Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

МАЙЛИН Баимбәт Җармагамбәт улы (1896, хәзерге Казакъстан Респ Кустанай өлкәсе Таран а.—25.2.1937). казах язучысы. Казах совет әдәбияты башында торучыларның берсе. 1913-15 «Галия» мәдрәсәсендә белем ала. Анда булачак татар язучылары Ш.Бабич, Ф Бурнаш, X.Туфан, С.Кудашлар б-н таныша; Г.Ибраһимовтан дәресләр ала. Аның җитәкчелеге астында әдәби иҗат б-н шөгыльләнә башлый. 1915 елда Уфада казах авыл кызының фаҗигале мәхәббәте турында «Шүганың белгici» исемле по­вестен бастыра (нигезендә Г.Ибраһимов кушуы буенча язылган ирекле темага сочинение ята).

Октябрь рев-циясеннән соң М. әсәр­ләренең төп герое—социализм төзүчесе «Раушан-коммунист» (Кызыл Урда, 1929) исемле повестендә гади казах хатынының актив җәмгыять тормышына күтәрелүе тасвирлана Казахстандагы социаль үзгәрешләр «Азамат Азаматыч» (Кзыл Урда, 1934) романында чагылдырган. Ае­рым пьесалары милли азатлык өчен баш күтәрү (1916) һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган М.нын аерым сюжет линияләре, сәнгати фикер­ләү рәвешләре, проза стиле Г.Ибраһимов һ.б. татар язучыларын хәтерләтәләр. Мәкаләләрендә үзенең ижат тамырлары татар мәдәниятенә барып тоташканын әйтеп үтә. Гаепсезгә репрессияләнә; үл­гәннән соң аклана.

Әсәр : Толык жинак. 4 томда Алматы, 1933-36; Повести и рассказы. М . 1958.

Әд. Жармагамбстов К. Б.Майлин Жизнь и творчество. А-А . 1962; Түр- метан: Халакаралык энцикл Алматы, 2000

Р.К.Ганиева.

МАКСУД (Максулов) Мәхмүд Гыйса­метдин улы (15 1 1900, Казан губ Лаеш өязе Югары Кибәхуҗа ав.—10.11.1962, Мәскәү), язучы, тәрҗемәче Мәскәү ун- тын тәмамлый (1934) 1918 елдан Мәскәүдә яши, «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче, «Яшь эшче» газетасында редактор (1921-26), «Нәшрият»тә баш мөхәррир (1926-28), «Центриздатның гатар әдәбияты секциясен (1928-31) һәм «Профиздат»ның милли әдәбиятлар секторын җитәкли (1932-33), 1933-34 тә «Коммунист» газетасында әдәби хезмәт­кәр. 1918 елла Окт. революциясе көне унаеннан «Бәйрәм җитә» дигән беренче очеркын бастыра. Башка очерклары социализм казанышлары, халыктар бер­дәмлеге темаларына багышланган («Яңа шәһәр һәм аның кешеләре»,1949; «Ты­нычлык вахтасында», 1955). Бөек Ватан сугышы елларында политрук, батальон комиссары, политбүлек агитаторы, «Советский воин» газетасы мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара «Яз җыры» (1929; 2 басма 1990), «Канлы боҗралар» (1929), «Изге көрәшкә» (1941), «Яңа тормыш язында» (1980) кебек хикәя җыентыклары; «Үч һәм нәләт җыры» (1944), «Гөлҗамал апа Мәскәүдә» (1948) исемле лирик-публицистик характер­дагы шигырь җыентыклары. М.Җәлил турында «Сагынган минутларда» (1963) дигән истәлекләр китабы, Г Тукай, Г Ибраһимов, М.Гафури, К.Нәҗми, Һ.Такташ, М.Әмир, Кәрим иҗатлары­на багышланган мәкаләләр авторы. Тагар теленә А.С Пушкинның «Дубровский» (1934) һәм «Скупой рыцарь» («Саран рыцарь», 1948), М Горькииның «Мать» («Ана», 1951), Л.Н.Толстойның «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык», т 1-4. 1954-57) һәм «Анна Каренина» (1960), И С.Тургеневның «Рудин» (1959) әсәр­ләрен, Көнч әдәбияты классикларын­нан Низами, Абай поэмаларын, «Поэты Прибалтики» («Балтик буе шагыйрьләре»; Литва ССР ЮСның Мактау грамотасы, 1948) җыентыгын татар теленә тәрҗемә иткән. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кы­зыл Йолдыз орденнары белән бүләклән­гән.

