Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Азнакай

Татарстанның көньяк-көнчыгышында кайчандыр авыл булып, аннары шәһәр статусы алган торак пунктларның берсе—Азнакай шәһәре. Аның шәһәр булып формалашу чоры турыдан-туры төбәктә нефть һәм газ чыгару белән бәйле. Казаннан ул 376 чакрым ераклыкта урнашкан.

1965 елдан Азнакай эшчеләр бистәсе исәпләнә, ә 1987 елда ул республика күләмендәге шәһәр статусы аоды. Мәйданы—15 кв км. Самара губернасы авыллары атамаларын исәпкә алган исемлектә (1859 ел) Азнакай авыл буларак күрсәтелгән. Мәнәвез суы ярына утырган бу авылның 213 йортында 549 ир-ат һәм 554 хатын- кыз яшәгән, мәчет эшләгән.

1900 елгы тарихи документлардагы мәгълүматларга караганда, авылда арыш, солы, карабодай, бодай һәм тары иккәннәр. Күп төрле һөнәр ияләре, аерым алганда, балта осталары, йон тетү һәм киез басучылар, тегүчеләр, тимерчеләр, ташчылар һәм чабатачылар яшәгән.

Азнакай—автомобиль юллары узелы. Анда нефть чыгару тармагыннан тыш, машина төзү һәм металл эшкәртү заводлары, шулай ук ипи пешерү һәм май эшкәртү заводлары эшли. Шәһәрдә 10 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 5 китапханә бар.

Азнакай районы 1965 елның 12 январенда оеша. Районда 79 торак пункт исәпләнә. Район җирләренең 18 процентын урманнар били.

Азнакай олылары шәһәр атамасын кеше исеме белән бәйләп аңлаталар. Авылны Азнакай баба нигезләгән дип сөйлиләр.

Азнакай янындагы күренекле тау—Чатыр тау. Аның биеклеге 334 метр. Элек һәр елны май аеның дүртенче атнасы ахырында тирә-юнь авыллардагы яшьләр Чатыр тау итәгендә җырлап-биеп күңел ачканнар, бизәнеп-ясанып бер-берсен күзләргә килгәннәр.

Азнакай янында тагын Ибрай тавы бар. Аның турында халык болай сөйли. Оренбург өлкәсенең Ибрай авылыннан килеп, гомер буе ат көтүе көткән Таһир исемле кеше тауда чишмә казып чыгарган. Хәзер ул чишмә Таһир чишмәсе дип йөртелә. Бүгенге көтүчеләр суны шушы чишмәдән алалар. Ибрай тавының түре Очлы тауга барып ялгана. Бу өлеше Карангы кул дип тә атала, чөнки монда агачлар бик куе, кап-караңгы булып торалар.

Кыска кул тавында да чишмәләр чыга. Кыска кул тавы арткы өлешеннән Урыс кулына ялгана. Биредә урыслар хәзинә эзләп кунып-төнеп ятканнар, имеш. Әле дә алар казыган җирләрдән вак-вак зәнгәр ташлар чыга икән. Анда бүгенге көнгә кадәр чирәм дә үсмәгән. Бу хикәяттә чынбарлык чагыла булса кирәк. Ихтимал, бирегә кайчандыр бакыр эзләүчеләр килгән булгандыр.

Азнакай төбәгеннән күренекле кешеләр чыккан. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, язучы Марсель Галиев, Әсәй авылы кызы шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, язучы Нур Әхмәдиев. ша­гыйрь Илдус Гыйлаҗев, популяр җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык депутаты Фәндәс Сафиуллин, галим Альберт Яхин, композитор Әнвәр Шәрәфиев, Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамбле солисткасы, Чатыр тау итәгендә туып- үскән җырчы Миңлегөл Зәкиева, балалар язучысы Әнәс Кари, Рәмзия Закирҗанова һ.б. Азнакай ягыннан.

