РӘХӘТ САГЫНУ, ТАТЛЫ САГЫШ...

 

Әйләнәм дә шулай, мин әйләнәм.-

Бер минут та җирне ямьсезләмәм.

 Дөрлим' Сүнәр көннәремне беләм.-

Шуңа менә җырга әвереләм

1995 елның 5 гыйнвар таңы кайбер кешеләргә, әйтерсең лә, яман хәбәр җиткерер өчен атты: Рәшит Әхмәтҗанов вафат Кинәт булган бу авыр югалтуны кабул итеп бетерергә күнел әле әзер түгел Нибары берничә көн элек кенә шау-гөр килеп редакциядә («Казан утлары» журналында) Иске елны озату мәҗлесе ясаган идек. Кайбер очракларда күңелнең алдан күреп, нидәндер хәвефләнгән чаклары булса да, берни сизмичә, шулай зурлап, бер табын артына җыелышып, монлы җырлавын тынлап, әйтерсең лә, без аның белән хушлашканбыз. Юкса, башка гадәти эш көннәрендә журнал мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләбез дә, бер-беребез белән саубуллашырга да онытып өйләребезгә таралышабыз..

Ул көннән соң инде дистә еллар узган. Татар шигъриятендә үзгә холык-фигыльгә ия булган, сурәтләү-фикерләрен үзләренчә бирә алган яңа заман шагыйрьләре үсеп чыкты Аларның бала чагын Рәшит Әхмәтҗанов шигырендәгечә «кырлар буйлап ачлык кумаган», «төшләрендә ап-ак шикәр күреп уянмаганнар». Аларның Алсулары да Такташ Алсуы кебек түгел, үз заманы Алсуы. Дөньяга карашлары, танып белүләре өлкән агайларыныкы кебек үк булмаса да, шөкер, татар шигърияте әдәби жанр буларак «догасын тапмаган әрвахтай» кагылып-сугылып йөрүгә дучар ителмәгән, Р. Әхмәтҗановча әйтсәк.

Үз каныңнан сүзләр ясый-ясый.

Йә. җиңелме шигырь сөйләргә'

Шагыйрь—үз чорының елъязмачысы Талантлы шагыйрьләрнең туу елларына күз салсаң, чор белән, дәвер белән ниндидер табигый тәңгәллек барлыгына инанасың Такташ шигырендәгечә, нәкъ менә шул елларда кирәк булган аның тууы, дип уйлыйсын

1941 елның 14 апрелендә сугыш башланырга нибары өч ай калганда дөньяга килә Рәшит Әхмәтҗанов. Сугыш китергән афәтләр авырлыгының бер башы өлкәннәр җилкәсенә ятса, икенчесе—ачлык-ялангачлык, үксезлек-ятимлек булып сабыйлар йөрәгенә сырыша.

Камылларны сыйпап узды кояш

«Без дә монда!»—дидек.—ишетмәде

Кайтсак, табан бозга ябышканчы

Сугыш бикләп торды ишекләрне


 

Әйе, сугыш аларның иңнәренә бик иртә чыбыркы салдыра, кулларына көрәк- балта алдыра. Шахта-күмер базларына төшеп күмер вата, таш чыгара алар...

Ташлар белән үзгә танышлыгы да үсмер егетнең Әлмәттә ташчы булып эшләгәндә башлана. Үз хәленең ниндилеген сөйләп ташларга күп шакырга туры килә аңа. Күңелләре авыр, газаплы эштән катыланырга, тупасланырга тиешле кебек булса да, Ходай биргән талант гамьле шигъри моңга әверелеп, шагыйрь кулы аша үткән ташка да җан иңеп, әлеге чуер ташлар киләчәктә язылачак «Биш таш» поэмасына нигез булып яталар.

Таш дисеңме? Ташны бит мин каты димим.

Әллә башка катылыклар күп күргәнгә

Сине уйлап уелам да һәм кинәттән

Нәфис чәчәк булып качкам мин бер мәлгә.

* * *

Шагыйрь—үзенең иҗатында балачагы, үткәне-бүгенгесе турында язмый кала алмый. Тик ничек итеп яза бит?! Шагыйрь, аның шәхси тормышы—күпмедер дәрәжәдә иҗатының яратылышы, гәүдәләнеше дә. Тиккә генәме борынгы заман төрки шагыйре Низами:

Чорлар үткәч сорасаң Низами кайда?—дип.

Җавап бирер һәр шигырем ул—монда.—дип

язганмы!

Әгәр шагыйрь мәхәббәттә мең кат үлеп, мең кат терелмәсә, бер үк вакытта хисләренең колы һәм падишаһы була алмаса:

Җирдән эзлим, күктән эзлим, күптән эзлим.

Шуны белеп әйлән-бәйлән уйный гөлләр,

Төнлә авыр Төнлә елый әллә кемнәр7

—дигән юллар туа алыр идеме?

