ГАБДУЛЛА КАРИЕВ ФЕНОМЕНЫ

 

ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ

26 майла татар театрының атасы-Габдулла Хәйрулла улы Кариевның тууына 125 ел тула. Бу бөек шәхеснең тормышы һәм иҗаты тулысынча өйрәнелеп, ачылып җиткәне һәм тиешле бәясен алганы юк әле. Шуңа күрә, киң җәмәгатьчелек кенә түгел, хәтта махсус әзерлекле сәнгать белгечләре дә: «Габдулла Кариев турында бөтен мәгълүматларны да беләм», дип авыз тутырып әйтә алмыйлар. Аның турында дәреслекләрдә дә мәгълүмат бик аз бирелә.

Габдулла Кариевның авыр тормыш сынауларыннан торган, әле 35 яше дә туларга өлгермәгән килеш өзелгән гомере дә бик катлаулы булган.

1886 елда ишле гаиләдә туган Миңлебай Хәйруллин әле бала вакытында ук бик күп төрле авыр михнәтләрне башыннан үткәргән. Ул бик тырыш, эшчән, акыллы, зирәк һәм оялчан бала булуы белән башкалардан аерылып торган. Шул сәбәпле, җае чыккан саен аны кимсеткәннәр, төрлечә рәнжеткәннәр. Ул әүвәл, үзенен туган авылында, ул вакыттагы Казан губернасындагы Чистай өязенең борынгы Колбай-Мораса авылы мәдрәсәсендә. 1894 елда бу авылга имам-хатыйп вә мөдәррис итеп билгеләнгән Зариф мулладан ибтидаи (башлангыч) белем ала. Биредә, әле ижек тә таный белмәсә дә, остазынынң ярдәме һәм үзенең әрсезлеге белән Миңлебай Коръәнне яттан укырга өйрәнә һәм аны «Коръән хафиз», «кари» дип йөртә башлыйлар. Мәдрәсәдә «Миңлебай хафиз», «Миңлебай кари» дип әйтү артык гади булганлыктан, аның исеме «Габдулла» дип игълан ителә, аңа «Миңлебай» дип эндәшүче кешеләргә җавап бирмәскә кушыла. Шуннан соң халык аны «Габдулла» дип атый башлый.

Әтисенең фәкыйрьлеге, өендә эшнең юклыгы сәбәпле, җәйгә чыккач, Габдулла үзенең остазы Зариф муллага кымызчы малай булып яллана. Ул жәйнең озын көннәрендә караңгы төшкәнче бия сава, төне буе сөт атлый. Таннан торып, тагын эшкә тотына. Мондый ялсыз эшләүләр Габдулланы тәмам хәлдән тайдыра, ул-кайда туры килсә шунда, йөгәннәрен баш астына салып йоклый торган кызганыч ятим бала хәленә төшә. Аңа менә шундый авыр хезмәте өчен, җәйге кымыз вакыты бетеп бияләр сатылгач, Зариф мулла үзенен иске җиләнен, җөббәсен, биш кат баш сапкан читеген бирә.

1899 елда Зариф мулланы Такталы авылына күчерәләр һәм ул Габдулланы да шул авылның мәдрәсәсенә алдыра. Такталыда да Габдулла өчен тормыш бик авыр була. Ул күп вакыт чатнама салкын көннәрдә ялан аяк йомышка йөреп тамагын туйдыра. Ахырында, түзә алырлык хәле калмагач, 1902 елда мәдрәсәне ташлап, «бәхет эзләргә» чыгып китә һәм ул вакытта татарлар күп яши торган Җаек (Уральск) шәһәренә барып чыга.

1905 елда Җаекта Гайнеддин кари мәдрәсәсендә укып йөрүче Миңлебай шәкерт, шул мәдрәсәдә Коръән хафиз булып, дин китаплары укып һәм яшертен генә һәртөрле гәзит-журналлар белән дә танышып бара, шәһәрнең атаклы хәзрәте Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин гаиләсендә яшәүче Габдулла Тукаев белән дә күрешкәли, еш кына бу өйгә килеп йөри, хәзрәтнең улы Камил белән дә танышып ала. Һәр баруында бик озаклап сөйләшеп утыралар. Киткәндә, Камил аңар төрле китаплар биреп җибәрә, шул арада, ул Камилдән берничә җыр һәм көй дә отып ала. Үзе өчен дә кызыгы булган җырлар, шигырьләр белән халык алдына чыгып, әдәбият кичәләрендә һөнәрен күрсәтә. Шулай итеп, тора-бара Габдулла җырчы да, декламатор да, мәзәкче дә булып китә.

Шул елның май аенда Миңлебай-Габдулла, мәдрәсәне ташлап чыгып, һичбер кереме булмау сәбәпле бик мохтаҗлыкка төшә башлагач, «Казан миһманханәсе» исемле кунакханә ишеге төбендә төрле китап, гәзит һәм журналлар сата башлый. Бу авыр вакытта аңа Камил Мотыйгый ярдәм кулын суза, Кәрим Тинчурин һәм Габдулла журналлар бирә. Шуларны сатып, бераз акча ясагач, июль аенда ул Мәкәрҗәгә китә. Сатылмый калган ки­ тап һәм журналларын да шунда үзе белән бергә алып китеп, анда баргач та, Җаектагы шикелле, номерлар ишеге төбендә бераз вакыт китаплар, гәзит һәм журналлар сатып утыра. Шул елны, Мәкәрҗәгә килеп татарча театр уйнаучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийга барып, үзен артист итеп алуны үтенә. Ашказарский, бик теләмичә генә, аны ала Ашказарский труппасына кергәч, кари (Коръәнне яттан белүче) сүзеннән файдаланып, фамилиясен «Кариев»ка алмаштыра. Шуннан сон Габдулланың сәхнә тормышы башлана.

