ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

 

Бүген

Йокыдан уянып та җитмәстән, Наилнең башына шундый уй килде: булды, житте! Бүгеннән ташларга кирәк! Ничә ел инде? Әһә! Икенче курста укыган вакытта башланды бугай. Бүлмәдәш егет инде мәктәптә укыганда ук тарта башлаган булган икән. Башта аңа иптәшкә тартты Наил. Рифат жәлләми иде сигаретын; хәер, булганда җәлли торган нәрсә түгел, булмаса читен! Күпме тартырга була кешенекен, Наил баштарак чатта сатучы әбиләрдән берне-берне алгалады, тора-бара ул гына да җитмәде, пачкалап... Кесәдә вакытта алай күп тартылмый үзе, лекция араларында, тәнәфесләргә чыккач кына пыскыталар иде. качыбрак кына. Ни дисән дә, институт бит, яхшы түгел.

Наилнең хәтерендә әле: армиядә хезмәт иткәндә дә тартмады ул, тәмәкече егетләрнең бер сигаретны әллә ничәү тәмләп имгәнен, тартырларына юк чакта офицерлардан калган төпчекләрне җыюларын күреп гаҗәпләнгән чаклары аз булмады. Кайбер кыюраклары юмартрак офицерлардан да сорарга җөрьәт итәләр иде. Бервакыт Казан егете Робертка өеннән посылка салганнар икән. Бер блок «Казанская астра» җибәргәннәр моңа. Сырлы кәгазьле иде ул, әллә нәрсәсенә әнә шул сигаретлар модада иде ул чакта. Робертның дәрәҗә күтәрелгән иде шул вакыт. Ун пачканы байтакка җиткерделәр егетләр.

Наил елмаеп куйды. Ул чакта әле: «Төтенме—төтен, нәрсәсе бар инде шуның, ник шул тиклем мөкиббән китәләр икән шул «Казанская астрага»?—дип уйлаган иде ул. Инде үзе дә бу эшкә хирысланып киткәч, чамалый башлады. Ниндиләрен генә тартмады ул: болгарский да катмады, «Сабантуй» да, «Бонд» та.

Бүген якшәмбе, соңрак торсаң да була. Наил тагын хатирәләргә чумды. Мәктәптә тугызда укыган чак. Җәйге каникул вакытында колхозда төзелеш бригадасында эшләгән иде алар. Рәшит абыйлары—старшийлары. Иртән җыелып беткәч, эш башлаганчы—бер тартып алу. «Спонсор»—Рәшит абый. Бер дә саран түгел иде, мәрхүм. Берчак кибетләрдә тартырга тәмам беткәч тә, анда бетмәде тәмәке. Хатыны кибетче иде Кеше «төрдемгә» калгач та Рәшит абый өзелмәде аннан. Шулай бер көнне барысы ла эш урынына җыелдылар, Рәшит абый юк та юк, югыйсә иң беренче килә торган идее. Төпчек улы аша ярты пачка сигарет биреп җибәргән иде ул, үзе авырып киткән икән... Шул берөзлексез тартканга инде.

«Акыллы түгел тәмәкечеләр!—дип уйлап куйды Наил.—«Үзеңнең газиз организмына шул агуны дынгычлап тутыр инде, югыйсә зыяны турында бик яхшы белә бит алар!» Чыннан да, акча убыры инде: өченчесе дә бар әле: эш башлар алдыннан, әйдә, бер тартыйк, әйдә, бер перекур ди-ди күпме вакытны әрәмгә уздыруы турында бер генә тәмәкеченең дә уйлап караганы юктыр, мөгаен. Исәпләсәң...

Караваты янында торган өстәл өстендәге сотовыена үрелгән вакытта тагын өянәге кузгалды, буылып йөткерә башлады Наил. Сигез тулып киткән икән, торырга кирәк, әнә абзарда сыер да мөгри башлаган, чыгарга кирәк.

Все! Бүгеннән тартмыйм, җитте! 20 ел тартты инде, көн саен бер пачка бит ул! Ходай менә дигән сәламәтлек биргән үзенә, шуның кадерен белмә инде. Әле беркөн исәпләп караган иде, шул вакыт эчендә 146 мең (!) сигарет тартылган. Коточкыч! Җитте. бүгеннән ташларга кирәк! Ничу тәмәке фабрикасы директорларын баетып ятарга! Әнә хатыны да колак итен гел тукый. Ташларга тек ташларга!

Әй, тукта инде, аяк киемен өйдә калдырып чыккан бит. тавыкларга дигән әчеткене дә ала чыгарга кирәк. Хәзер, хәзер. Йолдыз, аз гына сабыр ит инде, су­да бирәм, башак та. Хәзер...

..Куллар үзеннән-үзе җәһәт кенә кесәгә кереп чыкты; ун якта—кызыл пачкачы «Максим», сулында—шырпысы. Үнәчне яндырып үпкәгә әчкелтем зәһәр төтен тулды. «Тукта, менә бу башлаган пачканы гына бетерим дә...»

«Сүнмәс утлар балкышы»

китабын дәгъвалаучыларның берсе...

Танышу

Төи уртасы булгач, шәһәр автобуслары йөрми иле инде. Юл читенлә берүзе басып торган Ллия янына номерсыз машина килеп туктады.

«Утырыргамы, утырмаскамы?—дип уйлады Алия. «Бик шикле күренә бу машина.»

Алгы ишек ачылды, шофер:

—Утырыгыз!—дип кычкырды.

