш ватканда үзе кайтып төште Минһаҗ абзабыз. Безне җыеп алды.

—Егетләр, күп сөйләшеп торырга вакыт юк, җыеныгыз, китәбез. Үзегезгә тагын биш-алты кеше ияртегез. Бик сериуз эшкә ачындым. Эш юк авылда дип елаган идегез, туйганчы эшләрсез,—диде.

—Нәрсә булды, ни-нәрсә эшләргә җыенасың?—дидек.

 

Министр кушты

—Җыенасың, дисезме? Мин җыенмый идем, җыендырдылар. Шул инде өстәгеләр рәхәтләнеп картаерга да вакыт калдырмыйлар. Владимир Илич Лининнан башланган иде, һаман шул тирәдән җибәрмиләр. Бу юлы үзебезнең министр чакыртып алды. Авыллар белән камандалык итүче министр.

—Килеп чык әле, Минһаҗ абзый, сөйләшәсе сүзләр бар иде,—дип шалтырата.

Бардым инде. Шулай матур итеп чакыргач, нишлисең. Хан сарае шикелле двариста утыра икән. Бик матур итеп елмаеп күреште, хәлләрне сорашты.

—Садретдин абый эчүен ташладымы әле?—ди.

Менә күрәсеңме, Казанда юкса эт тә белми Садретдинның кем икәнен, ә бу белә. Авылда туып-үскән егет шул. Онытма, Садретдин, мин сине хурламадым, ташлады, сөттән башка нәрсә эчми хәзер, дидем.

—Менә, менә, шул сөт мәсьәләсендә чакырдым әле сине,—ди министр.— Әйдә, чәйләп алыйк та, бер жирне карап кайтырбыз синең белән, ди.

Сөтләп чәй эчкәч, киттек машинасына утырып. Барып життек «Метро» дигән бер кибеткә.

—Син, Минһаҗ абзый, чүпрәк-чапрак ягына барма, әйдә, азык-төлек ягын карыйбыз,—ди министр. Киттек шул якка. Министр аңлатып бара.

— Менә күзеңне сал, Минһаҗ абзый, күрәсенме монда ничаклы ризык, шуның нихәтлесе Рәсәйдә эшләнгән, ди. Лимонны, әфлисунны әйтеп тормыйм, алары бездә үсми, боларын кара, болары бездә үсә бит, ди. Кара кишерне, укы, кайдан килгән? Израел дигән җирдән, ди. Израел кайда? Җир читендә. Кишере кишер инде, бәрәңгене күр, анысы да Израелдан. Без нәрсә, бәрәңге белән кишер үстерә белмибезмени, ди. Сөт ризыкларын кара, кайдан китерелгән, нәрсә, без инде сыер да сава белмәс халыкка әйләндекме, ди.

Ул сөйли, мин тыңлап йөрим. Нәрсә әйтергә чамалаганын сизмим. Кемнедер гаепләргә маташкан кебек тә тоела, үзенең дә гаебе барлыгы сизелә.

—Әйдә, минем кабинетка кайтыйк, калганын шунда сөйләшеп бетерербез, ди.

Кайттык. Тагын сөтле чәй эчтек. Ул сөйли дә сөйли. Сөйләве сөтле чәеннән дә тәмле. Татарча шундый таслап сөйли, куян койрыгы белән кызлар битенә пудыр яга диярсең. Ара-тирә телефоннан урысча да сөйләшеп ала. Анысын да инде урыснын үзеннән дә уздыра. Хәер, мин үзем дә урысча үзебезнең райондагы урыслардан остарак сөйләшәм. Аларның ярты сүзе мат та мат, ә минеке корып куйган автомат.