Әсәр.:Әсәрләр К , 1934; Сайланма әсәрләр К 1952; Әсәрләр (1919-1959) К . 1960.

Әд.: Хәйри X Мәхмүд Максуд иҗа- ты // Татар совет әдәбиятында реализм мәсьәләләре К . 1960; Шамов А. Зур тормыш // Казан утлары. 1980 №1

Г.М.Габлелхакова

МАКСУД Сөндекле (псеад . чын фам һәм исеме Максудов Садыйк Мубинович)(15.9.1904. Сембер губ. Буа өязе Сөндек (Сөендек) ав. —декабрь 1981), шагыйрь. Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итә. 1924 елдан Донбасс шахталарына китә; совет-партия мәктәбен тәмамлагач (Ар- темовск шәһ., 1927). Щербиною рудник­ларында тагар һәм башкорт шахтерлары арасында уку-яза белмәүне бетерү өлкә­сендә эшли. 1931-35 тә «Донбасс эшчесе» дигән тагар газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр 1935 елдан Башкортстанда яши: Башглавлит, Язучылар оешмасында, радиоком-тта, «Әдәби Башкортстан» аылында эшли. Әдәбиятка прозаик буларак килеп керә («Күмер тавышы», 1930), ләкин алга таба күбрәк поэзия жанрында иҗат итә. Аның беренче язмалары 1930 елларда «Эшче», «Игенчеләр» газеталары һәм «Яшь эшче» кебек үзәк матбугатта дөнья күрә. Татар һәм башкорт поэзиясендә беренчеләрдән булып эшчеләр һәм шахтерлар темасын күгәреп чыга. («Донбасс ударник­лары», 1931; «Стаханов турыһында йыр», Уфа, 1938,«Мәхәббәт», 1938 җыентыкла­ры) «Урал шигырьләре» (1948), «Хезмәткә дан» (1950), «Тормыш шатлыгы» (1960) җыентыкларына кергән шигырьләрендә дә производство темасы үзәктә тора; аларда Куйбышев ГЭСын төзүчеләр, геолог һәм нефтяникларнын хезмәтенә дан җырлана. М.С.нең «иҗади» кышларыннан — Мариуполь шәһ. оккупацияләнгәндә немец фа­шистлары тарафыннан җәберләнгән таныл­ган стахановчының батырлыгы турындагы «Макар Мазаи» (1950) һәм революционер «Иван Якутов» турында поэмалар тора. Соңгы елларында лирик миниатюралар һәм сигезъюллыклар жанрында яратып иҗат итте («Без кабызган уттар», Уфа. 1974; «Кемнең кулы матур?», 1977) Бала­ларга адресланган «Һунгы хат», Уфа. 1934; «Буяусы малайзар». Уфа. 1957 китаплар авторы, А С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, М.В Исаковскийның кайбер әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә. Бөек Ватан сугышында катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәр.: Шигырьләр, поэмалар. К , 1941; Сайланма әсәрләр. К., 1955; Бес- смертие. Уфа, 1972.

Әд: Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т.2.

Г. М. Габделхакова

МАКСУДИ (псевд., чын исеме билге­сез) (15 йөзнең 2 нче яртысы—16 йөзнең 1 нче яртысы), төрки-татар шагыйре Дини-дидактик шигъри хикәятләрдән торган «Һәза китабу фи бәйани могьҗизаи бин-нәби» («Пәйгамбәр кылган могъжизаларны аңлата торган китаб», 1515, басыла 1848) исемле китап авторы. Күләме—6150 бәйт. М. укучыларны дин­нең сафлыгын сакларга, ислам идеаллары өчен көрәшкә әзер булырга, янаган кур­кынычлык алдында бердәмлеккә чакыра. Сүзләренең ихласлыгын, ислам диненең бөеклеген исбатлау өчен, ул пәйгамбәр кылган могҗизалар, җиңүләр, кяферлар б-н көрәше турында яза. Хикәяләр бай, образлы тел б-н аерылып торалар, аларда татар халык лексикасы элементлары бар. Җыентык татарлар арасында кулъязма рәвешендә таралган була.