Акбүре

Акбүре авылы Яңа Чишмә районында, район үзәге Яңа Чишмә авылыннан 21 чакрымда. Чистайдан 79 чакрымда урнашкан.

Авыл исеме 1994 елда Акбүре дип үзгәртелә. Аңа кадәр ул Татар Волчье дип аталган.

XVIII йөз мәгълүматларын эченә туплаган Д.А.Корсаков белешмәсендә авыл искә алынмый әле. Бары тик Рус Волчье авылы гына теркәлгән. 1859 ел мәгълүматлары теркәлгән белешмәдә Татар Волчье авылы искә алына. Андагы 38 хуҗалыкта 113 ир-ат һәм 108 хатын-кыз теркәлгән. Мәчет эшләгән.

Рус Волчье авылына XVIII йөз ахырында нигез салына. Аның исеме шактый сәер яңгырый. Авыл атамасының барлыкка килүенә карата олылар хәтерендә шундый легенда-риваятьләр сакланып калган. Имештер, бу якларда төрле ерткыч җәнлекләр яши торган калын урманнар үскән. «Волчий билет» алган кешеләр, кемнеңдер эзәрлекләвеннән качып, бу якларга килеп чыкканнар, урман кискәннәр, үзләренә нигез корганнар һәм шунда яши башлаганнар. «Волчий билет»лы кешеләр авыл атамасын да шул сүздән алганнар.

Ә икенче легендада исә. беренче нигез салынасы урында бүре оясы булган, шуңа күрә булачак авылга «Волчий» дип исем кушу турында сүз бара.

Авылда татар, рус һәм чуашлар бергәләшеп яшиләр. Бер урамда татарлар гына торган, аны урыслар хәзер дә Татар урамы дип йөртә.

XIX йөз башларында татарлар: «Балаларыбыз урыс белән катыша» дип, аерылып чыгарга уйлыйлар. Урыслар болын ягын күрсәтәләр, ә татарлар урман ягын сайлыйлар. Агачларны кисеп һәм төпләп үзләренә йортлар салалар. Болар II татар гаиләсе, араларында мөселман диненә күчкән I гаилә чуаш булла. Шулай итеп, яңа татар авылы барлыкка килә. Ул Рус, Волчье авылыннан аерылып чыга һәм Татар Волчье дип атала.

Рус Волчье авылы яныннан Волчанка суы ага. Елга атамасы да «волк» сүзеннән алынган, билгеле.

Югарыда әйтелгәнчә, 1994 елда, аерылып чыккан авылның Татар Волчье атамасы рәсми рәвештә Акбүре дип үзгәртелә. Акбүре исеме белән авылга багышланган жыр да чыгарылган. Халык аны яратып тынлый, яшьләр матур итеп җырлый. Ләкин халык яңа исемгә әлегә кадәр күнегеп бетә алмый, авылны «Тат Волчье» яисә «Булчи» дип атавын дәвам итә.

Авыл янында гына Җитенле суы ага. Халык аны Җитенне дип атый. Элек бу елгада халык җитен батырган. Елгасы хәзер бик сай, ә ярлары тирән һәм һаман ашала бара. Бу тирәдәге кырлар да Җитенне кырлары дип йөртелә. Житен тавы дип йөртелгән тау да бар. Аны менгәч, Кизләүләр өсте дип аталган урынга барып чыгасын. Элек анда чишмәләр дә аккан. Чишмә буйларында олылар һәрвакыт дога укыганнар, теләк теләгәннәр, чишмәләрне чистартып һәм карап торганнар.

