Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ТУКАЙ

Журналның бу саны Тукаебызга багышлап чыгарылганга күрә. «Бәләкәйләр» сәхифәсен бәләкәй Габдуллага—Апушка бәйләргә булдык. Сезгә, кадерле укучыларыбыз, шагыйрьнең «Исемдә калганнар»ыннан кайбер вакыйгаларны өзекләп тәкъдим итәбез

Туган авылым

Минем атам Мөхәммәтгариф Кушлавыч карьясендә (авылында) Мөхәммәтгалим исемле мулланың углы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтле көтеп кылырга (укып тәмам итәргә) гадәттә ничә сәнә (ел) кирәк булган булса, шул кадәр торып, карт атасы тере вакытта ук авылыбыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеге бер жәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак. Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак. мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам, аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер (үлгән).

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Саена нам (исемле) карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.

Саснага бару

Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үз янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.

Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән ләкыйкаләрдә (минутларда) миндә, бала булсам да, бер нәүге шөгур хасил булгангамы (бер төрле сизенү барлыкка килгәнме), нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам

Саснага барып җиткәнмен Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады— анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган

Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп елый-елый, йөгереп чыгып «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!»—дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын
 

Казанда

Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

Бу яңа ата-анамның хәлен дә бераз язып китим әле.

Мина әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яна бистәдә иде.

Әти талчокта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда—анысын яхшы белмим. Әни бер дә армый-талмый байларга кәләпүш эшләп чыгара иде

Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

Мин байлар йорт әченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

Бервакыт шулай байларга барганда, ишек алдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны (павлин) күреп, бигрәк тә сокландым.

Бу атам-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга туры килми иде.

Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, ан­дагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда, шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин дә атланыр идем—акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә. әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар

Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»,—дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып. Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Кырлайда

Ниһаять. Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган, тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган (чыннан да) минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты, мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде Кергәч тә, әнигә хитабән (эндәшеп): «Хатын! Бар, балага катык белә ипи китереп бир».—дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль (шунда ук) баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле юньләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә (теләк белән) икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә бер заман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарыл алдылар.

Алар һәр көн авылның бер башыннан бер башына йөгереп йөреп тә, бу көнгә


 

кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең, миңа сагынмалык булсын дип. төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.

Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.

Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашаганда күрмәдегем) ике җиткән кызлар күрдем.

Боларнын берсе—таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе—арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде

Әни миңа: «Менә болар апайларын: берсе Саҗидә апаен, берсе Сабира апаен, күреш»,—дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым.

Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән. Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым...

Күңелле чаклар

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар. Мин исә уракка бармый идем Иптәш малайлар илә авыл буенда йөгерә вә болынлыклар­да көн буе ауный идем Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, ян тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем ик­мәген ашый идем

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп.

авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бак­чалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль (шунда ук) киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мескеннең орышып, теш кысып калудан башка кулыннан бер эш тә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек.

Бәрәңге алганда

Урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәнге казырга вакыт җитте.

Бу бәрәнге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: миңа казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем

Бервакыт шулай аякны балчыкка күмеп, бәрәнге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин дә урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып еглалым да, соңра җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар ни кадәр туңсалар да. балчыкка күмәргә курыктым
 

Абыстайда уку

Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.

Тан атты, кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үзебездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.

Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган; аның тирә-ягында минем яшемдәге кечкенә кыз балалары күп булганы кеби. шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богдай арасындагы берничә борчак кеби. берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.

Әни, иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да. бөтен шәкертләр дә бик озак дога кылдык.

Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «Элеп, пи, ти, си, җомыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.

Шул рәвешчә, «элеп, пи. ти. си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарт» та тоттырдылар.

Бу «Иман шарт»нын иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарт» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.

Фәкать «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә (өстәмә) буларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе (кайбер) шаян кызларның: «Калимәтен таййибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәнкә. борыны тулы «—дигән сүзләрен ишеттем.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап (кабатлап) аларны көлдереп йөрер булдым.

Кырлайдагы икенче көз

Гадәттәге бәрәнге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр. Мин мәдрәсәдә «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч. «Бәдәвам», «Кисекбаш«ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылыбызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да. йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.

Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү—һәммәсе минем кулымнан киләләр иле

Авылыбызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, бер заман әтинең шәриге (мәдрәсәдәге сабакташы) йә дусты булгангамы, нидәндер, миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде.

Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.

Әти. арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!»—дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем Ләкин ул күмәч, авылга кайтып җиткәнче вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы—анысын хәтерләмим.

Кырлай белән хушлашу

Бервакыт, көз көне өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде. мин ян тәрәзә төбендә «Рисалән Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.

Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә миңа хитабән (эндәшеп): «Әти-әниең кайда?»—диде.

Мин: «Ындырда»,—дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт»,—дигәч, мин тиз генә ындырга йөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра»,—дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир (юлчы) белән күрештеләр.

Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына, нидәндер, мине дә утырттылар вә гадәткә хилаф (каршы) уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.

Әтинең: «Ни хезмәт илә килдегез?»—дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем»,—диде.

Бу сүздән әти бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?*—дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады:

«Мин—Кушлавыч кешесе. Бу бала—авылыбызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр (хәбәрсез) идек, менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм»,—диде.

Мөсафирның бу сүзләренә әтинен дә, әнинен дә бик кәефләре китте

«Ярар, менә без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән»,—кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.

Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!»—дип куйгалый иде.

Мөсафир Бәдретдин абзый:

«Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып торырга, мин хәзер урядникка әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне подсуд җибәрермен»,—дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар

Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде, ахры, кеше баласы бездә булмас, Алла сакласын, әллә ниләр күрербез»,-дип үкереп елап та җибәрде.

Озакламый, җил басылганнан соңра бераз дулкынланып торган дингез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды

Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп тә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.

Әти-әни, бичаралар, һәр икесе еглаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.

Ахырда әти: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң тәмуг кисәве булырсың».- дип ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек