Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АПУШ—ТУКАЙ

 

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен дә язасым килде.

Габдулла ТУКАЙ

1909 ел

Корбан

Апрель уртасында кар астына ут кермәгән иде әле. Кырларны кар каплаган. Юлның ике ягына да утыртылган озын таякларга салам учмалары бәйләнгән. Көн чалт аяз. Юл буйлап җигүле атлар ялкау гына юырта. Кайсысыдыр чанасына салам төягән, кайсысыдыр арка терәкле чанага—кашуфкыга киерелеп утырган да, айгырын көчкә тыеп бара. Айгыр дугасындагы җиз кыңгырау «зың-зың» тавыш бирә.

— Һо-оу, сак бу-ул!—дип кычкыра кемдер.

Берән-сәрән җәяүлеләр артка борылып, кашуфкыга юл саба, юл читенәрәк басып, айгыр узып киткәнне көтеп тора да ат узып киткәч, янә юлын дәвам итә.

Алда Кушлавыч авылы. Ерактан авылның мәчете күренеп тора. Анын кояш ягындагы такта түбәсе кардан арчылган. Бәлки, аның карын көрәп төшергәннәрдер.

Өйләрнең түбәләрен кар каплаган. Авыл капкасы калын көрт астында калган, атлылар да, җәяүлеләр дә капканын өстеннән йөри. Ян-яктагы өйләрне дә көрт баскан, морҗалары гына күренеп тора, төтен чыкмаса, анда—кар астында өй барлыгын белмәссең дә. Капканы күмеп киткән көрт тавында бала-чага чана шуа, балаларның кайберсе иске кайры тун кигән, кемдер бишмәттән, кемдер кырык ямаулы чикмәнен мунчала бау белән буып куйган. Чыр-чу киләләр, битләре ут яна.

Азан әйтә башладылар. Һәр капка алдына тирән карны көрәп сукмак салынган, шул сукмаклардан берәм-берәм картлар, ир урталар, егетләр, үсмерләр чыга, алар салмак кына атлап, азан ишетелгән тарафка, мәчет ягына йөриләр.

Кушлавыч мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәд Гариф та бәләкәй капкасыннан чыгып, мәчет ягына атлады. Гадәттә Мөхәммәт Гариф мулла җомга көнне азанны үзе әйтә торган иде. Бүген мулла абзыйның эше чыкты шул, кендек әбисе ана мунча ягып китәргә кушкан иде

Азан Кушлавыч авылы өстенә эленгән. Халык намазга бара. Мөхәммәд Гариф мулла авыз эченнән генә:

—Йа, иляһем, хәләлем Биби Мәмдүдә баладан сау-сәламәт котылсын иде!—дип теләк тели. Аннан соң ул:—Хәбир мөәзиннең тавышы моңлы гына,—дип сөйләнеп алды:—Указдан баш тартып, әллә шуны гына калдырасы инде? Беренче мәрхүмә хатыныннан бер исән бала, монысыннан тагын бер, Аллаһы боерса, сау-сәламәт туса, әле тагын Алла башка балалар да бирер, иншалла. Муллалыкны ташлап, тегермән тарттыру эшенә керешергә кирәктер Аһәңе матур Хәбирнең, башы да, белеме дә бар, бәлки, шулай кылырга кирәктер..

Мулла Мөхәммәд Тарифный йорт-җире, каралты-курасы зарланырлык түгел иде, урамга өч тәрәзә карый, ишегалдына таба—ике тәрәзә Өйнең яртысын дип әйтерлек түрсәке алып тора. Түрсәкегә буйлый калын киез җәелгән. Сәкенең ун тарафында зур сандык. Сандыкның арка тарафында, китап киштәләрендә калын-калын, юка-юка китаплар, дәфтәрләр, кулъязмалар. Урта тәрәзә кашында шәмаил эленгән. Өйнен сул тарафында акшарланган мич, кучкарда ике керәчин лампасы, лампаларның берсе куыклы, икенчесе сукыр иде. Мичнең алгы кучкарында каен чыралары көлтәсе. Сәке урталай чаршау белән бүленгән.

Чаршау артындагы ятакта Мәмдүдә килен тулгаклап ята иде. Ул тешен кысып ыңгыраша.

—Түз, җаным, түз, озакламый котылырсың, иншалла! —ди кендекче Җамалия хатын.Өй эчендә ыгы-зыгы, кендекче хатын белән яшь хатын Миңниса чаршау эчендә нидер кыла. Чаршауның бу ягындагы сәкедә буй җиткән күрше кызы Фирүзә белән сабый кыз Газизә йомыш кушканны көтеп тора. Чаршауны ачып, яшь хатын Миңниса кычкырды:

—Тиз! Мунчадан җылы су алып кайтыгыз!

Бу яктагы буй кыз Фирүзә йөгереп чыгып китте

Чаршау артыннан тагын боерык килде:

—Чүпрәкләр! Тастымаллар!

Кызчык сандыкны ачып, чиста тастымаллар, чүпрәкләр алып, чаршау артыннан сузылган кулга сонды.

Ул арада ишектән чиләк белән җылы су күтәреп, баягы кыз керде.

—Чиста тагарак китер!—дип кычкырдылар чаршау артыннан

Сабый кыз әзер тагаракны чаршау артына сузды

—Көчән-көчән, Мәмдүдә балам!—дип кычкырды Җамалия хатын.

Ыңгырашу кычкыруга күчте, шулчак кендекче Җамалия хатынның шатлыклы тавышы яңгырады. Аның артыннан ук яна туган баланын җылаган тавышы ишетелде.

—Сөбханалла, машалла! Биби-Мәмдүдә, улың бар! Бисмиллә ир-рахмән ир-рахим.

Сабый кыз ике кулын чәбәкләп, сәкедә сикерергә тотынды

—Минем энем булды! Минем энем булды!—дип тәкрарлый үзе


 

Кендекчегә ярдәм итүче яшь хатын арадагы чаршауны ачып куйды. Кендекченең кулында яна туган бала туктаусыз җылый иде. Баладан котылган ана елмая, башкалар да куанычларын яшерә алмый иде.

Баланы юып, тәнен корытып сөртеп, каз мае белән майлаштыргалап, биләүләделәр.

Шулчак могҗиза башланды. Өй эче нур белән тулды кебек. Кендекче хатын да, башкалар да аптырап, бер балага, бер анага бактылар. Җамалия хатын дога укый башлады:

—Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә билләһи галиел газим! Сөбханалла!

Сабый җылавыннан туктады.

Әллә каян гына бер мәһабәт карт пәйда булды, ул яшел чапан кигән, яшел чалма ураган. Шулчак серле аһән ишетелә башлады, шул серле аһән чынлавында әлеге мәһабәт карт баланы кендекче хатын кулыннан сак кына алды да, сабыйның колагына нидер пышылдады, аннан соң баланы кендекче хатынга кайтарды.

Күренеш юкка чыкты. Аптыраган хатын-кызлар Мәмдүдәгә якын килде.

—Бу нинди могҗиза? Әстәгьфирулла!—диде яшь хатын Миңниса.

Мәмдүдә зәгыйфь тавыш белән сорады:

—Ни булды ул?

Кендекче Җамалия әйтте:

—Кояш болыт астыннан чыгып яктырткандыр!—диде.

—Мин Хозыр Ильясны күрдем шикелле!—диде Мәмдүдә-ана.

—Яз кояшы шулай могҗизалар күрсәтә булыр,—диде яшь хатын Миңниса.

—Барысы да Алла кулында!—диде кендекче хатын.

Мәмдүдә ястыгыннан калкына төште:

—Атасына... сөенче...—диде.

—Газизә!—дип кычкырды кендекче.

—Әү, Җамалия әби!—диде кыз.

—Бар, мулла абзыйдан сөенче ал! Аның углы, синең энең дөньяга килде. Аллага шөкер!

—Киттем, Җамалия әби, әтидән сөенче алам!—дип Газизә чыгып чапты.

Газизә тунын кияргә дә оныткан, башына шәл каплаган көенчә генә урам буйлап йөгерә, үзе туктаусыз кычкыра:

—Сөенче... Сөенче-ее!

—Нинди сөенче?—ди малайлар.

—Энем бар!

Малайлар берьюлы кычкыра башладылар:

—Мулла абзыйның улы туга-ан! Мулла абзыйның төпчеге туган!

—Бәхете белән килсе-ен!—диләр балалар.

Жомга намазы тәмам, гыйбадәтчеләр тарала. Алар арасында башына малахай кигәне дә бар, кемдер иске бишмәттән, кемдер җилән кигән, кемнеңдер башында мескен бүрек. Кайсысыдыр каракүл бүрек кигән. Чабаталылар да, чүчинкә кигәннәр дә бар.

Мәчет капкасыннан Мөхәммәд Гариф мулла чыкты. Урам буйлап картларга каршы Газизә йөгерә, үзе:

—Сөенче, әти, сөенче!—дип кычкыра.

Кыз атасы янына килеп җитте, аның тыны капланган иде:

—Сө ... ен... ч е...—дип әйтә алды ул.

Мулла абзый кызын кочаклап:

—Сөенчегә, кызым, сиңа мамык шәльяулык!—диде.
 

—Минем энем бар, әти!—диде кыз.

—   Машалла, төкле аягын белән, улым, үз бәхетен белән кил!—диде Мөхәммәд Гариф —Әйдә йөгерик, кызым, салкын тигермә!

Мулла абзый кызын җитәкләп, өенә таба йөгерде.

Мәмдүдә килен тиздән аягына басты. Мулла исем кушу мәҗлесе җыйды. Коръән укылганнан соң авылның хөрмәтле аксакалы Шибай абзый бала колагына иелеп, өчәр тапкыр:

—Бисмиллаһ ир-рахмән ир-рахим... Аллаһунын колы Габдуллаҗан булыр синең исемең.

Аннан соң ике учын кушырып:

—Ля иляһә иллалаһу, аллаһу әкбәр! Колын Габдуллаҗанга муллык, бәхетләр юлла! Амин!—диде.

Кече якта утыручы хатыннар да, олы яктагы ирләр дә бергә дога кылдылар

Бала туып, ярты ел чамасы узгач, сабыйларны җилкендерү йоласы уздырырга булдылар. Сөннәткә утыртылганнан соң бераз вакыт үткәч. Сөннәт туе була. Туй башланыр алдыннан ата кешеләр оланнарын ияргә алып, җилкендерү ярышы, беренче тапкыр оланның атка атлану бәйрәмен уздыралар.

Авыл капкасына озын-озын киртләрдән куелган иңлекне ачып куйдылар. Басу капкасын чыккач та арыш басуы башлана. Арыш игенен ярып, ике якка ике юл киткән. Инлекнең тышкы ягында, басу юллары алдында ирләр, егетләр җыелган, авыл эчендә хатын-кызлар, бала-чагалар, җилкендерү ярышында катнашмаган егетләр, кызлар җыелган. Басу капкасы түбәсендәге аркылы агачка ике малай атланган. Алары атларның ничек барганнарын, ничек кайтканнарын күзәтергә куелган бактаннар. Атка атланган ир-егетләр юл башында тояк кыздыралар.

Яшь, гүзәл бер хатын Җиһания кочагындагы баласын юата:

—Туртай! Туртаем, бәләкәчем, җылама!

Игътибар уртасында Мөхәммәд Гариф мулла. Ул үзенен аты янында иярен, өзәңгеләрен тикшерә, кыскарта, озынайта. Аның янәшәсендә Мәмүдә килен Габдуллаҗанын күтәреп тора. Баланын йөзе ачык, сабыйның карашы җитди һәм мәгънәле иде Ул үзенчә нидер сөйләргә тырыша, авазлар чыгара:

—Те... те... те...

—    Ие, улым, әттә-тә, әттә-тә...—ди ана кеше баласына карап

Кайсысыдыр думбра алып килде, кемдер гармун тоткан, кайсысыдыр муенына иске бәрабан аскан. Сорнайның ярык тавышы ишетелә. Малайларның кайберләре кулларына сырлы кер бәләге тоткан да, шул сырларга таяк белән ышкып, тырылдавык тавыш чыгара. Шушы кораллардан тупланган оркестр ниндидер күнел җилкендергеч марш уйный Ике егет мылтык тоткан.

Тамашачылар арасында кызу бәхәсләр купты

—Кем беренче килә?—дип бәхәскә тарта бер малай.

—Туртай беренче киләчәк!—ди икенчесе

—    Юк, Габдуллаҗан беренче булачак!—ди өченчесе

—Бураш беренче килә, менә күрерсез!—диде дүртенчесе.

Бишенчесе аларны бүлдереп:

—Беренче килү түгел монда шарт!—диде —Бала җыламаса шул беренче була.

Елгыр атка атланган сөрәнче егет Тархан халыкка карап.

—Җәмәгате мөслимин!—диде —Сөннәт туеннан алда була торган йола уеннарын башлыйбыз. Әгәр дә атта чапканда бала җыламаса, шул баланы


 

тормышында зур җиңүләр, байлык һәм хөрмәт көтә.

—Менә, әйттем бит!—дип төртте бишенче үсмер күршесенә.

—Сафланыгыз!—дип кычкырды сөрәнче.

Гариф мулла җиңелчә генә ияргә менеп утырды, хатыны Мәмдүдә аңа Габдуллаҗанны тоттырды.

Кинәт бер-бер артлы мылтык аттылар. Барабан дөмбердәде, кечкенә оркестр дәртле көй уйный башлады.

Сул кулы белән баласын, уң кулы белән тезгенен тоткан килеш, Гариф мулла атына үкчәләре белән орынды. Башкалар да ярышка кушылды. Мәмдүдә киленнең күзендә шатлык яшьләре күренде.

—Ярышыгыз ун булсын!—дип пышылдады аның иреннәре.

Башка хатыннар да:

—Бу беренче ярышың булсын, соңгысы булмасын!—дип сабыйларга изге теләкләр телиләр иде.

Атлар арыш арасындагы юл буйлап кереп югалды. Оркестр һаман уйный, егетләр-кызлар бии, бала-чага шунда качышлы уйный, әбәкле куышалар.

Басу капкасының аркылы агачына утырган ике малай җир ярып кычкырды:

—Кайтала-ар!..

—Габдуллаҗан беренче килә-ә! Мулла абзый алга чыкты-ы...

—Икенче кем килә-ә?—дип кычкыралар халык арасыннан.

—Икенче Бураш чаба-а...

—Туртай аны куа килә.

Халык биюләрне, уеннарын ташлап, капканың кыр ягына чыкты, сөрәнче Тархан аларга кычкыра:

—Китегез юлдан, атлар килә-ә... Юл сабыгыз! Балаларны алыгыз...

Ыгы-зыгы купты. Арыш юлында атлар күренде. Акыралар, сызгыралар... Авыл капкасыннан беренче булып Гариф мулла узды. Аның артыннан башкалары керде... Кайсысыныңдыр баласы җылый. Атлар килеп бетте. Узышчылар янә капка янына әйләнеп кайттылар. Һәр хатын иярдәге ире кулыннан баласын алды. Җайдаклар җәяүләнгәч, үсмерләр ярышта катнашкан атларны тезгеннәреннән тотып, читкә алып киттеләр.

Гариф мулла кочагындагы баласын хатынына күрсәтеп:

—Габдуллаҗан сынауларны яхшы узды, карчыгым. Ул бер тапкыр да шыңшып карамады!—диде,—Түзем җегет булыр, иншаллаһ!

Сөрәнче хәбәр салды:

—Беренче урынны Габдуллаҗан, икенче урынны Туртай, өченче урынны Бураш, дүртенче урынны...

Мәмдүдә бәхетле иде. Котлау авазлары яңгырады, Гариф мулла һавага көмеш, бакыр акчалар чөйде. Бала-чага шул тиеннәр өчен сугыша-талаша калды.

Ярышта катнашучылар алдан, тамашачылар арттан йөреп, өйләренә таралды.

Мөхәммәд Гариф мулла йортына җитәрәк сөрәнче егет әйтте:

—Теләгән барлык кеше дә Гариф мулла курасына кереп, тәгам җыя ала!—диде.

Мулла йортының эчендә дә, ишегалдында да, ачык лапасында да табын әзерләгән иде.

Капка төбенә җиткәч, Гариф мулла якындагыларга:

—Иң башта балаларның күңелен күрегез!—диде.

Оештыручылар йорттан табагы-табагы белән сумса, телеме-телеме белән казы, буы күтәрелеп торган ит тутырылган табакларны алып чыгып, урамда, капка төбенә җыелган сабыйларга өләшә башладылар.
 

Гариф мулла мунчага кереп, тәһарәт алып чыкты да өйгә узды. Өй түрендә авылның абруйлы олы кешеләре утыра иде

Гариф ишек катында туктап

—Әссаләмү галәйкүм, кунаклар!—диде.—Дәстарханга килүегезгә күптин- күп рәхмәтләр. Каралты-курама сыйган кадәр углым Габдуллаҗанның сөннәт туена рәхим итегез!

Гариф мулла сәкегә—түргә менмәде, аягүрә басып калды, ул кунакларны шулай аягөсте сыйларга күнеккән иде.

Шулчак ишек катында сөрәнче егет Тархан пәйда булды.

—    Мулла абзый!—диде ул пышылдап.—Сөннәтле сабыйлар хөрмәтенә су буенда, таллыкта кичке уен оештырырга ярамасмы?

—Ярый,—диде мулла —Коръән күнел ачу уеннарын тыймый, фаразан. Миннән фатиха, олан. Ләкин бер шарт бар: хәттин ашмаска!

—Тәртип булыр, иншалла!—диде дә, сөрәнче шатлыгын яшерә алмыйча, өйдән чыгып китте.

Сөннәт туена авыл гаиләләре бик күп бүләкләр алып килгәннәр иде

Су буендагы таллыкка авылның егетләре, кызлары, бала-чагасы барысы да җыелган иде. Кыхлар да, егетләр дә бәйрәмчә киенгән Кыхтар бәбәй итәкле күлмәкләр киеп, чигешле алъяпкычлар бәйләп, чәчләрен толымлап үреп, толымнарына чулпылар, талир тәңкәләр тагып төшкән, бер-ике кызның, башында энҗе калфак та күренә. Калфаклары булмаганнар яулыкларын почмаклап, чөеп бәйләгәннәр, матур чигеш маңгай турында нәкъ калфак кебек килешеп тора.

Кызлар әйлән-бәйлән уены оештырганнар. Уен тирәсендә сабый кызлар куышлы уйный. Әйләнә уртасында берсе гармун уйный.

Куышлы уенга катнашмыйча, калку урынга баскан бер сабый кыз күзен офыктан алмыйча әйтте:

—Анда, урман артында кара болытлар җыела!—диде.

Моны ишеткән олы кыз:

—Ул кара болыт кич саен шулай җыела да безнең авылны урап узып китә,—диде.

Икенчесе шомлы тавыш белән әйтте:

—Бу юлы ул безне урап узмас, ахрысы!

Калкулыкта басып торган кыз йөгереп төште дә уендагы апасының итәгеннән тартып:

—Айчәчәк апа, әйдә кайтыйк, яшенле яңгыр килә!—диде.

Айчәчәк түгәрәк уеннан чыкмыйча гына:

—    Бар, сеңлем Зәринә, син кайт!—диде —Мин дә озак тормам!

Кызчык кайтып китте, ул тыкрык тавыннан бер төркем егетләр төшкәнен күрде. Кемдер киереп гармун тарта. Кемдер сорнай кычкырта. Төркем артына малай-шалай ияргән. Малайларның берсе икенчесенә төртеп

—Карале, яшенле яңгыр килә!—диде

—Килсә соң?—диде чая малай —Килсен! Яусын! Тоз түгел—җебемәбез, шикәр түгел—эремәбез!

Малайларның барысы да шаркылдап көлде.

Егетләр күренүгә кыз-кыркын кайсы-кая качып бетте, сабый кыз балалар гына таллык мәйданчыгында уйный калды. Егетләр таллыкка төшеп җиткәч, аптыраган булдылар, йөдәгән булдылар.

—    Бәрәч! Кызлар уенга төшмәгәннәр ич!—дип кычкырды сөрәнче Тархан.

—Әйдәгез, алайса, кайтып китәбез. Кызлар булмагач, ул нинди уен була ди!—диде икенчесе.

Егетләр авылга борылып, кайтып киткәндәй итенделәр. Сабый


 

кызчыклар егетләргә:

—Алар таллыкка качты!—дип пышылдагач кына кире борылдылар.

Ул арада качкан кызлар да түзмәде, атылып чыктылар да көлешә башладылар.

Сөрәнче егет:

—Бүген бәйрәм, егетләр-кызлар!—дип кычкырды.—Бүген авылыбызның дүрт углын сөннәткә утырту хөрмәтенә бәйрәм! Бәхетле баһадирлар булып үссеннәр!

—Амин, шулай булсын!—дип кычкырдылар барысы да.

—Уенны башлыйбыз! Суз әргәнен, Әрдүан! Бәр бәрабан, Барыйҗан! Тарт сорнаен, Сабирҗан!—дип сөрән салды Тархан.

Уеннар башланды. «Чума үрдәк, чума каз». «Әй дүдәме, дүдәме»ләр, ялгыз биюләр кызганнан-кыза бара иде. Аннан такмак әйтүгә күчтеләр.

Егетләр башлады:

—Җанкай-җанаш, пумала баш, чыкма урамга җаланбаш!

Кызлар җавап бирде:

—Җөрмә, шәкерт, киләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Кызлар чыр-чу купты.

Егетләр әйтте:

—Кушлавычның, һай, кызлары киенмәсә дә матур.

Кызлар җавап бирде:

—Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!

Еракта, офык сызыгында яшен яшьнәп алды, бераздан соң ерак гөрелте ишетелеп куйды. Шомлы тавышлар чыгарып, каты җил исә башлады. Берничә сабый кыз белән малайлар кайтып китте. Кара болыт якыная иде. Тирә-як караңгыланды. Җил кинәт туктады. Шомлы тынлык урнашты. Күкне урталай ярып, яшен яшьнәде, дөмбердәп күк күкрәде. Җил купты. Эре-эре тамчылар шап-шап итеп яфракларга төшә башлады. Уен тукталды. Кемдер әче тавыш белән:

—Гарасат килә-ә!—дип кычкырды.

—Йа, Алла! Әстәгьфирулла! —диде икенчесе.

Яшьләр бөтенесе берьюлы тыкрык тавына таба йөгерделәр. Таллык мәйданы мизгел эчендә бушап калды. Яшен өзлексез күкне тураклый, офык кара кан төсендәге пәрдә белән капланган. Давыл башланды. Таллар суга тиярдәй булып бөгелә, атына. Яшен тагын чатырдатып сукты. Карт талларның юан ботаклары каерылып суга төште. Ишеп яңгыр ява башлады, инеш шундук су ташкынына әверелде.

Мөхәммәд Гариф мулла өендәгеләр куркышып бер почмакка җыелды. Шулчак ишек ачылып китте, бусагадан сабый Газизә белән күрше кызы Фирүзә килеп керде.

—Көчкә таптым, ул таллыкка яшьләр уенына төшкән икән,—диде буй кыз.

—Аллага шөкер, кайтып өлгердегез!—диде мулла абзый.—Белгәннәрегезне укыгыз! Барысы да Алла кулында!

Кинәт берьюлы әллә ничә тапкыр яшен яшьнәп, каты итеп күп тапкырлар күк күкрәде. Күкрәү шулкадәр каты иде ки, тәрәзә пыялалары коелып төште.

—Әстәгьфирулла! Ләхәү лә вә лә куәте.

—Бусы якын-тирәдә генә сукты!—диде Гариф.

Урам яктырып китте кебек. Бу яшен туктап тормаганнандыр, ихтимал. Бөтен дөньяда шомлы яктылык иде.

Шулчак урам буйлап кемдер кычкыра-кычкыра йөгереп узды:

—Янгы-ын! Янабы-ыз! Пожа-ар!
 

Гариф мулла җиләнен алып, чыгып йөгерде.

Урамда шау-шу, ыгы-зыгы, коеп янгыр ява, дүрт өй аша бер йорт яна. Янгын тирәсендә халык шау килә. Кемдер багор, колга тоткан, чиләкләр белән су ташыйлар. Акыралар, кайсысыдыр җылый.

—Малларыгызны абзарлардан куып чыгарыгыз!—дип кычкырды Гариф мулла.

Бераздан сыерлар, сарыклар, атлар белән урам тулды. Шулчак сөрәнче егет яна торган йорт капкасыннан атылып чыкты да, тамагын киереп кычкырды:

—Анда, эчтә кешеләр ба-ар! Яна торган өй эчендә кешеләр ба-ар.

Йортны бөтен яклап ялкын чорнап алган иде. Эчтә җан әчесе белән кычкырган авазлар ишетелә. Эчтә яшь хатын Җиһания төргәк кочаклаган килеш бер тәрәзәдән икенчесенә килеп, нидер кычкыра, ярдәм сорый. Ялкын аңа тәрәзә аша сикерергә ирек куймый. Урамдагы яшь ир җан ачысы белән кычкырды:

-Җиһания-ә!..—ул кешеләргә таба борылды.—Анда минем хатын белән балам! Коткарыгыз! Туртаемны коткарыгыз!

Гариф мулла сөрәнче егеткә кычкырды:

—Тарха-ан! Минем өскә су коегыз! Чикмән-бишмәтләрегезне миңа каплагыз да, өстемә су коегыз..

Бер ир Гариф мулла өстенә бишмәт-чикмән ташлады, берничәсе аның өстенә берничә чиләк су койды. Гариф мулла:

—Аллаһу әкбәр!—дип янган ишеккә сикерде.

Барысының авызыннан берьюлы:

—Аллам сакласын! —дигән тавыш чыкты.

Ишегалдына караган тәрәзәләр чәлпәрәмә килде, аннан ниндидер төргәк очып чыкты да пычракка төште. Төргәккә ут капкан иде, аны тиз генә пычрак су белән сүндерделәр. Бу—юрганга төрелгән бала иде. Ир кеше төргәкне алып, уттан ераклашты да, тагын кычкырырга тотынды:

—    Җиһания-ә...

—Мулла абзый яна бит. —дип җылый халык.

Ут капкан албакча тәрәзәсе дә ватылды, аннан хатын атылып чыкты, аның да аркасындагы туны яна иде. хатын өстенә берничә чиләк су койдылар. Шул ук тәрәзәдән Гариф мулла да сикермәкче иде, аның битенә ялкын бәрде, ул башка якка күчеп китте.

—    Ходаем, мулла абзый янып үлә-ә, коткарыгыз!—дип чиный хатыннар.

Кешеләр ары чаба, бире йөгерә, ялкын өйгә якынаерга ирек бирми. Өй эчен ялкын каплады.

—Кайда Гариф мулла?—дип кычкыра ирләр.

Шулчак ишектән ялкын баганасы атылып чыкты, бу Гариф мулла иде, ул кулларын болгап каядыр чаба, яна торган йорттан бераз киткәч, ул сазга егылды, барчасы аның өстенә сыек пычрак, су сибә башладылар. Тырыша торгач, ялкын сүнде, ләкин Гариф мулла аңсыз иде. Каты ялкын кешеләрне урамның аргы ягына куды, шулчак йорт ишелеп төште.

Күрше-тирәдә тагын ике йорт соңгы бүрәнәсенә чаклы янып беткән иде.

Гариф мулланы өенә алып кайттылар. Ләкин аның гомере киселгән иде инде Маңгае, куллары янганы өстенә, аның үпкәсен ялкын өткән иде. Аңына килалмыйча төнлә җан тартты мәрхүм.

Икенче көнне үк кояш чыкты. Коточкыч янгыннан һәм давылдан соң авыл бичара хәлдә иде Янган йортлар урынында әле һаман пыскып ята торган кисәүләр, янмаган йортларның байтагының түбәләре каерылган,


 

койма-капкалары ауган иде. Урамда әле һаман гөрләвекләр ага. Кешеләр аяк астындагы боламыкка әверелгән саздан атлыйлар. Алар Гариф мулланың мәетен күгәреп зиратка илтә. Җеназа артыннан бөтен авыл бара. Сабыен күкрәгенә кыскан көе, Мәмдүдә иң арттан атлый.

Матәмчеләр басу капкасын узды. Авыл башындагы күкрәп үскән арыш җиргә ятып сазга укмашкан. Ирләрдән арттарак килүче хатыннар төркемендә кемдер:

— Йа Аллам, ни белән балаларның тамагын туйдырырбыз!—дип кычкырды.

—Хатыннар!—диде аксакал.—Тавыш чыгармагыз мәет янында!

Матәм йөреше төп юлдан зират сукмагына борылды. Ирләр алмаш- тилмәш табутны күтәреп бара. Хатыннар зират капкасы төбендә туктады. Үсмерләр, балалар матәм артыннан китте.

Җиһания Тургайны баш очына күтәрде.

—Туртай, улым, карап кал! Ул сине, анаңны коткарып, үзе һәлак булган мулла бабаң. Гомерен буе син Гариф бабаңа рәхмәт укы!

Мәмдүдә җылый алмый, аңлый алмый иде. Үги анасы егылмасын дигәндәй, аның янында Газизә басып тора.

Габдуллаҗан төргәктән башын чыгарды.

—Әт-те, әт-те,—диде.

—Ие,—диде Газизә апасы.—Әтгә, энем, әттә.

Габдуллаҗан атасы китеп бара торган якка карады, аның күзләрендә тирән мәгънә чагыла иде. Әйтерсең лә ул гомерлеккә ятим калганын андый иде.

Матәм төркеме Мөхәммәд Гариф мулланың җәсадын күтәреп, зират капкасыннан кереп китте.

Кара ятим

Мөхәммәд Гариф мулла вафатыннан соң йортның яме китте. Каралты- куралар да ятим булып, хуҗасыз калды, тора-бара кайсысы кыегаеп, кайсысы янгыр суы үтеп, салмак кына җимерелә бара иде. Еллары да афәтле иде ул чакларда. Игенне яки боз сугып китә, яки корылык килеп, туфракка чәчкән кадәр дә игенне кайтарып алалмый калган чаклар була. Толбикә Мәмдүдә үги кызы Газизә, үз улы Габдулла очын-очка ялгап яши иде. Бар булган мал-туар да сызып бетте. Каралты-курага, араннарга, өйгә ятимлек сеңде. Балаларның өстенә алмаш кием алу, туйганчы ашау турында хыялланып кына була иде. Мәмдүдә, авызыннан өзеп булса да, балаларына каптырырга тырыша, еш кына ул мөмкинлек тә булмый.

Ходайның рәхмәте киң, көннәрдән бер көнне Мәмдүдәне хатынлыкка сорап, ерактагы Саена авылы мулласы Мөхәммәд Шакир исемле тол ир яучы җибәргән. Саена кешеләре: урта яшьләрдәге Мөхетдин абзый белән яшь егет яучылар сыйфатында иде. Сүзне олы яучы йөретте. Яшь яучы бары тик тынлап кына утыра калды. Мәмдүдә бичара ни кылырга белми каушап калды. Мөхәммәд Шакир мулланы көр тормышлы дип әйтәләр, табыныннан бал-май, ак күмәч өзелми диләр. Ләкин бу ике баланы ияртеп алырмы Шакир мулла? Әллә аның шарты Мәмдүдәнең ялгызын гына алып китүме?

Баш яучы әйтте:

—Мәмдүдә килен,—диде,—син башта Шакир муллага ризалыгыңны җиткер. Безнен авылга килен булып төш, остазбикә будырсын, иншалла, аннан соң иреңнең күңел кылын тартып карарсың, балаларыңны ул синең янга алдырырмы, юкмы?

«Юк, мин балаларымны ташлап кияүгә чыга алмыйм, аларны шушы
караусыз йортта ятим итеп калдыра алмыйм!.. Алса, балаларым белән алсын, юкса, бигайбә, мин ана баралмыйм!» дип әйтергә теләде Мәмдүдә, ләкин әйтмәде. Бай кияүгә хатын булгач, аннан ризык, кием-салым алып, Кушлавычка, балаларым янына кайткалап йөрермен, дип уйлады ул һәм «риза» сүзен әйтте. Шулай итеп, Мәмдүдә үги кызы Газизәне ерак туганнарының каравында үз өендә калдырып, Габдулланы асрамага Шәрифә карчыкка ташлап, Саснага кияүгә чыкты.

Мөхәммәд Шакир мулла кырыс холыклы, эшчән, мәчеткә килгән сәдаканы үзенә түгел, мәчет файдасына тота баручы гадел имам иде. Каралты-курасын ул үз куллары белән җиткезеп, мал-туарын үз көче белән табып, аягында нык басып торучы хуҗабай иде ул. Эшкә батыр, аз сүзле ир-зат Шакир мулла Мәмдүдәне какмады, сукмады, ләкин аны иркәләп, назлап та тормады шикелле. Мәмдүдә дә иртә таңнан торып, абзар-мал арасында мәш килде. Мәмдүдә балаларын, һич югында сабые Габдулланы янына алдыру турында ел буе сүз кузгата алмый гаҗиз булды. Иреннән яшереп булса да, Кушлавыч кешеләре аша ул балаларына әз-мәз күчтәнәчләр җибәргәләде. Вәссәлам!

«Их, никләр теге чакта: балаларым белән алса, барам, юкса, мин кияүгә чыга алмыйм! дип әйтмәдем икән!»—дип күп тапкырлар ачынып җылый иде Мәмдүдә килен. Җылаганын иренә дә, мәрхүмәдән калган ике кыз балага да күрсәтмәскә тырышты. Кушлавычтан Саснага килүче яки Саснаны узып баручы Кушлавыч кешеләре сөйләвенчә, Гөлшәрифә карчык Габдуллаҗанны яхшылап бакмый, кайчакларда кыерсыта, ачулана икән. Хәтта ул сабый баланы суык көннәрдә ишек ачып кертмичә, ялан тәпи суык өйалдында да тоткалый икән.

—Күңелеңә авыр алма,—диде Кушлавычтан олаучы Фарук.—Шәрифә карчык аны юри суыкта тота дип әйтәсем килми Бәлки, ул аны оныткандыр... Һәрхәлдә, син. Бибимәмдүдә килен, аны үз янына алдырырга тырыш... Әле күптән түгел генә Габдуллаҗанга суык тиеп, үпкәсе шешеп, үлгәндә генә калды...

Олаучы Фарук сөйләгәннәрдән Мәмдүдә егылып китә язды, ул кич булса җылый, төн төштеме сабыен кызганып, бичараның йокысы качты. Ничек әйтергә Шакир муллага бу турыда.’

Шулай да җае чыкты бит, тәки, курада мулла абзыйның сыеры игезәк бозау китерде, күп тә узмады биясе колынлады. Сарыклар бәрәнләде, каралтыда мал артты, шөкер.

Шакир мулла ул көннәрне бик шат йөрде, аның кырыс йөзендә елмаю чаткылары уйнаганын күреп, сәке түрендә, чәй табыны янында Мәмдүдә бичара кыюсыз гына сүз башлады

—И атасы...—диде дә яшенә тыгылып тынып калды, алъяпкычы белән битен каплады.

—Ни булды?—диде хуҗабай:—Әйт сүзеңне!

Мәмдүдә үзен бик тиз кулга алды:

—    Кушлавычта Габдулла ач утыра, атасы. . әллә монда алдырасыңмы?

Шакир мулла дәшмәде. Ашыкмыйча гына чәен эчеп бетерде. Дога кылды Алдындагы икмәк валчыкларын себереп, алдындагы тустаганга салды. Сәкедән җиңелчә генә сикереп төште дә әйтте:

—    Бар, күрше Саттарны чакыр!—диде

Мәмдүдә йөгереп чыгып китте, озак та узмастан ул үсмер егет Саттарны алып керде.

—Саттар энем!—диде Шакир мулла:—Минем Турайгырны кашуфкыга җик.

—Ярар, мулла абзый!—диде Саттар.
 

—Аннан Мәмдүдә абыстаң белән Кушлавычка барып, Габдуллаҗанны алып кайтырсыз!

—Баш өсте, мулла абзый! Хәзер киенеп кенә керим!—дип Саттар өенә йөгерде.

Мәмдүдәнең куанычы эченә сыймый иде, яратмыйча гына, мәҗбүрият кушканга гына кияүгә чыкканын ул яхшы аңлый иде, менә бу көнне, «Габдуллаҗанны алып кайтыгыз» дигән көнне Мәмдүдәнең күңел читендә ире Шакирга карата бер хис яралды. Шакир мулла аңа ягымлы, назлы булып күренде.

Ат ал аяклары белән тибенә, алгысап, ярсып тора, кучер урынында толыпка уранган Саттар аны көчкә-көчкә тыеп тора иде. Мәмдүдә кашуфкыга утырды, ире Шакир мулла Газизә белән Габдуллага, аны карап торучы Шәрифә карчыкка күчтәнәч тутырган төенчеген хатыны алдына салды, төенчек өстенә бүрек, кыска тун, олтанлы киез итекләр ташлады:

—Көне суык... Габдулланы тунга төрерсең!—диде.—Ыргып чапма, Саттар, юыртып кына йөре!

Саттар дилбегәсен бушатты, Турайгыр кар учмалары аттырып гайрәт белән кузгалып китте. Ул куштояклап алга ыргылды. Саттар атка куштояклап чабарга ирек бирми, дилбегәне тарта төште, айгыр күкрәк кагып, җитез юыртуга күчте.

Мәмдүдә Саттар ишетмәсен дип тыйлыгып җылый иде. Ул Аллага чиксез шөкерләр әйтә, иренә мең-мең рәхмәтләр укый.

Ин башта Мәмдүдә төп йортка кереп, ятимә калган Газизәнең хәлен белешергә булды. Аны ерак туганнарыннан булган бер апасы карап тора икән. Хәл-әхвәл сорашып, аларга куян күчтәнәче калдырып, Мәмдүдә Шәрифә карчык йортына китте.

Мәмдүдә бусагадан атлап керүгә фәкыйрьлеккә уранып калды. Өй тараканнар катып үләрлек суык иде. Мичтә чи усак чыш-мыш килеп, янар- янмас пыскый. Түр сәкедә ертык юрганга уранган Габдуллаҗан калтыранып утыра. Мәмдүдә толыбын салып, баласына таба атлады.