Ярый, анысы шулай, тик менә нигә чакырганын әйтми бит әле бу. Бик ерактан алдырырга чамалый, ахрысы. Тәки әйтте:

—Менә, Минһаж абзый, карадык, күрдең, сөйләштек. Инде болай— коткар син безне. Рәсәйне үк дип әйтмим, аны син генә коткара алмыйсың. Татарстанга ярдәм ит, ди. Милләт, милләт дип күп сөйлибез—тел дибез, фәлән дибез. Милләткә бит тел генә түгел, ашарга ризык та кирәк. Ач кешедә милләт кайгысы булмый, ди. Без зур эш башларга җыенабыз, алын шул эшкә, ди. Без сиңа акча бирәбез, син төзе кечкенә генә сыер фермасы. Тора-бара фермаларын күбәер. Миллиардир Хәйруллин, адашың Минһаҗев белән ярыша башларсың. Аларның ун фермасы булса, синеке мең булыр. Татарстанга гына сыймасаң, Рәсәйдә җир күп, анда да җәелерсең,—ди.

Менә шулай әйтте дә салды министр. Аннан инде кайдан ничегрәк акча табарга, тегесен-монысын сөйләштек. Риза булдым инде алынырга. Илне коткарырга кирәк бит. Мин тотынмасам, кем тотыныр. Израел белән Кытайга карап ягып булмый бит. Хурлыгы ни тора. Кытай миллиард кешене ашата, без 140 милиунны рәтле-җүнле ашата алмыйбыз. Менә шул, егетләр, җыеныгыз, тотынабыз. Мин җирне үзебезнен районнан алмадым, чиггәрәк булсын дидем. Үзебезнең җир үзебезнеке инде ул, читләр җирен дә үзебезнеке итик, дидем.

Тотындык, ләкин...

Минһаҗ абзый анда чаба, монда чаба, төзү материаллары ташый, без эшлибез. Ферма күзгә күренеп үсә. Безнең эшләгәнне карап китүчеләр дә күбәйде. Арада берсе бик җентекләп сораштыра. Кем икәнен дә әйтми. Кыяфәте дә безнең якныкы түгел, Жириновскийга охшаган.

Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә Минһаҗ абзыебыз югалды. Ятабыз эшсез. Эчүен ташлаган Садретдин абый да кайдандыр самогон табып эчкән. Пошаманга төштек

Берзаман Минһаҗ абзый кайтып төште.  Кәефе кырылган. Дәшми дә, сөйләшми дә.

—Нәрсә булды, шеф?—дибез.

Озак дәшми торды да:

—Сез авылга кайтып торыгыз, кирәк булсагыз, кайтып алырмын,—диде.

Безнең беләсебез килә.

—Шулай да әйт инде, кайларда булдың, ниләр күрдең-ишетгең?—дибез.

—Күрдем, егетләр. Күрсәттеләр миңа дөньяның түгәрәк икәнен,—дип сүз башлады Минһаж абзый. —Бер шома гына адәм килеп карап йөргән иде бит безнең эшне. Көннәрдән бер көнне шул адәми зат мине юлда тотып алды да матур гына исәнләште.

—Без сезне күптәннән беләбез. Мингаз Габсаматович, ди. Линин белән бергә эшләгәнеңне дә, Ләнит Илич Брежневка роман язып биргәнеңне дә, Хруччув белән хат алышканыңны да, Гарбачув белән чәй эчкәнеңне дә беләбез, ди. Син безне белмисең, шунысы җәлке, ди. Сезне үзебез белән таныштырасыбыз килә, ди. Утырыгыз әле минем машинага. Курыкмагыз, исән-сау килеш Җомабикәгез куенына кайтарып салырбыз, ди. Шундый итеп сөйләшә—хөрмәт тә иткән кебек, киңәш биргән дә кебек, куркыткан да кебек. Мин бит инде төрлесен күргән—утырдым машинасына.

Мәскәү ягына чаптырды бу машинасын. Мәскәүгә җитәрәк самалютка күчереп утыртты. Киттек очып. Аска карап барам. Астагы галәмәт: җире дисеңме, елгасы-күле дисеңме, урманы дисеңме. Уйлыйм инде—шул тамаша байлык белән нигә болай ярлы яшибез, дим. Министр искә төште. Ул да минем сыман уйлаганга мине фермер булырга кыстаган инде. Мине алып баручы адәм дә аска карап бара, ул да мин уйлаганны уйлыйдыр сыман

— Шушы Җир шарын сиңа бирсәләр, нишләр идең, Мингаз Габсаматович?—ди.

