Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТБУГАТ ЙОРТЫ

 

«Бауман урамы, 19»

Моны укыгач, күпләрнең генә түгел, бик-бик күпләрнең күңелендә хатирәләр уяныр Чөнки бу—элекке Матбугат йортыбызның адресы Биредә—газета-журнал редакцияләре. Татарстан Китап нәшрияты. К. Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. Язучылар союзы. Тукай клубы һәм иң зур китап кибетебез гөрләп эшләп ята иде! Язучылар берлеге белән «Казан утлары» журналы бинаның уң канатында, икенче катта иде. Биредә, коридордагы Тукай бюсты янында (хәер, бу олы бинаның башка урыннарында да), кайсы гына бөекләребез гәпләшеп тормаган!

Баш калалар кебек баш йортлар да билгеләнсә, татар мәдәниятенең баш йорты, һичшиксез, шушы йорт иде.

Бу бинада киләчәктә ни булыр? һәм—сакланып казырмы әзе ул? Күп кенә үтә кадерле, мәңгелеккә төбәлгән йортларны кирпеч өемнәренә әйләндергән кебек, аны да юк итмәсләрме?

Хәзер исә, укучыбыз, без сине Матбугат йорты әле хыял гына булган чорга кайтармакчыбыз. Хыял, әмма аның инде төп-төгәл сызымнары булган бик тә тәгаене.

Ошбу язма «Казан утлары яның элгәре булган «Яңалиф» журналының 1931 елгы 1нче санында басылган.

Татарстандагы вакытлы һәм даими матбугатның Татарстан Дәүләт нәшриятында берләштерелүен, биш еллык план буенча анын искиткеч дәрәжәдә үсүен (ул биш еллыкның ахырына басма табак саны буенча 100 процент артыграк үсәргә тиеш). Кулдагы матбага базаларының житешсезлеген, гәзит-журнал һәм китап редакцияләренең төрле-төрле биналарда бик уңайсыз эш шартларында эшләүләрен игътибарга алып. Татарстан җөмһүриятенең юлбашчы партия һәм совет органнары, профсоюз оешмаларының съезд һәм конференцияләре, партия һәм совет җәмәгатьчелеге күптән бирле инде матбагачылык һәм редакция эшләрен үзендә җыйный торган бер матбугат йорты, тагы да дөресрәге матбугат фабригы салырга кирәклекне әйтеп килә иде СССР Матбугат Комитеты да Казанда матбугат йорты салынырга тиешлек турында берничә рәт карарлар кабул итте Татарстанның партия һәм совет юлбашчы органнары соңгы вакытларда матбугат йортын салуны ашыктыру кирәклек һәм бу эшне 1931 ел төзү сезонында практик рәвештә эшкә ашыру тиешлек турында кискен директивлар бирделәр

Хәзерге вакытта матбугат йортының промстрой заданиесе (программ) эшләнеп тәмам булды һәм ул СССР Совнархозының Полиграф Комитеты янындагы гыйльми- техника совет тарафыннан әсасән кабул ителде


 

 
   


 

 

 

 

ярый.

Матбугат йорты (матбу­гат фабригы) үзендә барлык цехлары белән «Татиздат»нын матбугат базасын, вакытлы һәм даими матбугат редакцияләрен (21 гәзит-журнал һәм 6 китап редакцияләре), кәгазь китап складларын, правление һәм сәүдә секторын, китап, язу җиһазлары, наглядной посо­бие, радио, фото кирәкләре һәм музыка кораллары белән күмәртә һәм ваклап сату итә торган үрнәк магазин, почта һәм тарату бүлекләрен җый­наячак.

Йортның зурлыгы 18 мең дүрткел метр булып, эчендәге машиналарыннан башка гына ул


 


 

Йорт өчен кирәкле булган урын алынды һәм тиешле тикшерүләр ясалып, ул урынның матбугат йортын салырга яраклыгы беленде.

Матбугат йортын салыр өчен 1931нче елда тотылачак акча мәсьәләсе дә чишелде: йортны салу эше 1931нче елда кирәкле акча белән хәзер тәэмин кылынды дияргә ике миллион сумга төшәчәк. Матбага өлешен җиһазландыру өчен 851 мең сумлык машиналар куелачак.

Матбугат фабригыныңматбага өлеше 1933нче елда 1385 исемдә 9149 хәреф табагы һәм 168 миллион басма табак китап-журнал, гәзит эшләп чыгарачак. Анда эшләүче эшче һәм хезмәткәрләрнең саны 1400ләп кеше булачак.