—Улым, Габдуллаҗан!—диде.

Габдулла юрганын ташлап, анасының кочагына атылды. Мич тирәсендә кайнашучы Шәрифә карчык та:

—И-и, кунак бар икән!—дип Мәмдүдә белән күреште.

Ана баласын кайнар кочагына кысып, озак дәшми торды.

—Әни, нигә болай озак килми тордың?—диде сабый.

—Менә килдем, улым, сине үзем белән алып китәргә килдем!—дип Мәмдүдә баласын сак кына сәкегә бастырды да, төенчеген чишеп, сәкегә куйды:

—Гөлшәрифә түти, сезгә күчтәнәч, сыйланыгыз,—диде.

Ул арада Саттар да ат алдына печән салып, өйгә керде.

Дүртәүләшеп бик тәмләп куян күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Саттар ризыкка кагылмады, чәй генә эчте, Мәмдүдә чемченеп кенә утырды, Габдулла белән Шәрифә җылымса сумсаларны берәм-берәм юк итә тордылар. Бер таба гөбәдия белән ике таяк казыны алып, Шәрифә Мәмдүдә белән Шакир муллага рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләрне чоланга чыгарып куйды.

Мәмдүдә, «Син Габдуллаҗанны юньләп карамагансың, аңа салкын тидергәнсең», дип әйтмәде. Шуннан ни файда?

«Сиңа үз балаң кирәк булмаганны, миңа ни хаҗәте!»—дип әйтсә ни кылырсың?

Ләкин Шәрифә карчык курасында берничә тапкыр үпкәсе шешеп чирләгәненең нәтиҗәсе—баланын гомерлек хаста булып китәсен Мәмдүдә


 

дә, Шәрифә карчык та башларына да китерә алмый иде.

—Менә, Шәрифә хинги, Габдуллаханны карап торганын өчен сиңа!— дип Мәмдүдә илле тиен көмеш бирде.

Шәрифә рәхмәтләр әйтеп, хәергә дога кылды.

Габдуллага тун, аягына итекләр, башына бүрек кигезеп, әнисе алдына утырттылар.

Шәрифә карчык капка төбендә күз яшьләрен сөртеп калды. Артык кашыктан котылуына сөенеп җылый идеме бу карчык, әллә чыннан да бу аерылышу аның өчен дә хәсрәт идеме?

Габдуллаханның кыска гына гомерендә шушы көннән дә бәхетле көне булмас, ахрысы. Кушлавычтан Саснага анасы куенында китеп барганда, җылы киенеп, тәмле ашап тамагы туйган Габдулла күкрәк кагып юыртучы айгыр җигелгән кашуфкыга утырып җилдергәндә хыял диңгезенә чумды. Тирә-як ап-ак карга чумган, бу аклык, бу пакьлек күзне камаштыра, агачлар да ап-ак бәс эчендә утыра. Дөнья нурга чумган. Алар Турайгыр җигелгән җиңел чанада ап-ак тынлыкта, ап-ак чиксез галәмдә гизә иде. Кашуфкыга утырган күчер Саттар абый да, «голт-голт» тавыш чыгарып юыртучы айгыр да, күкрәгенә улын кыскан анасы да нур эчендә иде.

Саена авылына керделәр. Саттар абый Турайгырны дүрт баганалы ырыс капкага терәп туктатты. Кече капкадан аларны каршы алырга өйдәгеләр чыкты. Шакир мулла, аның кызлары Бибизәкия, Бибизәйтүнә, күрше хатыннары «айлап-шаулап» аларның исән-сау кайтуларын хупладылар. Габдулланы ниндидер бер хатын Мәмдүдә кулыннан алды.

—Хуш кайттыгыз!

—Туңмадыгызмы? Юлыгыз авыр булмадымы?

—Үз бәхете белән килсен олан!—дип ду килделәр.

Аларны олы өйдә кайнар аш, кайнаган самавыр, мичтә пешкән ризыклар көтә иде. Чишенеп, юынып алгач, йортка фатиха бирделәр.

—    Менә бу синең ике апаң, Бибизәкия белән Бибизәйтүнә булыр!—диде күрше хатыны.

Кызлар Габдулланы урап алдылар

—    Монысы синең атаң!—диде хатын.

Шакир мулла Габдулланы кызларыннан аралап алып, тезенә утыртты.

—    Йә, хегет, ничек соң юлда, өшемәдеңме9—диде хуҗа.

—    Юк,—диде Габдулла .—Эссе булды

Габдулла үги атасын шундук яратып өлгерде, шул ук вакытта ул Шакир мулланың олпат, кырыс икәнен дә тойды, балада үги атасына карата ярату белән курку хисе бөреләнде. Шакир мулла да үги углын кабат беркайчан да тезенә утыртмады, аны шап-шап сөймәде, һәм ул ана карата артык рәхимсез дә булмады. Ләкин Габдулла бу кешене изге ата кебек кабул итте Җылы якты өй, абзар тулы мал. утырган саен итле аш, чәй эчкән саен бал белән май ягылган ак күмәч, яңа күлмәк-ыштаннар, аны үз энеләре кебек кабул иткән ике кыз Габдулланы чиксез бәхетле итә иде.

Ана белән олан бәхеткә иреште. Мәмдүдә баласы йоклаган чакта аңа сокланып карый, өстенә иелеп, Аллаһка рәхмәт догалары укый.

Габдуллага апалары белән аерым бүлмә иде.

Апалары инде күптән торган була, ул һаман, иркә бала кебек, йоклап кала иде.

Көннәрдән бер көнне Габдуллахан төш күрде.

Имеш, ул урман авызында уйный. Чәчәк җыя. Кайдадыр күке тавышы ишетелә. Габдулла күке булып кычкыра Кинәт давыл купты, күк күкри башлады. Урманнан коточкыч кабан дуңгызы атылып чыга. Чәчәкләрен ташлап, олан йөгерә, кабан аны куа. Олан сукмактан таяк табып ала да,
кабан дуңгызын кыйный, тагын алга чаба, шулай чаба торгач, ул өйгә кайтып житә, ишектән керим дигәндә генә кабан аны куып житә, Габдулла җан ачысы белән кычкыра.

—Әни-ии...

Бүлмәгә әнисе йөгереп керде. Габдулла сикереп торып, әнисенең муенын кочаклап алды:

—Әни-и...

—Ни булды улым?—дип сорады Мәмдүдә.

—Әни, әллә нинди йонлач хайван куды...

—Нинди йонлач хайван?

—Куркыныч, йөнтәс, ике якта ике алагаем олы теше дә бар иде.

—Тынычлан, улым, син төш күргәнсең...

—Ул тагын минем төшкә кермәсме, әни?

—Юк-юк, кабат кермәс, улым.

Шулай кыш та, жәй дә узды. Саена авылы тагын кышка кереп бара. Үктәбер аенда ук табигатьне кар каплады, зәмһәрир суыклар килде. Чатнама суык дип тормый, урамга киеп чыгарга җылы киеме булган бала-чага тауда чана шуа, кардан арчылган боз өстендә тәткедә йөри. «Тәтке» дигәне агач табанчага тимер пычак батырып эшләнгән боз шугыч була. Чанасы да, тәткесе дә булмаганнар тактага ятып тау шуа, кемдер махсус су сибеп катырылган тирес кантарына утырып, таудан аска томырыла.

Аста буа бозында анда-санда бәкеләр күренә. Бәкеләр янында киленчәкләр, яшь кызлар, хатыннар каз юа, мал эчәкләрен таптыйлар. Бүген каз өмәсе. Габдулланың әнисе Мәмдүдә дә каз юучылар арасында.

Габдулла да тау шуарга дип ишегалдына чыкты, шулчак койма өстендә күрше малае Фазылҗанның башы күренде.

—Габдуллаҗан!—диде Фазылҗан:—Әйдә киттек каз каурыйлары сибәргә!

—    Безнең каз каурыйларын апамнар сибеп бетерде инде. Мин дә сибештем.

—Безнекен дә сибешерсең!—диде Фазылҗан.

—Киттек!—диде Габдулла.

Алар Фазылҗаннар ишегалдына кереп, икесе дә каз каурыйлары тутырылган берәр ләгән алды. Киттеләр.

—Карале, Абдуллаҗан,— диде Фазылҗан.—Әйдә, мин сине Апуш дип йөртим.

—Әйдә!—диде Габдулла.—Алайса, мин сине «Фазыл» гына дим, җәме?

—    Киттек, Апуш'

—Киттек, Фазыл!

Малайлар ләгәнне янбашка куеп, икенче куллары белән каурыйларны сукмакка әз-әзләп сибә-сибә су буена төшеп киттеләр. Үзләре туктаусыз кабатлый:

—Йа Иләһем, киләсе елда да казларыбызны шулай күп ит!

—Казлар-казкайлар, сез буада йөзегез, симез булып үсегез!

—Алай күп сипмә, Апуш! Су буена чаклы җиткез.

Каз каурыйларын сукмакка сибеп бетергәч, Апуш белән Фазыл каурыйдан бушаган тагаракларына утырып, тау шуа башладылар. Тагараклар туры гына шумый, алар бөтерелә-әйләнә. Кызык була, көлешәләр.

Хатын-кызлар бәкеләрне сарып алган. Алар сары тыгыз каз түшкәләрен сап-салкын суда юа. Су кулларны куырып ала, судан чыккан куллар тагын да ныграк туңа, хатын-кызларның куллары күгәрчен тәпие шикелле кып-кызыл. Чыдый алмаганнар кулларын уып. култык асларына тыгалар, кайнар тын белән җылытып алалар. Аннан тагын каз юуларын дәвам итәләр. Эше


 

беткәннәр көянтә башларына икешәр-өчәр каз асып, үргә таба йөреп китәләр. Казлар симез, камар авыр, кызлар салмак кына атлый. Өскә таба юылган казлар күтәреп, кызлар менә, аска таба юылачак казларын күгәреп, башкалары төшә. Яз көне туган якларына кайта торган киек казлар төркеме аска төшә, көз көне Көньякка китеп баручы камар өскә, авылга таба йөри. Камарны каклап, карындыкка төреп, чормаларга эләрләр. Кызларның бер кулы көянтәдә, икенчесе белән алар чиләк тоткан, чиләк каз башаягы: канат, бавыр белән тулган. Бүген табыннарда эч-башаяк бәлеше булачак.

—Йа Иляһем, киләсе елда да камарыбызны шулай мул ит!—дип телиләр барчасы.

Кинәт колакларны энә белән чәнчегәндәй, куркыныч аваз ишетелде. Бу Габдулла шулай кычкыра иде:

-Әни-и, Харрас бәкегә төште-е.

—Йа Аллам, Харрас бәкегә баткан,—диде кемдер.

Каз юучы хатын-кымар тораташ булып каткан иде. Алар әле генә Харрас чумган буш бәкегә карап тора. Бәкедә баладан бушаган чана гына йөзеп йөри. Беренче булып Мәмдүдә аңына килде.

—Хатынна-ар!—дип кычкырды ул яшелле-күкле тавыш белән —Ирләрне чакырыгыз? Багор алып килсеннәр.

—Әһә-һәй-и, суга батты-ы!— дип кычкыра-кычкыра берничә хатын авылга таба йөгерде.

Мәмдүдә көянтәсе-ние белән камарын ап-ак карга ташлады да, бәке ягына чапты, өстендәге авыр бишмәтен салып ыргытты. Килә-килешли ул суга сикерде. Башта аның тыны капланды, ул сулыш алалмыйча «ыһ-ых* итеп торды, сулышы рәтләнгәч, тирән тын алып, суга чумды. Барысы да бәке кырына җыелды. Тып-тын. Барысы да Мәмдүдәнең, сабый баланын өскә калкуын көтә. Бомы су өстендә Мәмдүдәнең башы калыкты:

—Ул анда... турыда... алып булмады., —диде килен.

Тирән сулыш алып ул янә чумды. Тагын тынлык. Габдулла йөгереп килде дә кычкыра башлады:

—Әни-и, әнием батты... Әниемне коткарыгыз!

Су астыннан һава куыклары чыга, аннан соң Мәмдүдәнең башы күренде, ул авыр тын ала, бер кулы белән бәке кырына ябышып, икенчесе белән Харрасның бишмәт итәген тартып, өскә калкытырга тырыша, хәлдән тайган Мәмдүдә, бәке кырындагыларга сузылды. Ләкин боз кителде.

—Әнием, әниемне коткарыгыз!—дип өзгәләнә Габдулла.

Йөгерә килүче ир кеше кычкыра:

—    Китегез бәке кырыннан!

Кешеләр бәкедән арткарак чикте. Ир кешенең кулында багор белән бау бәйләме иде.

Ул бәкедән читтәрәк туктап, багорны Мәмдүдәгә сузды.

—    Нык тотын, килен, нык тотын!—дип кычкырды ир кеше.

—    Багорга ябышыгыз!—дип кычкырды ир кеше.

Айныганнар багорны тарта башлады.

Ир кеше чананы аркылы куеп өстенә ятты да, Мәмдүдәнең икенче кулындагы бишмәт итәген алды, ул Харрасның гәүдәсен тартып чыгарды. Мәмдүдәне дә бәкедән алдылар, әллә каян гына бер карчык килеп чыкты да Харрасны тезенә корсагы белән йөз түбән куеп, аркасына баскалый башлады. Малайның авызыннан су бөркелде. Байтак кына су акканнан соң, карчык сабыйны аркасына салып, ясалма сулыш алдыра башлады. Үз авызын малай иреннәренә куеп, тын өрде, тагын тирән сулыш алып, малай авызына өрде. Малай ыңгырашып куйды, аннан ютәлли-тончыга башлады, аннан соң зәгыйфь кенә еламсырау авазы чыгарды.
 

Мәмдүдә аягына баса алмый интегә иде, баскан саен ишелеп төшә торды. Икенче бер олы хатын Мәмдүдәнең туңган бармакларын, битен каз мае белән майларга тотынды.

—Тиз генә киленне алып кайтып, җылы мунчага алып керегез! Нашатыр иснәтегез!—диде олы хатын.

—Харрас...—диде Мәмдүдә.

—Харраска чурт та булмаган!—диде хатын.

—Аллага шөкер!—дип Мәмдүдә аңын җуйды.

Жылы мунча да, нашатыр да, күкрәгенә, табаннарына гәрчич каплау да ярдәм итмәде, ике атна булды дигәндә Мәмдүдә килен дәрел фәнадин дәрел бәкага күчте.

Ак өйнең түр сәкесендә Мәмдүдәнең җәсады ята. Аның йөзе ачык. Бераз сулган матур йөзе теп-тере кебек. Габдуллахан анасының баш очында утыра. Өй эче тып-тын. Коръән укучының тавышы гына ишетелә. Коръән тәмамланды.

—Әни,—диде Апуш.—Әни, син нигә һаман йоклыйсың ул?..

Кара өйдәге хатын-кызның борын мышкылдатканы ишетелә башлады.

—Әни, уян!—диде сабый.

Мулла абзый кырыс кына әйтеп куйды:

—Баланы алыгыз!—диде.

Бибизәкия Габдулланы бүлмәдән алып чыкты.

Аякларын алга каратып, мәетне өйдән алып чыктылар. Ишегалдында аны ачык табутка җайладылар.

—Сафланыгыз!—диде мулла.

Ирләр сафланды.

—Бу хатын кем иде?—дип сорады мулла.

Арадан кемдер:

—Аллаһның колы!—диде.

—Яхшы хатын идеме?—диде мулла.

—Яхшы хатын иде!—диделәр.

—Анын бурычлары калдымы?

—Юк, аның бурычлары калмады,—диделәр.

—Аллаһу әкбәр!

Җеназа намазы укылды.

—Бәхилләшегез!—диде мулла.

Яшь кенә хатын Харрасны җитәкләп, мәет янына алып килде дә әйтте:

—Харрас улым, сине үлемнән коткарып, бу апаң Биби Мәмдүдә үзе һәлак булды. Син гомерен буе аның рухына дога кыл!

Харрас мәеттән йөз чөереп, әнисенә таба борылды да җылый башлады. Ирләр табутны күтәреп капкадан чыкты. Кешеләр чыгып беткәч, капка ябылды. Өйдән яланөс Габдулла йөгереп чыкты. Ул ялгызы калган иде. Капкага килде, капканын келәсе биек иде, коймага барды, койма да буй җитәрлек түгел, Габдулла җылый-җылый капка астындагы карны куллары белән көри башлады. Капка астында көчек сыярлык кына тишек ачылды, шул тишектән чыгып, Габдулла урам буйлап җеназачыларны куа китте, үзе туктаусыз кычкыра:

—Әни-и, әниемне кайтарыгыз! Аны кая алып барасыз? Алып кайтыгыз әниемне!

Арткы сафтан Бибизәкия белән Бибизәйтүнә аерылды.

—Кая барасын?—диде Бибизәкия.—Катып үләсең бит.

—Әни янына барам!—дип илаулады Габдулла.


 

—Әниең үлде!—диде Бибизәйтүнә.

—Юк, минем әнием тере, ул йоклый гына, ул уяныр..

Ике кыз Габдулланы ике ягыннан тотып өйгә алып кайттылар. Мәетне җирләп кайтканчыга кадәр бала башын бәрә-бәрә җылады. Шакир мулла кайткач кына җылавыннан туктады, ләкин ул һаман әле ярсыган, сулкылдап-сулкылдап куя иде.

Габдуллага бу өйдә кара көннәр башланды. Шакир мулла да кара көйгән, апалары да аның белән уйнамый-көлми.

Бераз вакытлар узгач, Габдулла ишегалдында уйнап йөргәндә урам якта, капка төбендә карчык-апаларның сөйләшеп утырганын ишетте:

—Мөхәммәд Шакир мулла Чишмәлектән Хасбетдинның тол калган хатынын яучылап йөри икән.

—Китчәле, аның ике баласы бар бит, монда өч бала, биш баланы кая куярга исәбе?

—Монысын кире илтергә йөри ди

Габдулла үз исеме чыкмагач, аңлап та бетермәде

Җәйгә чыккач, мулла абзый Саттарны чакырып кертеп, ат җигәргә кушты. Ләкин Турайгырны түгел, җирән алашаны җиктерде.

Җәйге челлә зеңгелди. Басу-кырлар сап-сары коры үлән, кояш яндырган. Юл тузанын куптарып, җигүле ат бара. Арбада кучер Саттар белән Габдулла сабый. Сабыйның йөзе олыларныкы кебек житди, хәсрәтле иде. Саттар абыйсы да моңлы көй шыңшый...

Заманалар авыр, михнәтләр күл,

Дус-иш кирәк гомерләр итәргәй...

—Саттар абый,—диде Габдулла,—Ни өчен әтием мине Зиннәтулла бабама кайтарырга кушты икән?

—һәйдә, алаша!—дип Саттар атка чыбык белән сукты, ат юырта башлады — Ызначыт, яп-яланаяк, Шакир мулла сине угыл буларак кабул итмәгән.

—Алай димә, Саттар абый, ул яхшы әти, мине гел кәрәзле бал белән сыйлый иде ул.

—Алайса, ни өчен соң ул сине Зиннәтулла бабаңа кайтарта?

—Вакытлыча гынадыр.

—Уйлыйм әле мин, бөтенләйгә булыр дип... Охо-хох, Зиннәтулла бабайның үзендә сигез авыз. Син тугызынчысы булып кайтып төшсәң..

—Саттар абый, Зиннәтулла бабай да мулла бит, нигә ул фәкыйрь9

—Муллаларның барысы да бай түгел, энем. Зиннәтулла бабаң ертлач түгел...

Ат салмак кына юырта, күктә тургайлар сайраша.

—На-а, алаша!. Габдуллаҗан, синең эшләр шулайрак тора.

—Чөнки Шакир мулла башка хатын алып кайтачак, диделәр.

—Син каян белдең?

—Капка төбендәге карчыклардан.

—Шулайдыр, дустым, шундый сүзләр йөри

—Әнием үлмәгән булса...

Саттар жавап кайтармады, җырын сүзсез генә дәвам итте...

— Ни өчен Зиннәтулла бабайларның авылын Өчиле дип атаганнар ул?—дип сорады Габдуллаҗан.

—Чөнки анда нибары өч кенә өй диләр.

—Чынлапмы?

—Ни инде, өч кенә түгел, ләкин бик аз... Чөнки ул авылны шүрәле каргаган.
 

—Шүрәле каргаган? Ничек инде ул?

—Өчиледә башта өч йөзләп йорт булган... Шүрәле бит ул зыянсыз зат. Ни... шаян-шук була бит ул шүрәлеләр. Шүрәленең иң яраткан шөгыле атка атланып чабу, диләр.

Габдулла күзен йомып. Саттар хикәясен тыңлый. Саттар шундый оста сөйли, сөйләгәндә шүрәле авазларын, кош-кортларның ничек итеп кычкырганнарын башкарып күрсәтә белә.

Шулай итеп, хикәят Габдулла күз алдында җанлана башлады.

Кин болында җылкы көтүе утлап йөри. Атлар чиный-чиный кешни, бер-берсен куа, тибешәләр, тешләшәләр.Урманнан үсмер шүрәле чыга. Ул җитез атны тотып атлана да сызгыра, үкерә, атны куалый, яшь айгыр җан-фәрманга чаба, шүрәлегә рәхәт. Атны җан тиргә батырып, болын башыннан болын түренәчә куып йөрткәч, шүрәле җәяүләнеп. урман эченә кереп китә. Борын тишекләре кызыл итенә чаклы киңәйгән. ак күбеккә баткан ат урман кырыенда кала.

Тан аткач, кешеләр атларын алырга дип болынга чыксалар, күрәләр, иң яхшы айгыр хәлдән тайган, тиргә баткан, авызыннан селәгәе агып тора, һәр төнне кемдер атаклы айгырны җигә, атланып чаба. Халык ду килә.

—Бу нинди эш?—дип кычкыра озын буйлы абзый.

—Кем айгырны яндыра язган?—дип өтәләнә бер ир

Авылның бае, айгырның хуҗасы Ардаш әйтә:

—Кем дә кем минем айгырны җәберләгән затны тотып китерә, мин ана йөз мыскал алтын бирәм,—ди.

Берсе дә теге затны тота алмый. Шуннан Зирәк атлы берәү әйтә:

—Ардаш бай,— ди.— Алтыныңның яртысын хәзер үк бирсәң, мин теге затны тотам, ди.

Ардаш илле мыскал алтын чыгарып Зирәккә бирә. Зирәк киңәше белән айгырының сыртына калын итеп сумала сылыйлар да төнгелеккә тагын болынга җибәрәләр. Икенче көнне иртән ат көтүе авылга кайта, иң алда яхшы юргага атланган шүрәле күренә. Ул тартыла, ычкынырга тели, ләкин ычкына алмый Шүрәленең йонлы күте сумалага нык ябышкан була. Ачулары чыккан кешеләр кайсы таяк белән, кайсысы камчы белән бичара шүрәлене кыйнарга тотына. Шүрәле акыра, ялына, ялвара. Шүрәле тавышын ата шүрәле ишетеп, авылга, кешеләр арасына төшә.

—Адәм балалары!—ди карт шүрәле.—Җибәрегез улымны! Кыйнамагыз сез аны. Ул бит атларны кыргый атлар дип уйлаган. Башларында нукталары булмагач, атланган инде. Кабат алай кылмас минем улым. Зинһар, аны кыйнамагыз, җибәрегез. Ләкин кешеләр аны тыңламаганнар, тагын да катырак кыйнарга тотынганнар. Кыйный торгач, бичара шүрәле ат сыртында ярты тиресен калдырып, урманга качкан. Шуннан соң шүрәлеләр Өчиле авылы кешеләрен бик нык каргаганнар. Авылыгыз өч өйдән артмасын дигәннәр. Шуннан бирле Өчиленең йортлары азайган, үзләре гел ач икән. Өчиледән күчеп, кешеләр башка урынга, әнә без бара торган җиргә күченеп утырганнар.

Габдулла әкиятне бик бирелеп тыңлаганга күрә. Өчилегә килеп җиткәннәрен сизмәгән дә.

Өчиле авылындагы өйләрнең барысы да салам түбәле, каралты-куралары ярым җимерек хәлдә. Зиннәтулла мулланың өе кырык терәүле, лапаслары менә ишеләм. менә ишеләм дип кенә тора кебек.

Басу капкасы янында олауны яланаяклы бер малай каршы алды. Капканы ачканда ул юлчыларның кем икәнен, кая баруларын сораштырып белде дә. капканы ябып. Саттарның аты алдыннан йөгереп китте, үзе кычкыра:

—Зиннәтулла бабай. Зиннәтулла бабай! Сөенче, сөенче!


 

Өйдән өерләре белән балалар атылып чыкты. Унбиш яшьлек олы кызы Саҗидә, унөч яшьлек кызы—көйсез холыклы кызы Гөлчирә, берсеннән- берсе кече тагын дүрт сабый, алар артыннан Зиннәтулла мулла үзе күренде. Аңа илле яшь чамасы булыр. Ябык-озын гәүдәле, ул муллага түгел, күбрәк мужикка охшаган иде. Башында искереп беткән киез эшләпә, күлмәгендә кырык ямау. Аягында тула оек белән чабата.

—Нинди сөенче, улым?—диде карт —Нинди сөенче безнең авылга килеп кергән?

—Оныгынгы алып кайталар, бабай!—диде яланаяклы малай.

—Әстәгьфирулла!—диде мулла.

Зиннәтулла абзыйның хатыны Латифа да капкадан чыкты. Бу хатыннын усаллыгы кыяфәтенә дә чыккан иде. Ул аркылысы буе бер юан хатын булып, кешеләрдән әшәкелек кенә эзләүче, булмаса да ул әшәкелекне таба белүче җәнҗалчан зат иде.

— Һәй,—дип кычкырды Латифа сөенче китергән оланга.—Син ни кычкырасың анда, маңка малай?

Гөлчирә дә анасының сүзен куәтләде:

—Ни алып килдең, саескан?

—Сөенче!—диде малай.—Габдуллаҗанны алып киләләр.

—Бирермен мин сиңа сөенчеңне!—дип кычкырды Латифа.

—Аттыр моннан!—диде Гөлчирә.

Ул арада кунаклар да килеп житте. Ат Зиннәтулла карт капкасына туктады.

—Әссәламү галәйкем!—диде Саттар.

—Вәгаләйкүм әссәлам!—диде карт.

Сатгар Габдуллаҗанны арбадан төшереп:

—Кабул ит, Зиннәтулла абзый,—диде.—Оныгын Габдуллаҗан.

Зиннәтулла каушап калды, ул ни әйтергә дә белми «ык» итте, «мык» итте:

—Мин... ни...

Латифа алгарак чыгып. Саттарга кычкырды:

—Кире алып кит! Безнең үзебездә дә алты бала, үзебез белән сигез! Ә бу көчекне кая куйыйм мин?

—Ашарыбызга юк,—диде Зиннәтулла кыюсыз гына.—Шакирҗан мулла өендә ятим балага урын табылмаганмыни?

—Мин белмим!—диде Саттар —Миңа егетне китереп куярга куштылар Вакытым юк, мин киттем.

Саттар атын кайтыр якка борып куйды

Латифа үзен ярсыта башлады:

—Мина кеше баласы кирәк түгел!—дип кычкырды ул бөтен урамга —Мин аны бусагамнан да атлатмам!

Саттарның да ачуы чыга башлаган иде. ул да каты тавыш белән:

—Аны мин тәрбияләргә тиешмени? Анын атасы вафат, анасы үлгән, сез аның иң якыннары! Ул кара ятимне мин үземә алып кайта алмыйм бит инде.

—Миңа чит-ят бала кирәкми!—дип һаман үзенекен тукый Латифа.

Саттар китә башлаган иде. арбасыннан сикереп төште дә чыбыгын янаулы тотып. Латифа каршысына килеп басты, хатыннын чыраена карап әйтте:

—Анаң яламаган хатын!. —Шулчак дүрт кечкенә бала капкадан чыгып. Латифа итәгенә ябыштылар да җылый башладылар —Оныгыңа, ятим балага урын табалмыйсыҗмыни? Мин үрәдниккә барам, менә шушыннан ук китәм дә әйтәм, губернаторга чаклы барачакмын, Зиннәтулла абыйныҗ
өеннән, аныҗ анасы Мәмдүдә туган йорттан син бу ятимне куып чыгара алмыйсың!

Бу сүзләр ярсыган Латифаны бераз тынычландырды, ул еламсырап такмаклый-такмаклый курага кереп китте, балалары аңа иярде.

Габдулла кая барырга белмичә, арба белән бабасы арасында туктаган килеш боек кына басып тора калды.

—Сатгаржан!—диде Зиннәтулла карт:—Мин сине чәй эчәргә өемә чакыра алмыйм, үзен күреп торасын... Кичер мине...

Саттар тынычлана төште.

—Ярар, Зиннәтулла абзый,—диде егет.—Онытып торам икән...—Саттар салам астыннан шактый зур төенчек чыгарды.—Шакир мулла сезгә күчтәнәч юллаган иде. Ал!

Зиннәтулла төенчекне кулына тотты.

—Анда аз гына он, бераз шикәр, бер савыт кәрәзле бал белән бер такта чәй!

Зиннәтулла оныгының иңсәсенә кулын салды.

—Кичер, Саттарҗан... Латифа бикәне... Ул шулай инде... Аннан кайта УЛ...

—Зарар юк, Зиннәтулла абзый!—диде Саттар.—Йә, Апуш, хуш-сау бул,—дип Саттар арбасына кырын утырды.—Мин киттем!

—На-а, бахбай!—дип Саттар чыбык белән атка кизәнде, алаша ларт-ларт юырта башлады.

Капка төбендә Зиннәтулла, Апуш, Саҗидә белән Гөлчирә калды. Соңгысы атасының кулындагы калын төенчекне сорамыйча гына тартып алды да өйгә йөгерде.

Апуш ераклаша барган Саттарга карап, тын гына җылый иде. Саҗидә энесенең иңнәреннән кочаклап алды.

—Сабыр бул, энекәшем!—диде апа кеше.

Ул сабыйның яшьләрен күлмәк җиңе белән сөреп алды.

—Барысы да Алла кулында!—диде Зиннәтулла.—Әйдә, улым, өйгә керик. Син өйдә тугызынчы ач җан булырсың.

Теләнчеләр

Зиннәтулла мулла йортында көнаралаш гауга куба торган иде. Бу гауганың төп сәбәбе, әлбәттә, юксыллык, балаларның тамагы ач, өсләре ялангач булудан килә иде. Габдуллаҗан да кайтып өстәлгәч, гауга көн тууга башланып, караңгы төшкәнче дәвам итә башлады. Габдуллаҗанны сәкегә утырса, сәкедән, идәнгә ятса, идәннән, бусагага утырса, бусагадан куалар, каккалыйлар, суккалыйлар иде. Бигрәк тә әбисе Латифа белән апасы Гөлчирә аны җәберли. Бабасы юкта бу җәберләр икеләтә арта. Ләкин Габдуллаҗан бабасына әләкләми, түзә килде.

Зиннәтулла боларның барысын да сизә, кайчакларда үз күзләре белән күрә, үз колаклары белән ишетә иде. Күрше-колан да, дус-ишләре дә:

—Мулла абзый, син шул җен карчыгын балалары белән үз авылына куып җибәр, кызың, оныгың белән ничек тә ачка үлмәссең,—дип әйтә торганнар иде.

Ләкин Зиннәтулла мулла алар коткысына бирелмәде, хатынын аермады. Соңгы ел бик авыр килде шул, корылык та, давыллар да халыкны изде. Өйдә тугыз авызга түгел, бер йотарга тәгам калмады. Шуннан Зиннәтулла хәзрәт оныгын җитәкләп, ерактагы авылларда хәер эстәргә, дип Өчиледән чыгып китте. Якын авылларда аны таныйлар, ерак авылларда танымаслар шәт, дип ул бик ерак авылларга барырга булды.
 

Хәер соранучыларның да хәлләре мактанырлык түгел иде шул ул елларда. Узган авылларда кот калмаган, ачлык үзен сиздерә. Өйләрнең барысын да салам яки дранча каплаган. Урамнарда ач этләр иснәнеп йөри. Ач булсалар да балалар туфракта уйный.

Юл буйлап озын, бөкшәйген карт белән ябык сабый бара. Картның иңсәсе аша киндерә белән тагылган буш букча, ул таякка таянган. Анын янәшәсендә бичара сабый. Болар Зиннәтулла мулла белән Апуш Алар көне буе килде инде. Кырык-илле чакрым араны узганнардыр.

Бара торгач, алар зур гына бер авылга керделәр.

—Ярар, улым,—диде карт.—Шушы авылда бәхетебезне сынап багыйк.

Авылга кереп, бераз баргач, алар яхшы гына йорт капкасына килеп төртелделәр. Карт кыюсыз гына капканы какты. Берничә тапкыр суккач, эчтән тавыш ишетелде:

—Кайсы пычак кергересе йөри?—дип кычкырды хатын-кыз.

Бәләкәй капка ачылды, капка ачыклыгында хатын башы күренде:

—Ни дип дөмбердәтәсең?—диде хатын.

—Алла хакы өчен ..—диде Зиннәтулла карт.

—Әле яна гына хәерчеләр узды, бирергә валчыгым да юк!—дип хатын капканы шартлатып бикләп куйды.

Нәүмиз калган теләнчеләр алга таба китте. Икенче капкага төртелделәр. Капканы хужа ачты.

—Әссәламү галәйкүм!—диде Зиннәтулла.

—Вә галәйкүм әссәлам!—диде ир кеше.

—Алла хакы өчен бер сынык икмәк бирмәссезме? Менә оныгым кара ятим, үзем кара ятим, өйдә тагын ач балалар утыра

—Әй, кем бар анда?—дип кычкырды хужа ишегалдына башын борып — Карт белән оныгына бераз икмәк алып чыгыгыз!

Мөлаем хатын күренде, бу хужабайның хатыны булса кирәк. Хатын бер кыерчык ипине картның букчасына сонды.

—Ходай сезгә юмарт булсын! Рәхмәт яусын, муллыкта яшәгез!—дип Зиннәтулла дога укыды.

Алга таба киттеләр.

—Бабакай, тамагым кипте,—диде Апуш.

Капкага кагылып, Зиннәтулла:

—Зинһар, сабыйга су эчертсәгез иде!—диде.

Капка ачылды, яшь кенә бер кыз чүмеч белән су сузды. Апуш йотлыгып су эчте дә:

—Аллаһ синнән разый булсын!—диде.

Кызга сабыйның теләге бик ошады, ул елмайды

—Син олылар кебек сөйлисең!—диде кыз.

—Кызым,—диде бабай.—Син безгә теш арасына кыстырырлык берәр нәрсә бирә алмассыңмы, икебез дә ач.

— И, бабакай,—диде кыз.—Яңа гына дүрт теләнче узды, бирергә нәрсәбез калмады шул..

Кызның күзе Габдуллага төште. Сабый бигрәк тә моңсу карашлы, өмет белән кызга карап тора иде.

—Сабый бик тә арык...—диде кыз:—Торып торыгыз, мин хәзер,—дип кыз юкка чыкты, бераздан ике зур гына бәрәнге тотып янә күренде —Алыгыз, иш янына куш булыр.

Теләнчеләр кызга рәхмәтләр укып, алга таба китте Аларга бер өйдә бер уч он, икенчесендә бер йомарлап корот бирделәр.

Бу авыл артта калды. Авылны чыккач, бабай белән онык юл буенда үскән нарат күләгәсенә утырдылар. Бабай букчасыннан икмәк алып, бисмилла


 

әйтеп сындырды да оныгына сузды:

—Тамак ялгап ал, улым!—диде дә карт ипине янә капчыгына салды.

—Бабай!—диде онык:—Син үзең нигә ашамыйсың?

—Ашыйсым килми әле, улым!—диде бабай.

Башка авылларда да йөрелде. Тырышып-тырышып җыласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигәндәй, ярыйсы гына хәер тупладылар алар. Кайтыр юлга борылдылар. Юл уртасында туктап, бер авылның кырый йортына кунарга керделәр. Зиннәтулланың хәергә җыелган ризыкны ашарга кулы бармый иде. Ач карынга йокларга ятарга уйлап торганда хуҗалар аларны табын янына дәштеләр. Өч кешедән торган бу гаилә бик тату, сабыр иде. Чәй янында киптерелгән җир җиләге, бәрәңге салып бераз он туглаткан сыек шулпа, алабута кушып пешерелгән ипи. Габдулла белән Зиннәтулланың ач карынына ярап куйды. Тәгамга дога кылып, хуҗаларга рәхмәт укып, капчыкларын баш астына салып, йокларга яттылар. Күп тә узмады, хуҗабикә сарыкларын көтүгә куарга торды, Зиннәтулла да сабыен уятты:

—Улым, тор! Кояш чыкканчы юлда булырга кирәк.

Саҗидә

Зиннәтулланың өендә колга белән болгансаң да колгага эләгерлек җиһаз-пәрдә юк иде. Сәкедә киез дә юк Почмакларда ертык чүпрәк калдыклары, сәке уртасында балчыктан ясалган ватык савытлар ауный. Өй җыештырылмаган. Балалар юындырылмаган, чәчләре таралмаган. Алар сугыша, кычкырыша, җылашалар. Аларга Гөлчирә боерыклар кычкыра:

—Шауламагыз! Тавыш!

Ул мич кабызырга азаплана иде. Ишегалдында уйнап йөрүче Габдулла кермиме, дигәндәй Гөлчирә тәрәзәдән ишегалдына бакты да тиз генә әрбәлеккә кереп китте, анда бераз мыштырдаганнан соң нидер чәйни- чәйни кире чыкты, янә мич янына килде. Балалар аның нидер чәйнәгәнен тиз күреп алды.

—Апа... ашыйсы килә-ә...—дип кычкыра башладылар.

— Барыгыз, ишегалдына чыгып үлән ашагыз!—дип кычкырды Гөлчирә.