Әсәр.: Могҗизнамә. К., 2002.

МАКСУДОВА Зәйнәб Абдулҗәмил кызы (28.3.1897. Вятка губерниясе Ала­буга өязе Уразай а. — 3.2.1980. Казан), археограф, 1904-11 елларда «Буби» мәдрәсәсенең кызлар сыйныфында укый 1912 дә икееллык пед. курслар тәмамлый, рус телен өйрәнә, экстерн рәвешендә имтиханнар тапшырып, Атбасар пед. көллиятен тәмамлый (Казахстан), урта мәктәпләрдә укыта, 1920 дән Ташкентта: Үзбәк хатын-кызлар ин-тында укыта. Урта Азия ун-тында укый. 1922 дән Ка­занда. Ликбез курсларында, Совет сәүдә техникумында, урта мәктәптә, 1957-67 елларда Казан пед. ин-тында гарәп телен укыта. Шәрекъ телләрен яхшы белә, татар мәктәбендә рус телен өйрәтү методикасы б-н шөгыльләнә. Борынгы татар әдәби­яты ядкәрләрен өйрәнә. Әсәрләре татар халкының рухи мәдәниятенә зур йогын­ты ясаган күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында биобиблиографик каталог төзи (ТРнын Милли музеендә саклана) ( 7 меңнән артык шәрекъ автор­лары, 30 меңгә якын әсәрләр исемен үз эченә алган). Методик әсбап һәм фәнни мәкаләләр авторы

Р.Р.Мусабәкова

МАКСУДОВА Шәһидә Габдрахман кызы (29.11.1926. Алабуга кантоны Уразай а.—7 2.2009, Казан), тәрҗемәче, язучы Казан, ун-тын тәмамлый (1952). 1954-57 елларда ТАССР Китап палата­сында, 1959-68 елларда Әлмәт шТехника йортында, 1969-83 ТАССР Язучылар берлегендә китапханәче булып эшли. Русчадан татарчага Л.Н.Толстойның «Булька» (1953) исемле хикәяләр җы­ентыгын, В.А Чивилихинның «Ёлки- моталки» («Урман-чытырман», 1977) повестен, Д.Н.Валеевның «День икс» («Шартлы көн», 1982) пьесасын; казах һәм каракалпак язучылары әсәрләрен тәрҗемә итә. Яшүсмерләр өчен язылган «Минем кала алуым» (1972, рус телендә 1976), «Асылбикәне җирләгәндә» (1996) повестьләр авторы.

Әсәр.: Минем кала алуым. К., 2006.

Әд.: Шәһидә Максудовага 80 яшь // Казан утлары. 2006. № 11

МАЛИКОВ Әдип Малик улы (16.8.1921, хәзерге Башкортостан Респ-касы Янаул р-ны Иске чат ав—23.4.2009, Әлмәт ш ), язучы, ТАССРның атказ мәдәният хезмәткәре (1979). М Горький исем. Әдәбият ин-тын тәмамлый (Мәскәү, 1957). Бөек Ваган сугышында катнаша. 1940-46 елларда Төньяк Сахалинда: раз­ведчиклар бүлеге командиры, «Тревога», «За Советскую власть» исемле фронт г-талары хәбәрчесе Көньяк Сахалинны азат итү сугышларында катнаша (1945). 1946-49 да Татарстан радиок-тында башта балалар тапшырулары, соңрак дәби-дра- матик тапшырулар мөхәррире 1951-60 та «Яшь сталинчы» г-тасы үзхәбәрчесе 1955 тән Әлмәт шәһ. яши. 1965-67, 1972- 82 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе М. «Со­вет әдәбияты» ж-лында басылып чыккан «Атаудагы хисләр» (1945) поэмасы аша әдәбиятка кереп китә. Сугыш хатирәләре аның бөтен иҗатын биләгән. Әсәрләрен­дәге икенче төп тема—Татарстан җир асты байлыклары, шул өлкәдә эшләүче респ-ка нефтьчеләренең көнкүрешен сурәтләү.

Әд.: Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. К , 2009. Т.2.