—Каян белим, мин бит Ходай Тәгалә түгел,—дим.

Көлде бу рәхәтләнеп.

—Бигрәк хитрый халык сез татарлар, ди. Әйтәсе сүзегезне әйтеп бетермичә сөйләшәсез, ди. Бер сүзне сөйлисез, икенчене уйлыйсыз, ди. Менә мин Сезне безнеңчә уйлатыр өчен алып барам, ди.

Шуннан ары сөйләшмичә генә очтык. Самалют җиргә төшәргә җыенгач кына телгә килде адәм.

—Аста Әмрикә,—диде.

Самалюттан төшеп машинага утырдык. Барып җиттек фабрика ише бер жиргә, кердек эчкә. Ә анда, егетләр!.. Кубамитырлап өелгән тавык боты. Киткән ыскылад буйлап тезелеп—очы-кырые юк.

Шунда мине алып килүче адәм кемнедер чакырып китерде.

—Ни өчен бу тавык ботлары болай күп?—ди.

—Алучы юк,—ди Әмрикә кешесе.—Без тавыкларны суя торабыз, канатлары белән түшләрен ашыйбыз, ботларны алучы юк, ди. Рәсәй аладыр иде, нигәдер туктатып тордылар, тагын ала башлыйбыз диделәр, озакламый котылырбыз, ди.

Минем белән килгән адәм:

—Акәй!— диде дә без чыгып киттек. Самалют янына барып, самалютка утырдык та тагын очтык. Оча-оча шактый җир киткәч, минем адәм:

—Аста Израел,—диде. Тагын машинага утырып киттек. Бара-бара зур гына бакчага килеп чыктык. Андагы байлык!.. Иге-чиге юк. Тау-тау кыяр кибәннәре, кишер тавы, бәрәңгене әйткән дә юк—Каф тавыннан биегрәк итеп өеп куйганнар.

Мине алып килгән адәм монда да берәүне чакырып китерде.

—Нигә болар болай өелеп торалар?—ди.

Яшелчәләрнең хуҗасы әйтә:

—Кая куйыйк без аларны,—ди. Алучылар юк, ди.

—Чериләр бит болай булгач,—ди «минем адәм».

—Нишләтәсең инде,—ди хуҗа.—Рәсәй ала да, әмма дә ләкин әз ала, ди.

Монда да:

—Акәй! дип китеп бардык. Машинадан самалютка, саматюттан машинага күчә-күчә әллә ничә илгә кереп чыктык. Мин ишеткәнчә, бөтен җирдә зарланалар берсендә сарык итен кая куярга белмиләр, икенчесендә—сөтне

Бер атна йөргәч, кайттык Мәскәүгә. Мәскәү кырыендагы бер ресторанга кереп утырдык

—Күрдеңме?—дип сорый мине йөртеп кайтучы.

—Нәрсәне?—дим.

—Барган илләрдәге пыраблималарны,—ди.

—Күрдем,—мин әйтәм

—Шуннан ни әйтәсең инде?—ди.

—Безгә дә шулар кебек булырга кирәк,—дим

—Күргәнсең, бер нәрсә дә анламагансың,—ди адәмем.—Сез татарлар гел үзегез турында гына уйлыйсыз. Бүтәннәр турында да уйларга кирәк. Нифтедән безгә нигә аз өлеш тия, дип кычкырынасыз. Гел без дә без Әмрикә тавык ботын кая куярга белми изалана, сезнен гамегездә дә юк. Израелдә яшелчә чери, ә сез кыяр үстереп интегәсез, үзегез ферма салып ит-сөт булдырырга маташасыз, бүтәннәр турында кайгыртмыйсыз. Интырнатсиянал дигән хис юк сездә. Ташлагыз бу гадәтегезне Үстереп интеккәнче сатып алыгыз,—ди. Менә син ни пычагыма дип ферма салырга тотындын? Кемгә кирәк синең фермаң?