Балалар шаулаша-шаулаша чыгып китте. Алар артыннан Гөлчирә дә чиләк белән юынтык су түгәргә чыкты. Габдулла тиз генә өйгә кереп әрбәлеккә чумды. Буш чиләген шалтыратып Гөлчирә керде. Габдулла акырып җылап әрбәлектән чыкты.

—Гөлчирә апа, син минем сохариларны алгансың!

—Алмадым, энем, валлаһи, алмадым!—диде Гөлчирә.—Мин синең сохариларын барын белмәдем дә.

—Мин үз өлешемне яшереп куйган идем. Син ашагансың минем өлешне, син әшәке кыз!—дип Габдулла тагын да катырак җылый башлады.

Гөлчирә казанга су салды.

—Мин синең сохариларыңны күрмәдем дә!—дип аклана башлады кыз.

—Син ашаганны мин беләм, әнә, ирен кырыйларында сохари валчыклары

—Начар малай син, Апуш!—дип кычкырды Гөлчирә.—Артык кашык булып безгә килеп төшкәнен җитмәгән, әле мине гаеплисең.

Гөлчирә учак янында кыштырдый.

—Син карак кызый!—дип кычкырды Апуш,—Син әшәке кыз! Мин сохариларны өйдә ашарга берни дә калмаган чакта бәләкәй кызларга бүлеп бирермен, дип саклаган идем. Син кяфер! Син гяур!

Гөлчирә бер уч көл алып, ачу белән Апушның йөзенә сипте. Малай әче
кычкырып күзләрен каплап, идәнгә чүгәләде.

—Күзем, күзем...—дип кабатлый үзе.

Саҗидә кайтып керде.

—Ни булды?—дип кычкырды Саҗидә.

—Үзе гаепле!—диде Гөлчирә.

—Күзем, апам, күзем бетте... Гөлчирә апа күземә көл сипте.

—Кабахәт!—дип кычкырды Саҗидә Гөлчирәгә.

—Нигә ул гел миңа мич ягарга комачау итә, йөрмәсен иде. Мин ялгыш кына...—дип Гөлчирә ишекне каты ябып чыгып китте.

Саҗидә малайны кочаклап юата башлады.

—Җыла, җыла, олан... Җылагач, күз яшьләре белән юылып чыга ул көл. Җыла, энем, җыла...

Саҗидә энесен мич арасына алып кереп, күзләрен салкын су белән юдырды.

Аннан соң Саҗидә энесен кочаклап сәкегә утырды. Апуш әкренләп тынычланды.

Кич белән барысы да кайтып бетте. Теләнеп алып кайткан онның бер кашыгын алабута белән бутап, бер бәрәңгене турап ашка салдылар. Барысы да бик тәмләп тамак ялгадылар да йокларга яттылар. Апуш апасы Саҗидә янында ята иде.

Бу йортта Габдулланы ике генә кеше какмый иде. Бабасы белән Саҗидә тутасы. Саҗидә тутасы аны кирәк чакта яклый, ач йөргәнендә качырып алып калган ипи кисәген ана бирә иде. Үзен хәтерли башлаганнан бирле наз күрмәгән Апуш Саҗидә апасының куенында ана назын да, апа назын да татыды. Саҗидә тутасы һәр кичне ана «Мен дә бер кичә» әкиятләрен сөйли. Саҗидә кыз аның зиһенендә, аның хәтерендә ак фәрештә булып сакланыр, аны исенә төшергән чакларда арык тәненә шифа, китек күңеленә юану булыр.

Шулай уйланып ятканда Апуш бабасы белән үги әбисенең сөйләшкәнен ишетте.

—Карале, карт!—диде Латифа әбисе.—Бу артык кашыкны берәр баласыз кешегә аткарыйк без.

—Кая, кемгә аткарасың инде аны?—диде бабасы.

—Без аны монда туйдырып яткыза алмыйбыз.

—Барысы да Алла ихтыярында.

—Алла, Алла! Аллага ышан, үзен дә тик ятма!

—Белмим, белмим...

—    Мин беләм!—диде карчык.—Казан бае Рәҗәп асрамага бала алырга тели икән. Аларнын балалары булмый, ди. Ике хатыныннан бер баласы да юк Димәк, Рәҗәп бай үзе кысыр. Ул аны алачак. Мин Гыйльфан кучер белән сөйләштем. Бу чәүкә баласын Казанга алып китәргә риза булды.

—    Барысы да Алла ихтыярында...—диде бабасы.

Асрамага бала

Юл буйлап атлар чаба. Җигүле атлар. Иярле атлар. Пар атлар. Җәяүлеләр кайсы Казан ягына, кайсысы Казан ягыннан йөри Тарантаска җигелгән яхшы айгырлар чабып уза, пар ат җигелгән, көпчәкләре елкыдавыклы файтуннар каядыр ашыга. Шулар арасында юл кырыннан ялкау гына алаша юырта. Аты белән кучере гына башка, утырып баручысы шул ук— Габдуллаҗан. Кушлавычтан аны шәп айгыр җигелгән кашуфкыда килеп алганнар иле. Саснадан аны алаша җигелгән гап-гади арбага печән салып. Өчилегә озатканнар иде. Менә ул тагын алаша җигелгән гап-гади арбада


 

Өчиледән Казанга китеп бара. Саттар кучер урынында Гыйльфан абзый.

Габдуллаҗан уйга чумып, хыялланырга ярата, ләкин йомшак йөк төялгән арбада. Гыйльфан абзый Казан базарында йон сатарга бара булса кирәк, аста йомшак, чыбылдыкка утырып барганда да аны хыялый уйлар биләде, ләкин ләззәтле хыялларга чумарга аның ун күзенә кергән көл ирек бирми иде. Әчеттерә, кыра. Гыйльфан абзый дилбегәсен ике тез арасына кыстырып, атны үз адымына куйган да моңлана. Ерак араларга олаучы булып йөри торган кешенен ни эше бар, ул җырлый.

Биеккәй генә тауларның, ай, башыңдай

Бөркет-шоңкар бала чыгарай.

Юлда йөргән азамат ир-егеткәй

Шул бөркетләргә карап сокланай.

—Шулай!—диде Гыйльфан абзый:—Күрәсен, синең язмышын шулдыр, дус. Синен барасы гомер юлын бик озын булыр, ахрысы.... Ләкин син, Габдуллаҗан, күнелеңне төшермә Мин сине. Алла боерса, яхшы гаиләгә урнаштырам... Рәҗәп бай саран түгел ул.... Аның йорты—хан сарае, губернаторныкыннан да артыктыр, дип сөйлиләр... Анын балалары булмаган, булмас та кебек.. Син аның бердәнбер угьлы, мирасчысы булырсың, иншалла.. На-а, аргамак! Атла тизрәк... Карале, юл буе син күзеңне уасың, ни булды?.. Тррр..

Ат туктады, Гыйльфан абзый Апушны йон йөгенә яткызып күзен карады. Апушның уң күзе нык кызарган иде.

—Синдә трахум бар мәллә, Ходаем?—диде Гыйльфан шөбһәле тавыш белән.

—Юк!—диде Апуш:—Трахум түгел ул... Күзгә көл кергән иде. Кыра...

—Ә син күзеңне ума!.. Хәзер, дус,—дип кучер юл букчасыннан бер шешә тартып чыгарды:—Мин бу үлән төнәтмәсен гел юлга алып йөрим, тузан, вак таш, чүп керсә, күземә шуны салам. Бик ярдәм итә.

Гыйльфан Апушның күзенә берничә тамчы салды.

—Хәзер күзеңне ачма! Ятып бар Бераз җиңеләйдеме?

—Ие,—диде Апуш.

—Рәҗәп бай ул юмарт кеше, ул сине маминт аякка бастырачак, иншалла.

Аргамаклар гынай ыргып чаба

Ташлар салган юллар буенчай.

Кая барсам, кайла туктасам да

 Син сөйгәнем минем уемдай.

Атның гел бертөрле юыртуы, кучерның гел бертөрле тавыш белән җырлавы Габдулланы изрәтте, ул йокыга китте.

Төшендә ул үзен «Мен дә бер кичә» әкиятләрендәге шаһзадә киемендә, алтынланган, асылташлар белән бизәлгән тәхеттә утырганын күрде. Анын каршында Рәҗәп бай боерык көтеп башын игән. Аннан арттарак гүзәл кызлар тез йөгенгән.

—О, бөек падишаһ Габдуллаҗан!—диде Рәҗәп бай —Синен бөтен җирен җитеш, тагын ни телисең, и падишаһым?

—Китерегез сез миңа кәгазь-каләм вә дәхи кара савыты!—диде падишаһ.

Кәнизәкләр ул сораганнарны алып килеп, өстәлгә куеп, кире чиктеләр.
 

Апуш падишаһ каләмен карага манып, яза башлады.

Шунда ул уянып китте. Олау Казанга килеп җиткән. Яна Бистә урамы буйлап бара. Болак арты мәчетләре Апушның ушын алды. Бистә өстендә азан авазы йөзә иде. Атка атланган полицейскийлар, башларына йөк күтәргән хатын-кызлар, гәзит сатучы малайлар...

Олау тар урамга борылды. Гыйльфан абзый узган бер кешедән сорый:

—Рәҗәп байның каралтысы кай тирәдә?

—Әнә теге якта булырга тиеш!—дип узгынчы туктамыйча гына узып китте

—Әйт әле, агайне, Рәҗәп бай кай тирәдә тора?

—Киләсе аркылы урамны узгач та ике катлы таш йорт булыр, дүрт баганасы да буялган ырыс капка күрерсең!—дип тәфсилләп аңлатты узгынчы агай.

Бераз баргач, Гыйльфан абзый атын матур капкага терәп туктатты да тезгенне капка баганасындагы боҗрага бәйләп куйды. Аннан Габдуллаҗанны арбадан алып, җиргә бастырды. Кечкенә капка янына килеп, зур боҗраны капка тактасына бәрде. Капка артында юан тавыш белән эт өргәне ишетелде. Гыйльфан абзый тагы капка какты, эт тагын да катырак өрергә тотынды.

—Әй!—дип кычкырды кучер:—Берәрсе бармы анда?

Карлыккан тавыш ишетелде:

—Кем бар анда?—мөгаен каравылчыдыр.—Бурзай! Өрмә!

Эт туктады.

—Рәҗәп бай өйдәме?—дип сорады Гыйльфан

—Рәҗәп бай өйдә түгел!—дигән җавап ишетелде.—Ул Ырынбурга китте.. Бер айдан кайтыр.

—Без Өчиледән, Зиннәтулла мулладан килдек.

Өйнең икенче катыннан хатын-кыз кычкырды:

—Мәхмүт! Кем килгән анда?

—Зиннәтулла хәзрәттән диләр, абыстай.

—Нинди хәзрәт, хәсрәт?

—Абыстай, без Өчиленең Зиннәтулла мулладан...—дип кычкырды Гыйльфан —Сезгә уллыкка бер олан алып килдем.

Хатынның ризасыз мыгырданганы ишетелде, ул баскычтан төшә иде булса кирәк. Бераздан кече капка тар гына булып ачылды, юан чылбыр ана киң ачылырга ирек бирми иде. Тар ачыклыкта абыстай күренде.

—Әссәламү гал әй күм!—диде Гыйльфан.

—Без бернинди дә оланга кушмадык!—диде хуҗабикә

Гыйльфан авып китә язды.

—Ничек кушмадыгыз? Зиннәтулла мулланың хатыны Латифа бикә әйтте. Рәҗәп бай бу оланны уллыкка алачак диде

—Без бернинди Зиннәтулланы да, Латифа бикәне дә белмибез,—диде хуҗабикә.

Кече капка юлчылар борыны төбендә шартлап ябылды. Чылбырлар чылтырады.

—Шайтан алгыры!—дип кычкырды Гыйльфан Ул капканы тагын да катырак дөбердәтә, эт тагын буыла-буыла өрә башлады —Әй. ачыгыз! Бәлки сез Рәҗәп байның карарын белмисездер'.’. Латифа бикә әйтте: Рәҗәп байның ике хатыныннан да баласы булмый, ул кысыр икән, диде. Алар асрамага бала ала икән, диде.

Ишегалдында шау-шу купты.

—Күрсәтермен мин сиңа, кысырыңны, авыл чабатасы!—дип дулый абыстай —Киле-ен! Зәлидә-ә!

Өстән:


 

—Әү, анакай!—дигән яшь тавыш ишетелде.

—Аска төш! Мин аларга кысырны күрсәтәм! Балаларны да алып төш!

Кече капка киңрәк ачынды, юлчылар шундый күренешкә тап булдылар: юан абыстай-анакай, аның янында корсагы иягенә җиткән килен Зәлидә, алардан арттарак—каравылчы Мәхмүт, аның янында бозау хәтле эт—Бурзай баскан. Бурзай янында ике сабый бала тора иде.

—Кара, тамагына таш кергере!—диде абыстай.—Кара да Латифа бикәңә кайтып әйт: менә Рәҗәп байның гаиләсе. Әйе, улымның ике хатыныннан сигез ел буе балалары булмады. Китте гайбәт, имеш. Рәҗәп бай кысыр икән, дип чәйнәделәр. Әмма өченче хатыны, менә бу Зәлидә килен ел саен бала таба.

—Абыстай, сезнең анда гел кызлар гына күрәм,—диде Гыйльфан.—Бу йортка бер ир олан да кирәк, ләбаса... Карагыз сез, шундый яхшы бала, зиһенле, тәрбияле. Хәзер мин аны кая куйыйм?

—Бик тәрбияле булгач, үзенә калдыр!—диде хатын.

—Анакай,—диде Зәлидә килен:—Әллә алабызмы?

—Кемгә әйттем! Чит-ят бала безгә кирәкми. Алла үзенә ир олан җибәрер, иншалла. Орлыгы Бохарада түгел!—дип абыстай икенче катка менеп китте.

Зәлидә килен пышылдап:

—Печән базарына барыгыз, абзый, Мөхәммәд Вәлиләр ир олан алырга уйлыйлар иде. Мин аңа язу белән кеше җибәрермен. Ул сезне базардан, кәләпүш рәтеннән эзләп табар.

—Киле-ен!—дип кычкырды абыстай.—Яп капкаңны!

—Хәзер, анакай!

Капка ябылды, чылбырлар салынды. Гыйльфан аптырашта иде.

—Боларнын барысы да теге карчыга Латифа эше!—дип сукранып алды кучер. Аннан соң атын Печән базарына таба борды.

Кучерга аркасы белән утырып, ике тезен кочаклаган Апуш бик боек иде, аны хәтта шәһәр күренешләре дә кызыксындырмады. Ана карап Гыйльфанның үзәге өзгәләнә. Сабыйның иртә олыгайган чыраенда ул фаҗигале язмыш чаткыларын күрә иде кебек. Ләкин шушы сагышлы йөздә ул ниндидер якты нур да күрде.

Апуш үги атасы Шакир мулланы да, буынсыз бабасы Зиннәтулла картны да. хәтта усал әбисе Латифаны да, Рәҗәп байның усал анасын да гаепләми, аларга үпкә сакламый. Язмышында шулай язгандыр. Көтәргә, өмет итәргә генә кала.

Олау Печән базарына килеп җитте. Апуш айнып китте. Анын каршысында берсе озын, икенчесе йомры манаралы мәчет басып тора. Мәчет алдына халык җыелган, көлешәләр, кычкырышалар, кулларын чалдый-болдый болгап сөйләшәләр иде.

Мәчетне узгач та печән сата торган мәйданчыкка килеп чыгасын. Анда йөге-йөге белән салам да, печән дә саталар. Бушаталар, төйиләр, алып китәләр, яна йөкләр килә тора. Сатулашалар. Кым-кырыч киләләр.

Сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Читекләр, күнитекләр, күн каталар, киез каталар, башмаклар, чүәкләр...

Баш киемнәре рәтендә каракүл бүрекләр, чигешле түбәтәйләр, кәләпүшләр өелеп тора. Шуның янында ук шәльяулык саталар

Казакилар, камзуллар, ыштаннар, чалбарлар...

Рәт араларыннан башларына зур табакка салынган алмалар, әфлисуннар куйган егетләр уза. Хатыннар да баш өсләрендә кайнар сумса күтәреп йөри.

Шунда ук малай-шалайлар чабыша. Рәт буйлап базар корольләре йөри,


 

алар яхшы киенгән, ялтыравыклы эштиблитләрдән, мыеклары өскә каратып бөтерелгән. Яннарында ялагай йомышчылары да бар.

Лафкалар тезелешеп киткән. Бер ачык лафкадан сатучы приказчик карап тора, каракүл бүреген кырын салган, камзул кесәсеннән алтын чылбыр асылынып тора. Үзе үткән-сүткәннәргә карап:

—Яна сауган сөт, кичә оетылган катык, вак коротлар, эре коротлар! Җаның ни тели, барысы да бар...

Сатучы янына бай киемле бер ир килде:

—Бай әфәнде!—диде приказчик,—Ни телисез?

—Миңа бер тәпән катык! Минем өйгә туп-туры!

Бай кесәсеннән янчыгын чыгарып, приказчикка акча сузды да китеп барды. Приказчик якында гына утырган үсмерләргә карап:

—Әй, Колга!—дип кычкырды.

Колга дигәне озын буйлы, ябык кына бер үсмер булып чыкты.

—Тыңлыйм әфәндем!—дип приказчик янына килде.

—Менә бу бер тәпән катыкны Шәкүр әфәнденең курасына илтеп кайт. Адресын беләсең!

—Белмичән, ул бит палисәмистернең күршесе.

Приказчик аның башына тәпәнне куйды, тәпән Колга башына менеп кунаклады, аның ике кулы да буш иде. приказчик аның учына хезмәт хакын сонды. Колга цирк артисты сыман, башына тәпән куеп, ике кулын селтәп китеп барды.

Ташка утырган башка үсмерләр сөйләшә.

—Колга байый, егетләр,—диде берсе.

—Аның эше уңа...—диде икенчесе.

—Һәм мәхәббәттә һәм байлыкта..

—Туйга акча кыя Колга!

Шулчак алъяпкыч бәйләгән бер ир килеп, үсмерләргә әйтте:

—Туганнар, ике йөк печән бушатырга дүрт кеше кирәк!—дигәч тегеләр сикереп торды —Әйдәгез!—дип алъяпкычлы китеп барды, егетләр ана иярде.

Рәтләр буйлап ширбәтче килә. Анын аркасында зур кувшин, ике кулында агач касәләр. Аның артыннан сигез яшәр малай килә, малай чиләк белән су тоткан, икенче кулында комган

—Ширбә-әт! Сап-салкын ширбәт! Яңа гына кар базыннан ширбә-әт! Нибарысы өч бакыр, ширбә-әт! Кемнең кесәсе такыр, булыр бер бакыр— ширбәт!

Узгынчы ширбәтчегә тиеннәр бирде.

—Ике касә!—диде узгынчы.

Ширбәтче ике касәне узгынчы кулына сонды да кувшиннан ширбәт салды. Узгынчы йотлыгып эчте дә касәләрен малайга тоттырды, малай аларны комгандагы су белән чайкап, атасына сузды.

-Ширбә-әт!—дип кычкыра-кычкыра ширбәтчеләр узып китте.

Шулчак кәләпүшчеләр рәтендә Гыйльфан абзыйның тавышы яңгырады, ул арбасына баскан килеш, ике учын авызына куеп кычкыра:

—Асрамага бала бирә-әм... кем ала-а! Асрамага ир олан ба-ар, кем ала-а... Алты яшьлек ир бала-а Яхшы малай, атасы мулла иде Мәрхүм булды, анасы абыстай иде, мәрхүмә булды..

Габдуллаҗан сатылучы товар кеби, сатып алучысын көтә иде. Ул тырнаклары белән салам кисә, Гыйльфанның тавышын ишетми дә кебек.

Апуш күктә, болытлар арасында пәйда булды. Мәчет манаралары, чиркәүдәге хачлар аста калды. Анын каршысына анасы Мәмдүдә очып
килә. Алар болытлар арасында кавышалар. Уйныйлар, очалар, бер- берсен куышалар иде. Кинәт кенә алар каршысына Хозыр Ильяс килеп чыкты да Абдуллаҗанга кулын сузды. Абдуллаҗан бөек куаныч илә аңа каршы очты. Анасы шатланып алар күрешкәнне карап тора һәм аларга кул изи.

Габдуллаҗан күзен ачты, аның каршысында, чыннан да, Хозыр Ильяс басып тора иде. Ул Габдуллаҗанны кочаклап, иркә сүзләр әйтә:

—Олан!—диде Хозыр.—Син нинди ябык! Әйдә, өйгә кайтыйк, сине өйдә гөбәдия, бәлеш пешереп анаң көтә...

Бу кеше Зәлидә килен әйткән Мөхәммәд Вәли булып чыкты. Зәлидә килен алдамаган икән, рәхмәт төшкере.

Хозыр Ильяс

Мөхәммәд Вәли хәләле белән бик җыйнак-матур өйдә тора икән. Егерменче гасыр башындагы үз йорты белән торучы урта хәлле кешенең өе иде ул. Авыл өйләреннән аермалы буларак, бу өйдә сәке зур түгел. Аның каруы өйдә урындыклар, өстәл бар. Өстәлдә ялтыратылган хиз самавыр, самавыр камфуркысында ташаяк чәйнек фырт кына утыра. Ишектән керешли үк Вәли абзый Габдулланы җитәкләп өстәл янына алып килде.

—Анасы!—дип эндәште:—Мин улыбызны табып алып кайттым бит, каршы ал! Аллаһу Тәгалә безгә угыл бирде, машалла!.. Әйдә уз, Гыйльфан кордаш!

Гыйльфан ишек катындагы урынга утырды.

Чаршау артыннан нәкъ Апушның анасы Мәмдүдәгә охшаш хатын чыкты. Апушның авызыннан:

—Әни!—дигән сүз атылды.

Бу ихлас сүз иде. Газизә дә төштәге кебек, бу баланы чын үзенеке буларак кабул итте, ул кочагын җәеп:

—Улым!—диде, бала аның җылы кочагына сеңде, икесе дә җылый иде.

Ишек төбендәге Гыйльфан үзенен малахаен әвәли.

Вәлинең дә күңеле йомшарган иде, ул да хатыны белән Апушны икесен бергә кочаклап тын калган.

—Әтием, әнием!—диде Апуш.—Мин белдем, белдем мин, сез мине табачаксыз, дидем. Мин сезне төшемдә күрдем.

—Габдуллаҗаным!—диде Газизә ана.

—Әнием, сез мине ташламассызмы?—диде Апуш.

—Юк!—диде ата белән ана икесе берьюлы.

—Беркайчан да бер кайчандамы?—диде сабый.

—Беркайчан да беркайчан да...

—Валлаһи, билләһиме!

—Валлаһи, билләһи, улым.

Газизә бикә улын кочагыннан чыгарды да:

—Юыныгыз!—дип бүлмәгә узды.

Ата кеше Апушны юынырга аралыкка алып керде.

Ана кеше табасы белән бәлеш алып чыкты. Шунда гына ул ишек катында әвәләнеп торучы кешене күрде.

—Бәрәч, кунак бар икән,—диде.

Мин Өчиле Гыйльфаны булам. «Кучер Гыйльфан» дип йөртәләр, ие...

—Табын янына узыгыз!—диде хухабикә.


 

Ата белән бала аралыктан чыккач. Кучер Гыйльфан да кулын сөннәтләп алды. Утырыштылар.

Вәли абзый:

—Бисмилләһ ир-рахмән ир-рахим,—дип бәлеш өстен кисте

Сарык ите, борай һәм мул итеп әнис салынган бәлеш исе өй эченә таралды.

—Җитешегез!—диде хуҗа.

Газизә бикә мич белән табын арасында йөренә, ирен, баласын, кунакны сыйлый.

—Аллага шөкер, бездә ризык җитәрлек...—диде Газизә ана.

—Әти!—диде Апуш.

—Әү, балам!—диде Вәли.

—    Беләсеңме син кемгә охшагансың? Хозыр Ильяска!

Ир белән хатын, Кучер Гыйльфан бер-берсенә карашып алдылар. Бу карашу баланың зиһенле булуына куану билгесе иде.

—Синен Хозыр Ильясны күргәнен бармыни?—диде хуҗабай.

—Бар!—диде Апуш:—Төшемдә гел күрәм. Әни белән бабам сөйлиләр иде... Әнием, син фәрештәгә охшагансың, минем Мәмдүдә анама бик нык охшагансың.

—Әйе!—диде Кучер Гыйльфан —Мин дә сине күрүемә: бу Биби Мәмдүдә, дип кычкыра яздым.

—Аллага шөкер. Сөбханалла, машалла!—диде Газизә ана.

Шаһрияр

Бу гаиләгә килгәч, Апушның хәле бик яхшырды. Ул үзе әйтмешли: Шаһрияр кеби затлы киенә, татлы ашый, тәмләп йоклый Иң матур чигешле түбәтәй—Апуш башында, иң матур якалары чигешле күлмәк Апуш иңендә. Ул туйганчы ашый, туйганчы уйный, атасы белән анасы аны чиксез сөя. Ул дөнья җәннәтенә килеп эләккән иде. Аның анасы Газизә бикә түбәтәйләр, кәләпүшләр чигә, шул кәләпүшләрне атасы Мөхәммәд Вәли базарга чыгарып сата. Эштән бушаган араларда анасы Газизә аны укырга-язарга өйрәтә башлады

—Бу нинди хәреф, Габдуллаҗан?

—Әлиф!

—Дөрес! Әлиф! Хәзер язып күрсәт, ничек языла ул әлиф

Габдуллаҗан телен чыгарып әлиф яза.

—    Машалла!—дип мактый анасы —Бу нинди хәреф?

—Лям!—диде Апуш.

—Машалла. Менә бу сүзне укырга кирәк. Монда дүрт хәреф бар, аларның барысы да сиңа таныш. Укы!

—Ал—ла!—диде сабый.

—Сөбханалла машалла!—диде ана кеше Апушның башын сыйпап.

Шулчак урам яктан малайлар тавышы ишетелде

—А-апуш! Уйнарга чык! Кузналы уйныйбыз.

—Әй, шилмалар!—диде Газизә тәрәзәне ачып:—Габдуллаҗан сабак укый. Сабагын бетергәч чыгар.

Ана янә улы янына килде:

—    Менә бу китап битендә ничә «Алла» сүзе бар?

—    Бер, ике... сигез...

—    Машалла! Ә хәзер элеп, би, ти, сине сөйләп бир.

Апуш бөтен хәрефләрне дә дөрес әйтте.

—Машалла!—диде ана,—Хәзер уйнарга чыга аласың, олан

зз


 

Апуш куанычыннан сикереп куйды:

—Олан, олан олама,

Сәләмә дә алама..

Сәлимә дә сәләмә,

Оланы да алама.

Усагы да карама,

Карамасы замана,

 Заманасы алама.

—Шаян син, Габдуллаҗан!—диде Газизә ана.—Малайлар өйрәттеме?

—Юк!—диде Апуш.—Үзем чыгардым!

—Бар инде, бар, дусларын көтәдер.

—Очтым, әни!

Урамда аны Сабит, Габит, Гафур көтә иде.

—Апуш та чыкты!—диде Сабит дигәне,— Апуш, әйдә кузна уйнарга.

Апуш такмакларга тотынды:

Әйдә кузна уйнарга.

Байлык җыям туйларга.

Туйда булыр куй-бәрән.

Кузнам сезләргә әрәм.

—Машалла, Апуш!—диде Гафур.

—Тагын такмак чыгар әле !—диде Габит.

—Юк!—диде Сабит.—Киттек уйнарга, такмак соңыннан.

Сабит алдан йөгерде, калганнары аны куа китте. Такыр җиргә җиткәч, алар кузналарын тезеп куйды.

Һавага акча чөйделәр. Шобагада беренче ату Гафурга чыкты.

Бу уенда да Апуш бөтен кузналарын оттырып бетерде.

Габдуллаҗан оттыруын бик авыр кичерде. Ул өйгә кайтты да ашамыйча- эчмичә йокларга да ятты. Атасы белән анасы аның кәефе юклыгын күреп: «Ни булды, нигә кәефең китте, әллә берәрсе кыерсыттымы?» дип сораштырмадылар. Андый чакта Апуш төпченгәнне яратмый, киреләнә башлый.

Ата белән ана Апушның кайчан отканын, кайчан оттырганын сорашмыйча да белә торган булып киттеләр. Оттырган көнне ул ашамыйча йокларга ята. Откан көнне айга сикерә, кузналарын саный, аларны яшереп куя да:

—Әни, ашыйсым килә-ә!—дип кычкыра.

Куркыныч төш

Икенче көнне иртәнге якта Апуш әле һаман уянмаган иде. Ата белән ана йокыдагы сабыйга карап туялмыйлар иде.

—Атасы,—дип пышылдады Газизә ана.—Габдуллаҗан бөтен хәрефләрне дә укый-яза белә.

—Машалла!—диде ата.—Ул башкавитый малай булып чыкты.

—Уятырга кызганыч,—диде ана.

—Уятмыйк, ул кичә нык аргандыр.

—Армыйча, көне буе йөгерә-уйный...

Ана кеше ирен икенче якка алып чыкты да:

—Атасы, Габдуллаҗанның уң күзендәге кызыллык һаман бетми, аның ул күзе һаман яшьләнә. Нишлик икән?—диде.
 

—Уйнаганда тузан да керә торгандыр, күзе төзәлмәс борын без аны чыгармыйча тотыйк, өйдә утырсын.

Ана белән ата: уянгач ашар, дип, аның өлешен өстәлгә куеп, аяк очларына гына басып чыгып киттеләр.

Апушның йокысы йокы булмады, ул борсалана, йокы аралаш ыңгырашып куя, башын әле бу якка, әле икенче якка боргалый, бәргәләнә.

Ата белән ана ишегалдындагы эшләрен бетереп, өйгә кергәннәр иде.

Бу юлы да ул төшендә артыннан кабан дуңгызы куганны күрде. Кабан дуңгызы сөзде дигәндә генә Габдуллаҗан кычкырып уянып китте.

—А-а-а, әни-ии...

Газизә улы янына атылып килде дә, куркып уянган баланы күкрәгенә кысты

—Ни булды, улым?—диде ана ачынып.

Атасы да ярдәмгә атылды:

—Улым, сине кем куркытты?—дип сорады.—Тынычлан, балам.

Апуш анасы кочагын ташлап чыгарга теләмичә, байтак сыенып утырды. Анасы Апушны күтәреп, ишекле-түрле йөри башлады. Бала тынычланды, әнисе кочагыннан төште.

—Ни булды, улым?—дип сорады Газизә.

—Күзем эренләп каткан!—диде бала.

Газизә Апушны сәке йөзлегенә утыртты да күзенә бакты:

—У-у, эренләгән шул,—диде.

—Анасы,—диде Вәли:—Җылымса су әзерлә, көнбагыш мае белән майларбыз.

Газизә бүлмәгә кереп китте.

—Хәзер йомшартабыз без аны,—дип юатты сабыйны ата кеше.

Газизә юынгычка җылы су салып. Апушны чакырды:

—Кил, балам, сак кына чылат, бармакларың белән каезлама!

Бераздан Апуш аралыктан чыкты, анасы аның уң күзен көнбагыш мае белән майлады. Майлы чүпрәген алмыйча, уң күзен бәйләп куйды.

Дәваланганнан соң өчесе дә өстәл янына утырып, юп-юка беленне сары майда йөздереп ашый башладылар, аннан соң сөтле чәйне кәрәзле бал белән эчтеләр. Аштан соң дога кылдылар.

—Әлхәмдүлиллә, әлләзи, әдгаманә вәсәканә вә җәгналәнә мин әл мөслимин... Аллаһу әкбәр!

—Хәзер без сине дәвачы әби янына алып барырбыз, улым,—диде әнисе.

—    Бәлки докторга барырга кирәктер, анасы!—диде хуҗабай.

—Духтыр ни белә ул. Маһруй әби күпме кешене савыктырды.

Вәли хуҗаның шул карчыкка баланы бердә җибәрәсе килмәсә дә, хатыны бик теләгәч, каршы килмәде Ул аларны атка утыртып, Маһруй карчык яшәгән йортка китереп куйды да үз эшләре белән китеп тә барды.

Өшкерүче Маһруй карчыкның өе кипкән үләннәр белән тулган. Диварлар да, киштәләр дә, шүрлекләр дә. кучкар да Шул үләннәр арасында Маһруй карчык нидер кыла, укына, сөйләнә иде. Ана аркасы да, күкрәге дә бөкре хатын ярдәм итә. Сәлам бирештеләр, сәлам алыштылар. Карчыкны күрүгә үк Апуш анасына сыенды.

—Чишендерегез!—диде карчык күкрәк тавышы белән

Апуш анасының итәгенә чытырдатып ябышты.

—Әни! Кирәкми-и!—дип җылый башлады

—    Курыкма, улым!—диде ана.

Маһруй карчык кечкенә җиз килегә кипкән үләннәр салып төя башлады, үзе мыгыр-мыгыр нидер укына —Әнием, кирәкми-и,—дип сулкылдый бала.

—Аз гына авыртыр, түз!—диде әби.

Карчык бөкре хатынга ишарә итте:

—Баланы менә монда, аркасы белән ястыкка салыгыз!—дип боерды.

—Әни-и...—дип кычкырды Апуш.

Әлеге бөкре хатын Апушны кәҗә тиресен сәкегә җәйгән кебек ботын-чатын аерып, аркасына яткызды. Маһруй карчык Апушка менеп атланды:

—Нык тотыгыз, кыймылдамасын!

Бер кулының ике бармагы белән Апушның күзен ачып, икенче кулы белән калактагы измәне ун күзгә сылады. Бала йөрәк яргыч аваз белән кычкырды.

—Әни, авырта-а, күземне энәләр чәнчи-и...

Әпчи карчык Апушның ике күзен дә чүпрәк белән бәйләп куйды.

—Бүген күзен ачмагыз!—диде эшлекле карчык.

Аларны Вәли хуҗа ат белән килеп алды, Габдуллаҗан юл буе акырып ярсып җылап кайтты. Өйгә кергәч тә ул акыруыннан туктамады, аның тавышы карлыккан, хырылдап кына чыга иде.

—Әти, әтием, авырта-а, зинһар, күземне ачыгыз, энәләр чәнчи... үләм мин, ачыгыз күземне... Күзем агып чыга бит инде...

Ата кеше курка калды. Ул шелтә белән хатынына бакты:

—Менә синең өшкерүче убырлың баланы нишләткән!—диде.

Вәли каударлы иде:

—Мин ат җигәм, син баланы юрганга төр! Тиз бул!—дип кычкырды хужа.

Урам буйлап ыргып ат чаба, арбада Вәли атын чыбыркылый. Арбага Газидә белән Габдуллаҗан утырган, Габдулла һаман ыңгыраша, аның кычкырырга көче, тавышы калмаган. Ат бер капка төбенә килеп туктады, Вәли сикереп төшеп, хатыны кулыннан баланы алып капкага килде:

—Ачыгыз, зинһар! Ярдәм итегез!—дип кычкырды.—Памагите-е! Ребенок умират бит!

Болдырда ут кабынды. Кемдер йөгереп чыкты, капка ачты, Вәли йортка кереп китте. Аларга Газизә дә иярде.

Бу доктор йорты иде. Өйдәгеләр барысы да аякта. Доктор үзе дә каударлана:

—Менә монда яткызыгыз!—диде доктор.—Ни булган?—дип сорады доктор татарча.

Вәли әйтте:

—Теге әпчи Маһруе аның күзенә нидер салган!—диде.

Доктор Апуш күзендәге чүпрәкне чиште.

—Флакончик, четвертый слева! И вату, пожалуйста!—диде доктор яшь кызга.

Кыз кечкенә шешә белән мамык алып килеп, докторга бирде. Доктор Апушның күзен даруга манчылган мамык белән кат-кат чистартты.

—Спирт!—диде доктор.

Кыз ана спирт шешәсе сузды. Доктор ике кулын да спиртлап юды да Апушның авыру күзен ачып, телен күз кабагы астына тыкты. Өстеннән дә астыннан да сак кына телен йөртеп, теленә эләккән вак чүпләрне төкерде, телен юды да тагын күзгә кереп китте. Шулай кат-кат күзен чистартты, бала тынычлана төште, сулкылдавыннан туктады. Доктор янә теге дару белән авыру күзне кат-кат сөртте.

—Марлю!—диде доктор.

Кыз марляны докторга сузды. Доктор Апушның сул күзен калдырып,


 

авыру күзен бәйләп куйды.

Доктор иркен сулап куйды да, урындыкка утырды.

—Ахмак карчык!—диде доктор —Ул төйгән үләннәрен вак иләк белән иләмәгән...

Апуш тәмам тынычланды.

—Йә, герой, ничек?—дип шаяртып алды доктор.—Энә чәнчемиме?

Апуш зәгыйфь кенә елмайды. Аннан Апуш тыныч сулап йокыга китте

—Алып китәргә буламы?—диде ата кеше.

—Ярамый!—диде доктор —Борчымагыз аны Ул көне буе җылап талчыккан. Йоклый алганда ул йокларга тиеш... Тан атканчы ул шушында йокласын, аннан алып китәрсез, бәйләвен өч көннән соң алырсыз. Көндез түгел, кичен алыгыз, яктылыкка аз-азлап күнексен

Доктор Вәлине читкәрәк алып, әйтте

—Хәзергә куркыныч юк, ләкин... сез барысына да әзер булырга тиеш, Вәли әфәнде... Улыгызның күзе электән үк зыян күргән булса кирәк. Карчык аның авыруын көчәйткән.

—Әйе, баланын күзенә көл сипкән булганнар...—диде Вәли.

—Күрәсең, көл белән күзгә металл тузаны да кергәндер,—диде доктор. —Рәхмәт сезгә, доктор, балабызны коточкыч сызланудан коткардыгыз. Ата белән ана таң атканчы сырхау бала янында утырып чыкты. Таң атып, бала уянгач кына докторның гаиләсенә бер каклаган каз калдырып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.