МАЛИКОВА Мәдинә Габделхак кызы (5.8.1935, Сарман р-ны Мортыш Тамак ав. туа), журналист, язучы. ТАССРның, РСФСРнын атказ мәдәният хезмәткәре (1976. 1985) Казан педагогия ин-тын тәмамлый (1959). 1959-64 елларда «Чаян», 1964-87 дә «Азат хатын» (1978 дән жавап­лы сәркатип) ж-ллары редакциясендә. 1989-90 да ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары 1993 тән Бөтентатар Кызыл Хаҗ җәмгыяте президенты, М.ның әдәп-әхлак мәсьәләләренә караган язма­лары республика һәм үзәк матбугатта еш басылып килә. Аның «Юлдашлар» (1967) дигән беренче хикәяләр җыентыгы да әх­лак проблемаларының кискен куелышы белән жәлеп итә. «Казан каласы—таш кала» (1971; русчага тәрҗемәдә «Свет улыбки Моны Лизы», 1985), «Егетлеккә бер адым» (1978), «Янар таулар яктысын­да» (1980) повестьлары. «Шәфкать» (1984. русчага тәрҗемәдә «Милосердие», М . 1988), «Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1991), «Алтын ятьмә» (2001), «Кызыл гөл» (2005) романнары иҗат интеллигенциясе вәкилләре тормышын­нан алып язылган. Үзенең геройлары актерлар, режиссерлар, рәссамнар, му­зыкантлар, врачлар, галимнәр образлары аша М. кешелек кыйммәтләренең асылын ассызыклый, ялагайлык, икейөзлелек, миһербансызлык кебек сыйфатларны фаш итә. М. иҗатына нечкә лиризм, ха­рактерларны сурәтләүдә тирән һәм төгал психологик алымнар белән эш итү хас. Бигрәк тә хатын-кыз образларын уңышлы сурәтли. Аның «Хөкем» (1969), «Адаш­канга юл кайда» (1971; русчага тәрҗемәдә «Мелодия огней», М.. 1986), «Югалган якутлар» (2004) повестьлары, «Өермә» (2003) романы детектив жанрда язылган. М. шулай ук драматургия өлкәсендә дә эшли. Аның «Йөрәк ничек түзсен» (1989 да сәхнәләштерелә), «Оҗмах базалары» (1990 да сәхнәләштерелә). «Моңнар тө­ште башыма» (1992 дә сәхнәләштерелә), «Синең өчен үзем үләрмен» (1994 тә сәх­нәләштерелә) пьесалары Минзәлә Әлмәт татар лрама т-рларында куела. X.Ямашев исем Респ. лауреаты (1980)

Әд.: Хантемирова Г Төсләр балкышы // Казан углары. 1981. №8; Галимуллин Ф Халатын ак, күңелен пакь булса // Казан утлары 1983. №9; Әдипләребез Биобиб­лиографик белешмәлек. К., 2009 Т 2.

Г.М.Габдедхакова.

МАЛЫШЕВ Сергей Владимирович (27.9.1950. Казан—7.6.2007, шунда ук), шагыйрь, тәрҗемәче, ТР ның атказ. мәдә­ният хезмәткәре (2000), Казан ун-тынын механика-математика ф-тын тәмам­лый (1972). 1991 дән «Идель» журналы мөхәррире «Хәтер яфраклары» («Листья памяти», 1984), «Төнге сөйләшү» («Ноч- ной разговор»,1993), «Кирегә санау» («Обратный отсчет», 2000) лирик җы­ентыклар, балалар өчен язылган «Дөньяда бар нәрсә дә кызыклы» («Все на свете интересно». 1986). «Сырлы бер нәрсә» («Что-то полосатое». 2003) китаплар ав­торы М.нын поэзиясе—ясалма пафостан принципиаль ерак торган «тын лирика», балалар өчен язган шигырьләренә йом­шак юмор хас. Рус теленә Г Кандалый, Дәрдемәнд. Ф Кәрим. X Туфан. 3 Нури. Ш.Галиев, И Юзеев, Х.Халиков. Ә.Гадел, Р .Мингалим. Ф Яруллин. Р Миннуллин, Г.Зәйнашева. Р Вәлиева. М.Фәизуллина әсәрләрен, мөнәҗәтләр тәрҗемә итә

Әд : Страшнов С Возраст ответов (о мололой волжской поэзии) // Молодые о молодых. М . 1988.

Р. Р Мусабәкова.

Дәвамы киләсе саннарда.

 

.