Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фәнзилә Мостафина шигырьләре


Кечкенә чакта «Фәнзилә» дигән сирәк исем кушканнарына әти-әниемә үпкәләп йөрүем хәтеремдә. Тик үз-үземне белә башлагач, исемемне яратмау юкка чыкты, киресенчә, «акыллы, кызыксынучан, белемгә омтылучан» дигән мәгънәне белдерүче исемне йөртү горурлык икәненә төшендем. Исемем җисемемә туры килсен дип тырышам.

Кояш баеганын, ябалак кар яуганын күзәтергә, авыл урамы буйлап яланаяк йөрергә,кешеләр белән аралашырга, яңа җирләр белән танышырга, китап укырга, үзем өчен кызыклы булган мәгълүматны башкаларга җиткерергә яратам. Тормышымны якын кешеләрсез Һәм дәфтәр-каләмсез күз алдыма китерә алмыйм.

Шигырь минем өчен һаман да ачылмаган сер булып кала. Сере ачылса,тәэсире,көче, аһәңлелеге кимер кебек.

 

Якындагы ерак яктылык

Күзләрдән эзләргә— бер адым,

Эзләрдән күзләргә—чакрымнар.

 Нәүмизләнеп калган җилләр

Керфекләрем арасыннан сытылып чыккан

Кайнар тамчыларны саныйлар.

Чакрымнарны юкка чыгарырлык итеп

Кычкырасы килә...

Син якын да кебек, ерак та.

Яңа дулкын көйләгәндә

Йөрәгеңдә

Безнең ешлыкны да югалтма...

 

Кышта калам

Февральнең соңгы көне...

Тик кыш әле дәвам итә минем өчен.

Бу кышларны ятим калдырырга

Җитми көчем.

Кичер...

Мин беразга кышта калам әле.

Соңгы тапкыр

Иренемдә салмак кына вальс бии Кышкы яңгыр.


 

Кышның, аның яңгыры да әллә нинди:

 Бозлы, тозлы.

Кар өстенә хисләремне язган идем—

 Яңгыр бозды.

Бу яңгырлар яз авазы, ахры,

Тик мин әле кышта калам, аңлар язым.

 Бәлки, син дә минем белән бергә

Тагын бераз кышта калырсың?

Мин февральдән рөхсәт сорадым...

Ә син горур идең. Үзең өчен

Горурлыгың белән идең бөек тә.

Артык горур идең, Җаның белән

Гел еракта идең, биектә...

Ә янәшә генә бәхет дигән

Тылсымлы бер илнең чикләре.

Атлап кына керәсе бит инде,

Горур идең— Көчең җитмәде.

Ә мин яшим

Шул тылсымлы илдә,

Мин кабыздым бәхет йолдызын.

Син һаман да биектә икән әле...

Юк, син төптә, син түбәндә икән.

 Горурлыгың белән ялгызың...

Бер ялгызым басып торам,

Вокзал буп-буш.

Тик иренне әчеттереп үбә көзләр.

Качып киткән моң-яфракка ачу итеп,

 Җил шыңшый шыңшый плащымның

 Сәдәпләрен өзә.

Аякларым тышауланган бу гасырда,

 Җибәрмиләр көзләр үзеннән...

«Ярдәм» диеп пышылдыймы иреннәрем?

Йөз терелгән инде, мең үлгән

Йөрәк...

Билгесезлек офыгына карап,

Әле һаман поезд көтәм.

Үбәргә дип килгән көздән

Иренемне яшерәм дә,

Соңгы сәдәбемне җилгә бүләк итәм...

 

Кышкы өмет

Күңелемнең тәрәзәсе язга ачык...

Сүнәр-сүнмәс кышкы ялкын

Җылы бирми— Бармакларны өтә.

Дәфтәрдәге сары таплар санап, Көннәр үтә:

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...

Җитәр...

Өченче ай

Өмет уты кар астында, Тик ул исән.

Кыяр-кыймас кына йөрәк

Көннәр саный:

Берәү, икәү...бишәү...

Исән!

Алдымдагы ап-ак биткә

Сүзләр тезәм.

Монысы соңгы хатым булыр, ахры, Язган.

Уникенче тапкыр шул ук хисләр,

 Шул ук сүзләр, Шул ук адрес:

Миннән—язга...

Җилгә очкан хатларыма

Җавап көтәм,

Сәламнәрем барып җитте микән?..

 

***

Тынычлыгын бозып

Тузанланган тәрәз төбенең

Ничә еллык шул тузанга

 Исемеңне язам.

Сурәтең дә,

Көлүең дә, Сүзләрең дә

Тузанланган үткәннәрдә калган.

Тәрәзәдә кышкы яңгыр сызган

Тамчы юлы сиңа илтмәс инде.

 Син гаепсез, мин дә хаклы идем—

Гаепләргә хәзер кемне?

Тамчы гына тузаннарны юып,

Бәхетенә юлын яра ала—

Бездә тамчыларның көче юк шул.

Йөрәгемдә исемеңне бозып,

Тузаннарга бирешмәслек

 Сүзләр язам: «Сау бул!..»