Хәерчегә җил каршы

Апушның күзе рәтләнде. Ләкин аның ун күзе зәгыйфьләнеп калды. Кояшка, ап-ак карга караса, авыру күз чагыла, яшьләнә башлый иде. Тора-бара аның уң күзенә ак төшә башлады. Анысына да күнекте Апуш, сызламасын, авырмасын гына.

Бу вакыйгадан соң бистәләрдә сүз таралды: имеш, әпчи карчык Маһруй Мөхәммәд Вәлинең асрамага алган баласының күзен сукырайткан. Шулай итеп, Маһруй карчыкка өшкертергә, дәваланырга йөрүчеләр сирәгәйде. Кереме кимегәч, Махруй карганып йөргән, имеш: шул кәләпүшче Вәлинең килмешәге аркасында гына бөлгенлеккә төштем, ачы каһәр суккыры, дип әйтә, ди.

Атасы белән анасы аның күзе зәгыйфьләнүен бик авыр кичерделәр Газизә үзен бик тә гаепле саный иде. Ләкин Вәли хатынын бер тапкыр да битәрләмәде. Булган эш булган. Ул жәй, ул кыш шулай узып китте. Ата белән ана Апушны сөюдән туктамадылар. Ләкин ни хәл итәсен: Габдуллаҗан өстенә киләсе бәлаләр әле бетмәгән икән.

Мөхәммәт Вәли белән Газизә бикә йортына да үлем шаукымы кереп оялады. Бер-ике көн икесе дә сырхаулап йөрде дә урынга ятты. Апуш йөрмәс хәлгә житкән атасы белән анасы яныннан китмичә карады, су кирәксә—су, дару кирәксә—дару биреп торды Инде озакка сузылгач, караучы хатын чакырдылар.

Шом төшкән йорт капкасы төбенә күршеләре, танышлары җыелышкан. Берәр ярдәм кирәк булса, дип алар капка янында кизү тора

—    Бичаракайларым,—диде күрше хатыны Хәмидә —Икесе берьюлы бит...

—    Нинди чир басты соң боларны?—диде аның килене

—Мөхәммәд Вәли белән Газизә бикә пыскып торган салкын көнне утынга барганнар, кайтканда алар өстенә боз яуган...
 

—Ике ай интегәләр инде...

—Барысы да Алла кулында... Бүген бар син, иртәгә юк.

—Аларга бер-бер хәл булса, сабыйны кая куярга, диген син...

—Тефү-тефү, Аллам сакласын!

—Тсс, духтыр чыга...

Капкадан кулына саквояж тоткан доктор чыкты.

—Гаспадин духтыр...—дип башлады күрше хатыны Хәмидә.—Хәл ничек анда?

—Газизә бикәнен хәле әйбәтрәк...—диде доктор.—Ну... Мөхәммәд... әфәнде... бәлки җиңеп чыгар...

Доктор тарантасына утырып китеп барды.

Газизәне ялланган бер хатын. Вәлине ялланган бер ир карап тора иде. Апуш ата-ана урынга ятканнан бирле урамга чыкмый, караучылар булса да. ата-анасынын баш очыннан китмичә утыра. Караучыларга кирәк-ярак биреп тора. Бу фани дөньяда Мөхәммәд Вәли белән Газизә бикәнең савыгуын теләүчеләрдән ин ихласы, иң самимие Габдуллаҗан иде.

Ул олыларча фикерли, ата-анасы вафат булса яки берсе булса да үлеп китсә, ул нишләр, аңа тагын шушындый миһербанлы ата-ана туры килерме, әллә аны янә Өчилегә кайтарып ташларлармы?

Шундый авыр уйлар уйлап, ул ике авыру гәүдәсеннән ерак түгел сандык өстендә йоклап китте.

Апуш тагын төш күрде, һаман бер төш. Бу юлы кабан дуңгызы куа башлагач. Апуш агачка менеп котылды. Кабан агач башындагы Апушка карап-карап торды да анасы Газизәне куа китте. Газизә юкка чыкты, кабан аның атасын куа башлады. Вәли камышлар арасына кереп югалды. Камышлар арасында кабан аның атасын сөзеп үтердеме, юкмы, кабан яңадан Апуш утырган агач янына кайтты.

—Әти-и!—дип кычкырганына ул уянып китте.

—Габдуллаҗан!—дип караучы хатын Апушны кочаклады.

Бала тиргә баткан, бөтен гәүдәсе белән калтырый иде. Караучы хатын аны кочагында тирбәтә башлады. Апуш янә йоклап китте.

—Бичара бала!—диде караучы ир.

—Күрәсең, ана гомере буе ятим булырга язган!—диде караучы хатын.

Шулчак Вәли хуҗа ютәлли башлады. Газизә бикә хәллерәк иде. ул калкынып, иренә бакты:

—Мендәрен ... калкыт!—диде хуҗабикә.—Аның утырасы килә!

Караучы ир Вәлинең баш астындагы мендәре урынына ястык куйды да авыруга ютәл даруы эчертте. Вәлинең бума ютәле бетте. Ул көчкә сулыш алып әйтте:

—Анасы!—диде.

Ул арада Апуш та күзен ачты, ләкин тормады.

—Сиңа чиләк кирәкме?—диде Газизә

—Юк,—диде хаста.—Үзебез исән чакта... Габдуллаҗанны...

—Нишләтик соң аны?—диде зәгыйфь хатын.

—Әгәр ... икебездә... китсәк, ул урамда калачак... Өчилегә хәбәр салырга кирәк... Зиннәтулла хәзрәткә... Теге кучерга әйтсен... Гыйльфанга... Килеп алсын...

Газизә бикә:

—Бәлки —дип нидер әйтергә теләгән иде, аның сүзен Вәли кисте:— Ашыгырга кирәк, карчык.

—Сабрия!—диде Газизә,—Син Сабынчы Сәхигә барып, Өчиле кешесенә язу бирерсеңме?

—Таң атуга ук илтермен, абыстай,—диде каручы хатын.


 

Вәлинең хәле китте, аның башы кыегаеп, ястыкка ятты. Агпли сикереп торды да, атасының башын кочаклап, илаулый башлады:

—Үлмә, әти, зинһар, үлмә... Мине ташлап китмә, әтием... Аллаһу Тәгалә, атамны алма, ялварып сорыйм синнән. Мине тагын ятим итмә, зинһар. Мине әбиемә кайтармагыз, теләсә кемгә бирегез, тик аның янына гына кайтармагыз.

Апуш анасы янына килде:

—Әнием, мине анда кайтармагыз, анакаем...

Барысы да җылый иде.

Караучы хатын Апушны анасыннан каерып алгандай алды да: —Үскәнем, хасталарны борчыма!—дип читкә алып китте.

Бер атна үтәр-үтмәстән, өйгә Кучер Гыйльфан килеп керде. Хасталар янында утырып, хәлләрен сорашты. Мөхәммәд Вәли хужа телсез иде. Караучылар да, җегәрлерәк Газизә бикә дә хәлне аңлатып бирделәр.

—Берни кылыр хәл юк!—диде Гыйльфан Кучер.—Жыен, Габдуллаҗан!

Газизә бикә караучы Сабриягә әйтте:

—Чормадан бер каз, ике таяк казы алып төш! Иске яулыгыма төреп, балага тапшыр,—диде,—Баланың киемнәрен дә төреп үзенә бир. Төсебез итеп кияр.

Өчиледә аны берәү дә көтеп тормый иде. Көтсәләр дә нәфрәт белән, ризасызлык белән генә көткәннәрдер. Саҗидә генә аны кочаклап каршы алды. Теге жен кызларының барысы да матур киенгән, бераз үскән Апушка ашардай булып карап катканнар иде. Латифа бикә бер дә үзгәрмәгән, ул һаман кычкыра, ул һаман ирен битәрли, Апушны төрткәли. Кучер Гыйльфан:

—Менә бусы Мөхәммәд Вәлиләрдән куян күчтәнәче!—дип өстәлгә бер каз белән ике таяк казы кертеп куйгач кына гаиләдә тынлык урнашты, барысының да авызлары ерылды, хужа хатын да елмайгандай итте.

Атна эчендә куян күчтәнәчләре ашалып беткәч, гаиләдә тагын Апушка каршы фетнә купты, тагын акырыш, тагын кычкырыш башланды. Апуш артык кашыкка әйләнде. Хәер сорашып җыйган ризыклар ашалып беткәнче, өйдә гауга булмый торган иде. Азыклары төкәнүгә өйдә тагын давыл, тагын ризасызлык калка иде. Бу юлы да шулай булды. Казан күчтәнәчләре беткәч, Габдуллаҗанга көн бетте. Саҗидә тутасы булмаса, Апуш бу җәбер-золымнарга түзәлмичә, әллә кайчан асылынып үлгән булыр иде, әстәгьфирулла.

Тагын җәннәттә

Бәхетенә күрә, бу җәһәннәмдә ул озак тормады, аңа тагын ата-ана табылды. Аны Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый уллыкка алырга килгән иде. Сәгъди йортында ана язмыш ни әзерләгәндер, нә мәгълүм, әмма ул Латифа бикә җәһәннәмендә тормас өчен әллә нинди сынауларга да әзер иде.

Апушны озатырга барысы да чыккан иде. Саҗидә тутасыннан башка берсе дә күз яше чыгармады

—Онытма безне, энем!—дип Саҗидә басу капкасына чаклы арба аратасына ябышып барды.

Сәгъди абзый бик шат күңелле кеше иде, ахрысы. Ул Апушның аркасыннан сөя, ана ягымлы сүзләр әйтә.

—Аллаһы боерса, улым, Кырлайга кайткач, анда сине анаң көтә. Анда сиңа катык, сөт-ипи мул булыр. Туйганчы ашарсың...

Кырлай авылы урман уртасында утыра иде. Йортлар монда төзек, салам


 

түбәләр сирәк, барысы да такта яки дранча белән капланган. Сәгъди абзый атын җилкапкага каршы туктатты, болдырдан бер хатын сикереп төшеп, капканы ачты, олау ишегалдына узды.

Сәгъди абыйның йорты нәкъ Мөхәммәд Вәлинеке кебек иде, тик монда сәке киңрәк тә, җиһазлар саранрак кебек. Өй җылы, пөхтә җыештырылган иде.

—Егетнең карыны ачкандыр!—диде Сәгъди елмаеп.

Апуш кыюсыз гына сәке йөзлегендә утыра. Аны хуҗабикә Зөһрә, аның өлкән кызы Сабира, кече кызы Саҗидә җентекләп тикшерә. Табын тирәли утырыштылар. Апушның алдына зур кисәк яна пешкән ипи, бер савыт катык, тәти кашык китереп куйдылар. Сабый ашап бетерде дә тәгамга дога кылды.

—Әлхәмдүлилләһи әлләзи...

—Аның мәкаме матур!—диде Сабира.

—Сөбханалла!—диде Саҗидә.

—Рәхмәт, Алла сезгә тагын да мул ризык бирсен!—дип Апуш кузгалды.

Барысы да шатланган иде.

—Гыйлем бала бу !—диде Зөһрә бикә дә.

—Менә бу синең анаң Зөһрә бикә, монысы синең олы апаң Сабира, монысы кече апаң Саҗидә булыр!—диде хуҗабай.

—Саҗидә апа!—диде Апуш.—Минем Өчиледәге апам да Саҗидә исемле. Ул бик яхшы апа, миһербанлы апа.

—Мин дә яхшы апа булырмын!—диде Саҗидә.

Барысына да кызык булды.

—Әнием!—диде Апуш Зөһрәгә.

—Ни телисең?—диде Зөһрә бикә.

—Урамга чыксам ярыймы?

—Ярый!—диде ана кеше.

Зөһрә анасы тавышында Апуш ниндидер корылык, кырыслык ишетте кебек.

—Рәхмәт!—дип Апуш чыгып китте.

—Тәрбияле бала!—диде Сабира.

—Киемнәре матур!—диде Саҗидә.—Тик аның уң күзенә ак төшкән бугай.

—Башыбызга бәла алып килмәсә генә ярар иде бу үксез бала!—дип көрсенде хуҗабикә.

—Алдан ук юрап куйма, карчык, бәлане үзен чакырма!—диде хуҗабай.

Чагыр1

Апушның өстендәге якасы чигешле матур күлмәк, башындагы түбәсе чуклы, чигешле түбәтәй, коңгырт атластан тегелгән чалбары, аягындагы базар оекбашы белән кигән чүәкләре дә Кырлай малайларының ушын алды. Авылга яңа малай килгәнлеге турында хәбәр тиз таралды. Апушның чыкканын малайлар капка төбендә көтеп тора иде.

Менә болдырда тәти малай күренде. Ул капкадан чыгуга малайлар кунакны урап алдылар. Арадан иң озыны әйтте:

—Сәлам, олан!—диде.

—Вәгаләйкүм әссәлам!—диде Апуш.

Озын:

—Исемең ничек синең, олан?—дип сорады.

' Сукыр.кылый.
 

—Габдуллаҗан!—диде кунак олан.—Габдулла яки Апуш кына дисәгез дә була!.. Ә синеҗ исемең?—дип сорады Апуш.

—Сафиулла!..—диде озын.—Сафа!

—Без аны Сапи дип йөртәбез!—диде кыскарак малай, аннан әйтте — Минем исемем Мөхәммәд Ахун. Яки Ахун гына.

—Мин Хәлил Рахман, Хәлил дип кенә эндәшсәң дә була.

—Минем исемем Торсынтай. Турсык кына диген.

—Синен түбәтәен шундый матур!—диде Ахун.

—Күлмәген дә чигешле!—диде Сапи.

—Мондый чигешле чүәкләр бездә юк!—диде Хәлил.

—Казанда шулай киенәләр!—диде Апуш.

—Барысы дамы?—дип сорады Турсык.

—Күбесе!—диде Апуш.

—Казан зу-урдыр инде ул!—диде Ахун.

—Аш казаныннан чак кына зур!—диде Апуш.

Малайларга кызык булды, рәхәтләнеп көлделәр.

—Әйдәгез, качышлы уйныйбыз!—диде Сапи.

—Китте-ек!—дип малайлар дәррәү кузгалды.

Апуш Сапи белән янәшә йөгерде.

Алар авыл читендәге эригегә килеп җитте. Монда өсте каплаулы эриге, аннан ерак түгел генә амбарлар, келәтләр тезелешеп киткән. Мышнаган малайлар Сапи янына җыелды. Ул кесәсеннән бер уч санагыч таяклар чыгарды.

—Такта белән аркылы вәлүк табыгыз!—дип боерды Сапи.

Ике малай тиз генә такта белән нечкә генә йомры агач алып килеп, Сапи алдына ташладылар. Сапи тактаны йомры агачка аркылы салды, тактаның бер башы җиргә тиде, икенче башы күтәрелеп калды. Жиргә тигән башына Сапи таякчыкларны өеп куйды.

—Унике таякчык!—диде Сапи.—Качкан кеше йөгереп килеп, тактаның күтәрелгән башына тибеп, таякларны чәчә дә кача, көтүче шул таякларны җыеп, янә такта башына куя, тибүче качып өлгермәсә, көтүче «оттым» дип кычкырса, типкән кеше көтүче була. Аңладыңмы, Апуш?

—Аңладым!—диде кунак олан.

—Шобага салабыз!—диде Сапи.

Ул чалбар бавын чишеп алды да:

—    Бауны учлап тотыгыз!—диде.

Барысы да бауны учлады:

—    Ин астагы малай йодрыгын иң өстәгесенә куя. Аннан иң аста калганы өскә менә. Бауның очына барып җиткән кеше читкә китә, иң ахырда ялгыз калган йодрык иясе көтүче була. Башладык!

Йодрыклар аслы-өсле йөри башлады, иң ахырга Сапи үзе калды. Ул бавы белән чалбарын буып куйды да:

—    Мин көтүче! Алтыга чаклы саныйм, качып өлгермәгән кеше көтүче була.

Сапи ике учы белән битен каплап амбарлар ягына карамыйча саный башлады:

—Бер мин көтәм, качыгыз бер ике бу йөреш минеке Өч. качкан җирдән оч... Дүрт... качучының янбашына төрт Биш. качкан җирдән төш. . А-алты-ы... Эзли чыгам каты-ы...

Ул алтыга санаганчы барысы да келәт-амбарлар арасына кереп качты. Габдулла каравылчы алачыгы артына посты Анын анда качканын башка малайлар күрмәде, ахрысы. Күрше келәт артына качкан малайлар Габдулла турында сөйләшә иде.


 

—Ну, киемнәре, малай, кәртинкәмени!

Апуш тавышыннан Хәлилне таныды.

—Киеме шәп булса да бер күзе чагыр!

Монысын Турсык әйтте. Башына күсәк белән суктылармыни? Габдулла башта әңгерәеп торды, ул уенны онытты, аның күнеле ярсыды, аның кычкырасы, рәнҗеткән кешене тотып тукмыйсы, изәсе килде.

—Кая качканыгызны беләм!—дип сөйләнә-сөйләнә Сапи каравылчы алачыгына якынлаша иде. Алачык артыннан Апуш чыкты да йөгерде. Сапи аны күреп, аркылы тактага атылды, ул Габдулла тактага тибәргә йөгерә, дип уйлаган иде, Апуш тактага җитте, ләкин ул тактага типмәде, тактаны узып, авылга таба чапты. Сапи аптырады, ул арада малайлар качкан җирләреннән атылып чыгып, тактага типтеләр, таякчыклар һавага чөелде, аннан төрлесе төрле яка сибелеп, җиргә коелдылар. Сапи таякчыларны җыярга теләмәде.

—Ни булган ул Апушка?—диде ул.

Малайлар иңнәрен сикерттеләр. Хәлил белән Турсык кына эшне аңлаган иде.

—Турсык...—диде Хәлил.

—Нәрсә—Турсык?—диде Сапи.

—Турсык «Апушнын бер күзе чагыр» дигәнен Апуш ишеткәндер, ул безнең янга гына качкан булган икән.

—Түмәр Турсык-Бурсык!—дип Сапи каты итеп Турсыкның башына сукты.

—Жопар Сапый, Жопар Сапый!—Турсык җылый-җылый өенә кайтып китте, читкәрәк киткәч ул:

—Сапый, Папый, салам таптый!—дип такмаклый башлады.

Уенның рәте китте.

—Тагын берәрегез Апушны «кылый» дип үчекләсә, муеныгызны борырмын!—диде Сапи.

Таякчыкларын да җыймыйча, ул авылга таба йөгерде.

Өйдәгеләр Апушның озак кайтмаганына борчыла башлаган иде.

—Йа Аллам-Ходаем!—диде Сабира.—Суга гына бата күрмәсен!

Зөһрә әйтте:

—Башлана башлады! Бәладән башаяк!—диде —Сабира, син елга буена. Саҗидә, син урамны ура.

—Караш ы төшеп килә бит,—диде Саҗидә.

Аксак Саҗидә дә Апушны эзләргә алынды, ул да урамга чыкты.

Сапи Сәгъди абзыйның каралты-курасын карап чыкты. Апушны табалмады.

—Габдуллаҗа-ан, Габдулла-а, А-апуш!—дип кычкыра-кычкыра эзләде.

Сапи ындыр артына чыкты, шунда ул печән кибәне артында мышкылдаган тавыш ишетте. Якынрак килгәч күрде: Апуш кибән белән читән арасына утырган, җылый-җылый шешенеп беткән иде.

-А-апуш!—диде Сапи. . Аллага шөкер, табылдың...

Сафиулла яна дустының иңенә олы кулын куйды:

—Син шул түмәрнең түмәр сүзенә үпкәләдеңме?.. Мин аны акылга утырттым инде. Җылый-җылый кайтып китте... Исен киткән... Син аның үзенә «Чатан» диген, аның үчеге Чатан. Син ул йолкышларның сүзенә үпкәләмә!—диде Сафа —Син аларның үзләрен үртә! Кыямга «Чулак» диген. Курыкма, мин аларга әйтеп куйдым инде. Тагын берәр сүз әйтсәгез Габдуллага, муеныгызны борырмын, дидем.

«Чагыр» сүзе аның тәне буйлап, миенә, зиһененә барып җитте дә мәнге чыкмаслык булып, аның күңел түренә кереп урнашты.
 

—Әйдә,—диде Сапи,—Киттек су буена, битеңне юарсың, өйдәгеләр синең җылаганыңны сизмәсен.

Су буенда Апуш тынычланды, битен-кулын юды. Сапи яңа дустын өйгә алып кайтып китте.

Урам капкасыннан Сабира. Саҗидә кайтып керде. Сабира энесен кочаклап алды:

—Энем!—диде.

— Габдуллаҗан,—диде Саҗидә.—Уф, сине югалттык бит, батып үләр дип курыктык. Табылдың, Аллага шөкер'

Өйгә керделәр. Саҗидә ут кабызды. Сабира Апушка карап:

—Синең күзен кызарган, бала,—диде —Сине кем кыерсытты, син җылагансың бугай.

—Йөгергәндә күземә черки керде, шул әчеттерде,—диде Апуш.

—Өстең тузан гына, кайда уйнадыгыз шулай?—диде Зөһрә бикә шелтәле тавыш белән.

—Без качышлы уйнадык эриге янында,—диде Сапи.

Икенче көнне дә Сәгъди абзыйның өенә Сафа килеп керде. Сафа Габдулладан җиде яшькә олы иде. Ләкин яшь аермасы алар арасына киртә булып түгел, күпер булып ятты. Наданрак Сапи укымышлы Габдуллага тартыла, чәндер, зәгыйфь Габдулла олы гәүдәле, көчле Сафага якыная иде. Алар дуслашып китте.

Шуннан соң гына Габдулла башкалар белән уйный башлады. Ләкин ул Турсыкка «Бурсык» та, «Чатан»да димәде. Кыямны да «Чулак» дип үртәмәде. Бер аягына аксаганына Турсык та, сулагай булганына Кыям да гаепле түгел бит.

Ләкин беренче тапкыр Габдуллага «Чагыр» дип әйткән Турсыкны ул дус итә алмады. Ул гел Апуш янында бөтерелә, аның дуслыгын яуламак була, әмма Габдулланың күңеле аңа эремәслек булып каткан иде

Кырлай авылы Габдуллаҗанның күңелендә иң тирән эз калдырган авылдыр, мөгаен Аның яна атасы Сәгьдетдин белән яңа анасы Зөһрә, ике апасы Сабира белән Саҗидәләр җуелмасылык булып хәтердә сакланачак.

Апуш бу юлы да ата-анасыннан уңды. Аның атасы сабыр, олпат, юк- барга тавыш чыгармас, каралты-курасын яхшы тота торган хәлле кеше иде. Анасы Зөһрә дә тормыш алып бара торган, булган хатын, апаларын әйткән дә юк, кышын бәйләү бәйләү, җәйләрен мал-туар карауда аларга чыккан кеше булмады

Атасы Сәгъди абзый Габдуллаҗанны бик ярата, аны кыерсытгырмый. Ә менә анасы Зөһрә ире күрмәгәндә генә үги углын еш битәрли, тәпәләп тә ала, хәтта каты-каты кыйнаштыргалый да. Юкса, Габдулланың җәзага тартырлык яманлык та кылганы юк

Сәгъди абзый курасында, имана җирендә эш кайный. Габдуллаҗан бәйрәм киемнәрен салып, эш киемнәрен киде. Сафиулла Габдуллаҗанны сөрелгән җирне тырмаларга өйрәтергә алынды. Сәгъди-хужа мона шатланды гына:

—Өйрәнсен, кул арасына керә башлар,—диде.

Сәгъди абзыйның алашасын җигеп, алар басуга киттеләр. Арбага тимер тырма салынган. Жир башына килеп җиткәч, Сапи атны тугарды. Арканга ике тырманы такты. Дилбегәне Апушка тоттырды.

—Апуш!—диде Сапи.—Син тырмага якын атлама, читтәнрәк йөре! Аягыңны имгәтә күрмә Дилбегәңне тотып, яннан бар. Киттек!

—Чу-у, на, алаша!—дип тә кычкырды.

Ат кузгалды, тырма йодрык-йодрык кантарларны ваклый башлады.


 

—Машалла, Апуш!—дип кычкырды Сапи.

Үзе арттарак калып бара.

—Жир башына җиткәч, атыңны кинәт борма!.. Тырмаң сөрелмәгән чирәмгә чыгып җиткәч кенә атны сул якка бор да, тырмалаган җиргә кермичә, тырмалмаган җирдән алып бар.

Чирәм җиргә тикле җиттеләр, Апуш Сапи әйткәнчә, сөрелмәгән җиргә чыккач кына атны сулга борды.

—Һәйдә, алаша!—дип кычкырды Апуш.

Сапи сөрелгән җир кырындагы чирәмгә утырып, Апуш эшләгәнне күзәтә.

—Яхшы, дустым! Машалла! Тагын ун тапкыр әйләнсәң, бер йөз егерме сутый тырмалаган буласың...

Апуш канәгать иде. Ул үзен җир хуҗасы, олы кеше итеп күзаллый иде.

—Җитте!—дип кычкырды Сапи.—Күрше ызанына кермә! Өйлә вакыты җитте. Тамак ялгарга вакыт.

Тырманы ычкындырып, атны янә арбага җигеп, ике егет авылга кайтып китте. Дилбегәне Апуш тоткан. Капкадан да атны Апуш үзе алып керде. Әлбәттә, арба күчәрен капка баганасына ничек орындырмаска икәнен Сапи өйрәтеп торды. Сапи Апушка атны да үзенә тугартгырды. Сапи әйтеп тора:

—Чөелдерекне чиш. Дилбегәңне ычкындыр. Терсәгенә урап, чөеп бәйлә дә арбага сал. Аркалыкны чиш. Чөелдерекне чиш. Дуганы ал. Ыңгырчакны салдыр. Камытны салдыр. Дирбияләрне келәткә керт тә, атны печәнгә куш.

Кыр тузанын кояр өчен алар елгага төшеп, су коенып менде.

Өйдә бәйрәм иде. Табында яна гына казаннан бушаткан яркалы-ярмалы бәрәнге, яшел суган, катык, мул туралган ипи. Табынга Сапи да чакырулы иде.

—Бисмилләһ ир-рахман ир-рәхим! Җитешегез!—диде Сәгъди абзый.

— Йә, Сафиулла!—диде хуҗабай. —Минем малай ничек анда, булдырамы?

—Машалла, Сәгъди абзый! Җирне бетердек!—диде Сапи:—Мин аңа бер- ике тапкыр күрсәткән идем, калганын ул үзе башкарып чыкты.

Хуҗабай гаҗәпләнде:

—Шулай ук үземени?—диде.

—Валлаһи, Сәгъди абзый! Чынлап әйтәм, үзе башкарды.

Габдулла да, атасы да шат иде.

—Ярдәмче үсә, анасы!—диде Сәгъди.—Тәк шту, эшчене ныклап сыйла, анасы... Рәхмәт, Сафиулла... Рәхмәт Габдуллаҗан...

—Киләсе елга мин аны, Алла боерса,—диде Сапи,—җир сукаларга өйрәтәм әле...

—Машалла!—диде ата кеше.

Урам яктан балалар тавышы ишетелде:

—А-апуш! Чыгасыңмы-ы!—дип Хәлил кычкыра иде.

Тәрәзәне ачып, Сабира:

—Ашый әле ул, бераздан чыгар!—диде.

Шулчак Апуш чынаяктагы катыгын ашъяулыкка түкте.

—Кәкре кул!—дип ысылдады Зөһрә бикә. Аннан Апушның башына сукты.—Катыкны әрәм иттең.

Сәгъди дә, Сапи да баланы кызганып куйды.

—Ярар инде, карчык, ялгыш кына бит!—диде хуҗабай.

Тәгамга дога кылгач, Сапи белән Апуш урамга чыкты.
 

Көчек

Аларны Хәлил белән Турсык көтеп тора иде.

—Сапи, Апуш,—диде Хәлил,—Type ы кн ы н эте Муйнак балалады.

—Дүрт бала китерде...—диде Турсык.-Карыйсызмы!

—Карыйбыз!—диде Сапи —Киттек!

Турсыклар каралтысына килеп җиттеләр. Лапас почмагындагы саламлыкта Муйнак дүрт баласын имезеп ята иде.

Көчекләрне күргәч, Апуш:

—Сөбханалла!—диде.

—Матур көчекләр!—диде Сапи —Икесе кара, өченчесе чуар, дүртенчесе ак икән.

—    Ике көчекне күрше авылдан килеп алачаклар,—диде Турсык — Сайлагыз!

—Мина ак көчек ошый!—диде Апуш.

—Мин карасын алам!—диде Сапи

—Алар әлегә сукыр, күзләре ачылгач алырсыз!—диде эт хужасы.

Күзләре ачылгач, ике көчекне күрше авылга алып киттеләр, калган икесен Сапи белән Апуш алды. Габдуллаҗанның башы күккә тигән, үзенә тигән көчекне куенына кысып, ул атылып кайтты. Ул сөенечен өйдәгеләргә дә җиткермәкче булды:

—Әни, әти, апаларым, менә минем нинди матур көчегем бар!

—Матур көчек!—диде Сәгъди.

Анасы:

—Үзең ашыйсы ипиеңне шул эткә сала барырсың, миндә артык ипи юк!—дип кычкырды.

Атасы яклашмаган булса, Зөһрә хатын Апушны тукмап ташлый иде, көчекне типкәләп урамга куа иде.

—Калсын!—диде атасы сабыр гына.

—    Нигә ул рөхсәт сорамыйчан көчекләр ташый!—дип кычкырды хуҗабикә—Кире илтеп ташла шул хәшәрәтне.

Апуш боек кына көчеген кочаклаган килеш чыгарга борылды.

—Калсын көчек!—диде хуҗабай сабыр гына —Сабый балага бер юаныч булыр. Ашарга җитәр аңа, барыбер күрше этләре казларга салганны ашап чыгып китә...

Хатын:

—Ух!—дигән тавыш чыгарды, бу аның Апуштан да, иреннән дә риза түгеллеген аңлата торган аваз иде. ахрысы

—Син, хатын,—диде хуҗабай —Көчеккә сөт салып бир.

—Сөт-сөт!—диде Зөһрә хатын

Шулай да ире кушканны үтәде, ул тәлинкәгә сөт салып, бусага янына куйды. Апуш көчекне сөткә кушты. Көчек кып-кызыл теле белән сөт чәпелдәтә башлады

—Исеме ничек була инде бу бурзайның?—дип шаяртты хуҗабай.

—Акбай!—диде Апуш.—Сапи абый кара көчекне алды, ул ана Карабай исеме кушты.

—    Барысы да тәртиптә булсын, без аңа исем кушыйк.

Сәгъди абзый дога укыды да. көчек колагына өч тапкыр «Акбай» дип кычкырды.

Ак эт ишегалдында калды. Габдуллаҗанның башы күккә тиде, шуннан соң ул атасын тагын да ныграк ярата башлады. Көчек Габдулланың өйдән чыкканын көтеп ята. Кечкенә хужасы чыккач, үрле-кырлы сикерә, уйный, мәтәлчек ата. Көчек тә, Габдулла да бәхетле иде
 

Көчек әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, маһмай булып җитеште. Апушның йомышлардан бушаган вакыты гел Акбай белән уза торды. Беркөнне Апуш Акбае хөрмәтенә такмак чыгарды.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягын белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз угыр, яхшы утыр!

Акбай, һай, акбабай, син бик ялкау, Акбай, акбабай.

Син хөрәсән, салабай. Ялкаулану ярамай-ярамай!

Апуш белән Акбайнын уйнаганын Сәгъди абзый күптәннән карап тора иде.

—Машалла, улым!—диде ата.—Син кемнән өйрәндең шулай такмакларга? Әллә үзен уйлап чыгарасыңмы син ул такмакларны?

—Уйламыйм мин, әти, үзеннән-үзе телгә төшә ул сүзләр.

—Кызык.

Апуш тагын эте белән уйнарга тотынды.

—Хәзер маһмай сөйли!—диде Апуш.

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк. кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.

Хәзер мин сөйлим:

Аһ, жүләр мәэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар—эш белү уңайсыз ул!

—Сөбханалла, Габдуллаҗан!—диде ата кеше:—Син укырга тиеш! Мин сине башта абыстайга йөртермен, аннан соң мулланың үзенә тапшырырмын!

Өйдән хуҗабикә тавышы ишетелде.

—Ни такылдыйсыз анда?

—Без такылдамыйбыз, анасы, без шигырь сөйлибез!

—Нинди шигырь-мигыр ул тагын? Атасы, утын яр, ә син, Габдулла, ярган утыннарны өйгә ташы.

Тагын бер кыш узып китте, тагын җәй килеп җитте. Апуш җәйне көтеп алды. Кышын ул туңгак, ана кышын томау төшә, ютәлли башлый. Жәй килсә, иң куанганы Апуштыр, мөгаен. Ул дуслары белән көне буе су коена, җиләк җыя, атасына булыша.

Кырлай мунчаларыннан төтен чыга. Сабан туе алдыннан мунча якканнар. Бала-чага су буенда. Кыз-кыркын читтәрәк, малайлар бирерәк су коеналар. Чыр-чу киләләр.

Апуш, Сапи, Турсык, Ахун, Хәлил иякләренә «сакал» чыкканчы коенып ярга чыктылар. Чишмәгә барып, туйганчы салкын су эчтеләр, янә ярга кайттылар да сузылышып яттылар. Апуш кына аягөсте басып калды. Ул тирә-якка карый, чишмә ягына, буа суына, урман тарафына бага. Үзе нидер сөйләнә.

—Ни мыгырдыйсың анда?—дип сорады Хәлил.

—Дога укый!—диде Ахун.—Габдуллаҗан мулла булырга җыена ул.

Барысы да көлде. Апуш җитди иде. Ул салмак кына сөйли башлады:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм.

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.


 

Истән чыкмас монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Сапи белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Малайлар сикерешеп тордылар, беренче Сапи аягына басты. Ул шаккаткан, кул чаба, Апушны кочаклап бөтерә. Калганнар да Апушны котлый:

—Машалла!—диде Сапи,—Сиңа кем өйрәтте?

—Үзем!—диде Апуш.

—Алдый!—диде Турсык.—Шигырьне шагыйрьләр генә чыгара аны!

—Димәк, мин—шагыйрь!—диде Апуш.

Малайларны тагын көлү буып алды.

—Каян килгән шагыйрь! —диде Турсык.

—Үләм, эчем катты!—дип кычкыра Ахун. —Берәрсе китаптан өйрәткәндер.

—    Билләһи, үзем яңа гына уйлап чыгардым!—диде Апуш, аннан Сапига карап әйтте:

—Син дә миңа ышанмыйсыңмы?—диде.

—Ышанам!—диде Сапи.

—Алайса, син әнә сайрар кошлар турында да шигырь чыгарып кара!— диде Хәлил.

—Әллә кайчан чыгардым инде!—диде Апуш.

—Апуш күптәннән шигырьләр чыгара ул, кешеләргә генә әйтми,—диде Сапи.

Якында гына сандугач сайрый башлады, күке кычкырды. Апуш тагын сәер халәттә иде, ул иҗат итә иде.

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тынларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Аллаһ нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Курыкмагыз—яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тынлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

—Тагын, Апуш, тагын сөйлә!—дип кычкырды Сапи.

Башкалар да Апушны хупладылар.

—     Безнең елга турында!—диде Ахун.

Апуш тамак кырып алды да әйтте:

—Кичәгенәк мин йокларга яткач, менә шушыны чыгардым.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым:

Куркам үзем әллә нидән,—юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага:

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
 

Шуннан су анасы мине күрде, мин чаптым авылга.

Шунда куркып уяндым.

Барысы да көлә иде.

—Сөбханалла!—дип кычкырды Сапи.

—Машалла!—диде Ахун.

—Әйдәгез, су анасын тотабыз!—дип Сапи ярдан сикерде, башкалар да елгага чумды.

Кайгы

Сабира апасының авыл егете Мортаза белән кичке уеннардан соң капка төбендә сөйләшеп торганнарын Апуш күргәләде. Таллыкта Апушны очраткач, Мортаза:

—Нихәл кайнеш?—дигән була.

—Мин сиңа кайнеш түгел, син дә миңа җизни түгел!—диде Апуш.—Менә апама өйлән, аннан никах укыт, аннан кияү мунчасына барырсыз, аннан кияү коймагы ашарсыз, менә шунда мин сиңа «җизни» диярмен, каенишен булырмын!

Тирә-яктагылар, малайлар да, кызлар да рәхәтләнеп көлделәр.

—Ай-Һай, тел малайда!—диде Мортаза.

Бервакыт уеннан сон Сабираны озата кайткач, Мортаза әйтте:

—Менә, Сабиракай, сиңа миннән Сабан туе бүләге!—дип кызыл билле прәнник белән кечкенә кул көзгесе бирде.

Апуш койма артында аларның сөйләшкәнен тыңлап тора иде. түзмәде, такмак әйтте:

Кызлар суга барадыр

Басып чуер ташына;

Бер прәнник, ике канфит

Житә кызлар башына.

—Аһ, мөртәт бала!—диде Сабира.—Кеше сүзе тынлап тору гөнаһ.

Апуш күңеле белән сизә, Сабира апасы белән Мортаза арасында нидер бар, алар көн саен кич күрешә. Икәүләп кенә уеннан аерылып урман ягына, болынга таба киткәннәрен ул әллә ничә тапкыр күреп калды. Ләкин бу турыда атасына да, анасына да әйтмәде. Мортаза абый ана бик ошый иде. Аның җизни булуын Апуш бик тели иде.

Мортаза белән берничә авыл егетен солдатка алалар икән, дигән хәбәр таралгач, Сабираның йөзеннән шатлык качты. Сабира төннәрен мышык- мышык җылап чыга. Булачак киявенең солдатка китүе аның өчен олы кайгыдыр шул.

Чыннан да авылдан дүрт егетне солдатка алдылар. Мортаза да шулар белән китеп барды.

Иртәгә китәсе көнне алар соңгы тапкыр очрашты. Сабира тыйлыгып һаман җылый. Мортаза аны юата:

—Алла боерса, мин кайтырмын, никах укытырбыз... —ди Мортаза.