—Безгә кирәк,—мин әйтәм,—министрга кирәк, халыкка кирәк.

—Син халык дип маташтырма. Халык ул ни бирсәң, шуны ашый,—ди адәм.

Сүздән сүз чыгып бәхәсләшергә тотындым. Ул үзенекен әйтә, мин үземнекен. Шунда мин бер нәрсәне аңлаган сыман булдым, без үстергәндә бу адәмгә берни дә тәтеми икән, сатып алганда моңа да өлеш чыга икән. Шуны сизеп алдым да:

—Үгетләмә, төзеп бетерәм ферманы, сөт чишмә булып агачак, ит түшкә- түшкә булып эленеп торачак,—дидем.

Теге адәм кычкырып көлде.

—Линин белән эшләсәң дә дурак икәнсең,—ди —Нәрсә, мин сиңа ферма төзергә ирек бирә дип уйлыйсыңмы, ди. Тот капчыгыңны. Төзеп бетергәч тә банкрут итәчәкбез без син ахмакны,—диде

—Папрубуй, —дидем.

—Папрубуем,—ди бу. —Шуны бел, кайтканына электр-газ бәяләре арткан булыр. Бензинның бәясе синең сөтеннән өч-дүрт тапкыр кыйбат булыр. Тагын да үҗәтләнсәң, тагын арттырырбыз.

—Арттыра алмассын, Дума бар,—дим моңарга.

—Дума ул думать итәр өчен. Алар уйлаганчы без эшләп куярбыз,—ди. Әйт анда типлитса тотучыларга, тавык үрчетүчеләргә, аларнын да башына җитәчәкбез. Чаллы дигән калада берәү ипи пешереп маташа. Аны да туктатабыз. Электрсыз, газсыз ипи пешереп карасын. Ә пешкән ипине кайсы илдән кайтартырга икәнен без беләбез. Үзең турында гына түгел, дөнья турында уйларга өйрәтәбез сезне,—диде дә бу китеп барды. Мин ристаранда ул ашаган өчен дә түләп, менә кайттым. Инде нишлибез. Мин үзем курыктым. Әллә төзеп маташмыйбызмы ферманы? Барыбер бөлдерерләр.

Минһаҗ абзый сүзләреннән соң без дә уйга калдык. Дөрес килеп чыга кебек бит теге адәмнең сүзләре. Ярый инде без түзәргә күнеккән. Минһаҗ абзыйга да шөгыль бетмәс, министрыбыз кызганыч, тырыша бит.

***

Минһаҗ абзыйны больницага салдык. Кермәскә бик тырышты.  Миннән котылу өчен шулай эшлисез дип киреләнде. Керергә теләмәвенең сәбәбен соңрак ачыкладык—бик күпне белүче Вәлиәхмәт абый больницаны хастаханә дип әйткән дә. Минһаҗ абзый, мин хаста түгел, дип кырт кискән, бик кыстасагыз бүлнис дигәнендә бераз ял итеп чыгармын, дигән. Авыл белән җыелып үзебезнең Президентка хат яздык.

—Килсен, теләсә кайсы бүлнискә ишек ачык,—дигән хөрмәтле Президентыбыз.

—Кергәләп-чыккалап йөрергә бик яхшы урын,—дип Минһаҗ абзый базар янындагы больницага керергә ризалык биргән.

Ун көн яшәп кайтты ул аннан. Яшәргән, егетләр кыяфәте кергән үзенә. —Нишләттегез ул карт җүләрне,—дип зарланып йөрде Җомабикә җиңги,—төн озыны йоклатмады,—ди.

Без инде, билгеле, хәл белергә җыелыштык.

—Йә, ничек, Минһаҗ абзый,—дип сорадык.

