БӘЛӘКӘЙ РАФАЭЛЬ

 

Дөньяга килүем

Әти-әниләрем 1931 елда Баулының Фрунзе урамында, бер сукыр карт өендә торганнар. Әтием райисполкомда җир инженеры-землемер булып эшләгән, әнием гаилә тәрбияләгән.

2 май көнне әтием белән әнием кунакка барганнар. Ашаганнар, эчкәннәр. Әтием әзрәк салган, әнием исә аракыны авызына якын да китермәгән.

Кайтканда әнием бик авырлык белән генә, җай гына кайта икән. Әтием әйткән «Күтәреп кенә алып кайтыйммы әллә үзеңне? Тизрәк булыр иде»,—дигән. «Кит аннан!—дигән әнием. —Дөньяда булмаганны. Үзем кайтып җитәм, үз аягым белән...»

Шулай әкрен генә кайтып җиткәннәр. Ә таң алдыннан әниемне тулгак тота башлаган. Әтием кендек әбисенә йөгергән. Әби шундук килеп җиткән, баланы кабул иткән, кендеген кискән. Шуннан соң әтием атын җиккән дә күрше авыл Ак Буадагы фельдшерны алырга киткән. Фельдшерда берсүзсез килеп җиткән, икебезне дә бик җентекләп караган «Барысы да дөрес, барысы да тәртиптә», —дигән. Ул мине бик мактаган. Туп кебек таза-түгәрәк, дигән. Бәхете булыр, дигән. Зур кеше булгач, мине исегезгә төшерерсез, дигән. Әниемне дә бик мактаган. Мондый матур хатын-кызлар сирәк була, дигән. Әзрәк салам кыстырган инде. Әниемнең күңелен күрергә тырышкан. Әтием дә аны буш калдырмаган. Алдан алып, әзерләп куйган яртысын тоттырган да, тарантаска утыртып, кире илтеп куйган. Менә шул...

Миңа багышланган тавык турында языйм әле

Ул елны яз бик иртә килгән. Өченче май көнне әтием тәрәзәдән карап тора икән. Көн кояшлы, матур, искиткеч җылы. Чирәмнәр ямь-яшел, хәтта алмагачлар да чәчәк аткан. Мондый еллар сирәк була. Әнием моны минем бәхетемә юраган.

Шул ук көнне күрше хатыны тавык утырткан икән. Минем туганны ишеткәч, бер күкәйне кара белән буяп, миңа багышлаган. Тора-бара шул күкәйдән сап- сары, матур бер чебеш чыккан. Тап-таза булып үскән, менә дигән тавык булган. Беркөнне күрше хатыны тавыкны суйган, бик әйбәтләп йонын йолкып, эчен-башын чистартып, әниемә атып килгән. Әнием шул тавыкны пешереп, шулпасын миңа эчерткән, итен үзләре ашаганнар.

Боларны сөйләгәндә әнием күрше хатынның исемен дә хәтерләми иде инде. Ә бит ул да миңа яхшылык кына теләгән. Мин үсүем белән аңа да бурычлымын!

Күпме булгандыр минем язмышымда шундый эчкерсез ярдәм итүчеләр! Халкым мине үстергән, тәрбияләгән. Мин дә халкым ашында бурычлы икәнлегемне тоеп яшим.

Ике туган көнем

Һәркемнең туган көне бер генә була. Мин исә бу дөньяга килгән көнемне елына ике мәртәбә билгеләп үтәм. Өченче һәм ундүртенче майда.

Ничек алай булуы мөмкин, дисезме?

Әнием сүзенә караганда, мин Баулы район үзәгендә өченче майда иртәнге якта дөньяга килгәнмен.

1931 ел—колхозлашу чорының иң кызган чагы. Әти районда җир бүлеп йөргән, вакыт ягы да бик кысан икән. Ә вакыт табып мине яздырырга ЗАГСка килгәч, минем әллә кайчан туган булуымны әйтергә уңайсызланып, шушы көнне, ягъни «14 май» дип яздырган.

Ике туган көнең булу бик жайлы икән. Өченче майда туганнарым, иң якын дусларым җыела. Өйдә генә гөрләшеп бәйрәм итәбез. Ә 14 май көнне, паспортта язылганча туган көнем килеп җиткәч, бәйрәм берникадәр рәсмирәк төс ала. Төрле оешмалардан, мәктәпләрдән шалтыраталар, котлаулар, рәсми очрашулар. Ул көнгә тантаналы кичәләр, банкетлар да билгеләнә..