Мортаза киткәч, Сабира әллә нишләде. Табак-савыт юа башласа, кулыннан тәлинкәсе төшеп китә, урак ура башласа кулын кисә.

Көннәрдән бер көнне өйдә гауга купты. Зөһрә бикә Сабираны кыйнарга тотынды:

—Әйт, мәлгунь бала! Ни булды сиңа? Мортаза белән бер-бер эшегез булдымы?

Сабира үксеп җылый:


 

—Әни, башым авырта, кулым эшкә бармый!—дип илаулый кыз.

Зөһрә тагын сукмакчы иде, ике арага Сәгъди абзый керде.

—Анасы, сабыр!—диде ата кеше.

Зөһрә бикә уклавын сәкегә ташлап бүлмәгә кереп китте.

Берничә ай узуга Мортазаның үлеме турында кара кәгазь килеп төште. Имеш, дары базлары шартлаган икән. Шуннан сон Сабира гел алмашынды. Кызу эш өсте булуга карамастан, ул урман-кырларга чыгып китә, анда максатсыз гына йөреп кайта. Өс-башын карамас, чәчен тарамас булды.

Имана җирендә арыш яхшы уңды быел. Уракка төштеләр. Сәгъди гаиләсе кырда, уракта. Барысының да кулында урак уйный. Хатын- кызлар толымнарын башларына урап куйган, озын итәкләре бөрмәләргә кыстырылган. Апуш белән Сәгъди абзый башларына киез эшләпә кигән. Апуш атасы янында ура иде. Ул башкаларга караганда салмак, әкрен кыймылдый, урак белән бармагыңны кисеп куюын бар. Уракчылар артыннан Саҗидә учмаларны җыеп көлтә бәйли. Бер көлтә, ике көлтә, ун көлтә—чүмәлә хасил була. Чүмәләнең иң очына көлтә утыртыла. Мәчет манарасы кебек чүмәләләр кырда артканнан-арта бара. Зөһрә җене белән эшли, аның кулларына күз иярми. Сабира анасыннан да арттыра, ул шашкан кебек, башкалар хәл алырга туктаса да һаман ура да ура. Сул кулы белән арышны учмага җыя да. ун кулындагы урагы белән җәт кенә кырт итеп кисә. Анасы ярты басуга җиткәндә Сабира басу чыккан була инде. Кояш яндыра, иелеп эшләүдән башка кан бәрә. Бөтен тәннән тир ага. Кигәвеннәр, чебен-черки халкы кан эчәргә теләсәләр дә. җил-җил эшләгән кешеләрнең беләгенә куна алмый, кунса да җитез хәрәкәт аларны юк итә.

Басу кырында арба тора, арбага салынган печәнне ат чемчи, ат тик кенә тора алмый, ул таптана, койрыгы белән кигәвеннәрне куа, үзе һаман печән кертләтә. Кайдадыр Акбай тычкан куа.

—    Машалла!—диде атасы Апушка.—Эшкә өйрәнеп киләсен Ял ит бераз.

Икесе дә чүмәлә күләгәсенә чөмәштеләр. Ата кеше чүлмәктән чәй агызып, Апушка сузды:

—Эч!—диде.

Ирләрнең эш ташлаганын күреп. Зөһрә кычкырды:

—һәй, ник туктадыгыз! Кояш барында урып калырга кирәк. Яңгыр килмәгәе.

—Хе-хе-хе, анаң һәрчак тавышлы, улым!—диде Сәгъди —Ләкин ул явыз түгел.

—Беләм!—диде Апуш.

—    Мин бик сөенәм синең барысын да аңлаганына! Киттек

Алар урыннан торган гына иде, басуда нидер булды. Уракларын ташлап, хатыннар йөгерешә.

—Ай, Ходаем!—дип кычкыралар.

Аксак Саҗидә дә тыйтаклап чаба.

—Атасы!—дип кычкырды Зөһрә —Атасы. Сабира. Сабира

Килсәләр. Сабира туфракка яткан, күзе әйләнгән, авызында күбек, үзе нидер сөйләнә. Егылганда урагы кискән ахрысы, аның ике ботыннан шаулап кан ага. Сәгъди Сабираның башыннан яулыгын алып, яраны бәйләде.

—Улым тиз бул! Атны җик тә монда алып кил!—дип кычкырды ата.

Апуш атны җигеп, авыру янына алып килде. Акбай да шунда аяк астында бөтерелә иде.

Күрше ызандагы хатыннар да йөгереп килде. Кемдер Сабираның авызына су коя, кемдер аның тәнен уа, кемдер яулыгы белән Сабирага һава җилләтә.
 

Атасы Сабираны күтәреп арбага салды. Дилбегәне Апуш кулыннан алып, Сәгъди авылга чаптырды. Сабира юл буе нидер сөйли, сүзләрен аңлап булмый иде. «Мортаза, Мортаза жаным» дигәне генә аңлашыла. Арба артыннан Акбай чаба.

Өйне шом басты. Зөһрә илаулап җылый. Үзе туктаусыз Аллага ялвара.

—Илаһем, кызым Сабираны бу чирдән коткар...

Сабира бер торып йөри башлый, бер урынына ята да тын кала, аннан тагын:

—Мортаза! Мортаза җаным!—дип тәрәзәгә ташлана.

Апуш белән Саҗидә сандык өстендәге ястык артына поскан.

—Илаһем, ялварып сорыйм, кызым Сабираны савыктыр...

—Житте, хатын!—дип кычкырды Сәгъди —Юкса, Сабираны да, балаларны да куркытырсың. Тукта! Кояш кына суккандыр аны, иртәгә савыгыр!

—Бу зәхмәт!—диде хатын —Бу ләгънәт' Бу каргыш! Саҗидә дә гарипләнде, улыбыз Садретдин дә үлде. Менә хәзер Сабирам...

Сабира кинәт торды да тәрәзәгә ташланды, Сәгъди аны тотып өлгерде. Сабира көчле, аны тыеп торып булмый, ярдәмгә Зөһрә белән Саҗидә килеп, Сабирага ябышты. Апуш ястыкка сеңеп бетте.

Сабира тынычланды, хәлсезләнде, бераздан ул йокыга китте. Барысы да җиңел сулап куйды. Апуш сандык артыннан чыкты.

Өйдәгеләрнең барысы да йокларга ятты. Кучкардагы лампа гына янып калды.

Тышта эт улый башлады. Шомлы тынлыкны тагын да шомландырып, эт тагын улады.

Сабира тын гына урыныннан торды, сак кына атлап өйдән чыгып китте.

Сабира яланаяк, эчке күлмәкчән генә, толымнары таралган, башында яулык юк... Ул җиңел атлый, әйтерсең лә ул авырмый, ниһаять, ул елга ярына килеп туктады да салмак тавыш белән җыр башлады:

Жиләк ҖЫЯМ, ҖИЛӘК ҖЫЯМ Әниемә бүләккә...

Жыр туктады, Сабира тыңлана башлады.

—Мортаза!—диде ул шат тавыш белән.—Мортаза, кая качтың, кил яныма...

Елганың аргы ягында аның күзенә Мортаза гәүдәсе күренде.

—Мин синең кайтасыңны белә идем, Мортаза...—дип кычкырды Сабира.

Теге яктан Мортаза җавап әйтте:

—Сабира-аа... Кил минем янга, чык бу якка-а...

Кыз шатланып көлде:

—Чыга-ам, Мортаза, синең янга чыг-ам... Каршы ал, тот мине-е...

Сабира йөгереп килеп ярдан суга ташланды. Ләкин ул өскә чыкмады, ул чумган урында бөрчек-бөрчек күбекләр генә калыкты.

Таяк-колга, багор тоткан кешеләр үрәдник әмерендә урманны айкап чыктылар.

Өч көн урманны аркылы-буйлы урадык —диде үрәдник:—Урманда юк!.. Димәк...

—Буада калды эш!—диде аксакал.

Башлары иелгән Апуш белән Сапи ярга утырдылар. Апуш җылый иде: —Апам... Сабира апам...


 

— Шулай...—диде Сапи,—Сабира апа Мортаза абыйны эзли чыккандыр ул... Ыстансага китмәдеме икән, никрутларны озаткан урынга... Шундадыр ул... Киттек ыстансага.

Алар торып басканнар иде, Сапи әйтте:

—Апуш, әнә тегендә ни ул?—диде

—Кайда?

—Агач тамырлары янында... Ак...

Балаларның коты очты, бу суга баткан Сабираның мәете иде.

Сабираны җирләп кайтканнан соң, өйдәгеләр сүзсез генә утырдылар, Апуш баскычка чыгып чөмәште, эт тә аны бүген уйнарга чакырмады. Апушның кайгысы барысыныкына караганда да авыр иде. Хәзер үги әнисе бу кайгыларның үчен Апуштан алачак.

Чыннан да өй эчендә тавыш купты, Зөһрә бикә илаулып җылый-җылый такмаклый башлады:

—Үксез бала асраганчы үгез бозау асра! Үгез бозау асрасаң, авызын- борынын май булыр! Тамагың тук, өстен бөтен булыр. Үксез бала асрасаң, авызын-борының кан булыр. Шул килмешәк бала килгәннән бирле өйнең юне китте.

—Хатын!—диде Сәгъди тыныч кына.

—Син аны һәрчак яклыйсын!—дип кычкырды Зөһрә.—Әйтерсең ул синен үз балаң!

—Әйе, ул безнең балабыз! Туктат җылавыңны!— дип кычкырды хуҗабай.

Апуш бакча артына чыгып китте дә, аулак урын табып җылый башлады.

Шуннан соң тагын бер ел яшәделәр. Кайгылар-хәсрәтләр узып китте. Йортка тагын шатлык иңде. Зөһрә бикә бер олан алып кайтты, йортка куаныч килде, әмма Апушка мәшәкать тә өстәлде Яңа туган балага элек сабый чакта вафат булган Садретдиннең исемен куштылар. Апуш Садретдинне кимәле арбага салып, җәй буе тартып йөрергә мәҗбүр булды

Садри тугач, Зөһрә ананың Апушка карата мөнәсәбәте тагын да кискенләште. Атасы аны һаман якын итә, иркәли. Ә менә Зөһрә Апушны бөтенләй сөймәс булды. Көне буе ул Апушка сүз катмый.

—Баланы җылатма, баланы ега күрмә, баланын күзенә кояш төшмәсен!— кебек боерыклардан башка ана үги баласы белән сөйләшми.

Үги ана белән үги бала бөтенләй чит-ят булып киттеләр.

Катык

Кырлайдагы кебек тәмле, хуш исле җиләкне. Кырлай урманындагы кебек тәмле, сусыл балтырганны, Кырлай сыерларыныкы кебек куе. тәмле сөтне, шул майлы сөттән оетылган катыкны сезнен бер җирдә дә ашаганыгыз юктыр

Эссе җәй көннәрендә әлсерәп, уйнап, чабып арып, ачыгып өйгә кайтып егыласын. Әниләр, апалар эштә, кайнар аш юк Шулчак яшелчә бакчасына кереп, яшел суган кыякларын өзеп алып керәсең, кунага салып кыякларны турыйсың. Шүрлектән бер бөтен ипине аласын да. күкрәккә терәп, бисмилла әйтеп, телеңне чыгарып, кибән башын кисеп аласың да, ашъяулыкка куясын. Карбазына төшәсең дә агач бадьянны тутырып сап-салкын катык алып чыгасын. Карбазының өстен каплап, капкач өстенә иске-москы ташлыйсың: карбазына җылы төшмәсен. Катыкны өйгә алып керәсен, туралган суганны катыкка салып, агач кашык белән бутыйсың, «бисмилла* әйтеп, авызны ипи белән дыңгычлап тутырасың да катык ашый башлыйсың.
 

Габдулла көн саен шулай өйлә ашын ашый. Сәгъди абзый йортында ипигә, катыкка кытлык юк. Оҗмах.

Көннәрдән бер көнне Габдулла уеннан ачыгып кайтты да, катык ашап утыра иде. ишек ачылып китте, бусаганы кыяр-кыймас атлап, бер хәерче килеп керде. Хәерче хатын кырык ямаулы бишмәт кигән, кулына ертык-портыклардан теккән юка букча тоткан. Малай катыкны ашап бетереп, дога укый башлаган иде. «Аллаһу әкбәр» дип догасын тәмамлауга хәерче салмак кына сәлам бирде:

—Әссәламе галәйкүм!—диде.

—Вәгаләйкүм әссәлам!—диде Габдулла, үзе эчтән уйлап куйды:—Капчыгы буш, сәлам бирергә дә хәле юк монын.

Хәер эстәүче бу хатын сүзсез тора. Габдулла ни кылырга белми иде.

—Хәлем юк, бусагагызда гына утырып ял итимче, тышта эссе,—диде хатын чак ишетелерлек итеп.

Габдулла катыктан бушаган савытын тотып, карбазына төшеп китте. Тиз генә әйләнеп керде. Ул катык белән тулы савытны сәкегә куеп, ипи кисеп, хатынны табын янына чакырды:

—Утыр, апа, аша!—диде малай.

Хатын бусагадан торып, сәке йөзлегенә якын килде. Үзе идәнгә тезләнеп, башын катык өстенә иеп, ипине мул кабып ашарга тотынды. Ашап туйгач, дога укыды, коелган ипи валчыкларын җыйнап, авызына капты. Рәхмәт әйтеп урыныннан торды. Ул арада Габдулла тиз генә тагын бер телем ипи кисеп, хатынның букчасына салды.

Шулчак хуҗа хатын Зөһрә җилтерәп кайтып керде. Өстәлдәге ипи кыерчыгын күреп, урагын атып бәрде дә, тотынды кычкырырга:

—Үксез бала! Әрәм тамак, үзеңнен тамагын тыгылганы җитмәгән, инде монда урам хәерчеләрен дә тыгындырып ятасынмы? Монда Әндрәй казнасы бармы! Чагыр тәре!

Хәерче хатын эшне сизенеп, шым гына юк булды. Габдулла жене чыккан усал хатын белән бергә-бер торып калды. Ул сәкедәге ястыкларга поскан иде. Зөһрә бикә кече яктан уклау алып чыгып, Габдулланы ястыклар арасыннан тартып алып, кыйный башлады. Габдулла кычкырмады, җыламады да. Ул тешен кысып булса да түзде. Уклау аның йомшак җирендә күп биеде. Хатын хәле китеп йөзлеккә утырды, Габдулла чыгып ычкынды. Болдырга чыгуга ук аны Акбай каршы алды. Бәләкәй хуҗасының кулында ашарга берни дә юк иде. Габдулла бакчага чыкты, эт аңа иярде, бакча башындагы инеш ярына йөзтүбән ятып, ул үксеп җылый башлады. Үги ана суккан җирләр үтереп сызлый, Габдулла чалбарын бераз төшереп, уклау тигән урыннарга бакты, анда бармак юанлыгы сыр-сыр калку, кызыл урыннар кызыша иде. Габдулла янында көчеге нишләргә белми бөтерелә. Ул да хуҗасының хәлен аңлый иде, ахрысы, чиный, шыңшый иде.

Габдулла уң күт битенә утыра алмый иде. Ул сул ягына кырын ятты да, күз яшьләрен иреккә куйды. Карангы төшә башлады. Бакча башында атасының тавышы ишетелде:

—Габдулла-ау! Ашарга ка-айт!

Аңа Саҗидә апасының тавышы килеп кушылды:

—Эне-ем! Кайда син?

Габдулла инешкә төшеп юынды. Күлмәк итәге белән битен-башын сөртте дә бакча сукмагы буйлап кайтып китте.

—Кайда йөрисен син, улым?—диде атасы.

—Кая югалдың төн алдыннан?—диде Саҗидә апасы

Габдулла:

—Су буенда!—диде дә табын янына утырды.


 

Умачлы ашның исе бик тәмле иде, ләкин Габдулланың авызыннан аш үтмәде. Анасы төксе генә караштыргалап, табын тирәли бөтерелә.

—Улым, сиңа бер-бер хәл булдымы әллә?—диде ата кеше —Чирләмисеңдер бит?

—Юк!—диде Габдулла,—Су коенып арыдым!

Ләкин Габдулладагы үзгәреш ата кешенең күз карашыннан качып котыла алмады.

—    Нишләп син туры гына утырмыйсың, улым? Сул ягына янтаеп утырасың бит.

—Ун янбашым белән агачтан егылдым!—диде Габдулла.

—Сакланып йөре, улым!—диде ата кеше.

Шуннан соң табын янында башка сүз булмады.

Сафа белән күгәрчен тотып алып кайткач та анасы Габдулланы кыйнады. Ул шул күгәрченнәрне кулга ияләштерергә уйлаган иде. Анасы чуманны ачып бар күгәрченнәрне дә очырткан.

Катык өчен уклау белән ярганына да түзәр ул, күгәрчен өчен чыбык белән сукканына да түзәр иде, түзәр иде. Ләкин үги әнисенең «чагыр тәре» дип әйтүе барлык җәзалардан да газаплырак иде. Ул абзарга чыгып. Акбаен кочаклап тагын җылады.

—Мин гаеплемени соң ун күзем сукырайганга?

Акбай бәләкәй хуҗасының хәлен бик яхшы аңлый, ләкин бичара эт ни кылсын соң? Шыңшый-шыңшый Апушның битен ялаудан башка берни эшли алмый ул?

Күзгә төшкән шушы ак, каһәр суккан ак гомере буена ияреп бара торган кимсенүе булырмы икәнни?

Җофар

Кич утырганда атасы Сәгъди балаларына әкиятләр сөйли, татар халкынын тарихы турында да әллә нинди кызыклы хәлләр турында бәян итә. Габдулла аның сөйләгәннәренә чын күңелдән ышана иде. Ут сүндереп, сәкегә тезелешеп яткач, Сәгъди абзый тагын шүрәлеләр, су аналары турында сөйләде.

—Әти!—диде Апуш—Шүрәле ул ерткыч хайванмы? Әллә яхшымы?

Карангыда Сәгъди абзыйның көлемсерәгәне ишетелде. Ата баласының катлаулы сораулар бирерлек зиһенле булуына куанды. Бу көлемсерәү куаныч галәмәте иде.

—Өчиле кешеләре шүрәле баласын кыйнап үтергәннәр бит,—дип өстәде бала.

—Ул шүрәле баласы гаепле бит, нигә ул кеше атына атланып, яндырганчы чаба?—диде ата кеше.—Ул Ардаш байның чабышкы аты бит, дөнья бәясе тора иде.

—    Шүрәле баласы аның Ардаш байның чабышкые икәнен белмәгән бит,— диде сабый.—Башында нуктасы булмагач, хуҗасыз ат дип уйлаган. .

Сәгъди абзый бераз дәшми торды, балага җавап эзли иде ул:

—    Кыхым,—дип тамак кырды хуҗабай, аннан әйтте:—Хуҗасыз атны да йөгендергәнче кумыйлар, улым.

—Ярый, әти. шүрәле баласы гаепле ди, шул шуклыгы өчен нигә аны камчылар, таяклар белән ярырга, ул бит җан иясе.

—    Менә анысы ярамас эш булган, улым. Шүрәленең күтен кычыткан белән әшпәрләргә иде дә. урманына җибәрергә иде Әнә шул рәхимсезлекләре өчен Өчиле авылы каргалган бит инде.

—Әти,—диде Апуш.—Ни өчен Сафиулланы «Җопар Сапый», бабасын
 

«Җофарчы баба» дип йөрткәннәр ул?

—Җофарчы булганга!—диде ата.—Элек, хан заманнарында сулыкларда җофар күп булган, әле без үскәндә дә җофарлар күренә иде. Җофар ул гаҗәеп кыйммәтле җәнлек, аның тиресе дә, ите дә, койрык астындагы хуш исле бизе дә бик кыйммәт. Җофар мае дип хушбуй саталар иде. Элек ул алтыннан да кыйммәт йөргән. Шуңа күрә, җофарлар калмады да инде... Аулап бетерделәр...

Атасының гел бертөрле тавыш белән сөйләгәненә Габдулла йоклап китте.

Йокы алдыннан булган бу сөйләшүдән соң байтак вакытлар узды. Габдулла хәтта «җофар» сүзен онытып бетерә язган иде инде, беркөнне каз бәбкәләре саклаганда Сапи, башка малайлар ишетмәсен, дигәндәй, Габдулланың колагына:

—Мин җофар күрдем,—диде.

—Кайда?—диде Габдулла.

—Тсс!—дип Сапи бармагын авызына китерде.—Кешегә әйтмә. Җофар ул бик кыйммәтле җәнлек, диләр.

—Кайда күрдең?—диде Габдулла.

Сапи алак-ялак карангалап алды да:

—Инеш урманнан агып чыга бит әле, шунда бер тугай бар...

Төш авышкач, бәбкәләрне чуман астына кертеп, алларына җим салып, Габдулла Сапига ияреп, ерак инешкә китте. Сапи куеныннан тегәр җептән үрелгән челтәр чыгарды.

—Нәрсә ул?—диде Габдулла.

—Җәтмә!—диде Сапи.

Тугайга килеп җитәрәк, Сапи кинәт иелде, Габдуллага да иелергә кушты. Габдулла Сапига елышып, тын алырга да кыймыйча, күңеле кытыкланып нидер көтә иде.

—Җофар ул ерактан күрә... Әйдә, эне теге куак артына посыйк...

Алар якындагы куак артына яшеренеп, буа кебек җыелып торган суга карадылар.

—Җофар оясына су астыннан керә, яши торган урынын ул су менмәслек биеккә казып кереп ясый. Аның оясында берничә бүлмә була, ризык бүлмәсе, йокы бүлмәсе, әбрәкәй бүлмәсе. Аннан соң төннек тишеге.

—Анысы нигә?—дип пышылдады Габдулла.

—Анысы керү-чыгу юлында бер-бер нәрсә булса, чыгып качар өчен икенче тишек... Тсс...

Сапи җиргә сеңде дә башын чак кына калкытып, суга бакты, Габдулла да шулай эшләде. Тугайдагы су тыныч, шул тыныч су өстеннән су икегә аерылып килә иде, Габдулла йөзеп баручы җәнлекне күреп алды. Җәнлекнең башы үрдәк борынына охшаган, күзләре су кумагыныкы кебек бәләкәй, чем-кара.

-Кара-кара,—диде Сапи.—Артыннан балалары килә...

Чыннан да, ана җофар артыннан кечкенә җофарчыклар йөзә иде. Кечкенә җофарчыкларны санап булмый, алар күбәү, алар артыннан тагы зуррак баш күренде.

—Монысы ата җофар, анасы алдан, атасы арттан балаларны саклый.

Ана җофар тал каршындагы уентыкка килеп җиткәч, кинәт чумды, аның кумакныкына охшаш озын койрыгы күренеп алды.

—Оясына кереп китте...—диде Сапи.

Аналары артыннан балалары, алардан соң ата җофар су астында юк булды.

—Хәзер алар чыкмый инде,—диде Сапи.


 

—Су астында шулай озак торалармы?

—Юк. алар өннәренә кереп йоклый, анда һава бар, аларның өне судан биеккә ясала.

Сапи сикереп торды.

—Хәзер кычкырып сөйләшсәк тә ярый,—диде Сапи.

Габдулла да аягүрә басты. Сапи җәтмәсен сүтеп, яр астына төшә башлады. Чалбарын салып суга керде.

—Нишлисен син, Сапи абый?—дип сорады Габдулла.

—Ау куям! Җофарларны тотарга! Кереп-чыгып йөри торган тишекне җәтмә белән каплыйм.

Ул ике казык табып, казыкларны таш белән кагып, шул казыкларга җәтмәне бәйләп, җофарларнын чыгу тишеген җәтмә белән каплап куйды. Аннан соң судан чыгып, яр буйлап китте. Ул нидер эзли иде.

—Аларнын икенче төннеге шушы тирәдә генә булырга тиеш... Менә таптым.

Ул янә суга кереп, икенче як ярда ята торган ике зур ташны алып төннек янына алып килде.

—Төннекләрең таш белән бастырып куйсаң, беркая китә алмаслар.

Сапи эшен бетереп, чалбарын киде.

—Киттек. Иртәгә килеп карарбыз, эләгерме җофарлар минем җәтмәгә? Җофар ите бик тәмле була икән ул, тиресе дә кыйммәт икән,—дип сөйләнеп кайтты Сапи.

Габдулла юл буе сүз әйтмәде. Таралыштылар. Габдулла төне буе йоклый алмады. Ул җофарларнын җәтмәгә эләгеп һәлак булачаклары турында уйлап ятты, таң атар-атмаста ул тугайга йөгерде, төннекне бастырган ташларны алып атты, җәтмәне тартып алды... Юеш җепне сыгып, җилпеде дә биленә урады.

Кайтырга дип авыл ягына борылган иде, ул тугай суында йөзеп баручы җофарларны күреп алды, уртада алты нәни җофар йөзә иде

Габдулла елмайды. Юлда кайтканда ана Сапи очрады.

—    Нишләп үзен генә бардың, эләккәннәрме?—диде Сапи. Габдулла дәшмичә генә җәтмәне хуҗасына сузды.

—    Юк! Эләкмәгәннәр! Мин төннектән ташларны алып ыргыттым, чыгышларыннан җәтмәне алдым,—диде Габдулла.

Сапи башта ачулангандай итте.

—    Их, боздың эшне!—диде.

—Яшәсеннәр, Сапи абый, үрчесеннәр!—диде Габдулла.

Сапи жавап бирмәде, алар авылга бергә кайттылар.

Үксез бала

Көзен бәрәңге алганда Саҗидә апасы салкын тидереп урынга ятты. Бакчада анасы Зөһрә, атасы Сәгъди, Апуш—өч кенә эшче калды. Анасы казып тора, Апуш бәрәңгене капчыкларга тутыра, атасы базга ташый бара. Сукмак буенда кимәле арбада Садри йоклап ята. Әз генә йоклый да тагын уяна, уяна да кычкырып җыларга тотына, Апуш бәрәңгесен ташлап, аның янына атыла, тирбәтә, юата, көйли-җырлый. бала йокыга киткәч, яңадан бәрәңге тутырырга тотына. Бала тагын уяна. Апуш бу юлы арба янына бармый, һаман бәрәңге чүпләвендә.

Зөһрә жене белән бәрәңге казый, үзе һаман сукрана

—Саҗидәсе дә эштән качар өчен генә чирлегә салыша!.. Монысы тагы... бала карый белми, җылатма баланы!

Апуш янә арба янында.
 

—Анасы,—диде Сәгъди абзый,—Саҗидә чынлап чирли бугай ул. Анын тәне кызышкан, авызы коп-коры. ыңгырашып ята...

—Дөмекмәс әле, тирләгән килеш кар базыннан бозлы катык ашасаң шулай була ул...

Апуш баланы йоклаткач, жиргә чүгәләп ял итә иде.

—Әй!—дип кычкырды Зөһрә бикә.—Син нәрсә бүкән шикелле утырып торасын? Эшлә! Кояш баеганчы бетерергә... Өч көрәк белән казырга кирәк, ташлагыз капчыкларыгызны, кәрҗиннәрегезне! Өчәүләп казырбыз да бергәләп җыярбыз. Әй, килмешәк, кулына көрәк ал!

Апуш Саҗидә апасының көрәген алып, казый башлады, аларга атасы да килеп кушылды. Өчәүләп казыйлар. Эш күзгә күренеп үрчи иде. Туфрак өстендә бәләк-бәләк кызыл бәрәңгеләр тәгәрәшеп ята. Егерме сутый бакчаның яртысына бәрәнге утыртып, яртысына киндер чәчкәннәр иде. Ходайның рәхмәте, бу ел бәрәнге дә, киндер дә бик уңды. Бәрәңгенең вагы юк диярлек, киндер урман кебек шаулап үсте-өлгерде. Бәрәңгедән соң киндерне йолкыйсы бар.

Садри уянды, ләкин Апуш казуында булды, бала кычкырып ңылый. Апуш җир казый. Берсе дә дәшми. Тиз-тиз бакча казыйлар. Садри сыны катып җылый башлагач, ана кычкырды:

—Баланын кендеге чыкканчы бар юат, әрәмтамак!

Көрәген сукмакка ташлап, Апуш бала янына килде дә, ду китереп арбаны бер тартып, бер этеп, тирбәтә башлады. Бала туктарга уйламый иде. Апуш арбаны бакча буйлап сөйрәп китте, бала туктамады, шуннан Апуш көйли башлады.

       
     
     

Әлли-бәлли көйләрем,

Әкиятләр сөйләрем;

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.


 

Ни хикмәт! Садри жыр тыңлый-тыңлый йокыга китте.

Жир казылып бетте, киндер кишәрлегенә җиттеләр. Көрәкләрен ташлап, ата белән ана капчыкларга тутырып, бәрәңгене базга ташый башладылар. Апуш та ике кулына ике кәрҗин тотып, кул очыннан гына бәрәнге ташырга тотынды.

Икенче көнне киндерне дә йолкыдылар Чүмәлә-чүмәлә итеп өеп куйдылар. Саҗидә генә бу эшләргә катнаша алмады, аның авыруы көчәйгәннән-көчәя барып, кыз тәмам тормас хастага әверелде.

Кыш житте, маллар абзарларга керде, утын әзер, малларга печән җитәрлек. Матур килде бу кыш. Кары да күп яуды, суыгы да таманча. Сәгъди абзыйның курасы тулы мал-туар, сыер, бозау, кышлау тана, сарыклар, ике ат. Шөкер, шөкер!

Яңа хәлфә

Апуш быел мәдрәсәгә йөри башлады.

Урам буйлап балалар мәдрәсәгә бара, кайсысы букча аскан, кайсысы китап-дәфтәрен куенына кыстырган.

Апушны урамда, капка төбендә Сапи көтеп тора иде. Ул түземсез:

—А-апуш!—дип кычкырды.

Өй эченнән:

—Хәзер чыга-ам!—дигән тавыш ишетелде.

Кулына тоткан букчасын болгый-болгый Апуш чыкты. Алар икәүләп


 

тиз-тиз атлап киттеләр.

—Сонга калабыз!—диде Сапи.

Апуш олыларга охшатырга тырышып, әйтеп куйды:

—Хәбри хәлфәне аны әҗәл чакырырга җибәрергә кирәк!—диде.—Ул көн саен соңга калып килә... беркөнне сыерыбыз бозаулады, чүбен саклап тордым, диде. Икенчесендә эте Мутай аның кәвешен каядыр яшереп куйган булып чыкты.

Шулай сөйләшә-сөйләшә алар мәдрәсә капкасыннан кереп китте.

Мәдрәсә җылы, якты иде. Апуш әйткәнчә, хәлфә Хәбри килмәгән иде. Идәнгә палас җәелгән, һәр шәкерт алдында тәбәнәк өстәлчек тора. Анда рәмел такталары ята. Такта өстендә акбур кисәкләре. Алдан килгән балалар котыра, шаяра, куыша, бер-берсенең бишмәтенә сугып, тузан чыгара. Сапи белән Апуш керде. Керә-керешли Апуш букчасын үз өстәле янына ташлап, хәлфә Хәбринең ишек катындагы чөйдә эленеп торган чапанын киеп, таягын алды да калкулыкка менеп утырды. Хәлфә тавышына ошатып, Апуш:

—Ша!—дип кычкырды.

Шаяручы балалар шым калып, үз урыннарына барып утырдылар, Хәлфә урынында Апуш утырганын күргәч, егыла-егыла көлә башладылар.

—Жыен әтрәк-әләм!—дип кычкырды усал «хәлфә».—Сабакларыгызны әзерләдегезме?

Кулындагы чыбык белән Апуш кемнедер кыйнагандай итә.

—Хөрәсән! Таяк түгел ул, әлиф! Надан Гыймадиның надан малае Хәйрулла!

Шәкертләрне көлү шаукымы тотып алды, тәгәри-тәгәри көләләр.

Апуш аягына басып әйтте:

—Тик китә каймакта кәйфен, хакимен булса ишәк. Балаларга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк.

—Машалла! Сөбханалла!—дип ду килде сыйныф.

Аннан соң Апуш янә хәлфә кыяфәтен алып, урынына утырды да, күзен йомып, бер яктан икенче якка атынып, шигырь сөйли башлады:

—Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;

Кибән чалма кибәк башта: хәлфә булган имеш хайван!

Ишек катында кизү торучы Хәлил сызгырды. Шәкертләр урыннарына утырды. Апуш тиз генә чапанны салып, урынына элде, таягын почмакка сөяде дә үз урынына китте. Ишектән Хәбри хәлфә керде. Тунын салып кадакка элде, чапанын, фәсен киеп, кулына таягын алды да урынына менеп утырды.

—Жыен әтрәк-әләм! Сабакларыгызны әзерләдегезме?

Кемдер «пырх» итте.

—Габдуллаҗан!—диде хәлфә.—Ни өчен син узган дәрестә булмадың?

—Аның Саҗидә апасы вафат булды, шуны җирләште ул көнне!—диде Сапи.

—Габдуллаҗанның теле юкмы?—диде кырыс хәлфә.

—Без апамны җирләдек ул көнне!—диде Апуш

—Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәжигун... Авыр туфрагы җиңел булсын' Амин!.. Безем әлифбамызда ике «г» хәрефе бар, дидек. Узган дәресне ныгытабыз. Анын ике төрле әйтелеше бар. «гьайн» , «гайн»  Языгыз!. Габдуллаҗан, син ни өчен язмыйсың?
 

—Мин хәрефләрнең барысын да яза да укый да беләм,—диде Апуш.

—Язып күрсәт, алайса,—диде хәлфә.

Апуш рәмел тактасына акбур белән «айн», «тайн» хәрефләрен язды. Хәбри ирен кырыйлары белән генә мыскыллы елмайды да тактаны югары күтәрде:

—Балалар, Габдуллаҗан дөрес язганмы?—дип сорады хәлфә.

Балаларның кайсысы «дөрес», дип кычкырды, кайсылары «дөрес түгел» диде.

—Дөрес түгел!—диде хәлфә —Хәзер Габдуллаҗан безгә ни язганын аңлатып бирә.

Габдулла шәкерт чатлатып:

—Беренче хәреф «гайн» өстендә нокта белән языла вә дә ки ул укылмый!—диде —Икенче хәреф «айн», ноктасыз языла вә дә ки ул ачык итеп укыла. Мәсәлән, Габдуллаҗан язылса да, «Абдуллаҗан» булып укыла. «Гайн» авазсыз хәреф.

Хәбринең ачуы чыкты.

—Юк! Дөрес түгел!—дип кычкырды Хәбри хәлфә.—Габдуллаҗан дип укылырга тиеш. Алайса, ни өчен сине бөтен Кырлайда Габдуллаҗан диләр?

—Абдулла, Абдурахман, Абидулла булып укылырга тиеш,—диде Апуш.

—Каян килгән атаклы мөдәррис!—диде хәлфә.

—Мине Казанда өйрәттеләр,—диде Апуш.

—Сабан калагы син!—дип кычкырды хәлфә.—Укылмагач ни өчен соң ул языла?

Дәресханәгә мулла абзый килеп керде.

—Бу нинди тавыш?—дип сорады мулла абзый.

—    Менә бу малай актыгы!—диде хәлфә.—Мине өйрәтә башлады.

—    Ничек итеп ул сине өйрәтте?—дип сорады мулла.

—Ул әйтә каты «гайн» языла гына, укылмый, ди. Ул буш хәреф, авазсыз хәреф, ди.

Мулла абзый «һым» диде дә уйга калды, аннан соң әйтте:

—Балалар, тәнәфес, сез уйнап керегез!—диде.

Шәкертләр өерелешеп чыгып китте. Дәресханәдә хәлфә белән мулла гына калды.

—Хәбибрахман!—диде мулла,—Абдуллаҗан хаклы! Калын «г» укылмый. Ул авазсыз хәреф. Мин сине иртәрәк хәлфә иттем, ахрысы. Мин Сәгьдетдиндә берничә тапкыр дәстарханда булдым. Ие... Абдуллаҗан белән сөйләшкәләдем... ие... Ул ибтидаига имтихан тотардай белемле. Язуы да аның бик күркәм, бик матур, машалла! Хәбибрахман, иртәгәдән соң хәреф тану, хәреф язу дәресләрен Абдуллаҗан алып барыр. Син аннан азат.

Шуннан шәкертләр арасында мондый такмак таралды. Аны Апуш чыгарган, дип сөйләделәр.

       
       
     
     

Капкасы кыйшык, түбәсе тишек, Ватык морҗасы, тәрәзә-ишек; Хәлфәсе кыйшык авыз, дускаем.


 

Бу такмакны көйгә салып, кичләрен урамнан үсмер егетләр җырлап уза. Уйнаганда да, тау шуганда да бала-чага шуны такмаклый. Ду килде халык. Хәбибрахман хәлфә шуннан соң нишләргә белми йөрде. Хәтта мулла абзыйны ул Апушның атасы Сәгъди янына барырга күндергән, имеш?

—Сәгьдетдин мелла!—дигән мулла. —Синең шук малаең бик яхшы шәкерт, биниһая... Мин Хәбибрахман мелла урынына аны хәлфә итеп


 

куйдым. Тик ул хәлфә турында такмаклар яза икән... Килешми, кем, Сәгьдетдин, килешми. Мөгаллим кешене, хәлфәне алай урам буйлап мыскылларга мотабигъ эш түгел.

—Хәзрәт!—диде йорт хуҗасы—Анын язганын кулыннан таныганнармы соң?

—Кулыннан танымаганнар, ул аларны телдән чыгарып, башкаларга ятлата икән,—диде хәзрәт.

—Ихтимал, ул такмакларны Габдуллаҗан түгел, башкалар чыгарган булса?—диде Сәгъди.

—Андый такмакларны чыгарырдай истигьдатлы башка берәүне мин авылыбызда күрмим,—диде мулла.

— Шулай ук яхшымыни такмаклары, хәзрәт?—диде Сәгъди.

—Шулай шул, кем, Сәгьдетдин мелла,—диде мулла абзый.—Теле бик әче, мәдрәсәне дә хәрабәт итеп күрсәтә.