Рәсемдә күрсәтелгәнчә (69 бит), матбугат фабригы өч төп һәм ике ярдәмче корпустан тора. Бу корпуслар үзләренең әйбер эшләп чыгаруда тоткан урыннарына, үти торган хезмәтләренә карап, баскычлар, коридорлар һәм күперләр аркылы бер- берсе белән тоташалар.

Беренче корпус Зур Проломный урамы буенча 115 метр озынлыгына сузыла. Анын күп өлеше, подвалыннан башка, дүрт катлы, тик Международный урамының ике ягындагы читләре генә бишәр катлы. Бу корпус Международный урам белән икегә бүленсә дә. алар дүрт катлы һәм һәр каты балконнар белән бизәкләнгән коридорлар аркылы тоташтырылганнар. Бу корпусның телефон стансасы кырыендагы өлешенә. 2, 3 һәм дүртенче катларына гәзит. журнал һәм китап редакцияләре урнашачаклар. Калган өлешенә исә правление, сәүдә секторы, финанс һәм план бүлекләре кебек. Татиздатның матбага белән турыдан-туры багланмый торган өлешләре булачаклар. Кыскасы, бу корпусның иң зур өлеше матбаганың хәреф җыю, цинкография


 

цехларына эшләп чыгару материаллары әзерли һәм алар белән бик нык баглы булган редакцияләр кулында булачак. Шуңар күрә аның һәрбер каты матбаганың формалар хәзерли торган хәреф жыю һәм цинкография цехлары белән турыдан-туры тоташалар.

Төп корпусларның икенчесе Международный урам буенча сузыла. Ул, үзенең яртылаш торган этажын кертеп хисаплаганда, биш катлы булачак. Бу корпуска матбаганың гәзит. журнал һәм хәреф жыю цехлары, цинкография, стереотип бүлеге кебек форма хәзерли торган өлешләре куелачак. Бу корпус бер яктан редакция белән тоташса, икенче яктан басу һәм брошюра цехлары белән кушыла. Озынлыгы 70 метр.

Төп корпусларның өченчесе Профсоюз урамы буйлап сузыла. Озынлыгы җитмеш биш метр, киңлеге егерме метр, фабрик корпусы атала торган бу корпус ике ярым кат булачак. Аның иң югары катына басу цехы, урта катына брошюра һәм китап төпләү цехы урнашачаклар, ә иң аскы каты исә кәгазь һәм материал складлары хезмәтен үтәячәк. Югарыда сөйләнгәнчә, бу корпус үзенә формалар хәзерли торган набор-стереотип цехлары һәм цинкография урнашкан икенче төп корпус белән турыдан-туры тоташа.

Ярдәмче корпусларның беренчесе подвал белән дүрт катлы. Ана котельный, кләй кайнату бүлмәләре, слесарно-механический һәм столярный мастерскойлар урнашачаклар. Шуңар күрә ул беренче һәм өченче төп корпусларның икесен бер- берсенә куша торган кушымта рәвешендә куелган да. Ярдәмче корпусның икенчесе Международный урамның икенче ягына урнашкан ике катлы корпустан тора. Ул корпус эшче һәм хезмәткәрләрнең тормыш теләкләрен үтәүгә хезмәт итәчәк Анда ашханә, ясле, партколлектив, завком, амбулатория, ябык кибет һәм почта бүлеге булачак.

Кыскача гына итеп әйткәндә матбугат йортының планы әнә шул сөйләгәннәрдән тора. Ул китап, гәзит һәм журнал эшләп чыгара торган. Казан күләмендә зур гына бер фабрик булачак. Анда редакцияләрдән торган беренче төп корпус кулъязмалар хәзерли, икенче төп корпус ул кулъязмалардан китап, гәзит һәм журналлар, клишеләр рәвешендә формалар эшли, ә өченче төп корпус исә шул формаларны басу машиналарында баса, брошюра цехында бөкләп һәм төпләп, китап, гәзит. журнал итеп дөньяга чыгара. Әгәр дә матбугат фабригында шул сөйләнгән корпуслардан берәресе, мәсәлән, редакцияләр корпусы булмаса иде. матбугат йорты тулы фабрик булмас һәм ул рациональ рәвештә өзлексез эшли алмас, аксап барыр иде.