—Күреп торасыз,—диде бөек авылдашыбыз.

—Бик әйбәт күренәсең, югыйсә көне-төне дәүләт эшләре белән мәш килеп йончыган идең.—дидек. Ун көнгә китеп торган арада да илдә нинди галәмәтләр булып алды,—дидек.—Газга, электрга бәяләр һаман күтәрелә. Бөек державаның гына бәясе төшә,—дидек.

—Нәрсә, ниләр булганны, ниләр күргәннәремне сөйләтер өчен килгәнсездер. Әллә ниләр булмады болай. Бәя күтәрелә инде ул. Рәсәйдә яшибез ич, нигә исегез китте. Искә алып сөйләрлек ике нәрсә генә булды. Беренчесе—минем аркада праписырлар яңа ачыш ясадылар. Яңа авыру барлыгы беленде.

Феминит

...дип атала торган чир. Әллә нәрсәсе дә юк инде аның, шулай да чир, авыру, ягъни мәсәлән. Үлем-мазар белән бетми ул чирнең ахыры, ну мәгънәсе зур. Болайрак булудан башланды чирнең тарихы. Килеп урнаштым шулай бер кешелек палатага. Дуктыр керде, кыяфәте белән Каратун урысына охшаган. Танып алды мине.

—А-а, Мингаз Габсаматович, зимләк, сам пажаловал к нам,—ди,—какой витер бросал вас к нам,—ди.

—Вот. мин әйтәм, послали свои деревенские,—дим,—Больнуй говорят.

—Сейчас посмотрим,—дип чишенергә кушты.

Без бит кушканны үти торган халык, чишен дисәләр, соңгы ыштанны салып бирәбез, чишендем. Бастырып та тыңлады бу мине, яткырып та тынлады йөрәкне, кан басымын үлчәде.

—Сто двадцат на восемдисят,—ди,—как у маладува жеребса,—ди. —Но чарауна провирять будем,—дип чыгып китте.

Сузылып яттым караватка. Палата минем медсестралар җыелып утыра торган урын каршысында икән. Сөйләшкәннәре, көлешкәннәре ишетелә. Яшьләр, ахрысы, тавышлары кенәри чыпчыкларыныкы шикелле. Ожмах бакчасында яткан кебек. Татарча сөйләшәләр. Без яшь чакта систралар марҗа иде, хәзер татар кызыйлары кереп тулган. Сөйләшәләр болар, мин тыңлап ятам—кайсы яклардан җыелганнар икән дим. Мишәр кызлары күбрәк. Араларында чыкылдый торганнары да, цыкылдый торганнары да бар. Болар йә Чистай, йә Чүпрәле ягыннан инде, дим. Минзәлә ягыныкы да бар шикелле: берсе «Ярай, кыздар, мин кайтаем инде», дип ычкындырды.

Кереп чыга башладылар болар палатага, карап ятам боларга картайганыма ачуым килеп. Шунда берсе кан басымын үлчәргә дип беләгемә орынган иде, күз алларым караңгыланып китте. Минем күз алларым караңгыланды, кызыемның күзләре акаеп маңгаена менде. Шул көенчә чыгып чапты бу. Теге врачны ияртеп яңадан керде. Ах-ух килә. Врач аптырап миңа карап тора.

—Мин караганда нормальный иде,—ди

Кыз кан басымын үлчәргә дип яңадан беләккә орынды. Бу юлы күз аллары караңгыланмады, йөрәк тыпырчынырга тотынды. Врач кан басымын күрсәтә торган машинага карады да:

—Ышту такуй!—дип кычкырып җибәрде. —Ни мужыт быйт,—ди —Такого ни бывает,—ди. Чөнки дә кан басымын үлчи торган машина 350гә 200не күрсәтә иде. Болай булганда кешенен йөрәге шартларга тиеш икән. Ә мин исән. Шуннан врач үзенең машинасы белән үлчи башлады. Үлчәде дә тагын минңа карап тора. Үзе һаман:

—Ышту такуй!—ди. Чөнки дә аның машинасы 120гә 80не күрсәтә икән. Шуннан бу теге хур кызына үлчәргә кушты. Үлчәде кызыкаем—350гә 200. Врач һаман:

—Ни мужыт быйт,—ди.