Хуҗа Сәгъди мулланы тынычландырып:

—Ярый, хәзрәт, мин аның белән каты гына сөйләшермен. Әгәр ул чыгарган такмак булса—чыбык, аныкы булмаса, прәнник ашатырмын,—дип озатып калды.

Әлбәттә, Сәгъди абзый ул такмакларны улы Апуш чыгарганын бик яхшы белә иде. Чыбык белән суктыру түгел, ул баласына тырнак белән дә чиртмәде.

Ләкин Зөһрә бикә хатыннардан хәлфәне мыскыллап чыгарган такмак ишетеп, ярсып кайтты да уклау алып, балага ташланды.

—Аһ, җүнсез килмешәк, мир алдында рисвай иттең. Хатыннар күземне дә ачырмый.

Апуш атасына барып аркаланды. Сәгъди абзый карчыгын тотып:

—Ташла, хатын!—дип кычкырды:—Аны Апуш чыгарганмы әле, юкмы? Тимә балага!

Хатын сабырланды. Уклавын кучкарга куеп, өйдән чыгып китте.

Аерылышу

Сәгъди абзыйның йортына афәт артыннан афәт килә торды. Апуш килгәнче үк инде аларның бердәнбер угыллары вафат булган иде. Апуш килгәч, Сабира апасы да донья куйды. Аннан соң Саҗидә апасы чирләп үлде. Инде менә көтмәгәндә йорт башлыгы Сәгъди абзыйны да ат зәхмәте сукты. Анын бер кулы, бер аягы йөрмәс булды. Ат тугарып маташканда кинәт шулай күтәрәмгә калды атасы. Аны өйгә алып кереп сәкегә салдылар. Апуш атасы яныннан китмәде, сабакка да бармады

—Әтием, син савыгырсың, Алла бирсә,—диде Апуш.—һичшиксез, аягына басарсың...

—Рәхмәт, улым,—диде ата.—Гайфулла мулла сине хәлфә иткәнен ишеткәч, мин бик куандым, улым. Машалла! Мин сине алга таба да Казанга җибәреп укытырмын, Алла боерса.

—Әти!—диде Апуш тыңнанып.—Кемдер капка шакый.

—Бар, каршы ал, нинди кунак икән ул? Авыл кешесе капка шакып тормас.

Апуш йөгереп чыкты да, бер ят ир кеше ияртеп керде

—Әссәламү галәйкүм!—диде ят ир.

—Вәгаләйкүм әссәлам!—диде Сәгъди.

Ят кеше:

—Йортыгызга фатиха,—дип ике учын күтәреп дога кылды—Син, мөгаен, Сәгьдетдин абзыйдыр?


 

—Дөрес, мин Сәгьдетдин булам,—диде хужа.

—Хасталанып торасыңмы, Сәгьдетдин абзый?—диде юлаучы.

—Фалиҗ сукты уң ягымны!—диде хуҗабай.—Урманнан утын алып кайттым да... Атымны тугара идем... Ат зәхмәте китереп орды...

—Узар булсын!—диде юлчы.

—Амин'—диде хужа.

Ир кеше ниндидер карарга килеп, тирән сулыш алды да әйтте:

—Сәгьдетдин абзый... Мин бит сезнең кулдан бу ятим баланы алырга дип килдем.

Сәгъдинең йөрәге «жу» итеп куйды.

—Ничек? Кая, ничек алырга?—диде хаста.—Улым, бар анаңны чакыр, тиз кайтып җитсен!

Апуш очты гына.

—Безнең артык балабыз юк, кем...—диде хужа.

—Минем исемем Бәдретдин, Сәгъди абзый,—диде чакырылмаган кунак,— Мин Кушлавыч кешесе... Казаннан Җаекка олау чабам... Безнең авыл мулласы Мөхәммәд Гарифның бертуган сеңлесе, ягьни Габдуллаҗанның тутасы Газизә бикә—Җаекның бик могтәбәр бае Галиәсгар Госмановның хатыны Габдуллаҗанны сездән алып, Җаекка алып килергә кушты.

Зөһрә бикә белән Апуш кайтып керде. Зөһрә бикә ярсыган, сәлам да бирмичә кычкыра башлады:

—Кая? Кемгә алып китәләр, кем алып китә безнең улыбызны?

Бәдретдин алда әйткәннәрен кабатлап чыкты. Ләкин Зөһрәне тыеп булмый иде:

—Ярар, менә без икмәкнең поты ун сум чагында аны өч ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрикме? Булмас!

Бәдретдин сабыр гына:

—Ул Габдуллаҗанның якын кардәше!—диде.

—Кардәше булгач, ник әүвәл аның ятим икәнен күрмәгән? Бала гаиләдән гаиләгә, авылдан авылга йөреп, безгә килеп матур гына яшәп ятканда әзер бала кирәк булдымы икәнни?.. Юк. мосафир, бездә кешегә бирерлек бала юк!

Габдуллаҗан аптырап калды. Моңарчы ачык чырай күрсәтмәгән анасы аны теше-тырнагы белән бирмәскә тырыша.

—Бездә артык бала юк!—дип тәкрарлады хуҗабикә.

Тарткалашу артыкка сузылгач, Бәдретдин кесәсеннән ике кәгазь чыгарды.

—Менә!—диде юлчы.—Бусы Галиәсгар байның хаты. Анда ачык язылган. Монысы исә үрәтниктән язу. Сез не имеете права кеше баласын тотып торырга, мин үрәтниккә барам, мин сезне пад суд җибәрә алам.

Зөһрә сүзе үтмәгәч, бәхәсләшү урынына алъяпкыч белән йөзен каплап җылый башлады.

—Кул арасына керә башлагач кына...

—Закун алар ягында, карчык,—диде Сәгъди абзый.

—Ярар, атасы,—диде хатын.—Кеше баласы безгә булмас, Алла сакласын, әллә ниләр күрербез!—дип анасы Апушны киендерә башлады. Үзе киендерә, үзе чын күз яшьләре белән җылый.—Улым, безне онытма, җәме! Алай-болай булса, туры үзебезгә кайт! Энең Садри, атаң белән сине көтеп торырбыз.

—Ярар, әни!—диде Апуш.

Ул үги анасын кызганып куйды. Кыйнаса да, Зөһрә аны үзенчә яраткан, ләбаса!

Габдуллаҗанны капка төбендә кашуфкыга җигелгән ат көтеп тора иде.
 

Апуш сөекле этен кочаклап җылый башлады.

—Сау бул, Акбаем, бәхил бул!—ди үзе.

Кашуфкыга утыргач, ат кузгалды. Ләкин Бәдретдин атны чаптырмады. Аларны Зөһрә, Сапи, Хәлил, Ахун басу капкасына чаклы озата барды. Озатучыларга Акбай да ияргән иде.

—Улым, Габдуллаҗан, безне онытма!—диде Зөһрә бикә, үзе һаман җылый.

—Хат яз, Апуш!—диде Сапи.

—Сау калыгыз!—диде Апуш.

Ат юырта башлады. Озатучылар капка янында кул болгап калды. Кашуфкы артыннан Акбай чаба.

Сапи эткә кычкыра:

—Акбай, Акбай! Моһ-моһ!..

Апуш та аны кирегә куа:

—Акбай, кайтып кит, иярмә, Акбай, кайтып кит!

Ләкин хуҗасыннан аерылышасы килми, эт һаман кашуфкы артыннан теркелди. Бәдретдин атын туктатты да кашуфкасыннан төшеп, камчысы белән эткә кизәнде. Аннан юл кырындагы каты карны алып, эт тарафына ыргытты.

—Бар, өенә кайт!—дип кычкырды кучер.

Маэмай кызганыч чинап, кире китте дә. кашуфкыдан ераклашкач, хуҗасы ягына карап, артына утырды. Апуш Акбайның монсу күзләрендә: бәләкәй хуҗам, нигә син мине ташлап китәсең, мине дә үзен белән ал, зинһар, дигән ялвару чаткысын күрде.

Апуш тыныч кына җылый иде Кашуфкы кар бураны куптарып, алга ыргылды.

Җайлы Җаек

Җаек шәһәрендә төп халык урыслар булып, алардан кала икенче урында татарлар санала. Җаек татарларының күп өлешен Арча, Саба якларыннан бирегә күчеп килгән гаиләләр тәшкил итә иде. Алар вак сәүдә белән шөгыльләнә, араларында хәтта миллионшиклар да бар. Урта хәлле, уртадан югарырак булып, аякларында нык басып торган байлар Җаек сәүдәсенең тотрыклы керемен бирүчеләр катлавын барлыкка китергән. Халыкның күбесе һөнәрчелек, тегүчелек, итек басу эшенә керешкән. Араларында кучерлар катлавы, ямь чабучылар, завод-фабрикаларда ялланып эшләүчеләр да бар.

Арча ягының Түбән Сәрдек авылында туып-үскән Галиәсгар бай Госманов әнә шул уртачадан баерак катлау вәкиле иде. Аның каралты-курасы җитеш: биек койма белән әйләндерелгән, дүрт баганалы ырыс капка белән уратып алынган курада кара-каршы икешәр катлы ике таш йорт.

Галиәсгар бай Тукайның атасы белән бертуган апасы Газизәгә өйләнеп, аларның Зөһрә исемле кызлары белән Гобәйдулла исемле ир балалары туа. Хуҗабайның казакълар белән сәүдәсе бик уңышлы бара. Ул кайчакларда Казанга да. Оренбурга да олаулар йөретә. Көр тормышлы, киләчәгенә нык ышанган илле яшен тутырган ир заты иде ул Галиәсгар бай. Кура тулы мал-туар, ашарга-эчәргә мул, гаиләдә тигезлек, татулык иде.

Ләкин шушы камиллекнең чите әкрен-әкрен генә кителә башлады кебек. Күп чыгымнар белән, бөтен мөселман голәмәсен җыеп, атна буе туй ясап, олы кызы Зөһрәне ул кияүгә бирде. Әмма яшь гаилә ныгып китә алмады. Кызы кияүдән аерылып, атасы йортына кайтып төште. Галиәсгар абзыйга бу бик үк яхшы фал булмаса да, кызын ул битәрләмәде, авыр сүз әйтмәде.


 

Ул да булмады аның иң сөекле баласы, унбер яшьлек углы Гобәйдулла кинәт вафат булды.

Галиәсгар бай тырышып тапкан малын юкка әрәм-шәрәм итмәсә дә, зәкятен пөхтә аера, юксылларга ярдәм итә, иганә эшләренә дә буш кул белән бармый. Җае чыккан саен мул табын әзерләтеп, бәйрәмнәр ясый торган киң күңелле кеше иде. Углы үлеп киткәч, каралты-кура бушап калган төсле булып, Кушлавычта ачлы-туклы яшәп ятучы Мөхәммәд Гарифның беренче хатыныннан калган кызы Газизәне, Җаекка китертте. Газизә моңа чиксез шатланып, җизнәсенә чиксез рәхмәтләр укыды.

Галиәсгар үзе ярдәм иткән мохтаҗлардан рәхмәт ишетер өчен генә яхшылык кыла кебек: бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Газизә жае чыккан саен, җизнәсенә рәхмәт укый, өй эшләрен җитез, пөхтә башкара, җизнәсе белән тутасы каршысында толымнары белән идән себерергә дә риза иде. Бу йортта аның өсте бөтен, тамагы тук, кайгысы юк.

Ләкин аерылып кайткан Зөһрә генә Газизәне колач жәеп каршы алмады. Беренче күрүгә үк бу ике хатын-кыз арасында, сәбәбен аңлатып бирә алмаслык, киеренкелек барлыкка килде. Ни әйтсәң дә Зөһрә үз атасы йортында, монда ул хужа Ни әйтсәң дә Газизә—ул килмешәк фәкыйрь, бай хатынының туганнан туган сеңлесе генә.

Әмма олы Газизә белән кече Газизә бер-берсен бик якын итәләр, кечесе:

—Олы тутам!—дип, олы Газизә:

—Сеңелкәем!—дип кенә тора иде.

Галиәсгар бай да Газизә балдызын үз баласыдай кабул итте.

Шуңа күрә, усал Зөһрә ачыктан-ачык кече Газизәгә тел-теш тидерергә кыймый иде.

Көннәрдән беркөнне кече Газизә кич утырганда Габдуллаҗанның чит кешеләр кулында уллыкта яшәве турында апасына сөйләде. Олы Газизә озак кына уйланып утырганнан соң әйтте:

—Сеңлем!—диде. —Мин бу турыда җизнәң белән киңәш-табыш итәрмен.

Бер җаен табып, хуҗабикә Газизә иренә сак кына эндәште:

—Картым!—диде —Казаннан Габдуллаҗанны чакыртып алыйкмы әллә? Ишек алдыбызда бер ир бала уйнап йөрсә, һәйбәт булыр иде. Абыемның баласы бит...

Галиәсгар бай ике дә уйлап тормастан әйтте:

—Чакыртырбыз, карчыгым!—диде.

Шулай итеп, бер-ике ай узуга Алты-Биш Сапый исемле күчер Габдуллаҗанны исән-сау алып килеп җиткезде дә, Галиәсгар байга тапшырды.

Ул көнне бай йортында бәйрәм ясадылар. Курада ир бала пәйда булды. Апалары Габдулланы җылый-җылый чишендерделәр. Унсигез көн, унсигез төн чанада тирбәлеп, арып беткән Габдулланы Алты-Биш Сапый мунчага алып китте. Мунчадан соң юлчы сабыйга мәрхүм Гобәйдулладан калган яхшы киемнәрен кигезделәр. Хужа хатын Габдулланы кочаклап, тагын җылады.

—Улым, Гобәйдуллам!—дип сөйде ул Габдулланы.

Галиәсгар байның да күнеле йомшады, ахрысы, ул йомыш тапкан булып чыгып китте.

Ун яшендә гүр иясе булган мәрхүмнең киемнәрен кигәч. Апуш Гобәйдуллага охшаган кебек күренде

Бәйрәм табыны янына утырдылар. Бу йортта тагын бер килмешәкнең артуына бер генә кеше сөенмәде—Зөһрә. Үзенә генә ишетелерлек итеп, ул:
 

—Әрәм-тамаклар ишәя,—дип чәен дә эчеп бетермичә, үз бүлмәсенә менеп китте.

Габдуллаҗанга да өске каттан якты. җылы, матур бүлмә бирделәр. Гел байларча булды бу.

Йорт хуҗасы Галиәсгар бай казакъка барса да, Казанга барса да күчтәнәчсез кайтмый. Кызларга, хатынына матур алкалар, беләзекләр булса, Габдуллаҗанга кием-сатым, матур кәләпүш, чалбар яки аяк киеме, монпасыйдыр, әтәч конфеттыр атып кайта. Юлдан кайтып, юынып, чәй эчеп алганнан соң, хуҗабай якты-киң залда барысын да жыеп, бүләк-санак өләшергә ярата. Ул алган бүләкне ошатып, шатланып, рәхмәт әйтеп атсатар, аның да куанычы арта, күнеле була иде.

Байтак вакытлар Габдулланың күге аяз. күңелендә яз була килде. Ул бай баласы кебек киенә, бай гаиләсе белән бер табактан ашый, урамда яшьтәшләре белән кузналы, качышлы уйный.

Олы апасы яки җизнәсе йомыш кушса. Апуш аны җиренә җиткезеп үтәргә тырыша. Кайвакыт урамда уенга бирелеп, кушылган йомышны үтәргә онытып та җибәргәли. Газизә апасы Габдулла эшләргә онытканда, җизнәсе белән Зөһрә тутасы күрмәгәндә. Габдулла өчен үзе эшләп ташлый. Зөһрә атасына Габдулланы әләкли:

—Әти. Апуш син кушканны үтәмәде, аның өчен Газизә эшләде,—дигән очракларда Гаслиәсгар бай дәшми кала, ләкин күңеленә'сала бара иде.

Мотыйгыя

Җаек каласында өч мәхәллә булып, өч мәчет янында да үз мәдрәсәсе эшли иде. Беренче мәдрәсә «Рәкыйбия» Толбай мулла кулында булып, икенчесе—«Гайния» Гайнетдин кари җитәкчелегендә, өченче мәдрәсә - «Мотыйгыя» Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинныкы иде. Шулар арасында соңгысы «Мотыйгыя» иң мәшһүре санала.

Галиәсгар бай каенише Габдуллаҗанны әнә шул алдынгырак саналган мәдрәсәгә урнаштырырга исәпләде.

Мотыйгулла хәзрәт 1845 елда Казан гөбернәсе Зоя өязе Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туа. Мотыйгулланың атасы Төхфәтулла, аның атасы Нигъмәтулла, аның атасы Комач мулла була. Мотыйгулла яшьли ятим калып, апасы тәрбиясендә үсте.

Төхфәтулла мулла вафат булгач, Кайбычка яна яшь мулла китереп куйдылар. Яшь мулла сабый Мотыйгулла мәхдүмнең зиһенле бала икәнен тиз күреп ала да мәхәллә халкына мөрәҗәгать итә:

—Җәмәгате мөслимин! Мотыйгулла мәхдүм зирәк бала, аны яхшы мәдрәсәгә юлларга кирәк... Ул кара ятим, апаларының аны укытырга хәле юк. Ни кыламыз!—диде.

Кайбыч халкы һичсүзсез өй саен иганә җыеп. Мотыйгулланы Кышкар мәдрәсәсенә җибәрә, укып чыкканчы ана ярдәм итәргә алынса да. сонга таба авылдан тиешле акча килүдән туктый

Кышкарда укыганда Мотыйгулланы аннан ике сыйныф алда укый торган Мөхәммәт Гариф исемле Кушлавыч егете үз химаясына алды Алар бик дуслашып киттеләр. Җәйге татил вакытларында Мотыйгулланы Мөхәммәт Гариф туган авылына алып кайтып тәрбияли

Мөхәммәт Гариф 1864 елда указ алып, туган авылы Кушлавычка кайтып мулла булды. Мотыйгулла исә мәдрәсәне 1867 елда тәмамлап, тагын авылдашлары ярдәмендә укуын дәвам итәргә Каһирәгә Әл-Әзһәр университетына укырга китте Ун ел укыганнан соң 1877 елда Мотыйгулла университетны тәмамлап. Русиягә кайтты Туганнары, авылдашлары белән


 

күрешкәннән соң, ул Җаекка, кияүгә чыккан сеңлесен күрергә килде. Бер­ике көн кунак булганнан соң, ул Гайния мәчетенә җомга намазына китте. Читтән килгән, башкалардан аерылыбрак торган кыяфәтле мәһабәт ир- егетне күреп, аңа да Коръәннән бер-ике сүрә укырга тәкъдим иттеләр.

Мотыйгулла Коръәнне Мысыр мәкаме белән укырга тотынды. Мотыйгулланың озын тын белән укуы, моңлы тавышы, бормалары мәхәллә кешеләрен хәйран калдырды. Мәчетне үз Химаясында тотып торучы Гайни бай җомга намазыннан соң Мотыйгулланы чәй бүлмәсенә чакырды. Чәй янында танышу, сораштыру башланды. Гайнетдин бай белем ягыннан да. яшь ягыннан да нык өлгергән бу ир-егетне бик ошатты һәм шундук тәкъдимен дә алга куйды.

Мотыйгулла шушы мәчетнең икенче мулласы буларак, эшкә урнашты. Тора-бара ул имам-хатип булды һәм Гайни бай Мотыйгулланы үз йортында тәрбиядә торучы уналты яшьлек Гыйззеназ исемле кыз туганына өйләндереп җибәрде. Һәм бирнә итеп, Гайнетдин бай үзенен ике катлы таш пулатын Мотыйгуллага васыять итте. Гайнетдин бай вафатыннан соң, Мотыйгулла шул йортка кереп урнашты һәм аларның бер-бер артлы балалары туа башлады. Мотыйгулла Төхфәтуллинның күп балалары арасында татар дөньясында нашир һәм җырчы буларак мәшһүрлек казаначак—Камил Мотыйгый 1883 елда, киләчәктә опера җырчысы Кайбицкая булачак кыз Галия 1905 елда шул таш пулатта дөньяга киләчәк.

Озакламый Мотыйгулланы тирә-яктагы мәдрәсәләргә ахун итеп куйдылар. Башка муллалардан аермалы буларак, Мотыйгулла ахун тирән белемле, киң карашлы, шәкертләр тәрбияләүдә дә хөррият яклы алдынгы хәзрәт иде. Аның зур йортындагы зур залда рояль, китап киштәләрендә гарәпчә, фарсыча, төрекчә, урысча, татарча китаплар, газета төпләмәләре тезелгән. Кызлары нотадан карап, рояль уйнарга, җырларга өйрәнәләр. Һәркөн диярлек, бу йортта кунаклар тарафыннан оештырылган җыр, бию, көйләп китап уку кичәләре була.

Мотыйгулла хәзрәт янына Габдулланы алып кереп, Галиәсгар бай ятимне шәкертлеккә алуын үтенде. Баланың Арча төбәге Кушлавыч авылының имамы Мөхәммәд Гариф улы икәнен белгәч, хәзрәт калкына төшеп:

—Сөбханалла! Мөхәммәд Гарифның баласымы?—диде.—Машалла! Атасы бик яхшы адәм иде, ул 1886 елда гүр иясе булган икән. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәжигун...

Аннан хатыны Гыйззеназны чакырып:

—Карчыгым Назбикә, менә бу мин сиңа сөйләгән мәрхүм дустым Мөхәммәд Гарифның баласы Габдуллаҗан мәхдүм булыр!—диде.

—Машалла!—диде хуҗабикә.—Хуш килдеңез!

Аннан хәзрәт өстәп куйды:

—Ана игътибарлы булыгыз. Ач вакытларымда Мөхәммәд Гариф мине Кушлавычка алып кайта иде, әбиен мине кыстыбый, бәлеш, каклаган каз белән сыйлый иде. Һәр татилне мин алар авылында узгара торган идем.

Шулчак залга бер үсмер керде. Ул бик кәттә киенгән иде. Анын өстендә атлас күлмәк, якалары чигүле, башында алтын ука белән чигелгән ракшын— түбәтәй, аягында йомшак читекләр. Габдулладан озын, төз буйлы иде ул.

—Бу минем улым—Камил мәхдүм!—диде хәзрәт.

Габдулла аягына басты. Камил вәкарь генә өстән карап, теләр-теләмәс кенә Габдуллага кулын сузды. Күрештеләр. Габдулла шуны сизде, Камил мәхдүм Габдулланың учыннан котыласы килде кебек, күрешүне озакка сузасы килмичә, кулын тизрәк тартып алган кебек тоелды.

—Улым Камил!—диде ата кеше.—Бу минем дустым, шәриктәшем
Мөхәммәд Гариф мулланың углы Габдуллаҗан. Анын атасы мине нык тәрбия кылды

Камил мәхдүм:

— Мәмнүн улдым!—диде дә әңгәмәдәшләрне калдырып, китап киштәсеннән бер китап алып, укый башлады

Габдуллаҗан залның өч дивары да китап киштәләре белән капланганын күреп, шаккатты: күпме китап!

Шулай итеп, Габдуллаҗан «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкерте булып китте

Бу 1896 елның көзе иде.

Мотыйгулла хәзрәт улы Камил белән Габдуллаҗанның дус булуларын бик тели иде. Ләкин хәзрәт баласы, мәдрәсәдәге иң алдынгы шәкерт, өч яшькә өлкән Камил мәхдүм Габдулланы башта якын итә алмады. Гомумән. Камил бик һавалы үсмер булып үсте, авыллардан килгән әллә нинди казакъ, мажик балалары белән ул аралашмый, үзен алардан өстен тота. Аларнын ятакханәсенә керергә, шәкертләр белән кул биреп күрешергә җирәнә иде кебек.

Җизнәсе белән апалары Апушны мәдрәсәгә бик тәфсилле әзерлек белән җибәрделәр. Күлмәк-ыштан, оек, читек-кәвеш, кәләпүш, камзул, яна теккән букча эчендә кәгазь-каләм..

Мәдрәсәнең эчен-тышын карап, Апуш шаккатты, «мәдрәсә» дигәч тә, ул Кушлавыч, Өчиленеэ такта мәдрәсәләрен күз алдына китерә иде. Ә мондаа, җаный, унлап хәлфә, олы сыйныфларны укыта торган мөгаллимнәр ничәү, мөдәрриснең үзе? Дәресханәләр, ятакханәсе, ашханәсе, китапханәсе, тәһарәтханәсе—барысы да бар.

Дәресханәгә керүгә үк ят шәкертне зур кызыксыну белән карый, тикшерә, сораштыра башладылар. Сыйныфханәгә Фәтхетдин хәлфә керде дә турыдан- туры Апушка карап:

—Фамилияң ничек?—дип сорады

Апуш ни дияргә дә белмәде Тып-тын. Хәлфә Апушка сөзеп карап, «бу бала колакка сак микән әллә?» дигәндәй, тавышын күтәрә төшеп

—Фамилияң ничек?—диде.

Апуш кызарып чыкты, җавап юк иде.

—Атаңның исеме ничек?—дип кычкырды Фәтхетдин

Тагын тынлык. Балаларга да. хәлфәгә дә бу сабыйның зиһененә зыян килгәндер кебек тоелды.

—Йа, Тәңрем!—дип авыр сулады хәлфә абзый.—Атаңның исемен сорыйм, балам!

Апуш, ниһаять, җавап бирү урынына сорарга батырчылык итте:

—Кайсы әтинеке?—диде

Дәресханә балаларның шартлап көлүеннән зыңгылдап куйды. Хәлфә дә аптыраган: көләргәме, әллә шушындый да әнгерә шәкерт килүенә җыларгамы, белми иде.

—Синең атаң ничәү соң?—диде хәлфә.

—Дүртәү!—диде сабый

Тагын көлделәр. Хәлфә дә елмайгандай итте. Апушның борыны тирләп чыкты, аның уч төпләре юешләнде.

—Санап күрсәт, балам!—диде хәлфә йомшара төшеп.

Апуш саный башлады

—Туган атам Мөхәммәд Гариф мулла, ул мин тугач та вафат булган

—Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун!—дип дога кылдылар.

—Икенче атам—Шакир мулла, ул әнием үлгәч, мине бабама кайтарып куйды... Өченче атам—Казанның кәләпүшчесе Мөхәммәд Вәли, ул үлем


 

ястыгына яткач, мине Сәгьдетдин атама уллыкка кайтардылар. Менә хәзер җизнәм Галиәсгар Госмановта яшим, әлхәмдүлилләһ,—дип өстеннән авыр йөк төшкәндәй, Апуш бичара пошкырып куйды.

—Исемең ничек?—дип сорады хәлфә.

—Габдуллаҗан!—диде сабый.

Берәү дә көлмәде. Хәлфә яна шәкертенең хәлен бик яхшы аңлады.

—Утыр. Габдуллаҗан үскәнем!—диде Фәтхетдин хәлфә йомшак тавыш белән.

Аның алдында ятимнәр ятиме, әмма итагатьле, зиһенле бала басып торганын хәлфә, ниһаять, аңлады.

Апуш урынына утырды. Ханә тагын тынлык киеренкелегендә калды. Хәзер хәлфә абзый яна шәкертне сынап караячак.

—Габдуллаҗан, ничәгә чаклы саный беләсең?

Апуш боерык та көтеп тормыйча, санап китте:

—Бер, ике, өч... йөз...

Йөгерек санап ул йөзнең аръягына чыккач, хәлфә:

—Житте, шәкерт!—дип аны туктатты.

Тапкырлауны да Апуш Яңа Бистәдәге анасы Газизә бикә өйрәткәнчә, теле-телгә йокмый әйтеп чыкты.

Сыйныфтагылар соклану аша:

—Сөбханалла!—диделәр.

Апушның төркичә-гарәпчә дә, Коръәнне дә яхшы укыганы, «Иман шарты»н, «Һәфтияк»не яттан белгәнен күргәч, егылып киттеләр.

Беренче дәрес тәмамлануга ук Фәтхетдин хәлфәханәгә кергәч, башкалар белән кинәште: Габдулла Тукаев бу сарыфны гына түгел, алдагыларын да үзләштергән булып чыкты, аны хәзер Коръәнгә, «Кырык хәдискә» кушарга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

Шулай итеп, мәдрәсәгә килгән яңа оланның даны шәкертләр арасында гына түгел, хәлфә-мөгаллимнәр арасында да тиз таралып өлгерде.

Галиәсгар бай каенишенең укуга тибеш-җәптәш икәнен аңлап, аны тагын урысча укырга школага бирергә булды. Школада да Апуш үзеннән алдан кергән балаларны куып җитеп узып китте.

Сабакка йөри башлагач. Габдулланың йорт тирәсендәге йомышларны үтәргә вакыты калмый иде. Ул сабактан кайта-кайтышлый капкалап ала да, урамга кузна уйнарга чаба.

Иртән чәй эчеп утырганда хуҗабай әйтте:

—Лапаста ярылган утын бар,—диде:—Шул ярылган утынны мунча өялдына ташып, матурлап өеп куярга кирәк. Ул эшне, каениш, син башкарырсың.

—Жизни,—диде Габдулла.—Бүген минем сабакларым күп, дәресләр караңгыга чаклы була.

—Караңгыда ташырсың!—диде бай кырыс кына.

Апуш кече Газизә апасына бакты.

—Апаңа карама, ялкау!—диде Зөһрә.— Аланның бүген кер уасы көне... Миңа да карама, минем шәл бәйлисем бар. Аннан соң мин үз йортымда килмешәк өчен эш эшләмәм бит инде.

—Зөһрә!—диде анасы.

Галиәсгар бай Зөһрәнең шулай тупасрак сөйләвен өнәп бетермәсә дә, эчтән генә аның сүзләрен хуплады.

—Эшләп ашарга кирәк, каениш!—дип Апушның җилкәсенә җиңелчә генә сугып.—Йәгез, бер фатиха!—дип догага кул күтәрде.

Догадан соң:

—Шулаймы, егет?—диде.
 

—Шулай!—диде Апуш.

Габдуллаҗанның, ашы аш булмады, укуы уку булмады. Көн буе мәдрәсәдә укып, аннан сон школага барып, ул утын өясе барын онытты. Ул карангы төшкәч кенә, тыны капланганчы йөгереп, өйгә кайтты. Букчасын баскыч төбенә ташлап, лапаска йөгерде.

Ач булса да, арган булса да, Апуш утынны тәки ташып бетерде. Өйгә кереп ашап-чәй эчеп торырлык та хәле булмаганлыктан, ул шул килеш кенә йокларга ятты.

Хәзер Апушның тормышы школа белән мәдрәсә арасында, аннан кайткач, каралты-кура тирәсендә, алардан буш чакта урамда уенда уза башлады.

Шушы тәртипкә корылган тормышта усал тутасы Зөһрәнең кимсетүләре дә, жизнәсенең атлаган саен аны «эшләп ашарга кирәк* дип битәрләп торуына да ул күнегеп бетте инде. Ләкин ятим сабыйның күнеле сизенә иде: муллыкта яшәтсә дә, аны укытырга, киендерергә акча сарыф итсә дә, нишләптер, жизнәсенә аның күнеле ятмый иде.

Шушы шартларда ул яшәргә, укырга тиеш. Ләкин шушы шартларны тагын да катлауландыра торган вакыйгалар булып тора.

Бер җәйне Галиәсгар бай белән апасы Газизә туган авылларына кунакка кайтып китте. Кире кайтканда алар икәвесе генә түгел, дүртәвесе булып кайтып төштеләр. Кин күнелле, туган җанлыклы Галиәсгар бай үзенен ерак туганнарыннан ятим калган балаларны алып кайткан иде. Азарның берсе ун яшәр Гали исемле малай булып, икенчесе сигез яшәр Фәйрүзә исемле кыз иде.

Бу өстәмә ятимнәрнең кайтып төшүе башка ятимнәр өчен дә, ирдән аерылып кайткан усал Зөһрә өчен дә күнелле яналык түгел иде.

Шулар өстенә бай:

— Курада кеше артты, ярдәмче куллар кирәк!—дип ирле-хатынлы Гыймади белән Гайнине каравылчы итеп эшкә алды. Алар аскы өйгә урнашты. Һәм яна килгән ятимнәр белән бергә Апушны да каравылчылар янына төшерделәр. Гыймади абзый акыллы, юаш бәндә булып, аның Гайни исемле хатыны бик әтчәянни иде, ул йорт хуҗабикәсеннән дә арттырып, балаларга кычкыра, аларны әрли, хәтта кайчакларда, кеше күрмәгәндә генә чыбык белән суккалый да иде.

Өске каттагы олы бүлмәдә дәрес хәзерләргә, китап укырга да уңайлы иде. Аста тыгын, шау-шу Өстән аска күчерелүен Апуш авыр кичерде. Бу—үз дәрәҗәңне бел, дигәнне аңлата иде булса кирәк

Чыннан да, Галиәсгар бай болай уйлагандыр. Ни әйтсәң дә, Апуш аның үз канкардәше түгел, бары тик каенише генә, Гали белән Фәйрүзә исә аның туганнан туган балалары. Яки аларны да Апуш янына өскә менгезергә кирәк иде. Алай булмый, чөнки Зөһрә мона риза булмаячак, риза булса да, балалар белән Зөһрә арасында гел гауга чыгып торачак Ин яхшысы, аларның барысын да тигез күреп, барысын да аскы катка, каравылчылар белән урнаштыру иде.

Галиәсгар бай Галине Апуш белән бер мәдрәсәгә урнаштырды. Фәйрүзәне кызлар мәктәбенә бирде.

Ни генә булмасын, Галиәсгар бай ятим сабыйларны тигез карарга тырыша иде, олау чапканнардан ул каенише белән туганнан туган энесенә бертөрле кием, бертөрле бүләкләр алып кайта, аларны аермый, кимсетми иде. Гали белән Апушны игезәк балалар дип йөртәләр иде. Ләкин Гали укуда алдыра алмый интегә, яшьтәшләреннән күпкә артта кала. Ул үзе дә укуга дәрт түгел иде. Гали күбрәк каралты-курада маһир эшли

Чыннан да дүрт кеше артканнан соң йортта тавыш еш чыга башлады
Апуш ике мәктәптә укып, соң кайта, кайткач сабакка әзерләнәсе, китап укыйсы бар, йорт эшләренә ул катнаша алмый, катнашырга теләми дә иде, ахрысы. Гали эшкә чат ябышып ята, агасы алдында:

—Ни кушасын, агам! Нишлим, агам!—дип кенә тора.

Бу Галиәсгарга бик тә ошый иде. Гали белән аларның серләре килешә. Ашаганда да алар эш турында рәхәтләнеп сөйләшә. Апуш дәшми. Ашап туюга тизрәк җизнәсе күзеннән качарга тырыша.

Җизнә белән каениш арасы көннән-көн ерагая барды, хуҗабайның моңа эче бик поша, ул Апуш белән Гали туганы белән чөкердәшкән кебек якынаерга, аның белән сөйләшергә тели иде. Галиәсгар белән Апушның арасы салкынайганнан-салкыная баруын ике Газизә дә сизә, аларның да кәефен боза иде.

Шундый шартларда тагын ел узды. Апушның мәдрәсәдә һәм хәлфәләр, һәм мөгаллимнәр, һәм шәкертләр арасында абруе артканнан-арта барып. Апушның мәдрәсәдән өйгә кайтасы килмичә, ара-тирә ятакханәдә кунып- кунып та калгалый башлады. Бу хәл хуҗабайның ачуын чыгарды. Беркөнне ул хатыны Газизәгә әйтте:

—Анламыйм мин бу Габдуллаҗанны!—диде.—Мин аңа җанымны телеп бирергә риза, ул мине чит итә.

—Атасы,—диде Газизә.—Әллә үзе белән сөйләшеп карыйсыңмы?

Хуҗабай бу сөйләшүгә бик сак кына килде.

—Каенишем!—диде ул.—Синен миңа үпкәң-фәлән юктыр бит?

Апуш сагаеп калды:

—Юк!—диде.

Галиәсгар уйлап куйды: юк, җизни, дип тә әйтми, ичмасам.

—Бер-бер ризасызлыгын бармы?—диде хуҗабай салмак кына.

—    Юк!—диде Апуш.

Галиәсгарның ачуы чыкты:

—Бу нинди сөмеки бала син, юк та юк!—дип хуҗабай тавыш күтәрде:— Мин синең алда иелеп гафу үтенер идем, гаебем барын сизсәм!

Апушның башын бер кырга салып, җизнәсенә яны белән басып, дәшми торуы хуҗаның җенен чыгара иде.

—    Мин сине ачлыктан тартып алдым, каениш,—дип ачуын тыеп, кычкырмаска тырышып башлады ул төп сүзен:—Кучер җибәреп кайтарттым, өстендә миллионщик малайлары кимәгән кием, башкаларда булмаган ризык. Йомшак урын-җирен, нигә син шуларга рәхмәтле түгел, әнә, Гали белән Фәйрүзә атлаган саен миңа рәхмәт әйтә. Инде хәзер табын янында мин булсам, ашарга да утырмыйсың? Синең рәхмәтеңне ишетер өчен тагын мин нишләргә тиеш?

—Мин гел сиңа рәхмәт әйтәм!—диде Апуш авыз эченнән генә —Ашап туйгач, дога кылганда да мин: җизнәмә, апама рәхмәт, дим.

—Ишеткәнем юк!—дип кычкырды хужа.

—Аллаһу Тәгалә ишетә!—диде Апуш.

—Кычкырып әйтергә ярамыймыни ул рәхмәтне?

—Ярый, ләкин кычкырмыйча әйтсәң дә ярый, дигән китапта.

—Кайсы китапта ул?

—Коръәндә!—диде Апуш.—Кешегә яхшылыкны ачык итеп эшләргә дә була, башкалар күрми калса, хәерлерәк. Мохтаҗларга хәер биргәч, менә мин шулкадәр хәер бирдем, син дә миңа яхшылык эшлә, дип кычкырган кешегә биргән хәеренең савабы булмас, дигән... Ә син атлаган саен: мин сине киендерәм, мин сине ашатам-эчертәм, дип рәхмәтне сорап аласын.

