Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУ ЙОТКАН АВЫЛ ӨСТЕНДӘ  ЯЛГЫЗ КӨЙМӘ

 

Еракта—җир белән күк тоташкан офыкта рәшәләнеп күренгән каен урманы—балачактан бүгенгәчә хәтердә сакланган иң якты сурәт. Без яшәгән дөньяның чиге шундадыр, урман аръягында  инде ниндидер бер яңа, серле хәят башланадыр дип уйлый идем. Баш  очымнан узган уйчан болытлар да үзләре белән шул урманга ымсындырып дәшә кебек иде. Шул чакларда миңа гаҗәеп бер төш керде. Гомергә онытылмаслык төш.Имеш, биниһая киң-якты бер хәят кочагында икәнмен,  тирә-юньдә—күз камаштыргыч гүзәл гөлләр, салават күпередәй аллы-гөлле  ефәк канатлы күбәләкләр, иңнәремә әкияти кошлар килеп куна һәм бу  күренешләр каяндыр ишетелер-ишетелмәс кенә килгән талгын-тылсымлы көйгә ярашып, бер-бер артлы алышынып тора. Елмаеп уяндым да, каенлык аръягын күрдем дип уйладым. Мин, сабый, шуңа ышанып, чын күңелемнән  сөендем. 

Тик ул якты каенлыкны өнемдә күрүләр насыйп булмады. Бәләкәй идем шул әле мин, ул каенлыкка җитү—татлы бер хыял гына иде...

  ..Хәзер инде мин дөньяны күккә ашкан таш йортның биек тәрәзәсе аша күзәтәм. Аста—тирән чонгыл төбендә тузан һәм төтен катламы, урам гөрелтесе, узышка чыккандай чабышкан машиналар, бәрелә-сугыла каядыр  ашыккан пәлтәләр, пәлтә эченә поскан бәндәләр.. Монда һәркемнең үз кайгысы, үз борчуы, күршесенең хәлен белергә беркемнең дә вакыты юк. Агачлар да әллә нинди бит монда: матурлыйк дип башларын кырыкканнар да, дәү йортлар арасында гарип кәрләләр кебек утыралар, киек кошлар оя корыр ябатдашларына тәмәке төпчекләре ябышып калган. Шәһәр шул бу, монда йортлар агачлардан биегрәк... 

Ул авыл да, балачагымда барып күрергә җирсенгән каенлык та еракта, бик еракта калды. Хәзер инде ул урманнан чакрымнар гына түгел, еллар да аерып тора. Авылдан без язмышка ияреп киттек. Тәкъдир юллары. Әтине бер эштән икенчесенә, аның белән бергә безне дә каладан-калага, саладан- салага йөртте дә йөртте. Шулай бертуктаусыз күченеп йөри торгач, ахырда Казанга—Әмәт тау итәгенә озаккарак килеп төпләндек. Без урнашкан урам нәкъ шулай дип—Әмәт итәге урамы дип атала иде. Соңрак аны Тихогорский итеп үзгәрттеләр. Менә анда инде агачлар өй түбәләреннән биек иде!  Ул агачлар җәйләрен үзләренең бишек-ябалдашларында зәңгәр күкне тирбәттеләр, ә көзләрдә—ук булып өскә үрләгән яшь тармаклары белән һава ярып, безнең өскә килгән соры болытларны куаладылар. Күрче, үзендәге гармонияне саклау көче ничек зур бу. Табигатьнең, кем белә, бәлки, ул әнә шул агачларга гына күккә күтәрелү хокукы биргәндер... 

Язмыш юллары бормалы дип тиктомалдан әйтмәгәннәр икән. Җәйнең якты иртәсе иде. Әни мине «Суконка»—Сәкләр бистәсенә ияртеп китте. Мәчет тирәсенә җиткәч, юан бүрәнәләрдән буралган, әле дә тазалыгын җуймаган ике катлы йорт янында тукталдык. Күп серләр ачылды миңа ул көнне. Бу бит Әниемнең туган йорты икән, үзенен яшьлеген ул менә шушында каршылаган. Шомлы 30 нчы еллар килгәч, йорт хуҗасын—Әнинең кардәшен Беломорканалга куалаганнар, бу анын мәңгелеккә китеп баруы булган. Шуннан Әни авылга сыенган. Афәт килүен сизенеп, бабам белән әбием алданрак кайтып урнашкан булганнар. .

Әни, капка баганасына маңгаен куеп, озак кына дәшми торды. Аннары мине җитәкләп урам буйлап алып китте. Июнь иде. Тупылдар мамык очыра. Тып-тын. Кеше күренми диярлек. Яртылаш мәрткә киткән бу урамны вакыт зилзиләсе читләтеп узгандыр да, шуңа аның әллә кайчангы—патша заманындагы йөзе үзгәрешсез калгандыр кебек тоела. Ул чагында Әни ниләр уйлады, ниләр кичерде икән? Бөдрә таллар толым чылаткан Кабан ярына алып чыгып, ул миңа ни әйтергә, нәрсә аңлатырга теләде икән?

Шаляпин һәм Тихогорский урамнары чаты. Безнен йорт Әмәт тауның нәкъ күтәрелә башлаган җирендә—итәк очында. Дәү чуен плитәләр түшәлгән керү юлы челтәрләп бизәкләнгән борынгы тимер баскычка тоташа. Йортны урам яктан каеннар үз кочагына алган, алма бакчасында сарай бар, аның янындагы мунчаның морҗасыннан ялкау гына төтен күтәрелә... Чын Казан инде бу!

Казанга күченеп килгәч, ярты ел буе бистәнең икенче очындагы 14нче мәктәптә укып йөрдем. Ерак иде, ләкин анын нәкъ менә шул ягы ошый иде миңа. Шулай Әмәт тавын бер менеп, бер төшеп йөри торгач, яз да житте. Мәктәп букчасын җилкәдән-җилкәгә ыргыткалап өйгә ашыгам, кояш нуры күзне чеметтерә. Сукмактагы соры ташларның битен юып уйнак ерганаклар йөгерешә. Урам буйлап ике яклап тезелгән каеннар, ботакларына сарылган салкын тамчыларны шыбырдатып, муенга салып шаярталар. Язгы су шавы, сыерчыклар җыры, бала-чага чыр-чуы—бу авазлар барысы бергә кушылып, күнелгә әле мона кадәр таныш булмаган әллә нинди бер ашкындыргыч рәхәтлек бирә.

Мәктәптә ярыйсы гына укыдым. Тырышсам, тагын да яхшырак укый алган булыр идем, әлбәттә. Математика белән әдәбиятны үз иттем. Өлкән сыйныфларга җиткәндә тәмам китап колына әверелгән идем инде.

Яңа уку елын мин Газ урамындагы мәктәптә башладым, монысы инде өебезгә якын гына. Белмим, әллә мәктәптән мәктәпкә еш күченеп, укытучылар һәм сабакташлар гел үзгәреп торгангамы, шуңа күрә аларда «тамыр җәяргә» өлгерә алмый калгангамы, мәктәп тормышын беркайчан да сагынганым булмады бугай. Шулай да, уку еллары, яшүсмер чаклар сагышка салып искә төңә...

Йортыбызның урнашкан җире дә, эчке бүленеше дә минем өчен—яшьлек хисе керә башлаган җилкенчәк өчен бик тә кулай иде. Өйалдыннан керүгә, озын коридор башланып китә. Ул бинаныэ переметры буйлап сузылган, шунлыктан йокы бүлмәләренә дә, кухняга да, ул заманнын бер зиннәте— ваннага да аерым ишекләрдән керешле. Коридорның иң башындагы беренче бүлмәдә университетта укып йөрүче абыем Равил Фәйзуллин ел- ел ярым чамасы яшәде. Аның янына атнага бер тапкыр төрле вузлардагы дуслары—әдәбият сөюче студентлар җыелыша. Аларның кайберләре еллар узгач татар әдәбиятында күренекле каләм ияләре булып танылдылар. Илдә әле «Хрущев җепшеклеге». Алар бер-берсенә үз шигырьләрен укыйлар, тыелган татар язучыларынын әсәрләре, татар теленең кысылуы, шәһәрләрдә милли мәктәпләрнең ябылуы турында кызып-кызып сөйләшаләр Мин исә, кулыма китап алам да, укыганга сабышып, бер читтә тын гына утырам, ишеткәннәрне күңелгә сала барам. Тел очында торган сораулар күп күбен, тик әйтмим, түзәм, чыгарып җибәрерләр дә, бүтән кертмәсләр дип куркам. Алардагы ихласлык, хисләр җетелеге, фикер батырлыгы, көрәш дәрте, дөньяны пакьләү өчен чын йөрәктән янып-көюләре сокландыра иде мине. Ничек яшь, никадәр саф булганнар алар, омтылышлары да нинди чиста булган! Исерткечләр белән шаярганнарын да, хатын-кыз турында гайбәт сөйләшкәннәрен дә хәтерләмим.

Мин ул елларда бик күп укыдым, кулыма ни килеп керсә, шуны укыдым, яшереп кенә шигырь яздым һәм КДУ ның филология факультетына керергә хыялландым. Тик бу хыял бер елга сонарып тормышка ашты. Мәктәптән сон җәһәннәм тишегендәге Нефть базасы ягында—агач эшкәртү комбинатында эшләргә туры килде. Иртәнге биштә сикереп торып, ашык-пошык чәй чөмерәсең дә. Юнчы автобус тукталышына чабасын. Халык өерен ерып керә алсан, утырасың, елгырлыгың җитмәсә —басып каласын. Күктә әле Ай хуҗа, йолдызлар җемелдәшә, ләкин ашыгырга кирәк—эш сәгате төп- төгәл 7дә башлана. Цехта салкын, дегет һәм буяу исе борынны яра, төшке ашка тунган пәрәмәч һәм ачыган каймак китерәләр. Шулай да мина монда ошый иде. Агач белән эш итәсен бит! Агач ул—тере җан иясе. Юкәнен дә, каеннын да, чыршы-нарат яисә имәннен дә—үз холкы, үз кирелеге. Ләкин чын оста кулына килеп кергәч, алар үзләренең башбирмәс холкын онытып, анын ихтыярына буйсына, ахырда сәнгать әсәре ярала. Цехта агач уючы бер телсез абый бар иде. Эшләгәндә иреннәрен кыймылдата, үзалдына нидер мыгырдангандай итә—ул шулай агач белән сөйләшә диләр иде. Бәлки шаяртып кына әйткәннәрдер, тик мин мона чын күңелемнән ышана идем, хәзер дә ышанам.

Балигъ булмаганнар өчен эш көне бер сәгатькә кыскарак. Кич җиткәнче мин инде өйгә кайтып керә идем.

Ә бер көнне... бер көнне әллә нәрсә булды. Көзге эңгердәге очрашу күнелне иләсләндерде—бездән бер йорт аша гына яшәүче күрше кызы мина яндырып карап үтте. Шул мизгелдә дөнья үзгәрде. Өлкән сыйныфта укып йөри иде ул. Бераз киткәч, кисәк борылып елмайды да, үзенен кызыл пәлтәсе белән мәктәп тыкрыгына кереп югалды. Шул төндә кыз минем төшкә керде. Гел кызылдан гына киенгән дә, сары яфрак бураны эченнән килә, имеш Яшь, чибәр, чем-кара күзләреннән ымсындыргыч ялкын сирпелә...Кар төште. Эштән кайтышлый күреп гаҗәпкә калдым: капка төбендәге яна яуган карга кемдер минем исемне язып киткән. Оялчан идем мин ул чакта. Шулай да, аңлашу мизгеле озак көттермәде. Казанда могҗиза белән генә сакланып калган татар мәктәпләренең берсенә—Татарстан урамына йөреп укый иде ул кыз. Их, аның ңдәресе бетүен көтеп, Тукай тукталышындагы агачлар ышыгында зар-интизар булып торган чаклар!..

Еллар узгач, Васильево станциясендә кыска гына тукталыш вакытында каршы якка баручы поезд тәрәзәсенә күз салдым һәм. тагын шул якын- таныш караш сискәндереп, җанны өтәләде. Ул түгелме сон бу?! Мин анышып өлгергәнче, поезд кузгалып та китте. Тәрәзәгә ташландым, ләкин тышта каршы поездның соңгы вагоннары йөгерешә иде инде. Яшьлектә табынган караш идеме ул, әллә башкамы?—монысы инде мәңгелек сер булып калачак.

Менә мин дә студент булдым. Казан университеты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга кердем.

Мәктәптә чакта Джек Лондон белән мавыккан булсам, студент елларында Бунинны, Чеховны, Горькийны, Купринны тулысынча укып чыктым; зур әсәрләреннән алып, шәхси хатларына кадәр берсе дә калмады. Бу әдипләрнең каләм кодрәте танга калдыра иде. Бигрәк тә Чехов. Аннары яшь чакка яшәү мәгънәсен эхләү хас бит. Кешеләрне тану, аларның холкын аңлау, тормыштагы вакыйгаларның асылына төшенү жәһәтеннән, Горький әсәрләре җайлы гына итеп күп нәрсәгә өйрәтте. Горький тагын бер ягы белән якын: кон саен диярлек анын эзләре казган урыннар буйлап атлый идем бит. Ул чакта әле Казанның борынгы өлеше үзгәрешсез диярлек саклана иде. Автовокзал янында бөтен шәһәргә нибары ике тугыз катлы йорт булып, алары да минем күз алдында төзелде.

«Минем университетларым»да язганча, төшенкелек баскан чакларында Горький Татар бистәсенә юл тоткан, шунда күнеленә юаныч тапкан. Анда бөтенләй башка, саф-чиста тормыш алып баручы ягымлы йөзле, игелекле кешеләр яши, рус сүзләрен ватып-жимереп,кызык итеп сөйләшәләр, кичләрен мөәзиннәр биек манаралардан әкияти бер мәкам белән намазга чакыра... Булачак әдипкә татарларның тормышы үзенен өметсезлек тулы яшәешеннән җайлырак, уңайлы рак булып тоелгандыр инде

Шәһәрнен татар ягы мине дә үзенә бик нык тарта иде Татарстан урамындагы Кызыл (Казаков) мәчетнен нигез ташларын да калдырмаганнар бит ичмасам Чын архитектура шедевры булган югыйса! Нариманов һәм Татарстан урамнары почмагындагы Исмәгыйль хаҗи йортын да хәтерләүчеләр сирәк инде. Мин белгәндә анын аскы катында ипи кибете иде... Бу бина да ниндидер тарихи кыйммәткә ия булгандыр дип уйлыйм Сабакташ дуслар белән бергәләп тә, ялгызым гына да татар халкы тарихына, мәдәниятенә багланышлы әнә шундый урыннарның барысын барлап чыктым бугай.

Горький вакытындагы кебек үк булмаса да, ул елларда әле Татар бистәсендә татар теле өстенлек итә иде. Бала-чага ана телендә сөйләшүдән гарьләнми, картлар мәчеткә чалма-чапан киеп бара иде, татар мәктәбе эшләп килде. Кыскасы, милли тормыш рәвешен сакларлык мохит яши иде. Әмма бу миллилек чаткыларына мөнәсәбәт елдан-ел кырыслана барды. Татар мәктәпләре бетерелде диярлек, татар теле почмакка кысрыклап кертелде, ул «кухня теле» булып калды. Милли хисләрен югалтып өлгермәгән кеше ата-бабалары җирендә килмешәк хәленә төште. Чалма-чапанлы бабайлар да зират капкасыннан кереп гаип булды

Яңа бистә зиратының капкасы элек Мех комбинаты ягында, алтынчы трамвай тукталышы янында иде Бу зиратка беренче тапкыр атлап кергәнем хәтердә. Жәйнен яфрак та селкенми торган җилсез бер көне иде. Зират эче тып-тын. Капканы керүгә, ап-ак озын яулык бөркәнгән намаз карчыклары, шушы тынлыкны бозмаска теләгәндәй, пышылдашып кына нидер сөйләшә. Йөзләре ягымлы, күзләрендә—шәфкать яктысы. Бу ак әбиләр мина адәм балаларының мәңгелек йортындагы тынычлыкны саклау өчен махсус куелган затлар булып тоелды Узып баручылар сирәк кенә биреп киткән хәер акчасын да алар үзенә бер битараф тыйнаклык белән кабул итәләр, җиңелчә баш селкеп кенә рәхмәт белдерәләр дә, ашыкмый гына догага керешәләр.

Ул көнне мин беренче тапкыр Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Мәрҗани. Сәйдәш каберләрен күрдек» Аллеялар пөхтәләп җыештырылган, чисталык-тәртип. тынлык-тынычлык. Шул тынлык эчендә ап-ак күбәләкләр бөтерелә, әйтерсең, әрвахларның җаны кояш күрергә чыккан

Минем тормышта шундый бер чор булып алды, юк, авыр чор дип әйтмим, әмма, үзем дә аңламастан, гел зиратка юл тота идем Анда мин игътибар итмәгән, һич югы яныннан узмаган берәр кабер калдымы икән1” Тоташ яңгыр пыскып торган көзге көннәрнен берсендә мин янтайган, яшел мүк белән капланган бер кабер ташына юлыктым Мүктән арындырып карасам, анда мондый юллар уелган:

Бу дөньяның ваклыгына

 Вакланасым килмәде.

Тар ләхетне кабул иттем,

Тарсынасым килмәде.

Аннары мин кабер ташындагы датага игътибар иттем: үлгән елы—1937. Нәрсә бу, очраклы хәлме? Ничек кенә булмасын, әлеге эпитафик язу күнелне тетрәтте.

Хәзер инде мин зиратка сирәк барам, бармый калып булмаганда гына барам. Дуслар-танышларымның бик күбесе кайтмаска дип шунда күченде. Каберләренә бармасан, алар әле дә исәндер кебек...

Әмәткә кайтыйк әле. Бистәнең исеме рәсмияттә Ометьево дип йөртелсә дә, Дәрвишләр, Каувәл һәм башка бик күпләренеке кебек үк, бу атаманын тамыры да татарга тоташкан. Монда борынгыдан ук татар авыллары булган, руслар килгәч, атаманы үз телләренә яраклаштырганнар.

Мәктәп елларында, студент чагымда мин бу бистәнең бөтен яр-чокырын, кеше аягы басмаган чытырманлыкларын капшый-капшый диярлек өйрәнеп чыктым. Чөнки мәктәптәге сабакташ дусларым шул ярларга кереп поскан өйләрдә яши иде бит. Студент булгач, университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына—курсташлар янына да шул ук ярлар аша турыдан гына элдертә идем.

Абый өйләнеп, фатир алды, аның бүлмәсе миңа калды. Хәзер инде анда минем дуслар жыела. Бәйрәмнәр, туган көннәр еш кына бездә уза. Никадәр мәрхәмәтле, сизгер күңелле, зирәк булгансың икән бит син, и, минем кадерле Әнием! Тыйнак кына тормыш итсәк тә, минем дусларны һәрчак якты йөз, тәмле сүз, пәрәмәчле кайнар чәй белән каршы алдын, мохтаҗлыкта калган иптәшләрем өчен безнен өй сыеныр урын булды.

Дуслар тагын шунысын да белә: бәйрәм җитсә, бездә аларны бәлеш көтә. Ә инде бәлешне минем Әниемнән дә тәмлерәк итеп пешерә алган кеше юктыр ул!

Октябрь һәм май бәйрәмнәрен көтеп ала идек. Демонстрациягә мәҗбүриләп чыгарсалар да, анда дуслар, күптәнге танышлар белән күрешү, төркемгә берләшкән яшь канның кайнарлануы, алда көтелгән бәйрәм киченең күңелне җилкетеп торулары—болар канатландыра, ашкындыра... Шулай да, барыннан да бигрәк. Яңа елны ярата идек без. Анын сәясәткә катышы юк, транспорант-флаглар да күтәреп изаланасы түгел. Күңел бәйрәме, мәхәббәт һәм могҗизага ышану бәйрәме. Их, ул студент чакларның Яңа еллары! Почмакта—чыршы утыра, ике-өч шәм яна, магнитофон әйләнә, табында—дуслар, янәшәдә—сөйгән яр. Аякларның гел Татар бистәсенә тартылуы юкка гына булмаган икән, ул кыз шуннан иде, ул да университетта укып йөри. Сәгать уникене сукты. Һәм без, без инде хәзер өлкән курслар, чыр-чу килеп, тау шуарга юнәләбез. Ә тау дигәнен безнең Тихогорский урамы үзе инде! Чана җен тизлеге белән аска оча, җил сызгыра, кызның колагына үрелеп, күңелдә йөрткәннәрне—күзенә туры карап әйтергә базмаган сүзләрне пышылдыйсың. Ул моны ишетми, әлбәттә. Ишетми, әмма тоя. Чөнки, әнә, чанадан төшеп калмаска тырышкан булып, сине кысыбрак кочып ала. Мин аны авыр сүз әйтеп, хәтта ялгыш кына кырын караш ташлап рәнҗетүдән курка идем. Ә күзләре... Аның күзләре нәрсәгәдер гаҗәпләнүдән бервакыт шулай зур булып ачылган да, шушы гаҗәпләнү йә нәүмиз үпкәләү, кайчак балалык наянлыгы чаткылары белән кушылып, гел шул хәлендә калгандыр кебек тоела.

Чана оча, исәрләндерә, баш әйләнә. Юк, бер йотым шампаннан яисә кысыр шәрабтан түгел, мәхәббәттән әйләнә ул башлар!

Арабызда рәсемгә һәвәс бер егет бар иде, без биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз, ә ул, бахыр, мыштым гына нидер төшерә. Кышкы пейзаж ясаган икән, анын матурлыгына шаккаттык. Хәер, бу рәсемнен шаккатырасылары алда булган икән әле. Рәссам пейзажны миңа бүләк итеп китте. Аны кәгазьләр арасына салып куйдым да,шуның белән онытылды. Күп еллар узгач, иске кәгазьләремне тәртипкә салып баш әйләндергәндә, тагын килеп чыкты ул. Инде чүпкә ташлыйм дигәндә, рәсемне ераккарак куеп карыйсы иттем һәм ... сискәнеп киттем: миңа аннан Яңа ел кичендәге әлеге кыз карап тора иде.

Без аның белән ике ел йөрдек. Ике ел буе үзем өчен дип сакладым, тик ул башкага насыйп булды.

Практикада чагында ул атна саен Казанга кайтып йөрде, ике көннен берендә хаты килеп торды. Күптән түгел мин әнә шул инде саргая башлаган хатларны яңадан укып чыктым. Онытылып-йотлыгып, күз яшьләре аша укыдым. Һәм бөтен шигырьләремне ерткалап ташлыйсы килде. Юк, күпме генә изалансам да, бу хатлардагы кебек кайнар хисләр белән яза алмамдыр инде мин, мөгаен...

Әй, ул Әмәтнең якты кышлары! Тәрәз каршындагы агач ботакларына, алсу алмаларны хәтерләтеп, кызылтүшләр кунган. Зәмһәрир суыкларда дөнья ап-ак бәскә төренә дә, Әмәт гүзәл бер кышкы бакча килбәтенә керә. Кыш көннәрендә ин яраткан эшем—мунча ягу иде. Шөкер, өйдә бу җаваплы вазифа минем өскә йөкләнгән. Эшне кичтән үк башлап куям. Чөнки көндезләрен су колонкасына якын барам димә, ә төнлә—беркем юк. Су басымы көчле, күз ачып йомган арада чиләк мөлдерәп тула. Ерак ташыйсы да түгел, ике сәгать дигәндә—су әзер. Ә инде мунчаның үзен иртән—бөтенесе эшкә китеп беткәч, берьялгызым катып, иркенләп-тәмләп ягам. Башта мичнең көл-күмерен түгәм, идән себерәм, утын кертәм. Аннары мич төбенә коры йомычка салам. Ашыкмый гына, эчке бер рәхәт тантана белән, ут элгезәм, ялкын үрли барган саен, өскә утын тезәм. Ут тәмам дөрли башлагач, мич авызы каршына тәбәнәк урындык куеп утырам да, ялкын биюен—тереклек һәм үлем туен күзәтәм. Имәннәр, каеннар, өрәңгеләр—барысы да шау кызыл күмергә әверелә. Атарга бура ниргәсе дә, ишек борысы да, түшәм матчасы да булу язмаган. Бу агачлар дистә еллар, бәлки, гасырлар дәвамында менә шушында—мунча мичендә янып көлгә калу өчен үскәннәр. . Әкренләп мунчага җылы керә, тәрәзәне каплаган боз эри, кышкы иртәнен яктысына юл ачыла.

Хәер, кыш артыннан язларга да юл ачыла Язгы яңгырларда саф тамчылар тәрәз каршындагы каен чукларын сәйләндәй сырып алалар да, төнге фонарь яктысында әллә нинди тылсымлы чигешләр булып җемелдәшәләр. Зирәк акыл белән яратылган бу табигать! Исәрләндергеч яз һавасы күкрәккә, күзәнәкләргә генә түгел, яшь күңелгә дә тула. Менә хәзер, менә шушында нидер булыр, ниндидер тәкъдири кискен үзгәреш килер кебек тоела. Тагын берничә атнадан төнге Әмәт күгендә торна тавышлары ишетелә, һәм шуннан соң сөйләп-тасвирлап булмастай хәлләр башланып китә. Алмагачлар, чияләр, шомыртлар чәчәккә күмелеп, бакчалар ап-ак төскә керә. Сирень ботаклары, үз чәчәкләре исеннән исереп, киерелеп ачылган тәрәзә кочагына егылалар. Йортлар агач ябалдашлары куенына кереп югала. Дөнья ашкындыргыч-исәрләндергеч исләр әсирлегенә төшә Яз—азатлык фасылы. Тик ул гашыйк җаннар өчен газап чоры. Шашкын язда гашыйкларга Ходай Үзе ярдәм бирсен. Әнә бит, күкрәк читлегендә Йөрәк, менә чыгам, менә чыгам дип ярсына

Көннәр җылытуга мин йә алмагач төбендәге сәкегә, яисә төз лапас астына «башка чыгам». Зачет-имтиханнарга шунда әзерләнәм, янәсе.