Матбугат йортының һәрбер катлавының деталь планына килгәндә, ул түбәндәгечә:

1нче планда күрсәтелгәнчә, иң түбәнге катлау булып подвал һәм полуподвал катлавы тора. Ишегалды (двор) һәм Зур Проломный урамы буендагы төп корпусның иң түбәнге катлавы тоташ подвалдан тора. Бу подвал саклык китап склады булып хезмәт итәчәк.

Международный һәм Профсоюзный урам буйларындагы икенче һәм өченче төп корпусларның түбәндәге катлаулары яртылаш подваллардан тора Аларнын беренчесендә эшчеләрнең кием саклау (гардероб), эшләнеп чыккан китапларны бүлү һәм юыну бүлмәләре (душ), ә икенчесендә кәгазь һәм башка материал складлары булачак. Бу складлар югарыгы катлаулар белән күтәртке (подъем) машиналар белән бәйләнеләчәкләр.

2нче планда матбугат йортының беренче катлавы күзәтелә. Зур Проломный урамы буйларындагы беренче төп корпусның бу катлавы универсаль культура магазины булачак. Международный урам буендагы икенче төп корпусның бу катлавында матбага конторасы, китап һәм журналларны җибәрә торган экспедиция, шулай ук гәзитләр экспедициясе урнаштырылачак Профсоюз урамы буендагы өченче төп корпусның бу катлавында зур тиражлы гәзитләрне баса торган икс роликлы ротация цехы һәм брошюра цехы урнашачаклар


 

Международный урам буендагы беренче ярдәмче корпусның бу катлавында ясле, амбулатория, почта бүлеге, ябык распредитель урнашачак. Икенче ярдәмче корпусның бу катлавында механик слесарьлек һәм столярлык мастерскойлары урнашачаклар.

3нче планда матбугат йортының икенче катлавы күрсәтелә. Зур Проломный урамы буендагы беренче төп корпусының бу катлавында китап һәм журналлар редакцияләре һәм эшләп чыгару бүлеге урнашачак. Международный урам буендагы икенче төп корпусның бу катлавында матбаганың китап һәм журналлар өчен хәреф жыю. стереотип цехлары. Профсоюзный урам буендагы өченче төп корпусның бу катлавында китап һәм журналларны басу һәм бөкләү цехы булачак. Басу цехында китап баса торган ике ротация. 8 данә зур һәм кечкенә кулдагы басу машиналары, төрле буяудагы рәсемле китапларны, плакат һәм карталарны басар өчен 5 данә офсет машинасы, басылып чыккан китаплар бүлекләү өчен 5 данә фальцовка машиналары куелачак.

Ярдәмче корпусларның беренчесенең бу катында 400 кешелек столовый, кухня һәм буфет, икенче корпусында клееварка, краскотерка, вольсеварка урнашачак.

4нче планда матбугат йортының өченче катлавы күрсәтелә. Проломный урам буендагы беренче төп корпусның бу катлавында «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» редакцияләре урнашачаклар. Международный урам буендагы икенче төп корпусның бу катлавында гәзитләр өчен хәреф жыю цехы, гартоплавка һәм словолитня урнашачак. Цехта хәзерләнгән формалар басу цехына махсус лифт белән төшереләчәк.

Ярдәмче икенче корпусның бу катлавында кладовойлар, техника бюросы, лаборатория кебек ярдәмче бүлекләр булачак.

5нче планда матбугат йортының дүртенче катлавы күрсәтелә. Бу катлау бары беренче һәм икенче төп корпусларда гына булачак. Беренче төп корпусның бу катлавы көндәлек булмаган гәзит редакцияләре өчен билгеләнә. Икенче төп корпусның бу катлавында цинкография һәм офсет хәзерлеген күрү цехы булачак.

6нчы төп корпус өстендә тагын бәләкәй генә бишенче катлау төзелә. Ул катлау конференц-зал. аның фойесе, китап-гәзит-журналлар выставкасы, көтепханә өчен билгеләнә.

Зур Проломный урамдагы беренче төп корпусның бер башы бөтен катлаулары белән правление, сәүдә һәм счёт-финанс бүлекләренә билгеләнә.

Матбагачылар һәм матбугатчылар союзының киңәйтелгән правлениесе утырышы һәм «Камил Якуп» фабригы эшчеләрнең производство киңәшмәсе матбугат фабригының шушы проектын җентекләп тикшереп кабул итте.

Ш.Самат

•Яңалиф», 1931, № I