Тагын үзе үлчәде. — 120гә 80. Кызның машинасы белән үлчәде. —120гә 80. Үз машинасын кызга биреп үлчәттерде—350гә 200.

—Нимужыт быйт!—дип систра кызны ияртеп чыгып китте врач.

Шуннан мин зоопарктагы маймылга әйләндем. Систралар керәләр дә карыйлар, керәләр дә карыйлар. Аннары берәм-берәм кан басымын үлчиләр—350гә 200. Кызларның чыркылдаганын-цыркылдаганын ишетеп Җомабикә яшендәгерәк бер хатын керде.

—Ни бар, нигә ыржаясыз?—ди. Бу зур врач икән. Аңлаттылар моңа. Ул үз машинасы белән кан басымын үлчәде— 120гә 80. Кызлар үлчи 350гә 200. карчык үлчи 120гә 80. Өелешеп чыгып киттеләр. Праписыр чакыртканнар. Кәҗә сакаллы, шома битле минем яшьләрдәге адәм. Бу да үлчәде—120гә 80. Кызлардан үлчәттерде—350гә 200. Шулай итеп Минһаҗ абзагыз бөтен Казанны аякка бастырды. Мәскәүгә шалтыратканнар. Анда да

—  Ни мужыт быйт!—дигәннәр.

Быйт или не быйт,—дигән ди безнең авылның Гамлит дигән бер малай. Моның серен беләсезме кем ачты? Уборчитса. Фәйрүзә исемле сөйкемле генә бер карчык. Юеш чүпрәк белән тәрәзә төпләрен сөртеп йөри.

—Булмый ни, булыр да,—дип сөйләнә үзе.—Күзеннән күренеп тора мутлыгы,—ди. Кызлар кулы тигәч күтәрелә инде ул,—ди.

Шунда инде, кем әйтмешли, мәсьәлә ачыкланды. Кызлар кулы тисә минем тәнгә, кан басымы күтәрелеп китә икән, ирләр белән карчыклар тисә, чурт та булмый икән. Менә шундый авыру таптылар врачлар. Кемнәрдер хәтта ки орден да алды бугай. Чиргә феминит дип исем дә кушканнар бугай. Шундый чир табарга ярдәм иткән өчен миңа рәхмәт тә әйттеләр. Рәхмәтен рәхмәт тә, начар ягы да булды шул. Кызлар кулын тидерми башладылар беләгемә. Теге праписыр әйткән бугай:

—  Берәр систрагыз кочаклап ятып карасын әле шул Габсаматовны, ни булыр икән,—дигән.

Яткырмадылар. Шундый да кыйммәтле кешене үтереп куюыбыз бар, дигәннәр.

Минем икенче чирем билгеле чир булып чыкты

Аллергия

.. дип атала икән ул. Берәр ярамаган ризык капсаң, яки дә ярамаган дару каптырсалар, йә булмаса иснәргә ярамый торган ис иснәсәң, бөтен тәнгә кызыл-кызыл нәрсәләр чыга икән. Минем дә чыкты бит шул тимгелләр. Бөтен тәнне басты. Ашауны солы боткасына калдырдылар, дару бирмиләр, палатаны сәгать саен юып-сөртеп торалар, чир китми.