Җәй көннәрендә көннәр бик корыга китсә, авыл халкы монда яңгыр теләргә барган. Бу йола үзенә күрә бер зур һәм күңелле бәйрәмгә әверелгән. Йола башкарыласы көн алдан билгеләнгән Авыл халкы 3—4 укымышлы әбигә алдан сәдака китергән. Тавык, ярма, ипи, чәй-шикәр, он, бәрәнге һ.б азык- төлекне билгеләнгән көндә атларга төяп Кизләүләр өсте янына китергәннәр. Якындагы урманнан утын алып төшкәннәр, учаклар ягылган, тавыклар суелган һәм яңгыр боткасы пешерелгән. Карт-карчыклар, бала-чагаларга кадәр бөтен авыл халкы ботка белән сыйланган. Аннан соң олылар укыганнар. Алладан яңгыр сораганнар, бала-чага, яшүсмерләр кизләүдән су алып, бер-берсенә су сибешкәннәр.

Авылда Түбән оч, Югары оч, Урта урам. Хөрти урамы бар. Яңа урамнарның берсе Котылдык дип атала. Совхоз бу урамда яңа йортлар төзи һәм аны яңа өйләнешкәннәргә бирә. Шуңа күрә шаянрак кешеләр аны мәзәк итеп Котылдык, ягъни каенана һәм каената белән торудан котылдык дип. көлеп әйткәннәр. Хәзер инде ул урам бер көлкесез Котылдык урамы дип йөртелә.

Аккүз

Аккүз авылы Татарстанның көнчыгышында, район үзәге Актаныш эшчеләр бистәсеннән 31 чакрымда, якындагы тимер юл станциясе Нефтекамск шәһәреннән— 91, Әҗәкүл пристаненнан 36 чакрым ераклыкта урнашкан. Аккүз—җирле үзидарә советы үзәге. Аңа Ахун, Яна Кадермәт һәм татарлар белән руслар катнашып яши торган Михайловка бистәсе керә.

Элек Аккүзне Югары Ахун дип, ә күршедәге Ахун авылын Түбән Ахун дип атап йөрткәннәр.

Аккүз авылы янында археологлар бура культурасына мөнәсәбәтле торлак (стоянка) тапканнар.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, Аккүздә 120 йорт булып, халык саны 592 кеше, шуларнын 306 сы ир-ат, 286 сы хатын-кыз булган; Ахундагы 51 йортта 312 кеше, 165 ир-ат, 157 хатын-кыз яшәгән. Ике авылда да берәр мәчет, берәр мәдрәсә эшләгән. Хәзер Аккүз авылындагы 300 хуҗалыкта 800гә якын кеше яши.

Бабайлар сөйләвенә караганда, авыл халкы хәзерге Башкортостанның Җәнәй авылыннан күчеп килеп утырган. Аның элекке Ахун атамасы Ахун исемле бай кешегә бәйләнешле икән.

Элек авылда җирсез крестьяннар яшәгән, аларны типтәрләр дип йөрткәннәр. Алар байларга ялланып хезмәт иткән. Нури бай хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналары булуы билгеле. Бу бай йортының аскы каты әлегә кадәр сакланып кал­ган, элегрәк ул мәктәп хезмәтен дә үтәгән. Авыл, тулаем алганда, Алексей Дядюхин дигән рус алпавыты кулында булган. Авылда аның тегермәннәре, машиналары булган. Аның тегермән ташлары бүгенгә кадәр сакланган әле. Ул ташлар авыл халкының йорт нигезләренә салынган.

Алексей Дядюхин кызу канлы, каты куллы кеше булган дип сөйлиләр. Ул бик яхшы нәселле атлар асраган. Бер мәлне үзенә килгән бер кунак белән Актаныштан Аккүзгә атта чабып 45 минутта кайтып җитәргә бәхәсләшә бу. Әмма ат 45 минут эчендә кайтып җитә алмаган. Шуннан соң ул атыннан төшә дә, кесәсеннән револьвер алып, аны атып үтерә.

Авыл кырыеннан Сөн елгасы ага. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, Сөн буенда 26 авыл утырган һәм аларда 10934 кеше яшәгән.

Дәвамы киләсе саннарда.