Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алтын балык

 

Идел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камил »Fanta»jan бушаган шешә эчендә түгәрәкләнеп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды. Ләкин, хатны шул ук мизгелдә ачып уку теләге Камилне өнгә килергә мәжбүр итте Ул калтыранган бармаклары белән хатны шешә авызыннан тартып чыгарды һәм, ни гаҗәп, конверт тышына язылган ике сүз Камилнең зиһенен бөтенләй чуалтты. Үз күзенә үзе ышанмыйча, ул конверттагы шул ике сүзне кат-кат укыды һәм янында кеше булмаса да кычкырып җибәрде: «—Дөрес күрәмме соң мин? Әллә бу хат чынлап та миңа язылганмы? Әллә берәрсе шаярта гынамы?» Калтыранган кулларына каушавы да өстәлгәнгә күрә, күз алдында хәрефләр биешеп торса да, Камил үзендә хатны ачып укырлык көч тапты —Камил! Кадерлем һәм бердәнберем!—дип, башланып киткән хат юллары Камилнең башына кан йөгертте. Ул йөрәк тибеше ешаеп, йөзе кызарып киткәнне тойды. Әллә чынлап та берәрсе шаярта инде дип тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Ләкин, Иделнең сөзәк ярында балыкчы Камилнең үзеннән башка һичкем юк иде. Кармакларының чиртә башлавын көтеп алҗыгач, бераз аякларын яздырмакчы булып яр буйлап сәяхәт кылып йөргәндә үзе юлыккан шушы хаттагы сүзләр аның күңелен үсендереп, хыялланырга да курыккан хыялларын канатландырып җибәрде —«Ничә еллар буе күршеңдә генә син дип тилмергән Камиләне үзен дә, күнел күзен дә күрмәгәнгә, ә мин сине үземә каратуның әмәл- чарасын тапмаганга, бәлки, йөрәк януларым басылыр дип. сиңа булган сөю хисләремне Иделләргә салып агызырга булдым. Ә бәлки, балык җене кагылган кармагына шушы хатым үзе килеп кабар да.

Амин, шулай гына була күрсен иде дә бит.

Балыкчы буларак түгел, ир-егет буларак хыялында кармагына килеп кабасы алтын балыкның мин—Камилә икәнен, язмыш дулкыннары шушы хатымны ярга кагып кармагына каптырса, бәлки, аңлар идең дә бит...»

Камил үз адресына язылган хатка үзе юлыгуына әле һаман да ышанып бетә алмыйча, хатны тагын берничә кат укып чыкты Кичә кичтән Камиләнең Идел ярында моңаеп басып торганын да күрде бит югыйсә.—Юләр, шыр юләр,—дип битәрләде үзен Камил. Кычкырып исәнләшсә тавышка балык чиртүдән туктар дип, күрмәмешкә дә салынды бит әле җитмәсә...

Ниһаять, ана шундый рәхәт булып китте. Анын күңелен берсеннән-берсе ләззәтлерәк тойгылар биләп алды. Хыялындагы алтын балыкның янәшәдә генә икәнен белеп яшәсә дә, ничә еллар буе үзе күтәрелеп тә карарга базмаган күрше кызы Камиләне үзенә гашыйктыр дигән уй, мөгаен, аның башына мәнге килмәс иде.

Ләззәтле тойгылардан һич кенә дә арынырга теләмәгән Камил, шушы мизгелдә чиксез кадерле тоелган «Fanta» шешәсенә хатны кадерләп кенә кире тыкты да, шешәне куен кесәсенә салып куйды.

Идел өстендә түгәрәк дулкыннар хасил булып, кармакларда балык чирткәненә ишарә икәненә дә игътибар итеп тормыйча, Камил язмыш бүләк иткән үз алтын балыгы—күрше кызы Камилә янына ашыкты.

Фәрия МӨХӘММӘТОВА.

Нурлат