—Шту такуй?—ди минем врач. Бу юлы «шту такуй»нын нинди чир икәнен үзем чамазадым. Ник дисәң, Гәптрәхимнең оныгы авылга кайткан саен шешенә, тәннәре тимгелләнә, борыны пышкылдый башлый иде. Нигә алай икәнен ишеткәч, исебез китте: сыер терлеге яңа гына салып киткән белен исе ярамый булып чыкты. Миңа да нәрсәдер ярамаган инде. Нәрсә ярамады икәнен уйлап ятам. Ниләр булды, ниләр ашадым икән дим. Ашауга бәйләнерлек түгел—гел солы боткасы ашаттылар. Чуртым да булмады мона чаклы. Тә-ә-әк, дип уйлыйм. Кайчан башланды соң әле, дим. Үзем генә ятканда нармальны иде, палатадагы икенче караватка бер кешене керттеләр. Шул көннән башланды түгелме? Ничек, ничек булды дип уйлыйм. Әһә, керттеләр тегене. Исәнләштем. Здрастуйте дип сәламемне алды. Танышырга кирәк бит инде яңа күрше белән. Сорыйм монардан: «татаринмы, урыскиймы?»—дим. «Татарин» ди. Алайса, үзебезчә сөйләшәбез икән дип моңарга татарча дәштем. «Я предпочитаю говорить по урыски»,—ди. «Эһе, дип уйлыйм, мин яратып бетермәгән нәселдән икән бу. Ярар, түзәрбез, дип уйлыйм, бер кичкә кер пичкә, өч-дүрт көннән чыгасы», дим. Син, Вәлиәхмәт, минем кесә тилифунына татарча «Әпипә»не көйләп куйган идең бит. Тотынды берзаман «Әпипә»гә сиптерергә тилифун. Садретдин шалтырата икән. Сөйләштек Садретдин белән рәхәтләнеп. Хәтерлисеңдер, Садретдин... Бераздан тагын шалтырый «Әпипә», монысы Вәлиәхмәт икән. Сөйләштек бит инде. Шуннан придпачитаю урыски дигән адәми зат әйтә: «Гаварите каридорда ди, я ни намирен слушать ваши каля-баля», ди. «Как, мин әйтәм, кәлә-бәлә? Бу бабаңнар теле», дим. «Ни имеет значиние», ди. Шуннан, күрәм, тәнгә кызыл-кызыл тимгелләр чыга башлады. Шуннан китте инде паника врачта. «Шту такуй да, шту такуй». Миндә тимгел кайгысы түгел. Ачу килә. Владимир Илич белән эшләгәндә аның әйткәне искә төште. «Синең, Габсаматов, урыска исен китмәсен, урысның яхшысы да начары да урыс инде. Син урыс булырга маташкан татардан саклан», дигән иде. Әйе, әйе, урысчалап «берегис», диде. Бу күрше урыс булырга азапланган татар булып чыкты бит инде. Шуннан әйттем врачка, «Мине бүтән палатага, чын урыслар янына күчер, дидем, ни лүблү урыски татаринны», дидем. Көлде бу. Ләкин дә күчерде. Рәхәтләндем чын урыслар белән урысча сөйләшеп. Тимгелләр бетте. Шунда әйтте инде врач, «Синдә, Мингаз Габсаматович, урыски татарларга аллергия икән», ди. «Сак бул, астма дигән чиргә әйләнмәсен, урыски татариннардан ерактарак йөр», диде.

Дошман

Дошманны әллә кайдан эзләмәскә кирәк. Дошман ул һәрчак янында йөри. Дусны эзләп табарга кирәк, дошман үзе табыла. Менә әйтегез, Вәлиәхмәт әйткән хастаханәдә нинди дошманым булсын инде минем. Теге татар урысын әйтмәгез, ул дошман да түгел, чурт та түгел. Ул минем кебекләргә авыру таратучы ни генә.. Ничек әле авыру таратучы җәнлекнең исеме? Юк, юк, вирус түгел. Шул, шул—дөрес сукалыйсың, Садретдин, микроп ул авыру таратучы. Теге минем янга кертелгән бәндә микроп кына ул, дошман түгел. Дошман ул башка. Менә шул табылды хастаханәдә.

