БӨЕКЛӘР СҮЗЕ

 

Сабит Муканов:

—Хезмәт ияләренең хөрлеге һәм бәхете өчен армый-талмый көрәшкән Габдулла Тукайны бер татарлар гына уз шагыйрьләре дип санамый, ул XX гасырның беренче ун елында илебезнең барлык төрки телле халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүдә биниһая роль уйнады Шәрык поэзиясенең ошбу баһадиры яшәгән һәм иҗат иткән чорда Россия империясендәге һәр халыкның үз Тукае бар иде. Бу—казакъ Абай, кыргыз Токтогул, үзбәк Фуркат, таҗик Айни һ. б. Әмма төрле сәбәпләр аркасында боларның берсе дә Тукай кебек зур халыкара популярлыкка ирешә алмады. Тукай исә бик кыска гомере дәвамында ук ул чактагы Россиянең барлык төрки халыклары арасында зур һәм җете дан-шөһрәт казанды.

Гафур Голәм:

—Габдулла Тукайны татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы дип әйтү генә җитми. Тукай—күп кенә башка төрки халыклар арасында да киң танылган, яратып укыла торган зур әдип Инкыйлабка кадәрге Россиядә яшәгән халыклар, патша хөкүмәтенең аз санлы милләтләрне кол итүгә юнәлтелгән милли сәясәтенә каршы барып, бер-берсе белән якынлашырга. Тукай сүзләре белән әйткәндә, бер-берсе белән «тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәргә тырышалар иде.

Үзбәк укымышчыларының өендә татарча китаплар, газета-журналлар, шәхси китапханәләрендә Тукай әсәрләре һәрвакыт булган. Күренекле үзбәк мәгърифәтчесе Габдулла Авлони шул елларда Тукайның « Туган тел» шигырен үзбәк теленә тәрҗемә итеп, мәктәп дәреслегенә дә кертә. Тукайның «Шүрәле». «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш». «Япон хикәясе» кебек сюжетлы әсәрләре үзбәк китапханәләрендә аеруча яратып укылган һәм хәзер дә укыла Ташкент өлкәсенең Яңа Юл шәһәренә якын бер урынның «Шүрәле» дип аталып йөртелүе очраклы түгел.

Турсун Каһари:

—Габдулла Тукайны уйгыр халкы үз шагыйре дип саный. Мин аның бер китабын Шәркый Төркестанның Голҗа шәһәрендә яшәгәндә уйгыр теленә тәрҗемә кылдым.

Мәктәп ишеген ачканым исемдә минем.

Шуннан бирле туган телем гел нурлар җыя Шул тел белән Тукайны мин сөйдем көн вә төн, Тукай дип ачылды чөнки иманлы дөнья.

Сәхип Җамал:

—Талантлы татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга мин бөтен кальбем белән гашыйк булдым вә ошбу юлларны тетрәнү кичереп язам. Күңелем аның өчен горурлык белән тулып шашты Тукай сәяси битлекләрсез яшәде. Ул үзенең бөтен көч-гайрәтен, киләчәге өчен тамчы да курыкмыйча, халкына бирә торган затлардан иде.

Тукай тар милли шагыйрь генә түгел иде. Миңа, гарәп кешесенә, Тукай, үзенең бөтен иҗаты белән халыкны азатлык өчен, гаделлек өчен актив көрәшкә чакырган кеше буларак та кадерле.


 

Луи Арагон:

Мондый бай әдәбиятның үткәндәге бай мираска нигезләнмәгән булуы мөмкин түгел Моннан егерме ел элек миңа Кави Нәҗми царизм золымы астына иҗат иткән классик шагыйрь Габдулла Тукай турында сөйләде. Тукай «Үтенеч» исемле шигырендә болай ди.

Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары,

Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.

Ул—түгез күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше: Кылмагыз бик. чыкса мәйданга басылган чүпләрем

Әнә шундый кырыс башлангыч бүгенге Татарстан язучыларына юл әзерләде.

Джованни Жерманетто:

—Казанга беренче килүемдә үк. мин атаклы халык шагыйре Габдулла Тукай турында ишеттем Аның турында безгә профессиональ язучылар белән журналистлар гына түгеп, бәлки заводлардагы һәм төзелешләрдәге эшчеләр дә. студентлар һәм мәктәп балалары да сөйләде. Шунда мин гасырлардан килгән бай мәдәни традицияләре булган татар халкының боек улы Тукайга нинди эчкерсез мәхәббәт хисләре белән каравын һәм шигъриятне ничек яратуын бөтен йөрәгем, вөҗданым белән аңладым.

 

 


 

 

Реклама