Арткы утыргычта тагы берәү шәйләнә. Кызның башка чарасы качмаган иде, утырмаса да аны сөйрәп алып кереп, алып китә алалар иде, тирә-якта эт тә юк.

Кыз утырды. Арттагы кеше дә кыймылдап, пошкырып куйды. Мохит бик киеренке иде. Әллә каян башына килде, машина кузгалуга ук, ул үзенә хас булмаган тавыш һәм кыюлык белән:

—  Мине әле генә көчләделәр!—дип сулкылдый башлады.

—  Кем? Кайда?—дип кычкырды арттагысы.

—  Куаклар арасында!—диде кыз яшенә буылып. —Мине тиз генә әнә теге хастаханәгә илтеп куегыз, зинһар. Мин ул егетләрнең берсен таныдым. Ул безнең күрше подъездда яши. Ике тапкыр утырып чыккан. Ул сифилис, спид белән авырый.

Машина алга ыргылды. Хастаханәгә җитәрәк кыз әйтге.

—Туктагыз!—диде. —Мин төшәм.

—Хастаханәгә җитмәдек бит әле,—диде шофер егет.

—  Минем йортта атаклы венеролог яши, мин аңа гына күренермен!—дип, кыз машинадан төште дә кырый йортка таба йөгерде. Ул подъездга кереп, ишек борысына посып кына машина ягына карады. Машина бераз алга китте дә туктады.

Котылганына сөенеп, кыз каравыл яныннан үтеп китте.

—Соңга калдың, кызый! —диде төнге каравылчы. —Язып куям

Кыз атылып бүлмәгә килеп керде, кызлар йокламый иде әле, алар имтиханга әзерләнә.           .

—Кызлар!—дип кычкырды соңлаучы.—Мин маньякларны алдап качтым.

Ул аларга маҗарасын сөйләде, кызлар тәгәри-тәгәри көлә башладылар.

Шулчак ишек шакыдылар, ишектән каравылчы, ике милиционер һәм баягы машина шоферы күренде.

—Кайда ул көчләнгән кыз?—диде милиционерларның берсе.

Шофер егет әлеге кызга күрсәтте.

—Хәзер без протокол төзибез дә, сезне хастаханәгә алып китәбез!—диде милиционер.

Кыз ни булганын сөйләргә мәҗбүр идее. Шофер исә атасын аэропорттан алып кайтып килгәндә шушы кызны утыртканын сөйләде.

Аңлаштылар. Көлештеләр. Шуннан соң егет гел аны машинасы белән каршы алып, тулай торакка китереп куя торган булып китте.

Озакламый алар өйләнештеләр.

Турай

Көзге күбәләк

Идел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камилә «Fant а»дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды...

Елаганнан шешенеп беткән күзләре белән хәлсехләнеп калган, дер-дер калтыраган кулларындагы кәгазьнең уйнаклап торган хәрефләрен тырыша-тырыша укырга маташты. «Камиләм, матурым, мине исенә төшереп күңелеңне телгәләмә. Зинһар һәр елны үзенен кечкенә йортчыгында сине зарыгып көтүче әбиең хакына булса да, бар көчеңне кулкайларына җый да, яңа тормыш башла. Мин киттем дип тормыш бетми бит!..»...

Сап-сары кояш нурларында иркәләнеп, җылынган суларын акрын гына каядыр билгесезлеккә таба агызган бөек елга ярында күбәләкләр кебек бер-берсе артыннан очынып-очынып куышкач, сулыш алырга дип бераз туктап. Айнур:

—Камиләм, сандугачым, әйдә, җырлап җибәр әле,—дип, кыргый бәти кебек һаман уйнарга теләп, сикерүеннән туктарга җыенмаган сөеклесенә таба якынлашты: Камилә үзенә күрә бер төрле моңлы җырын сузгач, кочаклашып, акрын гына «медляк» бии башладылар.

—Мин сине яратам,—дип пышылдады Айнур.

Бу көнне Камилә һич онытмас, ялганып, мәңге җанын-тәненә ашып торган яратуы белән бүлешкән, күңеленә сөю белән ялганып, кадерле булган кешең су буе чирәмендә ята. Кулларыңны як-якка аккош кебек җәеп салган көе син анын кырында йокымсырап, изрәп кояш нурларында күзләреңне уйнатасың. Шул вакыт аның йөрәгеннән ташып торган хисләре җылысын тоясынң

Камилә кеше чүп-чар ташлап пычратып бетергән бөек елга яры комы өстеннән шушы язуны тапты. Һәлакәткә очрап вафат булган Айнурын оныта алмый бит. Күңелендәге хисләр ташкынын туктата алмыйча, тавыш-тынсыз елап җибәрде ул.

«Юк, елама, сөеклем, җаныңны борчыма тәккә, тамызма бүтән күз яшеңне. Тиздән кар явар, бураннар килер, синең битеңне чеметерләр, матурым, алтыным. Төштә күрдем, бер төнне гүя мин һавага күтәрелдем дә, аннан кош булып кире синең тәрәзә төбеңә килеп кундым... Бәлки, бу төш чынга ашар...»

Камилә яшьләренә буыла-буыла елга ярыннан урам тротуарына чыкты. Күктә кояш юк, бөтен җирне карангы болыт өерләре каплап алган... Вакыт-вакыт салкын, ачы көз җиле сөякләргә үтәрлек итеп исеп куя. Шул вакыт аңа «Мин дә синнән көчлерәк бит!» дигәндәй, саташып калган соңгы күбәләк очып үтте..

Миләш,

15 яшь.

Конкурс дәвам итә. Шартларын 1нче саннан карагыз.

 

Реклама