Сез беләсез бит инде, минем дәфтәрне. Анда мин төрле нәрсәләр язып барам. Күңелгә ятышлы җырларны да күчереп куям. Менә шул дәфтәрем төшеп калган каридурда йөргәндә. Шуны бер татар табып алган. Миңа бирде бу моны. Чөнки анда исем-фамилиям язылган. Бирүен бирде дә үзе хәйләкәр генә итеп миңа карап тора. «Ә бит мин сине, теләсәм, утыртып куя алам», ди. «Кая?» мин әйтәм. «Тиешле җиргә, ди, чөнки дә син, Бөек Россия дигән державаның дошманы, ди, син яшертен генә. Бөек державага каршы көрәшәсен, коткы таратасың», ди. Аңламый торам. Ул төшендерә: «Син бу дәфтәренә нәрсәләр язып куйдын?» ди. «Җыен юк-бар», дим «Ю- у-ук, юк-бар түгел, иптәш, ди, әйт әле бу җыр нәрсә аңлата?

Әй икегез, икегез—

Икегезнең битегез.

Икегез дә шулай яшәп

 Тигез гомер итегез.

Нәрсә аңлата?..» «Нәрсә аңлатсын, туйда җырлыйлар аны», дим. «Ю-у-ук, ди, туй җыры язып куярга син кияү түгел, ди. Кемнәр алар икәү? Кемнәрне күздә тоттың? Нәрсә син алардан кияү белән кәләш ясадын?» ди. Аларны, нәрсә, нетрадииионныйлар дип атыйсыңмы? Син кемнәргә селтәнәсең?» ди. Чуртым да аңламыйм. Аңлап алгач, тотындым көләргә. Ә бу әйтә «Ашыкма көләргә», ди. Аннары, «икегез» дигәннең кемнәр икәнен төшенгәч, әйттем монарга дурак дип. Ул нәрсә ди? «Минем кебек дураклар теге елларда млиун кешенен башына җилеләр. Кирәк булса, минем ише дураклар эшкә җигелергә гатавый тора, ди. Ә менә бу җырын өчен суд ясамыйча да атарбыз», ди.

Дулкынланып сулар керә

Парахут идәненә.

Мондый рәхәт, матур тормыш

Тик безнең илдә генә.

Син бит Бөек державадан көләсен. Мактаган булып мыскыл итәсең. Идәненә су кергән парахут нинди була инде ул? Батып барган парахутмы? Нәрсә, безнең ил батып барамыни? Шундый илдә яшәү рәхәт буламыни?»

Тыңлап торам моны, чынлап та шулай кңлеп чыга икән бит. Юкса мин аны Габбасов дигән җырчының җырыннан күчереп куйган идем. Ул аны җырлаганда безнең ил СССР иде әле. Чыннан да балы бит ул парахут. Бәйләнергә урын бар икән бит. Шүрләп куйдым. Ә теге адәм бәйләнепме бәйләнә. «Монысы тагын нәрсә? ди.

Сулар игеп йотыйммы?

Чәчәк итеп тотыйммы?

Әллә инде шашып китеп

Кочагымда сытыйммы?

Монысын кемнән күчердең?» «Анысына ни булган тагын?», дим монарга. «Ни булганмы? «йотыйммы», «тотыйммы», «сытыйммы» кем фамилиясе белән рифмалаша? Шуны сытарга җыенасыңмы?» Монда инде, егетләр, агарып калым. Чөнки дә ул шигырьне яшьләрнеке кебегрәк булсын диеп үзем язган идем. Вәлиәхмәт әйтмешли, җыеп әйткәндә, бетерде бу мине. Бетерде дә, «Син дошманым минем», дип укол кадатырга кереп килде. Ярый әле дәфтәрне үзенә калдырмады. Бетерә иде башны. Мин ул каһәр төшкән дәфтәрне ертып алам.

Бу Минһаҗ абзыйның шулай куркып калуыннан көлештек. «Үле бит инде андый заманнар», дидек. «Бәлки үткәндер дә. ләкин дә ул дәфтәргә минем «Рәсәйлә беркайчан да бернәрсә дә үзгәрми», дип язып куелган сүзләр бар иде бит», диде Минһаҗ абзабыз.