Галиәсгар мондый дорфалыкны көтмәгән иде, ул башта сүзсез торды, ух-пух килде, аннан соң каты тавышы белән:


 

—Аһ, атаңа нәләт!—дип кычкырды.

Боек кына, буйсынган кыяфәттә торган Апуш кинәт башын күтәрде

—Рәхмәтсез бала! Атаңа нәләт! —дип кабатлады хужа.

Габдуллаҗан бер мизгелгә генә җизнәсенә туры карап алды да, кинәт борылып, букчасын күтәреп, йөгереп чыгып китте, ул капканы да узды, урам буйлап мәдрәсә ягына таба йөгерде.

Тавышка башкалар да бүлмәгә керде.

—Ни булды, атасы?—диде Газизә.

Хуҗабай һаман тынычлана алмый иде.

—Мин аны киендергәнем, ашатканыма савап түгел, гөнаһ алам икән! Аһ, мөртәт бала!.. Ярар, моннан соң мин аны ашатмыйча, савап кына җыярмын!

—Әйттем мин сезгә!—диде Зөһрә.—Ул малайның башында нидер бар. дидем.

Ул көнне дә, икенчесендә дә Габдуллаҗан өйгә кайтмады. Өйдәгеләр аның мәдрәсә ятакханәсендә башка шәкертләр янында икәнен яхшы белә, ләкин бу күңелсез хәлгә бик борчылалар иде. Хуҗабай да үзенә урын табалмады. Башкалар да аның белән ачылып сөйләшергә базмадылар. Зөһрә генә үзалдына:

—Үксез бала асраганчы, үгез бозау асра!—дип такмаклап йөрде

Гыймади каравылчының хатыны Гайни дә:

—Ит яхшылык, көт яманлык—шул буладыр инде ул!—дип сөйләнеп алды.

Апуш мәдрәсә, ятакханә мохитен бик ярата, анда аның абруе бар, аның сүзенә колак салалар, анда аның такмакларын тыңлыйлар. Ач булса да, ана мәдрәсәдә яшәве кызык иде. Анда аның үз тыңлаучылары бар

Берничә тапкыр Гали яшьтәше, аннан кече Газизә апасы, аннан соң олы Газизә апасы Габдулланы өйгә кайтырга үгетләп килделәр. Кече апасы аның кире кайтмасын белгән кебек, күп итеп ашамлык алып килгән иде. Ул күчтәнәчләр шул көнне үк ятып укучылар белән уртак ашалып бетте

Галиәсгар Госмановның кәефе кырылды. Ул үзен битәрләп тә, әйткән сүзенә үкенеп тә карады, барыбер тынычлана алмады. Аннан соң ул башкаларга ишетелерлек итеп, үзен акларга тотынды:

—Каян килгән Алланың кашка тәкәсе! Серкәсе су күтәрми икән! Анын алдында минем ни гаебем? Кимсетмәдем, барыгызга да тиң бактым. Барыгызны да яратып яшим «Эшләп ашарга кирәк» сүзе дөрес түгелме? Эшләмәгән өчен атакайлар безне камчы белән яралар иде. минем ана тырнак белән дә чирткәнем булмады

Олы Газизә иренең ачуын арттырмаска тырышып, ипләп кенә әйтә куйды:

—Атасы,—диде —Ул сиңа бик тә рәхмәтле, тик аның холкы шул инде Гали кебек ул сиңа сырпаланмый...

—Хәерче шулай горур була инде ул!—диде хужа.

—Алары өчен дә түгел, ул синең «атаңа нәләт» дигәнеңне кичерә алмый,—диде бикә.

— Мине кичерергә, мин аның каршысында җинаятьчеме? —дип кычкырды бай.

Сүз шунда туктап калды.

Галиәсгар Госманов шуннан соң гел җыерык каш белән йөри башлады Өйдәгеләргә дә ул төкселәнде. Казакъ ягына сәүдә белән чыгып кайтканнарда да элеккеге кебек шат күңел белән кайтмый Бүләкләр дә сирәгәйде Әллә аның сәүдә эшләре кирегә китте, әллә аның сәламәтлеге какшады, әллә каенише белән булган кайнар бәхәс аның күңелен эчтән кимерә иде.
Галиәсгар бай бик еш авырый башлады. Ул вакыт-вакыт эчен тотып бөгелеп төшә дә авыртуына чыдый алмыйча, озак кына шулай бөгәрләнеп тора. Җылкы мае да, шифалы үләннәрнең дә файдасы тимәде, сәүдәгәр Галиәсгар Госманов 1900 елның җәй уртасында җан тәслим кылды.

Авыр туфрагы җиңел булсын! Урынын җәннәттән әйләсен! Иннә лилләһиә вә иннә иләйһи рәжигун!

Җизнәсенең җеназасына Габдуллаҗан да килгән иде. Ятим калган апалары белән бергә ул да бик нык җылады.

Хуҗабай вафатыннан соң якын туганнары арасында мал бүлеш, мирас тарткалашы да булып алды. Чыннан да Госмановның варисларына әлләни күп малы калмаган иде. Әллә каян гына кредиторлар килеп чыкты, әллә нинди кыягазлар күрсәтеп, бер урыс, ике казакъ бае, бер татар кайчандыр Госманов бурычка алган акчаларын таләп итеп, ике йортның берсен сатып, шул акчадан үз өлешләрен алып китте. Шулардан калган бер йорт мәрхүмнең тол хатыны Газизә, аның кызы Зөһрә, авылдан алдырган ятим Галигә шәригатьчә бүленеп бирелде. Габдуллаҗанга васыять язылмаган иде.

Малны таркатмыйк дип, хуҗабикә каравылчылардан баш тартып, дүртәвесе генә шул йортта яши калдылар. Озакламый кече Газизә кияүгә чыгып, ул йорттан китеп барды. Хуҗабикә Габдуллаҗанга:

—Кире кайт, энем! Бергә-бергә яшәрбез!—дип караса да Габдулла шәкерт җизнәсе йортына кайтмады, ятакханәдә калды.

Үзбаш

Габдуллаҗанның мөстәкыйль тормышка юлы ачылган иде инде. Ятакханә хәяте аның ирек ярата торган холкына бик туры килә иде. Дәресләрдән соң мендәр сугыш, шигырь сөйләш, җырулар җырлаш башлана. Бу кичәләрнең уртасында Габдулла булыр. Аның әкият сөйләве дә, шигырь укуы да, халык җырларын җырлавы да дан казанды. Аны бай шәкертләр чәйгә чакыра, ана көнбагыш, чикләвек, корот бирәләр. Кайчаклар казы да эләккәләп куя. Бәйрәмдә, ял көннәрне аны Мотыйгулла хәзрәтнең курасына чакыралар. Ашаудан битәр ул хәзрәтнең бай китапханәсендәге китапларны укый иде.

Жыр, шигырь тамашаларыннан соң табын уртасына салынган көнбагыш, чикләвекне Тукай тартынмыйча ашый. Тик менә ул нишләптер шәкерт кешегә төшемле нәрсә—җеназага—хәмелгә бармый. Башка ярлы шәкертләр кебек, бай шәкертләргә самавыр да куймый, аларның керләрен дә юмый. Күп фәкыйрь шәкертләр җәйге татилдә казакъ далаларына барып, мулдәкә булып, бераз акча эшләп кайта. Тукай анда да бармый. Ул җәйге татилдә мәдрәсәдә ялгыз калып. Чаган елгасына балыкка йөри, шунын белән тамак ялгый. Калган вакытын хәзрәт китапханәсендәге китапларны укып уздыра.

Мәдрәсәдә ятып укуга күчкәч, Габдуллаҗан читлектән котылган кош сыман, иреккә чыкты. Ачлы-туклы яшәсә дә, ул артык кашык булып, бай йортына әйләнеп кайтмас иде.

Аның хәлен аңлап, Мотыйгулла хәзрәт Апушны бәйрәм табынына еш чакыра, җае чыккан саен ана бераз акча эшләргә мөмкинлек бирә иде. Ул җәй көннәрендә хәзрәтнең метрикә кенәгәләрен күчереп яза, аның өчен ике сум акча ала, укуда артта кала торган өч шәкертне укытканы өчен ике сум төшерә.

Ьәм, ниһаять, Габдуллаҗан үзе теләгәнчә яши башлаячак. Үзе теләгәнчә китап укыр, үзе теләгәнчә җырлар, шигырь язар. Кәләпүшен салып ташлап,


 

үзе теләгәнчә, озын чәч үстерер, үзе теләгәнчә тәмәке тарта башлар, үзе теләгәнчә мулла-мунтагай, хәлфә-мәлфәләрнең наданлыгыннан, җитешсез якларыннан көлеп, чәнечкеле такмаклар чыгарыр. Кичләрен ятакханәдә концертлар оештырыр, үзәкләрне өзә торган монлы тавышы белән бетмәс- төкәнмәс халык җырларын башкарыр. Сыйныфташлары белән Чаган елгасы буена, сәхрага чыгып, кубыз уйнап, табындашларын биетер, аларның күңелен ачар. Аның шуклыкларын карарга, аның моңнарын тыңларга Җаек каласының башка мәдрәсәләрендә укучылар да, хәлфәләр дә «Мотыйгыя»га килә башлар. Аның җырын тыңлар өчен хәлле гаиләләр Габдуллаҗанны кунакка чакырыр.

Мәдрәсәдә үтелергә тиешле фәннәрне башкалардан алда үтеп. Габдуллаҗан өстәмә әдәбият укый башлады. Мотыйгулла хәзрәт үзенен китапханәсен аның карамагына тапшырды. Шәрык. Ауропа. рус әдәбиятыннан шактый мәгълүмат туплады, шигырь кануннарыннан хәзрәтнең үзеннән дәресләр алды.

Гомәр Хөсәенов исемле хәлфә хаҗга киткәч, Мотыйгулла хәзрәт аның урынына Габдуллаҗанны балалар укытырга куйды. Ун баланы Габдуллаҗан Госман хәлфә хаҗдан кайтканчы, алты ай дәвамында укытты һәм ул укыту ысулларына үзгәреш кертеп, беренче тапкыр мәдрәсәгә кара такта куйдыртты, аның укыту ысулы хаҗдагы хәлфәнекеннән бераз аерыла, ул телдән кычкырып мәгънәле укуга, матур язуга күбрәк игътибар бирә һәм башка сыйныфтагы шәкертләр Габдулла дәресләренә дәррәү йөри башладылар.

Госман хәлфә кайтып төшкәч, Габдулладан бу вазифа алынды. Дәрес вакытында Госман хәлфәдән хаҗдагы хәлләр турында сораштыра башладылар.

Госман хәлфә бик иркенәеп, рәхәтләнеп хаҗ гамәлләрен сөйли.

—Тәвафта хаҗилар ничек йөри? Шуны күрсәтмәссеңме, хәлфәм?—диде Габдулла.

Госман хәлфә Габдулланың астыртын соравын аңламый иде, тәвафта йөргәнен күрсәтә башлады, ул ике кулы белән бөеренә таянды, чүгәләде, үрдәк йөреше шикелле алпан-тилпән атлап, кечкенә өстәлне әйләнеп чыкты, шәкертләр егылып көлә башлады.

Кичен ятакханәгә кайткач, сабакларын әзерләп бетергәч, тагын театр башланды. Габдулла җыелган тамашачы алдында, уртага кечкенә сандык куеп, Госман хәлфәнең Кәгъбатулла тирәли йөрешен күрсәтә башлады. Каты көлү тавышыннан ятакханә шартлар дәрәҗәдә калтырый иде. Шулчак Габдулла:

—Әгәр Кәгъбатулла тирәсендә хаҗиларның ничек әйләнгәнен күрәсегез килсә, сумашедший думга барыгыз!—диде.

Монысы элеккесенә караганда да катырак көлүгә сәбәп булды. Тәгәриләр, тезләренә сугалар, эчләре катканчы, күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр. Тавышлар беразга гына туктап тора да, көлү өянәге тагын шәкертләрне буып ала иде.

Шулчак ятакханә ишегендә полицейский пәйда булды, аның янында мәдрәсә күзәтчесе Нури хәлфә дә күренде. Шәкертләр тына калды.

— Нигә шулкадәр шашасыз?—дип кычкырды Нури хәлфә.

—Что за сборище?—дип полицейский ун янбашындагы алтатарын, сул яктагы кылычын капшап.—Против кого маевка?—диде.

—Ышу вы, ышту вы,—диде Нури хатфә жиде кат бөгелеп:—Ниту маюфке,ниту.

—А что же есть, почему они так шумят?—дип сорады полицейский.

—Иты, гаспадин полисэмистер, иты, кансирт такуй...—диде хәлфә.
 

—Какай-такой «кансирт»?—дип кычкырды полисэмистер.

—Күрсәтеңез!—дип боерды хәлфә.

Габдуллаҗан урысчаны хәлфәдән яхшырак белсә дә, юри кыланып сөйли башлады:

—Җантимер агай,—диде ул борынын юри тыңкышландырып.—Вот вит хаҗга барганский, там чурный кәмин вокруг йөргәнский вот так —дип Габдулла янә Госман хәлфә йөргәнен күрсәтте. Шәкертләр тагын рәхәтләнеп көлделәр.

Җантимер агай да елмайды:

—Ну да ладно, тут ничего политического нет!—дип чыгып китте.

—Патшага каршы сүз әйтергә ярамый, маюфкы оештырырга ярамый! —дип Нури хәлфә дә чыкты.

Габдуллаҗан шундук номер әзерләде, әллә каян гына каеш табып, биленә буды, шул каешка кылыч итеп ишек терәткеч озын таяк такты, бер ягына алтатар урынына чи бәрәнге кыстырды да ишекнең теге ягына чыгып, янадан полисмен булып керде дә:

—Што за сборище!—дип кычкырды —Што за маевка?

Шундук ул Нури хәлфә булып:

—Ниту, ниту маюфке, гаспадин палисәмистер!—диде.

Шәкертләрне тагын көлү буып алды. Шундый кансиртлар атнага бер-ике тапкыр кабатланып. Җаек мәдрәсәләрендәге шәкертләрне дә «Мотыйгыя»га тарта башлады.

Бу Нури хәлфә мәдрәсәнең химаячысы Мортаза Гобәйдуллинның кияве булып, кайнатасы аркасында гына хәлфә урынын алган, һәм күзәтче булган надан бер бәндә иде. Солдаттан калу өчен, кайнатасы Мортаза байның котыртуы аркасында, ул өшкерүче-сихерчегә барып ниндидер агу эчеп, шуннан авызы кыйгаеп калган иде. Аның белер-белмәс укытуы Габдуллаҗанның күзеннән төшеп калмады, әлбәттә. Кичләрнең берсендә Габдуллаҗан сандыкка басып, шигырь сөйли башлады:

       
       
     
     

Ватык та тишек Тәрәзә, ишек,

Хәлфәсе кыйшык Авыз, дустларым.

Иты кансиртгыр, Ниту маюфке, 

Палисәмистер Тотса, дустларым.


 

Мортаза бай Гобәйдуллин Жаекның иң олы байларыннан булып, татар мохитенә тәэсире көчле иде. Бәйрәмнәрне дә ул олылап, шау-шулы үткәрергә ярата. Шәкерт халкын да онытып бетерми, аларны хәереннән ташламый. Менә бервакыт Мортаза бай улы Садыйкны өйләндерергә уйлады. Туй ни- хигге генә булмас, Жаекнын бөтен сәүдәгәрләре, һөнәрчеләре, эшчеләре, балыкчылары, кымызчылары, казагы, татары, урысы, калмыгы, шәкертләре, хәтта шәһәрнен баш палисәмистере дә чакырулы иде. Дәстархан мул, Габдуллахан да башкаларга ияреп, Садыйкнын туена барды. Ләкин ул туйнын азагынача утыра алмады, кайтып китте. Башка шәкертләр шау- шулап ятакханәгә кайтып кергәндә ул инде шигырь язып өлгергән иде.

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде.

Ит исе. тире исе анкый иде...

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын, Бу базарда күпме табыш калганын Шул кадәр туйдым тире, ит исенә, Валлаһелгазим, икенче бармамын.


 

Чыннан да Габдуллаҗан шуннан сон, чакырулы булса да. андый мәҗлесләргә бөтенләй йөрмәс булды

«Рәкыйбия», «Гайния» мәдрәсләрендә укучы берничә шәкерт тагын «Мотыйгыя»гә килде Алар тагын кансирт карадылар, тагын эчләре катканчы көлделәр. «Кансирт»тан сон таралышканда Габдуллаҗан Минлебай Хәйруллин исемле яшьтәшен озата чыкты.

Әллә ничек Минлебай белән Габдуллаҗан беренче танышканнарында ук үз булып китте. Эчкерсез егет Минлебай Габдуллага якын иде. Белеме дә зур, ул инде ике мәдрәсәдә укыган, монда өченчесен тәмамлап килә. Унике яшеннән Коръәнне яттан белгән хафиз кеше. Анын киңәшләре дә төпле, акыллы иде. Алар бая гына булып узган кызыклы тамаша турында сөйләштеләр дә, икесе дә тынып калды. Габдуллаҗан сизде. Миңлебайның аңа нидер әйтәсе килә иде.

—Беләсеңме, яшьти Габдулла,—диде Миңлебай:—Синен шигырьләрен кызык, бик кызык. Ләкин артык каты чәнчәсең бугай

Габдуллаҗан дәшмәде.

—Үзеңнең хәлфәң Госман, мәдрәсә күзәтчесе Нури, Мортаза бай Садыйгының туе турында да шәп язгансың... Мәдрәсәң турында да төртмәң бик әче.

Миңлебайның сүзләре Габдуллага бер дә ошамады, ул дустының сүзен кисте:

—Госман хәлфәнең мокытлыгы йөрешенә чыкканын белмисеңмени?—диде Габдуллаҗан:—Ә Нури хәлфәнең наданлык ханы икәнен белмиләрмени?

Миңлебай сүзен сабыр гына дәвам итте:

—    Мәдрәсә синең остазын, атаңнын дусты Мотыйгулла хәзрәт карамагында бит. Бу һөҗүен аңа да барып кагыла. Ул Мортаза байның атасы васыять иткән йортта яши, Мортаза байга туган кеше. Нури хәлфә Мортазаның кияве, Садыйк Мортаза байның углы. Госман хәлфә дә шул ук мәдрәсә хәлфәсе, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәнең укытучысы.

—Миңлебай, ахир,—диде Габдуллаҗан:—Әйтелгән бит инде, аны кабат җыеп алып булмас. Шәп әйттем, кабат алай әйтмәм.

Сүз шунда өзелде. Минлебай аңлады. Габдуллаҗан тәнкыйтьне авыр кабул итә. Минлебай кайтып китте, Габдуллаҗан йокларга ятты. Ләкин тиз генә йокыга китә алмады. Чыннан да бәлки Миңлебай хаклыдыр9 Бәлки саграк булырга кирәктер?

Мәдрәсә шәкертләре һәм алдынгы фикерле хәлфәләр арасында Габдулланың гыйлемле булуы, ятакханәнең бурсыган тормышына саф һава алып килүе, уен-көлкеле мәҗлесләр оештыруы шулкадәр көчле иде ки, аның озын чәч үстергәненә дә, кәләпүшен ташлап, урыс картузы киеп йөрүенә дә, качып-посып, соңра ачыктан-ачык тәмәке тартканына да мәдрәсә идарәсе күз йома, ана бәйләнмиләр, хәтта ниндидер бер күләмдә Габдулладан курка да иделәр, бәладән башаяк. Габдулланың әче теленә, аның чәнечкеле һөжү такмакларына эләгеп куюын бар

Көннәрдән бер көнне мәдрәсәдә шау купты, шәкертләр үзара:

—    Чулпаный килгән! Чулпаный' Шагыйрь килгән, шагыйрь!—дип сөйләшәләр.

«Шагыйрь» сүзе Габдуллаҗанның колакларын торгызды. Анын аңында шагыйрь—ул пәйгамбәр кеби олы, изге зат булып сурәтләнә пае

Мотыйгулла хәзрәтнең китапханәсендә Габдуллаҗан йотлыгып. «Рисали Газизә»не укып утыра иде. Китапханә йортның икенче катында, зур залда урнашкан иде. Астан менеп килүче ирләрнең сөйләшкәнен ишетеп. Габдулла җыелыбрак утырды.

—    Монда сөйләшүе кулайрак булыр.—диде хәзрәт.
 

Бу катка беренче булып хуҗабай менеп житте, аның артыннан ят кеше күренде. Хәзрәт белән килгән кеше кордашлар кебек күренә иде, бу әфәндегә илле яшьләр чамасы булыр. Ул чалма урамаган, башында каракүл бүрек, өстендә шәкерт казакиена охшаган утырма якалы кара чикмән, аягында әле яңа гына кәвешен салган йомшак кара читекләр иде. Кулында утыз өчтән торган юл тәсбихе булмаса, бу кешенең мәчеткә катнашы юк кебек күренер иде. Кунакның йөзе борчулы иде.

—Уз, Мирхәйдәр хаҗи!—диде хужа.

Шунда алар китап укып утыручы Габдуллаҗанны күреп алды.

—Бу безнең шәкертебез, Габдуллаҗан Тукаев булыр!—диде хәзрәт.—Без аның атасы Мөхәммәд Гариф белән җан дуслар идек.

Габдулла урыннан торып, ят кешегә чак кына баш какты, ләкин ят кеше кинәт яктырып, җил-җил атлап, Габдулла янына килеп, ике кулын сузды:

—Әссәламү галәйкем, Габдулла шәкерт!—дип олылап сәлам бирде.

—Вәгаләйкум әссәлам!—дип Габдулла аның кулын кысты.

—Бу безем мәдрәсәдә укыган Мирхәйдәр Чулпаный!—дип таныштырды хәзрәт.—Хәзерендә Самара ягында имам-хатип...

Чыннан да Чулпаный исемле бу зат олпат кеше иде.

Хуҗабай кунакка урын күрсәтте, Габдулла аларның сүзенә комачауламас өчен, китабын киштәгә куеп, урыныннан торды.

—Юк, юк, Габдулла әфәнде,—диде кунак.—Син безгә комачауламыйсың... Бондай фәгалияттә сезнен кебекләр дә иштирак итешләре лаземдер.

—Чыннан да син укуыңны дәвам ит!—диде хәзрәт. Аннан соң култыкса янына килеп, аска:

—Әй, Миңсылу!—дип кычкырды.

—Әү, хәзрәт!—дигән тавыш ишетелде.

—Өч кешелек чәй менгер!—дип өстәде хужа.

Урнаштылар. Асрау кыз әңгәмәдәшләргә чәй алып менде, тустаганнар, чәйнек куелган төпсәсен өстәлгә урнаштырып, үзе аска төшеп китте. Хәзрәт өч касәгә дә чәй койды.

—    Габдуллаҗан, син дә җитеш!—диде хәзрәт.

Габдулла кыяр-кыймас кына табын янына утырды.

—    Мөхтәрәм остазым!—диде Мирхәйдәр мулла.—Хатта язлыгымда әйттем ки. Җанбикәч исемле безем бер кызымызны поплар урлап алып китеп, ирексезләп чукындырдылар. Чукындырып кына калмадылар, аны монастырьга яптылар. Мин полисәмистергә прошениеләр яздым, унны яздым, дин эшенә катнашмыйбыз, дип эшне карамага алмадылар. Егетләр яллап, мин ул кызны монастырьдан урлап качтым.

—Ул кыз хәзер кайда соң?—дип сорады хужа.

—Мин аны поезд белән монда алып килдем дә ышанычлы йортка яшердем. Анын яңадан мөселманлыкка кайтасы килә, хәзер мин нишләргә тиеш, дип. остазым, сиңа киңәшкә килдем.

Мотыйгулла хәзрәт чәй уртлап куйды да әйтте:

—Янә исламга кайтыш өчен, тәүбә итәргә кирәк, тәүбә иткәннән соң, шаһәдәт догасын кат-кат укыш кирәк. Монын бер мәшәкате дә юк, син аны үзең дә беләсең, мелла Мирхәйдәр.

—    Мин беләм, хәзрәт,—диде кунак,—Җанбикәч тилерер дәрәҗәдә. Зур чиркәүгә алып кереп, аны олы поплар акыра-бакыра салкын суга чумдырып чукындырганнар, ана Анастасия исеме дә кушканнар, хәзер ул: мине олы мулла-ахун тәүбә иттерсен дә, ул миннән шаһәдәт догасын кабул итсен, дип җылый. Анын тәүбә иткәнен, шаһәдәтне укуына син шаһит булсан иде, хәзрәт. Юкса, кызның акылына зәгыйфьлек киләчәк.

Хәзрәт озак кына дәшмәде. Аннан соң:


 

—Киттек!—диде

Шулай итеп, Мотыйгулла ахун хәзрәт белән Мирхәйдәр мулла кыз ишерелгән йортка барып, Анастасияне кире Җанбикәчкә кайтарып, тәүбә иттереп, шаһәдәт догасын, вә башка сүрәләр укытып, исламга дүндереп кайттылар. Муллаларның икесе дә канәгать иде. Шулар өстенә Мирхәйдәр мулла кызны Уфага, мөфти хәзрәтләренә алып барып, аннан фәтва алып, Самарага китәргә уйлый иде

Ахшам ашын алар бергә хәзрәт табынында ашадылар. Ашка Габдулла да чакырулы иде. Шул мәҗлестән соң илле яшьлек мелла Чулпаный белән унбиш яшьлек үсмер арасында дуслык нурлары барлыкка килде. Мирхәйдәр мулламын шәрык шигъриятен тирән белүе дә, үзенен дә шигырьләр иҗат итүе. Апуш шәкерт каршысында бер мәктәп иде кебек. Җанбикәчне мөселманлыкка кире кайтарганнан соң, Чулпаный Мотыйгулла хәзрәт үтенече буенча, берничә көн мәдрәсәнең ятакханәсендә шәкертләр арасында калырга булды.

—Мелла Мирхәйдәр!—диде хәзрәт —Шәкертләребезгә борынгы татар әдәбияты турында бер-ике дәрес әйтсәңез, мәмнүн булыр идем. Уфага барырга үзеңезгә бераз әҗере дә булыр иде

Чулпаный бик шатланып риза булды. Хәзрәт аны үз йортында торырга кыстаса да, шагыйрь рәхмәт әйтеп баш тартты:

—Остазым!—диде ул.—Шагыйрь кеше йомшак ястыкка ятса, аның фикере изрәп китә, шәкертләр сырмасына ятсам, яхшырак булмасмы?

Уку тәртибен бераз үзгәртеп, олы сыйныфтагы шәкертләр вә дәхи пишкадәмнәр өчен махсус дәресләр оештырылды. Беренче дәрестән үк шәкертләр Чулпаныйны ошатып өлгерделәр. Чулпаныйның үзен бик садә тотуы, кычкырмыйча, таяк тотмыйча, кирәк чакта мәзәк сөйләп, кирәк чакта тантаналы тавыш белән нәгърә орып сөйләгәне беркемне дә битараф калдырмый иде. Борынгы шагыйрьләребез турында сөйләгәндә аларның һәр шигырен яттан, мәгънәле вә тантаналы итеп укуы үзе бер тамашага әверелә иде. Анын беренче дәресе Мәүлә Колый иҗатына багышланган иде.

Дәресханә шыгрым тулы иде. Чулпаныйнын «Мотыйгыя*да әдәбият дәресләре бирәчәге турындагы хәбәр тиз таралып, башка мәдрәсәләрдәге шәкертләр дә килгән иде. «Рәкыйбия» шәкерте Миңлебай белән Габдуллаҗанның урыннары янәшә туры килде Шәкертләр җыелып беткәч, җиз кыңгырау зыңгылдагач, ишек ачылып китте, ишектән каракүл бүрекле, кара казаки кигән, дәртле, гайрәтле ир кеше килеп керде. Башка хәлфәләр кебек ул күтәртмәгә утырмады, аягүрә калды һәм керер- кермәстән. шәкертләр алдында әрле-бирле йөренә-йөренә көчле тавыш белән сыйныфташлар каршына шундый сорау ташлады:

—Нәрсә ул мәхәббәт?

Муллалар, хәлфәләр авызыннан Коръән аятьләренең тәфсирләрен генә ишетергә өйрәнгән шәкертләр өчен бу аяз көнне яшен сугуга тиң пае. Остаз тирән психолог иде. Анын каршысында уналты яшьтән алып, егермесен тутырып, мулла-мөәзин урыны бушаганын көтеп, хәтме көтеп—пишкадәмнәр утыра. Атар инде хатын-кызны төшләрендә күрә, алар өйләнергә яки мәгъшука табарга хыяллана. Бәгъзеләре инде тәтәйләр йортына да барганыңдыр Сорауны ишеткәч, сыйныф аптырап, тын калды, аннан соң чышы-пышы китте, аннан соң бөтен күзләр, бөтен игътибар остазга төбәлде, җавапны остаз үзе әйтәчәк иде.

Чулпаный соравының тамашачыга ничек нык тәэсир иткәнен, аларны тораташ катырганын яхшы аңлый иде. Тынлыкны озакка сузарга ярамый, игътибар йомшаячак, тезгенне тагын кулга алып булмаячак. Чулпаный фокус күрсәтүче сыман, үкчәсендә бер кат бөтерелеп алды да:

—Мәхәббәт алты төрле була!—диде — Аллаһу Субханаллаһу Тәгаләгә..
Пәйгамбәремез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлламгә... Ата- анага мәхәббәт... Хатын-кызга, ягъни хәләленә мәхәббәт... Балаларыңа мәхәббәт... Халкына, ватанына мәхәббәт.. Шушы мәхәббәтләрнең берәүсе җитеш мәсә дә бәндә камил була алмый.

Чулпаный залга тулган халыкнын дикъкатен үзенә ныклы җеп белән бәйләгән иде инде. Алга таба ул үзе хасил иткән мохиттә теләгәнчә йөзә ала иде.

—Мөселман-шәрык, аеруча болгар-татар шигърияте өч чорга бүленер имди. Әүвәл иҗат ителгән кыйссалар бары тик дини-әхлакый әсәрләр, ягъни Исламны, Коръәнне, хәдисләрне аңлату өчен язылган булсалар, икенче чор әсәрләр суфичылыкка килеп керә. Ягъни бу намәләр кешене дөнья мәшәкатьләреннән, хәяти ләззәтләрдән ваз кичеп, бары тик Илаһка табынып яшәргә өнди. Өченче чор шагыйрьләре кешенең бу тормыштагы кайгылары, шатлыклары, бу хәяттәге ләззәтләрен яктыртырга омтыла...

Остаз әйткәннәрне язып баручыларга бераз форсат биреп, язмаганнарга ташланган фикерне сеңдерер өчен, бераз тынып торды да фикерен дәвам итте:

—Беренче чор вәкилләре бихисап күп, ләкин мин сезгә аларның иң хассиятлесе, шул агымның ялтырап торган бер вәкиле турында сөйләрмен. Ул—Мәүлә Колый! Аның үз исеме Бәйрәм Гали Колыев, ул Казан артындагы бер авылда туган. 1677 елда шагыйрь Мәүлә Колый үзенең үлмәс «Хикмәтләр» китабын тәмамлый. Борынгы бабамыз Мәүлә Колый гаилә, мәхәббәт турында гаҗәеп әсәрләр калдырган. Никахлы хәләл ир белән хатын хакында Мәүлә Колый бабамыз болай ди:

Хәләл нуры нурлы торыр көнәш нурдин,

Хәләл берлә сәвешмәк татлы балдин;

Ике хәләл бер-берсенә хушнуд кылмак.

Нәзек торыр назиклектә нечкә кылдин.

 Ир-хатын мәхәббәттә сөхбәт кылса,

Аңлар өчен гүзәллекләр хасил булыр.

—Гаҗәп бит, җегетләр, ә! Ир белән хатын арасының назик бер сәнгать- мәхәббәт кылы икәнлеген кемнең әле болай нәфисәи сәнгатьчә әйтә алганы бар?

Кыз углан рәүшан торыр якты көндин,

Ата-анага ләззәтледер шәкәр, балдин;

Хак әмере илә хәләленә тапшырмаклык

 Назиклектә нәзек ирмеш өзелер кылдин.

Искиткеч назик сәнгатьтер бу юллар! Кыз бала якты көндин дә якты- нурлы зат, диме? Гаиләдә артык түгел кыз бала. Шикәр-бал ләззәте бирә икән кыз бала ата-анага. Шул нәфисәи сәнгатьне, ягъни кыз баланы назик тәрбия кылып. Хак әмере илә кияүгә бирү ата-ананын изге бурычы, диме Мәүлә Колый бабабыз? Гүзәл бит, җегетләр, ә! Шундый шагыйрьләребезнең шигырьләрен өйрәнгән җегет белән кыз мәхәббәттән коры каламы? Юк! Алар үзләре дә мәхәббәт иясе булып, башкаларга да гыйшык ләззәте бирерлек бай табигатьле булачаклардыр! Каршыгызда ярты гасырдан артык яшәгән кеше тора. Җиңел бармады тормыш, хәзер дә җиңел түгел. Ләкин аптырыйм мин зарланган бәндәләргә. Хатыныннан зарланган ирләрне мин аңламыйм. Ирен хурлаган хатыннарны мин сөймим. Имеш, мәхәббәт юк, янәсе; ул—китаплар, шагыйрьләр уйдырмасы гына. Мәхәббәткә ышанмаган булсам, мин бу тормыш болганчыгыннан исән-аман чыга алмаган булыр идем. Мине денле булуым, сәнгатькә тартылуым, Мәүлә Колыйлар саклады... Мәүлә Колыйга карагыз сез менә, үзенә ул Мәүлә Колый кушаматы алган, ягъни Алла Колы. «Мәүла»—
Аллаһы Тәгаләнең исемнәреннән берсе. Менә шушы Алла Колы—мәхәббәт колы да. Ул колагыннан гыйшыкка баткан адәм булган. Татарда меңләп шагыйрьнең исеме мәгълүмдер ки, әмма кайсысы шулай яза алган"’!

Гашыйк улдыр—Хак юлында гыйшык ирсә.

Каушу теләп җан күнели фида кылса.

Бу дөньяны күзгә алмас хальгә килсә.

Гашыйклар тик Хак юлына кергүл килүр.

Гашыйк кеше Хакга лаек булса кирәк,

Мәхәббәтдин күнде анын тулса кирәк...

Хәйран бит, жегетләр, әй!

Мәхәббәтне Илаһ-Хак Тәгалә дәрәжәсенә менгезгән шагыйрь—белегез—

ул Мәүла Колыйдыр! Ихтимал, бу өлкәдә әле аңа тиңнәр юктыр да!

Габдулла кичләрен, төннәрен укып ятар өчен, башкалар күзенә яктылык төшмәсенгә үзенә бер хөҗрә әтмәлләгән иде. чаршау белән капланган шул хөҗрәсен ул остаз Чулпаныйга бирде. Монысы исә «кара халыктан» аерыласы килмичә, чаршауны кырга тартып куйды. Имеш, чаршау шәкертләр белән мөзакәрә кылырга комачау итә икән

Кичләрен шәкертләр Чулпаныйның шигырьләрен, әдәбият турындагы нотыкларын тыңлый. Чулпаный да Габдулланың башка шәкертләрдән бик күпкә өстен фикер йөртүен аңлап алган иде. Алар мәдрәсә ятакханәсеннән чыгып, су буйларына төшеп, сәхраларга чыгып, салмак кына әңгәмә кора.

Менә алар Чаган елгасы ярына утырып, ара-тирә вак ташларны суга ташлап, серләшәләр.

Алар остаз белән шәкерт түгел, әйтерсең лә тормыш тәҗрибәсе туплаган кордашлар кебек иде.

—Дустым!—дип бик гади генә эндәште мелла Мирхәйдәр:—Халыкны өч йөз илле еллык золымда нәрсә саклап тотты? Дин! Дин. әфәндем, саклады халыкны. Әхлаксызлыктан, сәрхушлыктан, хатын аерудан, балаларны ятим итүдән дин тыеп торды. Икенчесе —Ана теле'

Габдуллаҗан бу кешегә сокланып бага, аның һәр сүзен йотып бара иде.

—Ә ни-нәрсә харап итә милләтне?—дип үзенә үзе сорау куйды мулла, һәм үзе үк шул сорауга җавап әйтте.

Харап итте бези, һай, бу җәһаләт!

Нәләр япты безә, аһ, бу сәфаләт?

Халык нигә мескен? Чөнки ул надан! Надан кеше мескен була! Хазыкны наданлыктан, жәһаләттән тартып чыгарсак, ул сәфил-мескен булмаячак.

Остаз тынып калды, аннан бераз монланып алды да, үзалдына гына сөйләнгәндәй шигырь әйтте:

Көфер әмрендәки мискин мөслим

Нәләр кыйлсун, кем якласун?

Элмәккә, сөрелмәккә дучар булсын

Катыйле нәфес гөнаһ улмаз, имди.

Мирхәйдәр мулла үзенең остазлары Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов. Шәмсетдин Зәки турында сәгатьләр буе талчыкмыйча сөйли, аларга соклана иде.

-Күңелдән китәрер өч нәстә кайгу:

Сөяр яр. яшел чирәм, агар су
 

Өч нәстә күңелгә кайгуны китерер: 

Яман юлдаш, яман хатын, яман холык!

—Каргалый әбзан шулай әйткән, Габдуллаҗан!—диде Чулпаный.

—Хөрмәтле мелла Мирхәйдәр әфәнде!—диде Габдуллаҗан:—Синең шагыйрь булуында остазын кем?

Тыңлаучысы булганда Чулпаный рәхәтләнеп белгәннәрен аңарга сөйли, ул мирас тапшырырга әзер торган киң күңелле шәхес иде. Анын янында җаны белән тыңларга әзер торган шәкерт бар—ул Габдуллаҗан. Ул сөйләгәннәр җилгә очмас, ул әйткәннәр бу зирәк шәкертнең игътибарыннан читкә китмәс.