Әзерләнерсең, бар! Әнә, алмагач ябалдашын аралап, күктән йолдызлар күз кыса, күләгәләр кочышлы уйный, күңелдә вәсвәсә. Ул арада капкага әкрен генә чуерташ бәрелгәне ишетелә. Бу теге кышын кызыл пәлтәдән йөргән кыз инде. Сессиягә әзерлегемне тикшермәкче, имеш. Ун минутка гына дип керә дә, берзаман баксан, төн үтеп тә киткән, Ходайның сонгы йолдызы инде тан нурында эреп бара...

Ул чакларда аның җәйләре дә ашыкмыйча гына үтә иде бит. Әкрен генә алмалар, грушалар сусыллана. Тупыл бураннары әллә никадәргә сузыла, күктә талу белмәс чатлыкойрыклар чөкердәшә. Әмәттә тынлык хөкем сөрә. Сирәк-мирәк кенә йә боз төшеп, йә күк күкрәп, бу тынлыкны бозып ала да, аннары тагын, гүя, вакыт акрыная, Әмәт татлы йокыга тала.

Шулай йокымсырый торгач, ул, җирән мәчедәй посып кына көз якынайганын сизми дә кала.

Нишлим, яшьлегем эзләре калган Әмәтне мин гел якты төсләр белән генә сурәтләдем менә. Әлбәттә, анын кара-карангы буяуларга манчылган яклары да булды, ул һич кенә дә әкияттәге ил аһлар атавы түгел, ә фани дөнья тәртипләре белән яши торган гадәти бер бистә иде. Исерекләрнең канга батып сугышканнарын да, башка явызлыкларны да күрергә туры килде. Әмма безнең яшь йөрәкләр вәсвәсәгә бирелмәде—андый кырын эшләргә кушылып китмәдек. Моның өчен без Ходайга мең рәхмәтле.

Шәһәр һөҗүме дәвам итә. Арыш серкә уйнаткан кырларга, көтүләр сөт җыйган болыннарга, балык уйнаган күлләргә, үрдәкләр бәбкә чыгарган камышлыкларга каршы аяусыз сугыш бара. Шәһәр Әмәткә дә басып керде. Безнең йортны да, хәрабәләр генә калдырып, изеп үтте ул. Монда да өй түбәсе агачлардан биек булмаска тиеш дигән гармония канунын санга сукмый торган ят тормыш башланды.

Җил-исәре дә кызганыч хәтта. Ул да инде хәзер алай ук исәр-ирекле түгел Юлында киртәләр очрап кына тора: йә таш йортлардан әлхасил «Кытай дивары»на чәпелә, йә бетон корылмаларның тимер түбәләренә канатын сыдыра, йә инде машиналарга, поездларга бәрелеп гарипләнә. Башакларны сыйпап, ябалдашлар белән шаярып йөри торгач, кызып китеп, болытларны чиксезлеккә таба куып исүләр юк инде ул хәзер... Җилләр дә кызганыч шул инде.

Мин дөньяны башы күккә тигән йортнын иң югары катындагы балконнан күзәтәм. Аста машиналар чабыша, адәм балалары тыз-быз килә—фани тормыш кайный. Ә өстә... Күктә болытлар тын гына, уйчан гына балачакка таба, сурәте күз алдыннан китмәгән каенлыкка таба агалар да, агалар. Юк ла инде ул каенлык хәзер, сабый чакның тылсымлы төшләре дә инде бүтән кабатланмас.

...Кичке шәфәкъ иде. Яр башына басып, Чулман өстендә ишкәк ишкән картны күзәттем. Су төбендә калган авылы өстендә көймәсе белән әрле- бирле йөзә иде ул...

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез, журналыбызның даими авторы, шагыйрь Рөстәм Акъегеткә (Фәйзуллинга) 60 яшь тула. Аны юбилее белән котлап, яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.