Ләкин бу күренешнең икенче ягы да бар. Ике туган көнең булгач, ике кеше өчен эшләргә, җавап бирергә, икеләтә тырышырга да туры килә.

Балан суы

—Синең белән авырлы вакытта кинәт кенә балан суы эчәсем килеп китте, —дип сөйләгән иде бер вакыт әни. —Авырлы вакытта була бит инде ул. Күңелең тели икән—берни эшләп булмый. Халыкта шундый сүз бар: «Авырлы хатынның җаны ни теләсә, шуны ашатырга кирәк. Югыйсә баласы зәгыйфь булуы мөмкин».

Шул Теләвен телим, әмма баланны каян алырга? Кыш уртасы, инде язга авышкан. Февраль ахырлары, март башлары. Сорашып-сорашып карадым күрше- тирәдән—берсендә дә юк. Кайсы кипкән алма, кайсы җиләк, кайсы карлыган кагы тәкъдим итә. Әтиең дә Баулының буеннан-буена айкап эзләп карады— тапмады.

Шунда кемдер әйтте: «Булса, Зөләйха түтидә генә булыр. Ул баланны көздән җыеп киптерә.» Киттем Зөләйха апаларга. Аңлаттым хәлемне. «Әйе, —ди.—Бар иде шул әзрәк. Иртәгә чормага менәсем бар, шуннан алып төшәрмен, килерсең

— Юк, мин әйтәм, иртәгә хәтле түзәр хәлем юк, миңа хәзер үк, шушы минутта ук кирәк. Көлде дә, чормага менеп китте апакай. Күп итеп бирде. Алып кайттым да шикәр белән кайнатып, туйганчы эчтем. Шунда күңелем булды да инде. Югыйсә синең берәр җирең камил булмас иде.

Рәхмәт Зөләйха түтигә. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Мавыктыргыч китап дөньясы

Минем нәни чагым зур калаларда, рус халкы арасында узды. Әтием хәрби кеше булганга, аны әле бер, әле икенче урынга күчереп йөртә иделәр. Казан каласында мин балалар бакчасына йөрдем, Мәскәүдә беренче, Ленинградта икенче сыйныфта укыдым Ватан сугышы башлангач исә әтием безне туган якларына —Оренбург өлкәсе, Шарлык районы, Яңа Муса авылына эвакуациягә кайтарып җибәрде.

Монда килү белән мин үзем өчен бөтенләй яна дөнья ачтым. Бала-чага уеннарыннан бигрәк өлкәннәр белән аралаша, алар сүзенә колак сала идем.

Ни өчен дигәндә, мин кечкенәдән шактый үткер булып үстем. Биш яшем тулыр- тулмас үзлегемнән укырга өйрәндем. Бу болай булды. Әнием татар мәктәбендә революциягә чаклы укыганга, рус грамотасын белми иле. Әтием исә —кызыл командир, өлкән лейтенант, Мәскәүнең Фрунзе исемендәге Хәрби академиясендә укый. Буш вакытларында әниемне рус хәрефләрен танырга өйрәтә. Без тар гына, бәләкәй генә бүлмәдә яшәгәнгә, мин дә шунда ук бөтереләм. Әнием төшенеп җиткәнче, мин инде хәрефләрне отып алам. Соңыннан, урамда йөргәндә, төрле язуларга карап, әнием белән сынаша идек. Ул ялгыш укыса, мин төзәтәм, мин берәр хәрефне онытсам, әнием искә төшерә.

Шул чактан ук китапханәгә йөреп, башта балалар өчен язылган, матур итеп бизәлгән, рәсемле, соңыннан шактый калын китапларны укый башладым. Русча, әлбәттә. Беренче сыйныфка йөри башлагач, укытучы апа башкаларга хәреф аңлата. Мин исә, парта астына яшереп. Жюль Верн, Майн Рид , Дюма романнарын йотлыгып укыйм. Укытучы мине орышып та карады. Соңыннан, хәреф тануымны күргәч, кулын гына селтәде.

Сугыш газаплары

«Бәхетле балачагымның» хәтердә иң нык уелып калган истәлеге —эвакуация вакыйгасы. Без әнием белән Ленинградтан камалышта калу алдында —1941 елның август ахырларында китеп өлгердек. Эшелон Оренбург өлкәсенә кадәр унҗиде тәүлек буе барды. Юлда чакта фашист самолетлары эшелоныбызны берничә мәртәбә бомбага тотты. Аеруча көчле һөжүм Тула станциясе янында булды. Поезд тупикта туктап тора идее. Паровозны ниндидер хәрби эшелон өчен алдылар, һава тревогасы игълан ителгәч, халык, вагоннардан сибелеп, тирә-яктагы әрәмәгә йөгердеэ Әнием дә мине, ун яшьлек малайны, кулыннан ычкындырмыйча, читкә чапты. Ул арада бомбалар коела башлады. Ниндидер юеш канау очрагач, әнием мине шунда көчләп диярлек йөз түбән яткырды, үзе, мине пычракка батырып, өстемә ятты.