Мирхәйдәр мулла ирен кырые белән елмайды:

—Сөален авыр, шәкерт!—диде мулла,—Алар күп. Әмрәләрне, Низамиларны, Колыйларны саный китсәң, көнең җитмәс. Ә менә Шәмсетдин Зәки иң якыныдыр, ихтимал.

—Сөйләле, зинһар, Мирхәйдәр остаз! —диде Габдуллаҗан —Шәмсетдин Зәки турында...

—Остазым Шәмсетдин Зәки тома сукыр булса да, күнел күзе белән маңгай күзлеләрдән яхшырак күргән. Әхмәтҗан Нуриман исемле бер мулла белән Зәки остазның бәхәсе тарихта калган.

Мирхәйдәр мулла иркенләп сөйләргә җыенды.

—Шәмсетдин Ярәхмәт углы Гобәйдуллин 1825 елда Оренбур өязе Зәк суы буендагы Ишмәт авылында сукыр бала булып дөньяга килә...—дип башлады остаз.—Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа гаҗәеп шәп хәтер вә үткен зиһен биргән була. Ул мәдрәсә тәртипләреннән тыш та бик күп китапларны өйрәнә, дөнья фәйләсүфләре, суфиларның тәгълиматларын су кебек эчә, хәтта ул остаътарын да, күзле яшьтәшләрен дә күпкә артта калдыра. Шуның өстенә үзе дә шигырьләр яза, мәшһүр шагыйрьгә әверелә, бик күп олы шагыйрьләргә (Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла һ. б.) остаз да була.

Узган гасырда яшәгән татар шагыйре Зәки, сукыр булуына карамастан, искиткеч хәтерле, гаҗәеп дәрәҗәдә зиһенле, кайбер күзле кешеләрдән дә тизрәк һәм күбрәк йөри торган кеше булган. Шуңа күрә кайберәүләр аның сукырлыгына шикләнеп караган.

Ашказар Балыклы мәдрәсәсендә укыганда ул егерме чакрым ераклыктагы Кара Киртә авылына берүзе кайтып йөри торган була. Анда шагыйрьнең туганнары яши икән. Шулай беркөнне Ашказар Балыклы авылының бер кешесе—Шаһимөхәммәд атлы шымчы Шәмсетдин Зәкине сынау нияте белән, ул узачак юл кырыена барып ята. Шагыйрь бу кеше турысына килеп җиткәч мышнавыннан танып:

—Әссәламегаләйкем, Шаһимөхәммәт абзый, монда нишләп ятасың?— дигән.

Шаһимөхәммәт үз нәүбәтендә:

—Сине күрми дип әйтәләр иде, күрәсең икән!—дигән.

Ана каршы шагыйрь:

— Күнел күзе күргәч, заһир күзнең күрмәве зарар түгел,—дип әйткән дә юлын дәвам иткән.

Габдуллаҗан көлеп куйды. Мирхәйдәр мулла сөйләгәннәрне ул чынбарлык буларак күз алдына китерә, вакыйгада катнашкан шәхесләрне чынлап күрә иде кебек. Кунак шагыйрь янә дәвам итте:

Бервакыт Шәмсетдин Зәки белән Әхмәтҗан мулла Нариман телгә килә.

—Корьән-и Кәрим! Бары тик Коръән-и Кәрим!—ди Әхмәтҗан мулла.— Мөэмин адәм Коръән-и Кәримне белсә, бәгъзе һичбер китап аңа лазем түгел! Ташла, мелла Шәмсетдин, бу шөгылеңне! Өйрән, укы син шәйтан сабагын, әллә


 

нинди китапларны, гөнаһысы үзенә булыр! Әмма син бүтәннәргә. шәкертләргә ул сабакны бирмә! Разыйлыгым юк! Бозма мөэмин мөселманнарның җаннарын!

—Әй, син, мине фәлсәфә өйрәнүдән һәм аны сөйләүдән тыйган адәм! Тыңла!—ди шагыйрь.—Ибраһим пәйгамбәрне син таныйсыңмы?

—Таныймын,—ди мулла.—Пәйгамбәрем Ибраһим галәйһиссәламгә бән инанамын. Йә, шуннан ни?

—Ибраһим пәйгамбәребезнең, күктәге җисемнәрнең яктыртуын һәм сүнүен күреп, шуларнын кодрәт белән барлыкка килүләрен аңлаганнан соң, бу җисемнәрнең Аллаһ булырга хаклары юк, дигән фәлсәфи бер фикергә килүендә мин бер дә ярамаган нәрсә күрмимен. Мондый көчле дәлилләр аркылы нәтиҗәгә җитү бары тик якты, бай һәм камил акыл аркасында гына булырга мөмкин. Ибраһим пәйгамбәр—Аристотель белән Әфләтунның шәкерте ул!

Мулла:

—Көфер сүз, мелла Шәмсетдин!—дип кычкыра Нариман мулла:— Әстәгъфируллаһ! Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең йомышчысы, әллә нинди Аристотель вә Әфләтуннар илчесе түгелдер кем! Без Аллаһка суфыйлык аша түгел, мотлак инану аша якынаерга тиеш!

Ана каршы шагыйрь:

—Коръән-и Кәримдә Ибраһим пәйгамбәр турында язылмаганмы, Әхмәтжан мулла?—дип сорый: —Инни вә жәһтү вәжһиә лилләзи фәтарәссәмәуати уәл-арда ханифән уә ма әнә минәлмүшрики-ин, ягъни Ибраһим күк җисемнәренең янганнан соң сүнгәнен күргәч, әйтте ки: мин яманлыктан Хакка авышканым хәлдә Җир вә күкләрне төзүче Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемнең һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен, мин мөшрик түгелмен! Шулай түгелме, хәзрәт?

—Хак сүз, мелла Шәмсетдин,—ди Нариман —Коръән-и Кәримдә шулай язылган.

Шагыйрь тагын дәвам итә:

—Ләкин бит бу хакта Аристотель белән Әфләтун остазлар әйткән Күк җисемнәренең хәрәкәте Аллаһтан тора, хәрәкәтләрнең сәбәпчесе Атлаһтыр Һәр күренеш, һәр пәйда булыш, вә юкка чыгышның сәбәпчесе—Аллаһтыр Атзаһ ул тәнсез, матдәсез акыл иясе, шуңа күрә дә Аллаһ үзгәрүләргә, тузуга дучар түгел, ул мәңгелек, дигән Әфләтун остаз. Ягъни. Әфләтун бабай Коръән иңгәнгә чаклы мен ел алдан: Алла бар, Алла бер, Алла мәңгелек, дип әйткән.

—Сафсата!—дип кычкыра Әхмәтҗан мулла.

Шагыйрь ярым шаяру белән әйтә:

—Валлаһи, мин Аллаһы Тәгаләнең: Жир белән Күк яратылышы хакында фикер йөртерләр, дигән сүзләренең мәгънәсен аңлауга—үземнең күңелемдә һәм үсешемдә Аллаһка мохтаж икәнемне аңлауга—бары тик шул фәлсәфәне өйрәнгәч кенә элгәштем.

Мулла һаман үзенекен тукый:

—Коръән-и Кәрим, бары тик Коръән-и Кәрим безгә рәһбәрдер Башка китапларның, фәйләсүфләрнеэ ихтыяҗы юк!

—Үзең белмәгәннең бөтенесен дә инкарь итмә. Әхмәтҗан мулла!- ди шагыйрь —Син начар дип уйлаган әйбердә Алла биргән бик күп яхшылыкларның булуы бар. Дөреслектән читтә йөргән мөритләр хакыйкать бик ерак дип уйлыйлар, ә хакыйкать бер дә ерак түгел, муен тамырыннан да якынрак.

-Хакыйкать Коръән-и Кәримдә генә!-дип мыгырдана сүзен бирмәс мулла.

— Коръән-и Кәрим укырга, өйрәнергә куша,—ди Зәки —Хәдисләр надан булмаска өнди. Ә син. Әхмәтҗан мулла, Коръән-и Кәримне дә, хәдисләрне дә инкарь итмәкчемени?
 

Мулла бәйләнчек чебенне кугандай кулларын бутый башлый:

— Тефү, әстәгьфируллаһ! Кяфер!

—Хакыйкатьне эзләүче кяфер бозыклык артыннан йөрүче мөселманнан хәерлерәк!—ди Шәмсетдин Зәки.

—Әлбәттә,—диде Мирхәйдәр мулла хикәясен тәмамлагач,—Әхмәтҗан мулла Нариман шагыйрь Шәмсетдин Зәкине аңламый да, гафу да итми, ул шагыйрьнең дошманына әверелә. Шәкертем, мин Сукыр суфый Зәки турында сиңа тагын бер хикәят сөйлим! Тыңла!

1865 елда Габдулла Дәүләтшаһ исемле бер ахун, дин эшен ташлап, кантун башлыгы булып китә. Элек сәдака белән халыкны имгән булса, кантун булып алгач, Габдулла ахун халыкны чыбыркылап талый, мал җыя, типтерә, урыс түрәләре белән әшнәләшә.

Шагыйрь Шәмсетдин Зәки бу гаделсезлеккә түзә алмый, әче сүзле такмаклар чыгара:

   
   
   

Габдулла ахун кантун булган Исәнголга, башкортка.

Өч сум акча ала икән Полгодовай пашпортка!


 

Шушы такмаклар халык арасында бик тиз таралып өлгерә, телдән-телгә күчеп, бөтен ил буйлап тарала, Габдулла ахунның үзенә дә барып ирешә. Зәки остазның тагын бер олы, мәкерле дошманы арта. Дошманнары күбәйгәч, шагыйрь Шәмсетдин Зәки урын күчеп йөрергә мәҗбүр була.

Озакламый сукыр суфи Шәмсетдин Зәки хаҗ сәфәренә китеп бара, ләкин ул Рәсәйдән дә чыгып китә алмый, кырык яшьлек сәламәт шагыйрь Таганрог шәһәрендә 1865 елда сәер рәвештә үлеп китә. Әче телле, гаделлек эзләүче, рәнҗетелгәннәрне яклаучы, түрәләргә рәхимсез суфи Шәмсетдин Зәки үз үлеме белән үлә аламы?

Чулпаный туктады, ул үзе дә хикәясеннән тәэсирләнгән иде, ахрысы. Агым суга баккан килеш тын гына утырды. Габдуллаҗан кунак сөйләгән вакыйгаларның соңында: «Шәмсетдин Зәки үз үлеме белән үлә аламы?» дигән сорау Чаган-су ярына эленеп калды кебек. Ни әйтергә теләде хикәяче? Әллә ул Шәмсетдин Суфыйның әҗәл тарихын беләме?

Хикәяче үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:

—Иннә лиллһи үә иннә иләйһи ражигун. Әллаһүме инкәнә һәдәлмәй йитү мүхеинән фәзид фи ихсәниһи үә ин кәнә мүхсиэән фәтәжәүәз ганһ!

Икесе дә учлары белән йөзләрен сыпырды. Габдулла хикәя тәэсирендә иде. Мирхәйдәр остаз аңлады, Габдулла Шәмсетдин Зәкинең тормышын үз вәҗүде, үз зиһене аша кичерә иде.

—Сукыр Суфый булуына карамастан,—диде нотыкчы,— бу кеше безнең күз алдыбызда мескен булып, аягын чак кыймылдатып таяк белән кармаланып йөргән хәлдә килми, бәлки... юлына аркылы төшкәннәрне кырыл-җимереп, җир өстендер селкетеп, алга, үзенең максатына омтылган бер Алып батыр хәлендә килә!. Даһилык дәрәҗәсендә истигьдатлы лирик... аны мәшһүр Иран шагыйрьләренә тиңләштерәсе килә.. Соңгы ике-өч гасыр эчендә язган күп санлы борынгы татар шагыйрьләре эчендә, сүз остасы булу ягыннан, Шәмсетдин остаз дәрәҗәсенә ирешкәннәр юк! Бу чыннан да шулай.

Алар ятакханәгә кайтканда шәкертләр йоклап беткән иде инде.

Сонгы көнендә Чулпаный дәресен Кандалыйга багышлады.

—Габдел Җәббар Кандалыйның атасы 1840 елда үлеп китә. Аның урынына Габделҗәббар мулла булып кала. Ләкин яна мулла бик дәртле, гайрәтле вә бик тә иркен яши башлый. Күңел күзе төшкән гүзәлләргә атап шигырьләр чыгара, үз хисләрен ул халыктан да, динчеләрдән дә һич яшерми. Тик нишләптер,


 

мәхәббәт өлкәсендә ул гел уңышсызлыкка гына очрап тора Кандалыйның күзе төшкән һәр чибәр кыз башкага кияүгә чыга бара. Кандалый өзгәләнә, бәргәләнә, мәхәббәтен аңлата алмаганына үкенә, үзен ташлаган кызга каһәр укымый, гүзәл шигырьләр яза. Һәр мәхәббәт фаҗигасе Кандалый авызыннан гөлт итеп утка әйләнеп, шигырь булып чыга тора. Кандалый шәкерт чагында Әминә исемле бер гүзәлгә үлеп гашыйк була; тормышка ашмас бу мәхәббәт шигырьгә әверелеп кала:

Ни шау-шу, мәдрәсә гөрли..

Минем кальбем сине уйлый.

Шонталы авылы гүзәле аны ташлап кияүгә чыккач, шагыйрь шундук шигырь әйтә:

Нигә булган бу Шонталы?

Минем йөрәкне тырнады: Мин өйләнгәнче тормады, Китеп барды бу кыз иргә.

Фатыйма исемле башка бер гүзәл Кандалый күңеленә бик тә хуш килә, тагын йөрәктән шигырь кайнап чыга:

Синен дәрдең мәна төште кечекдин,

Газиз башым гариб булды гыйшыкдин. 

Бәне кечкенә мальчиктай кимсетеп.

 Олы итеп күрмәдең һич, и туганым.

Кандалый гашыйк булган кызлар, анын хисләренә, шигырьләренә житди карамаганнар, ахрысы, аны яннарыннан куганнар, аның мәхәббәтен кабул итмәгәннәр, хәтта бу сәер мулладан көлгәннәр дә:

Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип:

Ки сән бәне кудың, «тиле малай» дип.

Мәхәббәттә шулай янып-көеп яшәүче Кандалый сәяси эшләрдә һәм дин өлкәсендә дә бимазалы, кыен тормышта яши, кыйнала, читкә тибәрелә. Кандалыйныҗ бай, тынгысыз, гайрәтле табигате кануннарга, авылдашлары янына сыеша алмый. Аның өстеннән әләкләр, шикаятьләр, нахак сүзләр, астан да өстән дә чагулар башлана. Ләкин остаз шүрләп калмый. Борынын салындырмый. Ул һаман мәхәббәт эзли, ул һаман шигырь чыгара:

Килсен, җөмлә, берәр түрә волостьтан.

Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан!

Кандалый Бәгыйдә атлы яңа бер гүзәлне сөя башлый. Ләкин Кандалый кебек күпкырлы талантлы шәхес бәхетле була алмый, юк. Андый шәхесләрне гүзәлләр сөйми, кабул итми, аңламый. Йә аны «мальчик», «тиле малай» дип мыскыл итәләр, йә бүтәннәргә кияүгә чыгып, Каңдалыйны хәсрәт учагына аталар.

Кандалый Гөлстан исемле кызга гашыйк була.

Гөлстан Исме бик матур.

Үзе гүрничәдә ятыр,— Укырга, эшкә дә батыр,— Аны алмый йөрәк түзми!
 

Ниһаять, Гөлстан Кандалыйның хатыны була. Ләкин шагыйрь Гөлстанга өйләнеп бик каты ялгышканлыгын аңлый. Гөлстан шагыйрь хыялындагы бай рухлы хатын-мәгьшука була алмый. Гөлстан Кандалыйның кара кайгысына әверелә.

Кандалый Борнай авылы кызы Фәрхисорурга чын йөрәктән гашыйк була. Фәрхисорур Кандалыйга өч ел буена шигырь илһамчысы була.

Ике ел торды бул күңлем 

Чыкармыи гашыйк базыннан; Өченче елны чыкардым, 

Чыкардым сабрым азындан.

Ике ел яшерен сөйгәннән соң, сер өченче елны ачыла. Ләкин Фәрхисорур Рәжәп авылы җегетенә кияүгә чыга. Дөрес, ул да бәхетле була алмый: бер баласы белән ире аны аерып җибәрә. Фәрхисорурның әче язмышы турында Кандалый поэма яза.

Кандалый бәхетсез шәхес, анын вөҗүдендә тормышка ашмас мәхәббәт:

       
     
     

Жүләр ярга, и җанкай ла.

Отыйм дигәндә—отылдым,

Тотыйм дигәндә тотылдым, 

Соңындин көчкә котылдым—

Ки биш ел соң, и җанкай ла.


 

Кандалый Пәрәү кызы Сәхипҗамалга сөю хатлары яудыра башлый. Ләкин илле дүрт яшьлек Кандалый япь-яшь кыздан сөю җавабы алалмый. Эче тулы—җавапсыз мәхәббәт сагышы; җитмәсә, моңа урыска хезмәт итүче сөекле углының егерме биш елга солдат хезмәтенә алынуы өстәлә. Өендә җене сөймәс хатыны Гатстан утыра. Урыс түрәләренең аны сөймәве, татар түрәләренең аның өстеннән әләкләр язып торулары, үзе теләгәнен эшли алмавы Кандалыйны эчтән таласа да, ул тыштан гаять көр күңелле, шат вә шаян була белгән. Ләкин эчтәге юшкын үз эшен башкара; шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, дин галиме бөек Кандалый алтмыш өч яшендә 1860 елда вафат була.

Аның кабере Иске Кандал (Иртуган) авылы зиратында.

Авыр туфрагы җиңел булсын!

—Амин! —дип шәкертләр дәррәү дога кылды.

—Сөальләреңез бармы?—диде Чулпаный.

Габдуллаҗан тамак кырды:

—Остаз!—диде ул.—Кандалыйның бәгъзе бер әсәрләрендә матбугатка язарга ярамаган, телгә алырга тыелган әдәпсез сүзләр бар. Һәм дин ягыннан, һәм гомум әдәп ягыннан моны ничек аңларга?

—Табигый сөаль, шәкертләр!—диде остаз —Кандалый алда саналган шагыйрьләргә, муллаларга караганда чын халык телендә сөйли, чын халык телендә яза. Ул халык телендә булмаган бер генә кәлимә дә кулланмый. Коръәнне яттан белүче хафиз утыра арагызда, ул Колбай Мораса авылында туып-үскән егет—Миңлебай Хәйруллин, хәзерендә «Рәкыйбия» шәкерте, сез дә Коръәни Кәримне яхшы беләсез... Без—муллалар Коръәнне сабыйларга сигез-ун яшьтән өйрәтә башлыйбыз. Шәкерт Миңлебай!—диде остаз.

—Мин монда, остаз!—диде шәкерт.

—Хаҗ сүрәсенең бишенче аятен укып бирче, зинһар!

Миңлебай аягына басып, һич тотлыкмыйча, аятьне укып күрсәтте.

—Машалла, шәкерт!—диде остаз.—Син ничә яшьтә хафиз булдың? —Уникедә, тәкъсир!—диде Миңлебай.


 

—Димәк ки, муллалар, ата-ана сигез-ун яшьлек сабыйга баланын ничек яралганын аңлатырга тиеш, нинди сүзләр белән аңлатырга тиеш9 Ир җенес белән хатын-кыз җенесе кушылганнан бала ярала, ул бала ана карынында өч пәрдә сагында үсә, аннан соң дөньяга килә. «Хатыннарыгыз сезгә иген кыры кебек, сез шул иген кырына теләгәнегезчә якыная аласыз», ди Аллаһы Тәгалә. Без моны шәкертләргә ничек аңлатырга тиеш? Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында Коръәни Кәримдә бик күп язылган. Бәс, Габдуллаҗан әфәнде, Кандалыйның бәгъзе сүзләрен әхлаксыътык байрагы итеп болгамаска кирәктер.

Мәдрәсә диварлары арасында моңа кадәр ишетелмәгән нотыкны тыңлау шәкертләр өчен генә түгел, анда утырган хәлфәләр, мөгаллимнәр өчен дә олы ачыш иде.

Соңгы көн булгангадыр, ахрысы, берәүнең дә иртә ятасы килмәде. Яткач та шәкертләр Чулпаныйны сораулар белән тинтерәтеп бетерделәр. Тан алдыннан гына алар йокыга китте.

Икенче көнне таң атар-атмаста ятакханә ишеге артында тавыш купты. Ул да булмады, ишек каерылып ачылды, аннан ике околоточный2 белән бер жандарм дөбердәп керде, аларның артында Хәйрулла Гаделшинның шәүләсе күренде.

Шәкертләр куркынып, кайсы җылый, кайсысы калтырана башлады. —Гражданин мулла Мирхайдар Чулпани!—дип кычкырды жандарм. —Мин!—диде кунак.

—Одевайсь!—дип кычкырды околоточный.

Шагыйрь юрган астыннан чыгып, киенә башлады

—Минем ни гаебем бар, гаспадин жандарм?—диде мулла.

—Разговоры прекратить! Вопросы не задавать!—дип кычырды жандарм — Арестовать!

Околточный алтатарын чыгарып, кунакка төзәде дә:

— Руки за спину! Шагай!—дип кычкырды.

Аптыраган кунак ике кулын артка куеп, ятакханәдән чыкты. Каушап калган Габдуллаҗан да башка шәкертләр белән урамга атылды. Урам буйлап, берсе алдан, икенчесе Чулпаныйның артыннан, берсе кылычын ялангач тотып, икенчесе алтатарын Чулпаныйның сыртына терәп, участокка алып киттеләр

—И ходаем, нинди гаебе чыккан ул кешенең? Алла сакласын!—дип капка төбендәге кешеләр куркышып, әсирне карашлары белән озатып калдылар.

Габдулла җанын кая куярга белмәде. Ары чапты, бире йөгерде, аннан соң Мотыйгулла хәзрәтне мәчеттә эзләп тапты.

—Эшләр шәп түгел,—диде остаз.—Чулпаныйны кулга алырга Самара политсәмистереннән безнең полисәмистергә срочный телеграм килгән. Имеш, Чулпаный мулла рус хатыны Анастасияне ирексезләп алып киткән. Имеш, ул рус хатынын ирексезләп исламга кертергә уйлаган.

Дөрестән дә, эш зурга китте. Бозаулык шәһәре мулласы, шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаныига җинаять эше кузгатылды Мотыйгулла хәзрәтнең дошманнары, өченче отделениенең ялчылары Хәйрулла Гаделшин белән әнчек Госман хәлфә әләкләве аркасында жандармнар Ханбикәчнең качып яткан йортына басып кереп, кызны тарткалап, йолыккалап частькә алып киткәннәр. Урамдагы халык кызның

—Мин мөселман! Минем янадан чукынасым килми! Әшһәдү ән лә иләһә иллаллаһу вә әшһәдү әннә Мухаммаден габдүһу вә рәсүлуһ! Лә иләһә илләлләһү Мөхәммәде рәсүлулла! Лә иләһә илләләһу Мохәммәде габдуһу вә рәсүлуһ!—дип илаулап барганын күргәннәр. Тикшерү эшләрен озакка сузмыйча. Чулпаный белән Ханбикәчне этап белән кире Самарага, зинданга алып киттеләр

Бу вакыйга татар бистәсенә бик авыр тәэсир итте. Алга таба бу күңелсез ’ околоточный кишерлек полицейские
хәлнең тагын да олы фаҗигагә әверелүен әле берсе дә белми иде. Окружной судка Мотыйгулла хәзрәтне дә чакырганнар, шаһит буларак түгел, гаепләнүче—җинаятьче буларак.

Хәзрәт шул китүеннән ике атнадан соң гына әйләнеп кайтты.

Окружной судта прокурор Чайманов Чулпаныйны рус хатыны Анастасияне урлап. Ислам диненә кертергә маташканы. Анастасиянең поп кушкан исемен алмаштырып. Җанбикәчкә әверелдерү йоласында катнашканы өчен Мотыйгулла хәзрәтне дә хөкемгә тартканнар.

—Ярый әле яхшы адвокат табылды!—диде хәзрәт.—Юкса, китә иде башлар.

Илья Рудольф исемле адвокат, түләү алмыйча. Чулпаныйны якларга алынган.

Прокурор Чулпаныйны каторгага җибәрергә. Җанбикәчне монастырьга кайтарырга. Мотыйгый хәзрәтне ике елга вострогка ябарга тәкъдим ясый. Яклаучы Рудольф Илья салмак-сабыр гына яклау нотыгын башлый.

—Господин судья, господин государственный обвинитель, господа присяжные! Щекотливые отношения продолжались по делам магометан России. Синод жаловался, что в Казани, в Саратове, в Самаре и в Сибирьских городах России мусульмане строят мечети и усердно исповедуют ислам. Протестуют против насильного крещения инородцев. И Синод крепко обвинил в этом Самарского губернатора Квашнина, за то. что он позволял мусульманам строить мечети во ввереной ему губернии. Самарский губернатор Квашнин сказал Синоду, что это было сделано по устному указу императрицы. Великая царица Екатерина Вторая на что велела отвечать: как всевышний Бог на земле терпит все веры, языки и исповедания, то и она из тех же правил, сходствуя его святой воле, и в сем поступает, желая только, чтоб между подданными ее всегда любовь и согласие царствовали; а впрочем, ее величество приказать соизволили Сенату объявить, что губернатор Квашнин-Самарин дозволение строить каменные мечети сделал в сходственность данного большого наказа 404. 495 и 496 статей!

Назначая этим невинным людям суровое наказание, мы нарушаем Российские законы. Она не русская женщина. вот ее истинные документы, она рождена татаркою в татарской семье, но ее родители умерли с голоду и она осталась сиротой и деятели церкви силой захватили ее и перекрестили против ее воли, назвав ее Анастасией, во-первых, она не добровольно приняла християнство. ибо она еще почти ребенок, во-вторых, нет такого закона, чтоб насильно обращать инородцев в христианство. Нет вины и господина Мирхайдара муллы, он зная, что Джанбикеч татарка и ее насильно увезли в монастырь, решил освободить ее. Мутыгулла хазрет невиновен, ибо он не обращал русскую девушку в мусульманство, только был свидетелем ее возвращения в свою религию. Ибо в Исламе нет призыва насильному обращению людей в свою веру. Коран запрещает Могамеду неволить немусульман. Это большой грех для мусульманина.

Господа присяжные, вскоре после Пугачевского восстания Великая царица всея Руси Екатерина Вторая издала указ о веротерпимости. Покамест этот указ не отменен, господа вершители судеб!

Хәзрәт хикәясен тәмамлады да. уйга калды. Анын уе авыр, газаплы иде.

—Чулпаныйны аклады адвокат, аңа чиксез рәхмәтләр укыдык!—диде хәзрәт.—Ләкин Җаек мунтагайларыннан килгән жалулар аркасында аны өч айга төрмәгә яптылар. Имеш. Мирхәйдәр мулла Чулпаный Җаек мәдрәсәләрендәге шәкертләргә патшага каршы сүзләр сөйләгән!

Чулпаный чыгар, иншалла! Әмма Җанбикәч кенә манастырдан чыга алмас.


 

—Нигә?—дип сорады Габдуллаҗан.

—Поезддан аны туры манастырга алып китеп ябалар. Качканы өчен настаятельница аны бик каты кыйный. Аны манастырдан азат итәргә, дигән суд карарын китергәндә ул инде катиле нәфес булган. Үз толымына асылынган.

Тыңлаучылар бер авыздан «аһ» иттеләр. Кемдер җылый, кемдер кара кайгыда иде, кемдер мәрхүмәнең рухына дога кыла башлады.

Габдуллаҗан Чулпаныйның шигырен исенә төшерде:

Көфер әмрендәки мискин мөслим

Нәләр кыйлсун, кемнәр якласун? Сөргенгә, элмәккә дучар булсын. Катиле нәфес гөнаһ улмаз, имди.

Җанбикәчнең җәсаден монастырьга, христиан каберлегенә җирлиләр икән, дигән хәбәр Самара мөселманнарына ишетелгәч, мәхәллә-мәхәллә ирләр монастырь янына килеп, кызнын мәетен таләп итәләр, монастырьдагылар капкаларны ачмый, җандармнар чакырта. Жандармнар озак көттерми, алар мөселманнарны урап алалар. Мөселманнар белән берлектә рус газеталарыннан журналистлар, адвокат Рудольф суд башкаручысы белән килеп, окружной суд карарын күрсәткәч кенә, Җанбикәчнең гәүдәсен татарларга алырга рөхсәт итәләр.

Шулай итеп, мөселман анадан туган кыз Җанбикәч өченче тапкырында мөселманлыкка кайта, аны ислам йолалары буенча татар зиратына җирлиләр. Шөкер!

Жәй җиттеме, гаиләсе булган шәкертләр өйләренә тарала, бәгъзеләре казакъ далаларына китеп, казакъ балаларына дәрес бирә, мулдәкә булып йөри. Габдуллаҗан җәйге татилдә беркая да бармый. Ул мәдрәсәдә ялгыз кала, Мотыйгулла кушкан йомышларны үти, метрикәләрне күчереп яза, шуңа аз-маз акча ала иде. Ләкин Габдуллаҗан ялгызлыктан тилмерми, киресенчә, ул ялгызлыкны ярата, китап укый, нидер яза, вакыт-вакыт салмак кына моңлана иде Шундый монлы кичәләрнең берсендә Мотыйгулла хәзрәт ятакханәгә бер егетне ияртеп керде. Бу егет кай төше беләндер озын буйлы Миңлебай Хәйруллинга бик тә охшаш иде. Озын, төз буй. төзек матур чырай, иңсәсенә бер генә каптырмалы җилән элгән, кулына кечкенә бер юлкапчык тоткан бу егет итагать белән сәлам бирде.

—Кабул ит, Габдуллаҗан!—диде хәзрәт —Төркия ватандашы Габдел Вәли Әмрулла. Истамбул дәрелфөнүне шәкерте.-Аннан Габдулла ягына ымлап.- БусыГабдуллаҗан Тукай-безем алдынгы шәкертемез!-диде.

Мотыйгулла шәкертләрнең икесен генә калдырып чыгып китте. Уңайсыз тынлык хасил булды.

—Хәзер чәй куям!—диде Апуш

—Юк-юк!— диде кунак—Хафаланман, лутфән! Мин хәзрәт софрасында сыйландым инде.

Апуш ни әйтергә белмәгәннән кунакка урын күрсәтте.

—Монда урыннар күп, җанын кайсын тели, шунда урынлаш'

Тора-бара бу ике егет инде иркенләп сөйләшә башлады Апуш үзенен хәлләрен аңлатты. Габдуллаҗан анын гаять белемле кеше икәнен беренче җөмләсенән үк аңлап алган иде инде. Затлы нәсел баласы Габдел Вәли Әмрулла французча да, гарәпчәне дә мөкәммәл белә, француз әдәбиятын мактап туя алмый. Төрек шигъриятеннән атлаган саен үрнәкләр китерә иде.

-Дустым, Габдуллаҗан!—диде кунак.-Төркия Габдел Хәмит солтан
табанында изри, тилмерә. Без—яшь төрекләр солтанны бәреп төшереп, заманави хөкүмәт төземәкче булабыз. Ләкин солтан шымчылары безнең яшерен оешмабызны басты, бик күбебезне зинданга аттылар, башларын кистеләр, мин качып котылдым. Солтан барда миңа Төркиягә кайту юк. әфәндем. Солтанны аткарганчыга кадәр мин Русиядә мөселманнар арасында сәяхәт кылырмын. Моннан казакъларга, үзбәкләргә, уйгырларга. Әфганга. Кытайга, Иранга, аннан Иракка, аннан Мисырга, Мисырдан Франциягә булыр сәяхәтем.

Әмрулла бу җәйне мәдрәсә ятакханәсендә Апуш белән бергә уздырды. Көз җитеп. укулар башлануга шәкертләр килеп тулды. Чит ил кешесен карт шәкертләр баштук өнәп бетермәде. Бигрәк тә пишкадәмнәр аңа бәйләнә башлады. Әмрулланы аннан куалар, монда куалар. Габдулла яклашмаса. бичара Төрек Вәлинең хәлләре мөшкел булыр иде.

Ни өчен сон пишкадәмнәр үзләре белән бер яшьтәге бу егетне кабул итә алмыйлар? Мәһабәт буйлы булганы өчен. Үзләренә караганда киң белемле булганы өчен. Коръән, фикъһ, хәдис, гаруз кыйсмен мөгаллимнәрдән дә күп белгәне өчен. Бу тар караш мокытлыкка якын наданлыктан, хөсетлектән килә иде. Чокырбаш пишкадәм Әмрулланың каталарын яшереп куйган, янәсе, кызык ясый. Иртән торып тышка чыгарга Әмрулла каталарын тапмый, аның зур аякларына ярарлык ката берсендә дә юк. Әмрулла аптырап калмый, чатнама суыкта яланаяк чыгып, йомышын йомышлап керә, керсә күрә, аның каталары нәкъ юл өстендә ята. Пишкадәмнәргә кызык, буыла-буыла көлгән булалар. Әмрулла каталарны кем алганын белә, ул гауга куптармыйча гына дошманына шигырь белән җавап бирде:

—Адәми зат адәмнәргә көфер кыйлса.

Бәндәчекләр олы затка хыйлаф кыйлса.

Бу милләтнең кыйсмәтенә хәтәр килсә. Ни кыйлурсән җаһилләрнең бу эшенә? Гыйлем укудан килер, кеше үзен белмәктер; Нәҗес җанын белмәзсәң, бер хайванга үрнәктер.

Ятакханә тып-тын калды. Кызык урынына пишкадәмнәр үз башларына шигъри тукмак алды. Шул көннән сон Әмрулланы кимсетергә, аннан көләргә маташучылар бетте.

Әмрулла төрек җырларын җырласа. Истамбул мәкаме белән Коръән укый башласа, төрек шагыйрьләре турында сөйләсә— барысы да тын кала. Әмрулла тыңлаучының дикъкатен яулый ала иде.

Кич утырышуларда, гыйльми мәҗлесләрдә Әмрулла сикереп торып катнашмаса да. Габдуллаҗан белән Миңлебай кебек атаклы шәкертләр үтенече белән дәресләр биргәли иде. Иртәгә китәсе кичне Әмрулла шәкертләргә Юныс Әмрә турында сөйләде. Башта ул сүз әйтмичә генә мәгънәле итеп, көр тавыш белән шигырь әйтә башлады:

Ошбу вөҗүд каласына һәрдәм китәсем килә;

Эчендәки гүзәлнең йөзен күрәсем килә. Ишетердем сүзене, күрмәсәм дә йөзеңе. Йөзеңе күрер өчен җаным бирәсем килә.

Төрек шигырендә колагыннан гашыйк өч кенә шагыйрь бардыр ул, аларның иң беренчесе Юныс Әмрә, моннан 600 ел әүвәл иҗат иткән кеше. Икенчесе моннан 237 ел элек мәрхүм булган—Мәүлә Колый, өченчесе— моннан илле ел элек вафат булган Габделҗәббар Кандалый...


 

Сират кылычтан нечкәдер, Кылычтан да үткердер.

Басып аның өстенә Йортлар корасым килә. Ачуланма осталар, Җаныгыз тыныч булсын,

Шәкертләр һушсыз иде. Әмрулла мәхәббәт турындагы бу шигырьләрне жыр итеп, төрек көенә салып, шундый матур башкарды ки, шәкертләр башта өнсез торды, аннан соң «машалла, кабатла» дип кычкырырга тотындылар.

—Юныс Әмрә!—диде Әмрулла,—Үзенен даһи шагыйрь икәнен бик яхшы белгән. Төрек халкы анын шигырьләренә бик күп,  чуктин-чук көйләр иҗат иткән, ул җырлар халык арасында киң таралган. Менә бусы аеруча мәшһүр...

         
       
     
       
       
       

Лә илаһә илла аллаһ, Аллаһ!

Лә илаһә илла аллаһ.

Сорадым сары чәчәкдин: Кардәшләрең бармыдыр? Чәчәк әйтте: дәрвиш баба, Кардәшләрем яфрактыр.

Ләл илаһә иллаллаһ, Аллаһ!

Лә илаһә илла аллаһ.

Чәчәк әйтте: дәрвиш баба. Үлем безгә якындыр

Лә илаһә илла аллаһ. Аллаһ!

Лә илаһә илла аллаһ!

Сорадым сары чәчкәдин: Ничөн муйның кәкредер? Чәчәк әйтте: дәрвиш баба, Күндем Хакка тугрыдыр.

Лә илаһә илла аллаһ, Аллаһ!

Лә илаһә илла аллаһ

Сорадым сары чәчәкдин: Син мине белермесең? Чәчәк әйтте: дәрвиш баба. Син Юныс Әмрәдерсен!

Сорадым сары чәчкәдин: Ничөн йөзең сарыдыр?


Әмрулла тамагын көйләп алды да йомшак моңлы тавыш белән җырлый башлады:

Юныс Әмрәнең сүзләре, халык моны, аны гүзәл башкаручы Вәли Әмрулла татар шәкертләренең хиссиятенә шулкадәр якын иде ки, шәкертләрнең бер өлеше Әмрулланы күтәреп һавага чөя башладылар. Ярсыган, алгысаган хисләр бераз тынычлангач, Әмрулла әйтте:

—Торек-мөселман әдәбиятында,—дип башлады Габдел Вәли,—Юныс Әмрә кебек шагыйрьләр бик сирәк. Әмрә үзен «мин бөек шагыйрь» дими. Әмрә шулкадәр мәшһүр ки, аны юл буенда үсеп утыручы сары чәчәк тә таный икән. Үзең гарип булсаң да, күңлең Хак Тәгаләгә тугры булсын, ди Әмрә

Бу кичне шәкертләрнең күбесе йокламады Алар төне буе шигърият турында сөйләшеп ятты.

Ватаныннан качып, чит җирләрдә каңгырап йөрүче дәрвиш хәлендә калган егет бер ел ятакхандә яшәгәннән соң сәяхәтен дәвам итеп, казакъ далаларына китеп барды.

Дәваны киләсе саннарда