Рәшит Әхмәтҗанов эчке дөньясын шәрран ачып салып дус булырга теләүчеләр белән хис бүлешеп яшәүчеләрдән түгел иде. Үтә яшерен хисләрен яман күзләрдән, яман сүзләрдән тел-бизәкләргә төреп шигъри сурәт тудыру өчен саклагандыр күрәсең. Шуңа дамы, ул шигърият бакчасында аерым бер түтәл булып яши алды. Шигырьләрендәге бик үк гадәти булмаган көтелмәгән борылышлар, фикер- сурәтләүләрендәге табышларны кемдер, бәлки, кабул итеп тә бетермәгәндер. Тик аның иҗаты нәкъ менә шул гадәти булмавы, шигырьләренең ниндидер бер көйгә, моңга көйләнебрәк язылуы, халык-авыз иҗатына тартым булуы, табигыйлеге белән үзенә жәлеп итә дә.

Милли аң, халыкчанлык өлкәнрәк буын шагыйрьләре иҗатының төп темасы, милләтпәрвәрлекнең бер сыйфаты буларак аларны бәйсезлек, азатлык яуларга мәйданнарга алып чыкты. Көрәш мәйданында шагыйрь бар икән—анда инде шигырь туа. Дәүләт эшлеклеләренең мәйданда барган вакыйгаларны йомшартып, дулкынланган халыкны бераз тынычландыру өчен тоткан нотыклары вакытлар узу белән көчен югалтып онытылырга да мөмкиннәр, ә шагыйрь каләме белән язылган тарих чорлар аша да «Идегәй» дастаннарыдай халык күңелендә яңара, Исхакый әсәрләредәй кадерле була ала.

... 1991 елның май ае. Илдә барган сәяси кайнарлыктан, әйтерсең лә табигать


тә, үзенең табигый торышын үзгәрткән: башка елларның май аена караганда күпкә кызу. Бер төркем милләтпәрвәрләр ирек даулап Ирек мәйданында сәяси ачлык игълан итәләр. Иреккә юл ярганда көрәш алымнары төрле була. Әнә. Рәшит Әхмәтжановның әле таң алдыннан гына язган шигыре халык төркеме өстеннән ярып уза:

Яшәргә'. Яшәргә! Азатлык алмыйча.

Кузгалып китү юк быелгы җәемнән

Әлеге көрәш мәйданында туган шигырьләр «Ачлык мәйданы» поэмасына әверелеп, инде ничәмә-ничә еллар буе йокымсырап ятып, югала баруга дучар ителгән халыкны да уянырга мәжбүр итте.

Р. Әхмәтжанов, гомумән дә, поэма жанрын яратып иҗат итүче шагыйрьләрдән, алар аның иҗатының аерым бер өлешен биләп тора. Шигъриятнең гаять катлаулы, авыр бу төренә алынырга күпләр базмый. «Аучылар кибетендә». «Карачкы». «Язлар быел сонга калды», «Карга каргышы» һ.б. поэмаларын иҗат итеп ул үзен шагыйрь буларак тагын да ачып, танытып кына калмады, дастан-поэмаларның татар шигъриятенә никадәр кирәклеген дә исбатлый алды.

Тәүге шигырьләр җыентыгын университетта укыган чагында ук кулына алган шагыйрьнең үзе исән чагында дистәләгән китабы дөнья күрә. Бәлки әле алар тагын берничә дистә булыр, томлыклары да чыгар иде... «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиягә лаек була... Бәлки әле тагын да мәртәбәлерәк бүләкләргә ия булган булыр иде. Вафатыннан соң шагыйрьнең иң яхшы шигырьләрен туплаган «Сайланма әсәрләре» («Рухият» нәшрияты, 1988), «Сәфәр ае» («Татарстан китап нәшрияты», 2001) исемле китабы басылып чыкты

Иҗатының башлангыч чорында ук Хәсән Туфанның фатихасына ирешкән шагыйрь Олуг Шигъриятне таный белгән каләмдәшләренең ихтирамлы карашын, иҗатына хөрмәтен, шәхес буларак аңлауларын тоеп яши Күренекле язучы Марсель Галиевнең аңа багышланган язмасын ачам:

«Әгәр ана Күк иясе:

—Шигъриятнең пәйгамбәре итәм, калган гомереңнән ваз кичәсеңме?—дисә, ул сүзсез риза булыр, халык бәгыренә тәңгәл килгән чын шигърият хакына җирдә бүтән мәнге кабатланмаячак гомерен корбан итәр иде...»

... Халык бәгыренә тәңгәл шигърият. Ул үзе дә якын иткән кешеләренә ничектер бер үзенчә матур итеп «бәгьрем» дип дәшә иде.

Бары тик шигърият белән генә яшәп, бөтен барлыгын, яшәешен шигърияткә багышлаган Рәшит Әхмәтжановның арабыздан киткәненә дә инде уналты еллап вакыт узган. Бер караганда әллә ни күп тә түгел кебек.

Шат күңелле, җор телле, кабатланмас бу шагыйрьне уйлаганда, иҗатын хәтердә яңартканда, күңелне татлы сагыш, рәхәт сагыну биләп ала.

 

 

Реклама