Шуннан китте мәхшәр!.. Бомбалар колакны тондырып шартлый, кыйпылчыклары сызгырып баш өстеннән уза... Жир тетрәп тора—әйтерсең, таганда атынасын. Кемдер сүгенә, кемдер ләгънәт укый- укый ынгыраша Якында гына әрнеп кычкырган бала тавышы ишетелә. Әмма мин әллә ни курыкмадым. Чөнки мине үз тәне белән әнием каплаган, әнием саклый. Киресенчә, башымны күтәреп, немец самолетларын күреп каласым килә.Әмма әнием мине, башыма басып, кире сазлыкка батыра... Күпме кеше һәлак булгандыр ул көнне, әйтүе кыен. Безнең дыңгычлап тутырылган вагонда шактый урын бушап калды. Стансаларны бомбага тотканга күрә, поезд күбесенчә йә кыр, йә урман уртасында туктый иде. Әнием юлга азык-төлек әйберләрен шактый алган булса да, башкалар белән бүлеште. Үзен ашаганда ач бала-чага күзенә карап торса, ничек түзәсең? Шулай итеп, алган ризыгыбыз өч-дүрт көнгә генә җитте. Калган юлны ипи валчыгын күрмичә, хәтта кайвакыт эчәргә бер йотым су таба алмыйча үттек Оренбург өлкәсенә килеп җиткәнче икебез дә коры сөяккә калган идек инде.

Бабам васыятьләре

Мин мәктәпне тәмамлап Казанга укырга китәргә җыенганда, әтием урынына калган бабам (әтием сугышта һәлак булды) каршысына утыртты да: «Тында, оныгым, сиңа тормышта ничек яшәргә—васыятемне әйтеп калдырам, —диде. —Безнең нәселдә беркайчан да аракы эчүче булмады. Кеше булырга телисң икән, ул агудан саклан». Әйтү генә бер хәл, ул үзе дә миңа үрнәк иде, гомергә авызына хәмер алмады. Бергә Оренбургка барганда, җәйге эсседә мин квас алам, бабайга да тәкъдим итәм. Ул исә: «Юк, юк, йә спирты булыр, мин су гына эчәм», —ди торган иде.

Бабамның икенче васыяте: «Безнең нәселебездә гаиләсен ташлап, хатынын аерып җибәргән кеше булмады. Әлбәттә, син үзеңә яхшырак хатын таба алырсың, әмма балаларына яхшырак әни таба алмассың. Өлешеңә тигән көмешеңне саклап, шуңа тотынып яшә!»

«Нәселебездә кеше белән талашып, дәгъвалашып, судлашып йөрүчеләр булмады, шуңардан саклан. Хәтта үзең хаклы булсаң да, бәйләнмә!»

Бабамның бу киңәшләре күңелемә сеңде. Гомер буе шушы өч васыятькә ябышып яшәдем.

Әнием фатихасы

Миңа инде 80. Һәрвакыт Баулыга, әнием янына кайта идем. Ул анда сенлемнең гаиләсе белән яшәде. Әнием йөзне узып яшәде. Ул һәрвакыт миннән тормышым турында сораша, кайгырта, киңәшләрен бирә идее. Ничектер ярдәм итәргә тырыша. Мин исә үземне әнием янында бала кебек хис итә идем, «улым» булып калдым. Әйе, әниле булу бик зур бәхет. Иртән уянганда өйгә таба исе таралган була—әнием минем нәрсә яратканымны белеп, пәрәмәчләр пешерә иде.

Әниемнең исеме Фатыйма иде. Яшь чагында «матур Фатыйма» дип йөрткәннәр аны. Күңеле дә бик матур иде аның, беркайчан да кешегә карата үч, кара хис сакламады. Миңа да гел: «Улым, кешегә күңелеңдәген, турысын әйт. Үч сакласаң, кешегә яман күз белән карасаң, картаясың», —ди торган иде.

Каян белгән диген тормышны шулай яшәсән әйбәтрәк буласын? Рәхмәт аңа! Ходай Тәгалә аның хәер-фатихасыннан аермасын!

 

 

Реклама