Мәскәүдә Ашказарскийдан аерылып, 1907елның 16 декабрендә, Габдулла Кариев үзенең театр уйнаучы иптәшләре белән Җаекка килеп төшә. Бу артистлар биредә ике ай ярымлап торалар һәм алар «Мосафир артистлар җәмгыяте» дип аталалар. Җаек яшьләренең катнашлыгы белән 1908 елның гыйнвар аенда, шәһәр театрында «Бәхетсез егет», «Өч хатын белән тормыш» һәм «Алдым-бирдем» исемле өч әсәрне сәхнәгә куялар.

Җаектан киткәч, бу артистлар җәмгыяте «Сәйяр труппасы» дип атала башлый...

Хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелмичә, өстәвенә бертуктаусыз эзәрлекләнүләргә дучар булып, мең төрле афәт-михнәтләр чигеп татарлар яшәгән төбәкләргә, ерак шәһәрләргә йөреп, күп вакытта юл билетлары һәм ашарларына алырга да акчалары булмыйча, ачлыктан-ялангачлыктан интегеп, халыкка сәнгать нуры, сәнгать рухы таратып ил гизеп йөргән бу труппаның бәяләп бетергесез зур эшчәнлеге башка ха­лыкларның театр та­рихларында булса, белмим, ничек итеп кенә олылап бетер­мәсләр иде! Моннан биш ел элек, Габдул­ла Кариевның 120 еллык юбилее бер­нинди кичә-фәлән- нәрсез «тиха гына» үтте дә китте. Мәдә­ният министрлыгы да, театр эшлеклеләре дә, Габдулла Кариевка карата булган үзләренең «хөрмәт­ләрен», мәрхүмнең рухын «олылаула­рын» әнә шулай күрсәттеләр...

Ә бит татар халкының Театр тарихы-әнә шундый Сәйяр”, Нур һәм башка труппаларда үзләрен аямыйча иҗат иткән һәм бернинди авырлыклар алдында да чигенмичә халыкның рухын тәрбияләгән күпсанлы фидакарь артистларның һәм башка сәнгатькярләрнен каны белән язылган.

Татар Театрына нигез салып, аны аякка бастырган. Театрны һәртөрле афәтләр, һәлакәтләр, аяусыз репрессияләр, сугышлар, үзгәртеп корулар аша калып исән- имин җиңеп чыгып, гасырлардан артык яшәтә алган барлык Татар Театр Сәнгате Әһелләренә дан! Аллаһы Тәгалә аларның урыннарын Җәннәттә кылсын иде!

Әнвәр ХӘЙРИ,

Гябдулла Кари берлә 5-6 ай бергә дип әйтерлек тордык. Яхшы вә кабилиятле артист булып килә. Аның истикъбале парлакъ Гайнетдин кари чүплегеннән котылганына куана.

Мин дә аның әрәм булып, теләнче булып калмавына шатланам.

Әйдә теләнсен Гайнетдин кари, әйдә теләнсен Фәссах кари!

Габдулла Кари хәзер труппада үзе баш. Әле Оренбургта. Хатлары килеп тора.

Габдулла ТУКАЙ

1909

Татар халкының иң киң гаммәсенең (халык массасының) сөеклесе бу зат—татар сәхнәсен оештыру, хәтта аны башлап җибәрүдә, аны тәрәккый иттерүдә иң күп хезмәт иткән, иң күп коч һәм гайрәт сарыф иткән, шул юлда иң күп мәшәккать чиккән бер артист, татар сәхнәсенең мәгънәви атасыдыр.

Фатих ӘМИРХАН

1920

Үзе тудырган «Сәйяр» труппасы байрагы астында үзенең идеалына омтылды, татар дөньясы өчен иртәрәк туган Кариев, татарның тупас хәяты белән көрәшеп аны җиңде. Ул мохитка иярмичә, мохитны үзенә ияртә алды. Гасырлар буенча эшләнә торган зур эшне, татарга театр тудыру эшен, театр эшенең татарлар арасында гражданлык казану эшен гайрәтле Кариев унөч ел эчендә эшләде.

Менә шул авыр хезмәт, чиксез авыр хезмәт саглям Кариевның бөтен хәяты җелеген суырды.

Ул чахотка алды. Ачлыктан аңа катар желудка булды. Бөерәге бозылды.

Җисмән авырса да, аның рухы чиксез нык, көчле, шуның белән бергә саф идее. Менә шул иманлы рух аңар зур эшләр эшләргә имкян бирде.

Кариев унөч ел эчендә төрле тарафтан орылган каты зарәбәләргә карамыйча, башка милләтләрнең йөз елларча яхшы шартлар, көчле химаяче канатлар астында яшәгән театрлары белән, үзе тудырган татар театрын— «Сәйяр» труппасын тиңләштерерлек дәрәҗәгә күгәрде

 

Реклама